ЯЗГЫ УЯНУ
Хикәя
Бер якын дуска
ыелгы язны без Мәскәү тирәсендәге дачаларның берсендә, нарат урманлыгында каршыладык. Икебез дә Казаннан һәм иске танышлар. Бирегә без ялдан бигрәк эшләргә дип килдек. Әлбәттә инде, ял сәгатьләребез булмады түгел, булды һәм, әйтергә кирәк, әйбәт кенә ял да итә алдык. Эш-хезмәт белән аралашкан ялдан да яхшысы бармы икән дөньяда? Җитмәсә тагы яныңда сер уртаклашырлык якын дустың да булса...
Шулай, иртәнге чәйдән соң, тын бүлмәдә дүрт-биш сәгать эшләп арыгач килергә тиешле ял сәгатьләрен без бик теләп һәм көтеп ала торган булдык.
Шундый көтеп алган ял сәгатьләребезнең берсендә, язгы уянудан җанлана башлаган кичәге кышкы урманда, кояш ялауга бозланып кабыкланган карлы сукмак буйлап салмак кына атлап, атлаган саен берәр яз галәмәтенә — әле шәрә ботаклардагы бөреләргә, әле агачтан агачка сызгыра-сызгыра очкан шаян сарытүшләргә, бер нараттан икенчесенә сикереп нарат күркәсе эзләгән пумала койрык тиеннәргә, каядыр шушында, бик якында гына чылтырап аккан шарлавык тавышына хәйран калып, кыскасы, яз исеннән исереп йөргән сәгатьләребездә безнең арада күңелле генә бәхәс тә кызып алды. Безне бәхәскә өстерәүче әлеге шул язгы уянуның күңелләребездәге нечкә кылларны тибрәтә башлавы иде.
Шулай итеп, урман дөньясының хәйран күренешләреннән тәэсирләнеп бара торгач, мин дустымнан:
— Язгы уянуның табигатьтә бу тикле нәфис чагылышын нәрсәгә тиңләштерер идең?—дип сорадым.
Дустым бераз уйлап барды да:
— Мәхәббәт сафлыгына, —диде.
Мондый җавап беркадәр китапчарак яңгыраса да, асылда исә миңа бик ошады, тик мин бу чагыштыруның төбендә яткан мәгънәне берьюлы тотып ала алмадым. Бу хәл мине табышмак алдында калдыргандай итте. Менә нәкъ шулай икеле-микеле хәлемдә барганда, башыма бер-бер артлы яңа уйлар ябырылуын, уйларым арасында дус әйткән «мәхәббәт сафлыгы»н шик астына куярдайлары чагылуын да сизеп алдым.
Әгәр, мәсәлән, заманыбызның могъҗизалар тудырган техник акылы кеше уен ак кәгазь битенә төшерә алган хикмәтле машина иҗат итсә, минем хәзерге уйларымның шундый машина төшереп алган күчермәсе
Б
6
менә болай булыр иде: «Мәхәббәт сафлыгы!». «Нәрсә соң ул мәхәббәт сафлыгы?». «Гомумән, шулай атап йөртелгән сафлык бармы дөньяда?». «Бәлки, андый сафлык бер фәлсәфи төшенчә генәдер?». «Бәлки, шундый төшенчәне фәлсәфә осталары, акыл җигеп уйлый торгач, ясап чыгарганнардыр?». «Тормышның үзендә, безне чолгап алган реаль чынбарлыкта яшиме соң андый сафлык? Чынбарлыкта дигәнебезне ачыклабрак, төгәлләбрәк әйтсәк, мәхәббәтнең үзен яшәтүче кешеләр (егет белән кызмы ул, ир белән хатынмы) арасында шундый сафлык яшиме икән?». «Яшәсә ни рәвештә һәм ни дәрәҗәдә? Озын гомерлеме ул, әллә, шагыйрь әйтмешли, шактый гомерсезме?»...
Шунысын да әйтергә кирәк, бу уйларым, гүя үз-үзләренә ышандырырга теләгәндәй, узган гомернең берсеннән-берсе дәһшәтле, күңелсез һәм ямьсез булган вакыйгаларын да искә төшерделәр. Шул вакыйгаларның җанлы каһарманнарын: яшьлегендә көчле сөеп, гыйшык ялкынында янып-көеп башлаган беренче мәхәббәтеннән яше алтынчы ун белән барганда чигенеп тә, икенче мәхәббәт өмет итеп ятучы «ялгызак» картны, бары тик әнә шул сафлык җитенкерәмәүдән генә менә инде дүртенче тапкыр мәхәббәтләре җимерелү хәвефе астында яшәүче бер гаиләне, гомере буена уңга-сулга мәхәббәт өләшеп йөри-йөри бөтенләй өләшеп бетергәч тә, хәзер инде, балаларының балаларын үчти- үчтиләп сөяр көнгә җиткәндә «хатынымны яратмыйм» дип уфтанып сулаучы бер әти кешене, беренче мәхәббәте яшьлегенең шау чәчәкле алсу таңында фаҗигале өзелеп тә, ни гомер инде менә мәхәббәт сафлыгының гүзәллеген тоеп яшәүне идеал итеп елдан-ел саргаеп сула барган бер тол хатынны һәм башкаларны искә төшереп узды ул уйлар...
Боларның барысы да хәтерем күгеннән искиткеч бер тизлектә узып китте. Дустым миннән аның мондый чагыштыруы белән килешү-килеш- мәвем турында сорарга да өлгермәде, мин үзем аңардан:
— Син әйткән мәхәббәт сафлыгы бармы соң дөньяда?—дип сорап куйдым.
— Ышанмыйсыңмыни?
— Мәсьәлә ышану-ышанмауда гына түгел бит, катлаулырак. Каядыр бик еракка яшеренгән төсле миңа ул сафлык, — дидем мин, әле генә искә төшеп узганнарның тәэсиреннән аерыла алмыйча.
Дустым көлемсерәп куйды:
— Җүләр син! Кая яшеренсен? Беркая да яшеренмәгән. Үз йөрәгеңдә ул синең...
— йөрәк, дисең син. Дөрес анысы. Ләкин йөрәккә карата бер рус мәкале дә бар бит әле: «Сердцу не прикажешь!»
— Ә мин шундый бер шигырьне дә беләм, — диде дус һәм урман күгендә нәрсәдер эзләгән төсле башын калкыта төшеп, күңелендә сакланган шигъри юлларны сөйләде.
Азгын күңел күпкә басылды, Ирке чикләнмәгән йөрәгемә Башлык итеп куйдым гакылны. Гакыл башлык булган көннән алып Көн-төн елый мескен йөрәгем, һәр көн ызгыш, һәр көн йөрәгемә Гакыл-башлык бирә кирәген...
Боларның Һәр икесе дә дөрес иде, әлбәттә, — рус мәкале әйткәнчә, йөрәккә боерып булмаган кебек, йөгәнсез кыйланырга да ирек биреп булмый бит. Ләкин, ничек кенә булмасын, бу ике фикернең икесе дә миңа, бая уйлаганымча, акыл җимеше булып кына күренде. Ә мин ул үткен фикерләрнең кеше акылында гына түгел, реаль тормышта чагы- луын да күрәсем килде. Ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтне
7
мәңгеләштерерлек мәхәббәт сафлыгының көчен җанлы үрнәкләрдә күрәсем килде минем. Дөрес, мин андый үрнәкләрнең берничәсен беләм дә һәм ул үрнәкләрнең ияләре алдында олы йөрәклелекләре өчен баш ияргә дә әзермен, ләкин, бая әйткәнемчә, бер нәрсә борчый мине: мин белгән бу якты үрнәкләр, күбесенчә, йөрәк ярсытырлык, чырай бозар лык ямьсез үрнәкләр арасында күмелеп калалар кебек...
Мин үз фикерләремне, борчулы уйларымны дуска нәкъ менә шушында язылганча итеп, түкми-чәчми сөйләп бирдем. Ул тыңлап барды- барды да, асылда минем белән килешүен белдергәндәй итеп, болан диде:
— Семья гарипсез булмый инде анысы. Мин дә, дус, син белгәннәрдән ким белмим, күбрәк булмаса. Ләкин, сүз җае килгән икән, мин сиңа ул гарип җаннар пычраткан мәхәббәт турында түгел, ә безне шундый гарип җаннарга әйләнүдән саклаган чын мәхәббәт сафлыгы турында сөйләр идем, әгәр тыңласаң.
— Чынлап та, сөйлә әле! Ашыгырлык эш юк бит, — дидехм мин.
Шуннан соң, дус кеше, өч-дүрт чакрымны ураткан сукмактан әйләнеп кайтканчы, түбәндәге вакыйганы сөйләде:
— Моннан утыз еллар элек, мең тугыз йөз егерме җиденче-егерме сигезенче елларда, Казанның бүгенге Фәннәр Академиясе филиалы бинасында ул заманнарда рабфак исеме белән даны таралган эшче яшьләр факультеты урнашкан иде. Шул елларда мин — Бәләбәй мәктәпләренең берсен тәмамлаган яшь бер егет — Казанга килдем һәм укытучы булу теләге белән педтехникумга укырга кердем. Сүземне рабфактан башлавымның сәбәбе шунда: ул елларда бу уку йорты үзенең аерым шартларда яшәве белән, бигрәк тә инде атна саен шимбә көннәрендә үткәрелә торган кичәләре белән Казан студентлары арасында дан казанган иде. Дөрес, мондый кичәләр ул елларда бер рабфакта гына уздырылмый, башка уку йортларында да гел булып тора иде. Ләкин шулай да без үзебез күбрәк рабфак студентларының кичәләрендә катнашырга атлыгып тора идек.
Менә шундый кичәләрнең берсендә мин бер кызны очраттым. Очраттым дигәч тә, башта безнең күзләребез генә очрашты. Үзең беләсең, яшь егет белән яшь кызның беренче тапкыр күз карашлары очрашуларын! Сөйләп аңлата алмаслык бер минут иде бу! Әллә инде тиле яшьлек беркатлылыгы булдымы, әллә югыйсә теге бер таныш җырдагыча, йөрәкне яндырган күз карашы идеме бу, белмим нәрсә булгандыр, тик шул кадәресен бүгенгә хәтле яхшы хәтерлим — әйтерсең лә, күңелемдә менә бүген генә, яңа гына сиземләгән бер рәхәтлек катыш куаныч хисләре кузгалды. Әйтерсең лә, бар кайгылар, эч пошулар сибелеп юк булды... Гүя бик кадерле дә, кыйммәтле дә бер асыл зат тапкандай хис иттем мин үземне. Нәрсә таптым соң ул кадәр барысын онытырлык, нәрсә таптым? Белмим... Ләкин шунысын яхшы беләм—таптым. Шундый сәер бер эчке кичереш иде бу...
Ул кичне безнең күзләр тагы берничә тапкыр бик азга гына очрашып алды. Мин шуңа да риза, бик риза инде. Дөрес, ул заман яшьләр кичәләрендә бик киң таралган «почта» уенында кызга кош теледәй хат язып карау, я булмаса сагалап торып берәр сүз кату, һич булмаганда инде «исәнмесез» дигән төсле ирен тибрәтеп карау теләге күңелемне җилкендереп-җилкендереп алса да, асылда исә үземнең мондый эшкә • батырчылык итмәячәгемә иманым камил иде. Әйтәм ич, кызның күзләре белән очрашкан минутта ук мине Тукай әйткән «яшерен яну» ялкыны йотып өлгергән иде инде.
