ХАТ
лда хикәя ителәчәк бу хәлне миңа отставкадагы бер капитан сөйләгән иде. Язып чыгару өчен түгел, болай сүз уңаеннан гына, узгандагы гыйбрәтле хәлләрне бер искә төшерү рәвешендә генә сөйләде. Үзеннән-үзе аңлашыла, бизәкләп-сырлап тормады. әмма шул гадилегендә аның эчке көче саклана иде. Әнә шул көче аркасында ул, минемчә, бүген дә искермәгән һәм, гомумән, тиз генә искермәстер дә кебек. Тик бер нәрсә мине борчый: аны шул керсез гадилеге белән сөйләп булса гына ярар иде.
...Өченче Украина фронтында булган хәл бу. Кырык дүртенче елларның көзе, әмма Молдавиядә көннәр безнең җәебез белән алыштыргысыз аяз тора иде әле. Үзегез беләсез, безнең гаскәрләр ул чагында барлык фронтлар буйлап фашистларны кысрыклыйлар, солдатның кәеф күтәренке, әмма кайчагында уч төбе кадәр генә җир өчен дә «сабан туйлары» булгалый иде. Сугыш булгач, сугыш инде ул, шар тибү түгел. Көтелмәгәндә килеп чыккан әнә шундый «сабан туйлары»ның берсендә, мина кыйпылчыгы тиеп, иңбаш сөягемне ваттырып китте. Эшнең кызып барган чагында элек өч-дүрт ай буена госпитальдә аунарга туры килде, аннары айга якын икенче эшелонда — резервта буталдым.
Әнә шул резервта торганда туры килде бу. Румыния чигендәге кечерәк бер местечкода, электә ниндидер бер чиркәү кебегрәк нәрсә булган булса кирәк, коридорларыннан канатлы таш фәрештәләр «очарга» да өлгермәгән иде әле, мин Ташбулатов фамилияле бер татар майоры белән таныштым. Аның хәле дә минеке кебегрәк, җанына урын тапмый. Штаб, политуправление якларына китеп, көннәр буена югалып тора. Кичен кайта, ачулы, беркемгә күтәрелеп карамый, бер кеше белән бер сүз сөйләшми. Күренеп тора: ул дигәнчә булмаган. Мондый чакта син аңарга сүз катма инде, барыбер рәт чыкмас, авыз эченнән т^еләр-теләмәс кенә ни булса мыгырданыр да, я тагын кая булса да чыгып китәр, я караватына йөзтүбән капланып, башыннан ук бөркәнеп ятар.
Шулай да бер бүлмәдә булгач, аннары тагын, ничә әйтсәң дә үз татарың, кайчагында без моның белән аз-маз сөйләшкәләп тә куйгалый- быз. Сөйләшүебез нәрсә? Син кайдан да, мин шуннан. Әйтсә тагын теш
А
41
арасыннан сүзләрен санап чыгаргандай гына итеп семьясы турында берәр сүз әйтеп куя. Шулай да бер көнне, кайдандыр хат алып укыгач, эченә җыелган сагыш сөремен түкте бу миңа.
— Син әйтәсең, Гариф туган, кешегә йокмыйсың, дип. Менә шундый хәбәрләр алгалап торсаң, кеше бик күзгә күренми икән. Ә бит яза, янәсе, якты дөнья аңарга хәзер нипочем. Янымда түгел, янымда булса, укытыр идем мин аңарга «яңалиф» белән язылган әлхәм сүрәсен. Әй, егет, яшьләргә үз вакытында порохны җитәрлек салмаганбыз. Әллә бик иркәләп үстердек инде! Имештер, якты дөнья нипочем. Тапкан атасына язарлык сүз.
Әмма кем турында, нәрсә турында сүз барганын белә алмадым. Со-рашырга яхшысынмадым, хәер, сораган булсам да әйтер идеме икән? Кыскасы, шул хатны алган көннән соң минем якташым аеруча сүзсез- ләнде, кәефе тагы да кырыла төште. Кая баруы турында бер сүз дә әйтмичә китеп, сәгатьләр буена югалып тора, кайткач, штаб тирәсендәге начальствоны, үзен менә болай резерв киртәсенә бәйләп тотучы югары чиннарны солдатча сугаилап-борычлап искә ала да, мундирын ничек эләксә шулай ташлап, яки бөтенләй чишенмичә үк, йөзтүбән капланып ята. Әллә йоклап китеп саташа бу, әллә йокламаган килеш кем белән- дер сөйләшә: тотына, малай, күгәрчен кебек гөрләргә. Шундый юма телле кешегә әйләнә бу мондый вакытларда, йокыңны жәлләмәсәң баш очында тыңлап утыр. Күрәсең, гел болай бүре булмаган, кайчандыр сөйли дә, юмалый да белә торган кеше булган. Контузиядән соң, факт, шулай киләбе чуалып калган.
