Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДУСЛАР ИҖАТЫ


Д. ХАЙДУ
РУМЫНИЯ ХАЛЫК РЕСПУБЛИКАСЫНДАГЫ ЯҢА ВЕНГР ӘДӘБИЯТЫ
Татар әдәбиятының һәм Татарстан язучыларының тугандаш әдәбият- > лар һәм чит илләр әдәбиятлары белән иҗади дуслыгы торган саен киңәя һәм ныгый бара. Румыния Халык Республикасының Венгр Автономияле өлкәсе язучылары белән иҗади бәйләнеш аеруча конкрет һәм эшлекле төс алды. Үткән елда шул Өлкәнең башкаласы Тиргу-Муреш шәһәренә шагыйрь Зәки Нури барган иде, ә бераз соңрак Румыниядән Казанга венгр телендә чыга торган «Хак сүз» исемле әдәби журнал редакторы Хайду иптәш килде. Татар әдәбиятының күп кенә әсәрләре «Хак сүз» журналында басылды. Журналыбызның бу санында, венгрчадан тәрҗемә ителеп, дуслар иҗатыннан кайбер үрнәкләр урнаштырыла. Иҗади дуслык бүләкләре өчен якын дусларыбызга чын күңелдән рәхмәт белдерәбез һәм аларны шушы елның август аенда булачак Азатлык бәйрәмнәре белән { котлыйбыз.
умын халкы һәм Румыния халык республикасында яшәүче башка азчылык милләт халыклары арасында хокукта тулы тигезлек урнашуы — бу Румыниядә социализм төзү өлкәсендә ирешелгән иң зур һәм иң җитди уңышларның берсе. Бу тигезлек милләтчелекнең һәм шовинизмның һәртөрле күренешләренә каршы Румыния эшчеләр партиясе эзлекле рәвештә алып барган һәм бара торган көрәш нәтиҗәсендә тормышка ашырылды. Румыния халык республикасында барлык азчылык милләт халыклары тигез хокуклы һәм безнең Конституциябез нигезендә үзлә-ренең культураларын үстерәләр, ана телләрендә белем алалар, эш йөртәләр, илнең политик һәм хуҗалык тормышына актив катнашалар.
Румыния халык республикасындагы венгр әдәбияты, башка азчылык милләт халыклары әдәбиятлары кебек үк, румын культурасы белән нык бәйләнештә үсте һәм аның барлык уңышлары румын әдәбияты үсеше белән аерылмас бәйләнгән. Ру-мыниядәге яңа венгр әдәбияты венгр әдәбиятының бөек классиклары Балинт Балашша, Витез Михай Чоко- наи, Михай Вёрёшмартн, Шандор Петёфи, Янош Арань, Эндре Ади, Аттила Иожеф, Миксат Кальман, Жпгмонт Мориц. Лайош Тольнаи, Иштван Петели, Элека Бенедекадан мираска калган прогрессив тенденцияләрне дәвам иттерә. Румыниядәге бүгенге венгр әдәбиятының үсешендә заман ягыннан күп өлеш якынрак һәм күп өлеш кызыграк булган әдәбиятның казанышлары да—дөнья күләмендәге ике сугыш арасында ярым феодаль-капиталистик Румыниядә подпольедәге Коммунистлар партиясе рухландырып, зур уңышларга илткән прогрессив венгр әдәбияты казанышлары да зур роль уйный. Шул уңай белән иң элек ул елларда «Корунк» («Замандаш») жур-налы тирәсенә тупланган язучылар, шагыйрьләр һәм публицистларны
Р
46
искә алырга кирәк. Габор Гаал ре-дакциясендә чыккан бу журнал бик авыр шартларда 15 ел буе прогрессив әдәбиятны халык арасында тарату өчен көрәшеп килә, халыкка хезмәт итүе белән Румыниядән читтә дә киң таныла. Адмирал Хорти- ның фашистик режимы урнаштырылу белән, бу героик журнал ябыла. Аның актив язышучыларыннан коммунист публицист Бела Ежа һәм сугышчан әдип Янё Ковач Катона батырларча көрәшеп һәлак булалар. Румыния азат ителүгә бер ел калганда фашистларның концлагерьларында газаплап үтерелгән Эрнё Ша- ламон, Виктор Брашшаи һәм Шандор Корвин да шул группаның һәм венгр пролетар поэзиясенең күренекле вәкилләре булалар. Румыниядәге венгр әдәбиятына зур байлыклар өстәгән, әдәби көчләрне оештыруы белән танылган редактор, тәнкыйтьче һәм галим Габор Галл да шул якты затлар исәбенә керә. Партиянең идеалларына һәм эшенә турылыклы бу кеше Румыния фашистлардан азат ителгәч Румыния Фәннәр академиясе члены һәм «Утунк» газетасы редакторы булып эшләде һәм яңа венгр әдәбиятын үстерүгә бик күп көч салды (ул 1954 елда үлде).