Кичә сәгать төнге берләрдә бетте. Таныш булмаган кызның күз карашы яралаган йөрәгемнән бөтен тәнемә сарылган ялкында янсам да, януымны беркемгә дә сиздермәскә тырышып, кайтып киттем. Әгәр бү
8
тәннәр яшерен януымны сизә калсалар, никтер миңа аның ялкыны сүрелер, сүнәр төсле күренде.
Шул кичәдән алып ул кыз уемнан бер дә чыкмады. Кай көннәрдә, ял сәгатьләремдә, Казан урамнарын әйләнеп керә торган булып киттем. Үзем Бауман (ул чагында Проломный) урамы буйлап барам, үзем кө- тәм: менә хәзер, имеш, көтмәгәндә генә ул килеп чыга ди. Ә мин... Нишләр генә идем соң мин? Башта күрмәгәнгә салышасың инде аны. Мин дә шулай итәр идем. Шулай иткәндә йөрәктәге теге әйбәт «яра» ләззәте дә сулкып-сулкып үзен тагы да көчлерәк сиздерә башлый. Монысы инде минем хыялымның ташуы. Мин аны очратмасам да, ләкин барыбер кайчан да булса шундый очрашуның булачагын, хәтта зарурлыгына алдан ук куанып кайтып керә торган идем.
Шундый бит ул йөрәк хәлләре! Көтүе никадәр читен булган кебек, шулкадәр матур да! һәм менә, ниһаять, көткән көн килеп тә җитте. Хәзер инде мин көтеп алган көнемне уздыра алмыйча йөдим. Чөнки миңа бу көннең киче кирәк...
Хәйран бер хис инде ул мәхәббәт хисе!
Ул хис сиңа шатлык та, көч тә, дәрт тә, ышаныч та бирә. Моңарчы син үзең дә белмәгән, каядыр шунда күмелеп яткан, ләкин яшьлегең өчен һавадай кирәк булган яңа теләкләреңне казып чыгара ул. Минем белән дә шулай булды. Мин бердән үземне кайгыртучан бәндәгә әйләнеп киттем. Өс-башымдагы шапшаклыкны бик тиз күрә башладым, күрү генә дә түгел, аңа каршы шәфкатьсез көрәш ачтым. Миндә гел җыйнак һәм ыспай йөрү, әгәр булдырып булса, матур күренү теләге үсте. Хәтта моны бер бүлмәдә яшәүче иптәшләрем дә тиз сизделәр. Алар минем юыну бүлмәсендәге кран астында күлмәк юуымны, көзге каршында, тырыша-тырыша, тырпаеп торган чәчләремне ятарга өйрәтүемне, көзгедәй ялтыраганчы штиблитләремне чистартуымны күрсәләр: «Егетләр, безнең Гыйлаҗ бик көязләнә башлады әле, берәр хикмәт бар монда»,— дип йөрәгемдәге яшерен ялкын тирәсендә әйләнгәләп карадылар. Нәрсә булсын, мин әйтәм, бернәрсә дә юк. Без совет студентлары бит, мип әйтәм... Шулай дигән буласың инде аны.
Шулай итеп көнне дә уздырдым: бик әйбәтләп мунча кереп кайттым, парикмахердан чәчне төзәттердем. Матрас астында кундырып чалбарны «өтеләдем», якама галстук бәйләдем, аны якуттай кызыл кашлы каптырма белән каптырдым. Казаки түшендәге КИМ значогыма кадәр бур бе<тән ышкып ялтыраттым, кесәмә чиста яулык салырга да онытмадым. Көзгегә караган идем, үземнең дә кәеф ачылып китте. Көзгедән менә дигән, бар җире килгән, йөзендә нур уйнаган бер егет карап тора. Ошады кыяфәтем. Бер китапта укыганым бар: «Мәхәббәт кешене яшәртә дә, картайта да» дигән. Юк, мин әйтәм, мәхәббәт кешене яшәртә дә, матурайта да икән...
Мин рабфакка килеп кергәндә, озын, киң коридорларда, баскыч буйларында, кием элгеч тирәләрендә егетләр, кызлар җыела да башлаганнар иде. Бүген кичә бик күңелле булачак икән. Кичәнең беренче өлешендә концерт, ә концертта язучылар да катнашачак икән. Ул чагында әле мин бер генә тере язучы да күргәнем юк иде. һәй, язучы күрү идемени соң минем теләк! Берничә кат күзләрем белән эзләп чыксам да, аны очрата алмадым. Бераздан тагын эзләдем. Яшьләр гел килә тора. Кайдан иде соң ул кыз? Рабфакның үзеннәнме, әллә ми-нем кебек башка уку йортыннанмы? Театр техникумы кызларын бик чибәр дип сөйлиләр, бәлки аннандыр? Кайдан гына булмасын, ләкин күренми бит кыз. Әллә ул, бөтенләй укучы булмыйча, узган кичәдә кунак кыз гына булып, кайтып киткәнме? Ай, алай була гына күрмәсен! Әһә, әнә, баскычтан бер төркем кызлар менеп килә... Ул! Минем куанычым эчемә сыймый. Әле генә бәгырьне телгән «икән-микән»нәр таралып юк булалар һәм шул ук секундта мин үземнең ялгышуымны да
9
абайлап өлгерәм. Ул түгел. Охшаган гына. Кайда соң ул? Звонок шалтыраталар. Яшьләр залга керә башлый. Миңа күңелсез. Ачуым да кузгала. Нишләп килмәгән, юньсез нәрсә! Бәлки, килер әле, шулай озак ясана-бизәнә торгандыр? Хатын-кызның кайчан гына берәр җиргә үз вакытында барганын күргәнең бар?.. Бәлки, мин генә шулай Ләйләсен эзләгән Мәҗнүн кебек биредә зарыгып йөри торганмындыр? Бу кичәгә килү, минем белән очрашу дигән уй башына керү-кермәү түгел, бәлки, аның өчен табигатьтә дә юктыр?.. Звонок шалтыраталар. Коридорлар бушап, иркенәеп кала. Бераз да узмый, электр лампалары да сүнә. Әһә!.. Әнә, тагы ашыга-ашыга баскычтан өч кыз менеп килә. Өчесенең берсе, әлбәттә, ул инде. Әлбәттә ул!..
Өч кыз, концертка кичегүләреннән куркып, шаулашып минем яннан узып китәләр. Өчесе дә миңа таныш булмаган кызлар.
Звонок шалтыраталар. Өченче звонок булгач, мин дә кырылган кәеф, боек күңел белән залга керәм һәм арткы рәтләрдәге скәмьяләрнен берсе кырыена барып утырам.
Пәрдә ачыла.
Сәхнәгә концертны алып баручы чыга. Бик йөгерек телле җор егеткә охшый. Ул рабфакның икенче курс студентларыннан төзелгән кыллы оркестрның «Тукай маршы»н башкарачагын әйтә. Зал кул чаба, мин дә чапкандай итәм. Мандолина, балалайка, тагы шуның ише музыка коралларында бик матур итеп «Тукай маршы» уйнала, кул чабып сорагач, «Ком бураны» һәм ул заманнарда авыздан төшмәгән «Ал Зәй нәбем» көйләрен яңгыраталар.
Залдагылар шатлана-шатлана тыңлыйлар.
Нәрсәсенә шатлана торганнардыр. Нинди кызык таба торганнар дыр!..
Менә тагы бер бик тере, чәчрәп торган, чегән чәчле егет чыгып декламация сөйли. Ул «Пычкычы карт» шигырен сөйли. Әй килештерә дә инде!
Аңа озак кул чабалар. Ул тагы чыга һәм портфель турында сөйли. Тагы кул чабалар. Җитәр иде инде. Тизрәк бетсен иде бу тамаша. Тәнәфес булсын иде. Залга хәзер беркемне дә җибәрмиләр. Ишекләрне япканнар. Минем колак кичегеп килүчеләрнең ишек артындагы тарткалашуларын тотып алгалый. Бәлки, алар арасында ул да бардыр... Керә алмыйча тора торгандыр. Бәлки, миңа бу урында шундый бер батырлык күрсәтү кирәктер? Барып ишекне ачам да керә алмый гаҗиз калучыларны кертәм ди, ә? Әлбәттә, инде араларында ул да була. «Керегез!» дим мин аңа... Хыял, хыял!..
Тагы кемдер чыгып җырлый. Җырдан соң бер егет белән бер кыз чыгып авылча бииләр. Җитәр иде инде. «Тәнәфес!» дип кычкырасы килә минем.
Әнә концертны алып баручы чыкты. Тәнәфес игълан итә дип торсам, тагын яңа номерны әйтә:
— Беренче курс студенткасы Мәликә Сафина «Уел» көенә җырлый.
«Җитәр иде инде» дип чак кына кычкырмыйча калам. Сәхнәгә әлеге җырчы Мәликә Сафина дигәннәре чыгып баса. Мин шаккатам. Башым әйләнгәндәй була минем, күз алдымдагы зал тулы халык бердән каядыр китеп югала да, бары тик буяу һәм киндердән ясалган урман алачыгында басып торучы кыз гына кала. Тәнем яна, телем тотлыга, тыным киселә... Каршымда ул басып тора.
Бу вакыттагы минем хәлне аңларга тиешсең инде син...
Ничек җырлады ул? Озын моңлы көйгә кушылып нинди сүзләр сибелде аның иреннәреннән? — Сора — белмим. Мин залда гөрләп кул чапкан тавышка айнып китәм. Бәлки, бу миңа гына шулай күренгәндер, әйтерсең лә, кул чабулардан залның стеналарына кадәр дер килә. Шу
.0
лар арасында учлары ярылганчы кул чабучыларның берсе, әлбәттә, мин булам.
Аны нке-өч тапкыр сәхнәгә чыгардылар. Әмма ул кабат җырламас өчен, залдагыларга рәхмәт әйткән төсле, баш иеп кенә кереп китә. Шуннан соң инде, кул чабып кына тыңлата алмавын күргән зал аяк гибә-тибә таләп итә. Мин дә аяк тибәм һәм юри тавышымны үзгәрткән булып «бис» кычкырам. (Болан кычкырырга кирәклекне мин Казанга килгәч, ул заманнарда бик яратылып тыңланган җырчы Газиз Әлмө- хәмметов концертларыннан өйрәнеп кайткан идем.)
Чыкмый бит! Менә бервакыт конферансье кулын күтәрде:
— Кара әле, егет, бик тырыша-тырыша кул чабасың, әллә авылдаш кызыңмы?
Зал хахылдап көлеп җибәрә. Мин шунда гына үз хәлемне аңлап алам: зал тынып җитүгә дә карамастан, мин, онытылып китеп, бер ялгызым кул чабып «бис» кычкырып торам икән. Җир ярылса, җиргә керерлек булдым, әй!.. Тиз генә урыныма утырдым һәм күренмәс өчен аркам белән бераз аска таба шуыша төштем. Мин утыргач та залда- гылар көлүдән туктый алмыйча тордылар. Әйдә көлсеннәр! Оят-оятын да, ә шулай да бер дә гарьләнергә дә, ачуланырга да җыенмыйм. Чөнки миңа бик күңелле дә, рәхәт тә хәзер. Кая ул ачулану! Әгәр яраса, урынымнан сикереп торыр идем дә: «Рәхмәт сезгә, егетләр! Туйганчы көлегез, ачуланмыйм, барыбер арагызда миннән дә бәхетлегез юк!» — дип кычкырып әйтер идем.
