Логотип Казан Утлары
Хикәя

КАЧАК

ече якта, караваттагы колак мендәренә капланып, Тәнзилә елый. Күңеле тулган икән кызыйның. Батист кулъяулыгы гына түгел, мендәр тышлыгы да күз яшеннән сыгарлык булган.
Ул кычкырып еламый. Сабыр холкы елаганда да аны шулай тыйнак иткән. Андый кеше шулай була бит ул. Шыпырт кына йөри-йөри дә, — мә сиңа, — җылы яңгырдан соңгы язгы боз кебек кузгалып китә.
.Тәрәзә төбендәге кына гөле чүлмәге янында бөгәрләнеп чуар песи Куштый йоклый. Ачык тәрәзәдән бакчада сәрви куаклары арасында тырманган тавыкларның ара-тирә бер-берен чукып, кырылдашып куюлары ишетелә.
Тәнзиләгә фермага төшәргә күптән вакыт. Кичке савымга кырга — туплауга барырга кирәк. Иптәш кызлары көтә торганнардыр.
Көтсеннәр! Бер сәгать түгел, ике сәгать көтсеннәр. Җитәр! Эш дип, ферма дип әле дә түзеп киленгән инде. Үзең хакында, гомер хакында уйланырга вакыт та калмаган. Уйлап карасаң, тәмам һушың китәр, валлаһи! Ни гомер кичке уенга чыкканы юк Тәнзиләнең, кино карамаганга да күпме инде. Бик кызык китап дип ишеткәч, Тургеневның «Ася»сын алып кайткан иде. Ул да ике бите генә укылган килеш ята. Кисеп куйган крепдешин күлмәкнең кисәкләре, өлгеләре таралып, югалып бара. Берсенә дә кул җитми, һаман эш тә эш. Эшенең мәгънәсе булса икән, ходаем. Район газете килсә, укырга оят, колхозың, арт- ган караганда, иң алдынгылар рәтендә...
Җитәр! Көтсеннәр, ачулансыннар, Тәнзилә бүген сыерлар янына аяк та басачак түгел. Саварлар әле. Кирәк булса, кешесен дә табарлар! Әнә, колхоз председателенең хатыны Гөлҗиһан тик ята, хисапчының Нурдидәсе дә кибет төбен, базар юлын таптаудан бушамый. Алар да эшләсеннәр. Гөлҗиһан, Тәнзилә кебек, өч ел сыер савып карасын әле.
Гаҗәп, иптәш кызлары Гөлҗиһан белән Нурдидәне әрләгәндә, беренчесенең бала-чагасы күп, икенчесе саулыкка туймый икән дип яклап чыга торган Тәнзилә бүген үзе аларны тотып ашардай хәлгә килгән иде.
Нигә, алар да эшләсеннәр!
Өч ел... Аккан су кебек үткән дә киткән. Тәнзиләгә егерме тулган. Егерме яшь... Гомер юлының уртасы кайчан башлануын беркем дә
К
4
белми бит. Бәлки, аның яртысы үтеп тә киткәндер. Унынчы классны тәмамлаганга өч ел. Тфү! Чәчәк кебек гомерең ферма өендә каравылчы Минәч картның сасы тунын иснәп үтсен инде!..
Әле иртән генә Тәнзилә ваемсыз һәм көләч кыз иде. Бүген иртәнге савым тәмамлангач, ул иптәшләре белән сыер абзарларын сыларга калмады. Каладан айлык ялга кайткан апасы Гөләндәмне озатасы бар иде аның.
Гөләндәм Тәнзиләнең бертуганы булса да, төсе-башы белән дә, холкы-фигыле белән дә сеңелесенә охшамаган иде. Ул сигезенче классны бетерер-бетермәстән укуын ташлап колхозда эшли башлады. Анда да бер кыш ерак урманга агач кисәргә барып, колхоз эшеннән тәмам туеп, усалланып кайтты. Кайтты да:
— Бер капчык арыш өчен бил бөкрәйтеп, күз чекрәйтеп эшләп йөрисем юк, калага китәм, — диде. Кызының холкын яхшы белгән Мәгъмүрә апа каршы килеп маташмады. Колхоз председателе Бикбулат кына:
— Китсәң кит, ак юл үзенә, тик язу бирмим, — дип кырт кисте.
Гөләндәм сынмады, колхоз идарәсендә күтәргән давын район үзәгенә алып барып җәнҗал итеп бетерде. Прокурорга кадәр керде:
— Кешечә яшисем килә. Безнең колхозда яшәү түгел, тын алырга иркенлек юк, — дип дулады.
Председатель Бикбулат эченнән сызланса да, язу бирергә мәҗбүр булды. «Ичмасам, колагым тынар» дип, Гөләндәмне станңага кадәр ат белән илттерде.
Гөләндәм кала тирәсендәге бер төзелешкә барып урнашты. Балчыкның бал, дөньяның ал түгеллеген тиз аңлады ул. Ипинең беркайда да ансат кына бирелмәвен, аны тир түгеп табарга кирәклеген шунда төшенде. Авыр чакларда барысын да ташлап авылга, әнисе янына кайтып китәргә теләгән вакытлары да булгалады. Тора-бара күнекте, \җәтләнеп тешен кыса-кыса эшләде. Завод төзелеп беткәч, шунда ук эшкә калды. Шунда гомергә төпләндем, дип уйлады. Акчаны да шактый төшерә башлады. Күптәнге нәзерен үтәп, әнисенә оренбур шәл, сеңелесе Тәнзиләгә күлмәклек зәңгәр ефәк җибәрде, һәр елны ялга мул итеп кипкән өреген, йөземен, кара җимешен алып кайтты. Күчтәнәчтән күрше-коланга гына түгел, чыбык очы агай-энеләргә дә өлеш чыккач, авылда: «Гөләндәм бик баеп кайткан, акчаны көрәп ала булыр. Дистәләп күлмәге генә бар икән», — дип сөйләнделәр.
Тормышның тәмен белеп, куанып яши башлаганда гына ирдән калган, ятим-ялпы булып гомергә китек тереклек иткән Мәгъмүрә апага бу сүзләрне ишетү бик рәхәт булды. Үзе яныннан бик җиңел генә чыгып киткәнгә рәнҗегән ана күңеле Гөләндәмне берьюлы гафу иткән иде. Ул эченнән генә Гөләндәмнең шул завод тирәсендә кияүгә чыгуын тели. Башка яктан олы кызының тормышы түгәрәкләнгән дип исәпли иде.
Тәнзиләгә апасының кайтуы бер елны да әллә ни искитәрлек тәэсир ясамады. Яшь аралары зур булмаса да, характерлары белән төрле-төрле булгангамы, туганнар арасында артык якынлык юк иде. Ул апасының завод, кала хакында онытылып сөйләнгәннәрен колак очыннан гына үткәреп җибәрә иде. Ефәк яулыклар, капроннар да аның исен китәрә алмады. Ул кадәресен генә әнисе ярдәмендә ул монда да бөтәйткән иде. Кино-театрның матурлыгы, шәплеге турындагы хәбәрләр дә аны кызыктырмады, һәркемнең үз тормышы, үз рәхәте бар дип саный иде ул. Гөләндәмгә шәһрр ошаган, ә менә Тәнзиләгә шушы авыл кадерле. Ипине икесе дә эшләп ашыйлар. Дөрес, соңгы елларда Гөләндәм азрак көч түгеп, тәмлерәк ипи ашый. Тәнзилә күбрәк көч куеп, ачырак ипи ашый икән, берни эшләр хәлең юк. Колхозың бай булмагач, аягыңны әллә ни киереп суза алмассың.
5
Гөләндәмне быел да хәл кадәренчә кунак иттеләр. Кайтуына йомыркасын күрше келәте астына салырга гадәтләнгән бүрекле тавыкны суйган булсалар, китәренә ун көн калды дигәндә тәкә суйдылар. Өстәлдән катык, май өзелмәде. Гөләндәм авылдан чын-чынлап ял итеп, тазарып, чибәрләнеп китте.
Тәнзилә бала вакытта елак кына, усал гына, нечкә сыйраклы, юка гәүдәле бер кызчык иде. Усаллыгыннан бигрәк кирелеге, үзсүзлелеге белән ул гаиләдәгеләрнең җыгын чыгара. Ни генә әйтсәң дә:
— Сез әтине дә күргән, минем күргәнем юк. Мине кимсетмәгез, — дип аяк тибә-тибә елый иде ул.
Тора-бара ятимлеккә дә күнегәсең икән. Әтисенең кайда, ничек югалуын аңлагач, Тәнзилә дә үзгәрде. Үскән саен сабырлана-тыйнаклана барды. Урта мәктәпне тәмамлаганда ул матур ал яңаклы, сөрмәле коңгырт күзле, уйчан гына кыз иде инде.
Апасы кече яшьтәй үк уеннарны, җыр-биюләрне яратканга, өй эшләрен бик яшьләй Тәнзилә карады. Әнкәсе эштә булса, мал-туарны ул барлады. Гөләндәмнең читкә китүенә бер сүзсез риза булган Тәнзилә үзе кайчан да булса авылны, карчык әнисен ташлап китә алыр дип уйламады. Әллә нинди язылмаган законнар белән Тәнзиләнең йортта калуы хәл ителгән булып чыкты. Мәгъмүрә апа да моны шулай дин белә, сүз кузгалганы булмаса да, Тәнзилә үз хәле белән ризалашкан иде.
Шуңа күрә урта мәктәпне бетергәндә, Тәнзилә хыял канатларына талпынырга ирек бирмәде. Кайбер иптәшләре кебек, кая барыйм, укыйм микән, юкмы икән, ВУЗга керә алмасам нишләрмен, дип тыз- быз чабарга туры килмәде аңа. Сынаулар беткәч үк, күңел ачу булсын дип, күрше авылдагы әбиләренә бер атнага утырмага барды. Шунда да авылны, әнисен сагынып кайтты. Ике кулыңа бер эш, төпле урый дип фермага урнашты. Бер ел бозау карады. Икенче елны яңа кешегә яңа сыерлар, баштан ук үз көеңне өйрәтерсең дип, унике башмак тананы җыеп Тәнзиләгә тапшырдылар. Шулай итеп, Тәнзилә сыер савучы булып китте.
Үз эшен, болай, яраткан кебек иде ул. Ферма мөдире ач яңаклы, какча гәүдәле, кыдрач Гайфулла колхоз председателе Бикбулатка:
— Кызыйның менә дигәне эләкте. Телле-тешле түгел. Кая җибәрсәң, шунда бара, шәп кыз, — дип мактаган иде.
Сыерлар фермасы салам түбәле, иске бер бинага урнашкан иде. Язын-көзен түбәдән су үтеп интектерә, кышын исә юка стеналар аша кергән суык сыерларны да, савучыларны да җәфалый иде. Ятим үсеп, үз хуҗалыгында да әллә ни муллыкны күрмәгән Тәнзилә азга да канәгать булды. Аның күңеле, Гайфулла әйтмешли, яхшыны күреп бозылмаган иде әле. Башкалар эш шартларының начарлыгыннан зарланганда да Тәнзилә катнашмады. Савучыларга тиешле өстәмә түләү үз вакытында бирелмәсә дә, башкалар кебек, идарәгә барып җәнҗал куптарып йөрмәде. Кара таңнан кичкә кадәр фермада булды. Вакыты җиткәч, яңа биналар да салыныр, өстәмә түләве дә качмас, колхозның чыгымы бер без генәме әллә дип йөрде ул. Кышларын терлек азыгы җитмәгәндә үз өеннән бәрәңге ташып сыерларына ашатты.
Шыпырт кына эшләде Тәнзилә. Иптәш кызлары аның эш сөючән- леген, тыйнаклыгың яратсалар да, үзен хаксызга кимсеткәндә дәшми калуын ошатмыйлар, мөдиргә ярарга тырыша дип уйлыйлар иде. Мөдир Гайфулла исә үзенең кыек-мыек эшләрен Тәнзиләгә күрсәтмәскә- рәк тырышты. Ул да аңардан шүрли, бу кыз председательнең фермадагы күз-колагы түгелме, дип сагая икән.
Шулай итеп, фермада эшләсә дә, Тәнзилә, ничектер, аның чын хәленнән, ыгы-зыгысыннан читтә яшәде. Былтыр сөт ташучы малайның аз-мазлап каймак чиртүе ачылгач, ул бөтенләй исе китеп, шакка-
6
тып калган иде. Гайфуллага да шул каймактан бераз өлеш чыгуын ишетсә, Тәнзилә ышанмас иде...
Тәнзилә ел да Гөләндәмне авылдан гына озатып кала торган иде. Быел әллә Гөләндәм кузгаттымы, әллә үзе башлап авыз ачтымы, ул апасы белән станцага кадәр барырга булды. Мәгъмүрә апа да:
— Бер ирек ачып кайтырсың, бар, — дип кызының фикерен хуплады.
Ул фермадагы эшләрен мөмкин кадәр кыскартырга тырышты. Алай да ул кайтканда Мәгъмүрә апа белән Гөләндәм урамга ук чыгып басканнар иде. Тәнзиләне күргәч, Гөләндәмнең чырае ачылып китте.
— Соңга каласың дип торам. Белешеп кайттым, машина хәзер килә,— диде ул. Тәнзилә өс-башларын алыштыргалаганчы, түбән очтан тузан туздырып менүче машина күренде. Тәнзилә йөгереп чыкты. Кабинада шофер белән янәшә утырган колхоз председателен күргәч, ул кызарып китте.
Төенчекләрен машина өстенә урнаштыргач, Гөләндәм әнисе белән саубуллашты:
— Хуш инде, әнием. Кыр эшләре беткәч, минем янга калага килеп чык, — диде. хМәгъмүрә апа елап җибәрде:
— Кая инде ул миңа? Менә сеңелең җитешеп чыга алса, бик ярар иде дә, булмас, — диде.
Бикбулатның ашыкканлыгы күренеп тора иде. Ул: «Я, тиз буласызмы?» дигәнсыман, кабина тәрәзәсеннән башын чыгарып, Гөләндәмне озатырга чыккан күрше-коланга кырын күзе белән генә карый. Шул чагында ул йөк өстенә менеп утырган Тәнзиләне шәйләп, кырыс тавыш белән:
— Ә син кая җыендың? — дип сорады.
— Нигә? Апаны озатам.
Бикбулат дәшмәде. Калын кашларын җыерып шоферга борылды:
— Әйдә, үрләт. Поездга соңга калмыйк,—диде. Бикбулатка кардәшләреннән берсе: «Кунакка киләм, каршыла», — дип телеграмма суккан икән. Мондый кызу эш өстендә йөргән кунакларны, шәһәр кешеләрен Бикбулат яратмаса да, кунакны үзе каршыларга булды. Заготзернога да керәсе бар иде, ике йомышны бер итеп юлга чыкты.
Авыл очына чыгуга машина туктады. Бикбулат кабина ишегеннән үрелеп:
— Я, Тәнзилә, син төшәрсең инде, — диде.
— Мин станцага кадәр барам, — диде Тәнзилә.
— Эшеңне кем эшләр?
— Бүгенгә кызлар үзләре генә маташырлар инде. Кичке савымга кайтып җитәм ич. Без үзара сөйләшкән идек.
— Ә миннән рөхсәт сорадыңмы соң?
Тәнзилә бурлат төсле булды:
— Станца ерак түгел ич, Бикбулат абый, — дип мыгырданды ул.
— Ераклыгын-якынлыгын үзем дә беләм. Апаңны барыбер алып кала алмассың. Шушында гына хушлаш та бетер. Барып йөрергә миннән рөхсәт юк. Эш вакыты, — дип, Бикбулат кабина ишеген шап иттереп ябып куйды.
— Рөхсәтеңнең кирәге дә юк, — диде Гөләндәм кабынып. — Оҗмах каравылчысы булдыңмы әллә?
Ул бик ачуы килеп, соры күзләрен кыса төшеп, сөйләшү ни белән бетәр икән дип көтеп торды. Тәнзиләнең җиңелүен, төшәргә дип итәкләрен җыештыруын күргәч, тәмам ярсып:
— Кая барасың? — дип кычкырды.
— Менә... күрәсең ич... эш...
Гөләндәм кул селтәде:
7
— Их син, арыш боламыгы! Шул Кара Нурыйның колы булгансың- Боргычлар идем мин аны! Кешемени син!—диде бик ачуланып. Тузан үтмәсен дип кысып бәйләгән яулыгын чишеп ташлап, Гөләндәм сикереп үк торды.
Председатель сүзенә карышырга Тәнзилә кыймады, төшеп калды. Гөләндәм кабина ягына таба суганлап-борычлап берничә сүз әйтте дә сеңе- лесенә карады. Ул күчәр башлары эләгеп ашалып, кыйгаеп беткән басу капкасының баганалары арасында, зәңгәр яулыгын күкрәгенә кысып, юаш кына басып калды.
Тәнзилә беренче мәртәбә апасыннан көнләште. Күңеленә Гөләндәм сөйләгән зур шәһәрләр, мәһабәт театрлар, киң урамнар, бакчалар килде. Канатлары яньчелеп, буявы уңып бетсә дә, шушы машина Гөләндәмне шул шәп, әкият дөньясына алып китә бит! Ә Тәнзилә? Аның әнә шул зәңгәр офыкта яткан станцага барырга да хакы юк. Нигә? Гөләндәм бер ай ял итте. Теләгән җиренә барды, теләгән кешесен күрде. Тәнзиләгә ике сәгатькә генә эштән аерылырга ярамыймыни? Бәйрәмнәрдә дә җүнләп ял иткәне юк ич аның. Ә ул кемнән ким? Шул ук ил кешесе, урта белемле...
Тәнзиләгә дөнья тар, үзе бик кечкенә, хыяллары өтек булып тоелды. Ул, гарьләнеп, яулыгын учы белән йомарлады, машина күздән югалганчы каккан казык кебек капка янында катып торды.
Ындыр киртәсе буйлап тар сукмактан велосипедка атланган бер малай бозау куып килә. Бозау велосипедтан куркып койрыгын чәнчеп- чәнчеп чаба да борылып малайны көтеп тора. Тәнзилә янына килеп җиткәч, бозау туктады һәм бер дә шикләнмичә кытыршы, юеш борынын аның кулына төртте. Бүтән чакта хайван киң күңелле кешене әллә каян сизә дип куана торган Тәнзилә бүген бозауны «тибеп кенә очырды».