Әлеге хатны алганнан соң, мин аның белән бернәрсә дә, хәтта бик кирәкле сүзләремне дә сөйләшә алмас булдым. Бөтенләй әллә нишләде кеше. Чырае караңгыланды, үзе уйчанланды, әйтер сүзен күбесенчә ишарә белән генә аңлата. Ә бер көнне иртә белән, күп сайрап тормыйча, мине бүлмәдән үк куып чыгарды.-
— Син, капитан, минем тирәмдә күп чуалма бүген, — диде ул коры гына итеп, — минем эшем бар. Олак шунда кая булса да көннеп-көн буена.
Көн буена «олага» алмадым, шулай да көндезге ашка кадәр кайтып борчымадым. Төштән соң, тегене ашка чакыру нияте белән, шул ук вакытта, яшереие-батырыны юк, бераз кызыксынып тадыр инде, кайттым. Майорым бик бирелеп нәрсәдер язып утыра иде, ишек тавышына сискә- кәнеп куйды. Ишектә мин икәнлекне күргәч, күкерттәй кабынып:
— Булмады алайса, бәхетсез башыңа урын таба алмадың?—дип, ачулы мыгырданды.
Мин Тагын чыгып киттем һәм шул чыгып китүдән төн уртасы җитмичә кайтмадым. Мин кайтканда майорым йоклап ята иде. Бигрәк тә аның шунысы гаҗәп: бүтән чагында әйберләрен ничек эләксә шулай ташлый торган картым бүген караваты буендагы табуреткага барысын да бик таслап төреп куйган. Әле аның шунысы да бар: бүген бу чалкан яткан. Чал башы мендәр өстендә көмеш коштабактай җемелдәп ята, маңгай сырлары бөтенләй югалган, ничектер яшәреп калган, йөзе ачык, авыз читләрендә чак кына көлемсерәү дә бар шикелле. Ахрысы, нәрсәдәндер кәефе килгән картымның...
Соңыннан белдем: мине куып чыгарып, Ташбулатов көннең-көне буе хат язган булган. Әлбәттә, моны ул үзе әйтмәде, эчендәген тышка селкеп йөри торган кеше түгел иде ул. Әмма мин белдем. Хат язганлыгы гына ту гел, хатының бөтен эчтәлеге дә миңа шундук мәгълүм булды. Ничек? Майор йокы аралаш, хатны башыннан ахырына хәтле диярлек, әлбәттә, бераз чит сүзләр дә кушкалап, кабатлап ятты. Контузия дигә
42
нең, ләгънәт, кайчагында әнә шундый тимердәй кешеләрне дә сер тотмас үрдәккә әйләндерә икән.
Менә аның ул хаты. Хәрефен хәрефкә дип әйтмим, ләкин ишеткәнемне онытмаска тырышып, саклап килдем. Ник дисәң, бик тә кешечә язылган инде, малай. Хәер, үзегез уйларсыз тагын, башыгыз үзегездә. Исемдә калганын түкми-чәчми сөйләп бирә алсам, әмма шәп булыр иде дә соң!
«Исәнме, Почык борын!
«Почык борын» дигәнне, ихтимал, өнәп тә бетермәссең, зур кеше бит син хәзер. Укалы яка, погон, погонда бәләкәй булса да ике йолдыз. Күкрәктә дә бар бугай йолдызлар... Теге чакны язган идең, әлеге теге госпитальгә кергәнче язган хатыңда. Әмма нәрсә генә булмасын, минем өчен син барыбер Почык борын. Был, есть и будешь таким. Ник дисәң, әниең белән икәү тактык сиңа бу нашивканы».
— Прямой наводкой огонь по нашивкам, по сволочам!..
