Логотип Казан Утлары
Хикәя

ТКУЖИКА ВОГАР САУБУЛЛАША

АНДРАШ ШЮТЁ

Хикәя
ужика Богар менә берничә көн инде туган авылы белән саубуллаша. Урамның аргы очыннан башлап, бирге очына кадәр төшеп җитте инде ул, коеп яуган яңгырга да карамыйча, чыптыр-чыптыр йөри бирә. Башына ул Барталиш әфәнде алып биргән иске генә яулык бәйләгән, юка ситсы юбкасын, пычранмасын дип, дәү хатыннар шикелле ике яктан күтәреп, кыстырып куйган, — йорт саен диярлек кереп саубуллашып йөри. Үзе белән бергә уйнаган' иптәш кызлары янына керми ул, олылар янына керә, чөнки авылда ул да, — бәләкәй генә җитди бер кызчык, — олылардан санала.
— Сау булыгыз инде, Мари түткәй, гаеп итеп калмагыз.
— Туктале, кая китәсең ? Артист була дип әйтәләр сине, дөресме ул? Жужикага үзе дә җавап таба алмаслык сораулар бирәләр. Алда ничек, ниләр буласын кайдан белсен ул? Жужика бары шуны гына белә: ул җырлаганда кешеләр Барталиш әфәнденең капкасы турысында туктап, тыңлап торалар, шунда берәрсе: «Жужика, син әнә теге «Начар җырчы булыр идем, әгәр...> дигән җырны беләсеңме?» — дип сорап та куя. «Ник белмәскә, беләм», — ди Жужика. Чыннан да, белмәгән җыры юк бит аның.
Авылдагы партия оешмасы секретаре Анти Ковач Җужиканы җыр-латудан үзенә бер ләззәт таба. Барталиш әфәнденең йорты яныннан уз- ганда ул Жужика янына керми калмый. «Ни хәлләрең бар, сеңелем? Рәнҗетмиләрме үзеңне? Рәнҗетә башласалар, миңа әйт син»,—ди. Кызның башыннан сыйпап: «Укырга китәргә кирәк сиңа, Жужика. Башкаларны күрәсеңме әнә: көзен кошлар киткән кебек, авылдан көтү- ләре-көтүләре белән китәләр. Берсе инженер, икенчесе укытучы булып кайта. Ферко Гажи әнә машинист булды, ә син башкалардан калыша- сыңмыни?» — ди.
Жужика турында, мөгаен, ул әйткәндер әле, яки хат язгандыр: сен* тябрь башында каладан машина белән ниндидер укымышлы кешеләр килде.
Алар Жужика Богарны — Барталиш әфәнде йортында бала караучы. Жужи исемле бәләкәй генә кызны эзләп килгәннәр иде.
Ул кешеләр янына Анти Ковач та килеп китте. Жужикага: «Курыкма, сеңелем, синең өчен яхшылык эшләргә генә килгәннәр алар»,— диде. Барталиш әфәнде бу кешеләр минем сыйрларымны һәм чормага яшергән сарык тиреләремне алырга килгәннәр ахры, дип уйлап, коты , очты. Ләкин ул кешеләр чормага яшереп куелган сарык тиреләрен эзләр өчен килмәгәннәр иде, музыкантлар иде алар.
Ж

52
Шуңа күрә Анти Ковач сөмсере коелган хуҗаның бүлмәсеннән чыгып торуын үтенде. Хуҗа бүлмәсендә Жужикадан «имтихан алдылар» һәм шулкадәр төпченеп сораштылар, кыз, мескен, аптырап калды.
— Сиңа ничә яшь? — диделәр иң элек.
— Көзгә унбер тула.
— Көзгә? Ә әниең исәнме соң?
— Өйдә тик ята.
— Нигә тик ята?
— Аның гомере күп калмаган, диләр. Эшләгән җирендә бик авыр булган. Үпкәләре начар, озак яши алмас, диләр.
Укытучыга охшаган кеше, маңгаен җыерып:
— Кем әйтте аны? — дип сорады.
— Барталиш әфәнде әйтте. Әни үлгәннән соң ул мине, үз кызым итеп алам, ди.