Дөнья күләмендәге ике сугыш арасындагы чорда «Корунк» журналы тирәсенә тупланган талантлы венгр әдипләренең әсәрләрендә социалистик реализм үсентеләре күренә иде инде. Эрнё Шаламонның гаҗәп көчле поэзиясе, Шандор Корвин шигырьләре, шулай ук Иштван Надь һәм Андраш Силадинең прозасы моңа мисал була ала. Ул чордагы Румыниядәге венгр әдәбиятында без эшчеләр хәрәкәте белән нык бәйләнгән язучылардан тыш, критик реализмга тартымлы күп кенә демократик язучылар белән шагыйрьләрне дә күрәбез. Алардан, мәсәлән, Ласло Томпо, Кароль Кош, Кароль Мольтер, Сентимрэи Янё, Кароль Эндре, Янош Барталиш, Шандор Качо, Ласло Шаламон, шулай ук Ференц Семлер, Дьердь Ковач, Янё Киш, Иштван Асталош, Ласло Гади, Имре Хорват, Ласло Сабедине искә алырга була.
Прогрессив публицистикалары һәм әдәби тәнкыйтьләре белән танылган әдипләрдән Ласло Баняи, Эрнё Гаал, Элемир Янго, Дюль Чехи, Ио- жеф Мелнус та «Корунк» журналында актив катнашучылар. Безнең өчен шунысы әһәмиятле, Румыния фашистлардан азат ителгәнгә кадәр күп элек «Корунк» журналы румын һәм венгр язучыларының дусларча бергә эшләүләре урыны булып килә. Бу журнал битләрендә безнең иң зур классикларыбыздан Михаил Садовя- нуииың әсәрләре басыла, румын әдә-биятының күренекле вәкилләреннән Александру Сахия, Михай Бенюк, Чезарь Петреску, Тудор Аргези, Джео Богза, Ливиу Ребряну, Г. То- пырчану, Эмиль Исак, Джордже Ваковия һәм Виктор Ефтимиу бу журналга актив катнашалар. Илебез азат ителгәч, румын һәм венгр әдипләренең дусларча бергә эшләве тагы да киңәйде. Румыния халык республикасындагы яңа венгр әдәбияты менә шул гүзәл традицияләргә нигезләнеп туды һәм үсә.
Румыниядәге венгр әдипләренең күпчелеге, партиябезнең яши башлаган көненнән үк барлык милләтләрнең хокук ягыннан тигезлеге өчен көрәшеп килгәнен белгәнгә күрә, илебез азат ителү белән партия байрагы астына тупланды. J5y әдипләр культура, әдәбият һәм сәнгатьнең ирекле үсүен ленинчыл милли политика гына тәэмин иткәнен ачык күрделәр. Партиябезнең идея ягыннан дөрес җитәкчелек итүе, юнәлеш бирүе һәм зур тәрбия эше алып баруы нәтиҗәсендә, әдипләребезнең өлкән һәм яшь буыны иҗат эшендәге иң ышанычлы метод булган социалистик реализм методының көченә төшенә алдылар.
