Логотип Казан Утлары
Повесть

БОРЫНГЫ СМОЛЕНСК ЮЛЫНДА


адистлар урнашып эшләргә тотыну белән Матченки авылы өстендә самолетлар йөри башлады. Фашистларның пеленгаторлары көчле булып чыкты.
Тимер юл аша Клин урманыннан кайткан Николай Рачков, авылны фашист авиациясе бомбага тотканчы, штабны күчерергә кирәк, дигән фикер әйтте.
Ул Клин урманындагы хәлләрне сөйләп тормады, штаб урнаштырыр өчен урын эзләп китте. Иван Павлович Гусев хакында Даша Фиричеи- кова сөйләде.
— Аида отряд оештырылган. «Сергей Лазо» исемле, — диде ул. — Барысы да урманда, землянкаларда яшиләр. «Без авылларда торабыз», дигәч, ышанмадылар. Отряд командиры итеп Василий Васильевич Казубскнйны, комиссар итеп Андрей Юденковиы, штаб начальнигы итеп өлкән лейтенант Зыковны билгеләгәннәр. Рачковның анда кайтмавына Юденков бик ачуланган. Ул Рачков һәм Абаевны дезертирлыкта гаепләмәкче булып маташкан иде дә, Иван Павлович аны тиз тыйды. Гомумән, Андрей Иван Павловичны читләтергә тырыша. Ә Иван Павлович авырый, семьясеңең язмышын да белми... Окружком анда калмаган, күчкән. Трегубовның кайда икәнлеген белмиләр...
Даша, сүзеннән туктап, тәмәке төрде.
— Хәсәнов пичек? — дип соравыма Даша:
— Ул молодец! Әгәр ул булмаса, Калуга юлын, белмим, ничек аркылы чыгар идек... Юлга килеп җиткәндә таң атты. Юлда фашистлар кайнаша. Хәсәнов юлның күперләрен белә икән. Без икс күпер астыннан шуышып чыктык. Фашистлар күрмәделәр, — диде.
«Сергей Лазо» отрядына баруына, Гусев һәм башка коммунистларны күрүенә Даша бик шат иде. Ул ал арның барысыннан да безгә сәлам алып кайтып тапшырды. Калган мәсьәләләр турында алар Потап белән сөйләштеләр. Безне Николай Рачков штабны күчерү мәшәкатенә тартты. Ул штабиы Угра буе урманнарындагы Некрасы авылына күчерергә тәкъдим итте. Авыл безнең өчен бик җайлы урында иде. Шуңа риза булгач, Рачков, квартирьерлар җибәреп, штабиы бүген үк күчерергә булды.
Төи уртасына кадәр штабның бөтен бүлекләре Некрасыга китеп бетүгә карамастан, без, Иван Ивлевич Ананьев белән, Матченкида идек әле.
1 Ахыры. Башы 3, 4 һәм 5 саннарда.
Р
74
Безнең партизаннар торган авылларга фашистлар чиксез күп күзәтүчеләр җибәрә торган булдылар. Партизаннарның составын, көчен, планнарын белергә тырышкан дошман һичнәрсә кызганмый иде. Махсус бүлек башлыгы Иван Ивлевич Ананьевка, аның ярдәмчеләренә эш җитәрлек булды. Дошманга ярдәм итүдә шик ’төшкән кешеләр кулга алына иде. Аларны махсус бүлек — тикшерү аша үткәрә бардык. Гомумән, безнең партизаннар торган авыллар гына түгел, партизан краендагы башка авыллар да «йозак»та иде: авылга керүчене кертәләр, авылдан чыгару юк. Авылдан чыгар өчен штаб рөхсәте кирәк.
Хәзер штаб күчкәндә, яңа урынга артык кешеләр алып бармас өчен, Иван Ивлевич бүлеге каравыл йортындагы шикле бәндәләрне соңгы кат тикшерә иде.
Соңгы көннәрдә безнең «чекист»ларга эш бик күбәеп китте. Иван Ивлевич — көрәк сакаллы, какча озын буйлы, зур сабырлыкка ия булган кеше — берникадәр Феликс Эдмундович Дзержинскийиы хәтерләтә иде. Ул һәрбер кешенең язмышын җентекләп тикшереп хәл итте. Эзенең ярдәмчеләрен дә ул тәҗрибәле кешеләрдән — коммунистлар арасыннан сайлап алган иде. Аның беренче ярдәмчесе 24 нче армиянең юристы Геросин булса, икенче ярдәмчесе коммунист Иван Ми- хальченков иде. Роталарга вәкилләр итеп ул элекке прокурор Каблу- козны, МВД лейтенанты Журавлев һәм Фомочкинны җибәрде. Менә шул арада гына гаҗәп хәлләр булып үтте...
Безнең штабтан 18—20 чакрымдагы Сосновка дигән авылдан коточкыч хәбәр алынгач, Ананьев анда үзе китте. Көзен, 24 нче армия дивизияләре камалганда, Сосновка аша комиссар Михаил Стишов командалыгында бер часть үткән. Сосновкада засадага эләгеп, бу отрядның күп кешесе һәлак булган. Дивизия штабының карталары, язу машинкалары Лыгин дигән кешедә калган, дип сөйләделәр. Староста булып алган Лыгин, полицай улы һәм кызы белән, партизаннарны көтмәгәндә ут ачып каршылаган. Алар берьюлы өч партизанны үтергәннәр. Бер яраланган партизан шуышып урманга качканда Лыгинның кызы, аны куып җитеп, атып үтергән. Аның өстенә разведчикларның исән кал-ганнары, Чащи авылына кайтып, тикшерү алып баручы Ананьевны һәм политрук Михаил Крохинны («Сибирякны») кулга алалар. «Сез безнең иптәшләребезне күрәләтә һәлак иттегез. Кем приказын үтисез?» дип, аларга самосуд ясарга җыеналар. Шундый хәбәрне алгач та, «ФД» разведка взводын тревога ясап күтәрде. Бик тиз җыенып Соснов- кага чаптык. Юл Чащи авылы аша үтә иде. Юл уңаеннан анда кереп, Ананьев белән Крохинны коткардык. Ачулары кабарган партизаннарга эшнең нәрсәдә икәнен аңлатып, үзебезнең кем булуыбызны сөйләп бирдек. Партизаннарның барысы да тизрәк хаин Лыгиннан үч алырга ашыктылар, һәм без аларны да үзебез белән алып Сосновкага киттек.
Сосновка старостасы Лыгин Чащи ягыннан байтак халык килгәнне күрә дә улына коралларын яшерергә куша, үзе урманга кача. Лыгинның улын һәм кызын партизаннар кулга ала. Лыгин йортында тентү башлана. Староста базыннан байтак корал, язу машинкасы, шул ма- > шинкада басылган повесткалар чыкты. (Староста Лыгин машинкада баскан повесткалар белән халыктан налог җыйган.) Абзарда Смоленск j өлкәсенең хәрби топографик карталары табылды.
Лыгинның улына һәм кызына шунда ук суд башланды. Сосновка кол- | хозчылары староста семьясының халыкны куркытып, фашистларга i налог җыюын, тирә-як халкының малын талавын, партизаннарны үтерүен фаш иткәч, Лыгинның үзенә дә, улы белән кызына да үлем карары , чыгарылды. Урманнан старостаны эзләп кайтучылар Лыгинның немец- ләр гарнизоны торган Спас-Деминск ягына киткәнен сөйләделәр. Лыгинның улын һәм кызын Матченкига махсус бүлек начальнигы Иваң Ивлевич Ананьев алып китте.
75
Староста Лыгинны тота алмый кайту безнең кәефне шактый бозган иде. Шул начар кәеф белән штабка, Матченки авылына кайтып төшүгә, капка төбендә торган сакчы миңа мөрәҗәгать итеп:
— Иптәш комиссар, сезнең «газраил»еГезне тотканнар, — диде. Мин:
— Кем ул? Нинди газраил? — дип сорадым.
— Егетләр Михалевка старостасы Андрей Панковны тотканнар. Исегездәме, Вититновога сезне эзләп җәза отряды ияртеп килгән староста? — дип җавап кайтарды ул.
— Кайда ул бәндә?.
— Каравыл йортында...
Мин ашыга-ашыга каравыл йортына атладым. «Димәк, бөтен тирә-якны талап фашистларга ярдәм иткән, кансызлыгы белән даны чыккан, хәтта үз туганнарының актык ризыгын да немец комендатурасына илтеп тапшырган староста—Панков дигән бәндә тотылган. Без подпольеда эшләгәндә, фашистлар белән Вититновога килеп мине тотарга йөргән «аучы» үзе безнең кулга эләккән... Әгәр дә мин ул чакта бер 30—40 минут элегрәк Мартинковога китмәгән булсам?..» Шулай уйлап барганда, авыл уртасында Николай Панасюгин, Анатолий Пшеничников һәм Константин Родченков очрадылар. Алар староста Андрей Панковны ничек тотып алуларын сөйләп бирделәр.
— Усть-Демин авылында немецләргә засада ясадык, — дип сөйләп китте Анатолий. — Андрей Панков фашистларны ияртеп авылны көн саен диярлек килеп талый икән. Безгә моны колхозчылар сөйләгәннәр иде. Бу юлы да, без засадага утыру белән, фашистлар килгәне күренде. Көтәбез. Фашистлар нәрсәдер сизенделәр, ахрысы, үзләре туктадылар, ә старостаны авылга җибәрделәр. Менә ул елга дша күпердән чыкты да Усть-Демин урамына килеп керде. Костя Родченков белән Панасюгин. читтәге өй артыннан чыгып, старостаны тотып алуга, мин фашистларга ут ачтым. Ыемецләр ата башладылар. Панков качарга тырышып караган иде дә, Николай аны сугып екты. Аннары өчебез дә фашистларга ата башладык.
Шулай сөйләшә-сөйләшә, без каравыл йортына барып кердек. Анда халык байтак иде.
Барып кергәч тә:
— Староста Панков, торыгыз! — дип кычкырдым.
