ДҮРТ ЕЛГА ИЛЕ— ТАТАРСТАН ТУРЫНДА
езнең ямьле Идел буйлап пароходта йөргәнегез юк идеме? Хәер, әгәр моңарчы булмаса, бәлки моннан соң туры килер. Ничек кенә булса да бу тирәдән узганда Татарстан республикасының башкаласы данлы Казан шәһәрен күрмичә үтәсегез килмәс.
Борынгы рус шәһәрләреннән Углич белән Горькийны, алардан шактый ук түбән торган Чувашстанның башкаласы Чабаксарны узгач, Идел, үзсүзлеләнеп, текә генә көнчыгышка таба борыла. Нәкъ шул тирәләрдән сез ак булып, яктырып торган мәһабәт сарайларны, борынгы киртләч крепость диварларын, кояш яктысында ялтыраган чиркәү гөмбәзләрен, биек манараларны күрерсез. Бу биналар арасында берсе кабатланмас үзенчәлекле төзелеше белән башкалардан аерылып торыр. Ул кызыл кирпечтән салынган биек Сөембикә манарасы булыр.
Әнә шул күргәннәрегез атаклы Казан Кремле була инде.
Әгәр дә бераз вакытыгыз булса, яңа портка төшегез дә трамвайга, автобуска, троллейбуска яки таксига утырып шәһәрнең үзәгенә менегез. Билгеле, кыска гына вакыт эчендә сез бу каланың уннан бер өлешен дә карап өлгерә алмассыз, чөнки Казан шактый ук зур шәһәр бит ул. Андагы урамнарның саны меңнән артык. Әгәр Казанның һәр урамында булырга, һәр тыкрыгын карап узарга теләсәгез, сезгә нәкъ 500 километр ара узарга туры килер иде. Шулай булуы бер дә гаҗәп түгел. Чөнки әгәр бераз түгәрәкләбрәк әйтсәк, Казан каласында җиде йөз меңгә якын кеше яши.
Яңа портның чәчәк түтәлләре, яшел аллеялары яныннан кузгалып, күптән түгел генә салынган тимер юл күпере астыннан чыккач та сез Татарстан урамына килеп керерсез. Берничә километрга сузылган Нә- риман һәм Тукай урамнарын аркылы кисеп чыкканнан соң электр станциясе каршындагы өч катлы чат йортка игътибар итегез. Анысы элекке «Болгар» номерлары булыр. Янәшәсендәге бишәр катлы биек йортлар янында ул хәзер бераз искереп, кечерәеп калган калуын. Ләкин Казанга беренче килгән кеше барыбер бу йортка күз салмыйча, аның стенасына кадакланган истәлек тактасындагы язуны укымыйча китә алмый. Чөнки шушы йортның икенче катындагы ^тар гына бер бүлмәдә татар халкының иң сөекле, иң кадерле шагыйре Габдулла Тукай яшәгән. Шул җан өшеткеч салкын, караңгы бүлмәдә ул кешеләрнең күңелен яктырта, йөрәкләренә дәрт, илһам, куәт бирә торган соклангыч шигырьләрен язган, әнә шул янәшә-тирә урамнарда халыкның язмышы өчен ачынып, аның киләчәген кайгыртып авыр уйларын уйлап йөргән.
С
27
Г-
Аннан бераз киткәч, шул ук Тукай шаяртып та, яратып та күп тапкырлар телгә алган мәшһүр Кабан күле башыннан узарсыз. Күперне чыккач та ук уң ягыгызда яшьрәк кенә бакча булыр. Шул бакчаның урта бер җирендә биек булып, мәһабәт булып Габдулла Тукайның бронза сыны басып торыр. Ул хәзер бик авырып хәлдән тайган, күңеле сызланган чакларда язган кайбер шигырьләрендәгечә боек түгел. Юк. Ул үзеннән соң бөтенләй яңарып, яшәреп, матурланып килә торган «дәртле Казан, моңлы Казан»ына горурланып карап тора. Чөнки ул белә: аның сөекле халкы бөтенләй яңача, бөтен һәм тук тормышта яши, шуның өстенә, бу яңа тормышка аның, Габдулланың да, ниндидер яхшы хыяллары, якты өметләре күркәм өлеш булып кергән. Тагын шунысы да бик куанычлы хәл: хәзерге буын халкы аны онытмый гына түгел, бәлки элеккедән дә бигрәк зурлый, ихтирам итә, ярата...
Шуннан ерак та түгел, бераз өскә таба менә төшкәч, тау башында ап-ак мәһабәт сарайлар күрерсез. Монысы безнең мактанычыбыз мәшһүр Казан университеты булыр. Никадәр генә ашыксагыз да, безнең университетыбызның—бөтен дөньяда бердәнбер һәм кабатланмас тарихы булган шушы данлыклы фәннәр сараеның мәһабәт колонналары алдында туктамыйча уза алмассыз, студент Ульяновка куелган яңа һәйкәлне дә күрәсегез килер. Ишеткәнегез дә бардыр, яше 150 дән узган бу карт университетта үткән йөзнең ахырында кешелекнең бөек даһие Владимир Ульянов-Ленин укыган, яшь Ульяновның революцион эшчәнлеге дә нәкъ менә шушында башланып киткән.
Аннан тыш биредә бөек рус язучысы Лев Толстой укыган бит әле, даһи математик Н. И. Лобачевский дөньяны таңга калдырган фәнни ачышларын шушында ясаган, атаклы рус химиклары А. М. Бутлеров белән Н. Н. Зинин да монда эшләгәннәр, күренекле рус композиторы М. А. Балакирев шушы университетның ирекле тыңлаучысы булган, татар халкының бөек мәгърифәтчесе һәм галиме Каюм Насыйри үзенең фәнни эшләрен шушы ук университетның рус галимнәре белән бергә алып барган, беренче татар революционеры Хөсәен Ямашев та шушында ук укыган.
Кыскасы, фәндә һәм халык тормышында бу йортның хезмәте чиксез зур, санап бетергесез.
Университетның фәнни китапханәсе яныннан да шәт игътибарсыз уза алмассыз. Ул ифрат бай. Анда йөз еллар буенча рус, татар телләрендә һәм чит телләрдә чиксез күп әдәбият тупланган. Шулай ук сез бу китапханәдә Гарәбстан, һиндстан, Кытай, Иран һәм башка бик күп Көнчыгыш һәм Көнбатыш илләренең бөек галимнәре һәм язучыларының моннан йөзләрчә, хәтта меңнәрчә еллар элек язылган, хәзер бик сирәк очрый торган кадерле китапларын яки кулъязмаларын таба аласыз. Бу фән йортының да горурланырлык яклары бик күп. Шунлыктан бу данлы йорттан бервакытта да кеше өзелми.
Казан — бик борынгы шәһәр ул. Риваятьләргә караганда, аның нигезе бик күптән, моннан мең еллар элек салынган. Шулай булуга карамастан, ул һаман да яшь, дөресрәге, ул картайган саен һаман яшәрә генә бара. Яңа салынган биш-алты катлы матур, якты йортлары яисә торган саен һаман киңрәк җәелә барган бакчалары һәм чәчәк түтәлләре генә аны шулай яшәртеп күрсәтмиләр. Юк. Алай гына түгел. Казанны аның яшь күңелле, эшчән, тырыш халкы яшәртә. Казан чыннан да яшьлек шәһәре бит ул, югары уку йортлары шәһәре. Аның дистәдән арткан югары уку йортында, кырыктан артык техникумында төрле өлкәләрдән, төрле республикалардан һәм чит илләрдән килгән ун меңнәрчә егетләр һәм кызлар укый. Нинди генә фәннәрне өйрәнмиләр алар! Бу яшьләр арасында нинди генә талантлар һәм сәләтле кешеләр чыкмый! Казанда әллә никадәр заводлар, бик күп фабрикалар, исемнәре бөтен илгә таралган мәшһүр театрлар, фәнни-тикшеренү
28
институтлары бар. Аларда эшләүчеләрнең дә бит аз дигәндә яртысыннан күбрәге яшьләр.
