ОЧЕРК—СУГЫШЧАН ЖАНР
оветлар Союзы Коммунистлар партиясенең тарихи XXI съезды, хуҗалык-поли- тик бурычлар белән беррәттән, идеология өлкәсендә дә, шул җөмләдән әдәбият һәм сәнгать алдына да зур һәм җитди бурычлар куйды. Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә бу бурычлар, иптәш Н. С. Хрущевның съездда ясаган докладында күрсәтелеп үтелгәнчә, совет кешеләренең коммунизм өчен көрәшен һәрьяклап тагын да тулырак яктыртудан, коммунистик җәмгыять чоры кешеләрен тәрбияләүдә һәм үстерүдә партиягә якыннан торып ярдәм итүдән гыйбарәт. Бу инде, үз чиратында, әдәбият һәм сәнгатьнең тормыш белән элемтәсен тагын да көчәйтергә, заман темасын үстерергә һәм киңәйтергә кирәк дигән сүз.
Заман темасы әдәби хәрәкәтнең төп юнәлешен билгеләүче, аның сугышчан юлын яктыртучы маяк булып тора. Шуңа күрә дә соңгы вакытта бу мәсьәлә буенча киң күләмдә фикер алышулар бару, Татарстан азучыларының Дүртенче съезды һәм РСФСР азучыларының Беренче оештыру съезды шушы төп лозунг астында үтүләре, СССР язучыларыиың Өченче съездында бу мәсьәләгә зур игътибар бирелүе һич тә очраклы түгел. Шулай да әдәби хәрәкәттә заман темасы- I ның тоткан урыны һәм аның әһәмияте турында сөйләгәндә иҗат оешмаларыбызның һәм күп кенә әдипләребезнең сугышчан һәм иң оператив жанр булган очерк жанрына игътибарсыз карауларын, аны, ничектер, читләтеп үтүләрен әйтергә кирәк.
Съездларда һәм җыелышларда, утырышларда һәм кичәләрдә әдә-биятның тормыш белән бәйләнешен көчәйтү турында, коммунизмның җиңүе өчен үз-үзләрен аямыйча кө-рәшүче эшчеләрне, колхозчыларны, интеллигенция вәкилләрен әдәбиятта чагылдыру кирәклеге турында озын-озын докладлар ясыйбыз, ялкынлы речьләр сөйлибез, ләкин очерк жанры турында, аны көчәйтү һәм үстерү турында авыз тутырып әйтергә, нишләптер, онытабыз. Моны раслау өчен шушындый бер мисал китереп үтү дә җитә. Татарстан язучыларыиың Дүртенче съездында идарәнең эше һәм әдәби хәрәкәтнең торышы турында зур доклад һәм чыгышлар булды. Доклад бай һәм әйбәт төзелгән иде. Әмма шул озын докладта очерк жанры турында бары бер җөмлә сүз әйтелде. Ул да булса, кайсы язучының нинди әсәрләр язуы турында сөйләнеп киленә дә, аннары пауза ясалып, «иптәш Шамов та очерк язды» дип, авыз эченнән генә әйтелеп куела. Съезд кадәр съездда да очерк турында фикер йөртергә оны-талар икән, башка урыннарда очерк жанрына ятим бала итеп караулары гаҗәпмени?
Чыннан да, совет власте яшәвенең кырык икенче елы баруга карамастан, татар әдипләренең очерклары турында телгә алып әйтерлек бер генә тәнкыйть фикеренең дә булмавын, үзенең очерклары белән танылган бер генә кешенең дә Язучылар союзына алынмавын. Китап
С
102
нәшриятының очерклар китабы чы-гаруга бик сыкранып кына риза булуын һәм газета-журнал редакцияләрендә очерклар турында хуҗаларча борчылуның булмавын нәрсә белән аңлатырга? Бәлки бездә иҗат оешмалары игътибар итәрлек, тәнкыйтьчеләр авыз ачып сөйләрлек очерклар юктыр, татар язучылары һәм журналистлары бу өлкәдә бернинди эш алып бармаган- нардыр һәм хәзер дә каләм тибрәтмиләрдер?
