ШАМУН ФИДАИ ТУРЫНДА ХӘТЕРДӘ КАЛГАННАР
амун Оренбургның өченче мәхәлләсендәге (ул Печән базары мәхәлләсе дип йөртелә иде) мәдрәсәдә укый башлады. Бу мәдрәсәдәге хәлфәләр, казыйлар аз гына да тартынмыйча, берәүдән дә курыкмыйча, балаларга карата иң каты тән җәзалары кулланалар: аз гына шаянлык өчен яки дәрес белмәгән өчен балаларны чыбык, камчы, каеш белән суктыралар яки куллары белән кыйныйлар, такта идәнгә борчак өстенә тезләндереп куялар, «Камуси», «Әхтәри кә- бир» шикелле зур, авыр китапларны баш өстенә күтәртеп, сәгатьләр буенча тоталар һәм башка шундый авыр җәзалар белән җәзалыйлар, азаплыйлар иде.
Алар арасында Минһаҗ хәлфә дигән берсе аеруча кансыз, рәхимсез. Ул кыйнау, тезләндерү белән генә чикләнми, балаларны колакларыннан күтәреп торып азаплый. Кечкенә баланың чырылдап кычкыруы һәм шуннан соң берничә көннәр колагы сызлап йөрүе аңа аеруча бер ләззәт бирә.
Ул заманнарда балаларның «Хәлфә сукты, хәлфә кыйнады» дип елауларына илтифат итүче юк. Балаларының азапланганын күреп, ана * 18* 115
Ш
лары бик ялынып ирләрен хәлфәгә, казыйга җибәреп карасалар да, аларны: «Хәлфә суккан җир тәмугта янмый, ныграк кыйнарга кирәк ул ахмакларны! Хатын-кыз сүзе белән сакалыгызны сәлперәйтеп монда килеп йөрмәгез!» — дип ачуланып, орышып кайтарып җибәрәләр дә: «Әле сез өегезгә кайтып әләкләп йөрисезме?» дип, балаларны тагын да ныграк азапларга керешәләр.
Шамунның моңа җаны чиксез әрни. Ул, үзе бик йомшак күңелле булганга, кыйналган, азапланган балаларны кызганып, бу вәхшәткә каршы көрәшү юлын эзли. Хәлфәләр, казыйлар белән, әлбәттә, бер шәкерт тә сөйләшә алмый: бу зурларга каршылык һәм чиктән тыш зур әдәпсезлек булып саналачак. Хәзрәткә дә барып әйтеп булмый. Ул чакны хәлфәнең кыйнавы өстенә, әләкләгән өчен хәзрәттән дә кыйналырга туры киләчәк, хәлфә дә мәңгелек дошман булып калачак.
Күп уйлаганнан соң, Шамун кулына каләм ала: Минһаҗ хәлфәнең шәкертләрне кыйнавы һәм төрле юллар белән азаплавы турында «Вакыт» газетасына «Касыйм Шакирҗан» имзасы белән хәбәр яза. Хәбәрнең астындагы искәрмәдә газета редакциясе шушы вакытка кадәр мәктәпләрдә инквизиция ысулын кулланучылар булуына бик гаҗәпләнүен белдерә, Минһаҗ хәлфәне «инквизитор» дип атый һәм «Мәктәпләрдә андый кешеләрнең һәм андый хәлләрнең булмавын тәэмин итәр өчен кирәк булган чараларны күрергә кирәк», — ди.
Моңа кадәр бөтен азапларга түзеп, тавышсыз-тынсыз кыйналып килгән шәкертләрнең хәле җәмәгатьчелеккә фаш ителүе хәзрәтне дә, казыйларны да, хәлфәләрне дә, мәхәллә картларын да аптырашка төшерә һәм — күп тә үтми, Минһаҗ хәлфә мәдрәсәдән китәргә мәҗбүр була, күмәч базарында сәүдә итәргә тотына.
Кечкенә генә бу вакыйганы Шамунның характерын сурәтләүдә шактый күренешле бер эпизод дияргә ярый.