Казан шәһәре тагын шунлыктан да яшь күренә: ул — азатлык сөюче, культурасының һәм сәнгатенең чәчәк атуына омтылучы, башка тугандаш халыклар белән кулга-кул тотынып, коммунизм яктылыгына күтәрелүче талантлы татар халкының үзәк каласы, фәндә һәм әдәбиятта алдынгы традицияләр шәһәре. Казан бүгенге көй белән генә түгел, бәлки киләчәк өчен дә яшәүче шәһәр, дәртле шәһәр, омтылышлы шәһәр. Әгәр Казан галимнәренең, аның әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләренең иң яхшы уйлары, иң изге теләкләре —барысы да шулай ук якты киләчәккә юнәлгән дисәк, һич ялгыш булмас.
Әнә шәһәребезнең иң югары бер урынында талантлы архитекторлардан И. Гайнетдинов белән С. Скворцов проекты буенча салынган яңа опера һәм балет театры калкып тора. Шундый мәһабәт итеп салынган, шулай сөеп бизәлгән матур, яңа театр бинасын алай бик үк еш очратып булмый. Ул да шулай ук хәзерге көнгә генә түгел, берникадәр киләчәккә дә карый бит. Кыска гына вакыт эчендә без алдынгы техника белән җиһазландырылган менә дигән зур яңа порт салып куйдык. Казан портын халык бик матур итеп «Биш диңгез порты» дип атый. Чөнки монда Кара диңгездән, Боз диңгезеннән, Азов, Каспий һәм Балтик диңгезләреннән кораблар киләчәк. Бу да — киләчәкне якынайту өчен көрәшүнең бик күренекле бер нәтиҗәсе түгелме? Әйе, шулай. Кремль диварларыннан алып Бишбалта бистәсенә кадәр җәелгән киң Казанка елгасының ярыннан карасаң, Аккош күле ягындагы яшеллек өстеннән, очы болытларга җитәрдәй булып, телевизион үзәкнең биек манарасы күренә. Без аны да киләчәккә омтылучы шәһәрнең мәңге картаймас яшьлек билгесе итеп күрәбез.
Киләчәк турында шулай кабатлап әйтелә икән, бу да матур сүз генә түгел. Капиталистик илләрдә безнең халыкның оптимистлыгы турында «уйдырма ул, пропаганда ул» дип ниләр генә лыгырдамасыннар, әмма без, совет кешеләре, киләчәккә чын күңелдән һәм бик нык ышанып яшибез. Без ул киләчәкне якты итеп, матур итеп күз алдына китерәбез. Шулай уйларга безнең ныклы нигезебез һәм хакыбыз бар. Чөнки ул киләчәк хәзер инде борынгы әкиятләрдәгесыман Каф тау артындагы алтын канатлы асыл кош түгел, шулай ук ул акыл ирешмәслек ерак- ерактан кызыктырып кына торучы «зәңгәр хыял» гына да түгел.
Сөекле шагыйрьләребездәи Һади Такташ ук әйткән иде:
Бишьеллыкның бөек гигантлары һаман үсә, һаман күккә таба үрелә, Башларыннан инде Сез яшәгән Коммунизм кыры күренә...
Чыннан да, әле күптән түгел генә шактый ук ерак киләчәк итеп күз алдына китерелә торган коммунизм хәзер инде, партиянең XXI съездыннан соң, күзгә күренеп якыная башлады. Шушы җидееллыкта без Татарстан җиренә техниканың иң соңгы казанышлары белән җиһазланган яңа химия заводлары салабыз икән, без инде алариы коммунизм җәмгыятенә багышлап салабыз. Казанның үзендә булсын, авылларда булсын, бик күп бакчаларга, паркларга нигез салына, бик күп куаклар, җимеш агачлары утыртыла. Без, өлкән яшьтәгеләр, монда да уйлыйбыз: бу бакчаларда безнең балаларыбыз йөрер, балаларыбызның балалары йөрер, бу җимешләрдән алар авыз итәр, алар инде, һичшиксез, коммунизм кешеләре булып яшәрләр, дибез.
Казан урамнарында йөргәндә, бигрәк тә кичләрен яки ял һәм бәйрәм көннәрне, сезне берөзлексез музыка озатып бара кебек тоелыр. Әле бу йорттан, әле икенчесеннән пианино яки рояльдә уйнаган моң-
29
1
нар, скрипка яки мандолина моңнары ишетелер. Сез шулай урамда бара-бара арияләрдән өзекләр, романслар, татар, рус һәм хәтта һинд халык җырларын ишетә аласыз. Җыр дигәнебез яшьлекнең иң якын юлдашы түгелме соң? Кешеләр киләчәкләренә нык ышанмаган һәм татулык, шатлың булмаган урында шулай дәртле яңгыраган музыканы ишетә алырсызмы икән?
Бу борынгы шәһәр менә нилектән шундый яшь, аның халкы менә ни сәбәпле шулай дәртле, эшлекле тормыш белән яши.
Әгәр дә, вакытыгыз сыйдырып, Татарстан буйлап йөрергә чыксагыз, алдан ук әйтеп куярга мөмкин: сәяхәтегез бик күңелле һәм уңышлы булыр. Пароходта йөрсәгез, бигрәк тә. Татарстан яшел тугайлы болыи- I нарга, балыклы, кош-кортлы агым суларга, түгәрәк күлләргә бик бай. Бездәге Мишә, Чирмешән, Зәй, Ык, Чишмә, Зөя, Казанка кебек агым суларны һәм алардан кечерәкләрне саный Сйшласаң, андый елгаларның саны йөздән артып китәр. Әгәр шул агым суларны көймә белән әйләнеп чыгам дисәң, алты мең километр йөзәргә туры килер иде.
Әмма болар арасында иң матурлары һәм мәшһүрләре — дүртәү. Безнең республикабызны юкка гына «Дүрт елга иле» дип атамыйлар бит. Татарстан җиреннән әлеге безнең чал Идел белән аның бер туган сеңелесе — мул сулы Кама (борынгы заманда аны Чулман дип йөрткәннәр), көләч ак йөзле Агыйдел һәм кырысрак чырайлы булса да үз матурлыгы белән күңелгә якын булган Вятка елгалары агып уза.
Халыкта шундый бер риваять сакланган: имештер, борын-борын заманда бер егет туган җиренең урманнарын, болыннарын, тауларын айкап, ил гизеп кайтырга уйлаган. Таң атканда Агыйделдә атын сугарып чыккан икән, икенче көнне кич белән Чулман белән Вятка бер- берсен бик сагынышкан ике сеңел кебек кочаклашып очрашкан урынга җиткән, бары тик берничә көннән генә аның арып йончыган аты Идел суына борынын тидергән.
Идел буйларыннан Урал тауларына чаклы сузылган шушы бай һәм матур табигать эчендә, бүтән халыклар белән якын күрше һәм дус булып, борын-борыннан безнең эшчән, хезмәт сөючән, батыр холыклы татар халкы яши.
