БАЛАЛАР ӨЧЕН ЯҢА ПОВЕСТЬ
Г ала әнисен хөрмәт итми, әни- сенең таләпләре белән хисаплашырга теләми.
Ә. Бнкчәнтәеваның «Ана йөрәге» исемле повестендагы геройларны хәрәкәткә китергән конфликт менә шул. -Язучы шушы конфликтны чишү җирлегендә яшь буынны тәрбияләүгә бәйләнешле бик вакытлы мәсьәләләрне күтәрә. Семья, мәктәп, балалар коллективы, дуслык һәм аларның бала тәрбияләүдә тоткан урыны — болар һичшиксез безнең көннең актуаль мәсьәләләре. Ком- ^мунистлар партиясенең XXI съезды > карарлары белән рухланган совет халкы коммунизм җәмгыяте төзү буенча киң колач белән эшләгән чорда аларның әһәмияте бермә-бер арта. Мондый шартларда яшь буынны тәрбияләүгә багышланган әдәби әсәрнең дөньяга килүе, шөбһәсез, сөенечле факт.
Ләкин, кызганычка каршы, шушы сөенү хисе укучыны озак биләми. Китапны укып чыккач ул сүнә, югала. Чөнки әсәр укучыда тирән эз калдырмый, көчле тойгылар уятмый. Ни өчен? Барыннан да элек, әсәр бик сай планда алынган, педагогик яктан да, әдәби әсәр буларак та тиешенчә уйланып җиткерелмәгән.
Мәгълүм ки, бала тәрбияләү бик I тә катлаулы эш. Еш кына шулай I' була: ата-аналарның һәркайсысы баласын яхшы булырга, тәрбияле булырга өнди, укытучы сүзеннән чыкмаска куша, дәрестә тыныч утырырга, игътибарлы булырга үгетли. Бала вәгъдә бирә, ләкин дәрес башлану белән вәгъдәсен боза — сөйләшеп, шаярып утыра башлый, боргалана... Болай утыруның
9 Ә. Б и к ч ә н т ә е в а. Ана йөрәге. Казан, Татарстан китап нәшрияты. 1959 ел. Я4 бит. Бәясе 1 сум 40 тиен.
ярамаган- лыгын ул үзе дә аңлый, шулай да тәртипсезләнә. Сәбәп шул: бала олылар сүзен тыңларга күнектерел- мәгән, аңарда бу сыйфат ихтыяр булып әверелмәгән. Тәрбия эшенең катлаулылыгын нәкъ менә уңай гадәтләрне тәрбияләү авырлыгы белән аңлатыла да.
«Ана йөрәге» повестенда исә на-чарлыкларның чыганагы — тәртипсез иптәшкә генә кайтып кала. Әлбәттә, андый карашта торганда бала тәрбияләү һич тә авыр эш булып тоелмый. Тәрбия объектын тәртип-сезлек чыганагыннан аерырга да, эшең бетте, вәссәлам.
Эчтәлекне болай җиңелләштерү шунда ук әдәби формага — язучының сурәтләү чараларына кире йогынты ясый. Барыннан да элек конфликт киеренкелеге йомшый. Чыннан да, анасын хөрмәт итмәүче Илдус пионерлар коллективы ярдәмендә тәртипсез Апуштан аерыла һәм тәртипкә керә. Ана белән бала ара-сындагы конфликт бетә. Әйтәсе дә юк, бик җиңел!
Моннан исә әсәрдәге барлык об-разлар системасына, аларның сәнгатьчә эшләнешенә зыян килә.
Менә Илдусның әнисе — Мәликә апа образы. «Мин дигәнчә ягымлы, сөйкемле, эшчән булып үсәргә тиеш ул». — Мәликә апаның баласы ту-рындагы идеалы менә шул.
Ләкин Илдусның үз-үзен тотышы . ананың бу хыялын әлегә бик ерак-лаштыра. Бала милициягә эләгә,
га в г з и s п 'я г я JP VS^ <ех^оУ 0 П 5V Ч»Ха/0 «✓
120
сәгать урлый, анасын тыңламый-.. Ул ы н ы ң мон ды й н а ч а рл ы к л а р ы н а ана ничек җавап бирә соң?
«— Бар икән күрәселәрем! Уф!»
« — Уф, күрәчәгең булгач, күрәсең икән инде, акыллым! Улымны милициягә алып киткәннәр» (6 бит).
