Логотип Казан Утлары
Драма

ӘБУГАЛИСИНА


5 пәрдәлек драма-поэма
«ӘБҮГАЛИСИНА» ӘСӘРЕНЕҢ ЯЗЫЛУЫ ХАКЫНДА
Беренче карашка, Әбүгалисина — иске тема шикелле. Шулай булса да, ул минем игътибарымны бик нык үзенә тартып килде. Ахырында мин аның турында язмыйча булдыра алмадым. Моның төп сәбәбе — бу образның бик үзенчәлекле һәм бай булуы, хәтта шулар аркасында аның заманнар аша яшәүгә сәләтле булуы.
Әбүгалисина кем?
Ул дөньяда чыннан да булган һәм үзенең шәхси тормышы белән дә бик кызыклы, бик гыйбрәтле кеше. Көнчыгышта Ибне Сина, Көнбатышта Авиценна исеме белән бөтен дөньяга мәгълүм бу кеше моннан мең елга якын элек, 980 елда, Бохара янындагы Афшинада туган. Үзенең үтә зирәклеге һәм сәләтлеге белән дөньяны хәйранга калдырган бу таҗик 17 яшендә үк оста табип саналып, әмир сараена алынган. Ләкин ул үзенең хөр фикерлелеге өчен бер патшалыкка да сыеша алмый, эзәрлекләнә, илдән илгә гизеп яши, әллә ничә тапкыр зинданнарга ябыла. Әбүгалисинаяың барыннан да бигрәк хезмәт һәм иҗат куәте искиткеч. Шул хәлләр эчендә һәм ярты гасырлык гомерендә ул йөзләрчә том әсәр язарга өлгерә. Аның «Шифа» китабы гына унсигез томнан тора. Ул бу хезмәтендә җәмгыять тормышына да кагыла, анда ул, мәсәлән, шундый сүз әйтә: «Дәүләт башындагы кеше законнар җыйнамасын төзегәндә, халыкның әхлакый үзенчәлекләрен һәм аны гаделлеккә кузгатучы борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен бик нык исәпкә алырга тиеш». Әбүгалисина, акыл белән иман арасында каршылык бар дип таный һәм «алла тәкъдире» дигән нәрсәнең кеше тормышы өчен әһәмияте булуын инкарь итә. Әбүгалисина атом серенә ирешүне һәм үлем белән көрәшүне үзенә максат итеп куя. Эшнең асылына ирешә алмаса да, ул үлгәннән соң яңадан шул хәлендә терелүне инкарь итүе белән философиядә материя һәм аның мәңгелеген тануга таба бара. Хөр фикерләре һәм дәһрилеге өчен, 1160 нчы елда Багдадта хәлифә әмере белән аның «Шифа» китабы халык алдында яндырылган. Әбүгалисина Аристотель Һәм башка борынгы классикларның әсәрләрен 20 томда гарәпчәгә тәрҗемә итеп кенә калмыйча, аларның хезмәтләрен үзенчәлекле рәвештә үстерә. Аның латин теленә тәрҗемә ителгән «Канун»ы XVII йөзгәчә Европада медицина фәненнән бердәнбер авторитет санала. Бер медицина гына түгел, Әбүгалисина әсәрләре арасында математика, логика, астрономия, тел, сүзлек, шәһәрләрне дошманнан саклау, хәтта гыйшык-мәхәббәт, музыка һәм башка төрле мәсьәләләр буенча да язылганнары күп. Шулар өстенә, ул роман язучы әдип һәм шагыйрь-философ та: аның беренче башлап робагый формасында язылган тирән мәгънәле шигырьләре бар. (Соңыннан аның бу алымы Гомәр Хәйям тарафыннан үстерелә.) Әбүгалисинаның бу искиткеч иҗат уңганлыгы үзенең хезмәтен тәртипле оештыра белүенә дә бәйләнгән. Мәсәлән, Исфаһан шәһәрендә аның ничек эшләве турында бер замандашы болай дип яза: «Ул иртүк кояш чыкканчы торып «Шифа»ның ике битен яза, яктыргач шәкертләрен һәм мине кабул итә иде. Без аның яныннан чыкканда, капкасы төбендә меңләгән дәваланучылар җыела, алар арасында еш кына зур түрәләр һәм уңайсыз хәлгә төшкән атаклы кешеләр һәм башка аңа үтенече булган кешеләр була иде. Әбүгалисина килгәнче,
38
аны көтүчеләрнең саны 2000 гә җитә иде. Төшкә хәтле ул аларның янында була, аш вакыты җиткәч, дәваланучылар аның белән бергә утырып ашыйлар иде». Ләкин ул һаман да мондый шартларда гына эшләмәгән, кайбер әсәрләрен зинданда утырып язган. Шуларның барысы өстенә, ул гипнозга да оста булып, зур аудиторияләрне гаҗәп хыялларга батырып, иллюзияләр күрсәтә алган кеше булуын да әйтергә кирәк.
Чыннан да, үзенең шәхесе белән дә гаҗәп булган мондый кеше турында төрле легендалар, әкиятчә бай фольклор барлыкка килү бик табигый, һәм ул шулай булып киткән дә. Ул бу әкиятләрдә могҗизалар тудыручы, тылсым иясе итеп сурәтләнә. Бу яктан ул безгә доктор Фаустны хәтерләтә. Ләкин ул, Фауст кебек, могҗизалар тудыру өчен шайтанга җан саткан итеп күрсәтелми. Әбүгалисина ул алла яки шайтан катнашыннан башка, бары тик дөнья фәннәрен өйрәнү аркасында бу хикмәткә ирешә итеп күрсәтелә. Әкияттә бу фәннәр барысы берлектә г ы й л ь м е кимия, гыйльме си ми я дип йөртелә. К и м и я дигәне химия булып, бүгенге заманда бу фәннең нинди могҗизалар тудыруы һәммәбезнең күз алдында. Гыйльме симия дигәне кешенең миендә, фикер хезмәтендә туган атом куәтен идарә итү фәне булып, борынгы һинд философы Патанҗалн тарафыннан материалистик нигездә эшләнә башласа да, соңыннан бу өлкә һәртөрле факиризм һәм мистицизм томаннары эчендә күмелеп калган. Моның тик гипнотизм тармагы гына өлешчә фән буларак үстерелгән, һнндстанда раҗә-йоглар тарафыннан с а м а я м а дип аталган бу ысул гарәп-фарсы- лар арасында гыйльме симия дип аталып китә һәм тылсым гыйльме мәгънәсендә кулланыла башлый. Шул рәвешле, әкияттә Әбүгалисина тышкы матдәгә һәм эчке нерв куәтенә ия булган могҗизалар тудыручы бер образга әйләнә. Шунысы да яхшы: бу образ гаҗәп демократ; ул бервакытта да патшаларга кол булмый, киресенчә, ул алар белән көрәшә, залимнарны фаш итә, ул һаман халык арасында, базарларда яши, хәлвә сатучы малайны үзенә угыл итә, бервакытта да дини көчләргә таянмый, фәнгә яки аның әкиятчә тылсым көченә таяна. Шул рәвешле, әкияттәге Әбүгалисина кеше белеменең чиксез иҗади мөмкинлегенә ирешә. Бу бөек гуманист барлык тираннарны җиңеп чыга һәм ахырында үлемгә каршы сугыш ача...
Татар халкына Әбүгалисина, беренчедән, үз әсәрләре буенча, икенчедән, фольклор образы буларак бик күптән мәгълүм. Аның китаплары мәдрәсәләрдә укылып килгән булуы Тукай китергән җырларда да бик ачык күренә:
«Калә-ш шәйхе фи-ш «Шифа» дип
Укыганың мантыйкмы?
Күп эзләдем, табалмадым, Җаныем, синнән артыкны.
Монда Әбүгалисинаның «Шифа» һәм мантыйк (логика) китаплары турында сүз бара. Әбүгалисинаның фольклорга әйләнгән образы турында маҗаралы гаҗәп хикәяләр элек кулъязмаларда, соңыннан басма китап хәлендә бездә иң күп укылган әсәрләр рәтенә кергән. Каюм Насыйри тарафыннан язылганы күптән түгел Г. Лотфн иптЬш тарафыннан балалар өчен дә эшкәртелеп чыгарылды.
Элекке заманда әкият һәм хыял җимеше булган күп нәрсәләр бу заманда реаль мөмкинлеккә әйләнде. Галәм аралыгына очкан һәм күкләрдә урын алган унынчы планета безнең Совет илендә, безнең кешеләребез кулы белән ясалды. Кешенең белем һәм иҗат көченә, аның чиксез мөмкинлекләренә һәм фәннең тантана сөрәчәгенә гаять нык рәвештә ышанган, шуның аркасында һәртөрле культларга, дини догмаларга, тәкъдир кодрәтенә каршы көрәшкә кергән бөек гуманист кеше образы хәзерге чынбарлык белән реаль бәйләнешен югалтканы юк, киресенчә, бүгенге җир тормышын үз планы буенча төзүче һәм күкләрне яулап алучы, могҗизалы яңа кеше, үзенең элекке әкияттәге хыялый образы булган Әбүгалисинаны ирексез рәвештә яңадан искә төшерә.
Әсәр ике кисәктән тора. Монда — беренчесендә Әбүгалисина хикәясендәге мәгълүм бер эпизод—хәлвәфруш Гали вакыйгасы алынды. Билгеле, бу әсәрдә Әбүгалн- синаның тарихи үз шәхесе алынмый, бәлки легендага кергән әдәби сурәтчәсе алына. Фольклор cvpaTnece буларак, ул һәммә җирдә дә була алган итеп күрсәтелгәнгә һәм безнең халыкта да «үз кеше» булып киткәнгә, аның бу вакыйгасын борынгы Болгар шәһәрендә барган итеп күрсәтүемә шаять гаҗәпләнмәсләр. Чөнки Әбүгалисина турында кулымда булган бер иске кулъязма хикәядә Кыпчак даласы дигән урыннарның да телгә алынган булуы, аның Идел буйларына килеп чыга алуы башлап минем тарафымнан гына эшләнгән эш булмавын күрсәтә.
Я. Исәнбәт
39
КАТНАШАЛАР:
Әбүгалисина. '
Әбелхарис.
Белгуар — Болгар шәһәренең ханы.
Бибкәй Солтан — аның кызы.
Кәләвәче Гали.
Шәриф.
Олы би — ханның баш вәзире.
Дая.
А в а з б а й.
Вәзирләр, сакчылар, кызлар, халык.
Вакыйганың беренче пәрдәсе көнчыгыш илләренең берсендә, калганнары борын гы Болгар шәһәрендә моннан мең елга якын элек бара.
ПРОЛОГ
Көчәя барган барабан һәм быргы авазлары астында пәрдә күтәрелә. Эчке пәрдә алдында ялтыравыклы киемнәр киенгән, кылыч таккан мәһабәт калын гәүдәле А в а з- байның1 күндавылбаз 2 кагып торганы, ике ягында чалмалы ике малайның быргы кычкыртканы күренә.
А в а з б а й
(кагуын туктатып, борынгылар китап укыганча көйләп).
Әй, шәһәрнең барлык кешесе, Карты, яше, олы-кечесе, һичкем белми калдым димәсен: Тиздән ачылачак Белемтау!
һәй-һай! (Кага.) Ике малай >
(быргы аша).
Ишетегез! Белемтау!
А в а з б а й
Нинди Белемтау ул дисәгез, Аны да әйтим сезгә, җәмәгать: Бездән элек, борың заманда, һиндстанда, аннан Юнанда3, Фисагурыс белән Танҗалы Ике хәким булган дөньяда.
Берсе остаз гыйльме кимиядән, Берсе остаз гыйльме симиядән,4, Алар хәтле гыйлем дәрьясы Бу дөньяда бүтән булмаган,
һәй-һай!
1 А в а з б а й — глашатай, һеральд.
2 Күндавылбаз — озынча йомры барабан.
3Юнан — Греция. * ’ —
4 Гыйльме си ми я — тылсым гыйлеме (гипноз һәм башка шуның ишеләр)'.
40
И к е м а л а й (быргыдан аны раслап). һәй, һай! һәй, һай!
А в а з б а й
Ике патша булган ул заман Җир йөзенә бер дә сыймаган, Сугышканнар, шәһәр алганнар, Янган авыл, янган калалар, Нинди-нинди гыйлем китаплары Анда янып тәләф булмаган! Ай-һай!
Ике малай (быргыдан). һәй, һай!
А в а з б а й
Шунда бу әйткәнем ике хәким — Фисагурыс белән Танҗалы,— Без бетсәк тә, гыйлем бетмәсен, дип, Барлык китапларның андагы Гыйлемнәрен күчереп пергаментка, Бикләгәннәр җыеп бер тауга. •Ягъни, һәр ел саен өч сәгатькә Тылсым белән ул тау ачылсын, Адәм балалары шунда кереп Гыйлем алырга дип ашыксын. Ул тау әнә бездән күрнеп тора, Насыйп булса, тагын ачыла, Кем бар хәреф-китап таныган, Хәзер барсын шул тау каршына. (Барабанын кагып юнәлә.)
Ике малай
Белемтау ачыла! Белемтау ачыла! (Быргыларын кычкыртып чыгалар).
БЕРЕНЧЕ КАРТИНА
Ут сүнә. Эчке пәрдә ачыла. Таң вакыты. Каршыда Белемтау. Дәһшәтле кыя-ташлар. Аның ачылуын көтеп, тау киртләчендә кешеләр җыелган: көнчыгыш киемнәрендә, күбесенчә какча, ябык, фәкыйрь кешеләр. Алдарак А в а з б а й белән ике малай тора. Аларга каршы якта түбәсе яссы кечерәк бер күшек сарай: патшалар, хөкем кешеләре төшү урыны.
Халык
(тауга интизар булып караган хәлдә, хор белән).
Данлы Белемтау, Серле Гыйлемтау! Гыйльме юк кеше Үзенә үзе яу, Надан, бәхетсез Адәм уллары.
> Тәләф булу — Һәлак булу.
41
Кара тут баскан Безнең уйларны. Без ач, бәхетсез Синең капкаңда, Мохтаҗ без синең һәрбер ноктаңа.