Өй уртасына таза гәүдәле, өстенә кыска ак тун, аягына ак киез итек, башына яхшы, җылы бүрек кигән бер ир чыгып басты. Өйгә кергән сакчы партизан:
— Иптәш комиссар, старостаның пимасы бик шәп икән, — дип куйды. Мин партизанның аягына карадым. Ул «мыеклары» чыгып торган иске чабатадан иде... Старостага:
— Салыгыз итегегезне! — дидем һәм ул, идәнгә утырып, итеген сала башлады. Шул чакны тәрәзә яктысында мин бу кешенең йөзен күреп танып алдым. Үзем дә сизмәстән:
— Ә-ә-ә! Менә кем икән син, староста Панков!—дип кычкырдым. Безнең көзге юллар, бу кешенең өенә барып кергәч, аның безгә тирес түктерүе, фашистларны мактавы — бары да, бары да җанланып күз алдыма килде. «Менә кем Вититновога килеп мине эзләгән икән!» — дидем мин үз-үземә. Шушы хаин фашистлардан никадәрле кешене үтерткән, никадәрле семьяны йорт-җирсез калдырган. Җитмәсә, никадәр вакыт минем үземне тотарга теш кайрап йөргән... Ачуым чиктән ашты. Ул арада Панков, өстендәге кыска тунын салып, киез итеге белән бергә безнең өскә атты да:
— Мә, ки, паразит! Сине мин теге вакытта юкка ычкындырганмын .икән! Татар, жид! Коммунистлар котыртуына ышанып, сез дә сугышып
76
йөргән буласыз, юньсез Иваннар!—дип телләнде ул. Аның өстендә өр- яңа яшел гимнастерка, шундый ук галифе чалбар иде. Мин аңа:
— Сез, Панков, ни өчен Кызыл Армиядә түгел, сезнең яшьтәшләр фронтта бит? — дидем. Ул киная белән:
— Кайда ул данлы Кызыл Армия? Әллә сез шуның калдыкларымы? — дип көлде.
Константин Родченков, Панасюгии берьюлы:
— Нәрсә шуны такылдатасыз, эшен бетерегез тизрәк, һаваны сасытмасын! — диделәр.
Чабаталы партизан тун һәм киез итек киеп постка чыгып китте. Мин старостадан:
— Фашистларга ярдәм итәсезме?! Вптитновога нигә килгән идегез?— дип сорадым, ^л турыдаи-туры:
— «Анда бер коммунист яшеренә» дип Прохор Глухов килеп әйткәч бардык. — диде.
— Ә ул коммунистның кем икәнлеген беләсезме соң? — дигәч, ул:
— Хәзер төшенәм инде, — дпп җавап бирде. Мин аңардан Усть- Деминга нәрсә эзләп килүен сораштым һәм:
— Фашистларга ярдәм иткән өчен сезне ни көтә, беләсезме? — дидем. Ул сер бирмәскә тырышты:
— Син, такыр баш, минем кулга эләккән булсаң, ике агач башын бөгеп, аякларыңны шунда бәйләп, чатыңны аерган булыр идем, — дип сөйләнде. Аның күзләре котырган бүренеке кебек ачулы ялтырый иде. Мин:
— А ну, урамга, марш!—дип кычкырдым.
Андрей Панков ишек алдыннан урамга атлады. Мин аны 20—25 метр уздырдым да:
— Панков, борыл! — дип кычкырдым. Староста теләр-теләмәс кенә борылды. Парабеллумны хаинның сул як күкрәгенә төзәдем дә:
— Эткә эт үлеме! —дип, курокны тарттым...
Бүген төнлә батальон Шупарня җитен заводын алырга тиеш. Шу- парняны алганнан соң, Брынь, Семенково авылларындагы дошман гарнизоны камауда калачак. Дөрес, безнең көчләр бер урынга тупланып бетмәгән, Семенково, Брынь тирәсендәге авылларда да көчләр тигез түгел: кайбер авылларда бары тик берәр взвод кына партизан тора. Ә Литовский ротасын тулысы белән Асеевкага, Угра аръягына чыгарырга туры килде. Күрше партизан отрядлары һәм Григорьев батальоны район үзәге Всходны камап алганнар, һәм андагы дошман гарнизоны боҗра аша чыгарга теләсә, Асеевка ягына ташланачак иде. Аннан тыш, камалган дошман гарнизонына ярдәм дә шул юлдан көтелә иде.
Икенчедән, госпитальләр, складлар һәм штаб урнашкан тылыбызда — Угра елгасы буендагы урманнарда һәм шул урманнарга сыенган авылларда һаман тыныч түгел иде әле. Безнең партизаннар борынгы Смоленск юлы, Варшавка, Калуга юлы һәм тимер юллардагы фашист гаскәрләрен юк итү өчен көрәш алып барганда, батальонның тылында вак-вак отрядлар барлыкка килгән иде. Аларның байтагын, ныклап тикшереп, үзебезнең батальонга алдык. Менә бүген генә хәбәр иттеләр: Асеевкадан сигез чакрым ары булган Заборье авылына тагын ниндидер бер сиксәнләп кешедән торган отряд урнашкан икән. Аларның пулемет һәм минометлары да бар ди. Шул хәбәрне алгач та, безнең I штаб Заборьега вәкилләр җибәрергә булды. Анда дүрт кеше — Андрей ) Литовский, политрук Константин Бобрышев, прокурор Каблуков һәм ’ тагын бер партизан — Андрейның ординарецы китте.
Бу отряд чынлап та партизан отряды була калса, безнең батальонга ярдәмгә көч булыр дип уйлап, Шупарняны алу белән Коробец станциясенә һөҗүм итәргә карар иттек. Бу пунктларны алгач, без сугыш хәрә- -
77
' ------------------------------------------------------------------
кәтләрен «Сергей Лазо» отряды белән бергә алып барырга план кордык.
Шупарняга һөҗүм итәсе роталар билгеләнгән урынга чыкканчы, «ФД» белән без, атларга печән алырга дип, Титов хуторындагы колхоз председателенә кердек.
Кайчан өлгергәндер, Потап Аввакумович та монда булып чыкты; алар чәй эчеп утыралар иде. Төн уртасы булуга карамастан, безне дә кыстарга керештеләр.
Толыпларны салып чөйгә элгән генә идек, тыштан ишек шакыдылар. Кулыма кесә фонаре тотып, ишек алдына чыктым.
— Кем бар анда? — дип сорадым.
— Ачыгыз, тизрәк ачыгыз! Эш харап! — дип кычкырдылар тыштан. Минем белән бергә йөгереп чыккан колхоз председателе ишекнең келәсен күтәрде.
— Гнездилов белән комиссар мондамы?—Фонарь яктысында мин Фатеевны шәйләп калдым. Аның тавышы танымаслык үзгәргән, үзе бик борчылган иде. Ул өйгә керү белән:
— Эш хәтәр, иптәшләр! Андрей Литовскийны, Костяны һәм Каблу- ковны, ихтимал, атканнардыр да инде. Заборьедагы отряд партизаннар отряды түгел икән. Бандитлар булып чыкты алар, хәзер үк Заборьега рарырга кирәк!—дип кызу-кызу сөйли башлады.
Аннары аның белән кергән партизан өстәп куйды:
— Бәлки, аларны атмаганнардыр әле... Өчесен дә базга ябып кал-дырдылар...
Сүзне озакка сузмадык, егетләрне бәладән коткарырга булдык. Потап Аввакумович белән Николай Рачковка Шупарняга һөҗүм итүне оештырырга куштык та, резервтагы бер ротаны алып, атлар җиктереп, бик ашыгыч рәвештә Асеевка аша Заборьега юлга чыктык.
— Без Заборьега дүртәү барып кердек, — диде әлеге партизан — Литовскийның ординарецы, юлда барганда, — кинәт өйләр арасыннан бер төркем кораллы кешеләр килеп чыкты. Автоматларын төзәп, безне туктаттылар. Чананы уратып алганнарын сизми дә калдык.
— Сез кемнәр? Кая барасыз? — диде араларыннан берсе.
Без аларның командирлары белән сөйләшергә теләвебезне әйттек, штабларына алып баруны таләп иттек.
— Оһо! Кара син аны. аларга штаб кирәк икән... ә гарнизон начальнигы гына җитмәгәнме? Менә мин — гарнизон начальнигы! А ну, кулларыгызны күтәрегез! — дип акырынды берсе. Ул өстенә кара тун, башына ак кубанка, аягына киез итек кигән, кылыч таккан иде. Чана янына килеп, ул тагын җикеренде:
— А ну, төшегез чанадан!.. Алып керегез үзләрен каравыл өенә! Анда мин аларның кем икәнлекләрен капшармын, — диде дә үзе каядыр китеп барды.
Заборьеның иң зур өйләренең берсенә алып кергәч, безне тагын тен-теделәр. Командир дигәннәре дә шул өйдә булып чыкты. Ул әле йокы-сыннан тормаган иде. Аннары базга төшереп яптылар. Мич артындагы баз авызына китергәндә, Андрей:
— Сез кем белән шаярасыз? Күрмисезмени минем бүректәге кызыл йолдызны. /Мин Кызыл Армиянең өлкән лейтенанты, — дип карышып та карады. Ә Константин Бобрышев бүрегендәге ал тасманы күрсәтте. Ләкин болар ярдәм итмәде. Аларны. прикладлар белән төрткәләп, базга төшереп бикләп куйдылар.
Мине базга төшермәделәр, аерым сорау ала башладылар. Андрейның отряд командиры икәнлеген яшермәдем. Отрядның Асеевкада торуын, аннан ары тагын отрядларның күп булуын, аларның фашистлар белән сугышуларын сөйләдем. Сорау алучылар Асеевкадагы отряд башында кем калганын, отрядның зурлыгын сорадылар. Ә мин:
78
— Отрядның составын белмим, мин командир түгелмен. Аида комиссар калды, ә монда командир үзе бар, ул сезгә отряд составын әйтер, — дидем. Бераздан мине Асеевкага кайтарып җибәрделәр, комиссар Фатеевны алып килергә куштылар. Биш кеше озата барды.
Асеевкага якынлашканда, караңгы төшә башлады. Авыл янындагы чыршы урманына җиткәндә, безне рота заставасы туктатты. «Әһә, комиссар бу яклап юлны ныгыткан икән, ахрысы, сизенгәндер», — дип уйлап куйдым. Эчкә җылы кереп китте. Тегеләрнең берсе минем кабыргага наган белән төртте, һәм мин парольне әйтергә мәҗбүр булдым. Безне застава аша үткәреп җибәрделәр. Бүтән постларны да үтеп, штабка килеп җиттек.
Таныш булмаган кешеләрне сакчылар ишек алдында алып калдылар. Шулай да әлеге бандит миннән калышмады, ул да минем белән штабка керде.
Беренче бүлмәдә караңгы иде. Мин, тегене ишек төбендә калдырып, комиссар утыра торган бүлмәне эзләдем...
Без, ординарец сөйләгәнне тыңлый-тыңлый, шактый юл үтеп өлгергән идек инде. Партизан вакыт-вакыт, сөйләвеннән туктап, атын куалады. Рота сугышчылары чаңгы белән иде, алар бездән калышмадылар; Угра елгасын чыккач, Асеевкага турыдан киттеләр. Без Красная Нива аша урман юлы белән бардык... Хәзер ординарец хикәясенең ахырын Саша Фатеев сөйләп алып китте:
— Янәшә бүлмәдә кемнәрдер тартыша башладылар... Мин ишекне ачып җибәрдем. Каршыга бөтенләй таныш булмаган кеше килеп керде һәм:
— Сезне алырга килдек. Киенегез! Заборьеда сезне командирыгыз көтә, — диде. Бүлмәдә миннән тыш Фрол исемле партизан да бар иде. Сизми дә калдым: белмим, ни арада ул минем яндагы партизан белән ымлашып алгандыр, алар күз ачып йомганчы теге кешене бәреп ектылар да бәйләп тә ташладылар.
