Логотип Казан Утлары
Публицистика

КОМИССАР БӘКЕР БЕЛОУСОВ


өя башы авылы бүген шау килә. Акчуриннарның туку фабрикасы эшчеләре дә, крестьян агай-энеләр дә, хатыннары,, бала-чагалары белән, волость идарәсе тирәсенә җыелганнар.
Волость идарәсенең биек болдырында муенына зур калай медален таккан, колга кебек озын буйлы староста һәм, парад кабул итүче генералга охшарга тырышып, кулларын бөеренә таянган урядник басканнар. Алардан бер адым алдарак кәҗә сакаллы мулла мәйданга җыелган халыкка карап сузынкы нечкә тавыш, белән тәкъбир әйтә. Кешеләр башларын түбән игәннәр. Кайберләре эчтән генә мулла артыннан тәкъбир* сүзләрен кабатлый, күбесенең күзләреннән яшь тәгәри, хатын-кызларның сулыгып-сулыгып елаган тавышлары ишетелә.
Карт-коры, бала-чага, хатын-кыз улларын, туганнарын, әтиләрен, ирләрен сугышка озата. Менә мулланың тавышы тынды. Шуны гына көткәв. кебек авылдагы җиде мәчетнең җиде манарасыннан азан әйткән мәзиннәр тавышы авыл өстенә җәелде. Елау, кычкыру тавышлары көчәйде. Шау-шу тоташ бер. гүелдәүгә әверелде.
Азан тавышы тыну белән, халык төркеме авылның үзәк урамыннан өяз шәһәренә таба кузгалды. Йөзләрчә яшь-чибәр егетләр, типсә тимер өзәрлек ирләр патша һәм алпавыт-капиталистлар өчен башларын салырга — сугышка киттеләр.
Зөя елгасы аша салынган күпер янында халык арасына зиннәтле тарантаска җигелгән яхшы ат бәреп керде. Тарантаста корсагын киереп бай улы утырган иде. Халык аңа юл бирергә теләмәде. Тарантас халык төркеме эчендә калды.
Озын, зифа буйлы, калын иренле бер егет баскан урынында биеп, ашкынып торган айгырның тезгененнән килеп тотты.
— Халыкны таптый күрмәсен тагы, — диде ул, үзе читкә карап, мут кына күзен кысып куйды.
— Дөрес, Бәкер, ныграк тот!—диделәр аңа башкалар.
Калын тавышлы берсе шунда бай малаеннан сорады:
— Син дә Сингиләйгәме әллә, безнең белән сугышка китәсеңме?
— Дөрес итәсең, барин, саклар нәрсәләрең шактый гына синең!..— диде икенче берәү һәм башы белән фабрика корпусларына ымлады.
Ал ар га өченчесе кушылды:
— Безнең кебек түгел инде... Безгә әллә шушы тузанлы чабатаны саклау өчен сугышыргамы? — Ул, йөгереп килеп, тарантаска сикереп менде, ат ягына аркасын куеп кучер янына утырды һәм, бармагы белән чабатасына төртеп, бай малаена кабат эндәште:
— Күрәсенме моны?..
З
47
Тирә-юньдәгеләр көлеп җибәрделәр. Ләкин аларның күзләре ачулы иде...
Юл фабрика капкасына борылды. Капка яныннан узганда халык төркеменә каршы атлы стражниклар килеп чыкты. Бары тик шунда гына халык төркеме бай улын үз юлына җибәрде. Усалрак теллеләр хәзер дә аның артыннан кычкырып калдылар.
— Озак көттермәссең инде, барин. Бергәләп сугышырбыз...
— Окопта үзем белән янәшә урын алып куярмын.
Фабрика гудоклары озын итеп саубуллашу сигналы бирделәр. Эшчеләр, эшләрен ташлап, солдатка баручыларны озата киттеләр...
Зөя башы кинәт бушап калды. Авыл кайгылы тынлыкка чумды. Менә бервакыт кинәт олы юлда тузан бөтерелә башлады. Кояш баешы ягыннан болыт күтәрелде, авыл караңгыланды. Зират өстендәге каен башларына оялаган каргалар каркылдашып алдылар. Агач ботаклары әле бер якка, әле икенче якка сыгылырга кереште. Давыллы яңгыр башланды...
Яңгырның иң көчәйгән вакыты иде. Фабрика капкасыннан бер кеше чыкты. Солдатка китүчеләрне озатканда бай малае утырган атның тезгенен барып тоткан әлеге озын буйлы, калын иренле егет иде ул. Аның йөзе кызарган, күзләре ачулы ялтырый иде.
— Син нәрсә, Бәкер улым, эштән иртә китәсең. Авырмыйсыңдыр бит? — дип сорады аңардан капка каравылчысы Идрис бабай.
— Расчет бирделәр, Идрис абзый,—диде Бәкер һәм, учына йомарлап тоткан бер өчлекне, тагын ике-өч көмеш акчаны күрсәтте дә, дулап яуган яңгырга каршы атлады...
Акчуриннар утарында һәм фабрикаларында эшчеләрне ерткычларча изү сугыш башлану белән тагын да көчәя төште. Эшчеләрнең саны кимеде, ә заказлар, аеруча сугыш заказлары, артканнан-арта барды. Ял көннәре кыскартылды.
Көннәрдән бер көнне Акчуриннарның Гурьевкадагы фабрикаларына Шамил Усманов исемле кара чәчле, ут кебек янып торган кара күзле, чөенкерәк борынлы бер яшь егет эшкә керде. Эчкерсез, гади, кешеләр белән тиз аралашучан бу егет бергә эшләүче иптәшләре арасында үзен бик тиз арада бар яктан да булдыклы итеп күрсәтеп өлгерде. Шамил буйдаклар тулай торагында яши иде. Монда килеп эшли башлавының беренче көннәрендә үк Шамил шушы ук торакта торучы Бәкер белән танышты. Сүз арты сүз чыгып, хезмәт хакы турында сөйләшә башладылар
— Йон юуда эшләүче хатын-кызлар, — диде Бәкер, — тәүлегенә унөчәр сәгатьләп эшләсәләр дә, аена нибары өч сум, өч сум илле тиен алалар.
