Логотип Казан Утлары
Очерк

БРИГАДА КӨЗГЕСЕ


ечкенә яшел танкеткага утырган да ул, оча-куна туган кырлары буйлап әйләнә, бер скважинадан икенчесенә ашыга. Җиңел, хәрәкәтчән машина тигез урында җиргә иеп бара, чокыр-чакыр яки сазлык очраса, чикерткә шикелле канатла, щн җәеп, алар өстеннән сикереп үтә. Җәйге йомшак җил өлкән операторның дулкынланып торган кара чәчләреннән сыйпый, ефәк яулык очы тиеп киткән шикелле итеп, кояшта янган битен, киң маңгаен кытыклый. Ул радио аша диспетчерлык пункты белән тоташа:
— Ало, ало, «Сандугач»... Мин — «Саескан»...
Колак төбендә генә күзгә күренмәс кызның ягымлы тавышы ишетелә:
— Мөкаддис, Мәскәү кунагын каршы алырга хәзер тор...
Күтәрелеп күккә караса, ни күрсен, аның баш очында гына вертолет талпына, баудан ясаган баскыч буйлап ак сакаллы бер карт җиргә төшеп килә.
Мөкаддис кунакның каршысына йөгерә. Алар кочаклашып күрешәләр...
— Мин профессор Муравьев булам, хатым артыннан үзем дә килеп җиттем...
Шулай ди дә, профессор кинәт юкка чыга.
Урман авызындагы яшел каенга эленгән репродуктордан күзгә күренмәс кызның ягымлы тавышы тагын яңгырый:
— Мөкаддис, 3109 нчы скважина мернигы нефте белән... алты тулып....
1 — ...Мөкаддис, тор, иркәм, алты тулып килә...
Ул кинәт күзләрен ачып җибәрде, янына ук иелгән хатыны Энҗенең ягымлы күзләре белән очрашты. Мөкаддис, урыныннан торып, диванда яткан иске гимнастеркасын алды һәм түш кесәсеннән зәңгәр конвертлы хатны тартып чыгарды. Апрель кояшының түр тәрәзә аша түгелгән саф нурларыннан күзләрен кыса-кыса, ул берничә сүз укыды: «про-
К
74
фессор Муравьев, скважиналар эксплуатацияләү кафедрасы...» Мөкад- дис, бераз уйлангандай итеп торганнан соң, хатны кире урынына салды. Төш дисәң, үзе өидәгегә якын...
Ул, сүзсез генә ашап-эчеп, вахтага җыена башлады. Җыенган арада, өчесе өч җирдә тәгәрәшеп йоклаган, берсеинән-берсе кечкенә улларына карап елмаеп куйды. Мөкаддиснең дә бит шундый ук гамьсез, сабый чаклары бар иде...
Ул түр стенадагы зур көзге янына килде, уң як кашын аркылыга кискән җөйгә игътибар итте. Менә ул ерак балалык елларының бер хатирәсе. Карга оясы туздырырга менгән җирдән егылып төшеп, кашык ярган иде. Ул вакытта Миннебай авылында каргалардан күп нәрсә булмагандыр. Поездлар да кычкырмый, машиналар гөрелтесе дә бик сирәк ишетелә, һаваны ярып, завод гудоклары да яңгырамый. Алар урынына каргалар гаугасыннан башың айнымый торган иде:
— Карр, карр...
Энҗе ире торганчы ук ярты литрлы шешәне яңа сауган куе сөт белән тутырып куйган, чәчәкле кытай термосына гадәттәгечә кайнар аш салган, кыскасы, һәммәсен алдан хәстәрләп өлгергән. Мөкаддис сөт шешәсендәге майланып беткән этикеткага күз төшерде: «Водка>. Ул ирен чите белән генә елмаеп, өстәлдәге пычакка үрелде, Энже алдында сөйләнә-сөйләнә, кәгазьне кырырга тотынды:
— Син, карчыгым, нәрсә, мине бөтен бригада алдында хур итәргә у й л ы й с ы ң м ы н и ?!
— Гаеп миндә, — диде Энҗе, шулай ук елмаеп. Ә күз карашларыннан аның башка мәгънә укырга мөмкин иде:
— «Коммунистик бригадаңа рәхмәт инде».
Соңгы вакытта алар аеруча тату яши башладылар. Ничектер, өй эче дә матурланып, ямьләнеп китте. Җиһазлары да гел арта тора: тегү машинасы сатып алдылар, радиоалгыч... Мөкаддиснең хәзер күбрәк китаплар булдырасы килә, чөнки буш вакытын гел укуга бирә. Кычкырып әйтмәсә дә, ул бер фикердә үзенең тотылганлыгын нык сизә: — Шул кырык градуслы иблис аркасында булган икән «мыр-мыр» килеп яшәүләр...
