ХРОНИКА
МӘҖИТ ГАФУРИ ИСТӘЛЕГЕ
Башкортстанның башкаласы Уфада элек
«Галия» мәдрәсәсе булган йорт бар. Хәзер анда
15 нче татар урта мәктәбе урнашкан. 1907—1909
елларда бу бинада татар һәм башкорт
әдәбиятларының классигы Мәжнт Гафури
укыган.
Шушы көннәрдә бу йортка М. Гафурига
багышланган истәлек тактасы куелды.
МУЗЕЙ ЭШЧЕЛӘРЕНЕҢ ЯЗУЧЫЛАР
БЕЛӘН ОЧРАШУЫ
27 июльдән 1 августка кадәр Казанда музей
эшчеләренең өлкәара киңәшмәсе булып узды. А.
М. Горький музее бинасында үткәрелгән бу
киңәшмәдә «Горький һәм татар әдәбияты»,
«Казанда бөек рус язучылары», «Казандагы А.
М. Горький му- Ьееның егерме еллык
эшчәнлеге» дигән темаларга докладлар
тыңланды һәм тарихи истәлекле урыннарга
экскурсияләр оештырылды.
29 июльдә төрле өлкәләрдән җыйналган
музей эшчеләре Татарстан язучыларының
Аккош күлендәге дачасына барып, татар
язучылары белән очраштылар. Очрашуны
Татарстан язучылары союзы идарәсе секретаре
шагыйрь Зәки Нури ачты. Союзның идарә
председателе Афзал Шамов кунакларны татар
язучылары белән таныштырды һәм соңгы
вакытта иҗат ителгән әсәрләр турында сөйләде.
Очрашуга язучы Ибраһим Гази, Габ- драхман
Әпсәләмов, шагыйрь Гали Хуҗи- ев, Мәскәү
шагыйре Р. Моран һ. б. лар катнашты.
ның сәнгать эшлеклесе композитор А. С.
Ключаревның чыгышын зур кызыксыну белән
тыңладылар. Ул татар композиторларының
иҗатлары турында сөйләгәннән соң, үзенең
әсәрләрен уйнап күрсәтте. Муса Җәлил
исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры
солисткасы Рәисә Билалова- ның җырлавы матур
тәэсир калдырды. Вил Ганиев Г. Тукайдан һәм
М. Җәлилдән яңа тәрҗемәләрен һәм
шигырьләрен укыды.
ТАТАР ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ ӘСӘРЛӘРЕ
БАШКА ТЕЛЛӘРДӘ
«Айпетрат» нәшриятында (Әрмәнстан ССР,
Ереван) Муса Җәлил шигырьләре әрмән телендә
аерым китап булып басылды. Җыентыкка
шагыйрьнең Моабит төрмәсендә язган
шигырьләре белән «Хат ташучы» һәм «Җиһан»
исемле поэмалары кергән. Кереш мәкалә
шагыйрь Рачия Ованесян тарафыннан язылган.
Шигырьләрне тәрҗемә итүдә бер төркем әрмән
шагыйрьләре (Г. Әмин, С. Капутикян, В. Давтян,
В. Норенц, Г. Туманян һ. б. лар) эшләгәннәр.
Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хат- лар»ы
Алма Атада казакъ теленә тәрҗемә ителде һәм 9
мең тираж белән басылып чыкты. Әсәрне
казакъчага С. Байҗанов һәм Б. Акмуканов
тәрҗемә иткән.
МУСА ҖӘЛИЛ РӘСЕМЕ ТӨШЕРЕЛГӘН
МАРКА
СССР Элемтә министрлыгы Муса Җәлил
рәсеме төшерелгән почта маркасын чыгарды.
Шагыйрьнең портреты астында «Татар шагыйре
Муса Җәлил» дигән сүзләр язып куелган.
ТЕЛДӘН СӨЙЛӘНӘ ТОРГАН
АЛЬМАНАХ
А. М. Горький исемендәге Культура һәм ял
паркы дирекциясе ачык эстрадада «Талыш
булыгыз» исемле телдән сөйләнә торган
альманах чыгара башлады. Альманахка
производство новаторлары, галимнәр, ар-
хитекторлар, композиторлар, артистлар һәм
язучылар катнаша.
30 июльдә оештырылган альманах кызыклы
гына булды. Ял итүчеләр Татарстан-
ТАТАР ЯЗУЧЫСЫНЫҢ ОЧЕРКЫ
КОНКУРСТА БҮЛӘК АЛДЫ
Мәскәүдә чыгарыла торган «Промышленно-
экономическая газета» очеркларга конкурс
игълан иткән иде. Язучы Җәвад
Тәрҗемановның «Октябрь ачкан юлдан»
исемле очеркы шушы газетта басылып, кон-
курсның икенче бүләгенә лаек дип табылды.
Бүләкләнгән очерк күренекле галим- XHMI1K
Гыйлем Камайның тормыш юлын һәм фәнни
эшчәнлегсн тасвирлый.