Шулай итеп, көтмәгәндә-уйламаганда мин аны очраттым, исемен дә белдем — Мәликә. Хәзер инде миндә аның белән күрешеп сөйләшү теләкләре кабынды, кыюлыгым да үсеп китте, чөнки сүз башлау өчен бик җайлы сәбәп килеп чыккан төсле булды миңа.
Концерт бетеп, уеннар башланыр алдыннан зур тәнәфес игълан игелде. Залдагыларның барысы да коридорларга агылдылар. Мин дә сәхнәгә керә торган ишек каршында, стена буена басып, күз кырыем белән генә сәхнә артыннан чыгучыларны көтәм. Менә, мин көткән рәхмәтле дә килеп чыга һәм чыга-чыгышына мине күреп ала. Безнең күзләр ялт очрашалар. Бу юлы инде мин аның йөзендә елмаю мөлаемлыгының чагылып узуын да күреп калам. Миндәге кыюлык ташый хәзер һәм мин ул якынлашуга әйтәчәк сүземне дә ятлап куям: «Матур җырлыйсыз икән, Мәликә иптәш! Нишләп болай бик аз җырладыгыз?» Ул инде, әлбәттә, миңа рәхмәт әйткән була һәм шуннан сүзләр ялганып китә. Шулай уйларга да өлгермим, Мәликә ары-бире мәж килеп йөрүчеләр төркемен ера-ера алга уза торгач минем янга ук килеп җитә. Чин бердән югалып калам. Сүземне әйтим дисәм—телем әйләнми, шуннан соң инде көч-хәл белән: «Нишләп болай... бик матур җырладыгыз», дип сүз катам. Мәликә әллә инде минем буталчык сүзләрне рәтләп ишетеп бетермәдеме, әллә ишетсә дә минем ни әйтергә теләп тә, каушап әйтә алмыйча калуымны абайлап алдымы, — елмаеп миңа карады:
— Чынлап әйтәсезме? Көлми торгансыздыр бит миннән?
Мин, үземнең беренче тозсыз мыгырдавымны төзәтәм дип ашыгып, җенче тозсызлануымны сизми дә калдым:
— Билләһи, валлаһи көлмим...
Мәликә яңгыратып көлеп җибәрә.
— Сез бигрәк инде... Комсомолларга карганырга ярамый!
Шулай ди бит, хурланып үләрсең! Җитмәсә маңгайга тир бәрә, яулык чыгарып сөртергә оялам. Суз башлар идем, сүзем бетте. Ә ул *.:иңа караган да: «Зерә мокыт икәнсең!» дигәисыман елмаеп тик тора. Хур булу» дигәне шушы күрәсең... Тагы бер генә минут менә шулай бозау кебек торсам, барысы да бетә һәм мин «бетермәс» өчен нәрсәдер штмәкче булып сүзләр сайлыйм. Уйлаганда, гөнаһ шомлыгы, табылмый
11
да бит. Ә Мәликә карап тора. Я, нәрсә уклау йоткан төсле карап торам сон мин! Әйт бер сүз, дигән уй миемне бораулый һәм мин әйтәм:
— Кайсы авылдан сез?
Мәликә тагын көлә. Авылының исемен әйтә. Мин барыбер бернәрсә дә ишетмим. Аның кайсы авылдан икәнлеген белү кайгысымыни миндә?! Кыскасы, сүз юктан сүз булсын, ата казыгыз күкәй саламы? кебек бер нәрсә булып чыкты инде бу.
Ай, рәхмәт төшкере, кулына гөлләр үскере, — кайсыдыр бер уңганы звонок шалтырата.
— Әйдәгез, уенга катнашабыз!—ди /Мәликә.
— Әйдәгез!..
Миндәге кризис бердән уза. Без, иске танышлардай, икәү бергә залга керәбез. Ул заманнарның яшьләр кичәләрендә фокстротлар булмыйча, һәртөрле уеннар уйнала торган иде. Без дә Мәликә белән түгәрәк уены өчен тотынышып баскан егетләр, кызлар арасына кушылабыз. Аннары барыбыз да ниндидер бер халык җыры җырлап әйләнгәч, туктыйбыз. Уртада «патша» урынында калучы, баягы концертны алып барган шук егет, күзләре белән эзли торгач, Мәликәне чакырып чыгара. Нинди «җәза» бирим икән дигән төсле түшәмгә карап уйлангандай итә дә, түш кесәсенә эләктереп куйган чәчәкне алып: «Шушы чәчәкне яраткан кешеңә бир»,—дип, Мәликәгә суза. Мондый «җәза» уенда катнашучыларга бик ошый, алар хуплап кул чабалар. Мәликә, оялуын сиздермәскә тырышып, басып тора. Аңардан «җәза»ны үтәвен таләп итәләр. Ул чәчәкне «патша»ның үзенә генә бирмәкче була, теге алмый, кызның «җәза»дан җиңел котылырга теләү хәйләсен сизә. Шуннан соң инде ЛА-әликә, кемне булса да сайлаган төсле, уенга катнашучыларны күздән кичергән булып түгәрәкне әйләнеп чыга торгач, мине^м каршыма килеп туктый һәм чәчәкне миңа суза.
Түгәрәктә басканнар шаркылдап көлеп җибәрәләр. Чөнки Мәликә чәчәкне миңа сузуына, «патша»:
— Егетләр, болар авылдашлар гына булып чыкмадылар! — дип кычкырып җибәрә. Мәликә дә, мин дә, гаепләре ачылган кешеләр төсле, кызарабыз. Мәликә яңадан үз урынына — минем янга ашыга, тегеләр көлеп туктаганчы, миннән көлүләренең сәбәбен сорый. Мин аңа бая концертта үзем белән булган хәлне сөйләп бирәм...
Бу кичне без Мәликә белән гел бергә. Билгеле инде, мондый чакта вакыт әкият тизлегендә уза. Минем өчен дә бу кич төштә күргән кебек кенә узып китә. Нәкъ халык җырындагыча:
Күрешүләре лә бик күңелле, Аерылышулары бик яман, — булып чыга.
Кичә бетә. Ярый әле тулай тораклары, башка уку йортларыныкы кебек, бер үк бинада түгел икән. Мәликәне озату сылтавы чыгуы өчен язмышка мец-мең рәхмәт әйтеп, мин аны Черек күл буйлап, цирк ягына таба, Пионер урамы чатындагы тулай торакларына таба озатып китәм.
Без янәшә булсак та, аерым-аерым атлап, юк-барны сөйләшеп барабыз. Кызны култыклап аласым килә килүен дә... теләк кенә җитми шул мондый чакта, кыюлыгы да кирәк аның. Хәер, бер килеш тартып- сузып булса да кыюлык дигәнен дә табар идең, ярый ла ул моны ошатса? Әгәр ошатмаса, кулын тартып алса, шуның өстснә тагы синең турыда начар уйласа? Юк инде, болай янәшә атлап бару да бик әйбәт, шунысына да бик канәгать. Өзелеп яраткан кызың янында булу, аны сизеп, тавышын ишетеп бару үзе бер бәхет түгелмени?! Ә бит мин аны шулкадәр сөя башладым—әйтеп аңлатырлык түгел. «Башладым» дим. Чөнки минем Мәликәгә булган мәхәббәтем әле башлана гына һәм яз
12
сулары кебек артканнан-арта, ташый бара... Кая кадәр артачак ул? Мин хәзер Мәликәнең бөтен әйткәннәрен үтәргә әзер. Алай гына да түгел, эшләп булмый торган, кеше кулыннан килми торган эшне кушсын, үтим! Миндә шундый гаҗәеп теләкләр, батырлык дәрте көчәйгән- нән-көчәя. Тик менә Мәликәнең үзенә карата кыюлыгым бер дә җитенкерәми, булганы да каядыр яшеренеп югала. Мин ихтыярсыз берәү кебек, гүя ихтыярым аның кулында кебек сизәм үземне. Мәсәлән, Мәликә куша калганда иң кыен эшкә әзер торган, иң хәвефле эштән*курыкмаган мин берәү аңа «сөям!» дигән сүзне әйтергә тырнак очы кадәре дә батырлык тапмас идем. Киресенчә, андый сүзне әйтү түгел, тагы да ераккарак яшерер идем. Шунысы гаҗәп, бу кичерешләр, минем бу тикле көлке дә, сәер дә күренгән хәлем сөю, бары тик көчле сөюем генә тудырган бер хәл иде.
— Чү, әкрен!
Таеп киткән Мәликәне, егылудан саклап, биленнән кочып алам. Бу шулкадәр әйбәт килеп чыга, мин иңбашыма аның күкрәге белән оры нуын тоям һәм битемә сулышы бәрелүен дә сизәм. Күз ачып-йому тизлегендә булып ала бу орыну... һәм без яңадан баягы хәлебезгә кайтабыз. Тагы бер квартал үтәсебез бар. Кем белә, бәлки, ул, язган булса, тагы бер таеп куяр әле...
— Ах, яшьлек, яшьлек! Тиле яшьлек!! Күңелле дә, рәхәт тә сон хыялыңда гына, яшьлек хатирәләреңдә генә булса да сиңа бер әйләнеп кайту! Әйтерсең лә, йөрәгеңдә кабаттан яшьлек язы башлана. Шушы табигатьтәге язгы уянудай булып каныңда яңа теләкләр, яңа хисләр ялкыны кабына. Чынлап та шулай бит ул кеше йөрәге!.. Аның да үзенең уянуы бар. Берәүләрдә ул бик зәгыйфь, ә берәүләрдә — язгы ташкыннардай көчле дә, хәвефле дә. Чак кына саксыз кыйландыңмы — упкынга салып һәлак тә итә ул сине. Мин үзем өченче бер сыйфатны яклыйм: яшең узса да, йөрәгең үз яшьлеген сакласын...
— ... Мәхәббәтен димәкче буласың инде син, ә?
— Ә мин яшьлекне мәхәббәттән башка акылыма да китерә алмыйм. Менә хәзер дә шулай. Әгәр минем мәхәббәтем сүнгән булса,— ничек диләр әле? — мәрткә талган булса, Мәликәне хәтеремдә саклый алыр идемме икән?..
— Ничек инде «саклый алыр идемме?». Мәликәгә ни булган сон? Ул синең бүгенге хатының түгелмени?
— Түгел шул.
— Алайса бу хатының синең икенче мәхәббәтең була? Ә беренчесе кая өзелеп калды? Нишләп син аңа өйләнмәдең?
— Өйләнмәдем. Яшь идем. Егермедә генә. Аннары, көтмәгәндә- уйламаганда Мәликә белән бер фаҗига булып алды...
— Фаҗига?!
— Әйе. Ләкин шул фаҗигага кадәр сөйлисе бер-ике вакыйга бар икән әле...
Мәликә белән безнең дуслык көннән-көн үсә барды. Уку йортларындагы кичәләрдән башка без атна-ун көнгә бер «Электро» киносында да була идек. Бер көнне, шулай, кинода, Мәликә рабфак студентларының татар театрына культпоходлары булачагын, минем өчен дә бер билет алганын әйтте. Без тагы да өч көннән татар театрына бару шатлыгы белән яшәдек, һәм бу көнне мин зур бер бәйрәм көткән кебек көтеп алдым. Аннары шул кадәресе дә бар бит: Казанның мәшһүр Академия театрында мин беренче тапкыр булам, ә икенчесен үзең аңлыйсын инде — Мәликә белән.
