САФ КҮҢЕЛ
(«Ялантау кешеләре» романының икенче китабы) 1
БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК
ЯЛАНТАУДА
1
ле кайчан гына класс бүлмәсе иде бу.
Ә хәзер! Бөтен бүлмәне тутырган парталар урынында станоклар гөр килеп, өзлексез эшләп торалар. Ә шулай да бу бүлмә әле һьман да мәктәп эчен хәтерләтә. Элек монда укып йөргән малайларның, кызларның да бик күбе яңадан шушы йортка әйләнеп кайткан. Тик бу юлы инде алар укучы булып түгел, эшче булып, дөресрәге, тиздән эшче булырга хәзерләнүче яшь кадрлар булып килгәннәр, һәм күбесе җидене генә бетергән бу балаларның шуклык-шаянлыклары да тышта торып калмаган, үзләре белән бергә заводка, цехларга кергән.
Әнә кечкенә генә буйлы бер малай станогын туктатты да ишеккә таба юнәлде. Аңа карап нәрсәдер кычкырдылар, ләкин станоклар гөрелдәве астында бер сүзләре дә ишетелмәде. Малайга ул сүзләрнең ишетелмәве кирәк иде күрәсең, ул, бер-берсенә якын куелган станоклар арасыннан җитез генә үтә-үтә, һаман ишеккә таба баруында булды, тик чыгып китеп өлгерә алмады, гөрелдәү басыла төште һәм кеше авазлары аермачык булып ишетелә башлады.
— Кая ашыгасың, Кәтүк?!—дип кычкырды кемдер. — Аш вакыты Җитмәгән әле!..
Буе кечкенә булганга яшьтәш иптәшләре арасында «Кәтүк» кушаматы алган теге малай җавапка аптырамады:
— Ә мин ашарга бармыйм, киресенчә...
— Ничек инде ул «киресенчә»?
— Ашауның киресе нәрсә икәнен аңламыйсыңмыни?
Якын-тирәдәгеләрнең кычкырып көлгәне ишетелде. Кәтүкнең үзенең дә буена һәм йөзенә күрә артык зур күренгән авызы колагына кадәр ерылды. Ул ишеккә җитеп килә иде инде. Ишек катындагы соңгы ста-
■ иок яныннан гына үтәсе калган иде. Үзенең тапкыр җавап бирүенә ' кәефе килгән хәлдә, авызын җыеп ала алмыйча, инде ишеккә җиттем Дигәндә генә, соңгы станок янында эшләп торучы Торна Гришка бер этлек эшләп өлгерде бит: берни күрмәгәнгә салышып, ниндидер деталь
1 Роман беркадәр кыскартылып басыла. Редакция.
4
шомартып торган җиреннән әллә ничек итеп кенә озын сыйрагын артка сузды да, кәефләнеп, авызын ерып баручы Кәтүк, шуның шыксыз аягына абынып, тәгәрәп тә китте. Бу кызыктан исә, якын-тирәдәгеләр генә түгел, бөтен бүлмә диярлек кычкырып көлде.
Кәтүк, мондый җәбердән елар чиккә җитеп гарьлеге килсә дә, сер бирмәде, башкаларга кушылып үзе дә көлгән булды. «Мин сиңа кесәл ашатырмын әле, Торна» дип, Гришкага йодрык күрсәтүе белән иптәшләрен тагы бер кат көлдерде дә, коридорга чыкты.
Торна Гришкадан үч алырлык ни дә булса эшли алуына Кәтүк үзе дә ышанмаган иде. Коридорга чыгу белән, аңа әйткән янау сүзләрен бөтенләй оныткан да иде. Дөм-караңгы диярлек коридор буйлап аргы башка барганда да ул турыда уйламады...
Менә ул, озын коридорның биек түшәмендә утлы күмерсымак кына янып торучы бердәнбер лампага карап атлый торгач, сулъяк янбашы белән нәрсәгәдер килеп бәрелде. Идәндә шыгырдап утыргыч кузгалган тавыш чыкты. Утыргыч шул. Артык караңгы булу сәбәпле, малай бераз читкәрәк тайпылган да икән, стена буенда торган ниндидер утыргычка килеп бәрелгән. Нинди утыргыч соң бу? Җентекләбрәк карана, капшана торгач, Кәтүк стена буенда берничә утыргыч тезелеп торганлыгын белде. Нигә тезгәннәр боларны монда? Кем китереп куйган, тиле? Бу караңгыда боларга абынып, муеныңны сындырырсың, тиле!..
һәм менә шунда Кәтүкнең башына бик кызык бер уй килде.
— Кем китереп куйса да куйгандыр, анысында минем эшем юк,— диде ул, үз алдына сөйләнеп, — иллә мәгәр, өйрәтим әле мин сине, Гришка-Торна! Кунак ашы кара-каршы булсын: кесәл ашатыйм әле мин сиңа...
Ул бик яхшы белә: хәзер берничә минуттан ашарга тәнәфес булачак. Тәнәфес башлану белән, иң беренче кеше булып, Торна-Гришка атылып килеп чыгачак та шушы караңгы коридор буйлап ашханәгә йөгерәчәк. Ә Кәтүк менә аның юлына бик шәп кенә бер хикмәт әзерләп куйсын әле... . .
Ул, артык күп уйлап тормыйча, стена буендагы урындыкларны- караңгы коридорга аркылы тезеп куйды. Анпары, озакламый булачак кызыкны күз алдына китерүдән көләсе килүен көчкә тыеп, сабыр гына адымнар белән үзе эшли торган бүлмәгә кереп китте.
Чыннан да, хәлләр шактый кызык булып чыкты. Ашау вакыты җитеп, станоклар барысы берьюлы тукталып калуга, нәкъ Кәтүк уйлаганча, иң беренче кеше булып, Торна-Гришка коридорга атылды. Ләкнн башкалар да аңардан калышырга теләмәделәр, мәктәптә укыган чакларында тәнәфескә звонок булу белән ничек котырынып коридорга ташлана торган булсалар, монда да шулай иттеләр. Кәтүк вакыйганың үзе өчен иң әһәмиятле булган минутын — ничек итеп Торнаның мәтәлеп барып төшүен күрә алмый да калды. Ишеккә тыгызланган төркем аша һеч-хәл белән үтеп, ул килеп чыкканда, караңгы коридорда мәхшәр купкан иде инде. Бер Гришка-Торна мәтәлү белән генә эш бетмәгән икән. Аның артыннан тагын биш-алты малай әйләнеп төшкән, аларга абынып тагы әллә ничаклы кеше.
Авызы колагына җиткән Кәтүк тамашаның уртасына килеп керде. Ул арада башка бүлмә ишекләре дә ачылганлыктан, коридор ярыйсы гына яктырган иде инде. Ниләр генә күрмәде анда Кәтүк! Иң кызыгы Гришка-Торна. Ул бер кулы белән тез башын, икенчесе белән маңгаен ышкып торды-торды да бик әшәке итеп сүгенеп куйды. Ләкин сүгенү белән генә ачуы басылмады күрәсең, кинәт ярсып урыныннан кузгалды, атылып барып, идәндә аунап яткан утыргычны тибеп очырды. Җайсыз типте булса кирәк, шунда ук иелеп сыйрагын ышкый-ышкый, тагын сүгенергә кереште. Торна гибеп очырган урындык ниндидер бер кызга барып тиде ахрысы, анысы чарылдап еларга тотынды. Кемнәрдер ачы*
5
ачы итеп сүгенә, кемнәрдер кычкырып-кычкырып көлә. Әле тегеннән, әле моннан тибеп очырылган утыргычлар, шалдыр-шолдыр килеп, идәп буенча шуып үтәләр, чырык итеп стенага барып бәреләләр. Бөтен коридорны тутырган шау-шуны, чыр-чуны басарга теләгәндәй, көчле-калып тавыш белән ниндидер бер мастермы, начальникмы кычкыра:
— Бу нинди безобразие? Кайсыгызның эше бу?!
Ниндидер нечкә тавыш аңа җавап кайтара:
— Кәтүк эше булмыйча, кем эше булсын!
«Кәтүк» исеме чыгуга, коридорда көлү авазлары өстенлек ала...
Буталышның, чыр-чуның әнә шулай коридорга сыеша алмас дәрәҗәдә кызган минутында, тышкы ишектән зур-зур гәүдәле ике кеше килеп керде. Керделәр дә, мондагы искиткеч тамашаны күреп, күрүдән дә бигрәк ишетеп, эчкәре узарга батырлыклары җитмәгәндәй, тукталып калдылар. Аларның берсе — өстенә көрән күн пальто, башына зур мех кепка кигәне заводның баш инженеры иде. Кәтүк анысын таныды. Икенчесе кем икән? Өстендә кара тун, башында малахай. Кем икән ул? Нигә кашлары җыерылган икән аның?!
Ул арада баш инженер Кәтүкләрне өйрәтүче мастерны күреп алды, һәм гашыйк егетләр ролен уйнаучы артист тавышын хәтерләтә торган шома, ягымлы тавыш белән шактый 'кискен итеп, кычкырып дәште:
— Николаев!
Мастер алар каршысына килеп басты һәм, Кәтүккә таныш булмаган әлеге кара бүреклене күрүгә, аның йөзе яктырып китте.
— А!.. Иптәш Губернаторов, Аркадий Андреевич!..
Төгәл механизм заводының директо-ры Аркадий Андреевич Губерна-торов дигән кеше икәнлеген һәм аның шушы көннәрдә Ялантауга килеп җитәргә тиешлеген Кәтүк ишетеп белә иде инде. Менә кем икән ул!
— Исән-сау килеп җиттегезме? — диде мастер һәм һаман елмайган хәлдә, директорга кулын сузды.
Губернаторов аның белән җитди генә исәнләште.
— Нәрсә бу сездә, нинди тамаша?
— Бездә мондый хәлләр булгалый, Аркадий Андреевич. Күрерсез әле.
— Цехмы соң бу?
— Хи-хи-хи, цех булмыйча...
— Мин детсадка килеп кердем мәллә дип торам.
Директорның бу сүзе барыннан да элек Кәтүкнең йөрәгенә барып | тиде.
— Бала-чага дип, куып чыгарса, нишләрсең, тиле? — диде ул үз алдына, куркынып, һәм, мастер күзенә чалынмас өчен, тизрәк ашханәгә йөгерде...
2
Ашханәдә дә Губернаторов белән баш инженерны шундый ук чыр- чу каршы алды. Икешәр генә тактадан озын-озын итеп ясалган ялангач өстәлләрне әйләндереп алган үсмерләр барысы да берьюлы диярлек кычкырып-кычкырып нидер сөйлиләр. Русча да сөйләшәләр, татарча да. Әрләшкән тавышлар да ишетелеп кала, җыр авазлары да яңгырап киткән кебек була. Әле тегендә, әле монда кашык белән кыйналган алюмин тәлинкә чыңлый...
Ул арада кухня ягыннан кулына зур чуар миски тоткан яшь кенә бер хатын килеп чыкты. Биредәге ыгы-зыгы, буталыш урталыгында үзенең җыйнаклыгы, нәфислеге белән аерылып торган бу хатын ихтыяр- сыздан Губернаторовның игътибарын үзенә тартты.
Иңбашлары һәм күкрәк турылары күпертелеп тегелгән зәңгәрсу ефәк .алъяпкычына, башкала ресторанында эшләүче официанткаларны-
6
кысыман чәчәккә охшатып киелгән шапочкасына карап, Аркадий Андреевич аны Мәскәүдән эвакуацияләнеп килгән кешедер дип унлаган иде. Алай булып чыкмады. Ул күренүгә, ашханәдә инде болай да башка кабарлык булган шау-шу кинәт бермә-бер артып китте: һәр өстәл тәкатьсезләнеп аны үзенә чакыра иде.
— Фәрдәнә апа, Фәрдәнә апа, монда китер, монда, безгә.
— Тетя Фая, сюда, сюда! К нам!
— Фәрдәнә апа! Җаныкаем! Чибәр апакаем!
— Тетя Фая! Миленькая! Хорошенькая! Ну! Куда?! Куда ты?!
Аркадий Андреевичның яшь чаклары исенә төшеп китте.
«Детсад кына түгел бу, детдом. Приют!» — дип уйлады ул.
Фәрдәнә кулындагы чуар мискиен иң читке өстәлгә илтеп утыртты да, нәкъ Аркадий Андреевич исенә төшергән балалар Йортыйдагыча, үзенә таба сузылган алюмин тәлинкәләргә чүмеч белән аш бүлә башлады.
— Куерагын, куерагын сал, Фәрдәнә апакаем.
Фәрдәнә шаян үсмерләр каршында артык әдәп саклап тормый, ул алар белән үз телләрендә сөйләшә.
— Утыр, акыллым, тыныч кына, — ди ул кайберләренә, тәмле теллә-неп,— тыныч кына утырсаң, иң тәмлесен салырмын, менә шулай.— Шундук аның тавышы кинәт кискенәеп, кырысланып китә. — Ә син кая ашыгасың, шалопай? Кара аны, ачуымны китерсәң, ач калуыңны көт тә тор... — Бер минут үтүгә ул тагын тасма телгә әйләнә. — Китер, Кәтүк туганым, тот тәлинкәңне...
Башка малайлар белән капланып, бөтенләй күренмәс хәлгә килгән Кәтүк, үз исеме чыккач, кабарынып, калкынып китте, ялт итеп тәлинкәсен миски янына сузды. Фәрдәнә аңа чүмеч тутырып аш салдым дигәндә генә, тагы әлеге Гришка-Торна килеп тыгылды бит: озын кулы белән ерактан сузылып, капыл гына үз тәлинкәсен Кәтүк тәлинкәсе өстенә китереп куйды. Кәтүккә дип сосылган ашны үзенә салдырып кызык итмәкче булган иде ул. Ләкин Фәрдәнә ашыкмады.
— Ал тәлинкәңне, Гришка, нигә тәртипсезләнәсең?
— Я, сал инде, Фаечка! — Гришка шактый әдәпсез итеп, Фәрдәнәгә күз кысып куйды.
— Оятсызланма, ал тәлинкәңне.
— Алмыйм. Сал! Нигә кеше аерасың?
— Алмыйсыңмы?
Фәрдәнә сосып алган ашын чүмече белән кире кастрюльгә салды да уч төбе белән Гришканың маңгаеннан этеп җибәрде.
— Кит!
— Што син, Файка! Нигә кулыңа ирек бирәсең? Сал дигәч, сал!
— Кулыма ирек бирү генә түгел, чүмеч белән кундырам әле мин сиңа.
— Кундырып кара!
— Кит, диләр! Бозма тәртипне! — Фәрдәнә, кызуланып, озын саплы чүмечкә тотынды.
Гришка, курыкмаган булып кыланса да, каршылык күрсәтүеннән тыелды, ашыкмыйча гына кире чигенде. Шулай да ачуын, ачы сүз белән генә булса да, чыгармый кала алмады.
— У-у-у, жадина!
Ашханәдәге бу тамашаларны моңарчы һаман читтән генә күзәтеп торучы директор да, ул кайтканчы директор эшен үтәп килгән баш инженер да артык сабырлык саклый алмадылар.
— Тише! т .
Шау-шу кинәт йомшарып, акрынаеп калды. Төрле урыннан «1С тссс!» дия башладылар. Тавыш бөтенләй бетеп китте. Тик кандадыр
7
«Директор үзе», «Губернаторов» дип пышылдаулар гына ишетелгәләп кала иде.
— Бу нинди тәртипсезлек? — диде Аркадий Андреевич, тавышыч артык күтәрмичә генә. — Эшчеләрме соң сез, әллә тәрбиячесез калган урам балаларымы?.. Менә шулай, тыныч кына да мөмкин бит.— Губернаторов Фәрдәнәгә якынрак килде. — Дәвам итегез, нигә туктадыгыз?
Фәрдәнәнең болай да һәрвакыт алсуланып торган йөзе бөтенләй кып-кызыл булган иде. Ул кинәт исенә килгән кебек, яңадан эшеш> тотынды. Хәзер инде аның да теле тоташ әйбәтләнеп, тыйнакланып китте, хәрәкәтләре дә шомарды, тигезләнде.
— Бер-берегезнекен алып бирешегез, энә шулай.
Ул арада начальниклар, ашханә мөдирен дә ияртеп, кухня ягына уздылар. Фәрдәнә, мискиен бушатып, кире повар янына кергәндә, Губернаторов шактый кырыс тавыш белән ашханә мөдирен кыздыра, .аны башбаштаклыкка юл куюда, дисциплинага күңел бирмәүдә гаепли, аңардан учет эшләрен ничек алып баруы турында хисап бирүен сорый иде.
Фәрдәнә, мискиенә повар аш салган арада, ничектер җаен туры китереп, биредә дә сүзгә кысылырга өлгерде.
— Читтән килеп керүгә шулай ямьсез күренсә дә, алай кот очарлык тәртипсезлек юк бездә, иптәш директор, — диде ул. — Шаулавын шаулыйлар инде, нигә шауламасын, яшьләр бит, хәтта бала-чага. Иң кирәге— берсе дә вакытында ашамый калмый, бары да өлгерә. Талоннары да очы-очка килеп кенә тора. Шулай булгач...
Аңар берәү дә җавап бирмәде. Хәер, ул үзенә җавап биргәнне көтеп тә тормады, яңадан тулып өлгергән мискиен күтәреп, тагын залга чыгып китте.
Аның болай сорамаган җиргә килеп кысылуы ифрат урынсыз булу өстенә, ашханә кешеләрен аклап әйткән сүзләре дә бөтенләй дәлилсез, кирәксез, буш сүзләр кебек иде. Шулай да ул сүзләр Аркадий Андреевичка тәэсирсез калмадылар. Ул, үзе дә сизмәстән, кинәт кенә тынычланып киткәндәй булды, һәм моңарчы берсеннән-берсе коточкычрак булып күренгән хәлләр дә хәзер аңа ничектер табигый булып тоела башлаган иде инде. Кухнядан кире әйләнеп чыкканда Аркадий Андреевичның күңелендә бернинди ачу әсәре калмаган, тик ашханәдәге кимчелекләрне бетерү турында сабыр акыл белән уй йөртү генә бар иде. Сабыр акыл белән уй йөртә башлагач, чынлап та, ул кимчелекләр алай куркыныч булып түгел, җиңел төзәлерлек булып күренә башлады. Тәлинкәләре өстенә иелешкән хәлдә ашыга-ашыга өйрә ашап утыручы үсмерләр хәзер инде аңа барысы да ягымлы, үз балалары кебек якын тоела иде. «Чынлап та, менә дигән кадрлар бит болар, — дип уйлый иде инде ул алар турында. — Тик тәрбия эшен генә көчәйтәсе бар. Көчәйтербез, үзләре үк булышырлар адар безгә бу эштә».
Ул инде соңгы мискиен бушатып торучы Фәрдәнә янына тукталды. Үзенә кызлыкка ярарлык дәрәҗәдә яшь һәм ачык чырайлы бу хатынга аның нинди дә булса бер ягымлы сүз әйтәсе килә иде.
— Я, ничек, «Тетя Фая», — диде ул, малайлардан ишеткәнен кабатлап, — егетләрнең тегермәне шәп тартамы?
Болай да һәрвакыт шат күңелле, ачык чырайлы Фәрдәнә, директорның болай шаярып сөйләшүен дә күргәч, бөтенләй ачылып китте.
-— Егетләр шәп, салып кына өлгерт!—диде ул директорга һәм шундый матур итеп елмаеп карады, хәтта Аркадий Андреевич, ни сәбәптән икәнен үзе дә белмичә, тирән көрсенеп куйды.
— Сезнең белемегез ничек?
Мондый көтелмәгән сорауга Фәрдәнә аз гына да гаҗәпләнмәде.
— Җидене бетергән идем, — диде ул, һаман елмаеп.
— Производствога күчәргә кирәк иде сезгә, — диде директор.
8
— Рәхмәт, миңа монда да бик әйбәт.
Директор башка сүз әйтмәде. Алар ашханәдәй чыгып киттеләр.
Аркадий Андреевич ашханәдән чыгу белән Фәрдәнә турында онытты. Ләкин Фәрдәнә аның соңгы сүзләрен тиз генә оныта алмады. Башта ул моңа бер дә игътибар итмәгән кебек булган иде. Ләкин бер сәгатьләп вакыт узгач, ашаучылардан бушап калган савыт-сабаларны юып торган чакта, тиктомалдан гына үз алдына үзе директорга биргән җавабын кабатлап куйды:
— Рәхмәт, миңа биредә дә бик әйбәт.
Тагын бераздан инде, биредә эшен бетереп’өенә кайтырга чыкканда, аның колак төбендә генә директор әйткән сүзләр яңадан ишетелгән кебек булды: «Производствога күчәргә кирәк иде сезгә!»
— Ни өчен миңа -йлай дип әйтә икән ул? — дип уйлады Фәрдәнә.— Чынлап та, ни өчен алай дип әйтә ул? Үзенә барып сорыйммы әллә бул- маса? Юк. әнигә әйтеп карыйм. Әни сизәр аның тел төбе кая тартканын... 2
3
Фәрдәнәне производствога, әлбәттә, берсүзсез күчерделәр. Карпов аны инструменталь цехка, үз кул астындагы өйрәнчекләр янына алды.
Өйрәнчекләр арасында күбесе бала-чага булуы Фәрдәнәне башта бераз гарьләндергән иде дә,—узды. Шул ук гарьчсллеге үзе ярдәм итте:
— Кулыннан килмәде, дисәләр, курыкты, дисәләр? Бу сиңа ашханәдә аш бүлеп тору гына түгел шул, дисәләр? Аллам сакласын!
һәм ул, чәмләнеп, бөтен көченә тырышып эшләргә, өйрәнергә тотынды. Станокта эшләү баштарак аеруча мавыктыргыч булып күренде аңа. Ул Карпов күрсәтеп биргәнне шунда ук төшенеп, үзләштереп ала, һәм аның нәрсәгә тотынса, шуңа кулы килешеп тора иде. Озакламый ул кайбер детальләрне (дөрес, аларны станокка бригадир куеп, көйләп бирә иде әле) нәкъ производство нормалары таләп иткәнчә, җиренә җиткереп эшләп чыгарырга да өйрәнде. Шунда ук аңардан норма тутыруны таләп итә башладылар. Ул көннәр буе бер төрле үк хәрәкәтләр белән бер төрле үк детальне шомартып утыра торган булып китте. Кызык икән бу производство дигәннәре! Гомер буена дигәндәй, тишек тишеп кенә утыручылар да була икән анда. Кызыгы шунда икән: бер төрле үк тишекне никадәр күбрәк тишә алсаң, син фронтка шулкадәр күбрәк ярдәм итәсең икән, һәм сине шулкадәр яраталар, сиңа шулкадәр күбрәк акча бирәләр икән...
Иренмәгән кешегә, эш сәгатьләреннән соң да шул турыда гына уйлап йөргән кешегә, инженер булганчы тырышса да була икән. Гади эшче булган килеш инженердан күбрәк акча алу мөмкинлекләре дә бар икән. Тик менә гыйшык чиреннән дәвалау мөмкинлекләре барыбер анда да юк икән.
Производствога кереп, андагы эш белән Карпов мавыккан шикелле мавыгып китсәм, бәлки, шуның белән күңелем тынычлык табар, гыйшык-мәхәббәт утында янып йөрергә вакытым калмас, — дип уйлаган иде Фәрдәнә. Юк, кайда ул тынычлану! Төптәнрәк караганда, Карповка булган мәхәббәтеннән котылу турында да уйламаган икән ул, киресенчә, кичләрен генә түгел, көндезләрен дә аның янында булу турында хыялланган икән.
Нинди кеше соң бу Василий? Нәрсәсе белән шулкадәр сихерләде соң ул Фәрдәнәне? Ир хатыны булмаса икән, ичмасам. Ире дә була Сирсен, тыныч вакыт булса икән. Сугыш вакыты да булсын, хет ичма-
2 Романның «Совет әдәбияты* журналында элек (1957 елгы 1 нче санында) басылып чыккан өлеше төшереп калдырылды. Ред.
9
г
сам, Фоат өйдә булса икән! Тотар идең дә аерылыр идең: мин сине барыбер яратмыйм — бетте китте. Ә болай? Армиядәге кешегә хыянәт итү була ич бу! Синең өчен, иле өчен фронтта, сугыш кырларында җәфа чигеп йөргән иреңә хыянәт итү була! Ничек моңа барырга кирәк? [Ок, котылырга кирәк бу тиле тойгылардан... Ә ничек котылырга? Ә нигә котылырга?! Моңа кадәр Фәрдәнә бервакытта да болай булганы юк иде бит, беркемгә карата да. Моннан соң да булмаячак. Әгәр бу вакытлы бер азгынлык күренеше булса, ни өчен ул Василийны көтеп торыр иде? Әллә бер дә ир кеше күргәне юкмы Фәрдәнәнең?.. Ник китте бу Фоат? Гомердә фронтка китү ихтималы юк кебек иде бит, ник алдылар аны? Ник алдылар? Нишләргә соң миңа? Кем белән киңәшергә? Әни? Аның ни әйтәсен мин үзем дә беләм. Коты гына очар. Җитмәсә, урыс, дияр әле...
Кайдан табып китерде соң аны Сания? Ник безгә китерде? Сания минем урында булса, нишләр иде икән?
һәм Фәрдәнә эч серләрен бүлешер өчен Саниягә барырга карар кылды.
— Иртәгә ул, әлбәттә, өйдә булыр. Якшәмбе дә. Ул гына җитмәсә, каникул вакыты.
4
Саниянең һаман көннәре дә, төннәре дә үзенең мәктәп эшләре белән кайнашып уза, өстәвенә аңа шәһәр күләмендә әледән-әле булып торган төрле җыелышларда, киңәшмәләрдә дә актив катнашырга туры килә иде.
Кышкы каникул вакытында да аның эше, гадәттәгедән артык бул- маса, ким булмагандыр. Педсовет утырышлары уздырды ул, ата-ана- лар җыелышлары җыйды, киңәшмәләрдә, секцияләрдә катнашты. Шәһәр советының чираттагы сессиясендә мәктәпләрдә укыту-тәрбия эшләренең барышы турындагы мәсьәлә каралырга тиеш иде — шуңа хә- (зерләнде. Күптән инде беренче класс турында эче пошып йөри иде — мәгариф бүлеге белән аңлашып, аны да хәл кылды: Мөбинәне чыгарып, аның урынына Баязитов хатыны Гөлнисаны алдылар. Хәзер инде каникулдан соң беренче класста Гөлниса укыта башларга тиеш. (Мөбинә Т}рында да кая барыр дип борчыласы юк: ул Фәрдәнәдән бушаган урынга — завод ашханәсенә урнашты һәм мондый эш табылганга үзе бик канәгать).
Бүген беркая да барасы булмаса да, Сания иртүк торып, кухня миченә ягып җибәрде. Мич кызып күмерләнә башлаганчы, бәрәңге әрчеп, аны ит машинасыннан үткәрде. Машинадан сыекланып чыккан бәрәңгегә бик аз гына манный ярмасы кушып, коймаклар ясап куйды.
Башкалар йокыдан торуга, аның, астан да, өстән дә кызарып, көнбагыш маенда пешкән бәрәңге коймагы күптән әзер, самовары кайнап чыккан, яңа гына ягылган мичкә кечкенә кастрюль белән тары боткасы, зур кастрюль белән су тыгып куелган иде. Шул арада үтүк кыздырып, Хәсәннең күлмәкләрен бастырып алырга да өлгергән иде Сания: ул малай бүген мунчага барып кайтсын әле.
Көндәгечә, иң элек Розочка уянды. Еламады, уянганлыгын белдереп тавыш кына бирде. Сания барлык башка эшләрен онытып, тизрәк кызчыгын кулына алырга ашыкты: озаграк алмый торсаң, сиңа ничек мәшәкать ясарга белә ул, бер дә көтеп тормый.
Розочканың уянып тавыш бирүе, гадәттәгечә, Ольга Дмитреевна өчен дә йокыдан торырга сигнал булды.
Ул арада кухняга каршы бүлмәдә дә хәрәкәт башланганлыгы ишетелде һәм шунда ук, үзенең бизәкле халатын киеп, Галина Сергеевна килеп чыкты. «Хәерле иртә, хәерле иртә» дигән сүзләр кабатланды.
10
Ниһаять, ин соңгы кеше булып Хәсән кузгалды. Әнисе дә, Ольга апасы да. «аягыңа ки, аягыңа ки» дип, колагына тукып торуга карамастан, яланаяк килеш юынгыч янына килеп басты. Аягына кияргә кирәклек турында әнисе катырак итеп әйткәнче, ул битен юып та өлгергән иде инде.
Саниянең бәрәңге коймагын барысы да яратып ашадылар. Хәсәнгә аеруча ошады.
— Бу бәрәңге коймагы дөньядагы бөтен 'коймактан да тәмле,— диде ул, иреннәрен ялап.