Шамун 11—12 яшеннән минем белән бергә Оренбургтагы (хәзер Ямашев исемендәге) китапханәгә йөреп төрле китаплар укый башлады. Татар һәм төрек әдәбиятына бик бай булган бу китапханәдә без бик күп китаплар укыдык. Безне бигрәк тә Габдулла Тукай, Дәрдемәнд, Мәҗит Гафури, Сәгыйть Сүнчәләй шигырьләре, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов, Шәһит Әхмәдиев,. Каюм Насыйри һәм башкаларның j әсәрләре, Жюль Берн, Шекспир, Шиллернең төрекчәгә тәрҗемә ителгән китаплары, «Әлеф ләйлә», «Кырык вәзир», «Әлеф сәхәр» шикелле хыялый хикәяләр кызыксындыра иде.
Шул көннәрдә Оренбургка Кавказдан (Әзербәйҗаннан булса кирәк) Галибәк Хәлилбәков дигән бер юрист-адвокат килеп төште. Ул без йөргән китапханәнең өсте катындагы «Урал» номерына урнашты һәм «Вакыт» газетасында «Татар телендә хокук эшләре (юридик эшләр) турында киңәшләр бирәм, судларда» төрле идарәләрдә кирәк булган эшләрне алып баруны кабул итәм, фәкыйрьләргә акчасыз ярдәм күрсә- тәм», — дип игълан бастырды.,
Хәлилбәков Кавказда революцион хәрәкәтләргә катнашуда гаепләнеп, Оренбург губернасына сөргенгә җибәрелгән кеше булып, Оренбург губернаторының рөхсәте белән Оренбургта юристлык эше белән акча табып яши башлады.
Менә шул кеше ара-тирә китапханәгә керә торган булды. Ничектер без аның белән таныштык һәм, әтине күндереп, атнага ике көн кичләрен аңардан хосусый рәвештә русча укый башладык. Укытучы «мөселман» булгач, әти безнең русча укуга артык каршы килмәде: укыткан өчен акчасын да түләргә риза булды.
Галибәк Хәлилбәков безне русча укыту белән генә чикләнмәде, китап- . ханәдән нинди китаплар алуыбыз, нәрсәләр укуыбез белән кызыксынды Һәм җае килгән саен (бәлки үзе шулай җаен туры китерептер) безгә Англия, Франция һәм башка Европа дәүләтләренең колонияләрдә һәй
116
117
ярым колонияләрдә яшәүче көнчыгыш илләре (һиндстан, Гарәбстан, Мисыр, Африканың күп җирләре, Әфгаистан, Иран, Төркия һәм башкаларның) халыкларын мәрхәмәтсез талауларын, изүләрен, аларны бөтенләй кешегә санамый, хайван урынында йөртүләрен күп төрле мисаллар белән күрсәтеп сөйли торган булды. Ул — Николай патша хөкүмәтенең дә Төркстан, Кавказ, Казагстан һәм башка җирләрне шулай ук колониягә әйләндереп, күп еллар буенча аларның халыкларын изеп, талап килүен аңлата иде.
Галибәк Хәлилбәков безгә сыйнфый көрәш, социалистик революция, социализм, коммунизм хакында, әлбәттә, бернәрсә дә сөйләмәде. Аның ул мәсьәләләргә карашы үзенә башка бертөрле булгандырмы, якп безнең ул вакыттагы аңыбыз андый тирән фәлсәфи мәсьәләләрне сыйдырырлык булмагандырмы — ул хакта сүз ачмый иде. Ул күбрәк колонияләрдәге көнчыгыш халыкларын коллыктан азат итү өчен патшалар, корольләр, солтаннарга каршы көрәшергә кирәклек турында гына сөйли иде.
1916 елда булырга кирәк, Хә- лилбәковка туган ягына кайтырга рөхсәт килде. Ул бик зур шатлык белән бик тиз арада җыенып кайтып китте.