— Ә ирләр?
— Ирләр дә күп алмый. Ләкин синең белән минем яшьтәгеләрне хәзер, хезмәт хакыннан да бигрәк, сугыш беткәнгә кадәр фабрикада торып, исән калу кызыксындыра.
— Шуңа күрә эшчеләр хуҗалар ни дисә дә, баш иеп тик торалар- , мы?—дип сорады Шамил, аштан бушаган тәлинкәләрне бер урынга җыеп.
Бәкер шуннан Акчуриннар һәм аларның байлыгы турында сөйләргә кереште. Ул аларның утарларын да, фабрикаларын да, аларда эшләүче эшчеләрнең һәм ялчыларның санын да, хәлләрен дә әйтеп бирде. Хәтта гади халыкка билгеле булмаган яшерен эшләре, бәйләнешләре турында да сөйләде.
48
— Акчурнннар турында боларның барын да каян белеп бетердең? Страховой агент булып эшләмәгәнсеңдер бит? — дип сорады ахырдан Усманов.
— Минем апам аларда эшли. Үзем дә әни белән бай утарында тордым. Мин алариың бөтен нәрсәләрен үз күзем белән күреп беләм. Байлар балачактан бирле безнең ишенең менә монда... — Бәкер баш бармагы белән жил кәсенә төртеп күрсәтте, — утыралар...
Усманов ачык фикерле, кызу канлы бу егет белән якыннан кызыксынды. Буш вакытларда аны илдә бара торган политик хәлләр белән таныштырды. Эшчеләр бу ике егетне бик еш бергә очрата башладылар. Бәкер үзен борчый торган күп кенә сорауларга Шамилдән җавап тапты. Яңгырлы, күңелсез төннәрнең берсендә алар шулай озак кына сөйләшеп утырдылар.
— Апа белән бергә торганда, — диде Бәкер, — байда йомышчы малай булып йөрдем. Әле теге яки бу йомыш беләи конторга, әле аракы алырга кибеткә яки кемне дә булса преферанс уйнарга дәшергә дип йөгертә торганнар иде. Кайвакыт, «икмәкне юкка ашап ятмасын» дип, бай малайлары белән уйнарга да куша торганнар иде. Ә бай малайлары чын-чынлап ерткычлар иде. Бервакыт шулай бай малае пычак белән чыбык кискәндә кулын канатты. Аннары ул минем янга килде дә. искәрмәстән. «Синең дә кулың авыртсын әле» дип, пычагы белән минем кулга кадады. Мин аның пычагын тартып алдым... Әле яхшы апа булды...
— Нәрсә эшләгән булыр идең?
— Суйган булыр идем явызны!
— Ни кырган булыр идең аны суеп?
— Бер елан баласы ким булыр иде...
— Юк, байлар белән алай көрәшергә ярамый, — диде Усманов, азрак уйланып торгач.
— Ә ничек соң?..
1917 ел...
Эшчеләр дә, авылдагы крестьяннар да байларның, фабрика хуҗаларының төрле янауларына, судка бирү, фронтка җибәрү белән куркытуларына артык кымшанмыйлар иде инде...
Өч елдан бирле дәвам иткән, ярлы халык өчен һич кирәге булмаган, һәр көнне бәхетсезлек китереп торган империалистик сугыш хезмәт ияләрен тәмам бөлгенлеккә төшерде. Хуҗалар белән эшчеләр, байлар белән ярлы крестьяннар арасы соң чиккә җитеп кискенләште. Фабрикаларда митинглар оешып китте. Авыл кешеләре дә бик еш җыен ясыйлар иде. Митинглар, җыеннарда большевиклар, фронттан кайткан солдатлар чыгып сөйлиләр, Петроградтагы, башка зур шәһәрләрдәге вакыйгаларны халыкка җиткерәләр, көрәшкә өндиләр иде. Киләчәктә болай яшәү мөмкин түгеллеге һәркемгә билгеле иде инде...
— Патшаны төшергәннәр...
Бу хәбәр яшен тизлеге белән эшчеләр арасына таралды. Фабрика эче, цехлар бушап калды. Халык урамга агылды...
Бәкер Белоусов тормышына да бу вакыйга зур үзгәреш кертте: кайнап торган дәртле, тәвәккәл бу яшь егет актив көрәшчегә әверелде. Ул, фабрикада эшләүче иптәшләре Ш. Усманов, Г. Рәҗәпов, П. Гладышев һәм башкалар белән бергәләшеп, полицияне коралсызландыруга катнашты. үзеннән-үзе оешып киткән эшче милициягә язылды, җыелышларда һәм митингларда сөйләде.
Гурьевкадагы вакыйгалардан куркуга калган губерна власте эшчеләрдән коралларын тапшыруны таләп итте.
— Коралларны ничек кенә булмасын үз кулларыбызда саклап калырга кирәк, — диделәр Гурьевкадагы большевиклар.
Белоусов большевикларның бу наказын эшчеләргә аңлатып йөрде.
— Патшаны төшерү белән генә революция тәмамланмады, — диде Бәкер аларга, — капиталистлар, алпавытларны яклаучы Вакытлы хөкүмәтне дә куарга, безне изеп килгән байларны юк итәргә кирәк. Бу көрәштә без коралсыз нишләрбез?..
Мондый сүзләрдән соң эшчеләр арасында шау-шу башлана иде.
— Фабрикадагы тәртипләр һаман патша вакытындагы кебек, һаман унике-унөч сәгать эшләтәләр. Эш көне сигез сәгать булсын!
— һаман да мичкәдәге балыклар кебек «таш капчык»та торабыз...
Эшчеләр «таш капчык» дип искереп, җимерелеп беткән бер фабрика корпусыннан тулай торакка әверелдерелгән таш бинаны атыйлар иде. Читлек кебек, кечкенә-кечкенә генә бүлмәләргә бүлгәләнгән, бу бинада, гаять начар шартларда, семьялары белән йөзләрчә эшчеләр яши иде...
