Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯЗУЧЫЛАР СЪЕЗДЫ ЬӘМ БЕЗНЕҢ БУРЫЧЛАР


ССР язучыларының III нче съезды 18 майда, Мәскәүдә, Кремльнең Зур Сараенда ачылды һәм үзенең барлык эшен шунда дәвам иттерде.
Язучылар съездының Кремльнең Зур Сараенда ачылуы һәм үзенең барлык эшен шунда дәвам иттерүе, Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты Президиумы членнарының съездда булулары һәм аның эшенә катнашулары, — барысы да партиябезнең һәм хөкүмәтебезнең язучылар съездына нинди зур әһәмият биргәнлеген бик ачык күрсәтеп тора. Партия Үзәк Комитетының съездга җибәргән котлау хаты һәм съездның барышында Никита Сергеевич Хрущевның тирән эчтәлекле чыгышы, әдәби мәсьәләләр турында язучылар белән дусларча, иптәшләрчә әңгәмәсе партиянең Үзәк Комитеты язучыларның эшләренә, аларның иҗатларына ни дәрәҗәдә зур әһәмият биргәнлеген тагын бер тапкыр раслый. Халыкның рухи тормышында әдәбиятның һәм сәнгатьнең тоткан роленә гаять зур бәя биреп, партиянең Үзәк Комитеты язучыларны үзенең иң якын, иң ышанычлы ярдәмчеләре итеп .атады. Никита Сергеевич Хрущев безне сугыш алласы булган артил- .лерия белән тиңләштерде. Аның, об-разлы итеп әйтеп, безне артиллерия белән чагыштыруы, ягъни безне ке-шелек дөньясының бәхетле тормышы өчен алып барыла торган зур көрәштә бик әһәмиятле урын тотучы каләмле солдатлар итеп санавы безнең өчен зур горурлык.
СССР язучыларының III нче съезды совет әдәбиятының зур бәйрәме, зур сабан туе булды. Бу съездны язучылар һәм әдәбият-сәнгать өлкәсендә эшләүчеләр генә түгел, бәлки барлык совет халкы да бик зур бәйрәм итеп, бөек Ленин идеяләренең әдәбият-сәнгать өлкәсендәге гаять зур тантанасына йомгак ясау көне итеп, зур кызыксыну белән көтеп алдылар.
Съезд барлыгы алты көн дәвам итте. Алты көн буенча күп милләтле, күп бизәкле совет әдәбиятының вәкилләре Кремльнең Зур Сарае трибунасына чыгып, әдәбиятыбыз алдында торган бурычлар һәм әдәбиятның бөек коммунистик җәмгыятьне төзү эшендәге урыны турында сөйләделәр. Алты көн буенча бу съезд совет халкының, миллионнарча укучыларының игътибарын үзенә җәлеп итеп торды. Бик күпләр, йөз-ләрчә, меңнәрчә кешеләр, гади уку-чылар, матур әдәбиятны яратучылар, гәрчә алар съезд барган көннәрдә бик еракта — бөтенләй икенче шәһәрләрдә, колхозларда, совхозларда торсалар да, — съездның эшенә актив катнаштылар. Съезд исеменә илебезнең төрле почмакларыннан (хәтта безнең илебездән генә түгел, халык демократиясе илләренең күп кенә укучыларыннан да) йөзләрчә хатлар, телеграммалар килде. Алар, чын күңелдән котлаулар белән бергә, бик кызыклы, әһәмиятле тәкъдимнәр киңәшләр белән дә тулы иде. Болар барысы да халкыбызның әдәбият белән, язучыларның иҗатлары һәм эш планнары
С
ar
108
белән ни дәрәҗәдә кызыксынганлыгын бик ачык күрсәтеп торалар.
Әдәбият эше — бер язучылар эше генә түгел. Ул — халык эше, ил эше, дәүләт эше!
Совет әдәбияты халык белән бергә үсте, бервакытта да аннан аерылмады. Ул һәрвакыт партия күрсәткән юл белән барды, аның политикасын әдәби чаралар белән халыкка җиткереп килде, аны тәрбияләде. Әгәр әдәбиятыбыз халык белән, партия белән һәм тормышыбыз белән тыгыз бәйләнештә булмаса, бервакытта да ул хәзерге дәрәҗәсенә җитә алмас иде.
Язучыларыбыз үзләренең иҗатла-рында марксизм-ленинизм идеяләренә, халыкчанлык, партиялелек прин-ципларына турылыклы хезмәт иттеләр, тормышыбызны дөрес чагылдырып килделәр. Шуңа күрә дә алар- ның әсәрләре укучыларның аңнарына, күңелләренә яхшы йогынты ясый. Шуңа күрә дә аны халык үз әдәбияты итеп саный, ихтирам итә.
Язучылар съездда әдәбиятыбызның киләчәге турында фикер алышканда, аның үсеш юлларын сызганда әдәбиятыбызның халыкка, партиягә, заманыбызга хезмәт итәргә тиешлеген күңелләрендә тотып сөйләделәр, барлык мәсьәләләрне шул караштан чыгып хәл иттеләр. Алар үзләренең бу патриотик хисләрен Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетына җибәргән сәлам хачында бик ачык итеп, чын күңелдән әйтеп бирделәр. «Партиянең съездга җибәргән котлавында,— диелә ул хатта, — язучыларны үзенең ышанычлы ярдәмчеләре дип атавы белән без горурланабыз, туган җиребездә һәм бөтен планетада халыклар бәхетле яшәсен өчен партиябез башкара торган мактаулы, изге эшләрдә киләчәктә дә аның ышанычлы ярдәмчеләре булырга вәгъдә бирәбез...
