МАТУР БУЛСЫН
77 ^'алку җиргә менеп карасаң, безиең Казан гаҗәп матур
V шәһәр ул. Көнбатышта — Зур Идел, көнчыгышта урманнар, авыллар һәм Арча якларыннан аккан Казанка елгасы. Шәһәрнең нәкъ урта бер җиреннән агым сулы каналсыман Болак үтә. Аның яңа таш күперләре, ике яклап сузылган чуен рәшәткәләре, яшел хәтфә түшәлгәндәй куе үлән үскән ярлары карашны сөендерә. Көньякка табан, Борисково янына тикле, кояш нурларында җемелдәп озын, киң көзгедәй Югары һәм Түбән Кабан күлләре җәелә. Асфальт җәйгән киң, озын магистраль урамнар Казанны аркылыга-буйга кисеп уза. Урам саен диярлек бакча. Әле күптән түгел генә вак куаклыклар, кечкенә күлләр белән чуарланып яткан болыннар өстендә Зур Идел дулкыннары шаулый. Шәһәрнең төньягында борынгы Кремль калкып утыра. Аның ак, калын диварлары, Сөембикә манарасы, Спас капкасы, борынгы соборы һәм уннарча яңа йортлары Казанның кайсы ягыннан гына карасаң да күзгә ташлана. Кремль янында Казанка елгасы аркылы соклангыч мәһабәтлек белән яна күпер сузылган. Бу күпер аша шәһәрнең үзәген Ленин районы белән тоташтырган киң, тигез автотрасса уза.
Казачның икенче бер ягында, кайчандыр буш яткан яланлыкта, хәзер биек таш йортлар үсеп чыккан. Элек шәһәрдән уннарча километр- ераклыкта булган Әмәт тавы. Дербышка, Борисково һәм Иске Каравае- во авыллары хәзер Казан белән тоташкан.
Кая карама—төзелеш кайный. Кая карама — исәпсез-сансыз краннар баш кэлкыткан. Шәһәрнең үзәгендә дә, элеккеге Арча, хәзерге Ершов кырында да, Яна бистәдә дә, Бишбалтада да — барлык районнарда да яңа биналар күтәрелеп килә. Ә инде шәһәрнең төньяк-көнбатыш ягындагы моннан егерме еллар элек кенә төзелә башлаган Ленин районында ел әйләнәсендә дистәләп-дистәләп йортлар салына. Элек вак урманнар аралаш сазлыклар, комлык һәм түмгәклекләр җәелеп яткан бу урыннарда күзгә күренеп яңа Казан үсә. Биредәге йөзләрчә таш пулатлар, меңнәрчә вак йортлар — барысы да куе яшеллеккә күмелгән.
Казан! Көннән-көн үсә, матурая бара ул. Соңгы елларда торак йортлар салуга аеруча зур игътибар бирелә. Казанның үзәгендә, Ленин районында бишәр-алтышар катлы йортлар салу белән бергә, шәһәрнең төрле почмакларында яңадан-яна поселоклар төзелә. Ленин орденлы Казан мехкомбинаты да, бүтән завод-фабрикалар, предприятиеләр кебек үк. шәһәрнең көньягында, Әмәт тавы ягында яңа поселок төзи.
Яна поселоклар, яңа кварталлар һәм яңа квартирлар... Күп булсыннар, матур булсыннар алар — без шуңа омтылабыз.
95
t* **•
Мехкомбинатның эшче яшьләр тулай торагы. Анда без әле күптән түгел генә комендант булып эшли башлаган кыз белән бергә бардык. Комбинатның директор урынбасары Хәмит ага Абдуллин:
— Ул безнең иске тулай торак. Анда әллә ни сокланыр нәрсә күрә алмассыз,—дип озатып калган иде.
Безне алсу, тулымса йөзле яшь кенә егет каршы алды. Дөресрәге, без кергәч тә караватыннан торып утырды. Төнге сменадан кайткан, ял нтә икән. Исәнләштек, егет килеш-кыяфәте белән: «Ни йомышыгыз бар? Озакка кердегезме?» — дигәндәй безгә карап хәрәкәтсез калды.
