Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТЫБЫЗДА САТИРА ЬӘМ ЮМОРНЫҢ БҮГЕНГЕ ТОРЫШЫ


атур әдәбият, аның һәрбер төре укучыга образлар аркылы тәэсир итә. Димәк, сатирик әсәрләрдә дә укучыга тәэсир итүче төп нәрсә—образ. Образның көче аның күпме дәрәҗәдә типик булуы, ни дәрәҗәдә тормыштагы әһәмиятле күренешләрне сынлап- дыра алуы белән бәйләнгән. Әгәр без рус әдәбиятының классик сатириклары Н. В. Гоголь һәм М. Е. Салтыков-Шедрин әсәрләрен искә төшерсәк, аларда сурәтләнгән образларның бик зур гомумиләштерүче көчкә ия булуын күрербез. Го- гольнең Плюшкины яки Собакевичы, Салтыков-Щедринның Иудушка Головлевы яисә градоначальниклары— болар шул җәмгыятьтәге бөтен бер төркемне гәүдәләндерерлек дәрәҗәдә гомумиләштерелгән, әмма шул ук вакытта конкрет кешегә хас сыйфат белән характерланган, үтә нечкә эшләнгән сатирик образлар. Татар әдәбияты тарихында да без сатирик образ буларак көчле эшләнгән әдәби типларны байтак очратабыз. Г. Тукайның Кисекбашы, Ф. Әмир-ханның Фәтхулла Хәзрәте, Г. Камал-ның Сираҗетдины, Ш. Камалның Хаҗи әфәндесе әнә шуның ачык мисалы.
Татар совет әдәбиятында бу тра-дицияне дәвам иттерү, җыелма са-тирик образ иҗат итү — мөһим бу-рычларның берсе. Бу юлда уңыш казанган бүгенге язучыларыбыздан иң элек М. Әмирне әйтәсе килә. М. Әмир татар совет сатирасын үстерүгә күп хезмәт салды. Әле 1933 елда ук язылган «Тыр-тыр Зари$ бригадасы» дигән хикәясендәге Тыр-тыр Зариф образы, «Бишпот Гали» хикәясендәге биш потлы Гали, «Әлтәф исәбе» хикәясендәге үтә саран Әлтәф, «Мөстәкыйм карт йокысы» хикәясендәге юмористик планда сурәтләнгән Мөстәкыйм карт кебек истә калырлык образлар бирде ул.
Татар совет әдәбиятының төп көч-ләре юмор һәм сатирага үзләренен иҗатларында зур гына урын бирәләр. Ләкин шуны искәртеп үтү кирәк булыр: без биредә сатирик бул-1 маган әсәрдә сурәтләнгән сатирик, образлар турында түгел, бәлки сатирик әсәр турында, жанр буларак сатирик әсәрләр турында сөйлибез.
Сатира һәм юмор әдәби әсәр төр-ләренең һәркайсы формасында бу-лырга мөмкин, ягъни сатирик ромад, повесть, поэма, шигыр һ. б.
Бүгенге әдәбиятыбызда әнә шушы профессиональ сатираның дәрәҗәсе нинди югарылыкта? Бездә сатирик образ иҗат итүдә нинди уңышлар бар?
Бүгенге татар әдәбиятында, теге яки бу формада, сатира һәм юморга мөрәҗәгать итмәгән язучы юк диярлек. Моңа, әлбәттә, сатирик журналыбыз «Чаян»ның яңадан чыга башлавы да уңай йогынты ясады.
Сатира һәм юмор өлкәсендә актив эшләүче язучылар рәтенә М. Әмир белән бергә Ә. Исхак, Ә. Еники, И. Гази, Г. Минский, С. Баттал, 3. Мансур, Ш. Мөдәррис, А. Расих, Г. Афзал исемнәрен санап китәргә мөмкин булыр иде. Болар янына яшь язучылардан бер
М
79
төркемнең бик актив эшләвен өстәргә кирәк. Мәсәлән, Ш. Галиев, Г. Мөхәммәтшии, А. Гыйлаҗев һ. б.
Ш. Мөдәрриснең «Әбдүш Ялаяп» дигән хикәясе бездә җыелма сатирик образ иҗат итүдә уңышлы тәҗ-рибәләрнең берсе. Ул хикәянең төп уңышы шунда, аңарда Әбдүш Яла- яп образы яла ягучының тибы буларак халык теленә керерлек дәрәҗәдә эшләнгән.
Шулай да, кызганычка каршы, Әбдүш Ялаяпны сурәтләүдә Ш. Мө-дәррис образ формалашкан фонны тулы күрсәтүгә ирешә алмаган әле. Барыннан да бигрәк, Әбдүш Яла- япның кемгә нинди зарары тиюен автор күрсәтеп җиткерми. Әбдүш Ялаяп бик көчсез итеп бирелә. Аның яла ягучы икәнен әсәрдәге һәркем белә һәм аның ялаларына игътибар итми, алардан курыкмый. Шулай итеп бу социаль әшәкелек тупасландырып, йомшартып күрсәтелә. Образны үтәдән-үтә карикатуралаштыру үзе үк инде мыскыллау, көлү булганлыктан, Әбдүшнең күркыныч зәһәре тагын да кими. Әгәр бу кеше яшерен кабык эчендәрәк сурәтләнсә, хикәя күбрәк отар иде.
Безнең сатириклар кемнәрдән, нинди күренешләрдән көләләр соң? Нинди көчтән, нинди күренештән көлү мәсьәләсе, — сатирада үзәк мәсьәлә. Сатираның идеялелеге, актуальлеге, партиялелеге мәсьәләсе нәкъ әнә шуның белән бәйле. Нәкъ менә шушында сатирикның төп идеалы яшеренгән. Ә инде әдипнең нинди идеалны яклап язуы анык түгел икән — сатира үз максатына ирешә алмый.
Безнең сатириклар төп бурычларын, нигездә, дөрес аңлап эш итәләр. Безнең сатира яхшылыкны яклый һәм явызлыкка каршы көрәшә. Ә явызлык әле тормышта күп формаларда күренә. Моны без бюрократизм йөзендә дә, дәрәҗәгә табынуда, хулиганлык һәм кешелексезлек күренешләрендә дә, исереклектә һәм ялкаулыкта да, эшләмичә акча табарга яратучы комбинаторлыкта да, дәүләт җилкәсендә яшәргә теләүдә дә, гаиләдә һәм җәмгыятьтә мораль нормаларын бозуда да һәм башка күренешләрдә очратабыз. Алар безнең тормышы-бызда сакланып калган һәм һичшиксез бетә барган искелек калдыклары. Совет сатирасы әнә шул кешелексезлек күренешләренә каршы,, чын кешелек сыйфатлары өчен көрәшә.
Ләкин бездә юмористик һәм сатирик әдәбият чын мәгънәсендә тиешле югарылыгында тора, сатирада чагылдырасы төп күренешләр чагылып беттеләр инде, дип булмый. Киресенчә, безнең сатира һәм юмор әле бик күп кимчелекләрне фаш итүдән читтә тора, безнең бүгенге сатира әле үз бурычын һич тә тулы үтәп бетерә алмый. Сатира өлкәсендә бездә бер генә теоретик хезмәт тә булмавы шулай ук сатираның сыйфат ягыннан үсешенә тоткарлык булып килә.
Безнең сатира һәм юмор әсәрләребез күп кенә очракларда әдәби эшләнешләре ягыннан шактый түбән, тематик яктан тар булып чыгалар. Сатира һәм юморның көченә ирешүдә тиешенчә кыюлык җитми. Бозык күренешләрдән көлүдә сатираның иң югары көченә ирешергә кирәк. Сатирик көлүдән һич куркырга ярамый, ләкин мәсьәлә шунда, автор үзенең кемнән көлүен һәм кемне яклавын белеп эш итәргә тиеш.
