УЛ ҮТКӘН ЮЛЛАР
БАСКЫЧ ТӨБЕНДӘ УЙЛАНУЛАР
ең тугыз йөз кырык икенче елның яңгырлы, җилле октябрь көннәре иде. Күк йөзен куе кара болыт каплаган. Көзге җил авыр болытларны авыл өстеннән туктаусыз куа. Вак, салкын, эч пошыргыч яңгыр сибәли.
Шул вакыт өстеиә тузан, сөрем сеңеп беткән соры шинель кигән, солдат капчыгы аскан бер кеше баганалары гына кукраеп калган җил капкадан йортка килеп керде. Керде дә такталары сирәгәйгән баскыч төбенә килеп утырды. Капчыгын салмады ул. Тик култык таякларын- гына баскычка сөяп куйды. Аннары, аягындагы ярасын капшап, чыраен сытты. Ишектә иске, кечкенә йозак эленеп тора иде.
— «Кая китте икән?» — дип уйлады ул һәм борчулы кара күзләре белән каралты-кураны күзәтеп чыкты. Элек биредә иске булса да келәт, читәннән генә корыштырылган булса да җил-яңгыр үтмәслек абзар бар иде. Ә хәзер аларның урыны гына калган.
Әйе, ир-ат булмаган хуҗалык шактый какшаган. Әнә коймадагы такталар да купкан. Терлекләр чыгып-кереп йөрмәсен дип, тактаны җепсәгә бау белән бәйләп куйганнар. Әлбәттә, моны әнисе бәйләп куйган. Ир кеше булса, аны кадаклаган булыр иде...
Шул вакыт пычрак ерып кемнеңдер капкага килгәне күренде. Солдат аны шунда ук таныды һәм, аяклары яралы икәнен дә, янына сөяп куйган таякларын да онытып, сикереп торды, һәм, шунда ук ыңгырашып, кире урынына утырды. Ул арада әле килгән кечкенә буйлы, ябык чырайлы олы гына хатын солдатны кочаклап алды һәм бик ягымлы тавыш белән эндәште:
— Балам минем, газиз улым!..
Бу вакыт карт ананың җыерчыклы йөзен кайнар күз яшьләре юа иде... Солдатның да күзләренә яшь килде. Шушы кечкенә буйлы ябык карчык куенында бала чактагы кебек бик озак иркәләнәсе килде аның...
Һадиның кайту хәбәре зур Нәдер авылы өйләренә бик тиз таралды. Туган-тумачалары, күрше-күләннәре килә башлады. Алар авылдашларының ябык йөзенә күз төшереп, эчкә баткан күзләренә карап пошындылар. Стенага сөялгән култык таягын күреп, әрнүле итеп бары тик өч кенә сүз әйттеләр:
— Сугыш шул, сугыш!..
Яралы солдат, туган колхозына кайткач, тынычланып өйдә генә ята алмады. Берничә көннән соң ук колхоз идарәсенә китте. Бер атлый, бер туктый ул. Аякка кереп кадалган снаряд кыйпылчыклары чәнчә,
М
96
борчый иде аны! Ләкин кешеләр очраганда ул тешләрен кысып булса да чыдап, елмаерга тырышып алар белән исәнләште. Идарәдә авыл картлары белән озак кына сөйләшеп утырды... Картлар зарландылар: колхозда эш шәптән түгел, кешеләр, атлар җитми. Колхозның кереме аз. Нишләрбез, нинди чаралар белән колхозны аякка бастырырбыз?— дигән сораулар борчый иде аларны. Сүз арасында Һадиның кайда, ничек яралануы турында да сораштылар. Ләкин яшьтәй үк аз сүзле, бигрәк тә үзе турында сөйләргә яратмый торган Рахманов, яралы аягын тотып, чыраен сытты да:
— Булды инде хәлләр! — дип кырт кисте, артык берни әйтмәде..,
Шулап беркөнне, гадәттәгечә идарәгә җыелып әңгәмә корып утырганда, колхозны беренче башлап оештыручылардан Сабир агай, колаклары тырпаеп торган бүреген угалый-угалый, акрын гына сүз башлады:
— Кем, Һади энем, теге ни. кәнишне, аякларың әле төзәлеп бет- мәгән-бетүен...
Агай сүзен әйтеп бетермәде, кечкенә зәңгәр күзләре белән үз яшь-ләрендәге икенче бер кешегә карап алды. «Я, инде син сөйлә, син дәвам иттер сүзне», дигән мәгънәне аңлата иде аның бу карашы. Фермаларга азык-төлек җибәреп торучы Хуҗа абзый Сабир агайның фикерен шунда ук аңлап алды.
— Сабир агай болайрак димәкче була инде, — диде ул. — Һади колхозга баш булсын ие. Хәзерге председательнең рәте-чираты юк. Эшне оештыра белми. Менә шул.
Кемдер:
— Ә үзең ни димәкче буласың? — дип сорап куйды.
— Үзем дә шулайрак дим шул. Һади ул акыллы егет. Эчми-тарт- мый. дигәндәй... Сугышта да командир булган кеше...
Башкалар да бу тәкъдимне хупладылар.
— Ярый торган егет!
— Булдырыр ул.
— Җыелышка куйыйк...
— Һади уйга калды.
— Нишләргә?..
Снаряд кыйпылчыклары бик нык борчый. Атлаган саеи аякны чән- чеп-чәнчеп ала. йөри торгач, алар тәнне тишеп, авырттырып, бер-бер артлы чыга да башлыйлар. Һади врачка да барып алдыра аларны, кайберсен үзе дә тартып чыгара. Шуңа карамастан, колхоз хәле бик борчыды яшь коммунистны.
Элеккеге булдыксыз председатель нәкъ язгы чәчү алдыннан, төрле хәйләләр табып, район үзәгенә тая. Колхоз башлыксыз кала — хәл кискенләшә.
Көннәрдән беркөнне Рахмановны район үзәгенә чакыртып алалар:
— «Зәй» колхозчылары сезне председатель итеп сайлыйбыз, диләр, ничегрәк карыйсыз, иптәш Рахманов?—дип сорыйлар аңардан райкомда.
