Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

МӘХӘББӘТТӘ НОВАТОРЛЫК
Пародия
Яшь үгезнең йөрәгендә сөю дәрте, Тиң булырдай яшь сыерга ул эндәште:
— Гүзәлкәем, матур да син, сөтле дә син, Сөт планын тутырасың күпмегә син?
— Җитмеш процент! — диде ана җан иркәсе. Мондый ярдан киләчәктә ни көтәсе,
Чапты үгез коерыгын чәнчеп, безләп, 500 процент тутыручы чибәр эзләп.
СТИЛЯГА
Нигә безгә культуралы булгач Чабаталы иске исемнәр!
Җәләй идем, хәзер Жорж булдым, Оригиналь исем, дисеннәр.
Гади кеше кебек булмас өчен Шаккатарлык киенә кешеләр; Тар балаклы зәңгәр штан кидем, Оригиналь егет, дисеннәр.
Ат коерыгы чаклы чәч үстердем, Тырнакларга кызыл буяп йөрдем; Оригиналь булган, димәделәр, Орангутанг булган, диделәр.
ЮККА-БАРГА...
Эштән кайтсам бер заманда, Әзер түгел аш казанда. Хатын йөри мич янында, Ачу килде шул чагында.
. Минем, дидем, тамак ачты. Атып бәрдем табагачны. Кыздырма, дип, минем канны, Атып бәрдем стаканны.
119

Ягъни, ирнең көчен күрсен, Бәреп ваттым тагын берсен. Шуннан хатын кызып китте, Коймакларны көлгә сипте.
““ ^ша!— Диеп, һай чибәрем Тибеп екты май чүлмәген. Сызганып мин беләкләрне, Төртеп ектым чиләкләрне.
Инде җаным, дустым димәм, Башка бирде соскы белән. Шуннан күңел тынычланды, Бүлмә эче тынып калды.
Көлле коймакларны алып, Идәндәге майга манып, Татулашып бу кич белән, Чәйне эчтек чүмеч белән.
— Магазиннан савыт-саба Өр-яңасын алыйк, иркәм, Юкка-барга тавыш-гауга Бәрәкәткә булмый икән.