«Бөтен эш, — дип күрсәтә иптәш Н. С. Хрущев,—тәнкыйтьнең нинди позицияләрдән торып һәм ниндк максат белән алып барылуында. Без кимчелекләрне һәм ялгышларны юлыбызда торган комачаулык буларак бетерү өчен, совет строебызны, коммунистлар партиясенең позицияләрен тагын да ныгыту өчен,, яңа уңышларга ирешү һәм алга тагын да тизрәк хәрәкәт итү өчен ачып салабыз һәм тәнкыйтьлибез».
Соңгы бер-ике ел эчендәге әсәр-ләребездә иң күзгә ташланып торган кимчелек — тематик тарлык. Сатира һәм юмор әсәрләренең тематикасына килсәк, ул аеруча ярлы.. Әгәр 1954—58 еллар эчендә язылган һәм басылган юмор-сатира әсәрләрен карап чыксак, без ул әсәрләрнең иң зур күпчелеге нигездә ике-өч тема тирәсендә әйләнүен күрәбез.
80
Көлүнең төп удары кәпрәйгән начальникны, түрәне тәнкыйть итүгә юнәлдерелгән. Дөрес, аларны да тән-кыйть итәргә кирәк. Ләкин бу тәнкыйтьнең бик күбәеп, бер яклы характер алып китүе эчне генә по-шыра.Без бит сатирага бары тик нинди дә булса җитәкче работникны төзәтү бурычын гына йөкли алмыйбыз. Сатира кеше морален һәрьяклап яхшырту, яңа җәмгыять кешесен тәрбияләп үстерү өчен көрәшкә чакырылган.
Сатирик һәм юмористик хикәяләр язуда шактый язучылар катнаша, һәм мондый төр хикәяләрнең үзенчәлекле бер формасы урнашып килә инде. Бездә бу жанрның тарихы, Фатих Хөсни әйтмешли, Ф. Әмирханның Сәмигулла абзыйларыннан һәм Гобәйдуллинның хикәяләреннән килә.
Сатира һәм юмор өлкәсендә актив эшләүче язучыларның берсе — Г. Минский. Аңа хас үзенчәлекләрне без «Квартир мәсьәләсе» дигән хикәядә дә бик ачык сизәбез.
Пенсионер Солтан агай үзенең артык бүлмәсен хөкүмәткә бирергә тели. Менә ул шушы хакта гариза язып управдомга килә. Управдомнан гариза Жилуправлениегә, аннан квартбюрога, аннан райисполкомга күчеп йөри. Ай ярым вакыт үтә. Карт бүлмәсен һаман тапшыра алмый. Тик райисполком председателенә килеп җиткәч кенә мәсьәләнең хикмәте ачыла.
Язучы, күренә ки, кайбер началь-никларның эшнең асылына төшен-мичә, миннән үтсен, иясенә җитсен дип кенә эшләүләреннән көлә. Мшь скийның сюжетны тормыштагыча гади итеп, артык буяуларга манмыйча хәрәкәт иттерүе, укучыдан хикәянең ахырына кадәр төп мәсьәләне оста яшереп килүе хикәяне укыр өчен кызыклы иткән.
Ләкин ахырда картның «Нишлисең бит, була инде ул аның ише хәлләр. Булмаса яхшы булыр иде дә бит, нишлисең... Тиз генә бирешми бит алар, әйе, бюрократ халкы, димен» дигән сүзләре хикәянең әдә
би эшләнешен йомшарта. Әйтерсең, бөтен хикәя үзе Солтан каргпв шушы сүзләрне әйттерү өчен язылган. 1
Матбугатта һәм язучылар арасында еш кына сатирада уңай һәм кире көчләрнең пропорциясе турындагы сүзләрне ишетергә туры килә.; Берәүләр сатирик әсәрдә төп урынны кире образ алырга, икенчеләр уңай образ белән кире образ билгеле бер тигезлектә булырга тиеш, лиләр. Сатира әсәре, әлбәттә, сатира әсәре булырга тиеш. Димәк, ул кемнәндер, нинди күренештәндер, әлбәттә, кө-ләргә тиеш. Ә инде ул әсәр ниндв образлар белән эш итә — анысы язучы эше.
Сатирик әсәрдә кире образ гына сурәтләнергә дә бик мөмкин, шулай ук үзәктә уңай образ да була ала.
Г. Минскийның берничә хикәясе, М. Әмир һәм Ә. Еники кебек язучыларның хикәяләре арасында бер- ничәсе язучыларның үзләренә багышланган. Болар арасында шактый уңышлы эшләнгәннәре бар. Мг- салга Ә. Еникинең «Корытүбәдә». Г. Минскийның «Мин ни өчен ша гыйрь булмадым», «Минем күршеләр», М. Әмирнең «Каһәр суккан малай» хикәяләрен алырга мөмкин. А. Гыйлаҗевның ярым хикәя, ярым фельетон формасында • бирелгән «Шәвәли» әсәре дә үткен генә. Ләкин шулай да бер мәсьәләне әйтми үтеп булмый: бездә шагыйрьдән яка язучыдан көлеп язу чире көчәеп бара. Бу башка төрле жанрларда да ачык чагыла. Бу берьяклылык язучының башка тормыш материалын белмәвен күрсәтә.
Безнең хикәячеләр психологик як-тан тирән һәм сатирик үткен әсәрләр дә бирмиләр түгел, әлбәттә. Мисалга яшь язучылардан Аяз Гыйлаҗевның берәр хикәясен китерәсе килә. Менә аның «Рәтле кешеләр» дигән хикәясе.
«Рәтле кешенең баласы да рәтле була» — Искәндәрнең әтиләре әнә шундый фикердә яшиләр. Бала ке-шеләргә буржуаз караш яши торган, кешеләрне рәтле һәм рәтсезләр төркеменә бүлеп, рәтлеләргә бер төрле, рәтсезләренә икенче төрле
5. ,С. Ә. №8 81
карый торган гаиләнең эчендә үсә һәм андагы гадәтләрне дә үзләштерә.
Хикәядә менә бу гаилә бөтенләе белән тәнкыйть ителә. Биредә А. Гыйлаҗев бала тәрбияләү мәсьәләсен генә куеп калмый: әгәр ул гына булса — хикәянең әллә ни яңалыгы булмас та иде. Автор бу кешеләрнең эш белән, хезмәт белән танылган чын рәтле кешеләрдән күп түбән булуларын күрсәтергә омтыла.
Шулай булса да, хикәянең сюжет төзелешендә ясалмалык нык кына сизелә. Бу бигрәк тә Искәндәрнең пароходтан төшәчәк бабасын каршыларга барган моментында ачык күренә. Искәндәрнең бабасын танымаячагын һәм аңа тупаслык эшләячәген укучы алдан ук сизеп тора.
И. Нуруллин берничә шактый кызыклы хикәя бирде («Әтәч фер-масы», «Акка кара белән» һ. б.). Нуруллин хикәяләренең уңай ягы шунда—ул сатирик моментны, көлке ситуацияне бик табигый итеп, га- дәти вакыйгалар эченнән таба һәм шуның аркылы зур гына гомумиләштерүләр ясый.
«Каһәр суккан тел» дигән хикәя-сендә А. Расих, гиперболик алым кулланып, гайбәт белән, тел бистә- сечелек белән шөгыльләнүчеләрнең кызыклы типларын күрсәтә. Хәбир Зәбиров дигән аспирант, тел өйрәнү максаты белән, Казаннан авылга килә. Хәбир Зәбиров — җанлы татар телен белмәүче бер тип. Эх, бабайка, бабайка, мин белгеч буйлап туган тел!» Бу аспирантның сөйләме әнә шундый. Шушы Хәбиргә колхозчы Шәяхмәт бабай менә мондый тарих сөйли:
«Көтмәгәндә генә бервакыт рай-оныбызда бер чир таралды. Чире аның менә шундый инде. Адәм шул чирне йоктырса, теленә салына башлый, эш белән сүзне аера алмый торган булып китә, эшне сүз белән алыштырып була икән дигән бер фикердә яши башлый... Шул бер чир менә, хикмәти хода, халыкның сөйләвенә караганда, безнең районда өзелеп калган бер тел аркасында була икән. Шул телнең җаны бар, ди. йөри икән, ди, үзе ачык авызларны эзләп. Тапты исә, кереп урнаша икән, ди, авызга».
