Логотип Казан Утлары
Хикәя

ТУГАН ТУФРАК

лараның бабасы мәрхүм аңа еш кына: «Клара бәбкәм, безнең Каракошны бер кайтып күрер идең, ата-бабаңның туган туфрагы бит ул!» — дип әйтә торган иде. Бабасының бу сүзләренә каршы Клара, ни әйтергә белмичә, уңайсызланып кала торган иде. Әллә кайдагы ул «туган туфрак» дигән нәрсә аңа билгесез— ят иде, шуңа күрә бабасының сүзләре аңарда бернинди теләк тә, кызыксыну да уятмый иде. Гомумән Клара, чын шәһәр кызы булганлыктан, авыл җирен өнәп бетерми иде. Нәрсә ул авыл? Азрак күрергә туры килде аңа мактаулы авыл җирен! Салкын, пычрак көзләрдә барып, бәрәңге казып йөрде. Чыланды, күшекте, тыгыз өйләрдә тараканнардан җирәнә-җирәнә кунып ятты, өс-башы тузып, үзе керләнеп бетте һәм бөтен кайгысы—тизрәк шул «бәрәңге базыннан» котылу турында гына булды. Бернинди кызык та, матурлык та тапмады ул анда.
Ничек кенә булмасын, бабасының «туган туфрак» дигәнен Клара ихтыярсыздан элек үзе барып йөргән шул Питрәчнең көл балчыклы бәрәңге җирләре белән бертөслерәк итеп күрә иде. Шунлыктан ул авыру картның: «Кызым, кайтып бер күрер идең»,—дигән сүзләрен һаман колагы төбеннән үткәрә килде.
Ә бабасы үзенең Каракошын, шунда үткәргән гомерен еш кына сагынып, исенә төшерә торган иде. Бала чагын, егет вакытларын, каз өмәләрен, туйларын, җыеннарын, ярминкәләрен — барысын да кызык итеп, тәмле итеп, көрсенеп һәм юксынып сөйләп утырырга ярата торган иде. Клара карт кешенең хәтере өчен генә аны тыңлаштырса да, барыбер үзенчә уйлый иде. «Боже мой, — ди иде ул эченнән генә.—Хәзерге авылның коты юк, ә иске авыл нинди булгандыр инде ул?»... Аның укып белүе буенча, иске авылның бер яме дә, бер кызыгы да булмаган. Иске авылда бары хәерчелек, караңгылык, наданлык, вәхшилек кенә булган. Байлар ярлыларны изгәннәр, крестьяннар гел ач утырганнар. Я, моның нәрсәсен сагынасың? Дөрес, аның бабасы, сөйләвенә караганда, таза гына тормышлы булган (Клара исәбенчә, средняк булырга тиеш), аты булган, сыеры булган, иген иккән. Әмма шулай да хәзерге вакытта иске авылны сагынып утыру һич тә килешә торган эш түгел. Политик артталык, наданлык бу... Кайчакта Клара, артык түзә алмыйча, бабасының сүзен дә бүлә иде: «Куй инде, баба-
К
6
кай, мактама инде син иске авылны. .Я, сезнең шул Каракошыгызда элек мәктәп булганмы, клуб, радио, электр булганмы?»
Юк, аларның берсе дә булмаган. Хәер, мәчет катында кечкенә мәдрәсә булган, әмма ләкин электр да, клуб та булмаган. Хәтта бабасы малай чагында керосин лампасы да булмаган. Чыра яндырганнар. Бабасы әйтә, кышкы кичләрдә бөтен өй эче кул эше белән утырганда, мина шәмдәлгә кыстырган чыраларның, күмерен сулы ләгәнгә өзеп төшерергә кушалар иде, ди. Махсус кыскычы була торган иде, шуның белән бик тырышып чыра башын өзеп утыра идем, ди... Менә сиңа иске авыл.
Әмма, шуңа да карамастан, бабасы үзенең Каракошын һаман сагына иде. Әледән-әле Кларага әйтә иде: Кайтып күр, кызым, гомер иткән нигезебез шунда, ерак бабаларыңның каберләре шунда, сиңа якын түгелмени алар, ди иде. Аннары Каракошның яланнары, таулары матур, имеш, халкы бик әйбәт, кунакчыл, имеш, гомумән, ягы белән үк бөтенләй башка — хозур, ямьле, жанга ягымлы, имеш.
Ә менә Клараның әтисе, шул авылда туып-үскән булса да, Каракошны сагынып бер дә телгә алмый иде. Бәлкем эченнән генә сагынадыр, ләкин тыштан бервакытта да күрсәтми иде. Әтисе аның алдынгы кеше шул. капитализм чорындагы авылны сагынып, мактап сөйләүнең килешмәгәнлеген бик яхшы белә.
Инде менә үткән көз Клапаның бабасы каты авырудан соң үлеп тә китте. Сиксән елдан артык дәвам иткән гомер өзелде. Барысын да — сагыну-юксынуларын да, жыр-әкиятләрен дә — бабай үзе белән бергә кабергә алып китте.
Хәзер инде гаиләдә Каракошны телгә алучы да юк, «туган туфрак» дигән сүз үзе үк бөтенләй онытылырга тиеш иде. Ләкин, ни гажәптер, Клара бабасы үлгәннән сон аның әйткән сүзләрен исенә төшергәли башлады. Каракош та әледән-әле күңеленә килгәли торды. Бабакаемның гомер иткән жире, безнең «туган туфрагыбыз», миңа ул кайтып күрергә кушып калдырды бит, дип уйлана торган булды.
Ахырда, эчке бер тынычсызлану белән уйланып йөри торгач, Кларада бабасының туган авылын кайтып күрү теләге туды. Ничектер менә бабасы алдында бурычлы кебек ул, әгәп аның васыятен үтәмәсә, жаны бервакытта да тынычланмас шикелле... Мөмкинчелеге бар, әтисенең хәле иркен, аның теләгенә каршы төшмиләр, — шулай булгач, эш нидә? Бер елдан ул институтны бетерергә тиеш, аннары инде үзең теләгән жиргә барып йөрүләр авыр бүлачак.
Клара әнә шулай уйлады һәм, жәйге каникул вакытында тиз генә жыенып, ерак Каракошка китеп тә барды.
Клара туры Каракошның үзенә түгел, ә Каракоштан күчеп утырган Зиреклебаш авылына кайтырга тиеш иде. Чөнки аларның кайтып төшәрлек бердәнбер якын кардәшләре Зиреклебашта тора иде. Дөрес Каракошның үзендә дә кардәш-ыру күп булырга тиеш, ләкин бабась үлеп киткәч, алар ничектер билгесез булдылар да калдылар.
Инде Клара хәтерендә онытылмыйча сакланганнардан иң якыны — бу Хәмдия жиңгәчәсе, ягъни бабасы белән бер туган Мөхәммәтша дәдә сенең карчыгы була. Дәдәсе күптән вафат, Хәмдия жиңгәчәсе Зирекле башта Рәхим атлы уртанчы улы белән тора. Рәхим инде Кларага ту дык абый була. Аның күз төбәп кайткан якыннары әнә шулар иде.
Клара кояш баер алдыннан гына кечкенә бер станциягә килеп төш те. Поезд ике генә минут торды да китеп тә барды. Аз-маз гына төшкә! халык таралып бетте һәм Клара, ак чехол кидергән чемоданын күтәрел
7
ялгыз калды. «Неужели телеграмманы алмадылар икон?» дип борчыла башлады ул. Ләкин шул арада әллә кайдан гына калкып аның каршы- сына соры плащ, кара кепка кигән, чыбыркы тоткан, кечерәк буйлы чандыр гына бер егет килеп басты.
— Клара?! Синме Клара?—диде ул, гаҗәпләнү катыш сөенеч белән кызга текәлеп.
— Әйе, мин, — диде Клара, егетнең кыяфәтенә тиз генә күз салып; Рәхим абыйсы дияр иде, егет ничектер яшь, малайсыман күренә; ул түгелдер дияр иде, дәшүе бик үз, якын булып ишетелде. Шулай да бу ак чырайлы, соры күзле егетнең авыз читендә тирән сызыклар күреп һәм шуңардан аның бик үк яшь кеше булмавын чамалап, Клара кыюсыз гына сорады:
— Сез... Рәхим абый буласызмы?
— Нәкъ үзе, нәкъ үзе! — диде Рәхим абыйсы һәм чыбыркысын култык астына кыстырып, ике кулын күрешергә сузды. — Исәнме-саумы? Әйдүк, хуш киләсең!
Ул Клараның кулын тотар-тотмас күреште дә тиз үк чемоданга үрелде. Ат янына киттеләр. Биле сыгылыбрак торган тарантаска яңа чапкан печән тутырып, өстеиә чуар палас салганнар. Рәхим абыйсы ике куллап паласны суккалап алды.
— Әйдә, утыр, сеңелем! Менә аласыңмы?
Ул гүя күтәреп утыртмакчы да иде, ләкин Клара үзе җиңел генә менеп утырды. Печәнне бераз кайтаргалап, чемоданны Клара янына кырын утырткач, Рәхим абыйсы кучерга сикереп менде дә дилбегәне тартты.
— Кузгалдык, бахбай!
йомры гына туры ат кырыи-кырын борылды да, юлга төшеп, вак адымнар белән юыртып китте. Клараның гомерендә беренче мәртәбә диярлек ямь-яшел дымсу печән салган тарантаска утырып атта баруы иде. Бик рәхәт булып тоелды аңа бу нәрсә. Җир якын, үләннәр якын, аттан тир һәм каеш исе килә, юк, бу әтисен йөрткән «Волга»дан поэтич- яыйрак иде! Әллә каян гына килеп бабасының: «Бар иде лә бәнем атларым, җигеп кенә чыга идем чаптарын», — дип җырлавы исенә төшеп куйды. Әйе, бабасы мәрхүм дә кайчандыр бу юллардан, менә шулай чапкан печән өстөнә утырып, авыз эченнән генә җырлый-җырлый юырттырып узгандыр... Әлбәттә, узгандыр...
Рәхим абыйсы, артка таба каерылып, аңа бөтен бите-күзе белән дигәндәй елмаеп карады.