Чит кешеләр сүзсез генә үзара карашып алдылар.
— Әниеңне кем дә булса дәвалыймы соң?
— Көн саен ниндидер ак халатлы бер кеше килеп китә.
— Ә әтиең кайда эшли?
Жужика, гаҗәпләнеп, күзлекле кешегә карады.
— Әтиемме? Әтием юк минем. Белмисезмени?
Жужика уңайсызланып көлеп куйды, аннары йөзенә җитди бер төс чыгарып, читкә борылды.
— Димәк, синең әтиең юк?
— Белмим. Мин шулай туганмын. Барталиш әфәнде мине законсыз тугансың, ди. Мин үзем туганмын...
— Ничек син үзең тугансың?
— Чөнки берәү дә минем тууымны теләмәгән. Шулай да мин дөньяга килгәнмен.
Чит кешеләр тагын күзгә-күз карашып алдылар. Берсе башын чайкап куйды, икенчесе озак кына уйга калып торды.
Күзлекле кеше кызның кулыннан тотып:
— Мескенем, күз төпләрең күгәреп чыккан. Йокламадыңмы әллә син? — диде.
— йоклар идем дә, Барталиш әфәнденең баласына теш чыга... Ул балага нихәтле җырласаң да, файда юк. Кичә менә төне буе аның янында җырлап, багып утырдым, аңа теш чыккач, нишлим инде... Барталиш әфәнде әйтә: «Үлгәнче кыйналасың килмәсә, баланы тирбәт, йоклат, җүнсез!»— ди.
— Алай икән... Ә синең мәктәптә укыйсың киләме соң? Анда синең ята торган урының мондагы шикелле шакшы булмас. Чиста, әйбәт урын-җирдә йокларсың. Кайда йоклыйсың син? Шушы сандык өстендәме? Балага якынрак булсын дипме? Художество мәктәбендә бик әйбәт булыр үзеңә.
Жужика, ризасызлык белгертеп, башын чайкады.
— Юк. Бармыйм. Укыганым җиткән инде минем. Миңа хәзер ун яшь инде. Минем өчен кем эшләр анда, өс-башымны кем юар, кем ямар? Эшләмичә яши алмый бит кеше.
— Шулай дип кем әйтте сиңа?
— Әни... Барталиш әфәнде дә уйнавыңны ташла, ди. Чыннан да, оят бит: миңа ун яшь инде, минем укыганым җиткән.
— Нигә алай?
— Укытучы апа миңа гел: «Ах, син хәерче» дип кенә әйтә иде. Малайлар да миннән, башыңда серкә бар, дип көләләр иде. Тарагы булмагач, ни белән чәчен тарасын кеше?
— Жужика, синнән мәктәптә беркем дә көлмәс. Менә күрерсең: үзең дә бик сөенерсең әле.
53
— Юк, бармыйм. Минем менә бу баланы тәрбиялисем бар. Ул да минем шикелле үксез бала. Әнисе үлгән. Барталиш әфәндедән башка беркеме дә юк... Барталиш әфәнде — аның әтисе. «Минем сүземне гел тыңласаң, тегү машинасы алып бирермен үзеңә»,—ди. Аннары мин Паула түти шикелле тегүче булам.
Кала кешеләре аңардан хәтта:
— Паула түти кем соң ул? — дип тә сорадылар. Аннары, күзлек кигән юанрак кеше:
— Яле, миңа кушылып җырлап кара әле, —дип, Жужиканы җырлатырга кереште.
Кызның, мескеннең, аның артыннан «ла-ла-ла» дип кабатлый-кабат- лый, аксыл битләре кызарып чыкты. Күзлекле кеше ниндидер блокнотка аның исемен язып алды. Шуннан соң алар, машинага утырып, китеп бардылар.
Барталиш әфәнде кызның чит кешеләр белән сөйләшкәнен күрше бүлмәдән тыңлап торды. Машина китеп, бераз тузан басылганын көтеп торды да кызны бик каты кыйнап ташлады.
— Минем турыда ниләр сөйләдең син аларга? Ниләр лыгырдадың?— дип, Жужиканың ялангач тәпиләренә тал чыбыгы белән сызып- сызып алды.