Машина күздән югалды. Машинага утырып Гөләндәм китте. Ул поездларга утырыр, теләгән эшен эшләр, йөрер, күрер. Әйе, китте. Тәнзиләнең күңелен тутырып китте. Менә кызның калку күкрәге еш- еш күтәрелә башлады, керфекләре чыланды. Ул, елавын кеше күрүеннән куркып, тешләрен кысты, йодрыкларын йомарлап бәрәңге бакчалары артыннан өйләренә йөгерде. Итәгенә тигәнәкләр ябышты, туфлие эченә туфрак тулды. Күңел тулганда алары күзгә күренми икән.
Ул көч-хәл белән өйләренә кайтып җитте. Бикле ишекне ачып, ка- балана-кабалана кече якка үтте. Караватка капланды.
Күптәннән елаганы юк иде аның.
2
Мәгъмүрә апа Гөләндәмне озаткач эшкә барырга яхшысынмаган һәм аргы очтагы кодачаларына киткән иде. Күп-күп күчтәнәчләр алып кайткан, каланың үзендә оя корып"маташкан кызы хакында тагын кем белән булса да уйларын бүлешәсе килде аның.
Өй аулак булгач, Тәнзиләгә дә комачаулаучы булмады. Ул күңеле бушаганчы елады. Елап арыгач, караваттан күтәрелде. Гәүдәсе кыйнап ташланган кебек авырайган, озату уңае белән киелгән әйбәт күлмәк таушалган, Тәнзилә үзе бер-ике яшькә олыгайган кебек күренә иде.
Әле торганда башындагы фикерләре бер юнәлеш алып оешмаган булса да, Тәнзиләнең нидер эшлисе, үзенең ямьсез тормышын ватасы килде.
Ул торып тәрәзә янына басты һәм тузан белән капланган сәрви яфракларына, коймага карап тора башлады. Күңелендә ап-ачык булып бер фикер калыкты: әйе, авылдан китәргә кирәк.
Тәнзилә әле кая китәсен дә, кайчан китәсен дә уйлап бетермәде. Авылга үпкәсе шулкадәр көчле иде аның, кая гына китсә дә мондагы-
8
дан рәхәтрәк булыр, күңеллерәк булыр кебек тоела иде. Читкә киткән иптәш кызлары берәм-берәм аның күз алдыннан уздылар, Тәнзиләнең күңеленә ни өчендер ал арның авылга, ялга кайткан чаклары гына килде. Бәхетле кызлар бар соң дөньяда! Үз бәяләрен ничек иртә аңлап алганнар. Читтән кайткан кызлар тирәсендә егетләрнең ничек бөтерелүләре дә искә төшкәч, Тәнзилә бөтенләй кәефсезләнде. Чат Шәрәфинең җебегән Әсмасы да Яраслауда торфта эшләп кайткач кем булып шәбәеп, һаваланып йөргән иде. Хакы булган икән. Ул бит Тәнзилә күрмәгәнне күргән, Тәнзилә белмәгәнне белгән. Ирекле булуның тәменә төшенгән.
Өс-башын да алышмыйча, таушалган күлмәктән, йомарланып беткән яулыгын кулына тотып, Тәнзилә идарәгә юнәлде.
Председатель булмаса булмас, хисапчыга сөйләр. Башта берәр йомыш тапкан булыр. Менә урам коеларын күмдерергә кирәк. Ир-ат булмагач, караучы да юк. Өсте ачылып, үткән көз бер сарык төшеп үлде үзенә... Күмдерергә риза булмасалар, сүз башларга җиңелрәк булыр.
Урам тар, йортлар тәбәнәк, шыксыз булып күренделәр Тәнзиләгә. Юл тузаны да гадәттәгедән калынрак иде ахры. Бәләкәй генә җил иссә дә, ул бөтерелеп уйный башлый, күзгә керә, борынны кытыклый, теш араларына үтеп чытырдый.
Ертылып беткән стена газете эленгән идарә ишегендә йозак-фәлән булмаса да, эчтә беркем дә юк. Председательнең өйдә юклыгыннан файдаланып, хисапчы үз өенә салкын әйрән эчәргә киткән ахры.
Бүкәненә йозак эленгән стена сәгатен күргәч, Тәнзилә усал гына көлемсерәп куйды, йозакны бүкәнне авырайту әчеп түгел, сәгатьне бикләп кую өчен элгәннәр кебек. Чөнки ул йөрми дә, шылт та итми.
Хисапчы урындыгы турына гына стенага атаклы сыер савучы Чүпрәле кызы Фирдания Гафурованың рәсемен элгәннәр. Рәсем астына эре хәрефләр белән: «Үрнәк алыгыз!» дип язганнар. Моны күргәч, Тәнзиләнең бөтенләй авызы чалшайды. Үрнәк, имеш. Тишек-тошык абзарларда ел буе бата-чума йөреп интегеп кара. Үрнәк дип бик авызыңны ачарсың! Иң элек үрнәк итәрлек каралтылар сал, азыгын бир, аннары сөйләшеп карарга мөмкин булыр. Үзләренең ферма биналарын хәтеренә төшергәч, Тәнзилә, ачуыннан шартлар дәрәҗәгә җитеп, идарәнең ишек катына килде. Ишек яңагына терәп үк зур зәңгәрсу кәгазь кадакланган. Кәгазьдә бер рәсем бар. Яшь кенә кызлар ак халатлар киеп алганнар да авызларын ерып торалар. Ермыйча, «Көчле ирек» колхозының иң яхшы сыер савучылары» дип язып куйганнар шул кәгазьнең өстенә.
Гап-гади кызлар. Тәнзиләнең яшьтәшләредер әле җитмәсә. Димәк, тормышта аның яшьтәшләре дә, аның чордашлары да күренекле урын ала баралар. Ә ул кем? Кешеләр тирә-юньдә шундый шәп тормыш сөргәндә син исемсез, билгесез бер кеше булып яшә инде. Хәтта синең апаңны станцага озатырга да хакың булмасын. Яшәүмени бу, тормышмыни?
Нигә идарәдә шулай озак беркем дә юк? Тәнзиләгә ифрат күңелсез була башлады. Шул арада телефон шалтырады. Тәнзилә як-ягына каранып алды һәм, беркем дә күренмәгәч, трубкага тотынды.
— Әйе. «Үзәк» колхозы тыңлый,—диде ул ят тавыш белән. Трубкадан «кем тыңлый» дип сорагач, ул аптырап калды. Кем дип әйтергә? Сыер савучы дип әйтергә теле әйләнмәде аның, ничектер үзен-үзе кимсетү кебек тоелды. Трубкадан ашыктыра башладылар. Таләпчән хатын-кыз тавышы: «Шул колхозданмы соң син?» дип сорады. Тәнзилә көч-хәл белән: «Әйе» дигәч, «тавыш» кәгазь-каләм алырга һәм телефо-нограмма кабул итәргә кушты.
Хисапчы өстәленнән табылган эре шакмаклы, калын сары кәгазьгә Тәнзилә түбәндәге сүзләрне язып алды: «Колхоз председателе Сибгатул- линга. Комсомол оешмасы секретаре Таҗетдиновка. Алдынгыларның эш
9
тәҗрибәләрен өйрәнү өчен сыер савучыларның, дуңгыз, бозау караучыларның иртәгә «Көчле ирек» колхозына баруын тәэмин итегез. Бу эшне ике мәртәбә өзүегезне истә тотып, җаваплылыкның тулаем сезнең өскә төшәчәген искәртәбез. Райком секретаре Сафин».
Тәнзилә трубканы куйгач үзе язганга үзе ышанмыйча телефонограмманы бер кат күздән кичерде. «Ике мәртәбә өзүегезне» дигән сүзләргә җиткәч, ул трубканы яңадан алып: «Алло-алло!» дип кычкырып карады, җавап булмады. Телефон чыбыклары моңлы гына чыжылдадылар, каяндыр радио т'авышлары ишетелеп калды. Әллә кайдан, шат күңелле кешеләр җыр җырлап Тәнзиләне үзләренә чакыралар кебек тоелды.
Тыңлау белән мавыгып, ул ишек ачылуын да абайламый калды. Керүче Нәби Таҗетдинов, үзе үк клуб мөдире, үзе үк комсомол башлыгы, үзе үк җырчы да, биюче дә һәм атказанмаса да сәнгать эшлек- лесе дә иде. Ул Тәнзиләне идарәдә очратуына гаҗәпләнде. Бер сүз дәшмичә иң өсләрен сикертте, арыслан ялыдай озын чәчләрен башын селкеп артка чөйде. Кечкенә, курнос борынына тартылыбрак торган өске иренен кыймылдатып кына елмайган булды.
— Күрше авылдагы җанашка шалтыраттык диген!
Тәнзилә аның соравын аңламады.
— Нәрсә-ә?
— Җанаш белән сөйләшергә килгәнсеңдер инде, әйбәт күлмәк кигәнсең. Ә күзләрең... Абау, карамачы шулай усал итеп!
Нәби үкчәсе өстендә бөтерелеп алды.
— Җанаш тагын... Менә телефонограмма яздырдылар. Сиңа да кагыла бугай.
Таҗетдинов, телефонограмма дигәч тә, җитди кыяфәткә керде. Чәчләрен тагын бер мәртәбә артка чөеп җибәрде. Бик яхшы күрсә дә. кәгазьне юри күзеннән еракта тотып кыланып укып чыкты.
— Сиңа да кагыла әле бу, Тәнзилә туташкаем.
— Юк, миңа кагылмый,— диде нык итеп Тәнзилә.
— Нигә, монда сыер савучылар диелгән бит.
— Ышансаң, анда өченче мәртәбә кушабыз да диелгән. Баштагы икесенең кагылганын ничектер сизми калдым мин.
Таҗетдинов берьюлы, кырау тигән яфрак кебек, шиңеп китте, йөзендә елмаю югалуга, авыз читләрендә, күз төпләрендә сизелер-сизел- мәс кенә җыерчыклар күренде. Ул яшел тавыш белән:
— Миндәмени гаеп? Бикбулат абый карышып каткан бит. Юк эш артыннан машина йөртергә, дип кенә куя.
— Ат белән барыр идек.
— Куйсана, хәзерге заманда кем ат белән йөри! «Көчле ирек»тә егылып көләрләр.
— Көлмәсләр. Районда безнең колхозны ташбакага атландырып та куйганнар, дип Сәхи кайтып сөйләгән иде.
— Ул бит колхозны, ә монда яшьләр.
— Картлар да бар ич безнең арада.
— Картларга ни калган анда! Юк, Тәнзилә! — Нәби озынча яссы учларын угалап алды.—Бу юлы алып барам үзегезне. Ант әгәр, исемем Нәби булмасын! Былтыр сабан туенда булдым мин анда. Вәт авы-ыл!..
Таҗетдинов авызын бер ачса, йома белми иде. Шуңа күрә Тәнзилә капылт кына ишеккә борылды.
— Тыңлап бетер инде. Шулчак...
— Ниен тыңлыйсың аның? Синең сабан туенда булуыңнан мивд ни файда да ни зыян? Минем «Көчле ирек»кә барганым юк, барасым юк, кирәге дә юк!
10
Тәнзиләдән мондый катылыкны көтмәгән Таҗетдинов яңа уянган кешесыман күзләрен челт-челт йомып аптырап калды:
— Ни булды сиңа?
— Миңамы? Миңа ни булмас?
Гаҗетдинов чыи-чынлап хәйран калды. Башын кашып алды. Эченнән: «Нишләгән бу кызый, апасы китә дип бераз төшергәнме әллә?» дип уйлады. Фикерен кычкырып әйтергә базмады, сүзне җай белән генә икенчегә борып җибәрде:
— Кырынды өстендәге бодайны ура башладылар микән? — дигән булды.
Тәнзилә бу кармакка да эләкмәде, ачылып китмәде. Ул: «Нинди кызыксыз кешеләр», — дип уйлый иде.
Нәби болай чыгып китүне яхшысынмады. Психология белән шөгыльләнергә яратмаса да, комсомол секретаре ич ул! Каршысыида килделе- киттеле сөйләшеп комсомол кыз утыра. Тиешсез вакытта идарәдә бер ялгызы. Кергәч тә, кемне көтәсең? дип сорашасы калган. Үзе үк бөтенесен сөйләп бирер иде. Тәнзиләнең елаудан ныграк беленеп торган сөрмәләренә карап Таҗетдинов фикерләренә җавап эзләде. Ул өстәл янына килеп «барабан сугып» алды, аннан доклад башлагандай, күтәренке тавыш белән:
— Син чыннан да иртәгә «Көчле ирек»кә бармыйсыңмы? — дип сорады.
— Әллә сез барасыз?
— Барабыз, ант әгәр! Мин Бикбулат абыйдан куркып кына дәшми йөри идем. Бүген комсомол җыелышы җыеп, Бикбулат абыйның үзен шунда чакырам.
— Барыгыз, — диде Тәнзилә төшенке генә.— Мин, Нәби, баралмам!
— Нигә? Менә җүләр!
Шаярып, җиңел генә әйтелгән «җүләр» сүзеннән Тәнзиләнең тәшвишләнгән йөрәге бөрешеп китте. Ул, мөһим бер карар укыгандагы кебек, сүзләргә өчәр басым төшереп:
— Җүләр булганмын шул моңарчы. Мин, Нәби, колхоздан китәргә булдым, — диде.
Таҗетдиновның күзләре шарайды:
— Китәсең, кая?
— Кая булса да, — дип, кулын селкеде Тәнзилә.
— Бакчачылар курсына бер кеше кирәк дигән иде Бикбулат абый. Ике электрик...
Тәнзилә аны бүлде:
— Нәрсәгә ул электрик безгә? Борчак каравылларгамы?
— Яна елга электр керә ич! Дусай гидростанциясеннән.
— Юк, мин бакчачы да, электрик та булырга җыенмыйм. Мин колхоздан китәм.
Тәнзиләнең кабат-кабат китәм диюе, шул вакыттагы аның сәер кыланышлары Таҗетдиновның җитдилеген җуйды. Аның күзләре кысылды, авызы җәелде. Ниһаять, ул түземлеге бетеп, шаркылдап көлеп җибәрде.
— Көлмә кешедән, — диде Тәнзилә.
_ Авызың өшегән,— дип, һаман елмая бирде Таҗетдинов.
_ Көлсәң дә ярый синең ишедән, диясең килә инде синең, Нәби, ә? ңик алай дим, Тәнзилә? Болай гына көләм, кызык булып китте. Ә, кызыкмы? Башкалар киткәндә бер дә көлмәгәнсеңдер әле. Мин китәм дигәч тә авыз ерасың. Таптың кызык! — дип кычкырды Тәнзилә. Аның алсу борын яфраклары дерелдәде, ирен читләре калтыранды ул тиз-тиз генә идарәдән чыгып китте.
Таҗетдинов «сыер дуласа аттан яман, нинди корт чакты икән бу кызыйны» дип уйлап сискәнеп китте. Үзен сыер белән чагыштырганны
11
Тәнзилә сизенә күрмәсен, болай да кызган. Тыя алмассың. Кызу белән кыз сүзе бер тамырдан ахры. Хатын сүзе салкын белән бер оядамы икән? Тфү! Тәмам башны бутады бу кызый, культура бүлегенә шалтыратырга килгән иде бит әле ул. Чакырып кәгазь җибәрсеннәр. Районга барып кайтасы килә башлады.
Шул чак Таҗетдииовның хәтеренә телефонограмма төшеп, ул колхоз партоешмасы секретаре Миңлегалиев янына барырга булды.
Ул чыкканда Тәнзилә болдырда басып тора иде. Кыз Таҗетдинов белән кабат очрашырга теләмәде. Ишек тавышын ишетүгә җиргә төште һәм җәһәт-җәһәт атлап өйләренә юнәлде.
3
Чыгып киткәндә Мәгъмүрә апа өйалды ишеген бикләгән кебек булган иде. Кайтса, ишек шар ачык тора, йозак, ачкычы белән бергә, өйалды өстәлендә ята. Мәгъмүрә апа гаҗәпләнмәде, кабаланудан ишегемне дә бикләмәгәнмен, менә карга, дип үзен-үзе сүгеп алды. Соңгы елларда авылларда урлашу-фәлән булмаса да, ул бер кат өй эченә күз йөгертеп чыкты.
Сул якта бикле кием шкафы. Аннан ары авыл паласы җәелгән диван. Түр почмактагы борынгы шарлы шкафта савыт-сабалар, чынаяк- чәшкеләр, тәтәй тиеннәр, боланнар (Гөләндәм бик ярата шундыйларны). Түрдә өстәл. Өстәл белән кече як бүлмәсе арасында зур сандык. Тәнзиләнең сандыгы. Мәгъмүрә апа күңеленнән: «Аллага шөкер»,— дип берничә мәртәбә кабатлады да тиз-тиз генә өстен-башын алыштырды.
Кодачаларында яңа гына чәй эчеп чыккан булса да, ничектер күңеле уйнап тора иде аның. Берәр коры-сары әмәлләсәң дә ярар иде. Тәнзилә дә станцадан ачыгып кайтыр, булмаса аш салырга кирәк.
Кунак арасында гел итле аш булганга, Мәгъмүрә апа тансыкка дип ■сөтле өйрә генә пешерергә булды.
Тәнзилә идарәдән кайтып кергәндә ишек алдына сөтле өйрә исе таралган иде. Җиңнәрен кайтарып куйган Мәгъмүрә апа балта белән утын ваклап маташа.
— Бәй, кызым, кайтып та җиттеңмени? — дип сорады ул. Тәнзиләнең эндәшми торуын күргәч: — Исән-сау гына китә алдымы соң? Поездга өлгердегезме, билет булдымы? — дип кызын сораулар белән күмеп ташлады.
— Утын ярырга тотынма, дип ничә мәртәбә әйттем инде, әнкәй, — .диде Тәнзилә.
— Кече учакка гына бу, ботак-сатак кирәк булды да, чыккан идем.