Биредә Никита Сергеевич Хрущев-ның сөйләгән сүзләре безгә бик нык тәэсир итте. Ул безнең эшләребез турында бергә эшләүче иптәшләрчә, тирәнтен, аңлап, ачыктан-ачык, ту- рыдан-туры сөйләште.
Без партиягә, аңардан үрнәк алып, яңа җәмгыять төзү, яңа кеше тәрбияәү эшенә бөтен көчебезне багышларга сүз бирәбез. Без моны эшебездә иң мөһим, иң гүзәл бурычыбыз дип саныйбыз».
Язучыларның III иче съезды илебез тормышында бик зур вакыйгаларның берсе булды. Шулай ук ул бөтен дөнья әдәбияты хәрәкәтендә дә зур һәм әһәмиятле урын тотачак. Аның эшен, андагы фикер алышуларны бөтен дөнья әдәби җәмәгатьчелеге бик нык кызыксынып күзәтеп барды. Бу съездда йөздән артык чит ил язучыларының кунак булып катнашуы гына да аның бөтен дөнья күләмендә нинди зур әһәмияте барлыгын күрсәтеп тора. Бу кунакларның утызлабы, трибунага чыгып, съездны котладылар, үзләренең әдәбият мәсьәләләре турындагы фикер-ләрен уртаклаштылар. Алар арасында бөек Кытай язучылары союзы вәкиле дә, барлык социалистик илләрдән килгән язучылар да, һин- дстан, Франция, Италия, Англия, АКШ, Ирак, Кипр, Индонезия, Гаити, Цейлон, Гондурас һәм башка күп кенә илләрнең вәкилләре дә бар иде. Аларның чыгышлары совет әдәбиятының бөтен дөнья хезмәт ияләренең рухи тормышында нинди зур урын тотканлыгын тагын бер тапкыр бик матур исбат итте. Совет әдәбияты — бөек идеяләр, гуманистик хисләр әдәбияты. Ул — хаклык, дөреслек әдәбияты. Ул халыкларны дуслыкка, тынычлыкка чакыручы, күңелләрендәге иң яхшы хисләрне уятучы әдәбият.
Бу съезд чыннан да күп милләтле, күп бизәкле совет әдәбиятының зур бәйрәме булды. Аның шулай икәнлеген съездга сайланып килгән делегатларның составы да ачык күрсәтеп тора. Съездның эшендә барлыгы 479 делегат катнашты. Бу делегатлар 49 милләтнең вәкилләре, язучылары иде.
Съездда Советлар Союзындагы барлык әдәбиятка, аның зурлыгына һәм кечкенәлегенә карамастан, зур- һәм тигез урын бирелде.
Съездга сайланып барган татар язучылары съездның эшендә, аның барышында актив катнаштылар. Го- мәр Бәширов съездның п.резидиумы-
109
на сайланды. Мин съездның секре-тариатында эшләдем. Мирсәй Әмир эчтәлекле һәм кызыклы чыгыш ясады. Соңыннан чыгып сөйләүче кайбер язучылар, аның чыгышы турында тукталып, үзләренең фикерләрен әйттеләр. Сибгать Хәким һәм Зәки Нури съезд барышында укучылар белән очраштылар, радиодан чыгыш ясадылар. Гомәр Бәширов Мәскәү телевидениесендә татар әдәбиятының соңгы еллардагы уңышлары турында сөйләде. Кыскасы, без анда укучылар белән генә түгел, үзебезнең язучы дусларыбыз белән дә очраштык, әдәби тәҗрибәләребезне уртаклаштык, теге яисә бу мәсьәлә турында дусларча фикер алыштык.
Съезд безгә зур белем, тәҗрибә һәм әдәби багаж бирде. Ул кыска сроклы зур әдәби мәктәп хезмәтен үтәде.
Съездда рус һәм кыргыз язучылары да, украин һәм башкорт язучылары да, белорус һәм тува язучылары да, барысы да, трибунага кайсы гына чыкмасын, күп милләтле бердәм совет әдәбиятының бик әһәмиятле мәсьәләләрен күтәрделәр. Сүз нигездә әдәбиятыбыздагы заман темасы, партиялелек, халыкчанлык, идеялелек турында, художество осталыгы, яшь язучыларны тәрбияләү һәм язучының халык тормышы белән тыгыз бәйләнеше турында барды. Кыскасы, сүз коммунизм әдәбиятының темасы һәм художество дәрәҗәсе турында барды.
Партиябез Үзәк Комитетының съездга җибәргән, һәрбер совет язу-чысы өчен бик әһәмиятле документ булган котлау хатында коммунизм әдәбияты турында басым ясап әйтелә. «Коммунизм әдәбияты идея эчтәлегенең байлыгы ягыннан гына түгел, — диелә анда,—сәнгатьчә эш-ләнеше белән дә зур әдәбият булырга тиеш. Зур идеяләр зур осталык сорый, героик характерлар тиешенчә — сәнгатьчә гәүдәләндерүне таләп итә. Халыкка кешене әдәби образларның дөреслеге һәм күркәмлеге белән тәрбияләүче, аны рухи яктан баетучы, аның аң-белемен үстерүче, коммунистик төзелеш барышында кешеләрнең аңы үсүен чагылдыручы әдәбият кирәк. Безнең җәмгыятебезгә бигрәк тә хәзерге заманның актуаль темаларын сәнгатьчә гәүдәләндерүче әдәбият кирәк.
Осталыкны камилләштерү, әсәр-ләрнең сәнгатьчә сыйфатына таләп-чәнлекме җитди күтәрү — хәзерге шартларда иң мөһим бурычларның берсе. Чын осталыкка язучының халык тормышы белән аерылгысыз бәйләнеше нигезендә ирешелә».
