МУСА ҖӘЛИЛ ШИГЫРЬЛӘРЕ ТУРЫНДА НЕМЕЦ ТӘНКЫЙТЕ
Б. НЕВСКАЯ
оветлар Татарстанының батыр йөрәкле улы, талантлы шагыйре Муса Җәлилнең фашистлар тарафыннан үтерелүенә быел 15 ел тула.
Татар шагыйренең гаҗәеп соклангыч тормышы һәм тиңсез батырлык белән үлүе тарихы бөтен дөньяга, шул исәптән немец укучыларына да яхшы билгеле. Безнең чит илләрдәге дусларыбыз Муса Җәлилнең гүзәл иҗат мирасы белән елдан-ел күбрәк таныша баралар. Башта немец телендә аның аерым шигырьләре генә басылса, 1957 елны «Моабит дәфтәре» җыентыгы Германия Демократик Республикасында аерым китап булып басылып чыкты.
Немец әдәби тәнкыйте Муса Җә-лилнең бу шигырьләр җыентыгын «әле без бары ишетеп кенә белгән шагыйрьнең барлык героик бөеклеге чагыла» торган китап дип котлап каршы алды.
Германия Демократик Республикасы студентларының атналык басмасы «Форум»да Адольф Эндлер Муса Җәлил китабы турында бик сокланып болай дип яза:
«Татар шагыйре Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәре» дигән исемдәге шигырьләр җыентыгы турында гади 1енә сүзләр белән сөйләү кыен. Ул шигырьләрне шигырь белән сәламлисе килә, чөнки Германияне яраткан һәм Германиядә үтерелгән шагыйрьне олылауга бары тик поэзия теле генә лаеклы». Адольф Эндлер Муса Җәлилнең язмышын гитлерчы политикларның берсенең улы булган һәм шулай ук нацистлар тарафыннан үтерелгән немец антифашист шагыйре Альбрехт Гаузгофер язмышы белән чагыштыра. Альбрехт Гаузго- ферның яныннан «Моабит сонетлары» исемле шигырьләр дәфтәре табылган була. «Ләкин, — дп рецензент,—язмышлары тышкы якларыннан бер-берсенә охшауларына карамастан, сакчылар зиндан ишегендәге тишектән өзлексез сизгер күзәтелеп торганнары хәлдә үзләренең шундый батыр йөрәкле шигырьләрен иҗат иткән бу ике шагыйрь бер-берсенә бөтенләй капма-каршы кешеләр: берсе — коммунист .икенчесе — буржуаз фикердәге антифашист».
Алар икесе дә гитлерчылар табаны астындагы фашистик Германия ту-рында газаплану, ачыну белән уйла-ганнар һәм шул Германиянең элекке заманнардагы бөек кешеләрен: Шиллер, Гёте, Гейнене исләренә тө-шереп юанганнар. Рецензент үзенчә алар арасындагы аерманы да күрсәтеп уза: буржуаз гуманист коточкыч дәрәҗәдә ялгыз һәм пессимист булса, Муса Җәлилдә көр күңеллелек көчле. Совет шагыйре фашист-палач- ларга каршы көрәшүче немец иптәшләрен һәрвакытта да күз алдында тоткан һәм һәрвакыт аларга мөрәҗәгать иткән:
Арагызда кем бар Цеткин улы, Тельман егетләре кайсыгыз? Ишетегез корыч ирек тавышын, Төрмәләрне безнең ачыгыз! —
дигән ул.
«Җәлил-шагыйрь һәм Җәлил- кеше — алар икесе бер бөтен, — ди рецензиясен тәмамлап Эндлер.—чын
С
социалист шагыйрь бары тик шулай гына язарга тиеш!..»
«Нсйе дейче литератур» исемле журналда басылган мәкаләсендә Гюнтер Дейке болай дип яза: «Муса Җәлил хәзер немец укучысына килеп җиткән шигырьләрен Моабит зинданында, үзен котылгысыз үлем көткән хәлдә язган. Без бу бөек җанлы көрәшче каршында бик зур бу- рычлыбыз...