Әнисе белән Ольга апасы көлә башлагач, үзенең хаклы икәнлеген исбат итәргә кереште.
— Нигә? — диде. —Крупчаткадан пешергән коймакны ашаганым бар. Ачысын да, төчесен дә. Тары коймагын ашаганым бар. Карабодай коймагын да ашаганым бар Гашия апаларда. Берсе дә бәрәңге коймагына җитми! Нигә син аны элек бер дә пешерми идең, әни? Әти өйдә чакта да пешергән булсаң бит инде, ә?
— Болай булгач, әтиең кайткач та пешерербез инде.
— Ә бәрәңге пилмәне...
Хәсәнгә бәрәңге пилмәне турында җәелергә туры килмәде, ишектә Валерик күренде.
— Хәсән, син тиз буласыңмы?
— Ә, мунчагамы? Хәзер, хәзер...
Д\алайлардан соң озак тормый, Ольга Дмитреевна базарга чыгып китте. Сания Розочкасы белән өйдә калды. Ул чынаякларын сөртеп, чәй урынын жыеп алуга, тышкы ишектә звонок шалтырады. Сания иңенә шәл салып өйалдына чыкты.
— У-у, Фәрдәнә! Әйдүк, әйдүк!
һәр икесе бик ачык йөз белән, бик нык сагынышкан дусларча, кы- сып-кысып күрештеләр. Сания тиз генә кунагының пальтосын салдырып алды.
— Әйдә, уз.
Фәрдәнә эчке бүлмәгә керү белән, кулларын бер-берсенә ышкып җылыта-жылыта, бишек-арбада утырган Розочкага таба юнәлде.
— Әттә-тә-тә, нинди зур кыз булган икән инде бу! Утырып тора белә икән, ай-яй-яй-яй. Нихәл, Розочка! — Ул куллары тиешенчә жылы- нып җитмәгән көйгә баланы бөтенләй үзенә чакырырга батырчылык итмәде, Розага бары ике бармагын гына сузды.
Инде утырып торырлык яшькә җиткән «зур кыз», кат-кат итеп кигән күлмәк һәм кофталар өстеннән ияк астына ук кертеп бәйләнгән клеенка алъяпкычына төкрекләрен тамыза-тамыза, резинка маэмаен кимерә иде. Каршысына ят апа килеп баскач, ул кинәт тукталып калды.
— Исәнләш инде тәти апа белән, кызым, — диде әнисе.
Роза зур кара күзләрен үтә җитди төстә Фәрдәнәгә текәп, бик аз гына вакыт карап торганнан соң, шатланып көлеп җибәрде һәм ике кулы белән дә тәти апага сузылды.
— Абау жаным, өздең, өздең үзәгемне! — диде Фәрдәнә һәм артык тыела алмыйча, баланы кулына алып сөяргә тотынды. — Әтисеннән һаман хат-хәбәр юкмы?
— Юк ла, юк. Ул көннәрне күрербезме инде бер.
— Сөйләмә.
Роза хәзер инде Фәрдәнәнең җилкәсе аша карап, әнисенә елмая иде.
— Ятсына да белми, детсад баласы! — дип куйды Сания.
— Ичмасам, шушындый бер киңәшчем дә юк бит минем аптыраган минутларда. J
Фәрдәнә, онытылып сөя торгач, артыграк кысып җибәрде ахрысы,
11
Роза ризасызлык белдереп шыңшый һәм бөтен гәүдәсе белән кире әнисенә омтыла башлады.
— Бик тиз, — диде әнисе. — Ярар, китер үзен.
Сания баласын Фәрдәнәдән алып, кире бишек-арбасына утыртты. Розочка, кулдан төшәсе килмичә, шыңшырга керешкән иде дә, әлеге резинка маэмайны тоттыргач, тагы тынычланды.
— Мин тиз генә самоварны яңартыйм әле, сез, Розочка белән, сөйләшә торыгыз.
Фәрдәиә Саниягә ишеккә таба кузгалырга да ирек бирмәде.
— Уйлама да, берни кирәкми.
— Чәй эчеп бетүгә генә килеп кердең бит. Әллә пидә бер киләсең, анда да яманлап йөрисең.
— Яманламыйча, бик зур үпкә белән килдем мин сиңа, Сания.
— Нәрсә булды? Нинди начарлыгым тиде?
— Нинди кеше китереп керттең син безнең өйгә, Сания?—диде Фәр- дәнә, сул кулын күкрәгенә басып.—Ни өчен син аны безгә китереп керттең?
Фәрдәнә бу сүзләрне шундый җитди итеп, шундый әрнеп әйтте, Сания чын-чыилап куркып китте.
— Нәрсә? Начар кеше булып чыктымы? Карповмы?
— Начар кеше булып чыкса, бер хәл иде...
— Берни аңламыйм.
— Мин үзем дә аңламыйм.
— Нәрсә сөйлисең соң син? Карповка ни булган, әйтеп бир.
Фәрдәнәнең тавышы чак ишетелерлек булып әкренәйде.
— Сания, мин ул урыска гашыйк булдым. — Саниянең гаҗәпләнгән күзләречә карап, ул тавышын күтәрә төште.—Әйе, әйе. Минем беркемне дә болай яратканым юк иде. Белми идем мондый яратуны.
— Ни сөйлисең сии, Фәрдәнә?—диде Сания, куркынган тавыш белән.— Ничек инде ул...
— Беләм. Оят. Шушындый бер вакытта...
— Ә соң Фоат?
— Беләм. Ә ни өчен аның мәхәббәте мине сакламый соң?
— Юләр, әгәр ул өйдә булса икән...
— Әгәр ул өйдә булса, миңа аны ташлау бик җиңел булыр иде, өйдә булмавы үтерә. Армиядәге, сугыш кырындагы иреңне ташлау... Моны һәркем хыянәт дип караячак...
— Әйе, моңа башка сүз юк.
— Нишлим? Авыр миңа болай, Сания.
— Фәрдәнә, сиңа бу тойгыңны җиңәргә кирәк, йөрмә юләрләнеп.
— Ә минем ул тойгыны җиңәсем килми. Әгәр ул миндә кузгалмаган булса, Василийны күрмәгән булсам, бер хәер иде. Ә хәзер, юк, минем ул тойгыга каршы көрәшәсем дә килми. Шул тойгым кушканча эш итәргә хаклы кеше буласым килә. Моның өчен, Фоат кайтмасын иде, үлеп калсын иде, — дип теләргә минем телем бармый. Ә күңелдә шундый теләк туса? Бу бит чирканыч! Юк, ул кайтсын. Тик ул мине икенче кешегә киткән өчен гаепли алмаслык булсын... Аңлыйсыңмы син, Сания?
— Аңламыйм, Фәрдәнә.
— Әгәр дә минем хәлдә булсаң, син нишләр идең, Сания?
— Мин үземне андый хәлдә итеп күз алдына китерә алмыйм. Синең урыныңда булсам, мин мондый вакытта андый тойгыга бирелмәс идем ■кебек...
— Димәк, чынлап та син мине аңламыйсың.
— Гафу ит, Фәрдәнә, аңламыйм.
— Болай булгач, мин сандружннницалар курсына керәм.
12
— Аның моңа ни бәйләнеше бар?
Фәрдәнә җавап биреп өлгермәде, звонок шалтырады. Сания ишек ачарга чыкты.
— Сиңа көлке» — диде Фәрдәнә, елмаеп утырган Розочкага борылып. Тегесе үзенә сүз кушканны күргәч, гадәттән тыш шатланып, бөтен-1 ләй очынып-очынып көләргә тотынды һәм тәти апасына омтылып, кулларын сузды. Фәрдәнә тагын аны күтәреп алып сөймичә түзә алмады.— Җаным, — диде. — Кит, бу тикле сөйкемле бала булырсың икән... Сания ничек аңласын соң минем хәлне, болай булгач...
Ишек артында сөйләшкән тавышлар ишетелде һәм, тагын ике кунак ияртеп, Сания әйләнеп керде.
— Әйдәгез, узыгыз!
Кунакларның берсе Баязитов кызы Миләүшә иде. Фәрдәнә анысын таныды, исәнләштеләр. Икенчесе кем соң? Өстенә киң итеп тегелгән чуар блуза кигән бу таза гәүдәле, карасу ал йөзле кызны да күргәне бар Фәрдәнәнең, тик кайчан күрде ул аны, кайда?..
Заводта бугай. Әйе шул. Заводта эшли ич ул. Сания кайдан белә соң аны?
Фәрдәнә аның белән үз исемен әйтеп күреште.
— Кәримә, — диде тегесе.
«Ә-ә, — дип уйлады Фәрдәнә,— Саниядән укып йөргән кыз бугай бу. Күрәсең, кияүгә чыккан булгандыр да, ире сугышка киткәндер. Шуңа моңсу күренәдер».
Миләүшә дә, Кәримә дә, Фәрдәнәгә артык игътибар итмәстән, икесе берьюлы Розочкага ташландылар. «Нинди зур үскән дә, нинди зур £кән! Тфү дә тфү! Күз тимәсен!»
Шулай итеп, «зур үскән» кызга бүген почет җитәрлек булды: кулдан да төшермәделәр кызны.
Сания белән эч серләрен бүлешүне дәвам итү мөмкинлеге беткәч, Фәрдәнә барысы белән дә саубуллашырга тотынды.
— Ай, нигә ашыгасың? — диде Сания. — Заводта ничек эшләвең турында берни әйтмәдең ич әле?
— Нәрсәсен сөйләп торасың аның? Кеше эшләгәнне мин дә эшлим шунда.
— Заводка кереп бик әйбәт иткәнсең син, Фәрдәнә. Мин сине чын күңелдән котлыйм.
— Анысы ярар иде лә... Я, ярый, хуш. Хушыгыз, кызлар, сау булыгыз.
— Килеп йөре, Фәрдәнә. Бер дә килмисең!..
5
Фәрдәнә киткәч, Сания яшьләрнең хәл-әхвәле турында нечкәләбрәк сорашырга тотынды.
— Я, Кәримә, ни хәлләрең бар? Әйбәт кенә эшләп киләсеңме?
Миләүшә, Ялантауда күптән күренмәгән һәм әле яңа гына Казаннан кайткан кеше буларак, Санияне иң элек үзе белән кызыксыныр дип көткән иде. Ә Сания алай итмәде, Кәримәдән тотынды. Димәк, Кәримәнең хәлендә ни дә булса бар? Сания апа юкка гына алай итмәс.
— Хәзергә хәлләр ярыйсы, Сания апа, — диде Кәримә.—Ул заводның безнең Ялантауга килүе минем өчен бәхет кенә булды инде. Шул булмаса, белмим, нишләр идем икән...
— Син заводта эшлисеңмени хәзер? — диде Миләүшә.
— Әйе.
— Ничек? Унынчыны бетерергә уйламадыңмыни?
Сания бер Кәримәгә, бер Миләүшәгә карап алды.
— Нәрсә соң сез, әле үзара сөйләшкәнегез юкмыни?
13
— Без сезнең ишек төбендә генә очраштык, — диде Миләүшә.— Мин .сезнең белән күрешеп чыгыйм дип кенә килә идем.
— Ә мин сезне күптән очрашканнар дип торам тагы.
— Юк, әле генә күрештек.
Сания хәзер инде Миләүшәгә күчеп китте.
— Синең эшләр ничек соң? — диде. — Университетта укулар бик читен түгелме, Казанда нинди яңалыклар бар?..
Миләүшә үзләренең, төрле эшләр белән бүленә-бүленә булса да, укып йөрүләрен, авырга килсә дә, программаны үтәргә тырышуларын сөйләп бирде. Казанда тормышның авырлыгы турында әйтеп алды.
— Беләсезме, — диде шунда Кәримә, аны бүлдереп. — Синең урында булсам, мин геофакка күчәр идем.
ААиләүшә бу көтелмәгән тәкъдимнән гаҗәпләнә калды. Кылт итеп исенә Шакир төште.
— Ник? — диде ул, аптырап.
— Шуның өчен әйтәм: Татарстанда нефть эзләү тресты хәзер Казаннан Ялантауга күчеп килгән. Җәй көне шушында практикага кайтыр идең. Бик күңелле эш. Үземнең дә шунда керәсем килә дә бит...
— Ник кермисең соң?
Кәримә кинәт бик күңелсезләнеп киткәндәй булды. Ул чак ишетелерлек итеп:
— Бар инде,—дип куйды.
Миләүшәнең артык төпченәсе килмәде. Ул, геофак, нефть турындагы сүзләрне игътибарсыз калдырып, Ялантау хәбәрләре турында сорашуга күчте. Бергә укыган иптәшләреннән кемнәрнең кайда булулары, нишләүләре турында сорашты, армиягә киткән егетләрдән кемнәр Саниягә хат яза, нәрсәләр язалар — шуларны беләсе килде.
Сания белән Кәримә аңа икәүләшеп җавап бирделәр, һәркем үзе. белгәнне әйтә иде.
— Мин үзем Рифгат белән Шакирдан хат алып торам, — диде Миләүшә.
Моңарчы тыныч кына, гамьсез генә сөйләшеп утырган Кәримә кинәт сагаеп киткәндәй булды һәм, ничектер үзе дә сизмәстән, капыл гына кайтарып сорап куйды.
— Кемнәрдән дисең?
— Рифгаттән, Шакирдан...
— Ә-ә, — диде Кәримә, шунда ук әүвәлгечә тыныч хәленә кайтып—Нәрсә язалар?
— Алар, бик тырышып, танкист булырга әзерләнеп яталар.
— Рифгат миңа да язгалый, — диде Сания.
— Шакир язганы юкмы?
— Анысы язмый.
Миләүшә Кәримәнең ничектер уйчанланып утыруына игътибар итеп, аның йөзенә текәлебрәк карады. Ни булган бу кызга? Авызлары зураеп киткәнме шунда! Ябыкканмы соң ул? Бик күп эшли микән әллә?., һәм Миләүшәгә кинәт кенә сер ачылып киткән кебек булды. Ә-ә, мөгаен кияүгә чыккан.
Миләүшәнең артык текәлеп каравын тоеп, Кәримә уңайсызланды ахрысы, кызарып китте. Ләкин Миләүшә хәзер аны оялтудан курыкмый иде инде.
— Син бик үзгәргәнсең, Кәримә, — диде ул, дусларча елмаеп.
Кәримә тагын да кызара төште, шулай да ул үзен мөмкин кадәр тыныч тотарга тырыша иде.
— Үзгәрдем шул мин, Миләүшә.
Миләүшә үзенең сизенүе дөрес чыгасына ышанып, бу түрыда Кәримәнең үз теле белән әйтеп бирүен көтте. Ләкин Кәримә "ни дә булса әйтергә ашыкмый иде. «Ирен сугышка алганнардыр, — дип уйлады
14
Миләүшә. — Алай дисәң, ник ул турыда әйтмәс иде икән?.. Сания апа ! да нигәдер сүзсез калды».
— Кәримә, — диде, ниһаять, Миләүшә, уңайсыз тынлыкны бозып,— нишләдең син, нигә үзгәрдең?
— Мин әни кеше булырга җыенам, Миләүшә, күрмисеңмени?
— Димәк, син тормышка чыккансың, — диде Миләүшә, шатланган чырай күрсәтергә тырышып. — Тәбрик итәм. Кемгә чыктың? Нигә аны әйтми торасың?
— Юк, Миләүшә, мин тормышка чыкмадым.
Миләүшә хәзер үзе Кәримәгә караганда да уңайсызрак хәлдә калган кебек булды. Ул ни әйтергә, Кәримәгә нинди сорау бирергә белмәде. Ләкин болай телсез калу тагы да уңайсызрак иде.
— Ничек, берәрсе алдадымы сине?
— Юк, мин үзем.
— Әтисе кем соң?
— Анысын мин әйтә алмыйм, Миләүшә, сорама.
— Ничек?—диде Миләүшә, куркыну катыш шелтәле тавыш белән. — Син аның әтисе кем булуын да белмисеңме?
Моңарчы сүзсез утырган Сания сискәнеп китте:
— Ни сөйлисең син, Миләүшә?
Кәримәнең кинәт гәүдәсе турайды, ул усал горурлык белән башыч күтәреп жибәрде. Аның Миләүшәгә төбәлгән коңгырт кара күзләрендә нәфрәтле ачу уты кабынды.
Миләүшә куркып китте. Кәримә менә-менә аның өстенә ташланыр, я булмаса аны аяктан егарлык коточкыч каты сүз әйтерсыман тоела иде. Ләкин Кәримә үзен шундук кулга алды, аның күзләрендә кабынган дәһшәтле ачу уты сүнде, һәм ул баягыча ук тыныч тавыш белән Миләүшәгә җавап бирде:
— Мин аны беләм, Миләүшә, әллә ниләр уйлама. Тик миңа аны әйтергә ярамый.
Миләүшәнең тавышы әкренәйде, йомшарды.
— Гафу ит, Кәримә. Мин сине гаепләмим, ачуланма.
— Ачуланмыйм, ник ачуланыйм.
Миләүшәнең әйтер сүзләре бөтенләй бетеп киткән кебек булды. Хәзер аңа биредә ничектер уңайсыз иде инде.
— Ярый, Сания апа, хушыгыз, — диде ул. — Мин берничә минутка гына сезне күреп чыгарга дип кергән идем. — Ул Розочкага борылды.— Менә бу тәти кызны да күрим дидем.
— Ай, бик тиз булды ич, — диде Сания, урыныннан кузгалып.— Берни дә сөйләшә алмадык бит әле. Ничек соң, әтиеңнән хат аласыңмы?
— Яза. Ниндидер политкурста ул.
— Гөлниса апа әйткән иде шул. Әйе, Гөлниса апа ничек соң? Үзенең мәктәпкә эшкә керүенә ничек карый? Ул бит хәзер безнең укытучы.
— Әйтте. Ул аңа бик шатланган. Тырышып-тырышып хәзерләнә. Чынлап та, аның өчен бик яхшы булган әле ул. Аптырап өйдә утырганчы.
— Әлбәттә. Анысыннан да бигрәк, мәктәп өчен яхшы, балалар өчен. Үзең озак торасыңмы соң әле? Тагы килеп чык.
— Киткәнче күрешербез әле, Сания апа, хушыгыз. Хуш, Розочка. Әйдә минем белән, әйдә, әйдә...
— Юк инде, диген, кызым, мин китсәм, әнигә мәшәкать ким була, диген... Ай, Кәримә, син дә кузгалдыңмыни әле? Утыр.
— Китәм инде, Сания апа, икенче вакытта бер кереп чыгармын әле. Хушыгыз.
— Кил, кил. Бер дә тартынып торма.
— Рәхмәт, Сания апа, килермен. Хуш, Розочка!
15
Кәримә, берни булмагандай, Миләүшә белән бергә чыгып китте. Ләкин Саниянең күңелендә ниндидер төер калды.
— Юкка җибәрдем мин аны, — дип уйлады ул. — Ниндидер сүзе бар иде бугай аның миңа. Кал дип тә әйтмәдем...
6
Сания дөрес сизенде. Кәримә аны күреп чыгарга гына түгел, ә анасыннан да якын кешесе итеп, аның белән бергә кайгыларын бушатырга, үзенең шәхси тормышында туган һәм көннән-көн катлаулылана барган авырлыкларны ничек ерып чыгу турында аңардан киңәш сорарга дип килгән иде. Биредә Миләүшә белән очрашкач, аның үзе генә белгәня хәтта Сания өчен дә сер булган күңел яралары кузгалды. Аңа, һичшиксез, Миләүшә белән сөйләшергә кирәк иде. Хәзер сөйләшеп калмасаң, әллә яңадан очратып була, әллә юк. Вакытлыча гына кайткан кеше, китте барды, белми дә калырсың.
...Капка төбенә чыккач, Миләүшә тукталып калды: Кәримәнең кайсы якка китәсен белми иде ул.
— Гафу ит, Миләүшә, мин сине бераз озатыйм әле, — диде Кәримә.—Лчуланмасаң, синнән сорашасы сүзләрем бар иде.
— Рәхим ит, нишләп ачуланыйм? Әллә нишләгәнсең син, Кәримә.
Кәримә мәктәптә чакта Миләүшәдән бер класс артта булса да, яшькә аңардан кечкенә түгел, буй-сын ягыннан дисәң, аңардан зуррак та, тазарак та иде. Мәктәп күләмендәге җәмәгать эшләрендә катнашып, төрле уен һәм күңел ачу сәгатьләрендә бер үк малайлар белән бергә шаярып йөргәнгә, электән үк бер-берсен тиң күреп киләләр иде алар. Ни турыда сөйләшәселәре килсә дә, алдын-артын уйлап тормастан, сөйләшәләр дә китәләр. Бернинди кереш сүз дә, гафу үтенеп торулар да кирәкми иде.
Ә хәзер... берсе: «Гафу ит», икенчесе: «Рәхим ит!» Ни булган соң аларга?
— Чынлап та, — диде Кәримә. — Уйлап карасаң, бер дә ис китәрлек әллә ни булганы юк. Мондый хәлдә калуыма минем үземнең бер дә исем китми. Күбрәк башкаларның эче поша. Үзең беләсең инде, ирсез бала табу бездә бик күп кешеләр өчен әле дә иң зур бәхетсезлек булып санала. Хәтта аны күпләр коточкыч бер җинаять итеп карыйлар.
Миләүшә, Кәримәнең бу сүзләрен акларгамы, кире кагаргамы икәнлеген тиз генә ачыклый алмыйча, бөтенләй сүзсез калды. Кәримә дәвам итте:
— Хәтта әнием дә мине, кайтып күземә күренәсе булма дип, куып җибәрде, — диде ул, бик гади эш турында сөйләгән тонда. — Беләм, мине дошман күргәннән түгел, кеше сүзе куркыта. Анысына да исем китмәс иде. Тик менә әтисе булырга тиеш кешенең гамьсезлеген аңлый алмыйм.
Миләүшә тагы ни дияргә белмәде. Әтисе кем икәнлеген Кәримә үзе әйтергә теләмәгәч, ул турыда ничек дип сорау бирсә дә, уңайсыз иде аңа. Кәримә моны аңлаган кебек, тагын үзе дәвам итте:
— Беләсеңме, ул сезнең белән бергә укып йөргән малай.
— Безнең белән укып йөргән?
— Әйе. Үткән яз унынчыны бетереп чыкты. Беләсең, аларның күбесе армиядә хәзер. Ул да шунда. Китте дә югалды. Хат язмый. Беләм, исән. Ә язмый. Киткән вакытта үзенең әти буласын ул үзе дә белми иде әле. Соңыннан мин аңа яздым. Җавап бирми.
■— Мин аңламыйм, ни өчен син аның кем икәнен яшерәсең?
Кәримә җавап кайтармады. Миләүшәнең үзенә сорау бирде:
— Әйт әле, Миләүшә, — диде. — Синең яраткан егетең бармы?
Миләүшә тиз генә җавап бирмәде.
— Мәктәптә чакта без сипе Рифгат белән йөри дип, Шакир белә» йөри дип үртәгән була идек, — диде Кәримә.—Дөрестән дә, син алар белән бик якыннан дуслаша идең. Берәр чынлап яраткан кешең булдымы? Бармы?
— Әйтик, бар, ди.
— Кем икәнең сорамыйм. Тик шунысын беләсем килә: ул сине яратамы?
— Ярата, ди.
— Ачык беләсеңме?
— Беләм, ди.
— Соравым артык тупас тоелса, гафу ит, без инде бәләкәй кешеләр түгел. Әйт әле, аның белән аулакта калган чакларың булдымы?
— Булсын, ди.
— Шунда ул сиңа... тәкъдим ясамадымы?
— Нинди тәкъдим?
— Ну, без инде аны әшәке тәкъдим дибез. Шунда ук кушылу турында.
— Андый тәкъдим ясаса, мин аңа икенче әйләнеп тә карамас идем. Кәримә уйга калды.
— Ник? — диде ул, ниһаять.
— Киләчәктә бергә тору, өйләнешү турында тәкъдим ясарга мөмкин. Бик зурга китсә, бер-береңне ярату билгесе итеп, башкага карамас эчен вәгъдә билгесе итеп, үбешергә мөмкин. Ә син әйткән кадәресе... Юк, әдәм рәтле егет бервакытта да үзенең чын күңелдән сөйгән кызына андый тәкъдим ясарга ашыкмас.
— Ә чын күңелдән сөймәгән кызы булса?
— Гафу ит, Кәримә, бу мәсьәләдә син үзең хәзер миңа караганда тәҗрибәлерәк. Син инде ана булу алдында торасың.
— Шуңа күрә, бәлки, оятсызрактыр да! Минемчә болай: кешене күңелеңнән үз урыныңа куеп карарга кирәк. Әйтик, әле минем кыз чагым, ди. Чын күңелдән сөеп йөргән егетем бар, ди. Әйтик, минда бервакыт шундый... теләкме, кызыксынумы туды, ди; һәм мин шул теләгемне үтәү өчен, сөйгән егетем янына барырга оялып, икенче бер чит кеше янына бардым, ди. Күңелем сөймәгән кешегә бирелдем, ди. Мөмкин эшме шул?
— Әлбәттә, мөмкин түгел. Ләкин ирләр... Белмим, Кәримә, чыннан да оялтасың син мине...
— Үзем әйтим: әйе, ирләр бу мәсьәләдә икенче төрле, диләр. Чынлап сөйгән кызларын саклыйлар, ә ирлек теләкләрен үтәү өчен күңелләре сөймәгән кызлар янына баралар, диләр. Бусы мөмкинме?
Миләүшә дәшмәде. Кәримә дәвам итте:
— Әйтик, сине чын күңелдән сөеп йөргән бер егет, сине чынлап сөйгәнгә күрә, сине хөрмәт иткәнгә күрә, үзенең теләген икенче берәү белән үтәп йөри, сиңа хыянәт итә? Ничек акылга сыйдырырга моны?
— Димәк, ул мине дә чынлап сөйми. Димәк, ул кабахәт кеше.
Икесе дә сүзсез калдылар. Алар, һаваның шактый салкынлыгына да, бер теге якка, бер бу якка үтеп йөрүче кешеләргә дә игътибар итмичә, урам бакча буйлап атлыйлар иде. Көтмәгәндә генә каршы як тротуардан шактый көчле тамак тавышы белән кемдер кычкырып җибәрде:
— Нихәл, Баязитов кызы!
Икесе дә, капыл тукталып, борылып карадылар. Тротуардан, аларга карап елмая-елмая, Мөхсинов узып бара иде. Озак күрми торганга ахрысы, аның ияксез йөзе Миләүшәгә әүвәлгегә караганда да сәеррәк, ямьсезрәк тоелды.
— Исәнме. Мөхсинов абый?
Миләүшәләр тукталганны күргәч, Мөхсинов та елмаеп кына үтеп
китәргә килештермәде ахрысы, кырт борылып, ат юлы аша чыкты, Миләүшәләр янына килде. Күрештеләр.
— Нихәл, әтиең хат язамы?
— Яза, — диде Миләүшә һәм әтисенең исән-саулыгы, политкурста \куы турында сөйләп бирде.
— Әйбәт, әйбәт. Хат язганда миннән сәлам* куй үзенә.
— Рәхмәт.
— Үзең ничек соң? Укулар шәпме?
— Ярый. Рәхмәт.
— Нигә Шакир турында сорамыйсың әле син?
Миләүшә ничектер бик аз гына вакыт уңайсызланып торды, шулай да аптырап калмады, батыр гына итеп җавап кайтарды:
— Аңардан хат алам мин.
— Ә, шулаймыни? Язышасызмыни? Яшьләр аптырамас, шулай бит?
Миләүшә, бу кеше белән артык сүз озайтасы килмичә, аның әйткән бер сүзен раслап тору юлына басты:
— Шулай.
— Шулай шул. Ә син?
Мөхсинов яшел күзләрен Кәримәгә төбәде. Кәримә, уңайсызланып, йөзен кая яшерергә белми, түбән карады.
— Бу нинди оялчан кыз соң әле? — диде Мөхсинов, нәрсәнедер исенә төшергәндәй булып. — Ә-ә, синмени. Я, ярый, хушыгыз...
— Сау булыгыз.
Мөхсинов кире тротуарга чыкты, Кәримә белән Миләүшә урам бакча буйлап үз юлларын дәвам иттерделәр.
— Тупас! — дип куйды Миләүшә, Мөхсиновтан аерылып берничә адым җир киткәч. — Сине таныймы соң ул?
— Шайтан белсен... Күргәләгәне бар инде. Ни әйтергә теләведер. Минемчә, Шакир бу кешенең үз баласы булмас: бигрәк охшашлыгы юк инде.
Миләүшә көлеп куйды.
— Кем белсен. Ул үзе дә шуның өчен Шакирын бик яратып бетерми, ди, бугай.
— Чынлапмы? Булыр, булыр.
