Логотип Казан Утлары
Публицистика

СССР ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ ОЧЕНЧЕ СЪЕЗДЫНА


Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты СССР язу- чыларының Өченче Бөтенсоюз съезды делегатларын һәм күп милләтле совет әдәбиятының барлык эшлеклеләрен чын күңелдән котлый.
Кадерле иптәшләр! Совет язучылары съезды искиткеч гүзәл көннәрдә, бөек социалистик Ватаныбыз үсешенең бик әһәмиятле яңа чорына, киң колач белән коммунистик җәмгыять төзү чорына кергән вакытта, бөтен совет халкы социалистик экономиканы, культураны тагын да үстерү, хезмәт ияләренең тормыш хәлен яхшырту буенча КПССның XXI съезды кабул иткән зур программаны тормышка ашыру өчен энтузиазм белән көрәшкән вакытта җыелды. Кешелек дөньясының иң алдынгы, иң кыю акыл ияләре гасырлар буе хыялланып килгән нәр-‘ сәләр безнең илебездә чынлыкка әвереләләр.
Киң колач белән коммунизм төзүнең тарихи программасы экономика, фән, техника, культураның моңарчы булмаган зур масштабта үсешен генә түгел, яңа кеше — коммунистик җәмгыять кешесе тәрбияләүне дә күздә тота. Коммунизмны кешеләр төзи һәм миллионнарча массаның аңы никадәр югары булса, без шулкадәр уңышлырак алга барырбыз. Хезмәт ияләрен коммунистик рухта тәрбияләү кебек мактаулы эштә әдәбият һәм сәнгать бик мөһим урын алып тора. Совет язучылары алдында мактаулы бурыч — киләчәк заман кешесен, яңа тормыш төзүче кешене рухи яктан формалаштыруда актив катнашу бурычы тора. Алар кешеләрне коммунизм өчен көрәшкә рухландырырга, кешеләрне коммунистик идея рухында тәрбияләргә, аларда буржуаз идеология һәм буржуаз мораль белән килешмәүчәнлек, югары әхлак сыйфатлары тәрбияләргә тиешләр.
Халыкның хезмәттәге батырлыкларының матурлыгын, коммунизм өчен көрәшнең зурлыгын, бөеклеген дөрес һәм оста итеп сүрәтләү, җидееллык планны ялкынлы пропагандалаучылар булу, совет кешеләрен дәртләндерү һәм аларга көч бирү, кешеләр аңындагы капитализм калдыкларын тамыры белән йолкып ташлау, безнең алга баруыбызга комачаулаучы барлык нәрсәләрне бетерүдә ярдәм итү — совет язучылары- ның иң мактаулы бурычы. Шушы юлда коммунизмның бөек сәнгате — зур фикерләр, кайнар хисләр һәм дәртле омтылыш сәнгате, коммунизм төзүче миллионнарча кешеләрне зур яңа эшләргә рухландырырлык сәнгать үсәр.
Яшь буынны тәрбияләүдә әдәбиятның роле аеруча җаваплы. Яшьләргә аларны мавыктырырлык, коммунистик идея рухында, социалистик Ватаныбызга чиксез бирелгәнлек, максатка ирешүдә какшамас ныклык рухында тәрбияли торган, эшчеләр, колхозчылар, интеллигенция хезмәтенең романтикасын ача, иҗатка мәхәббәт һәм инициатива тудыра торган китаплар кирәк. Яшь укучы үзенең ышанычлы дусты, акыл- киңәш бирүчесе булып әверелерлек китаплар көтә.
Коммунизм әдәбияты идея эчтәлегенең байлыгы ягыннан гына түгел, сәнгатьчә эшләнеше белән дә зур әдәбият булырга тиеш. Зур