Аңлат син, гыйлем, Безгә ни булды? Нидән без беттек? Азат ит кулны. Кая без баттык? Юлны чуалттык? Нидән без болай Башны югалттык? Кемнәр кулында Булдык уенчык? Кемнәр бөтергән Бездән җеп-орчык?
Синсез ачылмас Бикле юлыбыз, Синсез чишелмәс Бәйдән кулыбыз.
Ачыл син, гыйлем, Безнең алларда, Күкерт кабынган Нурлы язмаңда. Төшсен безгә дә Гыйлем яктысы, Капсын миләргә Нурың чаткысы.
Ата-бабаның Еллар көч түгеп, Тапкан гыйльменнән Безгә син белгерт!
Эчтән, ерактан тау гөрли башлый.
А в а з б а й (халыкка).
Кабызыгыз шәмнәр, керерсез. Таш өстәлләр анда күрерсез. Җәеп салган булыр китаплар, Сез укырсыз нурлы язмасын, Мәгәр һичкем китап битләрен Өзеп йә күчереп алмасын, Алса һәлак булыр. Онытмагыз, Өч сәгатьтән гөрләп тау ябылыр, һәркем чыгып калсын, вә иллә Берегез калса анда бикләнеп, Сөякләре чыгар ярингә.
Ике малай
Ишетегез!
Ишетегез!
Күк күкри. Тауга яшеннәр чагылып, дерелдәп тора да, таш кыя уртага ярылып, эчкә юл ачыла. Караңгылык эчендә таш өстәлләрдә ачып куелган калын китаплар күренә.
42
А в а з б а й
(ишеккә тагылган зынҗырны күрсәтеп).
Бәрелмәгез, карап үтегез, Белемтауга керер алдыннан һәркем тезен чүгеп керсен өчен, Ишегенә зынҗыр салынган.
Шәм тоткан халык чылбыр астыннан иелеп дулкын шикелле эчкә керә башлый. Кар- шыларына мәгарәдә Әбүгалисина белән Әбелхарис пәйда була. Алар үткән ел тау эченә хәзерләнеп кереп, анда бикләнеп калып, пилюли белән яшәп, гыйлем алып ятканга, чәч-тырнаклары яман үскән, зур күзләре генә калган, йөрәк яргыч кыяфәттә. Егерме биш яшь чамасындагы кешеләр.
Керүчеләр
(кайсы шәмнәрен ташлап, кире атылып).
һай, качыгыз! Җен бар! Җеннәр бар! Әбүгалисина белән Әбелхарис таудан килеп чыга.
Әбүгалисина
Сәлам сиңа, якты кояш!
Сәлам, кешеләр!
Курыкмагыз!
Без дә кеше, сезнең ишеләр.
А в а з б а й
Падиша исме белән чакырам!
Бирелегез!
Әбүгалисина
Мин бер фәкыйрь адәм.
Падиша белән һичбер эшем юк.
Әгәр миндә аның эше булса, Үзе килсен.
Халык
һай, ни ди ул, баксана, Үзе куша патшага!
Бар да гаҗәпләнүдән тел шартлата.
А в а з б а й
Тот үзләрен!
Кулыннан тотып тарта, Әбүгалисинаның кулы, төптән кубып, аның кулында кала.
Халык
Сөбханалла!.
А в а з б а й
(кулны күтәреп).
Күрәсезме менә аларны!
Быел илгә үләт таралды,
Күпме үлде тавык-кошыбыз, >
Шулар шомлыгыннан, тотыгыз!
Әйләнсә, Әбүгалисина урынында җилләр исә.
Кайда ул?
Халык
Кая булды? Юк булды!
Убыр булды, ут булды!
Тау җеннәре! Тау җеннәре!
Җибәрмәгез, тот моны!
Ав а з б а й
Үзем башын өзим! Лә илаһа!
43
Чигенә дә күзләрен йомып, Әбелхарис өстенә кылыч кизәнеп килә. Күзен ачса, Әбелхарис кылыч өстендә лавада иула «хл шулай н^шек-сараи өстенә күтәрелә бара һәм анда, аның түбәсендә була.
Бар да Тьфү, тьфү!
Җеннәр безгә сихер күрсәтә, Алар монда юри алдап тотып Безне быел тауга кертмәскә! Әйдә, кереп калыйк!
Халык, берсен берсе тартып, кайсы тауга керә, кайсы кача. А в а з б а й ике егете белән ашыгып чыга.
Әбүгалисина (каршы як кыя өстендә пәйда була). Киттек, абзый, киттек!
Әбелхарис Әбүгалисина энем, тукта!
Әбүгалисина (һавадан аның янына очып килеп төшә). Синең белән икәү — ике туган Без зур гыйлем табу артыннан Каберләрдә яткач шикелле, Ел буена ябылып шул тауда, Риза булып һәр көн ачлыкка, * Бер пилюли ризык ашауга, Укып яттык. Йә әйт, ни өчен? Шушы Кылычбайлар кулында Хурлык күрергәме? Киттек!
Әбелхарис
Тукта, алар падишага диләр...
Әбүгалисина Әгәр минем алган бу гыйлемем Мине бәйсез кеше итмәсә, Залимнардан мине коткармаса, , Патшалардан көчле итмәсә, Ни өчен дип, син әйт, укып яттым?
Әбелхарис Туган, нигә мондый эрелегең? Кара безгә, кем без? Ач-фәкыйрь!
Әбүгалисина Бер без генә мәллә ач ирләр? Кара шул бичара кешеләргә: Алар да бит ачлар, фәкыйрьләр.
Әбелхарис Азат, бәйсез кеше булам дип, Әллә тагын төшмәк буласыңмы Син дә шул йолкышлар рәтенә! Ташла, киттек, юнәл тәхтеңә, Кире торма алгы бәхтеңә!
Әбүгалисина Аһ, юк, мин ни өчен гыйлем алдым, Шул халкыма файдам тимәгәч? Кояш булып кояш кемгә хәҗәт,
44
Башкаларга нурын бирмәгәч?
Юк, юк! Алар бәхте — минем бәхтем, Телим, халкым күзе ачылсын, Гыйлем белән алар көчле булсын, Сөю, хаклык җирдә шаһ булсын! Алар аңлар шунда үз хәлләрен, Артык кеше кешегә кол булмас, Бер халыкны берсе табындырмас, Сәҗдә булмас, һичкем хур булмас, Әбелхарис
Белмим, туган, син ел буена Ни укыдың ятып ул тауда? Хәер, сөйләшергә җитешә алмадык, Ел ятсак та бергә без анда.
Син бит үзең «зирәк» исме алган, Үзең эшнең төбен белми калган...
Әбүгалисина
Ул нинди эш?
Әбелхарис
Әйтәм, исеңдә тот:
Гыйлем һәм дәрәҗә һәрвакыт Падишалар милке булып килде. Алар гына гыйлем кадерен белде. • Халык белми фәннең бәясен. Бу сүземнең аңла мәгънәсен.
Авазбай сөнгеле сакчылар белән керә.
А в а з б а й
Бирелегез хәзер, сихерчеләр! Падиша килә!
Әбелхарис
Килсен, бик яхшы.
Падишага минем гыйльмем кирәк, Ул беләчәк аның кадерен.
Миңа кирәк гыйльмем дәрәҗәсе, Ул бирәчәк аның әҗерен. (Баскычтан түбәнгә юнәлә.) Әбүгалисина (өстә).
Туган, тукта!
Әбелхарис (атлый).
Киттем падишага!
Әбүгалисина
Түбән ул юл. Төшмә, ялгыштың! Авазбай (аңа ук төзи).
Ах, син падишага карыштың?
Атып төшерим шушы байгышны!
Ата Әбүгалисина урынына гөлт итеп ут күтәрелә, ә ул үзе юк була. Авазбай
(маңгаен кулы белән ышыклап).
Лә хәүлә!
45
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ
ИКЕНЧЕ КАРТИНА
Үткән вакыйгадан егерме ел узгач. Борынгы Болгар шәһәре. Базар. Ян-якта тыкрыклар. Артта күпер аша шәһәр манаралары, пулатлар. Алар аша дүрт почмагы биек дүрт манаралы хан сарае карап тора. Алда, уң якта калку яр. Анда кәләвәче Галинең шул яр эченә чокып ясалган куышы күренә. Аның кыек капкасы ачык, эчтә кәләвә учагы, өстә базарга килә торган бер сукмак аның кибет түбәсеннән үтеп, иске таш баскычтан базарга төшелә. Аскы кибетнең кыек тимер морҗасы да шунда чыккан. Шул яктан Идел ярыннан Әбүгалисина күтәрелеп кәләвәче Галинең кибет өс- тенә табан килә һәм туктала. Ул озын, бөдрә чал чәчле, кара бөдрә сакаллы, кырык биш яшьләрдә мәһабәт бер дәрвиш кыяфәтендә; өстендә карасу зәңгәр ябынча, башына маңгаеннан алдырып, сөлге шикелле йомарлап, чуар материя бәйләгән. Кулында таяк. Аркасында өчпочмаклы юл капчыгы. Ул бу шәһәргә башлап килүе генә.
Әбүгалисина
(астагы базар хәрәкәтенә һәм шәһәргә карап торгач)в
Ничә еллар булдым һималайда, Мисыр, Шамда, булдым Бохарда. Таптым гыйлем, чәчтем тапканымны, Ни табармын бүген Болгарда.
Ар ягында зәңгәр таулар, Бир ягында текә яр.
Идел йорты алтын шәһәр, Шушы икән ул Болгар.
(Кинәт бер таш күреп, иелеп алып карап.) Күрәм юлда яткан ташларыннан,
, Хәзер Ильяс үткән эзләр бар.
Тере суын эзләп, бу Болгардан Төньяк илләренә ул барган.
Идел йорты алтын Болгар, Данлы Болгар шулмы бу? Серләрең бар, эзләрең бар, Сөйлә, ташым, чынмы бу?
(Ташны тырнагы белән чиртеп карый. Аннан ут чыга* Ташны колагына куеп тыңлап.)
Аһа, аһа!
(Шәһәргә карап.)
Анда кәрвансарай, монда базар, Халык эзли затлы, кул маллар. Беләме тик алар гыйлем кадрен? Монда мин кем? Мине кем аңлар? (Ташны тагын чиртә, ут чагыла, колагына куеп тыңлый.)
Кайна, гөжлә, ташым, телең ач! Аһа, аһа, сөйлә, серең ач!
Астан төтәгән морҗаны һәм куышыннан чыккан Галине күрә. Ул кара түбәтәйдән; ак алъяпкыч бәйләгән, кулаша белән кәләвә күтәргән, базарга юнәлә.
Монда кәләвәче кибете, Ишегеннән чыкты егете, йөзе ачык, нурлы, маңгай биек... Эче дә тик тышы кебекме?
Бармы шул егеттә белем дәрте?
Бармы бер уй, якты теләге?
Ташны ташка чаксаң, ул да чагыла, Ут чагармы аның йөрәге? Күрим үзен. Кая булды ул?
Г а л н халык арасында югала. Әбүгалисина да шунда юнәлә.
46
Әбүгалисина (бик калын китап күтәргән б^о китапчыны күреп, бер- дән омтылып).
Китап?
Ки тапчы Китап.
Ә б ү г а л и с и и а
Нинди китап?
Китапчы (аңа карап).
Бумы?
Әбүгалисина
Бу! Китапчы
Үт, үт, дәрвиш! Синдәйләргә түгел бу! Акчаң җитмәс. Хакы дөнья бәясе!
(Аңа аркасы белән әйләнә) Әбүгалисина (омтылып).
Кем чыгарган? Бармы исеме, иясе? Китапчы
(аңа карарга теләмичә, халыкка кычкырып). Әй, әй, алып калыгыз!
Дөнья гаҗәбе, Әбүгалисина язган тыйп китабы! 1 «Шифа», «Шифа»!
(Әбүгалисинага йөзен ялтарып.)
Белдеңме?
Әбүгалисина Юк, белмәдем.
Китапчы Шул, шул! (халык арасында югала).
Гали (көйләп кәләвә сата). Алтын белән баглаган, Көмеш белән туглаган, Он-май белән әвәләгән, Бал-ширбәтләп әлбәләгән
Кә-лә-вә!
Балалар (аңа ияреп).
Кәләвәнең яртысы — Сагыз икән яртысы, Яртысының яртысы — Корым икән яртысы, һәй-һәй аның талкышы, Сакалыңнан тартышы!
> Тый п — медицина.
47
Халык
һәй дә Гали, кил, Гали,
Бер кәләвә бир, Гали,
Син булмыйча, базар булмый, Син кычкырмый, ямь булмый.
Халык кәләвә ала. Гали кулашасы белән халык арасыннан алга атлый. Кинәт үзенец каршында тик кенә басып, үзенә карап торган Әбүгалисинаны күрә. Карашалар. Халык тын кала.
Гали
(аңа кәләвә тәкъдим итә).
Ал, рәхим ит, берне ашап бак! Халыктан берәү
Ул сәдака итеп бирә, сиңа, дәрвиш, Ал, ал, безнең Гали юмарт ул.
Әбүгалисина
Рәхмәт, углым.
(Ала, кәләвәне авызына кабып карый да җиргә төкерә.)
Халыктан тавышлар
һай нишләде! Карагыз шул хәрәмзәне!
Төкерде ич сыйлап биргән кәләвәне!
Алар шундый шөкранасыз! Тукма үзен!
Берсе
(алга чыга, Әбүгалисинага).
Хәзер җирдән ал ризыкны, кап яңадан! Ах, алмыйсың? Менә сиңа!
Каршыдан Әбүгалисинаның күкрәгенә ора, Әбүгалисина егыла.
Гали (кулашасын куеп, һөҗүм иткән кешене төртеп җибәреп).
Ник сез ул дәрвишкә тиясез?
Халык чигенә. Г ал и Әбүгалисина торырга булыша.
Имгәнмәдегезме? Торыгыз.
Кем сез? Мөсафирмы? Кайдан, абзый? йөзегезгә чыккан нурыгыз! Куышымны фәкыйрь димәгез, Кил, үземә кунак булыгыз!
Әбүгалисина
Сиңа рәхмәт, углым.
Гали аны җитәкләп, үз кибетенә алып, кереп китә.
Халыктан тавышлар
Әле дә Гали яхшы. Мин булсаммы?
Дәрвиш дигәчтен дә, аларны
Артык узындыру ярамый.