Шул вакыт Һадиның ярасы сыкрап куя. Ул, чыраен сытып:
— Башта үземнең хәлне сорашырга кирәк иде, иптәшләр, —ди.
КОЛХОЗ ҖИТӘКЧЕСЕ
Шулай да Һади риза була.
Кырык өченче елның унберенче апрелендә Һадины председатель итеп сайлыйлар. Ә уникесендә, ягъни икенче көнне үк, колхоз чәчүгә чыга.
Ул елларны «Зәй» артта калган колхозлар исәбендә йөри. Ә бу ямьсез исемнән котылу, колхозны алдынгы итү турында яшь председатель бик күп баш вата. «Ничек итеп эш башларга, нәрсәне нигез
итеп алырга, моның өчен беренче чиратта нишләргә?» дигән сораулар бер-бер артлы аның күңеленә килә. Һади газеталар укып бара, төрле журналларга, китапларга күз төшерә, үзен һәм бөтен колхозны борчыган сорауларга жавап эзли.
Ниһаять, ул колхоз картларын җыеп, үзенең төн йокыларын качырган уйларын әйтә:
— «Артка калган колхоз» дигән ятышсыз исемнән үз көчебез белән чыгарга кирәк. Моның өчен бездә мөмкинлекләр бар, әлбәттә. Сөйләшик, киңәшик. Иң элек керемне арттырырга кирәк, тиз вакыт эчендә. Эшне киндердән башласак ничек булыр?..
— һии, киндер ул бездә борын-борыннан урман кебек шаулап үсә, бәясе дә күтәренке, — ди бер карт.
— Иген уңышы әле ул табигатькә бик нык бәйләнгән шул, — дип куя Сабир агай.
Бер хатын кыюсыз гына өсти:
— Бакчаны да онытып бетермәскә кирәк.
Рахманов кешеләрнең фикерен тыңлап, аларны һәрьяклап үлчәп утыра. «Киндер турында да, бакча турында да дөрес әйтәләр. Ләкин, сугыш елларында икмәк беренче чиратта торырга тиеш бит», — дип уйлый ул. чын күңелләре белән үз колхозлары өчен пошынып утыручы ябык чырайлы картларга күз ташлап.
— Терлек үрчетү мөмкинлекләре дә күп бит бездә, — дип тагын бер җөмлә әйтеп куя аз сүзле яңа председатель.
Эштә булган тәртипсезлекләрне бетерү юллары турында да сөйләшәләр алар. Чөнки һәр колхоздагы кебек, «Зәй»нең дә үзенең ялкаулары, киреләре, тәртип бозучылары, «миннән киткәнче — иясенә җиткәнче» дип кенә эшләргә яратучылары була.
Гәпләшүдән соң да сүз бетми, Һадины солдаткалар сырып алалар һәм аңа үзләренең аһ-зарларын яудыра башлыйлар:
— Утыныбыз бетте, Һади.
— Мичебезнең* рәте юк — төтен чыга.
— Бераз он-фәлән булмасмы?
— Малай мәктәпкә йөри алмый — бишмәте юк.
Шул чакны Хуҗа абзый да сүз кыстыра:
— Кара әле, кем, Һади... малай дигәч искә төште. Трай тибеп йөрүче малай-салайлар да байтак ич бездә. Берсен бер калдырмый эшкә җигәргә кирәк, — ди.
Бу хәлләрнең күбесен Һади белә инде. Шуңа күрә дә ул ипләп кенә:
— Анысы булыр.
— Мичегезне каратырбыз.
— Иртәгә идарәгә килеп чыгыгыз.
— Бишмәт турында мәктәп белән сөйләшербез, — дигән кебегрәк җавапларны бирә.
Аннары картлар телгә килә башлаганда гына, ишек ачылып китә һәм председательнең әнисе Фәгыйлә карчык килеп керә:
— Улым, бу ни эшең инде! Токмачым куерып бетте, көтә-көтә үзем арып беттем, — дип авыз да ачтырмыйча, Һадины җилтерәтеп алып кайтып китә...
Киңәшле эш уңар, диләр. Колхоз картлары, авыл хатын-кызлары белән киңәшкәннән соң, председательгә эшне нәрсәдән башлап җибәрергә кирәклеге аермачык күренә иде инде. Күп көч кую, мәшәкатьле эш, зур тырышлык үзенең матур нәтиҗәләрен бирә башлый. Авырудан терелә башлаган кеше кебек, колхоз акрынлап аякка баса. Шаулап киндер уңа. Ул колхозга күп кенә акча китерә. Терлек тә рәткә керә. Абзарларның да тишек-тошыклары акрынлап ямала. Хатын-кызлар, малай-салайлар колхозның тау битендәге бакчасына юнәләләр. Алма,
7. .с. Ә.“ № 7.
97
98
карлыган шаулап чәчәк ата. Колхозчыларның тормышлары да рәтләнә бара. Ә бит колхозчының шәхси тормышы әйбәтләнү ул җәмәгать тормышын яхшыртуга илтә.
Билгеле, «Зәй»нең елдан-ел үсә, көрәя, матурлана баруының төп сәбәбе бөтен колхоз кешеләренең тырышлыгында. Ләкин бу эштә колхоз председателенең кемлеге дә зур роль уйный. Республикабызның алдынгы колхозларының председательләренә күз төшерсәң, аларның колхозны аякка бастыруда искиткеч тырышлык һәм оештыру сәләте күрсәткән кешеләр икәнлеген ачык күрәбез. Партиябезнең колхоз кырларына зур игътибар итүе үзе үк моны раслап тора түгелме соң...
Бөтен колхоз председательләре дә «Зәй» җитәкчесе коммунист Рахманов. «Уңыш» председателе Хафизов һ. б. лар кебек булсалар, безнең республика бәлки, күршебездәге өлкә һәм крайлардан артка да калмас иде. Менә бит ул колхоз башлыгының роле нинди!..
