Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ПАМИРДАН РАДИО»


Е^Гүренекле татар совет язучысы “Шамил Усмановның «Памирдан радио» исемле хыялый-маҗа- ралы повесте аерым китап булып басылып чыкты.
Повесть Төркстан фронтында хезмәт итүче татар егете — кызыл командир Җаббарның шпионнар оясына эләгүе һәм шул ояны фаш итү юлында башыннан кичергән авырлыклар белән бәйләнешле кызыклы һәм мавыктыргыч вакыйгаларга корылган.
Җиңел тел белән язылган, маҗа-раларга шактый бай бу повесть беренче тапкыр 1925 елда «Эшче» газетасында (Мәскәү) басыла. Аннан соң 1926—1927 елларда ике тапкыр аерым китап булып чыга, үзбәк, казакъ, кыргыз һәм Кырым татарлары теленә дә тәрҗемә ителә. Кыскасы, заманында шактый популяр әсәрләрнең берсе була.
Егерме ел буена хаксыз рәвештә архив киштәләрендә ятканнан соң, повестьның кабат дөнья күрүе, әлбәттә, шатлыклы күренеш. Ул бүген дә эстетик-тәрбияви әһәмиятен югалтмаган әле. Шулай да «Памирдан радио» повестеның әһәмияте аның белән генә чикләнми. Ул татар совет әдәбиятында хыялый-маҗара- лар жанрында уңышлы язылган әсәрләрнең берсе. Әдәбият фронтында социалистик реализм тирәсендә барган кискен көрәш дәверендә язылган һәм билгеле бер күләмдә шул көрәшне чагылдырган бу по- весть татар әдәбияты тарихын өйрәнүчеләр өчен кызыклы материал да.
Гражданнар сугышы тәмамланып^ илдә тыныч төзелеш башлангач^ абстракт героик романтика укучыны инде әүвәлгечә дулкынландыра алмый. Шуның өчен аны реаль нигезгә бастыру, революцион чынбарлыкның җанлы образлары белән баету мәсьәләсе көн тәртибенә килеп баса.
Нигездә яңа кеше проблемасына кайтып калган бу мәсьәлә тирәсендә барган эзләнүләр, бәхәсләрдән Шамил Усманов та читтә кала алмый. Ул гражданнар сугышы вакыйгаларына һәм эшчеләр тормышы сәхифәләренә нигезләп берничә хикәя яза. Ләкин ул абстрактлыктан китү юлында дуганы кирәгеннән артык бөгеп җибәрә. «Эшче кызы Нина», «Кызыл байрак астында» хикәяләрендә, мәсәлән, сюжет төзе-лешенә һәм образларга игътибарын киметеп, фактик материал, булган вакыйгалар кертеп тутыра һәм на-турализмга ташлама ясый. Уңыш- сызлыкка очрагач, язучы үзе үк ро-мантик формага мөрәҗәгать итә. 1923 ел эчендә генә дә ул бер-бер артлы фантастик сюжетка корылган ике әсәр яза.
Усманов татар әдәбиятында һәм театрында бервакыт күренә башлаган футуристлар, конструктивистлар юлын да өйрәнеп карый, хәтта бераз конструктивистлар шаукымы белән дә чирләп ала. Ләкин язучы хикмәтнең бер формада гына түгеллеген тиз төшенә һәм беренче әсәрләре белән үк баскан реализм җирлеген ташламый. Әмма яңа кеше образы хәтта Ш. Усманов кебек зур революцион тәҗрибә туплаган ко-
III Ш. Усманов. Памирдан радио. Татарстан китап нәшрияты. 1959. Редакторы Ф. Болгарская, художнигы В. Карамышев. Бәясе 2 сум 50 тиен.
111
миссар-язучыга да тиз генә бирелми. «Памирдан радио»ныц беренче варианты уңышсыз булып чыга.
1923 елның 25 ноябренда универ-ситет бинасында студентлар белән язучылар бергәләп үткәргән әдәби кичәдә Ш. Усманов «Памирдан радио» повестен укый. Бу кичәдә катнашкан Галимҗан Ибраһимов әсәр буенча фикер алышу турында газетага менә нәрсә язып чыга:
«Тыңлаучылар тарафыннан әсәр шактый ук каты тәнкыйтькә очрады. Сөйләүчеләр: Рафиков, Закиров, Ба- сыйров, Шамов, Бәширов, Ильясов һ. б. иптәшләр әсәрнең төп маузугы муафәкыятьле сайланып та, ләкин төзелешендә бик күп житешсезлек- ләр булганлыгын бәян иттеләр» («Татарстан», 1923 ел, 28 ноябрь. № 225).
Повестьның төп житешсезлеге уңай геройның ялгыш бирелешендә була.