Азан әйтте, киттек, җәмәгать!
Артта каядыр читтә азан әйтеп бетергән тавыш. Халың, сакалларын сыпыргалап, кибетләренә аркылы аршын куеп, ачык калдырып, мәчеткә юнәләләр. Базар бушый.
Бала-чага гына кала. Хаты н-к ы з килә.
48
Хаты н-к ы з л а р
Ирләр мәчеттә вакыт, Кибетләр бары ачык, Базарны йөреп карыйк, Көзге-тараклар алыйк!
Малайлар
(бер яктан аларга көзге шәүләсе о^ибәреп).
Көзге дә бар, тарак та бар, Алмасаң да карап кал!
Инлек тә бар, кершән дә бар, Чәчеңне бер тарап ал!
Кызлар саплы көзгеләр тотып боргалана, бии башлыйлар. Икегә бүленеп хор һәм бию башлана.
Хор
Аягыңдагы читегең
Болгар икән олтаны,
Болгар читек, саурый башмак, Синдер кызның солтаны.
И... болгар читекләр эләргә Чатыр кибетләр кирәк, Чатыр кибетләр эченә Хөрмә-җимешләр кирәк! Хөрмә-жимешне турарга Көмеш пәкеләр кирәк, Көмеш пәкеләр тотарга Чибәр егетләр кирәк!
Шыгырдавык шунсы зәвык, Баскан саен шарт итә, Ышанмагыз яшь кызларга, Сөямен дип ант итә
И... көмеш пәкеләр тотарга Чибәр егетләр кирәк, Чибәр егетләр каршына Кара кашлы кыз кирәк! Кара кашлы кыз карарга Пулат көзгеләр кирәк...
Бию кыза. Бер малай арага кереп тәгәрәп бии башлый. Малайлар
Пулат көзгеләр кирәк!
Көләч йөзлеләр кирәк! Татлы теллеләр кирәк! Тәмле сүзлеләр кирәк!
Пулат көзгедән карарга Комар күзлеләр кирәк!
Пулат көзгесе пыяла, Җиргә төшсә уала! һап!
Гали
(кибетеннән чыгып, кулашасын күтәргән хәлдә). Он-май белән әвәләгән, Бал шикәрләп әлбәләгән Кә-лә-вә!

Кызлар
Хәлвә микән, хөрмә микән кәләвә?
Тозсыз пешкән әлбә микән кәләвә?
Талкыш микән, җитен микән, Киндер-киндерә микән?
Эчтән генә көйри микән, Үзе көйдерә микән?
Малайлар
Ай-Һай аның талкышы, Толымыңнан тартышы!
Көлеш. Кызлар кәләвә алалар, ашыйлар. Күндавылбаз тавышлары. Бар да сискәнә. Икенче авазбай керә.
Икенче авазбай
Юл бирегез, апайлар, Абыстайлар, тутайлар, Ханның кызы Бибкәй Солтан килә!
Алтын чатыр астында Болгар Белгуарының кызы Бибкәй Солтан белән Даясы, к ы з-к уравычлар белән керә.
Бибкәй
(туктап бу яктагы Галине күреп, кинәт сокланып).
Ай!
Дая
Ни булды?
Бибкәй
Ул кем шундый анда?
Дая
(мыскыллы).
Кәләвәче ич ул.
Бибкәй
Кәләвәче?
Дая
Татып карыйсыңмы кәләвәсен?
(Галине чакырып.) Егет!
Гали
Әү! (йөгереп килеп эцитә.)
Дая
Хан кызына яхшысын!
Гали
(тәкъдим итә).
Сезнең өчен затлысын!
Бибкәй
(назланып, икенчесен күрсәтеп). һа! Әгәр мин монсын алсам?
Гали
Сез беләсез татлысын.
ц. .с- ә.а № 7.
49

50
Б и б к ә й
Карарга ямьле икән.
Pice дә тәмле икән, Тыштан гына ямьле микән, Тәме дә тәмле микән?
Гали
Айдай якты йөзегез,
Балдан татлы сүзегез, Илтифат итеп боерып
Берсен алып күрегез, Татымаган белми диләр, Шунсын татып күрегез.
Б и б к ә й
(ул тәкъдим иткәнне алып кабып, Галидән күзен ала алмыйча).
Нинди гаҗәп... Иһик, иһик — йотарсың телләреңне...
Син ник йөзең күтәрмисең, Ишетим сүзләреңне...
Гали
(аска караган хәлдә).
Карар идем, күз ояла, Карасам, күзем кала.
Көзге сатучы малайлар
(читтән кызларга көзге яктысы җибәреп).
Пулат көзгесе пыяла, Җиргә төшсә уала!
Көлеш.
Бибкәй
Ай, тагын бер күрсәм күзен, Ничек каратыйм үзен!
Дая
(аңа).
Артык илтифат булмасын, Киттек бу җирдән, кызым.
Бибкәй
Шундый күркәм, сылу егет Болгарда булсын, имеш, Кәләвәче, әвәләүче...
Нинди көлке, ни юк эш! Тик бер генә карыйм үзен, Алалмыйм ике күзем...
Дая
Артык илтифат булмасын, Сихерләмәсен үзең.
Бибкәй
(Галигә).
• һай, бик тәмле пешергәнсең, Телләрдә бетте эреп!
51
Дая
Артык илтифат булмасын...
Б и б к ә й Сау бул, егет, хуш, егет!
Алтын тәңкә ташлый. Дая һәм к ы з-к уравычлар китәләр.
А в а з б а й
(ута).
Картлар мәчеттән чыга...
(Чыга, хатын-кызлар ашыгып чыгалар.)
Малайлар
(Аптырап басып торган Галигә якынлап.)
Алтын микән тәңкәсе? Көмеш микән тәңкәсе? Кара, җиргә төшердең бит! Алтын икән тәңкәсе! (Тәңкәсен учына салалар.)
Гали
Аһ, ник миңа кинәт көн караңгы, Авып барам, зиһенем таралды. Тик бер генә, аһ, якты калды, аһ, Ул да булса аның каравы... Нинди якын торды бәхет миңа, Керфекләрен сирпеп, нур сибеп, Телсез калдым, аһ, сүздән яздым, аһ„ Ул янымнан китте хуш диеп. Буйларыдыр Идел камышы, Бәгыремне якты багышы, Колагымда, аһ, былбыл түгел, аһ, Яңрап калды аның тавышы.
(Тагын тәңкәсе кулыннан төшә.)
Малайлар
Чылтыр... итте тәңкәсе, Эттә, тәттә, тәттәсе, Учларында тәңкә тормый, Кулы чана тәртәсе. Тәңкә тотсам, кулым тала, Карасам, күзем кала...
Гали һай, ни булды, зиһенем ава, Тәңкә кулдан югала.
Малайлар
Пулат көзгесе пыяла, Җиргә төшсә уала!
Тәңкәсен учына салалар. Гали үзенең куышына керә. Хәзер безгә аның кибет эче күренә. Әбүгалисина бу вакыт эчендә аркасындагы төенчеген салган, аннан китап, бер-ике пыяла колба һәм борынгы кечерәк бер глобус чыгарып куйган, янган учак каршында утыра һәм китабына ара-тирә ниндидер билгеләр сала. Гали кулашасын шүрлеккә куеп, шунда таянып башын тотып утыра.
52
Ә б ү г а л и с и и а (утырган һәм үз алдына караган хәлдә).
Углым, мин сиңа борчу китердем, Биргән хәлвәңне җиргә төкердем. Телимсең, углым, сиңа өйрәтим Ничек дәмнәргә хәлвәнең рәтен? Китәр даннарың Иран, Бохарга, Эзләп килерләр сине Болгарга.
Гали
Дөрес төкердең син, әй дәрвиш. Мин пешерә белмим кәләвә,. Хәер, хәзер андамыни эш?
Әбүгалисина
Яхшы әйттең монсын, ха-ха-ха, Зур эшме ул сиңа кәләвә? Ал бер капчык тутырып син кибәк, Уф дип өр дә шуны әвәлә! Ярый, үзең яхшы егет икән, Өйрәтим бер шундый һөнәргә, Хәлвә түгел, гыйлем пешерергә, һөнәрнең да асылы чын фәнгә.
(Глобусны тотып.) Кара, егет, минем кулымда ни? Сүнгән йолдыз — бу җир йолдызы. Шул уч төбе хәтле туп өстендә Без яшәгән гүзәл җир йөзе.
Монда Гарәп, Иран, зур ханлыклар, Вак князьлек, Олы Бохара, Анда Ганг, монда Идел елга, Ул китерә безне Болгарга... Нәрсә бу шар? Аны болыт кыскан! Ул тар, җитми безнең колачка, Кеше лаек киңрәк, зур тормышка, Хуҗа булсын кеше кояшка!
Гиздем мин бар җирне, белдем телләр. Белдем каләм серен танып мин, Карама син минем бу өстемә, Әбүгалисина, табип мин.
Гали
Кояш дисең, остаз, дөнья дисең, Белмим берни, зиһенем таралды, йөз мең кояш янсын хәзер күктә, Минем өчен бар җир караңгы.
Әбүгалисина
Кара, егет, эшнең астына, һәр нәрсәнең иреш аелына. (Учактан кыскыч алып.) Әйтик, менә кыскыч. Тимерме ул? Беләм, ышанасың ансына.
Күреп кал син, аңа мин кесәмнән Бер вак тузан алып сибәм. Өфф!.. (Кыскыч өстенә тузан эрә.)
53
Хәзер кара, аннан нәрсә булыр? (Кыскычны учакка тыга. Анда гөлт итеп ут кабына да сүнә. Әбүгалисина кыскычны алып.) Кара, нәрсә бу!
Гали
йөз мең утлар кабыз, сөйлә, дәрвиш, Берни күрмим. Бар җир караңгы, һәр нәрсәнең аслы тик ул, бер ул. Аиы күрәм, аның каравы.
Әбүгалисина Шашкан адәм. Алтын бу, алтын! Ишетәмсең сии аның тавышын?
(Ташка төшерә, кыскыч зыңгырдап алтын тавышын бирә.)
Ха-ха-ха! Кара, тот яхшылап!
Кызны көлүеннән таны син! (Кулына тоттыра.) Гали
(кулындагы кыскычка карап, кинәт айнып). Алтын? Минем кыскыч? Бу чынмы? Тукта, ничек? Бу ни? Тылсыммы?
Әбүгалисина Бер тылсым да юк, Алла бәндәсе, Бел һәрнәрсәдә Атом зәррәсе. Дүндердем аның Берсен берсенә, Кояшлар килде Кояш өстенә, Кыскыч та түгел, Үзе дөнья бу! Өйрән син, углым, Әлкимия бу! һәрбер атомда Булгач шул куәт, һәрбер йөрәктә Ни булмак кирәк!
Гали
Күрәм, һәр сүзең Хикмәт сүзләре, Сиңадыр мәгълүм Җир-күк серләре, Ләкин бер түгел, Килсен мең остаз, Миңа беркем дә Ярдәм итәлмәс. Туклар ни белсен Ачның хәленнән? Табип ни белсен йөрәк хәленнән?
Әбүгалисина Ярый, кара: укый беләмсең син?
(Китап күрсәтә.)
54
Гали
Атам нде ташка язучы.
Мин дә шуннан танып калучы. (Китапны ачып, исемен укый.) «Хөкем, дәүләт эше, идарә». Дәүләт эше?
(Куркып, китапны ябып этәреп куя.)
Ә б ү г а л и с и н а
Нигә бик тиз яптың?
Гали
Ул эш падишалар, ханнар эше. Миңа нәрсә аннан?
Ә б ү г а л и с и и а Идарәме?
Аны белү тиеш сиңа да: Нинди хискә башың әвәрә, Кемнәр итә сине идарә? Укы, күзең ач! Гашыйк син, мескен.
Гали
Беләмсең ләкин Ул кем дә мин кем?
Әбүгалисина
Ул хан кызы бер, Син кәләвәче, Пешерә белмисең, Ансы да әче. һәрбер эш мөмкин, Аңла син, зирәк. Бәхетле ләкин Яраткан йөрәк.
Гали
Бар иде йөрәк — Юк монда йөрәк! Бу илдән миңа Китәргә кирәк!
Буй җитмәс йолдыз, Аһ, күктә яна, Булышалмас миңа Бер кимия дә.
Әбүгалисина
Кем ышанса дөньяда Хәл җитмәслек эшләргә, Хәл җитмәстәй эшләрне Ул булдыра эшләргә! Гыйльме кимия җитмәсә, Гыйльме симия бар бездә, Телимсең ул Бибкәй Солтан Килсен хәзер бу өйгә?
55
Гали
Көләсең син миннән, мөсафир. Мин бичара, ятим бер фәкыйрь.
Әбүгалисина
Беләм, син фәкыйрь, Атаң-анаң юк, Шулай да синнән Баерак адәм юк. Күңелең бай синең, Чөнки син гашыйк. Янасың, егет, Сөясең шашып. Тыңла алайса. Әйтим серемне, Күрдем, ошаттым Синең үзеңне. Мине якладың Кара көчләрдән, Хәзер мин яклыйм Сине бу хәлдән! Түгел буш акыл, Синдә бар йөрәк, Сиңа да миннән Чын ярдәм кирәк.
Кулын җәеп таянды күтәрә. Таяк очыннан сәхнә төбенә нур дулкыннары ага башлый, нечкә кылдан ят музыка авазлары ишетелә.
I Әй чәчел, нур, зәррә-зәррә, Яңра, кыллар, трим-трим... Хан кызы Бибкәй сылуны Бу куышка китерим!
Учакта ут гөлт итеп бер кабынып, бер сүнеп тора да аның артындагы караңгылыкта Бибкәй Солтан килеп тукталганы күренә.
Бибкәй Солтан Аһ, мин кайда? Кемнәр күрәм...
Гали Мөмкинме бу?.. (Катып кала.)
Әбүгалисина
Мәхәббәт ул, булса, гыйшык булсын, „ Гүзәллектән синдә мәгънә тусын, Йөрәгендә янган саф хисләрең Ялкыннары алсу чәчәк булсын. Мәхәббәт ул, булса, бөек булсын, йөрәгеңдә синең кояш тусын, Гүзәллектән җаның сызылып әрнеп, Уттан фонтан бәреп, атып торсын! Мәгънәләр ал аның йөзләреннән, • Дөньядан кич аның күзләреннән,
Аны да син кичер җир-күк үтә, Хәбәрләр ал галәм серләреннән. Син барасың хәзер нечкә кылдан, Сакла намусын аның, аума кылдан.