— һәй, Клара, Клара! Син икәнсең инде ул Клара, ә?
— Әйе, Рәхим абый, Клара дигән кызый мин булам инде, — диде Клара, ничектер сагышлы һәм рәхәтле көрсенеп.
— Бик якын туганнар бит без, уйласаң, Клара, аккошым! Беләсеңме шуны?
— Беләм. Бабакайның братының улы буласыз бит сез! Шулай бит?
— Син миңа пләмәш буласың, канатым! Ник дисәң, синең атаң белән мин ике туган малайлары булабыз. Безнеңчә әйтсәк, тудыклар..., Ә күрешкәнебез юк, вәт тамаша! Бик ерак киттегез шул, ерак киттегез!.. Их-ма!.. Яле, бәләкәчем, кызурак атлале!
Туры ат, сүзне аңлап, башын кага-кага, тырышыбрак юыртырга тотынды. Клара ихтыярсыздан пошынып уйлады: менә беренче күрешүдән үк аңа туганлык хисен ничек сөенеп һәм йомартланып күрсәтәләр. Ә ул хәзергәчә мондый хисне үзендә сизмичә килде. Ниндидер Рәхим атлы «тудык абый» аның өчен әллә бар, әллә юк иде.
Җиде чакрымдагы Зиреклебашка караңгы төшеп, тәмам күз бәйләнгәч кайтып җиттеләр. Бер йортның җил капкасыннан кереп туктагач,
8
тарантасны кемнәрдер сырып алдылар, кемнәрдер Клараны култыклап төшерделәр, кемнәрнеңдер кытыршы куллары аның ак, юка кулын тотып-сыйпап күрештеләр. Аннары өйгә алын керделәр.
Кечкенә өй эче бер мәлгә бала-чага һәм хатын-кызлар белән тулып китте. Күрше-тирәдән керүчеләр дә бар иде ахрысы, һәрхәлдә, шактый югалып калган Клара бу ыгы-зыгы эчендә кемнең кем булуын тиз генә аера алмады. Тик ул үз тирәсендә бертуктаусыз бөтерелеп, шатлык, иркәләү сүзләре чәчкән какча гәүдәле хатынның кем икәнен бусагадан атлау белән үк танып алды: бу — Хәмдия җиңгәчәсе иде. Гаҗәп җиңел сөякле, куштан һәм татлы телле булып күренде ул Кларага.
Шулай да бу беренче кич Клара өчен томанлырак булып калды. Кемнәрнең нәрсә әйткәнен лә, үзенең ниләр кичергәнен дә соңыннан ачык кына хәтерли алмады. Дөрес, аны чын ихластһн куанып, зурлап каршы алдылар, юынганда кулына комганнан җылы су салып торды* лар, астына йомшак көрпә салып түргә утырттылар, бик тәмле токмач белән сыйладылар, — әмма болар барысы да аңа сәер, кызыклы төш шикелле генә булып тоелды.
...Күпмедер утыргач, аны өйалдыңдагы махсус юып җыештырылган ак чоланга кертеп, озын түшәк җәйгән агач караватка яткырдылар. Мамык түшәккә менеп баткач та аның юлдан талчыган тәне май кебек эреде дә китте һәм, уйланып ятуына карамастан, ничектер һични сизмичә, үзеннән-үзе сеңде дә куйды. Болай эреп, томанга әйләнеп дигәндәй; йокыга китүне аның әле бер кайчан да татыганы юк иде.
Ә иртәгесен аны күз кабакларын кытыклаган ниндидер җылы яктылык, борынына кергән ниндидер тәмле хуш ис йокысыннан уятты. Күзләрен ачкач, ул шактый биектә салам кыек күрде: чоланның такта түшәме юк, имеш, ә кояш нурлары аның күзенә ике кыек арасындагы такта ярыкларыннан төшә икән. Югарыдагы аркылы киртәгә икешәр- икешәр бәйләп, быелгы каен себеркеләрен элгәннәр, ә бүрәнә стенага мәтрүшкә бәйләмнәрен асып куйганнар. Борынны кытыклаган бу гаҗәеп хуш ис шулардан тарала икән.
Клара күзен ачкач, тагын «ак» чоланның шүрлегендә һәм чөйләрендә аңа исемнәре дә билгеле булмаган әйберләрне — йон кабасын, тәрәш таракны, каен тузыннан теккән кечкенә тубалны, кипкән шомырт белән тулы агач шаваны күрде. Бу әкәмәт нәрсәләр аны бик борынгы бер заманга кайтаргандай итте. «Странно, но мило!» дип уйлап куйды ул эченнән генә, һәм шуларның барысына да сокланып, йомшак урыныннан кузгалырга иренеп, озак кына карап ятты.
... Өй алды тып-тын, һичкемнең кергәне-чыкканы ишетелми. Клара ихтыярсыздан әллә тормаганнар инде дип уйлап алды, хәлбуки хуҗалар кадерле кунакның йокысын кызганып өй тирәсендә чуалмыйлар иде. Югыйсә алар әллә кайчан торганнар, күптән үк иртәнге чәйләрен эчкәннәр, эшләренә таралганнар, хәтта балалар да күптән инде урамга чыгып йөгергәннәр иде.
Клара, ниһаять, торып, киң билбаулы ефәк халатын гына киеп һәм ялангач аякларына ак танкеткаларын элеп, чоланнан чыкты. Ишек алдына чыгар өчен чалышаебрак торган тышкы ишеккә баруга, чыбык- чабык күтәреп кереп килгән җиңгәчәсе очрады.
— Ә, Иркә туташ, тордыңмы, якты күзем? — диде ул, җыр әйткәндәй көйләбрәк. — Хәзер, хәзер сөлге белән комган чыгарам, чирәмдә генә юынырсың!
Клара аптырый калды: нигә Иркә туташ? Әллә аның чын исемен яратмаганнармы? Әллә озак йоклаган өчен көлеп әйтәләрме? Ләкин соңыннан төшенеп алды: юк, көлеп түгел икән, ә чын ихластан аны кадерләп, сөеп дәшү икән бу... Иркә туташ! Нинди матур, нинди ягымлы! Карагызчы, авыл кешесе дә шулай әйтә белер икән?!
9
Клара, бары рус әдәбиятын гына укып үскәнлектән, татар халкында мондый күңел нечкәлеге һәм нәфислеге бардыр дип белми идев әлбәттә.
Ишек алдына чыккач, Клара хәйран булып тукталып калды: йортның киртәсеннән кул сузымы җирдә генә иген кыры башланып китә иде. Очы-кырые күренмәгән бу күкрәп үскән иген шулкадәр якын иде, хәтта башакларның бер-берсенә ышкылып кыштырдаулары ишетелә иде. Клара киртә буена килде дә шул диңгездәй салмак кына чайкалып, акрын гына шаулап утырган бодайлар галәменә карап тора баны лады. Җир, әйтерсең, аңа кинәт бөтен кодрәтен һәм муллыгын ачкандай булды. Шунда ук аның күңеленә: «Ах, художник булсам иде!» дигән уй килеп китте.
Менә җиңгәчәсе сөлге, сабын һәм комган күтәреп чыкты.
— Иркә туташ, кил әле мондарак!—диде ул, ишек төбеннән читтә- рәк яткан зур ак таш янына чакырып.— Үзем салып юрырмын.
Клара җиңгәчәсенең комган тотып көтеп торуын күргәч, уңайсызланып, кызарып китте.
— Юк, юк, мәшәкатьләнмәгез! Мин үзем, мин үзем...
— һәй, аппагым, аякларыңа чәчрәтерсең бит.
— Юк, юк! Мин юына беләм бу нидән... савыгтан.
Җиңгәчәсе ирексездән көлемсерәп куйды.
— Ярый инде алайса, — диде ул, комганны таш өстенә куеп.—- Ипләп кенә юын, мин тизрәк чәемне хәстәрлим.
һәм ул ашыгып өйгә кереп китте.
Клара юынган арада ашыга-ашыга Рәхим абыйсының хатыны кайтып керде. Бу яшь җиңгәчәй — Мөнирә җиңгәчәй була инде. Таза гына, сылу гына гәүдәле, үзеннән-үзе елмаерга торган сөйкемле чырайлы, матур кара кашлы, кара күзле яшь хатын иде ул... Фермада сыер сава икән, әле шуннан ашыгып кайтуы.
Ул туп-туры Клара янына килде дә, күптәнге ахирәтенә дәшкәндәй бик гади, үз итеп:
— Я, Клара, әйбәт кенә йоклап тордыңмы? — диде һәм кулын аның аркасына салды.
— Рәхмәт, Мөнирә җиңгәчәй, бик әйбәт, бик тыныч йокладым.
— Ярый инде алайса. Безнең ни... синең кебек тансык кунакка чоланнан башка урыныбыз да юк.
— Әйтмәгез. Чоланыгыз йоклар өчен прекрасный урын икән, менә чәчәкләр исе генә килеп тора!
— Син бигрәк! — диде Мөнирә, көлеп. — Ал дидем әнкәйгә шул кипкән үләннәреңне, кунакның күзенә чүп керер дидем. Алмады бит... Яв әйдә кердек, иркәм!
Шул арада болар янына урамнан ике яшь кенә бала йөгерешеп килделәр. Зуррагы — биш-алты яшьләрдәгесе, малай, ә кечкенәсе өч- дүрт яшьлек кызчык иде. Аларны бүген, кунак апалары килү уңае белән, чистадан пөхтәләп киендергәннәр. Малайның өстендә ике генә сәдәпле ак күлмәк, бер генә бау белән иңбашына аскан кыска балаклы кара чалбар. Ә кызчыкны нәкъ менә курчак төсле итеп киендергәннәр: өстендә ике итәкле зәңгәр күлмәк, ак алъяпкыч, чәчен ике кечкенә толым итеп кызыл тасма белән үргәннәр, ике кулына да вак кына кызыл мәрҗәннән беләзек кидергәннәр. Аңа карагач, сөенеп елмаймыйча мөмкин түгел иде.
Клараны тагын шул гаҗәпләндерде, — алар шактый әрсез-чая булып чыктылар. Авыл балалары да димәссең. Шунда ук апаларына сарылып, такылдый да башладылар.