Тормышыбызның таңында, һич уй-ламаганда гына булган бу танышу икебезнең дә киләчәктәге беренче адымнарыбызга билгеле бер йогынты ясады. Шамун тормышында бу бигрәк тә әһәмиятле булды дияргә ярый. Аның шигырьләр, нәсерләр яза башлавына шушы китапханәдә шигырь җыентыклары, төрле әсәрләр белән танышуы да сәбәп булды.
Февраль революциясеннән соң Оренбургта татар-башкорт укымыш- лылары арасында бик күп төрле-төрле агымнар килеп чыкты. Шамун менә шул вакытта үзенең политик Шамун юлын бик үк анык билгели алмаса да, политик агымнарга карашын ачык билгели волюцион милләтче һәм динчеләрнең йөзләрен арттан — сәхнәгә сикереп менүләрен, аннан төртеп төшерсәләр, зал уртасында урындыкка менеп басуларын, аннан да алып ташлап, зал-дан куып чыгарсалар, арткы яктан йөгереп барып, иң югары катка, балконга, галеркага менеп, кәкрәеп-бөкрәеп, әле бер якка, әле икенче якка бөгелеп, кулларын бутап сөйләүләрен Шамун бик оста копировать итә, аларның бөтен кыланышларын, хәрәкәтләрен, тавышларын нәкъ үзләренә охшатып, аларның нәкъ үзләре булып сөйләп күрсәтеп, карап һәм тыңлап торучыларны эчләре катканча көлдерә, динчеләрне «дии-мәгый- шат айгырлары, шак-шак хәзрәт, кәҗә мулла-чалмалы карак» һәм башка шундый исемнәр белән атап, аларның дини фанатизмнарыннан көлә. Яшьләр арасында муллаларга, халыкны дин агуы белән агулаучы кара көчләргә каршы фикер тарата:
алды. Ул җыен контрре- ачык күрде.
Театрларда, киноларда һәм халык күп җыйнала торган башка урыннарда төрле сатлык җан милләтче авантюристларның яшь әтәчләр кебек берсе бер яктан икенчесе икенче яктан — кайсы алдан, кайсы
Фидаи. 1913 елгы фото.
118
Без урамнан үткән чакта ачуланма, хәзрәт!
Ачулансаң, и хәзрәт! Тарт тәмәке әзерәк!!. —
дигән Һәм башка шуңар охшашлы көлке җырлар уйлап чыгарып, яшьләргә өйрәтә һәм аларны җырлауны оештыра иде.
Большевикларның газеталарын һәм өндәмәләрен Шамун кызыксынып укын» башкаларга да укып күрсәтә, сөйләп төшендерә иде. Шамун, бик яшь булуына карамастан, Оренбургтагы язучылардан Мәхмүд Мәр* җәни, Шәйхзадә Бабич, Шәриф Камал, Афзал Таһиров, җырчы-артист- лардан Газиз Әлмөхәммәдев һ. б. лар белән бик тиз аралашты.
Шактый эзләнү, киңәшүләрдән соң, Шамун Уфага барып «Галия> мәдрәсәсенә укырга керергә булды. Бу хакта без гаиләдә берничә мәртәбә сүз кузгатып карасак та әти белән әни моңа каршы төште. Әти кырт кисте:
— Уфага барырга миннән рөхсәт юк! Акча да бирмим! Укыйсың килсә, Оренбургта да мәдрәсә бетмәгән, безнең Оренбург мәдрәсәләрендә ^укып та мулла булучылар бар. Әнә шуларның берсендә укы. Әллә канларга, Уфага, чортларга барасы да юк, йөрисе дә юк!
Ләкин әти-әнинең каршылыгы, акча бирмәү белән куркытулары Ша- мунны туктата алмады. Ул, бернәрсәгә дә карамаска, болай булмаса, качып китәргә уен беркетте...
1917 елның августының бер кичендә без, Шамун белән икәү, алдан әзерләп куйган кием-салым, урын-җир һәм башка нәрсәләрне өйдәге- ләргә күрсәтмичә генә алып чыктык та, урамда безне көтеп торган берничә иптәш белән, станциягә төштек һәм Уфага кадәр билет алып, Шамунны озаттык.