Бала пионерлар лагерена барырга теләми. Апа:
«—Их, үзәгемә үтәсең дә соң!» (9 бит). Яки:
« — Уф, күрәчәкләрем! — диде ул авыр сулап. — Ниләр генә күрсәтер икән бу бала!» (48 бит).
Каян килгән анага шул тикле сүл-пәнлек? Ни өчен ул тормыш чәнчү-ләренә уфтану белән генә җавап бирә? Сәбәп шунда: язучы тәрбия эшенең катлаулылыгын, аның «тау- таш актарудан да кыенрак» булуын яхшы аңлый. Ләкин әлеге кыенлыкны сәнгатьчә ничек сурәтләргә?Мәликә апаны хәрәкәттә, үз идеалы өчен теге яки бу дәрәҗәдә актив көрәштә сурәтләмәгәндә максатка ирешергә мөмкин түгел. Чөнки, автор уйлавынча, начарлыкның чыганагы — тәртипсез иптәш кенә. Зур киртәме ул? һич юк. Мәгълүм активлык күрсәткәндә, аны «эһ» тә итми алып ташларга мөмкин. Димәк, авырлыкны күрсәтү өчен бер-дәнбер юл кала — ананы көчсез, азмы-күпме мөстәкыйль хәрәкәткә булдыксыз итеп сурәтләү.
Ш ул а й итеп. җи ңел л әштер ел гәп идея ана образына чын буяулар, актив сурәтләү чаралары куллануга киртә булып әверелә.
Хәлбуки, Мәликә апа образы уку-чыда аналарга карата мәхәббәт, хөрмәт хисе уятырга чакырылган. Язучы аның аркылы турыдан-туры укучыга мөрәҗәгать итә:
— Менә күрегез, әниләр сезнең өчен ничек яналар, көяләр!
Ләкин повестьта ана образы сынар кыллы думбрага охшап кала. Аңар күпме чиртсәң дә һаман бер төрле тавыш чыга: «Бар икән күрәчәкләрем! Уф!»
Билгеле, мондый образ укучыны үз артыннан ияртә алмый, чөнки анарда тормышны актив раслау сыйфаты — совет кешесенең эстетик идеалын гәүдәләндергән сыйфат юк.
Илдус образы сәнгатьчә эшләнеше ягыннан башкалардан уңай якка аерылып тора.
Тәртипсез иптәшкә иярү баланы боза. Ләкин сәләмәт коллектив яр-дәмендә файдалы эшләргә тарткан-i да, аны дөрес юлга бастырырга мөмкин.
Илдус образы гәүдәләндергән бу идеяне язучы индивидуаль харак-: тер аша сурәтләргә тырышкан. Илдус әнисен санга санамый, тупас кылана. Мәгәр бу сыйфат аңарда үзенчәлекле чагыла. Әнисенең ризасызлыгына ул коры тупаслык, кирелек белән җавап бирми,- бәлкв үзенчә аңа каршы дәлилләр куя.
« — Сиңа бераз йорт тирәсендә бу-лышырга, кул арасына керергә вакыт бит инде. Су алып менгәндә, җимерек баскычка абынып егыла яздым. Шуны бераз төзәткәйәп куярга иде, — диде Мәликә апа.
— Нигә мин төзәтим ди аны? Тапкан эш! Әнә күршеләр төзәтсен, алар да йөри ич аннан!..» (25 бит).
Язучының сурәтләү чаралары — портрет, геройны эштә, хәрәкәттә күрсәтү, үзенчәлекле сөйләм теле — шулай ук индивидуаль характер сыйфатлары тарафыннан билгелән-гәннәр һәм шул сыйфатларны ачарга ярдәм итәләр.
Илдусның төзәлү, тәртипкә килү эволюциясе дә әсәрдә шактый эз-? леклелек белән сурәтләнгән. Ләкин, шуңар карамастан, Илдус образын сәнгатьчә төгәллеккә ирешкән дип әйтеп булмый. Биредә дә укучыга «буш урыннар» белән очрашырга туры килә. Аларның башлычасы шул- Илдусны Апуш йогынтысына этәргән сәбәпләр ачылмый кала. Нәтиҗәдә Илдус өчен көрәштә укучы кулыннан кирәкле тезген ычкына. Нәрсәгә таянып эш итәргә, кайсы җепкә тотынырга, кешене төзәтергә керешкәндә бу сорауларга җавапны ачыклау бик кирәк-бит.