— Апам, бу минем алма апам!
— Юк, синеке түгел, минем апам!
— Тимә, тимә, минеке!
10
Клара, чүгәләп, икесен ике кулы беләи кочаклап алды.
— Менә сез ниндиләр икәнсез. Матур икәнсез, акыллы икәнсез! Я, синең исемең ничек?
— Алмаз!—диде малай, авыз тутырып, батыр гына.
— Ә синеке, күбәләгем!
Кызчык башын кырын салды һәм акрын гына:
— Алсу! — диде.
Клара аларны сөеп күкрәгенә кысты. Балалар тагы да иркәләнебрәк аңа сыендылар.
— Я, я, килешми болай, апагызның өстен буярсыз, — диде әниләре һәм башларыннан этәреп кенә читкә тибәрде.
...Барысы да җыйнаулашып өйгә керделәр. Карт җиңгәчәсе Клараны өтәләнеп каршылады.
— Әйдә, Иркә туташ, әйдә, күз нурым! Карының да бик ачыккандыр инде синең, уятырга жәлләдек, юлдан соң туйганчы бер йокласын дидек... Әйдә, уз әле, уз, кереп утыр әле әнә шунда!..
— Хәзер, Хәмдия җиңгәчәй, чәчемне генә тарап алыйм.
— Ә ярый, ярый, тара, — диде җиңгәчәсе, тагын үзе шунда ук килешеп.
Клара, түбән каратыбрак стенага элгән, башына кәгазь чәчәк кыстырган, чебеннәр шактый «бизәп» өлгергән көзге каршына басып, кыска коңгырт чәчләрен бер кулы белән тузгыткалап, тарарга кереште. Бу минутта нигәдер барысы да, эшләреннән калып, Кларага карап тордылар. Клара аларның үзенә, үзенең нечкә, зифа буена, затлы матур киемнәренә, гомумән шәһәр зәвыгын, шәһәр нәфислеген аңкытып торган чиоәр туташ булуына сокланып карауларын сизде. Бу аңарда горурлык һәм өстенлек тойгысы уятты. Әмма шул ук вакытта үзе белән алар арасында никадәр тирән аерма барлыгын, үзе яшәгән җиңел, рәхәт тормышның аларда юклыгын, хезмәтнең әле нәрсә икәнен белмәс- тән, алар күрмәгән ганимәтләр белән файдалануын, ләкин аларның шушы аерманы сизгән хәлдә дә аны әнә ничек якын туган итүләрен ул эчке бер уңайсызлану белән хис итмичә кала алмады.
... Ул чәчен тарап бетерүгә барысы да тагын хәрәкәткә килделәр. Тагын түргә узып утырырга кыстый башладылар. Ләкин Клара кереп утырганчы иң элек стена буенда торган чемоданын алып урындыкка куйды да, ачып, бүләкләрен чыгара башлады. Карт җиңгәчәсенә ул яшел сатин күлмәклек белән ак батист яулык бирде, яшь җиңгәчәсенә бик матур ефәк күлмәклек бирде (аларның моңарчы каладан яшь киленгә бүләк җибәргәннәре юк иде әле), Рәхим абыйсына дип китергән ике якалы күлмәкне дә галстугы беләи бергә чыгарып сузды, балаларның берсенә—малайга — чиккән үзбәк түбәтәе кидерде, ә кызчыкка бик матур кызыл туфлиләр тоттырды. Аннары ул күчтәнәчләрен — шоколад конфетларын, тартмалы печениеләрен, чәйләрен, шикәрләрен чыгарып өстәлгә салды. Барысы да искиткеч куандылар. Карт җиңгәчәсе, кәнәфигә утырып, озын итеп дога кылды. Яшь килен дә, әнисенә ияреп, тиз генә битен сыпырып алды, әмма үзе, бик уңайсызланган хәлдә, ни әйтергә белмичә, рәхмәт тулы күзләре белән Кларага карап тик торды. Балалар исә бүләкләрен әниләренә сузып: «Әни кара, әни кара!» дип сикергәләргә тотындылар.
— Бик тә зурладың, бик тә сөендердең безне, Иркә туташ!—диде карт җиңгәчәсе.— Рабби ходам, әти-әниеңә озын гомерләр бирсен, сезгә бакый рәхәт бәхетләр насыйп итсен! Амин!
Клара күңеле тулудан бер сүз дә әйтмәде,—яшьләремне тыя алмам дип курыкты ул...
Ахырда түргә кереп утыргач, аның алдына таба өеп майлаган әче коймак китереп куйдылар. Шуның өстенә тагын самавырдан алып дүрт
11
күкәй, агач тустаган белән пешкән каймак куйдылар. Болар бар да аның өчен генә...
— Иркә туташ, рәхим ит әле, рәхим ит! Коймактан җитеш, кайнар чакта, — диде җиңгәчәсе һәм коймакның майлыракларын астан өскә әйләндереп салды да бармакларын ялап куйды. Ул кыстаудан һич туктамый иде, Клара алдына әле эремчекле маен, әле кәрәзле балын этәрә генә тора. Яшь җиңгәчәсе ал чәчәкле, калай борынлы чәйнектән кечкенә чынаякларга чәйне куе итеп ясый да зур кашык белән сөт өсте салып бирә иде... Шушы чәй Кларага аеруча ошап китте...
... Клара өчен биредә һәр нәрсә яңа, сәер, кызыклы иде. Менә өй эче. Лп-ак зур мич, кечкенә тәрәзәләр. Тәрәзә төпләрендә эреле-ваклы савытларда, чыра кадап сабакларын бәйләгән гөлләр... Түр стена буйлап сәке, сәке өстендә яшел сандык, сандык өстендә ястык-мендәрләр. Ә сәке кырында менә алар чәй эчеп утырган, киҗеле ашъяулык япкан карсак өстәл, өстәлдә патша башлары белән бизәлгән җиз самавыр... Тагын нәрсә? Менә яңа «ходиклар», калаена Кремль манарасы <ишерелгән... Менә календарь, катыргысында сөйкемле карт — Калинин рәсеме. Календарь белән янәшә «Умартаны ничек карарга?» дигән буяу- лы плакат...
Баймы, ярлымы бу? — Клара ул кадәресен белми иде, ләкин өй эче аңа тулаем бик борыннан үзгәрмичә сакланып килгән шикелле күренә иде. Кем белә, йөзлекләре шомарып беткән бу сәке өстендә кайчандыр Мөхәммәтша дәдәсе үзе дә нәкъ Алмаз төсле йөгереп йөргәндер әле.
Чәйдән соң Клара, чоланга кереп, өстен алыштырып чыкты. Җиңсез ак кофточка һәм киң итәкле чуар юбкадан ул нечкә билле чегән кызына охшап киткән иде.
... Инде авылны күрергә кирәк. Яшь җиңгәчәсе ашыгып фермасына китте, карт җиңгәчәсе өй эшләренә тотынды, Кларага иптәшкә Алмаз белән Алсу калды. Көзге алдында тагын бер әйләнгәч, ул балаларны ияртеп урамга чыкты.
Аларның өе иң кырыйда иде. Капка төбеннән кечкенә авыл буеннан буена ап-ачык күренеп тора. Урам киң, тип-тигез, куе бәбкә үләне белән түшәлгән, нәкъ уртадан кара еландай юл сузылып киткән.
Авылның утырган җире гаҗәп матур иде, монда кечкенә авыллар тирәсендә генә очрый торган ниндидер үзенә бер сөйкемлелек бар иде. Каршыдагы өйләр артыннан ук яшь урман башлана. Урамның түбән очы яшел чирәмлеккә барып чыга һәм шуннан ерак та түгел, ялгызы гына утырган мәһабәт биек тау күренеп тора. Ә бирге очта, менә киртәләр яныннан ук иген кыры башланып китә. Ничектер барысы да — урманы да, тавы да, кыры да — кул сузымы гына җирдә, һәм атлап чыгу белән үзеңне табигать кочагында күрәсең! Клараны аеруча менә шушы якынлык сокландырды да. Ялан күрер өчен машинага утырып әлдә кая чабасы юк икән монда...
Иң элек аның әнә шул каршыда гына торган урманга барасы килде.
— Алмаз акыллым, — диде ул биш яшьлек «егеткә», — урманга илт әле мине. Кайдан баралар?
Алмаз алып бармыймы соң! Ул т\гел, мәчеләр дә урманга барып йөриләр әле. Икедә уйламыйча: «Әйдә, апам!»—диде дә тыпыр-тыпыр алдан йөгереп тә китте. Клара кечкенә Алсуны җитәкләп аның артыннан иярде. Каршыдагы йортның киртәсе буеннан үтеп, бер йөз—йөз илле адым китүгә алар урманга барып та җиттеләр.
Нәкъ урман авызында аларга юкә бәйләме күтәреп чыгып килүче бер бабай очрады. Бабай базык кына гәүдәле, түгәрәк йөзле, мыексыз ап-ак сакаллы иде. Ул, тукталып, Кларага дәште:
— Исәнме, кызым?
— Исәнмесез, бабай!
12
— Безнең мондагы кызларга бер дә охшамагансың, кайдан син үзең?
— Мнн шәһәрдән, бабай!
— Шәһәрдән? Өфедән алайса?
— Юк, Казаннан...
Бабай бәйләмен җиргә куйды.
— Казаннан?.. Бик ерактан килгән кунак икәнсең, алай-й!—Ул бераз башын селкеп торды. — Кемгә кайттың соң син, рәхмәт төшкере!
— Менә Рәхим абыйларга, — диде Клара.
— Ә, Рәхимнәргә... Ябалак Хәммәтшаның Рәхименә була инде, алайса!
Клара дәдәсенең ябалак булуын белми иде, әлбәттә, бу яңалыктан бераз аптырый калды. Бабай тагын да төпченебрәк сораша башлады:
— Соң син үзең, канатым, кем кызы буласың?
— Мин... мин. бабай, ни, Кәбир кызы булам.
— Кәбир? Кайсы Кәбир?.. Кем Кәбире?.. Нигә мин белмим икән аны?