Бөтен бүлмәне яңгыратып кинәт ул бик яман сүгенеп җибәрде, тешләрен шыкырдатып куйды. «Чуалды моның киләбе» дип торганда, тагын эзгә төште, бераз көлгәндәй итеп ятты да бу, янәдән тотынды:
«...Шулай дип атап йөртә идек без син Почык борынны. Шулай такмаклап колагыннан тартып үстердек. И хәзер килеп, бүгенгесе көндә анаң синең җир астында ята, атай картны онытмаган булсаң, менә ул мин булам инде. Үз хәлемне язып тормыйм, карт алашаны камыт сукмый, но син Почык борынга куясы бер соравым бар: кайдан килеп син шулай ясмык камыры булып тудың, малай? Уйлап кара, атаңа, өч сугыш, ике революция күргән атаңа нәрсә дип язгансың: имештер, белый свет не мил. Имештер, вакыты белән үземә үзем кул салырга әйтәм. Сәбәбе нәрсә, сәбәбе? Сәбәбе — карабодай сәнәге: имештер, аның аягын кискәннәр. Акылыңдамы син, тиле малай? Күкәй юабыгыннан ярылып чыгып, дөньяның беренче салкын җиле бәрелү белән кулыңны күгәрәсең... Имеш, сдаюсь! Син әйтерсең, мин дә сугыш исе иснәгән кеше, диярсең. Күрәсең, иснәп кенә калгансың син, югыйсә хатыңа андый пустяк сүзләр язып тутырмаган булыр идең.
Аннары тагын шуны да әйтим: дөньяны син туп чөеп уйнау дип белмә. Туп чөеп уйнаганда, дөрес, син болай әйбәт сикерә идең сикерүгә Исеңдәме, безнең тыкрыкта, мәктәп каршындагы площадкада волейбол җәтмәсе эленеп тора иде. Кичләрен, җыен кәҗә бәтиләре, сез шуның тирәсендә мәйханә килеп сикерешәсез. Ә мин, эшемне бүлеп, тәрәзәдән . сезнең уйнавыгызны карап т*ора идем. Аннары минем янга әниең дә ки- . леп баса иде, икәү бергәләп карап тора идек. Күр әле син, Почык борын, әтиеңне кай чиккә китереп җиткердең, сентиментальность, бер сүз белән әйткәндә. Киселгән аяктан чак кына безнең Кәҗә бистәсендәге . мәктәп тыкрыгына кайтып төшмәдек.
Ә болай кайтып-китеп шаярып йөрүләргә иртәрәк әле безгә, аңлыйсыңмы шуны, иртәрәк! Анысы дөрес, фашистның үкчәсенә имән чөйне кагабыз хәзер, моннан соң ул безнең белән шаярырга бик алай теләмәс. Әмма ләкин тыныч тыкрыкларга кайтып бикләнергә иртәрәк. Бу җиргә - без иркәләнер өчен килмәдек. Шулай ук бу җиргә без читтән хәйран калып карап торыр өчен дә килмәдек.
— Әй, син, балда, нәрсә шаккатып калдың? Әбиеңә кунакка килмәгәнсең бит?..»
Тагын бер бик яман сүгенеп кычкырып җибәрде бу. «Ахрысы, бу юлы миңа сиптерә башлады» дип, тиз генә башымны одеял астына алдым. Юк икән, ычкынып кына китүе булган икән, бераздан янәдән то-
43
тынды бу, малаена язган хатын кабатларга. И шундый жар бирде, малай, соңгы точкасына хәтле ник кенә бер тукталып карасын:
«...Атай карт и боевой командир буларак тагын сиңа шуны әйтим: икенче кабат миңа болай селәгәеңне агызасы булма, ишетсен колагың. Ата белән малай булып түгел, солдат белән солдат булып бер сөйләшик дисәң, сүз янә дә кыскарак: әле, син юлны башладың гына, туганкай, алда аның очы-кырые юк. Азаплары да булыр, көйдерә торган салкын, җилләргә дә очрарбыз, но, чем чорт не шутит, өлешебезгә чыккан көмешебезне дә табарбыз, әти әйткән иде, диярсең, табачакбыз,'һичшиксез4 табачакбыз.