Ат тотып барган партизан:
— Мин арттан ике кулын каерып алуга, Фрол аның башына нагаи түтәсе белән утыртты, — дип өстәде. Фатеев дәвам итте:
— Авызына чүпрәк тыгып почмакка салдык та, тышта калганнары янына чыгып: «Без хәзер чыгабыз, күрше бүлмәгә кереп җылына торыгыз»,— дидек. Ротага тревога бирдем. Заборьедан килүчеләрне шунда ук коралсызландырдык. Литовский, Бобрышев, Каблуковның тозакка эләгүен белгәч тә, сезгә киттек...
... Без Асеевкага җитеп килә идек инде, Шупарня ягында атыш, гранаталар шартлавы ишетелде.
— Башланды...—диде «ФД». Аның шикелле мин дә Шупарняга һөҗүм иткән роталар турында уйлап килә идем. Үз-үземә: «Андагы һөҗүм белән җитәкчелек итмичә, икебез дә монда килү дөресме?» — дигән сорау бирдем... Шуңа җавап табарга теләп, Гнездиловтан:
— Сугышны ташлап монда без бушка гына йөрмибезме икән? — дип сорадым.
«ФД» үзенең шушы Заборье ягында булган бик сәер фактлар турындагы уйлары белән уртаклашты. Әйе, чыннан да, безне, «ФД» белән икебезне, шул Заборье ягына берничә мәртәбә ниндидер бер партизан отряды вәкилләре белән күрешергә чакырдылар... Потап Аввакумович, Иван Ивлевич, Абаевлар белән киңәш иткәч, без анда үзебез бармаска, үзебезнең разведчикларны җибәрергә булган идек...
Әхтәм Хәсәнов һәм Петр Решетников, разведчиклар төркемен алып, билгесез кешеләр белән күрешү урынына бардылар, әмма аларны засададан ут ачып каршы алганнар...
Билгеле, без разведгруппа начальнигы Решетниковка бик сак бу
79
лырга кушкан идек. Алар, үз вакытында засадада утыручыларга җавап уты ачып, чигенеп өлгергәннәр. Шулай да берничә разведчик яраланган иде...
— Менә бу юлы тагып безнең өч коммунистны базга япканнар... Дошманнар алар, иптәш комиссар, чын дошманнар, — диде «ФД».
— Бу ояны бик тиз бетерергә кирәк,—дип сүзгә кушылды Фатеев.
Шул арада без Асеевкага килеп кердек. Часовойларны үтеп, Литовский ротасының штабына җиткәч, чаңгычыларга ял бирдек. Кулы артка бәйләнгән әлеге бандитны (аның кушаматы Крыса иде) алып килделәр. Тик ул:
— Мине Заборьега алып барыгыз. Шунсыз мин сезгә бер сүз дә әйтмим. Мин сезне белергә дә теләмим. Сез кем? Минем үземнең командирым бар, — дип киреләнде.
Вакыт көтми иде.
Взвод командирларына Заборьены ничек уратып алырга, авылда үзләрен ничек тотарга, андагы отрядны ничек коралсызландырырга кирәклеге турында күрсәтмәләр, боерыклар биргәч, юлга чыктык.
Төн караңгылыгыннан файдаланып, чаңгычылар һәм ак маскхалат кигән партизаннар Заборьены уратып алдылар. Шул хакта ракеталар белән сигнал биргәч, Асеевка юлыннан без Фатеевны алып китәргә дип Крыса белән килгән әлеге өч кешене төрле чаналарга утыртып, авыл капкасы төбенә барып җиттек. Бездән пароль сорап торган сакчыларны безнең партизаннар бик тиз коралсызландырдылар. Фатеев һавага ракета җибәрүгә, Заборьены урап алган группалар өйләргә керә башладылар. Бер төркем партизан каравыл йортына ташланды һәм, Заборье отряды ни булганны аңлап өлгергәнче, һичбер тавышсыз- нисез йөзгә якын кеше коралсызландырылды.
Андрей Литовскийның ординарецына ияреп, без штабка, тоткыннар ябылган өйгә, йөгердек. Иң якын сугышчан дусты Литовскийның язмышы өчен нык борчылган Фатеев өйгә беренче булып барып керә. Өйдә аны бер бандит наган төзәп каршы ала. Ләкин Фатеев каушап калмый. Күз ачып йомганчы башындагы авыр танкист бүреген ала да, аның белән бандитның битенә тондыра һәм күн итеге белән каты итеп аның корсагына тибә. Бандит тәгәрәп китүгә, Фатеев тегенең наган тоткан кулына аягы белән баса һәм наганны тартып ала... Безнең автоматчылар сул як бүлмәдә, чаршау эчендә, яткан командирны һәм бер ха-тынны эчке киемнәрдән генә тотып алып чыктылар.
Хәзер генә тоткынлыктан коткарылган Каблуков кулга алынган әлеге командирдан һәм аның штаб начальнигыннан сорау ала башлады.
Фатеев өйне, штабны, тентергә тотынды. Башта сорау алу бертөрле нәтиҗә бирмәсә дә, тентү бик кызык бетте. Тентү вакытында, коралдан башка, патефон, гармун, кием-салым кирәк-яраклары табылды. Аларны зур бүлмәнең уртасына чыгаргач, сорау алып барган Василий Николаевич Каблуков сикереп торды. Ул:
— Гармонь, патефон — бөтенесе дә минекеләр ич... ә кием-салым минем хатынныкы... Мин бит аларны фашистлар талап алган дип йөри идем,—дип кычкырып җибәрде. Каблуков йортын көздән ниндидер бер отряд талап чыккан булган икән. Прокурор моны фашистлар эше дип уйлап йөргән.
Отряд командиры Яковлевтан үзем сорау ала башладым.
— Отрядның комиссары кем?
— Минем отрядта коммунистлар юк. Комиссар да юк. Без икәү генә: командир һәм штаб начальнигы...
Яковлевның җавапларын дәфтәргә язып барам һәм тагын copav бирәм:

— Белемегез?.. Ничә класс бетердегез?..
— Биш класс...
Шул чак минем башка тагыи бер фикер килде һәм, иптәшләрнең аптыравына карамастан, мин Яковлевка кәгазь суздым:
— Языгыз!
Аптырап калган Яковлевка түбәндәге җөмләне әйтә башладым:
— «Буда, Красная Нива, Матченки— штаб партизан. Нужно ли давать сведения на окруженцев для...»
Беренче сүзләрне язгач та, Яковлев шып туктады. Мин, бернәрсә сизмәгәндәй, аңа әйтеп торам һәм ул, үз-үзеи кулга алып, текстны язуында дәвам итә...
Шунысы кызык: теге трофей язуда «регистрация» сүзе «легистрация» дип язылган иде. Шул сүзне ничек әйтергә: «регистрация» дипме, әллә аныңча «легистрация» дипме?.. Шулай да «регистрация» дидем дә аның язуын көттем. Ә Яковлев, теге язудагыча «легистрация» дип язып куйды.
Мин куен кесәмнән Әхтәм Хәсәнов алып кайткан блокнотны алдым. Аның эченнән әлеге язуны чыгардым. Яковлев, язуны таныды булса кирәк. Фатеев белән Каблуков арасыннан өстәлгә таба омтылды. Фатеев аны бик каты сугып җибәрде. Гнездилов аңа:
— Кулыңны пычратма, Саша!—дип кычкырды. Яковлев авыз эченнән нидер мыгырдый иде. Ахрысы, гестапо офицерына тапшырылган кәгазьнең партизаннарга эләгүен ул башына сыйдыра алмый иде...
Яковлев яза башлаган беренче юлларны күрү белән, әлеге язуны да шушы ук кул язганлыкта шигем калмаса да, мин алариы үзара чагыштырып чыктым. Иптәшләр ике язуны караганда, Яковлев «ФД»ның аягына егылды:
— Мин гаепле түгел... Мин барын да сөйлим... Бернәрсә дә яшермим... Мине алдадылар... — дип елый иде ул.
Прокурор Каблуков тагын сорау ала башлады. «ФД» белән без, Фатеевка колхозчыларны җыярга кушып, каравыл йортына киттек. Анда коралсызландырылган йөзгә якын кешене сафка тезеп, Литовский безгә рапорт бирде. Бу отрядның штаб начальнигы Филлерның «Бездә комиссарларга, коммунистларга урын юк!» диюе дөрес булып чыкты. Шул кешеләр арасыннан бер комсомолец та чыкмады. Минем:
— Комсостав, өч адым алга! — дигән командама бер яшь егет стройдан чыгып басты. Ул кече лейтенант иде. Халык алдында аның биографиясен сөйләттек. «Фамилиям Власов, үзем Вязьма янында камауда калдым», — диде ул.
«ФД» озак сөйләтмәде, отрядка:
— Бу кешегә ышанасызмы? — дип мөрәҗәгать итте. Кемдер:
— Ярый, ышанырга була, — дип куйды.
«ФД» белән читкәрәк китеп киңәш иткәч, боларга түбәндәге боерыкны бирдек:
— Сезнең отряд хәзердәи башлап ротага әверелә. Рота командиры ' итеп кече лейтенант Власовны, политрук итеп кече политрук Яровойны билгелибез. Рота, шул составында, Шупарня җитен заводына һөҗүм итүче батальонга ярдәмгә җибәрелә. Шупарня җитен заводына... шагом марш!
Бөтен коралларын берничә чанага төяп, артларыннан үзебезнең роталарны төшердек...
Заборье колхозчыларын җыелышка чакыргач, алар үзләрен бу отрядтан коткаруыбыз өчен рәхмәт әйттеләр һәм Яковлев, Филлерлар- пың авылны талап, кеше куркытып ятуларын сөйләделәр. Мин колхозчыларга фронттагы хәлләрне, СССРның халыкара һәм эчке хәлләрен
80
сөйләп бирдем, колхозчыларның партизаннарга фашистларны тар-мар итүдә булышуларын сорадык. Ирләр отрядка язылдылар.
Бөтен халык соравы буенча Яковлев һәм Филлерга Заборьеда ук суд булды. Судны прокурор Каблуков алып барды.
