ИДЕЛ УЛЫ
Гомерем минем моңлы бер җыр иде, Үлемем дә яңрар җыр булып.
Муса Җәлил.
әскәүдә чыга торган «Коммунист» газетасы (татар телендә) белән «Коммунар» газетасы (чуваш телендә) редакцияләре Никольский урамының 10 номерлы йортында бер үк коридорда булып, хәтта аларның икесен аерып торган ишек тә юк иде. Мин, ике халык (татар халкы белән чуваш халкы) вәкилләренең менә шушы якын күршелеге аркасында, Муса Җәлилне көн^саен күрә идем, аның «Коммунист» газетасында еш кына чыгып торган шигырьләрен даими рәвештә укып бара идем. Ара-тирә ул минем, мин аның шигырьләрен тәрҗемә итешә идек. Муса Җәлилнең шигырьләре фикер тирәнлеге, әдәби оста эшләнешләре белән, төгәл һәм тыйнак язылышлары, аз сүз кулланып та, күп нәрсә аңлатулары белән күңелгә сеңеп кала иде.
Ул чакны әле әдәби оешмаларда безгә дошман булган карьерист элементлар да шактый иде. Алар буш эчтәлекле язымтыкларын югарыга күтәреп, чын-чыннан тирән фикерле, олы җанлы шагыйрьләрне исә авызлыклап торырга исәп тоталар, чын совет язучыларын социалистик реализмның бәрәкәтле киң юлыннан өметсез тар сукмакка борып кертергә тырышалар, аларга каршы бертөрле киртәгә дә сыймый торган «чукмар мәкаләләре» белән чыгалар иде.
Дошманнарның менә шулай итеп әдәби дөньяны бутап, төрле ял- ган-ялалар белән алдынгы язучыларны агуларга тырышуына каршы Владимир Маяковский батырларча көрәш алып барды, шушы кискен сугышта үзенең соклангыч зур талантын кызганмады. Ләкин мәкерле дошманнар бөек шагыйрьне чигәсенә револьвер төбәү дәрәҗәсенә китереп җиткерделәр.
Халык дошманнары үзләренең пычрак кулларын татар совет әдәбиятына каршы да күтәрә иделәр. Алар Габдулла Тукай, Мәҗит Га- фури, Галиәсгар Камал, Такташка кизәнәләр иде.
Муса Җәлил белән мин менә шул чорда, әдәби көрәш ялкынының гаять” көчле вакытында, таныштым. Аның белән безнең көн саен очрашулар, саф күңелдән сөйләшүләр икебезне дә чын дуслык юлына алып чыкты.
Мәскәү университетының студенты, эшлекле коммунист Муса Җәлил башкалада яшәүче татар язучылары арасында шактый авторитет казанды. Мин аның кешеләргә тирән кайгырту белән карый торган.
М
75
иркен күнелле, ачык принциплы иптәш икәнен шул чакта яхшы таныдым.
Әлбәттә, мин бу истәлекләрдә инәсеннән җебенә хәтле барысы турында да яза алмыйм. Аннан соң моннан күп еллар элек булган хәлләрне искә төшерү өчен вакыт та кирәк. «Үлгән сыер сөтле була> дигән мәкальне күңелемә дә китермичә, шулай ук кайберәүләр кебек, хәзер шундый данлыклы булган кешене идеаллаштыру юлына да басмыйча, мин дөреслекне сөйгән һәм хакыйкать өчен геройларча үлгән бу дустым турында бары тик үзем ачык хәтерләгән нәрсәләрне генә гаделлек белән сөйли алам.
1931 елның көзе. Вак кына салкын яңгыр сибәли. Асфальтлы тар , Никольский урамы юеш. Өстә тоташ болыт. Көннең ачылырга исәбе дә юк. Редакция йортына кереп барган чагымда миңа Муса очрый. Әстендә гади генә пальто. Гадәтенчә күн кепкасын каш өстенә төшеребрәк кигән. Менә ул минем кулны ике кулы белән тотып ала да, болан да калку түгәрәк иреннәрен аз гына кабартып, көлеп куя һәм:
— Исәнме, — ди.
Муса Җәлил турында аның дуслары, якыннары, иптәшләре байтак яздылар. Әлбәттә, герой шагыйрьнең образын халык күз алдына, аеруча киләчәк буыннар күз алдына ачык итеп бастырырга кирәк. Биредә минем шул максат белән аның күзләре турында әйтеп китәсем килә.