Мөкаддис авылны чыгып, үзе генә белә торган сукмак белән сква-жиналары ягына юл тотты. Кырда әле кар эреп бетмәгән. Каршыдагы сөзәк калкулык кояшта кызынып яткан ала сыерны хәтерләтә. Ул гүя сулый, торырга тели. «Җир уяна»,—дип уйлап куйды Мөкаддис, тирә- ягына күз йөртеп. Ул әбәт салган сумкасын уң кулыннан сулына күчерде, талгын гына чайкалып үргә күтәрелүендә булды. Аяк асты пычрак. «Менә сиңа яшел танкетка»...
Өлкән оператор Мөкаддис коллективына беркетелгән скважиналар асфальт юлдан шактый ерак иде. Бу участокны бригадада «Камчатка» дип йөртәләр.
Авыл каршындагы калкулыкка җиткәч, ул тукталып тирә-юньгә тагын бер күз салды. Кечкенәдән аунап үскән болыннар, кырлар, тимер баганалар, буровой вышкалары белән чуарланып беткән. Асфальт юлдан берөзлексез машиналар чабыша... Бу тирәләр Миннебай нефть ятмалары дигән исем белән бөтен Союзга билгеле. Шушы мәйданнын бер өлешендәге скважиналар Геннадий Соколов бригадасына беркетелгән. Операторлар вахта саен Әлмәттәи килеп йөриләр. Ә Миннебай авылында яшәүчеләргә транспортның кирәге дә юк. Үз өеңнән чыгасың да бакча артларыннан гына вахтага юнәләсең...
Мөкаддис, скважинага җитәрәк, ямь-яшел урман полосасына килеп керде. Яшь чыршылар әле билдән дә юк. Алар ак кар фонында ерактан ук күз явын алып торалар.
Үзәк культбудка ягыннан мастер Соколовның килгәне күренде.
75
Йөрешеннән үк таныды аны Мөкаддис. Йөргәндә ул, башы белән һаваны ярып барган шикелле, алга омтылып, хәтта бераз бөкрәеп атлый. Яшь булса да күзлек кия. Күзлек пыялалары кояш нурында ялт-йолт итеп китә. «Иртәнге вахта белән үк күтәрелгән, йөрәге түзмәгән»,— дип уйлады Мөкаддис.
Мастер белән өлкән оператор 3108 нче номерлы скважина янында очраштылар.
— Исәнме, дустым, — диде Соколов, Мөкаддиснең кулын кысып.— Клапан ничек эшли, һава бөкесе булмыймы?
— Хәзергә әйбәт, — диде өлкән оператор,—төнге вахтада Хамма- тов торды, аңардан сорашырбыз...
Алар скважинадан нефть җыю пункты ягына казып кителгән канау эченнән берничә йөз метр үттеләр, калкулыкка килеп туктадылар. Ике чакрымга якын тирәнлектән күтәрелгән девон мае, менә шушы елан шикелле сузылып яткан торбалар буйлап, үз агымы белән промыселның товар паркына бара. Аннан ул Советлар Союзының төрле почмакларына кудырыла. Торбалар бу урында үр аша дуга ясап үтәләр. Дуганың иң биек җирендә гадәттә һава җыелучан. Торба эчендәге һава сыекча юлын бикли дә бик еш кына бөке хасыйл була. Оператор искәрмичә калса, скважина чанындагы нефть җиргә агып ята. Нефтьчеләр моны иң зур җинаять саныйлар. Җирдәге майлы таплар бригада йөзенә дә кара тап булып ята. Моңардан котылу өчен Мөкаддис мах-сус җайланма уйлап тапты. Башыңа төшсә, башмакчы булырсың, диләр. Ул җайланма менә ничек туды:
Әле кичә генә нефть бирә башлаган 3108 нче номерлы скважинаны монтажлаган чакта, төзүчеләр сыекча үткәргеч торбаларны яшь урман полосасы аша сузарга булдылар. Турыдан ярамый, янәсе, калкулык комачаулый. Мөкаддис һәм аның иптәшләре моңа башлары-аяклары белән каршы төштеләр:
— Урманны харап итәсез бит, — диде Д^өкаддис, ачуы кабарып,— киселгән гомерне акча белән кайтарып буламыни?
Монтажчылар башта аңардан көлделәр генә:
— Мөкаддис түгел, идеалист син...