— Бабай, сез аны белмәссез. Әтием минем авылдан бик күптән киткән. Бәлкем, әтиемнең әтисен, минем бабамны беләсездер?
— Кем ул, бабаң?
— Мөхәммәтҗан. Каракошта торган ул.
— /Мөхәммәтҗан! Тукта, тукта, Хәммәтшаның бер туган агасы Хәммәтҗанмы?
— Әйе, Мөхәммәтша дәдәмнең агасы.
— Ә-ә. алай, әнә ничек икән! һе, чулай Хәммәтҗанны белмәскә сон, безнең кодабыз бит ул чулай Хәммәтҗан! Минем апайның бертуган энесенең. Әптел дәдәйнең, уртанчы кызын, Хәммәтҗаиның хатыны,— синең әбиең була инде, — Гайшә тутай белән тудык бәлеш Усман малаена биргәннәр иде. Пыкрауда туйлары булды. Бабаң белән әбиең дә кодалар булып килгәннәр иде. Әмма егет тә кеше иде яшь чагында бабаң! Бөеренә таянып бер җырлап җибәрсә, кунакларның һушын ала иде. Исән-сау гынамы соң әле Хәммәтҗан кода, рәхмәт төшкере!
— Юк, бабай, үлде инде ул! Былтыр көз...
— Үлде? Иһи-һи...
Бабай, чүгәләп, җитди-моңсу кыяфәт белән дога укырга кереште. Шул чагында Клара бу изге күңелле картка сәдака бирергәме, юкмы дип кат-кат уйлады, бер-ике тапкыр беләгенә элгән кечкенә сумкасын да ачмакчы булды, ләкин комсомолкага андый эшнең ярамаганлыгын уйлап, ахырда сәдака бирү ниятеннән кайтты.
Бабай авыз эченнән генә: «Урыны җәннәтнең түрендә булсын, амин!» дип, битен ашыкмыйча гына сыйпады да кире торды.
— һай гомерләр, гомерләр!—диде ул, үзалдына башын чайкап.— Берәү килә, берәү китә, шулай ул бу дөнья!.. Инде менә сезгә калды тормышлар... Сылу кыз булып үскәнсең, бәбкәм, алла тәүфыйк бирсен үзенә!
— Рәхмәт,—диде Клара, нигәдер калтырый башлаган иреннәрен көчкә тыеп.
Бабай бәйләмен алырга дип иелде һәм шул чакта Кларага сыенып торган Алсуны күреп аның башыннан сыйпады.
— һи, минем кошчыгым! Исемең ничек әле синең?
— Алсу!—диде бала, акрын гына.
— Әй-һәй-һәй, нинди матур икән! Үзең Алсу, әнкәң чәчәктер инде синең, әткәң кем икән?—дигән булды бабай кызчыкны тагын бер кат сөеп, аннары бәйләмен җирдән күтәрде: — Юлыгызны бүлдем, барыгыз инде, үскәннәрем!
...Бу очрашу бик дулкынландырды Клараны. Аерылып киткәч тә
13
һаман: «Нинди ягымлы кешеләр, нинди яхшы күңелле кешеләр!» дип уйланды ул. Моңарчы бер җирдә дә әле аның мондагы кебек йомшак мөгамәлә, якты чырай күргәне, мондагы кебек шигъри тәмле итеп сөйләүне ишеткәне юк иде. Гаҗәп иде бу! Әллә аңа карата гына шулай микән? Үзара, бәлкем, алай ук түгелләрдер. Тормыш бик мәкерле нәрсә бит ул! Бер төчесен, бер әчесен каптыра, кешеләрне әледән-әле маңгайлары белән чәкәштергәли тора. Әмма шулай да кешеләргә изгелек хас булырга тиеш. Бик борыннан аларның йөрәкләренә салынган орлык булырга тиеш бу... Инде тормышлар яхшыра һәм бәхетләр тигезләнә барган саен, ул орлыклар тулысынча шытып, барлык кеше-ләрнең дә үзара мөнәсәбәтләре менә шулай якты, җылы булып китмәсмени?
Клараның дулкынланган күңеленнән ихтыярсыз әнә шундый уйлар кичеп үтте. Аңа рәхәт иде, гүя бабай аны «туган туфракның» саф суына манып алды, ул рухи баеп, пакьләнеп киткәндәй булды.
Урманга керделәр. Монда торганы яфраклы агач иде: каен, юкә, усак, чаган, карама, элмә — танып та бетермәссең, ләкин бер генә дә ылыслы агач юк иде. Шуңамыдыр, урман эче ничектер нурлы иде. Әледән-әле хисапсыз чәчәкләр белән чуарланган кечкенә аланчыклар ачыла гына тора иде. Бу күренештән Клараның башы әйләнеп, кайсы аланчыкта тукталырга, кайсы чәчәккә үрелергә белмичә, ул әле уңга, әле сулга кереп китә, аннары тагын иске урынына килеп чыга иде... Ул тик балаларны югалтудан курыкты. Алсуны бер дә кулыннан ычкындырмады, ләкин Алмаз тәмам аның теңкәсен корытып бетерде. ААалай, урман җәнлеге шикелле, каядыр китә дә югала иде. Клара кычкыра» эзли, кечкенә Алсу елый башлый, ә җен малай, берни булмагандай, әллә кайдан гына килеп чыга да: «Әйдә, апам!» дип, я җиләк тулы берәр уйдыклыкка, я оясы белән утырган бөрлегәнлеккә ияртеп китә иде. Менә бит ул нинди! Ә җиләк-бөрлегәннәрне ашап кына бетерерлек түгел. Сумка элеп чыкканчы, чиләк күтәреп килгән булсачы!.. Ахырда урманны шактый айкап йөргәннән соң, бер дә күрмәгәндәй, зур кочак чәчәк җыеп, кайтырга чыктылар.
Кайтсалар, Клара ни күрсен, Рәхим абыйсы лапас астында баш түбән салындырып аскан сарыкны тунап ята. Җирдә табак, комган, Мөнирә ире янында басып тора... Балалар туры шунда йөгерделәр, Клара, карамаска тырышып, тизрәк өйгә узды. Казан тирәсендә бу- лашкан җиңгәчәсеннән ул куркынган баласыман:
— Җиңгәчи, Рәхим абый сарыкны нигә суйды? — дип сорады.
Җиңгәчәсе көлемсерәп:
— Әй, Иркә туташ, гомердә бер кайткан кадерле кунак бит син безгә, — диде. — Синең өчен тәкә дә суймагач, ярыймы соң!
Клара, ни әйтергә белмичә, бераз сүзсез торды, аннары рәхмәт әйтәсе урында ихтыярсыздан:
— Ничек инде кызганмыйча? — дип куйды.
Җиңгәчәсе аны бөтенләй башкача аңлады.
— Әйтә күрмә, аккошым!—диде ул, кулын селтәп. — Кызганып торырга тагын... Аллага шөкер, актыгы түгел әле, быел сигез бәрәнебез булды. Игелеккә язсын!
Шулай да Клара күңелсезләнеп калды. Аның өчен дип кенә берни сизмичә кетер-кетер үлән кимереп йөргән яшь тәкәне тотсыннар да суйсыннар имеш! Бу авыл кешесе җан иясен нигә бер дә кызгана белми икән? Үзләре шундый яхшы күңелле кешеләр, ә хайван суярга куллары бара. Менә аша инде хәзер шул... мескен тәкәне! Үз күзе белән күрмәгән булса, тагын бер хәер иде.
Әлбәттә, бу ризасызлыкны аның өчен өтәләнеп торган хуҗаларга сиздерергә ярамый иде. Ул, чәчәкләр көлтәсен сәкегә таратып, яңадан
матурлап җыйды. Аннары җиңгәчәсеннән бер тар муенлы чүлмәк сорап алды да, шуңа су салып, чәчәкләрен тутырып, зур букетны нәкъ өстәл уртасына куйды. Җиңгәчәсе дәшмәде инде, аш өлгергәнче торып торсын, диде ахрысы. Шәһәр кызының юанычы чәчәк икән, әйдә бер кинәнсен!
Аш сосар алдыннан гына аларга кара күн фуражка кигән таза, чибәр генә бер яшь кеше килеп керде. Аны: «Әйдүк, Хәсән, мактап йөрисең!» дип якты йөз белән каршы алдылар. Ләкин ул ашка калып тормады, бер чүмеч тутырып салкын су эчте дә китәргә ашыкты. Эшкә әйтер өчен генә керүе икән. Берсекөнгә авылның бөтен картын-яшен печәнгә чыгарабыз, ди, ике-өч көндә кибәнгә куеп бетерергә кирәк, я һавалар бозылып китәр, ди. Аннары игеннәр дә тәмам өлгереп килә икән, алдагы атнада, насыйп булса, ура башларбыз, ди.
Җиңгәчәсе егетнең бөтен әйткәннәрен хуплап торды, тик ахырдан гына:
— һәй, Хәсәнкәем, әйткәнеңне дә көтмәс идем, — диде, — кунагым бар бит!
Егет елтыр кара күзләре белән Кларага туры гына карап алды да көлемсерәп:
— Кунак кызга да тырманың җиңелен әзерләп куярбыз, — диде.
Клара егетнең сүзеннән бигрәк туры карашыннан уңайсызланып кызарды һәм башын горур гына читкә борды. Ә җиңгәчәсе шунда ук егеткә ташланды:
— һи. мут күз! Иркә туташымны колхоз эшенә чыгарып имгәтер идеңме әллә? Булыр синнән, денсездән...
— Курыкма, тәтәй, имгәнмәс, утырып, ныгып кына китәр, — диде егет һәм тамак кырып куйды.
— «Вот какой нахал!» — диде Клара эченнән, гадәтенчә бик ачуы килгәндәй итеп, ләкин нигәдер чынлап ачулана алмыйча.
Шуннан соң ул егетнең тыныч кына болай дип әйтүен ишетте.
— Хәмдияттәй, мин сине артык кыстамыйм, кунакны, ялгыз калдырып булмый, канешно, аны гына беләбез... Үз җаеңа карарсың тагы, эш синнән качмас... Ярый, мин киттем. Хушыгыз, туташ!