Чын әдәби осталыкка бары халык тормышы белән тыгыз бәйләнештә торып, аны бик җентекләп өйрәнү нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин икәнлеген безнең барлык иҗатыбыз бик ачык раслый. Шуңа күрә без халык тормышы белән бәйләнешебезне тагын да ныгытырга, тагын да көчәйтергә тиешбез.
СССР язучыларының II нче съез-дыннан соң биш елга якын вакыт узды. Бу вакыт эчендә халкыбыз белән бергә совет әдәбияты да бик зур уңышларга иреште. Язучылары- быз шушы биш ел эчендә бик күп яңа әсәрләр иҗат иттеләр, хезмәт ияләрен коммунистик рухта тәрбияләүдә зур роль уйнадылар, аларны бөек коммунистик җәмгыять төзү өчен алып барылган көрәшкә өндә-деләр, рухландырдылар. Тормышны өйрәнеп язылган, хәзерге заман пафосы белән сугарылган, тирән идеяле, югары сыйфатлы әсәрләр халык тарафыннан яратылып кабул ителделәр һәм танылдылар.
Бөек Идел аерым чишмәләрдән, инешләрдән, төрле күләмдәге елга-лардан җыелып, зур, мәһабәт дәрьяга әверелгән кебек, бөек совет әдәбияты да аерым әдәби чишмәләрдән, әдәби елгачыклардан һәм тулып аккан саф әдәби елгалардан тора, зур һәм мәһабәт әдәбият Иделен хасил итә. Бөек әдәбият Иделен тудыручы гөрләп аккан шул саф елгаларның берсе булган татар совет әдәбияты да ике съезд арасында халкыбыз белән бергә зур уңышларга иреште.
Бу уңышның сере шунда: язучы- ларыбыз тормышны тирәнрәк, яхшырак өйрәнә башладылар, әдәбиятыбызның темаларын киңәйттеләр, әдәби образларның галереясен тагын да баеттылар, төрләндерделәр.
110
Съездда татар совет әдәбияты зур бәя алды. Аның аерым вәкилләрен һәм аерым әсәрләрен съездда ясалган төп докладта булсын, чыгып сөйләүчеләрнең сүзләрендә булсын берничә мәртәбә зур ихтирам белән телгә алып үттеләр. Мәсәлән, Алексей Сурков үзенең докладында Г. Әпсәләмовның «Сүнмәс утлар» романын, Хәсән Туфан шигырьләрен соңгы елларда иҗат ителгән иң яхшы әсәрләр арасына кертеп санады.
Татар әдәбияты соңгы ун ел эчендә чын мәгънәсендә киң юлга чыкты, Советлар Союзы күләмендә әһәмияте булган әдәбият булып танылды. Дистәләрчә язучыларыбызның әсәрләре рус һәм СССР халыклары телләренә тәрҗемә ителде, үзләренең миллионнарча укучыларын тапты. Муса Җәлил, Кави Нәҗми, Гадел Кутуй, Әхмәт Фәйзи, Гомәр Бәши- ров, Габдрахман Әпсәләмовның һәм башкаларның аерым әсәрләре, чит телләргә тәрҗемә ителеп, бөтен дөнья күләмендә әһәмияте булган әсәрләр сафына керде.
Ике съезд арасында язучылары- быз романнар, повестьлар, күп кенә хикәяләр, поэмалар, меңнәрчә ши-гырьләр, дистәләрчә драма әсәрләре һәм башка жанрлардагы күп кенә әдәби әсәрләр иҗат иттеләр. Зур полотнолы әсәрләрдән Ә. Фәйзинең «Тукай», АТ Әмирнең «Ялантау кешеләре», И. Газиның «Гади кешеләр», Г. Әпсәләмовның «Сүнмәс утлар», Ф. Хөснинең «Җәяүле кеше сукмагы» романнары, Ә. Еники повестьлары һ. б. укучылар тарафыннан яратылып кабул ителделәр.
Ләкин бездә әле заман темасына, бигрәк тә эшчеләр темасына багыш-ланган әсәрләр аз. Без аларның сан-нарын арттырырга, коммунистик җәмгыятьне төзүче алдынгы кеше-ләрнең образларын зур полотноларда, тирән эчтәлекле, югары идеяле итеп, сәнгатьчә чагылдырырга тиешбез. Бу — безнең алда торган төп бурычларның берсе. Татарстан промышленностеның бүгенге торышы, аның киләчәге әдәбиятыбызның барлык жанрларында да бу темага аеруча әһәмият бирүне таләп итә. Заман темасы — әдәбиятыбызның төп темасы!
Поэзиябез өлкәсендә дә уңышлар бар. С. Хәкимнең «Суд залында» исемле шигырьләр җыентыгы, X. Ту-фан, Ә. Исхак, Н. Арслан, 3. Нури, Г. Хуҗи, Ш. Галиев, И. Юзиев,. Г. Афзал һәм башкаларның китаплары яисә аерым шигырьләре укучылар тарафыннан җылы каршы алындылар.
Әхмәт Ерикәй, М. Садри, М. Хөсәен һ. б. күп кенә җырлар яздылар.
Бу жанрда Әхмәт Ерикәйнең хезмәте аеруча зур. Аның соңгы елларда иҗат иткән күп кенә җырларын* халык яратып каршы алды һәм алар җырлар репертуарына керделәр.