Илебез социализм төзү юлына бас-кач яңа венгр әдәбияты аеруча нык үсә башлады. Нәкъ менә шул чорда Имре Хорват, Ференц Семлер, Ласло Сабеди, Иштван Хорват, Янё Киш- нең сугышчан партиялелек белән су-гарылган шигырьләре чыкты. Тыныч-лык өчен, эшчеләр сыйныфы эше өчен көрәшү рухы белән сугарылган һәм халкыбызның тыныч төзелешенә булышу теләге белән янган бу әсәрләрдә ул шагыйрьләр үзләренең үткән юлларына партияле позициядән бәя бирәләр. Ласло Томпс
47
белән Кароль Эндре шигырьләре, Сабединең «Партия алып бара» дигән шигыре, Имре Хорват шигырьләре, Иштван Хорватның «Аң белән», Тодор Мунтянның «Кулыңны суз», Янё Кишнең «Борынгы тау куышында» һәм «Парчһлягә», Сенти- мреинең «Хисап урынында», Семлер- нең «Яна ватан» дигән шигырьләре— поэзиябезнең иң яхшы әсәрләре булып торалар. Аннан соң поэзиябез тагы да мулрак уңыш бирде. Имре Хорватның «Заман боерыгы», Семлернең «Көрәшергә», Иштван Хорватның «Авыл гөрли», Сабединең «Без күбәү», Кишнең «Юллар рапсодиясе», Летаинең «Яңа дөнья төзелә», Анавинең «Хәрби тәртиптә баралар» дигән шигырь җыентыклары — болар барысы да партиябез тәрбияләп үстергән яңа кешенең хисләргә һәм фикерләргә чиксез бай булган эчке дөньясын чагылдыралар. Бөтен бер буын яшь шагыйрьләр плеядасы җитешүе дә поэзиябезнең үсүен күрсәтә. Ул шагыйрьләрнең бер өлеше әдәбиятка илебез социалистик төзелешкә керешкәч килсә, икенчеләре безнең тәҗрибәле шагыйрьләребез сафына соңгы 4—5 ел эчендә килеп кушылдылар.
3. Хайдуның «Муреш өстендәге йолдызлар» һәм «Гади җыр» дигән җыентыклары, Эрик Майтенинең 5 шигырь җыентыгы, Янош Саеның «Рядовой җыры», Золтан Маркинең «Тугрылык» дигән китаплары, Янош Пал һәм Пал Янчикның шигырьләре халык демократиясе строе тәрбияләп үстергән яшь көчләрнең зур уңышларга ирешүе турында сөйлиләр.
Безнең иң яхшы шагыйрьләребез- нең әсәрләрендә сурәтләнә торган поэтик дөнья социализм төзүче яңа кешенең характерын шактый киң ача. Ф. Семлернең шигырьләре, аеруча аның «Тынычлык рапсодиясе» дигән әсәре халкыбызның бөтен барлыгы белән тынычлыкны яклавын һәм милләтләрнең хокук ягыннан ти- . гезлеген урнаштыруга нигезләнгән азатлык хисен чагылдыралар, алар !тнрән оптимизм белән сугарылганнар. Иштван Хорват белән Лайош Летаинең иң яхшы шигырьләренең күпчелеге гасырлар буе килгән артталыкны җиңеп, партиябез билгеләгән юлдан аңлы рәвештә алга бара торган яңа, социалистик авылның бүгенге йөзен чагылдыралар. Имре Хорват шигырьләрендә, шулай ук яшь шагыйрьләрдән Эрик Майтенн, Золтан Хайду, Янош Сас шигырьләрендә подпол ьеда гы Ком м у н истл а р партиясенең героик көрәше һәм дөньяны үзгәртеп кора торган эшчеләр сыйныфының иҗат көче сурәтләнә. Золтан Маркинең «Быргылар тавышы» һәм «Постта» дигән шигырьләрендә халык армиясендә үсеп җитлеккән яңа кешенең рухи дөньясы ачыла.