Ике тәрәзәле зур гына бүлмәдә алты карават, урта бер җирдә ике кием шкафы, тәрәзә янында аш өстәле, уртадарак — язу өстәле. Тумбочкалар, репродуктор...
Комендант кыз, билгеле инде, бүлмәгә кердеме «җитешсезлекләр» эзли. Бер урын-җир җыелмаган икән. Ул безне каршы алган егеттән:
— Бу урында кем йоклый? — дип сорады. Егет аңа елмаеп карады, колак артын кашып алды.
— Андамы? Белмим... Ә мин үзем — Иван Бровкин, армиядән кайтканыма күптән түгел генә.
Менә шуннан соң инде «хуҗа кыз» белән егет чынлап бәхәсләш» башладылар. Беренче булып «Бровкин» сүз әйтте. Нәрсә сорышм икән дигәнсыман, ул як-ягына карангалады да:
— Өстәлгә җәяргә яхшы клеенка юк, — дип зарланып алды.
— Җыештыручы апага әйтегез. Бирермен.
Егет мәсьәләнең болай җиңел генә хәл ителүенә бик канәгать калды. Мондый юмарт коменданттан ни сорасаң да мөмкиидер, дип уйлады, күрәсең.
— Ә яңа караватлар булачакмы?—дип, баягыдан таләпчәнрәк сорау бирде.
«Хуҗа кыз» аңа: «Боларының кай җире ошамый?»—дигәндәй гаҗәпсенеп карагач, егет көлемсерәде:
— Яхшы пружиналы караватларда йоклыйсыбыз килә...
— Яна йортка күчкәч бирербез. Үзегез гаепле — ишек алдына китергәндә алып калмагансыз. Инде көтегез.
Егет үзе гаепле булуны яратып бетерми иде, ахры. Сүзне башкага борырга ашыкты. Одеялын, мендәрен, япмаларын капшый торгач, хәйләкәр елмаеп:
— Безгә ни өчен берәр генә мендәр бирелә соң? Мендәр тышлары да карала башлаган инде,—дип сөйләнде.
Егетнең тырнак астыннан кер эзләп азаплануына комендант аптырап калмады. Ап-ак мендәр тышларын иелә төшеп карады да үз-үзепә:
— Алмаштырып биргәнебезгә атна узмады ич әле, — дип куйды.
Ә егет мендәр тышларын онытып та өлгерде:
— Нинди торак булсын инде бу, иптәш комендант: тәрәзә төпләрендә гөлләр дә юк бит, — дип сукранып алды. Ул кадәресе бүлмәдә торучыларның үз кайгылары булырга тиеш, билгеле. Шуңа күрә комендант кыз егетнең бу сүзләренә әллә ни игътибар итмәде:
— Бүтән берни дә кирәкмиме?
Егет, үзенең бик вакчылланып утыруына, соңга калып булса да, уңайсызланды булса кирәк.
— Юк, кирәкми. Гафу итегез, мин йоклыйм инде, — диде дә одеял астына чумды.
Без саубуллашып урамга чыктык.
— «Казан» гостиницасының номерларында торсалар да гаеп табарлар болар,—дип зарланып алды комендант кыз.
Әйе, таләпчән, бик таләпчән егетләр. Тагын да әйбәтрәк йортларда яшәргә мөмкинлек барын белгәч, таләпчәнләнми нишләсен халык. Шундый заман, шундый шартлар.
96
. Әйтик, Казан мехкомбинатында мөмкинлекләр аеруча өметле. Торак йортлар салу елдан-ел кызурак алып барыла. Комбинат соңгы утыз ел эчендә мең ярым гаиләне «өйле» иткән. Тагын йөзгә якыны коммуналь йортларда тора. Ә узган елда нәкъ ике йөз илле гаилә яңа квартирга күчкән, һәр елны шулай: торак җиргә мохтаҗлар берәмләп-уиарлап кына түгел, йөзәрләп-йөзәрләп квартирлы булалар. Менә шулай була торып та комбинатта тагын биш йөзгә якын гаилә өчен торак салырга кирәк әле.