Клара борылып аңа чак кына башын иде, ә җиңгәчәсе кинәт урыныннан кубып:
— Тукта, тукта, Хәсәнкәем, кая ашыгасың? — диде. — Тәкә суйган йортка кереп, ит капмыйча китсәң, языгы кемгә булыр?
һәм табактан бер тәлинкәгә зур ит кисәге, берничә бәрәңге салып, өстәлгә китереп куйды. Бригадир, нишлисең инде дигәндәй, иңбашын җыерды да, утырып, итне мул гына тозлап, турамыйча-нитмичә, тотып ашый да башлады.
— Ай-һай, Хәмдияттәй, тәмле пешкән дә соң бу яшь тәкә! —ди иде ул, умырып капкан саен башын чайкап... Ахырдан гына бер бәрәңге кабып җибәрде, аннары майланган бармакларын итегенең кунычына ышкыды да торып, өйгә бәрәкәт теләп, рәхмәт әйтеп, чыгып та китте.
Ниһаять, бар да ашка җыелдылар. Балаларны казан ягына сәкегә урнаштырдылар, — кунак барында аларның урыны шунда икән.
Җиңгәчәсе зур агач табак белән аш сосып китерде. Өреле шулпага катык тугын ашадылар, — Кларага бик ошады авылча «симез» токмач белән үткен шулпа... Шулпадан соң җиңгәчәсе һәммәсенең тәлинкәсенә тутырма дигән нәрсә салып чыкты. Бусы — тәкәнең үпкә-бавырыннан дөге белән бергә эчәккә тутырып шулпада пешерелгән казылык иде. Клара, аны капкач, телен йотардай булды — гаҗәп тә тәмле иде ул! Шунда ук кечкенә блокнотына бу тутырма дигән хикмәтнең ничек эшләнүен, сорашып, язып та алды. Янәсе, Казанга кайткач үзе пешереп, өйдәгеләрне бер сыйлаячак.
15
Аннары коштабак белән калжалап тураган ит килде. Җиңгәчәсе аның өстенә суганлы, борычлы кайнар өре салып җибәрде, һәм өйгә әчкелтем хуш исләр таралып китте.
Шуны әйтергә кирәк, баягынак Клараның кәефен боза язган тәкәне кызгану хисе хәзер каядыр югалган иде инде... Ашаганда тере тәкә аның күз алдына килеп җанын борчымады. Хәер, табын яны гел сүз белән узды, һәм Клараның уе бөтенләй башка нәрсәләргә китте. Менә хәзер генә ул туганнары белән якыннан танышты. Рәхим абыйсы гади колхозчы икән, бригадир кая җибәрсә, шунда эшләп йөри икән, ләкин болай селкенеп йөрүдән туйдым, ди, колхозыбызның хәзер үз машиналары булачак, берәр комбайнга басарга исәпләп торам, ди. Председательләре аңа вәгъдә биргән икән инде.
Мөнирә җиңгәчәсе, әйткәнебезчә, фермада сыер сава, Клара ни өчендер аны тирә-якка даиы таралган алдынгы сыер савучыдыр, дип уйлаган иде. Ләкин алай ук түгел икән, газетада рәсеме чыкмаган икән әле... Җиңгәчәсе, акланырга теләгәндәй, сыерларыбыз вак, ди, югыйсә тырышабыз инде, ди. Шулай да ферма тактасына гел язылып бара икән.
Клара ал арның көнкүреш хәлләре белән дә, читләтеп кенә булса да, кызыксынып карады. Карт җиңгәчәсе ике сүзнең берсендә, «аллага шөкер» дип тора. Ипи кайгысы китте, ди, түбәбездән су үтми ди, мал- туарыбыз бар ди, аяк-кулыбыз сау ди. Аннары аның читтәге ике улы белән бер кызы да онытып бетермиләр икән, чәй-шикәрлек карчыкка килгәләп тора икән.
Гомумән ул бик азга да шөкер итәргә өйрәнгән ахрысы. Чөнки сугыш башланган елны иреннән калып, берсеннән-берсе яшьрәк алты баласын бик зур авырлык белән үстергән. Ә нужа азның да кадерен белергә өйрәтә икән ул...
Әле дә менә, сүз чыккач, гади генә бернәрсә итеп сөйләп алды:
— Шулай, сугыш вакытында яшь ярымлык Һәдиямне күтәреп, стан- сага икмәк эзләп бардым, — дип башлап китте ул, тирләгән битен тастымал очы белән сөртә-сөртә. — Икмәкне таптым, кайтырга чыктым, бер беләгемдә бала, икенчесендә — ашъяулыкка төреп элгән ике зур каравай,— ди... Кайта-кайта кулларымның чистый хәле бетте бит, өзелеп төшәләр дип торам... Нишләргә инде?.. Күп тә калмады югыйсә, ә ба- ралмыйм гына бит, хет ташла да кит... Шуннан, Һәдиямне юл кырына утыртып калдырдым да төенемне бер җир буе алга илтеп куйдым. Аннан баламны килеп алдым. Тагын төенемне алга илтеп куйдым, тагын баламны кире кайтып алдым... Шулай итеп, әле ипикәемне, әле балакаемны күчерә-күчерә, көч-хәлгә кайтып егылдым»,—ди.
Клара шактый сүзсез калып утырды, әллә нишләтте аны бу кечкенә- хикәя, әйтерсең, бәгырен туңдырып җибәрде. Ләкин моның сәбәбе җиңгәчәсен яки юл буенда утырып калган баланы кызганудан гына түгел иде (кызгану бу очракта бик зәгыйфь хис ул), ә дөреслекнең кайвакытта никадәр рәхимсез булуын аңлаудан, кешеләрнең шуңа тыныч карый алуларына хәйран калудан иде. Гаҗәеп бит! Җиңгәчәсенең сүзендә ник бер сыкрану ишетелсен! Булган да узган — бары шул гына! Җитмәсә әле Клараны юатып маташа: «Синең, Иркә туташ, исең китмәсен,— ди, — һи, аның ише генә хәлләр кем белән булмады, — ди.— Адәм баласы әрсез бит ул, көлдә аунар — көнен күрер, — ди. — Һәдиям дә менә, шөкер, фызу бетерде, калада шкатурчы булып эшли, үзебез дә, колхозыбыз терекләнгәч, күкәй эчендәге сары кебек тора башла-дык», — ди.
Әлбәттә, Клараның үзеннән дә күп нәрсәләр турында сораштылар. Ләкин Клара өчен үз хәлләрен ачык кына сөйләп бирү шактый читен мәсьәлә иде. Аерма бик зур, тормышлар бөтенләй икенче төрле, теләк- кәефләр дә башкача иде. Сөйләсә, ихтыярсыздан шул аерма ачылачак, ничектер мактану булып чыгачак. Ә аның бу кешеләр алдында макта-
16
насы, шәп, рәхәт торулары белән ялтырап күренәсе килми иде, Шуңа , күрә ул күбрәк бабасы турында, бабасының Каракошны ничек сагынуын, ничек ана туган якларны бер кайтып күрергә әйтә килүен сөйлоп утырды. 1
Сүз ахырында, иртәгә Рәхим абыйсы бригададан ат алып, Каракошка барып кайтырга булдылар.
3.
Икенче көнне иртәнге чәйдән соц Рәхим абыйсы, әлеге биле сыгылыбрак торган тарантаска Алмаз белән Алсуны утыртып, шул ук бәләкәй атта кызу гына ишек алдына юырттырып килеп керде. Балаларны төшереп, печән өстенә кечкенә иске палас чыгарып җәйделәр, ике мендәр салдылар.
Иц элек Хәмдия җиңгәчәсе — кызыл эчле тирән галошлардан һәм эре чәчәкле шәл-яулыктан—туйга баручы кодача төсле, бисмилласын әйтеп, ипләп кенә тарантаска менеп утырды. Аның янына, чажлап торган ефәк плащтан, каурый кадаган бик килешле күк эшләпәдән, Клара менеп урнашты.
Кузгалып киттеләр. Балалар әниләре янында җылашып калдылар. Шулар гына Клараның йөрәген бераз сыкратып алды...
...Авыл урамының түбән очыннан барып чыккач, сулга борылып, тау итәгеннән киттеләр. Ялгыз утырган тау шактый биек һәм мәһабәт иде. Таулар Кларада һәрвакыт ихтыярсыз соклану уяталар. Гүя алар, дөньядан югары күтәрелеп, түбәндәге тормышка бәйсез бер горурлык белән, тын гына карап торалар. Алар бик күп хәлләрне күреп беләләр һәм эчләренә җыеп баралар төсле... Нинди генә тауны күрмәсен, Клараның шуңа менәсе, шуның түбәсеннән дөнья өстенә карап торасы килә иде.
— Җиңгәчәй, бу нинди тау? — дип сорады ул, калкына биреп.
— Бу безнең Чабыл тавыбыз,—диде җиңгәчәсе.
Моны ишетүгә, Клараның исенә бабасы кылт итеп төште. Бабасы аның еш кына «Чабылату, Чабылтау» дип сөйләнә иде. Шушы икән инде ул Чабылтау! Бабасы малай чагыннан ук бу тау тирәсендә күп йөргән булырга тиеш. Шунда аларның җирләре, шунда печәнлекләре булган шикелле... Клара бу хакта сорагач, җиңгәчәсе:
— Әйе, аккошым, кайнатамнарның Корысазлык дигән печәнлекләре шушында иде шул, — диде.
Күчерда ат тотып барган Рәхим абыйсы борыла төшеп:
— Корысазлык бездән сулда кала, күрсәтермен әле, — диде.
һәм бераз киткәч тә ул сирәк-мирәк кенә нечкә каеннар үскән, ә урта бер җирен яшел таллык каплаган зур гына уйсулыкка чыбыркысы белән төртеп күрсәтте.