Шагыйрьләребез социализм төзи торган кешеләр арасындагы яңа мө-нәсәбәтләрне, кешеләр арасындагы мәхәббәтнең яңа сыйфатларын, семья һәм аерым кешеләр тормышларының яңа эчтәлеген хәзер гаҗәп оста су-рәтлиләр. Бу хәл лирикабызның бай-лыгын раслый.
Партиягә чын күңеленнән бирелгән яңа венгр әдәбияты, ватанга һәм ха-лыкка һәрвакытта да турылыклы булуы белән бергә, хезмәт ияләренең халыкара бердәмлеге, социализм һәм тынычлык өчен көрәш бурычларын нык исендә тота. Шагыйрьләребез- иең иң яхшы әсәрләрендә социалистик патриотизм иң матур лирик гәү-дәләнешен тапты. «Безнең илебезнең венгр шагыйрьләре» дигән исем белән басылып чыккан антологиябез — венгр шагыйрьләренең бердәм партияле һәм патриотик фронтының иң гүзәл документы. Румын һәм венгр телләрендә чыккан бу антологиядә Румыния халык республикасының бердәмлеген һәм румын халкы белән башка азчылык милләт халыкларының дусларча бергә яшәүләрен һәм социализм төзүләрен җырлый торган әсәрләр (мәсәлән, Имре Хорватның «Кояш нурларында», Ф. Семлернең «10 ел», 3. Хайдуның «Ватан» дигән шигырьләре) аеруча көчле яңгырыйлар.
Поэзиябезне уннарча мең кешеләр-нең яратып укуы һәм ул әсәрләргә югары бәя бирүе аның идея йогынтысы турында бик ачык сөйли. Ша- гыйрьләребезнең эшендә венгр поэ-зиясе классикларының уңай йогын-тысы һәм поэтик телне халыкның җанлы сөйләм теле, классиклар
48
үстереп калдырган тел нормалары нигезендә үстерергә омтылулары сизелә. Петёфи, Ади, Аттила Йожефнең идея һәм художество дәрәҗәләре ягыннан тиңдәшсез әсәрләре алар өчен зур үрнәк булып килә. Шул ук вакытта без венгр поэзиясенә совет поэзиясенең, бигрәк тә Маяковский поэзиясенең йогынтысы көчле булуын әйтергә тиешбез. Шушы уңай йогынтыдан башка яңа социалистик шагыйрьне күз алдына китерергә дә мөмкин түгел. Иң яхшы совет шагыйрьләренең, шул җөмләдән татар Фучпгы /Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы безнең шагыйрьләребез өчен рухландыргыч үрнәк булып тора.
Румыниядәге яңа венгр прозасы да поэзия белән бергә һәм шул ук юнә-лештә үсә. Яңа венгр прозасының уңышлы үсүе өчен без иң элек социалистик реализмга нигез салган Алексей Максимович Горькийга, Алексей Толстойга, /Михаил Шоло-ховка, Александр Фадеевка, Конс-тантин Фединга, Илья Эренбургка, Петр Павленкога һәм әсәрләрендә дусларча күрсәтмәләр булган башка совет әдипләренә бурычлыбыз. Безнең әдипләребез, гәрчә бик үк тулы күләмдә булмаса да, татар прозаик-ларының иң яхшы әсәрләре белән дә таныш инде. Күренекле татар про-заикларыннан Галимҗан Ибраһи- мовиың, шулай ук Шәриф Камалның һәм Гомәр Бәшировның венгр теленә тәрҗемә ителгән әсәрләре бездә зур уңыш казандылар һәм аларны укучылар яратып укыйлар. Иштван Асталошныц «Утсыз төтен булмый» һәм «Яшь йөрәк белән», Дердь Ковачның «Теш һәм тырнак белән» һәм «Букет», Ласло Гадиның «Укытучылар», Иштван Хорватның «Чирәм күтәрәләр», Иштван Надь ның «Иң зур көчтә», «Утыздан бер ел», «Безнең кыз балалар», Дюль Сабоның «Сизгер туган-тумача» дигән романнары хәзерге венгр прозасында төп әсәрләр булып торалар. Румыния фашистлардан азат ителгәннән соңгы беренче елларда югарыда искә алынган романнар өлгерүгә беркадәр нигез салган һәм игътибарга лаеклы берничә роман язылды. Алардан, мәсәлән, И. Аста- лошның «Язучы сугыш кырында», Иштван Надьның «Исемсезләр юлында», «Боз өстендәге кеше», Семлернең «Фәрештәләрнең егылуы», «Җир астындагы урман», Д. Ковачның «Килешүчән Трансиль-вания» һәм «Үзәндәге күләгә» дигән романнарын күрсәтергә мөмкин. Без-нең прозабызның иң яхшы әсәрләре хәзерге заманның аеруча әһәмиятле якларын сурәтлиләр.
