Шигърият
КОЯШ ЧЫКТЫ
А*ояш чыкты...
Урсал тау итәге Иркә яшеллеккә буянды.
Түбәсендә төннән эленеп калган Аксыл томан эреп югалды.
Кичә генә селкеп койган кебек Ботакларын сарган бәсләрне, Зәй буенда үскән куаклар да Күз алдында кинәт яшәрде.
Кояш чыкты...
Бераз күзен кысып
Тау өстендә торды тукталып. Яңалыгы белән яз аңкыткан Әлмәт шәһәренә сокланып.
Ел эчендә танымаслык булып Үзгәргән ул. Узган җәй генә Чокыр-чакыр булган урамнарга Быел инде асфальт җәелгән.
Кояш чыкты... йомшак елмаюы
Мулрак кебек узган язлардан, Шәһәр өстен озак иркәләде, Аерылмаска теләп аңардан.
Санап үтте төзек урамнардан Яңа туган һәрбер таш йортын. Әлмәтлеләр матур каршылаган Тәүге язын җидееллыкның.