Татарстан җирендә, Урта Россия тигезлеге белән мәһабәт Урал сырты арасына сыешкан шушы киң коридорда, көньяктан искән җилләр төньяк җилләре белән, җылы җилләр салкын җил белән бәрелешә; ком чүленнән искән рәхимсез, көйдергеч коры җилләр, безгә килеп җиткәч хәлдәй таеп, ылыс исе аңкып торган кара урманнар кочагына егылалар.
Бу дүрт елга илендә төрле юнәлештән искән җилләр генә түгел, элек- электән төрле халыкларның омтылышы, аларның язмышы һәм тормышлары да бәрелешкән. Бөтен тирәсен ут белән көйдереп, кылыч белән турап моннан Чыңгыз оныгы Бату хан узып киткән. Шулай ук биредә Көнчыгышның явыз илбасары Аксак Тимер дә (Тәмерлан) канлы эзен калдырып, баб.аларыбызиың башкаласын — чәчәк атып утырган Болгарны нигезенә кадәр җимереп узган. Таш өстендә таш калмаган, элекке мәһабәт сарайлар, бакчалар, иген кырлары җир белән тигезләнеп, хәрабәгә әйләнгән. Халыкның күпчелеге кырылып беткән. Шундый вакытта нинди талантлы кешеләр харап булмаган да, нинди әдәби, гыйльми әсәрләр, тарихи истәлекләр, һәйкәлләр һәлак булмагандыр?
һәр яктан ачы җилләр исеп торган ачык калкулыкта җиләк-җимеш бакчасына тамыр җибәрү никадәр кыен булса, халыкларның тарихи язмышлары бәрелешкән шушындый җиде юл чатында кешеләргә дә тормыш кору, яшәү мөмкинлекләрен саклап калу җиңел булмагандыр.
30
Әмма һәркемгә билгеле булган тарихи бер хакыйкать бар: халыкларны юк итеп'булмый, халык кадәр халыкны яшәүдән туктату мөмкин түгел икән! Татар халкы да, Идел буендагы башка күршеләре, тугандаш халыклар белән берлектә, үзара ярдәмләшеп, барлык давыллардан да исән чыккан, халык буларак үзен саклап калган һәм менә хәзер, Бөек Октябрьнең якты кояшы астында, яңа, коммунистик тормыш корып ята.
Халыкларның язмышы турында уйлый башладың исә, башка бер фикер килә, күз алдына кешелекнең иң хөрмәтлесе, хезмәт ияләренең иң сөекле кешесе — бөек Ленин образы килеп баса. Патша самодержавиесе тарафыннан изелгән халыкларны хәерчелектәй, бөлгенлектән, томаналыктан бары тик социалистик революция генә коткарып калачагын, ул халыклар бары тик ирекле тормышта гына үзләренең күпьяклы талантларын, чикләнмәгән рухи байлыкларын ачып җибәрәчәген В. II. Ленин революциягә кадәр үк язган иде бит. Әйтерсең, ул сүзләр турыдан-туры татар халкына карата әйтелгән. Әгәр дә моннан кырык бер ел элек Ленин җитәкчелек иткән революция «халыклар төрмәсе»н җимермәгән булса, Россия империясендәге татарларның һәм башка халыкларның ни хәлгә төшәчәкләрен күз алдына китерүе дә кыен.
Борын-борыннан татар халкының иң күп өлеше яши торган элеккеге Казан губернасы патша Россиясенең иң артта калган, иң хәерче өлкәләреннән берсе иде. (Картлар, өлкәнрәкләр моны үз җилкәләрендә татып беләләр, ә яшьләргә исә әдәбият аша гына булса да белеп тору бер дә зарар итмәс.) Халыкның укый-яза белү дәрәҗәсе, дөресрәге, наданлыгы ягыннан Казан губернасы бөтен Россиядәге илле губерна арасында кырык дүртенче урында торган.
Хәер, ай-һай лабаса, бигрәк тә артта булган икән бит дип дөреслекне күрми узу да килешмәс иде. Казан губернасы гел артта гына булмаган, хәтта ул беренче урынга да чыккалаган. Мәсәлән, халык санына карата үлүчеләрнең күп булуы ягыннан Казан губернасы иң беренче урынга менгән I...
Әйтәсе дә юк — «мактаулы» урын. Татар крестьяннарының җирләре дә шулай ук Россиядәге башка крестьяннарныкына чагыштырганда күп өлеш ким иде. Ул да әле ирл'эргэ генә, хатын-кызга бөтенләй җир бирмәгәннәр. Кырын-ярын урында уңдырышсыз туфрак, аны өстән-өстән генә тырнап йөргән сука, кабыргаларын санарлык арык ат. Җитмәсә, әле шуның өчен дә имана сорап җаныңа тияләр. Түләмәсәң, актык самоварыңны чыгарып сатарга әзер торган үрәтник белән старшина килеп җитә... «Чистай хәерчесе», «Теләнче тамак» дигән хурлыклы исемнәр сәбәпсез генә кушылмаган, мыскыллау, кимсетү нияте белән әйтелмәгән, алардан халыкның гарьлеге, рәнҗүе ишетелә, ачы күз яше күренә. Тәмам актык чигенә җитеп бөлгән, тормышының очын очка ялгый алмыйча җәфа чиккән крестьян агай нишләсен, кая барып егылсын, балаларын ничек туйдырсын? Ул иске өенең тәрәзәсен кадаклап, балаларын җитәкләгән дә патша түрәләрен, халыкның йөрәк маен имеп яткан симез байларны каргый-каргый, бәхет эзләп читкә чыгып киткән. Ни генә күрмәгән алар! Ачы язмыш аларны ил буенча теләсә кая куган. Кайда гына очрамаган алар — үз-үзләрен туган якларыннан сөргән ярлылар! Бу халык Фин күлләреннән алып Куриль утрауларына, Кара диңгездән алып Боз океаны ярларына кадәр әллә кайларга таралган. Элек, патша заманында, Донбасс шахталарында, Каспий диңге-зендәге балык промыселларында, Төньяктагы урман кисүчеләр арасында, Идел һәм Кама пристаньнарында ертык бишмәт яки чикмән кигән,
I Проф. Н. И. Воробьев. «Казанские татары». Рус телендә. 1957. Казан.
31
авыр хезмәттән йончыган, ябык чырайлы боек кешене еш очратырга мөмкин булган. Алар ике күзен дүрт итеп, һаман көткән: берәр якташ килеп чыкмасмы, Идел буеннан игеннәрнең уңуы, тормышның көйләнүе турында җылы хәбәр ишетелмәсме? — дин, яңа килгән кешегә өметләнеп карый торган булганнар.
Шулай табылмаган бәхетне эзләп дөнья гизә торгач, кайберләре, ерактан ялтырап күренгән ялтыравыклы бизәкләргә алданып, хәтта чит илләргә үк китеп барган. Ләкин әйтәләр бит: ^«Бохарада бер инәгә бер сыер, барып карасаң, чүп тә юк»...
Байлык белән бәхет дигәнең, диңгез аръягында да, Каф тау артында да түгел икән бит. Туган җирнең байлыгы аяк астында гына, әлеге шул гомер, буе чабата белән таптап йөргән үзебезнең әрсез туфрагыбызда, шул җирне сөреп, чәчеп, шунда тереклек итүче хезмәтчел кешеләрнең үз җирләрендә икән ләбаса. Тик, әкияттәге кебек, ул байлыкны кара көчләр басып яткан. Шул бәхеткә ирешү, адәм рәтле көн итү өчен ничә йөз еллар буена күпме кан коелган! Халыкның күпме батыр уллары җир өчен, ирек өчен Себердә каторгада черегән, нинди баһадирларның башы киселгән. Степан Разин белән Емельян Пугачев турында, алар белән бер сафта сугышкан татар һәм башкорт батырлары турында чыгарылган җырларны, бәетләрне халык арасында әле хәзер дә ишетергә мөмкин.