Яңа венгр прозасы әдәбиятыбызда хезмәт һәм эшчеләр сыйныфы темасын беренче башлап күтәрде. Элек әдәбиятта күбесенчә читләтеп үтелә торган эшчеләр сыйныфы темасы Румыния азат ителгәннән соңгы 14 ел эчендә әдәбиятта дөрес сурәтләнешен таба башлады.
Шунысы куанычлы, Иштван Надъ кебек танылган әдип белән рәттән яшь язучыларыбызның шактый зур күпчелеге бу темага алыналар һәм чыннан да яхшы-яхшы әсәрләр би-рәләр. Ф. Паппның романнарында һәм Кароль Балланың повестьларында безнең ил эшчеләр тормышы шактый уңышлы һәм дөрес чагыла. А. Силадиның очерклары, Ш. Ху- сарның повестьлары, Эрвин Мико- ның һәм Магда Шимонаның әдәби репортажлары әдәбиятыбызда эшчеләр сыйныфы тормышым яктырту перспективалары үскәннән-үсә баруын сөйли.
Иштван Надь—Румыниядәге венгр прозасының иң күренекле вәкиле. Партия тәрбияләп үстергән бу про- летар-коммунист язучы 20 нче, 30 нчы елларда ук инде Румыниядәге венгр әдәбиятында социалистик реализмга юл сала һә!и бүген без барыбыз да горурлана торган әсәрләр иҗат итә. Коммунистлар партиясе: җитәкчелегендә эшләп килгән «Ко- рунк» журналы һәм аның баш ре-дакторы Габор Га ал тирәсенә туп-ланган алдынгы әдипләрнең берсе булган Иштван Надь ярым феодаль- буржуаз стройга хезмәт иткән төрле декадент агымнарга каршы бик эзлекле көрәшә. Ул шул заман Румыниясендәге венгр прозасы өчен билгесез булган дөньяны — промышленность пролетариатын һәм партия
4. .С. Ә.‘ № 6 49
тәрбияләп үстергән эшчеләрнең ге- роик көрәшен сурәтли.
Иштван Надьның Румыния фа-шистлардан азат ителгәнгә кадәр яз- : ган һәм бастырган романнарыннан . «Олтян оныклары», «Күрше хакы өчен», «Михай Резьнең сые» һәм . башкалар берничә том тәшкил итәләр һәм Румыниядәге венгр әдәбиятында социалистик реализм методы белән иҗат итүнең үрнәге булып торалар. Иштван Надьның 1944 елдан соң язган әсәрләре сугышчан партиялелек һәм дөньяга коммунистик көрәш рухы белән сугарылганнар. Аның «Иң зур көчтә» һәм «Безнең кыз балалар» исемле романнарында азатлык яулап алган эшчеләр сыйныфының завод-фабрикаларны үзе идарә итүе һәм яңа җәмгыять төзүе күренә.
И. Асталошның «Утсыз төтен бул-мый» (бу әсәр берничә телгә тәрҗемә ителде), Иштван Хорватның «Чирәм күтәрәләр» дигән романнары, Гашпар Тамаш һәм Балинта Ковач- ның повестьлары күмәк хуҗалыкка күчкән авылны күрсәтүләре белән әһәмиятле.
Яңача корылып килгән социалистик авылны чынбарлыктагыча һәм зур осталык белән сурәтләгән Ласло Гади повестьлары да игътибарга лаеклы.
