Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХРОНИКА

СЪЕЗД ЙОМГАКЛАРЫ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШҮ
19 июньдә Габдулла Тукай исемендәге клубта Татарстан язучыларының ачык партия җыелышы булып узды. Язучылар СССР язучыларының Ш иче съезды йомгаклары һәм язучылар җәмәгатьчелеге алдында торган бурычлар турында фикер алышты-лар.
Җыелышта доклад белән Татарстан язучылары союзының идарә председателе А ф- з а л Шамов чыкты.
Җыелышта сүз нигездә әдәби әсәрләрнең сыйфатын күтәрү, язучыларның иҗат активлыгын үстерү, иҗат секцияләренең эшен җанландыру турында барды.
— Съездда, — диде Ф. Хөсни үзенең чыгышында, — бик күп җитди мәсьәләләр күтәрелде. Алар арасында иң әһәмиятлелә- реннән берсе — әдәби әсәрнең сыйфаты мәсьәләсе. Бу мәсьәлә турында бездә югары принципиаль дәрәҗәдә сөйләшү юк әле. Хәзерге заман темасын да чын мәгънәсендә хәзерге заманга — коммунизм төзү чорына лаеклы итеп хәл итәргә кирәк. Әдәбиятның сәнгатьчә сыйфатын күтәрү мәсьәләсе — ул коммунизм төзүче халыкны эстетик тәрбия-ләү эше белән турыдан-туры бәйләнгән. Бездә тәнкыйть тә, басылып чыккан китапларны пропагандалау да җитәрлек түгел әле.—Ф. Хөсни чыгышының ахырында яшьләр иҗатына таләпчәнлекне үстерү турында сөйләде: — Яшьләрнең күбесе әдәбиятка аның авыр хезмәт икәнен аңлап килмиләр. Безнең «коеп куйган» шагыйрьләребез күбәеп бара.
Г. Минский Татарстан китап нәшриятының 1960 елгы планына, язучыларның нәшрият эшенә катнашуларына тукталды: —Иптәш Н. С. Хрущев безне партиянең иң якын ярдәмчеләре дип атады,—диде ул.— Бу безне иҗатта яңа югарылыкларга канатландыра. Без, язучылар, хәзерге заман рухы белән сугарылган, киң колач белән коммунизм төзүгә керешкән совет халкының героик эшен чагылдырган, аның батыр хезмәтенә лаеклы әсәрләр бирергә тиешбез. Ләкин хәзерге заман темасына багышланган әсәрләр һаман да аз әле. Китап нәшрияты алдагы ел планын төзегәндә шактый уңайсыз хәлдә тора: заман темасына языл-ган яңа әсәрләр юк дәрәҗәсендә аз.
Т. Журавлев шулай ук бүгенге заман темасы мәсьәләләренә тукталды. —Язучы тормыш эчендә кайнарга, тормыш белән бергә атлап барырга тиеш, — диде ул.— Мин «дистанция теориясе» тарафдары түгел. Ләкин мине икенче бер нәрсә борчый. Сыйфат мәсьәләсен оныту булмасын иде. Кайсы чор турында язылса да әсәр чын сәнгатьчә эшләнсен. Халык, партия шуны сорый.
Җ. Т ә р җе м а и о в балалар әдәбиятын үстерүгә игътибарны көчәйтү кирәклеге турындагы фикергә кушылып, балалар әдәбияты секциясен яңадан оештырырга тәкъдим итте.
Съезд делегаты Шәүкәт Галиев съезддан алган тәэссоратлары белән уртаклашты: — Минем өчен съездның иң онытылмас минутлары Никита Сергеевич Хрущев белән очрашу булды, — диде ул. Аннары иптәш Хрущевның съезд делегатларын кабул иткәндә сатира турында әйткән сүзләрен искә төшереп болай дәвам итте: — Юмор-сатира журналында эшләүче буларак та, шул жанрда каләм тибрәтүче буларак та сатира кебек сугышчан жанр файдасына әйтелгән бу сүзләрне мин сөенеп тыңладым. Табигый буларак, моннан сон республикабыздагы «Чаян» журналын тагын да яхшырак күрәсе килде. Бу журналның сугыштан соң яңадан чыга башлавы татар әдәбиятында юмор-сатираны җанландырып җибәрде. Ул вакытта журналда 50 ләп язучы катнашты. Соңгы вакытта язучылар «Чаян»ны беркадәр читләтә башладылар. Татарстанда яшәүче рус укучыларын татар юморы һәм сатирасының үрнәкләре белән таныштыру өчен оештырылган дубляж дөрес алып барылмый, ике телгә дә тәрҗемә итүдә җитди кимчелекләр бар.
Ш. Хөсәеиов та «Чаян»ныц соңгы чорларда төссезләнүе, журналда басыла торган әсәрләрнең әдәби сыйфатлары канәгатьләнерлек булмавын тәнкыйть итте.
3. Нури съезд кабул иткән яңа уставтан чыга торган конкрет бурычларга тукталды. — Без бик акрын һәм аз иҗат итәбез. Язучылар бүгенге көн темасына актив язарга тиешләр. Яшьләр Литфондка гына ышанып ятмаска тиешләр, — диде ул. 3. Нури иҗат командировкасына чыккан кайбер язучыларның йөреп кайткач еш кына бернәрсә дә язмауларын тәнкыйтьләде.
— Иптәш Хрущев, — диде Г. X а л и т. — съездда сөйләгән речендә тәнкыйтькә бнк зур игътибар бирде. Бу хәл бездән мона кадәр тәнкыйтькә булган карашны нык үзгәртүне таләп итә. Әдәби мирасыбызны өйрәнү, бүгенге тәнкыйтьне җанландыру эшенә җитди әһәмият бирергә кирәк.