Янә килеп шуны да сорыйм әле мин синнән: моннан элек язган хат-ларыңның берсендә Салихова дигән бер медсестраны, безнең Казан кызын очратуың турында язган идең, аннары нишләптер ул турыда бөтенләй язмый башладың. Нишләп язмыйсың ул турыда? Еракта, чит-ят җирләрдә, үз якташың бик кадерле була ул. Шулай түгелме? Аннары тагын бу ягы да бар мәсьәләнең: бу фашистларны кырып-себереп, кибәнне очлап дигәндәй, өйгә кайтсак, катып беткән ике солдат без анда ялгыз баш нишләрбез? Безгә кем чәй куеп эчерер? Кем безнең күлмәкләребезне юар? Әллә, мин әйтәм, күңелеңә ошардай булса, аяксыз дип хурламаса, шул Казан кызын, әлеге шул медсестра дигәнеңне әйтәм, өченче, кеше итеп үзебезнең семьяга алып кайтасыңмы? Миңа кыз, сиңа кәләш булыр иде. «Минем эшкә тыгыла бу» димә, сүз уңаеннан гына әйтүем, но кер юдырмыйча да яшәп булмый бу дөньяда.
Якташ дигәннән, монда мин тоже бер татар капитанын очраттым. Ярыйсы гына кеше болай, но бик күп сөйли. Күрәсең, авызы җитәрлек пешмәгән әле.
Тизрәк терелүеңне теләп и һәртөрле пустяк уйларны башыңа китерүдән категорически тыеп: карт атаң һәм резервта кул-аягы бәйләнеп торучы майор Ташбулатов диеп белерсез».
Ф
Дөресен әйтергә кирәк, сугышның уенчык түгеллеген мин аңа кадәр дә бераз татыган идем инде, ә менә аталы-уллы бу ике солдат, икесе ике якка имгәтелеп ташланган бу ике солдат язмышы белән очрашканнан •соң, мин аның зурлыгын һәм эчке драмасын ничектер тагын да үткенрәк сизә башладым кебек. Ә шул ук вакытта, майор Ташбулатов әйтмешли, «тыныч тыкрыкларга кайтып бикләнергә иртәрәк. Без бу җиргә иркәләнер өчен килмәгән» идек.
Ташбулатовның минем турыда хатының ахырына язып куйган сүзләрендә дә дөреслек бар. Күңелгә ятышлы кеше туры килгәндә сөйләшергә яратам мин. Андый кристалл йөрәкле патриотлар белән ничек сөйләшми чыдап тормак кирәк.
йокы аралаш, юлын юлга, хәрефен хәрефкә сөйләп биргән, бер генә кат түгел, берничә тапкыр кабатлаган бу хаты турында иртәгесен, бер җайлы форсат туры китереп, мин аңарга шулай да әйттем. Майор кинәт бик аптырап калды һәм, бу хәленнән уңайсызланган кебек, йөзен читкәрәк борды.
— Дөресен әйткәндә, капитан, мин әле ул хатны җибәрмәгән. — диде майор хаты өчен миннән уңайсызлангандай итеп. Бу минутта аның талган күзләре ялварып карагандай күренә һәм ул күзләрдә саран гына булып яшь пәрдәсе ялтырый иде, — ачулануын ачуландым малайны, сүгенү— иң ансаты, но бит үзең беләсең, яшь кеше өчен аякны югалту да уен түгел. Тормышның башында гына әле кеше, алда никадәр чабарга кирәк, ә чабарга аяк юк... Их, бу сугыш, сугыш.
Бераз тын торганнан соң, Ташбулатов, бөтен борчуларын берьюлы коеп төшерергә теләгәндәй, иңбашларын сикерткәләп куйды һәм, гаепле кешедәй, авыз эченнән генә мыгырданды:
— Менә бит нишләтте бу контузия... Хәзер миннән нинди разведчик чыксын инде, болан күп бытылдаучы бытбылдыктан...
Ул моны беркадәр шаярткандай итеп әйтте, әмма һич тә шаяртмый иде, мин моны аның беркадәр моңсулык баскан күзләреннән күреп калдым.
Шуннан соң ул минем белән артык трра алмады. Үз частена кайтарып җибәрделәрме, бүтән берәр җиргәме, — ачык кына белә алмадым. Майор Ташбулатов, минем белән хәтта күрешеп тә тормыйча, бик серле рәвештә юкка чыкты.