Спектакль безне тәмам тетрәтте. Без «Сүнгән йолдызлар»ны карадык. Бөкре мәхдүмне әсәрнең авторы Кәрим Тинчурин үзе уйнады. Әйтәм ич, спектакль дә, спектакль өчен яшь Сәйдәшев тарафыннан махсус язылган тылсымлы матур музыка да сихерләде безне. Без сәхнәдә
13
ге вакыйгаларга карап сөендек тә, көендек тә, ярсыдык та. Бу уртак тойгыларыбыз шулкадәр якынлаштырды безне, әйтерсең лә, эчке киче- решләребезнең күренмәс җепләре белән чолганып алынганнардай, берберебезгә сыена-сыена спектакль карадык.
Спектакльдә Мәликә дә, мин дә мәхдүм белән Сәрвәр өлешенә төшкән бу тикле фаҗигалы язмышны күреп тетрәндек. Шул ук вакытта без үзебезнең бүгенге бәхетле язмышыбызны тагы да ачыграк күрдек.
Театрдан кайтышлый Мәликә гел сәхнәдә күргәннәреннән туган тәэсирен сөйләп кайтты. Ул үзенең ничек итеп мәхдүмне каһәрләвен, «буып ташларлык хәлгә җитүен», шул ук вакытта аны кызганып та куюын сөйли. Мин әле ул чагында Мәликәнең мәхдүмне кызгануы бер үк вакытта аны кимсетү дә икәнен аңларлык хәлдә булмыйм. Ә Мәликә ярсып-ярсып сөйли:
— Тапсын иде үз тиңен! Шундый килбәтсез ничек итеп Сәрвәр кебек кызны сөя? Ничек инде шундый кешене Сәрвәр сөя алсын?..
Мәликәнең бу фикеренә мин дә кушылам. Олылар әйтмешли, тормышның әчесен-төчесен татып, мәхәббәт агачының кеше йөрәгендә нинди тамырлар җәюен үз башыбыздан кичереп күрмәгән безнең ишс ике яшь йөрәккә мәхәббәт, чыннан да, без уйлаганча «тиңенә» карап кына булырга тиеш. Әгәр шулай икән, бөкре мәхдүмнең Сәрвәр кебек сылуны сөяргә хакы юк. Хакы юктыр да бит, ә йөрәге булса? Йөрәкне кая куясың? Ул үзе тышкы кыяфәте белән, Мәликә әйткәнчә, килбәтсез икән, бәлки, аның йөрәге матурдыр? Монысы безнең уебызга да килми. Чөнки мәхәббәт фәлсәфәсенең мондый тирән урыннары да булуын без белмибез әле. Бөек француз Гюго каләме тудырган Квазимодо йөрәге кебек йөрәкнең яшәвеннән дә хәбәребез юк әле безнең. Безгә калса, мәхәббәт ул дүрт гамәлдәй бик ачык һәм бик төгәл нәрсә: матур — матурга, ямьсез — ямьсезгә.
Ул кичне мин чак кына бер кыюлык эшли язып калдым: Мәликәгә үземнең мәхәббәтемне белдерергә теләп тә, белдерә алмадым, һәм шунда мин беренче кат бу эшнең — мәхәббәтеңне тел белән әйтеп бирүнең никадәр авыр, хәтта мөмкин булмаган бер эш икәнлегенә ышандым. Бер генә, пышылдап кына әйтүе дә мөмкин булган бер генә сүз — «сөям» дию генә җитмәс идемени?!. Шул бер авыз сүзне әйтүе дә нишләп соң миңа мөмкин булмаган бер эш булып күренде? Ул чагында мин мондый сорауга җавап эзләмәдем, эзләсәм дә таба алмаган булыр идем. Моның җавабын мин еллар узгач кына, берничә күлмәк туздыргач кына таптым. Әгәр син үзеңнең гашыйк булып яратып йөргән кешеңә мәхәббәтеңне тел белән аңлатудан башкача аңлата алмыйсын икән, — я синең йөрәгең йоклый, яисә мәхәббәтең чын түгел. Шуңа күрә дә мәхәббәтне тел аңлатмый, йөрәк аңлата диләр түгелме? Тел сөйләр инде, сөяксез бит ул! «Тел кешегә фикерен яшерер өчен бирелгән» дип әйткән бер дипломатның сүзләрендә хаклык булмас дип уйлыйсыңмы син? Юк, дустым, мәхәббәтеңне, әгәр дә чын-чыннан саф мәхәббәт икән, йөрәгең аңлатырга, йөрәгең ышандырырга тиеш. Мин моңа соңыннан гына төшендем. Минем өчен ул чагында «сөям» дип әйтүнең авыр бер эш булуының сәбәбе Мәликәгә булган мәхәббәтем нең шул бер авыз сүзгә генә сыймавыннан, киресенчә, шулай әйткәндә аның бик кечерәеп калачагыннан икәнлеген мин соңыннан гына аңладым.
Шундый бит ул яшьлек! Гөнаһсыз да, саф та һәм сине көлкегә калдырырлык дәрәҗәдә балаларча беркатлы да.
Бер көнне шулай, якшәмбе алды, кичкырын, Мәликә минем фатирга килеп чыкты. Янәсе, ничек яшәвемне күрә. Әйдә, күр, рәхим ит! Мин ул чагында шәһәр читендәге Солдатский дип йөртелгән урамда, ялгыз бер карчык өендә, шырпы тартмасыдай кечкенә генә бүлмәдә, аена сигез сум түләп тора идем. Квартир хуҗам Домна Ивановна исемле
14
диндар бер рус карчыгы иде. Мәликәнең минем өчен никадәр кадерле кунак булуын сиземләп алды ахрысы, карчык безгә самовар кайнатып кертте һәм чәй янына бер савыт карлыган вареньесы да куйды.
Без икәүдәи-икәү, сөйләшеп туя алмыйча, чәй эчтек. Мәликәнең ничек итеп чынаягыма чәй ясап алдыма куюы әле бүген дә булса, утыз еллап вакыт узуына да карамастан, кичә генә булган вакыйга төсле күз алдымда тора. Мин бервакытта да үземне бу тикле бәхетле хис итә алганым юк иде әле! Минем ише ялгыз студентның ярлы гына кысан бүлмәсенә Мәликә дөнья кадәр ямь кертте!.. Әйтәм ич, бүген шуны искә төшерү үзе генә дә рухи бер матурлык уята күңелдә.
Күпме-азмы утырганбыздыр, белмим. Гашыйклар вакыт узганын сизмиләр ич, утырганбыз да утырганбыз. Мәликә, бәлки, берничә тапкыр: «Я, ярый, миңа китәргә вакыт», — дип тә карагандыр, мин исә: «Китәрсең әле, утыр азрак», — дигәнмендер, ә ул, бәлки, шуны гына көткән төсле, үзе дә китәргә ашыкмагандыр... Ничек булса булгандыр, бу тыныч бүлмәдә бергә булу бәхетеннән онытылып та, менә бервакыт күк күкрә\’дән уянгандай, башларыбызны күтәреп тәрәзәгә карасак — коеп яңгыр ява. Урам күзгә төртсәң күренмәс караңгылыкка чумган, сәгатькә күз салсак — икенче...
Мәликә сикереп торды да пальтосына ташланды:
— Ай, соңга калганмын!
Мин дә аның борчылуын уртаклашкан булып пальтосын кидерешәм, ә үземнең бер дә җибәрәсем килми. Кинәт җир селкенгәндәй гөрселди, без сискәнеп тәрәзәгә карыйбыз. Аркылыга-буйга күкне камчылап яшен яшьни. Аулак шәһәр төне күз ачып йому арасында гына яктырып ала да тагын караңгылыкка кереп бата.
— Я, әйдә инде, — ди Мәликә.
Мин, аптырагач, карчыкның бер көн күземә чалынган иске зонтигын эзләштерәм. Ә яңгыр, әйтерсең лә, шуны сизгән төсле коепмы-коя. Баядан бирле миемне бораулап тынычлык бирмәгән бер уемны ниһаять Мәликәгә әйтергә әзерләнәм:
— Мәликә, батарбыз бит болай...
— «Батарбыз» дип... яңгыр таңга кадәр дә туктамас...
— Туктамас шул...
— Соң нишләр идең?
— «Нишләр идем?» дип... Кунып калып та була ич...
Мәликә күзләрен зур ачып миңа карый. Аның бу карашында: «Әле син, егет, шундый дамыни?» дигән төсле гаҗәпләнү дә, шикләнү дә күренә... Мондый тәкъдимне төрлечә аңлап булуын мин үзем дә сизәм, әлбәттә. Ләкин, ант итеп әйтәм, ул кичне минем күңелемдә бер генә, бары бер генә теләк — Мәликәне мондый төндә бата-чума кайту газабыннан алып калу теләге генә иде.
— Чыннан да, Мәликә, кунып кит... үзең күрәсең ич. — Мин бу сүзләрне гади һәм табигый тавыш белән, бернинди дә кыек-мыек уйлар калдырмаслык итеп әйтәм. Мәликә минем ак ниятемне аңлый булса кирәк, тирә-ягына күз йөгертеп чыга:
— Ә кайда ятармын?
Миндә дә бердән шатлык кабына.
— Минем караватта!
— Ә син?
— Миңа урын бар. Кухнядагы сандык өстендә дә ятып була.
Мәликә икеләнебрәк карап тора. Нәрсәдер әйтмәкче була һәм әйтә:
— Җайсыз булмасмы?
— Буламы икән? Бер кичкә — кер мичкә!
Әлбәттә, Мәликәнең моны түгел, ә башканы әйтергә теләвең мин әллә каян күреп торам. Күңелем сизә, һәм Мәликә дә, моны белгән төсле, әйтергә теләгән шиген әйтә:
15
— Карчык начар уйламасмы соң?
— Уйламас. Мин бит аңа сине «бертуган сеңелем» дип алдадым.
— Алдаша да беләсең?!
— Кайчагында анысы да кирәк бит аның.
Мәликә бердән сүзсез калды. Нинди дә булса бер шомлы хәлнең якынлашуын сизгәндәгечә сагайды да, яңа гына күргән кебек, миңа карап торды. Аның мондый карашыннан миңа да ни өчендер уңайсыз булып китте, ә кайчан инде Мәликәнең күзләрендә ялтыраган яшь бөртекләрен дә күргәч, мин бөтенләй каушадым.
— Мине дә алдарга җыенмый торгансыңдыр бит?.. — дип инәлеп тә, куркынган да төсле итеп сорады Мәликә.
Бәгърем минем!.. Җаным минем!.. Күз нурым минем! Алдыйммы икән?! Сине — минем өчен бар нәрсәдән, бар нәрсәдән кыйммәтле дә, якын да, изге дә булып күренгән идеалымны алдыйммы икән соң мин?! Нинди йөз, нинди абруй белән моны эшләргә?—дип әйтер идем мин әгәр сүзгә осталыгым булса. Ләкин мин сүзсез калам. Әмма бернәрсә, яңа бер сизенү хисе башымда әйләнә минем хәзер. Мәликәнең бу соравыннан мин моңарчы йөрәгемдә яшәп килгән үземнең бер соравыма җавап ишетәм кебек... Бу миңа кыюлык кертә һәм бердән минем телем ачыла:
— Алдыйммы соң, акыллым!.. Син бит минем өчен бердәнбер...