Бу сүзләр өлкән операторның «җенен» кузгатты.
— Сез, материалист китекләре, башыгызны эшләтеп карагыз чүт кенә, нефть һәммәсен аклар дип, яшь үсентеләрне кырырга да, кирәгеннән артык торбалар сузарга да әзер торасыз. Торбалар да алтын бәясе хәзер...
Мөкаддис нефть үткәргеч линияне турыдан—калкулык аша сузарга тәкъдим кертте һәм аның шулай булырга тиешлеген үзенчә исбат итте: ерактагы ул калкулык скважина нигезеннән биек түгел. Шулай булгач, физика законы буенча...
Өлкән операторның фикерләре никадәр ышанычлы икәнен сынап карарга теләгәндәй, мастер Соколов аның белән бәхәсләшә башлады:
— Ярый, синеңчә булсын, башлангыч биеклек басымы астында, нефть ул урынны үрмәләп тә үтсен, ди. Ләкин торбалар күтәрелгән җирдә газ җыйналучан була бит. һава бөкесе хасыйл булса?
— Тишеп һавасын чыгарырбыз да чөй тыгып куярбыз...
— Шулай, баш йомры синең, малай! Тоташ автоматлашуга барганда, син операторларга өстәмә эш йөкләмәкче буласың. Синеңчә, алар торбага бөке тыгып, бөке ачып йөрергә тиеш булалар.
Мөкаддис, ул чагында ни дияргә дә белмичә, тел очына килгән беренче сүзне ычкындырып җибәрде:
— Исең киткән, автомат клапан куярбыз!
Бу җайланма белән, төннәр буе йокламыйча, никадәр баш ватарга туры килгәнлеген Мөкаддис үзе генә белә...
Менә хәзер алар шул клапан янында туктап калдылар.
Соколов күзлеген салып Мөкаддискә тоттырды, клапан турысына
76
ятып, нефть агышын тыңларга уйлады. Бу минутта ул, фонтан тибеше- тыңлап кына калмыйча, девонның үзе белән серләшергә җыенган сихерчене хәтерләтә иде. Клапан кинәт, һава атып, йомран шикелле сызгырып җибәрде. Мастер, үзен-үзе белештерми, урыныннан сикереп торды, кызара төшеп, балчыклы кулларын угалады, һәм, янындагы иптәшенең пырхылдап җибәрергә әзер торуыи сизеп, көләргә тотынды. Алар рәхәтләнеп, күзләреннән яшь чыкканчы көлделәр. Соколов яңадан кла- пан янына иелде, тешләшә торган гадәте дә юкмы моның дигән шикелле, сагаеп кына ялтыравыклы пластинканы капшап карады.
— Ну, егет икәнсең, — диде ул, кинәт күтәрелеп, — клапан куйдык дип кичә үзең шалтыраткач, әле ышанмыйчарак торган идем... Булган] бит бу, ә?! Искитмәле! Промыселда синең тәкъдимнән килгән экономияне исәпләп чыгарганнар,— диде Соколов бераздан, — агач төпләре әрчү мәшәкате, урман полосасын саклап калу, плюс шуның янына дүрт йөз метрга экономия ясалган торбаларны да кушкач, янга калган файда ун мең сумнарга баса. Сиңа акчалата бүләк тиеш.
— Бүләк өчен эшләмибез, — диде ААөкаддис, сер бирмәскә тырышып
ДҮастер көлеп куйды:
— Бирсәләр, эчне тишмәс, диген! ]
Алар скважина янына борылып килделәр. Бораулаучылардан сон монда тирә-як сазга әйләнеп калган. Мөкаддис такталардан басма салырга җыена башлады. Соколов аны көтеп тормады, кирза итекләре белән пычрак ерып, кереп тә китте. Ул скважина сәндерәсенә менеп, үлчәү приборларын, торбалар ялганган урыннарны үз куллары беләк капшап чыкты. Мастерның һәрнәрсәне үзе барлап, үзе тикшереп йөрүен Мөкаддис уңай сыйфат дип саный. Тик менә Ленинград тикле Ленинград институтыннан инженер исеме алып чыккан талантлы белгечкә гади операторлар шикелле майлы киемнән йөрү килешеп бетми шикелле. Шуның өчен укыганмыни ул унбиш ел?.. Өлкән оператор бу турыда бер тапкыр Соколовның үзенә дә әйтте.
— Бригадабызда өч инженер, ун техник бар, урта белемлеләр дә байтак, һәммәбез ак якадан йөри башласак, нефтьне кем чыгарыр? — диде аңа мастер ул чакта. — Аннан соң миллион еллар буе җир куенында яшеренеп яткан байлык талантсыз кешеләр кулына биреләдер дип уйламыйм мин...