Биредә Гогольнең «Борын» хикәясе хәтергә төшә. Әмма Расих һич тә кабатлаучы булып калмый. Ул хикәядә әдәби алымны яңа материалга, яңа эчтәлеккә хезмәт иттерә һәм, әйтергә кирәк, уңышсыз түгел.
Соңгы берничә ел эчендә басылган сатирик хикәяләрне карап чыкканда бернәрсә күзгә ташлана: бу — сатирик образның эчке дөньясына кереп җитә алмау, образны сурәтләүдә берьяклы карикатурачылык. Сүз дә юк, карикатуралаштыру сатирик әсәрләрдә зур урын ала. Аны кире кагу үзе берьяклылык булыр иде. Ләкин бер үк вакытта сатирик образны тудыруда алымнарны болай чикләп, тик күпертү — гипербола гына (икенче төрле әйткәндә, карикатуралау гына) төп сурәтләү алымы, дип карау зур ялгыш булыр иде.
Хәзерге вакытта табигый буяулар белән сурәтләнгән сатирик образлар да бик кирәк. Ә бездә нәкъ менә шундый әсәрләр җитәрлек түгел. Бу яктан караганда Ә. Еникинең «Саз чәчәге» повесте зур әһәмияткә ия. Повесть тәнкыйть ителә торган образларның эчке дөньяларын ачуда шартлы сурәтләү чаралары белән түгел, ә чын мәгънәсендә реалистик буяулар белән эш итә. Повестька карата төрле фикерләр булды. Карашлар нигездә уңай булу белән бергә, кайберәүләр әсәрне бик нык тәнкыйть тә иттеләр.
Хәсән Хәйри повестька мондый бәя бирде: «Саз чәчәге» повесте — мещанлык сазлыгын фаш итү ягыннан, әлбәттә, оста язылган әсәр».
Повестьнең кимчелекләре турында сөйләүгә күчкәч, ул: «Әмма бу по-вестька сатирик үткенлек җитми», ди.
Димәк, мещанлык сазлыгын фаш итү ягыннан оста язылган әсәргә сатирик үткенлек җитми? Укучы, бәлки, «туктагыз, ул бит мещанлык сазлыгын фаш итү ягыннан гына оста язылган» дияр.
Бу сорауга «Ә повестьта нинди төп мәсьәлә куелган соң?» дип сорау белән җавап бирәсе килә. Чыннан да, повестьта күтәрелгән төп мәсьәлә шушы «сазлык»ны фаш итү
82
бит. Повестьның «Саз чәчәге» дип аталуы да очраклы түгел. Әгәр тәнкыйтьченең фикерен логик эзлек-лелек белән дәвам иттерсәк, повестьта куелган төп проблема оста чишелгән булып чыга.
Тәнкыйтьче исә, үз-үзенә каршы килеп, повестьны сүтә башлый: әсәрдә «тискәре фактларга каршы торучы уңай идеал, уңай көчләр артык тонык бирелгән, язучы, геройларның семья мөнәсәбәтләрен тасвирлау белән артык мавыгып, иҗтимагый тормыш киңлеген күрми үткән» дип саный. Үзенең бу фикерләрен тагын да ачыклый төшеп, тәнкыйтьче болай яза:
«Кайбер язучылар уңай персо-нажларда тискәре сыйфатларны артык куерту белән мавыгалар. «Саз чәчәге» хикәясендә Ә. Еники райком секретарен обывательгә әйләнгән йомшак кеше итеп күрсәтә» L
Сорау туа: әгәр X. Хәйри иптәшнең бу фикерләре барысы да дөрес икән, повесть ничек оста язылган була алсын? Ничек итеп анда мещанлык сазлыгы дөрес фаш ителсен? Тискәре фактларга каршы торучы уңай идеал кечерәйтеп күрсәтелдеме, бу инде тискәре фактның күпертеп бирелүенә әйләнә, ә соңгысы котылгысыз рәвештә тормышны бозып күрсәтүгә китерә бит.
Повестьның беренче битендә үк Шакир Мостафинның район партия конференциясендә ни әчеп «тәгәрәве» күрсәтелә.
Кемнең кем булуына карамастан дөреслекне әйтеп бирүче коммунист-ларның Мостафиины кире кагулары тискәре фактларга каршы торучы уңай көч түгелмени?
Бәлки тәнкыйтьче «уңай көчләрнең артык тонык бирелүе» турында сүз алып барганда әсәрдә МостаЧфин образы кебек үк күләмдә урый алган башка образ (дөресрәге яхшы эшләүче райком секретаре) күрсәтелмәүне әйтә торгандыр?
Яшь тәнкыйтьче Н. Гыйззәтуллип бу сорауга болай дип җавап бирә:
«...Повестьта Байгузиннар сазлы-гына һәм шул сазлыкка баткан
1 «Советская Россия» газетасы, 1958 ©л, -Vs 219.
алынга проблемадан тайпылдыру булы; иде. Әсәрдә бурыч Андреев образы? ачу түгел, Мостафин образын ач^ Бервакытта да әсәрдә теге яки бу образны ачу үзмаксат булып тор* алмый. Ул әсәрнең проблемасына, композициясенә, ниһаять, язучынщ бөтен әйтергә теләгән фикеренә бәйле була һәм язучы теге яки бу образны әсәр тукымасы кабул иткә: күләмдә генә хәрәкәт иттерә ала. Әгәр Ә. Еники мещанлык сазлыгы-: оста фаш иткән икән, димәк у! шушы фаш итүгә яраклы уңышлы образ тапкан дигән сүз. Әгәр обра* ялгыш сурәтләнгән булса, мещанлык сазлыгы фаш ителмәгән дигәз сүз.
Иң элек без бер мәсьәләне төшеник: Мостафин кем ул? X. Хәйрг аны «тискәре сыйфатлары артык куе күрсәтелгән уңай персонаж» днп са-ный.
Ләкин тәнкыйтьченең бу нәтиҗәсе дөрес нигезгә корылмаган. Эш шунда: Шакир Мостафин Ә. Еникине! уңай образы түгел, аңа язучыньп идеалы салынмаган; язучы аннан үрнәк алырга чакырмый, ә гыйбрәт алырга чакыра. Язучы Мостафиины якламый, ә тәнкыйтьли. Әгәр дә сез язучының шушы позициясенә күз йомып үтәсез пкәи, сез аның соңг.а листик реализм методына туры булуын да, ачык бер партияле позициядә торып язуын да күрми каласыз.
Әдәби әсәрләргә карата кайчак- ларны нигезсез таләпләрнең куелуын бездә теориянең артта калуы белән, бигрәк тә сатира теориясенең артта калуы белән генә аңлатып була. Сатирик прозаның да нигездә берьяклы үсүе әнә шушы сәбәпләргә барып тоташа. Чыннан да, безнең сатирик прозада уңышларыбыз бик аз, ә кимчелекләребез гаять күп. Бу әсәрләрнең кайберләре гомумән әдәби әсәр алдына куелган таләпләрне күтәрә алмасалар, кай-
Мостафиниарга каршы куелган А?г дреев образы әле тиешенчә ачы.:, маган...» 1
Ләкин бу таләпне кую язучың бөтенләй читкә этәрү,
6*
83.
берләре сатира әсәре буларак йомшак эшләнгәннәр.