Жужика гомерендә беренче тапкыр еламаска тырышты, тешләрен кысып түзде. Аннары, бала караваты янындагы урындыкка барып утырды да, күз яшьләрен кулы белән сөртә-сөртә, Барталиш әфәнденең кушуы буенча җырларга тиеш булды.
Бала, бәләкәй апасын кызганган кебек, тирән йокыга талды.
Ә менә бүген Жужика укырга дип авылдан китәргә карар кылган иде инде.
Хәзер ул саубуллашып йөри. Туган-тумачалары, танышлары күп булганлыктан, күңеленнән, тагын кемнәргә керәсем калды икән?—дип уйлый. Юк, Юлишка түтиләргә керми китәргә ярамый. Чөнки Юлишка апасы аны алты яшенә чаклы тәрбияләп үстерде, өс-башын карады, керен юды. Күрешми китү бер дә ярамас. Шулай уйлап, ул тар гына бер ишек алдына килеп керә, аннан төтен катнаш төчкелтем кукуруз исе аңкып торган чоланга керә. Чоланда чүмәлә хәтле итеп өеп куелган кукуруз чәкәннәре өстенә берсеннән-берсе карарак биш-алты бала кунаклаган, ә туларның әнисе Юлишка түти, ниндидер зур бүксәле бер кошка охшап, бусагада утыра. Юлишка түти кечкенә генә йомры башлы. Яулыгын артка чөеп бәйләгән. Тавышы да аның ничектер күгәрчен тавышы кебек гөлдерәп чыга.
— Ай, балакаем, хәл белешә кердеңме? — ди.
Жужика: «Сезнең белән саубуллашырга килдем»,—ди. Моннан соң ул Барталиш әфәнделәрдә бала карамаячак. Ул укырга китә. Аның урын-җире күреп туймаслык чиста, ап-ак булачак. Анда аны ашатачаклар, өс-башын караячаклар, вак-төяк хаҗәтләренә акча да бирәчәкләр әле... Күзлекле укытучы шулай дигән аңар.
Юлишка түти, моңа исе китеп, сөенүдән кулларын чабып куя.
— Менә, менә, балакаем, сине юкка гына үз балам кебек карап үс-термәгәнмен икән. Тавышың бик матур булып чыккан. Хәзер син, кан- торлар II шикелле, җырлап кына да үз көнеңне күрә аласың инде. Бик зур кеше булырсың әле. Театрда җырларсың, тик, кара аны, балакаем, бушка җырлама. Тавышың шундый матур, бер дә бушка әрәм итә торган түгел. Синең өчен минем күпме җәфа чиккәнемне белсәң икән. Әниең, мескен, гомерендә дә минем ул яхшылыгымны онытмас. Тизрәк терелсен генә инде, бичара. Ә синең китүең турында теге Барталиш ни ди соң? Көн-төн бала баккан өчен шушы чүпрәкне алып бирдемени ул
II Канторлар — еврейләр гыйбадәтханәсендә җырлаучылар.
54
сиңа? Кулы коргыры! Шуның өчен эшләдеңме син? Яулык димәсәң, хәтере калыр. Шуны бәйләп шәһәргә барырсыңмыни? Син аны минекеләргә генә калдыр. Мәктәптә яңаны бирерләр үзеңә... Рози, кил әле, бәйләп кара шушы чүпрәкне; кара аны, ерта күрмә, кирәгеңне бирермен.
Жужика, аптыраудан нишләргә белмичә, яулык читен кулы белән сыйпарга керешә. Шул яулык өчен, төннәр буе йокламыйча, күпме җыр җырлады бит ул. Ә Розика, кечкенә генә зәңгәр күзле кызчык, аның каршына килеп тә баскан инде. Юлишка түти һаман сөйләнә:
— И алланың рәхмәте, бик тә әйбәт булыр инде сиңа анда. Менә бер биш-алты елдан безнең өй каршына машина килеп туктар. Машинадан кем чыга дисәң, атаклы артистка Жужика Богар килеп чыгар. Кешеләрнең исләрен китәрерсең әле. Радиодан да җырларсың. Сине бөтен дөнья тыңлар. Ул чагында инде мин сөенүемнән нишләрмен икән? Шушы ертык яулыкны кешеләргә күрсәтермен дә: «Менә бу яулыкны Жужика Богар минем кызыма биреп киткән иде. Мин бит аны әнисе урынына тәрбияләп үстердем»,—диярмен. Әниең, мескен, терелә генә күрсен инде...