Юк, һич алай түгел. Әгәр бераз артка чигенеп, тарихка мөрәҗәгать итсәң һәм бүгенге көнебезгә кайтып, әдәби хәрәкәтнең соңгы елларына төсмерләбрәк карасаң, очерк жан-рының гаять бай мираска ия булуын һәм аның башлангычы шактый ерак заманнарга барып тоташуын, шулай ук соңгы елларда байтак очерклар тууын күрүе кыен булмас.
Бу урында бераз чигенү ясап, рус дусларыбызның очерк жанрына ка-рашлары турында бер-ике сүз әйтеп үтү урынлы булыр. Рус әдипләре һәм тарихчылары, мәсәлән, рус журналистикасының яралгысын Афанасий Никитинның «Өч диңгез артында» дигән очеркларыннан исәплиләр.
Русларда әнә шул заманнан (XV гасыр) башлап, азмы-күпме әһәмияте булган очерклар зур төгәллек белән җыелып киленгәннәр һәм төрле чорларда китап итеп бастырылганнар. Радищевның «Петербургтан Мәскәүгә сәяхәт» дигән очеркын, Тургеневның «Сунарчы язма лары»н. Салтыков-Щедриннын «Губерна очерклары»н, Лев Тол- стойның «Севастополь хикәяләре»н, Короленко һәм Чехов, Алексей Толстой һәм Максим Горький очеркларын кемнәр генә белми икән. Ә инде Глеб Успенскийга килсәк, үз гомерендә бер роман иҗат итмәгән бу язучы очерклары белән классик булып танылды.
Хәзер дә рус язучылары очерк жанрына җитди әһәмият бирәләр һәм укучыларны әледән-әле яңа очерклар белән шатландырып торалар.
Татар очеркларының шундый та-рихы бармы һәм хәзерге әдипләр бу жанр белән кызыксыналармы соң? Әйе, татар очеркының да шуңа охшашлырак шактый бай тарихы бар һәм безнең күп кенә язучыларыбыз, журналистларыбыз очерк жанры өстендә даими эшләп киләләр.
Рус очеркы Афанасий Никитин юлъязмаларыинан башланган шикелле, татар очеркы да Исмәгыйль Бикмөхәммәтовның юлъязм ал арын-нан башлана, дип кыю рәвештә әйтергә мөмкин. Бу сәяхәтнамә беренче мәртәбә 1862 елда, һиндстаlira сәяхәт башланудан йөз ел үткәч, дөньяга чыга. Үз заманы өчен шактый кызыклы итеп язылган бу очерк укучылар арасында киң популярлык казана һәм, шунлыктан, 1903 елда икенче тапкыр басыла. Ә инде XVIII гасырның батыр сәя- хәтчеләреннән берсе булган Гобәй-дулла Әмировның һиндстан очерклары 1825 елда рус телендә басылып чыга. Язучы Заһир Бигиевпең 1893 елда басылган сәяхәтнамәсе укучылар арасында зур кызыксыну таба. Димәк, татар очеркы XVIII гасыр башларында туган һәм моңа, һич икеләнмичә, татар очеркының яралгысы, дип карарга мөмкин. Шулай итеп, татар очеркының да зур тарихы бар икән.
Шуннан соң очерк жанры туктаусыз камилләшә бара, Каюм Насый- ри кебек мәгърифәтчеләр авыллар тарихы сериясеннән күп кенә очерклар иҗат итәләр. Бөек Октябрь революциясенә кадәрге һәм аның беренче елларындагы татар язучыл арының байтагысы үзләренең әдиплек эшчәнлекләрен очерк жанрыннан башлыйлар һәм очерк жанры белән төгәллиләр. Мәсәлән, Шәһит Әхмәдиевнең, Сафа Борһан- ның, Гомәр Галинең, Муса Җәлилнең, Гадел Кутуйның, Кави Нәҗминең һәм башка язучыларның ял-кынлы очерклары кемнәрне генә сокландырмый.
Шулай ук замандаш язучылары- бызның күп кенә очерклары әдәби байлыгыбызда күренекле урыннарның берсен алып торалар. Шундыйлар рәтенә Мәхмүт Максудның «Безнең мехчылар», «Яңа шәһәр һәм аның кешеләре» очеркларын,
103
Габдрахман Әпсәләмов белән Булат Гыйззәтуллииның Казан порты төзе-лешенә багышланган очерклар се-риясен, Афзал Шамовның «Нефть шәһәрендә», «Зөя буенда» һәм «Икс заман — ике тормыш» дигән очерк-ларын, Гомәр Бәшировның, Гариф Галиевнең күп кенә очеркларын, Салих Батталның «Совет кешеләре» очеркын һәм башкаларны кертергә мөмкин. Болар барысы да шактый зур күләмле һәм сюжетлы, матур әдәбиятта билгеле урын алырга лаеклы әсәрләр.