Әсәрнең төп герое—үзе теләп Кызыл Армиягә язылган Җаббар. Ләкин Җаббар әсәрдә яңа кеше буларак бик аз күрсәтелә. Язучы аның нинди сыйфатларына басым ясарга кирәклеген үзе дә белеп бетерми әле. Менә Җаббар бер сугышта дошманга әсир төшә һәм кол сыйфатында ерак Африкага озаты- ла. Повестьның күп өлеше аның кичергән җәфаларын, интегүләрен күрсәтүгә багышлана. Шулай итеп, яңа кеше сыйфатлары хәсрәт, җәфа, кимсенү эчендә бөтенләй югалып кала. Ул гына да түгел. Күп еллар үткәч, Җаббар туган шәһәре Казанга кайта, ләкин Казандагы яңа тө-зелешләр һәм яңа мөнәсәбәтләр аның өчен ят. Ул аларны кабул итә алмый, һәм дусларын, сөйгән кызын ташлап, героебыз яңадан Африкага китеп югала. Шулай итеп, Җаббарның уңай сыйфатлары бөтенләй юкка чыга. Кичәдә сөйләүчеләр авторга әсәрен ныклап төзәтергә тәкъдим итәләр.
Повестен Ш. Усманов өр-яңадан диярлек язып чыга. Җаббарның Африкада кол сыйфатында җәбер-ләнүләрен ул аның колониализмга каршы җирле халык көрәшенә кат-нашуы, шунда күрсәткән батырлык-лары белән алмаштыра.
Сюжет сызыгындагы бу үзгәреш Җаббар образын нигездән үзгәртергә мөмкинлек тудыра. Җаббар хәзер яңа чорның бер батыр кешесе буларак күз алга баса. Ләкин повестьның бу вариантында да язучының шул еллардагы дөньяга карашында күренгәләгән йомшаклыклар үзләрен бик сиздерәләр әле. Бу нәрсә бигрәк тә Казанның киләчәген сурәтләгәндә ачык күренә.
1923—25 елларны бер төркегч татар интеллигенциясе арасында «ирекле мәхәббәт» теориясе тарала. Үз вакытында Ш. Усманов та бу «теория»не яклый. Язучының шундый карашы «Памирдан радио» повестенда да күренә. Автор социалистик Казанда ата-анасыз балалар шәһәрчеге төзелүенең гаилә тормышына караганда күп өстен булуын исбат итәргә тырышуга шактый урын бирә.
Ш. Усмановның үткән елны чыккан «Сайланма әсәрләр» җыентыгында «Памирдан радио» повестеның ничек язылса шулай бирелүе, язучының гаилә тормышына ялгыш карашлары саклануы табигый. Ләкин әсәрне урта яшьтәге балалар өчен дип махсус атап чыгарганда балаларда ата-аналарына карата мәхәббәт, хөрмәт тойгысына каршы язылган сүзләрнең саклануын бер нәрсә белән дә аңлатып булмый. Авторның гаилә тормышы турындагы ялгыш фикерләре кергән бер-ике битлек өзекне алып ташлаганнан повесть бөтенлегенә бернинди дә зыян килмәс иде.
Шундый кимчелекләренә кара-мастан, «Памирдан радио» татар әдәбиятында хыялый-маҗаралы жанрны баетучы әсәрләрнең берсе булды.
Татар әдәбиятында бу жанрның тарихы әллә ни зур түгел. Ш. Сат- таровның «Бетсә бетәр» исемле хыялый хикәясе (1911) шул кечкенә тарихны башлап җибәрүче әсәрләрнең берсе. Бу хикәядә 1905 esjrbi революциягә кадәрге татар тормышының артталыгына, караңгылыгына алдынгы карашлы интеллигентның ачынуы, сыкравы тасвирлана. Ул маҗарадан бигрәк нәсер жанрына якын тора. Ләкин
112
Ф. Әмирханның «Фәтхулла хәзрәтле чыккач кына «Менә, бездә дә фантастик жанр туды бит» дип әйтергә реаль җирлек булды. Шуның өчен Ш. Усмановның Ф. Әмирхан повестена мөрәҗәгать итүе табигый.
Ф. Әмирхан повестеның фантастик формасы язучыга үзен изге дип санаган һәм шуңар башкаларны да ышандырырга тырышкан кадимче, дини фанатик Фәтхулла хәзрәтнең асылын көлке шәрәлеге белән күрсәтү өчен кирәк. Моның өчен язучы хәзрәтне һәм дөньяга карашы белән аңардан бөтенләй диярлек аермасы булмаган Миңсылуны киләчәк заман кешеләре эченә алып керә. Хәзрәт белән Миңсылу яшәгән мө- хиттә гадәти, шулай кирәк дип саналган әхлак, гореф-гадәтләр яңа шартларда адым саен каршылыкка очрап торалар.
«Памирдан радпо»ның беренче вариантында Г. Ибраһимов Ф. Әмирханның бу классик әсәре белән уртаклык барлыгын күреп ала. Күп еллар чпт илләрдә торган Җаббарның Казанга кайтуы турында ул: «Җаббар үзен бу тормышта 100 елдан соң терелеп кайткан Фәтхулла хәзрәт кебек хис итә», — дип яза.