— Моның өчен безгә өч-дүрт ел срок җитә калыр, — ди иптәш Абдуллин.
Дөресен әйткәндә, бу — яңалык. Чөнки партия һәм хөкүмәтебез торак кытлыгын якын ун-унике ел арасында бетерүне планлаштыра. Ә биредә. Мехкомбинатта, бу мәсьәлә өч-дүрт ел эчендә хәл ителәчәк. Буш сүзләр генә, кысыр вәгъдә генә түгелме соң бу? Күңелдә әнә шундый шик туды.
— Юк. буш сүзләр генә түгел. Бездә моның өчен бөтен чаралар күрелә, — диде директор урынбасары.
Ул чаралар менә ниндиләр икән. Комбинатка, дәүләт планы нигезендә, торак төзелеше өчен җиде елга унтугыз миллион сум җибәреләчәк. Бу акча, кара исәп белән генә дә, һәрберсе егерме биш квадрат метрлы биш йөз фатир булдырырга җитә. Шуның өстенә комбинат эшчеләре горькийлылар методы белән йортлар салуга катнашалар, һәрхәлдә, быел аларның йөз егермесе квартирлы булачак. Бу метод белән торак йорт салу киләсе елларда да туктатылмаячак. Комбинатның халык методы белән йорт салырга теләүчеләрне ел саен йөз егерме квартир булдырырлык төзү материаллары белән тәэмин итәргә мөмкинлеге бар. Шулай итеп җиде ел эчендә планнан тыш сигез йөздән артык фатир булачак. Тик шунысы аяныч: андый төзелешләр Татарстан совнархозындагы иптәшләрне аз гына да пошындырмый, диләр. Ул төзелешләрне төзү материаллары белән тәэмин итү оештырылмаган. Аларга планнан тыш төзелешләр дип кенә карыйлар. Менә шул сәбәптән Казан мехкомбинаты җитәкчеләре (һәм башка предприятеләрдә дә) үзләре уйланырга мәҗбүрләр. йортлар шлак-бетон кирпечләрдән салына. Шлак производствода бар. ә инде бетонны, кат-кат ялынып булса да, совнархоз аркылы табарга тырышалар. Кирпеч тә, такта, бүрәнә кебек материаллар да җибәрелми. Алариы ничек кирәк алай табыштыралар.
Бу хакта ишеткәч, миңа хосусый йорт салучылар белән дә кызыксынырга туры килде. Шуларның берсе, комбинатта кочегар булып эшләүче, зур гаиләле, әле шушы арада гына йорт салып чыккан Васильев иптәш белән очраштым.
— Дәүләт урын бирде, кредитка акча алдым. Хәзер үз йортымда яшим, — ди ул.
— Комбинат ярдәм иттеме соң?
— Булышты... күченеп килгәндә машина алдым... Хәер, миннән алда- рак сала башлаучыларга түбәлек тә табып бирделәр...
— Йорт салуы мәшәкатьле булды, алайса? — дип сорау бирдем мин аңа.
Иптәш Васильев миңа: «Белмәгәнгә салышмагыз, зинһар. Казан кешесе бит сез!» — дигәнсымаи сәерсенебрәк кенә карап куйды. Аннары, кул аркасы белән маңгай тирен сөртеп алды да, дөрләп янган мичләр ягына ишарәләп әйтә куйды:
— Мич янында күмер ташлап тору гына түгел ул, иптәш... Тирләтә, бик тирләтә икән йорт салу. Аннан бер бүрәнә, моннан бер бүрәнә соранып йөрисең. Гортоптан да алдым. Ярый әле туганым булышты.
Васильев тынып калды, мичкә өч-дүрт көрәк күмер ыргытты һәм мәгънәле генә итеп өстәде:
_ Туган-тумача, таныш-белешсез эш пешми, иптәш, безнең Казанда.
О'У
W •
7. ИС. Ә." № 6.