Фабрика эшчеләре белән бергә Бәкер Белоусов та Февраль революциясе хезмәт кешесенең тормышын җиңеләйтер дип көткән иде. Ләкин аларның көткәне акланмады. Акчуриннар сигез сәгатьлек эш көне кертүгә каршы килделәр. Муллалар мәчеттә укыган вәгазьләрендә байларны якладылар.
— Байлар — рәхимле бәндәләр, — диделәр алар. — Байлар булмаса, ярлы халык ни эшләр иде. Ярлылар байга эшләп ризык тапмаса, ачтан үлеп бетәр иде!
— Байлар безне изеп кесәләрен калынайта, алар булмаса, халык үзе өчен эшләр иде, иркен яшәр иде. Байдан көт син рәхимлек. Тот капчыгыңны! Сәгате сугар, бөтен байларның көле күккә очар!.. — ди иде аларга каршы Белоусов...
Бөек Октябрь социалистик революциясен Бәкер Белоусов чын большевик булып каршы алды. (Ул 1917 елның апрель аенда Коммунистлар партиясенә керә.) Ул Шамил Усманов, Василий Дворянкии кебек актив көрәшчеләр сафында Гурьевка районында Советлар власте урнаштыруда актив катнашты, Кызыл гвардия отрядлары оештырды.
Шушы эш белән, ягъни кызылгвардиячеләр отрядына кешеләр җыю өчен, ул Гурьевкадан Зөя башы авылына да җибәрелде. Бәкер Зөя башына нык ышаныч белән килде. Чөнки ул бу авылны яхшы белә иде. Ул шунда туып, шунда үскән, әтисез калып, байларга бил бөгүнең ачысын шунда татыган.
Зөя башындагы фабрика эшчеләре большевиклар яклы, крестьяннар да байларга каршы иде. Зөя башы крестьяннары Февраль революциясе көннәрендә үк Акчуриннар җирен бүлешеп алдылар һәм аңа иген чәчтеләр. Авылда фронттан кайткан большевистик фикердәге солдатлар да байтак кына иде. Салакаев Исмәгыйль, Сөюков Мирсәет (соңыннан Эшче һәм крестьян депутатларының Сембер губерна башкарма комитеты члены) кебек Белоусовның якын иптәшләре бар; алар Зөя башында Советлар власте урнаштыруда актив катнашып, партия һәм Ленинның авыл халкын якты тормышка чыгару юлыңда күргән чараларын крестьяннарга аңлаталар иде.
Бәкер Белоусов кызылгвардиячеләр отряды белән бергә, кышкы юлда утыз чакрым үтеп, туган авылына кояш баер алдыннан килеп керде, һәм ул, ял итеп тә тормастан, фронтовикларны җыярга кушты.
— Өйдә, хатын куенында ята торган вакыт түгел. Революция каза-нышларын сакларга кирәк, — диде ул үзенең чыгышында. Аннары ул* яшь Советлар власте алдында торган бурычлар турында аңлатты, илдәге хәлне кыскача гына сөйләп бирде.
I. ,с. Ә.в № 8.
49
50
Сөйләүчеләр күп булмады. Ләкин шунда ук бер-бер артлы отрядка языла башладылар. Берьюлы унбиш кеше язылды. Калганнары, өйдәге ашыгыч эшләрен башкарганнан соң, отрядка килергә сүз бирделәр...
Акчуриннар соңгы вакытта фабрика өчен чимал хәзерләүне бөтенләй кайгыртмыйлар иде. Эшчеләр «фабриканы хәзер ни эшләтергә?» дигән мәсьәлә буенча җыелыш үткәрделәр. Партия оешмасы бу җыелышка Белоусовны җибәрде.
Өстенә яхшы гына киенгән, кара мыеклы Баймаш дигән бер кеше шундый тәкъдим кертте:
— Фабриканы туздырырга, кирпечләрне эшчеләргә өләшергә!
— Нигә кирәк ул безгә шулкадәр кирпеч? — дип каршы төште эш-челәрнең күбесе.
Трибунага Бэкер Белоусов күтәрелде:
— Фабриканы үз кулыбызга алырга кирәк!—дип ул партия оешмасы карарын эшчеләргә җиткерде. Бу тәкъдимне җыелышка катнашучылар алкышлап каршыладылар.
Җыелышта шулай ук азык-төлек һәм хезмәт хакы мәсьәләсе дә тик-шерелде. Байлар бу мәсьәләләр белән дә кызыксынмыйлар иде. Керенский чыгарган акчаларның кадере юк. Эшчеләр ач. Шуңа күрә Белоусов тәкъдиме белән эшчеләргә, хезмәт хакы урынына, сукно бирергә карар чыгарылды. Ә сукноны икмәккә һәм тозга алыштырырга була!..
Икенче көнне Бәкер авыл җыенына катнашты. Крестьяннар өчен азык-төлек, ирләре сугышта үлгән солдаткаларга ярдәм мәсьәләләре хәл ителде ул җыенда. Җыелышка кадәр бу мәсьәләгә карата авыл коммунистлары киңәшмә үткәрделәр.
Белоусов ярлы халыкны азык белән тәэмин итү өчен сәүдәгәрләргә, кулакларга контрибуция салу тәкъдимен кертте.
— Аннары байлар икмәкне базарга да чыгара башларлар, — диде ул сүзен тәмамлап.
Шул көнне үк кичен авылдагы кулаклар һәм сәүдәгәрләр авыл советына чакыртылды. Алар арасында Габдрахман мулла да бар иде. Белоусов аларга контрибуциянең күләмен һәм түләп бетерү өчен билгеләнеп куелган кыска срокны белдерде. Авылның байлары Бәкер сөйләгәнне сүзсез генә тыңладылар да, шулай ук бер сүз дә дәшмичә, чыгып та киттеләр. Урамга чыккач кына, Габдрахман мулла әйтеп куйды:
— Җаббар мәрхүм хатыны белән егерме ел торды, балалары булмады. Егерме беренче елга киткәч кенә Бәкер дигән ошбу иблис малай дөньяга килде. Ата-аналары картаеп беткәч туган адәм баласыннан игелек көтеп булмый. Карышмыйк, җәмәгать. Тагын әллә ниләр эшләтеп бетерер ул тәмуг кисәве...