Дүрт ел буе танышлык чорында мин аның белән нинди генә сүзләр сөйләшмәдем — татулысы да булды, ачулысы да, җылысы да булды, суыгы да... Билгеле инде, безнең бу сүзләр бары бер генә нәрсәгә — әдәбият темасына гына кайтып кала иде. Ул үзенең уйларын күпме генә яшерергә тырышмасын, аның хәйләсез күзләре шунда ук дөресен әйтеп бирә иде. Шуңа күрә Мусада алдау да. хәйлә дә юк иде.
— Әйе, исән-сау, — дидем мин аның баягы эндәшүенә каршы. — Үзең ничек?
л — Бик шәп!
г Мин шунда ук аның күзләренә карадым. Аның карашында миннән яшерергә тырышкан ниндидер сәер билгеләр бар иде. Аның күңеле тыныч түгел, егетне нәрсәдер борчый иде. Мин әйтеп куйдым:
— Алдыйсың инде...
— Каян беләсең?
— Күзләрең үк бит сиңа, «Муса, алдама», диләр. Миннән серне яшерергә телиләр дә, тик яшерә алмыйлар. Андый чакны инде син башыңны түбән иеп кенә сөйләшер идең!
— Юк, малай, баш иеп сөйләшү эш түгел, — диде ул һәм ачык күз карашын миңа төбәде: — әйдә, вакытың булса, бераз йөреп килик.
Минем, әле генә лекция тыңлап чыгып, редакциядәге иптәшләр янына килешем иде; —эш белән түгел, болай сөйләшеп утырыр өчен генә инде. Шуңа күрә тартынып тормадым, Мусаның нигә хәтере калганын беләсем килде.
Никольский урамыннан Кызыл мәйдан ягына таба атлыйбыз.
— Син Тукайны яратасың бугай? —диде кинәт Муса һәм кесәсә- нә тыгылды. Мин аның кесәсендә ниндидер кәгазьнең кыштырдаганын яшетеп калдым.
Мин Тукайны яратам гына түгел, аның «Шүрәле» сен чуваш теленә тәрҗемә дә иткән идем инде. Мусаның әле ни әйтерен белмәстән үк, мин «Шүрәле»не яттан татарча укырга тотындым. Ул тыңлап, мин укып, без Кызыл мәйданнан үткәнне дә сизми калганбыз. Кремль янындагы бакчага кердек тә бер скамьяга барып утырдык.
— Мәҗит Гафури синеңчә ничек? — диде ул яңадан һәм, җавап хөтеп, башын миңа таба борды һәм ике кулын күкрәгенә куйды.
76
Мин Уфада эшләгән чагымда Мәҗит Гафури белән танышкан! идем. Еш кына күренекле карт шагыйрьнең өендә дә булырга, анын| белән Агыйдел буенда йөрергә дә, бергә утырып чәй эчәргә дә туры! килә иде. Мин Мусага туларны сөйләдем. Ахырдан шаярып кына I икенче темага күчтем дә, ул чакта татар әдәбиятында булган кайбер! вакыйгаларга нигезләп бер-ике анекдот сөйләп алдым. Ул бу нәрсә-1 ләрне теләр-теләмәс кенә тыңлады да, ялт итеп торып, минем яннан I читкә китеп утырды.
— Әһә, син шундый кеше икәнсең! Мин әлегә чаклы сине дус итеп йөри идем, син халтурщикларга җылы күз белән карыйсың икән!
Шунысы кызык булды: бу кечкенә генә эпизод Мусаның баягы К кәефсез уйларын исенә төшерде. Мин үзем дә ул хакта оныткан идем инде.
Д\уса җитди чырай белән яңадан минем янга килеп утырды, кесәсеннән ниндидер журнал чыгарды, аны тиз генә ачкалый башлады. ' Кирәк урынны тапты да, аны, бармагы белән төртеп, миңа күрсәтте: 'з
— Менә күр, монда бер шүрәле тәнкыйтьче мәкалә бастырган. Тукай белән Гафуридан реакцион карашлар эзли. Намусы да, ояты да 1 юк. Ә бит Тукай кара реакция белән сугыша-сугыша япь-яшь көенчә гүргә керде. Мондый «тәнкыйть» язучы шүрәленең сыртын сукаларга, әгәр алай да Тукайның кем икәнен аңламаса, бармагын агачка кыстырырга кирәк. Әнә теге, Кырлай авылы егете, Былтыр кыстырган кебек итеп! Без әле андый кыяфәтсез шүрәлеләргә акыл өйрәтербез. Тукай белән Гафури әсәрләренә карата әйбәт, хаклы сүзләр, аерым мәкаләләр язачакбыз. Әйдә, дус, Тукайны, Гафурины күбрәк тәрҗә- мә ит!