Шамил Усмановның әсәрләрендә дә төп сюжет төене заман героен киләчәк фонына куеп тасвирлаудан гыйбарәт. Биредә дә реаль образларның хыялый шартларда хәрәкәт итүе белән очрашабыз. Ләкин Усманов татар әдәбияты үсешенең яңа баскычында иҗат иткән язучы. Шуның өчен ул критик реализм методы белән язылган «Фәтхулла хәзрәт» повесте традицияләрен тулаем кабул итми.
«Памирдан радио» — «Фәтхулла хәзрәт»иең киресе буларак, раслаучы әсәр. Менә шул нәрсә композицион уртаклыклары булган бу ике әсәрнең принципиаль аермасын китереп чыгара.
Ш. Усманов хыялны үзе яшәгән дәвер кешеләренең кире якларын аерып күрсәтү өчен кулланмый. Әсәрдә тасвирланган киләчәк җәмгыять күренешләре яңа кешенең уңай сыйфатларын раслау өчен хезмәт итә.
Г р а ж да п н а р су гы ш ы ел л ары н д а язылган пьесаларда һәм поэмалар-да уңай герой һәрвакыт батырлык, фидакарьлек төшенчәсе белән тәңгәл йөри. Бу тәҗрибәне Усманов та кире какмый. Повестеның икенче яртысында ул Җаббарның батырлыгын күрсәтер өчен аны куркынычлы һәм шул ук вакытта серле бик күп вакыйгалар аша үткәрә. Укучы күз алдына Җаббар чыннан да булдыклы, акыллы һәм куркуның ни икәнлеген дә белми торган кызыл көрәшче булып килеп баса. Рәхимсез язмыш кулындагы бу көчле кешенең киләчәге турында дулкынланмыйча уку мөмкин түгел. Ш. Усманов яңа кеше образын фәкать батырлык сыйфаты белән генә сурәтләми, ул бу берьяклылыктан ничек кенә булса да котылырга уйлый. Киләчәк җәмгыять тормышы әсәргә шуның өчен кертелгән дә. 1919—20 елларның алдынгы кешесе булган Җаб-бар чит илләрдә йөреп, Советлар иленең үсешендә катнаша алмау сәбәпле, шул уңай сыйфатларын саклаган хәлдә, социалистик Казанга әйләнеп кайта. Бу фонда Җаббарның уңай сыйфатлары раслана, ләкин шул ук вакытта ул сыйфатларның гына киләчәк кешесе өчен аз булуы да күрсәтелә. Аңарга әле бу тормышның тулы хокуклы кешесе булыр өчен уңай якларын тагын да арттырырга, рухи яктан үсәргә кирәк. Повестьның икенче вариантында язучы аны шул максат белән Казанда калдыра да.
Шулай итеп, «Памирдан радио»да киләчәк фоны яңа кеше образын раслаучы һәм көрәшче гади кешенең мәһабәтлеген күрсәтүче чара булып хезмәт итә. Ф. Әмирхан традициясен Ш. Усманов әнә шулай файдалана һәм үстерә.
Соңгы елларда туган хыялый- маҗаралы әсәрләрдә дә Ф. Әмирхан башлаган һәм Ш. Усманов дәвам иткән һәм үстергән традициянең әнә шул үзенчәлеге сакланып килә дисәк ялгышмабыз кебек. Кызганычка каршы, укучы тарафыннан кызыксынып укыла торган, автор фантазиясенә зур мөмкинлекләр

бирүче бу жанр бездә әле дә булса гомуми әдәби үсештән артта калып бара.
Китапка В. Карамышев тарафыннан ясалган рәсемнәр уңышлы чыккан. Ләкин тышлык турында ни дә булса уңай сүз әйтеп булмый. Аның тышлыгына карап әдәби әсәр икәнлеген белүе дә кыен. Караңгы, шомлы таулар арасында урнашкан авыл рәсеме әсәрнең оптимистик эчтәлегенә һич тә туры килми. Повестьның зур тираж белән чыгуы һәм арзан булуы хәзер аны мәктәп программаларына кертү өчен дә мөмкинлек тудыра. Рус мәктәпләрендә, югары уку йортларында соңгы вакытта кертелгән татар теле дәресләре өчен дә ул алыштыргысыз кулланма. Татарстан китап нәшрияты аны аерым китап итеп чыгарып кирәкле эш эшләгән.