Аналы-кызлы өйгә керделәр. Мәгъмүрә апа саклык белән генә кочагындагы утыннарын мич алдына бушатып, Тәнзиләгә борылды:
— Кызым! Апаң хакында нигә бер сүз дә сөйләмисең? Әллә юлда телгә килдегезме? Үпкәләгән кебек күренәсең. .
Җаны теләмәсә дә басу капкасы төбендә булган хәлләрне сөйләп бирергә туры килде. Тәнзилә әнкәсе дә үзе кебек кызар, Бикбулатны әрләр дип көткән иде. Мәгъмүрә апа кызмады.
>— һе, кара син, җибәрсә, әйбәт буласы икән дә, җибәрмәгән икән. Эш вакыты бит, күңелемә килгән иде аны, — дип кенә куйды. Тәнзилә аның җыерчыклы, җилдә каралган йөзендә әллә ни борчылу күрмәгәч, түзмәде:
— Бер тамчы да горурлыгың юкмыни синең, әнкәй! — дип ярым еламсырап кычкырып җибәрде.
■— Ник алай дисең, кызым?
— Мине кимсеттеләр, хур иттеләр, ә син...
— Нинди хур итү булсын ул, ни сөйлисең син? Аллага шөкер, кеше арасында ким-хур булганыбыз юк. Җаным күбәләк, Тормышым түгәрәк,
12
дигәндәй, икегезне дә карадым, үстердем, укыттым, — диде аптырау катнаш гаҗәпләнеп Мәгъмүрә апа. Тәнзиләнең тел очында усал сүзләр булса да, тыелып калды. Икесе дә бераз дәшми тордылар.
— Кешелеккә дигән күлмәгеңне эшкә кимәскә иде. Таушалтып бетергәнсең,— диде Мәгъмүрә апа кызып шёлтәләп.
— Минем эшкә барганым юк әле.
— Кайда гына йөрдең соң?
— Болай, урамда гына.
— Сүз булмасын, кара аны, балакаем.
— Булса ни...
— Алай димә, эшләгән иптәшләрең белән әчелешле булырга ярамый. Дөнья болай да мәшәкатьле. Әле ызгышмыйча тату гына яшәгәндә дә җитәрлек картайта ул.
— Кеше көен көйләп кенә булмас инде.
Өйрә пешеп, буларын бөркә-бөркә өстәлгә менеп утырганчы, алар берни дә сөйләшмәделәр. Ашарга утыргач кына Тәнзилә баядаи бирле күңелен кытыклап торган сүзне әйтеп салды:
— Әнкәй, мин читкә китәргә уйладым.
Әллә Мәгъмүрә апа бу сүзнең буласын алдан ук көтеп йөргән, ул Тәнзилә уйлаганча сискәнеп тә китмәде, каушап та калмады. Кызыл ашъяулык өстеннән ипләп кенә алъяпкычына ипи валчыклары сыпырып төшерде. Аның яргаланып беткән сөялле бармаклары сизелер-сизелмәс кенә калтыранды. Ул озак кына билгесез бер ноктага карап торды.
Тәнзилә, әллә ишетмәдеме, дип, сораулы күзләрен әнкәсеннән алмат ды. Юк, ишеткән икән.
— Читкә дисең инде? Кая?
— Белмим әле. Кая булса да-
— Ул «кая»ны күргәнең бармы соң синең? Яратырсыңмы син аны? Мәгъмүрә апа сүзне бөтенләй Тәнзилә көтмәгән якка алып китте. Нәрсә булган бүген аңа? Ялгыз калам, дип елар, үпкәләр, ачуланыр дип көткәндә, берни дә булмаган кебек аш ашый һәм «яратасыңмы?» дип төпченә.
Тәнзилә үзенә күрә җавап та әзерләп куйган иде. Китеп бераз торгач, сине дә алдырырмын, димәкче иде ул.
— Әтиең, мәрхүм, гомере буе чит дип саташты. Берәр җиргә барып кайттымы, колак итемне кимерергә тотына иде. Чаллыга икмәк илтергә барган бер заман. Шунда өй килешеп кайткан бит, рәхмәт яугыры. Яр өстендә, ди, такта түбәле, ди, пароходлар үткәндә тәрәз ачып яулык болгап калырсың, ди. Әткәңнең талканы коры булганга, башта аны- моны дәшмәдем. Күчәм дип пыр тузып йөри инде бу. Нигә шулкадәр китәсең килә, мин әйтәм. Авызын тутырып: «Авылны яратмыйм»,— димәсенме.
Мәгъмүрә апа суынган өйрәсен тиз генә ашап бетерде, алъяпкыч итәге белән ирен кырыйларын сөртеп алды.
— Сугыштан әнә шул сүзе генә кайтармады аны. Чит-чит дигән иде, менә кайтмады.
Ананың күзләре яшьләнделәр, ул алъяпкычы белән күзләрен сөртте. Бармаклары арасыннан идәнгә ипи валчыклары тәгәрәде. Тәнзилә чит дип авыз ачмаса, ул гомергә дә үз йөрәгендә сакланган шикне әйтмәс иде. Ул үзе генә моңланган чакларында, Гарәфи ата-баба нигезеннән олы булды, шуңа күрә гәүдәсен чит җир тартты, дип уйлана иде.
Әтисенең исемен ишеткәч, Тәнзилә юашланып калды. Үзе көне буе диярлек елагач, әнисенең күз яшьләрен бер дә күрәсе килми иде аның.
— Мин бит гомергә димим.
Мәгъмүрә апаның сүзе бетмәгән иде:
— Шулай ул тузынып йөри, мин әллә ни дәшмим, күрше Минниса- лар Чаллыдан" кунакка кайттылар. Безне дә ашка өндәделәр. Кердек.
13
Әй, туганым апа, ди Минниса, авылның кадерен белеп яши күрегез, ди. Тилмерәбез инде шул ком базында, ди. Мин әткәңнең кабыргасына тәртәм, күз кысам. Исендә дә юк, рәхмәт яугырының. Минниса белән әрепләшепме-әрепләшә. Шулай да Миинисаларның кайтуы ару булды, мин җиңдем. Бәлки, киткән булыр иде, икенче елны ук сугыш башланды.
— Әткәй дөнья күргән кеше булган, шуңа күрә китәргә ашкынган.
— Күргән булса икән! Бер нужа чигеп, лаеш шулпасын эчеп кайтса, китәм дигән тыны булмас иде.
— Апа яши бит.
— Яши. Әллә авылны сагынмый дисеңме? Менә электрлар керсен әле, менә әзрәк байыйк, апаң да ялт итеп кайтып килер.
— Кайтмас, ай ялгышасың. Гөләндәм минем кебек арыш боламыгы түгел ул. Нәрсәгә кызыгып кайтсын, нәрсәгә?
Кызмыйм дисә дә Тәнзилә кызып китте. Укыганда күңеллерәк иде, авылның ямьсез икәнлеге дә сизелмәде, әмма гомер буе авыл төбен саклап булмый бит, дип зарланды. Мәгъмүрә апа Тәнзиләне бүлдермәде. Кызып, бөтенләй ычкынып китеп, ферманы, аз сөт биреп җан көйдергән кәҗә хәтле сыерларны телгә алгач кына:
— Анысы шулай инде, — дип җөпләп куйды. Аннары сүзең беттеме дигәнсыман төпчегенә карап торды. Авылны яманлаганны бер дә яратмый иде Мәгъмүрә апа. Шуны белгән Тәнзилә башка яктан суктыр- макчы булды:
— Былтыр хезмәт көненә алтмыш тиен бүлделәр. Ничек эшләмәк кирәк тә, ничек җаның түзеп ятмак кирәк! Чыдар әмәлем калмады,— диде ул ярсып.
Ул арада кич булды. Урамда басудан кайтучы арбалар шыгырдап узды. Сөйләшә-сөйләшә өй турыннан әрле-бирле кешеләр үтте. Тузан койрыгын селкә-селкә машина чабып узды. Көтү кайтты. Урамга шау- шу, аннан соң сөт исе таралды. Ачык тәрәзәләрдән кичке ашка тезелешкән кешеләр күренде. Әби-чәбиләр чиләк-чүлмәкләргә, иске тасларга тутырылган, көне буе кояшта җылынып торган суларны сапсыз чүмечләр белән кыяр түтәлләренә сибә башладылар.
Тәнзиләләр өендә бүген күңелсез иде. Әнисе сыер савып керде. Кар базына төшеп менде:
— Салкын әйрән эчмисеңме? Күңелең ачылып китәр,— диде ул.
Салкын әйрән генә ачса икән күңелне! Алай гына булмый икән шул. Үзеңдә барлыгын да белми йөргән хисләр дулап уянганда, корсакка чүлмәк белән генә түгел, чиләге белән әйрән койсаң да ни файда? Шулай да сөт исе Тәнзиләнең борынын кытыклады, ваемсыз көннәрне хәтерләтте. Тик ул көннәрне сагынырга исәбе юк иде аның. Буш, кызыксыз үткән, заяга киткән еллар дип саный иде ул аларны.
Тәрәзә шакыдылар, йомышчы Бәдриҗамал очлы борынын пыялага терәп:
— Мәгъмүрә-әү! Тәнзиләне кәнсәләргә чакырдылар. Бикбулат әйтә, ыштубыты килеп җитсен, вәжни йомыш бар, ди, — дип кычкырды.
Менә, менә! Тәнзилә дә кирәк булдымыни? Өч ел эшләп кәнсәләргә чакыручы, хәлең ничек, тормышыңда моң-зар юкмы дип бер кызыксынучы да булмады. Бер кич эшкә бармаган икән, Бикбулаты да ишеткән, йомышчысы да килеп җиткән. Анысы мөһим эш икән. Өч ел эшләү, көне-төне фермада яту мөһим булмаган, күрәсең.
Идарәдә үз исеменең еш кына телгә алынуын Тәнзиләнең белмәве бик табигый иде. Шуңа күрә дә ул сукранды да сукранды.
Чакырган диген. Кеше кадерен беләме соң ул Бикбулат!
Мәгъмүрә апа бакча капкасын бикләп, кар базын ябып, ишек алдындагы кичке эшләрне бетереп өйгә керде. Кулын иягенә терәп моңаеп утырган Тәнзиләгә карап:
14
— Кызым, барып кайт. Бәдриҗамалны кат-кат йөртмә. Чакырган җиргә бар, куган җирдән кит диләр бит. Яхшы түгел, — диде.
Ул нәрсәне яхшы түгел дигәндер^ Тәнзилә аңламады.
— Китәм дисәң дә, Бикбулат абыеңнан башка бер эш тә чыкмас. Бар. күңелендәген әйт тә кайт, — диде.
Әнкәсенең йомшак кына итеп әйткән сүзләре Тәнзиләне җиңеләйтеп җибәрде. Чыннан да, баш ярылып күз чыкмаган бит! Барырга да аяк терәп сөйләшергә. Кемнән ким ул? Эшләмәсә бер хәер иде, өч ел эшләде, ләм-мим димәде. Әгәр рәтләп сөйләшмиләр икән, Тәнзилә дә рәтен белә бит! Төкерер колхозына, Бикбулатына, чыгар да китәр. Илдә чыпчык үлми, ул да үлмәс.
Битен-күзен юарга дип Тәнзилә мич арасына керде. Мич арасында идәндә тас тора. Таста җиз комган. Стенада сәгать. Бу сәгать бик әрсез булды. Еллар буе туктамый йөри, минут та артта калмый. Тик файдасы гына юк. Олы якка зур сәгать алгач, чормада күгәрә дип, бу сәгатьне Гарәфи мич арасына корыга элгән иде. Шуннан бирле йөри дә йөри ул. Юынырга кергәндә АҮәгъмүрә апа аның бүкәннәрен күтәрә, елга бер мәртәбә, өй юганда, тузанын сөртә, канат очына керосин тигезеп шөрепләрен майлый.
Юынырга кергәч, Тәнзилә сәгатькә сәерсенеп карады. Нигә йөри инде ул? Ул бармагы белән басып сәгатьне туктатты. Мич арасында тынлык урнашты. Тәнзилә мөмкин кадәр азрак тавышланырга тырышып озак кына юынды, тешләрен чистартты. Су катысымак тоелды аңа, күзенә сабын кереп интектерде.
Әнкәсе аңа:
— Кешеләр белән сүзгә килмә, кызым. Тел астында бал да, агу да була, — дип кычкырып калды. Тәнзилә нигәдер авырайган аякларын чак кыймылдатып урамга чыкты. Капка әрсез генә шыгырдап ябылды. Тәнзилә беравык басып торды, уңга карады, сулга. Караңгы урамнар кешесез һәм шыксыз иделәр.
Ул барып кергәндә, идарәдә халык шактый иде. Бу Тәнзиләнең юлдагы батырлыгын берьюлы челпәрәмә китерде. Ул оялып кына сәлам бирде һәм, күрмәсәләр ярар иде дигәнсыман, почмактагы буш урындыкка утырды. Урындыкка кемдер сулы кружка куйган булса кирәк, ул ботларына үтеп кергән дымны тоеп кып-кызыл булды. Урыннан торырга гына туры килмәсә ярар иде, тәмам көлкегә калам, дип бик борчылды Тәнзилә.
Ике җирдә унлы лампалар янгангамы, идарәдә көндезге шыксызлык сизелми, киресенчә, ул бик җанлы, эшлекле кешеләр җыелган урынга охшаган иде- Күз ияләнә төшкәч, Тәнзилә башта бер булып тоелган кешеләрне аерым-аерым күрә башлады.
Арифмометрын тавышландырып әйләпдерә-әйләндерә, кукыраеп кына хисапчы Нурислам утыра. Аны биш бригадир сырып алган. Хуҗалык мөдире— майга буялып беткән плащын эссе көнне дә салмый торган озын Сәләхетдии — катыргы тышлы кенәгәсен тезенә куеп нидер яза. Шәмәхә карандаштан аның тешләре генә түгел, ияге дә буялып беткән. Өстәлдә аңа урын калмаган. Шунда ук өч-дүрт кеше яңа газет- ләрне караштыра. Ишек төбендәге озынча скәмьягә нәрәт биргәнне тыңларга килгән агайлар тезелешкән. Берәү буралык агачың китермәк- че була — ат кирәк; икенчесе, юллар коры чакта түбә ябып аласы иде — салам булмасмы, дип килгән.
Тәнзилә урыннан уңмады. Янәшә урындыкка куелган калай бактан су эчәргә килгән берсе аңа сүз кушкан була, яшьрәкләр күз кысып азапланалар, тел шартлаталар. Күп кеше тузанлы эш киемнәреннән — туп-туры ындырдан монда килгәннәр ахры.
Идарәдә гел ирләр генә булуына Тәнзилә башта игътибар итмәгән иде. Абайлагач, әткәй сау булса мин дә болай йөрмәс идем, дип әрнеп
15
алды. Башына килгән икенче фикер: «һәммәсенең мөһим эше, йомышы бар» булды. Үзенең уйлары кечкенә, әһәмиятсез булып калдылар. Күңеленең кайсы почмагындадыр «Сии дә йөрисең инде баш бутап, китсәң ни дә, калсаң ни? Кем сии?» дигән уй калыкты. Шул ук вакытта көндезге үпкә үзен һаман белдереп тора, идарәдәгеләр хакында, болар ашыйсын ашаган, яшисен яшәгән кешеләр, боларга ике дөнья бер хәзер, дип уйлыйсы килә иде. Аларга күңелсез дә түгелдер, Балчыклыдан бик канәгатьләрдер кебек тоела иде. Тәнзиләдәге кебек нечкә хис, сизгер йөрәк юк шул аларда. Булса да алар шунда буразнада аунап калын тирегә әйләнгәннәр, йөрәкләрен мүк баскан. Романтиканы беләләрмени алар?
Шушы сүз хәтеренә килгәч, Тәнзиләгә күңелсез булып китте. Тузанлы киемле, шау-гөр килеп утырган төркемне урындыкка басып, югарыдан карыйсы килде. «Сезнең берегез дә шул сүзнең мәгънәсен дә белми бит», дип кычкырасы иде!
Ындыр бригадиры Кыям белән Бикбулат килеп кергәч, шау-шу басыла төште. Кемдер өстәл артыннан торып Бикбулатка урын бирде.
Төннең кыскалыгын, эшнең тыгызлыгын искәртеп, Бикбулат өстәл тартмасыннан дәфтәр чыгарды. Бригадирлар да таушалып беткән куен дәфтәрләренә тотындылар.
Нәрәт бирүне гомерендә бер мәртәбә дә күрмәгән Тәнзилә кызыксынып кешеләрне күзәтергә кереште.
Бикбулат өр-яңа толстовкасының якаларын ычкындырып җибәрде. Пеләшләнгән зур башын учы белән сыпырды.
Бригадирлар берәм-берәм сөйләп чыктылар. Алар ниндидер саннарны онытып торсалар, Нурислам тиз-тиз генә кәгазьләрен актарырга керешә һәм шунда ук әйтеп җибәрә. Кешеләрнең тышкы кыяфәтләрен ныграк күзәткәнгә, сөйләнгән сүзләр Тәнзиләнең бер колагыннан кереп, икенчесеннән чыга барды.
Бикбулат үзе сөйли башлагач, ишек төбендәгеләр дә өстәл янына тартылдылар. Иртәгәгә эшләр язылганда һәркем үз йомышын әйтеп калырга^ ашыкты. Бикбулат тартырга теләк белдергәч, аңа өч-дүрт яктан папирос каплары сузылды. Ул Нурислам кабыннан бер «Беломор» алып капты. Кат-кат суырды һәм төтен алкаларын өстәл өстенә өреп җибәрде. Тагын шаулаша, гөрләшә башладылар.
Чират Тәнзиләгә җиткәндә, идарәдә ике-өч кеше генә калган иде. Нәрәт биргәндә үк Бикбулатның үзенә күтәрелеп караштыргалавып шәйләгән Тәнзиләнең йөрәге кешеләр азайган саен ныграк тибә башлады. Ул иик килгәненә үкенә иде. Иртәгә көн булмас идеме? Тагын сүгелергә, йөрәкне авырттырырга туры килә. Бер көн өчен күбрәк була түгелме соң? Аһ, килмәгән булса!