— Әнә шунда инде Корысазлык. Борын аның уртасында түмгәкле күл булган диләр. Хәзер күл юк инде, кибеп бетте... — һәм Рәхим абыйсы, боларга кырын утырып, Клара өчен кызык бернәрсә итеп, сөйләп китте: — Элек заманда бу сазлыкка торналар күп килә торган булганнар... Торна ул оясын түмгәк өстенә ясый икән. Бала чыгарганда шул түмгәккә атланып утыра икән, аягы бөкләнми имеш аның... Бервакытны Хәнәфи дигән карт сазлык яныннан үтеп барганда түмгәк өстендә утырган торнаны шәйләп алган, ләкин торна икәнен танымаган... «Кемнең чикмәне анда ята?» дип уйлаган карт. Шуннан тиз генә ыштанын салган да, бер чыбык сөйрәп, суга кереп киткән бу... Түмгәккә якынлашкач, «чикмәнне» эләктереп алыйм дип, чыбыгын торнага төртүе булган, торна сискәнеп: «Тар-тар!» дип кычкырып җибәргән... Моны ишеткәч, карт, тураеп, күкрәгенә сугып: «Шаярма, тартар түгел, Хәнәфи абзаң булыр бу!» — дип әйткән, ди...
17
Көлештеләр, ә җиңгәчәсе: «һи, заманнар, картлары да балалар төсле булганнар», дип бер көрсенеп куйды.
Юл Чабылтауны әйләнеп көньякка таба борылгач, Клара алдында гаҗәеп күренешләр ачылды. Бу ялгыз тау үзе дә гаять зур бер биеклек өстендә утыра икән. Шушы биеклек өстеннән кайсы якка гына карасаң да, җәелеп яткан аксыл иген кырлары, яшел үзәннәр, күгелҗем урманнар, бөдрә куаклыклар белән капланган озын чокырлар, якында һәм еракта утырган тагы да ниндидер мәһабәт таулар күренә иде. Рәхим абыйсы юл буенча диярлек шуларның әле берсен, әле икенчесен күрсәтеп барды: «Ә-нә теге Өзектау инде! Шуннан уңга таба китсәң, безнең Зирекле буена барып чыгасың. Әиә нәкъ каршыбызда Әркәсле яланы... Сулга карасаң, әнә анда имәнлек башланып китә... Бабакаңнан ишеткәнең дә бардыр әле».
Әйе, дөрес, Клара боларның барысын да бабасыннан ишеткәне бар иде. Шуңа күрәдер инде хәзер аңа бу кырлар, бу таулар, бу урманнар электән үк таныш төсле булып тоела иде. Хәтта берара аның күңеленнән: «Тукта, мин үз күзләрем белән дә боларны кайчандыр бер күрдем түгелме соң?» — дигән гаҗәп сәер, шул ук вакытта ничектер бик якты, ләззәтле сизенү кичеп үтте... Бик ышанасы килде шуның чын булуына!.. Ләкин... юк, күргәне юк, әлбәттә. Әмма шушы ачык сизенү тәэсиреннән ул ихтыярсыз авыз эченнән генә берничә мәртәбә «туган туфрак, туган туфрак!» дип кабатлап куйды.
Гел юырттырып бара торгач, алар ахырда ак маңгайлы, тәбәшәк таулар тезмәсе өстенә килеп чыктылар. Түбәндә кечкенә елгачык, шул елгачык буйлап сузылып киткән Каракош авылы җәелеп ята иде.
Ике тау арасындагы текә юлдан атны тыя-тыя гына түбән төштеләр һәм чуерташлар өстеннән чуарланып аккан инешне кичеп, бер тыкрыктан авылның зур урамына барып керделәр... Менә сиңа Каракош!
Тәҗрибәле күз бу авылның кайчандыр бик зур булуын һәм бик тыгыз утырганлыгын чамалар иде. Төп урамның бер очыннан икенче очын күреп булырлык түгел... Тагын янәшә сузылган һәм аркылы кисел узган урамнар да бар. Кыскасы, искечә әйткәндә, элек бу өч-дүрт мәхәлләле бер авыл булган булырга тиеш. Хәзер исә, өстеннән давыл узгандай, ул бик сирәкләнеп, тузгып калган иде. Заманында Каракоштан өч-дүрт кечерәк авыл бүленеп чыкканнар. Аннары елдан-ел акрынлап, йорт-җирләреи бетереп, читкә китүчеләр дә күп булган.,. Колхозлашу елларында мондый зур авылдан читкә сөрелүчеләр дә аз булмагандыр... һәрхәлдә, Каракош башыннан күп хәлләр кичкән булырга тиеш.
Ләкин Клара боларның барысыннан да хәбәрсез иде, билгеле. Авыл аңа шактый табигый һәм тыныч-имин булып күренде. Хәер, асылда ‘ Каракош хәзер шундый иде дә.
Авыл уртасына җитәрәк алар урамга буй салынган, такта белән яп- , кан таза гына йортның капкасына килеп туктадылар. Бу— Кларага әллә кайсы яктан, әллә ничек кенә кардәш тиешле Сәйфетдин абзыйның йорты иде. Капканы өстенә ак күлмәк, башына кара кәләпүш кигән, кәкрерәк аяклы хуҗа үзе ачты.
— һай, бәрәкалла! Әйдәгез, хуш килдегез!—дип каршы алды ул кунакларны.
Ат ишек алдына узып, кунаклар тарантастан төшәргә өлгермәделәр, өйдән шәһәрчә 'диярлек киенгән, кечкенә буйлы, йөзгә бик сөйкемле яшь бер хатын һәм буйга-сынга таза гына бер егет ашыгып килеп чыктылар. Болар Сәйфетдин абзыйның улы белән килене иде...
Хәмдия җиңгәчәсе Клараны терсәгеннән этәребрәк:
— Менә Иркә туташны сезгә күрсәтергә алып килдем,—диде. ________
Хәммәтҗан дәдәбезнең внукасы була инде. Каладан кайтты.
2. .С. Ә.‘ № 8.
18
— һи-ии, шулаймыни?—диде Сәйфетдин абзый, тәмам шаккатып.-— Хәммәтҗан абзыйның шундый внукасы бармыни? Машалла! Күз генә тия күрмәсен, алтын алма булып җиткән икән! Әйдүк, әйдүк, ике күзем, түребездә бул!
Барысы да аның белән бик куанышып күрештеләр. Аеруча яшь килен Клараны күрүенә бик шат иде шикелле, — ничектер беренче караштан ук аңа, үз тиңен очраткандай, бик җылы, бик якын итеп карады... Аннары кунакларны өйнең түр ягына алып керделәр. Өй эче тәмам шәһәрчә дип әйтерлек иде. Биредә никель карават та, шифоньер да, китаплар тулы этажерка да, хәтта зур радиоалгыч та бар иде. Чебеннең әсәре дә юк, үзе чиста, үзе рәхәт, салкынча... Күренеп тора, шәһәр тәртибен алып килгән кешенең кулы хуҗа монда...
Яшь килен биленә кечкенә алъяпкыч буып, аш-чәй хәстәренә кереште. Ире дә аңа, кушмастан, булыша башлады... Хикмәт шул яшь килендә түгелме икән?.. Картлар үзара хәл-әхвәл сораша башладылар, Сәйфетдин абзыйның карчыгын сагынып исләренә төшерделәр, — ул күптән вафат икән инде.
Хуҗа бер чыккан арада Клара җиңгәчәсеннән акрын гына бабакайлар йорты еракмы, кайчан барабыз, дип сорап куйды. Ерак түгел, диде җиңгәчәсе; шуннан, Клара бик үтенгәч, алар чәйгә хәтле барып килергә булдылар.
Урамга чыккач, җиңгәчәсе Клараны югары очка алып китте һәм бераз баргач та ике йорт арасындагы иркен генә бер буш урын каршында тукталды.
— Менә шушы була инде бабаңнарның утырган җирләре, Иркә туташ!— диде ул, кабер өстенә килгәндәй, тавышын акрынайтып.
Клара берни аңламыйча әүвәл алга, аннан тирә-ягына каранды. Нәрсә соң бу?.. Урамнан алып, инешкә төшеп җиткәнче алабута, кычыткан, әрекмән басып бетергән буш җир җәелеп ята. Ник бер агач, ник бер таш, ник бер каккан казык күренсен! Бу урында кайчан да булса кемнәрнеңдер йорт-җир белән дөнья көтеп яшәүләрен күз алдына китерүе дә бик читен иде. Клара тәмам аптыраган хәлдә, ни әйтергә белмичә, шактый сүзсез тынып торды. Җиңгәчәсе аның хәлен аңлап булса кирәк, җиңелчә көрсенеп, әйтеп куйды:
— Бетте шул инде, нигез дип әйтерлеге калмады...
— Ә кая булды соң мондагы йорт, бабакайдан калган йорт?—диде Клара, нигәдер бераз сабырсызланып.
— Соң белмисеңмени, бабаң бит сезнең янга киткәндә йортын сакау Хисамига сатып китте?!
— Беләм. Ишеткәнем бар... Ну, ә ул Хисами кайда соң монда?
— Хисамимы? Хисами сугыш беткәч тә сафхузга күчеп китте... йортын да шунда күчерде... Бик әйбәт тора, диләр... Күркәсенә чаклы асрый икән... Ишетмәдегезмеии?
Клара башын гына чайкады... һәм алабута, кычыткан баскан буш җиргә карап тора башлады. Шушы икән инде... «нигез». Бернинди кыз- гану-фәлән кебек нәрсә хис итмәде Клара үзендә, тик алдануы өчен кәефе генә азрак кырылды... Бер генә дә күрер нәрсә калмаган ич! Хыялы белән дә ул биредә нәрсәләр булганын күз алдына китерә алмый иде... Юк, билгесез, ят бер урын икән бу аның өчен... Ләкин шулай да ул уйламыйча булдыра алмады: әгәр бабасы үзе бу ташландык урынны кайтып күрсә, нишләр идем икән? Түзмәс иде, елар иде, һичшиксез елар иде... Туган җирем, гомер иткән җирем дип, шәһәрнең дүрт стенасы эчендә гел сагынды да утырды бит!
Инде китәргә дә ярыйдыр. Шулай да Клара, нидер исенә төшереп, җиңгәсеннән сорады:
19
— Бабакай бакчабыз бар, бакчабызда зур каен үсеп утыра, дип сөйли торган иде. Кайда ул?