Мин тагын сүз таба алмыйча тотлыгам. Ни белән тиңләштерсәм дә җитмәс төсле... Бүленеп калган сүземне аның кулларын үз кулларыма алуым белән аңлатмакчы булып карыйм. Мәликә, керфек очларындагы яшен яшергәндәй, башын иеп күкрәгемә сыена. Тәнем уттай яна, тыным тирәнәя һәм ешая, нәрсәдер җитми... Кинәт канымда гаҗәеп бер көч котырып тибә башлый һәм мин бер кулым белән аның муеныннан урап алам да күкрәгемә кысып кочам. Шулчакны иреннәребез бер-бер- сенә орынып, көйдереп алгандай булалар... Минем ихтыярым югала һә.м мин Мәликәнең кайнар иреннәренә үз иреннәремне кушам... Аннары икебез дә бернәрсә дә булмагансыман сүзсез калабыз, ләкин берберебезнең йөзенә карамаска тырышабыз... Гүя берни булмаган, әлеге хәлебез онытылган, дөресе — шулай оныткан булып кыйланабыз. һәм. ниһаять, чөйдәге пальтом белән ике мендәрнең берсен, кечерәген, алам да кухняга чыгам.
— Рәхәтләнеп, бер дә тарсынмыйча, үз өеңдәге кебек йокла!—дим мин Мәликәгә һәм, чыннан да ул тарсынмасын өчен, теге яктан ишекне ныгытып япкан булам.
Кухня шундый якты, шундый җыйнак булып күренә миңа. Юк, бу минем күңелемдәге яктылык шулай... Үзем шушында, кухняда булсам да, күңелем гел Мәликә янында. Түгел, түгел, һичбер андый-мондый ният белән түгел, ә якын, аерылгысыз якын күрүдән шулай күңелем тарта мине ул кыз янына.
Минем бүлмәм дә бит кайчандыр шул кухняның бер өлеше булган. Карчык фатирчы кертү өчен аны шулай җиңелчә генә бүлдергән. Хәтта юка такталардан җайланган стена түшәмгә тимичә тора һәм ике яктагы сөйләшүләрне бик ачык ишетеп була. Әлеге мин ятасы, көймә зурлыгы сандык шул стенага терәтеп куелган, ә стенаның теге ягында карават. Караватта Мәликә...
— Урының җайлымы, Мәликә? — дип сорыйм мин стена аркылы пышылдап.
— Әйбә-әт!.. Ә синең?
— Минем дә әйбә-әт, — дим мин, нәкъ Мәликәчә «әйбәт» сүзен суза төшеп.
Стенадагы сәгатьнең чылбыры кыштырдап ала.
Тәрәзәләрдән яз башының иртә беленгән таң яктысы сузыла. Яңгыр туктаган. Күк йөзе болытлардан арчылган. Тирә-як тып-тын. Стенада.
16
таң тынлыгын куертып, тек-тек текелдәп сәгать йөри. Күрше бүлмәдә йоклап яткан карчыкның борынын сызгырта төшебрәк тын алуы ишетелә. Йокы безнең тавышларны да авырайтканнан-авырайта. Мип, әйтерсең лә, күзләрем белән стена аркылы аны күреп, аның тын алуын ишетеп ятам, йокы баса, каһәр! Күз кабакларым керфекләремне дә күтәрә алмаслык булып хәлсезләнгәннәр, йомылып-йомылып алалар. Мин йокыга китеп барудан сакланып сөйләшмәкче булам. Үзем сөйлим, үзем уйлыйм. Уйларым гел алга йөгерәләр. Тиздән, тагы бер ике-өч сәгатьтән соң туачак якты көн иртәсен каршылыйлар. Каршыламаска?! Ул якын иртә тагы Мәликәне алып килә бит миңа. Иртә белән тагын Мәликәне үз бүлмәмдә күрәчәгемне уйлап шатланам. Һәм шундый шатлыклы уйларымның кайсыдыр бер җирендә күзем эләгеп китүен сизми дә калам...
.Мәликәнең минем бүлмәмдә, мин башымны салган мендәргә башын куеп йоклап уздырган төн безне тагы да якынлаштырды, тагы да үз итте. Моңарчы күңелемнең кайсыдыр почмагында пыскып яткан бер шигем бөтенләй юкка чыкты. Күңелем яктырып ачылып китте, ачылып китте дә Мәликәнең образы бердәнбер бәхет йолдызыдай яктырып яна башлады. Мин Мәликәне үземнеке, «минеке» итеп сизгән саен ышанычым артты һәм бу ышаныч миндә кыюлык уятты. Аңа булган хисләремне .уртаклашып язган беренче хатымны, элеккечә «сөяме икән, сөймиме икән?» дип икеләнеп тормыйча, «Мәликәм!» дип башладым. Ул хат миндә, китап битләре арасындагы заман узудан корып, кибеп кал- 1ан чәчәк яфрагы төсле әле дә булса саклана. Хат эчендә файдаланылмыйча калган ике кино билеты да булырга тиеш. Хатымның эчтәлеген хәзер тулы хәтерләмим, утыз ел зур гомер бит, әмма бер нәрсәне: укуларны тәмамлагач та бер тормыш сукмагыннан бергә атлап китү теләгемне язуымны яхшы хәтерлим.
Ләкин минем бу хатым Мәликәгә язылып та тапшырылмыйча калган беренче һәм соңгы хатым булды. Әлеге хатта язылган теләкләр белән хыялланып, Мәликәне бәхет йолдызы урынына күреп шундый рухи күтәренкелек белән канатланып йөргән көннәрдә көтмәгән бер хәл, мине тетрәтеп ташлаган бер фаҗига килеп чыкты. Мин Мәликәне мәңгегә югалттым.
Бүгенгедәй исемдә: Казан урамнары язгы гөрләвекләр, тамчылар тавышына яңгырап торган кояшлы май ае иде. Исемдә калуының икенче бер ягы шунда, нәкъ шулай сулышлар иркенәеп, рәхәтләнеп киткән көннәрдә студентлар дөньясын шаулатып Такташның «Мәхәббәт тәүбәсе» поэмасы басылып чыкты. Куен дәфтәре зурлыгында гына, тышына шагыйрьнең бөтен буйга диярлек төшкән фоторәсеме урнаштырылган бу китапны укымаган яки аның турында ишетеп белмәгән кеше калмаган бер көннәр иде. Шул көннәр исемә төшкән саен, Мәликә дә күз алдыма үз йөрәгем тудырып та «язылып» бетә алмыйча калган «Мә- хәббәтнамә»мнең җанлы образыдай булып килеп баса...
Атна кич иде бугай. Яз башы җитеп, җәйге имтиханнар якынлашу сәбәпле, уку йортларында уздырыла торган кичәләр бөтенләй туктатылды. Шуңа күрә без Мәликә белән атнасына бер кинога баруны җай- чадык һәм безнең өчен кино көне сагынып алган очрашу көненә әйләнеп китте. Билетлар табу мәшәкатен мин үз өстсмә алдым. Шулай итеп, якшәмбеләрдән бер якшәмбене, кичкырын, сәгать бишләр тирәсендә Мәликә миңа килергә, ә миннән кинога китәргә булып сүз куештык.
Зарыгып көтә торгач, якшәмбе көн — минем өчен иң шатлыклы < көн— килеп җитте. Мин иртә торгач та карчыкка бүген «сеңелем Мая» киләчәген әйттем (рус карчыгы аны шулай Мая дип йөртә иде). Ул бернәрсә дә белмәгәнгә салышып икебезне дә мактады. Янәсе, без икебез дә бер-беребез өчен үлеп торган әйбәт туганнар, «ә хәзерге заманда безнең ише бер-берсе өчен үлеп торган туганнар бик сирәк». Монысы
2. ,с. Ә.“ № 5. 17
дөрес, әлбәттә. Ләкин ни өчендер миңа хуҗа карчыгы Мәликә белән безнең арадагы «яшерен яну» ялкынының эссесен сизә кебек иде. Моңар иң элек мин үзем сәбәпче булдым. Я әйт инде, кем генә шулай минем кебек, сеңелесе килгән саен, кияү егетедәй тырыша-тырыша киенер, ясаныр икән? Мин бит хәзер инде, еш кына, яңакка сакал пәкесе дә тидерә башладым. Оста итеп энә сапларга, төймә тагарга өйрәндем. Ямау ямарга өйрәнүемне әйтмә дә инде! Чалбарны үтүксез өтеләүнең, миндәй остасы бөтен Казанда булмагандыр, булса да бер генәдер, анысы да. мин генәдер. Кыскасы, мин «мәхәббәт мәктәбенең» иң өлгер бер бәндәсенә әйләнеп киттем.
Барысы да әзер. Мәликәгә язган хатымны, вакыт тизрәк узсын өчен, ашыкмыйча, тагы бер кат матуррак итеп күчереп чыктым. Мин аңа хатымны кинодан кайтышлый, анда да әле тулай тораклары ишеге алдына илтеп куеп та саубуллашып аерылышкан чакта гына бирергә булдым. Шулай иткәндә әйбәт булачак. Менә ул ашыга-ашыга бүлмәсенә кереп китәр... Ашыкмыйча! Тиз генә хатны ачып укырга да егет күңелендәгене белергә кирәк бит. Ә егет исә, ашыкмыйча гына атлап, күңел күзе белән гел Мәликәне, аның ничек итеп йөзендә алсу билгеләр уйнатып хатны укып торуын күзәтеп кайтыр... Әй, хыял, хыял!.. Нинди хикмәтле көч син кеше өчен!..
Мәликә киләсе вакыт якынлаша. Әнә, стенадагы «тик-так»ның телләре бишенчегә таба елышалар. Мәликә дә бу минутларда юлга чыга торгандыр. Тиздән ишектәге кыңгырау шалтырар. Мин инде, әлбәттә, атылып чыгып барып җитәрмен. Югыйсә ишекне карчыкның ачып өлгерүе бар. Кем генә сөйгән кызын карчыклардан каршылатыр икән?!.
Мин ишекне ачармын... Ишек алдында үзенең ямьле һәм саф елмаюы белән балкып Мәликә басып торыр. Мине күрүенә, өйдә башка милләт кешесе дә булуын искә алган төсле итеп: «Можномы?» дип сорар...
Сәгать бишенче ярты. Мин арлы-бирле йөреп алам. Шушы айларда гына укыган бер шигъри юллар искә төшә: «Әллә шатлык авыргамы, әкренәйде бу вагоннар». Көзге алдына килеп тә басам. Көзгедәге кыяфәтемә карап елмайгандай итәм, ачуланган булып каш-кабагымны коям, иреннәремне турсайтам һәм башка шуның ише чырайлар ясыйм. Ә күңелем тегендә, ишектә, колагым да ишектәге кыңгырауның «Килде!» дип чыңлавын көтә.