Безнең төрле юллар белән тапкан акчаның азлыгы да, материаль яктан тулысы белән тәэмин ителмәү дә, бу китүнең гаиләдән бөтенләйгә аерылып чыгуга җиткерүе мөмкинлеге дә Шамунны туктатмады.
Менә бу Уфага китү Шамунның әле бик кыска гына булган тормыш юлында икенче кискен чыгыш иде...
Шулай итеп, Шамун «Галия» мәдрәсәсендә укый башлады. Укучылар— төрле җирдән җыйналган, төрле сыйныфтан чыккан кешеләр; аларның революциягә дә, киләчәк тормышка да карашлары бик төрле. Анда фабрикант-заводчылар, сәүдәгәрләр, алпавыт-морзалар, төрле бай малайлары да, хәлфә, хәзрәт, казый һәм башка дин әһелләре гаиләсеннән чыккан һәм киләчәктә шундый ук соры корт булырга әзерләнүче мулла малайлары да, таза хәлле бай игенчеләр, бөлгән морза-алпавыт гаиләсеннән чыккан, эсерларга койрык болгап йөрүче кулак малайлары да, нинди гаиләдән, нинди сыйныфтан чыкканын да әйтүе кыен булган «Без бер якка да катнашмыйбыз, бер урта юл белән баручы, битараф- чылар» дип йөрүче, шикле-шөбһәле типлар да, шулай ук, бик аз гына санда булса да, эшче-игенче, ярлы катлау гаиләсеннән чыккан, большевикларны якын күреп йөргән, киләчәктә булачак большевиклар да була.
«Галия» мәдрәсәсенең башында торучылар һәм укытучыларның күбесе мәдрәсәгә политик агымнарның керүеннән бик куркалар. Алар бигрәк тә большевикларга каршы чыгалар. Ләкин агымны туктатырга яки башка бер якка борып җибәрергә аларның көчләре җитми: большевикларның мәдрәсәгә йогынтысы көниән-көн арта бара. Уфа шәһәренең большевиклар оешмасындагы Әхмәт Хәбиби, Баһау Нуриманов һәм башка большевиклар да Уфаның «Галия», «Госмания» мәдрәсәләрендәге укучылар татар һәм башкорт эшче-игенчеләре арасында агитация эшләрен көчәйтәләр.
Яшьтән, бала вакытында ук, байларның ярлыларны изүенә каршы булган, һәрвакыт хаклык һәм дөреслек эзләп йөргән, халык арасында тигезлек, туганлык һәм ирек урнаштыру өчен үзен-үзе корбан итәргә озер торган Шамун айда да большевиклар ягында була.
119
Шамунга бигрәк тә шагыйрь Мәҗит Гафури һәм Әхмәт Хәбиби, Галимҗан Ибраһимов шикелле большевикларның тәэсире зур була. Алар аңа дөрес һәм кирәкле булган политик белемне алуда күп булышлык итәләр: нәтиҗәдә ул большевиклар партиясе кул астында эшли башлый.
Шамун «Галия» мәдрәсәсендә чыга торган кулъязма журналларда милләтчеләргә, динчеләргә һәм башкаларга каршы көчле сатирик мәкаләләр, шигырьләр яза. Уфада чыга торган «Алга» газетасында Вакытлы хөкүмәткә каршы шигырьләр, мәкаләләр бастыра. Татар-башкорт яшьләренең оешмаларында, түгәрәкләрендә большевиклар фикерен тарата. Бу эшләре белән Шамун Уфа һәм Оренбург татар-башкорт яшьләреннән күбесенең большевиклар юлына кереп китүенә сәбәпче була...
