Логотип Казан Утлары
Шигърият

ФӘЕЗ ӘХМӘТ ФӘЕЗ ШИГЫРЬЛӘРЕ


Пакстан шагыйре Фәез Әхмәт Фәез 1911 елны Пәнҗаб өлкәсендәге Сиалко- та шәһәрендә туган. Беренче шигырьләрен ул Лаһорда укыганда яза башлый. Шинда ил эшчеләп хәрәкәтендә катнаша һәм талантлы шагыйрь булып таныла. 1936 елны Фәез Әхмәт Фәез Прогрессив язучылар ассоциациясен оештыруда актив катнаша.
Шагыйрьнең «Сагышлы бизәк» исемле беренче шигырьләр экряентыгы 1943 елны басылып чыга. Соңыннан шагыйрьнең бөтен иҗатына хас булган гражданлык мотивлары аның бу энряентыгында ук ачык яңгырый.
1947 елны, Пакстан һиндстаннан аерылганнан соң, Фәез Әхмәт Фәез армия сафларыннан китеп, әдәбият һәм җәмәгать эше белән шөгыльләнә башлый. Ул «Пакстан тайме» һәм «Имроз» газеталарының редакторы булып эшли, профсоюз хәрәкәтендә актив катнаша һәм Пакстандагы тынычлык өчен көрәш хәрәкәтендә э/дитәкчелек итә.
1951 елны Фәез Әхмәт Фәезне, күп кенә башка (җәмәгать эшлеклеләре белән берлектә, дәүләт җитәкчелеген бәреп төшерергә омтылуда, баш күтәрүгә өндәүдә һәм үтерүдә гаепләп, кулга алалар. Ләкин шагыйрь төрмәдә дә көрәшне туктатмый — ялкынлы җырларын авырлауда дәвам итә.
1955 елны җәмәгатьчелекнең таләп итүе аркасында Пакстан хөкүмәте шагыйрьне төрмәдән чыгарырга мәҗбүр була.
1958 елны Фәез Әхмәт Фәез Азия һәм Африка илләре язучыларының Ташкент конференциясендә катнаша. Ләкин конференциядән кайтуга, 1958 елның декабренда, Пакстан властьлары аны тагын төрмәгә ябып куялар. Бу турыдагы хәбәр бөтен дөньяның прогрессив җәмәгатьчелегендә көчле ачу һәм нәфрәт тудыра. Пакстан властьлары шагыйрьне тагын азат итәргә мәҗбүр булалар: быелның 12 мартында ул төрмәдән чыгарыла.
Түбәндә без Пакстанның күренекле шагыйре, тынычлык өчен ялкынлы көрәшче Фәез Әхмәт Фәезнең берничә шигыренең татарчага тәрҗемәсен урнаштырабыз. Шигырьләр Әхмәт Исхак тарафыннан эшләнгән ирекле тәрҗемәдә биреләләр.
СИН ӘЙТТЕҢ...
Сш әйттең: — Бу көрәш үтте тик күкрәү төсле, Өлгермәдек башларга да без данлы эшне, Чолгый алмый калды ялкын һәр ике якны, Өлгермәдек күтәреп тә изге байракны. Туплау өчен тирәсенә барлык дусларны һәм күрсәтеп бирер өчен явыз дошманны,., Син әйттең: — Бу көрәш үтте тик күкрәү төсле, Керә алмый калдык яуга, туплап бар көчне...
Син әйттең:—Юк, булмый хәзер эшләп һичбер эш, һәлак була тәннәребез, бетә кулда көч. Хәлсез килеш, арган килеш кем үтә алсын БУ хәсрәт һәм бәлаләрнең биек кыясын? Җиңеп барлык бу газапны кем чыга алыр, Тик шул кеше генә, дидең, батыр саналыр...
Илнең кырыс туфрагында шулай укмы без Язның чәчәк аткан чагын күрми үләрбез? Күрмәбезме шулай ук без язның килгәнен Шәрә калган җир өстенә сибеп гөлләрен? Бозмасмыни бу тынлыгын безнең кырларның, Күкрәү булып, нәфрәт сүзе барлык колларның?
Нәрсә булган моңа чаклы — үтте барысы да, Җан һәм тәннең әрнүләре — бетте барсы да. Алда көтә ләкин, дуслар, мең газап әле, Алда көтә күп авырлык һәм күз яшьләре һәм елларның авыррагы тора каршыда...
ТҮЗ, КАДЕРЛЕМ...
изә безне чит-ятларның җәбере, Сүзләр кая аны сөйләргә? Ачып куйган газап китабы без... Мөмкин миңа күпме түзәргә? Хәсрәт көле күмгән карашларны, Кара томан һәркем алдында. Кем исәпләр чиккән газапларны Без яшьлекнең гүзәл таңында? Юктыр кебек чиге кара төннең, Түзмәс кебек йөрәк аһ-зарга, Тәннәр беткән хәтта телгәләнеп,— Аһ, чик булыр кайчан боларга?.. Килә ләкин, ышан, яңа заман, Таң көннән-көн ныграк яктыра. Түз, сөеклем, тик берничә көнгә, Көт, кадерлем, тагын чак кына!
АЛСАЛАР ДА КАЛӘМЕМНЕ...
Л лсалар да каләмемне—җырлыйм мин һаман, Буа алмас алар минем көч чыганагын! Җырларымны язар өчен йөрәккә манам, Манам кайнар каныма мин монда бармагым. Җырлавымнан туктамам мин, нишләсәләр дә, Салсалар да йозак алар хәтта иренгә. Богавымның һәр буынын мәҗбүр итәрмен Мин җыр булып яңгырарга туган илемә!