Ул хаклы, әлбәттә. Бригадада талантлы егетләр күп... Оператор Николай Перкин үзе генә дә ни тора. Промыселга тулы булмаган урта белем белән килде, ә хәзер кичке нефть институтында укып йөри, ничә- мә ничә уйлап табу тәкъдиме кертте инде...
— Сальникны ныгытырга кирәк, нефтьнең бер тамчысы да җиргә төшмәсен, — диде мастер Мөкаддисне уйларыннан айнытып, — бүген- иртәгә бульдозер чакыртып, бу җирләрне тигезләтербез.
Ул, түмгәктән түмгәккә сикерә-сикерә, кире өлкән оператор янына килде.
— Җәен монда чәчәкләр үсәргә тиеш. Комнан юл җәярбез. Чаннарны акка буяп, «Миру — мир!» дип язып куярбыз.
Бу тирәдәге басуда алты скважина урнашкан. Алтысы да быел кыш кына эшли башлады. Моннан аргысы алты йөз метр с-раклыкта, урман артында. Мастер белән өлкән оператор шунда юнәлде. Мөкаддис, куе таллыклар янында тукталып, сайлый-сайлый төз бер чыбык кисеп алды һәм, сумкасын сул беләгенә элгән хәлдә, үткен пәкесе белән тал чыбыгын сырлап барды.
Аның дүрт яшьлек өлкән улы, әти эштән нәрсә дә булса алып кайтыр дип, һәр көнне өметләнеп тора. Мөкаддис кайчакны сөттән бушаган шешәгә каен суы җыя. Ә бу юлы сырлаган тал чыбыгы да әйбәт бүләк булыр...
Күкрәк кесәсендәге зәңгәр конвертлы хат Мөкаддиснең күңелен кы-
77
тыклап бара. Ул, уңай моменттан файдаланып, хатны Соколовка күрсәтте:
— Менә, мастер, кичә генә алдым. Мәскәү профессорыннан...
Геннадий барган җиреннән кинәт тукталып, кулъяулыгы белән күзлек пыялаларын сөртергә тотынды. Чиккән ак кулъяулыкта аның эре* эре бармак эзләре торып калды. Мастер конвертны алып, кулында әйләндергәннән соң, астагы адресына игътибар итте: «Москва, Нефтяной институт имени Губкина. Муравьев, доктор технических наук».
— Та-ак... Нефтьчеләрнең зубрыннан хат алгансың, — диде мастер чын күңеленнән шатланып,—хәерле сәгатьтә булсын!
Ул, онытылып, эре хәрефләр белән язылган хатны укырга тотынды: «Хөрмәтле Мөкаддис иптәш Нуриәхметов! Скважиналарны периодик рәвештә эшләтү тәҗрибәсе нинди нәтиҗә бирде!..»—дип башлана иде хат. Аннан соң профессор бик күп сораулар тезеп киткән: бу очракта басым, газ фактлары ничек үзгәрә? Парафин утырамы? Кыргычны күпме вакыттан соң төшерәсез?
Әйе, өлкән оператор Нуриәхметов коллективы элек эшләгән участокта шундый сынау үткәргән иде. Алар берничә тәүлек рәттән скважиналарны төнгелеккә ябып, уналтышар сәгать кенә эшләттеләр. Вахталар ике сменага калдырылды. Шуңа карамастан, нефть табу кимемәде. Бу тәҗрибә турында республика газетында да язып чыктылар.
— Геннадий Васильевич, безнең белән Мәскәү галимнәре кызыксына башлады, — диде Мөкаддис, мастерның хатны укып бетергәнен күреп,—менә җавабын ничегрәк әмәлләргә инде, минем бит кызларга да хат язганым булмады...
Соколов хатны кире өлкән операторга сузды:
— Бүген үк яз, Л1өкаддис Давлетгараевич, безнең бригадада Казан доценты Непримеров ысулы буенча сынау эшләре алып барылганлыгы турында әйтергә дә онытма.
Мастер хатны ничек язарга икәнлеген үзе өйрәтә башлады;
— Кызларга хат язуы кыенрак эш ул, туганкай. Яратам дип тә яз- ;маска кирәк аларга, яратуыңны да сиздерергә кирәк. Ә профессор белән
син күз бәйләш уйнамыйсың. Скважиналарны Непримеров кушканча
1 парафиннан арындыру бик гади алым ул, диярсең. Үзеңә дә мәгълүм бит: нефть белән бергә ияреп чыккан парафин, фонтан торбасы стеналарына утырган чакта, вак кына куыклар хасыйл итә. Скважинаны бнш-ун минутка бөтен көченә ачып җибәрсәң, куыклар шартлый һәм структурасы җимерелгән парафин өскә кудырып чыгарыла. 3100 нче скважинага инде егерме көн буе кыргыч төшергәнебез юк, диген.
