Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР


КӨЧЛЕ БУ АГЫМ
к» төшемдә түгел, өнемдә Ишетәм ике сүзнең берендә: «Безнең белән сөйләш, туганкай, Син хәзерге агым телендә».
Төрле җиргә барып кагылдым Тавышын тыңлар өчен агымның. Күршебезгә күзем текәлә, Күршем минем бура күтәрә.
— Болай булса бара,—диде ул, Зш балтасын чабып бүкәнгә.
Бүрәнәләр китереп өйделәр,
— Болай булса бара,—диделәр.
Нидән бу дәрт бездә — мин беләм... Маңгаен ул сөртте җиң белән.
Яфрак шаулый икән — җил белән, Күңел үсә икән — ил белән.
Бүрәнәләр һаман өйделәр:
— Ил күтәрә безне, ил, — диләр. Юк, төшемдә түгел, өнемдә Ишетәм ике сүзнең берендә:
«Җаның белән ничек тырышма — Ход бирелде бөтен тормышка» Ераккарак барам тагын да, Шул ук тавыш яңгырый агымда.
Игеннәрне күрми үтимме — Арышларга куям битемне: Җылыга бар нәрсә кинәнгән, Җылы бәрә җирдән — тирәннән,
Бер агымны тоя колагым:
— Бәхетле ел, — ди бу тын агым. Менәм тауга, мине хис баса,
Бер туйганчы карыйм ичмасам,
Тыңлыйм әле, тыңлыйм моңнарын, Монда төрле җилләр очраша.
61
Җилләр сөйли төрле илләрдән: «Сезгә ярты дөнья ияргән».
Юк, төшемдә түгел, өнемдә Ишетәм ике сүзнең берендә: «Бүтәннәр дә күрә алырлык Яктылык күп сезнең гомердә».
Әй, көчле соң, көчле бу агым, Беләм аның кайда туганын.
«БАШМАГЫМ»
/Түлле Киме авылыннан безнең Казангача сиксән чакрымнар... Хәзер берни түгел мондый ара, Бер уйласаң авыр чак булган.
Казанга эш төшсә — башка борчу, Бер ай алдан күр юл хәстәрен. Аты-атмы, юллык азыгын тап, Агарткан ул мужик чәчләрен.
Җәяүлеләр? Алар атлылардан Алдан кузгалырга ярата.
Аягыңа кигәннән тыш әле Капчыгыңда бер пар чабата.
Шул чабатаң белән интектермә Кешеләрнең арган башларын: Ферма кызларының күңелендә Тик «Башмагым» бүген, «Башмагым».
Яшелчәдән кайткан апалар да Оныттылар кичке ашларын... Кайда гына югалтмады икән Әй, бу яшьлек үзенең башмагын...
Төзүчеләр, комбайнчы яшьләр — Осталары төрле һөнәрнең; Җидееллыкларга нык тотынган Геройлары безнең көннәрнең —
Барсы иртән «Башмагыма» китте, Иярергә теләп агымга, Геройларның эзләренә карап Тик бер шагыйрь калды авылда.
Шул көнне кич күрше Сәрвәрнең мин Күрдем җырлап ишек ачканын. «Якын итсәң, Себер бае кебек Бик җыерма миңа кашларың...»
СӨЙЛИ МИНЕМ КҮРШЕМ...
Сөйли минем күршем Ибраһим: «Табылыр әле кеше: дөнья киң... Үзебезнең авылныкы дип Председатель иттек Шакирны, Аякка бер, әйдә бастырсын, Эшләгәнгә без бик шат инде, Кешеләрен белә авылның, Җирен-суын белә яшь чактан. Тиргәвен без җирне тиргибез, Шул җир безгә ипи ашаткан... Аны гына Шакир онытмас...
Күңел кайтты бик тиз Шакирдан, Иске йортын сүтеп ыргытты, Осталарны үзенә чакырган. Гаепләрлек эш тә юк югын, Балалары ишле ишлесен... Рәхәтләнеп ләкин яшәрлек Сипләтсәң дә әле искесен. Яратмады иске нигезне, Ошатмады авыл уртасын...
Нигә, Шакир, бездән йөз чөйдең? Нигә, Шакир, бездән куркасың?
Бүрәнәләр бар да төп буйдан, Бүрәнәләр бар да нараттан. Юк, түнәрлек түгел коймасы Җил иссә дә кайсы тарафтан... Колхозны ул безнең торгызса Әйтергә бар иде исәбем: «Инде хәзер халык исменнән Салыйк сиңа йортның иң шәбен» Үзенә ул корды иң элек, Күрсәтмәде безгә игелек».