Гестапоның махсус мәктәбендә өч айлык курс тәмамлаган 444 иче номерлы агент Яковлевның, аның штаб начальнигы Филлерның, фашист командоваииесе кушуы буенча, ялган партизан отряды төзүләре ачылды. Алар вак-вак партизан төркемнәрен үзләренә буйсындырып, зур отрядка кушылырга, аннары инде сугыш барганда җаен китереп, отряд җитәкчелеген юк итәргә, зур отрядны тар-мар итәргә тиеш булганнар.
Хөкем карарын бөтен халык хуплап каршы алды. Заборье белән Асеевка арасындагы урманда ике хаин атып үтерелде.
Безнең көз көне ташланган разведгруппаның эше турында, бигрәк тә Сафа Заманов хакында, Олы җирдән бик җентекләп мәгълүматлар сорадылар... Мин «хуҗа»га отчег бирдем. Бу вакытта без, бик көчле разведка оештырып,' эшне киң җәелдергән идек инде. Бераздан: «Заманов Смоленск шәһәрен ныклап өйрәнсен», — дигән боерык килде. Шул боерык белән мин «Урман дачасына»—лазаретка киттем. Мархоткин совхозында Шведовалардан чаңгы алдым да, Марья Васмльевнаның кече улы Игорьны ияртеп, иске эз белән, Мишкин йортына юнәлдем.
Урман куелыгына кергән саен, мәһабәт наратларның кышкы матурлыгы, Смоленщина урманнарына гына хас горурлык арта бара. Наратлар, сафка тезелгән сакчылар кебек, берсе икенчесеннән төзрәк, биегрәк булып күренәләр. Алардан сулап туя алмаслык хуш ис аңкый. Нарат ботакларына өелгән ак кар өемнәре әкияттәге бизәкләргә охшап күренәләр. Чаңгы эзеннән уңда һәм сулда ниндидер кошлар кар өстеиә чигү чиккәннәр. Арырак ниндидер бер кошны төлке явыз ботарлап ташлаган.
Шул җирдә, урман юлы борылмасындагы карт нарат артыннан бер мылтыклы кеше чыкты. Ул:
— Тукта, пропуск!—дип, безне туктатты. Димәк, «Урман дачасы»- па ерак калмаган инде. Сакчы партизан мине таныды. Ул Мазово- Бузаноро янындагы сугышта яраланган егет булып чыкты. Лазарет начальнигы монда пост куйган икән. Сакчы, ниндидер тимер чыбыкны тартың, үзенең начальнигын чакырды. Бераздан аркасына әтисенең мылтыгын аскан Варя һәм биленә пистолет таккан Сафа килеп җит- _теләр.
Мин Варя белән Игорьны алдан җибәрдем. Сафа Заманов белән сөйләшә-сөйләшә акрын гына арттан атладык. Ул инде үзен бөтенләй савыккан дип саный һәм никадәр генә авыр булса да, сугышчан эшкә тотынырга әзер иде.
— Син болай да инде мине сугышчылар исемлегеннән сызгансыңдыр,— диде ул. — Иртә сызгансың, мин әле үземнең эшкә яравымны күрсәтермен. Беләсеңме, яшьтәш, иң авыры, минемчә, халкың, партияң каршында бурычлы булып калу... Үзенә тапшырылган бурычны үти алмаудан да авыррак нәрсә бар икән?.. Мин менә монда авырып ятканда бу нәрсә турында бик күп уйландым. Билгеле, син миңа ышанасыңдыр... Ә бит югарыда безнең хуҗаларның миңа ышанмавы бар...
Мин аның сүзен бүлдем:
— Мин сиңа командованиеиең боерыгын алып килдем. Анда «Заманов Смоленск шәһәрен җентекләп өйрәнсен», диелгән. Сиңа ышанмаса- лар, апчый боерыкны бирмәсләр иде. Сине шәһәр белән Корней Степанович Чижиков таныштырыр, ул анда мединститут бетергән, — дидем.
Сафа:
6 .С. Ә.“ Д' 6
81

82
— Ә мнп Смоленскины бик җентекләп өйрәндем инде. Варя шәһәрне биш бармагы кебек белә, ул хәтта Архангельский чиркәвенең 1194 елны. Ивако-Богословский чиркәвеннән ундүрт ел соң салынганлыгына хәтле белә. Аның әтисе шәһәрдә яшәгән, — диде.
— Кара әле. Сафа, Варя белән сезнең арада нәрсә бар? — дип сорадым мин. Сафа кызарып китте, шулай да югалып калмады:
— Мин ул «урман кызына» үземнең исән калуым белән бурычлы. Моны син аңлыйсыңмы? — диде. — Ул булмаса, мин күптән сугышчылар исемлегеннән чынлап ук сызылган булыр идем инде...
— Ә ул сине сөяме соң?
— Анысын үзеннән сора. Мин сорарга базмадым. Үземне шулай балалары кебек караган картларның бердәнбер кызларын «аздыруны» мин үзем өчен намуссызлык дип саныйм, — диде Сафа.
""-Без Мишкиннар йортына барып җиттек. Әйтәсе йомышны юлда ук сөйләп бетерсәм дә, мин, Корней Степановичны чакырып алып, Сафаны шәһәрдә йөрергә.өйрәтергә куштым. Аннан соң лазаретның блиндажларында яткан яралыларны күреп чыктым. Яралары җиңел партизаннар тизрәк батальонга кайтаруны сорадылар. Терелә, башлаганнары дошман коралын өйрәнә, постка йөри иде. Соңгы хәбәрләрне, күрше районнардагы партизан хәрәкәтләрен сораштылар, тәмәке, газеталар алып килүне үтенделәр. Авыр яралылар да аз түгел иде монда. Аларның кайберләре фронт аша самолет белән очып чыгу хакында, кайберләре, гражданнар сугышы елларындагыча, тачанкаларга утыру турында хыялланалар иде.
Лазаретта дежур торган, яралыларның бинтларын, күлмәк-штанна- рын юган Варя, мине ялгыз гына туры китереп:
— Иптәш комиссар, мине берәр төрле сугышчан эшкә алыгыз әле... Мин сизәм, сез Сашаны тиздән моннан алачаксыз... Минем дә аның белән бергә буласым килә, — диде һәм урман күледәй зәңгәр күзләрен тутырып карап алды. Шунда мин Сафаның тойгыларын аңладым.
Егет мине озатканда:
— Син мине теләсәң кая җибәр. Варяны сакла. Ул монда, әтиләре янында булырга тиеш. Бу минем сиңа бердәнбер һәм соңгы үтенечем. Минем беркемем дә юклыгын син беләсең, — диде. Тиздән күрешергә булып, без саубуллаштык. Штабта: «Киләсе төнне сезгә кунак барачак, каршы алыгыз» дигән шифровка укыттылар. Бераздан тагын бер шифровка килде. Анда: «Кыйммәтле йөкне алу белән Сафа Замановны Смоленскига урнаштырыгыз. Бу эшне үтәүгә Г. С. А. җаваплы», — диелгән иде.
«Кыйммәтле йөк» — Заманов өчен җибәрелгән махсус рация һәм аның кирәк-яраклары иде. Кунак дигәннәре Көнбатыш фронтның разведка бүлеге вәкиле Шурупов булып чыкты.
«У-2» самолетыннан төшкәч тә, безнең разведчиклар аларны штабка, Некрасыга алып килделәр. Бераз баш-күз алгач, Шурупов миңа аерым пакет чыгарып бирде. Анда Заманов өчен документлар һәм бөтен кирәк-ярак бар иде.
«Урман дачасы»ннан Сафаны чакыртып алдык. Ул бик тиз килеп җитте. Яна бурычларны сөйләп биргәч:
— Ниһаять, миңа да чират килеп җитте. Югыйсә, сугыш мине бөтенләй читләп үтә, дип уйлый башлаган идем инде, — диде.
Окружком җитәкчеләреннән Трегубов кына Смоленскидагы подполье белән бәйләнеш тота иде. Алар өйрәткәнчә, рацияне сүтеп, кисәген кисәккә аерып, «Белоруссиядән качып кире кайтучылар» аша калага кертергә, ә Сафаның үзен генә җибәрергә булдык.
Замановны, партизаннар хәрәкәт иткән зонадан чыкканчы, Петр Решетников разведчиклары озата барды.

Замаиовка кирәкле документлар һәм инструкцияләр рання белән бергә килгән иде. Аның аша Смолепскидагы подпольечыларга түбәндәге бурычлар куелды: Смолепскидагы ГЭСиың турбиналарын шартлатырга һәм аларны төзәтергә ирек бирмәскә; Яңа Мәскәу урамы тирәсендәге ягулык складын шартлатырга; оборона корылмаларын, тимер юлдагы хәрәкәтне, шосселарны көндез дә, төнлә дә күзәтергә, бигрәк тә Рудня — Смоленск, Демидов — Смоленск, Рудня — Демидов юлларын игътибар үзәгендә тотарга. Ничек кенә булса да, дошманның Смолен- скидагы һәм Руднядагы аэродромнарына һәм Катыньдагы гестапо мәктәбенә үзебезнең кешеләрне урнаштырырга тырышырга, диелде.
Мин аны байтак озатып бардым, һәм без бик җылы саубуллаштык.
— Әгәр әйләнеп кайта алмасам, туган илгә сәлам әйт! — Тагын шуны әйт: Сафа Заманов халык икмәген әрәмгә ашамады, партия алдында бурычлы булып калмады, диген, — диде ул, минем кулымны кысып.
Бу юлы ул бик җитди иде һәм, ни өчендер, «урман кызы» хакында бер сүз дә әйтмәде... Мин алар күздән югалганчы юл читендә карап калдым. Күзләремә яшьләр килде... -
«Ирле-хатынлы» Павлюченков белән Даша Фириченкова һәм алар- ның «уллары» Костя Баранов, икенче фамилияләр алып, Белоруссиянең иң «тыныч» районнарының берсендәге авылга барырга дип юлга чыктылар. Чананың төрле җирләренә һәм чанадагы йорт кирәк-яраклары эченә Сафа рациясенең частьләре урнаштырылды.
Смоленск — Сухиничи тимер юлын эштән чыгаргач, батальон Калуга юлый «ябарга» чыкты. Тимер юл күперләрен шартлаткан кебек үк, мондагы күперләрне дә җимереп бетергән идек. Шулай да дошман Калуга юлыннан йөрүен дәвам итте. Агач күперләрне немецләр бик тиз төзәтә бардылар. Җитмәсә, батальонны тимер юлдан кысрыклап куар өчен һәм камауда калган Всход гарнизонын коткарыр өчен, фашистлар командованиесе Павлинов станциясеннән Замощьега таба каты һөҗүм башлады.