Шуннан артьиы белән кызыксынырга исәбем дә юк иде. Әмма Васильев ни өчен болан сорашуымны белгәч, фикерен аныклап сүзен дәвам итте:
— Бу хакта кайгыртучы юк шул. Төзү материалларын кибеткәме, складкамы барып, пальто сатып алган кебек җиңел генә сатып алырлык итсеннәр иде.
Кайгыртучы юк дип әйтсәк, бик дөрес булмас. Шулай да хосусый йорт салучылар урынсыз зарланмыйлар. Без кеше үзе өчен йорт сала дибез дә, бу турыда күп сөйләшмәскә тырышабыз. Үзе өчен икән, безне матавыкламасын, янәсе. Дәүләт хисабына салынган квартирларга сыенабыз да, аны ата-бабабыздан мирас калгандай итеп, матур гына яши бирәбез. Шуннан соң инде безнең өчен: кешенеке кештәктә була.
Мехкомбинат, Җитен комбинаты, Вахитов исемендәге комбинат кебек эре предприятиеләрдә эшләүчеләр төзү материаллары җитештерүне башкаларга караганда җиңелрәк хәл итәләр. Андый урыннарда хосусый йорт салучыларга азмы-күпме булышалар. Профсоюз оешмалары да аларга акчалата да, транспорт белән дә ярдәм итәргә тырыша. Ә бит урын һәм дәүләт кредиты алган кайберәүләрнең— вак предприятие һәм учреждениеләрдә эшләүчеләрнең хәле авыррак. Менә шул турыда ныклап уйларга кирәк иде. Чөнки... хосусый йорт салу ул — шәхси эш кенә түгел, дәүләт эше, иҗтимагый эш булырга тиеш. Җиде ел эчендә Казанда чама белән ике меңгә якын хосусый йорт салыначак. Торак төзелеше киң колач җәйгән бу киеренке көннәрдә аларны үз арабызга алу бик урынлы булыр иде. Зур арбага нәни төенчек — йөк түгел. Бу уңайдан кайберәүләрнең:
— Алар бүген дә исәптән төшеп калмаганнар, — диюләре ихтимал.
Бәхәсләшмибез. Казанда төзү материалларын үзәкләштергән сату белән шөгыльләнергә тиешле оешмалар бар. Тик аларның сәүдә эшләрендә тәртип кенә юк. Миңа «Татлесстройторг» складларында булырга туры килде. Анда бүрәнәләр дә, акбур, чүбек кебек нәрсәләр дә, төрле сорт такталар, горбыльләр дә бар. Бу хакта «Татлесстройторг» белдерүләр дә ясый. Ләкин... такта яру заводларында эшләүчеләр кубометрын алтмыш биш сум хисабыннан сатып ала торган горбыль биредә 180—215 сум тора. Материалның хакы штат тоту, материалны кистерү, ярдыру, ташыту исәбенә әнә шулай өчләтә күтәрелә икән. Әйбер хакы ни өчен алай геометрик прогрессия белән күтәрелүен сәүдә эше белән шөгыльләнүчеләр үзләре беләләрдер инде. Әмма йорт салучылар бу хәлне һич тә аңламыйлар, шуңа күрә арзанрак бәя белән башка урыннардан юнәтергә тырышалар. Икенчедән, үз кул көче белән эшләп алган акчасын түләүче яхшы материал табарга тырыша. «Татлесстройторг» базаларындагы бүрәнә, такталар мактарлык түгелләр.
Фикеребезне ачыклап шуны гына әйтәсебез килә. Төзү материалларын сату эшен яхшырту кичекмәстән хәл ителергә тиеш. Бу кирәкле һәм зур эш башка эшләребез кебек үк тәртипкә салынсын, матур булсын, күңелне сөендерсен иде.
Көннән-көн үсә, зурая Казан — аны моннан илле-алтмыш ел элек күргән кешеләр сөенеп бетә алмыйлар. Шул заманнарда китеп, бире кайтучы берәү хәзерге Казанны таный алмас иде. Иске Казанны, аның чокыр-чакырлы, пычрак урамнарында бата-чума, тузанга буялып, дөм- карангы тыкрыкларында бәрелә-сугыла йөргән андый кеше Татарстанның башкаласын бүген күрсә, сокланып бетә алмас иде.
