СОВЕТЛАР СОЮЗЫ КОММУНИСТЛАР ПАРТИЯСЕ ҮЗӘК КОМИТЕТЫНА
Без, язучылар, партиянең тарихи XXI съездыннан соң күп тә үтмәстән, бөек җидееллыкның беренче елында, партиябезнең атасы Ленинның рухланып алдан күреп әйткәннәре тормышка ашкан вакытта җыелдык бу залга.
Зур эшләр зур тырышлык таләп итә. Без коммунизм төзүче совет хал-кының, Коммунистлар партиясенең, аның ленинчыл Үзәк Комитетының, барлык кыенлыкларны җиңеп, җиң сызганып ничек эшләгәнен беләбез.
Без язучылардан бер генә нәрсә — партия белән халыкның лаеклы ярдәмчеләре булу гына таләп ителә. Ләкин бу бердәнбер таләп — иң каты таләп, чөнки без аны үзебезгә үзебез куйдык: ул — безнең акылыбыз. йөрәгебез, коммунистик вөҗданыбыз таләбе.
Съездыбызга, алтмыш өч телдә иҗат ителә торган әдәбиятыбызга партиянең игътибары — ул эшләгән эшләргә бәя бирү генә түгел, ә аннан да күбрәк эшләргә чакыру да. Бу — безнең көчебезгә һәм сәләтебезгә ышану да. Искергән күренешләргә каршы көрәштә туучы, җәмгыятебез тормышында, кешенең рухи дөньясында җиңеп чыгучы һәм тагын да зуррак ышаныч белән җиңүен дәвам иттерүче барлык яңа, гүзәл күренешләрне яклау һәм урнаштыру өчен киң колач белән коммунизм төзегән чорда без барлык көчебезне, сәләтебезне биреп эшләргә тиешбез.
Яңалык һәрвакыт ансат кына җиңми. Көрәш һәм авыр җиңүләр белән тулган тормышыбыз шул ягы белән кызыклы да, көрәшче, иҗат итүче совет кешесе, большевистик характерлы кеше, әдәбиятыбызның гына түгел, заманыбызның да чын мәгънәсендә уңай герое, көрәше һәм хезмәте өчен бөтен кешелек дөньясы рәхмәт белдерәчәк кеше әнә шул ягы белән матур да.
Партиянең съездыбызга җибәргән котлавында язучыларны үзенең ышанычлы ярдәмчеләре дип атавы белән без горурланабыз, туган җиребездә һәм бөтен планетада халыклар бәхетле яшәсен өчен партиябез башкара торган мактаулы, изге эшләрдә киләчәктә дә аның ышанычлы ярдәмчеләре булырга вәгъдә бирәбез.
Язучыларга шундый зур хөрмәт күрсәтелү белән горурланган хәлдә. без бу дәрәҗәнең мактаулы исем булудан бигрәк эшкә чакыру икәнлеген хәтеребездән чыгармаска, үз эшенең остасы гына ышанычлы ярдәмче була алганын, ышанычлы ярдәмченең эштә уңган һәм фидакарь кеше икәнлеген, аның һәр төзелештә, чиксез киң коммунизм төзелешенең һәр эш мәйданында, кирәк булган һәр урында җиң сызганып партиягә ярдәм итәргә әзер торган кеше икәнлеген һәрвакыт исебездә тотарга партиябезгә сүз бирәбез.
Партия кайберләребезнең хаталарын, ялгышларын аталарча туры- дан-туры, гадел тәнкыйть иткәндә, без, язучылар, ул тәнкыйтьнең һәрвакыт әдәбиятыбыз турында кайгыртучанлык, көчләребезгә ышану икәнен, партиябез күрсәткән юл белән барырга, партиянең чын ярдәмчеләре булырга теләвебезгә ышану икәнен тоя килдек.
Партиянең ышанычлы ярдәмчесе үзенең эшен кыен, катлаулы, куркыныч хәлдә дә, коммунизм төзегәндә дошманнар белән иөзгә-йөз очрашырга туры килгән хәлдә дә эшләячәк.
Әнә шулай, марксизм-ленинизм идеяләре өчен көрәшне үз тормышлары эше дип санаган, әдәбиятыбызның иң талантлы, иң яхшы кешеләре сугыш утында, төзелешләрдә партиягә ярдәм иттеләр. Партия, халык каршындагы бурычыбызны һәм җаваплылыгыбызны без дә әнә шулай аңлыйбыз.