Төп көчләр белән Ежевицы, Коробец һәм' Теренин станциясе кар- ■ шында сугышкан «ФД» миңа батальонның сул як флапгысын ябарга кушты. Бу бурычны үтәү өчен бирелгән Литовский ротасы бик аз булса да, без, партизаннар маневры кулланып, һөҗүм иткән фашистларның флангысына чыгарга булдык. Бу вакыгта Замощьега бик якын урнашкан Тесное авылыннан халык кача башлады. Григорий Бурмистровның семьясы һәм башка колхозчылар, чаналарга төялеп. Некрасы ягына, Угра буендагы урманнарга чигенде. Литовский ротасы белән Дворище юлына чыкканда, без качакларга юл бирә-бирә йөдәп беттек. Чигенүче халык сөйләвенчә, Павлинов станциясеннән бик күп фашистлар колоннасы, Клюшки, Жданове, Гнездплово авылларын алып, Дворище, Тесноега һөҗүм иткәннәр. Мин Гнездиловтан, мөмкин булса, Тесное* авылына тагын бер ротаны — Ковалев ротасын чаңгы белән җибәрүен сорадым.
Ковалев ротасы Тесноега бик тиз килеп җитте. Калкулык өстенә урнашкан бу авылдан бөтен тирә-як күренеп торганлыктан, Ковалев авыл тирәли оборона хәзерләргә кереште. Бөтеп нәрсә хәйлә, маневр, тизлек һәм кыюлыкка корылган иде. Без фашистлар батальонының обозларын Дворищеда калдырып, Тесноега һөҗүм итүен көтә башладык. Алар озак көттермәделәр. Төрле яктан авылга көчле һөҗүм башладылар.
Җил тегермәнен саклаган бер взводны алдык та, Литовскийга атака башларга сигнал биреп, контратакага ташландык. Тегермән башын-

84
дагы «Максим» пулеметы бик’каты ут ачты. Дворище юлыннан һөҗүм иткән колоннаның бер өлеше карга ятты. Шул чакта Герман Ковалев «Ура!» кычкырып алга ташланды. Взводның уң ягында, кар ерып, мин дә йөгерәм һәм автоматтан ата-ата «Ура!» кычкырам...
Менә фашистлар туктадылар... Аталар... «Ура!» тавышы тагы да ныграк яңгырады, дошманның кайбер солдатлары чигенә башлады. Менә алар, юлда яткан чаналар, ниндидер ящпкларга ышыкланып, безгә каршы көчле ут ачтылар. Ә без һаман алга йөгерәбез. Миннән сулда бер пулеметчы кул пулеметыннан фашистларга ут яудыра. Без икәүләп юлда яткан ат үләксәләренә таба барабыз; фашистларга 30—40 метр калганда, кинәт бу пулеметчы мине карга төртеп екты. Мин берни дә аңлап өлгермәдем, ул биленнән тукмактай немец гранатасы алып ат үләксәсенә таба чөйде, үзе шунда ук минем өскә ауды... Безнең өстән немец пулялары, граната ярчыклары очты... Без тагын алга ташландык. Пулеметчы бераз йөгерде дә, сөрлегеп китеп, карга чумды. Пулеметчы ыргыткан граната ат үләксәсенә ышыкланып, безгә таба атып яткан фашистның аягын өзгән. Автоматының көпшәсе һавага караган иде. Мин пулеметчы янына килдем, ул ыңгыраша — яраланган иде. Мин аңа:
— Фамилияң? — дидем. Ул:
— Гневищев. Федор Гневищев! Сез исәнме, иптәш комиссар? Юкка атакага ташландыгыз... Харап буласыз бит, — диде. Шул чакны Двори- щеда һәм бездән сулдарак һәм артта, Тесное ындырлары янында, көчле «Ура» тавышы, гранаталар шартлавы ишетелде, автомат, пулеметлардан ату тавышы көчәйде.
Үземне үлемнән коткарып, үзе яраланган Федя Гневищевны бер сугышчыга бик тиз Бурмистров өенә илтергә куштым. Литовский партизаннары Дворищега бәреп кергән иде инде. Мин сул якка, көтмәгәндә килеп чыккан ярдәм янына киттем. Ындырлар артына килеп чыккач, үзем дә хәйран калдым: Некрасы ягыннан килгән юлдан Дворище бе- лән Тесное арасындагы басуга кимендә биш йөзгә якын чаңгычы партизаннар һөҗүм итә иде. Ь1ндыр янында мин бу көчләрнең командирын да очраттым.
Бу — Уранино авылында безнең белән «Виктор Кочубей» дип танышкан командир иде.
Алар, Новиков белән, отрядларын партизанлыкта калырга күндергәннәр дә Некрасыга безне эзләп килгәннәр. Аннан штаб начальнигы Николай Рачков Кочубейга безнең хәлне сөйләп биргән. Кочубей үзен бик җитди һәм чын-чыннан командирларча тотты. Миңа рапорт бирде һәм кая таба һөҗүм итү кирәклеген сорады.
Тесиоедан чигенгән фашистлар батальоны хәзер Дворищега, Литовский ротасы өстенә ташланачак иде. Шунлыктан Кочубей белән без, фашистларны Дворищега кертмичә, басу буйлап Павлиново станциясе ягына куарга карар иттек.
Кочубей партизаннары Дворищега якынлашкан фашистларга минометтан ут ачты, һәм без тагын һөҗүмгә ташландык. Кочубей отрядының сул як флангысы Дворищега барып керде, һәм алар анда Литовский отряды белән кушылдылар.
Немецләр Дворищеның аргы очында тукталырга маташып карадылар? Ләкин булдыра алмадылар. Партизаннар аларны ике яклап кысрыклыйлар иде. Кочубей ат китерергә кушты. Тимеркүк Орел юртагы җигелгән кашовкага яхшы паласлар җәелгән иде. Мыекларын Запорожец казакларыныкы шикелле итеп үстереп җибәргән бер партизан, безнең янга килеп, кашовкага утырырга тәкъдим итте. Мин чак эләгеп калдым, тимеркүк, буран туздырып, Дворищега таба очты. Миннән уңда утырган Кочубей үзе автоматтан ата, үзе кучерга:
85
— Тимофей, тизрәк! Тизрәк баралмыймыни атың, шайтан! — дип кычкыра.
«Эһ» дигәнче, без Дворищега барып кердек. Литовский безгә рапорт бирде. Аның отряды сугышып алган обозда 350 олау, 200 баш сыер, минометлар, бик күп патрон, гранаталар, хәтта аракы һәм патефоннарга хәтле бар икән. Ул сөйләп бетермәде, Виктор Кочубей, кискен тавыш белән:
— Давай, егетләр, фашистлар исенә килгәнче, бер минутны да әрәм итмик — алга! Аларны куарга кирәк!—диде. Без риза булдык. Мин блокноттан бер бит'ертып алып Ковалевка Тесноены нык тотарга боерык яздым. Ә Литовский, Кочубей отрядларына Павлиново станциясенә таба һөҗүмне дәвам иттерергә, волость үзәге Гиездилово, аның янындагы зур авыллардан: Клюшки, Жданове, Гранкииоларны алырга приказ бирдем. Фашист обозындагы чаналарны бушатканы бушатты, бушатмаганы — шул көе, партизаннар бик тиз генә олауларга төялеп юлга чыктылар. Аларны узып, Кочубей мине Гнездиловога алып китте. Безнең арттай, трофей атка утырып, Литовский да куып җитте.
Авылга барып кергәндә, якты иде әле. Ярсыган атны туктата алмыйча, авыл уртасындагы чиркәү, урта мәктәп, больницалар яныннан чабып уздык... Әнә авылның аргы очы — Павлиново юлы...
Шул чакны кайдандыр уңнан безнең юлга чаналар колоннасы килеп чыкты һәм түбән таба чаба башлады. Кочубей ут ачты. Болар качып баручы фашистлар иде. Алар чаналардан ата-ата чабалар. Без чанадан сикереп төшеп карга чумдык. Кучер, тимеркүкне борып, чиркәү янына чигенде.
Кочубей партизаннары фашистларны куып киттеләр. Литовский белән без бер йортка кердек. Анда укытучы тора икән. Ул безгә авылда фашистларның волость идарәсе булганлыгын, шушы көннәрдә Германиягә эшләргә алып китәр өчен яшьләрне көчләп җыюларын, исемлек төзүләрен сөйләде. Без жандарм идарәсенә йөгердек.
Аида беркем юк, ишекләр ачык иде. Литовский партизаннары шкафларны ачып исемлекләрне өстерәп чыгардылар. Кемдер килеп керде дә:
— Полиция начальнигын тотканнар! — диде. Берничә минуттан аны безнең янга алып та килделәр. Аны ат җигеп маташканда тотып алганнар. Партизаннар аның атын да алып килделәр. Аты бик шәп иде. йолдыз кашкалы нәсел айгыры иде ул, ак бәкәлләрен ялтыратып, баскан урынында биеп кенә тора иде. Шул чакны «ФД» — Гнездиловның иртәгә туган көне икәнлеге исемә төште. Литовскийга шуны әйттем. Трофей айгырны, немец автоматын, пистолетлар арасыннан иң яхшы парабеллумны командирга бүләк итеп җибәрергә булдык.
Гнездилово авылын азат итүне дә «ФД»ның туган көненә багышладык.
Полиция начальнигыннан сорау алгач, аның 30 мең кешене Германиягә җибәрү өчен исемлек төзүе ачылды. Партизаннар исемлекләрне йорт алдына чыгарып яндырдылар.
Гиездилово авыл советы йортына киттек, анда халык җыелды. Колхоз председателе Мельников, коммунист Цибиковлар килгәч, без аларга авылда Совет власте урнаштырырга куштык. Алар берсен-берсе бүлеп:
— Сез регуляр армияме? Әллә партизаннармы? — дип сораштылар. Дворище, Тесноедан чигенгән дошман солдатлары бездән алда.
— Фронт аша ун меңле чаңгычылар корпусы үткәй, шулар парти заннар белән бергә һөҗүм итә, — дигән хәбәр таратканнар икән.
Бераздан авыл советына бер врач килеп:
— Мин Лиза Кавлис. Мондагы больницада безнең Кызыл Армиянең йөзгә якын яралы сугышчыларын дәвалыйм. Аларның терелгәннәре сезгә кушылырга тели, — дип хәбәр итте.
— Ул больницаны немецләр белмәдемени?
86 ♦
— Белделәр. Тик без аларны һәм тирә-як халкын больницага кертмәдек.
Мин аптырап калдым:
— Ничек инде ул — кертмәдегез?..
— Әйе, кертмәдек. Медицинаның фашистлар өчен куркынычлы коралы бар... Без шуны кулландык, больница ишекләренә немецчә «тиф» дип язын куйдык. Алар тифлы җиргә кермиләр, — дип җавап кайтарды Кавлис. — Сугышчылар янына барыгыз әле. Аларның сезне күрәселәре килә.
