ХРОНИКА
КОЛХОЗ КАРТИНАЛАР ГАЛЕРЕЯСЫ
РСФСР Художество фондының Татарстан бүлеге Әлмәт районы «Зәй» колхозына республиканың художниклары һәм скульпторлары әсәрләреннән торган (акчалата 200 мең сумга якын бәяле) бер зур галерея бүләк итте. Бу әсәрләр арасында Татарстанның танылган художникларыннан Якупов, Фәттахов. Кузнецов, Бур- лай һәм яшь художникларның әсәрләре бар. Хәзер колхозда бу галерея өчен махсус бина төзелә.
«ЧАЯН» УКУЧЫЛАР БЕЛӘН ОЧРАША
15 июльдә М. Горький исемендәге Үзәк Культура һәм ял паркында «Чаян» журналы авторлары белән укучылар очрашуы үткәрелде. Кичәдә «Чаян» журналы редакторы С. Бәхтияров укучыларын журналның эше, киләчәккә планнары һәм авторлары белән таныштырды, «Чаян» журналына актив катнашучы язучылардан С. Бат- тал, У. Бакиров, артист Г. Шамуков, яшь авторлардан О. Нейков, Б. Железнов һәм башкалар сатирик әсәрләрен укыдылар. Артистлар катнашы белән соңыннан зур концерт бирелде.
ПРОЗА СЕКЦИЯСЕНЕҢ ЧИРАТТАГЫ УТЫРЫШЫ
Татарстан язучылары союзы каршындагы проза секциясе яшь язучы Ш. Хөсәеневнец «Мәхәббәт сагышы» исемле повесте буенча фикер алышу уздырды. Утырышка кат-нашучылар моңа кадәр драма өлкәсендә актив эшләп килгән һәм «Профессор кия- не» исемле драмасы белән тамашачыларга таныш булган язучы Ш. Хөсәеневнең проза жанрында уңышлы эшли башлавьй билгеләп үттеләр. Ф. Хөсни, И. Газа, Г. Минский, 3. Нури, А. Шамов һ. б. 6j I повесть өстендә авторның әле бик ныклан эшләргә тиешлеген әйтү белән бергә, күа кенә иҗат киңәшләре бирделәр.
СӘГЫЙТЬ ФӘЙЗУЛЛИНГА 60 яшь
Күренекле тәрҗемәче, журналист Һә1 җәмәгать эшлеклесе, КПССның Татарста Өлкә Комитеты каршындагы Партия тарихы институтының өлкән гыйльми эшчесе Сәгыйть Фәйзуллинның тууына 60 һәм иҗтимагый, әдәби-фәнни эшчәнлегенә 40 ел тулды. Шул уңай белән Татарстан язучылар союзының Г. Тукай исемендәге клубында махсус утырыш үткәрелде, юбилярга күп санлы адреслар тапшырылды. Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы С. Фәйзуллинны Мактау язуы белән бүләкләде.
ЯЗУЧЫЛАР КУЛЬТУРА РАБОТНИКЛАРЫ КИҢӘШМӘСЕНДӘ
Татарстан культура министрлыгы Бәге* мә, Алабуга һәм Казанда культура ра-ботникларының киңәшмәләрен уздырд* Клуб мөдирләре, массовиклар үзләрена эш тәҗрибәләре белән уртаклашкан бу киңәшмәләргә язучылар да актив катнан- ты. Алабугада уздырылган киңәшмәдә язучылардан Г. Минский, А. Гумеров, М Сад-] ри, Бөгелмәдә С. Хәким, Казанда 3. Нур» культура работниклары белән очраштылар төрле колхозларда әдәби кичәләр үткәр- деләр.