Менә Россиядә революция давылы кузгалды. Рус халкының, эшчесе, революционеры, алдынгы укымышлысы Һәм башка халыкларның уллары белән бергә, татар хезмәт ияләре дә көрәшкә күтәрелде. Казан пролетариаты үзенең революцион аңы нинди югары торуын шул көннәрдә аеруча ачык күрсәтте. Казан шәһәрендә Совет власте өчен көрәш Петроградтагы революцион кузгалыш белән бер үк вакытта башланып, шул ук сәгатьләрдә диярлек җиңеп чыкты. Аннан соң башланып киткән гражданнар сугышында, рус, татар һәм башка милләт байларының, капиталистларының каршылыгын җиңүдә татар халкының иң якыннан торып, бөтен көчен биреп көрәшүен без горурлык белән әйтә алабыз. Азатлык, икмәк һәм тынычлык өчен барган шушы авыр һәм канлы көрәшкә татар халкы да зур һәм мактаулы өлеш кертте. Халыкның иң алдынгы уллары Мулланур Вахитов, Камил Якуб, Һади Маликов, Шәһит Әхмәдиев, Шамил Усманов, Хөсәен Мәүлетов, Садыйк Әхтәмов, Бэкер Белоусов, Зәки Котлин, Габдулла Рәҗәпов һәм башка бик күпләрне бөек революция көрәшнең иң алдынгы сафына күтәрде. Алар, рус һәм башка тугандаш халыкларның курку белмәс батыр уллары белән бер сафка басып, М. В. Фрунзе, С. М. Буденный, К- Е. Ворошилов, Я. Юдин, Н. Маркин, Н. Ершов, В. Азин һәм башкалар җитәкчелегендә ил дошманнарына каршы көрәштә халыкларның мактанычы булып әверелделәр...
Озак та үтмәде, элекке Казан губернасы җирлегендә татар халкының да үзенең автономияле социалистик республикасы оешты. 1920 елдан башлап Татарстан республикасын оештыру турында бөек Ленин декретка кул куйган көнне — 25 нче июньне барлык хезмәт ияләре зур бәйрәм итеп каршы ала башладылар.
Аннан соң да бик күп сулар акты, заманалар үзгәрде. Менә бервакыт бөек Ленин ярты гасыр элек әйткән могҗизалар бере артыннан бере тормышка аша башлагач, әллә кайчан ук бәхет эзләргә чыгып киткән агаебыз, картайган көнендә, туган якларына кайта. Хәзер инде ул үзе генә түгел. Аның янында я инженер, я тәҗрибәле нефтьче яисә төзүче улы яки кызы да бар.
Ул үзе дә хәзер инде элекке мескен, бичара түгел. Күп илләр, күп халыклар күргән, бай тормыш тәҗрибәсе туплаган. Ул йөргән якларда совет кешеләре аның үзенә дә үсәргә, илгә файдалы оста куллы кеше булырга ярдәм иткәннәр.
32
Әгәр болан, күңелдән генә булса да шул агай белән бергә йөрсәк, ул күргәннәрне күреп, аның йөрәк тибешен тыңлап, күңелендәге кичерешләрен укып барсак, илнең ничек үсүен, халыкның никадәр алга атлавын аңлау өчен, бәлки, бу иң кулай бер юл булыр?
Шулай бөтенесен карап йөри дә агай хәйран кала. Аның тугай яклары танымаслык булып үзгәргән. Ул яшь чагында сука белән ертка- лап йөреп-йөреп тә иген уңмаганга ачуланып ташлап киткән басулар хәзер әнә элекке шикелле арыш белән арпа гына, я булмаса, борай белән ясмык кына түгел, тагын да кадерлерәк, тагын да затлырак игеннәр уңдыра башлаганнар. Монда хәзер бодайдан тыш тагын кукуруз үсә, киндер үсә, хәтта элек бу якларда орлыгы да булмаган шикәр чөгендере дә үсә! Шул чөгендердән шикәр кайнату өчен Татарстан хезмәт ияләре үз заводларын салганнар. Димәк, Татарстанның хәзер инде үз шикәре бар дигән сүз бит ул!
Гаҗәп, хәйран. Агаебыз малай чагында яланаяк бозау көтеп йөргән түмгәклек урыннарда элек авырган саен рус авылыннан алып кай- тыла торган төрле-төрле яшелчә үсә, ташландык җир булып яткан тау кырыйларында җиләк-җимеш бакчасы яшелләнеп утыра.
Кая карама, шунда машина. Хәзер тагын шунысы да бик җайлы, тракторы да, комбайны да колхозның үзенеке.
Сөрү, тырмалауны әйткән дә юк, кайбер колхозларда, артык иркәләнеп китеп, хәтта тиресне дә машина белән чыгаралар. Машина такта яра, салам турый, кирпеч суга, агач төпли, бәрәңге ала, кайбер колхозларда сыерларга хәтле машина сава башлаган.
Иген уңышы хәзергә әле әллә ни дан булмаса да, шулай да елдан- ел күтәрелә бара икән. Ит, май дигәннәре аеруча күп җитештерелә башлаган. Аның якташлары да бу эштә Американың үзен куып җитәргә, куып җитеп кенә калмыйча, узып та китәргә әзерләнәләр. Дөрес, җиңел мәсьәлә түгел инде ул. Без куып барганда Америка да бит бер урында гына таптанып тормас. Шулай да моңа ышанмыйча мөмкин түгел. Ышанычлы эш, партия киңәше белән, партия җитәкчелегендә башкарыла торган эш бу. Партиянең һәм совет халкының үз дигәнен кайчан булдырмый калганы бар?
Безнең агайга хәзерге заманда туып-үскән бу яңа, яшь буын кешеләре әллә нинди могҗизалар беләләрдер кебек, йончыган, хәлсезләнгән шул карт җиргә, тәрбияләүгә, иркәләүгә сусаган, әмма озак еллар буенча кысыр яткан шул туфракка яшәү сулышы өргәннәрдер, аның телен белеп ниндидер серен ачканнардыр кебек тоела башлый. Элекке кырыс чырайлы саран җир шуның шатлыгыннан юмартланып киткән дә боларга барлык серен чишкән, бөтен байлыкларын, гасырлар буенча күмелеп яткан иксез-чиксез хәзинәләрен ачып биргән...
Агайның туган авылы хәзер инде берникадәр шәһәргә охшый башлаган. Аның авылдашлары элеккеге кечкенә караңгы мәдрәсәләр урынына зур, якты мәктәпләр салганнар, һәр авылда диярлек медпункт, клуб, китапханә бар. Байтак кына колхозларда радиоузеллар эшли. Колхозчы, өендә утырган килеш, врач киңәшләрен, уңышны ничек күтәрү турында агроном лекциясен тыңлый. Хәтта, ул бөтен гаиләсе белән җыелып, Мәскәү һәм Казанның иң зур галимнәре сөйләгәнне, иң атаклы артистлар һәм язучылар чыгышын да тыңлый ала. Ул да түгел, бер арада колхозның үз артисткасы «Сарман»иы яки борынгы «Зилэй- лүк»не сузып куя, көндез тракторда, комбайнда яисә башка берәр эштә эшләгән колхоз егете тальян гармонда сыздырып җибәрә. Шул арага тагын председатель тавышы килеп кысыла: ул иртәнге көндә эшләнәчәк эшләрне кичтән үк әйтеп куя, я берәр нәрсә турында киңәш бирә, колхоз хәлләрен сөйли.