Сәгать биш тула... Алтынчы китә... Алтыны суга. Мин борчылам. Әнә килә, менә килә дип, әле кухняга чыгам, әле бүлмәмә керәм. Аптырагач, иңемә пальтомны элеп ишек алдына узам, урам чатына кадәр барам, яңадан бүлмәмә кайтып керәм, сәгатькә карыйм: җиденче ярты. Ә җидедә сеанс башлана. Кесәдә ике билет, күңелдә мең төрле шик. Әллә ул турыдан-туры кинога китеп барды микән? Әлбәттә, шулай!.. Ашык-пошык өстемә киям дә, карчыкка әгәр Мая килсә, туры кинога барырга кушып, чыгып китәм. Минем бәхеткә — трамвай. Барган көйгә үк сикереп менәм дә нәкъ «Электро» ишеге алдына төшеп калам. (Ул заманда хәзерге Бауман урамыннан шалдыр-шолдыр килеп, тузан туздырып трамвай йөри иде.)
Мин «Электро» кинотеатрына килеп җиткәндә сеанс башланырга ун минут вакыт калган була. Ишек алдындагы кырмыска оясыдай кайнап торган халык арасыннан Мәликәне эзлим. Күренми. Җитмәсә, ачу | китереп «лишний билет» сорап йөдәтәләр. Нет! — мин әйтәм, — нет! Нет!!. Берәүләрдә билет кайгысы, ә берәүләрдә... Кайда соң бу кыз?! .Икенче звонок тавышы ишетелә. Халык кино залына агыла. Өченче звонок бирелә. Сеанс башлана. Мин хәзер инде үземне юату юлларын эзлим. Киносы башлана икән, әйдә башлансын! Билеты яна икән, әйдә янсын! Нәрсә ул безнең ише студентка ике билет!
18
Сәгать сигезгә кадәр кино ишеге алдында мин Л^әликәне көтәм. Мәликә килми. Килми Мәликә!
Нишләп килмәде икән ул? Ни булды икән аңа? Әллә... Уйларым бердән куерып китә, башыма мең төрле шик, мең төрле «әллә» тула. Әллә авырып калдымы икән? Берәр бәхетсезлек булдымы икән әллә? Бәлки, бу минутларда Мәликә үзе мине тилмереп көтә торгандыр?.. Озын-озак уйлар вакыт түгел хәзер, болан да инде бер сәгать вакыт бушка уздырдым. Мин Мәликәләр тулай торагына чабам. Нәрсә көтә мине? Нинди күңелсез хәбәр... Юк ла, бернәрсә дә юктыр әле... •
Ничек килеп житүемнё, парадный ишеген ачып эчкә керүемне белмим. Тик коридорда, стенадагы бүлмә ачкычлары шкафы янында утыр- тан дежурный апаны күргәч кенә, үземнең нәрсә өчен килүемне абайлап алам.
— Апа, Мәликә Сафина бүлмәсендәме?
— Сигезенчедән бит әле ул? — ди дежурный апа һәм утырган жи- реннән тормыйча гына, башын күтәреп шкафка карый. — Ачкычлары монда. Бүлмәсендә кем дә юк була инде болай булгач...
— Кая китте икән, белмәдеңме, апа?
— Кая китсен... Ял көне алды кая китәләр соң алар?..
Миңа бераз жиңелрәк булып китә. Димәк, эшләр алай мин уйлаганча бик хәтәр булып чыкмады әле. Мин уйлаганча булса, дежурный үзе әйтер иде...
Мин бераз тынычланган хәлемдә урамга чыгам һәм ' Мәликәнең чынлап та бүлмәсендә юклыгына ышану өчен иң кырыйдагы алар бүлмәсе тәрәзәсенә карыйм. Караңгы. Шулай шул. ял көне алдыннан кеше бүлмәдә утырамы икәнни?.. Мин нәрсәнедер сизенә башлыйм. Әлбәттә, шулай. Күз алларым яктырып китә. Әле генә газаплаган уйларым сибелеп юк булалар, һәм мин очып житәрдәй булып Солдатскийга, бүлмәмә ашыгам. Әлбәттә, шулай! Әлбәттә, ул хәзер мине бүлмәмдә көтеп утыра торгандыр. Берәр сәбәп чыгып кинога бара алмыйча калган да шуны әйтергә дип миңа килгән һәм мине көтеп утыра. Ә мин, тиле, әллә ниләр уйлап газапланам.
Ашыга-ашыга бүлмәмә кайтам. Карчыкның: «Мая сине көтеп утыра!» дип каршылаячагын өмет итеп ишек алдына килеп житәм. Тимер чыбыкны тартам. Эчтә янгырап шалтыраган кыңгырау тавышы ишетелә. Пималы аяклары белән йомшак басып карчыкның килүе ишетелә. Менә ул ишекне ача. Мин аңа: «Я, көттермә, әйт инде!» дигән төсле сораулы карый-карый бүлмәмә ашыгам. Бәлки, алар мине шулай юри шаярт- макчы булганнардыр. Шуңа күрә дә карчык берни белмәгәнгә салыша торгандыр?..
Мин кухня аркылы, ике атлыйсыны бер атлап, бүлмәмә узам. Ишекне ачам. Бүлмәм караңгы, буш, кем дә юк шикелле. Әгәр ул юрамалый шулай утны сүндереп, почмакта яшеренеп баскан булса? Әйе, әйе, әнә почмакта ниндидер бер карачкыл басып тора шикелле... Иң соңгы өметем итеп электрны борам, бүлмә яктыра. Шунда гына мин үземнең ничаклы алдануымны күреп, елар дәрәжәгә житеп гарьләиәм...
Нигә, нигә килмәде соң Мәликә?!
Шул турыда уйлап, никадәр генә уйласам да, уйларыма жавап таба алмыйча, "ачуымнан караватыма сузылганым хәлдә, күзләремне түшәмгә төбәп, уйлап ятам. Бернәрсә эшлисе килми, чишенәсе дә. хәтта яшисе дә... Ни өчендер үксеп-үксеп елыйсы килә. Ни өчен?.. Шайтан бел- I сен...
— Гиляз, ай Гиляз!
Мин күзләремне ачам. Ишектә карчык басып тора.
— Что же, сынок, утыңны да сүндерми йоклагансың, — ди ул һәм электрны бора. Ут сүнә. Бүлмәдә көн яктысы кала. Карчык гажәплә-
2* 19
леп минем кыяфәткә — чишенмәгән өс-башыма карап тора. Кулында нәрсәдер бар.
— Вот, Мая приходила...
— Мая?!.
Мин сикереп торам.
— Кая ул?!.
Карчык миңа бер хат тоттыра. Мин тиз генә /Мәликәне куып җитү өчен, карчыкны этә-төртә ишеккә атылам. Карчык мине туктата да, /Мәликәнең кичә, мин кинога чыгып киткәч килүен, хат калдыруын һәм бу турыда кичә берсүз дә әйтмәскә, тик икенче көнне, менә бүген иртә белән генә әйтергә кушып китүен сөйләп бирә.
Нәрсә бу? Нинди качыш уйнау инде бу? Бернәрсә аңламыйм. Шулай аптырап басып торганда, кинәт, кулымда йомарлап тоткан конверт исемә төшә. Конвертны ачам. Дәфтәр битенә язылган хат килеп чыга.
<гГыйлаҗ! Син бу хатны укыганда мин Казанда булмам инде. Бүген төнге поезд белән кайтып китәргә туры килә. Рабфак белән саубуллашам күрәсең, бәлки, тормыш белән дә... Зинһар, син генә миңа ачуланма. Минем бер гаебем дә юк. Сине алдау дигән уй башыма да килмәде. Син минем өчен иң якын, иң кадерле кеше булып, мәхәбәтемнең сафлыгы булып йөрәгемдә мәңге сакланырсың. Башыма бәла килеп төшкәч, сиңа күренергә теләмәдем, син дә мине эзләмә, файдасы бул- маса да, зарары тиеп куюы бар. Хуш.
Мәликә».
Мондый хатны укыгач, минем нинди хәлдә калуымны син үзең дә яхшы аңларга тиеш. Әйтәм ич, баштарак мин бердән чуалып буталган акылымны җыя алмыйча тордым. Аптырагач, хатны тагын бер кат укып чыктым: шул ук хат, бер үк сүзләр... Нәрсә булды соң әле? Нинди бәла килеп төшкән кызның башына?! Ни өчен соң ул үзенең гаепсезлеген исбат итәргә тырышып миңа хат яза?! Ни өчен ул рабфак белән саубуллаша? «Бәлки, тормыш белән дә...» дигән шомлы сүзләрне ничек аңларга? Бернәрсә дә аңламыйм! Ләкин бер минут, бер секунд кичектермичә барысын да аңларга, белергә кирәк. Өс-башыма киеп торасы булмагач, бу газаплы , төнне уздырудан беркадәр талчыга төшкән йөземә салкын су тидереп җан алгач, карчыкның чәй тәкъдим итүенә дә карамыйча, ЛАәликәләр тулай торагына чабам.
Мәликә белән бер бүлмәдә яшәүче дүрт кызның берсе — Әсма исем- лесе — миңа йөрәк әрнеткеч аянычлы хәл булып алуы турында сөйләде.
Мәликәнең авылда әтисе ягыннан бертуган Сафиулла исемле аб- зыйсы бар икән. Мәликә, әтисе үлгәч, әлеге шул Сафиулла абзыйгы тәрбиясенә күчә. Ул пагында кызга нибары алты яшь була. Туган абыйсыннан калган йорт-кара, терлек-туар Сафиулла хуҗалыгына күчкәч, теге тагы да комсызлана. Аннары, ил тормышында вакытлыча булып узган нэп елларында алыш-биреш итеп, авылның кулагына әйләнә. Колхозлашу хәрәкәте башланып Мәликәләр авылына да килеп җиткәч, Сафиулла бу хәрәкәткә каршы коткы таратучылар башында тора. Ә инде кулакны сыйныф булу ягыннан юк итү һөҗүме кызып киткәч, Сафиулланың тир түкми җыйган мөлкәтен колхоз мнлкенә кушалар, ә үзен авылдан куалар. Моның шаукымы Мәликәгә дә тия. Укучыларының сыйнфый катлавы ягыннан башка уку йортларыннан шактый өстен торган рабфак кебек уку йортында Мәликә ише кызга, әлбәттә, урын калмый. Аны «кулак семьясыннан» дип, бер көн тотмыйча, куып чыгаралар...
Шулай итеп, Мәликә, күңелем түрендә бәхет йолдызыдай булып кабынган Мәликә, минем өчен югала, сүнә. Тик аңа булган мәхәббәтем генә мәңге төзәлмәс йөрәк ярасы кебек булып тоела миңа.
20
Мин нишләргә дә белмим. Мәликәне эзләп табарга, аны яклап чыгарга, миңа язган хатындагыча чынлап та «бер гаебе дә юклыгын», мине генә түгел, башкаларны да алдарлык кыз булмавын исбатларга миндә көч җитәчәкме? Әйе, бу без яшәгән һәм төзегән яңа тормышның тимер законы иде. Шундый шәфкатьсез сыйнфый көрәш елларын да кичердек без... Гадел дә, шәфкатьсез дә булган бу көрәштә обрезлы кулакка каршы килешүчәнлек күрсәтү—үлем белән бер иде. Көрәшнең кискенләшкән көннәре өермәсенә эләгеп киткән Мәликә кебекләр дә булмады түгел, булды...