А. яхин
ЗАРИФ БӘШИРИ ӘСӘРЛӘРЕ
'Тр атар стан китап нәшрияты та-
* тар әдәбиятының өлкән буын вәкиле 3. Бәширинең сайланма әсәрләрен IV бастырып чыгарды. Җыентыкка язучының 1906—1956 еллар арасында язылган 47 шигыре һәм «Чуваш кызы Әнисә» исемле повесте кергән. Дөньяга чыккан 40 тан артык китабы булган 3. Бәширинең әсәрләрен бастырып чыгару һәм аны укучыларга тәкъдим итү — әлбәттә, уңай күренеш. Дөресен әйтергә кирәк, 3. Бә- шири әсәрләренең инде күптән басылганы юк иде һәм соңгы 20—25 ел эчендә туган яшь буын бу язучының әсәрләре белән бөтенләй таныш түгел дисәк тә ялгыш булмас.
Иске заманда бик авыр шартларда иҗат итә башлаган һәм Бөек Ок-тябрьдән соң шактый күп эшләгән, һәм әдәбиятта бүгенгәчә эшләп килүендә дәвам иткән бу карт язучының һәм поэзия, һәм проза өлкәсендәге хезмәтләре белән танышу, билгеле, кызыклы.
XX йөз башында иҗат иткән татар язучыларының замандашы булган 3. Бәширинең тавышы көр, ачык яңгырый, күңеле дәртле, рухы күтәренке, аңарда бетмәс-төкәнмәс
IV 3. Бәшири. Сайланма әсәрләр. М. Гайнуллин редакциясендә, нәшрият редакторы М. Хөсәен, Казан, 1958 ел.
энергия бар, ул зур иҗади планнар белән яши.
XX йөз башында халыкны яңалыкка, прогресска өндәп бик күп татар язучылары күтәрелеп чыктылар. 3. Бәшири дә алар арасында була. Иҗатының башлангыч чорында ук, ул халыкны якты киләчәккә өнди, иске мәдрәсә тәртипләрен тәнкыйтьли, сыйнфый каршылыкларны ча-гылдырып, байлар, дин башлыкла- рының хакимлеген фаш итә.
Г. Бәшири шигырьләренең тема-тикасы шактый киң. Иске Россиядә барган политик вакыйгаларга ул үзенең мөнәсәбәтен ачык белдереп чыга. Шагыйрьнең симпатиясе һәрвакыт ярлы халык, эшче, крестьян ягында. Тормышларын кәеф-сафа эчендә үткәргән байларга ул нәфрәт белдерә, аларның халык җилкәсендә сорыкорт булып яшәүләрен әйтә, тормыш төбендә яшәүче фәкыйрь халыкны кызгана (мәсәлән, «Бер асрауның аһ-зары» «Кызганыгыз бу карчыкны!» —1907, «Теләнче» — 1909, һ. б.).
Капиталистик җәмгыятьнең та-бышка гына корылуы, байларның акча өчен теләсә нинди әшәкелеккә баруы аның «Акча» (1908) исемле шигырендә шактый үткен чагыла. Дин башлыкларының халык өстеннән хакимлек итүләрен, хезмәт ияләренең хокуксызлыгын күрсәтү ягыннан аның «Мулла белән мужик» (1909) шигырен характерлы дияргә була.
1917 елгы Февраль революциясен һәм бигрәк тә Бөек Октябрь рево-люциясен 3. Бәшири зур рухлану белән каршы ала. Бу чорда аның каләме дә шактый үткенләнә. «Юксылга» (1917) шигырендә ул аһәң- лелеккә, көчле ритмик яңгырашка ирешә, горурлык белән хезмәт иясе халкына эндәшә. Азатлыкка чыккан халыкны шагыйрь тормышның хуҗасы итеп күрә.
Син бүген хөр, Син бүген — Тормыш, җиһанның хуҗасы!
8. ,С. Ә.“ № 6.
113

114
Кыр,
Себер,
Түк,—
Җир йөзендә
Калмасын шул шакшылар! —
ди ул.
Совет властеның беренче елларында, гражданнар сугышы вакытында, 3. Бәширинең халыкны көрәшкә һәм аның якты киләчәгенә өндәп язган политик шигырьләре тәрбияви көчкә ия булып торалар.
«Кызыл яшьләр» исемле шигырендә (1918 ел) 3. Бәшири революция юлында, якты киләчәк, бәхетле тормыш өчен үз-үзләрен аямыйча көрәшүче, тормышларын корбан итүчеләргә зур эш, изге эш башкаручылар итеп карын һәм яшьләргә болан дип мөрәҗәгать итә:
Яшүсмерләр,
Салган эздән әйдә алга.
Талчыкмаган яшь кулларны сал коралга, Алган ирек, салган юлны сакласагыз. Сез булырсыз хуҗа якты истикъбалга!
3. Бәширинең бу җыентыгында би-релгән һәм төрле елларда һәм төрле темаларга язылган шигырь үрнәкләре аның һаман да чор белән бергә яшәвен, тормыш һәм иҗат юлы бик борылмалы-сикәлтәле булуга карамастан, күңеле халык белән бергә булуын күрсәтә.