I
M. Елизарова Татарстанда кино фильмнәр
эшләнмәве, нефть республикасының тормышын
күрсәтүче кинокартиналарның бөтенләй
чыгарылмавы, язучыларның торак шартларын
яхшырту кирәклеге турында сөйләде.
Г. К а ш ш а ф язучының мораль йөзе, аның
җәмгыятебезнең алдынгы, үрнәк кешесе булырга
тиешлеге турында сөйләде. — Без үзебез бүгенге
көнне белгән кебек, . ә асылда киресе килеп чыга.
Газета-журнал- ларда басылган әсәрләрдә
халкыбызның омтылышы тулысынча гәүдәләнми.
Тәнкыйтьчеләргә әйтелгән тәнкыйть тә дөрес.
Соңгы вакытларда күп кенә тәнкыйтьчеләр ■
тәнкыйть эшен ташлап, башка жанрларга с
күчтеләр. Тәнкыйтьчеләргә карата идарә
тарафыннан кайгыртучанлык та җитми.
Җыелышның ахырында КПСС Өлкә Ко-
митетының Культура бүлеге мөдире Б. Гыйззәт у л
л и н иптәш чыкты. Ул Ill иче съездның язучыларны
зур иҗат эшләренә рухландыруы, халыкның
эстетик таләпләрен канәгатьләндерүдә әдәбиятның
әле зур бурычлы булуы турында сөйләде, үзешчән
түгәрәкләр өчен чыгарылган җыентыкларда
сәнгатьчә түбән дәрәҗәле әсәрләрнең басылуын
тәнкыйтьләде.
Җыелыш язучыларыбызның бөтен совет халкы
белән бер сафка басып, җидееллыкны тормышка
ашыруда үзләреннән лаеклы өлеш кертергә әзер
торуларын ачык күрсәтте.
«ҖӘЛИЛ» ОПЕРАСЫ МӘСКӘҮ
СӘХНӘСЕНДӘ
I
19 июньдә Мәскәүдә, СССРның Зур театр
филиалында Зур театр артистлары коллективы
СССР Халык артисты Нәҗип Җ и- һано вн ы ң
«Җәлил» операсын сәхнәгә куйды. Спектакльдә А.
Э й з е н, П. Л и- сициан, Н. Соколова, В. Гагарина,
И. Архипова кебек күренекле артистлар төп
рольләрне уйнады. Театр тарафыннан махсус
чакырылган Татар дәүләт опера һәм балет театры
артисты И. И ш- б ү л ә к о в Муса образын
сәхнәләштерде. Опера Б. Покровский һәм Г. Мил-
лер, тарафыннан куелды. Дирижер — Б. Ха й к и н,
художниклар — Б. Р ы н- д и н һәм Н. Е ф а н о в.
Операны тамашачылар җылы каршы алдылар.
УКУЧЫЛАР КОНФЕРЕНЦИЯСЕ
фатих Хөснинең «Җәяүле кеше сукмагы»
романын укучылар җылы каршы алдылар. Авторга
укучылардан күп хатлар килә. 3 июньдә Пнтрәч
районының Вахитов исемендәге колхозында
«Җәяүле кеше сукмагы» романы буенча укучылар
конференциясе булып узды. Фикер алышуларда
күп кенә колхозчылар, авыл интеллигенциясе вә-
килләре катнашты. Конференциядә катнашкан
автор Фатих X ө с н и романының ничек язылуы
турында сөйләде, сорауларга җаваплар бирде.
УКУЧЫЛАР БЕЛӘН ОЧРАШУЛАР
Июнь урталарында язучылар республикадагы
балалар китапханәләренең җитәкчеләре белән
очраштылар. Г. Ә п с ә л ә м о в, 3. I I у р и, Г. Хуҗи,
Г. П а у ш к и н А. С а л м и и, С. Радзневская һ. б.
үзләренең иҗат планнары белән уртаклаштылар.
Таҗетдинова, Әфлятунова, В ә л и е в а,
Шәрифуллина һ. б. китапханәчеләр үзләренең
чыгышларында балалар өчен татар телендә
маҗаралы, фән- ни-фантастик әсәрләрнең бик аз
булуы, кайбер китапларның иллюстрациясе начар
башкарылуы турында сөйләделәр, татарча яңадан
пионер газетасы чыгара башларга кирәклекне
әйттеләр, балалар язучылары- ның китапларының
геройлары арасында бик аз булуларын, балалар
тормышын начар белүләрен тәнкыйтьләделәр.
Республикабызның авыл районнарыннан килгән
укытучылар белән очрашуда А. Ш а- м о в, Г. К а ш
ш а ф, М. Әмир’ 3. Нур и, Г. Хуҗи һ. б. катнашты.
Очрашуда сүз СССР язучыларының III нче съезды,
татар әдәбиятының яңалыклары турында барды.
Июнь ахырларында бер төркем язучылар
республика районнарына командировкага
киттеләр. Шәйхи Маннур Тәкәнеш районында,
Риза Ишморат Актаныш, Гариф Галиев Азнакай
районнарында укучылар белән очраштылар.
ЯШЬ ТӘНКЫЙТЬЧЕ— СОЮЗ ЧЛЕНЫ
Татарстан язучылары союзының июнь аенда
булып узган идарә утырышында «Муса Җәлил»
исемле китапның авторы яшь тәнкыйтьче, әдәбият
белгече Роберт Бикмөхәммәтов СССР язучылары
союзына член итеп алынды.