Зур күләмле сатирик проза әсәрләре бездә бөтенләй юк дияргә була. Безгә бу мәсьәләгә игътибар итәргә кирәк. Безнең сатирик повестьларыбыз да, романнарыбыз да булсын. Ә Еникинең «Саз чәчәге» повесте әле бездә зур күләмле сатирик әсәрләрнең беренчесе. Повесть, образларның чынбарлыктагы кыяфәтләрен үзгәртмичә, бернинди күпертүләрсез сурәтли. Болай эшләү әсәрнең ышандыру көчен бик арттыра. М. Е. Салтыков-Щедрин да «Головлев әфәнделәр» повестенда нәкъ шундый алым белән эш итә.
Юмористик хикәяләр турында берничә сүз. Юмористик көлү сатирик көлүдән, әлбәттә, аерыла. Юмористик хикәя осталары рәтенә без соңгы елларда, Мирсәй Әмир, Ф. Хөсни, Г. Минский, И. Гази, А. Расих кебек язучыларның исемнәрен кертәбез. Яшь язучылардан А. Гыйлаҗев һәм Г. Мөхәммәтшин дә соңгы вакытларда әдәби яктан матур эшләнгән юмористик хикәяләр белән чыгалар.
Сатирик публицистикага, ягъни Памфлетлар өлкәсенә килгәндә, без-нең әдәбиятта соңгы вакытларда андый әсәрләр язылмыйлар, диярлек. Ә бу — бик кирәкле жанр. Бу өлкәдә Шәрәф Мөдәррис чит ил империалистларыннан ачы көлгән «Догссонның көндәлеге», «Ревизор» кебек памфлетлар бирде. «Сыңар колак вакыйгасы» дигән памфлет сатирик яктан аеруча үткен һәм көчле язылган.
Вакыйга Курчагстан дәүләтенең яр буе шәһәрендә башлана. Американың пехота дивизиясе командиры полковник Фокс кисәк кенә уянып китсә, бер колагы югалганны күрә. Бу колак вакыйгасы башка бик күп тарихларны кузгатып җибәрә, һәм сатирик бу, колагы югалган, Фокска бәйләп америка империалистларының һәм аларның иярченнәренең дюраль йөзләрен фаш итә. Әйтергә кирәк, Ш. Мөдәррис кыю эш итә, детальләрне оста файдалана. Ул, гипербола алымын уңышлы кулланып, чын мәгънәсендә сатирик карикатура тудыра.;
Сатирик һәм юмористик поэзия өлкәсендә соңгы елларда шактый җанлылык күзгә ташлана. Ә. Ийхак, Ш. Мөдәррис, Г. Афзал, 3. Мансур, Ә. Еники, Ш. Галиев, С. Баттал бу өлкәдә аеруча активлык белән эшлиләр. Әмма башка шагыйрьләрне дә каләм тибрәндерүдән бик читсенеп торалар дип әйтеп булмый. Мәсәлән, Ш. Маннур, Н. Арсланов, С. Хәким кебек шагыйрьләрдә дә соңгы вакытларда сатирик һәм юмористик характердагы әсәрләр белән очрашып була.
Гамил Афзал әдәбиятка соңгы елларда керде һәм ул иң элек көчле юмористик һәм сатирик шигырьләре белән танылды. Мисалга аның «Әс-мабикә җаным, ахирәт» дигән фельетонын алырга мөмкин. Биредә юлдан юлга, строфадан строфага көлүнең көче үсә бара. Автор мә-хәббәткә, гаилә мәсьәләсенә җиңел караучы һәм иргә чыгып ирдән кай-туны гади бер уенга тиңләштергән Әсмабикә ахирәттән үтергеч көлә. Г. Афзалның шигыре шуның белән көчле ки, биредә чыннан да көлке бар. Шигырь үтәдән-үтә юмор белән сугарылган. Бездә күп кенә ши-гырьләр нәкъ менә шушы көлкенең җитмәве белән аксыйлар.
Гамил Афзал «Тәвәккәл әби» «Җыелыштан соң» шигырьләренд шулай ук көлкеле образ тудыра.
Дөрес, Г. Афзал һәрвакытта да гомумиләштерүгә ирешеп бетә алмый. Мәсәлән, «Карчык белән без икәү», «Авыл клубында концерт» һ. б. шигырьләрендә автор кешеләрне артык беркатлыландырып сурәтли; аның шигырьләрендә юмор һәм сатира алымнарының кабатлануы сизелә. Шулай булуга карамастан, аның юморы халыкчан, үтемле һәм тормышның үзеннән алынган. Гамил Афзал татар поэзиясендә юмор һәм сатираның яңа, бай мөмкинлекләрен тапты. Анда уңышлы ритмик яңгыраш һәм тапкыр, йөгерек тасвирлау үрнәкләре бар. Әгәр дә \л ■ киләчәктә, артык вакланып китмичә, тормыштагы мөһим кимчелек ләрне шундый оста камчылау ючы оелән барып, тагын да Зуррак го
84
миләштерүләр бирүгә ирешсә, аның бу өлкәдәге эшчәнлеге юмор һәм са-тираның татар поэзиясендә һ. Такташ һәм М. Җәлилдән соңгы яңа уңышы булачак.
Поэзиябездәге көлү көчен арттыруда үзенчәлекле һәм җор тавышлы шагыйрьләребезнең берсе — Зыя Мансур. Г. Афзалдан ул бер як белән аерыла — аңарда житдилек һәм ачу калкурак бирелә, гомумиләштерү тагын да көчлерәк чыга. Әмма икенче яктан Г. Афзалдагы кебек уйнаклык, хәйләкәрлек бераз кимрәк күренә. Бу, әлбәттә, 3. /Мансурның сатирик шигырьләрендә бик мөһим публицистик кайнарлык һәм дулкынлану белән бәйләнгән.
Зыя /Мансурның «Сәнди Мән- диев», «Айга менеп, түбән карап», «Фәсхи», «Чебеннән фил», «Кәгазь коллары» һ. б. кебек шигырьләре көчле язылган һәм тирән нәфрәт хисе белән сугарылган сатирик әсәрләр булып торалар.
Шигъри сатирада нәфрәт тойгысы— ул лирикадагы хис белән бер тип нәрсә. Лирикада йөрәк җылысы никадәр кыйммәт булса, шигъри сатирадагы нәфрәт көче дә шулкадәр үк мөһим.
«Фәсхи» шигырендә 3. /Мансур төп кәсебе дан һәм акча артыннан куу булган халтурачы шагыйрь образын сурәтли. Биредә бөтен сурәтләү халыкча үткен, зәһәрле. Поэзиянең кәсеп түгел, бәлки халык эше булуын раслап, 3. Мансур халтурачы шагыйрьдән көлә.
Халтурачыны җир тишегенә кер-терлек юллар шигырьдә байтак. Бу фәсхичелекнең укучы өчен, халык өчен никадәр зарарлы булуын, гомумән, оятсыз комсызлык булуын 3. Мансур түбәндәге юлларда гаять ачы сурәтли:
«Берәү әгәр авырып ята икән, Бик китмәсен исең аңарга.
«Хуш, жаным!» дип,
шигырь әзерләп куй, Зиратында чыгыш ясарга!»
Зыя Мансурның сатирик шигырь-ләрендәге нәфрәт көче әнә шундый.
Шигъри сатирада зуррак күләмле әсәрләрне дә, мәсәлән, поэмаларны да очратабыз. Боларга Г. Нас- рыйның «Әшнәкәй» поэмасы һәм Ш. Мөдәрриснең «Печән база яхут яңадан-яңа Кисекбаш» әс; керә. Бу әсәрләр турында тәнкы фикерләр инде чыккалады. һәм с керләр, нигездә, дөрес булдылар.