3. Бәширинең «Чуваш кызы Әнисә» исемле повесте — рухи кичерешләргә, матур-матур тасвирлауларга бай әсәр. Биредә балачактан бирле бергә уйнап үскән татар егете белән чуваш кызының саф мәхәббәте аркылы тугандаш халыкларның какшамас дуслыгы чагыла. Чуваш халкы белән яшьли бергә аралашып үсү, аларның холкын, гадәтен, табигатен өйрәнү язучыга төрле сурәтләү чаралары аша художество- лылыкка, образлылыкка ирешүгә ярдәм иткән. Этнографик материалларга бай булу (чувашларда килен төшерү күренешләре һ. б.) повестьның эмоциональ буявын тагы да куерткан. Заркай белән Әнисәнең бер-берсен чын күңелдән яратышулары табигый җирлектән килеп чыга. Бер караганда, алар арасындагы керсез, саф мәхәббәт милли һәм дини аерымлыкларны җиңәр кебек. Ләкин иске замандагы вәхши кануннар, авыр, караңгы тормыш, дини
йолалар ике яшь йөрәкнең кушылуына киртә була. Әнисә матур, бәхетле хыялларының тормышка ашмаячагын ачык күрә һәм үзен үзе корбан итәргә мәҗбүр була. Әнисәнең «Заркай! Синең белән бергә уйнап үстек, бер-беребезне сөештек... яратыштык. Әйе, мин сине нинди тирән мәхәббәт белән сөям, бөтен күңелем белән ышанам, син дә яраттың, ләкин син татар егете, мин чуваш кызы идем. Менә шул хәл мине корбан итәргә хәзерләде...» — дип язып калдырган соңгы сүзләре, безгә таныш булган шул ук Катерппаларны, Галимәләрне— капиталистик җәм-гыятьнең миллион корбаннарын хә-терләтәләр-
Шулар белән беррәттән, хәзерге заманның таләпчән укучылары бу җыентыкта урнаштырылган әсәрләрнең кимчелекле якларына да күз йомып үтә алмыйлар. 3. Бәшири иҗатында әдәби яктан җитлегеп бетмәгән шигырьләр дә бар. Аларда фикер таркаулыгы, эчтәлек белән форма арасындагы бердәмлек булмау, схематизмга нык сизелә. Халык шагыйре Г. Тукай бу кимчелекләрне үз вакытында ук дөрес күрсәтеп үткәнен искә алырга була.
Җыентыктагы шигырьләрнең кай- берләрендә шагыйрь әйтергә теләгән фикерләр аңлашылып бетми, сүзләрнең уңышсыз кулланылу очраклары бар, шигырьләрнең аерым строфаларында баштагы юллар белән соңгы юллар арасындагы логик бәйләнеш эзлеклелеге сакланмый. Мисал өчен түбәндәге юлларны алырга була:
Арттан берәү камчы белән кыйнап килә, Акыра кәҗә, җир яңгыратып, чинап килә, Үлем бит ул! Кәбестәгә төшү түгел!.. Кем соң аңа үз ирекле, тыйнак килә?..
(«Кызык очрашу», 1907 ел, 15 бит.) Рифма белән артык мавыгып китү аркасында, шигъри сөйләмнең аһәң-леге дә кими:
Гел генә бәхет телидер Саф күңелдән көн бәкөн, Патша булсам бер генәсе Ник кенә бер көнләсен!
(«Кемгә дус?», 1908, 29 бит.)
Кайбер шигырьләрнең тематикасы тәрбияви яктан әһәмиятсез, үтә вак булган вакыйгаларга корылган. Шунлыктан гомумиләштерү зә-
бирелеп китү
115
гыйфьләнә, натуралистик элементлар калкып чыга. Әсәр шигъри яктан да сыегая. «Бурыч» (1909) шигыре шундыйларның иң ачык мисалы-
3. Бәширинең «Памир — җирнең кадагы» исемле шигыре темасы ягыннан зур әһәмиятле вакыйгага багышланган. Ләкин анда мәгънә кытыршылыкларының очравы, аң-лашылмаган, татар теле өчен ят булган сүз тезмәләренең булуы әсәрнең дәрәҗәсен шактый төшерә.
Эшен бетереп ялга туктады да:
— Улым, — диде, — совет игәбез! Ленин нәселе бәйрәм итсен өчен. Җылы юрган нтсп чигәбез! (51—52 бит).
дигән юлларны укыгач аптырап ка-ласың. Биредә «совет игү», «җылы юрган итеп чигү» сүз тезмәләре, күчермә мәгънәдә бирелсәләр дә, бик урынсыз кулланылганнар. Совет — иҗтимагый-политик термин. «Совет игү» яисә аны «җылы юрган итеп чигү» һич мөмкин түгел. Җылы юрганны, гомумән, чигү гадәте юк, аны сыралар гына.