Геннадий Васильевич дәвам итте:
— Оператор, шулай итеп, иң авыр һәм мәшәкатьле хезмәттән мәңгегә азат ителә. Диспетчерлаштыру да кертелгәч, үзең беләсең, бер оператор, биш-алты урынына, 25—30 скважинага өлгерәчәк...
Мөкаддис тә шаяртып сүзгә кушылды:
— Безнең ишене хет җыеп тозла аннан соң...
Соколов бу сүзләрне чынга алды.
— Тискәре якка сугылма, ЛАөкаддис, эшсез калмабыз,—диде ул, күршесенең кепкасын басып куеп, — тик профессиябез генә катлаулана төшәр. Автоматлашуга күчкәч, син электрикны да, радистны да алмаштыра алырга, машина йөртә белергә дә тиеш. Тиздән танкетка бирәчәкләр үзебезгә...
«Канатлы танкетка»ны күз алдына китерде Мөкаддис, бүген күргән төшен хәтерләп. «Әлмәтнефть» идарәсенә унлап танкетка кайтканлыгы турында ул күптән ишеткән иде инде.
Урман борылмасына җиткәч, җирән толымнарын җил уңаена тузгытып янган газ факелы күренде. Факел янында кечкенә шалаш. Ә шалаш тирәсендә берәү кабалаиа-кабалана итекләрен, чолгауларын җыешты
78
рып йөри. Соколов та, Мөкаддис то оператор Бари ага Хамматовны 1 бик тиз танып алдылар һәм икесе дә көлеп җибәрделәр.
— Монда күмелмәгән траншеялар күп, суга баткан, күрәсең, —дип I
Мөкаддис яшь ягыннан үзеннән шактый өлкән Хамматовны кызганып I куйды. I
Мастер промыселда бер оператор белән булган вакыйганы сөйләп I алды:
— Ул да шулай, факел астына киемнәрен киптерергә җәйгән дә, | үзе читтән карап торган. Нефть сеңгән әйбердән пар-газ күтәрелеп, i чалбарга ут капкан. Таки сүндерә алмаган, оператор вахтада киемсез торып калган...
Алар скважина янына килеп җиткәндә, Хамматов инде киенеп өя- I гергән иде. Ул өстендәге юеш киемнәрен тарткалый-тарткалый:
— Скважиналар тәртиптә!—дип солдатларча рапорт бирде.
Аннан Мөкаддис ишетелерлек кенә итеп әйтеп куйды: i
— Их, хәзер эчтән җылытып җибәрергә спиртсымак нәмәстә булса...
Бари ага мастерга үпкәсен белдерде:
— Валлаһи дип әйтәм, әгәр кушсагыз, үзем шыгырдатып бер культ- будка ясап куям шунда, утын сараена дигән такталарымны да кызганмыйм, факелны сүндерәселәре хак, аннан төннәрен йолдызлар белән ! җылынырга кала бит. !
Бая әйтелгәнчә, монда һәммәсе яңа скважиналар иде. Барлык эшкә берьюлы кул җитмәгәнне Хамматов үзе дә аңлый. Бәлки көлке хәлдән чыгар өчен генә кирәк булгандыр ул сүзләр. 1
Факелның тирә-ягындагы карлар күптән эреп беткән, өй урыны кадәр генә җирне яшел чирәм баскан, хәтта кыңгыраулы зәңгәр чәчәкләр үсеп утыра...
— Тиздән, тиздән, — диде мастер, операторны җавапсыз калдырмыйча. Ул апрельдә үк үсеп, сабакка җиткән вакытсыз чәчәкләргә карап, тынып торды. «Газ белән һаваны җылытабыз...» — дип уйлады.
Бари Хамматовның алтын куллы һөнәр иясе икәнлеген бригада мастеры яхшы белә, аның сүзендә торачагына үзенә ышанган шикелле ышана иде. Бари ага әле Татарстанда беренче нефть табыла башлаган елларда ук разведка бораулавында эшләгән. Ә яңа, зур корылмалар төзү материалларына мохтаҗ чагында, ул Чупай тавында таш кискән. Менә, скважиналарның яңаларын автоматлаштыру башлангач, Хамма- тов, монтажчылар урынына, үзе баганалар утыртышып, чыбыклар сузып йөриячәк. Соколов моны алдан ук белеп тора. Әмма культбудканы алар тактадан түгел, ә бетон блоклардан стандарт итеп сала башларлар. Бу эштән операторларның берсе дә читтә калмас, төзүчеләргә түләнәсе акча дәүләт файдасына керер. Бари аганың ташчылык һөнәре дә кирәк булыр...