— Ә тиф? Чынлап та тиф юкмы соң?
— Ул «тиф» үзебезнекеләргә йокмый, — дип шаяртты врач.
Инде төн булуга карамастан, Литовский белән больницага киттек. Алда, Павлиново янында, Кочубей отряды сугыша иде. Анда ракеталар яктысы, трассалы һәм яндыргыч пулялар очканы күренеп тора, граната, миналар шартлавы ишетелә...
Госпиталь дежурные безгә рапорт бирде.
Кайсы таяк таянган, кайсы кулын муенына аскан, кайсы башын ак марля белән бәйләгән яралылар безне сарып алдылар. Аларның күбесе сакал-мыек җибәргән, бик ябыкканнар иде.
Бездән фронттагы хәлләрне, партизаннар хәрәкәте хакында сөйләттеләр. Алар дошманнан хәзер үк үч алырга атлыгып торалар иде. Минем сөйләп беткәнне дә көтмичә, алар сораулар яудыра башладылар. 1941 елның октябреннән алып Совет иленнән аерылган бу кешеләрне күп нәрсә кызыксындыра иде.
Монда байтак кына командирлар да бар булып чыкты. Терелгән яралыларның теләген канәгатьләндереп, без алардан аерым бер рота оештырдык. Рота шул төнне үк Дворищега коралланырга китәргә булды. Юлга чыгар алдыннан, алар больница алдында тезелделәр. Миңа рапорт биргәч, командирлары врач Лиза Кавлиска мөрәҗәгать итәргә рөхсәт алды һәм:
— Безне үлем тырнагыннан коткаручы һәм фашистлардан саклап алып калучы врач Кавлиска совет солдатларыннан зур рәхмәт. Барлык яралылар исеменнән сезне кочаклап үбәргә рөхсәт итегез, — диде ул һәм врачны кочаклап алды.
Гади совет кешесе, латыш кызы Лиза Кавлисның батырлыгы — йөзгә якын Кызыл Армия сугышчысын үлемнән саклап калуы — чын- чыннан сокланырлык иде. Сафка тезелгән сугышчыларның йөзендә аңарга карата чиксез ихтирамны күрүе кыен түгел иде. Чын күңелдән әйтелгән рәхмәт сүзләрен ишеткәч, аның күзләренә яшь килде. Ул, мөлдерәп аккан күз яшьләрен сугышчыларга күрсәтергә уңайсызланды булса кирәк, йөзен ак яулык белән каплады да йөгереп больницага кереп китте...
Мине штабка кайтырга чакырдылар. Анда эш шактый күбәйгән иде. Бердән, партконференция ачылу көне килеп җитсә, икенчедән, бу сугышлардан соң инде безнең батальон полкка әверелгән булып чыкты һәм шуны юридик яктан да, политик яктан да формалаштыру кирәк иде. Хәзер "безнең отрядта фашистларга каршы 2800 партизан сугыша иде. Бу исәпкә азат ителгән авыл саен төзелгән җирле тәртип саклаучылар отрядлары, корал һәм сугыш кирәк-яраклары җыю бригадалары керми иде әле.
Потап Паненков, Гнездилов, Абаевлар белән киңәш иткәч, Рачковка өлкән лейтенант Андрей Литовскийны, өлкән лейтенант Герман Ковалевны, лейтенант Мехоношинны («Кочубей» аның кличкасы иде), лейтенант Александр Фатеевны, кече политрук Григорий Верманны,
87
кече политрук Николай Кучереиконы, Комиссаровны, Литвинов һәм башка командирларны штабка чакырырга куштык...
20 февральдә Некрасы авылында зур киңәшмә булды.
Бу киңәшмәдән соң партизаннарның аерым полкы туды.
Беренче батальонның командиры итеп — Андрей Литовский, комиссары итеп Александр Фатеев билгеләнде. Петр Комиссаров парторг итеп тәкъдим ителде. Михаил Лариновский штаб начальнигы булды. Икенче батальонга — Герман Ковалев, Григорий Верман, Литвинов, Котляр; өченчегә — Мехоношин, Кучеренко, Новиков, Котяжков билгеләнделәр.
Полк оештыру турындагы приказга кул куйгач, без иптәшләрне яңа дәрәҗәләр белән котладык.
Полкның башка бүлекләрен — административ-хуҗалык, обоз, азык- төлек, сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин итү бүлекләрен дә оештырдык.
Аларның күбесе февраль башыннан ук эшләп килә иде инде.
Бу оештыру мәсьәләләрен партконференциядән раслатырга булдык.
1942 елның 22 февралендә Замошье мәктәбендә тантаналы рәвештә партизан краеның Беренче партконференциясе ачылды.
Иван Павлович Гусев авыру сәбәпле килә алмады. Ул конференцияне тәбрикләп һәм ана уңыш теләп хат җибәрде.
Конференцияне Потап Аввакумович Паненков ачты.
Роталардан, колхоз һәм совхозлардан, агач эшкәртү заводларыннан сайланган делегатлар — барысы да кораллы коммунистлар — дошман тылында беренче мәртәбә шулай күпләп һәм ачыктан-ачык җыелганнар иде.
Конференциягә катнашучылар арасында кунаклар да — партиясез командирлар, укытучы, совет эшчеләре дә бар иде.
Көн тәртибенең беренче мәсьәләсе буенча «Кызыл Армиянең 24 еллыгы һәм партизаннар хәрәкәтенең бурычлары» турында докладны мин сөйләдем. Бик дулкынландым мин ул чакта. Дулкынландым да, горурландым да. Гади коммунистлар көче белән без берничә мең кораллы кешедән торган партизан полкы төзедек, 380 нән артык авыл, совхоз, станцияләрне дошманнан азат иттек... Безнең батальоннар Ельня шәһәре, Спас-Деминск шәһәре янында, Коробец, Павлииово станцияләре эчен сугышалар...
Күрше районнардагы партизаннар күтәрелде. Безгә ярдәмгә тиздән «Олы җирдән» атлы гвардия корпусы киләчәк, һава десанты төшереләчәк...
Әгәр дә фронттан һөҗүм иткән 49 нчы, 50 нче армияләр безнең белән кушылсалар, алар дошманнан азат ителгән партизаннар крае аша алга, көнбатышка таба, бернинди каршылык очратмыйча 150—200 километр барачаклар. Соловьев кичүеннән Смоленскига утыз чакрым гына кала...
Бурычлар:
— Партизаннар хәрәкәтен даими рәвештә көчәйтә барырга, аны тагын да киңрәк җәелдереп, бөтен халыкның фашист илбасарларга каршы кораллы күтәрелешенә әверелдерергә. Моның өчен партия-политик эшне тагын да көчәйтергә. «Сергей Лазо» һәм башка отрядлар белән берлектә фашистларга тагын да зуррак зыян китерергә. Партизаннар хәрәкәтен, күрше отрядларның сугышын координировать итү өчен Хәрби совет оештырырга. Анда Трегубов, Гусевны һәм крайдагы отрядларның комапдованиесен кертергә. Халык һәм партизаннар ара-

сында политик эшне көчәйтү өчен полкта аерым политбүлек оештырырга һ. б., һ. б.
Полкның кораллы көче һәм мөмкинлекләре турында штаб начальнигы Николай Рачков, дошман агентлары белән көрәшү хакында Иван Ананьев сөйләделәр. Потап Паненков партия эшен көчәйтү юлларын сөйләде. 23 февральдә конференция делегатлары Оборона Халык Комиссары приказын тыңладылар һәм, фикер алышулардан соң, бер- тавыштаи түбәндәге карарны кабул иттеләр:
— Кызыл Армия юбилее хөрмәтенә партизаннарның аерым полкына «Кызыл Армиянең 24 еллыгы» исемен бирергә.
— Полк командованиесеи (Ф. Д. Гнездилов — командир, Г. С. Эмиров— комиссар, Н. П. Рачков — штаб начальнигы) расларга. Полк җитәкчеләренә рота, батальон командованиесеи билгеләү хокукын бирергә.
— Политик бүлек оештырырга. Политбүлек начальнигы итеп коммунист Г. А. Абаевны расларга. Аның урынбасарлары итеп М. Е. Кро- хинны һәм Ф. Г. Павловны билгеләргә.
— Махсус бүлек оештырырга. И. И. Ананьевны махсус бүлек начальнигы итеп расларга. Батальоннарга махсус бүлек вәкилләре билгеләргә. Махсус бүлек материалларын раслау өчен өч кешене: командир, комиссар, партбюро секретарен билгеләргә.
— Партиянең Үзәк Комитетына сәлам-хат язып җибәрергә.
Конференция үткәч, батальоннар тагын да кискенрәк сугышлар алып бара башладылар, безнең партизаннар бу вакытта Днепр елгасындагы Соловьев кичүеннән, борынгы Смоленск юлыннан алып Вар- шавкага чаклы 120—150 чакрым фронтта сугышалар иде.
Бездән байтак төньякта Вязьмага 33 нче Армия һөҗүм итә, Семлев, Знаменка районнарына һавадан десант корпусы төшкәй, бу якка таба атлы гвардия корпусы килә икән, дигән хәбәрләр дә таралды. Бу хәбәр партизаннарны тагын да рухландырды.
«Хуҗа» «Бүре» аша Замановның хәлен берничә кат сорашты. Ә Даша, Костя һәм Нефед Петрович һаман кайтмадылар.
«Инде бер-бер хәл булгандыр» дип, эчтән генә көенгән көннәрнең берсендә штабка Костя Баранов килеп керде.
Ул бик арыган һәм ябыккан иде. Шулай да, үзен-үзе бик батыр тотып, бурычның үтәлүе турында рапорт бирде.
— Даша, Павлюченков кайда? — дип сорадым.
— Исәннәр, Замощьеда калдылар, — диде Костя.
— Я сөйлә, ниләр булды? Сафа Замановны күрдегезме?
— Артык берни дә булмады. Даша бераз авырды, хәзер терелде инде. Ул сезгә подпольщиклар хакында сөйләр. Ә Саша — молодец ул. Аның кебек беркем эшли алмас, иптәш комиссар! Беләсезме, ул ни эшләгән? Без Смоленскига чаклы ат белән дә, җәяүләп тә бардык. Ә Саша икенче төрле транспорт тапкан. Олы юлга чыккан да фрицларның машиналары үтүен көткән. Әлбәттә, Саша дөрес уйлаган. Ник дисәгез,, немец машиналарының күбесе Европадагы илләрдән бандитларча талап алынганнар. Аларга фашист кына утырып йөрергә димәгән бит... Ну, кызык иткән Саша. Юлның калкулыкка күтәрелә торган җиренә килгән дә, саклап торып, кузовына брезент каплаган «оппель» машинасына сикереп менеп утырган...