Венгр прозасында Д. Ковач әсәрләре зур урын били. Иштван Надь кебек үк иң зур венгр прозаигы булган Д. Ковач «Теш һәм тырнак белән» дигән романында хортичылар режимыннан коткарылган венгр авылындагы катлаулы сыйнфый мөнәсәбәтләрне, венгр һәм румын хезмәт иясе крестьяннарының берләшеп шовинизмга һәм милләтчелеккә каршы көрәшүен күрсәтә.
Талантлы яшь прозаиклардан Андраш Шютё һәм Дюла Сабо иҗат-лары яңа венгр әдәбиятында мактаулы урын биләргә хаклы. Шютё бүгенге венгр авылының бик әһәмиятле һәм актуаль социаль проблемаларын күтәрсә, Сабо Румыниядә социализм төзүче яңа кешенең рухи дөньясын сурәтли. Череп таркалган барлык искелекне яңалык юлыннан себереп ташлау процессын гәүдәләндерә торган сатирик хикәяләр язган Анде Байор, күп кенә кызыклы хикәяләр биргән Ш. Фодор, Йожеф Хорняк, Иштван Банцош, Илона Надь, Дюль Кормош, Дердь Мехеш, Иштван Сабо һ. б. турында да сөйләргә мөмкин.
Румыниядәге яңа венгр әдәбияты-ның уңышларына тукталганда, дра-матургия һәм әдәби тәнкыйть өлкә-сендә безнең уңышларыбыз зур бул-маганны әйтергә кирәк. Безнең дра-матургиябез әдәбиятыбызның гомуми үсешеннән һәм сан, һәм сыйфат ягыннан күп артка калып килә әле. Румыниядәге яңа венгр әдәбиятының драматургия жанрының азмы- күпме әһәмиятле әсәрләрен санап чыгу күп урын алмавы үзе үк моны раслап тора. Чыннан да без Я. Киш- ның «Ак кеше» һәм «Өч көн — бер ел», А. Шютё белән 3. Хайдуның «Ялан аяклы кәләш», Л. Киш һәм Дежё Ковачның «Тауларда давыл», Агоштон Хорватның «Варго Каталин» исемле пьесалары, шулай ук Ш. Томпа һәм Латош Сабоның яңа пьесаларыннан башка бер әсәрне дә күрсәтә алмыйбыз әле. Бу пьесалар безнең чынбарлыкның яңа конфликтларын сурәтләүдән' уза ал-мыйлар. Драматургиябезнең артка калуы, бердән, әдипләребезиең күбе-сенең зур хезмәт сорый торган бу жанрны читләтеп үтүләреннән килсә, икенчедән, драма театрларыбызның әдипләрне драма әсәрләре иҗат итәргә этәрә торган юлларны таба алмауларыннан килә дияргә була.
Румыния халык республикасында яңа венгр әдәбиятының үсүе партияле яңа әдәби тәнкыйть мәйданга килү белән бәйле. Безнең тәнкыйтебез Габор Гаал, Байза, Тольди, Дюлаи кебек прогрессив классик венгр тәнкыйте эзеннән бара һәм әдәбиятыбызны тагын да үстерү өчен Советлар Союзының әдәбияты тормышы тәҗрибәсен иҗади файдаланырга тырыша.
Румын тәнкыйтьчеләре белән ту-ганнарча бергә эшләү нәтиҗәсендә соңгы елларда яшь венгр тәнкыйть-челәре отряды җитеште. Марксизм- ленинизмның әдәбият турындагы өй-рәтүенә таянып, алар тәнкыйть фрон-тының алгы сафларына чыктылар. Бездә Г. Гаал, Чехи, Сентимреи,

Л. Сабеди, П. Шони, Иончу һәм Мольтер кебек танылган өлкән буын тәнкыйтьчеләр янына хәзер яшьләрдән йожеф Иҗак, Петер Мароше, Жолт Галфелви, Пал Надь, Янош Ковач, Тибор Олах, Иштван Сечь һәм бу мәкаләнең авторы килеп тоташа.