Әйе, дөньялар үзгәргән, тормыш дигәнең бөтенләй яңа эздән бара. Бәлки бер дә читкә чыкмыйча үз авылында гына яшәүчеләргә бу үз
з. .с. ә.- № 6 33
гәреш ул кадәр сизелми дә торгандыр? Чөнки күнегелгән. Өн түрендәге шомыртның үсүен, терлекнең көрәюен күреп тору мөмкин булмаган шикелле, тормышның да көннән-көн яңара баруын күрә алмыйсың. Әмма читтән килгән кешенең болар адым саен күзенә чалына.
Әнә капка төбендә коңгырт күзле чибәр генә бер кызый басып тора. Аның өстендә кыска җиңле, бик килешле затлы күлмәк; үзе эчтәй генә ниндидер җырмы, нәрсәме көйли, биек үкчәле туфлисе белән биергә җыенгансыман боргаланып тора. Кайдан беләсең, әллә кала кызы ул, әллә авылныкы... Әллә укытучы, әллә бүтән бер кем... Ничек сорамый үтәсең?
Кызый рәхәтләнеп көлеп җибәрә:
— Юк, бабай, — ди ул. — Мин фермада эшлим, сыер савам. Клубка барырга чыктым да менә иптәш кызларымны көтәм.
Әле бит бу агай авылдан киткәндә бөтен авыл чабата кия, хатын- кыз өстенә дә ситсы күлмәкнең бик арзанлысы гына эләгә иде. Аеруча артта калган һәм караңгырак якларда әле үзе сугып, үзе теккән киндер күлмәк, киндер өс-баштан уза алмаучылар да күп булды. Хәзер әнә ефәк тә фәлән. Халык бөтенләй диярлек шәһәрчә киенә башлаган.
Барыннан да гаҗәбрәге шул: агайның ата-бабалары да, ул үзе дә гомерләре буена алтынга басып йөргәннәр, әмма шуны белмәгәннәр икән бит! Ул яшь чагында чикләвек җыйган куаклы тау битләрендә әнә бик күп нефть вышкалары тезелеп киткән. Элек бит бу якларга хәтта кайчагында керосин да килеп җитми, кичләрен чыра яндыра торганнар иде. Хәзер әнә аның туган ягы бу кара алтынны чыгаруда хәтта Бакуның үзен дә узып киткән! Алай гына да түгел, СССРда иң беренче урынга чыгып, быелдан башлап нефтьне Бакуга караганда ике тапкыр артыграк бирә. Ә киләчәге? Анысы инде бөтенләй искит-мәле. Әнә бит газеталарда язалар: Татарстан нефтьчеләре шушы җидееллыкта нефтьне хәзергегә караганда ике тапкырдан да артыграк чыгарырга булганнар. Бик күп инде бу. Аның күпмелеген хәтта күз алдына китерү дә. читен. Әле менә хәзер үк инде бөтен Советлар илендәге барлык машиналарның дүрттән берен, икенче төрле әйткәндә, һәр машинаның яисә тракторның, комбайнның-фәләннең дүрт тәгәрмәчтән берен Татарстан нефте әйләндерә. Җидееллыкның ахырына инде ул бөтенләй хәйран калырлык булыр. Шулай да бу план да бик ышанычлы, ул да үтәлер.
Ярар, әлеге агаебыз туган ягының ямен, тәмен бөтен күңеле белән татып, шулай йөри торсын, караштыра, уйлана торсын. Без исә, республиканың куәте һәм сәләте, культурасы һәм сәнгате ачыграк күренердәй биегрәк урынга күтәрелик тә исәпләр-саниар, чагыштырмалар теле белән сөйләшеп карыйк.
Казан губернасында заманына күрә элек тә завод-фабрикалар а^ түгел иде. Сабын заводлары, Алафузов фабрикасы, сукно фабрикалары, тагын шундый бөтен Россиядә һәм чит илләрдә дан тоткан байтак кына зур һәм бик күп вак заводлар, мастерскойлар-фәләннәр булган. Алар һәммәсе үзләренә күрә өзлексез эшләп торганнар. Әмма ул вакыттагы бөтен промышленность эшләп чыгарган еллык продукция хәзер эшләнгәннең нибары 107 нче өлеше тикле генә булып кала. Элекке белән хәзергене чагыштырганда тагын шунысы бик истә калырлык: элек Казан губернасының барлык промышленностенда эш-ләүче эшчеләр ел буена эшләгән продукцияне Татарстанның хәзерге промышленносте өч көндә эшләп чыгара. Элекке Казан эшчесе тәүлегенә 12 шәр сәгатьтән ун көн буена эшләгәнне хәзерге Татарстан эшчесе сигез сәгать эчендә өлгертә! 120 сәгатьлек эшне 8 сәгатьтә! Киләчәктә, мәсәлән, биш-алты елдан ничек булачак? Ул чагында, ихтимал, безнең эшчеләр бу сәгатьне тагын да кыскарта төшәрләр.
34
Татарстандагы хәзерге завод-фабрикаларның саны сигез йөзгә якынлашып килә. Аларның үзләрен дә, алар эшләп чыгара торган әйберләрне дә элекке белән чагыштырып карау бик кыен, хәтта мөмкин түгел диярлек. Элек сабын, кадак эшләнгән, киндер тукылган, кирпеч сугылган, тагын шундый гадирәк кенә нәрсәләр эшләп чыгарганнар. Хәзер бездә нинди генә заводлар юк та, алар ниләр генә эшләми! Бөтен илгә танылган һәйбәт сәгатьләр, телевизорлар, пианинолар, төрле фасондагы аяк киемнәре, чиккән читекләр, кинопленкалар, китаплар кешенең хезмәтен җиңеләйтә, вакытын янга калдырырга ярдәм итә торган йөзләрчә төрдә акыллы машиналар, станоклар... Бездә эшләнгән әйберләрне хәзер хәтта санап чыгуы да бик кыен.
Промышленность елдан-ел үсә/тармаклана, катлаулана бара. Әмма ул үзе үсеп кенә калмый, тирә-якка да йогынты ясый; халыкның культурасын, аңын үстерә, аның көнкүрешенә матурлык һәм пөхтәлек өсти, шәһәр гореф-гадәтләрен кертә.
Әгәр нефть районнарында булсагыз, анда моның бик матур үрнәкләрен күрерсез. Элекке чокыр-чакырлар, кисентеле авыл юллары урынына йөзләрчә километрларга тигез асфальт юллар сузылып киткән. Авылларга водопровод, электр, радио кергән. Авыллар күзгә күренеп үзгәрә бара, салам түбәләр сирәгәя, халык көнкүрештә шәһәрчә яшәргә күнегеп килә. Анда шундый «кызык» хәлләр дә очратырга мөмкин: бу тирәдә нефть ачылганчы зур җир биләп тә «мантымаган» колхозлар. җирләренең байтак өлеше нефть чыгаручыларга күчкәч, бер-ике ел эчендә баеп, миллионер булып киттеләр. Беренче карауга бик сәер кебек тоелырга мөмкин. Чыннан да, ничек алай була алды икән? Бу сорауга җавап бер генә: игенче агайга социализмның зур индустриясе ярдәм итте. Шуның нәтиҗәсендә бу колхозлар аз җирдән дә күп табыш алырга өйрәнделәр. Элекке белән чагыштырганда халыкның да тормы-шы яхшырды. Ул якларда шундый семьялар очрый: ата-аиалары, кызлары, киленнәре — колхозчы, ә уллары нефтьтә эшли яки киресенчә дә булгалый.