56
Аусаң, ләкин һәлак булачаксың, Язачаксың мәңге ул матурдан!
(Чыга.)
Гали
(Бибкәй Солтанга).
Әй, солтан кыз. Кичер мин колыңны.
Курыкма миннән... Күреш, бир кулыңны, Бибкәй Солтан (кузгалмыйча).
Кайда соң мин? -Монда кем китерде?
Син баягы ^гет түгелме?
Кем син, тиз әйт, җенме, адәмме? йә бу синең сихер-фәләнме?
Мин ник монда? Кем син шундый?
Гали
. Мин бер бәндәң, гыйшкың әсире...
Син дип янган гашыйк бер йөрәк...
Аһ, сорама шуннан башкасын... Шуннан бүтән ни бар, ни кирәк? Аһ, син нинди матур, Бибкәй Солтан!
Тик син курыкма миннән... Кулың бир... (Йөгенеп кулына йөзен сөрә.)
Бибкәй Солтан
Аһ, тор! Кара миңа! Кара миңа!
Аһ, юк!
Карама син шулай, карама!
Аһ!
(Бер кулын биргән хәлдә, Галинең күзләренә карап шул ук вакыт йөзен икенче якка бора.)
ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ
ӨЧЕНЧЕ КАРТИНА
Хан сарае, кыз бүлмәсе. Бибкәй Солтан белән Дая.
Дая
Кичәдән бирле
Ялынам сиңа:
Елап файда юк, Барын да сөйлә!
Бибкәй Солтан
Аһ, мин нишләдем, мин нишләдем! Ничек күреним кешеләр күзенә.
Авыру анамнан ничек яшерим, Ничек карыйм атамның йөзенә?
> Күземне ачсам, җимерек бер өй, Фәкыйрь егет; ул тотты кулларым, Алдыма төшеп үпте кулым, Ничек аны мин тотып бумадым!
Аһ, кая китте горурлыгым!
Җанны алды аның бер каравы.
57
Аһ, күрсәң аның матурлыгы! Каравыннан зиһенем таралды.
Әдәпле шундый, гыйшкын әйтеп, Карый күзгә бары тилмереп. Адәмме-җенме, ул кем шундый, Исмен-җисмен әйтмәде ул егет.
Күренде шунда мәһабәт дәрвиш, Кулы белән итте бер ишарә, Карасам — шулчак монда булдым.
Дая (тыңлап).
Атаң килә... Әйтмичә юк чара!
Бибкәй йөзе белән мендәргә каплана. X а н керә.
Хан
Йә, әйтегез, монда нинди хәл туды?
Дая
Әй ханиям, кичә гаҗәп эш булды: Кызыгызның чәчен тарап үргәндә, Торып китеп, бусагада юк булды.
Бер сәгатьтән кайтып килде гөл кебек, йөзе балкып айлар кебек, көн кебек, Безне күргәч, айныган күк, кинәттән Кайгы басты ике битен көл кебек.
Бикләнде ул бүлмәсенә шул көннән, Капланды да мендәренә йөзтүбән, Бертуктамый бичарабыз зар елый.
Хан
Кайда булган? Ник әйтми ул? Ни күргән?
Дая
Күзем ачсам, җир асты, ди, бер өй, ди, Шунда бер, ди, ярлы егет күрдем, ди.
X а н
Ярлы егет? Нинди егет? Кем исеме?
Дая
Исме-җисме кем икәнен әйтми, ди, Сине гыйшкым китертте дип әйтте, ди. Инсафлы, ди, ярый, шунсы бер шөкер.
Хан
Инсаф, имеш! Инсаф түгел, бу — сихер!
Кол кызлар (артта күренеп).
Тьфү, тьфү, үзең сакла, Дошманнарның күзен капла!
Бибкәй Солтан айдан сылу, Җеннәр гашыйк аңа хәтта!
58
Хан
(Бибкәй Солтанга),
Сөйләп бир, кызым, күз нурым. Сине алып киткән кем иде?
Б и б кәй Солтан Утырдым, әткәм, сәкедә, Кызлар килде чәчем сүтәргә, Толымым җиргә тигәндә, Юл булгандыр миңа китәргә. Ирексез торып атладым, Тартыладыр ике кашларым, Ишеккә барып җиткәндә, Кире кайтыр юлым тапмадым. Күз алдым кинәт ут булды, Сараем күздән юк булды, Күземне ачып карасам, Кергән җирем чокыр йорт булды.
Хан
Син әйт, нидән торып чыктың син? Ни өчен, ничек торып атладың?
Бибкәй Солтан
Ишеттем шуны иң башта: Чыңлады кыллар еракта, Думбра кылы чирткәндәй, Бер матур өн килә колакка. Сирпелеп китте йөрәгем, Тетрәде минем бар тәнем, Кинәттән килде торасым, Бу сарайдан читкә чыгасым.
(Аягына тора, музыка тантаналы һәм онрщүле ритмга күчә,)
Ул аваз нечкә ул, көчле ул, йөрәгем тарта кыл төсле ул. Аягым, тыялмый ничек тә, Үзеннән атлады ишеккә, Мин очам, мин барам, җилтерим, Колакта бер аваз — тим-трим. Ул йөрәк тамрымнан аладыр... Тартылган күк барам, тинтерим... (Аяк очында тирбәлә башлый.)
Кызлар
Ах, шулай, нәкъ шулай, Тинтеридер җаны, Тартыладыр үзе, Җилтеридер тәне...
Хан
Мөмкин түгел!..
Бибкәй Солтан (бер якка карап, тынарга ишарә итеп).
59
Ишетәсезме тагын шул көйне?.. Чирткән кебек ерак трим-трим.е, Ах, тотыгыз мине, тагын ала! Күтәреләм, ала... җилтерим.
(Күтәрелеп китә башлый.)
Хан
Тотыгыз аны! Кая бара ул?» Бибкәй Солтан
Китеп барам сездән! Аһ, сез кайда?.. Томан, томан, томан... Мин эрим. (Стена аркылы китеп юкка чыга.)
Хан (артыннан ташланып, тотынган шәле кулында кала).
йа алла, бу ни! Кызым, кызым! Әй, кем анда? Атка атлансын! Җеннәр бу йортта! Гөнаһ шомлыгы! Тиз бикләгез кала капкасын!
Куыгыз моннан хатын-кыз җенесен. Шулардыр монда пәриләр бистәсе. Пакьланып суда тәүбә кылсыннар, Әнә юл сезгә әүлия чишмәсе..„ Болгармы бу, келәү йортымы, Тулган җыен кирәмәт имчесе, Әйтегез, кайда, килсен Шәриф, Кылсын дога хәлифә илчесе!
Кызлар
(китеп бара-бара).
Әй, бу көнне күргәнче лә, Без үлгән булсак иде, Бибкәй Солтан хакы өчен Күмелгән булсак иде! Әй, чишмәне Идел ала, Иделне диңгез ала, Идел буйлап саллар ага, Салларны дулкын кага. Әй, Идел су, ана Идел Безне дә алса иде, Тәннәребез саллар булып Диңгезгә барса иде! Әй, ни килде Болгар иленә? Аккан булсак иде Иделгә. (Чыгалар.)
Вәзирләр кереп тула. Хәлифәнең илчесе һәм дин башы Шәриф үз артыннан дәрвишләр ияртеп кереп, сарайны өшкереп әйләнәләр.
Шәриф
Кол әгузе бирапбиннаси, Адәм балалары илаһсы, Сыенабыз сиңа пәридән, Ара бозучылар шәрреннән. Җен һәм адәм заты ул шаукымнар Адәм күкрәгендә шом ясый. Тьфү, тьфү!.. Тьфү, тьфу!..
60
Шәриф (ханга).
Хода сезне ерак итсен Бәлаләрдән, амин тоттык, . Сарайның һәр чатын йөрдек,
7 Догалап өшкереп чыктык.
Хан (Бибкәй Солтанның шәлен тотып).
Аһ, Шәриф, Шәриф, Пигамбәр каны.
Кара син кызым Бибкәй Солтанны: Кызлар изгесе, Күңелләр көзгесе, йортымның бизәге, Тәхтемнең терәге, Күктә йолдызым, Җирдә кондызым, Бердәнбер кызым Бибкәй Солтанны, Күрәмсең, Шәриф, Аннан ни калды? Түшәктә яткан Авыру ханбикәм Моны ишетсә, Аннан ни калды? Әле көн-кояш Төшкән тәхетем, Кызым булмаса, Аннан ни калды? Кияү булдачы Маҗар хан улы, Кызым кайтмаса, Аңа ни калды? Догандыр кабул, Әй галиҗәнап, Кайда соң кызым? Аңлат син, аңлат. Мине бу шомлык Тәмам шаштырды. Тотып бир миңа Шул җен кяферне!
Ш ә р и ф
Ходаның кодрәте бик киң Кяферне әйләсә мөэмин, Бу җен-кяфер эше булмый, Адәм эше булу мөмкин. Әгәр бу җен эше булса, Аны җиңмәк ходай эше; Мәгәр адәм эше булса, Аны җиңмәккә бар кеше. Онытма, әй әмир Болгар, Бу дөнья мәркәзе Багдад,
61
Хәлифәбез янында бар Гыйлемнең диңгезе бер зат. Мәгарәдә укып чыккан, Ничә фәнне йотып чыккан, Әбелхарис аның исеме, Моны белсә белер ул зат! Бу эш мәгълүм Миңа кичтин, Хәбәр биреп Бу зур эштин, Хәлифәгә сорап яздым,
_ . Әбелхарис бире килсен.
Шәриф куеныннан хат чыгарып, бер якта читлек белән басып торган кара гарәп малаена ишарә итә, малай килеп Шәрифкә читлектән ак күгәрчен алып бирә.
Шәриф хатны күгәрчен канатына кыстыра.
Хан АҺ, Шәриф, Шәриф, Хаттан ни файда? Болгар кайда да, Ул Багдад кайда? Ул килер өч ай, Аннан ни файда? Бүген нишлибез? Бүген кыз кайда?
Хор Ул килер өч ай, Хаттан ни файда, Бүген нишлибез? Бүген кыз кайда?
Хор
Оч, күгәрчен, оча күр, Син Багдадка җитә күр, Хәлифәгә төшә күр, Хат-канатың ача күр!
Әбелхарис килсәйкән, Безнең хәлне белсәйкән, Бибкәй сылу Солтанны Бу хәлләрдән җолсайкән! Сау җитә күр, күгәрчен, Тиз җитә күр, күгәрчен!
ДҮРТЕНЧЕ КАРТИНА
Сәхнә алды. Буйдан буйга ак чыбылдык корулы. Аның сул ягында ышыкта таягын күтәргән Әбүгалисина күренә, һавада нечкә тримнәр авазы. Каршы яктан, гипноз хәлендә, хыял шикелле Бибкәй С о л т ан килә. Ул Әбүгалисинаны күрми.
Урталыкка җиткәч, чыбылдыкны тотып ача да эченә кереп китеп юк була.
Берәр минуттан соң Әбүгалисина урталыкка килә. Бибкәй Солтанның чыбылдыкны тоткан урынын карый, анда биш бармак эзе күрә.
Әбүгалисина
Зәгъфыран тармаклары,
Хан кызы бармаклары, Бу кемне тоту өчен
62
Салынган кармаклары?
Яхшы.
Кыз булса, кыз булсын, йөргән юлы төз булсын. Сөйсә, сөюе бөтен булсын, Иөрәге-башы бер булсын!
(Таягын күтәрә.) Бер мәхәббәткә адәмнең Күкрәге тар булмасын;
йорты Болгар булса булсын, йортны болгар булмасын!
Һавада нечкә тримнәр яңгырый, чыбылдык арасыннан һавада йөзгән кебек Бибкәй Солтан, аны тотарга тырышып Гали килеп чыга.
Гали
Бибкәй Солтан, тукта, бу нитүең, Килдең генә, тагын китүең.
Нидән хәтерең калды, китмә, бәгърем...
Бибкәй Солтан
(һавада йөзгән кебек тора, калтыраган куллары белән этәргән күк хәрәкәтләр ясый.)
Әй ходай, килгән җирем күр: Бер хәрабә, буш кибет.
Гарьләнәм, аһ, хурланам, аһ, Мин калалмыйм, хуш, егет! Ник киләм мин бу куышка? Монда ят мин, монда чит. Ансыз утларда янамын, Син дә утка орма, кит!
Бармы синдә зәррә хәтле Мәрхәмәт, әй җанкисәр! Кемгә хур асыл сөягем! Кит, кулыңны сузма, кит! йә өзәм мин үз-үземне, йә буам, бетрәм сине!
(Кинәт аның, муенына кул салып, күзләренә карап.) Кемгә булдым! Кемне сөйдем!
Кит, юлымда торма, кит!
(Үбә дә аны бер якка селтәп, үтеп китә һәм, хыялый зат кебек, аягы җиргә тияр-тимәс тартылып, күздән юк була.)
Гали
(артыннан җиргә ташланып). Нишләдең, аһ, мин ятимне! Нур булып иңдең дә син Ташладың киттең юлында, Юк, җибәрмәс күз яшем!
(Елап җирдә ята.) Әбүгалисина
Тор, егет!
Гали
Аһ, остазым, кил Ярдәм ит, кызган мине!
63
I
Мин өч ай синнән сорап алдым. Бүген килде бире.
Уйладым, килде миңа дип Мин ятимнең бәйрәме, Биш минут та күрмәдем, аһ, Син тагын алдың кире. Ник китердең, ник җанымны Тоткын иттең, бәйләдең?
-- Ник болай көлдең, хур иттең / Мин ятимнең бәйрәмен!
Әбүгалисина
Өч ай сиңа кызны күрсәтмәсәм, Тыңла, углым, аның хикмәтен: Өч ай була, килде хансарайга Әбелхарис дигән бер хәким.
Килде ул зат монда ерак яктан, һәндәсәләр укып тауда яткан, Кулларына тоткан астралябын \ Җир-күк бетереп эзли безнең арттан.