Жужика аның сөйләгәнен тыңлап тора, бәләкәй, ябык йөзе тагы да җитдиләнә, зур зәңгәр күзләренә аптыраганлык билгеләре чыга: яулыксыз нишләр ул? Тышта әнә яңгыр ява, җил, шәһәр ерак, ләкин аны үз кызыдай күреп тәрбияләгән кеше сорагач, яулыкны бирми дә хәле юк. Жужика башыннан яулыгын салып Розига бирә. Кечкенә кыз, сөенеченнән елмая-елмая, яулыкны башына бөркәнә.
Юлишка түти Жужиканы үбә, аңар акыл бирә:
— Үзеңне карап йөр, балакаем. Без ярлыларны онытып бетермә. Башкасын уйласам да, тавышы матур дип, сине укырга алырларын һич уйламаган идем... Синең шикелле ятимнәр турында элек берәү дә кай-гыртмый иде шул.
Жужика әйтергә сүз эзләп карый, ләкин таба алмый: яулыксыз калуын уйлап, ул бөтенләй куркуга төшә. Мәктәптә яулык бирмәсәләр, нишләр ул? Башына нәрсә бөркәнер?
Юлишка түти аны юатырга тырыша:
— Берәр нәрсә кирәк булса, язарсың, балакаем. Җибәрермен. Самош урамындагы унҗиденче йортта минем сеңелем тора, тулардан сорап алырсың.
Жужика, Юлишка түтиләрдән чыгып, икенче кардәшләренә, әнисенең сеңелесе Анна түтиләргә керә: Анна түти төрпә генә бер хатын булса да, Жужиканы күргәч, тавышы йомшара, аны кочаклап ук ала.
— Китәсеңмени инде, кошчыгым?
— Китәм. Монда миңа бик күңелсез.
— Бар, кызым, бар. Алалар икән, кит. Анда әйбәт яшәрсең. Элек артистлар барысы да ниндидер... начарлар *иде. Бервакытны шулай безнең авылга килделәр. Син ул вакытта кечкенә идең әле, хәтерләмисеңдер.— Анна түти мич янында сүзсез генә трубка тартып утырган иренә эндәшә: — Әй, карале, дөрес сөйлимме мин, юньсез? Бер тапкыр шуларны карарга баруымда мин сине күргән идем.
Ире гамьсез генә бер төс белән баш кагып куя. Күптән булган хәл шул инде. Ул аны оныткан, ә менә хатыны онытмый әле.
— Шуңа күрә, кызым, кая барганыңны белеп кит син.
«Андый мәктәп түгел ул, башка төрле...» — дип уйлый Жужика күңеленнән.
— Анда сезгә барысын да бирәләр дип әйтәләр. Бежи Киш кызы да шунда укый бит. Нәрсәләр генә бирмәгәннәр аңа ул мәктәптә... Ярлы кешеләрнең балаларына хәзер бик ярдәм итәләр шул. Кил, алтыным, тамак ялгап ал, менә өстәл янына утыр да бераз сыйр капкала.
Жужика рәхмәт әйтә. Ул ач түгел, аның ашыйсы килми.
— Сыйр яратмыйм мин, — дип әйтер иде дә, апасының хәтерен кал-
55
дырудан курка. Шунда ук Барталиш әфәнденең аңа: «Аша, хәерче, сыйр- дан да туйдыңмыни инде? Барон кызымы әллә син?» — дигән сүзләре исенә төшә.
— Ни белән генә сыйлыйм икән соң сине, алтыным? Менә коймак аша, кызыма дип пешергән идем, ул сине бик ярата бит, сине сыйлаган өчен ачуланмас. Бу алъяпкычың үзеңә таманмы соң? — Анна түти алъяпкыч итәкләрен тотып-тотып карый.