* $
Эшче крестьян һәм солдат депутатларының Сембер губерна советының VI съезды бара иде. Губерна башкарма комитеты председателе М. Гимов тәнәфес арасында Башкарма комитет члены һәм татар большевиклары секциясенең җитәкчесе Сибгат Гафуров белән киңәште.
— Бәкер Белоусовны Губчека коллегиясенә эшкә билгеләүгә син ничек карыйсың? — дип сорады ул Гафуровтан.
— Ничек дим. Бик хуп. Ут егет. Дошманга көн күрсәтә торганнардан түгел. Партиянең Губерна комитеты аны бу җаваплы эшкә тәкъдим итеп дөрес эшләгән.
Гимов соңыннан съездда Губерна башкарма комитеты члены итеп сайланган Белоусовны үзенә чакыртып алды.
— Партиянең губерна комитеты һәм Губерна башкарма комитетының большевиклар фракциясе сине Губчека коллегиясе члены итеп...! ягъни контрреволюция белән көрәш буенча гадәттән тыш комиссиягә тәкъдим итәргә булды. Моңа ничек карыйсың?
51
Белоусов өчен бу көтелмәгән тәкъдим иде. Шулай да ул каршы килмәде.
— Әгәр дә мин бу эшне башкара алам дип исәплисез икән, миңа ышанасыз икән, мин риза, — дип җавап бирде ул, азрак уйлап торганнан соң.
Аңа әле бары тик егерме ике яшь иде. Тәҗрибә аз, күп нәрсәләрне белеп тә бетерми. Ләкин, шуңа карамастан, ул югалып калмады, бу җаваплы урында эшләргә риза булды. 1918 елның 23 маенда Губерна башкарма комитетында Бәкер Белоусовны Сембер губернасының Гадәттән тыш комиссия коллегиясе члены итеп раслау турында карар чыгарылды.
Бәкер баш-аягы белән эшкә чумды. Ә эш чамасыз күп иде. Совет хөкүмәтенең астыртын дошманнары белән көрәш Белоусовның тынгысыз йөрәге өчен бик кулай булды. Ул аруны-талуны белми эшләде.
Ә дошман йоклап ятмый иде. Ул төрле мәкерле планнар кора, Советлар властен ныгыту эшенә аяк чалырга маташа. Унсигезенче елның июнь аенда Белоусов Сембер шәһәрендә офицерларның контрреволюцион оясын тар-мар итүдә катнашты. Сугышчы иптәшләре белән ул «Россия» гостиницасында бу оешманың үзәк төркемен коралсызландырды. Шушы көннәрдә үк дошман шартлаткыч матдәләр, сугыш кирәк- яраклары саклана торган складны кулга төшерергә тырышып карады, һөҗүм итүчеләр сакчыны үтерделәр. Ләкин Белоусов җитәкчелегендәге отряд, ике машинага төялеп, үз вакытында ярдәмгә килеп өлгерде һәм тизлек белән диверсантларны юк итте, һөҗүм итүчеләрнең берсе дә качып котыла алмады...
Июль аенда Мәскәүдә «сул» эсерлар фетнәсе башланды. «Сул» эсерлар һәм советка каршы башка элементлар Сембер шәһәрендә дә баш күтәрделәр. 10 июльдә Көнчыгыш фронты командующие Муравьев үзенең контрреволюцион планнарын эшкә ашыру өчен Сембергә килә. 11 июльдә, Советка каршы көчләр ярдәмендә, Сембер Губчекасы членнарын, шулар арасында Белоусовны да кулга ала һәм үзенең «хөкүмәтен» оештыра. Муравьев үзен «Россия хәрби көчләренең Верховный баш- командующие» дип белдерә.
Советка каршы көчләр Сембер губерна башкарма комитеты бинасын камап алалар һәм Муравьев Башкарма комитеттан үз «хөкүмәтен» тануны таләп итә.
Сембердә хәл кискенләшә. Сембер шәһәре революция казанышларын, яшь Совет властен саклап калу өчен көрәш үзәгенә әверелә. Сак астыннан качып өлгергән яшь чекист Бәкер Белоусов бу көннәрдә бөтен Россия өчен әһәмиятле вакыйгаларның үзәгендә була. Ул Ленинның Муравьевны законнан тыш дип игълан иткән телеграммасын зур дулкынлану белән укый. Анда: «һәр намуслы гражданин Муравьевны шул урында ук атып үтерергә тиеш», диелгән була.
Большевиклар партиясенең Губерна комитеты һәм Губерна башкарма комитеты Муравьевны киңәшмәгә чакыра. Анда Муравьев үзенең «декларациясе» турында сөйли. Киңәшмә барган вакытта кинәт зал белән янәшә бүлмәдә шау-шу куба. Муравьев моңа игътибар итә һәм күрше бүлмәгә чыга. Ишектә аны һәм бер төркем фетнәчеләрне винтовкалы кызылармеецлар каршы ала. Алар арасында Бәкер Белоусов та була. Муравьев үзенең тозакка эләгүен сизеп ала, кинәт браунингын тартып чыгара һәм ата башлый. Шул вакыт Белоусов һәм тагын берничә кызылармеец мылтыкларын Муравьевка төбәп атып җибәрәләр. Сатлык җан, берничә пуля тиеп, идәнгә егыла...
Командующийның хыянәте нәтиҗәсендә совет гаскәрләренең Көнчыгыш фронтында төрле тәртипсезлекләр башлана. Д4уравьевның фетнәчел боерыклары аркасында гаскәрләр арасында дисциплина таркала. Муравьев яклы сатлык җаннар артиллерияне Сембердән алып китәргә боерык р
52
бирәләр. Сембер тирәсеннән хәрби частьлар да читкә алып кителә. Бу нәрсә акгвардиячеләр һәм ак чех интервентлары өчен шәһәрне алуны җиңелләштерә...