Кызганычка каршы, репертуар-ларыбызда йөри торган кайбер җырлар үзләренең эчтәлекләре һәм әдәби сыйфатлары белән безнең бүгенге таләпләргә җавап бирә алмыйлар. Күптән түгел генә без, бер коллективта, соңгы елларда язылган җырларны тыңладык. Аларның яхшылары, күтәренке рухлылары, тыңлаучыларга чын эстетик ләззәт бирә торганнары булган кебек, әдәби сыйфатлары түбән булган, җыр булып җитлекмәгән һәм тыңлаучыларның күңелләрендә бары ризасызлык кына тудыра торганнары да юк түгел иде. Без барыбыз да бер фикергә килдек: җыр фондыбыз шактый чүпләнгән икән, дидек. Безгә- бу фондны бик зур игътибар белән тикшерергә, идея эчтәлекләре һәм әдәби сыйфатлары түбән булган җырлардан арчырга, тазартырга кирәк. Көзге айларда без, композиторлар һәм җырчылар белән берлектә, шәһәребезнең нинди дә булса бер эшче клубында, репертуардагы җырларыбыз турында зур һәм принципиаль сөйләшү алып барырга хәзерләнәбез. Бу сөйләшүгә без халыкны — җыр яратучыларны киң күләмдә тартырга телибез. Мондый сөйләшү безгә яхшы нәтиҗә бирер дип көтәбез.
Киләчәктә без әдәбиятыбызның үсеше өчен әһәмиятле булган кай' бер башка мәсьәләләрне дә киң җә-мәгатьчелек алдына куярга һәм алар турыида җитди фикер алышу үткәрергә хәзерләнәбез. Мәсәлән, «Социалистик реализм мәсьәләлә
111
ре», «Бүгенге хикәяләребезнең әдәби сыйфаты һәм идея эчтәлеге», «Поэзиябезнең бүгенге торышы», «Драматургиябез һәм заман темасы», «Татар әдәбиятының милли үзенчәлеге» һәм башка шуның кебек мәсьәләләр.
Әгәр без бу мөһим мәсьәләләрне тиешенчә хәзерлек белән куя алсак һәм фикер алышуга язучыларны гына түгел, ә киң катлау укучыларны да тартсак, безнең бу чараларыбыз әдәбиятыбызның сыйфатын күтәрергә зур ярдәм итәр дип өметләнәбез.
Ике съезд арасында бездә шактый санда поэмалар язылды. Кызганычка каршы, ул поэмаларның күбесе темалары белән бүгенге көн пафо-сыннан, заман темасыннан ерак то-ралар. Шагыйрьләребез үзләренең иҗатларында заман темасына таба кискен борылыш ясарга тиешләр. Мондый борылыш поэмаларда гына түгел, кыска шигырьләрдә, әдәби миниатюраларда да кирәк дигән фи-кердә без.
Соңгы берничә ел эчендә безнең драма жанры артта калып килгән жанрларның берсе иде, милли театр-ларыбызда куяр өчен оригинал әсәрләр җитешми иде. Узган ел без партиянең Өлкә Комитетының ярдәме белән драматургларыбызны хәзерге заман темасына яңа әсәрләр язу эшенә туплый алдык. Аларга махсус заказлар бирдек, һәм нәтиҗәсе бик тиз күренде. Драматургла* рыбыздан Н. Исәнбәт, Р. Ишморат, А. Әхмәт, Г. Минский, С. Баттал, X. Вахит, И. Нуруллин, Г. Ахунов һәм башкалар яңа әсәрләрен тәмамладылар. Бу әсәрләрнең барысы да диярлек театрларыбызиың реперту-арларына кабул ителде. Шуның өс- тенә бу әсәрләрнең, икесеннән башкасы, барысы да заман темасына багышланган булуын да әйтсәк, мондый туплауның күңелле тәмамлануы аңлашылса кирәк.
Бу тәҗрибәне безгә заман темасына багышланган проза әсәрләре иҗат иттерү өлкәсендә дә кулланып карарга кирәк булыр. Әгәр каләмнәре белән танылган кайбер язучыларга махсус әдәби заказлар бирелсә, бу чараны Татарстан китап нәшрияты һәм башка тиешле оешмалар хуп күрсәләр һәм аны тормышка ашырырга тырышсалар, мо-ның уңай нәтиҗәсе булмый калмас иде. Мондый эштә безнең кайбер тәҗрибәбез дә бар бит. Мәсәлән, мәрхүм Әхмәт Фәйзи «Тукай» романын шундый заказ белән язды һәм нәтиҗәсе чыннан да уңышлы булып чыкты.
Г азета-журнал редакцияләре
очеркларны махсус заказлар биреп, авторларны командировкаларга җи-бәреп яздыралар. Бу — күнегелгән һәм ышанычлы метод. Шул юл белән алар үзләренең битләрендә күп кенә актуаль мәсьәләләрне әдәби очерклар аша яктырталар, укучыларның сорауларын үтиләр. Нигә бу методны безгә хикәяләр яздыру өчен сынап карамаска? «Совет әдәбияты» журналы еш кына хикәяләр-гә мохтаҗ хәлдә яши, аның битләрендә заман темасына багышланган, әдәби оста каләм белән язылган хикәяләр аз басыла. Кайбер язучыларны, өлкән буын язучыларны гына түгел, үсеп килә торган өметле яшьләрне дә, махсус заказлар биреп, командировкаларга җибәреп, хикәяләр яздырылса, журнал үзенең редакция портфелен шактый баетыр иде.
Күптән түгел генә без, «Совет әдә-бияты» журналының редколлегиясе белән берлектә, журнал авторларын җыйдык. Аларны заманыбызның актуаль темаларына хикәяләр һәм очерклар язарга чакырдык. Җыелышта бу мактаулы заказны өсләренә алырлык кырыклап кеше катнашты. Ләкин аларның бик азы гына, анда да танылган иптәшләр генә бу бурычны үтәргә алындылар. Проза өлкәсендә эшләүче язучыларның барысын да, шулай ук каләмнәре белән танылган талантлы журналистларны да бу әһәмиятле эшкә тартырга кирәк. Теләгәндә моны эш-ләргә мөмкин. Хикәяләр һәм очерклар көндәлек темаларны яктыртуда иң уңай, иң сугышчан жанрлар.