— Каенмы?... Ә, әйе, бар иде шул, бар иде... Кистеләр. Каенын да, барысын да кистеләр. Хуҗасыз калгач ни... — Җиңгәчәсе башындагы яулыгын алгарак тартып куйды. — Бабаң картайды, — диде ул сузып кына... — Малайлары таралышып беттеләр. Карчыгы үлде. Ялгыз нишләсен ул монда... Барысын сатты да китте...
— Җиңгәчәй, син бу йортны яхшы беләсеңдер инде?
— һи, белмичә соң! Мин бит шушы йортка килен булып төштем. Минем Хәммәтшам бабаңнан аерылып чыкмаган иде әле... Туебыз бик тә күңелле, бик тә шәп узды... Вәлиулла абзый, мәрхүм, туй капкадан килеп керүгә мылтыктан атып җибәрде... Ул халык, мин сиңа әйтим, ул бала-чага!.. Мине җитәкләп аккиез өстеннән генә өйгә алып керделәр... һи, сөйләсәң, Иркә туташ, исең-акылың китәр... Үтте инде... үтте. Аллага шөкер, менә хәзер үзем дә киленле булдым. Тик Хәммәтшам гына күрмәде...
Шулай элекке нигездән бер таш кисәге дә калмаган буш җир өстендә анысын-монысын искә төшереп бераз сөйләшеп торганнан соң, алар акрын гына кузгалып, Сәйфетдин абзыйларга кайтып киттеләр.
Яшь киленнең тәртипле, матур, мул табыны әзер иде. Биредә инде күп сыйлар өстенә тагын быелгы җир җиләгеннән кайнаткан варенье дә һәм баллап катырган чәкчәк тә бар иде. Ләкин Клара өчен барыннан да тәмлерәге гади бодай икмәге белән салкын сөзмә булды.
Чәйне озаклап, тәмләп эчтеләр. Сәйфетдин абзасы белән җиңгәчәсе сөйләшеп рәхәтләнделәр генә. Әллә кайчангы хәлләрне искә төшереп, әллә кемнәрне телгә алып беттеләр. Кем белән ни булган, кем кая киткән, ул анда ничек тора, кемнең баласы кайсы шәһәрдә кем булып эшли, кемнең улыннан яки кызыннан күпме акча килгән, ә кем бер тиен дә җибәрми—барысында санап чыктылар. Клара бернәрсәгә гаҗәпләнде: Каракоштан дөньяга сибелгән кешеләр гаять күп икән... Ерак Көнчыгыш, Себер, Урта Азия, Урал, Мәскәү, Ленинград, Киев. Баку — кая гына барып чыкмаганнар алар! Тагын шунысы кызык — кайда гына булмасыннар, ниндидер нечкә җепләр аларны Каракош белән һаман бәйли икән әле.
Чәйдән соң яшьләр авыл буйлап бер йөреп кайтырга дип чыгып киттеләр. Хәмдия җиңгәчәсе үзе кушты: «Сания килен, барыгыз, Иркә туташка авылны күрсәтегез, казаныңны үзем карармын»,—диде ул яшь киленгә.
Сания үзе дә, аның ире Зиннур да Клара өчен бик кулай кешеләр булып чыктылар. Алар икесе дә Каракош мәктәбендә укыталар икән. Сания үзе шәһәр кызы икән, педагогия институтын бетергәч, аны шушы авылга җибәргәннәр. Клара башта ук аның авыл кызы булмавын сизенгән иде. Инде белгәч, ул аңа үз тиңедәй бик якын булып күренде.
Зиннур инде төп Каракош егете иде. Ул эше белән дә, укуы белән дә Саниядән түбәнрәк тора шикелле, — Клара шулайрак сизде... Аннары егет үзенең кечкенә хатынын бик ярата иде булса кирәк. Ничектер менә хуҗасына би£ ияләшкән юаш ат шикелле тота иде ул үзен Саниясе янында...
Алар Клараны урамның кылт уртасыннан түбән очка таба алып киттеләр. Авылның хәл-әхвәлен аз-маз сөйләп бардылар. Әлбәттә, киләчәген күбрәк сөйләделәр, чөнки алар яшьләр, чөнки Каракошның киләчәге, үткәненә караганда, һичшиксез матуррак булырга тиеш.
Бу ышаныч, бу теләк бигрәк тә шәһәр ташлап килгән Саниядә нык сизелә иде. Гүя аңа шунсыз монда яшәү мөмкин дә түгел!
20
Дөрес, Каракошның хәзергә әле ерактан килгән кунакка мактап күрсәтерлек әллә нәрсәсе юк иде. Күп нәрсәләр яңа башланган яки планда гына икән әле... Хәер, бу гаҗәп тә түгел, чөнки ярты халкы таралып беткән Каракош, озак еллар бер урында таптанып торганнан соң яңарак кузгалып, югары үрмәли башлаган иде.
Кларага колхозның былтыр гына салынып беткән яңа идарәсе белән гаражын күрсәттеләр. Зур, матур йорт. Алты тәрәзәсе урамга карап тора. Бер башында китапханә икән... Клара: «ә клубыгыз бармы?» дип сорагач, Сания аңа бер генә сүз белән жавап бирде: Булачак!
Идарә артындагы яшел чирәмгә салынган ике ишекле, кызыл кирпеч гараж да болай зур гына. чибәр генә кебек иде. Зиннур әйтә, монысы, ди, идарә машиналары өчен генә, ди, ә колхозның барлык машиналары өчен авыл читендә зур сарай салынып ята, ди.
Бер уңайдан Кларага идарә картында торган мәчетне дә күрсәтте- тәр. Клара гаҗәпләнә калды: мәчетнең тәбәнәк кенә манарасы белән кәкрәйгән ае да бар, имеш! Ләкин бик тә искергән, тузган инде. Түбә такталарына яшел мүк чыккан, бүрәнәләре тәмам караеп беткән. Тәрәзәләре яшькелт-зәңгәргә әйләнеп, кара су төшкән күзләрдәй, дөньяга күрмичә карыйлар төсле... Мәчет Кларада ятсыну һәм шомлануга охшаган ниндидер бер авыр хис уятты. Ә бабасы аның мәчет катындагы мәдрәсәдә укып йөрүен сөйли торган иде. Анысы хәзер юк күрәсең. Әйе, бабай заманындагы нәрсәләр акрынлап менә шулай тузып, череп, юкка чыгып беткәннәр яки бетеп баралар икән инде... Клара, бу мәчеткә йөрүчеләр бармы, дип сорады. Аңа берничә картның, өнсез күләгәләр төсле, иртә-кич кенә килеп йөрүен әйттеләр.
Мактаулы Каракош! Клара үзенчә бик кызыксынып, сынап карый аңа. /Монда беренче күзгә ташланган нәрсә—авылга каршы яклап тезелеп киткән таулар иде. Бабасы: «Каракошкайның таулары киртләч- киртләч, киртләчләре бетә кар киткәч» дип җырлый торган иде. Чынлап та бу ак маңгайлы текә тауларны вак ерганаклар агып һәм кәҗәләр таптап аркылыга-буйга сырлап бетергәннәр икән. Таулар Кларага ни өчендер тәбәшәк һәм боек күренделәр.
Авыл үзе бик чуар. Өйләрнең искергән-тузганнары да күп, ишелергә торганнары да бар; нигезен яки түбәсен яңартып җибәргәннәре дә шактый гына, өр-яңадан салынганнары да очрый... Әгәр Клара урынында берәр дөнья күргән олы кеше булса, ул, бу өйләргә карап, авылның үткән тарихын да, бүгенге хәлен дә, китаптан укыган шикелле укыр иде.
Авылда яшеллек тә аз икән. Агач бакчалары юк диярлек, тик кайбер йортларның гына тәрәзә алларында сирень куагы, киртә буйларында ялгыз каен яки шомырт, яки миләш агачы үсеп утыра. Әмма һәрбер йортның койрыгында — сузылып киткән бәрәңге җире. Клара өчен кызыклы түгел ул — бәрәңге җире. Хәер, аны шагыйрьләрнең дә мактап җырлаганнары юк әле. Авыл кешесенең үзе өчен генә кадерле ул бәрәңге!
Шулай карап уздылар Каракошның зур урамын. Очраган бер бала алар белән исәнләшеп, авызын ачып калды. Ишек алдында йөргән агай яки җиңги дә тукталып, каз шикелле башын кырын салыбрак, карап калды. Чөнки Клара бик сылу кыз иде, бик чибәр киенгән иде. Шуңа күрә инде һәркемнең күңеленә: «Кемнеке булыр бу, кайдан кайткан, ниләр алып кайткан?» дигән әрсез уйның килмичә калуы һич мөмкин түгел иде.
Авылдан тип-тигез тугайлыкка барып чыктылар. Алда — буа, буада— иске тегермән, ә тегермәннән ары ферма каралтылары күренәләр. Ямь-яшел тугайда көтү-көтү ап-ак казлар утыралар.
21
Яшьләр фермага барып тормадылар, чөнки анда буш абзарлардан башка берни дә юк, маллар көтүдә... Авыл артына, чирәмлеккә күтәрелеп, шуннан ашыкмыйча гына кайтырга булдылар.
Монда җире дә, һавасы да бүтәнчәрәк икән, — ничектер дала исе аңкый. Бөрчекләнеп торган кара туфрак, эсседән кипкән сирәк үлән һәм ефәк чуклы кылганнар... Кылганнар... Гел бер якка таба селкенеп торалар икән бу... кылганнар. Казан тирәсендә юк бит алар...
Сания иелеп, җиргә учлам-учлам ябышып үскән вак кына зәңгәр чәчәкле бер үләнне йолкып алды да, Кларага:
— Мәгез әле, иснәп карагыз!—дип сузды. Клара үләнне алып борынына китерде һәм хәйран калды: үлән искиткеч хуш исле иде.
— Нәрсә бу?
— Ислемай үләне, — диде Сания.
Ислемай үләне! Клара аны тирән итеп, кат-кат иснәде һәм бер мәлгә исереп киткәндәй булды. Чиксез дала аның күз алдына килде; Бабасының яшь малай чагын, шушы ислемай үләннәрен җыя-җыя йөгереп йөргән вакытларын ап-ачык күргәндәй булды... Кинәт шулкадәр ерак үткәнгә кайта алу әллә ничек шомлы да, әйтеп бетергесез татлы да булып тоелды аңа... Айнырга теләп ул башын кат-кат чайкап куйды.