Мең тугыз йөз кырык алтынчы елдан башлап «Зәй»не «миллионер колхоз» дип йөртәләр. Ул бөтен Татарстандагы беренче миллионер колхоз була әле...
КӨТЕЛМӘГӘНДӘ ЗВОНОК
Рахманов район үзәгенә кичә генә барып кайткан иде. Ә бүген көтмәгәндә райкомнан звонок:
— Бүген үк райкомга!
Һади бераз аптырап кала: «Нәрсәгә булыр, ни өчен шулай бик тиз барырга?..»
Колхоз аргамагы җиңел чанага җигелә. Көче ташып, биеп торган айгыр председательнең рәтләп утырганын да көтми—җилдерә генә... Нәдер авылына Әлмәт җиде-сигез чакрым гына. Алар инде әйләнеп тә кайтып җиттеләр... Ә зур, җылы толыпка төренеп утырган колхоз башлыгының кәефе шәптән түгел.
— Без сезне үстерәбез, имеш. Ә минем үз колхозымда Тына үсәсем килсә!..
Һади Рахманов белән партиянең Әлмәт район комитетының ул еллардагы секретаре арасында кызу гына сөйләшү булып ала. Райком секретаре Хәйретдинов сабыр холыклы, уйлап эш итә торган, акыллы кеше. Ул комсомол тәрбиясе алган, партиядә дистә еллар эштә чыныккан, үзен таныткан Рахмановны чын күңеленнән ихтирам итә, аңа район башкарма комитетында җаваплы эш бирмәкче була. Район күләмендәге эш!..
— «Зәй»не миллионер иттең. Хәзер башка колхозларны да күтәрергә кирәк, — ди ул аңа.
Ләкин Рахманов:
— Анысы дөрес. Ләкин район авыл хуҗалыгы бүлегендә эшләп кенә барлык колхозларны, ай-һай!—ди.—Моның өчен безгә колхоз председателе итеп авылны яхшы белгән, аны яраткан, белемле һәм оештыру сәләте булган кешеләрне сайларга кирәк.
Билгеле, аның бу бик дөрес сүзенә каршы килмиләр. Партия үзе дә шулай эшли бит. Партия элек-электән бирле авылда эшләргә үзенең иң чыныккан, иң сыналган кешеләрен җибәреп тора. Шолохов Давыдовын искә төшереп үтик. Утызмеңчеләр. Алар арасыннан бик яхшы колхоз җитәкчеләре килеп чыкты...
Менә шуңа күрә дә колхозларны яхшы хәзерлекле кадрлар белән тәэмин итү, колхоз кырларында сыналган яхшы җитәкчеләрне колхозда саклап калу зур мәсьәлә ул. Рахманов моны яхшы аңлый. Авылны, иген эшен яхшы белә, ярата, колхозчыларны аңлый, алар белән уртак тел таба, аларны оештыра белә. Шуның өстенә ул үзен үз колхо
7* 99
зында гына, үз колхозы белән бергә эшләргә тиешле кеше дип аңлый. Аннары Һади инде яшь кеше дә түгел. Авыр яралану аркасында авырлык белән генә йөри. Шулай ук өч-дүрт баланы да бер җирдә, үз өендә яшәп укыту, тәрбия итү турында уйлый. Ләкин эш аныңча булып чыкмады...
САУ БУЛ, КОЛХОЗ!
Һади агай, гадәттә, каян гына кайтса да, башта колхоз идарәсенә кереп чыга. Бухгалтер, хисапчылар белән сөйләшеп, исәп-хисап эшләре белән таныша. Идарәгә килгән колхозчыларның хәл-әхвәлләрен сораша. Гадәттә, идарәгә килеп, калын махра чорнап, шуның төтененә кәефләнеп ләчтит сатып утырырга яратучылар була. «Зәй»дә дә бар алар. Каршыда гына клуб, китапханә. Юк, мондыйлар анда керү турында- уйламыйлар. Идарәгә кем керә? Ни өчен керә, ни өчен чыга? Яңа килеп кергән кеше нинди яңа хәбәрләр китергән? Берәр таныш булмаган кеше килеп керсә, ул каян, нигә, ничә көнгә килгән? Кемгә фатирга урнашачак һәм соңыннан ниләр эшләячәк?.. Шулар кызыксындыра аларны. Ләкин Рахмановның «җене» сөйми андыйларны.
Олыларга ул ипләп кенә әйтә:
— Кара әле, Ярулла абзый, сиңа теге эш кушылган иде, ничегрәк үтисең син аны?
Шулай диюгә, теге абзый башта чүгәләп утырган җиреннән тора, аннары махрасын бер-ике суыра да бүрегенең колакларын төшерә- башлый.
— Менә шул кадаклар мәсьәләсендә иптәш Кәримов янына кергән идем, — дигән була да чыгып тая. Ә башкалар инде председательнең, сорау биргәнен көтеп тә тормыйлар.
— Ярый, хушыгыз, йомыш бетте бугай инде, — дигән булып, елмаешып таралалар.
Ә инде йомыш белән килүчеләрне Һади беркайчан да, вакыты бик тыгыз булса да, ишек төбеннән борып җибәрми.
... Ә бүген председатель колхоз идарәсенә кереп тормады, туп-туры өенә китте.
Һадины райбашкармага алалар икән дигән хәбәр Нәдер радиоузелы аша бирелмәсә дә, яшен тизлеге белән авылга таралып өлгерде. Хәзер инде идарә бинасына берән-сәрән генә түгел, төркем-төркем булып җыела башладылар, һәр килгән кеше бу хәбәрнең дөрес- ме-кжмы икәнен белергә теләп сорашГы, дөрес икәне аныклангач:
— Ничек инде? —дип, ризасызлык белдерде...
«Зәй» колхозының кырык сигезенче елда сайлау җыелышы шау-шулы үтте. Идарәнең эше — әйбәт, җитәкчесе — шәп!.. Колхозчыларның кәефләре дә яхшы иде җыелыш башында. Ләкин Әлмәт районы партия комитетының, икенче секретаре иптәш Маликовның Рахмановны районга җаваплы эшкә алырга теләүләре турындагы белдерүен ишеткәч, клубка тулган «Зәй» кешеләре башта сүзсез калдылар. Ләкин бу тынлык озакка бармады. Җыелышны алып баручыдан сүз дә сорап Тормастан, төрле сүзләр ява башлады:
— Алырга карар иткәч, ни өчен бездән сорап торасыз?