Пенсионер карт Миргали бабай ул заманнарны искә алып менә нәрсәләр сөйли:
...Казан каласында элек мәчет-чиркәүләр гаҗәп күп иде. Байлар, түрәләр халыкны талап җыйган акчаларына гөнаһларын йолу теләге белән я мәчет, я чиркәү салдыралар иде. Мин Казанга килеп, КреСТОВНИ-
98
ковлар заводына эшкә урнашкан елны купец Юнусов Кабан күле буена яңа мәчет салдырды. Руслар да калышмыйлар иде. Казанда иллегә якын чиркәү бар. Бишбалта ягында да, Татар бистәсендә дә, Суконный биетәсендә дә. кая гына бакма: манара да манара. Шул манаралар арасында без эшләгән Крестовниковлар заводының морҗасы калкып тора. Озын кирпеч морҗа, җиде башлы аждаһадай, тәүлекләр буе кара төтен тузгыта. Ә инде эшче халыкка яшәү өчен торак йортлар салу турында кайгыртучы юк иде. Хәер, Крестовников казармалар салдырды. «Мәрхәмәтле» хуҗа Шәһәр думасында:
₽— Минем морҗадан озын морҗа дөньяда юк. Минем тораклардан әйбәт йокы бүлмәләре Казанда юк, —дип мактанган, диләр.
Мин әнә шул «әйбәт» казармада яши идем. Адәм баласы яшәр урын түгел иде ул. Уйлап карагыз, тәбәнәк кенә бүлмәләр, тончыгып үләрсең— сабын, бозык май, ашамлык исенә тынчыган куыш. Хуҗа кич җиткәч, яндырырга шәм дә бирми иде. Ә үзебез бит шәм ясыйбыз, сабын кайнатабыз. Бүлмәләрдә төрмәдәге кебек икешәр-өчәр кат сәндерәләр тезелгән. Менә шулай була торып та, фатир хакын тотып калу белән генә дә чикләнмиләр иде әле. Туган-тумачаңа китеп кайтмый калсаң, «тулай торакта йокламаган өчен» штраф салалар. Штраф дигәндә әйтәсе дә юк инде, сәбәп табалар иде, бәдбәхетләр. Бервакыт шулай «акча әз төшкән» дип тел тибрәткән идем. «Конторда тавыш чыгарасың», диделәр дә илле тиенне тотып калдылар бит. Тавыш чыгара, имеш. Кая инде, ул вакытларда миңа тавышлану. Бик кыюсыз егет идем мин. Завод ишек алдына кергәч, коймага кунган чыпчык яныннан да уратып узарга тырыша идем. Эшкә дисәң, янә, бер кешедән дә калышмадым... Ул тик соңга таба гына, әлеге революция - шаулый башлаган көннәрдә генә аяк терәп сөйләшә башладым. Юк, туган, элек эшче халыкны кешегә дә санамадылар. Кая ул йорт салам дип уйлау, эшләгән ашарга җитми иде... Ә хәзер... хәзер, туган, кеше кайгы белми, кинәнеп яши...
Әйе, Казанда, Алафузов. Крестовников, Романов, Сәйдәшев, Арсланов, Кривоносовлар кебек сыра, аракы, сабын, сукно эшләтүчеләр, тире иләтүчеләр хуҗа булган заманда яшәгән кешеләр өчен хәзер сокланып карарлык, куанып сөйләрлек нәрсәләр күп. Казан эре промышленность үзәгенә әверелде. Үзенең'культурасы, югары уку йортлары белән ул илебездә иң күренекле шәһәрләрнең берсе.
Ул бит без генә, Казанның элекке вакытларын күрмәгән кешеләр генә, асфальт җәелгән киң, туры урамнар, зур бакчалар, матур-матур, бишәр-алтышар катлы торак йортларны күрсәк тә, йомшак урынлы троллейбусларга утырып кына йөрсәк тә, бик исебез китми. Чөнки болар барысы да безнең өчен гадәти бер хәл булып кына тоела. Әйтерсең, гомер гомердән шулай булган.