(Чыбылдыкны күрсәтеп.)
. Зәгъфыран тармаклары, Бу кемнең бармаклары? Ник эзе монда төшкән? Бар, димәк, кармаклары?
Г а л и (карап).
Зәгъфыран тармаклары, Бу кызның бармаклары!
Әбүгалисина
Бу безне тоту өчен Салынган кармаклары!
Гали
Димәк, Бибкәй Солтан сөйми мине? Ятлар белән аның сере бар?
Әбүгалисина
' Сөя; әмма ләкин ул гарьләнә. Кызның намусы бар, гаре бар.
Гали
Димәк, атам, безне тотачаклар. Ишектә дә шундый эзләр бар.
Әбүгалисина
Курыкма, углым, ул хакта, Мин яныңда бар чакта. Шундый эзләр салдырдым Тылсым белән һәр чатка. Безнең капка имән такта, Зәгъфыранлы бер такта.
1 Астроляб — XVIII нче йөзләрдә күк җисемнәренең халәтен, соңыннанрак геоде- я үлчәмнәре өчен кулланылган почмак үлчәгеч корал.
64
Хан капкасы алтын капка, Анда да эз бар хәтта... Анда түгел әле хикмәт.
Гали
Әйт, остазым, эш нидә? Куркам зуррак хәтәр бар дип. Аһ, яшермә, тиз сөйлә!
Ә б ү г а л и с и н а һиндстан ла җире, зур диңгездә Мосакыйя дигән утрау бар. Адәм кермәс ләкин ул утрауга, Көн-төн яна анда ут таулар. Имеш, ике дәрвиш, ата-уллы, Кергән диләр шул ут тавына, Бибкәй Солтан хәзер монда килми, Бара, имеш, алар янына.
Гали
Аһ, ул мине ташлап ятны сөя? Ул хыянәт итте! Үлем миңа!
Әбүгалисина
Юләр углым, аңла бу ни эш, Ул аталы-уллы ике дәрвиш Анда түгел, монда икебез! Үзебезне куеп шул сурәткә, Ут эчендә итеп күрсәтеп, Тотам үзебезне күздән яшереп, Дошман хәтәр, аңла син, шәкерт. Шулай булгач, Бибкәй монда килмәс, Дошман йөри аның эзеннән.
Гали
Ул килмәсә, миңа яшәү бетте, Яшен суксын торган җиремнән! Аһ, нишләдең, атам, нишләдең, һәлак итү булды эшләрең; Күрештердең мине, гашыйк иттең, Кавышу юлын безгә бикләдең!
Әбүгалисина
Көчләп гашыйк итеп булмый, бала. Миңа хәтле гашыйк идең син.
Гали
Гашыйк идем, әмма читтән гашыйк, Өметсез бер гашыйк идем мин.
Аны күргәч хәзер, ут кабынгач, Алларына төшеп табынгач, Мөмкинме соң миңа ансыз яшәү?
Әбүгалисина
Балам, аны китерү мөмкин түгел! Мөмкин түгел китерү, аңла, балам!

Гали
Аһ, алдандым, беттем, янам, янам! Чыннан да бар ул син әйткән диңгез, Утлар алган аның тирәсен, Су эчендә янган ул утрауга Ләккән минем гыйшкым көймәсе. Күрдем, кулын тоталмадым, Әйтер сүзем әйтәлмәдем, Аерыр булгач, ник китердең? Бу хәлләргә ник җиткердең? Янам, беттем, менә хәнҗәр, Актык сүзем тыңла мәгәр, йә син аны бире китер, йә син мине аңа илттер, Менә хәнҗәр, бире китер, йә син мине үзең үтер!
Яки үзем!..
(Хәноуәр белән үзенең күкрәгенә кизәнә.) Әбүгалисина (хәнҗәрне тартып алып).
Егет кеше җор булыр, йөрәгенә түзми хур булыр. Ярый, ул чагында тыңла, балам, Алар безне уттан эзләсен, Сиңа мин бер чара күрсәтә алам. Күрәмсең бу тузан сөрмәсен? (Кесәсеннән сөрмә чыгара.) Көхәл дигән әйбер. Әлкимия — Әлсимия көле бу сөрмә. Мә, ал шуны, син тарт күзеңә, Күренмәссең һичкем күзенә. Сарайга син яшрен керерсең, Сөйгән кызың анда күрерсең. Тик шуны бел: әлсимия белән Бергә сыймый юләр хәрәкәт. Дошман көчле, сак бул. Югыйсә, Башың бетте. Шунда һәлакәт!
(Китә. Читтә туктап, әйләнеп аңа карап, бармагы белән кистерә.) Хөм-ма-я!
Гали ( кабатлый).
Хөм-ма-я!
Әбүгалисина
Ул нәрсә ул—хөммая? Физи-хими-кимиядыр, Симиядыр хөммая! (Китә.)
Гали
Чынлапмы бу?
Нинди минут кичердем! Нәрсә кулга төшердем! Болай йөрсәм күренәм, Күзгә тартсам югалам.
,С. Ә." М 7.
65

66
Бибкәй Солтан! Сине күрәм, Яннарыңда булалам! Аһ, мин анда керермен, Ятса-торса күрермен, Күренмичә, җил кебек, Чәчләрендә йөрермен. Күрмәс мине, сөярмен, йоклар, тотып үбәрмен, Тотсалар да, үкенмәм, Аның өчен үләрмен. Ай ли, хөммаядыр хөммая, Ай ли, хөммаядыр хөммая. Физи-хими-кимиядыр, Симиядыр хөммая! (Күзенә тарта, юк була.)
ДҮРТЕНЧЕ ПӘРДӘ
БИШЕНЧЕ КАРТИНА
Хан сарае. Артта ачыклык. Гөлләр. Бер якта астролябка таянган Әбелхарис күренә. Ул гөлләргә карап уйга тала.
Әбелхарис
Кызык бу патшалар: кайсы ауда, Кайсы яуда гамен тарата, Әмма бу хан, кырыс Болгар ханы, Чәчәк ярата... чәчәк ярата.
(Гөлләр янына килә. Тотып-тотып карый.)
Хан, Шәриф, вәзирләр керәләр.
Хан
Гөлләр карыйсызмы?
Әбелхарис
Эргәзембай, Энҗе, уймак. Монсы хөрмә гөл. Аерырга кирәк, күрәсезме: Бадыянга үрелә үрмә гөл-...
Хан
Рас әйттең син гөлләр исменнән. Таныйсыңдыр ахры төсеннән.
Әбелхарис
Юк, ханиям, минем борын сизгер: Мин аларны аерам исеннән.
Көлеш. Хан тәхеткә утыра. Олы вәзир ишеккә ишарә итә, ике калын китап күтәргэ, өлкән шәкерт керә. Ханның каршына тезләнеп китапларын соналар
Хан
Бу ни?
Вәзир
Фәрманыгыз буенча, Сезгә китап, төрки телендә.
67
Монсы гарәпчәсе.
(Хан төркичәсен, Шәриф гарәпчәсен ала. Карыйлар.)
Хан
Чибәр язган.
Кара, безнең Болгар илендә Язу гыйлеме хәзер ничек кергән?
(Китапны Әбелхариска бирә, шәкертләргә кчрап.) Бүләкләргә кирәк үзләрен, Нәрсә белән? Ярый, читек белән!
Әбелхарис (китапны карап).
«Гаскәр тоту, дәүләт, идарә, Ватан саклау, салым, иганә» Ч Әбүгалисина әсәре!
Килеп җиткән хәтта монда да!
X а и
Әйе, китапларын бик мактыйлар, Безнең өчен хикмәт бар, диләр. Аны миңа, әлбәт, белү кирәк Үз телемдә.
Әбелхарис
Сезгә кирәк, анысы дөрес. Дәүләт сере хан кулында булу тиеш. Хикмәт шунда ләкин, ханиям, Әбүгалисина бу эшен Ханнар өчен генә язмаган, Халык өчен язган, ил өчен!
Инде китап чыккач базарга, һәркем белгәч күчереп язарга, Дәүләт тоту сере ачылгач, Сугыш чыгымнары фаш булгач, Әбүгалисина язган бу эш тә Җинаятьле хезмәт, минемчә.
Шәриф (китапны карап).
Хак сөйләде Әбелхарис монсын. Әйтик, салым сере ачылгач, Халык безгә салым түләрме соң?
Хан
(куркып).
Шулай димсез?
Шәриф
Шулай, әлбәттә.
Моны язган Әбүгалисина Дәһри, азгын адәм булганга,
1 Әбүгалисина фольклор образы гына булса да, бу легенданың тууына тарихи җирлек тә юк түгел. Төрле мәсьәләләр буенча йөзләрчә китап язган Ибнесинаның чыннан да нәкъ шул исемдә диярлек әсәрләре дә бар. Мәсәлән: «Китабе тәдбир эл- җиңди вәл-мәмалики вәл-гасакири вә әрзакыһем вә хираҗ эл-мәмалик>. Безнен җирдә табыла торган бик иске кулъязмаларда тәрҗемәләре очрый. И
68
Мин ишеттем аны утыра дип һәмадән каласында, зинданда. Гыйлем, имеш, бу эш — гыйлеммени? Гыйлем — дин ул, салым — шәригать. Гыйлем исме белән киң халыкка Фетнә-шомлык чәчү, бу бидгат! Беләмсез, хан, кызыгыз турында да Мин ни уйлыйм...
Хан (бердән башын тотып, боегып). Кызым, аһ, кызым!
Олы вәзир шәкертләргә чыгарга ишарә итә, тегеләр китәләр.
Сөйлә, Шәриф...
Шәриф
Кичә кызыгызның Бармак эзе һәр капкада пәйда булды. Шулай булгач, ул сихерче читтә булмый. Үз калагыз Болгарда ук булмагае.
X а и
Әбелхарис!
Әбелхарис (алга чыга).
Әйе, ханиям, Мин дә башта шулай уйладым, Рәмәл тактасына туфрак сибеп, Гиздем барлык җирен Болгарның. Кичә мин бер тамчы күз йоммадым, Астролябым корып, төн озын йолдызларның юлын эзләп чыктым, Гизеп чыктым Мохит диңгезен. Юк, юк, алар монда түгел, Күрдем мин аларны...
Хан
Хуш, кайда?
Әбелхарис һаман шунда, ерак һиндстанда — Мосакыйя дигән утрауда, Ут эчендә алар.
Хан
Өч ай буе? Өч ай буе һаман шуны ишетәм. Кемнәр алар? Нинди кешеләр соң?
Әбелхарис
Яхшы күреп булмый үзләрен, Төтен каплый һаман йөзләрен.
Шәриф
Сөбханалла! Тьфү, тьфү!
69
Хан
һаман бер хәл.
Ахры дөрес синең сүзләрең.
Шул сүз белән инде һиндстанга Атлар куып чабар җибәрдем. Айлар үтте, ул да кайтмый һаман.
Чабар керә.
Вәзир һиндстаннан чабар кайтты, хан. Хан
йә, ни белән? Хуш, хуш...
Чабар, бөгелеп, бүрегеннән хат алып тапшыра.
Укы, Шәриф.
(Хатны аңар укырга бирә.)
Шәриф (укый).
Болгар ханы Алмас сөңге Белгуарга Сәлам, дигән, сәлам соңра каләм, дигән, Сезгә килгән мөшкел эштә булыша алу Муеныбызда миннәт, дигән, әмәл, дигән. Мосакыйя дигән утрау — ул бар, дигән, Бөтен җире уттан торган таулар, дигән, Монда хәтле анда кораб җиткәне юк, Якын барса, ут тоташып янар, дигән. Без белмибез, ут эченә ничек керик, Анда, дигән, ике адәм ничек терек? Безнең илнең галимнәре бу сорауга Акыллары ирешмәде ык-мык килеп.
Инде сездә зур бер галим чыккан икән, Утта адәм яшәвен дә .тапкан икән, Бу хәбәрне ишеткәчтен бик шатландык, Гыйлеме, дигән, һималайдан ашкан икән, Инде, дигән, үтенәбез сез шәрифтән, Ул гыйлем зат үзе безгә килсә икән, Кораб бездән, янып торган ут эченә Үзе кереп күрсәтеп тә бирсә икән...
Хан (торып).
Бездән көлү булды. Бу ни хикмәт! Әбелхарис сүзе буш, димәк?
Катып калалар.
Шәриф
Бу хәлне безгә күрсәтсә Ходаның хикмәте бардыр, Бу дөнья гыйльме миндә дип Әбелхарис масайгандыр... Тәкәбберлек дигән шомга Галим зат мөбтәлә булса, Гаҗәпме бу шуңа каршы Ходайдан бер җәза булса? Күңелгә кермәсен шайтан,

Ходаем, сакла шул уттан, Йөреп барлык сараеңны, Үзем мин өшкерим, әй хан!
X а и
(Әбелхариска'),
Өч ай буе суны суга катып, Тузан белән кактың тузанны, Диңгезләрдә янган ут эченнән Эзләттердең бездән дошманны. Мендең күккә, йолдызларга, Әйләндердең ыстырлаб, Син булмасаң, килермиде Мәсхәрәле мондый хат? Әй гыйлем зат, гыйлем зат! Күр хәлеңне, укып бак! Синең дә хәл мәгълүм булды, Юлыңа чык, тот таяк.
Шул хаттан да аңламасаң, Ыстырлабын тот та як?
Олы вәзир
Мәрхәмәт ит аңа, хан, Эш әле мәгълүм түгел» Ыстырлабның файдасы да Безгә тимәде түгел...
Вәзирләр
Мәрхәмәт аңа, мәрхәмәт!
X а I-1
Аһ, хур булдым галәм алдында! Кем сүзенә карап эш иттем. Багдад хәтле жирдән китерттем, һиндстанга кадәр ат чаптырдым, Ут эченнән адәм таптырдым, Картайган да көнемдә Үз башымны хур иттем!
Вәзирләре белән чыга. Әбелхарис астролябын кочкан хәлдә катып кала.
Шәриф
• (аның яныннан үтешли).
Ха-ха-ха! Ни хәл, Әбелхарис!
Әбелхарис
Күрәм, ачтың чын йөзеңне син дә, Шәриф!