Болай да кырыс чырайлы Бикбулат тагын да усалланган, хәзер иң әшәке сүзләрне әйтә-әйтә кычкыра башлар кебек тоела иде.
Көтмәгәндә бик ягымлы тавыш белән Бикбулат Тәнзиләгә эндәште:
— Үзем сезгә керергә уйлаган идем дә, сеңелем, яхшысынмадым. Апаңны бик әйбәтләп утыртып җибәрдем. Әйберләрен вагонга кертештем.
Тәнзиләнең каты сүз әйтергә дип ачылган авызы рәхмәт әйткәч, Бикбулатның кырыс йөзе ачылып киткән кебек булды. Күз төпләренә төйнәлгән җыерчыклары бу кырыслыкны үзләренә йоттылар, ахры-
— Мин, Бикбулат абый... — диде дә Тәнзилә туктап калды. Аңа сүзләр җитмәде. Ул ничек, каян башларга икән дип председательгә күтәрелеп карады.
— Син миңа ачуланма инде, сеңелем. Үзеңне станцага алып барганда да ярыйсы булган икән.
— Барасы килгән иде...
16
— Апаң мине бик ачуланды. Ул авылдан читләшкән шул, белми. Белү өчен авылда туу гына җитми, анда үсәргә кирәк, яшәргә. Эшләргә кирәк. Син кадерләрлек нәрсә булмаганда авылны сүгәргә була. Гөләндәм күмәчнең ничек үскәнен оныта башлаган. Ял бирмисез, фиргавын токымы син. дип сүгү читен түгел ул! Мин аңа бер сүз дә әйтмәдем. Холкы шундый аның, авылны яратмый.
Сүзсез утырырга яхшысынмаган Тәнзилә:
— Шулай шул,— дигән булды. Үзенең фикерләре Бикбулат фикерләре белән буталдылар. Кайсы үз фикере икәнлеген дә аермачык белеп булмый иде.
— Үпкәләмә инде, сеңелем, станцага да барган чакларың булыр әле, — диде Бикбулат. Тәнзилә аны-моны әйтергә өлгермәде, председатель:— Иртәгә «Көчле ирекжә барып кайтырсыз. Синең һаман беркая да чыкканың юк. Район киңәшмәсенә җибәрикме әллә бер дигән идек, яшьрәк әле, эшләсен, диделәр. Менә бер күреп кайт инде,—диде.
Менә сиңа мә! Тагын теле әйләнмәде Тәнзиләнең. Бикбулат җавап көткән кебек аңа карап-карап торды да, идарәдәгеләр белән хушлашып, ишеккә юнәлде. Тәнзилә үртәлеп, үз-үзен ачуланып, председательне куып җитәргә теләп болдырга чыкты. Идарә алдындагы бүрәнәдә берничә тәмәке уты елтырый. Идарәдә эш беткәч, кешеләр көндәлек эшләрен шунда йомгаклыйлар. Көне буе эшләп армаганнар икән, дип уйлап алды Тәнзилә. Төркемгә Бикбулат якынлашкач, сөйләшүләр берьюлы тынып калды. Тик председатель тукталып тормады, кемнәндер папирос сорап алды да өенә юнәлде. Ул ерагаюга бүрәнә өстендә пышылдашулар башланды:
— Ашыга...
— Кунаклар килгән...
— Хатынының абзалары кайткан...
Янгын сараенда эшләүче Лотфулла, утыз-утыз биш яшьләрдәге күкрәп торган таза ир, карлыккан калын тавыш белән баягы әңгәмәне дәвам итте булса кирәк:
— Юк инде, җәмәгать, әйтергә оят. Бикбулаттан эш чыга торган булмады. Ипи дә ашата алмады, авылны да бөтәйтмәде. Менә урамдагы күперне генә алыйк. Ике генә такта саласы бар, шуны эшләтә алмый бит. Янгыр яуды исә тагын машиналар чокырда ятачак, — дип сөйләп китте. Кемдер Лотфуллага каршы Төште, кемдер яклады, бәхәс купты. Кем Бикбулатны яклый, кем сүгә, аерып булмый.
Тәнзилә башта, председатель кешеләр яныннан китсен, дип көтте. Бикбулат ерагаюга ул үзенең гаҗәп арганлыгын, йокысы кулүеи сизде. Бөтенесен дә ташлап тагып ялгыз гына каласы килде. Болдырда басып тыңлаган сүзләр буш һәм тозсыз, йокы калдырып лыгырдап утыручы кешеләр мәгънәсез булып тоелдылар.
Ул кайтыр юлга чыкты. Лотфулланың карлыккан тавышы:
— Германны аны Америка котырта, — дигән сүзләре аермачык ишетелде.
«Менә кая барып җиткәннәр!» — дип көлемсерәде Тәнзилә.
Урам караңгы. Тик бу урамнан Тәнзилә егерме ел көндез дә, төнлә дә йөргәи. Аның киртә-корталары, тубырланган кабыклы карт өянкеләре генә түгел, анда-санда аунаган ак ташлары да, малайлар кәшәкәле уйнаганда казыган аткүз чокырларына кадәр таныш.
Менә Лотфулла әйткән күпер. Авылны кап урталай телеп сай гына коры елга үтә. Елганың ике як яры буйлап карга оялары белән чуарланган карт каеннар тезелгән. Кичке һава елгадан тәмле су исен китерә.
Күпергә кергәндә Тәнзилә сискәнеп китте, аяк астыннан гына гөбер- ле бака сикереп чыкты.
Күпердән ерак та түгел янгын каланчасы. Каланча янындагы лапаста Лотфулла көне буе корсак кыздырып ята. Аның яңа гына табадан
2. .с. Ә." № 7. 17
төшкән коймак төсле майлы битен кояшка кыздырып йоклаганын Тәнзиләнең әллә ничә кат күргәне бар. Идарә алдына барып гайбәт сатып утырганчы шушы күперне үзе төзәтеп куйса, кулы калыр идеме икән?
Бу фикер Тәнзилә өчен шулкадәр көтелмәгән булды, ул баскан урынында катып калды. Бикбулатка, үзенә ачуланып, авыз турсайтып барганда нигә күпер хакында уйлый башлады әле ул? Бу сорауга җавап табылмады. Каен башында каргалар карылдашып куйды, кайдадыр эт һаулап алды. Тәнзилә, авыр уйларын ташлаган кебек, кулын селкеде һәм ашыгып-кабаланып урам буйлап китте.
Мәгъмүрә апа кызының сүзләрен чынга алмады. Кыз кешенең тормышында булып ала торган бик табигый дуамаллык дип кабул итте ул аны. Әмма ананың тынгысызлык белән тулы йөрәгендә саңгырау бер авырту хасил булды. Менә Тәнзилә ташлап китәр, ялгыз калырмын дип уйламады ул. Үзе өчен борчылудан узган иде Мәгъмүрә апа. Кызы өчен борчылды, аның өчен пошынды. Аның күңелен кузгаткан сәбәпләрне эзләп карады. Апасы кызыктырган дисәң, моңарчы бер дә ул-бу сизелмәде. Өсте бөтен, тамагы тук, эше дә ул кадәр ким-хур булырлык түгел. Төсе-бите аллага шөкер («үземә охшаган»). Егетләр дә күз салмый түгел үзенә. Аргы оч Тәхәветдин төпчегенең бөгелә-сыгыла сәлам биреп йөрүе юкка гына түгелдер. Күрше Нурҗамал ерак булса да агай-энеләре. Бер дә аның алдында төчеләнеп маташмый. Бер көн ашлык суырганда гел минем тирәдә кайнашты. Тик Тәнзилә генә... Егете ярамаслык түгел... Тәнзилә генә... Ни булды икән аңа, ходаем? Җиткән кызның анасы булудан да авыррак нәрсә бармы бу дөньяда? Бигрәк тә син аңа ана да, ата да булганда.
Нәрсә булды икән? Тиктомалга гына дуамалланмас инде дуамаллануын. Ана төрле йомгаклар сүтеп карады, тик берсенең дә очына чыга алмады. Уй җепләре төрле якларга китеп чәбәләнделәр. Ул Тәнзиләнең кайтуын ут сүндерми көтеп торды. Аяк тавышы ишетелгән саен тәрәзә пәрдәсен күтәреп урамны күзәтте. Тышкы яктан бүлмәгә төн карады. Төнне ай яктыртыр. Кеше күңелендә ай юк шул, шуңа күрә егерме ел йөрәге янында йөрткән кешенең күңеле дә Мәгъмүрә апа өчен табышмак иде.
Тәнзилә кайтып та аны куандырмады, Гөләндәмнең китү хәбәрен әйтте дә кече якка чыкты. Әнисенең:
— Сөйләштегезме соң?—дип соравына,
— Булмады әле, — дип кыска гына җавап бирде.
Икесе ике җирдә дәшми-тынмый гына чишенеп яттылар. Мәгъмүрә апа пошынган, Тәнзилә уйчан иде.
Куначадан тавык егылып төште, сыер өй почмагына килеп озак кына кашынып торды. Кайдадыр сузып-сузып гармонь уйнадылар. Ана белән кыз арасына ниндидер ят күләгә кергән, моны икесе дә сизәләр. Әмма нинди күләгә икәнлеген Мәгъмүрә апа түгел, Тәнзилә үзе дә тәгаен ачыкламаган иде. Ул акылы белән әнкәсен юатырга, бала чактагы кебек аның куенына кереп, тынычланып, изелеп йокларга теләде. Әмма хисләр үртәлгән, йөрәк ярсыган, акыл авырайган иде. Кыз бармады, озак көтте аны ана. Төнге тынлыкны бозып әтәчләр кычкырды.
4
Кайсы якка гына карасаң да, күз күреме кадәр җирләрдә иген кырлары. Алтын алкалы солылар, чыршы күркәсе кебек эре башаклы бодайлар берсеи-берсе чиратлап әле уңга, әле сулга җәелгәннәр. Яшел ефәк тасмалар белән бизәлгән кырлар патшасы кукуруз да кара-кучкылланды, бәләкәй урман кебек гөжләп утыра.
Басулар уртасыннан борыла-сарыла юл үткән. Шушы юлдан бөтен дөньяны онытып автомашинада җилдереп бару искиткеч рәхәт һәм

J8
хозур. Гүя син колак яныцнан выжлап үткән җилгә каршы машинад бармыйсың, гүя бу синең үзеңә канатлар үскән, һәм гүя син очасың; Менә юл бодай арасыннан чыгып таш юлга тоташа. Машина шәбрәк бара башлый. Аста елан кабыгы төсле чуар, шома юл, юл читендә зәң
Бикбулат машинаны алай-болайга гына тоттырып чыгармый шул. Ике машинаның икесе дә агач, икмәк, яшелчә ташудан кайтып керми диярлек. Бай колхозлардагы яшьләр кебек Тәнзиләләр район үзәгенә театрга да, күрше авылларга сабан туйларына да йөри алмыйлар. Чөнки машиналар бәйрәмдә дә бушамый. Биш бригадалы зур бер авылга ике машина бик аз шул. Ел килешләре быел шулай ару торса, көзгә тагын ике машина кайтартабыз, ди председатель. Аңа ни, бик ышанып та бетеп булмый. Артезиан коесы казытты да хутка җибәртмәде. Суны һаман чыгырлы коедан алалар. Бозаулар абзарының түбәсе ябылмаган, шифер, көтәләр. Кукуруз силосына дигән унике чокырның да стеналары эчләнмәгән. Шуның өстенә ничәмә-ничә гектар җирнең иген- таруын җыйнап аласы бар. Исәпләсәң, бер кеше башы гына чыдарлыкмы бу эшкә? Колхоз быел тракторлар, комбайннар сатып алды. Күпме акча китте аларга? Автомашиналарга һаман чират тигәне юк. Ат белән йөрүнең соңгы елларда даны төште. Карт-коры гына кунакка-мазарга барганда чуар паласлы тарантасларда селкенгән була. Утыртырсың син хәзерге заман яшь-җилкенчәген тарантаска!
Бикбулаттан бүген машина алу өчен Нәби ниләр генә эшләмәде. Ялынды, ялварды, ике мәртәбә өенә барды. Хатыны, кунаклары аркылы әйттерде. Райкомга Сафинга шалтыратты.
Бик хаҗәт эшләрне бүләргә, Нәбине ризалатырга туры килде. Комсомол секретареның мондый һөҗүмен күрмәгән Бикбулат шикләнеп кенә машинаны биреп торырга риза булды.
Кузовы вак йомычкалар, салам-соламнар белән чүпләнгән машина сигез кызны, Нәби Таҗетдиновны һәм ферма мөдире Гайфулланы алып юлга чыкты. Председатель сыер савучыларның барысын да җибәрергә риза булмады. Яңа абзарны салып бетерү тиз генә булырга охшамаган, димәк, яңгырлар, салкыннар башланганчы, булганын бер кат карап,, сылап чыгасы бар. Аны сыер савучылар карамаса кем карар? Тишек- тошыкны да яхшырак беләләр, үзләре өчен булгач, тырышыбрак та эшләрләр. Бикбулат шулай диде. Аңа карышуның файдасы юк.
Машинага утыру, кыр, алда торган сәфәрнең кызыклыгы председатель белән булган бәхәсләрне оныттырды. Байлыгы, иркен тормышы белән сугышка кадәрле үк тирә-юньдә данлыклы бер авыл булган «Көчле ирек»кә кызлар беренче мәртәбә баралар. Атаклы авыл. Сабан туйларында кем юртаклары узган дисәң, шуннан булыр. Йөгерешчеләре, берәүгә дә бил бирми торган көрәшчеләре дә бар ул авылның. Ул авылга килен булып төшү кызлар өчен аерым бер шөһрәт санала.
Димәк, алар шул авылны күрәчәкләр, танышачаклар. Максатлары тәҗрибә алу булса да, кызлар ни эшләргә кирәклеген күз алдына китермиләр. Башка вакытта такылдарга яраткан Нәби дә юлга чыккач’ тынды һәм рәхәтлектән йөзләре килгән кызларга каш сикерткәләп бара башлады. Гайфулла арада иң олы начальник буларак шофер янына утырган иде. Үзе күренмәсә дә, вакыт-вакыт кабинадан түтәл тәмәкесе исе килә һәм Тәнзиләгә ферманың бер кисәге үзләре белән «Көчле ирек»кә бара кебек тоела иде...
гәр тубал булып кияү камчылары, зәңгәркүзләр, аклы-сарылы яулык бөркәнгән ромашкалар кала.
Ай, рәхәт! Күкрәкләр киңәя, сулыш алуы җиңеләя. Җырлыйсы, үзеңне-үзең белештермичә тилереп җырлыйсы килә. Шушы җыр белән, моң белән мөлдерәмә тулган табигатьне күкрәгең белән ярып барганда кемнең генә күңел кыллары тибрәнми калыр икән?

2* 19
Кичә апасын озатып йөрде дип белгәнгә, Тәнзиләнең кичке савымда булмавы сизелмичә үтте. «Акбаш» исемле мүкләк кенә Тәнзиләне алыштырган Зөбәйдәне ятсынып, баш бирмичә, койрык селтәп маташкан иде, тынычландырырга Гайфулланың бер кычкыруы җитә калды.
Тәнзилә төне буе диярлек йокламады, борчылып ятты. Үзенең егерме еллык гомеренә башыннан ахырына кадәр кат-кат күз йөгертеп чыкты.
Ярый, унынчы классны бетергәнче гомер үзенә күрә кызыклы гына булды, ди. Анда да атасыз бала булу, иптәшләрең арасында начаррак кием-салымың белән аерылып тору газаплары булмадымы әллә? Мәктәп елларының үзенә күрә яме дә булган, тәме дә. Тормышның ачык бер максаты булган: укып бетерү. Аннан соңгы өч елны хәтерләгәндә генә Тәнзиләнең йөрәге кысылып-кысылып куйды. «Ничек шулай йокымсырап яшәгән ул? Ферма, өй эшләре аның яшьлеген талаганнар ич! Әнисе олыгаеп килсә дә: «Чуттан чыкканым юк әле, үз минимумымны үзем тутырам» дип кенә тора. Тәнзиләнең ял вакытлары исәбенә тары утарга йөри, киндер йолкырга...»
Уйлана торгач, Тәнзилә эшнең тагын бер җайсыз ягын тапты. Ярый, унынчы классны бетергәч, күңеленә хуш килгән, дәрәҗәсенә лаек булган эшне тапты, ди. Күңеленә тәмам хуш килерлек нинди эш бар соң дөньяда? Нәрсә эшләргә өйрәттеләр аны ун ел буена? Алар мәктәптә язын аз-маз көл җыйнадылар. Ул да мәктәп сарае янында ятты-ятты да кар сулары белән агып бетте. Көз көне башак җыйдылар. Кем җыйды, кем кәлтә елан куып йөрде. Колхозның бөтен олы эшләре укучылардан читтә булды. Илле өченче елгы бәрәкәтле борылышны да алар газет- ләрдән укыштыргалап кына белделәр. Күздән кичерделәр, ә күңелләренә барып җитмәде.
Тәнзилә төне буе менә шуларны кайта-кайта күңеленнән кичерде. Дәрте булса да, дәрман ягының сай икәнлеген, теләге булса да, үзенең бер эшне дә төпле итеп белмәвен, егерме яшьлек күсәк булуын шунда аңлады ул. Димәк, читкә китсәң дә әле бер катка бик кыен булачак. Гөләндәм әйтмешли, борының белән җир сөрмичә эш чыкмаячак. Ул да беренче айларын төрле эштә тачка белән балчык ташып үткәргән бит...
Шулай да бер кузгалган бозны туктату җиңел генә булмады. Тәнзилә иртән фермага төшкәндә ят кеше кебек йөрде. Сыерларын да иркәләмәде, иптәш кызларына да килде-киттеле генә җаваплар бирде.
Йөрәге янында нәрсәдер юк иде...
Машина тузан туздырып, дөбердәп зур бер авылга килеп кергәч, Тәнзилә айнып китте һәм:
— Бәй, килеп тә җиттекмени әле? — дип сорады.