— Шулай диләр.
— Шакир дигәннән, баягы сүзне кабатлыйм: сине без Шакир белән, Рифгат белән үрти идек бит. Чынлап та шуның бер нигезе булгандыр инде? Утсыз төтен булмый, диләр.
— Әйе, — диде Миләүшә. — Әйтүләренә караганда, Рифгат тә, Шакир да мине яраталар.
— Син аларга ышанасыңмы?
— Дөресен генә әйткәндә, мин үзем Рифгаткә күбрәк ышанам.
— Ә тегесенә?
— Шакирга да ышанмаска бертөрле дә сәбәп юк. Күңелем сизгәнгә генә таянам. Шакир гомумән эгоистрак малай... Туктале, Кәримә, син миннән сорашасың да сорашасың, ә үзең... Миндә сорыйм әле. Егетнең кем булуын әйтергә ярамый икән, әйт дип төпченмим, тик шунысын гына беләсем килә: ни өчен аны әйтергә ярамый? Бу миңа бик сәер тоела.
— Ул үзе шулай теләде. Бер-беребезне яратышуыбызны хәзергә беркем дә белмәсен, диде. Вакыты җиткәч белерләр, диде.
—- Чынлап та яратамы соң ул сине?
— Белмим. Ләкин мин үкенмим, Миләүшә.
— Үкенмәгәч, бик яхшы. Үкенсәң, авыррак булыр иде.
Үкенмим.
Ул арада алар Миләүшәләргә килеп җиткәннәр иде инде. Миләүшә Кәримәне үз өйләренә кереп чыгарга чакырса да, Кәримәнең керәсе килмәде.
2. .С. Ә.я № 9.
17
18
— Рәхмәт. — диде ул. — Кайтыйм.
— Ә син кайда торасың?
— Хәзергә Хәдичә апаларда.
— Хәдичә?..
— Әйе. Фәнияне беләсеңме? Ал арның киленнәре. Безнең мәктәптә укыган кеше. Җидене бетергән.
— Әллә, белсәм дә онытканмындыр инде, ахрысы, — диде Миләүшә. — Хуш. Кәримә.
7
Кәримә белән очрашу Миләүшәнең күңелендә шактый ямьсез тәэсир калдырды.
Башта аңа Кәримә кызганыч тоелган иде, ләкин аның әйткән сүзләрен яңадан хәтеренә төшереп, чынлабрак уйлана торгач, ачуы килә башлады. Үзем, имеш! Үкенмим, имеш! Исем китми, имеш! Нәрсә, ирсез балага узуны геройлык дип саныймы соң ул? Просто, оятсыз. Мәктәптә укып йөргән килеш! Җитмәсә, нинди вакыт бит әле. Ил шундый авыр көннәр кичергәндә... Нинди оят. Ничек халыктан оялмый ул? Сания ападан ничек оялмый?
Санияне исенә төшергәч, Миләүшә яңадан уйга калды. Әйе, Сания апа аңа карата бик сак. Юк, аның хәле чынлап та кызганыч. Оялса да нишләсен? Ул үзен көчләп нык тотарга тырыша. Көрәшә. Ул. әлбәттә, алданган. Нинди подлец шул хәлгә төшергән аны? Ә Кәримә аны әйтми. Ул аны борчырга теләми... Безнең белән укып йөргән малай? Кем булыр? Ни өчен ул үзен белдерүдән шулкадәр курка? Ир башы белән...
Миләүшә мәктәпне үзе белән бетереп чыккан малайларның барысын да күңеленнән кичереп карады. Ләкин һичберсенә туктала алмады. Туктале. ни өчен Кәримә миннән кат-кат Рифгат турында сорашты. Шакир турында сорашты? Рифгат? Мөмкин түгел... Шакир? Мөмкин түгел... Ә нигә мөмкин түгел? «Әйтик, сине чын күңелдән сөеп йөргән етет, сине чынлап сөйгәнгә күрә, сине хөрмәт иткәнгә күрә, үзенең теләген икенче берәү белән...» Тфү! Кем турында әйтте соң моны Кәримә? Юк. ул моны мисал өчен генә уйлап чыгармагандыр.
Миләүшә әтисенең язу өстәле тартмасыннан актарып, үзенең фото-рәсемнәр альбомын алды. Рифгат портреты ябыштырылган битен ачты. Бу аның үткән ел төшкән рәсеме. Җитди, олы күренергә тырышып төшкән. Шулай да ул нинди бала булган әле. Күз карашы нинди саф анын.
Миләүшә аны, яратып, ирененә тидереп алды. Ә бусы? Бусы да бала. Үзе нинди чибәр. Ләкин ул үзенең чибәрлеген үзе дә белә. Бик белә. Шундый горур кеше! Ничек итеп... Юк, булмас!.. Шулай да Кәримәнең Шакир турында сорашуы юкка гына булыр микән?.. Ни өчендер ул геофакны да исенә төшерде. Шакир да мине геофакка керергә димли иде бит. Әллә Кәримәгә дә ул тәкъдим иткән иде микән?.. Хәер. Кәримә бит нефть эзләү трестына кызыга. Нинди трест икән ул.? Татарстанда чынлап та нефть чыга башласа... Ярар, калып торсын, башта хат языйм әле шул малайларга, борычлап, тозлап, аннары...
һәм Миләүшә, альбомын ябып, кире өстәл тартмасына салып куйды да, кулына кәгазь-каләм алып, хат язарга утырды.
8
Кәримәнең Шакир турында сорашуы чынлап та юкка гына түгел иде.
Мәктәптә чагында ике ел сөеп йөрде ул Шакирны. Ике ел буе анын турында хыялланып, эчтән янып йөрде. Шакирны ул аннан элек тә белә, мәктәптә укый башлаган чагыннан бирле диярлек күреп килә
2* 19
иде. Тик ул аны үзе өчен буй җитмәслек югарыда торучы малай итеп карый; аның белән танышу, аны сөю турында уена да китерә алмый иде әле.
Бервакытны алар, икенче сменада укучы бөтен класс балалары бер-, гә буталып, кар атышып уйнадылар. Кышның яңа гына башланган чагы иде. Бөтен дөньяны басып, йомшак кар явып үткән иде. һәм шундый саф, һәркемне тышка чакырып торган матур, җылы көн иде.
Зур тәнәфескә звонок булу белән, бөтен балалар, өс киемнәрен дә киеп тормастан, тышка атылдылар. Шунда ук бер-берсенә кар атып уйнарга тотындылар. Уен кызганнан-кыза барды. Кайбер шаянрак малайлар кар ату белән генә канәгатьләнмәделәр, бер-берсен көрт эченә егып аунатыша башладылар. Шакир да бер малай белән көрмәкләшергә тотынды. Әй көрәшәләр, әй азапланалар, кызарышып беттеләр, берсенең дә егыласы килми. Кәримә шунда, һичбер әллә ни уйлап тормастан, кулына кар алды да һаман теге малай белән көрмәкләшеп йөрүче Шакирга ыргытты, йомшак кар йомгагы Шакирның чигәсенә барып кунды. Шакир, нәтиҗәсезгә тарткалашып йөрүдән үзе дә туйган иде булса кирәк, малайны калдырды да Кәримәгә ташланды.
— Ә-ә! Син алаймыни әле!
Кәримә чырылдап кача башлады. Ләкин ике-өч адым да атлап өлгермәде, Шакир аны эләктереп алды. Шунда ук егып карга аунатмакчы иде дә, Кәримә тиз генә бирешмәде: ул вакытта да бик таза кыз иде.
— Әһә, бирешмисеңме?
Шунда аны Шакир кочып алды һәм билен авырттырганчы кысып, кар өстенә екты. Кәримә тора башлагач, тагын кочаклады, тагын екты. Кәримә аңа каршы көрәшеп, аның үзен егарга тырышып карады, ләкин Шакир кызларга бирешә торганнардан булып чыкмады.
Алар шунда тәнәфес беткәнче шаярдылар. Кәримәнең карга буялмаган җире калмады. Бик рәхәт иде аңа, әйтеп бетергесез күңелле иде. Шулай да карга батырышып уйнау үзе генә аның күңелендә онытылмаслык ук тирән эз калдырмаган булыр иде әле. Әзмени андый шаяру- 1 лар? Кем белән шаярмыйсың? Кәримәнең җанын эреткәне шул булды: дәрескә чакырып звонок тавышы яңгырау белән, Шакир гамьсез торып йөгермәде, Кәримәне үзе кул биреп торгызды да тырышып-тырышып аның өстен кагарга, кардан чистартырга тотынды.
Менә шуннан башлап Шакир Кәримәнең күңел түренә кереп урнашты да бер дә төшмәде. Дөрес, Шакирның аңа ярату турында бервакытта да, бер генә сүз дә әйткәне булмады. Кәримә үзе дә бу турыда берни сиздермәде. Шулай да аның бу чибәр егеткә булган мәхәббәте тор ган саен яңара, торган саен көчәя барды. Чөнки Шакир, сөю, мәхәббәт турында бер сүз дә әйткәне булмаса да, җае чыккан саен Кәримә белән шаярырга ярата иде. Коридор буйлап аны куып йөртү кирәкме, берәр әйберен тартып алып, кире бирми аптырату кирәкме, карга егып аунатумы—берсе дә калмады. Ә Кәримәгә бары да рәхәт була иде. Кайчакта Шакир аның берәр җиренә авырттырмый гына сугып үтәргә дә ярата, Кәримәгә анысы да рәхәт булып кала иде.
Шакирга булган мәхәббәте белән бергә үк, Кәримәнең йөрәген өзлексез тырнап торган бер ямьсез тойгы да туды: бусы көнләшү иде бугай. Чөнки Шакирны Миләүшә белән йөри дип сөйлиләр, һәм Кәримә моны үзе дә күреп, белеп тора иде. Л1иләүшә белән киноларга, театрларга йөри иде Шакир, аның белән катокка бара, чаңгыда йөрергә чыга. Мәктәптә концерт-фәлән булса, аның янына утырырга тырыша, аны үзе белән биергә чакыра иде. Бу турыда бөтенләй өметсезлеккә төшүдән тик бер нәрсә коткара иде Кәримәне — Шакир белән Миләүшә андый чакларда икәүдән-икәү генә йөрмиләр, һәрвакыт диярлек яннарында Рнфгат тә, алар белән бергә укучы башка иптәшләре дә була иде.
20
Ә инде ул, Шакир, Кәримәне яратмаса, шулай үз итеп шаярыр идемени? Шаярган булып, шулай кочар идемени?..
Кәримә, мәхәббәте көчәйгән саен, Шакир янында оялчанлана, кыю-сызлана бара, ә Шакир исә, аның саен әрсезләнә, Кәримә янында үзеы иркенрәк тота иде. Кәримә бусын да бик табигый дип тапты. Егет кеше лә ул! Кызлар кебек, оялып тормас инде.
Әйе, Шакир Кәримәдән оялып, тартынып тормый, хәтта аның янында әллә нинди анекдотлар да сөйләп ташлый иде. Ә Кәримәгә, кыз кешегә, көләргә генә булсын. Юкка-барга үпкәләп, җәберсенеп барырга, әллә нинди ак сөяк кызы түгел әле, колхозда, крестьян арасында барын да күреп, барын да ишетеп үскән кыз. Ә аны көлдерү Шакирга ошый. Шулай булгач, нигә көлмәскә?
Ә менә үткән яз... Кама буенда... Шакир үзенең Кәримәне тәкатьсез булып яратуы, өзелеп сөюе турында ап-ачык итеп әйтеп бирде. Әйтеп тә бирде, кызны бөтенләй эретеп тә төшерде.
Башына бирет та киеп чыккангамы, Шакир аеруча сөйкемле иде ул көнне. Аның иптәшләре Кама аркылы йөзү турында сөйләшеп, су коенырга төшеп киттеләр. Шакир алар белән бармады. Кәримәне тугайга, юа ашарга чакырды. Кәримә моңа күңеленнән берсүзсез риза иде, әлбәттә. Шулай да тыштан бераз кирелек күрсәтте әле, капризланган булды.
— Кирәкми, — диде. — Мин нишләп синең белән юа ашап йөрим. Бар әнә 'Миләүшәң белән Каманың теге ягына чык!
— Кирәге бар иде миңа Миләүшәнең, — диде Шакир. — Әнә, Риф- гат белән йөрсеннәр. Кама аръягына гына түгел, кирәк дөньяның теге ягына чыгып китсеннәр...
Кәримә өчен чиксез тантана иде бу! Ул озак киреләнергә курыкты (күп карышып торсаң, я чынлап та Камага төшеп китә башлар), алар, юалык эзләп, тугай әрәмәлегенә кереп киттеләр.
Ә Тугай әрәмәлегендә аулак урыннар шундый күп анда... Шакир бөтенләй әллә нишләде. Ул үзен башка вакыттагыча тыныч тота алмый иде инде. Сүзчәнлеге дә югалды. Тавышы әкренәйде, йомшакланды һәм әллә ничек, күкрәгенә сыеша алмагандай, ташып, дулкынланып чыга башлады...
Яратмаса кеше шулай булыр идемени?
Менә алар, гөлҗимеш куакларына, бөрлегән чыбыкларына тырна- ла-тырнала, аяк-кулларын усал-усал кычытканнардан чактыра-чакты- ра, шактый барганнан соң, биек үлән белән капланган кечкенә чокыр кырыендагы, кешедән дә югары булып үскән зур карлыган куагы төбенә килеп туктадылар. Икесе дә сүзсез иде.
— Биредә нинди әйбәт, — диде ниһаять, Шакир, тавышын калтыратмаска тырышып.
— Әйе шул.
— Әйдә, утырып торабыз!—Шакир тиз-тиз генә үләннәрне егып, таптап, Кәримәгә урын тәкъдим итте. Кәримә күптән аның ихтыярында иде инде. Утырдылар.
— Кәримә, мин сине яратам.
— Ялганламыйсыңмы?
— Яратам.
— /Мин дә, — диде Кәримә, чак ишетелерлек итеп.
Шакир аны ашыкмыйча гына, җайлап кына кочып алды. Битен Кәримәнең битенә терәп, иреннәре белән аның иреннәренә үрелде. Икесенең дә бите ут яна иде. Кәримә башын игән булды, йөзен читкә борган булды, ләкин аның иреннәре үз ихтыярыннан тыш Шакирның иреннәренә килеп юлыкты...
Ул урыннан торып киткән вакытта бер сүз дә сөйләшмәделәр алар. Бер-берсенә күтәрелеп тә карый алмадылар. Кәримәнең ни өчендер елыйсы килә, Шакирның пи өчендер чырае караңгы иде.
21
Шулай да кире кайтырга ашыкмадылар әле. Бераздан Шакирның йөзе ачылып китте һәм ул үзен сизелерлек дәрәҗәдә иркенрәк тота башлады. Кәримәгә Матур-матур чәчәкләр өзеп тәкъдим итте ул, таллыклар, бөрлегәнлекләр аша үтеп, аны юалыкка алып чыкты.
Әйләнеп кайткан вакытта аерым-аерым кайттылар алар. Шакир шулай кирәк тапты.
— Безне бергә күрергә тиеш түгелләр, — диде ул. — Вообще безнең арада нинди дә булса якынлык барлыгы турында беркем дә белергә тиеш түгел. Кирәк булса, вакыты җиткәч белерләр..,
Кәримә аның бу тәкъдименә үзенчә мәгънә биргән иде ул вакытта: «Минем турыда начар сүз чыкмасын дип кайгырта» дип уйлаган иде.
Соңрак исә, сирәк очрашуга карамастан, Шакирның аңа бөтенләй илтифатсыз икәнлеген күргәч, аның күңеленә шик килде: «Ул үзенең минем белән мөнәсәбәттә булуын кешедән яшерә түгелме соң?»
Кәримә үзенең Шакирдан алданганлыгын бик ачык сизә иде инде. Ләкин ничектер бу аның өчен көтелмәгән хәл булып чыкмады. «Мин бит моны әллә кайчан белә идем,—дип уйлады ул. — Шакир турында хыялланып йөри башлаганнан бирле күңелем сизә иде. һаман үземне- үзем алдап килдем ич. Шул, булганыннан артыгын көттемме соң? Теләгемә ирешкәнмен: беренче мәхәббәтемне җаным сөйгән кешегә биргәнмен. Ник хәзер кайгырырга?»
һәм шуның белән бер чама тынычланган да иде инде Кәримә. Шакир армиягә аңа карата бернинди илтифатсыз китеп баргач, ул турыда үзен-үзе көчләп булса да, бөтенләй оныткан да кебек булган иде.
Ә менә үзенең ана булырга тиешлеген белгәч, инде онытылып бетеп барган кичерешләр, тагын да көчлерәк булып, яңадан кузгалдылар.
Башта бернинди дә фикер йөртә алмас булды Кәримә. Аның бөтен барлыгын ниндидер кыргый курку тойгысы чолгап алган иде.
Ирсез килеш балага узу!
Кыз кешенең башына килүе мөмкин булган мең төрле афәтләрнең дә иң коточкычы бит бу! Ничәмә-ничә буыннардан бирле шулай исәпләп киләләр бит аны!..
«Камага ташланыйммы?»—дип уйлады Кәримә.. Ләкин шунда дуамал хисләр дулкыны арасыннан аек акыл тавыш бирде: — «Нигә ашыгырга? Нигә ул кадәр куркырга? Аңардан котылырга мөмкин бит?»
Тора-бара акыл бөтенләй өстенлек алды. «Ә нигә котылырга? Бәлки, ул синең бәхетеңдер. Әтисе булмаса ни, әтисез бала азмыни дөньяда? Нигә ул кадәр оялырга? Хәзер элекке заман түгел. Гайбәт? Сөйли бирсеннәр. Гайбәтне кем турында гына сөйләмиләр. Юньле -кеше сөйлимени аны?.. Тукта, җитмәсә, ул бит әле укучы. Мәктәптә ни әйтерләр?..»
Шунда аңа акылы Сания апасы янына барырга кушты. Һәм Сания аның хәлен дөрес анлады. Кәримә үзен батыррак сизә башлады. «Ә, : бәлки, аның баласы әтисез дә калмас әле... Нишләп әтисез булсын ул?»
Инде үлеп беткән өмет әллә кайдан, аның йөрәк төбеннән тагын баш калкытты... «Әйе, бернинди сүзсез үтеп киткән сурәттә, бер хәл иде. Бигрәк тә ир-ат өчен би-к табигый хәл дип тә исәпләргә булыр иде. Ә болан булгач! Шакир үзенең ата булырга тиешлеген белгәч? Юк, ул хәзер болай гамьсез генә оныта алмас Кәримәне...»
Теге вакытта Кама буенда, ихтыярын җуйган минутларда, артык оялудан, Кәримә бернәрсәгә дә игътибар итә алмаган иде. Соңыннан хәтеренә төшереп, Шакирның ничек каушавын, ничек кабалануын күз .алдына китереп, нәтиҗә ясады: «Ул вакытта Шакир үзе дә Кәримә кебек үк тәҗрибәсез, гөнаһсыз булган икән... Димәк, ул да аңа, Кәримәгә, үзенең беренче мәхәббәтен биргән? Димәк, Кәримә карынындагы җан иясе аның беренче мәхәббәтенең җимеше! Ничек ул аны таныр га теләмәсен?»
22
Шулай да Кәримә туачак баланың әтисе кем икәнлеген берәүгә дә әйтергә кирәк тапмады. «Әти кеше үзе моңа ничек карар? Ул үзе башлап әйтсә, әйбәтрәк булыр».
һәм Кәримә Шакирга хат язып җибәрде.
Аның биредәге эшләре шактый җайланган иде инде. Ел саен квартирда торып, Ялантау мәктәбендә укый торган булгач, колхоздан китүе дә бик табигый булып күренде. Авылдашлары моңа игътибар да итмәделәр. Дөрес, әнисе ачуланды (әнисенә әйтми булдыра алмаган иде Кәримә), «Яңадан кайтып күземә күренәсе булма», — диде. Ләкин Кәримә аңардан курыкмады. Ул бары әнисен кызганды гына. Чөнки әнисенең шулай дип әйтергә тиешлеген, ә күңеленнән кызын жәлләвен, аның өчен әрнүен, хәзер шулай дисә дә, аны онытмаячагын, эзләп ки- ләсен белә иде. Ялантауда исә, Кәримәнең бәхетенә, һәркемне бишкуллап үз кочагына алырга әзер торган Төгәл механизм заводы килеп чыкты. Кәримә, мәктәп исемлегеннән төшеп, заводка керде. Бөтен кирәкмәс уйларын, ямьсез тойгыларын басарлык итеп, эшләргә тотынды.
Ләкин аңарга бөтенләй тынычланырга ирек бирмәделәр. Таныш-бе- лешләренең сизенүе, чыш-пышлары артык борчымады аны. Ә менә квартир хуҗасының аны читсетә башлавы, аңардан тизрәк котылырга теләве аны шактый ямьсез уйга калдырды. Сания апасы янына ул шул турыда киңәшү өчен килгән иде дә.
Миләүшәне очраткач, ул турыда да онытты. Чөнки һаман да аның күңелен иң нык биләгән мәсьәлә барыннан да элек Шакир иде. Кәримә хат язганга бик күп вакыт узган иде инде. Ә аның, әти булырга тиеш кешенең, җавабы юк та юк.
Миләүшә белән сөйләшү аны тынычландырмады, киресенчә, анын уйларын, хыялларын болгатып, караңгылатып кына җибәрде. Димәк, Шакир чынлап та Миләүшәне яраткан? Әйе, Кәримәне түгел, Миләүшәне! Ә аның баласы, беренче мәхәббәтенең җимеше — Кәримә карынында!
ИКЕНЧЕ БҮЛЕК
УЧИЛИЩЕ
1
Рифгат белән Шакир икесе бер училищеда, бер үк взводта иделәр. Килгән көннәреннән үк бер-берсе белән ярышып укырга тотындылар алар. Икесе дә бик тиз арада алдынгы курсантлар сафына чыктылар. Килүләренә өч ай да тулмастан, аларның икесенә дә сержант исеме бирергә, икесен дә отделение командиры итеп күтәрергә булганнар иде. Ләкин нәкъ шул көннәрдә генә Рифгат алдынгы курсант өчен һич гафу ителмәслек бер ялгышлык эшләп ташлады.
Болай булды. Икенче взводны чираттагы тәртип буенча каравылга билгеләделәр. Курсантлар төрлесе төрле постка басты. Кайсы капка төбенә шунда, кайсы склад янына, кайсы цехгауз алдына...
Училище территориясенең иң читендә, каравыл өеннән километо чамасы читтә бер печән кибәне бар иде. Рифгатне шул печән кибәне тнына китереп бастырдылар. Дөресе, печән кибәне янына да түгел, кибән урыны янына. Чөнки кибән үзе училищеның атларына күптән ашатылып беткән, хәзер исә аның урыны гына торып калган һәм ул урын, пост буларак, һаман саклана иде. Бөтен чагында да шайтан да урлыйсы түгел иде инде ул кибәнне. Ул вакытта да аның янында винтовка тотып постта тору Рифгаткә адәм көлкесе булып тоела иде әле. Хәзер исә, бигрәк тә. Пост булгач, пост шул инде. Нихәл итәсең. Бу
23
хәтле курсантка ничек пост җиткерәсең?.. Җитмәсә, фронтта нинди коточкыч хәлләр барган вакытта бит әле. Ялантауда, шәт, бик күпләр Рифгатне инде күптән фашистлар белән сугышып йөри дип уйлый торганнардыр. Ярый әле, училище Ялантауда түгел. Кибән урыны саклап торганыңны таныш-белешләрдән, бигрәк тә кызлардан берәрсе күреп калса, анекдот чыгарырлар иде.
Шулай, үз хәленнән үзе көлә-көлә булса да, Рифгат үз постында бөтен шартын китереп, бик нык торды. Вакыты җиткәч аны килеп алыштырдылар. Кич булып, караңгы төшә башлаган чак иде. Күк йөзендә көзге болытлар куера иде. Рифгат каравыл өенә кайтып җиткәндә, яңгыр да сибәли башлады.
Ә ике сәгатьтән соң, яңадан постка барырга чыкканда, бөтенләй коеп яварга тотынган иде инде. Җитмәсә күзгә төртсәң күренмәслек караңгы төн. Рифгатне төннең караңгылыгы да, коеп яуган яңгыр да куркытмады. Хәтта, киресенчә, бу хәлдән аның күңеле бераз канәгатьлек тапкандай булды әле. Монда, ичмасам, беркадәр егетлек сорала, чыдамлык сорала. Тик менә разводящийны нигә борчып йөртергә? Шушындый караңгыда, шушындый пычракта ул хәзер Рифгатне илтеп постка куярга да, әле постта торган курсантны алып кайтырга тиеш.
Рифгат үз итеп кенә разводящийга әйтә, «Сез барып йөрмәгез, үзем алыштырырмын, карнач күренгәләгәнче теге курсант кайтып та җитәр», ди. Разводящий күнә, карышып тормый. Нигә карышып торырга, Рифгат хур итмәс, ышанычлы курсант.
Шулай итеп Рифгат, караңгы, пычрак юлны ара-тирә кесә фонаре белән яктырткалый-яктырткалый, бер ялгызы китә.
Коточкыч караңгылык эчендә яңгырга җебеп торучы часовой аны бик уяу каршы ала. Рифгатне танып, аның үзен алыштырырга килгәнлеген белгәч тә урынын бирми. «Разводящий кайда?» — дип сорый.
— Разводящий килеп йөрмәде. — ди Рифгат. — Нигә кирәк ул? Шушындый төндә нишләп йөртергә аны. Бар, тизрәк кайт. Курыкма, кибән урыны беркая да китмәс.
Ләкин тегесе урыныннан кузгалырга уйлап та карамый.
— Мин уставны боза алмыйм, бар, алып кил разводящийны,—ди.
Нишләсен Рифгат, часовой хаклы. Часовойны, бигрәк тә үз-үзен гирги-тирги, лач-лоч пычрак ерып ашыга-ашыга кайтып китә.
Каравыл өенә кайтып җиттем дигәндә генә:
— Стой!
Дежурный командир туктата моны.
— Кайдан киләсең?
— Посттан.
— Кем алыштырды?
— Үзем алыштырырга барган идем.
— Ә разводящий кайда?
Рифгат эшнең ңичек булганын сөйләп бирә.
Менә шуннан китте инде...
Рифгат берничә көн гауптвахтада утырып чыгуны артык читен эш күрмәде. Тик менә бөтеи училище күләмендә аның исемен начар яктан яисалга алулары, башкаларга сабак урынында бүтән взводларда да кабатлаулары аның күңеленә бик авыр булды.
Бу вакыйгадан соң, әлбәттә, аңа сержант исеме бирергә дә ашыкмадылар. Ә Шакирга бирделәр.
Шулай итеп Шакир — сержант Мөхсинов булып китте. Отделение юмандиры итеп күтәрелде. Рифгат исә курсант килеш калды.
— Юләр син, — диде аңа Шакир, үз итеп. — Үзеңчә хөкем йөртергә ярамый монда. Син аны кибән урыны дип уйлыйсың. Ә ул — пост!
24
Бу фашист түгел, бу мишень, аңа пуля әрәм дип, атмый кара син. юләр! Монда, брат, менә бу колбаса дип сиңа агач тоттыралар икән, түгел дип торма, аша. кимер!
Шакир үзенә бирелгән дәрәҗәне, бер дә тартынып, уңайсызланып тормыйча, шуңа бик хаклы кеше кебек кабул итте. Училищега аның белән бергә кергән һәм аның белән бергә укып йөргән башка күп курсантлар янында үзен шактый эре тотарга да бик тиз өйрәнеп алды, һәм аңа ничектер командирлык килешеп тә тора иде кебек. Шуңа күрә аның үзен шулай эре тотуы башкаларның да ачуын китерми, киресенчә, күпләр аңа кызыгалар, менә бу, ичмасам, командир булыр дип, аңа сокланып карыйлар иде.
Рифгаткә карата исә, Шакир үзен һәрвакыт якын иптәшләрчә тотты. Аның янында бервакытта да өстенлек күрсәтергә тырышмый, аны үз итә, якын дусларча аның белән эч серләрен бүлешергә әзер тора иде. Ә инде сержант буларак, аның кайбер бәхәссез булган өстенлекләре бар икән, ул аларны Рифгаткә күрсәтсә дә, өлкән иптәшләрчә аңа ярдәм итү, аңа яхшылык эшләү төсендә генә күрсәтә иде.