1919 елның язы. Колчак бандалары Уфаны алалар. Алар Самарага, Казанга, ә аннан Мәскәүгә омтылалар. Деникин Орелга якынлаша, Советларның йөрәгенә — Мәскәүгә кул суза. Юденич Петроградка һөҗүмгә хәзерләнә. Төньякта Англиянең сугыш кораблары Архангельск, Мурман шәһәрләрен куркыныч астында тота. Атаман Дутовның ак бандалары Оренбургка якынлаша.
Колчак бандалары Уфага басып кергәнгә кадәр Шамун «Галия» мәдрәсәсендә укый. Кызыл Армия вакытлыча Бәләбәйгә чигенгәндә Шамун да 11 мартта шунда килә. Ул бу чигенүнең вакытлы гына икәнен, Кызыл Армиянең тиздән, кире кайтып, Колчакның ак бандаларын тар-мар итәчәген белә, ул моңа бөтен күңеле белән ышана, башкаларны да ышандыра һәм эшкә тотына.
22 мартта Уфа һәм Бәләбәй татар-башкорт коммунистларының җыелышы була. Җыелышта чыгарылган карар буенча, Шамун Төркстан армиясе политбүлегенең «Кызыл йолдыз» дигән татар газетасында һәм татар-башкорт яшьләре арасында эшләр өчен Оренбургка юнәлә.
Оренбургта кара көчләр халык арасында төрле ялган, кара хәбәрләр тараталар, ак атаман Дутовны күкләргә күтәреп мактыйлар, большевикларны кырып бетерергә әзерләнүләрен акыралар.
Шундый шомлы көннәрдә Шамун Оренбургка кайтып төште.
Мартның соңгы көннәреннән берсе иде. Без барыбыз да, җыелышып, кичке чәй эчәргә табынга утырганда гына ишек ачылып китте һәм кулына кечкенә генә чемодан тоткан, өстенә нык таушалган, кай җирләре ертылган, ямалган иске кара пальто, башында иске кепка, аягында табаны купкан, ертык штиблет булган, арыган, агарган, кара озын чәче иңбашына кадәр төшкән Шамун килеп керде.
Башта без, танып җиткерә алмый, аңар карап тордык. Ул дәшмәде. Иң элек әни таныды һәм: «Балам, Касыйм! Җаным!»—дип елап аңар ташланды.
Без барыбыз да утырган урыннарыбыздан сикерешеп тордык. Әти тенә үзенең утырган урыныннан кузгалмады.
Шамун, ишек төбендә баскан килеш, аңа карап торды да:
— Миңа бу өйгә керергә рөхсәтме, я булмаса кире чыгып китимме? — диде.
Әни:
— Нинди чыгып китү ул?..—дип, тагын да катырак елап Шамунны ныграк кочаклады. Без барыбыз да Шамун янына килдек. Энеләр-се- ңелләр:
— Син бөтенләйгә кайттыңмы? Касыйм абый, инде китмисеңме? — .дип берсен-берсе төртеп, шаулашып, төрле яктан аңар барып сырыштылар.
Әтинең йөзендә Шамунның кайтуына шатланганлык күренсә дә, ул 1һаман да аңар ачулы икәнен күрсәтергә тырышып:
Менә шулай була ул!.. Башта качып китәләр дә... киемнәре туз-
120
гач; ашарга беткәч, башка барыр урын калмагач, тагын әти-әни кирәк була... Тагын кире кайтып керәләр!.. — диде.
Шамун төксе генә карап алды.
— Әгәр дә кайтуым сезгә ошамаса, мин ул вакытта тагын чыгып китәм! —дип, чемоданын күтәрә башлады. Әни дә, балалар да:
— Юк, юк! Касыйм абый! Китмә! Китмә! — дип аны төрле яктан кочаклап елаша башлыйлар.
Мин әтигә борылдым да:
— Әгәр дә Касыйм чыгып китсә, мин дә өйдә калмыйм!—дип, эленеп торган пальтомны алырга үрелдем.
Әти аптырап калды. Ул Шамунның кайтуына, әлбәттә, шат, тик үзенең ачулы икәнлеген генә күрсәтмәкче булган иде.