Хәзер республиканың промышленностенда татарлардан да эшчеләр байтак кына инде. Әнә нефть промышленностеның башланып китүенә әле ул кадәр күп тә түгел. Шулай да нефтьтә эшләүчеләрнең яртысына якыны татарлар. Гади эшчеләр генә түгел, хәзер татарлардан инженерлар, геологлар һәм башка белгечләр дә күп. Киләчәктә, бигрәк тә шушы җидееллыкта, татар эшчеләренең, инженер-технпкларның саны тагын да артыр дип уйлыйбыз.
Бөек Октябрьнең иң зур казанышларыннан тагын берсе шул: революция элек «инородец» дип кимсетелеп йөртелгән, ярым колониаль шартларда изелеп яшәгән халыкларга үз культураларын үстерергә, үз кешеләреннән галимнәр, белгечләр, гомумән укымышлылар хәзерләргә зур мөмкинлек ачты.
Әлеге тагын да шул үзебезнең университетка кайтып төшик. Октябрь революциясенә кадәр узган 113 ел эчендә Казан университетын татарлардан нибары унга якын кеше тәмамлап чыккан. 113 елга ун кеше! Нигә алай, сәбәбе нидә? Бәлки татарлар элек фән белән шөгыльләнергә теләмәгәинәрдер? Юк, алай түгел, бик теләгәннәр дә, мөмкинлек булмаган. Патша хөкүмәте «инородец»лардан укымышлы кешеләр булдырмаска тырышкан. Надан халыкны басып яту ансатрак, мәшәкатьсезрәк бит. Шунлыктан татар, мари, чувашлар һәм башка халыклар университетка студент булып түгел, бәлки мич ягучы яисә дворник булып кына «керә» алганнар.
Коммунистлар партиясе халык тормышының бу ягын да кайгыртты. Татарстан республикасы оешканнан соң югары уку йортларында һәм техникумнарда, рус галимнәренең ярдәме белән, меңнәрчә татар егетләре һәм кызлары укып чыкты, алар арасында күренекле галим
3« 35
нәр, зур белемле инженерлар, техниклар, архитекторлар өлгереп җит- те. Бу бик куанычлы хәл. Хәзер татар милләтеннән булган фән эшчеләренең саны ике меңнән артык. Шул ук университетның үзендә генә дә аталы-уллы академиклар А. Е. һәм Б. А. Арбузовлар, профессор лардан М. Т. Нужин, Л. М. Миропольский һәм Е. В. Тихвинская кебек рус галимнәре белән бергә житмешләп татар галиме эшли. Дүрт факультетның деканы, тугыз кафедраның мөдире — татар галимнәре.
Әбүбәкер Терегулов, Гыйлем Камай, Осман Курмаев, Һарун Салихов, Хәмит Мөштәри, Ибраһим Вәлидов, Гомәр Тумашев, Сара Вяселева, Латыйф Җәләй, Мансур Абдрахманов, Мөхәммәт Гайнуллин һәм башка күп кенә фән докторларының гыйльми хезмәтләре бөтен Советлар Союзына һәм чит илләргә дә билгеле. СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Идел буенда совет фәнен үстерү юлында зур эшләр башкара.
Элекке заманнар белән чагыштырганда, һичшиксез, бу бик зур үцыш, горурланып әйтерлек зур казаныш. Шулай да әле бу саннар безнең эшләр хәзер бар да ал да гөл икән дип тынычланырга сылтау бүла алмыйлар, һич юк! Чөнки халык санына нисбәтән алганда, бездәге зур мөмкинлекләрне, фәннең нинди адымнАр белән алга атлавын күздә тотканда бу сан бер дә алай искитәрлек түгел. Уйлап кына карагыз: фәнгә омтылучы яшьләр алдында нинди генә мавыктыргыч юллар сузылмаган да нинди генә мөмкинлекләр ачылмаган?
Безнең өстә, күз алдына китерү дә кыен булган хыялый биеклектә, батырлыкка, тәвәккәллеккә өндәп, без, совет кешеләре, җибәргән Иярчен очып йөри, Кояш тирәләп без җибәргән ракета әйләнә. Безнең заманның зур химиясе әкиятләрдәге могҗизадай, юктан бар итеп диярлек искиткеч яңалыклар эшли. Безнең Татарстанда зур-зур биш химия заводының салынуы үзе генә дә бик күп һәм искиткеч яңалыклар, зур үзгәрешләр вәгъдә итмимени? Фәннең башка тармакларын яисә әдәбиятны, сәнгать өлкәсен алыгыз. Яшьләрнең тәвәккәл һәм фидакарь хезмәтен көтеп торган зур проблемалар, ачылмаган кыен мәсьәләләр азмыни? Мөмкинлекләр турында сөйләп тә торасы юк. Казанның үзендә генә дә яшьләрне укытырга, аларга фәннең күз камаштыргыч биек-легенә күтәрелергә ярдәм кулын сузып торган зур галимнәр, даннары бөтен дөньяга таралган мәшһүр уку йортлары, фәнни-тикшеренү институтлары әнә никадәр. Укый бир, үсә бир, тәвәккәллә! Юл ачык...
... Әгәр сез сәнгать һәм әдәбият белән кызыксынучы кеше икәнсез (хәер, безнең заманда болар белән кызыксынмаучыларның да очравы мөмкинме икән соң әле?), ул вакытта Казанның Ирек мәйданындагы мәһабәт һәм матур бинага кермичә китә алмассыз. Монысы Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры булыр. Бу бинаның иң күренекле урынында герой шагыйрь Муса Җәлил исеменең алтын белән язылып куелуының үзенә күрә тирән бер мәгънәсе бар. Коммунист Муса Җәлил бу театрга нигез салучы, аны оештыручылардан берсе. Алай гына да түгел, Муса бу театрга иң беренче операларның либреттосын язучы, иң беренче спектакльләрне оештыручы кеше дә.
Театрның көзгеле диварларына карый-карый, киң мәрмәр баскычларыннан менеп, гаҗәеп килешле халык орнаментлары белән бизәлгән фойеларын, соклангыч итеп җиһазланган ял бүлмәләрен карап йөрерсез. Болар һәммәсе дә сезгә бик ошарга тиеш. Монда нәфислек, пөхтәлек, нечкә матурлыктан тыш саф һава да, яктылык та бик күп. Кеше үзен^монда бик табигый хәлдә, бик иркен хис итә. Чөнки архитектор бу йортны салдырганда иң элек сезнең белән безнең турыда, иркенлек белән матурлыкны сөюче хөр күңелле совет кешеләре турында уйлаган, бу бинаның һәр почмагын аларның зәвыгына юш килердәй күркәм итеп эшләргә омтылган.