тылсымлы күренешләр тудырып, көчле яңгыр явып тора иде...
1934 елның җәендә Совет язучыларының Беренче съезды барган көннәрдә без, Муса Җәлил белән, еш кына икәүләп залда йөри идек. Съезд ачылып, Максим Горький докладын тыңлаганнан соң, без әлеге Никольский урамына — татар һәм чуваш газеталары урнашкан йортка кайтып бара идек.
— Безнең әдәбиятлар хәзер атлап кына түгел, чабып алга барачак! — диде Муса, сөенеп, һәм, кош тоткан күк итеп, уң кулын алга, югарыга сузып куйды.
1934 елда мин Чабаксарга эшкә кайттым. Җәлил мине Мәскәүнен Казан вокзалына бара торган трамвайга озата килде. Шунысы ачык хәтеремдә, без ул чакны, әллә ничек, сугыш темасына сөйләшеп бардык. Чөнки сәбәп тә бар иде инде: герман фашизмы үзенең канлы башын күтәрә башлаган чак иде. Европа өстенә кара болытлар җыелып килә, Ерак Көнчыгышта япон самурайлары котырына иде.
— Сугыш исе килә бит, малай. Безгә китәргә вакыт җитмәгәе,—диде Муса, уйланып.
— Китәрбез!—дидем мин үз сүземә хисап бирмичә генә. Күрәсең, китү миңа бик җиңел тоелган.
Трамвай килде. Мин ялт итеп сикереп трамвай баскычына мендем.
— Әлбәттә! — дидем мин.
Көчле яңгыр ява башлады. Без аерылышырга мәҗбүр булдык.
— Кичләр хәерле булсын! — диде Муса.
Чыннан да Мәскәү киче хәерле иде, матур иде. Электр яктысында
77
Бу безнең соңгы очрашу булды. Мин Чабаксарга китеп бардым. Әмма мин Мәскәүдә булсам да, Чабаксарда, Уфада булсам да, ААуса Жә- лилиең ничаклы зур энергия белән иҗат итүен белеп тора идем. Без икебез лә Кремль бакчасы янында әйткән сүзебезне үтәдек: ул Тукай һәм Мәҗит Гафури әсәрләрен чыгару өчен күп көч куйды, мин алар- кың шактый шигырьләрен чуваш теленә тәрҗемә иттем...
Бөек Ватан сугышы без шагыйрьләрне төрле фронтларга ташлады; кем турыдан-туры ут эчендә йөрде, кем фронт газеталарында эшләде. Без ул чакта бер-беребез белән хәбәр дә аль^ша азмадык.
1943 елны мин Беренче Украина фронтыннан отпускка кайтышлый, Мәскәүгә тукталып, Язучылар союзына кердем. Анда, бәхеткә, Гадел Кутуйны очраттым. Аңар беренче сорауларның берсен үк мин Муса Җәлил турында бирдем.
— Күптән инде аның хакында бер хәбәр дә юк, — диде Кутуй көрсенеп.
Минем өчен бу бик читен булып китте. Волхов фронтында булган трагедияне мин элек тә белә идем инде. «Үлде микән, дошман кулына электе микән?» — бу сорауның һәр икесе дә безнең өчен бик авыр иде.
Бу сорауга җавапны мин бик озак еллардан соң гына ала алдым. Чөнки Муса Җәлил елларны кичеп, җыр булып үзе кайтты. Ләкин инде бу юлы ул мин соңгы кат күргәндәге мөлаем чырайлы, шат, шаян Муса булып кына түгел, татар халкының бөек улы булып, олы, мәһабәт шагыйрь булып кайтты.
Хәер, аның киткәне дә юк. Ул һәрвакыт халык белән, ил белән бергә булган, Моабит төрмәсендә, палач балтасы астында да үзенең гүзәл җырын туктатмаган.
«Яхшы кеше үлсә — исеме кала», — ди чуваш халкы. Муса Җәлилнең, Советлар Союзы Героеның, татарның Юлиус Фучигының исемен безнең Бөек Ватаныбыз халыклары гына түгел, хәзер бөтен дөнья белә. Аның исеме — балкып торган исем.
Муса Җәлил исеме чуваш халкы өчен дә зур горурлык. Чөнки Муса — безнең күрше, кандаш халык улы. Безнең уртак Идел улы. Шуңа күрә бүген аның шигырьләре чуваш телендә дә кыю, горур яңгырый.
Шәрәф Мөдәррис тәрҗемәсе.