Шәриф
Ходаның хикмәте киңдер, Миңа мондый сүзең нидер? Ходайга иң сөекле кол Бере синдер, бере миндер. Исеңдәдер, заманында, Газиз Багдад шәһәрендә Беренче зат идем мин дә Хәлифәнең сараенда!

71
Килеп кердең дә бер көнне Син анда кордың ыстырлаб, Мине дә сөрделәр монда, Син анда булдың ич зур зат! Имеш, синдә гыйлем-хикмәт, Имеш, мин анда буш кисмәк. Кулыңда кимияң булгач, Хәзер син тап әзер икмәк! Хәзер моннан сәфәр кылсам, йөзем Багдад табан борсам, Хәлифәм каршына керсәм, Синең хәлдән хәбәр кылсам, Насыйп булса тагын оҗмах, Хәлем бәлки начар булмас, Ләкин Багдад йөзен күрмәк Сиңа мәңге насыйп булмас!
Әбелхарис
Димәк, монда мине син китерттең, Хәлифәдән ерак торсын дип? Дучар иттең юри хәтәр эшкә, Мине дөнья хуры булсын дип?
Шәриф
Горур кеше! Аңла әзрәк:
Синдә — гыйлем, бездә — шәригать! Синдә — акыл, бездә — сәясәт!
Кайсы көчле? Кайсы шәбрәк? (Чыга.)
Әбелхарис
Судамы мин, утка төштемме? Шуның өчен газап чиктемме? Бөкреләргә калып алган гыйльмем Шулай ук соң бушка киттеме? Кара, ничек монсы җәйде канат, Ул кычкыра мине мәет санап.
Ялгышасың ләкин, син, карт козгын, Бетерә алмассың мине бик тиз талап. Тик мин ханның гына күңелен табыйм, Киткән данны кире кайтарыйм, Аһ, төшсәе миңа бер хаҗәте! Ничек аның күңелен аударыйм?
(Аяк тавышларын ишетеп, астролябын күтәреп тиз генә чыга.)
Дая (чабып керә, артыннан кызлар).
Аһ, ханиям! Ханым, солтаным!
Бар ишекләрдән сакчылар, вәзирләр керә.
Бар да
Ни бар? Ни бар? Ни бар тагын?
Дая
Харап булдык! Кайда, кайда үзе?
72
Хан (керә).
Ни бар тагын анда?
Дая
Әй ханиям,
Бибкәй Солтан янында Утырсак табын ачып, Үзлегеннән күтәрелде Табындагы бер кашык. Шулпаны сосып ала да Үзе менә һавага...
Кызлар
Үзе менә, үзе төшә, Ашын суырып ала...
Дая
Авызы юк, кулы юк, Кем ала да кем каба?
Кызлар
Шулпаны сосып ала да Йоткан кебек югала...
Дая, кызлар (бергә).
Ала да каба кашык, Ала да каба кашык, Инде нишлик? Без барыбыз Бүлмәдән чыгып качтык!
Хан
Затлы бер җен дип уйласам, Ул да булды ач кернә! Кашыкка килеп булаша! Тагын нишли, йә сөйлә.
Дая
Карасам ачкыч күзеннән, Эчтә күрдем бер егет, Ишеккә кагылган идем, Юк булды күздән эреп.
Барда
Юк булды! Эреп!
Бүлмәгә кереп!
Әбәү ямьсездер Өрәкләр кебек!
Дая
Юк, ул үзе чибәр генә.
Барда
Чибәр диме? И хода! Җеннең дә бер бичарасы, Кашык ялый, бичура.
73
Шәриф дәрвишләр белән керә.
Шәриф
Кол әгузе бираббиннаси... Дәрвишләрне алып без кердек. Җеннәр безгә төрле шом ясый, Бар сарайны йөреп өшкерик!
Хан
Өшкерсәк тә, укынсак та, Җен минем сараемда, Бәлки ул монда ук утыра, Безнең ук арабызда?..
Бар да (куркып).
Тьфү, тьфү! Утка-күзгә! Җидәү җилгә, тугыз тузга!
Баш вәзир
Бәлки изгеләр җенедер, Ярдәм итми догалар, Монда тирән бер хикмәт бар, Әй ханиям Белгуар.
Әбелхаристан үтеник, Аның ачуын китермик, Ул аларны тыя белә Ыстырлабын ыстырлап, Шул нәрсәнең юлын киссен, Ят телләрдә тылсымлап.
Хан
Килсен, килсен Әбелхарис, Ыстырлабын ыстырлап. (Әбелхарис килә. Аңа.) Син эзләтсәң аны бездән һиндстан диңгезеннән, Җен егете монда йөри, Минем өемә кергән.
Соң шулай булгач, Кодрәтеңне ач, Тотып бир аны, Без сиңа мохтаҗ.
Шәриф (мыскыллы).
Тотып бир җенне, Кодрәтеңне ач!..
Әбелхарис
(уйга калып торганнан соң, Шәрифкә йөзен күтәреп).
Юк, әфәндем заты Шәриф, Монда йөрми җен эше. Бу бер наян адәм эше, Моның артында — кеше! Ярый, ханым, ул егетне
74
Мин сезгә тотып бирәм, Тик без Бибкәй Солтан белән Булу тиеш бер сүздән. Әгәр, булсак без бер сүздән, Егет котылмас бездән.
Хан
Килерме тик егет тагын Кызымның сараена!
Әбелхарис Ат басмамын дигән җиргә өч басар, Ир татымам дигән тозны өч татыр. Ул тагын килми булмас, Күзгә күренми булмас. Мине алдан кыз өенә Илтегез, шулай булгач.
Хан
Илтегез Әбелхарисны Кызымның сараена. (Кураучылар белән чыга.)
Әбелхарис Әбелхарис, көнең килде, Юл ачылды даныңа. Адәм михнәттә сынала, Күрсәтсәң һөнәрең бар. Ханның да ачуы бетеп, Дан табар көннәрең бар. йә шунда даның чыгар, йә шунда муеның сынар.
АЛТЫНЧЫ КАРТИНА
Бибкәй Солтан өе.
Әбелхарис белән Бибкәй Солтан.
Әбелхарис (чыбылдык бавын күрсәтеп). Сез карагыз, монда хәзер Аңа кордык нинди ау: Укалы чук, ефәк чаршау, Уртасында чуклы бау, Тарттым бавын, ябыла чаршау, Ишетәсезме шыңгырау? Ул бау чыга арт бүлмәгә, Очында бар кыңгырау... Ул тагын килми булмас, Килгәч күренми булмас, Бер эш табып, сезгә өйдән Чыгасы авыр булмас. Чыккан чакта бер тартыгыз Шул чыбылдык бавыннан һәм мәңгегә котылырсыз Ул мут егет авыннан.
75
Сиздермәгез әмма ләкин Хәйләкәрнең үзенә, Онытмагыз, без бу эштә Сезнең белән бер сүздән, Явыз бары тотылачак Сезнең кулыгыз белән. Хушыгыз!
Чыга. Бибкәй чыбылдыкның ике читенә тотынган хәлдә, исен җыялмый тора. Дая керә.
Дая
Бәетче абыстай анда.
Бибкәй Солтан
Керсен.
Дая чыга һәм үз артыннан бәетче абыстай белән ике кызны ияртеп керә. Бәетче абыстай
Сәлам, күктә чулпаныбыз, Җирдә Бибкәй Солтаныбыз. Сәлам.
Дая (бәетче абыстайга).
Бибкәй Солтанга атап шәһәрдә бәет чыккан икән, Сезне шуны әйтергә чакырды.
Бәетчеләр сискәнә.
Курыкмагыз, беркем дә белмәс.
Бәетче абыстай
Беравык тын торгач, куеныннан думбырасын, ике кыз да кыл-кубызларын чыгаралар. Абыстай бәет әйтә башлый, кызлар кушымын әйтәләр.
Бибкәй лә Солтан кыз булдым, Дәрьяга очкан кош булдым, Суларда янган ут күрдем, Ут эченә кереп юк булдым.
Өйләремнән киткән чакта, Күзем төште көзгегә, Ят егетне ярлар иткәч, Ят күрендем күземә.
Тәңкә лә булып чәчелмәм, Мәрҗән лә булып тезелмәм, Тартма ла, егет, тартмасана, Ансыз да лай җаным өзелгән.
Тартма, егет, тартма, егет, Тартма, егет, беләктин, Тартма, егет, ай беләктин, Дәртең китмәс йөрәктин.
Кама ла бүркем кар булды, Кондыз лай бүркем су булды, Исмен лә белмәс бер егеткә Асыл сөякләрем хур булды.
Бибкәй диләр, Солтан диләр, Кем белә көйгәннәрем: Үз кулы белән үлемгә Кем бирә сөйгәннәрен.
76
Бнбкән Солтан аһ итеп мендәргә каплана, үкси башлый. Дая бәетчеләргә янчык тәңкә биреп китәргә ишарә итә, алар чыга. Дая Бибкәйгә якын килә башлагач, Бибкәй, елаган хәлдә, ана да китәргә кулын селки. Дая чыга.
Б и б к эй Солтан
Аһ, нишләдем! Нишлим! Нинди көнгә калдым!
Нинди сүнмәс утта янам мин.
Үзем аннан качам, үзем аны эзлим, Үзем аны уйлыйм һаман мин.
Үзем аны каргыйм, үзем аннан куркам, Үзем аны көтәм тилмереп.
Үзем аны сөям, үзем дошман күрәм, Үзем белмим, аһ, кем ул егет!
Пәриме ул, җенме, адәм баласымы, Кем кулында, белмим, үземне, Үз кулларым белән аны тотып бирәм, Уф, мин кая яшерим йөземне!
(Көзге алдына торып.)
Ис, ис, саба җиле, тәрәзәмнән, Син ичмасам мине сөясең.
Сыйпап үткән чакта чәчләремнән, Аның кулы кебек тиясең.
Гали
(кинәт аның артында күренә, чәчләреннән сөеп).
Бибкәй Солтан!
Бибкәй Солтан (куркып).
Аһ! Син!?.
(Үзенең йөзен куллары белән каплый.)
Гали
Курыкма, бәгърем.
Түзәлмәдем, килдем мин тагын!
Бибкәй Солтан
Аһ, нишләдең! Монда ник килдең!
Гали
Анда сине китерү мөмкин түгел.
Сагынуым монда китерде.
Бибкәй Солтан (һаман йөзен басып).
Бу куркыныч! Аһ, кит, тиз кит хәзер! Сине тотачаклар!
Гали
Тотсын, үтерсеннәр. Үлем артык Миңа сине күрми торудан.
Бибкәй Солтан
һәлак булдык, аһ, кит, тыңла, бәгърем, Монда сиңа тозак корылган, Бу сәясәт һәм мәкерләр йорты,
77
Үләчәксең минем кулымнан!
Түгәчәкләр синең каныңны, Тиз кит, бәгърем, коткар җаныңны...
Гали
Әле сине күзем күргәндә, Нигә качыйм алар күзеннән?
Сагынуым җиткән шулхәтлегә, Кума, бәгърем, зинһар үзеңнән.
Бибкәй Солтан
Аһ, кит, хәзер һәлак булачаксың,
Кызган мине, үтенәм, ялынам, бәгърем! (Тезләнә.)
Гали
Юк, тәңреләр җиргә тезләнмиләр, Минем өчен, бәгърем, син — тәңрем!
(Аны торгыза һәм үзе тезләнә.)
Бибкәй Солтан
Алар килә, аһ, кит, ишетәмсең, кит!
Гали
Килсә, күзләреннән юк булам. Юк булганчы, сине күреп калам, Әле синең белән тук булам.
Бибкәй Солтан
Аһ, син яшьренеп тә өлгермәссең, Бау салалар синең җилкәңә, Балта чабар синең иңсәңә.
Г а л и
Чапсын, кискә булыйм аңарчы, Күреп калыйм сине канганчы. Аһ, соң миңа үлем алдында да Сине кочу бәхете юкмыни? (Омтыла.)
Бибкәй Солтан
(этәреп).
Аһ, юк, юк. юк!
Гали
Курыкма, сылуым, ышан минем еүзләремә, Кил бер таян ак ефәктән мендәреңә. Төшер чыбылдыгың, тарт шул башын.
Бибкәй Солтан
Кирәкми!
Гали
Ах, ник куркасың син, мин барында?
Үзем тартыйм! (Бауны тарта. Артта кыңгырау теңгелләре.)
Бибкәй Солтан (чыбылдыктан атылып чыга).
һай, нишләдең?.. Алар килә эзләреңнән! Ишетәсеңме? Кач тиз хәзер күзләреннән!
78
Бу вакыт ишекнең тышкы ягына Әбелхарис Әбелхарисның кулында талкыш белән күрүк. Ул тишеген ача да эчкә күрүк белән
Әбелхарис Карагыз, кара, нәрсә күрәсез.
Сакчылар (ярыктан карап).
Берни дә юк.
Әбелхарис
Димәк, төтен аз.
(Талкышны ныграк төтәтеп.) Ян син, җитен талкышы, Ян син адәм дәрте күк, Чык син, төтен, бөркелеп, Бөркел адәм нәфсе күк. Җитен җенне качырыр» Төтен күзне ачырыр.
Гали
(кинәт бүлмәдә аның ярты буе күренә. Бер күзеннән аккан яшен сөртеп).
Фу, бер күздән яшь китте, Төтен белән буалар.
Әллә чынлап ут төртеп Яндырмакчы булалар?
Сакчылар
һай, күренә анда җен! Бер колаклы, бер йөзле... Тьфү, тьфү, бисмилла... Маңгаенда бер күзле.... Ярты гәүдә, ярты буй, Ярты башта ярты ми,
Карап кына килим ишекне... (Ишектән йөгереп чыга.)
Гали
Курыкма, бәгърем, һичбер көчтән, Мәхәббәттән көчле берни юк! Гашыйк кулын тотмый бер богау да, Гашыйкларга чөнки үлем юк.
Сине үпми миңа мәҗал юк, Сине кочмый моннан китү юк, Тиз кил, бәгърем, иркәм, сине көтәм, Синсез миңа тын юк, дәрман юк! Ишетәм аяк тавышы. Килделәр... Тәрәзәне тыштан элделәр...
Ишек тыштай бикле. Тоталар...
Ләкин аларга да чара бар.