Аннары, тәҗрибәле журналистлар һәм яшь язучылар тарафыннан да байтак очерклар иҗат ителеп, газета-журналларда басылуын әйтеп үтәргә кирәк. Мәсәлән, 1958 елда «Совет Татарстаны» газетасы 24 очерк, «Совет әдәбияты» журналы 18 очерк басып чыгарды. Шулар арасында Ш. Бикчуринның «Ташлы тауда» очеркы, Г. Ахуновнын «Нефть шәһәреннән хатлар»ы, Ф. Мостафинның «Кайнар йөрәкле кеше», «Таш пулатлар салучы» дигән очерклары, Э. Касыймовның «Брест каһарманы», Ш. Рәкыйпов- ның «Бер гаиләдә» исемле очерклары, М. Хәмитовның «Гүзәл җимешләр» исемле очерклар китабы укучылар тарафыннан җылы каршыланды.
Очерк жанры, әдәбиятның башка тармаклары кебек үк, күп төрле алымнарны эченә ала. Юл язмалары, очерк-портрет, экономик һәм публицистик очерклар, фәнни һәм биографик очерклар, проблема очеркы, гомумиләштерелгән очерк һәм башкалар — болар һәммәсе очерк жанрының чикләнмәгән булуы турында сөйлиләр. Ә инде җыеп кына әйтсәк, барлык төр очеркларны төп ике формага сыйдырырга мөмкин. Алар — тасвирый һәм сюжетлы очерклар.
Монда шуны әйтергә кирәк: бу ике форма үзенең формаль билгеләмәсе ягыннан никадәр генә күп төрле булмасын, аларның һәр икесе өчен дә уртак булган төп бер билгеләмә бар: ул да булса, очеркта халык тормышын дөрес һәм тирән чагылдыру, фактларга һәм вакыйгаларга партиячә күзлектән карап якын килү, шул нигездә тормыш-тагы нинди дә булса бер характерлы күренешне ачу. Бу — совет очеркының төп үзенчәлеге.
Биредә очеркларның беренче һәм иң күп таралган формасына — тасвирый очеркларга киң тукталып булмый. Алар бездә бик күп һәм, әгәр дә, очеркның бу формасын язмаган язучы һәм журналист юктыр, дисәк, арттыру булмастыр. Үзендә азмы-күпме каләм көче сизгән һәр кеше, кая да булса бер җиргә барып кайтса, үзенең сәяхәтнамәсен яза һәм алар арасында үзенең очерклыгын аклый алырлык күп кенә үрнәкләр бар.
Ә инде икенче формасына — сюжетлы очеркларга килгәндә, алар бездә артык күп түгел. Укучыларга таныш булган шундый очеркларның берсе итеп, бу жанр буенча шактый актив эшләп килүче өлкән язучы Афзал Шамовның «Зөя буенда» дигән очеркын күрсәтеп үтәргә мөмкин. Бу очерк безнең күп санлы очеркларыбыз арасында иң зур күләмле әсәрләрнең берсе һәм ул башта вакытлы матбугатта басылды, аннары нәшрият тарафыннан аерым китап итеп чыгарылды.
Автор Зөя елгасы буендагы Килдураз авылын һәм шушы авылдагы «Коммуна» колхозын төп объект итеп ала, шушы хуҗалыкны һәм аның кешеләрен, аларның эш һәм уйларын, нәрсәгә омтылуларын өйрәнә. Очеркның үзәгендә төп фигура—колхоз председателе Заһит Халиков. Аны 1953 елда председатель итеп сайлаганнар. Автор, ачылып китеп, Халиковның утызмеңче икәнлеген әйтмәсә дә укучы шулай тоеп укый, чөнки шул чордагы председатель, партия Үзәк Комитетының шул елгы сентябрь Пленумыннан соң җитәкчелеккә килгән кеше. Язучы менә шушы коммунистның «Коммуна» колхозын алга җибәрү өчен көрәшен ашыкмыйча гына, бу кешенең матур һәм күләгәле якларын, урыны белән сокланып, кирәк җирдә әрнеп, борылмалы юллар, зур-зур күлләр, киң мәйданлы кукуруз кырлары, терлекче-лек фермалары тирәсендә тәфсилләп сурәтли. Ләкин, Халиков кая гына
104
бармасын һәм кайда гына булмасын, ялгыз түгел, аның тирәсендә яхшы кешеләр. Дөрес, алар арасында: «минем монда бер төен бар» дин, йөрәгенә төртеп күрсәтүче агротехник Габдрахман Махмудов кебек, кайбер яңалыкларга базмыйча караучылар да, шик тотучылар да бар.