36
Тамаша залына кергәннән соц, затлы кандилләрдән төшкән яктылыкта сәхнә кырыендагы алтын бизәкләрнең нинди төсләргә кереп уйнавына игътибар итегез. Алар бер алтып-сары, бер миләүшә төсенә керер, икенче карасаң, аларның өстеиә алсу-шәмәхә яки яшькелт нурлар йөгергәндәй булыр. Шушы сәмави нурлар, шундагы нәфислек, пөхтәлек янына элекке кара мунчаны, аның сәкесендә кара сөрем бөркеп утырган сукыр лампаны куеп карагыз. Бәлки моңа күңелегез рән- жер. Капма-каршы бу ике күренешне янәшә кую нечкә тойгыларны кимсетү, аңлатып бирә алмаслык бер тупаслык кебек тоелыр. Ләкин матурлык һәм нәфислекнең кадерен белү, аны таный һәм ихтирам итә белү өчен кайвакыт шуларны да кире ягы белән чагыштырып карау файдалы. Шуның өстенә безнең яшьләргә болар берсе дә ап-ансат кына, үзеннән-үзе генә ялт итеп килеп басмаган икәнлекне искә төшерү дә зарар итми. Халыкның музыкасы, гомумән бөтен сәнгате шушы дәрәҗәгә җитсен өчен нинди авыр көннәр кичерелгән, бу якты көннәрне күрә алмыйча нинди талант йолдызлары сүнгән. Әле моннан кырык еллар чамасы гына элек татар халкының музыкасы кара мунчадан чыга алмый, аның кубыз белән гармоньнан, скрипка белән курайдан башка юньле музыка коралы да юк иде бит. Өлкәнрәк яшьтәгеләр әле дә хәтерли торгандыр: сабан туйларында, җыен бәйрәмнәрендә мулла- мунтагай белән куштаннар уйнап-җырлап йөргән яшьләрне ничек каһәрлиләр, ничек итеп болыннарда, су буйларында таяк белән куа торганнар иде. Шундый хәлләр искә төшкән саен, тетрәнеп китәсең. Чөнки татар руханиларының тиңе булмаган шундый кыргыйлыгы, фанатик тискәрелек, шушындый туң наданлык йөз еллар буенча нәфис сәнгатьнең үсешен буып, албастыдай бастырып ятты. Шундый кысулар, дин һәм алла исеменнән музыканы тыюлар нәтиҗәсендә, яшьләр арасыннан чыккан талантлар бере артыннан бере сүнә килде, күбесенең тормышы фаҗига белән бетте.
Сез хәзер шушы зиннәтле залда утырып бөтен дөньяга танылган мәшһүр композиторларның мәңгелек әсәрләрен карыйсыз, сихри музыкаларын тыңлыйсыз. Алай гына да түгел, сез монда хәзер инде татар халкының үз уллары һәм кызлары иҗат иткән опера һәм балетларны, симфоник әсәрләрне дә тыңлый аласыз. Татар совет музыкасы соңгы елларда тугандаш халыклар арасында танылганнан-таныла, торган саен киңрәк тарала бара. Татар совет музыкасына нигез салучы Салих Сәйдәшев белән музыкага бик зур өлеш керткән талантлы Фәрит Яруллин әсәрләрен халык арасында бигрәк тә яратып тыңлыйлар. Казан консерваториясенең директоры, ике тапкыр Сталин премиясе лауреаты, СССР халык артисты, профессор Нәҗип Җиһанов та, шулай ук халыкның сөекле композиторларыннан Җәүдәт Фәйзи, Мансур Мозаффаров, Александр Ключарев, Альберт Леман, Заһит Хәбибуллии да татар совет музыкасын алга җибәрүгә, талантлы яшь музыкантлар хәзерләүгә зур өлеш керттеләр. Мәскәүдә булып үткән Татар сәнгате һәм әдәбияты декадасында Фәрит Яруллииның «Шүрәле» балеты, Нәҗип Җиһанов опералары, яшь композитор Хөснул Вәлиуллинның «Самат» операсы зур уңыш белән бардылар. Бу әсәрләрнең һәрберсенең, билгеле, үзләренә хас уңышлы яклары, бик үзенчәлекле күркәм сыйфатлары бар.* Шулай да болар арасыннан зур талант иясе булган Фәрит Ярул- линның «Шүрәле» балеты турында берничә сүз әйтмичә китә алмыйм. Бу балетның музыкасы чын мәгънәсендә моңлы һәм соклангыч дәрәҗәдә шигъриятле. Чөнки аның чыганагы һәм нигезе — халык көйләре, халыкның үз моңы. «Шүрәле» балетын сафлык һәм пакьлекнең явыз көчләрне, яктылыкның караңгылыкны җиңеп чыгуы турында шигъри хикәя дип атарга мөмкин булыр иде. Бу ягымлы һәм дәртле музыкага композитор халык көйләренә хас булган кабатланмас үзенчәлекне, нәфислек һәм гүзәллекне сеңдерә алган. Әйтерсең, бу яшь композитор халык
37
күңелендә көйләнгән эчке моңны, музыкант булмаган кеше хәтта үзе әйтеп тә, көйләп тә бирә алмаган, әмма аны күңеленең тирән бер җирендә дулкынландырып, якты биеклеккә, тиңсез гүзәллеккә өндәп торган көчле аһәңнәрне тыңлап торган да. шуның белән рухланып язган. Тагын шунысы да бар. Бу моңнарны ул рус совет музыкасы ирешкән югары баскычка менгереп бирә алган. Шуңа күрә дә бу балет башка халыкларга да аңлашыла. «Шүрәле» балеты илебездәге опера һәм балет театрларының күбесендә, шул исәптән, СССРның Зур театры сәхнәсендә дә куелды. Халык демократиясе илләрендәге тамашачылар да аны яратып карыйлар. Бу балет, рус совет опера сәнгатенең иң күренекле әсәрләре белән берлектә, СССР Зур театрының труппасы тара-фыннан Америка шәһәрләрендә дә күрсәтелде. Милли җирлектә үсеп чыккан бу балет, димәк, бүтән халыкларның да идея-эстетик зәвыкларын канәгатьләндерерлек дәрәҗәгә менә алды; ул СССР халыкларының социалистик культуралары хәзинәсенә саф үзенчәлекле милли яңалык булып килеп керде. Гомумән, бу хәл безнең илебезгә хас булган бик күңелле күренеш: зур халыкларның күп гасырлардан бирле үсеп килә торган культураларына башка халыкларның да сәнгатьтәге һәм әдәбияттагы казанышлары килеп кушыла да гомуми хәзинәне тагын да баета, тагын да төрләндерә. Эчтәлеге һәм формасы ягыннан әнә шул дәрәҗәгә менгән сәнгать һәм әдәбият әсәрләре торган саен күбәер, шул рәвешчә татар халкының музыкасы һәм әдәбияты тагын да киңрәк мәйданга чыгарлар дип ышанасы килә.
Илебезнең мактанычы булган бөек художник И. И. Шишкин, җырчы Ф. И. Шаляпин, тиңсез актер В. И. Качалов һәм башкаларның яшьлек еллары үткән һәм беренче иҗат эшчәнлекләре башланган Казан каласында бөтен Союзга танылган драма театрлары эшли. Ленин ордены алган Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәм Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән В. И. Качалов исемендәге Рус драма театры постановкалары кемнәрне генә сокландырмый. Бу театрларда СССР халык артистларыннан Хәлил Әбҗәлилов, Н. И. Якушенко, Е. Ф. Жилина, РСФСРның халык артистларыннан Гөлсем Болгарская, Фатима Ильская, Камал III, Габдулла Шамуков, Фоат Халитов, Нәҗип Гайнуллин, РСФСРның һәм ТАССРның атказанган артисты Н. С. Провоторов, РСФСРның атказанган, ТАССРның ха-лык артисты В. М. Павлова иҗат иткән образлар сәхнә сәнгате хәзинәсендә матур урын билиләр.