Геннадий Соколов, кинәт башын күтәреп, тирә-якта борауланып яткан скважиналарга — вышкалар урманына карады:
— Боларның һәммәсе безгә күчәчәк, башкарасы эшләр әле тау кадәрле... — Ул, Мөкаддиснең иңбашына кагылып, болай диде: —Яна ачылган нефть мәйданнары никадәрле бездә. Ә син, Мөкаддис дус, эшсез калырбыз дип куркасың. Бригаданың беренче оешкан көннәрен хәтерлә, безнең карамакта нибары өч скважина иде, ә хәзер иллеләп...
— Укырга кирәк, — дип икесе берьюлы бер үк сүзне кабатладылар Мөкаддис белән Бари ага.
— Уйларыбыз бер икән, — диде Соколов, дәртләнеп китеп,— .менә-менә, бу сүзләрне күптән көтә идем мин сездән...
Газ факелы кинәт һавада уңлы-суллы бөтерелергә тотынды, өлкән операторны урыныннан куып җибәрде. Хамматов фанердан әмәлләп ясаган шалашны җилтерәтеп кенә икенче урынга күчереп куйды:
— Девон шаяра...
79
Соколовка бүген дә көн җитми калыр кебек тоелды. Аның иртәдән алып, көндезге икегә кадәр вакыты Мөкаддис участогында узды. Үзенә дә, башкаларга да дөнья хәтле эш тапты, онытылырдайларын блокнотына терки барды.
Ике сәгать утыз минутта көндезге вахта килергә тиеш. Ике вахта бергә очрашкан чак — иң күңелле вакыт. Үзәк культбудка яны шау-шу белән тула. Оператор кызлар көлешеп, кочаклашып, күз ачып йомганчы танцы әйләнеп алалар, егетләр бер-берсен яхшы папирослар белән сыйлыйлар: берәүләр өйдәге, икенчеләре скважинадагы хәлләрне сораша...
— Мин китәм, — диде Соколов, асфальт юл ягына карый-карый.
Мөкаддиснең йөзенә моңсулык чыкты, ул бер мастерга, бер җирдәге сумкага карап алды:
— Геннадий Васильевич, менә шуларны бушатыйк, ә? Тавык шулпасы, токмач белән... Аннан мин дә сезнең якка... иптәшләрне сагындым...
— Нинди токмач калсын инде анда, боламыкка әйләнгәндер...
— Шаяртма, мастер, хатын аңа өч күкәй сытып баскан.
Чәчәкле кытай термосының капкачын ачып җибәрүгә, бөркелеп пар күтәрелде, авыз сулары китереп, тәмле аш исе таралды. Соколов кыстатып тормады. Алар, киемнәрен каен төбенә җәеп, ашарга утырдылар.
— Хатының ярата сине, — диде Соколов тавык ботын сөякләре-ние белән чәйни-чәйни, — бик шәпләп кызлар үстерәсең инде...
Мөкаддискә әллә ничек булып китте. «Семьям турында бершг белми* дип уйлады ул.
— «Өч ма-ла-а-й», — дип мактанасы килгән иде дә аның, әмма үпкәле тавышын сиздерүдән уңайсызланып дәшмәде. Бая сырлаган таягын исенә төшереп, Мөкаддис сискәнеп куйды. Таяк кайсы скважина янындадыр онытылып калган иде...
Көн кичкә авышып килә. Кояшның алсу нурлары күзне чәнчә. Ә шулай да түбәнгә таба атлавы җиңел. Мөкаддис кулындагы бушап калган сумкасын сәгать теле шикелле атындырып бара. Соколов майланып беткән курткасын култык астына кыстырган.
Әнә, асфальт юлда вахта машинасы килеп туктаган. Ә кешеләр күренми. Мондый кояшлы көндә культбудкага кереп тулганнар микәнни? Мастер гаҗәпләнеп өлкән операторга карады. Тагын бераз юл үткәч, базардагы шикелле, гөжләгән, кешеләр шаулашкан авазлар ишетелеп куйды. Тавыш көчәя төште. Бу, әлбәттә, культбудка эчендә иде. Мөкаддис белән Соколов, трактор вагоныннан зуррак ак өй ишеге янына килеп җиткәч, аптырап туктап калдылар. Шау-шу арасыннан башта берни дә аңлашылмады. Ачу белән кемдер кечкенә форточканы төртеп ачып җибәргәч, өзек-өзек җөмләләр ишетелә башлады:
— Вәт сиңа план!