Челтәр рәшәткәле болдыры урамга караган бик биек агач йорт янына килеп туктагач кына Нәби Тәнзиләнең соравына җавап бирде:
— Күрдегезме? Килеп тә җиттек. Бу аларның идарәләре. Райком йорты дип белерсең. Шәп бит, — дип такылдарга тотынды.
Шыбырдашып машинадан коелдылар.
«Көчле ирек»тә аларны көтеп торалар икән. Машина тавышына идарәдән тәбәнәк кенә, юантык кына, ләкин төсе-бите бик чибәр бер кыз чыкты.
— Балчыклыданмы?— дип сорады ул һәм кычкырып көлеп җибәрде. Килүчеләр бер-берсенә караштылар һәм чыдый алмыйча кызга ияреп шаркылдый башладылар.
— Сезне Балчыклыдан килгән дип әйтерлек бар икән шул, — диде кыз, көлеп туктагач. — Әйдәгез, алайса, программага үзгәреш кертик. Иң элек юынып алыйк.
— Иң элек танышып алыйк,— диде Нәби кыланып.
— Гафу сорыйм. Мин Бибинур булам. Комсомол секретаре.
20
Кызлар күрешергә дә өлгерә алмый калдылар, Нәби атылып Бибинур янына килеп басты.
— Сезмени инде ул атаклы Сәйфуллина?
— Сәйфуллинасын Сәйфуллина, ләкин атаклы түгел, — диде Бибинур кызарып.
— Сезне Балчыклыда беләләр, — диде Нәби мәгънәле генә күз кысып.
— Сезне дә «Көчле ирек»тә беләләр.
Нәби шакмаклы кепкасын кулына тотты, чәчләрен артка чөеп кыз ларга карады.
— Сабан туена килгәч, акланда бик озак биеп ялыктырып бетергән идегез, — диде Бибинур.
Кызлар шаркылдап көлеп җибәрделәр. Нәби аз гына да уңайсызланмады:
— Хәтерлисезмени? Мин дә сезне күргән кебек булам, — диде.
Танышу юлда булды. Бибинурларның өе идарәдән ерак түгел икән, ул килүчеләрне юынырга шунда алып кайтты.
Җыйнаулашып нык, таза такталардан ясалган биек урыс капканы үтеп, киң генә ишек алдына барып керделәр. Ишек алды ялт итеп себерелгән. Түрдә лапас-куралар, уңда алты почмаклы өй, сулда җимеш бакчасы. Вак тал чыбыкларыннан үрелгән утыртма читән өстеннән ишек алдына сузылган ботакларда зур-зур алмалар күренә. Алма мул сырган ботаклар астан җәпле таяклар белән терәтеп куелган.
Боларны күргәч, кызлар «аһ» дип куйдылар. Гайфулла телен шартлатты:
— Вәт бакча дисәң дә бакча!
Нәби:
— Миңа калса, мин шушы бакчадагы эш тәҗрибәләре белән канәгатьләнер идем,— дип күз кысты.
— Күрмәгәндәй кыланмагызсана! — диде Тәнзилә ачуланып.
— Бакчага чакырмыйм, анысы соңрак булыр. Әйдәгез, юыныгыз элек, — дип, Бибинур кунакларны кое янына алып килде.— Кое суыбыз бик йомшак безнең, бер дә инешнекеннән аермасы юк.
Кунакларның кое янындагы соры таштан чокып ясалган ялгашларны, һәр җирдә күзгә ташланган җыйнаклыкны абайлавын күргәч, Бибинур аңлатып бирде:
— Әткәй эше.
Тәнзиләне нидер чәнчеп алган кебек булды.
Юл тузаннарын кагынып, бит-күзне юып, әл-хәл алгач, кем кая барырга тиеш дип киңәшә башладылар. Гайфулла:
— Барыбыз да бергә йөрик, айры-чайры йөрүнең мәгънәсе юк,— дисә дә, сыер савучы Шәмсеҗиһан исемле кара тутлы йөзле, усал гына яшь хатын:
— Өер булып йөрмик әле. Атна ятырга килмәгән. Бер көн эчендә барын да күреп, карап буламы, — диде.
Шәмсеҗиһанның тел төбе кая барганын, аның Гайфулладан аерылып үзбаш йөреп калырга теләвем сизсә дә, Тәнзилә бүленүне, һәркемнең үз һөнәрдәшләре янына баруны хуплады.
Гайфулла:
— Машина бар ич безнең, әйләнәбез дә чыгабыз, — дисә дә, Шәмсеҗиһан:
— Авылда да баш әйләндерәсең, монда да тинтерәтмә әле,— дип карулашты. Шулай аерым-аерым йөрергә карар кылдылар. Сыер савучылар Бибинурга иярде, дуңгыз караучыларны юл уңаенда фермада калдырып чыгарга булдылар. Гайфулла, колхоз председателен һәм ферма мөдирен эзләп табам, алар белән сөйләшәм, дип китеп барды. Киткәндә:
21
— Фермаларда мин дә булырмын. Әйбәт йөрегез. Килүнең файдасы булсын. Аяк талдырып йөрүнең пычагыма да кирәге юк, —диде.
— Ә мин? — диде кинәт кенә Нәби.
— Нәрсә син?
— Мин кая барырга тиеш?
Бибинур башта бик уңайсызланды, Нәбинең клуб мөдире һәм комсомол секретаре икәнен белгәч:
— Сезгә барлык төркемнәрдә дә булырга туры килә алайса. — диде.
Нәби көлеп җибәрде.
— Ярар инде, үпкәләмим. Маршрутны үземә-үзем билгеләргә туры килер. Иң элек исән-сау килеп җиттек, дип райкомга, Бикбулат абыйга шалтыратырга кирәк. Аннан күз күрер,— диде ул һәм Гайфулла артыннан кызу-кызу чыгып китте.
Кызларның чәч белән, күлмәкләре белән озак мавыгулары Тәнзиләнең җенен чыгарды. Ул иптәшләрен ашыктыра башлады:
— Җәһәтрәк булыгыз инде. Кояш төшлеккә җитә бит!
Яңадан идарә яныннан уздылар. Шофер Миңнулла машинасын күләгәгә куйган да, кабинасына бөгәрләнеп ятып, борын сызгырта. Аны кызгандылар, уятмадылар.
5
Бергә җыелып барганда сүз әллә ни куермаса да, Бибинур янында өч сыер савучы гына калгач, кунаклар сизелерлек җанландылар. Бигрәк тә Шәмсеҗиһан иркенәеп китте. Бибинурның әти-әниләре, кайда укуы, ничек укуы хакында бик төпченеп сорашып барды.
Сүз арасында Бибинур үзенең дә сыер савучы булып эшләвен әйткәч, Тәнзилә:
— Таптым!—дип кычкырып җибәрде. — Сине кайда күргәнем бар дип килә идем. Рәсемеңне күрдем ич! Идарә стенасында!
Шәмсеҗиһан Бибинурның комсомол җитәкчесе дә булып эшләвенә шикләнде.
Тәнзилә дә:
— Ничек өлгерәсең? Безнең авылда секретарь итеп я китапханәче, я клуб мөдире сайлана. Взнос җыярга да вакыты иркен. Эш кешесе булмагач, районга да теләгән вакытында бара ала. Безнең Бикбулат абый тик кенә йөргәнне бер дә яратмый,— диде.
— Кем ул Бикбулат?
— Председателебез лә!
— Безнең председатель дә тик йөргәнне яратмый!—диде Бибинур. «Алай эшлекле председателегез булгач, нигә колхозыгыз бик артта соң?» дип сорамакчы иде, әле уңайсызрак булыр, дип кыймады.
«Көчле ирек» районда иң алдынгы колхозларның берсе булганлыктан, тәҗрибә уртаклашучылар булып-булып киткәлиләр иде инде. Дөресен әйткәндә, Бибинур алардан ялыгырга да өлгерде. Шул ук беркатлы сораулар, шул ук ап-ачык ярылып яткан хакыйкатьне белергә тырышулар. «Сөт алуда, имеш, ничек мондый зур уңышларга ирештегез?» Җавап биреп кара инде син! Бибинур үзләренең эшен бер дә югары нокта дип карамаганга, сауган сөтләрен азсынып йөргәнгә, ни әйтергә дә белми аптырап калган чаклары да булды. Сыерның сөте телендә дип кенә котылып буламыни! Килүчеләр китапларда язылмаган, бер кеше дә белмәгән ысулларны сөйләүне таләп итәләр. Бибинур сихерче, түгел лә! Хәер, фермалар, көтүлекләр белән танышып, кыш көне сыерларның нинди тәрбиядә торуларын белгәч, кешеләрнең күзләре ачыла.
22
Балчыклы сыер савучылары аңа ошады. Ул гадәттәгечә унбиш-егер- ме кеше булыр дип көткән иде. Өчәү генә килделәр. Өчнең берсе Шәмсеҗиһан гына күбрәк сөйләшә. Ул урамнан үткәндә шәбрәк йорт, яхшырак каралты-кура күрсә:
— Бу кем йорты? Ай-яй шәп. Мөгаен, председательнекедер әле, — дип куя.
Йортның я көтүченеке, я яшелчә бригадасында эшләүче тол хатынныкы икәнлеген белгәч тә тынмый, озак кына телен шартлата:
— Яши беләләр соң, агай, кешеләр,— дип гаҗәпләнүдән туктамый.
Өченче сыер савучы — Зөбәрҗәт исемле, зәп-зәңгәр күзле, очлы иягенә матур гына миң кунган басынкы кыз — Шәмсеҗиһанның гел чит авылны гына мактап баруын, Балчыклыны яманлавын ошатмады:
— Моның ише генә йортларның үзебездә дә бетәсе юк инде, Шәмсеҗиһан апа,— диде.
— Күрше тавыгы күркә булып күренәдер инде, — диде Бибинур.
— Алай була күрмәсен! Тавыгыгыз күркә булып күренсә, сыерлары фил хәтле икән дип кайтып китәр ул, — дип көлде Зөбәрҗәт.
Шәмсеҗиһан ирләрчә эре-эре атлап барган җиреннән Зөбәрҗәткә борылды.
— Юк инде, гөлкәем! Мондый өйләрдә торып булмады. Бикбулатның кәҗә сарае да шифер белән ябылган, өй базларына кадәр таш белән эчләнгән икән, аннан миңа ни куаныч? — диде ул ачуланып. Аннан Бибинурга карап: — Безнең эшебез ул кадәр үк мөшкел, дип уйлый күрмә син. Тел очына килгәнне генә әйтеп җибәрдем. Тормышы-быз ару безнең. Сезнең белән үк тиңләшә алмасак та, бик ару! — диде. Үзе Тәнзилә белән Зөбәрҗәткә борылып: «Тутагыз сөйләшә белә ул!» дигән кебек каш сикертте.
Урамның ике ягында да зур-зур топольләр үскән. Аларның җир өс- тенә чыккан чатлы-ботлы тамырлары арасында тавыклар коена.
Тәнзилә ни өчендер топольләргә аерата игътибар итте. Аларның күплеге, дәүлесе аның исен китәрде.
Авылны чыктылар. Авыл очындагы бушлыкта җиде-сигез бураны күргәч, Бибинур адымын акрынайтты.
— Күрәсезме? Төзиләр. Дүртесе каладан кайтты. Авылдашлар, механизаторлар. Колхозга кабул иттек үзләрен, — диде ул, бераз тантаналы төс белән. Тәнзиләгә Бибинур моңарчы ошап килгән иде. Соңгы сүзләрен ишеткәч, аңа Бибинурның кай җиредер ошамады. «Мактана» дип уйлады ул. Бибинур исә бер дә аны-моны уйламыйча үз авылларына кайткан якташларын бик яхшы каршылауларын, аларның хәзергә мәктәп интернатында яшәүләрен сөйләп барды. Ындырлар буйлап түбән тешә башладылар. Сәфәрчеләр алдында искиткеч бер күренеш ачылып, Шәмсеҗиһан да, Зөбәрҗәт тә, Тәнзилә дә авызларын ачып катып калдылар. Сөзәк ярлы күлдә меңләгән ап-ак үрдәкләр мыж киләләр, бакылдыйлар, чумалар. Кошлар базарымыни? Зөбәрҗәт кулларын чәбәкләде.
— Энекәем лә! Менә байлык!
Кинәт килеп чыккан бу күренешнең тәэсирен алдан ук көткән Бибинур бик канәгатьләнеп:
— Ошыймы? — дип сорады.
— Искиткеч! Бу кадәр үрдәкне гомеремдә дә күргәнем юк иде, ант әгәр,— диде Зөбәрҗәт.
— Менә күр инде алайса!
— Синең гомердә әллә ниләр булыр әле, Зөбәрҗәт,— диде Шәмсеҗиһан күлдән күзен алмыйча.
Дүртесе дә күл ярына килеп бастылар.
— Пекин токымы! Икенче ел үрчетәбез. Сара апа карый үзләрен. Беләсезме сез безнең Сара апаны? — диде Бибинур.
23
— Мин әле сездә үрдәкләр барын да белми идем.
— Сара апа элек тавыклар карый иде. Аның турында гәзитләргә дә бик күп яздылар. Карт коммунист. Улын кулаклар үтергән. Хәтәр хатын. Кулакларның да кирәген биргән үзе! Хәзер менә үрдәкләр карый.
— Ай-яй симезләр!
— Кызыгам мин үрдәк үстерергә! Беләсезме, үрдәк асрау сыер асрауга караганда файдалырак бит! — диде Бибинур.
— Булса икесе дә кирәк инде аның, — диде Зөбәрҗәт.
— Анысы дөрес. Әмма кошлар тиз дә үрчиләр инде! Аларның саны бер елда икеләтә, өчләтә арта бит. Алты-җиде айда бәпкә зур үрдәк булып үсеп җитә. Үзе талымсыз, ни бирсәң, шуны ашый. Бер кило бозау итен алу өчен ике мәртәбә күбрәк азык кирәк. Үрдәк ите бик арзанга төшә! Ә тәме? Ә көзен үрдәк өмәләре?
Бибинурның болай да алсу йөзе тагын да янып китте. Тәнзилә аңардан: «Ә син боларны каян беләсең?» дип сорамакчы иде, читенсе- неп тыелып калды.
— Шушы үрдәкләрне күрсәм, йөрәгем кузгала.
— Үрдәге әйбәт, тик бездә аның күле юк. Бер корышса, корыша бит ул,— диде Шәмсеҗиһан чын күңеленнән офтанып.
— Күле бездә дә юк иде. Трактор белән казыттык та су җибәрдек.
— Тавыгын да җүнләп асрый алмаган кешегә үрдәк тагын, — диде Тәнзилә теш арасыннан гына.
Күлне әйләнеп үтеп, үргә менә башладылар. Бибинур күлне ничек •ясауларын, таудагы чишмәдән торбалар белән су җибәрүләрен, бик күңелле булуын тәмләп кенә сөйләп барды да кинәт:
— Үрдәкләр юк дисез инде. Ә тавыкларыгыз уңганнармы соң? Ничә- шәр күкәй салалар? — дип сорады.
Кунаклар бер-берсенә караштылар. Алар берсе дә күпме тавык барын да, йомырка санын да белми иделәр. Бибинур сүзне икенчегә борып алып китте. Әмма кунаклар үз колхозлары хакында җәелеп сөйли алмадылар. Шәмсеҗиһан олырак хатын, ул белмәсә дә гаеп түгел, дип уйлый иде Бибинур, ә бу икесе... Яшьләр бит... үз хуҗалыклары белән кызыксынмыйлар да икән.
Тәнзиләнең унынчыны бетергәннән соң фермага керүен ишеткәч, Бибинурның күңелендә аңа карата хөрмәт уянган иде. Күрер күзгә тыйнаклыгы, чибәрлеге, акыллы-акыллы гына сораулар бирүе, күл буена килгәч янып торган күзләре өчен Бибинур Тәнзиләне яратып та өлгергән кебек булды. Ихтимал, бик яхшы кыздыр бу Тәнзилә дип уйлап куйган иде ул. Әмма йөргән саен Тәнзиләнең күңелсезләнә баруы, ап-ачык беленеп торган таркаулыгы, урынлы-урынсыз биргән сораулары бер Бибинурны гына түгел, Шәмсеҗиһан белән Зөбәрҗәтне дә хәйранга калдырды. Шәмсеҗиһан түзмәде:
— Сиңа ни булды, наныем? Укаң коелган кешесыман йөрисең?—» дип сорады.
Сөзәк үргә менеп баралар иде. Тирә-якта бәпкә үләннәрен йолкып төркем-төркем казлар йөри. Алачыкны әйләндереп алган койма күләгәсендә эсселектән гаҗиз булган ике бозау пуф-пуф килеп мышнап ята. Алачык эченнән мотор гөрләве һәм чакы-чокы бәрелгән тимер тавышы ишетелә. Дегет исе, күмер исе, тагын әллә нинди исләр килә.
Алачыктан бер-ике җир буе китүгә зур гына иңкүлектә тигез рәтләр булып төрле зурлыкта ферма биналары тезелгән.
Бибинур Тәнзиләдә булган үзгәрешнең сәбәбен аңларга тырышып, аңа күз төшергәләп барды. Тәнзилә үзенә төбәлгән игътибарлы караштан уңайсызланып, чын хәлне сиздермәскә тырышты. Көчәнеп булса да ■елмайды, гамьсез чырай чыгарды.
— Фермаларыгыз үзе бер шәһәр икән, — дигән булып, Бибинурнын
24
беләгенә барып ябышты. Яралы бармак кая сузсаң да бәрелүчән була бит. «Шәһәр» диюгә яшен тизлеге белән Тәнзиләнең күз алдына Гөләндәмнең мыскыллап елмаюы килде. Чын шәһәрне күргәнең дә юк ичг сөйләнгән буласың тагын, дигән кебек булды ул.
Кайвакытта шулай була бит: бер дә көтмәгәндә генә кәефең кырыла. Аның нилектән кырылганын да белми каласың.
Тәнзилә дә кәефе киткәч, сәбәбен эзләп озак кына баш ватты. Ни булды соң әле аңа? Танышу әйбәт кенә бара ич. Ул яңа авыл, яңа кешеләр күрә. Бер тапкыр да йөрмәгән юллардан, сукмаклардан йөри. Ә ул шат түгел. Эзләнә торгач тапты Тәнзилә: тавыкларның ничә йомырка салуларын белмәгәнгә кәефе кырылган икән аның.