Керегез, кер минем эземнән, Барыбер мин сезгә бирелмәм, Сез үк ачып кергән ишектән Чыгып китәрмен мин, күренмәм.
(Күзенә сөрмә тарта, югала.)
һәм сакчылар килеп ту инде талкышына ут кабызган, төтен өрдерә башлый.
79
Ярты ялган, ярты чын, Ярты кеше, ярты җен.
Әбелхарис
Күрүгеңне кыса төш, кыса төш! Төтенеңне куа төш, куа төш!
Сакчылар
Кыса төшсәң, пешә лә!.. Пешә лә!»
Әбелхарис
Егет күзен уа төш! Уа төш!
Сакчылар
Тама, тама күзеннән күз яше...
Әбелхарис
Уң күзеннән юылды сөрмәсе. Тагын ныграк әчетсен, әчетсен, Ул икенче күзеңнән яшь китсен.
Булма, егет, ярты буй, сыңар кул, \
Ярты кеше булганчы, бөтен бул!
Бүлмәдә төтен эчендә Гали бөтен гәүдәле була, йөри башлый.
Сакчылар
һай, күренә! Җен бөтен күренә!
Әбелхарис (кинәт ишекне ачып, сакчыларга).
Кер, тотыгыз, ул җен түгел, адәм. Курыкмагыз, ул юньсез бер әтрәгәләм!
Сакчылар кереп Галине тотып алалар.
Әбелхарис
Аһа, егет, инде кулга каптыңмы? Ахыр килеп эзләгәнең таптыңмы? Яхшыга иярсәң, азыкка, Яманга иярсәң, языкка. * Яманга өйрәткән остазың Менгерде башыңны казыкка;
Аны да син безгә табарсың, Торырсыз каргага азыкка.
Сакчылар
Зинданга, балтага, казыкка! Каргага, козгынга, азыкка!
Галине алып китәләр. Икенче яктан йолкынган кыяфәттә Бибкәй Солтан, аны тотарга тырышкан Дая һәм кызлар керә.
Бибкәй Солтан
Аһ, мин нишләдем! Үз кулым белән!
Аны биргәнче, Мин үзем үләм!
Дая (тотып).
Аһ, җибәрмәгез
80
Бибкәй Солтанны...
Болай сөйләткән Сихердер аны.
Кызлар (Бибкәй Солтанны чолгап алалар).
Аһ, җибәрмәгез Бибкәй Солтанны... Болай сөйләткән Җеннәрдер аны...
Бибкәй Солтан (кулларыннан тотылган, бичара хәлдә).
Бибкәй диләр, Солтан диләр, Исеме генә данликән, Бибкәй кебек утка төшкән Бу дөньяда бар микән?
БИШЕНЧЕ ПӘРДӘ
ҖИДЕНЧЕ КАРТИНА
Шул ук баштагы базар мәйданы. Дар агачы һәм баш чабу бүкәне корылган. Бүкән алдында кулы артка бәйле Гали тезләнгән. Янында балталы җәллад. Бер яктан тамаша коручы Хан. Аның уң ягында Ш ә р и ф, сул ягында Олы би, Әбелхарис, караучылар.
Хан Җәллад, ор шул бәтбәхетнең башын!
Гали
Ханым солтаным, Багышла каным, Гыйшкым хакында Бу хәлгә калдым.
Әбелхарис
Эш егеттә түгел, остазында, Хикмәт безгә ансын табу да, Әйтсен: остазы кем? Шуңа хәтле Аны тиеш базга ябуга.
Гали
Остазым гыйшык, йөрәгем кушып, Тылсым белдем мин Китаптан укып.
Олы би
Ул һаман шул бер сүзне.
Халык
Ниләр эшләтми
Бәндәне гыйшык!
Багышлагыз канын, Багышлагыз, ханым, Ул нишләсен, әсир иткәч Гүзәллеге Биби Солтанның.

X а н
Җәллад, чап аны, Юкса соң булачак, Артында бар явыз остазы.
Җәллад Галине чабарга кылычын күтәрә. Шашкын кыяфәттә йолкынып Бибкәй с о л т а н, аның артыннан йөгерешеп Дая һәм кызлар, караучылар керә. Бибкәй Солтан җәлладка килеп җитеп, аның чабарга күтәргән кылычы астыннан үтә һәм кулыннан тотып, кылычын тартып ала. Мәйдан катып кала.
Бибкәй Солтан (кылычын хан алдына атып, бердән тезләнеп).
Аһ, коткар» атам, Коткарыгыз аиы!
Минем аркада Түгелмәсен каны!
X а н Кызым, синең урының монда түгел. Кем җибәрде Бибкәй Солтанны?
Дая
Атаң әмере канун безгә, Солтан.
Дая Б.чбкәй Солтанны торгызыша, аны караучы кызлар алып китә башлыйлар. Бу вакыт, Галинең җир асты куышында китап язып утырган Ә б ү г а л и с и н а, нәрсәдер сизенгән кебек, тора да кибет алдына чыгып баса.
Әбүгалисина
(кинәт Галине күреп).
Аны? Алар үтермәкче?
Халык арасына атлый. Бибкәй Солтан, үтешли аны күреп, бердән алдына тезләнә. Әбүгалисина ябынчасының бер чабуын башына кайтарып сала.
Бибкәй Солтан
Аһ, кабул диләр Дәрвиш догасы, Үтен тәңредән, Котылсын башы! Үзем тоттырдым,
, Аһ, кыл мәрхәмәт.
•Яки ул һәлак, Яки мин һәлак!
Вәзирләр
Алыгыз, кызлар, Бибкәй Солтанны, Сараенда саклагыз аны!
Кызлар Бибкәй Солтанны алып китәләр.
Халык
Багышлагыз егетнең канын, Ябып саклатыгыз, и ханым!
Хан
(Шәрифкә).
Хөкем синдә калды, әйт, Шәриф!
з. вс. ә.- № 7.
81

82
Ш ә p и ф
Кем ул егет? Әйткәне юк исмен, атын, Адәмме ул? Башта белик аның аелын. Ихтимал жен ул күренгән...
X а п
Ихтимал жен!
Шәриф Һәм вәзирләр ян якка төкеренәләр.
Шәриф
Китап әйткән: белү өчен аның затын, Асып үтерү тиеш аны мондый хәлдә. Ягъни, башын кисми генә үтергәндә, Үлү белән үз төсенә кайтыр бәндә.
Әбүгалисина
(яңадан Гали куышы янына кайткан хәлдә, Шәрифкә карап).
Әй хөкем итсәң, хөкемчем, Күкрәгең тар булмасын; Син гаеп иткән адәмдә Үз хәлең бар булмасын!
(Аңа табан кулын күтәрә. Һавада тримнәр ишетелә.)
X а н (җәлладка).
Асыгыз!
Каравыллар Галине тотып, дарга алып киләләр. Шәрифнең яныннан үткән! Гали кинәт кенә Шәрифкә, Шәриф тә үзенең басып торган җирендә Г алиг әйләнеп кала.
Шәриф
(Гали кыяфәтендә).
Ханым!..
Хан
( каравылларга).
Җибәрегез! Кем сезгә
Тотарга дип кушты Шәрифне?..
Монда җинаятьче!
(Гали кыяфәтендәге Шәрифкә күрсәтә.)
С а к ч ы л а р
Ашыгычлык, гафу боерыгыз, хан!
Менә җинаятьче! Тот кырып!
(Гали кыяфәтендәге Шәрифне тоталар.) Качар идең мәллә, үз уриыңа Шәрифне син безгә тоттырып!
(Аны җилтерәтеп дар астына илтеп, муенына элмәк салалар.)
Шәриф
(Гали кыяфәтендә).
Әй хан! Җибәрегез, бу ниткән эш? Хәлифәңнән килгән мин Шәриф!
6* 83
Хан
Ах оятсыз! Шәриф хөкеме белән Бау салынды синец башыңа.
Тизрәк кайтарыгыз аелына!..
(Шәрифне бауга күтәрәләр.)
Вәзирләр (халыкка).
һай, гадел хөкем, Гыйбрәт алыгыз!
Рас итте безнең
Даһи ханыбыз!
Шулай үләр һәрбер күз буучы, Хан кызына нәфсен сузучы.
Китап әйткән, алар хакында Үлгәннән соң кайтыр аелына, Тизрәк күрик үзен, ул кем икән,
4 Илнең тынычлыгын бозучы.
Асылган Ш ә р и ф үлеп, дарда үз сурәтенә, хан янында Шәриф кыяфәтендә басып торган Гали дә үз кыяфәтенә кайта.
X а н
Алла, алла, бу ни эш! Асылган кеше Шәриф! Хәлифәбез илчесен һәлак итәрбез, имеш. Төшерегез тизрәк аны, Ул терелергә тиеш!
Олы би (гаэн}әпләнүдән кулларын ядәеп).
Үз аелына кайтты Шәриф» Үлүче дә ул, имеш!
(Галине күрсәтеп.) Бу да кайтты үз төсенә, Бу ни гаҗәп, бу ни эш!
X а л ы к
Бу ни гаҗәп, бу ни эш! Белми йөргәнбез, имеш: Үз аелына кайткан иде, Җен булып чыкты Шәриф!
Егет калды исән-сау. Асмый калды аны бау, Аны асам дигән иде, Асылды үзе Шәриф!
Хан
(Галине күрсәтеп).
Тотыгыз шул бәтбәхетне, Ике кат үлем тиеш!
Халык '
Гыйшык эше изге эш, Анда гаеп юк, имеш, Коткарыгыз бу егетне, Шәриф үзе җен, имеш.
84
Хан
Әбелхарис, аңлат, бу ни эш?
Әбелхарис
Эш егеттә түгел, остазында, Сак булыгыз, димәк, ул да монда...
X а н
( торып).
Монда? Кем ул? Хәзер күрсәт үзен!
Әбелха рнс (ялт-йолт каранып, халык алдыннан үтә, Әбүгалисинаны күреп).
Менә ул! (Танып, үз-үзенә.) һай!.. Бу ул!
X а н
Шул күз буган! Тотыгыз аны! Бөтен этлекләрнең остазы!
Әбелхарис, тиз катыш, Туфрагыңны суга куш, Синең кулыңда ыстырлаб, Качмасыннар сихерләп!
(Әбүгалисина белән Гали алка эчендә алда торалар).
Гали
( Әбүгал исинага).
Атам! Минем өчен!..
Әбүгалисина
Анда кара!
Сул кулы белән Галинең иңбашыннан кочкан хәлдә, йөзен күтәреп, уң кулы белән кояшка ншарә итә. Әбелхарис чакма чага, рәмәл тактасына ниндидер туфрак ата, гөлт итеп ут кабына, кызу-кызу көпчәген әйләндерә.
Вәзирләр (Әбелхариска).
Тиз суыңны суга куш, Туфрагың булсын катыш, Ут-суыңны хәстәрләп, Ыстырлабың ыстарлаб, Өсләренә тот турлап, Качмасыннар сихерләп!
Халык
Ярабби халыйк! Бу безнең табип!
Ничә үлемнән Ул калды алып! Гыйлем өстендә Чалы агарган, Ымлап күрсәтә Кояшка табан.
85
X а и (Әбүгалисинага).
Сүнде бүген, әй эт, сиңа кояш, Аның белән мәңге саубуллаш! (Сөнгечеләргә боерып.) Кырык сөнгем аңа карасын! Кырыгың да бергә кадасын!
Сөнгечеләр алга чыга, Әбүгалнснналарга табан юнәләләр.
Халык
Сөнгечеләр килә, куркыныч, Ул күзен дә йоммый, тып-тыныч. Исе китми аның үлемгә, Якты нур бар аның йөзендә. Карамый да хәтта бу якка, Ник күрсәтә һаман кояшка? Гашыйкларга килгән шаукымнан Хәтта көн дә караңгысыман...
Хан
Йә, чәнчегез!
(Сөнгечеләр чәнчү өчен бердән сөнгеләрен күтәрәләр.) Олы би
(ачы кычкырып, хан алдына егыла).
Аһ, хан, карагыз!
Хан
Ни бар тагын?
Олы би Кояш кителде!
X а н
(тора карап).
Кояш дисең?.. Кояш? Лә иляһә!
Халык.
(бар да кояшка карый).
Лә хәүлә, кояш! Кояш кителгән! Әнәбит киткән Бер як читеннән! Кая чите ди, Беткән яртысы... Әйтәм караңгы Көннең балкышы! Купты гарасат, Мәхшәр-кыямәт, Туктат, хан хәзрәт! һәлак без, һәлак! Сүнә көнебез, Кала бер почык, Алсын бармагын, Бетерә ул тотып!
Караңгы төшә, кояш ай урагы хәтле генә калып, күктә йолдызлар туа.

8(э
Йа рабби ходай!
Көпә-көндез ай... йолдызлар купты... Үләбез бугай.
Бар да тезләнеп, Әбүгалнсннага йөзләрен юнәлтеп, кулларын сузган хәлдә.
Надан, бәхетсез Адәм уллары, Кара тут баскан Безнең уйларны. Изге син, адәм, Безгә ит ярдәм. Коткар син безне, Чыгар бу хәлдән! Җыелып ил булдык, Дәүләт, йорт көттек, Коткар, әй ата, Синсез без беттек. Исә шомлы җил, Каннар суынды, Ал син кояштан Кодрәт кулыңны. Коткар, әй остаз, Тотма кояшны. Екма Болгарны, Ар, мар, чувашны. (Ханга йөз юнәлтеп.) Исә суык жил, Сүнә тереклек. Үкерә үгезләр, Бетәбез, беттек... Әй хан, ханыбыз, Үтен изгедән, Үтен егетнең Гыйшкы йөзеннән. Үкерә үгезләр, Үтенә йолдызлар, Үтенә бар халык, Үтенә бар Болгар.
Кояш хакына, Аңа кулың бир, Зурлап туй итеп, Аңа кызың бир!
Хан
Әбелхарис, кайда син? Монда безнең эш читен. Үтенәм, дәрвиш, үтенәм, Калдыр көннең бер читен!
Халык
Харап итмә Болгарны, Кашан белән Суарны, Башкорт, мишәр, чувашны, Яктырт тизрәк кояшны! Истәк, мари, удмуртны, Харап итмә бу йортны!

87
Көнсез безгә бик читен, Яктырт зинһар бер читен!