— Арзанлы нефть, дибез!
— Бездә — автомат, бездә — яңалык дип чаң сугабыз.
— Бер сыер бөтен көтүне...
— Хурлык, иптәшләр!
Бу соңгы сүзләрне әйткәндә, кемдер бик каты итеп өстәл сукты. Мастерның йөрәге түзмәде, ишектән атылып кереп, алга узарга уйлады. Әмма, өстәл кырена баскан озын гәүдәле Николай Перкинныц ачулы йөзен күргәч, ул сагаеп калды.
Соколовны күрүгә, бөтенесе тынып калды, башлар түбән иелде. Бер-
80
минутка тынлык урнашты. Мөкаддиснең «Исәнмесез!»—диюенә кари I җавап кайтаручы да булмады. I
Тынлыкны тәрәзәгә алды белән торган Людмила Харчевникой| бозды:
— Уф, хурлык, адәм мәсхәрәсе, ташлап качкан... 1
Бригада парторгы Бутряков мәсьәләгә ачыклык кертергә теләш булса кирәк, өметсезлек белән кулын селтәп:
— Киленебез Суркинога кайтып киткән,—диде.
Мастер әле һаман берни аңламый иде. Ул берәм-берәм оператор ларның йөзләренә карап чыкты. Аның карашы бер почмакта бөреше! утырган чуваш егете Ульдияр Садыбаловка тукталды... «Шул, шул үз! бригада йөзенә кара тап төшерүче» дигәнсыман, һәммәсе берьюлы ха, рәкәтләнеп куйды. Ульдияр иптәшләре алдында бераз гына булса Д акланырга теләдеме, әллә авызына су капкандай тавыш-тынсыз уть руны яхшысынмадымы — ике-өч кенә сүз әйтеп куйды:
— Мин кумадым, өенә ике капат пардым, сөйләштем...
Беразга сүрелеп калган Перкин яңадан «аңына» килде. Аның өч дүрт кеше башы аркылы сузылган мазутлы кулы кыска җиң эченнә! атылып чыгып китәр төсле тоелды:
— Коммунистик хезмәт бригадасына хурлык китердең, син безнен йөзебезгә төкердең, Ульдияр!
— Бүләкләр өстегездә уңарга да өлгермәгән, ә мәхәббәтегез...
Оператор Перкинның кызып китә торган гадәтен һәркем белә иде. Әйтәсе сүзе булса, ул мастермы яки баш инженермы дип тормый, яра да сала. Аның йөрәк халәте бу юлы иптәшләренә бигрәк тә аңлаешлы иде.
Комсомолец Ульдияр Садыбалов өйләнә дигән сүз чыккач, мондый вакыйганы онытылмаслык итеп, бөтен бригада белән билгеләп үтәргә булдылар. Аның башлап йөрүчесе Николай Перкин иде. Коллектив көче белән акча җыеп алынган кыйммәтле бүләкләрне Перкин һәм Бутряков яшьләрнең өенә илтә киттеләр, аларга бригада исеменнән тигез мәхәббәт теләделәр. «Балагыз тугач, бөтен бригада белән исем кушарбыз»,— диде Николай ул чакта, күңеленнән куанып...
Николай Перкинның үзенең өйләнүе дә эзсез генә калмаган иде: промыселда зурлап комсомол туе ясадылар. Электән «салгаларга» ярата торган кияү егете, туйда үзен аеруча әйбәт тотты, бер рюмка кызылдан башка авызына бер грамм да алмады. Шул көннән бирле ул эчүен бөтенләй ташлады. «Съезд делегатына өйләнгәч, егетебез акылга утырды»,— дип тә сөйләнгәләделәр усал телләр. «Көлдергән дә хатын, бөлдергән дә хатын», — дип өстәде кайсысыдыр. Әмма Перкинның кинәт үзгәрүенә төп сәбәп «хатын» гына түгел иде. Бергә эшләгән иптәшләренең, шулай көтелмәгәнчә зур ихтирам күрсәтеп, туйга килүләре тирән дулкынландырды аны. Николай яхшылыкка каршы яхшылык белән җавап бирергә, элекке юньсезлеген ташларга ант итте... Менә шуларны искә төшергәннән соң, комсомолец Ульдияр күрсәткән «фокус» бик кыргый булып тоелды аңа. Өйләнүләренә әле ике ай да үтмәде бит...