Карт безнең Казаныбыз. Дөрес булса, Иске Казан моннан җиде йөз еллар элек салына башлаган, ди. Елан тавында Яңа Казан крепосте төзелә башлау вакытын бүгенге Казанның туган көне итеп алсак та бик карт инде Татарстанның башкаласы. Ләкин ул «картайган» саен яшәрә бара. Ел саен яңа күперләр салына, кинотеатр биналары, мәктәпләр төзелә, ел саен квартал-квартал торак йортлар барлыкка килә — меңләгән казандылар яна квартирларга күчәләр. Халык та һаман арта тора. XIX гасыр ахырларында биредә йөз кырык мең кеше яшәгән булса, 1939 елны бу сан өч тапкырга диярлек үсте. Ә хәзер инде Казанда халык саны миллионга якын. Менә шуңа күрә, торак төзелешендә зур уңышларга ирешсәк тә, Казанда торак җитешми. Халыкның табигый артуы гына да торак фондын ел саен сиксән мең квадрат метрга арттыруны таләп итә. Ә бит 1952—1958 еллар эчендә Казанда бары тик ике йөз алтмыш мең квадрат метр гына торак фонды артты. Бу ел саен кырык мең квадрат метр чамасы дигән сүз. Җидееллык план нигезендә бу кимчелек әлбәттә бетереләчәк. Артка чигеп әйтсәк, менә иичек: соңгы утыз
7* 99
ел эчендә Казанда торак фонды сигез йөз алтмыш сигез мең квадрат метрга артты. Җиде ел эчендә исә, тугыз йөз сиксән өч мен. квадрат метр торак мәйданы булдыру билгеләнә. Бу санның зурлыгын тагын да яхшырак аңлар өчен шуны әйтеп үтик. Казанда, аның алты гасыр ярым гомере дәверендә (1923 иче елга) нибарысы тугыз йөз кырык дүрт мен. квадрат метр торак фонды булган. Ә без җиде ел эчендә генә дә аңардан күп эшләячәкбез. Ел саен йөз кырыгышар мең квадрат метр торак йорт салачакбыз. Әле бит бу исәпкә горькийлылар методы белән салыначак өстәмә торак фонд керми. Кыскасы, Татарстан буенча торак төзелешенә билгеләнгән капитал кереме җиде елга, соңгы кырык елдагыга караганда да, күбрәк булачак — ул дүрт миллиардтан артык сумны тәшкил итә.
Зур эш, бу очракта торак төзелеше, казанлылар алдына зур бурычлар да куя. Шулардай берсе һәм иң мөһиме — биналарның авырлыгын киметү, төзелештә иң зур эффектлы конструкцияләр куллану дисәк ялгыш булмас. Бу уңайдан Казанда елына йөз егерме биш мең квадрат метр торак мәйданы (тулаем алганда) булдырырга җитәрлек панель ясау цехлары салыначак. Шуларның икесе төзелә башлады, ә өченчесен 1960 елда төзү күздә тотыла. Кызганычка каршы, шуннан артык, телгә алып сөйләрлек башка берни дә юк диярлек. Казан төзүчеләре, төзү эшендә яңалыклар уйлап табу белән баш ватарга дигәндә, бик сүлпән кыймылдыйлар. Бу мәсьәләне ачыклау өчен шуны әйтеп үтик. Партиябезнең XXI съезды зур гына йортларны ун-унбиш көндә җыю (салу түгел, ә җыю) мөмкинлеген биргән яңа бер методны яхшы дип тапты. Ул да булса—тимер-бетонны станда прокатлау ысулы белән тимер-бетон пли- тәләр эшләп чыгару методы. Аны мәскәүлеләр уйлап тапты. Илебезнең башка шәһәрләрендә дә төзүчеләр әнә шулай яңадан-яңа нәрсәләр уйлап табалар. Ә инде безнең Казан төзүчеләре, ни өчендер, башкалар уйлап тапкан яңалыкларны да үз эшләрендә бик иренеп кенә тормышка ашыралар. 