— Барталиш алып бирдеме моны? Оятына көч килмәде микән? Тапкан бит чүпрәк. Алъяпкычыңны үзең белән алып китмисеңдер инде, шәһәрдә андый алъяпкыч бәйләп йөрү килешмәс. Минем Юлишкам моңа бик сөенер иде. Алъяпкычны бәйләгән саен, сине исенә төшерер иде. Сине бик ярата бит ул. Миңа гел: «Әнием, Жужиканы алып китсәләр, мин нишләрмен инде?»—ди.
Жужика бөрчек-бөрчек бизәкле ситсы алъяпкычын нишләтергә дә белми. Ул аны үзе дә бик ярата, ял көннәрендә генә бәйләп чыга. Мәктәптә алъяпкыч бирмәсәләр, нишләр ул?
— Бирмәсәләр, язарсың миңа, кооперативта бик матур алъяпкычлар бар, алып бирермен. Бу чүпрәк ише генә түгел. Почта белән җибәрермен, ашау әйберләре дә салырмын... Үзеңне карап йөр, тырышып укы. Барталиш яулык алып бирмәдемени сиңа? Әйтим әле мин ул карунга. Халык Советына барып әйтәм.
Тышта вак яңгыр сибәли. Авыл өстенә соры бер пәрдә каплаган кебек. Жужика тизрәк чыгып китәргә ашыга. Бер генә минут та торырга теләге юк аның хәзер, чөнки туганнары аның соңгы юбкасын да сорап алулары бар. Аннары Барталиш әфәнденең баласы да уянгандыр инде. Шушы нәрсә исенә төшкәч, ул куркуыннан сискәнеп китә. «Ай аллам, бала уянган булса нишләрмен...» Жужика пычрак урам буйлап атлый-йөгерә өйгә ашыга. Аның тузгыган сары чәчләре яңгырга чыланган, маңгаеннан, кайнар битләреннән су ага. Ләкин ул моны сизми дә, уенда аның бары тик бала гына. Шул ук вакытта ул, менә бу кешеләргә, әнә тегеләргә кермәдем, дип тә уйлый. Керсә дә аптырый, алар аның бөтен әйберсен сорап алып калачаклар. Начар кешеләр дә түгел инде үзләре. Жужиканы ничә тапкыр ашатканнары бар аларның. Хәер, хәзер алар элекке кебек эт көнендә яшәмиләр инде, ә шулай да аны талап калырга тырышалар.
Әнә Йошки Борилар капкасы төбеннән кемдер аңа кычкыра да инде:
— Жужика, безнең белән саубуллашмый да китәсеңмени инде?
— Саубуллашам, нишләп саубуллашмаска, — ди Жужика кыяр-кый- мас кына, хәзер жилетымны да сорап алып калалар инде, дип куркуга төшә. Сорап алып каласылары көн кебек ачык: киленнәре Ребиның аны күргән саен: «Ах, жилетың матур да чигелгән соң!»—дип әйтми калганы юк.
Менә ул чип-чиста итеп җыештырылган кечкенә генә өйгә килеп керүгә, Реби тагын шулай дип сүз башлый:
— Китәсең дәмени инде? Жилетың бик матур чигелгән синең! Шул чигүнең үрнәген күчереп ала алмый да калдым.
Жужика кулларын жилетына кыса!
— Бирмим, беркемгә дә бирмим,—ди ул, еларга җитешеп. Янындагы хатыннар аңа сәерсенеп карыйлар.
— Алай дип әйтмим ич мин сиңа, җүләрем, каян килде ул уй башыңа?— ди Реби һәм кызның битеннән үбә. — Китәсең инде алайса. Артист булырсың инде син, Жужика. Бәхет йолдызың калыкты синең.
— Әйе, бәхет йолдызы калыкты аның, — диләр хатыннар һәм артист булачак кешегә дип хәзерләп куйган бүләкләрен чыгаралар.
Берсе калач, икенчесе кабартма, өченчесе җылы йон оек бирә һәм шуларның барысын да Жужиканың куенына тутыралар.

— Калага баргач, болар кирәк булыр әле, ал, — диләр.