Г. Насрыйиың «Әшнәкәй» поэ5 сы үзенең сурәтләү алымнары ЯГБ нан Г. Тукайның «Печән база: яхут яңа Кисекбаш» поэмасында алымнарга барып тоташа. Әмма шуны әйтергә кирз Г. Насрыйиың Тукай поэмасына, файдалануы уңышлы чыкмаган. Д рес, әсәрнең композицион төзе.: шендә, шигырьнең шендә ул шактый уңышка 'ирен ләкин тормышны сурәтләп бирү/ ул нигездән ялгыш юл белән бар Поэмада тәнкыйть итүне күп пла- лы итеп алып бару максатыннг чыгып, автор бик күп бозыклы5 ларны, кимчелекләрне бергә ту: лый. Нәкъ менә шушында инде Т] кай алымын хәзерге тормышны q рәтләүгә механик күчереп бул.чг ганлыгы ачык күренә.
Инде төп образны — Әшнәкәй? сурәтләүгә килсәк, биредә без кемн күрәбез? Бу да үз тирәсенә дусла; дан пәрәвез корган коммерчески директор икән. Ул тәнкыйтьтән б1 курка икән. Ул гомере буена шула үз файдасын гына күзәтеп килгә/ Аның тормыш юлы турында Г. Нас рый гаять озын итеп сөйли. Әшн? кәйнең югарыда да таянычы —җиз- нәсе бар икән. Югары урыннары Әшнәкәйне шул тотып килә иказ һ. б.
Безнең күз алдында гади бер ка-рак. Булдыра алган кадәр бюрократ һ. б. Шуны әйтергә кирәк, автор поэманы һич тә ахырына кад?:, чын сәнгать әсәре итеп, чын поэх/ итеп чыгара алмаган. Эш шундг каракның бүреге яна дигән хальа тапкырлыгын файдаланып та, ань. бер читтә калдырган. Безнеңчә, әсәрнең төп сатирик алымы —ӘЕ нәкәйнең башыннан төтен чып- Шушы детальне күрсәткәч инде ва кыйга да бетә.
Инде поэманың ахыры —Әшнә кәйнең соңгы язмышы турында берничә сүз әйтәсе килә. Әсәрнең ахц рында Әшнәкәйнең кодасы Алдан? баев та, үзе дә кулга алыналар.
техник
85
аларны җәзалау эше прокуратурага тапшырыла. Бу — әдәби әсәр өчен бик зур оттыру, әсәр Әшнәкәй ише- ләрне үзе җәзаларга тиеш. Көлү үзе җәзалау чарасы ич! Геройны прокурор кулына тапшыру тик сатирик көлү үз бурычын үти алмаганны гына күрсәтә.
Ш. Мөдәрриснең «Печән базары яхут яңадан-яңа Кисекбаш» поэмасы чыннан да кыю язылган. Өзелгән Гитлер башын тергезүчеләрдән 1көлү Ш. Мөдәррискә гомумән им-периализмнан көлүгә ирешергә мөмкинлек биргән. Поэмада кимче-лек итеп тик урыпы-урыны белән ритмиканың гына аксаштыргалавын әйтергә мөмкин.
Соңгы елларда шигъри сатирага үзенчәлекле берничә шигырь белән Сибгат Хәким дә килеп кушылды.
Менә аның «Әүлия» шигыре. Бе-ренче карашка ул шул ук лирик шигырь кебек тоела. Әмма биредә шагыйрь көлә. Шигырьнең үзәгендә уңай образ — иреннән аерылышу ха-кында гариза бирергә мәҗбүр булган хатын. Аның ире нәрсә эшләгән соң? Ни өчен хатын судка килгән? Әллә ире бик начармы? Юк, аның гре, хатын әйтмешли, нәкъ әүлия $кән. Гомерендә бер тапкыр сукканы, чирткәне дә юк... Эчми, тартмый. үз вакытында кайта... Әмма эш шунда, бу әүлия ир туң бүкән кебек җансыз бер кеше икән. Димәк, аның хатынының зарлануы бик урынлы.
С. Хәкимнең «Царь-баба» дигән шигыре дә шундыйларның берсе. Биредә атлаган саен ир алыштырып йөрүче хатын образы сурәтләнә. С. Хәкимнең мондый эзләнүләре шагыйрьнең үзе өчен генә түгел, го-мумән бүгенге поэзиябез өчен дә яна бер эзләнү булып тора.
Мәсәл жанры татар поэзиясендә башлыча, XIX йөз ахырларында кү-ренә башлый һәм анда да әле я тәрҗемә формасында, я проза әсәре буларак кына очрый. Мәсәлнең беренче чын үрнәкләрен Г. Тукай һәм М. Гафури иҗатында күрәбез. Мәсәлнең формасы татар поэзия-сендә башлыча сугыштан соңгы ел-ларда гына урнашып килә. Бу өлкәдә аеруча зур эшчәнлек күрсәтүче кеше — Ә. Исхак. Ә. Исхак белән бергә бу жанрны башка бик күп шагыйрьләр дә куллана башладылар. Мәсәлләрне без 3. Мансур, 3. Нури, Ә. Ерикәй, Н. Гайсин, С. Баттал, Г. Шамуков һ. б. ларның соңгы әсәрләре арасында байтак очратабыз. Хәзерге поэзиядә мәсәл жанры белән тиешеннән артык мавыгып китүне шулай да мактап булмый. Ни дисәң дә, мәсәл — ул читләтеп сөйләүче жанр. Димәк, аңлашыла ки, мәсәлдә тормышны сурәтләү жанр рамкалары белән азмы- күпме чикләнгән.
Ә. Исхакның байтак кына мәсәлләре, жанр мөмкинлекләреннән чыгып, тормышка үтеп керәләр. Алар- ның эшләнешләре төгәл, фикерләре шактый тирән һәм үткен. Ә. Исхакның аеруча оста язылган мәсәлләреннән берсе, безнеңчә, «Бюрократ һәм хат». Биредә шагыйрьнең көчле ирониясе күренеп тора. Тормышчан көлкеле момент тотылган. Бюрократның кыздан хат алуы һәм җавап язуында бернинди гаҗәп нәрсә юк кебек. Әмма шагыйрь шушында бюрократның әкрен хәрәкәтләнүен, тупас гамьсезлеген фаш итүнең алымын таба. Бюрократтан кызга бик күп анкета сораулары куелган хат җибәрттерә.
Шул хатта инде шагыйрь геройны бөтенләе белән көлкеле хәл эченә кертә. Иң нечкә эштә — мәхәббәт эшендә мондый туң җанлы, формаль кеше башка эштә ничек булыр?
Бюрократ, кызның хатын аерым папкага беркетеп, җавап көтеп йөргәндә, тиз арада аңа җавап та килеп төшә:
Җавапны укыгач бер заман Бюрократның күзләре була шакмак — Анда бер генә сүз язылган:
«Ах-мак>.
Үткен һәм оста әйтелгән бу. Әгәр дә Ә. Исхак мәсәлне нәкъ шушы урында туктаткан булса, аңа карата бер генә үпкә дә калмаган булыр иде. Әмма Ә. Исхак, инде мәсәл төгәлләнгәч, аңа, койрыксыз
86
хайван, моральсез мәсәл булмый, дигәндәй, мораль өстәп эшне боза.
Ә. Исхакта мәсәлнең мораль өлеше бик уңышлы эшләнгән урыннар күп, әлбәттә. Мәсәлән, «Ялагай белән бюрократ» мәсәлен ул болан тәмамлый:
«Бу мәсәлдән моральне
Эзләп торма «хәтта:
Нинди мораль булсын тагы Ялаган белән бюрократта?»