Авторның бу колхозга ни өчен, нинди теләк белән баруы ачык. Язучы китапның 16 нчы битендә үк, боргаланып-сыргаланып тормыйча, «безне бары яңа нәрсәләр генә кы-зыксындыра» дип. үзенең ни өчен баруын ачыктан-ачык әйтеп бирә, һәм ул, оста күзәтүче һәм каләм иясе буларак, үзе күргәннәргә һәм колагы ишеткәннәргә нәкъ менә шул тенденциядән чыгып якын килә, яңалыкны үсеш тенденциясеннән чыгып эзли, таба һәм, кешеләрнең хәрәкәтләре аша, сурәтләү һәм ча-гыштыру чаралары ярдәмендә, ул яңалыкларның тууын, үсүгә булган омтылышларын һәм һичшиксез җиңәргә тиешлекләрен раслый. Колхозчылар, бергәләп тырыша торгач, бик әйбәт кукуруз үстерәләр һәм, шулай итеп, терлекчелекне алга җибәрүгә беренче нигез салына.
Автор: «Безне бары яңа нәрсәләр генә кызыксындыра» дигән лейтмо-тивына турылыклы буларак, эзләнүен дәвам иттерә һәм «Коммуна» колхозының байлыгын арттыруга җитди йогынты ясарлык башка резервларны да ача. Өстәмә чыганаклар табу мәсьәләсенә багышланган бер утырышта Зариф карт шушындый бер фикер әйтә:
— Чит авыллар килеп, безнең күлләрдән балык сөзеп китәләр, ә без авыз ачып утырабыз.
Председатель Халиковка шул җитә. Бу мәсьәләгә игътибар итмәвенә күңеленнән үкенеп, ул балык үрчетү эшен юлга салырга була.
Язучы, менә шушы фактны гому-миләштереп, Татарстанда балык үрчетү эшенең торышына анализ ясый һәм, бу өлкәдәге пошынмаучылык- ны ачы тәнкыйтьләп, республика оешмалары шөгыльләнерлек практик бурычлар куя.
— Татарстанда балык үрчетерлек төрле зурлыктагы күлләр күп,— ди автор, — аларпың гомуми мәйданы 4 мең гектар чамасында, ләкин, кызганычка каршы, 1954 елда шул күлләрнең бары 360 гектар күләмендәге мәйданында гына колхозлар балык үрчетү эше белән шөгыльләнгәннәр... Ә калган өлеше?.. Нигә алар социалистик хуҗалыгыбызны күтәрү эшендә тиешенчә файдаланылмыйлар?
Колхозның җиләк-җимеш бакчасы турында һәм хәтта Килдураз авылының тарихы турында сөйләгәндә дә, Шамов, ул фактлардан узып китми, тирән гомумиләштерү ясап, Татарстан колхозларында бакчачылык эшенең торышына туктала һәм аның ничек булырга тиешлеген куя. Ә инде, Килдураз тарихыннан чыгып, Фәннәр академиясе филиалы алдына авыллар тарихын өйрәнү һәм язып алу мәсьәләсен куя.
Шулай итеп, язучы, сюжет агы шы һәм персонажларның үсеше ба-рышында, әнә шундый принципиаль мәсьәләләрне күтәреп, проблема очерклары материалларын бик оста файдалана. Әгәр дә тәнкыйтьчеләр йоклап калмаган булсалар һәм Союз идарәсе үз югарылыгында торган булса иде, Татарстандагы меңнәрчә колхозлар һәм совхозлар өчен уртак булган бу мәсьәлә үз вакытында төртеп күрсәтелгән булыр иде һәм, үз чиратында, безнең җитәкчеләребез моңа игътибар итмичә булдыра алмаслар иде.