Реби аңа дип бер банка бал хәзерләп куйган икән, — авыл хуҗалыгы кооперативында бал да биргәннәр аларга, — шундый искиткеч чиста бал, алтын дип белерсең. Жужика моңа сокланып карап тора: моңарчы аның беркайчан да бал татып караганы юк иде бит әле. Хәзер инде шушы бер банка бал аның бер үзенеке! Жужика, шул бүләкләрнең барысын куенына җыеп, диванга утырган да ни эш кылырга да белми. Ниндидер рәхәт бер тойгыдан йөрәге эреп киткәндәй була. Хәзер ул чиста, җылы бүлмәдә үзенә бүләк биргән шушы хатыннар янында гына калыр иде дә шатлыгыннан бер елар иде, әмма шул вакытны аның күзе почмакка төшә һәм челтәрле бишектәге Реби бәбиен күреп,, сискәнгән кебек, урыныннан сикереп тора.
— Китим... теш чыгара ул... — ди.
Хатыннар аны капка төбенә хәтле озата чыгалар.
Жужика, бер кочак бүләк күтәргән көе, вак-вак атлап, былчырак урам буйлап өйгә ашыга,
— Кая китеп олактың син? — дип, усал тавыш белән каршы ала аны Барталиш.
Жужика, бу тупас тавыштан куркып, ни әйтергә дә белми, елап яткан бала янына йөгереп килә, «әлли-бәлли» дип, аны тирбәтергә керешә. Ә үзе күз чите белән генә Барталишка караштыргалап ала. Барталиш әфәнде, бүкән төсле булып, урындыкка утырган, сигарет тарта, ни турындадыр уйлый.
Чормага яшереп куйган сарык тиреләре турында уйлыйдыр ул. Тиреләре бозылып ята бит: күршедәге күнче аларны кереп алырмын дип ышандырган булган, ә ул, мөртәт, һаман керми. Моны Халык Советы сизсә, нишләтерләр? Тиреләрне тапшырырга тиеш иде бит ул. Барталиш әфәнде: «Сәүдә итәргә дип бирелгән рөхсәт кәгазен алып киттеләр, ләгънәт яугырлары. Мин аларга тиреләрне бирмим!» — диде. Бәлки, ул баласы турында да уйлый торгандыр әле, чөнки күзләрен гел аңа төбәгән. Барталиш әфәнде, үгез төсле, кучкылт-кара, киң маңгайлы. Куллары да кучкылт-кара, шундый таза. «Шул куллары белән бер сукса,, сөякләреңне сындырыр»,—дип, куркып уйлап куя Жужика.
Әйдә сыйр исе аңкый: киштәләргә кибәргә дип сыйр тезеп куелган. Тәрәзә белән мич арасындагы бауда бала чүпрәкләре эленеп тора.
Ниһаять, Барталиш әфәнде сүз ката:
— Син китәргә булдыңмыни?
— Әйе.
— Акробат буласыңмы?
— Юк, мин җырчы булам.
— Акылсызлык!—ди Барталиш әфәнде һәм урыныннан торып, моңарчы һич булмаган юаш бер кыяфәт белән, Жужика янына килә, кызның куркынган күзләренә карап:
— Жужика, шушы сабыйны нәкъ теш чыгарган вакытында ташлап китәсеңмени инде? Син бик матур итеп җырлап аны юата белә идең... Синең урынга кемне алыйм инде мин хәзер? Мин бит сина тегү машинасы алырга уйлый идем. Хәзергә кечкенә әле син. Үсеп җиткәч, менә авылда тегүче булыр идең. Акчаң бик күп булыр, өстәвенә, үзеңә ике-өч баш сарык та бирермен.
— Юк, китәм мин...—ди Жужика, башын селкеп, һәм кара-куч- кылт йөзле, шундый таза, куркыныч кешегә күтәрелеп карый алуына үзе дә гаҗәпләнә.
— Жужика, акылсыз булма. Шәһәр кешеләренең тормышы нинди авыр икәнен беләсеңме син? Синең ише ятим балалардан көләләр генә анда.
— Юк, ялганлыйсыз. Алар миннән көлмиләр. Сез генә шулай дисез... Барталиш әфәнде, мин китәм.