Сәбәпне табуның да файдасы булмады, Тәнзиләнең бер кузгалган күңеле урынына утырмады. Ярый, Тәнзилә белми, ди. Тавыкларны Фәйрүзә апа карый, ди. Ә нигә Бибинур үз колхозындагы тавыкларның хәлен белә? Сыерлар турында белүе гаҗәп түгел инде аның. Тәҗрибә уртаклашырга, өйрәтергә дигәч, аз-маз китабын да карагандыр. Үз ’фермаларындагы хәлне Тәнзилә дә биш бармагы кебек белә ич аңа калса. Тукта әле, беләме соң? Нигә Бибинур хәзергесе көнне һәр сыердан егерме дүрт литр сава да, Тәнзилә сигез-ун литр белән ияк сыпырып кала?! Тәнзиләнең аркасына тир чыккан кебек булды. Әгәр серен белсә, Тәнзилә дә чиләкләп савар иде, белми икән шул. Ул күңелендә көнләшүгә охшаган бер хисне сизеп калтырап китте. Тирә-юньдәге бар матурлык аның өчен ямен җуйды. Соры ташлардан салынган дүрт рәтле сыерлар абзарына кергәч тә ул Шәмсеҗиһан кебек автоэчергеч- ләргә ташланмады, Зөбәрҗәт кебек шаккатып та калмады, астыртын гына Бибинурга күз төшерде. Аннары яратмыйча йөзен чытты. Теге әшәке уй тагын күңеленә килде: «Менә сине безнең колхозга, утырган эт биеклеге фермаларга китерәсе иде. Авызыңны ерыр идеңме, әллә утырып елар идеңме? Рекордларың очар иде, фыот!»
Тәнзилә үз фермаларын уйлап алды. Өч ел йөреп, күреп күнегелгән урыннар бөтен ваклыклары, су тамып торган юка такта түшәмнәре, кыйшайган яңаклы ишекләре һәм саламнары бүселеп-бүселеп торган түбәләре белән күңелдә калыктылар. Шул фәкыйрьлек уртасына Бибинурны бастырып куйгач, һич тә көтмәгәндә Тәнзиләнең күңеле күтәрелде. Аның йөзенә усал тантана итү галәмәтләре чыкты.
Эче таш катыгы белән ап-ак итеп буялган, чиста, шома идәнле, әчкелтем дару исе килеп торган бозаулар торагыннан чыкканда, Тәнзилә белән Бибинурның күз карашлары очрашты. Бер-берсен өйрәнгәндәй текәлеп-текәлеп карадылар алар. Тәнзилә беренче булып керфекләрен түбәнгә төшерде. Бибинур аның әшәке фикерләрен белә, төшенә торгандыр, ул юри генә шулай ягымлы булып кыйланадыр кебек тоелды.
Әшәке кеше кешеләрдән үзенең яман якларын эзли, дигән хәкый- кать исенә төшеп, Тәнзилә күңелендәге начар фикерләрне онытырга, Зөбәрҗәт кебек, Бибинурны онытылып тыңларга, аның кебек сокланырга, мактарга теләде. Теле әйләнмәде. Елмаерга азапланды, авызы ерылды, ә күзләре тонык һәм җансыз иделәр. Ул үз күңелен чишә алмады. Кая гына бармасын, нәрсә генә күрмәсен, аның көнчелек тамырлары бүрткәннән-бүртә барды. Җене кузгалды. «Нәрсәгә мактаган булалар икән боларны? Мондый мөмкинлекләр булганда мин сынатыр идемме? Сөтне умырыр идем!»—дип уйланды.
Тәнзилә кинәт сискәнеп китте. Шәмсеҗиһан аның кабыргасына төртеп:
_ Тораташ каттыңмы? Вәт кеше ничек эшли! Мин мондый колхозларны кинода гына була дип белә идем, — диде. Шәмсеҗиһанның йодрыгы кечкенә булса да, шактый саллы иде. Шаярып кына төрткәг^ булса да, Тәнзиләнең кабыргасы шактый авыртып торды.
25
Азык-төлек складын, кухняны карап үткәч, кунаклар бәләкәй ябалдашлы топольләр үсеп утырган кечкенә бакчага чыктылар. Бакча эчендә такта түбәле җыйнак кына өй күренә иде.
— Терлекчеләр өе, безнең өй. Агачларын да без утырттык. Матур бит, ә?—диде Бибинур.
Кеше булмагач, өйгә кереп тормадылар. Тәрәзә каршындагы түтәлләрдәге шау чәчәктә утырган үрмә гөлләрне, кашкарыйларны гына карадылар да бакчадан чыктылар. Зөбәрҗәт мәк чәчәгенә дә, күбәләк канатына да охшаган бер чәчәкне өзеп түшенә кадады.
Тәнзилә бу чәчәкнең дә исемен белми иде, тагын кәефе кырылды. Җитмәсә сул аягын туфлие кыса башлады. Үтереп-үтереп кыса. Ул иптәшләреннән арттарак калып туфлиен салды. Чәнчә бармагы кура җиләге төсле кып-кызыл булган. Елга бер-ике мәртәбә генә адәм рәтле аяк киеме кия башласаң, шул булмый ни булсын!
Фермалар янындагы чирәмлеккә чыккач, Бибинур тагын да җанлана төште. Ул Шәмсеҗиһан белән Зөбәрҗәтне култыклап алды, әле берсенә, әле икенчесенә борыла-борыла сөйли башлады.
Башка вакытларда да Бибинурга кунаклар белән булгаларга туры килә иде. Әмма аларның күп булулары комачауладымы, ул бервакытта да бүгенге кебек ачылып китә алмады. Бүген исә аңа бик рәхәт иде.
— Менә кыш көне иркенләп, өч-дүрт көнгә килерсез. Безнең кызлар белән танышырсыз. Шундый кызлар бар бездә... — диде ул Зөбәрҗәткә чын күңеленнән.
— Шәпләрме?—дип сорады Шәмсеҗиһан.
— Искиткеч. Без кыш буе җыелып китаплар укыйбыз. Гөлчәһрә исемле бер кызыбыз бар. Тавышы шундый матур. Күбрәк ул укый. Гыйнварда институтка китәбез аның белән.
— Ничә ел укыйсың бар әле?
— Уһу, күп әле. Өч ел.
— Институттан соң кая китәсең?
— Кая китим, — диде гаҗәпләнеп Бибинур, — беркая да китмим. Югары белем белән сыер савасым килә. Корыч коючылар ел саен домналардан корычны күбрәк алалар. Минем дә ел саен савымны арттырасым килә.
— Ул бит домна. Сыерның җаны бар...
— Булса ни!
Фермалар артта калды. Бибинур кунакларга көтүлекләрне, җәйге туплау урыннарын—җәйләүне һәм иптәшләрен күрсәтмәкче булды. Алар сөйләшә-сөйләшә тау битеннән бара башладылар. Көтүчеләрнең берсе үз энесе булуын, икенчесенең дә яшь бер егет икәнлеген әйткәч, Бибинур шыпырт кына көлеп куйды. Шәмсеҗиһан Тәнзиләнең авызыннан өзеп алып:
— Үзе чибәр дәме?—дип сорады.
— Чибәр дә. Безнең авылда бөтен кеше дә чибәр. Күрерсез әле.
— Әллә ни күрә алмабыз инде, вакытның бик җайсыз чагы,—диде уфылдап Шәмсеҗиһан.
Алар коры бер ермакка җиттеләр. Бибинур ермак буйлап өскә күтәрелгән тар сукмакка борылды.
— Өстәнрәк барыйк әле, күңеллерәк булыр, — диде ул.
Тауга менгән саен офык киңәя барды. Өйләр, агачлар кечерәйде. Авыл үзенең тыкрыклары, шакмак-шакмак бәрәңге, алма бакчалары белән матур картинага охшап калды. Агачлыкка күмелгән яшел калай , түбәле мәктәп тирәсендә ниндидер карамчыклар мәш киләләр.
I Тауның нәкъ уртасыннан диярлек киртләчләнеп юл үткән. Аны i буйдан-буйга яңгыр яргалаган, әллә күптән кеше йөрмәгәнгә вак таш, ком күмеп киткән.
26
— Байлар юлы, — дип аңлатты Бибинур шунда менеп җиткәч. Үзе: — Байлар бу юлдан йөргәннәрдерме, юктырмы, анысын белмим, ә ярлылар йөргән. Алар әнә анда, зыярат артындагы таудан таш чыгарып, шушы юлдан Дусай алпавытына ташыганнар. Бу юлдан хәзер кәжәләр генә йөри, — диде.
Зөбәржәт көлеп:
— Без дә кәжәгә әйләндекмени, Бибинур? — дип сорады.
— Арада кәжәләребез дә бар ич,—дип кашын сикертте Шәмсеҗиһан.
Сүзнең үзе хакында барганын аңлаган Тәнзилә сер бирмәскә тырышты:
— Нигә бәйләнәсез әле миңа? Кәжәләнеп нишләгәнем бар?—диде.
Көлештеләр дә бу сүзне бетерделәр. Юл урыиы-урыны белән тар булганга, казлар кебек бер рәткә тезелеп бара башладылар.
Көн кызганнан-кыза иде. Тәнзиләнең сул аягы һаман сызлый. Ә Зөбәржәт белән Шәмсеҗиһанның исләрендә дә юк. Вак атласа да бик җәһәт барган Бибинурның итәгенә тагылганнар да мөгезсез сыер кебек баралар да баралар. Шәп дуслар, хәлең ничек, аягың авыртмыймы? дип сораштырсалар, бераз җиңеләеп китәр иде. Көт син алардан, Җитмәсә Зөбәрҗәте:
— Шулай да, нигә Байлар юлы дип атаганнар икән?—дип төпченеп бара.
Бибинур җавап бирә алмады.
— Без ташны бу юлдан ташымадык, — дип кенә куйды.
— Сез бик байлар түгел алайса, — диде Шәмсеҗиһан.
— Ул вакытта байлар түгел идек.
— Ә ничек мондый шәп фермалар җиткердегез, нәселле сыерлар булдырдыгыз?
Бибинур тауда йөрүдән кабынган сулышын бүлә-бүлә яшьләрнең ничек таш чыгаруларын, Чаллыдагы шефлары аны ташып бирүен, цемент, шифер таба алмыйча интегүләрен, бик аптырагач, Казанга, депутатка барып җитүләрен бәйнә-бәйнә сөйләде.
— Төзеп бетергәч кенә матур ул. Болай шактый тинтерәтте, — диде ахырда.
Тәнзилә Бибинурның сүзләрен ишетмәде. Ул чатанлап барды-барды да, адымнарын акрынайтты, бераздан бөтенләй туктады. Түбәнгә карады, ял итәсе килеп китте. -Ул тау киртләченә утырды. Аста күңелле, бик матур күренеш ачылды.
Авыл сул кул якта, артта калган. Ул чалбар балаклары кебек икегә аерылып яшеллеккә төренгән. Үрдәкле күл. Күлдән терекөмеш җепсә кебек кенә булып кечкенә инеш агып чыга. Инеш боргалана-сыргала- на бер күренә, бер югала, мондагы тау турына ук килеп житә дә таллар куелыгына кереп югала. Үзе күренмәсә дә, тирә-ягындагы яшеллегеннән, болыннарыннан аны сизеп була. Болын аръягында кырлар, салам эскертләре, телеграм баганалары. Тәнзилә баганаларның чыжлавын ишеткән кебек булды. Әллә тау итәгендәге таллар гына гөжлиме? Җил дә юк шикелле. Ап-ак мендәрләр булып анда-санда гына болыт кисәкләре йөзә. Шуларның берсен җиргә төшерәсе иде дә, менә шунда кипшергән жиләк яфраклары, сарутлар, ыңгырчак биеклеге генә ак әремнәр өстендә кабартып рәхәтләнеп ятасы иде. Бер гамьсез, хәсрәтсез озак-озак итеп ятасы иде. Бикбулат та күрмәс, сүз әйтүче дә булмас иде.
Ә менә Бибинур теләгән җирендә, теләгәнчә ята торгандыр. Аңа беркем дә сүз әйтмидер.
Ул алдынгы, атаклы кеше.
Читтән торып укыйм, ди. Ничек өлгерә икән? Әйе, әйе, колхоз аның гомерен урламый шул. Аның сыер тизәген салам белән катыштырып
27
абзар сылап йөрисе юк. Андый фермаларга Бибинур эшкә дә кермәс, әллә кайчан я Мәскәүгә, я Казанга сызар иде. Кара инде, ә үзе нинди яшь, үзе тормыштан канәгать. Егете дә бар. Кешеләр ничек шулай тормышларын оста көйлиләр икән?
— Тәнзилә, әйдә, каласың ич!
Ул куркып китте. «Каласың ич» каяндыр күктән иңгән кодрәтле аваз кебек, аны бик җитди рәвештә искәртәсыман тоелды.
Шәмсеҗиһан белән Зөбәрҗәт кул болгыйлар. Алар кычкыра икән. Тәнзилә туфлиләрен салып кулына тотты һәм сакланып кына кайнар туфракка баса-баса иптәшләре янына китте.
— Кызыкларны ишетмәдең дә. Вәт, ничек җиткергәннәр алар ферманы,— диде Шәмсеҗиһан Тәнзиләне шелтәләп.
— Аңа сүз әйтмәгез, Шәмсеҗиһан апа, — диде Бибинур Тәнзиләне яклап.—Мин үзем дә берәр яры барсам, дөньяның матурлыгына карап туя алмыйм. Мәскәү фестивалендә дә булдым бит әле мин.
Кызлар «ах» иттеләр.
Бибинур иң өстендәге ефәк яулыгын алып күрсәтте:
— Шуның истәлеге. Бер япон егете бүләк итте. Адресымны алып калып хат та язган иде. Укып булмады: японча язылган. Ахырдагы: «карошо, друг, мир» дигән өч сүзен генә аңладым. Менә Мәскәүдә күңелле булды, ичмасам!
— Ә авылыгызда ничек, күңеллеме? — дип сорады Тәнзилә. Ул Мәскәүне аркылыга-буйга йөргән, япон егетләре белән хат алышкан кыз авыл тормышын пыр туздырыр дип көткән иде. Алай булып чыкмады. Бибинур:
— Кемгә ничектер, әмма менә үзебезнең авылда йөрәккә ятышлы бер ямь табам. Монда мин белмәгән бер генә түмгәк тә юк. Түмгәк арасындагы тәкәрлекләренә кадәр таныш. Таныш һәм җанга якын. Авыл да матур җыр кебек ялыктырмый бит, — диде.
— Авыл якын була ла инде ул күңелгә, — диде Шәмсеҗиһан. Тәнзиләнең Шәмсеҗиһанга ачуы килде. Ат дагалаганда бака ботын кыстырган кебек, алап кадәр авызын тутырып сөйләнгән була, тәмле сүзнең ямен җибәрә. «Көчле ирек» хакында сүз бара лабаса! Балчык- лыда торыр иде синең Бибинурың!
Тәнзилә чыраендагы үзгәрешне Бибинур тагын абайлады. Ул кызарып китте. Фестиваль, тәкәрлек оялары хакында сөйләргә бөтенләй җыенмаган иде ич ул! Хәзер мактангансыман килеп чыкты. Кичә кич колхоз председателе:
— Кара аны, ишетсен колагың, сак сөйләш. Мактаналар икән болар дип китмәсеннәр. Яхшылыкның, байлыкның чиге юк аның. Безнең дә килмәгән җирләребез күп, булганын күрсәт, артыгын кубарылма, — дип кисәткән иде.
Хәер, Бибинур үзе турында сөйләгәндә генә искә алды ла тәкәрлекләрне. Зөбәрҗәт белән Шәмсеҗиһанда бу сөйләшү Бибинурга булган хөрмәтне генә арттырды. Тик менә бу борчак чәчәге төсле яшел бизәк төшкәй, ябык изүле, кыска җиңле күлмәк кигән, сөрмәле күзле Тәнзилә генә...
Юл тау бите буйлап барды да барды. Байтак юл алгач, сәфәрчеләрнең игътибарын тау кашындагы дәү-дәү комташ кантарлары җәлеп итте. Трактор вагоны дәүмәлеге таш кисәкләре бер иңнәре белән тау эченә кереп катлам-катлам өелеп яталар. Ташларның кояш һәм җил шомарткан ягы меңнәрчә исемнәр, цифрлар белән чуарланган. Гарәп- чәләп тә, латин хәрефләре белән дә, яңачалап та, кыеклап-мыеклап бик күп кешеләр үз истәлекләрен калдырганнар. Аерата тырышлары хисләрен җыр итеп, шигырь өзеге итеп таш битенә чокып күчергәннәр. Менә яңа язу:
28
«Былбыл булып, гөлгә кунып, Керәсең төшләремә.
Галия — Тәлгать».
— Лзенә күрә тарихи урын. Сабан туе көннәрендә монда яшьләр җыела, — дип аңлатты Бибинур.
— Бибинур, әз генә хәл алыйк әле шушында, — диде Тәнзилә кинәт.
Бибинур каршы килер кебек түгел иде, әмма Шәмсеҗиһан белән Зөбәрҗәт бер авыздан:
— Нинди хәл җыю тагын? Килгәч-килгәч, барын да күреп китик инде. Сыерларын күрмә, җәйләүләрен күрмә, килеп йөрисе дә калмаган! — дип кырт кистеләр.
Башым авырта, бармагым сызлый дип тә карады Тәнзилә, аны тыңламадылар. Ахыр чиктә ул иреннәрен кысты һәм катгый итеп:
— Барыгыз алайса! Сыер тизәге иснәргә ашыгасым юк әле. Барыгыз, куып җитәрмен, — диде. Аның кыяфәтенә: «Сез кушасыз, ә мин тыңламыйм. Мин беркемне дә тыңламыйм» дигән төс чыккан иде.
— Ярар, Шәмсеҗиһан апа, — диде алариы килештерергә теләп Бибинур, — безнең җәйләү ерак түгел. Тау башындагы ялгыз караманы күрәсезме? Әнә шуңа җиткәч тә, туп-туры түбәнгә төшәргә. Тәнзиләнең аягы авырта бугай. Чатанлап килүен бая ук сизгән идем. Бераз гына хәл алыйк булмаса.