Соңыннан, кулакның кулындагы канлы балтасы каерып алынгач, үзе хәвефле дошман буларак җиңелгәч, авылларда тыныч колхоз көннәре башлангач, Мәликә кебек гөнаһсыз җаннар белән дә шөгыльләнү сәгате сукты. «Атасы өчен җавап бирмәгән» балалар киредән шат хезмәткә кайтып кушылдылар, уку йортларына кайтып керделәр... Әмма мин алар арасыннан Мәликәне ничаклы гына эзләсәм дә таба алмадым. Ничаклы гына тырышсам да, бер хәбәрен дә ишетә алмадым мин ул кызның.
Еллар узды. Мин техникумны, аннан институтны тәмамладым. Еллар уза барган саен хәтерем күгендә кайчандыр балкып янган бәхет йолдызым — Мәликә образы да тоныклана барды. Аның белән дуслашып йөргән көннәр күптән күргән бер әйбәт төштәй булып кына калды. Ләкин еллар ничаклы гына ул кызны миннән ераклаштырсалар да, йөрәгемдә ул уяткан мәхәббәт сафлыгыннан ераклашмадым мин. Арттырмыйча әйтүем булсын: яшьлегендә гашыйк булып, аһ-зар кылып, мәхәббәт сафлыгының җанга да, тәнгә дә гаҗәеп бер шифалы хис булуын йөрәге белән кичереп күргән кеше бервакытта да тормышында бәхетсез була алмый. Ул сафлык нәкъ менә шушы табигатькә җан эреп, аны гел яшәртеп торган язгы уянудан кешегә дә яшәү көчен, яшьлек дәртен бирә тора... Хәзер акладыңмы инде ни өчен мин сиңа бая шундый җавап бирүемне?
— Сине тыңлау кызык, әлбәттә. Син сөйләгәннәрне кире кагу да читен. Ләкин, әгәр мин ялгыш аңламаган булсам, син сөйләгәннәрдән бер бик сәер нәтиҗә килеп чыга: мәхәббәт сафлыгы, янәсе, нәкъ сезнең Мәликә белән булганча каядыр өзелеп калганда, гаиләгә ялганмаганда гына шулай саф килеш саклана...
Дустым ачулангандай кычкырып әйтте:
— Киресенчә! Мәхәббәтнең тантанасы гаилә бит. Гаиләсез мәхәббәт яши алмаган кебек, мәхәббәтсез гаилә дә яши алмый.
Мин ихтыярсыздан көлеп җибәрдем. Көлмичә мөмкин түгел иде. Чөнки минем күз алдымда шул ук мәлдә, мәхәббәт түгел, ә нәфрәт саклап яшәгән кайбер семьялар килеп басты. Мин алар турында’ сүз башлаган идем, дус, мине тыңлап та тормастан, бүлде:
— Син инде, егет, мине айдан төшкән берәү ясама. Ул кадәресен мин дә беләм аның. Әле күптән түгел генә мин бер иске дусның көндәлеген карап утырдым. Син аны беләсең. Ватан сугышында һәлак бул* ды ул. Көндәлектән бик дулкынландырырлык бер язма килеп чыкты. Мин аны блокнотыма күчереп тә алдым. Блокнотым кесәмдә бугай. Әйе, менә. Зур түгел ул. Тыңлап кара әле. «Бездә бик күп матур семьялар бар. «Ләкин аларны тагын да күбрәк итәсе килә. Юкса начар семья аркасында тормышлар ватыла, кешеләр биртелә, гарип тойгылар, какшаган нерБЬиар дәүләт эшенә зарар китерәләр. Кызганычка каршы, бездә семья эшенә җиңел каран, иртә өйләнү, иртә кияүгә чыгу һәм бик 1 аз вакыт бергә торганнан соң «характерлар белән килешә алмадык» дип аерылышулар бар. Мондый бозык семьяларның иң авыр ягы яшь буынга һәм хезмәткә төшә. Дөньяга ятим балалар туалар, балалар янында «әти», «әни» дигән сүзләрне ишетерлек якын кешеләр булмыйлар... Шулай итеп, чәчәк атарга да өлгерә алмаган мәхәббәт бакчасьпь
21
да озакламый сары яфраклар күренә башлый...» Бу юллар моннан егерме-егерме биш еллар элек язылганнар. Син беләсең, аңа кадәр дә, хатын-кыз терлек урынында акчага сатылып һәм мондый ^хурлыктан котылу юлын таба алмагач суга батып я агуланып һәлак булган коллык көннәреннән якты көннәргә чыкканнан бирле, кеше йөрәгендә мәхәббәт тойгысы үскәннән-үсә бара.
Узган узганга калсын. Без хәзер якын коммунизмның якты идеаллары белән яшибез бит. Мәрхүм дусның көндәлегендә язылган «матур семьяларны» тагын да күбәйтәчәк, тагын да матурлаячак яңа кешеләр формалашуы дәверенә аяк бастык бит. Мондый чакта артка карап, искенең чүплегендә казынып түгел, ә алга, гел алга омтылып яшәргә кирәк. Шундый бит ул кеше акылы! Кичә мин газетада табигать җырчысы Пришвиннең архивыннан табып басылган бер язма укыдым. Язмада хәйран да гади итеп әйтелгән бер хакыйкать бар. Миңа бик оша-ды ул. Кеше акылының нинди гүзәл чагыштыру көченә ия булуын мин тагын бер кат күрдем. Пришвин яхшы һәм файдалы хезмәт күрсәтүдә кешене кояш белән чагыштыра. Кояш үзенең бөек хезмәте белән табигатьне — барлык тереклек дөньясын яшәткән, яшәрткән, бизәгәч кебек, кеше дә үзе яшәгән җәмгыятенә, аның алга баруы, үсүе, камилләшүе өчен файдалы хезмәт күрсәтергә тиеш. Шәп бит, ә?! Мин бу гүзәл фикергә, гади бер җан иясе буларак, тагын шуны да өстәр идем: бу файдалы хезмәтне семьяларыбыздан башласак бик тә әйбәт булачак, чөнки җәмгыять үзе дә миллион семьяларыбызныц берләшүеннән торган халыклар семьясы ич.
Бәхәсебезнең табигать күренешләреннән башланып мәхәббәткә, мәхәббәттән семьяга, семьядан җәмгыятькә күчүе үзе генә дә, дус әйткәнчә, мәхәббәтсез семья яши алмаган кебек, семьясыз мәхәббәт яши алмавын расларлык иде. Әмма, ничек кенә булмасын, бу бәхәстә минем өчен аңлашылып бетмәгән, сәяхәтчеләр теле белән әйтсәк, ачыла алмыйча калган «ак урын» бар төсле күренде. Ул да булса дусның үз хәле, үз семьясы иде. Әгәр дә инде дустым, мәхәббәт сафлыгы аның береичелегендә, кабатланмавында, дип аңлатмакчы була икән, ул үз хатынын беренче мәхәббәте кебек итеп сөяме? Әгәр дә аның бүгенге семьясы теге «бәхет йолдызы» вәгъдә иткәнчә килеп чыкмаган икән, ул чагында бу үзе генә дә инде тормышыбызда очрап торган икейөзлелек— бертөрле сөйләп тә, икенче төрле эшләп яшәү кебек битсезлек булып чыкмыймы? Иң нечкә хисләрне алдау, таптау түгелме бу?
Бу уйларым мине гел борчыйлар һәм мин аларга җавап ишетү теләге белән дуска беренче сорау бирәм:
— Син хатының белән ничә ел торасың инде?
— Тиздән «көмеш туебыз» була... Егерме биш ел дигән сүз!
— Мин сиңа тагы бер сорау бирер идем...
— Меңне бир!
-- Мәсьәлә санда түгел. Мәсьәлә башкада.
— Нәрсәдә соң?
— Дөрес җавап бирүдә... Мыскал кадәре дә ялган кушмауда.
— Нинди сорау соң ул тикле?..
— Әйт дөресен, син өйләнгәндә мәхәббәт белән өйләндеңме?
— Мәхәббәтнең дә әле ниндие белән, дип сора. Берснчеседәй, юк алай гына да түгел, хәтта аңардан да көчлерәк мәхәббәт белән.
— Ул чагында әле генә идеаллаштырып сөйләгән мәхәббәт сафлыгыңны ничек аңларга? Әллә яшьлекнең бер шаянлыгы дип кенәме?
— Аңлыйм мин сине! Бөтен хикмәт тә шунда шул! Мин бит сиңа беренче мәхәббәтемнең мине һәртөрле арзан бәяле мәхәббәтләрдән саклап килүен сөйләдем инде...
-• Ләкин син беренче мәхәббәтеңнең, онытылып димме инде, югалып димме, кыскасы, каядыр өзелеп калып та әле генә әйтеп узган
22
икенчесенең, беренчесеннән дә көчлерәк икенчесенең ничек тууын сөйләмәдең...
— «Тууын?» «Уянуын» дисәң, дөресрәк булыр.
— - Уянуын?!
— Әйе, мин моны «уяну» дип карыйм, шулай сизәм... Мең тугыз йөз утыз дүртенче елны, пединститутны тәмамлап чыккач, мине республиканың бер район мәктәбенә әдәбият укытучысы итеп җибәрделәр. Шул елны мин хәзерге тормыш иптәшем, ә ул чагында район газетасы редакциясендә секретарь булып эшләүче Мәрьям исемле кызны очраттым. Бу очрашу мине бәхетле итте. Тормышта нәкъ бер анадан туганнар төсле берсе икенчесенә охшаган кешеләр була икән. Алар шул тикле бер-берсенә охшаганнар, син сүз катып үзеңнең ялгышуыңны белгәч тә әле. ышанмыйчарак торасың... Әмма Мәликә белән Мәрьям арасында ниндидер охшашлык булу түгел, бөтенләй якын да килмәгәннәр. Ә шулай да, әле дә хәтеремдә, бу редакция кызы, беренче күреп сөйләшкәндә үк, күңелемдәге биш-алты ел эчендә тоныклана барган Мәликә образын терелткәндәй булды. Бик ошаттым мин аны! Мәликәдән соң мин берәүне дә шул хәтле якын күрмәгән идем. Бу очрашуда Мәрьям дә мине ошатуын, йөрәгенә алуын соңыннан өйләнешеп бергә тора башлагач сөйләде. Ул нәкъ Мәликә кебек гаҗәп сабыр холыклы, үзенең рухи эчке матурлыгы белән Мәликәгә охшаган берәү булып чыкты һәм миндәге беренче мәхәббәтемне уятып җибәрде. Табигатьтә булган кебек, мәхәббәттә дә шундый уянуның яшәвенә ышанасыңмы син?
— Ышанмыйча. Тик шулай да бер хәл миңа аңлашылып җитми әле...
— Мәсәлән?
— /Мәсәлән, әгәр син Мәрьям белән бергә яшәү елларында, Мәликә исән булып та, аны очратсаң?.. Тагын да шуның ише берәр йөрәк <әле. әйтик, уянуның берәр яңа формасы килеп чыкмас идеме?
Гыйлаҗ әүвәле рәхәтләнеп бер көлде. Аннары мондый хәлнең никадәр түбәнлек булуын сизеп алгандай шып туктады. Бик табигый бер вакыйганы хәбәр иткән төсле әйтте дә салды:
— Ә син беләсеңме, мин бит Мәликәне очраттым...
— Очраттың?!.
— Әйе, без бик якын дуслар хәзер...
— Аңламыйм. Синең аңа булган мәхәббәтеңнең азагы ничек бетте соң?