Ләкин аның мәсәлләренең байтагы артык тәфсилләү белән, инде вакыйга беткәннән соң вәгазь укып тору шикеллерәк тәмамланалар. Мисалга, «Штурмчы әтәч» мәсәлен алырга мөмкин. Бер әтәч, беркем йөдәтмәгәч, «өлгерермен әле» дип урыныннан тормый һәм вакытында кычкырмый. Айның азагында гына ул.берьюлы бөтен ай өчен сузып кычкырырга тотына. Ләкин күп кычкыра алмый, тамагы карлыгып, «кикрикүк» урынына «кнк» дпп кенә кычкыра башлый. «Мәсәлнең эчтәлеге әнә шундый. Ә. Исхак түбәндәге мораль белән тәмамлый:
«Яздым мин моны шуның өчен генә:
Син дә, иптәш,
Соңгы декада килеп жнткәч. Кала күрмә шул әтәч хәленә!»
Бу юллар алдагы бөтен вакыйга- 1ың тәэсирен киметәләр.
Ә. Исхак мәсәлләрендә булган төп кимчелек — ул мәсәлләрдә моральнең эшләнеп җитмәгән булуы һәм мәсәлдән мәсәлгә бертөрлерәк кабатлануы.
Ә. Исхак мәсәлләрендә (сирәк булса да) тагын икенче бер кимчелекне очратырга мөмкин. Бу — сурәтләүгә алынган предметның кайвакыт тәнкыйть ителә торган күренешкә туры килеп бетмәве. Без мо- чы әтәч образын файдалануда бигрәк тә ачык күрәбез. Бер үк әтәчкә Ә. Исхак әллә никадәр кешеләргә ; ас сыйфатларны биреп мәсәлләр яза.
Ә. Исхак мәсәлләрендә күренгән Су кимчелекләрне башка шагыйрьләрдә тагын да күбрәк очратабыз.
Н. Гайсин инде мәсәл жанрының үзенчәлекләрен төшенеп килә төсле. Ә җентекләп караганда аның мәсәл-ләренең күбесе гади (урыны белән хәтта шактый эч пошыргыч) газета мәкаләсеннән аерылмыйлар. Менә, мәсәлән, «Төлке белән бурсык» мә-сәлен алыйк.
Төлке бурсыкка кунакка килә. Бурсык аны яхшы каршы ала, зур табынына аш-су куя. Төлке бурсыктан энесенә торыр өчен почмак сорый. Ризалык ала. Күп тә үтми, бурсыкның өендә үзен хуҗа итеп тота башлый, хәтта һәр көнне бәйрәм ясый.
Беренчедән, табигатьтә төлкенең бурсык өен үзләштерүе кебек хәл була алмый, икенчедән, бурсык ул төлкегә генә бирешә торган җәнлек тә түгел, өченчедән, көн дә кичләрен төлкенең бәйрәм ясавы укучып бернәрсә дә аңлатмый. Мәсәлнек түбәндәге строфасы исә гап-гадв проза булып чыккан:
«Төлке пычрата бурсыкның өнен, Ызгыш бара өндә көнен, төнен. Кайчакта ул төрткәләп тә ала, Ә бурсык бер мескен булып кала>.
Шушыннан соң инде мораль ки-лергә тиеш. И. Гайсин нинди мораль чыгара соң?
Мондый хәлләр дөньяда сш очрый, Мәгънә анлаешлы бу мәсәлдә, ч Америка базарларын урнаштыргач, Төркия калды нәкъ шундый хәлдә».
Мәсәлдә бу рәвешле мәкалә вази-фасын үтәү, кызганычка каршы, бездә соңгы вакытта шактый күбәеп бара.
М. Хөсәеннең «Картлач карчыга» дигән мәсәле үтәдән-үтә сүгенүдән гыйбарәт. Биредә шулай ук мәсәл жанрының үзенчәлекләрен белмәү j дә күренә. Менә бер өзек:
«Ул әнә, күр, тау башында, Ул — картлач бер карчыга. Ком коела инде аннан,
адым саен талчыга, Ләкин әле бик тәкәббер: Мең пот анда мин-минлек, Йөз келәт этлек-мәкерлек, Ун тәкәлек кирелек, Шуның өстәвенә үзе
И көйче ул, и саран...»
Биредә карчыга образы дөрес тәнкыйть ителми. Карчыганы без кыюлыкның, чаялыкның үрнәге итеп беләбез. Аннары, М. Хөсәен карчыга өчен һич хас булмаган сыйфатларны саный. Ничек инде ул
87
^карчыгадан ком коела?» Бу вульгар сүзне әдәбиятта ничек кулланырга мөмкин?
Аннары биредә гаять тупас нату-рализуй күз алдында:
«Ул гына тик өстен, имеш,
Күсе күзле карчыга, Әлсерәп хәлдән танса да, Көчле булып ярсына».
Картлыгы өчен кешене тәнкыйтьләү дөресме? Биредә шагыйрьнең чама тойгысы җитмәве әллә кайдан күренеп тора.
Мәсәлдә чын мәгънәсендә юмор булырга тиешле. Әгәр һәр юл, һәр сүз чын көлү белән сугарылса гына мәсәл популяр була ала. Әйткәнебезчә, әлегә бу өлкәдә иң уңышлы эшләүче кеше — Ә. Исхак. Шулай ук С. Баттал, Ә. Ерикәйнең дә үткен тенә мәсәлләрен очратырга мөмкин.
Соңгы вакытларда Ә. Исхак «Бә-ләкәй мәсәлләр» дә яза башлады. Русларда мондый мәсәлләрнең матур үрнәкләрен С. Смирнов биргән иде. Ә. Исхакның бу тәҗрибәсен дә мактап телгә аласы килә. Гомумән, ю м ор -с ати р а җыйна к л ы к н ы ярата. Ә. Исхакның мәсәл жанрын болай яңартуы—шуның бер үрнәге. Менә «Беркатлы әтәч» дигән мәсәл:
«Бер әтәч уйлаган, Карап таңга,
Ата, дип, көн дә таң Мпн кычкырганга». —
Үткен дә, халыкчан да итеп әйтелгән бу. Шулай да ул бәләкәй мәсәлләр арасында да олы мәсәлләрдәге кимчелекләр очрый. «Акылсыз ишәк» дигән мәсәлне карыйк. Исеме үк инде уңышсыз. Акыллы ишәк буламыни? Ишәк сүзе халыкта болай да акылсызлыкмы аңлата бит. Димәк, акылсыз дигән ачыклау һич кирәк түгел.
«Акылсыз бер ишәк, Көне-төне күшәп, ‘ Булырга теләгән зур фил хәтле.
Нәкъ шулай ук менә,
Укытсаң да күпме генә,
Акыллы итеп булмый тинтәкне.»
Бу мәсәлнең ачык бер эчтәлеге бармы? Мәсәлнең беренче өлешендә мактанчык .ишәк образы бирелә.
Ягъни, күпме ул мактанмасын, үзен фил зурлыгында итеп күрсәтә алмас. Бу бик табигый. Ә менә мәсәлнең икенче өлеше беренче өлеш белән һич ялганмый, һәм гомумән, бу тинтәкне укыту мәсьәләсе каян килеп керде соң әле? Икенчедән, мәсәлнең беренче яртысында ишәк үзе тели, ә икенче яртысында кемдер башка кеше тинтәкне акыллы итәргә тели. Әгәр, мәсәлән, «көне- төне сөйләсә дә, акыллы булып күренә алмый тинтәк» рәвешендәге мораль чыгарылса, мәсәл, бәлки, беркадәр эчке бөтенлеккә ирешер иде.
Сатирик поэзиябездә шигырь белән язылган фельетоннар, эпиграммалар һәм сатирик памфлетлар зур урын тота. Мондый тип әсәрләрдә байтак кына кимчелекләрдән көленә. Көлүнең байтак өлеше юмористик характерда булса, шактый зур өлеше сатирик характерда. Мондый шигырьләр арасында аеруча көчле, истә калырлык әсәрләрне Ә. Фәйзи, Ә. Исхак, Ш. Мөдәррис, Г. Афзал, 3. Мансур, Ш. Галиев һәм башкаларның шигырьләре арасында очратабыз. Яшь шагыйрьләрдән М. Саттаров һәм А. Сәләхетдинов тә мондый әсәрләр язуга игътибар бирәләр.