Бу көннәрдә Бәкер Белоусов интервентларга һәм акгвардиячеләргә каршы сугышларда отряд белән җитәкчелек итә. Партиянең Буа өяз комитеты секретаре Космовскнй белән бергә Буа шәһәрен азат итүдә катнаша. Сембердә яңадан Советлар власте урнаштырылганнан соң, ул Губчека коллегиясенә кайта...
1918—19 елның кышы бик салкын килә. Шәһәрдә тиф авыруы башлана. Ләкин бу вакытта тиф авыруына каршы гына түгел, Совет хөкүмәтенең астыртын дошманнарына каршы да бик көчле көрәш алып барырга кирәк була. Әледән-әле советка каршы яшерен заговорлар оештырыла, элеккеге чиновниклар учреждениеләрдә саботажлар ясыйлар. Шуның өстәвенә губернада кулаклар оештырган «сәнәкчеләр» фетнәсе җәелеп китә. Бу тирәдәге «сәнәкчеләр»гә каршы көрәш белән турыдан-туры М. В. Фрунзе һәм В. В. Куйбышев җитәкчелек итәләр. Алар Сембер губернасында «сәнәкчеләр» фетнәсен бастыру планын үзләре төзиләр. Бәкер Белоусов бу планны тормышка ашыруда катнаша. Фетнәчеләргә каршы сугышларда ул үзен талантлы хәрби оештыручы итеп таныта, аның җитәкчелегендәге отряд фетнәне бастыру сугышларында зур батырлыклар күрсәтә. Бәкер Белоусовның исеме генә дә фетнәчеләр өчен куркыныч булып әверелә...
Бәкер Белоусов партиянең Сембер губерна комитеты каршындагы Мөселман секциясе членнары белән еш очраша. Бу секциянең җитәкчесе булып 1905 елдан большевиклар партиясе члены Сибгат Гафуров эшли. Сембердә татар телендә чыгарыла торган губерна газетасы редакторы, шагыйрь Фәтхи Бурнаш, яшь язучы Кави Нәҗми һәм зур авторитетлы большевик Кадыйр Абдрахманов та бу секциянең членнары була.
Белоусовның бервакытта да системалы рәвештә мәктәптә укыганы юк иде. Шунлыктан ул революцион пафос, омтылыш белән генә ерак барып булмаганын, яңа тормыш яулап алу өчен нигезле белем кирәклеген яхшы аңлый, секциядәге белемле иптәшләр белән дуслаша, партия оешмасы, тирән политик белемле большевиклар белән киңәшеп эш итә. Менә шуңа күрә дә ул үзенең чекистлык эшендә һәрвакыт большевистик принципиальлек, сафлык саклый, партия эше өчен барлык нәрсәгә әзер тора.
1919 елның язында яшь Совет республикасы һәрьяклап дошманнар белән чолганып алына. Бөек юлбашчы Владимир Ильич Ленин хезмәт ияләрен Советлар властеның дошманнарына каршы кораллы көрәшкә чакыра. Партиянең күп уллары фронтка китә. Бәкер Белоусовка бу көннәрдә Сембер шәһәрендә Икенче Идел буе аерым татар укчы бригадасы оештыру бурычы йөкләнә...
1919 елның июль аенда Бәкер Белоусовны Хәрби һәм Диңгез эшләре Халык Комиссариаты каршындагы Үзәк Мөселман Хәрби Коллегиясе Беренче аерым Идел буе татар укчы бригадасына, фронтка җибәрә.
Бу вакытта бригада Урал елгасын кичеп чыга һәм Иләк елгасы тирәсендә Мертвецовск — Линевка фронтында ак казакларны эзәрлекли. Бригада комиссары Шамил Усманов элеккеге дустын зур шатлык белән каршы ала. Ул Бәкер Белоусовны фронт хәлләре белән таныштыра, ана атаклы Орск — Актүбә операциясен башкарып чыгуда бригада алдында торган бурычны аңлатып бирә. Ләкин Шамил Усмановның үзенә бу хәрби операциядә катнашырга туры килми: ул каты авырып китә. Беренче Армиянең Хәрби Революцион Советы Шамил Усмановка, авыруы сәбәпле. Казанга кайтырга боера, дошманга каршы сугышлар кискенләшкән
53
нән-кискенләшә барган вакытта бригаданың комиссары итеп Бәкер Белоусов раслана. Шулай ук аны һәлак булган Камил Якуб урынына Үзәк Мөселман Хәрби Коллегиясенең члены итеп тә билгелиләр.
Бәкер Белоусовның бу чордагы эшчәнлеген бригаданың аның җитәк- челеге астында үткән сугышчан юлы ачык күрсәтә.
Колчакның көньяк армиясе Кызыл Армиянең Егерменче Пенза, Егерме дүртенче Тимер Сембер, Кырык тугызынчы Оренбург дивизияләре басымы астында чигенә. Дошман өч юл белән чигенә ала: Колчакның төп көчләре белән кушылырга исәпләсә, аның чигенү юлы Тургай далалары аша үтәргә, ә инглиз интервентлары белән кушылырга теләсә, Арал диңгезенә таба чигенергә, Урал казакларыннан көч алыйм дисә, Уел ныгытмаларына кереп бикләнергә тиеш була.
Башлыча җәяүле сугышчылардан торган Татар бригадасына акларның атлы гаскәрен эзәрлекләргә һәм аның чигенү юлын кисәргә кушыла. Беренче татар укчы бригадасы сугышчылары утыз биш километрлы фронтта, гади крестьян арбаларына җигелгән меңнәрчә атларга ундүртәр кеше утырып, Советлар Төркстаны юлын каплап торучы акларны куып баралар. Эзәрлекләү темпын һич тә киметергә ярамый. Дошманга уңай позициядә ныгып калырга вакыт бирмәскә кирәк. Шуңа күрә бригада, ару-талуны белмэстәи, дошманны куып бара һәм бу бурычны уңышлы үтәп чыга. Аннары ул Өченче кавалерия дивизиясе белән бергә Беренче Армиянең авангардына күчерелә.