Сания тагын ак әремне дә уып иснәтте. Монысыннан да дала эссесе, дала исе аңкып тора иде. Клара ихтыярсыздан: «Әтием бу исләрне ничек оныта алды икән?» — дип уйлап куйды. Ә менә бабасы онытмаган иде, сагына иде. Әгәр ул исән булса, Клара бу үләннәрне алып кайтып, аңа иснәткән булыр иде.
Көн бик эсселәнеп китте, шуңа күрә яшьләр артык юанмыйча өйгә кайтырга ашыктылар. Кайткач, тагын чәй эчтеләр. Аннары каклаган ит, яңа бәрәңге турап һәм күкәй калҗасы салып пешергән бик тәмле аш ашадылар. Ниһаять, көн сүрелгәч, Сания белән Зиннурны берсекөнгә Зиреклебашка кунакка чакырып, юлга чыктылар.
Авылны чыкмас борын Рәхим абыйсы атын беразга гына кибет алдында туктатты. Җиңгәчәсе кибеттән, зур бер яулыкка барысын бергә салдырып, чикләвек, йөзем, кипкән өрек кебек нәрсәләр алды. Клара барысы өчен дә акчаны үзе түләде, әлбәттә... Ул тагын биш былтырдан
• бирле сатылмыйча яткан краб консервасын да, тозы өстенә чыккан селедканы да алмакчы булган иде дә җиңгәчәсе моңа бик каршы төште. Акчаңны әрәм итә күрмә, бездә андый нәрсәләрне ашаучы юк, дип тәки алдырмады. Шуннан соң, Клара Рәхим абыйсына көчләп дигәндәй илле сумлык акча бирде. Рәхим үзеннән дә өстәп ике шешә акны, бер шешә кызылны алды. Шуларны күчер астындагы печәнгә әйбәтләп яшергәч, утырышып, авылдан чыгып киттеләр.
Кояш баер алдыннан гына Чабылтау итәгенә килеп җиттеләр. Кайтышлый сүз аз булды. Җиңгәчәсе, тирбәлеп килә торгач, оеп китте. Рәхим абыйсы башта колхоз эшләре турында аны-моны сөйләнеп кил- де-килде дә, аннары ул да тынды. Клараны бу сүзсезлек, бу юл тынлыгы бер дә ялыктырмады, киресенчә, ул аңа риза иде, чөнки ул да үз эченә йотылып, үз уйларын уйлап кайта иде.
Тау итәгенә җиткәч, барысы да җанландылар. Җиңгәчәсе калкынып:
— Машалла, кайтып җитәбез түгелме соң? — диде. — һи, көтү дә кайтып бара икән ләбаса!
Чынлап та алда, Корысазлык ягыннан юлга таба, көтү чыгып килә иде. Рәхим абыйсы атын кызулата төште һәм алар тузан, йон, сөт исе аңкыган көтүнең нәкъ алдыннан гына уздылар. Шул чакта Клара бик сәер бернәрсә күрде: җирдән, кәҗә-сарыклар арасында, әллә нихәтле сыерчыклар кайтып килә. Нәкъ менә көтүгә чыккан йорт кошлары ши
22
келле очмыйча, җәяүләп, йөгерә-йөгерә кайтып киләләр. Бу гаҗәп сәер, кызыклы күренештән кәефе бик килгән Клара кычкырып ук җибәрде:
— Җиңгәчәй, карале, көтүдә сыерчыклар!
— Ә, ие шул! Бала очыргач, көтүдән калмыйлар инде алар.
— Нигә, ни өчен?
— Нигә дип, мал тирәсендә аларга азык табыла. Мал белән бит чебен дә, корт та ияреп йөри... Шулариы чүплиләр инде бу алла кошлары!
«Удивительно!» дип уйлап куйды Клара эченнән. Аңа ничектер берьюлы рәхәт булып китте.
Рәхим абыйсы, артына каерылып, кояш баешына карап алды.
— Иртәгә дә аяз булмакчы икән, — диде ул, башын кагып. — Бик әйбәт. Печәнчеләргә мач килә.
Клара кинәт җанланып:
— Җиңгәчәй, минем дә печәнгә барасым килә, — диде. — Миңа барырга ярыймы?
— Ник ярамасын! Ярый, бик ярый, аккошым! Үзем алып барырмын,— диде җиңгәчәсе, ничектер Клараның бу теләген шунда ук куәтләп.
— Көлмәсләрме?
— Юк, нишләп көлсеннәр, аллам сакласын! Менә кызларыбыз белән танышырсың... Кызларыбыз бик куштаннар, кунак итеп, үзеңне урталарына гына алып йөртерләр.
Рәхим абыйсы кисәк кенә көлеп куйды:
— Хәсән, бригадир, нибуч кунак дип тормас!
— Ә мин кунак булып түгел, эшләргә барам!—диде Клара, эре генә башын чөеп.
— Әйе, әйе, эшләргә инде, печән җыярга,—диде җиңгәчәсе, бала көйләгәндәй итеп. — Бергә барырбыз. Мин үзем дә бик яратам печән эшен, Иркә туташ!
— Барабыз, җиңгәчәй, барабыз!—диде Клара, чын-чыннан рухланып һәм аны кинәт ниндидер бер канатлану, җилкенү биләп алды, һич уйламаганда аның менә хәзер үк әнә шул Чабылтауга менәсе, шуннан дөнья өстенә бер карыйсы килде. Ул атны туктатырга кушты: «Мин тауга менәм!» диде. Җиңгәчәсенең аптырап: «һай, Иркә туташ, каян уйладың әле, кояш та баеп бара, ялгыз куркырсың ич!» диюенә кара-е мастан, ул тарантастан төште дә, ашыга-ашыга тауга таба китте.
Тауны менү читтән караганда гына ансат булып күренә икән ул. Иң элек тау, менә башлагач, шактый биек булып чыкты, аннары югарырак күтәрелгән саен ул текәрәккә әйләнә барды. Клараның әледән-әле аягы тая башлады, хәтта ара-тирә артка таба шуып та киткәләде. Ләкин һичнигә карамыйча, үлән төпләренә аягын ныграк терәп, тазарак үскән сабакларга тотынып, иелә-бәгелә һаман күтәрелде. Ахырда, азаплана торгач, Чабыл башына менеп җитте... Туктады, тирән сулап, бер мәл тын алып торды.
Тау түбәсе ап-ак ташлык, үлән бик сирәк, урта бер җире чокыраеп тора. Монда сәер бер тынлык хөкем сөрә. Әллә нинди генә шунда, түбәндәге тормыштан аерылу хисен уяткан, бушлык халәтенә якын бер тынлык иде бу... Бу тынлыкта бары җилнең акрын гына исүе ишетелеп тора кебек...
Клара түбә уртасынарак атлады. Кояш баеп өлгергән иде инде... Ләкин бөтен әтраф бик якты иде әле, шунлыктан иң ерак офыклар да ачык күренә иде. Клара тантаналы бер киеренкелек кичергән хәлдә тирә-як дөньяны карарга кереште. Никадәр ерак җирләр ачылган иде аның күз алдында! Бик-бик еракта күгелҗем томанга эретелгән ялгыз таулар күренә, чиксез киңлекләргә сибелгән, әле тегендә, әле монда җиргә ябышып яткан авыллар күренә, җептәй сузылган юлларны да бик ачык аерып була. Хәтта шул юлларның теге яки бу төшендә
бөтерелеп сузылган тузанга карап, машиналар чабуын да шәйләп була иде.
Клара озак кына Каракошны эзләде. Кайда ул, нигә күренми? Ниһаять, түбәндәге ике тау арасыннан ниндидер бер авылның читен күреп алды. Ул ерак та түгел иде. Клара чамалап карады: хәзер генә алар кайткан юл нәкъ менә шул ике тау арасыннан килеп чыга икән. Димәк, Каракош шунда. Тик ул тоташы белән күренми, әлеге ак маңгайлы тәбәшәк таулар аны каплап торалар. Әмма Каракошның бер генә читен күрү дә Клара өчен күңелле булып китте, ничектер менә авылдан аңа җанлы бер җеп сузылган кебек булды. Каракош аңа да якын икән ләбаса!
Аннары тирә-якка күз йөртеп, акрын гына артына борылды. Менә Зиреклебаш. Карасана, яп-якында гына икән ул! Бөтен өйләре, каралтылары, ишек аллары, көтүдән таралган маллары, кичке эшләрен бетереп йөрүче кешеләре белән, уч төбендәге шикелле, ап-ачык күренеп тора. Ә-нә иң кырыйда Рәхим абыйларының өе. Ә-нә капка төбендә, моннан бармактай гына күренгән, Алмаз белән Алсу тауга карап торалар бугай. Исләре китеп Клара апаларын күзәтә торганнардыр инде алар... Уңган җиңгәсе кай арада кайтып, учагын ягып өлгергән — морҗаларыннан аксыл төтен акрын гына һавага күтәрелә... Кунакчыл өйнең сый-хөрмәт төтене бу... Юк, алай гына түгел, туган туфрак төтене бу... Бар икән ул туган туфрак дигән кадерле җир! Бар икән ул кан кардәше дигән җанга якын кешеләр!., һәм Клара үз гомерендә беренче тапкыр бу ике нәрсәнең буш сүз булмавын аңлап, шуңа искиткеч сөенде.
Беренче тапкыр, бик табигый рәвештә, туган җиренә, туган халкына, телдән генә сөйләнә торган түгел, ә кан тамырларында йөри торган чын якынлык — мәхәббәт хис итте ул... һәм бөтен хисләрдән дә изгерәк, көчлерәк бу хис аның яшь йөрәген әйтеп бетергесез куанычлы бәхет белән тутырды.
Ул башыннан эшләпәсен алып, йөзен кичке тау җиленә куеп, күзләрен дым каплаганчы чиксез киңлекләргә карап торды. Аерыласы килми иде аның бу тын биеклектән, бу яңа, тансык хисләр дулкыныннан...