Әти минем 1916 елны, ачуланышып, шулай өйдәй чыгып китүемне, Әстраханда балык промыселларында эшләгән җиремнән үзе барып, ялынып алып кайтуын бик яхшы хәтерли. Ул минем үз ихтыярым белән Кызыл Армиягә язылганымны, Төркстан армиясенең политбүлегендә эшләгәнемне һәм шул көннәрдә Оренбургтан китәргә җыенганымны да ачык белә иде. Эш бу дәрәҗәгә барып җиткәч, ул үзе дә куркып китте. «Әллә туймадыңмы, әнә нинди кыяфәткә кергәнсең!.. Әйдә чишен, ашарга утыр!»—дип, сөиләнә-сөйләнә, Шамунның чемоданын бер читкә алып куйды. Барыбыз да җыйналып ашарга утырдык. Шамун фронт хәлләрен сөйләргә тотынды...
Оренбургка кайтканның икенче көнендә үк Шамун Оренбургта чыга торган «Кызыл йолдыз» исемле хәрби газетада эшли башлады. Ул монда иске танышлардан Заһит Шәркый, Шәриф Камал, Афзал Таһи- ров. Ченәкәй һәм башкалар белән очрашты.
Ләкин ул газетада эшләү белән генә канәгатьләнмичә, Оренбургтагы татар-башкорт яшьләрен оештырырга, комсомол оешмалары төзергә тотынды.
Бу вакытларда Оренбургны бөтен ягыннан диярлек Дутовның ак бандалары чолгап алган. Кулына корал тота алырлык эшче һәм хезмәткәрләр барысы да коралланган, Урал елгасының аръягындагы окопларга барып казачилар белән сугышалар, алардан шәһәрне саклыйлар. Оренбург әледән-әле тупка тотыла; шәһәр өстендә, шәһәр- урамнарында пулялар, туп ядрәләре очып йөри, шрапнельләр ярыла
Шамун төннәр буе типографиядә газета чыгару өстендә эшли дә, шунда ук хәреф кассалары, басу машиналары арасында, мылтыгын кочаклап, патрон сумкаларын баш астына салып, бер-ике сәгать ял итә һәм тагын окопларга йөгерә, ә аннан тагын типографиягә кайта.
Шулай да ул беркөнне, мылтыгын аскан, патрон сумкаларын бәйләгән килеш, өйгә кайтты. Мылтыклы кеше килеп кергәнне күрү белән торган, сары каеш белән асылган бик матур мылтыктан күзләрен ала алмый карыйлар. Әтиләренең Шамунга ачулануларына, шундый яхшы өр-яңа матур мылтыкны кире илтеп бирергә кушуларына аптырыйлар.
Шамун, әлбәттә, мылтыкны кире илтеп бирмәде. Ләкин шуннан сон ул аны’өйгә дә алып кайтмый торган булды. Өйдәгеләр тынычланды.
Шул арада Тукай кичәсен уздырырга билгеләнгән көн дә килеп җитә/Шәһәр тирәсендә кызу сугышлар булуына, туп-мылтык, пулемет тавышларының әледән-әле яңгырап, шау-шу күтәреп торуына, шәһәр урамнарында ядрәләр, пулялар очып йөрүенә карамастан, Шамун»
иде.
әти белән әни ап-ак булып агарындылар: тик бераздан мылтыклы кеше-нең Шамун икәнен таныгач кына аларга хәл керде. Алар икәүләп:
— Син дә шулай юлдан язып, адәм елатып, Корьән таптап, алла сүгеп, красный гвардии булып йөрисеңме?.. Ничек кешедән оялмыйсын да» ничек алладан курыкмыйсың?..— дип елап Шамунга ташландылар, һәм мылтыкны илтеп бирергә куштылар. Ә энеләр, сеңелләр ялтырап
121
Тукай кичәсенә хәзерлекне туктатмады. Яшьләрне җыйнап репетицияләр үткәрде, кыллы оркестр оештырды, үзе мандолинада уйнады. Тукайның берничә шигырен хор белән җырларга әзерләнделәр. Шул арада ул Габдулла Тукайга багышлап бер шигырь дә язды.