10 сентябрьдә Татар бригадасы составына кергән Хөсәен Мәүлүтов җитәкчелегендәге Өченче укчы полк Темир шәһәрен, ә бригада Урал- Темир районын азат итә. Шул ук вакытта бригада акларның Уел ныгытмаларына чигенү юлын кисү эшен дә башкара. 13 сентябрьдә Мугод- жар станциясендә Советлар Төркстаны гаскәрләре белән Кызыл Армия сугышчылары бергә очраша. Моның зур әһәмияте була. Чөнки бу очрашу нәтиҗәсендә Советлар Россиясеннән Төркстанга бара торган юл дошманнардан азат ителә.
I Ләкин Советлар Россиясе белән Төркстанны тоташтыра торган тимер юлга һаман да Оренбург казаклары куркыныч тудыра әле. Алар Казаг- стан далалары аша Уралдагы ак казаклардан көч алалар. Шуңа күрә Уел ныгытмаларына урнашкан ак казаклар оясын юк итәргә кирәк була. Моның өчен махсус экспедицион отряд оештыру эше Беренче аерым Идел буе татар укчы бригадасына йөкләнә. Командиры Хөсәен Мәү- лүтов, комиссары Гали Касимов булган Өченче укчы полк экспедицион отрядның төп ядросы ролен үти.
Полк сугышчылары бу вакытта ерак юл үтеп арганнар, өс киемнәре дә, аяк киемнәре дә тузып беткән була. Шулай да алар Ватанның бу сугышчан боерыгын зур күтәренкелек белән каршы алалар. Сугышчыларны бу җаваплы эшкә Бәкер Белоусов аталарча җылы сүз әйтеп озатып кала...
Күктә кургаш кебек авыр болытлар эленеп тора, туктаусыз салкын яңгыр сибәли. Аяк астында вак ком чытырдый. Төньяк җиле сөякләргә үтә. Көннәрен дә, төннәрен дә аяк өстендә үткәргән сугышчыларның җилкәләрен, җилкәләренә аскан юл капчыкларын, мылтыкларын иртә белән ак бәс каплый. Хыялларында йөрткән киләчәк бәхетле көннәрнең җылысы белән җылынып, сугышчылар иксез-чиксез еракларга җәелгән дала буйлап алга атлыйлар...
Уел елгасы тирәсен томан каплаган, су өстеннән тоташ бозлавык ага. Отряд ныгытмалар тирәсенә әнә шундый көзге иртәдә килеп җитә Безнең гаскәрләрне күреп, казак частьлары дулкын-дулкын булып, бербер артлы һөҗүмгә ташланалар.
Мондый һөҗүм ак казакларның яраткан алымы. Кораллары җиңелчә: кылыч белән сөнгеләрдән генә гыйбарәт, үзләрен көчле һәм күп санлы итеп күрсәтергә тырышып кычкырышалар, каршы якны моның белән
54
куркытып, качарга мәҗбүр итәргә маташалар. Чыннан да алар кайвакыт мондый алым белән яңа гына сугышка кергән, көрәш тәҗрибәсе булмаган отрядларны каушатканнар да. Ләкин сугышларда зур юл үтеп дошманны кыйнарга өйрәнгән кызыл сугышчылар, аларпың бу хәйләсен бик тиз аңлап, җәяүле гаскәр, кавалерия һәм артиллерия белән бердәм рәвештә каршы һөҗүмгә күчәләр. Уел сугышы Иләк корпусы казакларының тар-мар ителүе белән тәмамлана. Казакларның сугыштан исән-сау чыккан хәтлесе ашыгып чигенә...
Сентябрь башында Беренче татар укчы полкы, башка частьлар белән бергә, бригаданың уң флапгысыида дошманны эзәрлекли. Ләкин бу вакытта Дүртенче Армия биләгән фронтта хәлләр үзгәреп китә. Бара- бастау һәм Утва елгалары арасында, Беренче Армия белән Дүртенче Арм1ш бер-берсенә кушылган җирдә, Урал казаклары көч туплыйлар. Бу районга М. В. Фрунзе ике бригаданы җибәрә. Уральск шәһәре яныннан Дүртенче Армия частьлары, Березовск — Миргород районыннан 6} ике бригада бердәм һөҗүм итеп, Җамбайта ставкасына тупланган дошманны кыскычка алалар. Бу районда Беренче татар укчы полкы ике ай буена зур сугышлар алып бара.
Бу сугышлар нәтиҗәсендә ак казакларның Җамбайта ставкасына тупланган көчләре юк ителә. Бу җиңү Уел ныгытмаларын тар-мар итү белән бервакытка туры килә.
Беренче һәм Өченче татар полклары катнашында ирешелгән бу җиңүләр турында М. В. Фрунзе болан дип яза:
«21 ноябрьда Кырык тугызынчы дивизиянең Беренче бригадасы һәм Башкорт кавалерия бригадасы частьлары тарафыннан Җамбайта ставкасы алынды. Шул ук вакытта Беренче Армия частьлары кыргыз 1 далаларындагы юлларның әһәмиятле үзәге булган Уел ныгытмаларын алу операциясен башкара. 14 ноябрьда Өченче кавалерия дивизиясенең Беренче бригадасы һәм Өченче татар полкы частьлары каты сугыштан соң Уел ныгытмаларын алдылар. Бу ике үзәкне алу нәтиҗәсендә кыргыз далалары безнең кулга күчте» 2 3. Тугандаш халыкка бу туганнарча сугышчан ярдәмне Татар бригадасы коммунистлары Бэкер Белоусов җитәкчелегендә күрсәтте!..
Уелдан ак казаклар Кызыл Куге янына чигенәләр. Алар анда, үзләренең союзнигы Алаш-Орда хөкүмәте гаскәрләре белән кушылып, көч җыярга исәплиләр. Ләкин казакъ халкы ак казакларның үзләре өстеннән хакимлек итүен теләми. Халык басымы астында Алаш-Орда хөкүмәте Кызыл Армия белән сугыш хәрәкәтләрен туктату һәм бергәләп Иләк корпусы калдыкларына каршы көрәшү турында сөйләшүләр алып бара башлый. Тиздән Кызыл Куге азат ителә, Иләк корпусының штабы, корпус командиры, аның урынбасары кулга алына. Шуның белән бергә акларның Англиядән китерелгән кием-салым склады, бик күп азык-төлек запасы безнең кулга төшә.