7\4иса л өчен шуны гына алыйк: җыелулы (сборный) тимер-бетон эшләп чыгару эше бездә хәзергә кадәр бик сүлпән бара. Билгеле булганча, алдынгы предприятиеләрдә камераларның һәр кубометрыннан сменага 50—60 кубометр тимер-бетон детале алына. Ә Татарстанның тимер- бетон заводларында моның күләме утыз дүрттән артмый. Казанның үзендәге, ягъни совнархозның борын төбендәге 1 номерлы тимер- бетон заводы тик җиде кубометр гына бирә. 40 нчы номерлы трест заводы исә, аңардан да уздырып җибәрә: камераның һәр кубометрыннан өч ярым кубометр тимер-бетон җиһазы ала. Казан төзүчеләре мондый хурлыкка озак түзмәсләр дип уйларга кирәк. Фән һәм техника зур казанышларга ирешкән заманда ваемсызлык булмаска тиеш. Бөек Циолковский: «Безнең планетабыз — акыл бишеге, ләкин мәңге бишектә яшәргә мөмкин түгел», — дигән. Бу сүзләрнең мәгънәсе төзүчеләргә дә аңлашыладыр.
Бер уңайдан шуны да искә алыйк: шәһәр тирәсендәге кайбер поселокларда йортлар салу плансыз-нисез алып барылуы турында күп әйтелде инде. Әйтелсә дә, бу эш һаман да дәвам итә әле. Калинин исемендәге (мисал өчен генә алына. Чөнки мондый урыннар Казан тирәсендә җитәрлек) поселокның көньяк-көнчыгыш өлешендә, халык арасында «Нахальный» исеме алган урындагы йортларның салынышын күргәч, аптырап каласың. Безнең заманда салынган поселокмы бу. әллә инде борын заманнан истәлек булып калган бер авылмы? Бу поселок соңгы вакытта планга кертелсә дә, урамнарга исемнәр бирелсә дә. анда урам-тыкрык- ларның башын, ахырын таба алмассың. Урам дип барасың, берәр йортның ишек алдына килеп керәсең. Йортларның берсе ишек алдында, икенчесе мунчага янәшә, тегесе урамга арт белән, бусы яи белән салынган. йортлары йортка охшаса, ни әйтер идең, аларның кайсылары бит «төн эчендә морҗадан төтен чыксын» дип. ашык-пошык кына кораш-
тырып куйган корылмалар. Әнә шул сыңар тәрәзәле куышлар матур гына йортлар янында чекрәеп торалар һәм элек матур гына булган поселокның ямен бозалар. Торак йортлар — предприятие саламы, аерым кешеме. барыбер — аннан-моннан гына эшләнмәскә тиеш. Поселок икән, ул инде поселокка, йорт икән йортка охшасын — матур булсын.
Без эшлисе эшләребезнең нәтиҗәсен алдап күрә белергә күнгән халык. Җидееллык дибез икән, без инде ул бөек эшләр планы үтәлгәннән соң илебездә тормыш шартлары ничек яхшырасын бүген үк күз алдыбызга китерәбез. Коммунистлар партиясе безне үз көчебезгә ышанырга өйрәтеп үстерә. КПССның XXI съездында Никита Сергеевич Хрущев халык һәм партия исеменнән: «Социализм тулысынча гына түгел, бәлки тәмам да җиңде»,—диде. Әгәр хәзер коммунизм дибез икән, без инде аның бүгенге буын заманында булачагына шикләнмибез. Әгәр партия якын ун-унике ел эчендә торак кытлыгын бетерергә кирәк, ди икән, без ышанабыз — шулай булыр. Бишьеллыклар чорында танымаслык булып үскән безнең Казан да киләсе җиде елда тагын да үсәр. Теләгебез бер генә: шәһәребез ничек кирәк алай түгел, ә тагын да нурланыбрак, ямьлерәк булып үссен, сокланып туймаслык матур булсын.