Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

КҮҢЕЛЕМ ЛЕНИН БЕЛӘН СӨЙЛӘШӘ
Казан әле, Казан уянмаган.
Яфрак белән яфрак серләшә, йөрим таңда Ленин урамында, Күңелем Ленин белән сөйләшә.
Бу чәчәкләр җирдә бик күп үсәр Салкын җилләр әгәр тимәсә...
Уйларымны төбәп киләчәккә, Күңелем Ленин белән сөйләшә.
Без узарга тиеш разъездлар бар, Зур эшләргә чакырып ил дәшә. Юлга шулай чыгар алларыннан Күңелем Ленин белән сөйләшә.
Янар өчен каян килсен азык Бүгенгене йөрәк сөймәсә.
Казан әле, Казан уянмаган, Күңелем Ленин белән сөйләшә.
КАЗАКЪ ДУСЛАРГА
.Казан дигән каладан, юлдашлар,
Идел белән Камадан, юлдашлар,
Тукай йөргән төшләрдән, Меңнәрчә дус-ишләрдән
сезгә күп сәлам, сезгә күп сәлам,
Җамбулны онытмаган, юлдашлар,
Картлар һәм оныклардан, юлдашлар,
Атаклы Ала-тауга,
Күпләгән бала-тауга бездән зур сәлам, бездән зур сәлам.
25
Безнең хәлгә килгәндә, юлдашлар,
Кызлар сездә кияүдә, юлдашлар,
Әйбәт нигез корсыннар,
Әйбәт тигез торсыннар, әйтегез сәлам, әйтегез сәлам.
Яшел чирәм далада, юлдашлар,
Хәзер кая карама, юлдашлар,
Эшли безнең якташлар, Хезмәттә сынатмаслар, әйтегез сәлам, әйтегез сәлам.
^әрвакыт шулай, бераз алда рак,.
Яз минем күңелемдә иртәрәк килә, Ул минем күңел гөлен яшәртеп һаман, Җылы җиле белән иркәләп килә, һәрвакыт шулай, бераз кичегеп, Яз минем күңелемнән соңгарып китә. Ул минем гомерем, гомерем бакчасын мәңге Шаулап торсын өчен сугарып китә.
ЧУЛПЫ ҖЫРЫ
Ү"зем су алам икән, Үзем юанам икән...
Карыйм-карыйм, һич табалмыйм, Нигә соң янам икән.
Чыңлый чулпы: Чылтыр-чылтыр. Җырлый чулпы: Ничек онытыр, Ничек онытыр.
Үзем ярларда икән, Күзем — таңнарда икән. Карыйм-карыйм, һич табалмыйм, Бәхетем кайларда икән.
Чыңлый чулпы: Чылтыр-чылтыр. Җырлый чулпы: Ничек онытыр, Ничек онытыр.
Юлларга чыгам икән, Уйларга чумам икән. Карыйм-карыйм, һич табалмыйм, Еракта томан икән.
Чыңлый чулпы: Чылтыр-чылтыр. Җы рл ы й чул пы: Ничек онытыр, Ничек онытыр.
БИШЕК ҖЫРЫ
Тиздән кыш үтәр, Тиздән яз җитәр, Агар елгада, Елгада сулар... Безнең бакчага Сандугач килер, Килер дә синең Исемеңне сорар. Син тибрәнерсең, Ул да тибрәнер, Каршыңда синең Сайрар да сайрар. Үзем шикелле Җырчы булсын дип, Ул тел ачкычы Сиңа да сайлар. Таң ату белән Өйрәтер һәр көн, Өйрәтер моңлы, Матур яз көен. Сандугач инде Нәкъ ярты юлда, йокла син минем, йокла, чәчбием.