Сүз уңаена туры килгәндә, пуб-лицистик мәкаләләр турында да бер- ике сүз әйтеп китәргә кирәк. Бу жанр бездә иң артта калып бара торган, хәтта онытылырга якын
112
лашкан жанрларның берсе. Моннан берничә ай элек миңа Г. Тукай, Ф. Әмирхан һәм Г. Ибраһнмовның публицистик мәкаләләрен тагын бер кат күздән үткәрергә туры килде. Бу язучылар заманында гаҗәп көчле, ялкынлы публицистик мәкаләләр язганнар. Көндәлек әһәмиятле темаларны, аларның зурлыкларына һәм кечкенәлекләренә карамастан, үзләренең үткен каләмнәре белән матбугат битләрендә чагылдырып килгәннәр, укучыларны билгеле бер юнәлештә тәрбияләгәннәр һәм алар- ны әйдәп алып барганнар. Бу эшләре белән алар безгә үрнәк булып торалар.
Безнең заманда да публицистик мәкаләләрнең чәчәк аткан вакытлары булды. Утызынчы елларда яисә Бөек Ватан сугышы елларында татар язучылары күп кенә көчле һәм ялкынлы публицистик мәкаләләр яздылар. Хәзер дә безгә бу жанрны газета-журнал битләрендә тергезергә кирәк. Бу — Язучылар союзы членнары алдында торган әһәмиятле бурычларның берсе.
Безнең балалар әдәбияты һәм тән-кыйтебез әле һаман да артка калган жанрлар булып киләләр. Бу жанрларны җанландыруга без бик нык игътибарыбызны тупларга тиешбез.
Безнең Союзда хезмәтләре белән танылган, укучылар алдында ихтирам казанган дистәгә якын тәнкыйтьче бар. Алар: Г. Кашшаф, Г. Халит, М. Гайнуллин, X. Хәйри, X. Госман, X. Хисмәтуллин һәм башкалар. Ләкин алар бүгенге әдәбият белән, заман темасы тудырган мәсьәләләр белән аз һәм сирәк шөгыльләнәләр. Шулай ук аларны узган заман әдәбияты белән дә җитәрлек шөгыльләнәләр дип әйтеп булмый. Шушы көнгә чаклы татар әдәбияты тарихының булмавын, аның әле һаман язылып бетмәвен башкача һич тә аңлатырга мөмкин түгел.
Соңгы елларда тәнкыйтьчеләре- бездән Г. Кашшаф һәм Г. Халит кү-ренекле язучыларның монографияләре өстендә эшләделәр. Г. Кашшаф М. Җәлилнең тормыш юлына һәм әдәби эшчәнлегенә багышланган, ә Г. Халит, Г. Тукай иҗатына багышланган әсәрләр бирделәр.
Әдәби монография тибында язылган бу әсәрләрне укучылар яратып каршы алдылар. Алар басылып чыгу белән үк таралып беттеләр. Бу хәл үзе генә дә әдәбиятыбыз тарихында зур урын тоткан язучыларның монографияләре белән укучыларның кы-зыксынганлыгын күрсәтеп тора. Димәк, безгә, әдәбиятыбызның тарихи баскычларын ачып бирә торган зур күләмле тәнкыйть әсәрләре белән бергә, аерым язучыларның әдәби эшчәнлегенә багышланган монографияләр дә бик кирәк.
Соңгы бер-ике ел эчендә М. Гай- нуллинның тәнкыйть һәм публицистика өлкәсендә активлык күрсәтүен әйтеп үтү урынлы булыр. Әгәр ул бүгенге әдәбиятыбызның актуаль мәсьәләләренә тагын да якынрак килсә, яхшырак булыр иде.
Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият һәм яшьләр-балалар әдәбияты бүлекләре ел саен йөзләрчә китап бастырып чыгара. Ләкин бу китапларның бик аз өлеше генә вакытлы матбугат битләрендә ре-цензияләнү бәхетенә ирешә. Без, бу хәлнең һич тә ярамаганлыгын истә тотып, моннан берничә ай элек тән- кыйтьчеләрсбезие һәм вакытлы мат-бугат вәкилләрен җыйдык, газета һәм журналлардагы тәикыйть-биб- лиография бүлекләренең торышы турында кызу гына фикер алыштык. Киңәшмәгә катнашкан иптәшләр газета-журнал битләрендә рецензия-ләрнең һәм тәнкыйть мәкаләләренең сирәк басылуын, шуның өстенә кайберләренең түбән сыйфатлы бу-луларын бер авыздан диярлек әйттеләр, тәнкыйть-библиография бүлекләренең эшләрен җанландырырга кирәк таптылар.
Бу киңәшмәдә без тәикыйтьчелә- ребезнец кулларына яңа басылып чыккан китаплар исемлеген тоттырдык. Исемлектә барлыгы 72 китап иде. Тәнкыйтьче иптәшләребез, исемлектән үзләре теләгән китапларны сайлап алып, рецензияләр язарга булдылар. Газета-журнал редакцияләре дә рецензияләрне тәртипле рәвештә урнаштырып барырга сүз бирделәр. Без иптәшләрнең вәгъдә

L 'С. ә.- № 7. 1 1 3
ләренә чын күңелдән ышандык, ре-цензияләрен көтә башладык. Ләкин сбезнең ышануыбызга карап кына ь матбугат битләрендә рецензияләр- знең саннары артмады.