—- Бирмибез!
—• Җибәрмибез!
— Үзебезнең кеше ул!
— Рахмановны күтәрү белән сез горурланырга тиешсез, — дип тә әйтеп карады райком секретаре. Юк, ишетергә дә теләмиләр.
— Безнең сүзне тыңламагач, ни өчен безне җыйдыгыз?..
Колхозның беренче членнарыннан саналган, хәзер инде күп еллардан бирле ферма мөдире булып эшләп килә торган әлеге Сабир карт
100
күтәрелде. Ул сүз алды, аксыл мыегын сыпыргалый-сыпыргалый, кечкенә зәңгәр күзләрен хәйләле кыскалан сөйли башлады:
— Анысы кем, Маликов энем, күтәрүегез начар түгел. Безнең пер- сидәтел аңа торырлык кеше. Тик әле менә, кем, энем, колхоз да зур эш бит. Яралы аягы белән атлый-атлый кеше рәтенә кертте бит ул колхозны. Бу ягы да бар бит әле. Колхоз яңадан хәлсезләнсен дисәгез... Ләкин без иптәш Рахмановның китүенә каршы, менә шул.
— Дөрес!
— Каршы!
Җыелыш бу мәсьәләгә Рахмановның үз фикере нинди булуын белергә теләде. «Үзе теләсә тотып булмый», диделәр.
Менә сәхнәдә утырган Рахманов өстәлгә таянып аягүрә басты. Залдагыларның күзләре Рахмановка текәлде. Һадиның йөзе җитди. Кара кашлары бер-берсенә килеп кушылган. Нечкә иреннәре, бер-бер- сенә ябышып, каты йомылган.
— Нәрсә әйтер?
— Ни дияр?
— Риза булырмы?..
Залдагы йөзләрчә зәйлеләр дә, райком вәкиле Маликов та, бу сорауларга нинди җавап булыр, дип, түземсезлек белән көтәләр иде.
Рахманов бер-ике җөмлә белән генә җавап бирде:
— Мин коммунист кеше. Партия кушкач — риза, анда да эшләрмен. Әмма әйләнеп кайтырмын!..
ИСӘНМЕ, КОЛХОЗ!
Рахмановка райбашкармада эшләү авыр булмый. Чөнки ул кешеләр белән эш итәргә өйрәнгән. Авылны яхшы белә. Район халкы да бик тиз яратып өлгерә аны. Ләкин, колхозның элекке башлыгының күңел түрендә нәрсәдер яши. Авылы үзенә тарта аны, авылы!.. Җитмәсә, соңгы елларны колхозчылар яңа председательгә, элекке маслопром директоры Миңлеәхметовка, ияләшеп җитә алмыйлар. Чөнки аның күңеле эштә булмый. Колхоз артка тәгәри башлый. Менә болар да борчый Рахма- новны. Нәдердәге җылы өе дә, ничектер, моңаеп хуҗасыз тора.
«Зәй» колхозчылары да элекке җитәкчеләрен юксыналар. Аны ничек тә яңадан кайтарасылары килә. Алар, берничә тапкыр районга вәкилләр дә җибәреп карыйлар: «Кайтарыгыз безгә үзебезнең председательне», — диләр алар.
Колхозда Рахмановның дошманнары да булмый түгел. Алар Рахманов югында, илле беренче елда, аның өен яндырырга да маташалар- Ләкин мондый бәндәләр күп булса, берничә бөртек булыр. Ә дуслар — йөзнең туксан тугызы. Аларның район үзәгенә килгән берсе, йомышы булса-булмаса, райбашкарманың авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире Рахманов кабинетына кереп, хәл-әхвәл белешмичә китми. Башлыкларынын: «Туган колхозымнан ерак китмәм, әйләнеп кайтырмын», — дигән сүзләрен еш искә төшерәләр алар. Тик Рахмановка колхозыннан еракка, Казан каласына ук китәргә туры килә. Аңа югары партия мәктәбендә укып кайтырга тәкъдим итәләр. Һади укырга зур теләк белән китә. Чөнки ул үзенә белем алырга кирәклеген яхшы сизә. Колхозга кайткан хәлдә дә аңа бит хәзер яшь, белемле колхозчылар белән эш итәргә туры киләчәк... Ә колхоз басуларын гөрләтеп торучы яңа машиналар!.. Кыскасы, элекке кыска сроклы төрле курс мәгълүматы белән генә бу- генге колхозны җитәкләп булмый инде... Белемгә сусаган Һади тырышып укый, укуын уңышлы тәмам итә! Ә күңел дигәнең һаман да туган авылга тарта.
Колхозчылар соравы һәм үзенең үтенүе буенча партия район комитеты Рахмановны яңадан «Зәй» колхозына җибәрмичә булдыра алмый...
101
Ул кайта. Аны бер тавыштан, күмәк шатлык белән, тагын председатель итеп сайлыйлар. Бу юлы инде җыелыштан шаулашып-гөрләшеп, эчләренә җыелган ниндидер бер теләкнең үтәлүен тоеп, зур өмет белән таралалар. Чөнки авыр эштә сыналган командирлары кайта ич аларныц!..
• ТАУ БАШЫНДА ТУГАН УЙЛАР
Нәдер авылы таулы җиргә утырган. Кайчандыр, бу таулар калын кара урман белән капланган булган. Хәзер таулар җәй көне ямь-яшел үләннәр белән, ә кыш көне кояшта җемелдәп торган ап-ак кар белән өртеләләр. «Зәй»нең басулары әнә шул тау битләренә җәелгән.