Мәсәлән, шәһәргә чыгып йөрер өчен увольнение алу, гади курсантка караганда, Шакирга җиңелрәк иде, әлбәттә, һәм ул андый чакларда бер үзен генә кайгыртмый, Рифгатне дә исендә тота, үзе белән бергә аңа да рөхсәт алып бирешә, алар икәүләп кинога яки театрга баралар иде. Рифгатнең дә Шакирга карашы хәзер яхшы якка таба үзгәргән иде инде. Элек, Ялантауда бергә укыган чакларында, ул аңа ышанмый йөрсә, аны үз файдасын гына белүче шактый әшәке эгоистка санап килә торган булса, хәзер чынлап та иптәш булырга лаеклы, ышанычлы кеше итеп күрә, хәтта аны, яшьтәше булса да, тормыш тәҗрибәсе ягыннан үзенә караганда өстенрәк саный, аны эч серләрен уртаклашырлык якын дус итеп таный иде.
Дөрес, бөтен мәсьәләдә дә бер фикердә түгел иде алар. Дөньяга караш ягыннан, теге яки бу вакыйгага бәя бирү ягыннан күп вакытта икесе ике карашта була, кайчакларда кызу-кызу бәхәсләргә дә керешеп китәләр иде. Аеруча хатын-кызга караш мәсьәләсендә килешә алмыйлар иде алар...
Бер көнне шулай, гадәттәгечә, якшәмбегә каршы кичне алар икәүләшеп шәһәргә чыгып киттеләр. Ул вакытта әле кыш яңа башланган булуына карамастан, һава салкын, күк йөзен тутырып сибелгән йолдызлар, урамнар караңгы булганлыктан, аеруча якты булып, чекрәешеп яналар иде.
— Кинога барабыз, — диде Шакир. — Мин сиңа бүген бик кызык тамаша күрсәтәм.
Шакирның тел төбендә ниндидер мутлык ишерелгәнлеген сизенеп» Рифгат сагая калды.
— Мәсәлән, нинди тамаша?
— Хәзер күрерсең, бик күңелле тамаша.
Рифгат дәшмәде. Шакир да башка сүз әйтмәде.
Шәһәр караңгы булганлыктан, алар урамның уртасыннан баралар, карланып каткан юл өстендә шагыр-шогыр килеп дагалы итек тавышлары гына яңгырый иде. Бара торгач, Рифгат тамагын кырып куйды. Шакир аны нәрсәдер әйтергә җыена дип аңлады. Аныңча, нинди тамаша турында сүз баруы, әлбәттә, Рифгатне кызыксындырган булырга, һәм ул хәзер Шакирга ни дә булса әйтергә, нинди дә булса сорау бирергә тиеш иде. Ләкин Рифгат дәшми баруында дәвам итте. Ниһаять, Шакир түзмәде, үзе сүз ачты.
— Нәрсә? — диде ул. — Ник дәшмисен?
— Дәшергә урын калдырмадың ич, күрербез.
— Шулай да алдан кисәтеп алып бару лутчы булыр. Югыйсә сине белмәссең...
I
25
— Белмим, кинода ул кадәр кот очарлык нинди тамаша булыр 1КӘН?
— Беләсеңме? — Шакирның тавышы әкренәйде. — Безне анда кыз- iap көтә. Кызлар белән таныштырам мин сине.
Рифгат моңа капыл гына ни дип җавап бирергә дә белмәде. Тик ул, рзе дә сизмәстән, адымнарын гына акрынайта төште.
— Әнә, әнә, — диде Шакир, — шул булыр инде синең... Бергә «кино сарап чыкканнан гына нишләтерләр дип беләсең?
— Тукта, берни дә әйткәнем юк ич әле.
— Ну, әйт, әйт...
Рифгатнең, дөресен генә әйткәндә, бернинди кызлар белән дә таныласы килеп тормый иде. Ләкин ул Шакирга шулай дип өзеп кенә әйтә алмады. Чөнки хәзер Шакир аны балалыкта, куркаклыкта гаепли баш- таячак. Ә иптәшеңнән андый сүзләр ишетү бик күңелле түгел. Икенчелән, хәзер ул кире какса, Шакирның үзенә дә аерылып китү җайсыз булыр... Чынлап та, нәрсәсеннән куркып торырга? Таныштырсын.
— Җә?
— Ну что же, — диде Рифгат, исе китмәгән булып, — танышырбыз. Нигә, кәефкә килерлек кенә кыз булса...
— Конечно! — Шакир җанланып китте. — Алар икәү. Кайсы күңелеңә ошый, шунысын сайларсың, пожалуйста. Миней өчен барыбер.
— Күрербез...
2
Менә алар кинотеатр бинасының вестибюленә килеп керделәр. Уң кулда — касса тәрәзәсенә ябырылган бер төркем халык кайнаша. Сул якта, каршы стена буйларында һәм вестибюльнең нәкъ уртасындагы юан багана тирәсендә парлы-парлы булып яки вак-вак төркемнәргә бүленеп, сөйләшеп торучылар күренә. Тик касса турысында моңсу гына янган сыңар лампочканың тонык яктысында аларның йөзләрен дә, киемнәрен дә аерып булмый иде.
Шулай да Шакир бик кыю һәм җитез хәрәкәт итте. Ул күзләрен төрле якка йөртә-йөртә, туңган итеге белән таш идән өстендә ялт итеп бер генә әйләнде дә, сулъяк почмакка таба юнәлде.
— Әйдә, Рифгат!
Алар тоташ кара күләгә кебек кенә булып күренгән ике кеше янына килеп тукталдылар.
— Вот они, — диде Шакир.—Привет! Здравствуйте, девушки. Позна- комтесь: Рая и Дуня... А этот красный молодец—мой друг и земляк— Родя!
Рифгатне шулай дип тәкъдим итте Шакир. Ә Рифгатнең моңа кәефе китмәде генә түгел, киресенчә, иптәшенең бу тапкырлыгы аңа бик урынлы һәм акыллы булып тоелды. «Родя?» Кайдан теленә килеп өлгерә диген? Молодец кеше бу Шакир. Әлбәттә, нигә теләсә кемгә үз исемеңне әйтергә?
Ул үзенең өч бармаклы итеп бәйләнгән тула перчаткасын салып, кулын кызларга сузды. Оялдымы ул, кызыксынуы җитмәдеме, әллә барыбер караңгы булгангамы — егет кызларның йөзләренә карамады. Кайсысы Рая булды аларның, кайсысы Дуня, — анысына да игътибар итмәде. Тик шуны гына тойды: берсенең кулы бака тәне кебек салкын, икенчесенеке — җебегән каеш кебек йомшак һәм уч төбе тирләп, юешләнеп тора иде.
— Кинога керәбезме? — диде Шакир.
— Килгәч нигә кермәскә? — диде кызларның буйга зуррагы. Ә кечерәк буйлысы чыркылдап көлеп куйды
26
— Билетыгыз бармы?
— Пожалуйста. — Кечерәк буйлы кыз Шакирга ниндидер кәгазь сузды. Рифгат аны билетын күрсәтә дип уйлаган иде. Ләкин Шакир кәгазьне алып кесәсенә тыкты да:
— Әйдәгез кассага, — диде һәм, җәһәт-җәһәт атлап, кассага таба китеп тә барды. Димәк, теге аңа акча бирде, ә Шакир аны бик гади эшкә санап алды да тыкты.
Ә бит Рифгат белә: Шакир акчага аптырамый. Аңа өеннән җибәреп торалар, һәм алар театрга булсын, кинога булсын — күп вакытта Шакир акчасына баралар.
Ул шундый уйлар астында, ике кыз белән бергә, ашыкмыйча гына Шакир артыннан кузгалды.
Касса янына яктыга килеп баскач кына Рифгат яңа танышларының йөзенә игътибар итте. Аның күзенә иң элек зуррак гәүдәле кызның борыны чалынды: сырты бөкрәеп торган биек, озын борын һәм шундый ук борын янында кечкенә авыз.
Рифгат шуннан башкасын күрмәде, аның өчен шунысы да җиткән иде инде. «Бу нишләп кыз булсын? — дип уйлады ул. — Шундый олы чырайлы кыз була димени? Юк, моңа Рифгатнең күңеле ятмый... Гегесе нинди нәрсә икән?»
Ул, тегенең үзенә сиздерми генә карау нияте белән, кечерәк буйлы кызның йөзенә күз салды. Ләкин секундның йөздән бер өлеше дә үтмәгәндер, шундук карашын читкә борырга мәҗбүр булды. Чөнки теге кыз үзенең зур зәңгәр күзләрен чекерәйтеп, егетне йотардай булып, Рифгаткә карап тора иде. Рифгат күтәрелеп карауга кыз елмая да башлаган иде бугай, шәлме, шапкамы астыннан чигәсенә чыгып, кабарып торган аксыл чәче'дә бар иде шикелле. Ләкин чекерәешеп торган ике зәңгәр күз, күз генә дә түгел, ике зәңгәр бәбәк, аларның барын да күмеп, Рифгатнең күңелендә үзләре генә торып калдылар. Шундый комсыз, шундый әрсез сыек зәңгәр күзләр. Кит аннан, кыз кешедә шундый күз була димени?..
Бәлки, ул кызлар алай ямьсез дә булмагандыр. Берәүләр өчен кадерле дә, сөйкемле дә булганнардыр. Ләкин Рифгат өчен шулкадәр ят, шулкадәр ят иде алар, егет хәтта бер секундка да ал арны үзенең йө- рә1енә якын хис итә алмас иде.
— Родя, нигә сез бер дә сөйләшмисез? — диде Зәңгәр бәбәк.
— Чөнки минем сүзләрем көмеш,—диде Рифгат, көлмичә генә һәм үзенең бу кадәр тиз җавап табып өлгерүенә үзе дә гаҗәпләнеп калды.
Ләкин Зәңгәр бәбәк аны аңлап җитмәде, ахрысы:
— Шулаймыни? — диде. — Сезнең сүзегез бик кыйммәт йөримени? Шуңа күрә әйтергә әрәм саныйсызмы?
— Юк, алай түгел. Ишеткәнегез юкмыни, шундый бер мәкаль бар. сүзең көмеш булса, дәшми торуың алтын, диләр.
Кызлар икесе дә кәефләнеп көлеп җибәрделәр.
Зәңгәр бәбәк кинәт үтә үз кешеләрчә әрсезләнеп китеп, ике кулы белән берьюлы Рифгатнең сул беләген кочып алды һәм яңагын анын иңбашына куйды.
— Родя, милый! — диде ул, бөтен гәүдәсе белән Рифгаткә кысылып. — Яратам шундый акыллы кешене...
Рифгат кызның бу кыланышына ничек җавап бирергә белми торганда, касса тәрәзәсенә ябырылган төркем эченнән кызарынып, Шакир килеп чыкты. Аның кулында барысы бергә тоташкан дүрт билет иде.
— Булды, кызлар, әйдәгез.
Ул арада Зәңгәр бәбәк Рифгатне үзенең тырнакларыннан ычкындырып өлгергән иде инде.
27
Алар эчкә, вестибюль белән тамаша залы арасындагы көтү бүлмәсенә уздылар. Биредә җылырак һәм якты рак иде. Халыкның күбесе уц як почмактагы буфет тирәсендә кайнашканны күреп, Рифгатләр дә шунда таба борылды.
Озын борынлы кыз, үз-үзен тыя алмыйча, бөтен кешедән алда чаба иде. Башкалар буфетта ни бар, ни югын чамаларга өлгермәделәр, озын борын белеп тә килде. Тик шунда гына Рифгат бу кызның, озын борыннан башка, менә дигән кыйгач кашлары белән янып торган кара күзләре дә барлыгын күрде. Ул кара күзләр бу минутта нәрсәдәндер шундый матур булып җанланганнар, бернинди кыланусыз очкынланганнар иде.
— Дуня, Дуня!—диде ул, ашыгып. — Тозлы кыяр бирәләр.
Зәңгәр бәбәк егетләр алдында сынатырга теләмәде, бер дә исе китмәгән кеше кебек:
— Булса соң? — дип куйды. — Тозлы кыяр күргәнең юк мәллә?
Ләкин тегесенең бөтенләй башы-күзе әйләнгән иде инде.
— Ни сөйлисең син? — диде ул. — Обязательно алырга кирәк безгә. Кайда, синдә газета-фәлән юкмы?
— Пожалуйста, миндә газета да, сетка да бар. Тик чират бит анда.
— Китер, китер, чиратмыни бу!
— Я, ташлагыз, зинһар, — диде Шакир, җәберсенеп, — бүтән көнне карарсыз әле.
Озын борынлы кыз сетка белән газетаны үз кулына алып өлгергән иде инде.
— Мин хәзер, — диде ул. — Рита миңа чиратсыз бирә... — һәм ул шунда ук, буфет алдына ябырылган төркем эченә чумып, күздән дә югалды.
Зәңгәр бәбәк үзенең иптәш кызын егетләр каршында акларга ашыкты:
— Чынлап та, бездә хәзер тиз генә тозлы кыяр табу җиңел түгел.
— Табылмаса, нигә кирәк соң ул?
— Нигә кирәкмәсен? — Кыз хәйләкәр елмаеп куйды. — Үзегез үк рәхмәт әйтерсез әле менә.
— Алаймыни? — диде Шакир, эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлап алган кебек. — Үзем алып биргән булыр идем...
Рифгат озын борынлы кызны чын күңелдән кызгана башлаган иде инде. Ләкин тозлы кыярның үзләре өчен хәзерләнә торган сый икәнлеген чамалап алгач, аның кызгануы ачуга әйләнде. Тик ул ачуын күрсәтергә өлгермәде, Рая, эченә юеш төргәк салынган җәтмә сумкасын күтәреп, әйләнеп тә килде. Аның кечкенә авызы да, кара күзләре дә бәхетле елмаялар, каршыдаи караганда хәтта аның борыны да туры булып, килешле булып күренә иде.
Ул арада звонок шалтырады. Бар да тамаша залына керделәр.
Урыннары начар түгел иде. Шулай да Рифгатнең каравы карау булмады. Хәтта нинди фильм күрсәткәнлекләре дә аның хәтерендә калмады. Аның уц ягында Рая утыра иде. Фильм башлануга, Рифгатнең борынына ачыган тозлы кыяр исе килә башлады. Егет, бу истән котылырга теләп, сулга таба авышты. Ә аның сул ягында—Зәңгәр бәбәк. Ул Рифгатнең сулга таба авышуын үзенә елышу дип кабул итте ахрысы, шунда ук аның уң беләген кочып алып, яңагын егетнең иңба- ’ шына куйды. Күп тә үтмәде, үзенең әлеге җебегән каеш кебек йомшак, дымлы учы белән аның кулын тотып алды. Җитмәсә, утыра торгач эсселәп киттеме, пальто төймәләрен ычкындырып, чабуларын ачып җибәрде. Рифгат аның ташып торган күкрәген күреп калды. Шул ук секундта аның борынына әчкелт кенә булып, сизелер-сизелмәс тир исе килеп бәрелде. Бусы бөтенләй Рифгатнең башына суккан кебек тәэсир итте. Ул Зәңгәр бәбәктән читкә тартылып, кире уңга таба авышты: лутче
тозлы кыяр исе. Зәңгәр бәбәк үзе дә сизендеме, Рифгаткә артык елышмый башлады. Инде тынычландым дигәндә генә, алгы рәттә утырган бер малай башын кашып куйды. Рифгаткә бу да җитә калды. Хәзер инде аның күңелендә «Бу кызларда җәйлек тә юк микән?» дигән шик туды. Казармага ияртеп кайтсаң, җүләр, харап!.. Күптән түгел шулан бер курсант кайдандыр бет ияртеп кайтып, бөтен училищеда тревога күтәргән иде бит. Шундый «ЧеПе» булды, командующийга кадәр җиткерделәр... Адәм көлкесе булырсың...
Кыскасы, Рифгатнең бөтен кайгысы шул булды: бу кызлардан ансат кына котылып булса ярар иде дип, фильм беткәнче борчылып утырды.
Менә аның түземсезлек белән көткән минуты җитте. Экранда «Конец» дигән язу күренде, һәм алар урамга чыктылар. ДАоңарчы һаман кысылып, уңайсызланып килгән Рифгат, күңеленә ят компаниядән тизрәк котылырга теләп, кыюлана төште.
— Ягез,—диде ул, күтәренке тавыш белән. — Безгә саубуллашырга вакыт.
Кызлар икесе берьюлы гаҗәпләнүләрен белдерергә ашыктылар.
— Ни сөйлисез сез? Әллә безне озата да бармас идегезме, Саша?
— Юри шаярта ул, — диде Шакир.—Озатмыйча, мондый чибәрләрне үзләрен генә җибәрергә ярыймы соң?
Рифгат аны бу уеннан кайтарырга теләп, татарча дәште:
— Туктале син, Шакир, — диде.— Чынлап та, нәрсәсен озатып йөрисең боларның?
Шакир да аңа татарча җавап бирде:
— Болай килешми, Рифгат, Озатып куймый ярамый. Ерак тормыйлар алар.
— Әй, әй, сез нигә безне яманлыйсыз, — диде Зәңгәр бәбәк, көлгән булып...
— Юк, юк, киресенчә. Менә Родя үзе әйтергә ояла: миңа Дуня күбрәк ошый, ди.
Рифгатнең Шакирга ачуы килде. Ләкин, кызлар алдында тавыш күтәрмәс өчен, каршылык күрсәтмәде.
— Шутник ул безнең Саша, — дип кенә куйды. — Ярый, әйдәгез.
— Родя, милый! — диде Зәңгәр бәбәк. — Сез шундый оялчанмыни? Яратам шундый оялчан егетләрне.
Ул тагын килеп Рифгатнең беләген кочаклаган иде дә, бу юлы Рифгат аңа юл куеп тормады. Шактый кискен рәвештә кулын тартып алды:
— Кирәкми.
— Ой, Родя! Ник? Ни булды?
— Безгә формадан килеш култыклашып йөрергә ярамый.
— Ха-ха-ха, шундый караңгыда кем күрә?
— Ходай күрә.
— Ха-ха-ха. Ул шутник!
Рифгат шулай сүзне уенга борды боруын, ләкин Зәңгәр бәбәк белән барыбер җитәкләшмәде.
— Кара инде, — диде Зәңгәр бәбәк, үпкәләп, — Рая белән Саша кул-тыклашып баралар. Ә безгә ярамый.
— Саша ул сержант.
— Ха-ха-ха, валлаһи шутник.
Шулай әрепләшүгә дә, шаяруга да охшаган тонда, аны-моны әйт- кәләшә-әйткәләшә, караңгы урамнарда биш-уи минут чамасы баргач, Шакир белән Рая бер ачык капкага борылдылар. Алар артыннан Зәңгәр бәбәк тә борылган иде дә, Рифгат тукталгач, ул да тукталды.
— Ник тукталдыгыз, әйдәгез.
— Шушы йортта торасызмы?
28
■
29
— Шушында. Әйдәгез инде.
Ул арада эчтән Рая тавышы ишетелде:
— Дуня, нишләп калдыгыз анда?
— Әйдәгез инде, Родя!
— Юк, рәхмәт, сау булыгыз.
— Нигә киреләнәсез инде? Безнең өйдә беркем дә юк. Үзебез генә.
— Хушыгыз.
— Карагыз инде моны? — диде Зәңгәр бәбәк һәм үзен җәберләүчене әнисенә әләкләгән бала тавышы белән Шакирга кычкырды:—Саша! Әйтегез, зинһар, иптәшегезгә, ул нинди капризный!
Шакир үзе дә кире әйләнеп килеп җиткән иде инде.
Ул Рифгатне беләгеннән алып, әкрен генә тавыш белән аны үз телендә үгетләргә тотынды:
— Әйдә, өйләренә кереп чыгыйк инде, озак тормабыз.
— Кереп тормыйк, Шакир, әйдә, саубуллаш та...
— Ник керми, ди, җүләр, әллә без алар белән кино карап утыру өчен генә килгәнме?
Ишек алдыннан Раяның зарланганы -ишетелде:
— Тозлы кыяр алып йөрисе дә калмаган, мондый...
Икенчесе ярым пышылдап чыккан ачулы тавыш белән аны тиз генә тыеп өлгерде:
— Молчи, дура!
Шакир тегеләргә игътибар бирмичә, иптәшен үгетләүдә дәвам итте:
— Ну, Рифгат, егет була бел инде!..
— Син теләсәң нишлә, — диде Рифгат, рус теленә күчеп.—Мин киттем. Хушыгыз, кызлар...
һәм ул, тегеләрнең җавап биргәнен дә көтмәстән, кызу-кызу атлап кптеп тә барды.
3
I
Бер кварталны үтеп, икенче урамга борылганда, аны Шакир куып җитте.
— Тукта, Рифгат, ашыкма.
Рифгаткә җиңелрәк булып китте, ул кинәт адымын әкренәйтте.
— Тәки хур иттең, малай, — диде Шакир. Ләкин аның тавышында ачулану да, үпкәләү әсәре дә юк иде.
Алар янәшә атлап киттеләр.
— Мин сине аңламыйм, — диде Рифгат, иптәшләрчә шелтәле тонга күчеп. — Нәрсәләренә кызыккансыңдыр туларның. Миңа аларның яннарында утыру да газап булды.
— Ник, ни булган аларга?
— Белмим, матурлыкларын да күрмәдем, сүзләренең дә рәтен тапмадым.
— Гомерлек яр буласы кешеләр түгел ич. Тагы ни кирәк? Төсләре белән дә йөзгә кызыллык китерерлек түгелләр. Үзләре шундый чиста...
— Чиста! һи-һи-һи! Бет ияртмәгән булсак ярый инде үзләреннән. Шакир моңа бик каты җәберсенде.
—- Што син, — диде ул. — Әллә син аларны фәкыйрьлектән тамак туйдырырга чыккан урам кызлары дип беләсеңме? Өйләренә керсәң, күргән булыр идең син аларны. Өс-башларына гына кара. Нинди вкус : белән киенгәннәр.
Рифгат аларның өс-башларын ничек тә күз алдына китерә алмады. Чөнки ул аларның киемнәренә бөтенләй игътибар итмәгән иде.
— Теләсә кем янына барып йөрергә, мин дә бит ул кадәр төшеп калганнардан түгел, — дип дәвам итте Шакир.—Синең тарафтан бу
30
просто малайлык. Конешно! Просто хатын-кыз күргәнең юк синен, и все!
— Ну что же! Юк. Яшермим.
— Банки, горурланасындыр да, э? Целомудренный молодой человек!
— Заслуга түгел, әлбәттә. Ну и...
— Нигә? Заслуга диген. Синең яшьтәге егеткә хатын-кыз күрмичә түзеп йөрү дә уен түгел.
— Зарар юк, түзәрбез.
— Җүләр син, Рифгат. Хәзерге заманда кызлар да тыелып йөрүне әллә нигә санамый. Ә безгә? Бигрәк тә сугышка керәсе кешеләргә. Нигә? Бүгеннән тотып җибәрсәләр дә гаҗәп түгел... Фронттагы хәлләрне беләсең. Әллә исән каласың, әллә юк. Үлмәгән сурәттә дә, гарипләнеп калуың бик мөмкин. Яшьлекнең кадерен белеп, аз булса да тәмен татып калырга кирәк... Бер заман килер, үкенеп бетә алмассың, җүләр. Бер тәмен татысаң, үзең аңлар идең... Сине иптәш итеп таныштыралар, ә син... Үкенерсең, малай.
— Белмим, кем үкенер бит әле.
Рифгатнең болай дип әйтүе Шакирның күңелен ничектер шомландырып җибәргән кебек булды. Хәтта ул беразга бөтенләй сүзсез калган иде. Ләкин бирешергә теләмәде, шунда ук үзен яңадан кулга алып, баягыча иркенлек белән сүз көрәштерүендә дәвам итте:
— Үкенерсең, малай, — диде.—Картлар да әйткән бит: «Картайгач- тан үкенерсең, яшь чагында йөреп кал» дигәннәрме? Әллә «Типтереп кал яшь чакта»мы?
— Тукта ле, Шакир, — диде Рифгат. — Ул хатын-кызны син үзең кайчан татып өлгердең соң әле? Бу мәсьәләдә үзеңне бөтенләй ветеран кебек хис итәсең.
— Без Ялантауда чакта ук синең шикелле үбешеп кенә йөрмәдек.
Рифгат тыныч кына барган җиреннән кинәт эсселе-суыклы булып китте. Ул үзе дә сизмәстән, бөтенләй тукталып калды.
— Ничек? Миләүшә беләнме?
Рифгатнең кинәт тукталып калуыннан, тавышы да ярым пышылдап, ярым карлыгып, калтырап чыгуыннан аның йөрәген мәче тырнаганлыгын Шакир бик ачык сизде. Уйламаганда гына теленнән ычкынган сүзнең Рифгаткә шулай тәэсир итүе аның күңел шайтанына бик хуш килде.
— Нигә, — диде ул, Рифгатне тагын да ныграк котырта төшү өчен, бер дә исе китмәгән тавыш белән әйтте: — Миләүшәне кем дип белдек соң син?
— Юк, син шаярма, Шакир. Бу минем өчен принципиальный мәсьәлә..
Миләүшә мәсьәләсенең икесе өчен дә бик җитди торганлыгын яхшы хәтерли иде Шакир һәм аны аңлы рәвештә кузгатмый йөри иде. Ул аны хәзер дә кузгатырга кирәк тапмады. Рифгатнең чын-чынлап җене ко- тыра баруын сизеп, аны тизрәк тынычландырырга ашыкты:
— Курыкма, — диде. — Ялантауда Миләүшәдән башка кыз беткәнмени...
Рифгат дәшмәде. Алар шактый вакыт сүзсез генә бардылар. Бу вакытта алар шәһәрнең читенә килеп чыкканнар иде инде.
Рифгат училищега кайтып җитеп баруларын күреп, адымнарын тагы да акрынайта төште. Аның Миләүшә турында Шакир белән күптән сөйләшәсе килеп йөри, тик һаман да ничек кузгатып җибәрергә сылтавы туры килми иде. Хәзер, сүз башланып киткән икән инде, аны очламый туктарга ярамас.
— Шакир, — диде ул, ниһаять, бөтенләй тыныч һәм шуның белән бергә җитди тонга күчеп. — Миләүшә турында сүз кузгалгач, ачыклыйк әле. Хәтереңдәдер, син үз каныңны үзен, эчеп ант иткән идея-
31
— Хәтеремдә. Ләкин сиңа пока куркырга урын юк...
Рифгат тынычлыгын югалтмаска тырышты:
— Мин теге вакытта да курыкмадым, хәзер дә курыкмыйм. Син моны беләсең, Шакир. Киләчәктә дә куркырга уйламыйм.
— Беләм...
— Миңа шунысы сәер тоела: Ялантауда чакта, бигрәк тә бергә укып йөргән көннәрдә, без дус түгел идек. Алай гына да түгел, син мине үзеңнең килешмәс дошманың дип игълан иттең...
— Беләм, беләм...
— Тукта. Без хәзер синең белән берничә ай бергә, һәм безнең арада дошманлык барлыгын сизмим. Киресенчә, дуслыгыбыз арта бара, минемчә. Ну вот. Төге антың үз көчеңдәме соң синең?
— Рифгат, минем ул антым шаяру түгел иде. Ләкин беләсең бит, нәкъ шул көнне сугыш башланды.
— Әйе.
— Хәзер үзең уйлап кара инде. Ил өстенә шундый зур авырлык килгән чакта, бөтенебездән иң элек ил язмышын кайгырту соралган бер җаваплы чорда күкрәгемдә шул антымны саклап йөрсәм, иртәгә кс-мандир буласы бер комсомолецны үтерү турында уйлап йөрсәм, минем Гитлер солдатыннан ни аермам булыр иде?..
Рифгатнең бөтен тәне буйлап рәхәт бер чымырдау йөгерде. Ул берни дә әйтә алмады: ни дә булса әйтергә җаны эрүдән теле әйләнми иде аның.
— Менә шул, — диде Шакир. — Бөтенләй сугыш беткәнгә кадәр, дошманны җиңеп, илебездә тынычлык урнашканга кадәр мин ул антымны оныттым... Ә сугыш беткәч, күз күрер. Ул вакытта кем бар, кем юк...
Рифгат дулкынланудан тагын бераз вакыт сүзен әйтә алмый торды.
— Шакир, — диде ул, ниһаять, рәхәт көрсенеп. — Беләсеңме? Мин |бит моны сизгән идем. Әйе, нәкъ шулай булырга тиеш дип күңелем сизгән иде. Гафу ит, Шакир, бик күп вакытлар мин сине начар кеше санап йөрдем .Хәзер күрәм, син... син... просто шәп егет! Бир кулыңны.
Алар каты итеп бер-берсенең кулларын кысыштылар.
— Ләкин син артыграк нечкә күңелле, — диде Шакир.
Хатын-кызга караш мәсьәләсендә Рифгатнең Шакирга тагы бик күп сораулар бирәсе бар иде әле. Тик бу минутта ул аларның барын да оныткан, һәм егетләр казармаларына кайтып та җиткәннәр иде инде.