Мин эчемнән генә «дуамал шайтан» дип Сафаны сүктем. Костя Баранов сөйләвен дәвам итте:
— Кузов буш икән. Буш булмаса да куркыныч түгел. Аның кесә
сендә Ельня төрмәсендә утырган җинаятьче паспорты белән аның ;1 рецидивист — карак икәнлеген раслап, Ельня бургомистры Пылик кул куйган справкасы бар иде бит... i-
88

89
... Машиналар сугыш кирәк-яраклары алырга кайталар икән. Колоннаны «бикләп» килгән автомашиналар байтак ара артта калганнар. Тик Смоленскига якынлашканда гына аларның фара яктылары Саша утырган кузовка төшә башлый. Саша кузовтагы ящиклар арасына поса...
Юлда, контроль постларда, автоколонна берничә кат туктатылса да, кузовны караучы булмый. Сакта торучы немец солдатлары яшел- кызыл пыялалы фонарьларын тотып, муеннарына элгән автоматларын кабина ишегенә бәрә-бәрә, автомобиль канатына басалар да, шоферларның путевкаларын, пропускларын тикшерәләр, колоннадагы машиналарны саныйлар.
Төн урталарында Смоленскига якынлашканда, бер юл чатында автоколонна бик озак туктап тора. Юлны кисеп фронтка танклар һәм үзйөрешле артиллерия дөбердәп үтә. Ул, кузовтан күтәрелеп, дошман көчләрен саный. Шушы тукталудан файдаланып төшеп калырга уйласа да, бу эшне булдыра алмый, чөнки артка калган машиналар да килеп җитә. Әгәр ул кузов төбеннән аз гына күтәрелә калса да, арткы машина кабинасында утырган фашист күрәчәк икән. Шунда селкенми ига- ята Сафа туңып бетә...
Сафаның хәзер хәле читлеккә эләккән кош хәле кебегрәк була. Менә алар шәһәргә килеп җитәләр. Днепр аша салынган күпердән дә чыгалар. Колонна тагын туктый. Саша бу юлы машиналарның иске крепость валы алдындагы постлар тарафыннан туктатылганлыгын аңлый.
1596—1602 елларда күренекле рус архитекторы Федор Конь проекты буенча һәм аның кул астында төзелгән бу чиксез зур стена — Смоленск каласының горурлыгы. Берничә урында капкалар ясап, каланы уратып алган кирпеч һәм таштан эшләнгән диварлар Мәскәү Кремле стенасына охшап тора. Ничә мәртәбәләр ул диварларга төртелеп, дошман борынын җимерде! Сафа, яшеренеп бармаса, бу диварларны фашистларның ничек җимереп бетерергә тырышуларын күргән булыр иде: стенаның берничә башнясы — ике чакрым ярым өлеше һәм унҗиде баш- нясы гына калган. Башня түбәләрендәге калайларны, тимер капкаларны дошман алып ташлаган...
Ельня ягыннан килгәндә, Днепр аша чыккач, тауга, каланың үзәгенә менәр өчен, шул крепостьның капкасы аша үтәргә кирәк. «Инде ни булса да булыр, тауга менгәндә сикерәм», дип уйлый Сафа һәм кузовның арткы өлешенә күчә. Пост бу юлы да кузовны тикшерми үткәрә. Машиналар Советская урамыннан тауга үрмәли башлыйлар.
Сафа кузовның арткы бортыннан башын күтәрә дә, брезентны чак кына ачып, арттагы машинаны күзәтә башлый. Калада да яктылык юк диярлек. Тәрәзәләр маскировкалаиган. Урам читләрендә бернәрсә дә күренми. Аның өстенә кар ява башлый... Тауның иң текә җиренә күтәрелгәндә, хмашиналар бер-берсенпән байтак артка калалар. Сафа, шул моменттан файдаланып, бик тиз генә йортлар арасына ташланырга исәпли. Ул җиргә сикерә дә ниндидер җимерек йортлар арасына йөгерә. Авын, артыннан аталар, ләкин ни өчендер эзәрлекләмиләр.
Ул чиркәүдә куна.
Иртәгесен, якшәмбе көнне, гыйбадәт кылырга килгән кешеләргә ияреп, калага чыга, элекке Дзержинский урамын эзләп китә.
Фашистлар шәһәр урамнарының исемнәрен алмаштырганнар. Смо- ленскида иемецләрнең җансыз, автоматик тәртибе хөкем сөрә. Аларның бөтен приказларында үлем: эшкә чыкмасаң—атарга яки асарга; кич соңга калсаң—атарга яки асарга; немец коменданты рөхсәт итмәгән җирдә йөрсәң — асарга яки атарга... Ирләрне, хатын-кызларны, көн уртасындамы, төн уртасындамы, овчаркалар белән облава ясап тоталар да лагерьга ябалар, ә аннан — Германиягә «эшкә» — каторгага озаталар.
90
Зур шәһәр өстендә шомлы тынлык һәм әллә нинди караңгылык тора. Трамвайлар йөрми. Бөтен нәрсә җансыз...
Смоленск хәрабәне хәтерләтә. Җимерелми калган йортлар бик сирәк. бөтенләй юк диярлек; шәһәрне Геринг пиратлары һавадан бомбага тотып җимергәннәр. Кайсы гына якка әйләнеп карасаң да, җимерек стеналар, кирпеч өемнәре...
Урамнарда, скверларда — фашистлар; каланың җимерелми калган йортларында ганс-фрицлар тора. Мәктәп, клубларда — аларның госпи-тальләре: анда Ельня, Рославль, Мало-Ярославец, Вязьма, Сухиничи янында яраланган «СС»лар ята. Смоленск гарнизонында Гитлерның «Митте» (Үзәк) армиясендә ветеранга әйләнгән карт бандитлар аралаш мыек чыкмаган, «Гитлер югенд» тәрбияләгән яшьләр дә бар...
Сафа Заманов Дзержинский урамындагы 52 нче йортны эзләп китә. Менә ул Дугановалар ишеген кага. Ишек ачучы булмагач, Сафа тәрәзәләргә бара. Тәрәзәне пәрдәләр каплаган, өйдә бернәрсә дә күренми. Кеше күзенә ташланмас өчен, ул утын сараена кереп көтә башлый.
Төш алдыннан йортка ике хатын килеп керә. Алар артыннан Сафа да өй алдына керә. Хатыннар эчке ишекне ачып яталар икән. Кинәт килеп чыккан ят кешене күреп, алар куркып китәләр. Сафа, аларны тынычландырырга теләп, үзенең «пленнан качуы турында» сөйли башлый.
Хатыннарның берсе Евдокия Дуганова, икенчесе Нина Антоновна Новицкая булганнар. Сафага алар бәрәңге белән икмәк бирәләр һәм каладагы хәлләр турында зарланалар. Сафа, хатыннарның икесе бергә чакта парольне ачарга .ярамаганга, үзенең «башыннан үткән хәлләрне» сөйли-сөйли тамагын туйдыра.
Нина Новицкая кайтып киткәч, Сафа Паненков аша Трегубов биргән парольне белдерә. Евдокия Сафа биргән заем облигациясен үзендәге облигация белән чагыштыра, кат-кат чыгып ишек биген тикшерә.
Бу кешенең Трегубовтан килүенә ышангач, Евдокия Дуганова чиксез шатлана. Шул ук вакытта ул үзенең бу көнгәчә әллә ни күп эш эшли алмаганлыгына зарлана.
Новицкая турында сөйли. Ул немецләрнең ресторанына җыештыручы итеп урнаштырылган хатын икән. Ә сеңелесе Тамара комсомолка кыз. Хаин Долгоненков газетасы редакциясенә эшкә кергән Тамараның таныш-белешләре күп, бигрәк тә шоферлар белән дус, ди...
Җитен комбинатында ышанычлы кешеләрдән мастер Константин Уваров бар. Комбинатны фашистлар эшләтергә маташалар. Уваровның ике дусты тимер юлында эшли. Шәһәрдә берничә яшерен төркем бар. Тик алар әле Дуганованы белмиләр, аерым-аерым, үз белдекләрен- чә, эш итәләр икән...
Даша, Костя Баранов һәм Павлюченков, «Белоруссиягә кайтабыз» дип ялганлап, шәһәргә кергәннәр. Алар Евдокия Дуганова торган өйдән ике йорт аша кунарга кергәннәр һәм шунда Сафага рацияне тапшырганнар. Смоленск базарында Павлюченков атын-чаиасын саткан.
Икенче көнне алар Орша юлы белән шәһәрдән чыгып, Рославль ягына юнәлгәннәр...
Сафа безгә һәм «урман кызына» сәлам әйткән. Ул тимер юлгамы, җитен комбинатынамы эшкә керергә тиеш...
Костя Баранов соңыннан үзен җаваплы эшкә билгеләвемне сорады. Мин аны икенче батальонга комсорг итеп җибәрдем...
Март кояшының якты нурлары, ап-ак кар өстеннән ялтырап, күзләрне чагылдыра, һавада бер генә дә болыт әсәре күренми.
Көнчыгышта бертуктаусыз артиллерия тавышы гөрелди. Иртә таңнан алып Сухиничи, Юхнов ягына өзлексез самолетлар-—свастикалы фашист козгыннары оча. Тын һавадагы тавышларга колак салсаң, снарядлар, бомбалар шартлавы ишетелеп китә. Фронт көн саең безнең якка якынлаша...
91
I
Бүген 18 нче март. Париж коммунарларын искә алу көне.
Дошман тылындагы коммунистлар Париж Коммунасы көнен тантаналы итеп үткәрергә булдылар.
Бүген иртәдән үк Федор Гнездилов, Потап Паненков, Газбе Абаев, Петр Решетников, Гоша Митрофанов һәм башкалар барыбыз да За- мощьега — икенче батальон штабына җыелдык. Батальон командова- ниесе—Герман Ковалев, Гриша Верман, Семен Котляр — безне кунак* ларча хөрмәтләп каршы алды, һәркем шат, һәркемнең күңеле күтәренке иде.
һавада очкан фашистлар күзенә ташланмас өчен, без, аерым төркемнәргә бүленеп, Замощье урамнарыннан колхозның алма бакчасына үтәбез. Колхозчылар да бүген бәйрәмчә киенгәннәр, алар да шул паркка таба юнәләләр.
Алма бакчасы янындагы каенлыкта артка калган иптәшләребезне көтеп калабыз. Безнең төркемгә Партизан краеның партия һәм совет активистлары кушыла.
Алда, бакча уртасындагы ике алмагач, рәте буйлап, партизаннар полкы тезелгән, алар каршында Ельня, Всход, Спас-Деминск, Дорогобуж һәм башка районнарның хезмәткәрләре, колхозчылары торалар. Колхозчы яшьләр, укытучылар үзләренең иң яхшы киемнәрен кигәннәр. Бакчада алмагачтан алмагачка, ботактан ботакка сикерешеп песнәкләр сызгырыша. Алар яз якынлашканга сөенәләр...