Узган елның июнь көннәре иде. Әнә шул тауларның берсендә бер кеше басып тора. Йөзе борчулы аның. Кулларын каш өстенә куеп, күккә карый. Күк йөзен каплаган калын, соргылт болытларны ул ниндидер бер өмет һәм борчылу белән күзәтә. Менә хәзер, болытлар тау өстенә җиткәч, шыбырдап коеп җибәрерләр дә, башларын түбән иеп, боегып утырган игеннәрне су белән коендырырлар. Күп тә үтмәс, ашлыклар башларын күтәрер, елмаешыр... Хыял гына шул бу, әфсен укып яудырып булмый шул аны.
Ләкин колхоз җитәкчесенең теләге кабул булмады. Тау-тау болытлар, җиргә бер тамчы да яңгыр төшермичә, ашыга-ашыга Нәдер өстеннән әллә кайларга агылдылар...
Рахмановның басулар буйлап борчылып йөрүе юкка гына түгел иде. «Зәй» меңнәрчә гектар бодай, арыш, солы чәчә. Кукурузы, бәрәңгесе, киндере, борчагы, тагын бик күп культуралары бар аның. Ә терлекләр?!. Бу колхозның меңгә якын мөгезле эре терлеге, җиде йөзгә якын сарыгы һәм йөзләрчә дуңгызы бар. Ал арны ашатырга никадәр азык кирәк!.. Колхозчылар бик тырышып, бөтенесен урынына җиткереп эшлиләр. Ә уңыш аз! Илле бишенче елдан бирле инде юньләп уңыш алынмый. Игеннәр матур гына булып тишелеп чыга, тигез генә булып үсеп китә. Ә менә иң кирәкле чакны тамчы да таммый!.. Шуның өстенә тау буйларындагы басуларга кар да аз куна, кунганын да җил очырып бетерә. Менә нинди бит бу якның җирлеге!.. Колхоз җитәкчесе Һади агайның башына бер уй килеп китте. Ник соң әле без камылны бик кыска калдырып кыркабыз. Кар да аз куна, черемә дә калмый. Җирнең бөтен җелеген суырып бетерәбез... Янәсе, салам җитми!..
Бу турыларда сүз чыкканда, Һади агай ачынып:
— Әллә нәрсә бу!.. Ник безнең авылга гына төшми ул яңгыр? Күрше авылларда булгалый бит! Әллә инде нефть утларыннан курка микән ул яңгыр? —дип җибәрә.
— Күрше авылларда нефть вышкалары тагы да күбрәк ич,— дисәң,
— Аптырап кына әйтүем, — ди. — Менә шул яңгырны үзебез яудыра алсак иде, ә? Ул кешегә берьюлы ике-өч тапкыр лауреат исемен бирсәң дә жәл булмас иде,—дип өстәп куя ул аннары...
Рахмановның күзенә тирә-юньдәге кырык метрлы биек-биек нефть вышкалары чалынды. Әнә, куәтле тракторлар... Металл вышкаларны сү- теп-җыюга никадәр вакыт, көч түгелә иде. Хәзер атлатып кына йөртәләр аларны!.. Әнә ямь-яшел уҗым тирәләрендә, зур кызыл яулык болгап торган кебек, факел яна. Колхоз хуҗасы ачынып уйлап куйды: «Никадәр байлык әрәмгә яна! Аны безнең колхоз өйләрен җылытуга җибәрсәң, нихәтле агач киселмәс, никадәр урман шаулап үсеп утырыр иде!..» Чыннан да, хәзергә нефть утларының колхозларга ашлык киптерергә генә файдасы тия шул.
«Зәй» кешеләре нефтьчеләрнең колхозга шактый зур ярдәмнәре тия, диләр. Әлмәтнефтьнең промысел управлениесе «Зәй»не шефка алган’ Урып-җыю, чәчү вакытларында нефтьчеләрнең куәтле тракторлары,'
102
көчле йөк машиналары колхозга зур ярдәм күрсәтәләр. Шефлар авылга килеп клубта күңел ачу кичәләре дә үткәргәләсәләр шәп булыр иде»,— диләр колхоз яшьләре...
«Зәй»нең күп кенә басу җирләренә нефть вышкалары килеп утырды, трубалар сузылды. Колхозчылар җир маеның колхозлар үсешен тизләтүен яхшы аңлыйлар. Ләкин алар нефть тракторлары һәм машиналарының кайвакыт ерак юлны якынайту өчен, колхоз уҗымнарын таптап китүләрен генә аңламыйлар.
— Ай, шул эшләрен яратмыйбыз!—диләр колхозчылар чырайларын сытып...
«Чыннан да, колхоз басуын таптап йөрүче мондый җилкуар шоферларны тәртипкә чакырырга вакыт!..»
Шуларны уйлый-уйлый колхоз башлыгы таудан төшеп китте...
Табигать никадәр киреләнмәсен, «Зәй» колхозы миллионер, ә кол-хозчылары бай яшиләр. Хәзер колхозның кассада өч миллионлап тупланган акчасы бар. Чөнки «Зәй» кешеләре: «Алма пеш — авызыма төш», — дип яшәүчеләрдән түгел. Алар Мичуринның: «Без табигатьтән шәфкать көтеп торырга тиеш түгелбез, аннан кирәкле файданы без үзебез алырга тиешбез»,—дигән сүзләрен дә яхшы аңлыйлар.
Киндер дә күп килер бирә. Авыл читендә, инеш буендагы яңа, җылы, якты зур-зур фермалардагы меңнәрчә терлек тә күп байлык китерә. Узган ел колхоз дәүләткә терлекчелек продуктлары сату планын шактый арттырып үтәде.
Элек бездә харам дип саналган һәм исеме ишетелүгә чырайлар сытыла торган дуңгыз искиткеч зур байлык китерә торган терлек булып чыкты. Моны безнең татар авыллары да, ниһаять, аңлап алдылар. Партиябезнең өлкә конференциясендә КПССның Өлкә Комитеты секретаре иптәш Игнатьев Зәйлеләрне үзенең докладында юкка гына мактап телгә алып китмәде:
— Дуңгыз асраучылык никадәр зур мөмкинлекләр бирә. Моны күп кенә колхозлар үрнәгендә күреп була. Яңа юл районындагы «Кызыл партизан» авыл хуҗалыгы артеле бер ел эчендә дуңгыз ите җитештерүне һәр 100 гектар җиргә 15 центнердан 30 центнерга арттырды, Әлмәт районындагы «Зәй» колхозы узган елда һәр 100 гектар җиргә 57 центнер дуңгыз ите җитештерде. Ә 1957 елны бу сан 29 центнер гына иде. Узган ел бу колхоз 324 дуңгыз симертеп дәүләткә тапшырды, — диде ул.
