ПОЕЗДДА
«Тельман егетләре кайсыгыз?> (Муса Җәлил)
**1 лащы да бездә тегелмәгән, Әллә нинди сәер үзе дә...» Шундый уйлар белән карадым мин Каршы утырып барган кешегә. Озын гына буйлы, соры күзле, Сул битендә яра билгесе...
Мин күршемә акрын тавыш белән Хәбәр иттем: «Әнә чит кеше...» Поездыбыз һаман алга чапты, Гөрселдәтеп корыч юлларны, Ә «ят» кеше плащ кесәсеннән Җыйнак кына китап чыгарды. Тышлыгында готик хәрефләре, Ә беренче биттә бер рәсем... Чит плащлы аңа карап торды — Язучыларыдыр, күрәсең.
Ләкин миңа китаптагы рәсем Әллә нигә таныш шикелле... Таныш! һәм мин кинәт хәтерләдем Безгә шундый якын исемне.
Теге кеше миңа башын борды, Ә күзләре китте ялтырап, Ул елмайды: «О да! Этто Джалиль! Эр ист унзер лиебер камрад!» һәм өстәде: «Эссен... Шахтер... Фройнд!» Күкрәгенә кысты китапны. Ә мин...
Ә мин әллә нинди сүзләр Әйтмәк булдым аңа шул чакны. Тик әйтмәдем.
Мин тик, «камрад», дидем һәм кулымны суздым аңарга... ...Ә аннан соң без тамбурга чыктык Казан утларына карарга.
Безнең җиргә, Җәлил сөйгән илгә Бергә карап тордык, онытылып, йөрәкләрдә шагыйрь язган сүзләр Яңгырый иде үлмәс җыр булып!