Полк командованиесен һәм партия-совет активын бакчага җыйналган халык «Ура» кычкырып каршы алдылар, кул чабып алкышладылар.
Штаб начальнигы Николай Рачков полкны «смирно» бастырып безгә рапорт бирде:
— Полк Кызыл байрак кабул итәргә хәзер! — диде аеруча бер тантаналы тавыш белән. Исәнләшәбез. Партизаннар, бер-берсеннән калышмаска тырышып, хәрбиләрчә җавап бирәләр. Ялгыз нарат астындагы трибунага менеп, митингны ачык дип белдерәм. Минем бер ягымда өстепә кавалеристлар шинеле, аягына шпоралы итек кигән, билендәге каешына пистолет таккан, киң иңбашы аша кылыч аскан Федор Гнездилов тора. Полк командирының башында кызыл тасмалы зур папаха. Ул шундый мәһабәт—чын-чынлап коеп куйган рус батыры. Мин бу минутта аңардан азрак көнләшеп тә куйдым кебек. Чөнки аның баһадир гәүдәсе янында мин малай гына булып күренәмдер шикелле тоелды... Икенче ягымда көрәк сакаллы Газбе Абаев һәм башкалар баскан...
Шактый дулкынланам.
Март иртәсе сизелерлек салкын булса да, миңа эссе тоела. Шинель өстеннән буылган портупеяларны саласы килә. Изүләремне чишеп, көнчыгышта күкрәгән артиллерия гөрелтесеннән дә көчлерәк итеп:
«Менә без нинди көчле! Безгә миллионлаган совет халкы ярдәм итә, зур ихтирам күрсәтә. Безгә туган илебез, ата-аналарыбыз Кызыл байрак тапшыра бүген!» — дип кычкырасы килә...
Барлык дулкынлануымны, йөрәгемдәге шатлыкны сүзләргә күчереп, меңләгән партизаннарга мөрәҗәгать нтәм. Алар зур тынычлык һәм үз көчләренә нык ышанган кешеләрдә генә була торган горурлык белән бердәм тыгыз сафта торалар. Аларга отрядыбызның кыска, ләкин данлыклы юлын исләренә төшерәм, илебезнең фашистларга каршы батыр көрәше, халкыбызның җиңүгә булган омтылышы турында сөйлим...
— Сүз партизан краендагы Совет власте вәкиле Усть-Демии авыл советы председателе иптәш Василий Тереховка бирелә...
Коммунист Терехов кара тунының төймәләрен ычкындырып җибәргән (бүген аңа да эссе, күрәсең). Тун астыннан күренеп торган пиджагы, бәйрәм көннәрне генә киелә торган ак күлмәге, галстугы, башыннан салып кулына тоткан бүреге — бөтен кыяфәте бу кешенең үз гомерендә
92
беренче мәртәбә шундый тантаналы минутлар кичерүен һәм шатлыклы дулкынлануын күрсәтәләр...
Аның артыннан Сос авыл советы председателе Старостин, Митиш- ково авыл советы председателе Ивашкова чыгыш ясадылар. Аларның һәрбер сүзе әле монда сафта торган партизаннарга гына түгел, кайдадыр олы юлларда засадада, разведкада булып, монда килә алмый калган партизаннарга да әйтелә иде.
Менә трибунага комсомолка Тася Романова күтәрелде.
Аның яңгыравыклы тавышы, бакчадагы ак каеннар, яшел чыршылар. алмагачлар арасына таралып, сабан тургае җырыдай күккә, кояш биеклегенә күтәреләдер шикелле тоелды. Ул фашист оккупантларына нәфрәт белдергәндә, һәр партизан кулындагы коралын тагын да ныграк кысты.
Ниһаять, Василий Терехов байракны ак киндер чехолдан чыгарды, сабыннан тотып полк һәм халык төркеме өстендә җилфердәтте дә:
— Партизаннар, сезне шушы Кызыл байрак көрәшкә тагын да ныграк рухландырсын! Совет илен дошман илбасарларыннан азат итү өчен барган изге сугышта ул сезне тагын да зуррак җиңүләргә алып барсын! Кызыл байракны — совет халкының ышанычын югалтмагыз!— дип, полк командиры Федор Гнездиловка сузды.
«ФД» байракны кабул итте. Алар Терехов белән каты итеп кул кы-сыштылар. Гнездилов, байрак тоткан килеш, партизаннарга карап:
— Иптәшләр! Мин эшче, тәнемдә эшче каны, Мәскәү эшчеләренең каны ага. Күкрәгемдә эшче йөрәге тибә. Бу Кызыл байракны тапшырып, халкыбыз партизаннарга бүген зур ышаныч баглый. Кан тамырларымда эшче каны акканда, йөрәгем типкәндә, соңгы сулышым өзелгәнче, шушы Кызыл байракка тап төшермәскә ант итәм! — диде.
Гомерендә беренче мәртәбә сугышчан Кызыл байрак кабул иткән командир бер үк вакытта чиксез горурлана да, дулкынлана да иде. Аның бу кичерешен көчәйтеп, полк өч мәртәбә «Ура!» кычкырды, алар- га митингка җыелган халыкның алкышлары, шат тавышлары кушылды.
Менә Кызыл байрак минем кулда.
«ФД» белән Василий Терехов, Старостин, Ивашкова, Тася Романова һәм башкалар кочаклашып үбештеләр. Мин дә, байракны биреп, аларга кушылдым.
Рачковның:
— Полк, Кызыл байрак астына, смирно!—дигән көчле командасы яңгырады. Байракчы лейтенант Владимир Сувве киң канатларын җәйгән зур кызыл кошны хәтерләткән комачны җилфердәтеп һавага күтәрде. Матур сынлы, чибәр ак йөзле эстон егете Володя Сувве дулкынлануыннан кызарынган иде. Байракның сабын алгарак төбәп, полкның уң флангысына атлады. Аның ике ягыннан автоматлар тоткан ике сакчы барды.
Партизаннарның күзләре кояш нурларында балкыган кызыл хәтфәгә, андагы Советлар Союзы гербына, ука белән: «Фашист илбасарларына үлем!» дип язылган сүзләргә текәлделәр. Байракчы полкның уң флангысына барып басканда, байрак тагын да җилфердәде, аның икенче ягында «Кызыл Армиянең 24 еллыгы исемендәге Партизаннарның аерым полкы» дип язылган сүзләр күренеп калды.
Мин байрак чигүче яшь кызларга — комсомолка Мария Медведченко- ва, Тася Романова, Зоя Шведова, Вера Десятоваларга карадым. Алар да, Потап Паненков та, байрак сабы ясаган Иван Шайков та, аңа бронзадан йолдыз һәм урак-чүкеч ясап куйган тимерче Никита Васин да елмаялар һәм... күз яшьләрен яшермиләр иде.
Байрак тапшыручыларга җавап итеп, полк тантаналы марш астында халык алдыннан үтә башлады.

Артиллерия лейтенанты формасын киеп алган Николай Рачков, трибунага таба башын борып, честь биреп үтте.
Менә беренче батальон җитәкчеләре — комбат Андрей Литовский, комиссар Саша Фатеев, штаб начальнигы Миша Ларьяновский, партбюро секретаре Петр Комиссаров уза. Алар барысы да зур гәүдәле, хәрбиләрчә җыйнак киенгән, һәр минутта утка, атакага ташланырга әзер төсле итеп автоматларын күкрәкләренә кысып үтәләр. Саша Фатеев, минем иң яраткан комиссарларымнан берсе, миңа карап күз кыса, елмая. Ул чиксез шат.
Кул пулеметларын күкрәкләренә кысып тоткан беренче батальон сугышчылары артыннан икенче батальон үтә. Иң алда — кичәге очучы Герман Ковалев, аның комиссары һәм якын дусты, кичәге винзавод комсоргы Гриша Верман, штаб начальнигы Семен Котляр, партбюро секретаре Литвинов.
«Яшәсен партизаннар!» — дип кычкыра Гнездилов. Батальон көчле «Урра!» кычкырып җавап бирә.
Ниһаять, полкның өченче батальоны, бервакытта да курку дигән нәрсәне белмәүче «Кочубей» батальоны килә.
Мехоношин, комиссар Николай Кучеренко, штаб начальнигы, зур гәүдәле Саша Котяжков, партбюро секретаре, киң күкрәкле Владимир Новиков честь бирүгә, батальон «урра» кычкыра һәм такыр аллеядан,, ут чыгарырдай нык басып, Тесноега таба үтә...
Кызыл байрак астына яңадан-яңа көчләр тупланды, полк сафлары көн саен барган сугышларда чыныкты, безнең партизаннар, көнчыгыштан уңышлы һөҗүм итеп килгән Кызыл Армиягә булышып, дошманның «иң нечкә җирләренә» каты һөҗүмнәр ясадылар. Партизаннарның аерым полкы сафына тиздән дүртенче батальон, артиллерия дивизионы, танклар батальоны өстәлде.
Коммунистларның оештыру эше әрәм китмәде; полк фронт коман- дованиесенең мөһим сугышчан бурычларын үтәрлек хәрби берләшмә булып үсте.
Байрак кабул иткәннән соң. ике-өч көн үткәч, безнең полкка Көнбатыш фронты Хәрби Советының махсус вәкиле Михаил Михайлович Осташев килде.
Ул безне фронт хәлләре белән таныштырды.
Көнбатыш фронтның берничә армиясенә Вязьма шәһәреннән фашистларны бәреп чыгарырга боерык бирелгән. Төп юнәлештә генерал- лейтенант Ефремов командасы астында Утыз өченче Армия һөҗүм итә. Аларга Беренче атлы гвардия һәм Дүртенче һавадесант гвардия корпуслары булышырга тиеш. Безнең полк бу көчләрнең тылын Спас-Деминск һәм Ельня ягыннан ташланачак фашист гаскәрләреннән сакларга һәм бу тирәдәге дошман көчләрен таркатыр өчен бөтен чаралар күрергә тиеш иде.
Безнең полкка, Сергей Лазо отряды партизаннары белән берлектә, Ельня шәһәрен алырга дигән боерык бирелде. Шул ук вакытта без партизан краен, Ельня плацдармын тотарга, азат ителгән җирнең бер генә метрын да гитлерчыларга бирмәскә тиеш идек...
Кызыл байрак астына баскан партизаннар полкының төп көчләре мең тугыз йөз кырык икенче елның егерме икенче мартында Ельня шәһәрен фашист баскыннарыннан азат итү өчен һөҗүмгә ташландылар...
(Бетте)