4
идеяләр зур осталык сорый, героик характерлар тиешенчә сәнгатьчә гәүдәләндерүне таләп итә. Халыкка кешене әдәби образларның дөреслеге һәм күркәмлеге белән тәрбияләүче, аны рухи яктан баетучы, аның аң-белемен үстерүче, коммунистик төзелеш барышында кешеләрнең аңы үсүен чагылдыручы әдәбият кирәк. Безнең җәмгыятебезгә бигрәк тә хәзерге заманның актуаль темаларын сәнгатьчә гәүдәләндерүче әдәбият кирәк.
Осталыкны камилләштерү, әсәрләрнең сәнгатьчә сыйфатына таләп-чәнлекме җитди күтәрү — хәзерге шартларда иң мөһим бурычларның берсе. Чын осталыкка язучының халык тормышы белән аерылгысыз бәйләнеше нигезендә ирешелә.
СССРда социализмның тәмам һәм тулысынча җиңүе, безнең героик чор — коммунизм төзү чоры әдәби иҗатның тагы да тиңдәшсез чәчәк атуы өчен гаять киң перспективалар ача. Үзенең көндәлек героик хезмәте белән җир йөзен үзгәртүче, гаять зур табигый байлыкларны ачучы, куәтле яңа индустриаль үзәкләр төзүче, материаль һәм рухи байлыклар муллыгы булдыручы, техниканы туктаусыз яхшырта баручы һәм искиткеч кыюлык белән галәмне штурмлаучы совет халкының тормышы язучыга идеяләрнең, темаларның һәм образларның бетмәс- төкәнмәс байлыгын бирә!
Чорыбызның төп эчтәлеген — җәмгыятебезнең коммунизмга баруын дөрес һәм тарихи конкрет күрсәтүче социалистик реализмның иҗат принциплары какшамаслык нык, нәтиҗәле икәнен тормыш чын мәгънәсендә ышандырырлык итеп раслый.
Буржуаз идеологиягә һәм ревизионисток һөҗүмнәргә каршы көрәштә совет язучыларының идея ягыннан өлгергәнлек, ныклык күрсәткән- лекләрен, Коммунистлар партиясе тирәсенә тупланганлыкларын һәм совет халкына бирелгәнлекләрен тагын бер тапкыр раслаганлыкларын КПСС Үзәк Комитеты канәгатьләнү белән билгеләп үтә.
Әдәбият һәм сәнгатьнең җәмгыятьнең рухи тормышындагы роленә югары бәя биреп, язучыларны үзенең ышанычлы ярдәмчеләре итеп санап, партиябез икеләнү күрсәткән кешеләрне турыдан-туры һәм ачык- тан-ачык тәнкыйть итте, аларның ялгышларын төзәтте. Әдәбият турында, художникның иҗат язмышы турында кайгыртудан килеп чыккан бу принципиаль тәнкыйть уңай нәтиҗәләр бирде. Коммунистлар партиясе киләчәктә дә совет әдәбиятын һәм сәнгатен үстерү турында даими кай-гыртачак. Художникның югары идеяле булуы, марксизм-ленинизмга турылыклы булуы, халык тормышы белән бәйләнештә торуы, совет җәмгыяте үсешенең закончалыкларын һәм зур перспективаларын аңлавы— совет язучыларының иҗат уңышлары нигезе. Совет әдәбиятының яшәү көче халыкның төп интересларын чагылдыручы Коммунистлар партиясе политикасы белән аерылгысыз бәйләнештә торуында.
Интернационализм, хезмәт ияләренең туганнарча бердәмлеге, дөнья күләмендәге социалистик системаның үсүе һәм ныгуы, халыкларның империализмга каршы, тынычлыкны саклау һәм ныгыту өчен көрәше кебек мактаулы темалар әдәбият өчен торган саен әһәмиятлерәк булып әверелә.
Дөнья күләмендәге социалистик система капиталистик система белән экономик ярышта хәлиткеч чорга керде. Бөтен кешелек дөньясы каршында социализм тынычлык һәм хезмәт байрагын, бөтен дөнья сугышларын җәмгыять тормышыннан чыгарып ташлау өчен шартлар тудыру байрагын күтәрде, халык массасына иң яхшы тормыш шартлары булдыру программасын җәелдереп җибәрде. Боларга ирешү өчен көрәштә совет язучыларының бурычы барлык илләрдәге прогрессив язучылар белән бергәләп, җиңеп чыгуы тарихи котылгысыз булган яңа дөнья көчләре ягында торып үз иҗатың белән тагы да активрак катнашудан гыйбарәт.

Гомере бетеп барган империализмның реакцион һәм агрессив көчләре кешелек дөньясының алга баруына, социализм көчләренең үсүенә барлык чаралар белән комачауларга тырышалар, колониаль һәм бәйле илләрдә милли азатлык хәрәкәтен буарга маташалар. Моның өчен алар хәрби, политик, экономик һәм идеологик чаралардан файдаланалар, кешелек дөньясына яңа бөтен дөнья сугышы белән яныйлар. Империализмның халыкка, каршы аелын, аның агрессив политикасын, буржуаз идеологларның, ике йөзлеләнеп, капиталистик чынбарлыкны бизәп күрсәтергә маташуларын фаш итү — әдәбиятның чын мәгънәсендә кешелекле һәм барлык халыклар интересына туры килешле бурычы. Халыклар арасында тынычлык һәм дуслык өчен бөек көрәшкә, яшьләребезне һәм бөтен халкыбызны социалистик Ватаныбызга кайнар мәхәббәт, социализмның тарихи казанышларын сакларга һәрвакыт хәзер тору рухында тәрбияләүгә әдәби сүз көчең белән хезмәт итү — совет әдипләренең изге бурычы.
Совет язучылары киләчәктә дә, социалистик лагерь илләренең язучылары белән бергә, иҗатлары хезмәт иясе кешесен социаль һәм милли изелүдән коткаруга хезмәт итүче барлык прогрессив әдипләр беләп дуслыкны, туганнарча хезмәттәшлекне туктаусыз ныгытырга, идеясез формалистик сәнгатькә каршы торган реалистик сәнгатьне барлык .чаралар белән якларга тиешләр.
СССР Язучылары союзының эшчәнлеге илебездә киң колач белән коммунизм төзү чорында совет әдәбияты алдына куелган зур һәм җаваплы бурычларны үтәү өчен әдәбиятны тагын да үстерүгә, совет язучыларның иҗат көчләрен туплауга, язучыларның идея бердәмлеген ныгытуга юнәлтелергә тиеш. Яшь әдәби көчләрне тәрбияләү турында һәрвакыт кайгыртып тору, талантлы яшьләргә үсәргә ярдәм итү — Совет язучылары союзының һәм һәр язучының мөһим бурычы.
Әдәбият һәм сәнгать работникларының әле беркайчан да хәзерге кебек зур укучылар, тыңлаучылар һәм тамашачылар аудиториясе булганы юк иде. Газеталар, радио, телевидение һәм кино — язучы сүзен бер үк вакытта миллионнарча кешеләр тыңлый торган массовый трибуналар.
Халык өчен, аның яхшы тормышы хакына иҗат итеп яшәү — совет язучысының иң зур бурычы.
Советла.р Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты совет язу- чыларының гүзәл чорыбызның бөеклеген тиешенчә чагылдырырлык талантлы яңа әсәрләр иҗат итәчәкләренә ышанычын белдерә һәм данлы әдипләребезгә чын күңелдән зур иҗат уңышлары тели.
Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты.

6