Әйе, «Зәй» колхозы елдан-ел күтәрелә бара. 1957 елны биредә авыл хуҗалыгы җирләренең һәр 100 гектарына 207 центнер сөт алынган иде. Илле сигезенче елны бу сан 525 центнерга җитте. Мондый күтәрелеш гомуми төс алды хәзер. Шәһәр, поселок магазиннарында сөт, кефир, каймак, атлан һәм сары майның өзлексез булып торуы да бу уңышлар^- ны раслыйлар. «Зәй»дә илле җиденче елда 100 га җиргә 548 данә күкәй җитештерелгән, ә илле сигезенче елда ул һәр 100 гектарга 1550 данә йомырка алуга ирешкән... Өч тапкырга артык дигән сүз бит бу!..
Комплекслы бригаданың куян фермасы да бар. Ул моннан 6—7 ай гына элек оештырылган. Моңа кадәр күп кенә еллар Казан заводларында эшләгән, ә хәзер колхоз члены булып киткән Рокыя Мөхәммәдиева куян үрчетү серләрен бик тиз үзләштерде. Ул һәр ана куяннан 7 шәр куян баласы үстерде. Узган ел колхоз дәүләткә иң яхшы сыйфатлы 300 килограмм куян ите тапшырды.
Колхоз кешеләре дә мул тормышта яшиләр. Колхозчы Хуҗа абзый Шәрипов гаиләсе акчалата гына да хезмәт көннәренә егерме бер мен сумнан артык алды. Сабир агай Хафизовка егерме мең сумнан артык, Закир Зәкиев гаиләсенә егерме мең сумга якын түләде. Гаян Хафизова Нәдернең иң алдынгы сыер савучысы. Озын кара чәчләрен һәрвакыт икегә аерып торган, җитди йөзле бу уңган хатын сыер фермасында егерме елга якын эшли инде. Узган елның ун аенда ул һәр сыердан уртача
103
2800 литрдан артык сөт савып алды!.. Бу уңган хатынның хезмәт хакы да (акчалата гына) аена 1420 сумга җитә!.. Дуңгыз караучы Шәмсеҗамал Хаҗиева да аена мең сумнан артык эшли.
Сарык фермасының уңган кызы Тәслия тырыш хезмәте өчен, өстәме түләү тәртибендә генә дә ел саен бишәр сарык алып килә... Эшенә күрә — ашы да мул.
БӘЛА АЯК АСТЫНДА ЙӨРИ
Бу сүзне халык юкка гына әйтмәгән. Дөньяда төрле хәлләр булга- лый шул. Кешеләр туа, үсә, сөя, мәхәббәт утында яна. Шатлык та кичерә, кайгысы да булгалый. Кешеләр авырмый да булмый, кешеләргә вакытлы да, вакытсыз да үлем дә килеп җитә... «Зәй»дә дә тормыш әнә шулай дәвам итә...
Сәлимә бераз эштән бушадымы, түр стенадагы зур фоторәсем каршына килеп баса. Рәсемдә аңа җитди, ләкин мөлаем йөзле, киң маңгайлы ир уртасы кеше карап тора. Бу — аның сөйгән тормыш иптәше. Ләкин ул юк инде!.. Зур бүлмәдә, әниләренең йөрәк сагышын аңламыйча, гамьсез балалар уйный. Бигрәк тә иң кечкенәсе 5—6 яшьләрдәге Розалиянең кыланмаганы юк. Ул, малайлар кебек бик шук, бер генә минут та тик тормас. Әле скәмьядән идәнгә сикерә, әле дүрт аякланып зур агач карават астына кереп китә. Ә менә әнисе кебек түгәрәк йөзле, әтисе кебек зәңгәр күзле Фәрит» ниндидер уенчык машиналар белән мәшгуль. Икенче класста укучы ап-ак йөзле, кап-кара күзле Фәүзия дә өйдә. Ләкин ул, ни өчендер, балаларча шаян түгел. Бу бәләкәй кыз гел әнисе тирәсендә чуала, аңа булышып йөри. Идәнен дә себерә, суын да китерә. Әнисе ни әйтсә, шуны үтәп кенә тора. Әллә инде бу бәләкәй кыз әнисенең ак, түгәрәк йөзендәге, соры күзләрендәге юксынуны, тирән сагышны аңлыймы икән... Менә әле бу юлы да ул кинәт идән себерүдән туктап, әтисенең рәсеменә карап торучы әнисенә, аның өстендәге кара күлмәгенә, яңа кара киез итегенә, башындагы бизәкле кара яулыгына күз йөгертеп алды. Ләкин, бер сүз дә эндәшмәде. Чөнки Фәүзия инде 2 нче класс укучысы. Ул моннан алты-җиде ай элек үзе бик-бик яраткан әтисенең тегермәндә фаҗигале рәвештә һәлак булуын үз күзе белән күргән, үзенең нәни йөрәге белән кичергән иде... Кинәт, Фәритнең дә күзе әтисенең рәсеменә төште, һәм ул әтисенең кепкасын сорый башлады. Сәлимә, сабыйларга сиздермәскә тырышып, күзләрен зур итеп ачты, чәчләрен төзәтте. Сүзсез генә сандыктан зур кара кепка алып малаена бирде. Ул аны киеп уенын дәвам иттерде...
Сәлимәнең ире мәрхүм Фәррахның ата-бабалар.ы да тегермәндә эшләгәннәр, тегермән эше осталары булганнар. Фәррах та Бөек Ватан сугышыннан исән-сау җиңүче булып әйләнеп кайткач, соры шинелен чөйгә элгән, ике йолдыз кадалган погонлы кителен сандыкка салган да, лейтенант җиң сызганган, тегермән остасы булып киткән.