Сүз уңаенда шуны да әйтеп үтик, Әмирхан Еникинең «Сабан туен без дә карадык» исемле очеркына КПСС Өлкә Комитеты игътибар итте һәм аның шактый нәтиҗәсе булды, сабан туйларын оештыруда һәм үткәрүдә беркадәр тәртип урнаштырылды.
Ә инде Афзал Шамовның «Зөя буенда» исемле очеркында күтәрелгән мәсьәләләр хуҗалык ягыннан гаять әһәмиятьле проблемалар. Чыннан да, зур-зур елгалары һәм хисапсыз күлләре булган Татарстанның башка өлкәләрдән балык ташып ашавы, Кавказдан һәм Урта Азиядән китерелгән алмаларны, әҗәл даруыдай итеп, кыйммәт бәя
105
ләргә сатып алу кайчан тукталыр, үз балыгыбыз һәм үз алмабыз кайчан булыр икән?
Димәк, «Зөя буенда» очеркында күтәрелгән мәсьәләләр кукуруздан һәм авыллар тарихын булдырудан алып, балыгына һәм алмасына кадәр әле һаман да тиешенчә хәл ителмәгәннәр һәм аларны матбугатта да, әдәбиятта да яңадан күтәрү хәзер дә актуаль, хәзер дә сугышчан.
Ләкин, моннан, «Зөя буенда» очеркы шул яктан гына әһәмиятле икән, дигән ялгыш фикер калмасын. Юк, һич алай түгел. Очеркның кыйммәте, барыннан да элек, әдәби әсәр булуында, яхшы хикәяләр дәрәҗәсендә торуында. Әгәр шулай булмаса, анда бик кирәкле һәм бик матур фактлар гомум иләштерел гәп булса да, язылган елны ук үлгән булыр иде.
Моннан шундый нәтиҗә чыга: әйбәт очерк язу өчен әйбәт фактлар гына, яхшы һәм батыр кешеләр генә җитми икән, бәлки, шулар өс- теиә, каләмең чарланган булуы, язучылык осталыгы да кирәк икән. Хәер, тормышны яхшылап өйрәнгәннән һәм фактларны җентекләп туплаганнан соң иң әһәмиятлесе һәм башлычасы, әлбәттә, язучылык осталыгы. Бай әдәби телдән, әйбәт сюжеттан, матур композициядән башка әдәби әсәрне күз алдына китереп булмый. Очерк исә, башта әйткәнебезчә, әдәби жанр ул. Әдәби әсәр өчен мәҗбүри булган кануннар аның өчен дә мәҗбүри.
Әйбәт очерклар бер «Зөя буенда» әсәре белән генә чикләнмиләр, әлбәттә.
Әйе, бездә әйбәт очерклар, артык күп булмаса да, язылды һәм киләчәктә дә язылыр. Ләкин биредә башка очеркларга җил-яңгыр тидермичә, явым-төшем байлыгын нигездә «Зөя буенда» очеркына багышлагач, аңа карата булган кайбер искәрмәләрне дә әйтеп үтәргә кирәк булыр. А. Шамовның бу очеркын укыганда, авторның гадәттән тыш саклык, әдәби саклык күрсәтергә тырышуын, «моңа әдәби осталыгым кереп бетә күрмәсен тагы» дигән төслерәк саклану рәвешендәге саранлыкны сизәсең. Урыны-урыны белән, автор, үзенең әдәби әсәр язуын бөтенләй онытып, гади мәкаләгә кереп китә һәм шуның белән әсәрнең дәрәҗәсен киметә.
Очеркта шундый урыннарны оч-раткач, шагыйрь Шәйхи Маннурның бер сүзе искә төшә. Ул, нефтьчеләр турында очерк язып, «Совет Татарстаны» газетасы редакциясенә китергәч, язмаларын өстәлгә «шап» итеп салды да: «Мәгез, шушыларны карагыз да, башка очерк язу бетте», диде. «Ни өчен?» дигәч, «Барлык матур сүзләрем шушы очеркка кереп бетте, шигырьгә нәрсә кала аннары», диде.