Арал диңгезе урталарында пиратлык кылып йөрүче ак бандитларны тар-мар иткәннән соң, бу өлкәдә ак казаклар белән көрәш тәмамлана. Арал диңгезе флотилиясе суднолары ярдәмендә Татар бригадасы сугышчылары диңгез уртасындагы утрауларны аклардан чистарту өчен зур батырлыклар күрсәтеп сугышалар.
Бу вакытта Советлар Россиясенә яңадан кушылган Төркстанда, бигрәк тә Фәрганәдә, басмачылар котырына. Беренче аерым Идел буе татар укчы полкы басмачылар белән көрәшү өчен Фәргаиәгә җибәрелә.
«1920 елның 1 январенда, — дип яза Урта Азиядә гражданнар сугышын тикшереп-өйрәнүчеләрнең берсе — генерал-майор С. Тимошков, —
2 Монда М. В. Фрунзе Казагстан далаларын күз алдында тота.
3 «М. В. Фрунзе гражданнар сугышы фронтларында». Документлар җыентыгы. Рус телендә. Воениздат, 1941 ел, 254—255 битләр.
55
М. В. Фрунзе приказы буенча Казалы — Арал диңгезе районыннан Андижан! а Аерым Татар бригадасы килде. Нык береккән, данлы сугышчан традицияләре булган берләшмәнең Фәрганәгә килүенең хәрби яктан гына түгел, политик яктан да әһәмияте зур иде. Ул тулысы белән диярлек мөселманнардан тора, теле, дине белән җирле халыкларга тугандаш иде. Хәрби көч булудан тыш, куәтле политик һәм культура-агарту көче буларак та аны (Татар бригадасын, ped.) файдаланырга мөмкин •иде» Бригаданың мондагы политик һәм культура-агарту эше белән турыдан-туры комиссар Бэкер Белоусов җитәкчелек итә.
Аерым Идел буе Беренче татар укчы бригадасы Фәрганәнең көнчыгыш өлешенә урнаша. Ул басмачыларның Гөлчә ягына чигенү юлын кисәргә, аларны Алай тауларына таба кысрыкларга һәм шунда тар-мар итәргә тиеш була. Бригада Фәрганәдәге басмачылар белән көрәшнең үзәгендә тора.
Татар бригадасы Фәрганәгә килеп җитү белән басмачыларга каршы •көрәшне киң җәелдереп җибәрә. Бригаданың беренче һөҗүменнән соң ук басмачыларның башлыклары каушап кала. Аларның кайберләре килешү һәм безнең якка күчү ягын карый башлыйлар.
1920 елның февраленда Икенче Төркстан дивизиясе составында Татар бригадасы Мәдәминбәк һәм Курширмәт бандаларын тар-мар итү операциясенә катнаша. Татар бригадасы, безнең гаскәрләрнең Нәманган төркеме белән берлектә, Кара-Дәрья һәм Нарын елгалары арасында •тупланган басмачыларның төп көчләренә һөҗүм итеп, Кара Түр кышлагында Мәдәминбәк ставкасын кулга төшерергә тиеш була. Бригада сугышчылары Мәдәминбәк бандасын Хакулабад тауларына кадәр эзәрлекләп баралар. Балыкчы кышлагында Мәдәминбәк үзенең дүрт мең кешедән торган гаскәрен ял итеп алырга кунарга туктата. Мондагы сугыш турында бригада командиры Ибраһимов соңыннан болай дип яза:
«Басмачылар безнең һөҗүмне көтмәгәннәр иде һәм алар тәртипсез рәвештә Сыр-Дәрья елгасына таба чигенә башладылар. Кыш салкын иде. Шуңа күрә Мәдәминбәк боз аша елганы кичәргә уйлады. Елга өсте күп санлы гаскәрләр һәм атлар белән тулгач, боз аларны күтәрә алмады. Безнең сугышчыларның көчле уты астында дошманның дүрт меңгә якын гаскәреннән бары тик җиде йөз — сигез йөз кеше генә елга аръягына җитә алды. Калганнары суга батып калды...» 4 5.
Бу чорда Фәрганәдә хәл бик катлаулы, учреждениеләргә советка каршы бик күп элементлар оялаган иде. Бригада җирле власть аппаратларын мондый элементлардан тазарту, халык интересларын яклаучы совет яклы кешеләрне туплау буенча киң эш башлап җибәрә. Бәкер Белоусов үз шәхесе турында гына кайгыртучыларга карата рәхимсез •була. Алар Белоусовка карата төрле уйдырма гаепләр ягалар. Бу эшкә В. В. Куйбышев катнашканнан соң гына Белоусов гаепсез дип табыла. 1920 елның 21 март числосы куелган һәм Начпутуркага адресланган хатында В. В. Куйбышев болай дип яза:
«Шкляр иптәш!
Төркстанның бөтен өлкәләрендә йөреп чыгу өчен «Красный Восток» поездына җибәрелүе һәм аңа политбүлекләрне тикшерү эше йөкләтелүе турында иптәш Белоусовка мандат бирегез. Ревтрибунал һәм Крайком .иптәш Белоусовны җаваплы урынга билгеләүгә каршы түгел.
В. Куйбышев» 6.
4 «СССРда гражданнар сугышы». Алтынчы чыгарылыш. Рус телендә. М. В. Фрунзе исемендәге хәрби академия басмасы, 106—107 битләр.
5 «Төркстанда Октябрь социалистик революциясе һәм гражданнар сугышы». Рус телендә. Ташкент, 1957 ел. 242 бит.
6 Б. Белоусовныц Кызыл Армия Үзәк дәүләт архивында саклана торган 77—082 номерлы эше. Беренче тапкыр игълан ителә.