4
Ул көннән соң байтак гомер узды. Егетләр бөтен көч һәм сәләтләрен биреп укыйлар, танк йөртергә, аның да ни җиттесен түгел, зуры- сын, снаряд алмаслыгын, атып яткан туп өстенә барып менә торганын—Т-34 маркалысын йөртергә лаеклы командирлар булу өчен бөтен фәннәрне отличнога үзләштерергә тырышалар иде.
Шакир Рифгатне «кызык тамаша» күрсәтергә яңадан чакырмады. Дөрес, бергәләшеп шәһәргә чыгудан бөтенләй туктамадылар алар, киноларга да бардылар. Тик хәзер алариы вестибюльдә көтеп торучы кызлар күренми иде инде.
Ләкин Рифгатнең һаман да кызлар турында сөйләшәсе килә иде әле. Ул турыда аның Шакирга биреп бетермәгән сораулары бар иде. Тик бу турыда сүз кузгатырга уңайсыз иде аңа. Теге вакытта шундый тырышлык күрсәтеп йөрүен кире каккач, кызлар турында сүз ачсаң, хәзер Шакир көләр генә. Сөйләгән буласың, дияр, үзең кызларның янына барырга да куркасың, дияр... Хәер, чорт с иим! Бер килеп җае чыгар әле, чыкмаса тагы!.. Кызлар турында уйлап йөри торган чак түгел...
32
Рифгат шулай үзен-үзе тынычландыра да тагын җаны-тәне белә! бирелеп укырга тотына иде.
һәм чынлап та җае килеп чыкты чыгуын. Тик егетләрнең икесе өче! дә шактый күңелсез хәлләр белән бергә килеп чыкты.
Бер көнне алар гадәттәгечә ату занятиесен уздыру өчен стрельбг- щега киттеләр. Рифгат тә, Шакир да ату занятиесепә гомумән дәртләнеп чыгалар иде. Чөнки икесе дә яхшы аталар. Шуңа күрә, ату заня- тиеләре булган саен, мылтыктан яки пулеметтан атып, төбәгән әйберләренә тидерү рәхәтен татыйлар иде алар. Аның өстенә тагын бик кр мактау сүзләре ишетәләр иде. Ә мактау сүзе ишетү кемгә генә күңелле түгел икән?!
Шакирның ул көнне аеруча түбәсе күккә тигән иде. Күчеп торгаз мишеньнарга ату эшендә ул үзе дә бик зур уңышка иреште, анын отделениесе дә шәп нәтиҗәләр бирде. Бу хәл үзе генә әллә ни булма: иде әле, чөнки яхшы ату Шакир өчен яңалык түгел иде инде. Шакирның түбәсен күккә тидергәне шул булды: аның ничек атканын ул көнне училище начальнигы полковник Ромашкин үзе карап торды, һәм аца яхшы атуы өчен рәхмәт әйтеп, «молодец» дию белән генә чикләнмәде, бөтен взводның ату эшенә йомгак ясаганда да Шакирның фамилиясез телгә алды. Ничек кенә итеп телгә алды әле! Начар атучы отделение- ләрне, начар атучы курсантларны тиргәп килде-килде дә, кинәт тавышын күтәреп, Шакир исеме белән сүзен йомгаклап куйды:
— Сержант Мөхсинов кебек атарга өйрәнегез! —диде.
Мондый зур мактау сүзләрен ишеткән минутларда Шакир үзен мөмкин кадәр тыныч тотарга, бөтен тәнен рәхәтләндергән шатлык җылысыз кешегә сиздермәскә тырышты. Көлмәде, елмаймады. Шулай да ул күкрәгенә тулган горурлык хисен тышка чыгармый булдыра алмады. Аның гәүдәсе үзеннән-үзе тураеп, иңбашлары киңәеп китте. Башы күтәрелде. Ияк очындагы чокырчыгы тирәнәя төште. Күзләре кырысланды, борын яфраклары киерелеп, агарып-агарып куйды.
Полковник ату кырындагы башка бүлекчәләргә таба китте. Икенче взвод отделениеләре кайтырга чыктылар. Төрле отделение командир лары тарафыннан бирелгән команда авазлары арасында сержант Мөх синовның күтәренке тавышы аеруча дәртле булып яңгырый иде.
— Отделение! Налево шаго-о-ом-арш!
Хәзер алар, көндәге тәртип буенча, казарма чатында барысы бергә җыелырга да, бөтен взвод белән бер команда астында марш атлап, училище ишек алдына җырлый-җырлый кайтып керергә тиешләр.
Менә алар казарма чатына килеп җиттеләр. Шакир үзенең отделе- ниесен туктатып, смирно бастырды. Аннары «Вольно!» командасы бирде.
— Киемнәрегезне, мылтыкларыгызны тәртипкә китерегез!
һәм курсантлар каешларын тартыбрак буарга, шинель җыерчыкларын тигезләргә, мылтыкларын җайлабрак иңнәренә алырга тотындылар.
Шунда бер курсант куркынган тавыш белән Мөхсиновка мөрәҗәгать итте:
— Иптәш сержант, әйтергә рөхсәт итегез...
Шакир, курсантның куркынган тавышын ишетеп, сагая калды:
— Әйтегез, нәрсә булды?
— Минем затвор юк.
— Ничек затвор юк, кая булган?
— Күрәсең, яхшылап ябарга онытканмындыр да, төшеп калган.
— И-и, ачык авыз...
Тегендәрәк әйткән булса, эзләп табарлар иде дә эше бетте, — үзләре генә белеп калырлар иде. Хәзер инде, монда килеп җиткәч, взвод командирына әйтми котылып булмый иде.
з. .с. ә? a 9. 33
Шакир, ачуы килүен һәм каушавын мөмкин кадәр сиздермәскә тырышып, взвод командирына мөрәҗәгать итте — бер курсантның затворы төшеп калганлыгын әйтеп бирде.
Взвод командиры Иванушкин артык нечкәләргә яратмый торган кеше иде. Аның тыныч чагында да әзрәк ачулангансыман кабарып торган тулы иреннәре дә, куе коңгырт кашлары да үзгәрешсез калды. Тик чиста зәңгәр күзләре генә түгәрәкләнә төштеләр.
— Начар, — диде ул үзенең гәүдәсенә күрә калынрак тавыш белән һәм шуннан башка бернинди тиргәү сүзе әйтмәде. — Ярый, барыгыз, 1тиз генә эзләп табыгыз. Без сезне биредә көтәрбез.
Шакир монысына гына бик шатланып риза иде инде. Ул, әйбәт лейтенантка күңеленнән рәхмәт әйтә-әйтә, үзенең отделениесен кире стрельбищега таба борды.
Алар, цепька таралып, затвор эзләргә киттеләр. Стрельбище юлында кар тоташ тапталып бетеп, әйләнә-тирә такыр булганлыктан, затворның тиз табыласында бернинди шик юк, шуңа күрә Шакирның күңеле тыныч, кәефе һаман да яхшы иде әле.
5
Ләкин Мөхсиновның күңелен күтәреп китүче начальникның үзенен исә кәефе шәптән түгел иде. Гомумән үз кул астындагы училищеның эше канәгатьләндермәгәнгә эче пошып йөри иде аның.
Эч пошарга урыны да бар иде шул. Училищены пехотныйдан танко- выйга әйләндерүләренә ярты елдан артып китте, ә практик занятиеләр өчен һаман да танклар җитми. Бигрәк тә яңа төр машиналар юк. Командованиедан ныклабрак сорасаң, ачуны гына кабарталар. Танклар фронтка да җитмәгәнен күрмисезмени? — диләр. Син бит армия сафына бүген килгән кеше түгел, фронтта хәлләр ничек икәнен беләсең, сабыр нг, булыр...
I Әйтерсең инде, танкның фронтка да җитәрлек булмавы полковник Ромашкинны тынычландырырга тиеш! Ни өчен җитми? Сугыш куркы-нычының никадәр зурлыгы, никадәр якынлыгы турында ничә елдан бирле сөйләп килдек. Империалист бандитлар безгә каршы корал күтәрсәләр, без аларга җимергеч отпор бирергә һәр минут хәзер дип, һаман әйтә килдек. Ә нәтиҗәдә дошман өстебезгә килеп менгәч, заводларга бомба ташлагач ныклап танк ясарга кирәклек исебезгә төшә.
Димәк, исәптә ялгышу булган. Без үзебез тынычлык яклы булгач, дошманның башлап безгә каршы кылыч күтәрергә оятсызлыгы җитмәс дип уйлаганбыз.
Билгеле, күңелендә туган бу ачынулы уйларын Ромашкин берәүгә дә әйтмәде. Авыр булса да эчендә калдырды. Чөнки хәзер бу Ромашкин әйтмәсә дә ачык иде инде. Хәзерге шартларда ул турыда тавыш күтәрү армиянең бердәмлек көчен какшатуга гына хезмәт итәр иде.
Ромашкин моны бик нык аңлады. Шуңа күрә, танк җитмәү факты, шактый зур объектив сәбәп булса да, аңа, училище начальнигы буларак, коммунист буларак, үз эшенә, үз хезмәтенә әз генә дә кимчелек китерергә мораль хокук бирми иде. Ни генә булмасын, училище хәзерге сугыш шартларында сынатмаслык яхшы хәзерлекле танк командирлары хәзерләп чыгарырга тиеш.
һәм Ромашкин курсантлар белән занятиеләрне шундый итеп оештыру юлларын тапты: курсантлар танк командиры булырга нәкъ менә шулай өйрәнергә кирәк икән,—дип ышандылар. Нигә? Физкультурага, чаңгы походларына шундый нык игътибар бирелә икән, гаҗәпмени? Танк командиры булу өчен, әлбәттә, барыннан да элек, физик яктан тазалык, чыныкканлык кирәк. Винтовкадан булсын, пулеметтан булсын
34
атарга өйрәнү — нинди командир өчен кирәкми дисең? Башка төрле теоретик мәсьәләләр, материаль частьны өйрәнүләр, җәяүле килеш танк '■ часте тәртибендә занятие уздырулар, сигналларны үзләштерүләр турын- . да әйтеп тә тормыйсың. Шуларның һәммәсен тиешенчә үзләштереп бара . алсаң, бик ярар иде әле...
Шулай уйлый иде курсантлар. Ләкин начальник үзеаларгачын танкка утырып тиешенчә хәрәкәт итү өчен, танкны йөртергә өйрәнү практи- 5 касы җитәрлек булмавын бик нык сизә һәм шушы кимчелекне өзлексез тоеп йөрүдән килгән эчке сызлануын басу өчен, курсантлардан да, ко-мандирлардан да башка занятиеләрне мөмкин булган кадәр нәтиҗәле уздыруны таләп итә иде. <
Ул үзе яшьтән үк төз атучы һәм бик хпрес спортсмен булды. Шуңа күрә ату һәм физкультура занятиеләрен тикшерергә ярата, курсантлар арасыннан аеруча яхшы атучыларны һәм физкультурникларны хәтерендә дә тота иде.
Бүгенге ату занятиеләреннәи дә ул канәгать булмады. Взводларның- һаман бер урында таптануы, катлаулырак ңельләргә аткан чакта күп кенә курсантларның хәтта минимумны да үти алмаулары аны бик нык - күңелсезләндерде. Төптәнрәк уйлап караганда, Мөхсиновны артык кыч- ■ кырып мактавы да шуның аркасында булгандыр. Дөрес, Шакирның үзе‘ нең һәм аның отделениесенең чынлап та яхшы атулары аның кәефенә бик хушкилде. Шулай да уңышка ирешкән аерым кешеләрне бу кадәр кычкырып мактарга ашыгу аның характерына килми иде. Әгәр башка | отделениеләрдә дә яхшырак картина булса, ихтимал, начальник мактау! сүзләренә саранрак булыр иде әле.
Шакирлар яныннан киткәннән соң, ул тагы бер взводта булды. Андагы ату занятиеләре дә күңелне тынычландырырлык түгел иде. Полковник тагы да кәефсезләнебрәк кайтырга чыкты.
Күңеленнән взвод командирларын тирги-тирги, казармаларга кайтып барганда ул Цепька таралып стрельбищега таба китеп баручы отделе- ниене күрде. Бар да башларын түбән игәннәр, полковникка күтәрелеп караган кеше дә юк. Нәрсә югалтканнар болар?
— Сержант!
Шакир сискәнеп, башын күтәрде. Ләкин начальникны күрү белән каушап, таралып калмады. Отделениесеиә «Смирно!» командасы бирде дә, йөгереп, полковник каршысына килде. Бөтен шартын китереп, смирно басты, честь бирде.
— Иптәш полковник! Сезнең карамагыгызга — сержант Мөхсинов'
— Вольно,—диде полковник.— Нәрсә эзлисез?
Шакирның затвор турында әйтергә батырлыгы җитмәде: коралга карата мондый игътибарсызлык күрсәтүгә полковникның рәхмәт әйтмәячәген сизенә иде сержант.
— Котелок эзлибез, — диде ул, Ромашкинның кырыс күзләренә туп- туры карап. — Бер котелогыбыз төшеп калган.
Полковник, аның ныклыгын сынарга теләгәндәй, күзен алмыйча, сүзсез генә аңа тагы бераз вакыт туп-туры карап торды. Сержантның да карасу зәңгәр күзләре бирешмәделәр.
— Эзләгез, — диде полковник һәм, башка сүз әйтмичә, китеп тә барды.
Шакир, курсантларга таба борылып, күз кысып куйды. Янәсе, менә ничек итәләр аны, полковник дип тормыйлар.
— Әйдәгез, тизрәк табыйк.
Күп тә үтмәде, алар затворны табып та алдылар, һәм шуның белән бу бәладән ансат кына котылдык дип уйлаган иде Шакир. Ләкин полковник Ромашкин ул уйлаганча ук беркатлы кеше булып чыкмады.
з* 35
Шакирның җавабы аңарда шикләнү тудырган иде. «Котелокны шулай, энә эзләгән кебек, җентекләп эзләрләр идемени? — дип уйлады ул.—Котелок булса, мондый такыр, тигез җирдә бер километрдан күренеп ятыр иде ич. Ялганлый дисәң, сержант бик ышандырырлык итеп әйтте, йөзен дә чытмады. Полковник чаклы полковник төбәлеп караганда да кызармады, күзен дә йоммады. Шайтан белсен...»
Ул казарма чатында Мөхсинов отделениесе кайтканны көтеп торучы взвод командиры янына тукталды.
Лейтенант артык кабалану күрсәтмичә, взводын смирно бастырып, үзе полковник каршына килде.
Ул хәзер аңа — икенче взводның ату заиятиесеннән кайтып килүе һәм биредә үзләренең ни өчен тукталып торулары турында рапорт бирергә тиеш иде. Ләкин полковникның кабатлатып торасы килмәде, ул лейтенантның рапортын көтмичә үк, «вольно» командасы бирде һәм гади сөйләшү тәртибендә генә теге отделение турында сорады.
— Нишләп йөри анда сезнекеләр, нәрсә эзлиләр?
— Курсант Сидоркин затворын төшереп калдырган, — диде Иванушкин, тыныч кына. — Шуны эзлиләр.
— Затвор?
— Так точно — затвор.
Полковникның чыраенда бернинди үзгәреш күренмәде. Тик аның башыннан ниндидер уйлар кичереп, озак дәшми торуына һәм күзләренең кызарып киткәндәй булуына карап, Иванушкин нинди дә булса бер ярамаган эш барлыгын, димәк, кемгә булса да бик каты эләгәсен сизенде.
Ниһаять, полковник, телгә килеп, тагын бер кат сорап куйды:
— Димәк, затвор эзлиләр?
— Так точно! — һәм тагын бик аз гына торганнан соң, лейтенант, полковникны тынычландырырга теләгәндәй, куанычлырак тавыш белән өстәп куйды. — Әнә, таптылар ахрысы, кайтырга борылдылар.
— Ярый, көтәрбез.
Шакир взвод командирының кул изәвен күреп, отделениесенә йөгерергә команда бирде. Ике-өч минут үтүгә, алар казарма чатына килеп тә җиттеләр.
Взвод янында полковникны күргәч, ямьсез сизенүдән Шакирның бөтен тәне утка пешкән кебек кызып китте. Башкалар моңа игътибар ит- теме-юкмы, ләкин Рифгат сизенде: ни дә булса бар бүген бу егеттә. Юк, хәзер баягы горур Мөхсинов түгел бу...
Ләкин Шакир бирешергә теләми иде әле. Ул, берни булмаган кебек, устав кушканча хәрәкәт итүеннән туктамады.
— Иптәш полковник, иптәш лейтенантка мөрәҗәгать итәргә рөхсәт итегез!
— Итегез!
— Иптәш лейтенант, сафка басарга рөхсәт итегез!
— Басыгыз!
Бастылар.
һәм шунда ук бөтен курсантларны хәйранга калдырып, полковник үзе команда бирде:
— Взвод, минем команданы тыңла!
Аның бераз тоныграк, һәхм шуңа күрә булса кирәк, бервакытта да карлыгуны белми, торган көчле тавышы . курсантларны, сержантларны гыиа түгел, нинди тыныч табигатьле лейтенантны да тетрәтеп җибәрде, ул взводы рәтеннән үзе дә сафка басканын сизми дә калды.
— Ра-авняйсь!.. Смирно! На пле-е-ечо!
Турыдан-туры полковникның үз командасы астында хәрәкәт итү курсантлар өчен куркыныч та, бер үк вакытта ничектер тантаналы да
36
иде. Алар үзләренең һәр хәрәкәтләрен хәлләреннән килгән кадәр төгәл | итеп, җиренә җиткереп башкарырга тырыштылар.
һәм беренче отделение полковник командасы буенча йөзе белән взвод каршысына килеп басты. Полковник взводка «Вольно» командасы бирде, ә беренче отделениене смирно баскан килеш калдырып, сержантка сорау бирде.
♦— Сержант Мөхсинов, әйтегез, котелокны таптыгызмы?
Шакир ялганы ачылганлыгын сизенгән иде инде. Полковник, әлбәттә, юри шулай мәкерле итеп сорау бирә. Ничек дип җавап бирергә?; Озак уйланып торырга вакыт юк. Беткән баш беткән...
— Таптык, иптәш полковник.
— Сержант Мөхсинов, нигә сез үзегезнең взвод командирына — ! лейтенант Иванушкннга ялганладыгыз?
— Иптәш полковник, мин лейтенантка ялганламадым.
— Ялганладыгыз. Сез аңа: «Курсант Сидоркин затворын төшереп калдырган» дигәнсез. Ә сез бит котелок югалткан идегез?
— Иптәш полковник...
— Бүлдермәскә! Взвод командирына ялганлау — һәрбер солдат өчен зур җинаять! Курсант кеше өчен — бигрәк тә. Ә сержант өчен— әйтеп торасы да юк. Ни өчен сез аңа ялганладыгыз?!.
Шакир полковникның сорауны ни өчен болай куюының серенә төше-j неп өлгергән иде инде. Янәсе, ул Шакир турында полковник чаклы полковникны ялганларга батырчылык иткәндер дип уена да китерми.; Янәсе, Шакир аңа хәзер «Мин взвод командирына ялганламадым» дип әйтә дә. шуннан начальник бөтен взвод алдында шаккаткан була. «Ничек?—ди.—Димәк, училище начальнигына ялганладыгыз? Полковникка?» Болай куйгач, янәсе, Шакирның җинаяте шундый зур булып күренә, адәм ышанмаслык.
һәм Шакир, полковникка ул кадәр ерактан кизәнеп сугарга мөмкинлек бирмәс өчен, юри аның «йодрык» астына якынрак килергә булды.
— Иптәш полковник, виноват,—диде ул, гаепле кешегә хас булганча. тавышын түбәнәйтеп.—Минем гөнаһым тагын да зуррак: мин лейтенантка түгел, сезгә ялганладым.
Бусы чыннан да полковник көткәннән иртәрәк булды. «Сизә, шайтан алгыры», — дип уйлап куйды ул. Шулай да йомшару әсәре күрсәтмәде.
— Миңа? — диде.— Ничек моңар батырчылык иттегез сез, сержант Мөхсинов?!.
— Виноват.
— Ни өчен кирәк булды сезгә мине алдау?
— Иптәш полковник, мин сезне борчырга теләмәдем.
— Борчырга теләмәдегез?
— Әйе, — дип дәвам итте Шакир әкрен тавыш белән.—Мин беләм» сез безнең һәрбер кимчелегебез өчен борчыласыз. Затворның табыласын белә идем. Шуңа күрә сезне юк нәрсә өчен борчылырга мәж.бүр итмим, дидем.
— Сез ялганлавыгызда дәвам итәсез, сержант. Сез мине борчудан курыкмадыгыз, үз исемегезгә тап төшерүдән курыктыгыз. Сезгә минем бүгенге мактавым ошады. Шуның артыннан ук шелтәмне ишетәсегез килмәде.
— Виноват.
Шакир башка сүз әйтмәде. Полковник беренче отделениене һаман да смирно хәлендә тоткан килеш, ялганларга ярамау турында сөйли башлады. Ялганчылыкка, күз буяу күренешләренә сугыш башланганнан бирле эче пошып, җаны әрнеп йөри иде аның. Фронтта зур удыШ- сызлыкларга очравыбызга да, бәлки, кемнәрнеңдер, күз буяулары, ялган информация бирүләре сәбәп булгандыр, шуның аркасында дошман ҺӨ'
37
җүмеп тиешенчә хәзерлек белән каршылый ал м агайбыздыр дип шикләнә иде. Шуца күрә, бу турыда сөйләргә мондый сылтау да килеп чыккач, бөтен йөрәге белән янып сөйләде, ялганны, күз буяучылыкны курсантлар каршында чыннан да коточкыч әшәке гадәт, чыннан да куркыныч җинаять итеп гәүдәләндерде.
— Затвор югалту да сугышчы өчен позор,— диде ул. — Шундый тыныч шартларда затворын төшереп калдырган кешедән авыр сугыш шартларында нинди батырлык көтәргә кирәк? Шулай да ялганлау .моңа караганда чагыштырмаслык дәрәҗәдә әшәке җинаять...
Ниһаять, ул үзенең соңгы сүзен әйтте:
— Ялганлавы өчен, начальниктан гаебен яшерүе өчен, күз буярга тырышуы өчен, сержант Мөхсиновка биш сутка арест! — диде.
Казармага кайтып кереп, винтовкаларын пирамидага куярга, снаря- жениеләрен салырга өлгермәделәр, Рифгатне взвод командиры чакырып алды.
—Иптәш Сабитов, хәзер үк коралыгызны алыгыз да, арестованный Мөхсиновны гауптвахта начальнигына илтеп тапшырыгыз.
— Була, иптәш лейтенант: арестованный Мөхсиновны хәзер үк гауптвахта начальнигы карамагына илтеп тапшырырга.
— Үтәгез...
... Бер-берсенә якын-якын итеп кызыл кирпечтән салынган икешәр катлы корпуслар буйлап, училище ишек алдының түр почмагына таба ике якташ узып баралар. Алда—Мөхсинов. Аның башка вакытта тәненә ятып, килешеп тора торган шинеле, бил каешын салдырып алганга күрә булса кирәк, киң булып, җыйнаксыз булып күренә. Ләкин Шакирның йөзе бик исе киткәнгә охшамый. Хәтта ул, ничектер бер геройлык эшләгән егетсыман, горур кыяфәттә башын югары тотыбрак та бара бугай әле. Аның артыннан ике-өч адым чамасы ара калдырып, винтовкасын штыгы белән алга — аресюванныйга таба сузып тоткан Рифгат атлый. Аның йөзе җитди. Коңгырт кара кашлары җыерылган. Егетләр икесе дә сүзсез.
Менә алар каршыдагы корпусларны уң якларында калдырып, зур, иркен ишек алды аша сулдагы кечерәк корпуска таба борылдылар. Гауптвахта шул корпуста. Ләкин аңа барып җитәргә йөз метрдан артык ара бар әле, якын-тирәдә берәү дә күренми.
— Нигә ул кадәр әтәчләнеп барасың? — диде Рифгат акрын тавыш белән. — Геройлык эшләмәдең бит, ичмаса, гаепле кеше кебек, башыңны иебрәк бар. Полковник күрсә, күңеле булыр...
Шакир шундый ук акрын тавыш белән җавап кайтарды:
— Зарар юк. Үз йөрешем шундый бит, беләсең.
— Бер дә юк өчен дәрәҗәңне төшерәсең, малай. Нигә кирәге бар иде ул ялганлауның...
— Хәзер кире кайтарып булмый инде. Чорт с ним. Анысына кайгырмыйм. Менә чаңгы ярышына катнашып булмый, шунысы әрәм...
— Әйе, берсекөнгә...
Кайдадыр артта аяк тавышлары ишетелгәндәй булды. Ике якташ арасында сүз киселде.
6
Икенче көнне кич, иртәгә буласы походка хәзерләнеп йөргән чагында, Рифгаттән сөенче алдылар, һәркемнән сөенче алып йөрергә бик ярата торган Җомабай исемле бер башкорт егете бар иде. Кемгә хат бар, кемне атасы яки анасы эзләп килгән, кемгә приказ белән рәхмәт белдерелгән — барысы турында да башлап сөенче алырга өлгерүче
38
ш\л Җомабай була иде. Информбюро белдерүләрендә берәр яхшы хәбәр ишетсә дә, иптәшләреннән сөенче алмый калмый иде ул. Билгеле, берәүдән дә бернинди бүләк-фәлән эләкми иде ана. Җомабай анысын үзе дә өмет итми, нинди дә булса куанычлы яңалык турында алдан ишетеп, иптәшләрен чынлап та сөендерә алса — аның өчен шул үзе бүләк иде.
Менә ул, атылып-бәрелеп, физкультура залына килеп керде. Аның шешенке кабаклар арасына кысылган кара күзләре очкынланган. Биеклегенә һәм озынлыгына караганда күбрәк аркылыга җәелгән борын тишекләре тагын да киңәеп киткән иде.
— Сабитов! Сабитов кайда?—диде ул, еш-еш сулап.
Рифгат шунда, нәкъ аның борын төбендә диярлек, идәнгә иелгән хәлдә, чаңгысын аягына көйләп, каешларын таманлап маташа иде.
— Нәрсә бар, Җомабай? Сөенче алырга килдеңме?
Җомабайның кинәт кәефе кырылды.
— Әйттеләрмени?—диде ул, кулын селтәп. — Мин анда эшемне ташлап чапкан булам тагы. — һәм ул шунда ук кире борылып йөгерергә әзер иде инде.
— Тукта, Җомабай,— диде Рифгат, сикереп торып,—әйт, әйт, ишетмәдем.
Җомабайның йөзе яктырып китте.
Ә, ишетмәдең? Сөенчегә ни бирәсең?
Рифгат җавап эзләп баш ватмады, гадәттә сөенче сораучы бала- чагага шаярып әйтелә торган сүзне кабатлады:
— Уң колагың үзеңә булыр, Җомабай, я, әйт тизрәк сөенечле хәбәреңне.
— Сиңа хат бар.
— Менә рәхмәт, кайда ул?
— Дневальнидә.
Җомабай башка сүз әйтеп тормады, чыннан да ниндидер эшен ташлап килгән идеме ул, әллә тагы башка берәүдән сөенче алырга ашыга идеме, ялт итеп чыгып та китте.
Рифгат тә, чаңгысы белән булышуын бик кызу тотып, тизрәк дневальный янына чапты.
Хат Миләүшәдән иде.
Кичке аштан соң курсантлар, кайсы уку бүлмәсенә, кайсы физкультура залына кереп, таралышып беттеләр. Рифгат ялгыз гына үз тумбочкасы янындагы артсыз урындыкка килеп утырды. Башта ул бик тәмләп хатның конвертын карады. Ап-ак шома кәгазьдән ясалган менә дигән конверт. Ябыштырылуы да бик ышанычлы. Бик шәп. Бу инде сиңа өчпочмаклап төрелгән солдат хаты гына түгел. Сугышка кадәр эшләнгән конверттыр бу, Миләүшәнең әтисеннән калгандыр. Мондый конверт эчендәге хатта серле сүзләр булса да гаҗәп түгел.
Кайбер хәрефләре туры утыртылып, кайберләре әзрәк уңга авыштырып язылган тигезсез, ләкин артык таныш булуы белән күңелгә якын, ягымлы почерк — Миләүшә кулы. Ялантау, дигән. Печате дә Ялантауныкы. Димәк, ул әнисе янына кайткан.
Конвертны бозмыйча ачар өчен, Рифгать аны җайлап кына, тыны белән җылытып йомшарта-йомшарта куптарды.
Хатны конверт эченнән чыгаргач исә, аның сабырлыгы бетте. Хәзер инде ул хатның да, конверты шикелле үк, тыныч вакыттан, Миләүшәнең әтисеннән калган махсус шома кәгазьгә язылган булуына игътибар итә алмады. Аның күзләре тизрәк укырга ашыктылар.
«Рифгат, Шакир!
Мин бу хатны сезнең икегезгә язам...»