Җыентыктагы шигырьләрдә мон-дый характердагы кимчелекләр, кыз-ганычка каршы, шактый очрый. Ә бит алардан җыентыкны арындыру, безнеңчә, кыен булмас иде: чөнки 3. Бәшири үзе исән-сау, әсәрләрен кабат бастырганда аларны бик ныклап эшләү мөмкинлеге бар. Укучыларга җитлекмәгән әсәрләрне кабат бастыру урынына, җыентыкның редакторына язучыны бик ныклатып эшләтергә һәм үзләренә дә эшләргә кирәк булган.
М. Гайнуллин иптәш тарафыннан язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында язылган кереш мәкалә артык кыска. Безнеңчә, өлкән буын язучысы 3. Бәширинең иҗатын киңрәк яктыртырга кирәк иде. Шул ук вакытта ул мәкаләдә ара-тирә фактик төгәлсезлекләр дә очрый. «Черек алма», «Копшангы», шигырьләре, ни өчендер, «Чүк алма», «Кы- рыпшангы» дип исемләнгәннәр. Язу- | чының «Ядкарь», «Иртәнге азан», «Җуаткыч вә уяткыч» исемле шигырь китаплары Орскида түгел, ә 1909 елда Оренбургта, «Яз тамчылары» (1909 ел) Казанда басылып чыкканнар. Төзүче укучыларга «Яшә, я*
V И р м а Весте р-Т е л ь м а н. Әтием турында истәлекләр. Вильгельм Пикның сүз башы белән. Русчадан Әхмәт Исхак тәр- жемәсе. Урта яшьтәге мәктәп балалары өчен; Татарстан китап нәшрияты. Казан, 1959, 108 бит. Бәясе 2 сум 65 тиен.
хөррият», «Анам кабере янында» шигырьләрен тәкъдим итә, ләкин, ни сәбәптәндер, алар җыентыкка кертелмәгәннәр. «Чуваш кызы Әнисә» повестенда күп кенә чуваш сүзләре орфографик яктан дөрес бирелмәгәннәр.
Аннары җыентыкның кечкенә күләмдә чыгарылуы да укучыда ка-нәгатьсезлек тудыра. Безнеңчә, 3. Бәширинең революциягә кадәр һәм аннан соң язылган, аның иҗатында зур урын тоткан шигырьләренә һәм проза әсәрләренә тулырак урын бирелергә тиеш иде.
Шулай да, бу җыентык 3. Бәшири иҗаты һәм аның әсәрләре белән таныштыру ягыннан әһәмиятле икәнен әйтергә кирәк.
В. ХАКОВ
ДУЛКЫНЛАНДЫРГЫЧ ИСТӘЛЕКЛӘР
ч
ушы көннәрдә генә Татарстан китап нәшрияты Ирма Вестер- Тельманның «Әтием турында истә-лекләр» V дигән китабының татарча тәрҗемәсен бастырып чыгарды.
Күләме ягыннан зур булмаган бу китап Германия Коммунистлар партиясенең җитәкчесе, халыкара революцион эшчеләр хәрәкәтенең күренекле эшлеклесе Эрнст Тель-манның балалык һәм мәктәп еллары, революцион эше, Гамбург эшчеләренең революцион көрәше белән, Тельман кулга алынганнан соң да бернинди авырлыкларга бирешмичә, Тельман юлыннан баручы хатыны Роза, кызы Ирманың һәм Германиянең эшче балаларының хәле белән, шулай ук башка күп кенә гыйбрәтле һәм кызыклы вакыйгалар белән таныштыра.
Эрнст Тельман кечкенә бала ча-гыннан ук зур кыенлыклар күреп, мохтаҗлыкта үскән. Ирманың ба-басы—Тельман бабай менә нәрсә-
Ш
116
ләр сөйли: «...әтиеңнең балалык чагы авыр булды. Дүрт яше тулуга мин аны үзем белән базарга алып йөри башладым... Еш кына аны иртәнге сәгать дүрттә уята идем...» (48 бит).
«Бөтен кыенлыкларга һәм киртә-ләргә карамастан, ул һәрбер буш вакытын укып һәм өйрәнеп уздырды. Ә мәктәптә инде, ул, әлбәттә, иң яхшы укучы булды... Эрнст белән без бәхәсләшә дә идек — аның башында һәрвакыт төрле яңалыклар тулып ята иде...» (51 бит).
Эрнст Тельман кечкенәдән үк сизгер һәм яхшы иптәш тә булган. Аның бу гүзәл сыйфатлары турында да Ирма Бестер-Тельман бабасы сөйләгәннәре буенча матур-матур истәлекләр китерә. Эрнст кечкенәдән үк портка — эшчеләр янына йөрергә яраткан. Эшчеләр күмер бушаткан чакларда, шунда берничә иптәше белән барып, аларның әти-әниләре өчен бераз күмерлек акча эшләргә булыша торган булган. Эрнстка 16 яшь чакта, 1896 елда, порт эшчеләре забастовка ясаганнар. «Ул көннәрдә Эрнстны өйдә тотып булмый иде, ул гел портка омтылды... Аның тормышы шунда иде», — ди Тельман бабай (50 бит).