Биредә партия җитәкчелегендә эш-ләп килгән сугышчан тәнкыйть фронтына буржуаз идеологиянең үтеп керүенә, безгә чит булган эстетизация тенденцияләренә каршы алып барган көрәшенә тукталып үтми мөмкин түгел. Тәнкыйтьчеләрнең һәм әдипләрнең кайберләре, тормышны бөтен тулылыгында күрсәтү кирәклегенә басым ясап, чынбарлыкны бозып күрсәтүне әдипнең кыюлыгы үрнәге итеп бәяләргә азаплануга кадәр җиттеләр. Ә чынлыкта тормыш хакыйкатен бөтен тулылыгында күр-сәтү яңаның искелекне җиңүен сурәт-ләүдән, чын әдипнең кыюлыгы нәкъ менә шул яңаны сугышчанлык белән ачыктан-ачык яклаудан тора.
Бу ялгышулар, адашулар бездә үткән елларда ара-тирә генә сизелә килде. Партиябез җитәкчелегендә һәм румын иптәшләребез ярдәмендә без сафларыбызны ул адашулардан тиз арындырдык. Венгриядәге әдипләр арасында тамыр җәя башлаган һәм 1956 елда буржуаз милләтче контрреволюцион фетнәгә ярдәм иткән ревизионистик агым безнең әдипләребез арасында үзенә җирлек тә, теләктәшлек тә тапмады. Партиябезнең эзлекле рәвештә марксистик-ленинчыл идеологии җитәкчелекне тәэмин итүе нәтиҗәсендә, Румыниядәге румын, венгр, немец һәм башка милләт әдипләре аларга каты һәм бердәм отпор бирделәр.
Румыния эшчеләр партиясе Үзәк Комитетының партиянең икенче съез-дында ясаган отчетында «...азчылык милләтләрнең социалистик культурасы безнең илебездә хәзерге этапта хәрәкәт итә торган гомуми экономик һәм политик факторлар нигезендә, румын халкының социалистик культурасы белән аерылмас бәйләнештә үсә»,—дип күрсәтте.
Бу сүзләр Румыниядәге яңа, со-циалистик венгр әдәбиятының, румын әдәбияты кебек үк, Румыния халык республикасының чәчәк атып үсүенә һәм уртак ватаныбызда социализмны тизрәк төзүгә ярдәм иткәнен күрсәтәләр.
Румыниядәге венгр культурасының, аерым алганда Трансильвания- дәге әдәби тормышның әле беркайчан да хәзерге кебек зур үсеш мөм-кинлекләренә ия булмаганын без чын горурлык белән әйтәбез. Румыния халык республикасы язучыл арының беренче съездыннан соң (1956) Ру-мыниядә әдәби тормыш бик нык җанланды һәм баеды. Бер 1957 елда гына бездә венгр телендә берничә журнал чыга башлады. Элек Г. Га- ал редакторлыгында чыккан һәм илдә фашистик террор хөкем сөргән чорда ябылган калын журнал «Ко- рунк» яңадан чыгарыла башлады. Венгр телендә хәзер театрлар тормышын һәм сынлы сәнгать мәсьәләләрен яктырта торган «Сәнгать» журналы, «Кояш нуры» исемле балалар журналы, «Педагоглар газетасы», «Тел һәм әдәбият» исемле журналлар чыга. Клужда басыла торган «Утунк» исемле атналык газета , һәм Тыргу-Мурешта чыга торган айлык «Игоз Со» («Хак сүз») һәм «Мәгариф» журналлары һәм венгр телендәге башка атналык газеталар белән бергә, алар Румыния халык республикасындагы социалистик культура фронтын оештыралар һәм аңа юнәлеш бирәләр.
Румыниядә яши торган һәм хокук ягыннан бертигез булган барлык азчылык милләт халыкларыныкы ке-бек, венгр халкы әдипләре дә, пар-тиябез байрагы астында нык тупланган хәлдә, әдәбият алдына куелган зур һәм җаваплы бурычларны намус белән үтәү өчен барлык талантларын һәм көчләрен биреп эшлиләр.