— Шул булыр инде синең, — диде Рифгат, күңеленнән ачуы килеп. — Икебезгә булыр, әйтерсең, без икебез бер кеше!
39
Чыннан да, Миләүшә үзенең хатларын һәрвакыт — Рифгаткә атап салса да, Шакирга булса да — берьюлы икесенә дә адреслап, икесе дә укырлык итеп яза иде. Шуңа күрә аның хатларында бик күп кызлыклы хәбәрләр булса да, йөрәк сере итеп сакларлык сүзләр булмый иде диярлек.
— Җитмәсә аны шундый шәп конвертка бикләп җибәргән булган бит әле, кеше алдандырып. Болай булгач, өчпочмаклап төр дә җибәр. Нкк аны ябыштырып торасың. Иренмәгән кеше ачсын да укысын!..
Хатның беренче сүзләрен уку белән шулай кәефе кырылган булса да, Рифгат тора-бара шактый мавыгып китте, хәтта баштагы ачулы уйларын да онытты.
Алариың икесенә дә бик күп итеп сәлам әйткән иде Миләүшә, аннары үзенең берничә көнгә генә әнисе янына кайтуы турында язып, Ялантауда күргәннәре турында сөйләп киткән иде.
« — Ялантауда хәзер һәр өйдә диярлек икешәр-өчәр семья. Кемгә карама — шул эшче булып киткән. Бары да Мәскәүдән килгән заводта эшлиләр. Нинди завод икәнен әйтмим: хәрби сер. Безнең белән бергә укып чыккан кызларның да күбесе шунда. Ә малайлар турында сез беләсез инде. Малайлар дигәч, бик кызык бер тарих искә төште. Кызык дип ялгыш әйтәм, дөресрәге кызганыч тарих.
Кәримә исемле кызны хәтерлисездер? Ул тугызынчыда иде. Теге, малайлар белән сугышырга ярата торган симез кыз, әлбәттә, беләсез, малайлар андыйны онытамы соң!.. Шуны очраттым. Ул да заводта эшләп йөри. Унынчыда укып тормаган. Ә беләсезме ни өчен? Ул мескеннең хәле бик кызганыч. Сез мине гафу итегез, ул ана булырга җыена. Ни өчен мескен дим? Ана булырга җыенуы өчен түгел. Шунысы кызганыч, үзе ана булырга җыена, үзе... сез мине гафу итегез, үзе тормышка чыкмаган. Мин аны гаепләмим. Аны алдаганнар. Ул үзе алай дип әйтми, гаепне кеше өстенә аударып кына акланып каласы килми. Шулай да мин аның тел төбеннән сиздем: аны алдаганнар. Кем дисезме? Кәримә анысын әйтми. Ни өчен? Чөнки теге хәсрәт, әти була- ( сы кеше, үзе әйтергә кушмаган. Башта ук алдау ниятендә булмаса, яшерер идемени? Менә нинди бит сез, малайлар. Ни өчен малайлар, дим? Чөнки ул үз әшәкелегеннән үзе курыккан тере хәсрәт — безнең белән бергә унынчыны бетереп чыккан малайларның берсе, ди. Менә нинди бит ул, малайлар! Сез мине гафу итегез, мин, әлбәттә, малайларны бары да шундый түбән җанлы, подлец дип уйламыйм. Ә ул, кем генә булмасын — подлец. Ни өчен подлец дим? Чөнки Кәримәгә хат та язмый, ди. Үзе исән-сау, ди. Хәтта Кәримәнең әни буласын белгәч тә җавап бирми, ди... Кәримәнең хәле хәзер көннән-көн авырлаша бара. Әнисе дә куып чыгарган. Ул, әлбәттә, югалмас. Ярдәмчесез калмас, иң авыры — сез мине гафу итегез, яраткан кешесе аны бар дип тә белми...
Я, ярый, ил өстенә зур бәла килгән көннәрдә мондый хәбәрләр язып тору, бәлки, вакытсыздыр да, нихәл итим: бу хәлгә күңелем бик рәнҗегәч, әйтми түзә алмадым...
Үзегездә ни хәлләр бар? Бик шәп танкист булып җитәсезме инде? Сез, артык озаклап, соңга калмагыз тагы. Безнең гаскәрләр анда, гитлерчыларны бик каты сөреп, алга баралар бит! Хәер, сезгә дә җитәр әле. Җитми калса, мин шат кына булыр идем. Әй кызык булыр иде, әй көләр идем үзегездән. Сез дә, әлбәттә, ачуланмас идегез. Ах, шулай булса!..»
Рифгатне иң нык кызыксындырганы, әлбәттә, Кәримә турындагы хәбәр булды. «Безнең белән бергә унынчыны бетереп чыккан малайларның берсе?» Неужели Шакир булыр?
Бу турыда Шакирга шик тотарга Рифгатнең беркадәр нигезе дә бар иде шул. Гадәттә алар үзләренә килгән хатны бер-берсеннән яшер
40
миләр иде. Хәтта Миләүшәдән килгән хатлары да уртак булгач, башкасын әйтеп тә торасы түгел инде. Ә менә Шакир бер хатын Рифгаттән яшерде. Рифгат ул хатны дневальный өстәлендә яткан чагында күргән иде. Ләкин Шакирга үзе әйтә алмады, аңа кадәр Җомабан сөенче алып өлгергән иде инде. Шакир үзе әйтер, кемнән булса да, гадәттәгечә, сәлам тапшырыр дип көтте Рифгат. Ләкин Шакир хат алуы турында берни дәшмәде. Җитмәсә, үзе ничектер уйчанланып та йөргән төсле күренә иде. Рифгат бөтенләй дәшми кала алмады, кызыксынып, үзе сорады: «Син хат алдың бугай, кемнән?» диде.
— Миләүшәдән түгел, — диде Шакир.
Хатның Миләүшәдән түгел икәнлеген Рифгат үзе дә белә иде. Чөнки конвертта җибәрүченең исеме юк, адресы да Рифгаткә таныш булмаган кул белән язылган иде. «Миләүшәдән түгел! Димәк, миңа шуннан артыгын белергә кирәкми, — дип уйлады Рифгат.— Шакирның белдерәсе килми».
һәм ул төпченеп тә тормады. Бу хәлгә артык әһәмият бирмичә, ул турыда бөтенләй оныткан да иде. Менә Миләүшә хатын укыгач, шул онытылган вакыйга аның хәтерендә яңадан җанланды.
Ни өчен яшергән иде икән Шакир ул хатны?
Бу истәлек өстенә тагын Шакирның күптәй түгел генә үз авызы белән әйтелгән сүз килеп өстәлде: «Без Ялантауда чакта да синең кебек үбешеп кенә йөрмәдек», диде бит ул. «Ялантауда Миләүшәдән башка кыз беткәнмени?», дип тә куйды бит әле.
Неужели шул КәримЛурында әйтүе булды икән?
Шуның артыннан ук Рифгатнең хәтеренә сугыш башланган көн килеп төште. Ул көнне алар Кама аркылы йөзеп чыктылар. Андый йөзү Ярышларыннан бервакытта да калмый торган Шакир ни өчендер алар арасында булмады. Шунда ук алар моңа игътибар иткәннәр иде. Рифгатнең хәтерендә бигрәк тә шунысы калган: Миләүшә юксынды бит аны. «Шакир кая булды соң?» дип, әллә ничә кат сорады. Ә соңыннан ул хакта искә төшереп торырлык булмады. Сугыш турындагы хәбәр барын да оныттырды. Неужели шул көнне Шакир Кәримә белән бергә югалган иде икән?
Алай дисәң...
һәм шул ук көнне булган икенче вакыйга исенә төшеп, Рифгатне бөтенләй айнытып җибәргән кебек булды. Чынлап та, ул бит Рифгаткә Миләүшәне үпкән өчен генә дә нинди сүзләр әйтте. Рифгатне намуссыз- лыкта, дуңгызлыкта, хыянәттә гаепләде. Миләүшәгә булган мәхәббәте аны бөтенләй шаштырыр чиккә җиткән иде бит. Кеше белән үтерешер хәлгә килгән иде егет... Бер кыз өчен үлешергә әзер булган кеше ничек итеп шул ук көнне икенче берәү белән шундый мөнәсәбәткә керә алсын? Моны акылга сыйдырып булмый. Юк, Миләүшә әйткән подлец Шакир булмас. Ул булса, яшереп тормас иде. Бик күп гаепләр тагарга мөмкин аңа, мәгәр куркак дип булмый... Кем булыр? Шайтан алгыры. Шушындый хат килгән көнне Шакир үзе дә юк бит. Аның өчен дә бик кызык булыр иде бу хәбәр. Озак шул әле. Срогын тутырып чыкканчы тагын дүрт көн көтәсе бар...
7
Ләкин дүрт көн үк көтәргә туры килмәде. Рифгат өчен бөтенләй кө-телмәгән яңа бер хәл килеп чыкты да, аларга икенче көнне үк очрашырга туры килде.
Ул көнне училище, алдан билгеләп куелган план буенча, чаңгы ярышына чыкты. Ярышта взвод яки рота күләмендә алдынгылык күрсәткән курсантлар белән беррәттән, яхшы чаңгычы буларак дан алган төрле командирлар да катнаша иде.
41
Училище йортының арт капкасын ачып чыгуга ук, ап-ак кар белән капланган киң, тигез кыр башланып китә. Дүрт-биш километрга җәелгән бу кыр еракта соргылт калкулык булып күренгән яфраксыз урманга барып терәлә. Ә уң якта, ерак түгел, буеннан-буена әрәмәлек белән капланган елга чокыры уза. Кайбер урыннары ямь-яшел чыршы һәм нарат белән бизәлгән соры тасма, борыла-сырыла еракларга сузылып, урманга барып тоташа.
Менә зур итеп ачып куелган капкадан, аллы-артлы тезелешеп, чаңгычылар отряды чыга башлады. Алар бар да бер төсле шинель кигәннәр. Барының да аркаларында котелок бәйләнгән солдат капчыгы белән мылтык. Яннарында противогаз сумкасы, билләрендә — патронташ. Кыскасы, бары да тулы снаряжениедән. йөзләреннән танып белмәсәң, гышкы кыяфәтләренә карап, кайсы курсант, кайсы командир икәнен дә аерырлык түгел.
Бүген аерым чаңгычылар ярышы. Взвод белән взвод яки команда белән команда ярышы түгел, ә һәр чаңгычы үзе алдынгы урынны алу өчен көрәшә. Мондый ярышта, билгеле, һәркем аеруча хиреслек белән тырышучан була.
Менә уң яктан сузылган елга чокырына таба карап, беренче чаңгычы чыгып китте. Озакламый аның эзеннән икенче кеше кузгалды. Артта тезелеп торучылар азлап-азлап алга таба күчә, сул кулына сәгать тоткан килеш, уң кулы белән алга ташланырга ишарә биреп торучы капитанга якынлаша башладылар. Тагы берәү чщып китте, тагы... тагы... Беренче булып китүчеләр инде елга чокыры буена барып җитеп, соры әрәмә җирлегендә күренми дә башладылар...
Үз чираты якынлашкан саен, Рифгатнең йөрәге атылып чыгардай булып, ашкынып тибә, һәм, йөрәге типкән саен, ул түш кесәсендәге хатны тоя кебек. Әйтерсең, анда шытырдап торган шома кәгазьгә язылган хат кына түгел, ә Миләүшә үзе. Рифгат хәзер аның Кәримә турындагы сүзләрен бөтенләй оныткан. Хәзер аның күңелендә Миләүшәнең: «Я, бик шәп танкист булып җитәсезме инде?» дигән соравы җанлана кебек. «Артык озаклап, соңга калмагыз тагы... Безнең гаскәрләр анда гитлерчыларны бик каты сөреп баралар бит! Әй, кызык булыр иде, көләр идем үзегездән...»
Кызык кеше бу Миләүшә. Университет студенты, үзе һаман шундый балаларча хөкем йөртә, һаман «малайлар» дип мөрәҗәгать итә. Бу малайлар белән шаярма син хәзер...
Ниһаять, аның алдындагылар, берәм-берәм атылышып, кар диңгезенә төшеп китеп беттеләр. Рифгаткә чират җитте. Ул тез буынын катырган килеш, шаярган шикелле генә, уң аягын алга таба сузып, этеп җибәрде. Коры салкын көнгә карата махсус мазь белән майлап куелган чаңгы шундый җиңеллек белән, шундый рәхәт итеп, үзеннән-үзе шуып китте. Рифгатнең моңарчы күкрәгенә сыеша алмый торган сулышы иркенәеп калган кебек булды. Икенче-өченче адымнары аны тагын да җиңелрәк алга очырдылар.
Әмма аяклары белән мактанырлыгы бар иде егетнең. Бала чагыннан ук күп йөгерергә яратканга, аяклары шулай таза, нык булып үсте микән аныц, әллә аяклары шундый булганга шулай күп йөрергә, күп йөгерергә ярата иде микән? Икесе дә бергә булгандыр инде. Элек бергә уйнап- үскән дуслары аның шәп йөгерүенә, биек һәм ерак сикерә алуына кызыга торган булсалар, хәзер ул озын-озын походларда ару дигән нәрсәне белмәве, җәяү йөрүгә бәйләнгән аерым поручениеләрне үтәүдә тизлек күрсәтеп, командирларын шаккатыруы белән курсант иптәшләрен сокландыра иде.
— Йөрешеңә бәрәкәт!
— Аякларыңа күз тимәсен!
42
Мондый мактау сүзләрен күп ишетергә туры килә иде аңа. Шул ук вакытта ул аяклардан зарланучылар, аларны каргаучылар да юк түгел иде. Бигрәк тә кечерәк буйлы, кыскарак аяклы курсантларның ачуын китерәләр иде алар. Чөнки поход вакытында командирлар, һәрвакыт диярлек, направляющий итеп Рифгатне куялар, бөтен взвод үзенең адымын аңа карап көйләргә тиеш була иде. Менә шунда инде, бигрәк та форсированный марш вакытларында, кыскарак аяклы курсантлар Риф- гатнең ару-талу белмәс аяклары турында нинди генә ачу сүзләре әйтмиләр иде икән!
— Ничек кенә сугып сындырырга соң шуның торна ботларын?
— Атасының башына ашыгамы бу ата куян?
— Ни өчен шулкадәр тырыша торгандыр.
— Шулай инде: берәүләр башы белән, берәүләр аягы белән алдыра.
— Берәүләр теле белән, берәүләр аягы белән ярый диген начальствога, әйе!
Ләкин начальство үзе дә күп вакытта тыярга мәҗбүр була иде аны.
— Направляющий, меньше шаг!
Чыннан да искиткеч әрсез, чыдамлы аяклар иде алар. Рифгат үзе аларга кешенекеннән артык тәрбия дә күрсәтми иде инде. Кая ул! Киресенчә, җитәрлек игътибар да бирми иде әле. Әйтик, аның итекләрен башка берәү кисә, бәлки, бөтенләй йөри дә алмас иде. Чөнки аның итек эчендә шактый сизелерлек булып кадак очлары чыгып тора, Рифгат аларны янчергә дә кирәк тапмый. Ни өчен дисәң, ул кадаклар аның үкчә тиресенә чокыр ясап, шул чокырларга кереп утыралар да, Рифгат аларны бар дип тә белми. Ә аның үкчә тиреләре шундый калын, ни җитте кадак ул олтан кебек тирене үтеп, аның авыртуны тоя торган катлавына барып та җитә алмый.
Кыш көннәрендә кыр өйрәнүләренә чыгалар. Кайберәүләр, аяклары өшегәннән нишләргә белми, итекләрен шак-шок китереп, бер-берсенә бәрергә тотыналар, кирәк-кирәкмәс вакытта тыпыр-тыпыр биергә мәҗбүр булалар. Рифгат башкаларныкы кебек үк чолгау урап кына киенгән булуына карамастан, уйлап та бирми. Әллә нинди суыкта да өшеми, эсседә тирләми, йөргәндә кырылуны, кабаруны белми торган бәхетле зяк!
Шундый аяк белән чаңгы ярышында сынаталармы соң?
һәм Рифгат аягы кызып өлгергәнче үк, үзеннән алда киткән беренче чаңгычыны куып җитте һәм шундый көр, иркен тавыш белән, икеләнеп торырга урын калдырмаслык итеп кычкырып та җибәрде:
— Юл бир!
Алдан баручы чаңгычы берсүзсез уңга тайпылып, сулъяк чаңгы эзен бушатты. Рифгат уң чаңгысын бушаган эзгә күчерде, сулын кар өстеннән җибәреп, тегене узып та китте. Кемне узды — ул артына әйләнеп карап тормады, тагын да дәртләнебрәк алга омтылды. Хәзер аның аяклары кызганнан-кыза бара иде инде.
Озакламый ул тагын бер чаңгычыны узып китте.' Елга чокырындагы әрәмәлекләр буйлап сузылган чаңгы юлы уңга борылып киткән җирдә аның инде өченче кешегә «Юл бир!» дип кычкырганы ишетелде.
Шулай итеп ул, артык мәшәкатьсез генә, бер-берсеииәи бик ерак ка-лышмый барган биш-алты кешене узып китте. Алда беркем дә күренми иде. Ләкин бу бөтен кешене узып китү түгел икәнлеген Рифгат бик яхшы белә иде/ Димәк, моңарчы ул узган кешеләр адәм рәтлерәк чаңгычылардан бик куп артта калып баручы иң йомшак курсантлар гына булган икән. Чын чаңгычыларны куып җитәсе бар икән әле. Ә алар —кү- әенми дә. ..
Шулай да бу хәл Рифгатне куркытмады. Ул елга чокыры буйлап сузылган әзер эздән бөтен көченә җибәрелеп, алга ташланды, һава тып-тын булуга кармастан, аның тирә-ягында салкын җил уйный, ул»
43
үткән эзендә буран туздырып, алда сызылып торган соры урманга таба оча. Әрәмәлек буйлап ике борылышны узгач, алда тагын бер чаңгычы күренде. Рифгат, үзенең аңа якынлаша баруын тоеп, бөтенләй җиңеләеп китте. Әйтерсең, аның аркасында авыр капчыгы белән мылтыгы да юк. [Иәп барудан яңакларын кисеп искән салкын җил дә сизелми аңа.
бары үзенең беләкләрендә, ботларында, бөтен тәнендә көч арта баруын гына тоя һәм алдында минут саен үзенә якыная килгән чаңгычының мылтык белән катомка аскан аркасын гына күрә. Әнә ул, чокыр кырые буйлап сузылган эзләр буенча, Рифгат шикелле үк, артында буран уйнатып, алга оча. Шулай да Рифгат аңа якынлашканнан-якынлаша бара. Тагы бер-ике генә омтыласы. Аннан соң, аннан соң... һап!., һап!..
— Юл бир!
Рифгатнең гайрәтләнеп кычкырып җибәрүе алдан баручы чаңгычыга чыбыркы белән суккан кебек тәэсир итте. Ул, моңарчы куып узылган башка чаңгычылар шикелле, берсүзсез юл бирергә уйламады, артына камчы эләккән атсыман, тизлеген капыл икеләтә арттырып, алга таба атылды. Рифгат аның үзеннән ерагая баруын күреп, бер генә секундка аптырап калгандай булды. Аннары, җен ачулары кузгалып, бөтенләй котырып китте, һәм шунда ук теге мылтык белән капчык аскан арканың яңадан үзенә якынаеп килүен сизде. Менә ул тагы аның күз алдында. Менә, менә...
— Юл бир!
Алда баручы бу юлы да чаңгы эзен бушатырга ашыкмады. Тик тагы бераз тизлеген генә арттыра төште. Ләкин бусында Рифгат аңардан калышмады. Аның чаңгысына баса язып, илле-алтмыш метр чамасы баргач, узарга юл куюын сорап, тагын кычкырды:
— Эзне бушат!
Алда баручы эзне бушатмады һәм бу юлы инде йөрешен дә тизләтмәде. Хәзер ул Рифгатие бөтенләй ишетми кебек иде. Нәрсә бу? Саңгыраумы ул? Ярыш шартларын белмиме? Нинди тискәре шайтан ул?
Рифгаткә юл бирергә теләмәүче кеше гади курсант кына түгел, ә училищеда химиядән дәрес бирүче капитан Журавлев иде. Үз фәне буенча яхшы гына белгеч булу өстенә, аның чаңгыда йөрергә хиреслеге дә бик зур иде. һәм училище күләмендә булган ярышларда иң беренче кеше үк булмаса да, һаман алдынгы урыннарның берсен алып килә иде.
Бүгенге ярышта да ул үзенә кимендә өченче урынны алдан ук чамалап куйган иде. һәм ярты юлны үткәндә, капитан моңа тәмам ышанган да иде инде. Чөнки электән билгеле булган шәп чаңгычылардан аны узардай ике кешенең инде алда килгәнлекләрен, ә артта аның өчен куркыныч булган башка кеше юклыгын белә иде ул. Бер-ике тапкыр борылып карап, артында берәү дә күренмәгәч, хәтта бераз тынычланып та өлгергән иде. Шуңа күрә Рифгатнең беренче тапкыр «Юл бир!» дип кычкырып жибәрүе аның өчен бөтенләй көтелмәгән удар булды. Башта ул, бетен көченә киерелеп, тизлеген арттырып карады, шулай итеп, теге курсантны ташлап китү юлы белән котылмакчы иде. Ләкин ул урында юл тауга каршырак булганлыктан, аның җегәре җитенкерәмәде күрәсең, ул ••.Юл бир!» дигән куркыныч тавышны тагы ишетте. Җегәре белән алдырырлык рәте калмагаилыгын аңлагач та, ул үзенең мин-минлек тискәрелеген җиңә алмады, капитан башы белән ниндидер бер курсант малайга юл куясы килмәде. Хәзер инде ул артыннан таптап килгән курсант турында, әллә нишли алмас, капитан белән спорга керергә кыюлыгы җитмәс дип уйлый, шуңа күрә һичбер хәлдә аңа юл бирергә ниятләми иде. Тагы бераз барсам, юл түбәнгә китә, анда мин тәҗрибәм белән, осталыгым белән алдырырмын, бу малай артта торып калыр дигән бер змете дә бар иде аның. Ләкин аны, капитан чаклы капитанны, шундый хәрәм юлга басарга мәҗбүр иткән спорт азарты — сукыр азарт — әле
44
яшьлек юләрлегеннән чыгып җитмәгән курсант кешедә тагы да көчле- j рәк булу ихтималын Журавлев оныткан булып чыкты.
Ярсуыннан бөтенләй үзен-үзе оныткан Рифгат артык сабырлык күрсәтә алмады, тагын бер тапкыр юл сорап кычкырды да, теге һаман ишетмәгән кебек баруында дәвам иткәч, гадәттән тыш киеренкелек белән финчә сикереш ясап, тискәре ярышчысыиың чаңгы койрыгына басты. Теге алга таба егыла язып, яңадан тураюга, Рифгат, аның сул як иңбашыннан этеп җибәрде.
Юл бирергә теләмәүче чаңгычы мәтәлә-кадала тау астына тәгәрәп төшеп китте. Аның тузгыган кар өстендә әле бамбук таяклары селтәнеп китүен, әле һавага күтәрелгән чаңгы табаннары ялтырап калуын Рифгат карап тормады. Ул, инде эзгә төшеп, шактый җир китеп өлгергәч кенә артта егылып калучының янаулы тавышын ишетте:
— Качып котыла алмассың, хулиган! Беләм мин синең кем икәнлегеңне!..
Рифгат аңа игътибар итмәде, тагы да ярсыбрак җан-фәрман алга очуын белде. Чөнки ул үзенең кемне сугып екканлыгын белми иде әле.
8
Беренче ике урынны иске чемпионнар алды. Шуңа күрә ярыш нәтиҗәсе белән кызыксынучылар арасында бу хәл артык тантана тудыра алмады: аларны бик гади һәм тыныч кабул иттеләр, һәм шундый ук тынычлык белән өченчегә дә күптәнге танышларын — капитан Журавлев- ны көтәләр иде.
Ләкин финишка өченче булып килүче кеше — курсант Рифгат Сабитов булып чыкты. Бу хәл кызыксынучылар өчен бик күңелле сенсация иде. Беренче ике урынны алучылар турында шундук бөтенләй онытып, барысы да Сабитов янына җыелдылар.
— Тәбрик итәм, менә молодец.
— Менә шәп булды!..
Хәтта училище начальнигы полковник Ромашкин үзе, чын күңелдән шатланып, дулкынланып, аның кулын кысты.
— Молодец, егет, — диде. — Болай булгач, син беренче урынга чыгасы кеше! Тырыш!..
Беренче урынны алучы чемпионнар үзләре дә котладылар аны.
Рифгатнең түбәсе күккә тигән иде инде. Күкрәк кесәсендә яткан Миләүшә хатын бу тантаналы минутларда аеруча нык хис итте ул. Әйтерсең, аның белән бергә Миләүшә дә шатлана. Әйтерсең, Миләүшә кайдадыр шунда, якында гына басып тора һәм аның җиңүен күреп өзлексез елмая. Рифгат инде күңеленнән аның белән сөйләшә дә башлады. Ул аңа әйтә... юк, әйтми, яза: Шушы көннәрдә чаңгы ярышы булды, ди. Мин өченче кеше булып килдем, ди. Әйе, шулай кыска гына итеп, тыйнак кына яза. Мактанмый. Үзен менә болай күтәреп мактаулары турында да бер сүз дә әйтми. Әллә әзрәк сиздерсә дә ярар микән? Нигә? Артык шапырынмыйча, тыйнак кына итеп, «начальник үзе кулымны кысты» дип куйса? Нигә? Югыйсә, өченче булып килүнең нәрсә икәнен Миләүшәнең бөтенләй аңламавы мөмкин бит. Кызларга аларга беренче урын гына булсын. Өченче урын дигәнне өченче сортлы гына чаңгычы мәгънәсендә аңласа?..
Шул вакыт кемнеңдер Журавлев исемен телгә алганы ишетелде.
— Димәк, капитан Журавлев дүртенче урынга кала?!
— Ничек булыр бит әле...
Озакламый финишка дүртенче кеше дә килеп җитте. Ләкин ул капитан Журавлев түгел иде.
Бишенче урында да ул булып чыкмады.
— Кайда соң ул — капитан Журавлев?
45
■ Менә шуида гына Рифгат үзе сугып егып калдырган кешенең капитан Журавлев булганлыгын аңлап алды, һәм шунда ук аның бөтен барлыгын чолгаган шат горурлык хисләре ниндидер ямьсез, шомлы сизенү белән алмашынды.
— Үзем кебек рядовой курсант булса, бер хәл иде, —дип уйлады ул күңеленнән, — капитан чаклы капитанны бәреп еккан өчен рәхмәт әйтмәсләр.
Алтынчы кеше дә, җиденче кеше дә Журавлев булып чыкмады. Ниһаять, ярышта катнашучылардан иң соңгы кешеләр килеп бетте. Капитан Журавлев юк иде.
, «Әллә бөтенләй имгәнеп үк ята инде, аяклы каза?» — дип уйлады Рифгат. Башына килгән бу уйдан аның йөрәге өшеп киткәндәй булды.
Ул арада тагы кемдер, юкка чыккан капитанның язмышы турында кайгыртып, сорау бирде:
— Капитан Журавлев кайда соң безнең?
— Ул кире борылды,—диделәр. — Ярыштан чыкты.
Капитанның ярыштан чыгып кире борылуының сәбәбе башкаларга да мәгълүм булып өлгергән иде инде.
Рифгатне якыннанрак белүче курсант иптәшләре аның янына килеп, пыш-пыш кына хәлен уртаклаша башладылар.
— Нишләдең син, җүләр?
— Нигә соң ул үзе ярыш шартларын боза? Белми торган кеше түгел бит.
— Анысы икенче мәсьәлә! Ә төртеп егу!..
— Андый чакта артын-алдын уйлап торып буламыни?..
— Моның өчен бөтенләй училищедан куып чыгарулары мөмкин.
— Трибуналга ук бирмәсәләр әле...
Рифгат тагы күкрәк кесәсендә яткан хатны хис итә башлады. Хәзер инде аңа ничектер гадәттән тыш уңайсыз иде. Беразга югалып торган Миләүшә шәүләсе, әйтерсең, тагы аның артына килеп баскан да үпкә катыш кайгылы тавыш белән күптәнге соравын кабатлый: «Үзегездә ни хәлләр бар? Бик шәп танкист булып җитәсезме инде?..» Җитәрсең менә куып чыгарсалар! Хөкемгә биреп, штрафнойга җибәрсәләр... Пожалуй, |Миләүшәгә җавап язарга да өлгерә алмассың. Хәер, нәрсә язасың аңа хәзер? Язарлык нәрсә бар соң?..
Шулай бик ямьсез өметсезлеккә төшкән иде Рифгат, капитан чаклы капитанны сугып еккан өчен, әлбәттә, бик каты җавапка тарттырмый калмаслар һәм җәза бирүне озакка сузмаслар, бик кызу тотарлар дип уйлаган иде.