Билгеле, ул моны шаярып әйтте һәм ул вакытта бу сүзләргә артык игътибар да ителмәде. Ә менә, Афзал Шамов очеркын укыгач. Шәйхи Маннурның әллә кайчангы шул сүзләре искә төшеп, «Әллә чыннан да өлкән язучыларда шундый караш яшәп киләме?» дигән шикләнү туды.
Озын сүзнең кыскасы шул: Афзал Шамов «Зөя буенда» очеркын язганда үз мөмкинлекләреннән әле тулы файдаланмаган, әдәби саранлык күрсәткән, диясе килә. Әгәр ул «запас» турында уйламыйча, үзендәге әдиплек байлыгын «Зөя буенда» иркенләп чәчкән булса, мөгаен, тагын да откан булыр иде, үзе әйтмешли, андагы әйбәт туфракта, уңыш тагын да мулрак булыр иде
Тәҗрибәле кешеләр: белгәнне бирүдән курыкмаска кирәк, аның ка-равы яңаны өйрәнергә әйбәтрәк була ул, диләр бит. Өлкән язучылар, үз тәҗрибәләрен һәм осталыкларын салып, әледән-әле яңа очерклар биреп килсәләр, бу сугышчан һәм оператив жанрны үзләштерү яшьләргә җиңелрәк булыр иде.
Ә моңа мохтаҗлык гаять зур. Чөнки безнең күпләребез нәкъ менә шушы өлкәдә — осталык мәсьәләсендә аксый да. Иң нык аксаган як — сюжет мәсьәләсе. Без сюжет таба белмибез һәм тупланган материалны сюжетка сала белмибез. Газеталарда басылган очеркларның бу яктан аеруча нык аксауларын әйтеп үтәргә кирәк. Моның төп сәбәпләреннән берсе — очерк жанры
106
буенча фикер алышуларның һәм әдәби бәхәсләрнең булмавында, очерк белән зарисовканы бутап йөртүебездә, очерк жанрының үзенчәлекләре белән тиешенчә таныш булмавыбызда.
Очерк жанрын бүгенге көн та-ләпләренә җавап бирерлек дәрәҗәдә үстерү һәм аны сыйфат ягыннан яхшырту өчен нәрсәләр эшләргә кирәк соң? Моның өчен, барыннан да элек, бу сугышчан һәм оператив жанрга игътибарны көчәйтергә, аңа әдәбиятта үги бала итеп карауны бетерергә кирәк. Шушы уңай белән кайбер практик чараларны күрсәтеп үтү урынлы булыр кебек тоела.
Беренчедән, рус әдәбиятчылары һәм тарихчылары тәҗрибәсеннән файдаланып, татар очеркларының җыелмасын булдырырга кирәк. Без бу жанрның кайчан тууын да, күпме байлык барлыгын да, бу өлкәдәге әдәби үрнәкләрне дә яхшы белергә тиешбез. Очеркларны барлап, бергә туплау — ул, халкыбызның көрәш һәм көнкүреш тарихын җыйнау, шуны кадерләү һәм саклау, ул үткән юл этапларын тәртипкә китерү дигән сүз. Чөнки һәр очеркта, теге яки бу күләмдә, шул чорның характерлы үзенчәлеге, җәмгыять хәл иткән мәсьәләләр чагыла.
Очерклар яздыру һәм туплауда безнең тәҗрибәбез бармы? Әйе, бар. Мәсәлән, 1944 елда безнең әдипләребез һәм журналистларыбыз, Бөек Ватан сугышы геройлары турында язып һәм аны «Батырлар китабы» исеме белән дөньяга чыгарып, бик матур эш башкардылар. Аннары, ул вакыйгадан соң 15 ел үткәч, Китап нәшрияты «Кара алтын илендә» дигән җыентык чыга-рып, матур эш башлады. «Кара алтын илендә» китабына кертелгән очерклар, аерым-аерым хәлдә, газета һәм журналларда басылганда, әллә ни искитәрлек булып күренмиләр иде кебек. Чөнки һәр автор, нефть районнарындагы теге яки бу участокны, аерым тармак һәм объектны алган, шундагы хәл-әхвәл, эш һәм тормыш турында, нефтьчеләрнең хезмәтләре турында язган, кыска вакытлы күзәтүләрен биреп, автор буларак, үзенең карашып һәм фикерен белдергән. Шунлыктан булса кирәк, ул әсәрләрне аерым-аерым укыганда, нефтьчеләр тормышыннан нинди дә булса бер картина тулы халәтендә күз алдына килеп басмый, аерым эпизодлар гына, яшен ташыдай, ялтырап-ялты- рап китәләр иде. Ә менә шул эпи-зодларны бергә җыеп, җиде авторны бер китапка туплап чыгаргач, нефтьчеләр тормышын һәм ул районнарда бара торган гаҗәеп эшләрне күрсәткән матур гына китап килеп чыккан.