Шәһәр тирәсендәге сугышларның көчәюе дә, ак бандаларның шәһәргә куркынычы артуы да, окопларда бертуктамый атышулар баруы да берсе дә яшьләрне туктата алмады. Шамун, курку һәм каушау әсәре күрсәтмичә, зур тырышлык белән оештыруы аркасында билгеләнгән көндә Тукай кичәсе Кәрван сараеның тамаша залында зур уңышлык белән үтте. Тик сугыш халәте аркасында аны көндез үткәрергә туры килде. Шамун Тукайның иҗаты хакында кыска гына сүздән соң үзенең Тукайга багышлап язган шигырен укыды, Тукайның «Пар ат», «Алтынга каршы» һәм башка шигырьләрен хор белән җырлауда катнашты. Оркестр белән дә, ялгызы гына да мандолинада да уйнады.
Бу вакытларда Муса Җәлил дә Оренбургта иде. Ул «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый. Шул чакны ук Шамун катнашы белән анда оештырылган комсомол оешмасына керде. Алар, яшь ягыннан да, эш ягыннан да (шигырь язу, яшьләр арасында эшләү) икесе дә бер-берсеиә бик якын булу аркасында, бик нык дуслаштылар. Язган нәрсәләрен бер- берсенә күрсәтәләр, бергәләшеп төзәтәләр, тикшерәләр иде.
Шундый моментларның берсен ачык хәтерлим.
«Хөсәения» мәдрәсәсенең бүлмәләреннән берсе. Шамун, Муса Җәлил, тагын кемнәрдер җыелышканнар да кемнеңдер язган шигырен тикшерәләр. Ул шигырь менә болай башлана:
Еракта, таулар артында, Яна ялкынланып ялкын..,
Авторлар үзләре дә, башкалар да шигырьнең «Еракта, таулар- артында» җөмләсе белән башлануын бик матур, бик шагыйрәнә дип табалар. Әмма ләкин «ялкынның ялкынланып януы» шагыйрьләргә дәг шагыйрь түгел кешеләргә дә ошамый. Барысы да, шигырьнең бу юлын якн ахыргы сүзен алыштырырга кирәк, диләр. Арадан берсе көлеп:
— Яна ялкынланып утын... — ди. Икенчесе «бензин», өченчесе «салам», тагын берсе «урман», ди. Бер сүз әйткән саен барысы да шаркылдашып көләләр.
Бу җыйналышып шигырь язу нәрсә белән беткәндер, нәрсәне яндыр-ганнардыр, нәрсәне көлгә әйләндергәннәрдер, мин аны ахырына кадәр көтеп тормадым, киттем.
Шул елны Эстәрлетамакта ниндидер бер газетада Шамунның «Ян!» дигән бер шигырен күргәч, теге «Хөсәения»дә җыелышып шигырь язу тагын минем исемә төште. Тик бу шигырь «Еракта таулар артында» дип түгел.
Ян! Югал! Бет! Иске дөнья!
Ян хәрабә искелек!—
дип башлана иде инде.
Шамунның чын исеме (халык әйтмешли, мулла кушкан исеме) Мөхәммәткасыйм, атасының исеме Хәсәнҗан («Татар поэзиясе аитоло- гиясе»ндә ялгыш «Мөхәммәтҗан» дип минем исемне язганнар), бабасының исеме Шакирҗан.
Ул «Касыйм Шакирҗанов» дигән исем-фамилиягә кечкенәдән үк риза булмый; үзенә башкарак, башкаларга караганда да аерылып торган кушамат эзли.
Башта ул үзен «Мөхәммәткасыйм Бәрәзәви» дип йөртә башлады. '(Бәрәзә Татарстанның Әтнә районындагы безнең әти һәм бабайның туган авылы.) Соңга таба бу кушамат та аңа ошамый башлый. Ул китапханәдән алган китаплары арасында «Салих Сөләйман», дигән бер.