— Эшен белеп, намус белән үти иде! —ди колхоз җитәкчесе аның турында акрын һәм сагышлы итеп...
Кешеләрнең шатлыкларын күрә, кайгыларын уртаклаша белә торган Һади агай бу ятим калган семьяне дә онытмый: колхоз аларга ярдәм итә. Сәлимә колхоз балалар бакчасына эшкә урнаштырыла. Аннары идарә аларга яңа өй салып бирергә дә хәзерләнә.
Күрше-күлән дә каты сугышлардан исән калып та, аяк астыннан килеп чыккан бәладән һәлак булган Фәррахны да, яшьли ирсез калган Сәлимәне дә, ятим калган берсеннән-берсе матур, таза өч баланы да бик кызганалар.
Колхоз үзен баету өчен тырышкан кешеләрен онытмый. Колхоз авылында өйләр елдан-ел яңара. Бик күпләр элекке заманның тузган, картайган, салам бүрекле өйләрен сүтеп, алар урынына нарат исе аң
104
кып, тәрәзәләре көлеп торган яңа өйләр салалар. Шулар арасында колхоз салып биргән яңа өйләр дә байтак...
Заманында Гайшә әби «Зәй»нең алдынгы киндер йолкучысы булган. Хәзер карт инде ул. Колхоз аңа якты, җылы өй салып бирде. Габдрә- хнм бабай оста бау- ишүче иде. Колхоз аңа да ярдәм итеп тора. Узган ел бу карт та колхоз салып биргән яңа өйдә яши башлады. Элекке укытучы-агитатор Зифа әби дә онытылмый. Идарә аңа да өй салып биргән.
Әйе, үз колхозы кешеләренең теләкләрен, уйларын, кичерешләрен белеп тору, шулар турында аталарча кайгырту бу — коммунист җитәкче Рахмановның тагын бер матур сыйфаты.
УЛ КОЛХОЗ БЕЛӘН БЕРГӘ ҮСӘ
Май чүлмәге тышыннан билгеле, диләр. Чыннан да, без колхозның пычракка, карга, тауга, чокырга исе китми торган җитез «Газ-69» ма-шинасында авылга килеп керүгә үк, аның юньле хуҗалык икәнен белеп алдык. Нәдернең киң урамнары яп-якты. Аның барлык өйләрендә Ильич лампалары яна. Колхоз идарәсе авылның урта бер җиренә салынган. Аның каршысында зур, яңа клуб. Шунда ук колхозның радиоузелы. Идарә каршысында авыл советы һәм медпункт бинасы. Яна салынган таш йортларның берсендә — почта бүлеге, икенчесендә — бала тудыру йорты. Идарә алдында баганаларда ут балкый. Бер багана башында радио рупоры. Аннан музыка яңгырап тора. Идарәгә керәбез. Уң якта председатель кабинеты, сулда — бухгалтер, счетоводлар бүлмәсе, һәр ике бүлмә дә чиста, пөхтә итеп җыештырылган. Председатель бүлмәсенә кергәч, берәү белән дә сөйләшмичә, стеналарга күз төшереп кенә дә колхозның кем икәнлеген белеп була. Анда матур рамнар эчендә Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсе биргән дипломнар, мактау кәгазьләре. Ә бер читтә ялтырап, көлеп торган дүрт Алтын медаль. Алар күп нәрсә аңлаталар. Колхоз гаражына кёрсәц, анда уннарча йөк машинасын күрәсең. Хәзер колхоз авыл хуҗалыгы машиналарына да үзе хуҗа. «Зәй»нең ундүрт тракторы, сигез комбайны, шулай ук бәрәңге утырта, ала торган машинасы һәм башка машиналары бар.
Ә «Зәй»нең киләчәге! Бу колхоз кешеләре дә партиябезнең тарихи XXI съезды карарларын зур шатлык, күтәренкелек белән каршы алды. «Зәй» колхозчылары җиде еллык үсеш планын, яңа бәхет, шатлыклар китерәчәк планны тормышка ашыру өчен җиң сызганып көрәшәләр.
Колхоз да үз планын төзеде. «Зәй» колхозчылары җиде еллык планны кыска срокта үтәргә, моны үтәү өчен киң басуларда, терлекчелек фермаларында һәм колхозның башка эшләрен тагын да тырышыбрак, тагын да күп күңел биребрәк, тагын да бердәмрәк эшләргә сүз бирделәр. Ә егет сүзе — бер булыр!
Килер елларда терлекләр саны да күп кенә артачак. Аларга җылы, якты, чиста абзарлар салыначак. Киндер сүсен һәм сабагын эшкәртү буенча «Зәй»дә районара пункт төзелә, тиздән монда бу эш өчен өч махсус машина кайтачак. Колхозның ике кешесе Украинага барып бу яңа һөнәргә өйрәнеп тә кайтты инде. «Зәй»дә колхозчыларга акчалата түләүгә күчү өчен зур хәзерлек башланды...
Әйе, алда зур, күңелле эшләр тора. Алар үтәлү белән колхозчылар тагын да матуррак яши башлаячак. Әйе, бу көн килер!.. Чөнки безнең партиябез халкыбызның көнкүрешен яхшыртуны үзенең төп эшләренең берсе итеп куйды!..
Колхоз бүгенге мул тормышка тырыш, бердәм хезмәт аркасында гына иреште. Дәһшәтле сугыш вакытында солдатларын дошманга кар
105
шы күтәргән кыю командир Һади Рахманов колхоз кешеләрен дә уңыш яулап алуга оештыра белде.
Колхоз башлыгының иң якын булышчылары — колхоз коммунистлары. Алариың саны биредә илледән арта. Оешманың секретаре булып күп еллардан бирле инде укытучы Фәйзи Харисов эшләп килә. Рахма- новның уң кулы — урынбасары Газиз Абдуллин да авыл хуҗалыгы эше остасы, булдыклы кеше. Ул — авыл коммунистлары башлыгы да. Коммунистлар уңыш өчен көрәшнең һәрвакыт алгы сызыгында. Коммунист Әмир Заһидуллин комплекслы бригаданың бригадиры. Партия члены Зөлкагыйдә Ахунҗаиова бозаулар карый, ул да үз эшен үрнәк рәвештә үтәп килә...