Ичмасам, Шакир чыкканчы гына җибәрми торсыннар иде инде...
Ләкин эшне ул уйлаганча ук кызу тотмадылар. Рифгат бөтен команда белән бергә казармага кайтты. Төшке аш ашады. Аш артыннан бизелә торган ял сәгате дә тыныч кына узды. Тик шуннан соң гына аны начальник кабинетына чакырдылар.
Эшне артык ашыктырмаулары юкка түгел иде, әлбәттә. Начальник 5у хәл турында капитан Журавлев үзе килеп әйткәнче үк сорашып, эшнең ничек булуы белән танышып куйган иде инде, һәм, Рифгатнең бә- кетенә каршы, аның гаебе полковник Ромашкинның ачуын китермәде. Хәтта киресенчә, капитан Журавлев килеп зарын белдергәч, бу хәлне кызык күреп, ул шаян тон алды. Бу турыда инде бик яхшы белсә дә, юньләп ишетмәгән кеше булып, капитаннан сорашырга тотынды.
— Ничек дидегез, төртеп екты? Курсант капитаннымы?
— Так точно, иптәш полковник. Курсант Сабитов мине төртеп егып, узып китте.
— Искиткеч хәл! Нигә соң сез аны артыгыздан җиткердегез, капи- ган? —һәм полковник, көлеп, үзенең комиссарына борылды. — Комиссар, сез ничек карыйсыз бу эшкә?
46
Ләкин комиссар җитди иде. Капитан Журавлев та үзенең шаярырга теләмәгәнлеген белдерергә ашыкты:
— Бу — көлке түгел, иптәш полковник.
Каршысында таш солдат кебек катып торган капитан Журавлевныд битенә тимгел-тимгел кызыл таплар чыгуын күреп, полковник та күзләрендә уйнаган шаянлык нурларын яшерде, җитди тонга күчте:
— Яхшы, чарасын күрермен.
Капитан китеп, комиссар белән үзләре генә калгач, Ромашкин яңадан кәефләнеп көлеп җибәрде:
— Ә бит шәп егетләр бар безнең яшьләр арасында, ә? Молодец егетләр бар. Эш чыгара торган егетләр бар, ә? Өметле егетләр бар.
Комиссар һаман җитди иде.
— Минемчә, бер дә сокланырлык эш юк. Гади тотнаксызлык, һәрбер хулиган булдыра ала торган әшәкелек. Просто куарга кирәк андый- ларны училищедан. Бик батыр икән, әнә фронтта күрсәтсен батырлыгын.
— Күрсәтер, ашыкмагыз. Командир булып барсын фронтка. Минемчә, фронтта нәкъ шундый командирлар җитми. Яшьләргә алга чыгарга юл бирмәүче тәкәббер картларны этеп егып, узып китә торган командирлар. Ә? Ничек, комиссар?
— Иптәш полковник, әгәр дә сез курсантлар арасында йөгәнсезлек эшләгән кешеләргә рәхмәт белдерә башласагыз, алариы хулиганлык эшләгән саен молодец дип мактап тора торган булсагыз, бу хәл яхшы нәтиҗә бирер дип уйламагыз. Без аларны бик тиз үз җилкәбезгә атландырырбыз.
Полковник тагы кәефләнеп көлеп җибәрде:
— Юкка борчылмагыз, мин бит аны үз алдында мактамыйм.
— Каты чара курмәсәгез, шул үзе мактау була түгелме?
— Зарар юк. Аңлыйм мин Сабитовны. Үзем спорг белән шөгыльләнгән кеше. Ул хулиган түгел. Менә дигән егет... Шулай да җәзасын бирми ярамый, әлбәттә...
Рифгат килеп кергәндә кабинетта комиссар юк иде инде.
Рифгат, хәрби дисциплина таләп иткән бөтен шартларны җиренә җиткереп, полковник каршына килеп басты, ул, тәкәббер капитанны юлыннан кагып җибәрүе өчен, күңеленнән үзен һич гаепле санамый иде. Шуңа күрә начальник каршында артык түбәнләнмәскә карар бирде. Беткән баш беткән, күп булса фронтка җибәрерләр. Ул, нәкъ командирлар үзләре таләп иткәнчә, «карашы белән ашардай булып», начальникның кырыс күзләренә төбәлде һәм чатнатып рапорт бирде.
— Иптәш полковник, сезнең чакыруыгыз буенча—курсант Сабитов! Полковникның күзләре тагын да кырысланды.
— Иптәш курсант, ничек сез капитанга кул күтәрергә батырчылык иттегез?
— Мин аның капитан икәнен белмәдем... — диде Рифгат, тик анык тавышында әз генә дә үкенү яки үзен гаепле санау әсәре юк иде. Шунлыктан булса кирәк, полковникның кырыс карашыңда ниндидер хәйләле сизенү чаткысы ялтырап китте: «Ай-Һай, белмәдең микән? Шомартасын егет!» дип әйткән кебек булды ул чаткы. Шулай да Рифгат бирешергә теләмәде: гафу үтенү тонына күчмәде: — Ләкин,—диде, — иптәш полковник,— диде, — ул бит үзе ярышу шартларын бозды... Ярыш шартлары буенча...
Рифгатпең гафу үтенмәве, үзен гаепсез тотуы полковникның аңа булган соклануын арттыра гына төште. Ләкин полковник, озак сөйләшсәм, чынлап та күңелемдәген сиздерермен дип шикләнеп, кыска тотарга булды.
47
— Молчать, — диде ул, кырт кисеп. — Сезгә биш сутка арест. Барыгыз, командирыгызга әйтегез!
— Есть! Биш сутка арест! — диде Рифгат күтәренке тавыш белән ■һәм кырт борылып китеп тә барды.
Полковник Ромашкин ялгыз калгач рәхәтләнеп бер сулап куйды, кәефле елмайды: «Юк, ошый миңа бу егет,—дип уйлый иде ул. — һичшиксез ошый, тик сизде, шайтан. Ачуланмаганлыгымны барыбер сизде. Мин аңа арест бирәм, ә ул бүләк алган кеше кебек җавап кайтара... Сизсен, бог с ним. Ә капитанның үз-үзен тотышын махсус тикшерергә кирәк булыр».
9
Трибуналга бирүне көткәндә биш сутка арест Рифгат өчен чынлап та бүләк алу кебек тоелды. Өстәвенә Шакир янына китереп керттеләр үзен. Миләүшәдән килгән хат уңае белән түземсезләнеп Шакир кайтуын көткәндә, капыл гына үзең аның янына барып керү — бусы бөтенләй бәйрәм иде инде.
Шулай да аларга очрашу белән үк Миләүшә хаты турында сүз башларга туры килмәде әле.
Гауптвахтага кереп утыруына инде ике тәүлектән артып киткән Шакир үзенең иптәшен бик күпне күргән, дөньяның ачысып-төчесен күп гатыган тоткын позасында каршы алды.
— Нәрсәгә ул кадәр шатландың?—диде ул Рифгаткә. — Әллә кунакка килдем дип беләсеңме?
— Бу минем өчен почти кунакка килү, — диде Рифгат. Бүлмәдә үзләреннән башка чит кеше дә булмагач, аның кәефе тагы да ачыла гөште. — Билгеле, кунакка килү!
һәм ул, озынга сузмыйча, үзенең ни өчен бирегә килеп эләгү тарихын сөйләп бирде.
— Молодец, — диде Шакир җитди генә.
Рифгат аның хуплавына җавап биреп тормады.
— Җәза күләменең кечкенә булуы бер хәл,—диде ул, — анысына артык исем дә китми. Икенче нәрсәгә җаным эреде минем, Шакир, беләсеңме?
— Минем белән кавышкангамы?
— Анысы үзенә башка статья әле. Хәтерлисең микән, син теге вакытта миңа нәрсә дигән идең?
— Кайсы вакытта?
— Теге кибән урынын саклап каравылда торганда, уставны бозып...
— Ә беләм, беләм.
— Колбаса дип сиңа агач тоттыралар икән, дидең син миңа ул вакытта, колбаса түгел дип торма, аша, дидең, кимер дидең.
— Әйткәнмендер.
— Әйттең. «Үзеңчә хөкем йөртергә ярамый монда», дидең.
— Бик дөрес әйткәнмен.
— Ә мин менә бүген икенче хәл күрдем. Беләсеңме, полковник каршында мин үземне бөтенләй гаепле кеше кебек тотмадым. Гафу үтенергә исәбем юклыгын да яшермәдем. Ә ул, беләсеңме? Тыштан миңа ачуланган кебек була. Ә эчтән, күңеленнән... ә күзләре! Просто менә миңа: «Синең урныңда булсам, мин дә шулай эшләр идем» дип кычкырып торалар. Менә шунысына җаным эреде. Ул миңа арест бирүе турында әй- гә. Ә мин аңа чын күңелемнән рәхмәт укып торам. Хәзер минем күңелемдә полковник Ромашкинга карата шундый бер җылы, яхшы хис, ничек дип аңлатырга белмим... Просто мәхәббәт! Бер Ромашкинга кара-
48
та гына да түгел... Юк, Шакир, биредә син уйлаганча, официаль караш кешеләре генә түгел, искиткеч бай күңелле, тирән эчтәлекле кешеләр бар монда, гомумән армия сафында... Юк, менә дигән командир булып чыгабыз әле без, Шакир. !
— Шулай да башта бик нык өркеткәннәр булса кирәк үзеңне? Гаупт- вахтага кергәнгә шул чаклы шатланырлык булгач...
— Өркеттеләр, малай, анысы дөрес. Үзебезнең иптәшләр бит: кимендә трибунал, кимендә штрафной дип кенә торалар...
— Өркетергә яратучылар күп.
— Ну, ярый, үзең ничек соң, Шакир, нихәлләр бар? Биредә бик күңелсез булмадымы?
— Күңелсезләнергә бирмиләр монда. Әле кар көрәргә чыгаралар,' оле кухняга эшкә җибәрәләр... Рәхәтләнеп хыялга бирелеп җыр чыгарып ятырга вакыт та юк. Я, анда нинди яңалыклар бар соң, иректә?
— «Иректә»,—диде Рифгат, Шакирны үчекләп. — Син бигрәк тагын үзеңнең дәрәҗәңне күтәреп җибәрәсең, ел буе төрмәдә утырган кешемени?
— Үзебезгә күрә бусы да ярап торыр. Чынлап та, хат-фәлән юкмы?
— Бар, малай. Миләүшәдән хат бар. И ярыйсы кызык хат.— Рифгат, сөйләнә-сөйләнә, чалбар кесәсен актарырга тотынды. — Үзем ничек итеп тизрәк сине күрергә белми йөри идем, ходай тәгалә ярдәмгә килде, ахрысы, бигрәк вакытлы кавыштырды. /Менә!
Шакир, Миләүшәдән килгән хат белән бик кызыксынса да, артык сабырсызлык күрсәтмәде.
— Нәрсә яза? — диде ул, тыныч кына.
— Мә, укы үзең. Хат миңа гына түгел, икебезгә дә адресланган.
Шакир бераз кызыксына төшкәндәй булды.
— Икебезгә?
— Әйе, менә башта ук...
Шакир Рифгатнең күрсәтеп бирүен көтмичә, хатны үз кулына алды һәм күз йөртеп кенә укырга кереште. Рифгат тын калып, иптәшенең хат укуын күзәтте. Кызык: Кәримә турындагы хәбәр ничек тәэсир итәр икән моңа?
Хатны укый башлаган минутта Шакирның йөзе бик тыныч иде, хәтта тыныч дию генә дә аз, бөтенләй гамьсез чырай иде аңарда. Бераз укыганнан соң ул ничектер җитдиләнә, сагая төшкән кебек булды. «Әһә,—дип уйлады Рифгат — барып җитә башладымы? Укый төш әле, укый төш!..»
Менә Шакирның йөзе кинәт куе булып кызарып китте. Ул бик оят эш өстендә тотылган гаепле кешесыман, үзе дә сизмәстән, ялт итеп, Рифгаткә карап алды.
«Шул, үзе икән. — дип уйлады Рифгат.—Югыйсә кеше нигә болан кызарсын?» Шулай да ул күңелендәгене Шакирга сиздерергә ашыкмады. Тукта, Миләүшәнең «подлец» дигән җиренә барып җитмәгән әле, анысы ничегрәк тәэсир итәр икән үзенә?
Шакир икенче тапкыр күтәрелеп карамады. Хатка текәлгән килеш, шактый тыныч чырай белән аны укып та чыкты. Ләкин аның бик тырышып эчке кичерешләрен яшерергә азаплануы Рифгат өчен үзе шикле иде.
— Я? — диде ул Шакирга, берни сизмәгән кеше булып. — Ничегрәк? Хатны әйтәм?
— Искитәрлек әллә ни юк.
— Кәримә вакыйгасы неужели синдә әз генә дә кызыксыну тудырмый?
— Минем өчен яңалык түгел.
— Ничек яңалык түгел? Син ул турыда белә идеңмени?
—Юри гаҗәпләнәсең, Рифгат. Кыланма. Ни уйлап торганыңны белам бит.
Шакир кызганыч хәлдә каласы урында, ничектер Рифгатнең үзенә уңайсыз булып китте.
— Туктале, Шакир, — диде ул, нәрсәдәндер акланырга тырышкандай. — Нәрсә уйлыйм ди мин? Нәрсә әйтмәкче буласың? Берни аңламыйм.
— Аңлыйсың, Рифгат. И ялгышмыйсың: Миләүшә әйткән подлец—-чынлап та мин ул.
— Китче әле! Ни сөйлисең инде син, Шакир?
— Ник? Бу мәсьәләдә үзең дә миннән шикләнмәдеңмени? Шикләндең бит?
— Дөресен әйткәндә, күңелгә шундый шик килде, ләкин чынлабрак уйлап карагач, ышанмаган идем. Хәтта әле дә, үзең әйткәч тә, ышану кыен.
— Ник? Минем кулдан килерлек эш түгелмени бу, синеңчә?
—Шаяртма әле, Шакир. Миләүшә өчен минем белән пычакка-пы- чак килергә әзер торуыңны онытмыйм мин синең. Миләүшә өчен үлешер чиккә җитүеңне хәтерлим.
—Янәсе, бер кыз өчен үлешергә җитеп йөргән егет ничек итеп икенче кыз белән шундый мөнәсәбәткә керә алсын, ә?
— Әлбәттә.
—Беләсең килсә, нәкъ шул көнне булган хәл бу. Миләүшә өчен сине дуэльгә чакырган көнне булган эш. Кама буенда.
—Мин сине аңлый алмыйм, Шакир. Ялганлыйсың дисәм, ни өчен ялганларсың икән? Аның нигә кирәге бар?
— Кеше ышанмаслык нәрсә бар соң биредә?
— Шулай да гаҗәп, — диде ул, ниһаять, Шакирга җавап биреп.— Әйтик, синең биредә, Ялантаудан еракта, сугышка китү, аннан әйләнеп кайта алмау куркынычы булган вакытта хатын-кызга караш мәсьәләсендә артык нечкәләп тормавың, кем туры килсә, шуның белән йөрүдән тайчынмавың гаҗәп тә булмасын, ди. Бу кадәресе аңлашылсын да, ди. Ә соң тегендә, Ялантауда, тыныч вакытта, бөтен иптәшләрең, хәтта җаныңнан артык күреп сөйгән ярың яныңда булган вакытта, икенче бер кыз белән шул дәрәҗәдә, просто хайванча чуалып йөрү? Нигә кирәк бу? Моны ничек аңларга?
Шакир, иптәшен баласыткан чырай белән, авызын йомган килеш кенә көлеп куйды:
— һы-һы... Миләүшәнең исе китүенә гаҗәпләнмим. Ул кыз кеше. Яшь тә. Әнисе куенында гына үскән иркә бала. Ә синең, егет кешенең, бу кадәр наивный булуың гаҗәп. Беркатлы сабый кебек кыланасың, әй, валлаһи.
— Ә соң мәхәббәт?
— Синең бөтен бәлаң яки балалыгың шунда, Рифгат, син мәхәббәтне китапта язганча аңлыйсың. Ромео белән Джульетта мәхәббәте, Фердинанд белән Луиза мәхәббәте — и башка шуның ише тагы бик күп Таһир-Зөһрәләр, йосыф-Зөләйхалар, Ләйлә-Мәҗнүннәр — бары да идеа-
4. »с. ә.- № 9.
Рифгат аның бу соравына тиз генә җавап бирмәде. Чынлап та, аңлау кыен иде аңа. Әллә юри шаяртамы? Мине үртәндерер өчен юри шулай шукланамы? Юк, шаярганга ошамый. Хәер, чынлап та кеше ышан-
гмаслык нәрсә бар соң биредә? Үзем үк шул фикергә килгән идем ич. Хәзер инде, ул үзе әйтеп биргәч... Шул үзе әйтеп бирүе белән икелән- дерде. Юк, беркатлы кеше түгел бу Шакир, серле кеше... Чынлап та подлецмы соң ул? Әллә аны аклый торган сәбәпләр дә бармы?
49
50
диетическая фантазия бит алар. Тормышта юк андый мәхәббәт. Әгәр аерым случайлар бар икән, алар инде әнә шул шагыйрьләр фантазиясенә сукыр килеш ышанган һәм шуларга ышанып, үзләрен гашыйк дип воображать итүче юләрләр. Мәхәббәтнең төп нигезе — ир кеше белая хатын-кыз арасындагы җенси мөнәсәбәт. Инде шуны төрле хыялый чәчәкләргә урап, матурлап, идеаллаштырып күрергә тырышу — анысс һәркемнең шәхси эше. Син бит комсомолец, Рифгат, һәр мәсьәләгә материалистларча карарга тиеш. Неужели, шуны аңламыйсың?
Шакир бу сүзләрне шундый житди, шундый ышанырлык итеп әйтте, Рифгат чирканып китте һәм ни дияргә белми аптырап калды.
Ә бит мондый караштагы кешеләр бер Шакир белән генә бетми. Күл вакытта шулай була бит: егетләр үзара жыелып хатын-кыз турында сөйләшә башласалар, бик тупас сөйләшергә яраталар. Күбесенчә шул хайвани мөнәсәбәт турында сөйләүдән узмыйлар. Хәтта Рифгат үзе дә, башкалар арасында сабый булып күренмәс өчен, шундый тонга кушылып китә. Ләкин ул андый вакытларда үзенең чын хисләрен яшерә, иптәшләренә охшар өчен генә гомуми тупас тонга кушыла... Шуңа күрә ул башкалар турында да, — күңелләрендәген әйтмиләр, үзләренчә олырак, тәжрибәлерәк кеше булып күренү өчен, юри шулай тупас сөйләшәләр,— дип уйлый иде.
Шакир турында да теле белән генә шапырына торгандыр дип белә иде. Болай булгач инде аны юри шапырынучы гына дип булмый. Димәк, ул сүздә генә түгел, мәхәббәт мәсьәләләренә карата практикасында да шундый икән...
10
Кәримә мәсьәләсендә Шакирның дөрестән дә гаепле кеше икәнен белгәч, ни өчендер Рифгатнең аңа карата ачу яки нәфрәт хисе көчәймәде, хәтта киресенчә, иптәше хәзер аның каршында ничектер чынлап та үсеп киткән кебек булды. Ул үзенең күңелендә Шакирга карата ниндидер эчке хөрмәт, хәтта яшерен соклану тойгысы туганлыгын хис итә иде инде. Ул аны әрли дә алмады, битәрләр сүз дә тапмады.
— Димәк, син хәзер инде озакламый әти буласы кеше? — диде ул, ниһаять. — Ә ни өчен син аны яшерәсең, Шакир?
— Менә синнән яшермәдем ич.
— Синең өчен сер булгач, ул миннән дә чыкмас, әлбәттә. Үзең ни өчен ачмыйсың?
— Эш болайга киткәч, ачылмый калыр дип ышанмыйм ышануын. Шулай да кычкырырга ашыгасым килми. Башымны бәйләргә теләмим мин ул кара кыз белән. Мин аны көчләмәдем. Кермәсен иде минем бе: лән әрәмәлеккә. Якын китермәсен иде. Яңагыма салып җибәрсен иде, тибеп очырсын иде. Ә мин нәрсә? Андый вакытта бала турында уйлап торамыни кеше? Теләсә нишләсен. Кыз килеш атасыз бала анасы буласы килмәсә, берәр чарасын күрер. Беткәнмени...
— Ничек соң, үзе чакырдымыни ул сине?
— Вак мәсьәлә. Давай ташлыйк, Рифгат, шуны. Вакыты ул түгел. Командир булып чыгасыбыз бар бит әле безнең. Танк командиры. Аннары сугышка. Әллә исән-сау әйләнеп кайтабыз, әллә юк. Үзебез турында зуррак истәлекләр калдыру хакында уйларга кирәк, ә? Алда бик зур эшләр тора бит. Дөресен генә әйткәндә, әшәке бит хәлләр?
Рифгат житди уйга калды.
— Анысы дөрес, — диде ул, ниһаять. — Әйе, бөтен мәсьәлә ут эчендә хәл кылына хәзер. Дөнья күләмендә күтәрелгән социализм белән ка: питализм проблемасы да шунда хәл кылына, бу проблема янында тузан
51
!бөртеге генә булган Рифгат яки Шакир солдатларның кем булулары да !шунда хәл кылыначак...
Рифгат сүзсез калды. Шакир да аңа берни дә өстәмәде, һәр икесе шул ук фикерне күңелләреннән дәвам иттерделәр.
«Әйе, әйе, — дип уйлады Шакир. — Сугышта батырлык күрсәтә бел- :әң—шул. Калганы: хатын-кыз, бала-чага, шешә белән шаяру кебек эшләр... чепуха. Герой исемең булса, бары да гафу ителә. Төп мәсьәләдә сынатма! Принципиаль мәсьәләдә».
Рифгат тә шул бер үк фикерне дәвам иттерде.
«Әйе. Кемнең кем булуы ут эчендә хәл кылына, — дип кабатлады ул күңеленнән. Тик бу уйлар аның башында икенче төрлерәк юнәлеш алдылар. — Әйе, Шакир белән Рифгатнең генә түгел, шул ук Кәримәнең дә, шул ук Миләүшәнең дә кем булулары бер үк ут эчендә хәл кылына...»
Аннары әнисе килде Рифгатнең күңеленә, әнисенә ялганып, Сания апасы, Камил абыйсы һәм тагын бик күп Ялантау кешеләре килде...
ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК
ТӘҖРИБӘ — ЮКТАН БАР БУЛА
1
Тып-тын коридор. Ишекләр бары да ябык. Бер генә кеше дә юк. Шулай да төшлеккә караган зур тәрәзә аркылы мул булып кергән кояш нурлары аңа җан өреп, ямь биреп торалар. Өстәвенә әнә кайдадыр аргы башта күтәренке, дәртле аваз белән кыңгырау җыры яңгырый башлады:
Тнллем-тилли, тиллем-тилли, Укыйсыбыз килми, килми. Күп утырдык, булды, булды, Ял итмичә булмый, булмый... Тиллем-тилли, тиллем-тилли..,
Ул арада бу күңелле җырга кайдадыр ишек артларында күтәрелгән тонык шау-шу кушылды, һәм кыңгырау җырының яртысы да тәмамланырга өлгермәгәндер, әллә ничә ишек берьюлы ачылып китте дә, тонык кына ишетелгән шау-шу авазлары бәйдән ычкынып, кинәт колак күтәрә алмаслык чыр-чуга әверелде. Шул ук секундта бөтен коридор эче кайнап, ургылып торган балалар төркеме белән тулды. Кыңгырау җыры бу шау-шу астында күмелеп тоныкланды, аннары бөтенләй тынып, югалып калды.
Коридорга ташып чыккан балалар төркеме үзенең юнәлешен бик тиз тапты: тышкы ишеккә — кояш күренгән якка таба агыла башлады. Тик берничә укытучы гына, агымга каршы көч-хәл белән юл ерып, коридорның түренә таба атладылар.
Сания үзе дә шулар арасында иде. Аның өстендә — күптән кия торган зәңгәр бостон костюм. Ул инде шактый искереп, терсәк һәм арка турылары ялтырый башлаган булса да, төсен югалтмаган һәм яңа гына үтүк астыннан чыккан ап-ак ефәк яка белән күгелҗем бизәк төшкән нәфис крепдешин шарф янында бөтенләй өр-яңа булып күренә. Авыр мәктәп һавасында аеруча тәмле булып аңкыган «Кремль» хушбуе исе укытучының бу гади киемнәрен тагын да нәфисрәк, тагын да пөхтәрәк итеп күрсәтә. I
Балалар бер-берсенә кысыла төшеп, аңа юл биреп калалар. Сания ашыкмый гына атлый. Аның сула төшкән йөзе тыныч һәм бераз тантаналы да кебек. Ул артык узынып киткән малайларга тыю сүзләре әйткәләп куя, ләкин ачуланмый. Аның күзләрендә җиңүгә ирешкән
£2
кырыс полководец яхшылыгы чагыла: уйнагыз, балалар, сикерегез,— диләр аның чиста коңгыр күзләре. — һавага, кояшка чыгыгыз, йөгере-] шегез, куышыгыз, телисез икән, әнә карга ятып аунагыз! Хәзер мөмкин!
— Хәзер?
Әйе, ана куенындагы баланы катырып үтерерлек рәхимсез суыклар үткән, көннәр язга таба авыша башлаган иде инде.
Анысыннан да бигрәк, безнең гаскәрләрнең инде декабрьдән бирле һаман һөҗүм сугышлары алып барулары, Мәскәү өлкәсеннән дошманны сөреп, яңадан-яңа авылларны, шәһәрләрне, районнарны фашистлар оккупациясеннән азат итүләре һәркемнең күңелен күтәргән, һәркемне яңа өметләр белән рухландырып җибәргән иде.
Дөрес, бу җиңү түгел иде әле, җиңүгә ерак иде. Шулай да шәһәр хуҗалыгындагы төп эшләр, сугыш вакыты шартларына көйләнеп, билгеле бер эзгә төшеп киткәннәр. Авыр, катлаулы киртәләр аша барырга булса да, ачык юнәлеш алганнар иде: бары да фронт өчен, бары да дошманны җиңү өчен!
Төп массаның шушы хакыйкатьне аңлап эш итүе һәр предприятиенең һәм учреждениенең эшенә уңай йогынты ясады.
Бу йогынтыны Сания үзенең мәктәп тормышында да бик ачык сизде. Чиксез авыр вакытлар булды бит: класслар өчен урын җитми, өчкә бүленеп уку өчен көн җитми, кичке сменаларга яктылык җитми иде. Укытучылар да аз. Дәреслекләргә, кәгазь-каләмгә, күргәзмә әсбапларга кытлык. Күп балаларның өс-башларына юк. Җитмәсә тагын шулар өстенә мәктәп ишекләрен атналар буена бикләп тотарга мәҗбүр иткән рәхимсез суыклар!..
Шулай да ерып чыгылган. Программа ярыйсы үтәлгән. Ә хәзер көннәр озайганнан-озая, җылынганнан-җылына бара. Ничә көн инде менә, мәктәпкә килми калучылар бөтенләй юк дияргә мөмкин. Бу күренешнең бәясен Сания, әлбәттә, яхшы аңлый. Хәзер инде аның, директор буларак, тәҗрибәсе дә җитәрлек. Ул хәзер элекке шикелле куркып бармый, табигать үзе тудырган уңайлыклардан ничек итеп тулырак файдалану турында уйлый һәм үз мәктәбендә укыту-тәрбия эшләрен яхшырту буенча бик күп мөмкинлекләр ачылуын күрә...
Ул ашыкмый гына атлап укытучылар бүлмәсе ишегенә килеп җиткәндә, коридор бөтенләй бушап калган, тәрәзәдән төшкән кояш яктысында төтен кебек куе тузан тасмалары гына сузылышып тора иде.
— «Тыгыз, тыгыз!—дип куйды Сания күңеленнән. — Ярый, менә тәрәзәләрне ача башлагач, иркенәер инде. Күп калмады».
Ул укытучылар бүлмәсенә керде. Өстәл тирәсенә җыелган укытучылар арасында Ольга Дмитриевнаның татарча сөйләргә азаплануы ишетелә, башкалар аны төзәтергә тырышалар. Кемдер көлә, кемдер ачулана иде. Сания, алар янында тукталып тормастан, фанер белән генә бүлеп алынган канцеляриягә — директор кабинетына узды. Кулындагы дәфтәрләрне өстәлгә куеп, урынына утырырга өлгермәде, мәктәптә секретарлык һәм кассирлык хезмәтен алып баручы ханым ана зур конверт китереп тоттырды.