Китапның «Эш шатлык бирә», «Тотнаклы булырга һәм лыгырда-маска» дигән бүлекләре яшь укучы-ларыбыз өчен укуда, эштә кулланма һәм кагыйдә була алалар.
Тельманның тормышы һәрвакыт куркыныч астында булган. «...1922 елның июнендә, төнлә белән, фа-шистларның «Консул» оешмасы членнары безнең бүлмәнең тәрәзә төбенә кул гранатасы ыргыттылар»,— дип яза Ирма (16 бит). Эшчеләрнең юлбашчысы Эрнст Тельманны фашистлар ул вакытта ук үтерергә теләгәннәр. Ләкин хезмәт ияләренең якты киләчәгенә нык ышанган, курку белмәс, сүзендә нык торучан Эрнст Тельман, нинди генә янаулар булса да, революцион эшен туктатмый дәвам иткән.
Тельман үзенең семьясенә һәрвакыт бик игътибарлы булган. Мәсәлән, «Әти кайта» дигән бүлекчәдә без Ирманың «Әгәр дә ул шимбә һәм якшәмбе көннәрне өйдә үткәрсә, һәрвакыт продуктларны үзе сатып ала һәм әни янында кухняда эшләшүенә шатлана иде» (24 бит), — дигән сүзләрен укыйбыз. Эрнст Тельман балаларны бик яраткан. Мәсәлән, беркөнне ул карусель янында бик күп балаларның җыелышып кызыгып карап торуларын күрә... һәм ул аларның бөтенесен карусельдә әйләндерә. Кызы Ирмага ул болай ди: «Кайчан да булса бер Гамбург соборы урынында халык өчен Ял паркы ясалыр... байлыклар тудыручы эшчеләрнең балалары чын-чыннан бәхетле булырлар» (33 бит).
Ирма Вестер-Тельман әтисенең төрмәдә утырган еллары, аның белән күрешү көннәре, шул елларда үзенә һәм әнисенә кичерергә туры килгән авырлыклар турында да яза.
Ирманың үзенең тормыш юлы да гыйбрәтле. Ул 6 яшендә пионерлар оешмасына керә. Әтисе ана Советлар Союзыннан кызыл галстук, ак блузка һәм юбка алып кайтып бирә. «Мәктәптә укытучы апа, — дип исенә төшерә Ирма,— безгә ирекле темага инша язарга кушкач, мин «Советлар Союзының бишьеллык планы» дигән теманы сайладым... Иншамны бөтен класс алдында укырга туры килгәч, укытучы апа: «Мин сиңа чит илләр турында язарга кушмадым бит. Син үзеңне иң кызыксындырган нәрсә турында язарга тиеш идең»,— диде. Мин дә: «Мине нәкъ менә Советлар Союзының бишьеллык планы иң кызыксындырган нәрсә»,— дип җавап бирдем», — ди (26 бит).
13 яшендә, 1932» елда, Ирма Ком-мунистик яшьләр союзына керә һәм, башка эшче балалары белән бергә, рейхспрезидент сайлау уңае белән агитация эшенә катнаша. Якшәмбе көннәрне велосипедта алар авылларга газеталар, журналлар һәм листовкалар ташыйлар, аңлату эше алып баручы комсомолец иптәшләренә ярдәм итәләр.
Әтисе шикелле, Ирма кечкенәдән үк иптәшләре турында уйлый башлый, берәр күңелсез хәбәр ишетсә,
117
тизрәк ярдәм итү турында кайгырта. Беркөнне аңа әтисе иптәше Б. янында булуын, аның балалары өчен елкасы да юклыгын, хәтта бүлмәсен җылытырга утыны да булмавын әйтә, һәм Ирма: «Беләсеңме, әти, кирәге юк безгә елка- ның. Башка балалар туңган чакта, минем ул елканы күрәсем дә килми. Әйдә, без аны утын итеп кисик тә бүген син барган иптәшкә бирик!..»— ди. Әтисе аңа: «Бу синең елкаң, әгәр шулай итәсең килә икән, башын үзең кис» — дигәч, ул аны шатланып эшли. «Әти кәүсәсен кисте. Без бирелеп һәм дәртләнеп эшләдек. Аннары елканы капчыкка салдык...», — ди (29 бит).