56
Әмма моннан соң Белоусов бригадага әйләнеп кайтмый. «Красный I Восток» поезды белән йөреп кайтканнан соң, егерменче елның июнендә.! ул махсус билгеләнгән отряд командиры итеп Хорәзм районына җибә-1 релә.
Бу вакытта Төркстанда хәлләр аеруча кискен һәм катлаулы була. Төркстан Англия империализмы кул астындагы колониаль илләр белән чикләнгән иде. Кулак фетнәләре, чит ил агентлары, акгвардияче бандалар һәм басмачылар Җиде су өлкәсендә Советлар властен ныгытуга,, тыныч төзелеш эшләрен башлап җибәрүгә комачаулык тудыралар. Монда көрәш гаять тә катлаулы була.
Төркстан фронты командующие Л1. В. Фрунзе командирлардан, корал көче кулланудан тыш, басмачы отрядларының башлыклары белән сөйләшүләр алып баруны таләп итә. Мондый сөйләшүләр алып бару нәтиҗәсендә Фәрганәдә кайбер курбашылар үзләренең отрядлары белән Совет власте ягына чыгалар...
Хорәзм Халык республикасы хөкүмәте вәкилләре: Б. Якубов, Җ. Са- i ры. Кочкаров, Хорәзм группасы гаскәрләре командующие Белов катнашында, Хорәзм басмачыларының башлыгы Җүнәед хан белән сөйләшүләр алып баралар һәм бу сөйләшүләр вакытында Җүнәед сугыш хәрәкәт^ ләрен туктатырга, Совет хөкүмәте ягына чыгарга сүз бирә. Сөйләшүләрдә Бэкер Белоусов та катнаша. 1
Ләкин бу айларда Төркстанда төрле чуалышлар башлана. Верный шәһәрендә хыянәтчеләр коткысына бирелеп гарнизон баш күтәрә. Фәрганәдә Вуадиль кышлагында зур булмаган совет гарнизонын Курширмәт җитәкчелегендәге басмачылар отряды ерткычларча тураклап ташлый. Андижанда үзенең отряды белән безнең якка чыккан курбашы Ахунҗан М. В. Фрунзе боерыгын үтәүдән баш тарта һәм ул көч белән коралсызландырыла. Шуңа күрә булса кирәк, Җүнәед хан да үзенең сүзен үтәргә ашыкмый.
Аны эзләп табу һәм сүзен үтәргә мәҗбүр итү эше Белоусовка тапшырыла.
Белоусов, отрядының төп көчләрен Аму-Дәрья елгасы буенда калдырып, бер төркем сугышчылар белән, Кара-Ком чүллегенә кереп китә. Иксез-чиксез ком чүле буйлап отряд озак бара...
Л1енә хәрабәләр күренә башлый. Крепость стеналарының җимерекләре янында борынгы коелар сакланган. Алар юлчылар өчен иң кадерле нәрсә.
Белоусов исәпләве буенча отряд Җүнәед хан белән шушы хәрабәләр янында очрашырга тиеш. Ләкин беркем дә юк. Ә коелар җимерелгән...
— Җирле халык алай эшләмәс. Алар гөнаһтай куркырлар иде. Бу Җүнәед эше. Күптән түгел генә булганнар, коены җимереп киткәннәр. Димәк, ул ерак түгел, — ди Бәкер сугышчыларына, һәм отряд тагын алга атлый.
Вак ком чүле башлана. Чүл өсте ап-ак кышкы даланы хәтерләтә. Яфраксыз саксаул төпләрендә соры еланнар ята...
Тагын кое... Кое янында су түгелгән, ә эчендә су юк. Ары барыргамы, юкмы?.. Озатып баручы сүзсез генә алдагы калкулыкка төртеп күрсәтә. Алга атлыйлар.
Бәкер атын якындагы барханга бора. Бархан түбәсеннән еракта,, уйсу бер җирдә басмачылар отряды күренә.
Белоусов төркемен күреп, Җүнәед отряды сакчылары ут ача... Бер- аздан отрядка каршы парламентерлар чыга. Ярты сәгатьтән Белоусов
төркеме уйсулыкка килеп җитә. Уйсулыкта гаҗәеп матур оазис. Юлчылар ял итү өчен махсус булдырылган диярсең!
Белоусов берничә сакчы белән Җүнәед туктаган өйгә керә. Өйнең тә-рәзәләре юк. Яктылык түшәмдәге ачыклыктан төшә. Ә түрдә коры сөяктән генә торган озын гәүдәле, озын чал сакаллы Җүнәед хан утыра. Аны, беренче карашка, басмачыларның башлыгы дип һич тә уйламассың. Ләкин, йөзеннән, мәкерлек бөркелеп торган күзләреннән җинаятьчел әшәкелек сизелеп тора. Бәкер аның күзләренә туры карый һәм эшнең нәрсәдә булуын сизеп ала. Монда дипломатик боргалануларның кирәге юк. Димәк, хыянәт...
Белоусов, кискен итеп, Җүнәедтән вәгъдәсен үтәвен, бүген — 13 июньдә үк — Хивага юл тотуын таләп итә. Ә басмачылар башлыгы Хорәзм республикасының Халык хөкүмәтен төрле әшәке сүзләр әйтеп сүгәргә керешә, аны танымавын белдерә. Кайнар бәхәс башлана. Җүнәед кешеләре Бәкерне төрле яктан камап алалар. Димәк, ул хәзер аларның әсире. Бәйләп ташлаганчы бу еланны юк итәргә кирәк! Белоусов маузерын тартып чыгара да Җүнәедкә төбәп атып җибәрә. Ләкин кайсыдыр этеп өлгерә. Җүнәед мөритләренең берсе җиргә егыла. Шул вакыт түбәгә яшеренгән Җүнәед сакчылары берьюлы берничә мылтыктан Белоусовка төбәп залп бирәләр. Бәкер алга омтыла, ләкин бер адым атлагач та, ул әкрен генә идәнгә җәелгән палас өстенә егылып төшә...
Татар халкының каһарман улы, революциянең турылыклы солдаты Бәкер Белоусов халык бәхете өчен үз-үзен аямыйча әнә шулай һәлак була...
58