Тышына ВКП(б)ның Ялантау Шәһәр Комитеты штампы басылган бу зур конверт эченнән кечкенә блокнот битенә кулдан гына язылган записка килеп чыкты. Сания иң элек аның имзасына күз төшерде. Анда берни кыландырмыйча, соңгы хәрефенә кадәр аерым-ачык итеп язылган Башкирцев фамилиясе ярылып ята иде.
Үзе? Нәрсә яза ул Саниягә?
«Хөрмәтле иптәш Ибраһимова! Бүген, мәктәптә эшегез беткәч, гор- комга минем янга кереп чыгуыгызны сорыйм».
— Камил турында берәр хәбәр бар микән әллә?
Записканы уку белән Саниянең башына килгән беренче сорау шул булды.
53
Ул Камилнең язмышы турында хәбәр итүләрен сорап, хәрби комиссариат аша әллә ничә хат язган иде инде. Тик беркайдан да күңелен канәгатьләндерерлек жавап ала алганы юк иде әле. «Үлгәннәр жөмлә- сендә юк, — дип язганнар иде аңа.—Яралылар арасында да юк. Хәбәрсез югалучылар исемлегендә дә күренми...»
— Шушы үзе хәбәрсез югалу түгел микәнни соң инде?—ди иде Сания, ачуы килеп, һәм үзен берәр жиргә чакырсалар да, сине фәлән кеше сорады дисәләр дә, беренче булып аның күңелендә шул сорау туа иде: Камил турында берәр хәбәр бар микән әллә?
— Чынлап та, нинди дә булса киңәшмә яки утырышка чакырган рәсми язуга охшамый бу. Мөгаен, Камил турында хәбәр бардыр.
Ул Башкирцевның язуын кире конвертка салып, портфеленә тыкты да укытучылар бүлмәсеннән Ольга Дмитриевнаны чакырып алды.
— Ольга Дмитриевна, мин бүген туры өйгә кайтмыйм. Горкомга кереп чыгасым бар.
— Озаккамы?
— Белмим, үзләре чакыра. Бәлки, бик тиз әйләнеп кайтырмын. Озакласам-нитсәм, белеп торыгыз дип әйтүем.
— Яхшы, борчылмагыз. Балаларны карармын.
2
Ләкин Сания мәктәп күләмендә занятие беткәнне көтеп тора алмады. Аның соңгы сәгатьләрдә класска керәсе юк иде, үз дәресләрен тәмамлап чыгу белән китәргә булды.
Шәһәр Комитеты бинасында күптән ут алынган иде инде. Беренче секретар кабинеты алдындагы бүлмәдә аны Сабитова каршы алды.
— Әйдүк, Сания апа, рәхим итегез.
Алар, күптәнге танышлар буларак, бер-берсен бик якын күреп исәнләштеләр.
— Нихәлләр бар соң, Сания апа?—диде Сабитова. — Көннәр ничек үтә?
— Эш белән мавыгып үтә инде шунда, сизелми дә кала. Иптәш Башкирцев биредәме?
— Сез аңамы?
— Аңа шул. Кереп чыгуымны сораган иде.
— Биредә ул, биредә. Янында беркем дә юк бугай. Чишенегез, керерсез.
— Шушында гына чишеним алайса.
Сания ишек катындагы элгечкә пальтосын элде дә, уң кулда торган китап шкафының пыяла тәрәзәсенә карап, чәчләрен, якаларын төзәтергә тотынды. Сабитова һаваны иснәштергәләп, ягымлы елмаеп куйды.
— Сез, Сания апа, һаман да әллә кайдан яхшы духи табасыз әле. Бигрәк тә хуш исле инде.
— һи-һи, миндәге хушбуй запасы сугыш беткәнче генә түгел, гомергә җитәрлек дисәм дә ялган булмас.
— Шулай укмы? Мин сезне һич андый запас җыярга ярата торган кеше дип белми идем...
— Җыйганым да юк. Укытучы кешенең ни, беләсең инде. Бүләккә китереп аптыраталар иде бит. Яңа елда булсын, Сигезенче мартта булсын, укулар беткән көн булсын — тоталар да киләләр. Я чәчәк букеты, я хушбуй. Бөтенләй алмасаң, үпкәли башлыйлар. Менә шулай итеп җыелган инде. Яңа елга бүләкләр оештырганда әллә ничаклы фронтка җибәрдем әле...
Бу сүзләрне сөйләшкән арада Сания, өс-башын төзәтенеп, ап-ак кулъяулыгы белән күз һәм борын тирәләрен сөрткәләп, секретар каби-нетының ишегенә килде.
54
— Мөмкинме?
Башкирцев аны өстәл артыннан чыгып каршы алды.
— Рәхим итегез, иптәш Ибраһнмова. Узыгыз, утырыгыз.
Тагын исәнлек-саулык турында сорашулар китте, һәм Сания Баш- кирцевның беренче сорауларыннан ук сүзнең Камил турында бармаячагын, аңардан бернинди дә хәбәр юк икәнен сизеп алды. Димәк, башка мәсьәлә.
Горком секретарының ни өчен чакыртканлыгын белүне озак көтәргә туры килмәде. Башкирцев хәл-әхвәл турында сорашып беткәч, артык озакка сузмыйча, турыдан-туры эшкә кагылган мәсьәләгә күчте.
— Я, — диде ул, ни өчендер тирән сулап. — Шәһәр Советы тирә, сендә булгалыйсызмы?
— Бу көннәрдә генә булганым юк, иптәш Башкирцев.
— Кыен бит анда эшләр, иптәш Ибраһнмова.
Сания, горком секретарының тел төбе кая баруын чамаларга теләп, сагая төште.
— Шәһәр Советына нәрсә булган?
— Гарипов ялгыз бит. Җитмәсә тагы ул кешебез элекке гадәтен дә бөтенләй ташлап бетерә алмаган ахрысы.
Гарипов элек бүтән районда икенче секретар булып эшләгән, аннары, эчүдә гаепләнеп урыныннан алынгач, Ялантауга җибәрелгән кеше иде. Биредә аны Шәһәр Советына эшкә урнаштырып, Баязитовның урынбаюары итеп билгеләделәр. Баязитов фронтка киткәч, председатель урынына ук калды. Бер кулы гарип булганлыктан, фронтка китү куркынычы юк, теге райондагы гөнаһысын кабатлаганы да сизелми иде.
— Ничек? — диде Сания, куркынып. — Әллә тагын эчә башлаганмы?
Башкирцев бу сорауга бераз тартыныбрак җавап бирде:
— Хәер, ул мәсьәләдә алай куркырлык эш юк. Шулай да аның ялгызына авыр. Беләсез, хәзер бик катлаулы чор. Аңа бер бик яхшы урынбасар кирәк иде.
— Әлбәттә, ярдәмчесез авыр. Шәһәр Советының эше хәзер бик күп. Бик катлаулы. Беләм. Бу эшкә бик тәҗрибәле кеше кирәк инде.
— Барыннан да элек саф намуслы, халык интересын яклаучы кеше кирәк. Тәҗрибә — юктан бар була торган нәрсә ул.
Сания, сүзне ничек дәвам иттерергә белмичә, аптырап, сүзсез калды. «Ни өчен бу турыда минем белән сөйләшә бу? — дип уйлый иде ул. — Әллә шул урынга мине... Юк ла, буламы соң...»
— Белмим шул, иптәш Башкирцев, — диде ул, ниһаять.—Бу мәсьәләдә мин сезгә яхшы киңәшче була алырмын микән.
— Мин ул урынга сезне тәкъдим итмәкче булам.
— Мине? Шәһәр советы председателе итәргә?
— Урынбасары.
— Ни сөйлисез сез, иптәш Башкирцев?
— Нигә гаҗәпләнәсез?
— Шундый зур җаваплы урынга...
— Дөрес, җаваплылык зур. Ләкин мин сезне ул урында бик яхшы эшли алырсыз дип ышанам.
Сания тагын ни әйтергә белми сүзсез калды. Башкирцев аны ашык-тырмады.
— Минем бит мәктәбем бар, — диде Сания, ниһаять.
_ Мәктәпне дә онытмыйм, анда да кеше табарбыз.
— Белмим, иптәш Башкирцев. Минем бит әле мәктәп директоры булып утыруым да, ни чарадан бичара дигәндәй, кеше булмаганнан гына. сез болад үзегезне кимсетәсез, иптәш Ибраһнмова? Мин
55
сезнең белән шаярып сөйләшмим. Сезне белмәсәм, ышанмасам, тәкъдим итмәс идем.
— Шулай да минем мәктәп эшеннән аерыласым килми. Директорлыктан дип әйтүем түгел, укытучылык практикасыннан. Мин ул эшне яратам. Шул эшкә ничә ел гомеремне биргәнмен.
— Монысы, әлбәттә, җитди мәсьәлә, — диде Башкирцев һәм, уйга чумып, шактый озак вакыт сүзсез торды. — Әйе,—дип куйды ул ниһаять, тирән көрсенеп. — Җитди мәсьәлә. Ләкин, әгәр дә бик теләсәгез, сезне мәктәптән бөтенләй аермаска мөмкин. Педагоглык стажыгызны саклыйсыгыз килә икән, атнасына берничә сәгать дәрес алырсыз. Заманалар тынычлангач, кирәк булса, яңадан бөтенләй мәктәпкә кайту мәсьәләсен куярга була бит.
— Белмим, ни әйтергә дә белмим, иптәш Башкирцев.
— Ашыктырмыйм. Кайтыгыз, яхшылап уйлагыз. Аннары әйтерсез. Онытмагыз, быелгы шартларда мәктәп директоры булып эшләвегез сезнең өчен аз тәҗрибә түгел. Шәһәр советында депутат булуыгызны истән чыгармагыз...
3
Сания кайтырга чыккайда әле вакыт иртә булса да, урамнар тып- тын булып калган иде инде. Шәһәрдә һаман маскировка дәвам иткәнлектән, беркайда да ут күренми, шулай да кар яктысында урамдагы барлык өйләрне, агачларны, баганаларны ярыйсы гына шәйләп булырлык иде. Ләкин Сания күп нәрсә күрә алмады. Тротуар белән ат юлы арасында кешедән биек булып өелгән кар эскерте урамның уртасында һәм каршы як тротуарда ни бар ни югын күрергә мөмкинлек бирми иде.
Башка көннәрдә караңгыга калып кайткан чакларда мондый тар, кысан тротуарлар Саниянең эчен пошырмый, алар фәкать үзләренең шомлы тынлыклары белән аны куркындыралар гына иде. Бүген исә ул ничектер курку турында онытты. «Бу кар өемнәрен болай тотмыйсы иде бит, шәһәр үзәген мондый ташландык хәлдә калдырмыйсы иде, — дип борчылды ул бүген. — Бу, әлбәттә, дворниклар үзләре генә ерып чыга ала торган эш түгел. Өмә кирәк монда. Барлык халыкны, шәһәрдә булган атларны, машиналарны тартырга кирәк бу эшкә... Мәктәп балаларын да чыгартырга була...
Чыгартырга? Нигә чыгарырга түгел?
Сания кинәт, үз-үзен бер гаеп эш өстендә тоткансыман, уңайсызланып китте һәм елмаеп куйды. «Шулай, мин үземне председатель урынбасары итеп тоя да башладыммыни инде? Каян килгән миңа бу оятсызлык? Оятсызлык микән? Нигә батырлык түгел? Батырлык шул. Каян килә ул? Минем кулымнан килә торган эшме соң бу? Шундый зур батырлык сорый торган эшкә алынырга нинди нигезем бар минем? Көчең булмаган килеш батырлык күрсәтергә азаплану үзе оятсызлык түгелмени? Миңа бит әле бу турыда бик ныклап уйлап карарга гына куштылар...»
һәм Сания үзенең йомшаклыгы турында уйлый башлады. Ә шәһәр советында җитәкчелек итү өчен, бигрәк тә мондый чорда, нык куллы, каты кеше булырга кирәк.
Ул шулай, үзенең йомшак яклары турында уйлый-уйлый, өенә кайтып җиткәнче үзен председатель урынбасары булыр өчен бөтенләй яраксыз кешегә чыгарып бетергән иде инде. Кайтып керүгә тагын ул турыда онытты. Өйдә янган лампочкаларның караңгылыгы борчый башлады аны. Югыйсә, ул лампочкалар көздән бирле шулай караңгы яналар инде. Бөтенләй янмаган көннәре дә еш кына булып тора. Шулай да Сания бу хәлгә артык игътибар итми, аның өчен борчылмаска тырыша, сугыш вакыты дип, фронт заказларын үтәүчеләр өчен ут би
56
релсә, безгә караңгы булса да ярар дип, күрше-күләнне дә тынычландырып килә иде. Ә бүген менә лампочканың караңгы януы аны борчый. «Чынлап та, нигә мондый караңгылык белән һаман килешеп торырга? Өендә утырып фронтка кием тегүчеләргә яктылык кирәкмимени? Мәктәп балаларына дәрес хәзерләргә яктылык кирәкмимени? Эштән караңгы төшкәч кенә кайтучыларга яктылык кирәкмимени? Неужели Ялантау шикелле шәһәрдә шул яктылыкны арттыру чарасы юк? Төгәл механизм заводы шикелле зур заводлары булган шәһәрдә? Кем кайгыртырга тиеш соң моны? Әлбәттә, шәһәр советы».
Ул арада әнисе чишенеп беткәнче үк аңа каршы чыккан улы Хәсән тагын бер күңелсез хәбәр әйтеп өлгерде:
— Әни, бүген ипи алып булмады: җитми калды.
Бу да Сания өчен гомерендә беренче ишетелгән яңалык түгел иде. һәм аның гадәттә мондый хәлгә дә артык исе китми. «Ярар, иртәгә иртәрәк барып алырга кирәк булыр» дип кенә куя яки «Гашия алып кайтыр» дип тынычлана иде. Ә бүген ул Хәсәнгә берни дип тә җавап бирмәде. Тик күңеленнән генә, бәгыре катып, тешен кысып куйды. «Мондый хәлгә чик куярга кирәк. Кеше карточкага бирелә торган өч-дүрт йөз грамм икмәген дә ала алмый калсын имеш! Үлчәүле икмәк ләбаса, ни өчен җитми? Димәк, кая да булса икенче юл белән китә. Юк, чынлабрак тикшерми ярамый моны!..»
Шулай итеп, Сания тагын, үзе дә сизмәстән, шәһәр советы кешесе булып фикер йөртүгә кайтып төшкән иде. Эчке якта Розочкасы көлгән тавышны ишеткәч, ул айнып киткән кебек булды.
«Туктале,—диде күңеленнән үзенә-үзе. — Мин һаман үземне инде председатель булган кебек сизәм түгелме соң? Әллә бу Башкирцев сихерләп җибәрдеме мине? Әнә Розочка ни әйтер бит әле?»
Ул кергән минутта Розочка Ольга апасы кулында кечкенә шешәгә кидерелгән имезлек аша сөт эчеп утыра иде.
— Нихәл, кызым, тамак туйдырып утырасыңмыни?
Розочка шешәсеннән аерылып, Саниягә карады, ана күңеленә әйтеп бетергесез рәхәтлек биреп елмайды да шунда ук яңадан шешәсенә ябышты һәм хәйләкәр бер кыяфәттә әнисенә кырын күз салып, имезле-
ген авызына капкан килеш, көлә-көлә имүендә дәвам итте.
Җавапны аның өчен Ольга Дмитриевна бирде:
— Нам некогда, мамочка, мы кусаем.
— Минем кызым зур булган инде ул, — диде Сания һәм, үзенең баягы уена җавап биргәндәй, өстәп куйды: — Әйе, кыз тоткарлык итми хәзер. Әни өйдә юк дип аптырап тормый.
— Сез бик тиз, — диде Ольга Дмитриевна, — мин үзем дә, Розочка- ны кереп алып, яңа гына кайтып җиткән идем әле. Әллә күрәсе кешегезне туры китерә алмадыгызмы?
— Күрдем, күп сөйләшеп торырлык сүз булмады. Мәктәптән дә иртәрәк киткән идем.
Ольга Дмитриевна артыгын төпченмәде. Шулай да аның зәңгәр күзләре Саниянең сөйләвен көтәләр иде.
Ольга Дмитриевнаның күз карашы белән биргән соравына Сания телдән жавап кайтарды:
— Синнән дә якын нинди киңәшчем бар соң минем өемдә, Ольга Дмитриевна? — диде ул. — Синең белән киңәшми кем белән киңәшим?
һәм ул үзенең өйдәш дустына үзен ни өчен горкомга чакырганлык- ларын әйтеп бирде.
Берничә көн узуга, Сания шәһәр советының председатель урынбасары креслосына килеп тә утырды. Аның кандидатурасы сессиядә расланмаган иде әле, шулай да ул муеннан эшкә чумып өлгергән иде инде
57
Биредә эшләр Сания көткәнгә караганда күбрәк тә, катлаулырак та булып чыкты. Башта, председатель урынбасары булып җитмәс борын, аның күңелен борчыган теге кар өемнәре яки караңгы янучы лампочкалар икенче, өченче планга калдылар. Ә менә икмәк карточкалары турында борчылуы чынлап та юкка гына булмаган икән. Бу турыда жалоба белән килүчеләр саны көннән-көн күбәя барды. Икмәк кибетләре алдында төн уртасыннан чиратка тезелә башлыйлар, көн яктырып кибет ачылганчы ул чиратлар борылып-борылып үсеп, әкияттәге кара аждаһа озынлыгы булалар иде. Тикшерделәр. Базадан он тиешле нормада җибәрелә. Пекарнядан магазиннарга чыккан икмәкнең дә үлчәве дөрес. Карточка алучылар саны да артмаган. Димәк, урлыйлар.
Бу кадәресен белү бик ансат булды. Аны горком да әйтеп бирде. Ә менә кайда урлыйлар? Кем урлый? Бусын хәл кылырга милиция эшчеләренең үзләренең генә көче җитмәде. Монда масса ярдәме кирәк иде. һәм шәһәр советы ул ярдәмне оештырды: депутатларны җыеп сөйләште. Икмәк сату эшенең ничек барышын күзәтү, җентекләп тикшерү өчен һәр магазинга аерым вәкилләр яки группалар җибәрелде.
Бер-ике урында законсыз карточка белән икмәк алырга азапланучы кемнәрдер тотылып та өлгергән иде инде. Тик күзәтү, тикшерү дәвам итә иде әле.
Сания икенче мәсьәләгә күчкән, башка эшләргә тотынган иде инде.
Менә ул төсен җуя башлаган яшел постау ябылган язу өстәле артында аркасына һәм култыксаларына бәрхет кадаклап эшләнгән, ләкин хәзер инде бәрхете кыршылып, майланган киндергә әйләнеп барган зур гына креслода утыра. Өстендә әлеге зәңгәр бастон костюм. Коңгыр кара чәче уртадан аерып артка таралган һәм калын толымнары җилкәсенә төйнәп куелган. Йөзе өстәл өстенә иелгәнлектән, ак, шома маңгае гадәттәгедән киңрәк, зуррак булып күренә. Аның озын керфекләр белән капланганга йомылгансыман тоелган күзләре өстәлгә ачып салынган зур папка эчендәге кәгазьгә төбәлгәннәр.
Ул кәгазьләр арасында нинди генә жалобалар, нинди генә үтенечләр юк.
Сания шәһәрнең ремонт һәм төзү эшләре конторы начальнигы өстеннән зарланып язылган бер жалобага тукталды. Төзү конторы бер фронтовик семьясы өенә ремонт ясарга, мич чыгарып бирергә тиеш булган. Ләкин бу эш үтәлмәгән. Контор кирәкле материалны бирмәгән. Шул ук вакытта икенче бер артел председателенә, үзенә аерым утынлык ясау өчен, ике кубометр агач материалы җибәргәннәр. Төзү конторы начальнигы турында өченчеме, дүртенчеме жалоба иде инде бу.
«Ни дә булса бар ул контор тирәсендә, — дип уйлады Сания. — Ныклабрак тикшерергә кирәк булыр».
Ул икенче кәгазьгә күчте. Бусында бер фронтовик хатыны утын сорый иде.
Ай бу утын! Ялантау өчен аеруча теңкәгә тия торган мәсьәлә булып чыкты бу. Чөнки биредә төп ягулык — утын. Аерым өйләр яки учреждениеләр генә түгел, завод-фабрик урнашкан биналар да утын белән ягыла. Җитмәсә тагын быел кышы нинди булды!
Бәла утынның үзендә дә түгел. Әнә Кама аръягындагы урманда электән өеп калдырылган әрдәнәләр дә җитәрлек. Теләсәң күпме як. Иң кыены — аны шәһәргә китерү. Бусы инде транспорт мәсьәләсе. Бу мәсьәләнең ни дәрәҗәдә читен торганлыгын Сания шәһәр советына килгәнче үк сизгән иде инде. Аптыраган укытучыларына ике-өч йөк утын китертү өчен мең газаплар чигәргә туры килә иде аңа. Хәзер исә, шәһәр советында зам булып эшли башлагач, транспорт мәсьәләсенең нәрсә икәнлеген ул аеруча үткен хис итте.
Әйе, шәһәр хуҗалыгының иң авырткан урыны шул хәзер — транспорт. Машиналарның күбесе, өстәвенә иң ышанычлылары, җәй
58
дән үк фронтка озатылгап. Калган кадәресе белән дә кыш көне биредз әлләни кырып булмый: чөнки шәһәрдән чыгарга ярамыйлар. Төп таяныч—атларда! Аларның да бик күбе һәм иң тазалары армиягә алынган. Карт-корылары, аксак-туксаклары гына диярлек калган. Күбрзх булса ярар иде әле, алары да аз, Ялантау өчен бик аз.
Шуңа күрә утын сорап язылган гариза Саниянең йөрәгенә барып тиде. Фронтовик хатыны мөрәҗәгать итә. Чарасын тапмый ярамый. Ул гаризаны азагына кадәр укып чыкты. «Инде икенче тапкыр мөрәҗәгать итәм, дигән. Балаларымның киемнәре дә бик юка, дигән. Авыруга сабыштылар инде» дигән..,
Икенче кат? Беренче үтенече кайда соң моның? Нинди җавап биргәннәр иде икән? ’
Сания эзләнә торгач тапты: беренче үтенеч буенча бу семьяга Кама аръягындагы складтан ике кубометр утын бирергә карар кылынган икән. Китереп бирү эше әлеге төзү конторы начальнигына йөкләнгән булган. Ләкин ул шушы көнгә кадәр ат бирмәгән...
Тагын шул контор турында? Әллә сессиядә отчетларын тыңлау мәсьәләсен куяргамы? Чынлап та.
Сания тиз генә урыныннан торды да, папкасын кулына алып, председатель кабинетына юнәлде.
һәрвакыттагыча диярлек, бу юлы да Гарипов ялгыз түгел иде. Аның каршында сәламәтлек саклау бүлеге мөдире Абрамова утыра. Иңендә күпереп торган мамык шәл, кулында үтә күренмәле тәмәке кәгазенә басылган ике-өч битлек язу. Ул, кабарып пешкән ап-ак күмәч шикелле тулып торган ияк астын сизелер-сизелмәс кенә селкетә-селкетә, кулындагы язуны укый.
Гарипов зур гәүдәсе белән Абрамовага таба борыла төшеп утырган килеш, чал кергән җирән мыегын уң кулы белән сыпыргалыи-сыпыр- галый, аны тыңлый, кара күн перчатка кидерелгән гарип кулы чит кеше кулы төсле булып, килешсез кыяфәттә өстәлдә ята. Ул, утыру рәвешен үзгәртми генә, зур соры күзләрен Саниягә таба әйләндереп алды.
— Әйдә, утыр син дә.
Абрамова үз кулындагы язуның соңгы җөмләләрен укый иде. Тавышын күтәрә төште:
— һәрбер бет—Гитлерга ярдәм итә.
— Чисталык — безнең җиңүебезнең залогы!..
Гарипов аңа актыккы ноктасына кадәр барып җитәргә ирек бирмәде, мыегы белән уйнап утырган уң кулын шап итеп өстәлгә куйды.
— Ярый, аңлашылды. Ишеттегезме, Ибраһимова? Шәһәрне санитария мәсьәләсендә кыздыру турында халыкка обращение бу. Вот шушы мәсьәләне сессия утырышына хәзерләргә кирәк.
Сания Гариповның ни әйтергә теләвенә төшенеп җитмәде ахрысы, аңа артык игътибар күрсәтмичә, үз фикеренә күчте.
— Мөрәҗәгать чыгару кыен түгел,—диде ул һәм, монда җитдирәк эш бар әле дигәнсыман, кулындагы папкасын күтәрә төште.—Менә бу төзү эшләре конторын нишләтәбез?
— Ремстрой конторы? Нишләгән?
— Жалобалар күп. Өсләренә йөкләнгән эшне үтәмиләр. Кирәкмәгән җиргә көч салалар. Сессиягә отчетларын куеп тикшерикме әллә димәкче идем.
— Юк, — диде Гарипов, кырт кисеп. — Хәзергә сессиягә куярга кирәкми. Болай гына әйтербез. Планда каралмаган эшләр килен чыгып, бераз чыгырдан чыгарды аларны.
— Планда каралмаган?
— Әйе. Әиә, мәсәлән, Бабайкин склады. Ничаклы материал, ничаклы көч китте.
Сания бу турыда ишеткән иде инде.
— Анысы әрәм киткән көч түгел. Яз җиткәч, хакы чыгар.
— Шулай, шулай. Мин дә чыкмас димим. Ә ул мероприятие стройконтора эшенең барышына үзгәреш кертми булмаган бит. Шуңа күрә хәзергә аларның отчеты кирәкми. Үтәмәгән эшләре булса, үтәтербез. Материалларын үземә кайтарырсың. Менә борын төбебездә яз тора. Әнә, санитария. — Ул гарип кулы белән Абрамовага таба ымлап куйды.
Абрамова аның фикерен төзәтеп, шомартып, дәвам итеп алып китте:
— Шәһәрдә санитария-гигиена эшләренең торышы шәп түгел, — диде ул.—Халык гадәттән тыш күп. Өйләрдә, квартирларда кысанлык. Мунчалар начар эшли. Тиф белән авыру факты бар.
Сания куркына калды. Аның коңгыр күзләре зураеп китте.
— Тиф?
— Әйе, берәү тимгелле тиф белән авырган. Әлегә беленмәгәннәре дә булуы мөмкин. Бик каты көрәш башларга кирәк. Хәзердән чарасын күрмәсәң, корсак тифе куркынычы да юк түгел. Күп ишек алларында бәдрәфләр, юынтык чокырлары ташып чыккан. Хәзер карлар эреп, көннәр җылытып җибәрсә, коточкыч картина булачак. Бу мәсьәләне һичшиксез сессиягә куярга, шәһәрдәге бөтен кеше, ат һәм машина көчләрен чисталык өчен көрәшкә мобилизацияләргә кирәк.
Сания дә сүзнең мөрәҗәгать чыгару турында гына бармаганлыгын аңлап алды.
— Бу турыда совнаркомнан да бик каты күрсәтмә бар, — дип куйды Абрамова.
Сания мәсьәләнең чынлап та әһәмиятле икәнлегенә төшенгән һәм, Гарипов әйткәнгә кушылып, бу мәсьәләне сессиягә хәзерләү буенча нинди чаралар күрү турында уй йөртергә үк керешкән иде инде. Тик аларга бу мәсьәлә турында артык сүз озайтырга туры килмәде, гор- комнан шалтыраттылар.
Председательне дә, аның урынбасарын да беренче секретар кабинетына чакыралар иде.
— Киттек. Кайткач сөйләшербез, — диде Гарипов.
Абрамова, мондый хәлләргә күптән гадәтләнгән кешедәй, папкасын тыныч кына ябып куйды да берни дәшми чыгып китте. Сания тиз генә өстәлен җыеп, киенеп чыгу өчен, үз бүлмәсенә ашыкты. Өстәлен тәртипкә китереп бетеп, пальтосына үрелергә торганда гына, аның телефоны шалтырады.
Шул ук минутта ишек ачылып, Гариповның чал кергән җирән мыегы белән көрән малахае күренде.
— Әйдә, җавап биреп торма. Киттек.
Ләкин Сания телефон трубкасын алып өлгергән иде инде.
— Алло, әйе, мин, Ибраһимова. Кем?.. Сәләхетдинова? Белмим. Хәтерләмим. Ә? Гашия? Ә-ә-ә, Гашия, беләм, фамилиясе Сәләхетдинова бугай шул. Тоттыгыз? Әйе, алар икәү. Үзе дә, кызы. Ике карточка булырга тиеш. Ничек ди? Фәхри бабай?.. Хәтерле Фәхрүш? Ә-ә-ә, әйе, әйе, беләм. Булыр. Әйе, ул аңа барып йөри иде шул. Әйе. Безгә дә алганы бар. Әйе, бер ишек алдында. Дворник ул безнең. Бар, бар! Ярый, җибәрегез. Беләм. Ашыгам, хушыгыз.
(Дәвамы бар).