Колхоз идарәсендә эшләүчеләр дә үз эшләрен матур гына үтәп киләләр. Әнә, бүлмәнең түрендә чиста киенгән, тулы ак йөзле, кечкенә кара күзле колхоз бухгалтеры Әкътәс Кәримов. Аның тирәсендә һәрвакыт кешеләр кайнаша. Бухгалтер янында колхоз идарәсендә инде ике дистә елдан артык эшләп килүче Габдерәхим агай Сәләхов өстәле. Пенсиягә чыккан булса да аның эштән китәсе килми әле.
Кайбер колхозлар: «Армиягә киткән яшьләребез авылга кире әйләнеп кайтмый», — дип зарланалар. Ә менә «Зәй» дә андый зарлану ишетелми. Нәдер егетләренең зур күпчелеге үз колхозларына кайта. Әнә бухгалтер Әкътәс тә, радио остасы Хәсәншин да, башка егетләр дә туп- туры үз авылларына кайтып төштеләр...
Димәк, бу колхоз кешеләрне үзенә тарта белә, үзенә җәлеп итә ала!..
Һади Рахманов үз колхозы белән бергә үсә. Ул җәмәгать эшен үтәүгә дә вакыт таба. Халык аны СССР Верховный Советына депутат итеп, ә инде Әлмәт коммунистлары бу тырыш, тәҗрибәле кешене партиянең шәһәр комитеты бюросына член итеп сайлады.
Колхоз идарәсеннән кеше өзелми. Бирегә үз авылларыннан да, күрше колхозлардан да һәм башка районнардан да килеп чыгалар. Депутат Рахманов аларның сорауларын, теләкләрен игътибар белән тыңлый, киңәшләр бирә. Йөзләрчә хатлар килеп тора аңа. Депутат күпләргә пособие, пенсия алуда булышлык күрсәтә. Мәсәлән, Ивановага фронтта үлгән баласы өчен пособие, нефтьче Ильинга квартирга урнашуга депутат Рахмановның ярдәме тия...
Колхоз башлыгы коммунист Рахмановның тагын бер үзенә хас булган ягын әйтеп үтик. Ул күбрәк кешеләр сөйләгәнне тыңларга ярата. Ул аз сүзле, җыелышларда да трибунага сирәк күтәрелә. Кайберәүләр моны аның беркадәр сүлпәнлеге, пассивлыгы димәкче булалар. Мәгънә- . сезгә күп сөйләргә яратмау — яхшы сыйфат ул. Әле дә без, кайвакыт, кирәксезгә күп сөйләп, кыйммәтле вакытыбызны әрәм итәбез. Ә кайберәүләрнең коры «активлык» күрсәтү өчен генә мәгънәсез чыгышлары да булгалый. Ә Рахманов тормышта чын-чынлап хәл ителәсе нәрсәләр турында сөйли. Ул сирәк чыгып сөйли, әмма чыгышлары тирән мәгънәле була. Менә, мәсәлән, узган елның соңгы айларында пар- . тиянең Әлмәт шәһәр конференциясендә «Зәй» председателе дә сүз ала. ' Ул матур итеп бизәкләп сөйләми. Ләкин аның ачынып, чын күңелдән . әйтелгән гади сүзләрен конференция тып-тын утырып, зур игътибар ‘ белән тыңлый:
— Көз көне Бөгелмәгә баргач, үзебезнең дәүләткә биргән сарыклар, , дуңгызларның хәлен белим, дип бойняга бардым,—ди ул, басынкы гына тавыш белән. — Ләкин ник барганыма үкендем. Юлда үлеп кал- ‘ ганнары да булган. Терлекнең исән калганнары да бик кызганыч хәлдә “ие. Аякларына чак басып торалар. Кычкыра да алмыйлар, мескеннәр. Әгәр дә кычкыра алсалар: «Без колхоздан киткәндә болай түгел идек ебит, нинди гөнаһларыбыз өчен безне болай киптерәсез», — дип кычкырырлар иде. Кабыргаларын санарлык. Киртә кимерәләр. Ә без бит
терлекләрне симертеп тапшырабыз. Бу турыда, яхшылап сөйләшәсе иде бер. Эш түгел бу!..
Конференция делегатлары:
— Дөрес!
— Күптән вакыт!—диләр «Зәй» ораторының сүзен куәтләп.
Рахманов тәкъдим дә кертә:
— Минемчә, колхозчылар симертелгән терлекләрне дәүләткә үзләре суеп тапшырсыннар. Бездә бу эшнең үзенең осталары җитәрлек. Әмма ләкин һәр район үзәгендә ит комбинаты, холодильник булдырырга кирәк. Бер Бөгелмә генә күп районнардан килгән итне саклый алмый. Югыйсә, мал-туар, холоднльникта урын булмаганлыктан, суелмыйча, ач торып сөяккә кала бит...
Чыннан да, бик тиз хәл итүне сорый торган мәсьәлә бу!.. Безнен Казан тирәсендә дә меңнәрчә мал-туар суелырга чират көтеп, коры сөяккә кала. Салкын көз көннәрендә йоннары коелып беткән каз көтүләрен дә күреп шаккатканыбыз бар бит безнең!..
Колхоз җитәкчесе бүгенге тормыш таләп итә торган мондый проблемалар, бурычларны әледән-әле күтәреп чыга килә, һәм аны тормышка ашыру өчен бөтен көчен куя. Менә шуңа күрә дә халык аңа ышанып хөкүмәтебезнең иң югары органына депутат итеп тә сайлады. Күп еллар колхоз башлыгы булып халык белән бергә әйбәт эшләве өчен хөкүмәтебез Рахмановның күкрәгенә Хезмәт Кызыл Байрагы ордены такты, мактау язулары тапшырды...
107