Кояшта кызган ташларга тезелешеп утырдылар. Тәнзилә чуп-чуар, кәкре-бөкре язуларга тагын карады. Баягы җыр күзгә чалынды:
«Былбыл булып, гөлгә кунып...»
Кемнәр икән ул Галия белән Тәлгать? Нинди моң яисә нинди хәсрәт бу искиткеч җырны ташка чокытып яздырды икән аларга? Бәлки, балаларча шукланганнардыр алар? Нигә Тәнзиләнең гомерендә шундый минутлар булмады икән?! Сабан туеннан соң Балчыклы яшьләре дә урманнарга, аклан чирәменә китәләр иде бит. Нигә Тәнзилә болай йокымсырап яшәде икән? Ул бит шундый ташта гына булса да үз исемен калдыра алмаган әле. Нигә? Бәлки, шәхси тормышында гына түгел, эшендә дә шундый ваемсыз булгандыр ул? Үзе янында булган мөмкинлекләрне файдалана, таба алмагандыр. Галия үз мәхәббәтен тапкан, Бибинурда мәхәббәт тә, дан да бар... Нигә боларның берсе дә юк Тәнзиләдә?
Ул каш астыннан гына иптәшләренә карап алды. Бибинурның нәрсә уйлаганын белү кыен түгел: ул ярым елмаеп түбәнгә, зәңгәр рәшә дерелдәгән җирләргә карап тора. Шәмсеҗиһанның чырае кырыс, Зөбәрҗәт ашыгуын һич кемнән дә яшерми иде шикелле. Ул авыр сулап әле Бибинурга, әле Тәнзиләгә карап ала.
— Китәбезме?
Зөбәрҗәт Тәнзиләнең күз карашы белән очрашуга сикереп торды.
Байлар юлы белән байтак кына баргач, Тәнзилә борылып карады: соры ташлар әллә нинди сихри төсләргә кереп нидер ымлыйлар, аңа дәшәләр кебек тоелды. Ашыктырган өчен ул Зөбәрҗәткә ачулана иде. «Тәҗрибә алу дигән булып, әллә Тәнзилә Бибинур укыган китапларны гына укый алмасмы? Бибинурның да әллә ни кырганы күренми әле, Кукурузлары булмаса, алырлар иде сөтне, пычагым. Шул инде, бер мактарга тотынсалар, егылганчы мактыйлар».
Бара-бара Тәнзилә үзенең көнләшүен, усал каенана кебек юк сәбәпләрне бар итеп Бибинурдан гаеп-кыек эзләп баруын сизенде. Аның бөтен нәрсәне онытасы, кемгәдер сыенасы, иркәләнәсе килде. Тик кемгә сыенсын, кемгә иркәләнсен ул? Күңелендә кузгалган көнләшү корты тагын акрын гына кыймыл-кыймыл килергә тотынды.
29
Алар Бибинурга ияреп җәйләүгә килеп җиткәндә «Көчле ирек»нең ферма мөдире белән Гайфулла да шунда барып чыкканнар иде. «Көчле ирек»нең ферма мөдире — таза гына гәүдәле, кара, үткен күзле, сыңар куллы Мөнәвир исемле ир уртасы кеше, кунакларны тактадан гына ясалган булса да, шактый күркәм, дүрт тәрәзәле өйгә дәште. Үзе калын мыекларын исән калган кулы белән сыпыра-сыпыра:
— Рәхим итегез, кадерле кунаклар, безнең штаб җәен менә шушында инде, — диде.
Эсседә йөреп бик арылган иде. Шәмсеҗиһан белән Зөбәрҗәт күләгәгә керү белән рәхәтләнеп киттеләр. Гайфулла, Тәнзиләнең төкселәнеп торуын яратмыйча, хуҗалар сизмәслек кенә итеп күз кысып алды. Шәмсеҗиһан:
— Нәбине күрмәдеңме? — дип сорады.
Гайфулла:
— Айры-чайры йөрмик, дидем мин. Менә хәзер Нәбиеңне эзләп тап инде,—дип зарланырга кереште.
Сап-сары итеп кырып юылган өстәл тирәсенә утырыштылар. Мөнәвир шкафтан ике дәфтәр алды. Берсен Бибинурга бирде. Җыйнаулашып сөйләшә башладылар.
Сүз шактый озакка тартылды. Бибинур сыерларны ел буе ничек ашатуларын, ничек тәрбия итүләрен сөйләп чыкты. Шәмсеҗиһан сорашып торды. Зөбәрҗәт кирәк дип тапканнарын язып та алды. Нәби һаман күренмәде, Гайфулла тагын тузынды.
Районның төрле почмакларына таралган таныш-белешләре белән багланышны Нәби бер вакытта да өзмәде. Якын-тирәдәге авылларда бер генә сабан туе да, көзге бәйрәмнәр дә Нәбисез узмаганга, аның һәр җирдә туганым апалары, үз апамнары, ерак җиңгиләре тулып ята иде.
«Көчле ирек»кә килгәч тә ул үзен бер кунак кына итеп сизде. «Эшем кешеләре йөрсеннәр, оештырып алып килдем, күрсеннәр, ә мин үземчә булыйм әле» дип уйлады ул.
Авыл буш иде. Нәби арлы-бирле сугылды, ишеге ачык булгач, медпунктка барып керде. Фельдшер кыз да кырга ашыга икән. Ул, гафу үтенеп, ишекне бикләп китеп барды.
Нәби , ярылганчы алма ашарга ниятләп колхоз бакчасына барырга уйлаган иде, бакчаның шактый ераклыгын хәтерләп, ул уеннан кире кайтты. Бу эсседә алма дип җәһәннәм астына барып йөрмәс инде. Ахырда ул аргы урамдагы апаларына кагылырга булды. Апа, яшьтән үк сихәте булмаганга, колхоз эшенә йөрми. Димәк, ул, һичшиксез, өйдә булачак. Кыярны бик оста тозлый, чөгендерле катыгы тел йотарлык була, ул ягы да яхшы, йортлары да аулак.
Нәби тәвәккәлләп китеп барды һәм кичкә кадәр апаларында калды.
Бибинур, кичке савымга кадәр калыгыз, дип бик каты үтенгәч, кунаклар калыр кебек тә булганнар иде, Гайфулланың кәҗәсе килде. Ул: «Менә сыерларыгызны гына карап киләбез дә китәбез, безнең дә кырык эшебез кырылып ята. Кылны- кырыкка яра торган көннәребез» дип, кызларга карап куйды. «Калабыз дип авыз ачасы булмагыз, сезне дә сыерларыгыз көтә!» дигән сүз иде бу. Шәмсеҗиһан аңлап ияген какты, Тәнзилә дәшмәде.
Утлауга барып эре сөякле, салмак хәрәкәтле чуар сыерларны карап кайттылар. Сыерлар яңа урылган арыш җирендәге билчән калдыклары белән шулкадәр мавыкканнар иде, кунакларга күтәрелеп тә карамадылар. Елкылдап торган нәсел үгезе генә нигәдер ятсынды, күзенең агын әйләндереп, һаваны иснәштереп Тәнзиләләр ягына сузылып торды.
Кайтышлый яңадан лагерьга кагылдылар. Анда шул ук рәхәт тынлык хөкем сөрә, кипкән печән һәм сөт исе килә иде. Өй күләгәсендә,
30
яңа чабылган үлән чемчекләп, такта арбага җиккән алаша тора. Бөр- чек-бөрчек бизәкле ситсы күлмәк кигән, түгәрәк алъяпкыч бәйләгән чандыр гына карчык ат янына басып, бәләкәй учын кашы өстенә куеп килүчеләргә җитди генә карап тора иде.
— Җамал әби! Тагын үзең киләсе иттеңмени?—дип кычкырды Бибинур аны күргәч..
Карчыкны үзенә таба юнәлгән Бибинурдан бигрәк кунаклар кызык: сындырды ахры. Ул җавап бирмәде, иң элек: «Кунакларың кайсы якныкы?» дип сорады. Аннан соң гына:
— Бер дә киләсе түгел идем, эшехм дә муеннан. Теге Нурулла сөтле ашны бик ярата. Бүген сөтле аш пешерермен дип әйтеп җибәргән идем. Кайната башласам, эреде дә китте. Килми хәлем калмады, — диде.
Җамал әби интернатта яшәүче механизаторларга аш-су пешерүче икән. Лагерь янындагы подвалдан сөт чыгарган арада ул Тәнзилә янына килеп сораша башлады.
Тәнзиләнең сөйләшәсе килми иде. Ул бер-ике авыз сүз белән карчыктан котылмакчы булып, кыска-кыска гына итеп җавап биргәләде дә читкәрәк китте. Тик карчыклардан алай тиз ычкынып буламыни? Җамал Шәмсеҗиһан янына барды. Алар бик тиз уртак тел таптылар, авыл, тирә-юнь яңалыкларын бик тиз бер-берсенә бушатырга тотындылар.
Җамал Балчыклыда үзенең ерак кардәше булуын, аның сугышта үлеп калганын, ул үлгәч, хатыны белән йөрешә алмауларын сөйләде. Тәнзиләнең шул ерак кардәше Гарәфи кызы икәнлеген белгәч, Җамал ни өчен килүен дә онытып, тәмләп, тәфсилләп сорашырга кереште. Килмәүләре өчен үпкәләде. Инде килеп тә кермичә китүләре өчен бөтенләй әрләп ташлады.
— Килгәнсең, бик әйбәт булган. Инде берне кунмыйча җибәрмим. Юк-юк! Үлгәч тә кырык көнлек эш кала! Мөдирең белән дә үзем сөйләшәм, бер кичтән әллә ни булмас әле. Әткәң мәрхүмне искә төшереп сөйләшеп утырырбыз,—диде ул. Тәнзилә аның янына кермичә китмәскә вәгъдә биргәч кенә, Җамал арбасына менеп утырды, ике куллап дилбегәгә чытырдап ябышты һәм кипшергән иреннәрен очлайтып:
— Нә-ө!—дип алашаны куа башлады.
Тәнзиләнең хәтеренә кайчандыр әнисе сөйләгән сүзләр төште. «Көчле ирек»тә апаңнар бар дип сөйләгән иде бугай ул. Тик нигә китәр алдыннан бер сүз дә әйтмәде соң әле ул?
Мәгъмүрә апа исә Тәнзиләнең кичәге сүзләреннән айнып җитә алмаганга, хәтере чуалып, Җамал карчык турында бөтенләй онытып җибәргән иде.
Мөнәвиргә бик зур рәхмәт әйттеләр. Ул: «Тагын килегез. Менә, кышның көне кыскарак булса да иркенрәк чак була. Куна-нитә ятырсыз» дип озатып калды.
Кайтышлый сүз әллә ни куермады. Күргән нәрсәләр шактый күп, ишеткәннәр шактый катлаулы булып, аларны хәтер сандыгына салу өчен яңа килеш барлап куярга кирәк иде. Шәмсеҗиһан гына тынмады. Ул бара-бара да әле башын чайкый, әле телен шартлатып ала:
— һе, бакчы ничек, ә!!
Аның кыланышы Тәнзиләнең ачуын китерә башлады. Ул башта Бибинурдан уңайсызланып дәшми барды. 1үзде-түзде дә чыдамы бетте. куклэргэ сикерер җирләре юк инде анысы, Шәмсеҗиһан
апа! „
Тәнзилә бу сүзләрне Бибинурга төрттеребрәк әйткән иде, аның бер дә исе китмәде:
— Яле алайса сөйләп җибәр. Нәрсәбез начар безнең.'1
— Начар түгел, бик әйбәт сездә. Гик мондагы кебек шартлар туды-
31
рылса, теләсә кем рекорд бирә ала. Әллә мин дүрт мең литр сөт алмас идемме?
— Кояштыр алмас идең!—диде Шәмсеҗиһан.
— Фи-и! Ние бар аның?
— Әнә шул «ние» бар шул. Синең белән мин шул «ниен» тапмаганга чиләнеп ятабыз, мең ярым белән ияк сыпырып калабыз. Ние бул- маса, син дә, мин дә, Мөхәммәт-әмин дә савар иде аны!
Тәнзиләнең кызарынып-бүртенеп баруыннан Бибинур рәхәтләнеп көлеп җибәрде:
— Әйдә, сынап карыйбыз, Тәнзилә! Минем белән ярышка чыгасыңмы?
Тәнзилә беравык дәшми барды.
— Чыкмыйм. Безнең колхоз болай да әдәм көлкесенә калган, инде синең белән дә ярышам дип бөтенләйгә хур буласым килми.
Гайфулла, машинаны кабыза торырбыз, дип алданрак киткән иде. Ул Тәнзиләнең бу сүзләрен ишетсә ни эшләр иде икән, анысын әйтүе кыен, әмма тый гына кайткан Шәмсеҗиһан белән Зөбәрҗәткә җитә калды. Ничек әдәм көлкесе?! Уйнап сөйләшәме, уйлапмы Тәнзилә бүген?
Тәнзилә күп сүзләрне күзгатса да, үзе бәхәскә катышмады. «Сөйләгез әйдә, сөйләгез» дигәндәй кулын гына селкеде. Үзе: «Их, мөмкинлекләр булсын иде дә, күрсәтәсе иде сөтне ничек саварга кирәклеген!» дип уйлап куйды.
Аның бармаклары кымырҗып китте.
Ләкин ул ашкыну озакка бармады. Зур тупылдарга күмелгән авыл урамына барып кергәч, баганаларда электр лампалары күргәч, тагын Балчыклының калын тузан каплаган урамнары, салам түбәле фермалары хәтергә төште. Тагын үз авылы фәкыйрь, кешеләре мескен, хәлләре мөшкел булып тоелды Тәнзиләгә.
Кызлар кайтып җиткәндә иптәшләре барысы да машина янына җыйналган иде. Чирәм өстендә керт-керт итеп вак-вак кабып ямь-яшел дәү кыяр ашап утырган Нәбине Гайфулла пыр туздырып орыша иде.
Бибинурларга кереп, кәрәзле бал белән чәй эчеһ чыктылар. Алма белән сыйландылар. Бибинур, күчтәнәч булыр дип, иң эреләрен генә сайлап бер бәләкәй капчыкка алма да тутырып бирде.
Кузгалабыз гына дигәндә кызлар Җамалның үтенүләрен, үпкәләрен искә төшерделәр. Тәнзилә вәгъдәсен онытмаган булса да, Гайфулладан читенсенеп, үзе сүз кузгатырга кыймый тора иде. Кызлар башлап җибәргәч, ул калырга рөхсәт сорады.
— Каласың килә икән кал, сыерларыңны үзебез карарбыз, — диделәр Зөбәрҗәт белән Шәмсеҗиһан бер авыздан. Теләр-теләмәс кенә Гайфулла да ризалык бирде.
— Утырмага калдырмыйбыз, иртәгә иртүк кайтып җиткән бул, ишетсен колагың, — дип ныгытты ул.
Машина тирәсенә малай-шалай җыелды. Идарәдән хисапчы, тагын берничә кеше чыгып, озату беркадәр тантаналырак төс алды.
Зөбәрҗәт Бибинурны кунакка чакырды:
— Кил яме, Бибинур!
— Килермен, үзегез дә безне онытмагыз!
7
Интернат дигәннәре өч бүлмәле, зур-зур тәрәзәле, бакча эчендә утырган агач йорт булып чыкты. Ике бүлмәсендә механизаторлар — комбайнчылар, тракторчылар тора икән. Өченче бүлмәгә Җамал карчык урнашкан. Бибинур Тәнзиләне шунда озатып куйды.
32
Җамал карчыкның үз йорты аргы очта ук булганга, ул монда куна- ята тора иде. Кай көннәрне генә карты Сәхәп тузынып килеп аңы кунарга алып киткәли. Ә болай күбрәк вакыты интернатта үтә. Аш пешерә, кер юа. Суны мәктәп балалары ташып бирә. Аларныц берничәсе шушында мәктәп бакчасында даими кизүлек итәләр икән. Кура җиләге җыялар, карлыган, чия. Алма юк, агачлары әле үсеп кенә килә.
Бераз бөкрәйгән гәүдәле булса да, күрер күзгә шактый таза Җамал карчык Тәнзиләнең килүенә бик куанып, боларны бик тәмләп, ваклыклары белән сөйләп чыкты. Шул арада ул әллә никадәр эш эшләп алды. Почмакта зур кисмәктә торган гөлләргә су сипте. Агач бадьянга өстендә майлары йөзеп йөргән тәмле исле кәбестә ашы салып Тәнзиләне ашарга кыстады. Яңа гына чәй эчкән булса да, Тәнзилә ашны ялт иттерде. Өйләрендә кәбестә ашы пешермиләр иде алар.
Карчык электр лампочкасын кабызып, җиң очларын кайтара-кайта- ра Тәнзилә янына килеп утырды. Хәл-әхвәл сорашты.
Башта кыяр-кыймасрак утырган Тәнзиләнең теле ачылып китте. Ул бөтен булган зарларын, фермаларның әшәкелеген, председательләре Бикбулатның аны станцага җибәрмәвен, җае чыкса, колхоздай китәргә дә уе барлыгын сөйләде. Җамал әбисенең аны бүлдермичә генә тыңлавы, аны хуплагансыман ияк кагып куюлары Тәнзиләнең күңелен җиңеләйтеп җибәрде.
— Алай икән, алай икән. Менә бармагач-күрмәгәч белешмичә дә ятабыз бит. Хәлләрегез бик үк шәптән түгёл икән шул. Безнең авылны ошаттыңмы соң?
Кинәт бирелгән бу сорауга Тәнзилә кыска гына җавап бирде:
— Бик.
— Алай икән, — диде карчык яңадан. Ул, нәрсәдер әйтергә теләп тә базмыйчарак торган кешесыман, бер Тәнзиләгә, бер кичке караңгылык иңеп барган тәрәзәләргә карады.
— Кызым, әллә бөтенләйгә бездә генә каласыңмы?
— Ничек сездә?