Кызганычка каршы, әлеге кимчелек Апуш образы аркылы да бетерелми. Апушның көче нәрсәдә? Бу мәсьәлә язучы игътибарыннан бөтенләй читтә калган. Гомумән Апуш образында конкретлык, күз алдына китерерлек индивидуаль сыйфатлар юк. Ул — гомуми планда алынган
121
начарлык чыганагы. Аның әсәрдә тоткан бердәнбер вазифасы — башка геройларга туктаусыз эш чыгарып тору. Шунысы характерлы: начарлык чыганагы вакытыннан элек юкка чыкмасын дигәисыман, язучы Апушны төзәтергә дә теләми. Ул коллективка бер керә, бер чыга. Коллектив исә аны начарлык эшләгәндә генә искә төшерә дә, анда да гаепләр өчен генә.
Хәлбуки Апуш темасы әсәрдә 1 үзәк урынны биләргә тиеш иде. f Чыннан да кем ул Апуш? Тәртипсез, йөгәнсез бала. Моның өчен кем гаепле? Баланың ата-анасы. Алар 1 үз улларын уңай гадәтләргә, файда* лы күнекмәләргә өйрәтмәгәннәр. Чөнки алар үзләре тәрбиягә мохтаҗлар. Тәрбия эшенең авырлык үзәге нәкъ менә шушы мәсьәләләрдә түгелме соң?
Әсәрдә исә әлеге мәсьәләләр башка геройлар өчен абстракт фон булып кына хезмәт итә. Нәтиҗәдә көчләр нисбәтенең дөрес пропорциясе бозыла — беренче дәрәҗәдәге проблемалар арткы планга чигенә, геройлар эшчәнлегенә ясалмалылык шәүләсе төшә. Ана образы— i моңа ачык дәлил.
£ Авторның теле, хикәяләү стиле г' әле шактый эшләнмәгән, образлы- лыкка бик мохтаҗ.
«Өй буенда бөдрәләнеп үскән яшь каенга карап, Мәдинә тирән уйга калды. Нинди нәфис, назлы булып үсеп килә ул» (3 бит). Биредә бер генә булса да яңа поэтик деталь — күз алдына китерерлек, хис итәрлек, авыр эзләнүләр бәрабәренә табылган яңа деталь бармы? «Нәфис», «назлы», «бөдрә» — болар бит күп кабатланган абстракт атамалар гына. Әсәрнең сәнгатьчә камиллеге өчен теге я бу эстетик сыйфатны хис итәрлек аныклык белән күрсәтү генә дә җитми әле. Язучының бурычы катлаулы. Ул әлеге сыйфатларны җәмгыятьнең эстетик идеалы дәрәҗәсенә күтәреп сурәтләргә тиеш. , Алай булмаганда сурәтләү котылгы- * сыз рәвештә коры сөйләм белән алыштырыла, күренешләр өстеннән йөзү башлана, вакытсыз бер мотивтан икенчегә сикерү килеп чыга, ниһаять, хикәяләү артык ваклана. Моның аяныч мисалын повестьның беренче битеннән үк табарга мөмкин. Язучы каен турында 10 Р у с с к о-и н д и н с к н е о т н о ш е- н и я в XVII в. Рус телендә. Документлар җыентыгы. Мәскәү. 1953 ет Бәясе 26 сум.
яза, аннары Мәдинәгә күчә, шундук авылдагы әнисенә сикерә, яңадан имтиханнарга кайта һ. б. һ. б. 17 юллык текстта укучы игътибарына менә ника-дәрле «кадр» тәкъдим ителә.
Әлбәттә, мондый кимчелекләр эзсез калмыйлар. Алар тимер тутыгы кебек әсәрнең сәнгатьчә камиллеген астыртын кимерәләр.
Озын сүзнең кыскасы шул: Ә. Бик- чәнтәева бала тәрбияләү турында бик әһәмиятле мәсьәләләр күтәргән. Ләкин аларның әдәби чишелеше укучыны канәгатьләндерми. Чөнки җиңел планга корылган эчтәлек, җитлекмәгән әдәби форма яшь буынны тирән дулкынландырырлык образлар тудырырга җитәрлек түгел.