Яшь шагыйрь М. Саттаровның «Бала ашату җыры» дигән фельето-нының темасы да яңа түгел, ягъни әсәрләрдә күренеп килә торган те-маларның берсе. Әмма язылышы, хәл ителеше матур гына. Автор биредә татар халкының бала тирбәтү җырыннан бик уңышлы файдалана белгән.
Әхмәт Фәйзинең «Тәнкыйтьче мә-хәббәте», Ш. Галиевнең «Лично үзе», «Мыегына чорнады», Г. Афзалның «Тотып җибәр, апаем» кебек әсәрләре безнең бу өлкәдә азмы-күпме уңышларыбыз барлыгы турында сөйлиләр. Әмма шул ук вакытта гаять гыйбрәтле кимчелекләребезне дә әйтми үтәргә ярамый. Танылган һәм өлкән шагыйрьләре- бездән Шәйхи Маннурның юмор һәм сатира өлкәсендә эшли башлавы
88
һәм «Чәчләре чәчкә бәйләнгән» кебек матур җырлар бирүе безгә мәгълүм. Ул берничә фельетон да язды. Шулардан «Юлчы зары» фельетоны аерым урында тора. Фельетонда вакыйганы гомумиләштерү — мөһим мәсьәлә, чөнки сатираның махсус жанрларыннан берсе булган фельетон күп кенә очракта конкрет фактларны ала һәм шул материалдан чыгып гомумиләштерү ясый. Ш. Маннур фельетонында, минемчә, менә шул нәрсә җитми. Биредә олы шагыйрь өчен һич тә кичереп булмаслык кимчелекләр бар. Фельетон болай башланып китә:
«Троллейбус безнең номер бер, Бер утырып йөрү — бер гомер...»
Беренче юлда ук инде колакка ниндидер татарча булып җитмәгән тәгъбир бәрелә. «Троллейбус безнең номер бер», һәрхәлдә саф татарча әйтелеш түгел, рифма өчен генә әйтелә кебек. Фельетонда бу троллейбуска утырып йөрүче халык үтә натуралистик сурәтләнгән. Биредә утырып йөрүчеләрнең барысында да ярсу кыяфәт икән, троллейбуска утырып йөрү кыямәт икән. -Менә троллейбуска утыру күренеше ничек сурәтләнә:
«Бар да кинәт алга ыргыла, Тар тишеккә килеп тыгыла: — Ятрәк кер, юан лыбырдык! Айй. пальтомны алды умырып!..
— Галош калды.
— Бүрек төште бит!..
— Төртмә, суккин! Кара, нишли бит!..
— Ошамаса, әнә такси ал!
— Важный дядко, видно, заседал...»
Күрәбез, троллейбуска утырырга теләүче бар халык бер-берсенә «лы-бырдык», «суккин» дип сүгенә баш-лады. Инде шагыйрь шушының белән туктатса — бер хәл иде. Әмма бу халыкны «тупасландыруны» шагыйрь ахырына кадәр җиткерә.
«Сөзешкәндә шулай бу халык, Троллейбус китә кузгалып».
Троллейбусның эчен сурәтләгәндә шагыйрь тагын да юмартрак булып китә: биредә троллейбус эченең боз кебек суык булуы да (чөнки мичләрне трампарк кубарып аткан), исерекләрнең «Рамай»ны акы- рьгп барулары да, теленә ни килсә шуны сөйләүчеләр дә, тагын әллә нәрсәләр бар. Шундый күренешләрне санап килгәннән соң, шагыйрь түбәндәге фикерне белдерә:
«Үз хәле хәл монда кешенең, Кызыктырмый хәле күршенең...
Бер исерек укшый, сүгенә һәм коса ул ишек төбенә. Ләкин һичкем моңа сүз ачмый, Хулиганга каршы катнашмый...»
Бу сурәтләү — чыи мәгънәсендә натурализм. Эш шунда, шагыйрь: биредә халыкны күрми, шушы күре-нешләрдән нәфрәтләнүче кешеләрне күрми. Аныңча, тик бер шагыйрь генә юньле кеше булып чыга. Дөрес, фельетон әйбәт теләктән чыгын, трампарк идарәсен тәнкыйть итеп язылган. Ләкин шагыйрьнең һәртөрле бозыклыкны бергә өюе фикерне башка юлга өстерәгән. Чыннан да, бу «Рамай»ны акырып баручыларның иртүк исерүләре өчен дә трампарк гаепле түгелдер бит?!
Фельетоннарда һәм сатира ши-гырьләрендә очрый торган икенче чир — фикерне әдәби формага төреп, сәнгатьчә итеп әйтеп җиткер? алмау. Күп кенә әйберләрдә безг шигъри нәфрәт урынына, риторика белән, сурәтләү урынына көйле мәкалә белән очрашабыз.
Соңгы елларда шактый санда са-тирик шигырьләр биргән Зәки Нури-ның «Бакчасызлар» шигыре шуңа мисал була ала. Биредә сүз яңа йорт төзегәндә бакчага урын калдырмау турында бара. Шагыйрь мондый таләп куя:
«Яңа йортлар бездән салдырганда Утыртылсын яңа бакчалар!»
Сүз дә юк, бик кирәкле фикер әйтелгән. Ләкин поэзия теле беләз әйтелмәгән бу.
«Чаян» журналының 1958 елгы 1 санында М. Садриның «Элеп алып, селкеп салып»... дигән шигырьләр циклы урнаштырылды.. Циклның исеме астына «Партиянең XXVII Татарстан Өлкә Конференциясе залыннан» дип куелган. Сүздә юк, тормышыбызның конкрет мәсьәләләренә бу рәвешле үтеп ке-рергә тырышу бик кирәк. Әмма ул поэзиянең таләпләрен киметү исә-
I
бенә эшләнмәскә тиеш. Безнең бурыч нәкъ менә бүгенге тормышны сәнгатьчә оста гәүдәләндерүдән гыйбарәт. Хәлбуки, М. Садри шигырьләренең шактые бу таләпне күтәрә алмый. «Ачык авызлар һәм миллионлы Гольдфарб» дигән шигырьдә бу бик ачык күренә. Шигырьгә мондый эпиграф бирелә: «Делегат иптәш Чикин үзенең чыгышында болан диде: «Кама тамагы МТСыиа директор итеп билге-ләнгән иптәш Гольдфарб ярты елда бер миллион сумнан артык акча туздырды, аннары авыруы турында белешмәләр җыйнады һәм шәһәргә китеп барды». Бу—конференциядәге чыгыш. Ә менә аның шигырьдәге гәүдәләнеше:
«Гольдфарб, Гольдфарб! Безнең приказ
сиңа кыска. Мә путевка, юнәл эшкә, эмтеска!
— Барам, дуслар, барам анда, әлбәт
барам, Көйләмәсәм эшне, ашым булсын хәрам!.. «Чәчә-сибә» ул байлыкны уңга-сулга.
«Көя төшә» шул арада... миллион сумга. Күп тә үтми, яңа бер уй килә аңа: Башын сала авыруга ул — сырхаулана:
— Врачлар, ди, куша бүген үк китәргә, Тая шулай, Казанга ул... ял итәргә».
Тукайга иярелгән икенче строфадан башка, шигырь калыбына кергән берәр юл бармы биредә? Әлеге Чикин иптәш чыгышыннан моның нинди аермасы бар?
ЛА. Садриның «Яңа шәһәрдә иске гадәтләр» дигән фельетонында бу кимчелек тагын да ачыграк күренә. («Чаян», 1958 ел, № 9, 11 бит). Н. Дәүлинең «Агач ник елады» дигән шигыре, Ш. Галиевнең «Суган мәсь-әләсе», 3. Нуриның «Кыскартылгач штаттан, кемнәр нинди эш тапкан» мәсәл-фельетоны, X. Туфанның «Ип-тәш Хөлли» шигыре һәм башка кайбер әйберләрдә дә бу кимчелек шактый сизелә.