: Яна басылып чыккан әсәрләрне :рецензияләү мәсьәләсенә карата ■мондый игътибарсызлык, ваемсыз- 1лык безне бик борчый. Тәнкыйтьче-кләр секциясе бу мәсьәлә белән кы-зыксынырга Һәм яка китапларга , рецензияләр язуда үзенең членнарын активлаштыру чараларын кү- ' рергә тиеш.
; Соңгы елларда Татарстандагы рус язучылары да зур уңышларга jирештеләр. Тихон Журавлев, Кон-стантин Лебедев, Ян Винецкий, Алексей Салмин һәм башкаларның романнары һәм повестьлары, Бруно ’ Зернитиың «Песня на плахе» исемле .поэмасы белән Татарстан укучылары гына түгел, Советлар Союзының күп өлкәләрендәге укучылар да таныш. Ике съезд арасында Татарстандагы рус язучылары саны сизелерлек артты. СССР язучылары- ның II иче съезды вакытында бездә рус язучыларыннан бары өч кенә кеше Язучылар союзы члены һәм кандидаты иде. Хәзер аларның саны 111 гә җитте. Болардан тыш берничә дистә өметле яшь язучылар үсеп киләләр.
Уңае туры килгәндә рус секциясе турында бер-ике сүз. Рус секциясе — бездәге секцияләр арасында актив эшләп килә торганнарның берсе. Секция утырышларында күп кенә кулъязмалар укыла, тикшерелә, ав-торларга матур киңәшләр бирелә, бу киңәшләр аларга кулъязмалары өстендә яңадан эшләгәндә һичшиксез күп ярдәм итәләр, аларны яхшыртуга хезмәт итәләр. Болар барысы да, билгеле, кирәкле һәм фай- цалы эш. Ләкин секция бу эшләрнең барысын да Союз идарәсе бүлмәсендә генә үткәрә, Матбугат йортыннан читкә чыгарга, эшче клуб- тарына, китапханәләргә барырга бертөрле дә омтылыш күрсәтми. Хәтта Г. Тукай исемендәге клуб юлыннан да файдаланырга теләми. Киләчәктә безнең рус иптәшләребез 5у кирәксез йомыклыктан котылырга тиешләр. Рус секциясенә киңрәк колач белән эшли башларга, үз янына яшь язучыларны һәм шәһәребездәге әдәбият белгечләрен күбрәк тупларга, халык арасына кыюрак чыгарга бик вакыт.
СССР язучыларының III иче съез-дында яшь язучыларны тәрбияләп үстерү мәсьәләсе иң әһәмиятле мәсь-әләләрнең берсе булып торды. Иптәш Н. С. Хрущев та үзенең чыгышында бу мәсьәләгә бик зур урын бирде һәм яшь язучыларны тәрбияләп үстерү эшендәге төп юлларны күрсәтте.
Яшь язучыларны тәрбияләп үстерү эше — безнең оешмабыз өчен дә иң әһәмиятле, иң үзәк бурычларның берсе. Бу турыда мин «Совет әдәбияты» журналының быелгы 5 нче санында махсус мәкалә белән чыккан идем инде. Хәзер бу мәсьәләгә тагын бер тапкыр тукталырга, яшь кадрларны тәрбияләү эшендәге аерым моментларны яңадан санап чыгарга теләмим. Бары тик иптәш Н. С. Хрущевның сөйләгәнен тынла- ган чагында туган кайбер хисләрем белән генә уртаклашырга телим.
Н. С. Хрущев иҗатчы яшьләргә теплица шартлары тудыру, аларны өреп-сыйпап кына үстерү, үз җир- лекләреннән аеру һәм мөстәкыйль рәвештә иҗат итәргә өйрәтмәүнең ни дәрәҗәдә зарарлыгы турында әдипләрчә образлы итеп сөйләде һәм моны ышандыргыч мисаллар белән раслады. Бу сүзләрнең дөреслегенә безнең әдәбиятыбыздан да дистәләрчә мисаллар китерергә мөмкин. Нигәдер бу минутларда минем күз алдыма кайчандыр язга- лап йөргән, бер-ике китапның авторлары булган яшьләрдән Камал Зәли белән Мансур Әсфәндияров килеп басты. Алар безнең сафта күптән булып үткән кешеләр; егерменче елларның ахырында һәм утызынчы елларның башларында беркадәр каләм тибрәткән яшьләр. Икесе дә әдәбиятыбызга яңа темалар алып килергә омтылган егетләр.
Беренчесе — авыр тормыш юлы үткән, тәрбиячесез калып, урамнарда кагылып-сугылып йөргән, хәтта җинаятьче яшьләр арасына да барып кергән һәм аннан Комсомол яр

114
дәме белән котылган иде. Икенчесе — эшче семьяда туган, ләкин тормышның авырлыгын татымыйча, әтиләре-әниләре кебек хезмәттә бил бөкмичә үскән һәм, урта мәктәпне тәмамламыйча торып, Казанның яшь язучылары арасына килеп кергән егет. Күрәсез, алар икесе ике төрле юл үткәннәр, ләкин икесенең дә тормыш юлларының бер өлеше язучылар мохитына туры килгән. Әгәр алар язучылар арасына килеп кермәгән булсалар, нинди профессия кешеләре булып китәрләр иде,— анысын әйтә алмыйм. Ләкин алар, язучылар арасында дөрес тәрбия ала алмау аркасында, икесе дә әдәбияттан бик тиз төшеп калдылар һәм күздән югалдылар.