Батырлар китабының икенче һәм өченче томнарын, газета-журнал- ларда басылган очерклардан җыентыклар чыгарырга мөмкинме? Әйе. бик мөмкин һәм кирәк.
Икенчедән, очерк жанрын әдә-биятның башка жанрлары белән бер дәрәҗәгә куеп, аңа Язучылар союзының проза секциясе һәм Жур-налистлар союзының очерклар секциясе тарафыннан даими җитәк-челекне һәм булышлыкны тәэмин итәргә кирәк. Очерклар, кагыйдә буларак, секцияләрдә укылырга, тикшерелергә тиеш. Яшь очеркист- ларга өлкән язучыларның һәм жур-налистларның әдәби ярдәмен булдыру өчен семинарлар оештырылса һәм ул план нигезендә эшләп барса, яхшы булыр иде кебек.
Өченчедән, очерклар иҗат итүне үзагымына куюны бетерергә вакыт. Бу эш иҗат оешмалары һәм матбугат редакцияләре тарафыннан оештырылырга, очеркистларга ма-териаль шартлар тудырылырга тиеш. Бу уңай белән «Совет Татарстаны» газетасы редакциясе тормышка ашыра башлаган бер чара турында әйтеп үтү урынлы булыр. Мәсәлән, бу редакция беркадәр каләм көче күренгән журналистларга 15 көнлек иҗат командировкалары бирә башлады. Командировка бирелгән иптәш үзе теләгән районга китә һәм үзе теләгән темага очерк яза. Мондый командировка ел буе кабатланып торачак һәм язылган очерклар редакция коллегиясендә тикшерелеп барылачаклар. Бу чараны башка редакцияләргә дә тәкъдим итәргә мөмкиндер.
Аннары, иҗат оешмалары мондый командировкаларның башка төрләрен дә оештыра алалар кебек күренә. Әйтик, тәҗрибәле язучы яки журналист белән бергә яшьләрне озаграк сроклы командировкаларга чыгару практикасы кулланылса һәм аларга очерклар сериясе бирү тапшырылса, начар булыр идемени. Яшьләр материал туплау һәм аны эшкәртү, язу осталыгына өйрәнер-ләр, ә язучы исә үзенең туачак әсәре өчен яңа геройлар, яңа күренешләр табар иде. Бу мөмкин эшме? Әйе, бик мөмкин һәм кирәкле эш. Чөнки тормышны өйрәнергә кирәк, дип, үгет-нәсихәт кылып ятуга караганда, кешеләрне тормыш эченә кертеп җибәрү уңышлырак булыр, яңа әсәрләр тизрәк туарлар.
Дүртенчедән, Китап нәшриятында очеркларга карашны тамырдан үз-гәртергә кирәк. Анда бу жанрга борын җыерып карау әле һаман да бетеп җитмәгән. Моннан соң, яхшы очеркларны, елныкын елга, бастырып баруны тәэмин итәргә кирәк. Әйтик, 1958 елда «Совет әдәбияты» журналы 18, «Совет Татарстаны» газетасы 24 очерк чыгарган икән, «Азат хатын» һәм «Ялкын» журналларында, яшьләр газеталарында очерклар басылган икән, хәзер аларны җентекләп карап чыгарга, яхшы дип табылганнарын сайлап алып, нәшриятка тәкъдим итәргә кирәк. Бу чара да, үз чиратында, язучыларда кызыксынуны арттырыр, очерк жанрына карашны үзгәртүгә ярдәм итәр.
Күренә ки, эшләнәсе эшләр күп һәм алар эшләнгәндә, заман темасының алгы сафка чыгачагына, очерк жанрының чыннан да сугышчан жанр булып әвереләчәгенә шикләнмәскә мөмкин.