56
Жужика диван янына килә. Анда аның бәләкәй генә кәрзине, кәр- зиндә — кофтасы, иске алъяпкычы һәм Барталиш әфәнде аңа ел буе бала караган өчен алып биргән бәләкәй сандаллары. Жужика сандалларын аягына кия, иске-москы киемнәрен әйбәтләп төреп кәрзингә сала.
Барталиш аңа текәлгән дә карап тора, күзләре шундый тонган, шундый куркыныч.
Жужика күтәрелеп карарга кыймый, ул әнисе янына өйләренә кайтып китәргә җыена. Ике көннән мәктәптә дәресләр башлана, диделәр аңар.
— Димәк, китәсең?—ди Барталиш.
— Китәм. Ачуланып, гаеп итеп калмагыз...
Барталиш әфәнденең коңгырт кашлары астындагы соры күзләре ялтырап китә.
— Сал сандалларны, — ди ул котны алырлык усал тавыш белән.
Жужика, кәрзинен кулына тотып, аптырап басып тора. Сандаллар бит аның үзенеке. Калага ялан тәпи барсынмыни ул?
— Мин бу сандалларны үзем эшләп алдым,—ди Жужика һәм, күз яшьләрен тыярга тырышып, кучкылт-кара кешегә карый.
— Олак моннан, ләгънәт яугыры! Бар, кит, акробат бул. Ләкин сан-далларны калдыр. Сандал кирәкме сиңа? Алъяпкыч кирәкме? Шәһәрнекеләр бирсеннәр! Нәрсә катып калдың! Югал күз алдымнан!—дип тузгына хуҗа. Кызның тәпиеннән сандалларын йолкып ала һәм, кулыннан тотып, ачык ишеккә таба этеп җибәрә.
Жужика, бусагага абынып китеп, былчыракка барып төшә. Аның артыннан кәрзине, чүпрәкләре, үзенең муенсасын һәм ике ел буена жыеп килгән башка шундый әйберләрен саклап тота торган бәләкәй генә кызыл тартмасы да былчыракка килеп төшәләр.
— Моннан ары күземә күренәсе булма!—дигән сүзләрен ишетә ул Барталиш әфәнденең. Җирдән тора. Аның юбкасы, чигүле җилеты адәм баккысыз булып былчыракка буялган.
Жужиканың яңаклары буйлап яшь ага. Ул ишеккә таба борыла, тураебрак баса да Барталишка кычкыра:
— Әнигә әйтәм мин сезне! Анти абыйга әйтәм! Белегез аны...
* *
Иртәгесен Жужика Богарны, Халык Советы атына утыртып, калага, художество мәктәбенә алып киттеләр. Шәһәргә ул әнисенең иске яулыгын бөркәнеп, сандалсыз, яланаяк китте.
Ике атна узгач, Илона Богарга почта хат китерде.
Хатта болай дип язылган иде:
«Кадерле әнкәем, мин мәктәптә укыйм, бик шатмын, сиңа да шатлык телим. Әнием, кадерлем, яулыгыңны кире җибәрәм. Үзеңне саклый күр. Монда безне бик карыйлар. Юлишка түти белән Анна түтигә әйт, мина яулык та, алъяпкыч та кирәкми. Безгә монда барысын да бирделәр.
Анти Ковач абыйга әйтергә онытканмын: Барталиш әфәнде сарык тиреләрен чормасына яшергән. Әйбәтләп эзләсеннәр, тиреләр — дуңгыз ите ыслый торган бүлемтек артында... Барталиш әфәндегә әйтегез: минем сандалларны сатсын, үлгәч үзенең табутын кадакларга кадак алсын. Шуны да әйтегез: монда миннән берәү дә көлми. Без көне буе җырлыйбыз, җырларга өйрәнәбез. Минем бик яраткан бер иптәш кызым бар. Ул да минем шикелле фәкыйрь бер кыз булган. Без монда бик күбәү. Озакламый карточкага төшеп, рәсемемне җибәрермен. Әнкәем, син тизрәк терел дә минем янга калага кил, безнең мәктәпне күреп китәрсең.
Жужика Богар».
X. Я х и н тәрҗемәсе.