Ә бездә эшебездә үрнәк булырлык кешеләр бар.
Үзәк Комитетның беренче секретаре, соңгы елларда безнең күз ал-дыбызда башка берәр кеше бөтен бер буынның гомере дәвамында да эшли алмаслык эшләрне эшләгән, чын мәгънәсендә ару-талуны белмәгән Никита Сергеевич Хрущевтан башлап партиянең меңнәрчә эшчеләре үз-үзен аямыйча, үз эшен белеп халыкка хезмәт итү үрнәген, коммунизм идеяләренең җиңүе өчен принципиаль һәм кыю рәвештә көрәшү үрнәген безгә һәркөнне күрсәтеп киләләр.
Биредә Никита Сергеевич Хрущевның сөйләгән сүзләре безгә бик нык тәэсир итте. Ул безнең эшләребез турында бергә эшләүче иптәшләрчә, тирәнтен, аңлап, ачыктан-ачык, турыдан-туры сөйләште.
Без партиягә, аңардан үрнәк алып, яңа җәмгыять төзү, яңа кеше тәрбияләү эшенә бөтен көчебезне багышларга сүз бирәбез. Без моны эшебездә иң мөһим һәм иң гүзәл бурычыбыз дип саныйбыз.
Без партиягә, аңардан үрнәк алып, коммунистик эшебезнең җиңүе хакына, кирәк булган һәр урында, җәмгыятебезнең коммунизмга баруына комачаулый торган барлык киртәләрне — искергән формаларны, кешеләр аңындагы капитализм калдыкларын сәнгать чаралары белән ачыктан-ачык һәм куркусыз тәнкыйтьләргә сүз бирәбез.
Без партиягә, аңардан зур үрнәк алып, ревизионистларның һәм со-циализмга ачыктан-ачык дошман булган кешеләрнең турыдан-туры яки читләтеп социалистик культурабызның үткәненә яла ягарга, культурабызның хәзерге дәрәҗәсен төшерергә, киләчәгенә ышанычны какшатырга маташуларына каршы язучы, публицист, тәнкыйтьче каләме белән рәхимсез отпор бирергә сүз бирәбез.
Җәмгыятебезнең материаль һәм рухи яктан тиз үсүе шартларында сәнгатьнең үскәниән-үсә барган тәэсир итү көчен аңлаган хәлдә, без барыбыз бергә һәм аерым-аерым да партия алдында әдәби алмашны коммунизм эшенә бирелгәнлек, халык тормышы белән тыгыз бәйләнеш, әдәбиятыбызның бөек киләчәген үз җилкәсенә алырга әзер тору рухында тәрбияләү буенча бик тырышып эшләргә сүз бирәбез.
Без, партия тарафыннан халыкка хезмәт итү принциплары рухында тәрбияләнгән совет язучылары, дөньяда ялгыз түгел — безнең кебек үк, безнең белән янәшә торып, шундый ук идеаллар өчен тугандаш социалистик илләрнең язучылары да • көрәшә. Бу уртак эшебездә шундый туганнарыбыз булуы — безнең өчен зур бәхет.
Безнең белән бергә тынычлык өчен дөньяның барлык прогрессив язучылары көрәшә, без аларның еш кына зур корбаннар һәм зур батырлык таләп итүче тырышлыгына югары бәя бирәбез.
Кешелек дөньясының матур киләчәгенә бару юлларын эзләүче барлык язучыларның изге омтылышларына тиешенчә бәя биреп, без үзенең партиялелеге, халыкка тыгыз бәйләнеше белән көчле булган һәм көннән-көн үсә барган күп милләтле социалистик реализм әдәбиятының рухы белән үк бөтенләй яңа әдәбият булуына горурланабыз. Туганнарча ярдәмләшү, чын һәм көчле интернационализм күптән үк инде аның үсүенең төп нигезе булып әверелде.
Без бүген биредә ленинчыл Үзәк Комитет йөзендә бөтен партиябезгә мәхәббәтебезне, рәхмәтебезне белдерергә, партиянең ышанычын эш белән, илһамыбыз, осталыгыбыз белән аклаячагыбызны әйтергә телибез.
Яшәсен коммунизм төзүче бөек халкыбыз!
Яшәсен партиябез һәм аның ленинчыл Үзәк Комитеты!
Яшәсен халыкларга бәхет, тынычлык китерүче коммунизм!
СССР язучыларының Өченче съезды.