Мин аларны зур талантлы яЩь- ләр дип расламыйм. Шулай да алар заманындагы яшь каләмнәр арасында үзләренең әдәби темалары, иҗат-ларындагы кайбер яңа бизәкләре, алымнары белән ниндидер өмет чат-кыларын уятырлыклар иде. Иҗат-ларына тиешенчә игътибар итеп, дөрес тәрбияләнгән булсалар, бик ихтимал, алар әдәбиятыбызга чынлап кереп киткән булырлар иде. Ләкин аларны кайбер язучылар һәм тәнкыйтьчеләр бик иртә күтәреп алдылар һәм... шуның белән харап иттеләр.
Камал Зәлипе, мәсәлән, урынсыз- га мактадылар, эшләнеп бетмәгән чиле-пешле шигырьләрен әдәбиятыбызда яңа бер күренеш дип, яңа темаларның чагылышы дип югарыга чөйделәр. Мансур Әсфәндияров- ны исә, эшче семьясыннан чыккан, авыр тормыш үткән дип, бервакыт өзлексез диярлек курортларда йөрттеләр, акчалар бирделәр. Икесе дә, бик иртә «профессионал» язучы булып китеп, эшләрен ташладылар, халыктан аерылдылар, бернәрсә дә яза алмаслык хәлгә килделәр, бозылдылар...
Хәзер бу «язучыларны» берәү дә белми. Алар үзләрен хәтерләтерлек бер әсәр дә калдырмадылар. Әмма ул замандагы язучылар оешмасының аларны тәрбияләүдәге хаталары безнең өчен әле хәзер дә онытылмаслык сабак булып тора.
Иптәш Н. С. Хрущевның речен тыңлаганда мин тагын бер язучыны күз алдыма китердем. Ул егерменче елларның урталарында әдәбиятыбызга килеп кергән, эшче яшьләр тормышыннан күп кенә хикәяләр биргән һәм «Штык» романының авторы булган Габдулла Ильяс. Бу язучының да тормышы югарыда исемнәре телгә алынган яшьләрнеке кебек тәмамланды. Ул аларга караганда шактый талантлы һәм киң колачлы иде. Ләкин аны да кайбер тәнкыйтьчеләрнең урынсыз күтәрүләре, мактаулары һәм үз җирлегеннән, нефть эшчеләре арасыннан аерып алулары харап итте.
Дөрес, бу язучыларның шундый хәлгә төшүләренә үзләренең дә га-епләре зур булды. Шулай ук ул за-мандагы язучылар оешмасының гае-бенә дә күз йомып китеп булмый. Вакытында бу егетләрнең иҗатларына дөрес бәя бирелмәде, аларның шәхси тормышларына, җәмгыятьтә үз-үзләреи тотышларына тиешенчә игътибар ителмәде һәм аларны коммунистик рухта тәрбияләү чаралары күрелмәде. Шуның н әт и җәсен дә алар язучылар сафында бердәм атлап бара алмадылар, бер читкә китеп, тайпылып, төшеп калдылар. Әгәр үз вакытында коллектив алар- вын иҗатларына да һәм шәхси тормышларына да тиешенчә игътибар иткән һәм аларны тәрбияләү чараларын күргән булса, бик ихтимал, бу өч егеттән берәрсе бүген дә әле безнең сафта нык адымнар белән атлап барыр иде.
Без яшь язучыларның тормышта тоткан урыннарына, иҗатларына, шулай ук аларның үз-үзләреи то-тышларына да бик нык игътибар итәргә тиешбез. Бу турыда Н. С. Хрущев бик дөрес әйтте: аларны җирлекләрениән аерырга кирәк түгел, диде. Яшь иҗат көчләренең урыннары халык арасында, заводларда, фабрикларда, нефть район-нарында, колхозларда һәм совхозларда. Алар шунда илһам алырга, шунда иҗат итәргә тиешләр.
Яшьләрнең иҗатларына өлкән язучыларча, дусларча таләпчәнлек һәм сизгерлек турында да истән чыгарырга кирәкми. Дөрес һәм
R* 115
ч урынлы таләпчәнлек аларны иҗади • үстерүгә генә ярдәм итәчәк.
Һ Без яшьләрнең иҗатлары турында т аз һәм өзек-өзек кенә сөйләшәбез. " Безгә быел яшь язучыларны тәрбия- ~ ләү һәм аларның иҗатлары турын- с да бик ныклап сөйләшергә, киң рә- I вештә фикер алышырга кирәк бу- с лыр.
в Мин М. Әмирнең съездда ясаган р чыгышының бер моментына тукталып китәргә телим. Ул, башка әһә- > миятле мәсьәләләр белән бергә, та- д тар әдәбиятының рус теленә җитәр- с лек дәрәҗәдә тәрҗемә ителмәве, г шулай итеп, татар әдәбиятының алтын фондындагы күп кенә әдәби Б җәүһәрләрнең Советлар Союзы уку-чыларына җиткерелмәвен әйтеп с узды.
I М. Әмирнең бу сүзләре съезд де- Е легатларыннан кайберләренең игъ- . тибарыи җәлеп иткән булса кирәк. . Соңыннан кайбер делегатлар бу ту- i рыда минем белән махсус сөйләш- : теләр һәм классикларыбызны рус телендә бастырып чыгару эшенең торышы белән кызыксындылар. Мин аларны канәгатьләндерерлек җавап бирә алмадым. Шуннан соң алар:
— Ә бүгенге әлифба белән, үз те- f легездә, татар телендә бастырып чыгару эше ничек тора? —дип сорадылар.
Миңа, оят булса да, дөресен әйтергә туры килде: безнең әле бу эшкә дә чынлап тотынганыбыз юк, дидем. Бу җавап аларны бик гаҗәпләндерде. Татар әдәбияты классикларын күп укыган һәм әдәби осталыкка алардаи өйрәнгән бер казакъ язучысы, атаклы өлкән язучы, безне иптәшләрчә бераз шелтәләп тә алды:
— Класси к л а р ы гыз н ы ң к а дерен белмисез сез, —диде. — Бездә булсын иде алар, чыгара белер идек без аларны!