Ирманың әтисе белән бергә үткәргән шат көннәре озакка бармый. 1933 елда Эрнст Тельманны фашистлар кулга алалар. Тельман семьясе тормышында авыр көннәр башлана. Ләкин ялкынлы революционерның семьясе төшенкелеккә бирелми. Ирма: «Әтием миндә ныклык тәрбияләде», — дип яза. Беренче Май көнне мәктәптә рәткә басып фашистлар җырын җырларга кушкач, ул: «Минем әтием гаеп- сезгә төрмәгә утыртылды. Мин бу җырларны беркайчан да җырламам»,— дип җавап бирә, һәм Беренче Май көнне иптәшләре белән яшерен эштә катнаша. Коммунистик яшьләр союзы тарафыннан: «Барыгыз да урамга! Эшчеләр сыйныфы вәкилләрен төрмәләргә ябуга каршы протест белдерегез! Гамбург йортларын кызылга бизәгез!» — дип куелган лозунгка җавап итеп яшьләр балконнарга кызыл материядән тегелгән түшәкләр элеп куялар.
Ирма Вестерның тормышы, әтисе-неке кебек, һәрвакыт куркыныч ас-тында була. Беркөнне су коенганда фашистик яшьләр оешмасы членна-рыннан берничә кыз аны суга баты-рырга телиләр. Ирманы бер эшче хатыны белән коену урынының ка-равылчысы гына коткарып кала.
Ирма Вестер укучыларны әтисенең Моабит төрмәсендә һәм Ганно- верда тоткында утырганда язган хатлары белән таныштыра. Тормыш иптәше Роза Тельманга язган хатларының берсендә Эрнст Тельман: «Без халыкның тормышыннан һәм эшеннән үзебезне читкә аерып куймадык, халык тормышыннан ерак яшәүче дәрвишләр булмадык. Без тормышны хезмәтчел халкыбызның көндәлек көрәшеннән өйрәндек. Бөтен гомер буена өйрәнергә кирәк»,— ди (79 бит). Никадәр рухи көч, сүнмәс дәрт яңгырый бу сүзләрдә! Алар бүгенге көн өчен дә, киләчәк өчен дә намуслы һәр кешенең тормышында, эшендә үрнәк була алалар.
Ирма Вестерның әтисе янына кү-решергә баруы, аның белән күрешеп сөйләшүләре турында язган истә-лекләре бик көчле тәэсир калдыралар. Эрнст Тельманны шулкадәр каты күзәтү астына алалар, хәтта аның янына килүчеләр белән сөйләшкән сүзен, һәрбер сулышын, һәрбер йөткерүен, һәрбер хәрәкәтен язып бара торган аппарат куялар. Ләкин Тельман аптырап калмый, яшерен сөйләшү юлын уйлап таба. Китапның шул турыда язган бер битендә Ирма Вестер-Тельман: «... партия турында әти белергә теләгән һәм мин иптәшләргә җиткерергә тиеш булган бөтен нәрсәне грифель тактасына яза идек, — ди. — Язганнарыбызны без шунда ук сөртеп ташлый идек һәм мин төрмәдән киткәндә тактаны яшерә идем... Бер күрешү вакытында әти грифель тактасына болай дип язды: «Сиңа бик әһәмиятле материал тапшырам, бу — баштанаяк минем тарафтан язылган егерме дәфтәр. Син аларны ышанычлы җиргә яшерергә тиеш... алар әһәмиятле язулар һәм безнең иптәшләргә тапшырылырга тиешләр» (84—85 битләр).
Фашистлар Советлар Союзына каршы хыянәтчел сугыш ачкач, Ир- мага һәм әнисенә тагы да куркынычрак көннәр башлана. Беркөнне Тельманнарның квартирына егермеләп гестапочы бәреп керә, алар бөтен җирне тентиләр, Ирманы кулга алалар. Берничә көннән әнисен дә кулга алалар. Фашистлар Ирманы да юк итәргә план корган булалар. Ирма турындагы бер документка «Кире кайтмавы мәгъкуль» дип язылган була. Ләкин Тельманның семьясе беркайчан да ялгыз булмый, алар-

га чын дуслар, ышанычлы ярдәм кулын сузучы иптәшләр табыла. Аларга концентрация лагерендагы тоткыннардан совет хатын-кызлары, немец, поляк хатын-кызлары ярдәм итәләр һәм үлемнән коткарып калалар. Шул вакытларны искә алып Ирма «Иптәшлек» дигән бер истәлегендә болан ди: «Ике тоткын хатын — бер совет врачы һәм бер немец монашкасы мине медицина пунктына илттеләр. Үземнең исән калуым белән мин аларга бурычлы...» (100 бит).
Ниһаять, алар тормышында да шатлыклы, иң матур көн килеп җитә: Совет Армиясе алармы азат итә.
Китап яратып һәм зур пөхтәлек белән тәрҗемә ителгән. Аны, кайбер һәм бик сирәк очрый торган урын-нарын искә алмаганда, татар телендә язылган оригинал кебек укыйсың. Полиграфик үтәлешенең дә ка-нәгатьләнү тойгысы тудыруын әйтми мөмкин түгел.
Тәрбияви кыйммәте зур булган бу китапны чыгарып нәшрият бик яхшы эшләгән.
Ф. МО РАТОВА.