Рәсем сәнгате турында да шундыйрак фикерләрне әйтергә булыр иде. Ислам дине һәм муллалар элек рәсем ясауны да тыеп килделәр. Нинди дә булса «кеше сурәте» яки, гомумән, рәсем эленеп торган бүлмәдә намаз уку бөтенләй тыела иде. Ислам дине хөкем сөргән татар, башкорт, казакъ, кыргыз һ. б. халыклардан революциягә кадәрле бер генә зур художник та җитешмәвен иң элек әиә шуның белән аңлатырга мөмкин.
Рәсем сәнгате революциядән соң гына үсеп киткән булса да, кырык бер ел эчендә ул да соклангыч җимешләрен бирде. Әгәр сезнең художникларның салон-магазиннарына, музейларга, күргәзмәләргә йөргәли торган күркәм гадәтегез булса, моны үз күзегез белән күрерсез һәм, бик күпләр белән бергә, моңа сез дә куанырсыз. X. Якупов, Л. Фәтта- хов, А. Бурлай, И. Кузнецов кебек художникларыбызның иң яхшы әсәрләре республикада гына түгел, бәлки Татарстаннан читтә дә бик күпләргә билгеле.
Казан урамнарында йөргәндә сез әле теге урамда, әле монысында мәрмәр тактага язылган алтын язулар күрерсез: «Монда рус халкының бөек язучысы Лев Толстой яшәгән...», «Бу йортта фәләнчә елларда Александр Пушкин булып киткән», «Монда Фатих Әмирхан яшәгән
38
иде...», «Биредә Шәриф Камал торган». Шулай ук сез ул алтын язуларда Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Һади Такташ, Галиәсгар Камал исемнәрен дә укырсыз. Казанның бу яктан да горурланырлыгы бар. Казан шәһәре туган илебезнең байтак кына данлыклы улларын, Лев Толстой, Максим Горький, Владимир Маяковский кебек бөек рус язучыларын заманында якын итеп каршы алган, үз иткән, кунакчыллык күрсәтеп, үз канаты астына сыйдырган. Моның ярылып ята торган бик ачык эзләре дә бар. Ләкин бу эзне мәрмәр такталардан гына түгел, бәлки барыннан да бигрәк хәзер яшәп, үсеп, чәчәк атып килә торган әдәбияттан бигрәк тә ачык күрергә мөмкин. Хәзерге татар совет әдәбияты рус һәм бөтен дөнья әдипләренең иң алдынгыларыннан үрнәк ала килеп, гасырлар буе сузылып килгән үз әдәби традицияләрен тагын да үстерә һәм алга җибәрә килеп, совет чорында һәртөрле пантюркистларга, буржуаз милләтчеләргә каршы аяусыз көрәштә үсте, шул дошманнарны җиңеп, чыныга, камилләшә барып, совет чорында күп жанрны эченә алучы зур әдәбият, җитди әдәбият булып җитеште. Аның бик бай «алтын хәзинә»се — халыкның иң талантлы уллары җиде гасыр буенча үстереп килгән зур әдәби мирасы бар. Бу мирасның күп санлы янгыннардан, сугыш-бәрелешләрдән, төрле талаучылар һөҗүменнән исән калган шушы кечкенә өлеше генә дә бу әдәбиятны иҗат итүчеләрнең халык тарафыннан танылганнары талантлы, акыллы һәм киң карашлы кешеләр булуы турында сөйлиләр. Алар, әдәбиятка кереп калган безнең ул каләмдәшләребез, туган илләренә һәм халыкка тугры-лыклы булып, туган-үскән якларының яме, халык улларының батырлыгы, фидакарьлеге, халыкның күркәм сыйфатлары турында язып килгәннәр. Аларга халыкның якты омтылышы, киләчәк өчен көрәше, иң яхшы кешелек сыйфатлары илһам биргән. Шунлыктан ул әсәрләр озын гомерле булып чыкканнар.
Хәзерге татар язучылары алдында тагын да җаваплырак, тагын да кыенрак бурычлар тора. Хәзер безнең Туган илебез бик кыю рәвештә яңа чорга керде. Моңа кадәр ничектер шактый ук еракта, берничә дистә елларның аргы ягындарак булып күз алдына килә торган коммунизм хәзер якыная төште. Партиянең XXI съездыннан соң шәһәрдә булсын, авылда булсын замандашларыбызга хезмәттә һәм тормышта яңа дәрт, иҗат дәрте, хезмәт дәрте кабынды. Шул якын киләчәк өчен, һәркемне дә бәхетле итәрдәй яңа тормыш өчен көрәштә кешеләрнең берсеннән- берсе күркәмрәк яңа сыйфатлары ачыла башлады. Язучы яхшы китап языйм ди икән, халык күңеленең иң нечкә кылларын чиртим ди икән, шушы яңалыкны, күз алдында үзгәреп бара торган шушы яңа кешеләрне тирәнрәк белергә, бик күп уйланырга, тормышның үз эченнән торып язарга тиеш.
Тагын шунысы да бар: хәзерге яшьләрнең әдәби зәвыгын канәгатьләндерү, алар кызыксынып укырлык яхшы әсәрләр иҗат итү җиңел эш түгел, чөнки алар бөтен дөнья әдәбиятының иң яхшы үрнәкләре белән мәктәптә үк танышып үсәләр. Ләкин без дә бит бөтенләй үк «төшеп калган» кешеләр түгел. Безнең арада чын талант ияләре байтак кына. Шулай да коммунизм философиясе һәм тормыш тәҗрибәсе белән өзлексез сугарылып, баетылып тормаган талант берүзе генә әллә ни биеккә сикерә алмый. Язучылар моны һәрвакыт истә тоталар. Шуның өстенә без бит, барыннан да элек, совет кешеләре, кыенлыклар алдында' баш ию безгә килешми. Укучыларыбыз үсә икән, без дә үсәбез. Аларның үскәннән-үсә барган зәвыкларын канәгатьләндерә алырлык яхшы әсәрләр язарга безнең көч җитәр. Бу безнең җаваплы һәм мактаулы иҗади бурычыбыз.
Шулай итеп, безнең бу күңелдән генә ясаган сәяхәтебезне шушында түгәрәкләргә туры килә инде. Ара тар, урын кысынкы булды, мондый кыска вакыт эчендә ни генә күреп, ни генә сөйләп өлгермәк кирәк. Тор
мыш бик бай, четрекле, катлаулы. Күренмичә читтә калган, онытылган яисә истә булса да, урын сыйдырмаганлыктан, телгә алынмаган күп нәрсә бардыр. Алар өчен укучылардан гафу үтеник.
Быел Татарстан республикасы үзенең 39 еллыгын бәйрәм итә. Җәйнең матур көннәрендә Казанда һәм авылларда халык сабан туе мәйданнарына чыга. Колга башларында чиккән сөлгеләр, ефәкләр, төрле бүләкләр чуарланып тора. Ат чабышлары, көрәшләр, йөгерешләр, көч сынаулар башлана. Әмма бу бәйрәмнең иң куанычлы, иң дулкынландырган якларыннан берсе шул: сабан туе мәйданына татар халкы үзе генә түгел, йөз еллар буенча бер тугандай бергә яшәгән, кыенлыгын да, шатлыгын да бергә кичергән рус кешеләре дә, чуваш та, башкорт та, мари да, удмурт та, мордва да, башка тугандаш халыклар да чыга. Алар нәкъ үз бәйрәмнәрендәге шикелле шатланып бәйрәм итәләр, киләчәк өчен көрәштә якын юлдашлар булып бер-берсенә көч бирәләр, үз туганнарыдай якын итәләр.
Ямьле булсын, куанычлы булсын бәйрәм, туганнар!
40