Мастер Соколов бер сүз дә дәшмәде. Садыбаловның персонал эшен аяк өстен, вахталар алмашынган арада гына дөрес хәл итеп булмаячагын ул яхшы төшенә иде. «Перкин хаклы,—дип уйлады мастер эченнән, — сөйләсен...»
Су багы янына утырган оператор Пашкевич та сүзгә кушылды:
— Монда үзебез дә гаепле бер яктан. Без бер-беребезне күбрәк эш буенча беләбез... Ашыгыч нәтиҗә ясаганчы, Ульдияр белән кемнең дә
1
булса иптәшләрчә сөйләшеп караганы бармы? Бүләкне бәби туена илтсәң дә соң түгел ул...
Николай кешеләрне ера-ера ишеккә атлады, көчсезләнгән кулын селтәп тышка ук чыгып китте. Ә Ульдияр, ут кебек янган йөзен иптәшләренә күрсәтергә оялып булса кирәк, яртылаш тәрәзәгә борылып утыра иде.
«Кызлар үстерәсең инде...» Мөкаддис мастерның әле моннан ярты сәгать элек кенә әйткән сүзләрен исенә төшерде. Кинәт шунда йонтач уенчык — кечкенә кара аю баласы күз алдына килеп басты аның. Беренче балалары тугач, элекке мастеры Грайфер аларның өенә килде һәм сиздерми генә шул бүләкне калдырып китте. Шаян уллары аю баласының инде күптән тетмәсен теткәннәр. Әмма туганнарча, дусларча игътибарлылык җылысы күңелдә озак саклана. «Соколовның да баласы булды, Николайның да, ә мин бардыммы соң аларга?—дип үзен дә гаепләргә тотынды Мөкаддис эченнән. —Пашкевич хаклы, әлбәттә, без бер-беребезне күбрәк эш буенча гына беләбез...»
Мөкаддис культбудкада үзенең бер ялгызы торып калганлыгын сизеп алды. Рам эчендәге Энгельс бабай түрдән аңа карап тора... «Ишеттем, барын да ишеттем, их сез, яшьләр...» дия кебек тоелды ул.
Портреттан уңдарак ВЛКСМ Шәһәр Комитетының күчмә вымпелы эленеп тора. Өлкән операторның биредә байтактан булганы юк иде. Ул тәрәзәләргә эленгән ак челтәрләргә, өстәл өстендәге кына гөленә игътибар итте. Стенадагы яңа диаграммага якынрак килеп карады. Бригадада эшче башына елына уртача күпме тонна нефть табылганлыгын исәпләп куйганнар... Әһә, бу яктан караганда, без Американы биш мәртәбәгә узып киткәнбез!
Мөкаддис тәрәзәгә килде. Сменадан бушаган операторлар ашыга- ашыга автобуска утыралар. Әнә, Николай Перкин, озын гәүдәсен урталай бөгеп, иң соңгысы булып ишектән керде...
Культбудкадан йөз метрлар чамасы урыннан бормаланып-борма- ланып Миннебай елгасы ага. Берничә көн элек кенә аннан язгы ташу үтте. Мастер Соколов, парторг Бутряков һәм зәңгәр күзле поляк егете I Кульчевский, өчесе берьюлы иелеп, агым суга карап нәрсә турындадыр сөйләшәләр.
Бу елганың хикмәтле ягы бар. Кайдадыр Зәйгә барып коя торган Миннебай елгасы җиде-сигез километрга сузылган Соколов бригадасы участогын буеннан-буена кисеп үтә. Скважиналар тирәсе нефть тамып . пычранган булса, андагы барлык кара таплар кар яки яңгыр сулары белән юылып шушы үзәнгә төшәләр. Менә шуңа күрә бу елганы операторлар үзара «Бригада көзгесе» дип йөртәләр.
Мөкаддис культбудкадан чыгып, елга буена юнәлде.
— Майлы алкалар күренми, — диде Соколов, Мөкаддис килеп җи- тәрәк «көзге» дән күзләрен алып, — эш урыннарын ярыйсы гына чиста тотабыз...
— Кешеләребезнең күңелен дә таплардан арындырасы иде, — диде Бутряков, бүгенге вакыйгага ишарә ясап, һәм үзенә-үзе җавап биргән-
’ дәй өстәп куйды:
— Коллектив белән тырышсак, моңа да ирешербез!..
Асфальт юлда торган вахта машинасы, күңелле генә сигнал биреп, кузгалып китте. Кояшта янган битләрне кытыклап, апрель җиле исте...