Чыннан да без классикларыбыз- ның һәм әдәби мирасыбызның кадерен белмибез. Шушы көнгә кадәр без бик күп классикларыбызның ► иҗатларын халыкка биргәнебез юк. Татар әдәбияты — бик борынгыдан килә торган, әдәби мирасларга бай, зур әдәбият. Узган гасырларда иҗат ителгән әдәби җәүһәрләребез арасында безнең шундый әсәрләребез бар: әгәр без аларны рус теленә яисә башка телләргә тәрҗемә иттерә алсак, алар Советлар Союзы әдәбиятының алтын фондына кереп китәр иде. Ләкин, кызганычка каршы, бу мирасның әле зур өлеше хәзергә кадәр бүгенге әлифба белән үз телебездә дә басылганы һәм халыкка җиткерелгәне юк. Мәсәлән, XIII гасырдан алып XVIII гасырга кадәр булган чор эчендә генә дә игътибарга лаеклы түбәндәге әдәби мирасларыбыз бар: Кол Галинең «Йосыф китабы», Хорәзминең «Мә- хәббәтнамә» поэмасы, Котбиның «Хөсрәу вә Ширин»ы, Сәйф Сарай шигырьләре, «Нәһҗел фа радие» мәҗмугасы, Хисам Катипның «Җәмҗәмә солтан» поэмасы, Мәхмүт улы Мөхәммәдъярның «Нуры Сыдур» һәм «Төхфәи Мәрдән» әсәр-ләре, Мәула Колый, Утыз Имәни шигырьләре, «Исмагыйль ага сәяхәте» һәм башкалар, һәм башкалар. Болар барысы да татар халкының үз шагыйрьләре, үз язучылары та-рафыннан иҗат ителгән, укучыларны гасырлар буенча тәрбияләп килгән әсәрләр. Үз заманын чагылдырган, әдәбиятыбызның тарихында прогрессив роль уйнаган һәм зур әдәби кыйммәтләре булган әсәрләрне без, сайлап алып, бүгенге әлифба, белән бастырып чыгарырга, халыкка җиткерергә бурычлы.
Дөрес, бу безнең төп эшебез түгел. Хәтта безнең бурыч та түгел. Бу — СССР Фәннәр Академиясе Казан филиалының тел, әдәбият һәм тарих институты, айдагы белгечләр эше һәм Татарстан китап нәшрияты эше. Кызганычка каршы, алар бу эшкә чын-чынлап тотынмаганга күрә бу турыда безгә борчылырга, җыелышларда сөйләргә, аларның исләренә кат-кат төшерергә туры килә. Ләкин кем эше генә булмасын, бу эш эшләнергә, классик мирасыбыз тәртипкә салынырга, укучыларга бирелергә тиеш.
Безнең төп бурыч — заман темасына багышланган яңа әсәрләр иҗат итү, яңа тормыш төзүче алдынгы кешеләрнең образларын зур полотноларда тирән эчтәлекле, югары идеяле итеп, сәнгатьчә чагылды-

ру; героик халкыбызга лаеклы китаплар бирү.
Безнең бурыч — әдәби осталыгы-бызны камилләштерү, әсәрләребез- нең художество сыйфатларын тагын да күтәрү, үткен каләмебез, күңелләргә үтеп керә торган сүзләребез белән укучыларны коммунистик рухта тәрбияләү, аларны илебез алдында торган бөек планнарны үтәүгә рухландыру. Партиянең Үзәк Комитеты безне шуңа чакыра. Үзәк Комитетның съездга җибәргән котлау хатында безнең бу изге бурычыбыз турында бик ачык әйтелгән:
«Совет язучылары алдында мактаулы бурыч — киләчәк заман кешесен, яңа тормыш төзүче кешене рухи яктан формалаштыруда актив катнашу бурычы тора, —диелгән. — Алар кешеләрне коммунизм өчен көрәшкә рухландырырга, кешеләрне коммунистик идея рухында тәрбия-ләргә, аларда буржуаз идеология һәм буржуаз мораль белән килеш- мәүчәнлек, югары әхлак сыйфатлары тәрбияләргә тиешләр.
Халыкның хезмәттәге батырлык- л арының матурлыгын, коммунизм өчен көрәшнең зурлыгын, бөеклеген дөрес һәм оста итеп сурәтләү, җидееллык планны ялкынлы пропагандалаучылар булу, совет кешеләрен дәртләндерү һәм аларга көч бирү, кешеләр аңындагы капитализм калдыкларын тамыры белән йолкып ташлау, безнең алга баруыбызга комачаулаучы барлык нәрсәләрне бетерүдә ярдәм итү — совет язучыларының иң мактаулы бурычы».
Без, язучылар, партиябез тарафыннан куелган бу бурычны иң изге, иң әһәмиятле бурыч итеп саныйбыз. Без үзебезнең бөтен иҗат көчебезне, бөтен әдәби талантыбызны яңа җәмгыятьне төзүгә, яңа кешене тәрбияләүгә багышлаячакбыз һәм бу турыда партиягә чын күңелдән сүз бирәбез.
Безнең язучыларыбыз халык ара-сыннан чыккан һәм халык тормышы белән тыгыз бәйләнештә яшәүче кешеләр. Алар үзләренең иҗатлары белән халыкка, партиягә, марксизм- ленинизм идеяләренә турылыклы икәнлекләрен исбат итеп килделәр һәм коммунистик җәмгыять өчен алып барыла торган бөек көрәшнең алгы сафында булдылар. Хәзер* дә алар өсләренә алган бу мөкатдәс бурычны намус белән үтәрләр.