Л1уса Җәлилнең, шундый гади һәм җиңел аңлаешлы булган, күпчелегендә конкрет чынбарлык белән нык бәйләнгән шигырьләрендә аның Гер-маниягә карата мөнәсәбәте — гомумән алганда совет кешесе өчен, ә аерым очракта бу татар совет шагыйре өчен характерлы булган мөнәсәбәт — бик ачык гәүдәләнә.
Гитлер Германиясенең, бөек ша-гыйрьләр һәм фикер ияләре ватаны белән һичбер уртаклыгы булмаганын ачык аңлаган шагыйрь тирән ачу белән:
Синме соц бу — бөек Маркс иле, һәм давыллы Шиллер ватаны? —
дип сорый һәм фашистлар зинданында үзе күргән Германия үзе чын күңелдән яраткан Германия түгел дип җавап бирә.
Шулай дипме сине белә идем, Гёте белән шашкан чагымда? Бетховенның кыю симфониясе Ник яңрамый мәрмәр залыңда? — дип ул фашистлар изгән илдән сорый».
«Моабит дәфтәре» турында «На-ционал ь-цейтунг» газетасында У. Д. инициалларын куеп язган өченче рецензент та Муса Җәлил әсәрләре өчен чын пролетар революцион ин-тернационализм рухы хас икәнен күрсәтеп үтә. «Ялкынлы мәхәббәт һәм ялкынлы нәфрәт» исемле бу мәкаләдә болай диелә: «Хәтта гитлерчылар фашизмына карата чиксез нәфрәте дә аңарда бүтән, яхшы Германиягә булган мәхәббәтен какшатмаган — Муса Җәлилдәге бөек олы җанлылык "нәкъ әнә шунда гәүдәләнә дә. Әйе, теге, бүтән Германия яңадан реаль мөмкинлеккә әйләнсен өчен, ул нәфрәт турында җырларга мәҗбүр булган. Шагыйрьнең ул нәфрәте безгә аңлашыла: хәзер — Сталинградтан соң үткән унбиш елдан соң — без Җәлилнең безне сокландыра торган бөеклеген ачык күрәбез».
«Үзенең поэтик иҗаты белән генә түгел, бәлки тирән идеялелеге, шул идеясенә искиткеч турылыклыгы белән дә танылган» шагыйрьнең әсәрләре тәрҗемә ителеп Германиядә басылып чыгуның иҗтимагый әһәмияте зур икәнне барлык рецензентлар беравыздан раслыйлар.
Югарыда искә алып үткәнебез Гюнтер Дейке болай ди: «Какшамас йөрәклелекнең һәм гуманизмның иң матур үрнәге булган «Моабит дәфтәре» җыентыгы Көнбатыш Германия Советлар Союзы белән мөнәсәбәтләре мәсьәләләрен яңадай көн тәртибенә куйган моментта дөнья күрде. Советлар Россиясе белән Федератив Германия арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашканга инде шактый вакыт үтте. Шуңа карамастан, Аденауэр һәм аның иярченнәре немец халкы белән совет халкы арасында дуслыкны ныгытуга тегеләй яки болай ярдәм итәрдәй бар нәрсәгә дә киреләнеп һаман аркылы төшәләр. НАТОның, Бонн канцлерының һәм аның министрларының хәрби лозунглары, асылда, немец халкын тагын яңадан-яңа корбаннар бирергә чакыру булып торалар. Хәтта азчылык халыкларда да социалистик әдәбият үсү һәм ныгу чоры өчен шундый характерлы булган Җәлил китабы без немецләр өчен искәртү һәм өметләндерү булып яңгырый...»
««Моабит дәфтәре» — ул үлем ал-дыннан яңгыраган тетрәткеч чакыру һәм шуның белән бергә — шагыйрьнең иҗат һәм көрәш юлының иң биек ноктасы».
Фашист палачлар Җәлилне үтердек тә аны юк иттек дип уйлап ял-гыштылар! Мусаның көчле һәм батыр поэтик тавышын хәзер бөтен дөнья ишетә, аны «Цеткинның уллары белән Тельманның иптәшләре дә» ишетә һәм ул тавыш алар йөрәгендә үзенә аваздашлык таба.