Сүз уңаенда көлү һәм юморга I бәйләнешле тагын бер өлкәгә тукталып үтәсе килә. Бездә рәхәтләндереп көлдерә торган әсәрләр җитми. Андый әсәрләр юмористик көлү планында да, уңай күренешне шаян итеп, көлкеле итеп сурәтләү формасында да булырга бик мөмкин. Ягъни нинди дә булса күренешне тәнкыйтьләү максатын күздә тотмаган шат көлү, шаяру. Әмма көлү бозык булмасын. Мәгънәсез, оятсыз көлдерү — совет әдәбияты өчен ят. Биредә бер сорау туарга мөмкин — ничек инде ул тәнкыйтьсез көлү? Мондый сорауга җавап бирү артык читен түгел. Безнең илебез — бәхетг шатлык иле, һәхм без шатланабыз икән — чын күңелдән, чын шатлык белән шатланабыз. Бу шатлыкны әдәбият чагылдырырга тиеш һәм чагылдыра. Ләкин шуиы өстәп әйтергә кирәк, ул тәнкыйтьсез көлү — мәгънәсез, кирәксез көлү түгел, чөнки көлдерү үзе үк кешегә шат рух кертү булып тора. Бу бер. Икенчедәй, бу көлкеле әсәрдә, һич-шиксез, тормышыбызның нинди дә булса матур ягы гәүдәләнә. Мондый шигырьләрнең бер матур үрнәген без әле 1946 елда ук Ә. Исхак- та күргән идек. Аның «Өч егет» шигыре нәкъ әнә шундый юмор белән сугарылган иде. Ләкин андый тип әсәрләр бездә әле җитәрлек түгел хәтта бик аз.
Эстрада өчен юмористик әсәрләр сатирик парчалар булдыру мәсьәләсе шулай ук сатирикларга кагыла. Чыннан да, безнең шигъри әсәрләребез арасында да, чәчмә әсәрләр арасында да, драма әсәрләре арасында да сәхнәдә дан казанырлык чын юмористик әсәрләребез, интер-медияләребез юк диярлек. Дөрес соңгы вакытларда байтак кына такмаклар һәм җырлар туды. Аларга композиторлар яхшы гына көйләр дә язды. Мисалга Ш. Маннурның «Чәчләре чәчкә бәйләнгән» дигән юмористик җырын алырга мөмкин. Ул җыр хәзер шактый танылып бара. Г. Зәйнашеваиың «Хөршидә- Мөршидә» җыры, С. Баттал, Ә. Исхак, Г. Афзал, М. Саттаров һ. б. такмаклары актуаль темаларга караганнар һәм шактый уңышлылар.
Кайбер шагыйрьләрдә укучыны һәм тыңлаучыны мәгънәсез, хәтта вульгар сүзләр белән көлдерергә теләү дә сизелә. Чын юморның мондый нәрсә белән эше юк. С. Баттал- ның «Әбине талаганнар» дигән шигыре шундый шигырьләрнең берсе.
89
Комедия һәм скетчлар язуда уңышлы гына эшләүче авторларыбыз да юк түгел кебек. Әмма алар- ның саны аз, бик аз, бармак белән генә санарлык: М. Әмир, Н. Исәнбәт, Ш. Хөсәенов, А. Әхмәт, Р. Ишморат, Г. Насрый. Скетчлар өлкәсендә X. Вахит һәм Г. Зәйнашева эшли.
Комедияләребезнең төп кимчелеге шунда — җыелма комик образ әле- гә кадәр тудырылганы юк. Драматурглар әсәрнең үзәгенә көленә торган образнымы, әллә аңа каршы алынган уңай образнымы куярга икәнен әлегә кадәр хәл иткәннәре юк. һәм, минемчә, комедияләрнең уңышка ирешмәвенең дә төп сәбәбе шул. Әгәр дә без К. Тинчуринның комедияләрен искә төшерсәк, алар- да бер үзәк мәсьәләне очратабыз — автор алгы планга көленә торган образларны чыгара, ә бу кешеләрне көлкегә калдыра торган көч — аны чолгап алган тормыш фоны. Көленә торган кешеләр бөтен тормышка каршы куеп биреләләр һәм, һичшиксез, законлы рәвештә тормыш агымы аларны агыза. Минемчә, безгә К. Тинчурин традициясен онытмаска кирәк. Бездә югыйсә болай килеп чыга: я нигездә яхшы кеше алына да, аның характерына бер кимчелекле сыйфат тагыла. Шушы кимчелекле уңай кешене төзәтү өчен бөтен кешеләр аның тирәсендә әйләнәләр. Нәтиҗәдә, комедия урынына, я мелодрама, я драмасыман бер нәрсә килеп чыга.
Сатира һәм юмор — үткен һәм көйдергеч корал, көйдергеч һәм көл-дергеч сүз. Сатира — намус мәктәбе, һәр әдәбиятның тарихында сатира үзенең сугышчан жанр булуы белән зур роль уйнап килә. Татар әдәбияты тарихында да без моны ачык күрәбез. Шуңа карамастан, әдәбиятыбызда сатира һәм юмор чын үсеш белән үсә дип әйтеп булмый. Ба- .рыннан да элек, тормышның иң актуаль мәсьәләләренә үтеп керүдә, тема һәм жанрлар төрлелеге ягыннан баюда үсеш аз. Бүгенгә кадәр безнең юмор һәм сатирада кул тидермәгән өлкәләр кала бирә. Мәсәлән, милләтчелек, әшнәчелек һ. б. га каршы көрәш, милли культурага, туган телгә хөрмәт тәрбияләү мәсьәләләре, интернациональ тәрбия мәсьәләләре юмор һәм сатира әсәрләрендә бөтенләй диярлек гәүдәләнми кала. Дини хорафатларга каршы көрәштә сатира бик зур роль уйный, яшьләрне тәрбияләүдә зур өлеш кертә ала. Ә алар бездә чнт- тәрәк калып киләләр. Күп кенә очракларда эчүчелек, яр сөю һәм клублар бикле булу турында күбрәк сөйләү беләи чикләнәбез һәм бюрократ начальниктан зарланабыз. Сатирик һәм юмористик жанрларның мәсәл белән шигъри фельетоннан башкалары бик сирәк күренә. Әдәби органнар, шул исәптән «Чаян» журналы да еш кына гаять йомшак әйберләрне матбугатта чыгаралар. Татарстан китап нәшрияты, ни сәбәптәндер, «Чаян» китапханәсен-нән чыга торган җыелманы чыгаруны туктатты. Ә бит юмор һәм сатираны үстерүдә матбугатның роле гаять зур. Юмор һәм сатира әсәрләрен популярлаштыруда зур эш башкарырга тиешле радио, гадәттә, бер үк пластинканы кат-кат әйләндерергә ярата һәм тыңлаучыларны туйдырып бетерә. Болар мөһим мәсьәләләр һәм язучылар җәмәгатьчелеге аннан читтә тора алмый.
Безнең сатира чыи намус мәктәбенә әверелсен, партиябезнең XXI съезд карарларын үтәүдә ярдәмче булсын! Истә калырлык, халык теленә керерлек сатирик һәм юмористик образлар тудыру—безнең бурыч әнә шуннан гыйбарәт. Бу эштә әдәби тәнкыйтькә зур эш йөкләнә. Әмма юмор һәм сатира мәсьәләләре әдәби тәнкыйть күзенә, ни өчендер, бөтенләй диярлек күренми кала килә. Теоретик базадан тыш, тән-кыйтьнең ярдәменнән тыш юмор һәм сатира яңа баскычка үрли алмаячак. Ә ул — үрләргә тиеш!