Ә бу г а л и с и н а
Кызың сөя углымиы, Углым сөя кызыңны, Әйт, бирдем дип кызыңны, Күтәр вәгъдә кулыңны!
Күн алъяпкычлар бәйләп, күн бияләйләр кигән камчылы елкычылар керә.
Е л к ы ч ы л а р
Абзарыңда үкерә үгезең, Җирләр тырнап айкый мөгезен, Араныңда сикерә алайгырың, Каера күктән Казык йолдызын, Атлар хакына, Үгез хакына, Тимер казыктай йолдыз хакына, Болгардай йортың, Илең хакына, йортың үзәге Идел хакына!
Ай да кайта, кайт син, әй хан, Көн дә кайта, кайт син, әй хан, Бирдем сиңа кызымны дип, Вәгъдә сүзең әйт син, әй хан! (Көн ачыла башлый.)_
Хан (Әбүгалисинага).
Ачып бетер башта син көнне, Шунда бирем вәгъдә сүземне...
.Артта үгезләр үкергән тавыш, чыбыркылар шартлый.
Елкычылар
(яңадан керә).
Абзар ватып чыкты үгезең, Җирләр ертып айкый мөгезен, Аран җимереп чыкты айгырың, Суыра күктән Казык йолдызын!
Вәзирләр
Хода хөкмедер, Гашыйк хакыдыр, Кояш тотарлык Гыйшкы катыдыр... Коткар Болгарны, Башкорт, чувашны, Кызың бир дә, хан, Коткар кояшны.
Хан
Ярый, вәгъдә, бирдем кызымны. Кояштан ал, дәрвиш, кулыңны!
{Әбүгалисина кулын ала, көн ачыла бара.)
88
Халык
Кыз да бирелде, Көн дә ачыла! Шатлан, егетләр, Кайгы басыла! Әй бу шатлык хөрмәтенә, Төммә, төммә, төммә, төммә!
Егетләр сикереп алга чыгалар. Бию һәм күмәк җыр башлана. Ут кызы кояш, ани урлау һәм коткаруны тасвир итәләр.
Хор
Кояш кая? Суга төшкән. Үгез кая? Суга киткән, Идел суын эчкән үгез Кояшны да бергә эчкән. Мөгезләре шак-шак итте, Ут чагылды, нак-нак итте, Бер мөгезеннән ай ялтырап, Бер мөгезеннән кояш чыкты. Бу шатлыкны күрмәк кирәк. Җиңүчегә хөрмәт кирәк, Бер үгезне чалмак кирәк, Кояш канын алмак кирәк!
Хан
Ярый, чалыгыз үгеземне Идел буена төшеп, Анда зур уен корыгыз, Казан асып туй итеп!
Халык
Көнне төн йота микән, Төнне көн ота микән, Егет гыйшкы ай-һай каты, Кояшны тота икән.
Хан
(Әбүгалисинаны бармагы белән чакырып). Белмәдем, дәрвиш, Кодрәтең барын, Кояшка җитә Синең кулларың.
Тик шул кодрәттән Өлеш бир миңа: Булсынчы кояш Минем иркемдә!
Әбүгалисина Кояш булса синең иркендә? Карар микән тигез ил-көнгә? Ярый.
Ата булып менә хәзер Без тудырыйк кояшны: Килен итеп китерәсең Монда Бибкәй туташны. (Галигә.)
89’
Углым, син дә киен хәзер, Монда безнен. туй булыр. Минем киленем булыр да, Синең күңелең булыр...
(Гали белән куышка кереп китәләр.)
X а н
Ничек? Әллә шушы баз төбенә Төшермәкче була кызымны!
(Читтә вәзирләр тирәсендә торган Әбелхариска ишарә итеп, янына китергәч.)
Син әйт, Әбелхарис, җавап бир: Ничек көнне тоты бу фәкыйрь?
Әбелхарис
Табигатьнең хөкме үзе белән, Бәхетенә каршы, ханиям, Ярый әле, кояш тотылды:
Әзер булган эшкә бармак төртеп, Үлем җәзасыннан котылды.
Хан
Алай булса, көнне ул тотмады, Юк аңарда андый кодрәт-көч.
Әбелхарис
Астрономия белгән кешегә Көн тотылу алдан мәгълүм эш. Рөхсәт итегез, торыйм мин андарак,. Читтән күзәтергә мин тиеш.
(Башын ия, үзенә.) Моннан ераграк торган яхшы.
Ха.н
Ярый, син көтеп тор мине анда. Ишегеннән чыга ул бәндә, Мин дә җавабымны биреп китим, Әбүгалисина (ишек төбенә чыгып).
Хуш киләсең, хан кода, Углым әзер зур туйга, Көтәбез кызың белән, Вакыт никах укырга.
Хан
Аһ, сез шулай миннән көләргә,.
Ватык ишек, чокыр өйләргә
Алмас сөнге, Олы Болгар ханы Ялгыз кызы Бибкәй Солтанны Чүплек башындагы көллеккә Төшерү өчен үстергәнме тагы? Кайда күрелгән бу?
Әбүгалисина
Онытма, хан, Ил алдында олы вәгъдәң барын.
90
Түбән эшкә минем юк вәгъдәм.
Ә б ү г а л и с и н а
Димәк/ ялган сүзең? Алдадың?
Хан
Ялган синнән чыкты Кояшны бит Син тотмадың, үзе тотылды.
Ә б ү г а л и с и н а
Үзе тотылды,
Әмма бит ул дөрес тотылды. Тотылырга дигән вәгъдәсен Минутында дөрес үтәде, Гыйбрәт алып син дә кояштан, хан, Тизрәк кара вәгъдәң үтәүне.
Хан
Ханга боерыкмы бу? Ах астыртын, Шәрифне син дарга астырдың?
(Бер сакчысын чакырып, аңр йөзеген салып бирә.) Сакчым, менә мөһрем, бар, сакчым, Тиз бикләттер шәһәр капкасын!
Углы белән икәү бу дәрвиш Беркая да чыгып качмасын. Таңда хөкем булыр.
Сакчы
Баш өсте, хан!
(Сакчы бер якка, хан да вәзире һәм ике сакчысы белән икенче якка юнәләләр.)
Әбүгалисин а (үз-үзенә).
Шулаймы син? Яхшы!
(Кулын һавага селкеп ала, аның кулында чәчәк бәйләме пәйда була һәм ул шуның белән куышка кереп китә.)
Хан
(авыр уйга талган Әбелхарис янына килә).
Күз буучы фокусчылар! Син аларның уен күр, Ханның кызын алам дигән, Ясыйм дигән туен күр! Кояш хәтле кояш тотыла, Акыл шашкан чагында, Алар шуннан файдаланып Ханның кызын алырга! Шәриф хәтле Шәриф затны Астырдылар үч белән. Хәзер башын кистерәм дә Хәлифәгә җиткерәм!
Әбелхарис
Ашыкма, хан, тагын хата итмә, Ул тик тыштан гади күренә,
91
Чиксез галим, хикмәт иясе ул, Ия кеше атом серенә.
Хан
Тагын кимия, тагын симиямы? Булмый торган эшләр булалмас. Бер кат түгел, ун кат кимия булсын, Гаскәремә каршы торалмас;
Кәләвәче миңа кияү булмас, йорт-дәүләтем аңа булалмас! Киттек.
Юнәләләр. Тыкрык башында алар юлында Әбүгалнсина пәйда була. Ул чәчәк сатучы, кара түбәтәйле, бишмәтле болгар-татар кыяфәтендә, кулында кәрзин белән баягы букет.
Ә б ү г а л и с и н а
Ханыбызның изге гомере өчен! (Букет суза.)
X а и (алып, чәчәкләргә карап). һи, күр, ниләр үсми дөньяда. Бохарада түгел орлыгы, Безнең җирдә үсә, Болгарда. Беренче кат күрәм тик мондыйны, Исемен белеп булмый төсеннән, Син аерырсың бәлки исеннән?
(Әбелхариска, бирә, үзе Әбүгалисинага акча ыргыта.) Әбелхарис
(механик рәвештә алып исни). Әйе... Ләкин исе... (тагын исни.)
Әбүгалнсина <(кинәт үз төсенә кереп, чәчәкне кулыннан алып).
Агу! Агу!
Ташла, Әбелхарис, иснәмә!
(Букетны кулыннан тартып алып, аяк астына баса.) Әбелхарис
(танып).
Туган! Әбүгалнсина! Тукта... Әбүгалнсина
Әйе, бу мин. Курыкма, туган, Хан алдында мине танудан, Әйе, бу мин, синең туган энең Фәкыйрь Әбүгалнсина...
Әбелхарис кинәт аның муеныннан коча.
Хан (үз-үзенә).
Әбүгалнсина, шушы кеше! Ничек?.. Димәк, алар бертуган!
Әбүгалнсина
Туган, сиңа түгел иде бу гөл, Вәгъдәсез ханга иде, бел!
92
Син иснәдең аның агуын. Синең ике минут гомерең калды!
X а н
Үз туганын! Ялгыш! Я ходам! Әгәр шуны мин иснәгән булсам! Нинди шомлы хәл бу!
Әбелхарис
Әй туган!
Әбугалиен н а
Юк, мин сиңа үлем теләмәдем. Аһ, ник тордың минем юлыма... Тиз әйт, агам, нишлик? Мин чарасыз... Аһ, нишләдем сиңа?
Әбелхарис
Юк, бу эшне миңа син кылмадың, Үз башыма кайтты кылганым.
Күрәм, туган, һаман син шул ук: Өстеңдә бер иске ябынчаң. Үзең фәкыйрь, үзең ябыксың. Әмма рухы белән синнән дә бай Кем бар, син әйт, кем бар, беркем юк!’ Фәкыйрь булдың, әмма тез чүкмәдең, Дәрәҗәңне белдең, әй Сина, Тез чүктердең үзең патшаларны Чын хакыйкать, белем каршында. Гарәбстан белән Иранда, Сырдәрьяда, Бохар, Болгарда Бер галим юк бүген тиң сиңа, Горурланам бүген сиңа карап, Әбүгалисина, мин сиңа...
Әбугалиеи на
Туган, аһ, нишләдем мин сиңа! Күңелемдә һич сиңа кара юк. Синең ике минут гомерең калды, Тиз әйт, нишлик? Миндә чара юк....
Әбелхарис
Бер ярдәм дә миңа кирәк түгел. Мин кем? Кара миңа, мин явызга,. Монда җинаятьче кеше мин. Халыкларны надан тоту өчен, Мин бикләттем гыйлем ишеген. Залимнәргә фәнне корал иттем, Явызларны яклап көч бирдем.
Әбүгалисина
Туган...
Әбелхарис
Туган димә, төкер минем йөземәк Сатлык, оятсыз синең туганың! Сарайларны яклап, хәтта сине Бетерү булды минем уйларым.
93
Синең агаң исемен күтәрергә Хакым бармы? Миңа юл бармы? Миннән дә зур явыз кеше бармы? Аһ, туганым (елый), Нинди көчле синең вөҗданың, Юк, син бервакыт та сатылмадың, Син чын шагыйрь булдың, чын галим. Дөрес иттең, көчкә баш имәдең, Белемең-көчең бирдең халыкка, Хезмәт иттең хаклык-мәхәббәткә, Табип булдың һәрбер гашыйкка. Үкенмә син, дөрес яшәдең, Дөрес килде миңа чәчәгең, Монда иң гаепле кеше мин! Үләм, туган... Авыр, аһ, миңа... йөзләремне синең кулыңа Куеп үләргә бир... Бәхиллә... (K/za.J
Хан
Үз туганын үзе һәлак итте... Мин кем аңа? Мине нишләтмәс ул?
Ә б үг а л и с и н а
Кара син бу йөзгә, күр аны, Дөнья тоткан иде зур даны, Ул кем өчен дансыз һәлак булды, Нинди залим башлык корбаны? Синең вәгъдәсез булганыңнан Мин аерылдым шундый туганымнан. Әйт син, җинаятең күрәсеңме? Әле дә миңа каршы киләсеңме?
Хан
(куркуга төшеп).
Бетте, бетте... Булмас моннан ары, Алыгыз мәетен биредән, зурлап аны, Данлап аны, кулдан алкыш бирәм, Озатырбыз соңгы хөрмәт белән.
Әбелхарисның мәетен алып чыгалар.
Күрәм, син бер хөрмәт иясе зат, Гыйлемең, дәрәҗәңне санлап, зурлап, Таныйм сине, таныйм углыңиы, Алыгыз миннән, бирәм кызымны. Миндә кимия-симия гыйльме юк, Ләкин миндә бу йорт — Идел йорт, Монда мин хан. Исмем Белгуар, Кулда дәүләт көчем, билгем бар, Шулай булгач, син әйт, хәким булсаң: Шушы ишек, шушы җимереккә, Чүплек башы базга, көллеккә Кызым бирү миңа охшармы? Юк, төшерәлмим Бибкәй Солтанны.
Әбүгалисина
Эш чүплектәмени, Белгуар, Фәкыйрьдә дә хандай күңел бар,

Тик мәхәббәт булсын күңелдә, Чүплек башында да урын бар. Изү, хурлау хөкем сөргән җирдә Гөл-бакчалар түзмәс, көл булыр, Гыйлем, гыйшык шаһлык сөргән илдә Чүплек башы җирләр гөл булыр.
(Таягын күтәреп,)
Чын гыйшыкка тар урын юк, һәр урында сәхра-тал.
Күр аларның шаһлыгын син, Тор, сәламләп каршы ал!
Җил белән шаулап куышның ишеге ачылып китә. Яшен күкрәүләр астында дөпья бер- сүнеп, бер кабынып тора да, мәйдан гаҗәеп гөл бакчасына әйләнә. Әбүгалисинз куышы үтәдән-үтә күренә: анда кояш тирәли тугыз планета һәм җир тирәли ай әйләнә. Артта ямьле Идел буйлары, күгелҗем таулар, урманнар аша салават күпере төшә, шул күпердә кулга-кул тотынышкан Гали белән Бибкәй Солтан күренәләр.
Мәрхаба, кояш, Мәрхаба, гөлләр, Мәхәббәт белән Балкысын көннәр. Сүнмәсен йөрәк, Уянсын белем, Мәхәббәт белән Янсын һәр күңел!
ПӘ РДӘ