— Безнең колхозда дим. Авылыбыз бик әйбәт безнең. Кешеләре дә бик ару. Үзең күргәнсеңдер инде. Башка авыллардан килеп төпләнүчеләр күп булды инде бездә. Сыер савучыларга урын табылыр иде әле. Председатель белән үзем сөйләшеп карармын. Каласыңмы?
Җамал Тәнзиләнең икеләнүен күреп кыстарга, үгетләргә, кызыктырырга кереште:
— Ошаса, үзебездә торырсың. Безнең бер улыбыз-төпчегебез генә яныбызда. Менә монда интернатта торырга да була. Яратмасаң, фатирга чыгарсың, барыбер китәм дисең бит.
Чыннан да, әллә тәвәккәлләргәме? Тик бигрәк кинәт була түгелме соң бу? Тәвәккәлләгән — таш йоткан, диләр диюен! Җае чыкканда... Балчыклыга кендеге берекмәгән ич аның. Китәм дип тә уйлагач... Бәлки, бәхете шушындадыр? Әнкәсе, ул читне күргәнең бармы соң, дип сораган иде. Менә күрде ич, ошады. Бер ияләнгән эш тә булса. Төпләнеп калса, әнкәсен дә монда алдырыр. Алманы бик ярата бит. Ә монда колхоз хезмәт көненә алма да өләшә икән. Бикбулатның авызы чалшаер иде. Менә шунда Бибинур белән дә ярышып күрсәтер иде ул.
Әллә йөрәкләнергәме?..
Ул арада бакча ягында ниндидер шау-шу купты. Җамал карчык сикереп торды, каударланып ишекле-түрле йөреп алды:
— Ай аллам, тагын Латыйплар кәҗәседер инде. Корытты инде бакчабызны, ләгыйнь!
Тәнзилә, Җамалга ияреп, ишек алдына чыкты.
Шомырт агачлары арасында алама, мүкләк кәҗә күренде. Аның артыннан ук, яланаяк, күлмәкчән генә ике малай элдерәләр иде. Агачлыктан:

— Мин күрмәсәм, әллә кунарга каласы тагын! Бакча корткыч! Сез дә шәп егетләр, шуны күрмәгәнсез, — дигән сүзләр ишетелде.
— Ә-ә, Бибисара! Ярый, ул күргән икән әле мур кыргырын, — диде Җамал карчык һәм Тәнзиләгә борылып: — Син безнең Бибисараны беләсеңме? Ул үрдәкләр карый, — диде.
— Юк, белмим.
— Берүк ялгышып ана әби диеп дәшә күрмә. Сара апа гына диген. Кич утырырга килә ул безгә.
Кәжә «үзенә кирәкне» алды ахры. Тыкрыктан бик әче итеп мәэлдәгән аваз килде. Бибисара:
— Койрыгын кыл белән буарга кирәк ул явызның. Латыйпны әйтер идем, ир башы белән кәҗә асрамаса, — дип кычкыра иде.
Ниһаять, барысы да тынды. Бибисара Тәнзиләләр янына килде. Өчәүләшеп өйгә керделәр. Җамал:
— Аш ашыйсыңмы, Бибисара? — дип сорады. — Бик тәмле кәбестә ашы пешергән идем.
— Ашамыйм, кәбестә ашы эчне авырттыра. Токмачың булса, әллә берәр тәлинкәсен чамалаган булыр идем.
— Юк шул, — диде өзгәләнеп Җамал.—Алайса менә бик тәмләп кенә чәй эчәрбез. Хәзер кайнап чыга.
Тәнзилә, шундый зур жәфалар күргән кеше бик карттыр, таушалгандыр, дип уйласа да, Бибисара әле шактый нык күренә иде.
Җамал Бибисараның бүлмәдәге чит кешене бөтенләй күрмәмешкә салышуын яратмады:
— Менә, Бибисара, бу Тәнзилә була инде. Безнең кардәш тиешле кыз.
— Ә-ә, алаймыни әле? Мин бер-бер юлаучымы әллә дип торам. Шәһәрдән килдеңме?
— Юк, авылдан...
— Кайсы авылдан?
— Балчыклыдан.
— Ә-ә, күл буенда сез йөргәнсез икән инде алайса.
— йөргән идек шул.
— Нигә килдегез соң сез?
— Танышырга, тәжрибә алырга.
— Таныштыгызмы соң?
— Таныштык.
— Сара апагызны күрдегезме?
— Күрмәдек.
— Танышу шулай буламыни? Их, сез кычыткан чыпчыклары. Йөргәнсездер инде юкны бушка авыштырып. Кем күрсәтеп йөрде?
— Бибинур.
— Ә, алайса ярый. Төпле кыз.
Мич янында самавыр жырлый, күрше бүлмәдән радио тавышы ишетелә башлады. Бибисара озак кына бер ноктага текәлеп дәшми утырды. Колагы янындагы усал төк белән капланган чикләвек дәүлеге миңе генә селкенгәләп куя иде.
— Ә син? — дип сорады ул, ялт итеп Тәнзиләгә таба борылып.
— Менә кунакка калдым әле. Җамал апа...
— Кунак буласың килде алайса? Ярый, ярый!..
Сүзгә Җамал катышып китте. Ул Бибисараның кәефен табарга теләгәндәй тәмләп, сузып-сузып сөйли башлады:
— Бер киңәш бар әле монда, Бибисара. Тәнзиләне әллә үзебездә генә каласыңмы дип димлим.
— Ничек үзебездә?
— Балчыклыда хәлләре бик мөшкел икән аларның.
— Ә безнең хәлләр аңа ошаганмы?
3. .С. Ә.- №7.
33

34
Бибисара соңгы сорауны Тәнзиләгә карап әйткәч, ул җавап бирде:
— Сездә әйбәт, миңа бик ошады, — диде Тәнзилә ни әйтергә белмичә. Хисләрең әле урынына утырмаганда, мәсьәлә әле үзең өчен дә бик ачык булмаганда, кешегә аңлату кыен шул.
— Сездә начар инде?—диде тынарга исәбе булмаган Бибисара.
— Начар булмый ни, фермаларыбыз хан заманыннан калган, иске, салам түбәле. Сезнең терлекчеләр өе оҗмах кебек, ә безнекеннән куркып качарсың. Миче агартылмаган, тәрәзәсеннән җил өрә. Колхоз председателенең ике ятып бер төшенә дә керми.
— Җил өрә, ә? — Бибисара тагын дәшми торды. — Шуның өчен китәргә булдыңмы?
— Аның өчен генә дип түгел... Әле китүем дә...
Их, бу Җамал әбине! Нигә телен тыймаган инде. Үзләре сөйләшкән, киңәшкән генә җитмәгән, чит кешене дә арага китереп кыстырды!
Бибисара тагын тынды. Тәнзилә башта бу тынышларны сораштыруның бетүе дип уйлаган иде. Хәзер исә бөтенләй югалып калды. Бибисараның яңа сораулар әзерләгәне күренеп тора. Сөйләгәндә аның сул кашы сикереп-сикереп китә, күзләре ялтырый.
— Син боларны райкомга барып сөйләгәнсеңдер, шәт? Председателегез шуңа сине яратмагандыр.
— Юк, сөйләмәдем. Председательнең алай кубарылып, бер сүз дә әйткәне юк.
— Синең әйткәнең бармы соң? Председательгә дим?
— Юк, әйткәнем юк.
Тәнзилә сорауларның күплегеннән гаҗиз булып, үз җавапларының бик беркатлы икәнлеген аермый башлады. Ул Бибисараның тел төбендә нәрсә ятканын сизде.
— Сөйләшмәдем дисең инде?
— Ниен сөйлисең аның? Ни файда? Иптәш кызларым җыелышларда әйтеп карадылар, стенага борчак сипкән кебек кенә.
Бибисара җәһәт кенә Тәнзиләгә борылды:
— Ә син койрыгыңны кыстыңмы? Комсомол башың белән, әнә значогын таккансың ич... Ничек намусың җитеп үз колхозыңны чуттан чыгарып утырасың син? Ничек качарга йөрәгең җитә синең?!
— Мин качмадым...
— Әгәр сине чит илгә-фәләнгә җибәрсәләр, син, ай боларда шәп икән, дип ачкүзләнеп качарсың бит!
Җамал нишләргә дә белмәде, аның тизрәк бу гауганы бетерәсе килә иде. Ул Бибисараның әле бер ягына, әле икенче ягына чыкты:
— Ай аллам, Бибисара, куйчы, менә чәең суына. Әле бит китәм дигән сүзе юк, киңәш-табыш итешү генә...
—Юк, Җамал, син куй димә әле. Нигә без колхоздан качмадык икән заманында? Колхозга керсәң; кафер буласың, иманың бугазыңа аркылы килә, диләр иде безгә. Чаттан торып саклыйлар, аталар иде. Арык ат, агач тырма, бер төрәнле сабан белән җир ертып интеккәндә нигә качмадык икән без? Кая ул фермалар, урта мәктәпләр, клублар. Нигә болай бозылды яшьләр? Без бит, яшьләр менә бу ефәк күлмәкләрне кисен, әйбәт түфлиләрдән йөрсен, тормыш яхшырсын дип тырыштык. Кан койдык.
Бибисараның тавышы кинәт йомшарды, ул, укынган кебек, чал чәчле башын селкә-селкә беравык сүзсез калды.
Тәнзилә бу газаплы минутларның тизрәк үтёп китүен теләде. Ул, үзенең дәлилләренең бу карчык сүзләре алдында бик көчсез, зәгыйфь икәнлеген сизеп, дәшми утырды. Аннары карт кешенең акылы да инде аның. Әле кызарлык, тузынырлык берни дә булмаган ич! Менә Җамал әби дә кеше ләбаса, ул бер дә тузынмады, әйбәт кенә тыңлады, хәтта калырга киңәш бирде. Тәнзиләнең башына да килмәс иде әле бу
з* 35
фикер. Шулай да Бибисара чит илгә качар идең, дигәч, Тәнзилә түзмәде:
— Качмас идем, — диде. Бибисара яңадан кабынды:
— «Көчле ирек» колхозында эшләр һәрвакыт ал да гөл булды дип уйлыйсыңмы? Алайса, ни шайтаныма тәҗрибә алырга дип сине монда җибәрделәр?! Сугыштан соң килеп кара идең син монда. Фермада тездән саз. Атлар булмагач, өч-дүрт ел тирес чыгарылмаган. Сөт түгел, чуртым да юк иде. Әгәр шунда барысы да качып киткән булсалар. Качучылар да булды...
Җамал да Бибисараны җөпләп ияк кагып утыра башлады.
— Хәтерлисеңме, Җамал, минем тавыкларым читәннән үргән бер кетәктә яшиләр иде. Шул чакта райкомнан берәү килеп төште. «Апа, сез тавыклар карыйсызмы?» — ди. «Юк, мин әйтәм, карамыйм, карасаң да күреп булмый аларны. Кетәкнең тәрәзәсе юк, ишеге юк». Без качмадык. Күңелебезгә дә кереп карамады ул уй. Әкренләп барын да үзебез төзәттек, үзебез булдырдык. Әзергә бәзер генә килеп утырырга барың да оста.
—Әйе, әйе, хәлебез бик мөшкел иде ул чагында.
Барысы да тын калдылар. Бибисара китәргә җыенды. Җамал никадәр генә кыстаса да чәй эчәргә калмады. Саубуллашмыйча гына, кемгәдер рәнҗегән төс белән, авыр-авыр атлап чыгып китте.
Тәнзиләнең иң кыен имтиханнарны биргәндә дә болай таушалганы юк иде. Ул, сулкылдаган чигәләрен кысып, Җамал әбисе күрсәткән урынга барып ятты. Тәмле көн исе килеп торган одеалны иягенә кадәр тартып күзләрен йомды. Башы әйләнә иде аның. Борчылулы уйлар аның арыган тәнен һаман тормыш ыгы-зыгысы дулкыннарында тирбәтәләр. Әйе, тормыш менә шундый икән ул. Кемнәрдер синнән җавап та-i ләп итәләр, кызалар, синең өчен дә чын күңелдән борчылалар икән.
Бибисараны озаткач, песи кебек йомшак кына басып Җамал әби кире керде. Мич тирәсендә кайнашты. Озак кына итеп ипи кисте. Тәрәзә янына барып тыңланып торды. Сәгатькә карады.
Тәнзиләнең йокламаганын белә ич, нигә бер сүз дә дәшми?
Бакчада эт өрде. Кемнәрдер мыдыр-мыдыр сөйләшеп алдылар. Ишек шыгырдады. Күрше бүлмәгә берьюлы ике-өч ир кеше килеп керде. Җамал алар янына чыкты.
Тәнзилә аз гына йокымсырап китте ахрысы. Ул карчыкның аш бүлүен дә, ипине, самавырны алып чыгып китүен дә ишетми калды.
Теге якта кашык-тәлинкә* шалтыравы ишетелде. Ишек ябылып ук бетмәгән иде. Кайтучыларның калын гына тавышлысы нидер сөйли дә, калган ике тавыш озак итеп, рәхәтләнеп көләләр:
— Койрыгын кыл белән буыгыз, диме?
— Бибисара әйтер ул.
— Кем кәҗәсе соң ул, Җамал апа?
— Булды инде бер җәфа авылыбызга. Качак Латыйп дигән кешене беләсезме? Тыкрык буендагы бәләкәй өйдә торалар. Шул юньсезнең мур кыргырысы инде.
— Кәҗәсе дә хуҗасына охшаган икән!
Бу юлы Җамал карчык рәхәтләнеп көлеп җибәрде.
— Сезнең авылда кушаматлар бетмәгән икән әле, — диде кальп?
тавыш. ?
— Соңгы елларда бер кешегә д$ кушамат Такмыйлар инде тагуын, бу Латыйп белән әллә нәрсә булды инде менә. Ходайның хикмәте дигәндәй, бик әшәке кушамат ябыштырып куйдылар үзенә.
— Нигә качак дип атадылар соң аны? —диде яшь тавыш.
Җамал карчык бераз уйланып торды.
— Юньсез кеше булып чыкты ул Латыйп. Сугышлар беткәч, теге кыен заманалар бар иде бит? Шул ир-ат колхозда бик кадерле чакта

авылыбызны ташлады да качты ул. Өен сатты, сыеры бар иде, анысын суйды. Имеш, авылдагы нигезен бетереп, мәңгегә китә. Бер заман әйләнеп кайтмасынмы Латыйбың! Ялыныпмы-ялынып колхозга алуны сорый, ата-бабасын исенә төшергән. Беләбез инде кемне исенә төшергәнен. Ул елны һәркем олау-олау икмәк, учы-учы белән акча алган иде. Каян ишеткәндер, кайтып та җиткән качкының. Нишлисең, колхозга алдылар. Нигезен бирделәр. Кечкенә булса да өй торгыздылар, Менә ару гына эшләп маташа. Тик качак дигән кушаматы калды.
Калын тавышлы тагын нидер әйтте. Өчәүләшеп бүлмәне яңгыратып көлеп җибәрделәр. Җамал карчыкның:
— Чү, оланнар, артык каты көлмәгез, минем якта бер кыз йоклый, — дигәне ишетелде.
Яшь тавыш:
— Нинди кыз ул, әби? — дип сорады.
Нинди жавап ишетермен икән дип, Тәнзилә аз гына урыныннан күтәрелә төште, сагайды. Җамал карчык нигәдер ашыкмады, бүлмә ягыннан кашык-тәлинкә тавышлары гына килеп торды.
— Ул ни... бер кыз инде. Балчыклыдан. Безгә агайне тиешлерәк була. Монда танышырга килгәннәр. Колхозыбызның эше рәтсез, ди. Китәргә йөри икән.
— Теге Латыйп кебек качыпмы? — дип сорады яшь тавыш.
Тәнзилә одеалын атып бәрде. Сикереп торып караватына утырды. Башка сүзләр ишетелмәде, кайсыдыр ишекне кысып куйды. Бүлмәдән шаркылдап көлгән тавышлар гына килде. Җамал әби Тәнзиләнең гайбәтен сата ахры. Менә ничек! Качып! Бөтен авылга хурлыклы даны таралган алама кәжәле Латыйп кебек. Ул кыен вакытта авылдашларын, ата-бабасының нигезен ташлап киткән. Иртәгә үк бөтен кеше шушы хурлыклы исем белән Тәнзиләне атый башласа? Ни өчен? Кемгә начарлыгы тиде аның? Ул бит үзенең эш күрсәтә алуын, булдыра алуын гына расларга тели.
Ә теге бүлмәдә һаман көләләр. Тәнзилә берәр җинаять эшләгәнме әллә? Хаталык кылганмы? Латыйп та, аның кебек, колхозларын сүгеп, зарланып йөргәндер. Бибисара апа аның белән бер табынга утырып чәй дә эчмәде бит! Чыннан да... Күперне төзәтмәгән өчен Лотфулланы үзе дә сүккән иде бит. Ә үзе... Бибисара дөрес сөйли түгелме соң? йокымсырап, дәшми яшәү, риза булып тору ни дигән, сүз ул?.. Яхшы тормыш өчен көрәшергә, аны төзү өчен җаныңны аямаска дип укытканнар иде бит аны мәктәптә... Төзедеме ул?.. Көрәштеме?.. Чит илгә ка-чар идең син, ди Бибисара... Иртәгә уянуга бөтен кеше аңа шулай дия- чәк. Ә ул Бибинурлардан кимме әллә?! Тырышса, Балчыклыны да рәткә салып була торгандыр ич. Шәмсеҗиһаннар ничек кайтып җитте икән? Тәнзилә ике көн инде сыерлары янында була алмый диярлек. Мүкләге берәүгә дә баш бирми иде. Сөтен төшерә микән?
Нигә монда ята соң әле ул?
Бераздан интернат тәрәзәсе тавышсыз гына ачылды, бакчага бер күләгә сикерде. Эт өрде. Күләгә бакчалар артыннан олы юлга чыгып бара иде.
Җамал карчык керде. Караватка күз салды, тәрәзәгә. Дәшмәде, елмайды гына. Идәндәге гөл чүлмәген кире тәрәзә төбенә куйыйм дип үрелсә, исе китте:
— Сөбханалла, төн гөле чәчәк аткан!

3
37