— Мәхәббәтнең азагы буламыни? Аның башлануы бар, дәвамы бар... ә азагы булмый...
— Чү, тагы фәлсәфәгә кермик. Ничек булды соң ул?
— Узган ел ялымны мин семьям белән бергә Венециядә уздырдым. Ямьле Агыйдел буендагы авылларның берсе ул. Мин үзем, гомумән, купшы табигатьле санаторийлар тирәсендә чуалудан бигрәк хуш исле болыннар, балыклы күлләр янында тын алуны әйбәтрәк тә, файдалырак та күрәм. Аннары, бу авыл үзенең җиләс һавасы, кунакчыл халкы белән дә яхшы аты чыккан авыл. Бик бәрәкәтле дә үзе: сөте, катыгы, кымызы, балы, ите, мае — тагы ни җитми сиңа! Әйтәм ич, чын мәгънәсендә ял почмагы! һәм бу почмакка бер Казаннан гына түгел, башка шәһәрләрдән дә семьялап ялга киләләр. Ниндидер бер чая теллесе аңа шундый исем кушкан икән, нихәтле арттырып әйткән булмасын, әмма ялгышмаган.
Мондый ял итү урыннарының берничә хәсияте бар. Әүвәле шунысы: биредә син чын мәгънәсендә ял итәсең. Бөтен эшең ашау да йоклау. Елына бер килгән ял көннәреңне ашап-йоклап уздырасың икән, моның бер гаебе юк, ә файдасы бар. Икенче хәсияте — син биредә хезмәткә бай эш көнендә катнаша аласың. Монысы инде хәйран да әйбәт ял! Ел буе кабинетларда утырудан оешып калган тамырларың язылып
23
китә. Ә инде шундый хезмәттә уздырган көннән соң — бүре аппетиты диләр бит әле — шундый аппетит белән ашап-эчкәч, кармаклар алып тымызык күл буенда алабуга каптырып утырсаң, шуның өстенә тагы күлне көмешләп ай да калыкса... Әйтәм ич, булмас җиреңнән шагыйрь булырсың.
Мин әнә шул икенчесен сайладым. Дөрес, баштарак Мәрьям, ял итүченең эше гел урманда я болында чәчәк тә җиләк җыю гына, дип уйлады күрәсең, дулый башлаган иде, улым белән икәүләшеп үзен күл буена алып төшеп, гөлҗимеш куаклары янында алабуга шулпасы пешереп ашаткан идек, басылды.
Аннары Мәрьям дә үз җаен тапты. Шул көннәрдә безнең күрше йортка Башкортстаннан бер семья килеп төште. Үзең беләсең, хатын- кыз бер-берсе белән бик тиз танышып өлгерә бит ул. Бигрәк тә чит җирдә, аннары күршеләр дә булып чыккач. Аларның минем Равил хәтле кызлары да бар икән. Шулай итеп, Мәрьям генә түгел, ә улым да яңа күрше кызы белән танышып алгач, миңа күл буенда күбрәк ялгызыма гына калырга туры килде. Хәер, балык тотканда ялгызлык зарар итми инде анысы.
Беркөнне мин дөнья балык алып кайттым. Эре-эре алабугалар, икешәр килолы ике чуртан, бер сазан, ике табан. Өйдәгеләр дә иләк тутырып җиләк җыеп кайтканнар. Алабугалардан уха пешердек, сазанны Мәрьям бик килештереп, тирә-ягына бәрәңге белән помидор тезеп кыздырды. Ишек алдындагы сәкегә әзерләнгән табыныбызда бу кичне хәтта кунак та булды. Әле сөйләгән күршеләребезнең кызы Сания Равил белән бик дуслашып та өлгергән. Балаларга шул кирәк инде. Без Мәрьям белән аларның үзләренә сиздермичә, шыпырт кына, бу ике баланың мондый дуслыгын хуплап та куябыз. Мин үземнең яшьлегемне искә алам, дөресе, бу балалар шулай искә төшерәләр. Җитмәсә тагы Сания ни өчендер миңа яшьлегем таңында кабынырга өлгермәс борын сүнеп югалган Мәликәне хәтерләтә. Кай җирендәдер, әллә бит урталарындагы чокырларында инде, әллә күзләрендә, әйтеп аңлата алмаслык шундый бер әйбәт охшашлык чагыла аның. Сания бишенчедә укып минем Равилдән ике яшькә кече икән.
Менә шулай, мин тоткан балыкларны мактый-мактый ашап утырган чагыбызда күрше йортның коймасы артыннан Санияне дәшкән тавыш ишетелә һәм тавыш артыннан ук иясе дә килеп чыга.
Мин аптырап телсез калам. Күзләремә ышанырга-ышанмаска да белмим. Нәрсә бу?! Әллә шулай күренә генәме? Әллә югыйсә охшаган гынамы? Мәликә ич бу!..
Без очрашабыз...
Бу очрашу, әкият тизлегендә, шул ук минутында гаҗәеп бер хисләр ташкынына әверелә. Очрашуыбызның зур шатлыгы Мәликә белән миннән башкаларга, Мәрьямгә, Мәликәнең ире Янбулатка, балаларыбызга— Равилгә, Саниягә күчә. Барыбыз да уртак бер шатлык кичерәбез. Мондый очрашуның булуына бездән бигрәк, безнең семьяларыбыз'хәйран калып куаналар. Моңарчы да мин Мәрьямгә яшьлегемдәге мәхәббәтемне бер сөйләгән идем инде. Мәликә дә Янбулатка минем турыда иң якты хатирә итеп сөйләгән булган... Ә бүген менә безнең табын тагы да киңәйде, тагы да зурайды, аңа чын мәгънәсендә искиткеч бер ямь өстәлде. Сүз сүзне ялгады, бер хатирәне икенчесе алыштырды. Безнең кичевршләрне аңларлык яшьтә булмаган балалар авып йоклап киттеләр, ә без, бер-беребезгә кадерле дә, якын да булып ияләшә барган дүрт олы яшьтәге кеше, кеше йөрәгенең нинди зур мәхәббәт сафлыгын тудыра алуы, аны саклый алуы көченә дан сөйләдек...
Кыскасы, бу кичтән башлап безнең семьялар тугайлык җепләре белән бәйләнгәндәй якынайдылар. Мин һәр очратуымда, очрап сөйләшүләрдә ААәликәнең бәхетле булуына ышандым. Шулкадәр ышандым мин
24
моңа, хәтта аның үзеннән «Бәхетлеме син бүген, Мәликә?» дип сорауны артык таптым.
Безнең семьялар тансык аш пешкән саен уртаклаша торган, кунакка йөрүчән булдылар. Балаларыбыз да, бездән күреп ахрысы, аерылгысыз булып дуслаштылар.
Янбулат бик киң күңелле, табигате белән тыйнак бер кеше икән. Тыйнаклык кешенең күрке диләр бит әле. Чынлап та, Янбулат миңа да, Мәрьямгә дә үзенең тышкы һәм эчке күркәмлеге белән ошады. Аннары без бер хезмәт кешеләре дә булып чыктык. Ул да, минем кебек, мәгариф эшендә, Башкортстан районнарының берсендә мәктәп директоры булып эшли икән. Мондый хезмәт уртаклыгы Янбулат белән безне тагын да якынлаштырды, тагын да үз итте.
Кыскасы, бу күңелле очрашудан соң башланган безнең күршелек мөгамәләсендә — «безнең» дип мин барыбызны да: үзебезне дә, бала-ларыбызны да әйтәм — искиткеч бер әйбәт хис тууын да сизеп алдым. Бик якын күреп яратуга нигезләнгән якын дуслык туганлык хисе кебек бер хис иде. Шундый бит ул кеше йөрәге... Гажәеп зур иҗатларга сәләтле ул, синең яшәвеңне генә түгел, ә яшәвеңне бизәгән хисләр бөеклеген дә тудыра ул... Ничек аңлатыйм икән сиңа? Мин үзем, мәсәлән, Янбулатны, кайчандыр мин өзелеп сөйгән, минем өчен иң кадерле җан булган Мәликәнең ире булуы өчен туганнарча якын күрдем. Әлбәттә, моннан егерме биш-утыз еллар элек мәхәббәтем шулай өчпочмакланса, мин «өченче»не бәлки иң явыз көндәшем итеп санаган да булыр идем, әмма бүген, киресенчә, Янбулат миңа үз туганымдай якын күренде. Аның да мине шулай якын итүен мин аның һәрбер хәрәкәтеннән, чыраеннан, күз карашларыннан сизеп тордым. Без Янбулат белән кайчагында, хатыннарыбызны үзләрен генә калдырып (хатыннар моны кайчагында үзләре дә тели), балаларыбызны ияртеп, күл буена төшеп кармак сала идек. Үзебез калкавычларыбызга караган килеш дөнья хәлләрен сөйләшеп утырабыз, балаларыбыз гөлҗимеш җыя. Мондый сәгатьләрдә инде Янбулат, тәҗрибәле педагог буларак, минем күңелдә- гене сизгән төсле, күбрәк үзенең яшьлек елларын һәм шул елларга бәйләп Мәликә турында сөйли...
Мәликә, теге заманда, район оешмалары алдында үзенең кулак Сафиулла семьясына бернинди дә катнашы булмавын исбат итә. Бу эштә аңа Мәликәнең әтисен яхшы белгән берничә коммунист булыша. Кызны саклап калалар. Шулай, кышны бер хәл уздыргач, яз җитүгә, Мәликә Башкортстанга, Дәүләкән районы авылларының берсендә яшәүче дәү әниләре янына кайта. Башта колхозда эшли ул. Ләкин әйбәт күңелле кешеләр кызның укуга сәләтен күреп алалар да Уфага педтехникумга озаталар. Биредә ул Янбулат белән бер партада утырып укый. Алар куп вакытта бер-берсенә укуда ярдәм итешәләр, шулай бер-берсенә ияләшеп китәләр, дуслашалар, аннары, ике-өч ел узгач, аларның дуслыклары мәхәббәткә күчә һәм вакыт белән сыналган мондый мәхәббәт аларны бәхетле итә.
Бу сөйләшүләрдә, сүз җае чыга калганда, Янбулатның ничек итеп Мәликә мине яшьлегендә узган иң якын һәм кадерле бер дусты кебек исенә төшерүе турында сөйләве минем өчен кыйммәтле бер бәяләү булып яңгырый.
Ә кайчан инде кич җитеп, бик азга, кичке ашны ашап алганчыга кадәр генә үз семьябыз белән калганда, көндез күргән-белгәннәребезне, ишеткән-сөйләгәннәребезне уртаклашабыз. Мин Мәрьямгә Янбулат турында сөйлим, Мәрьям миңа Мәликәнең ничек итеп мине мактавын сөйли. Шулай итеп, көн саен, сәгать саен безнең семьялар арасында үсә барган бу дуслыкның тагы да матуррак, тагы да нәтиҗәлерәк киләчәгенең нигез ташлары салына бара төсле сизелә миңа...
Менә шулай булды минем Мәликә белән очрашуым...
Хәзер безнең семьялар арасында шул очрашудан башланган дуслык яши. Ул дуслык сагыну тойгыларына шул тикле бай, быел җәй очрашмый булмастыр дип уйлыйм. Әле шушы көннәрдә генә Янбулат хат язган, быелгы җәйне дә бергә уздыру теләген белдергән... Моны балалар да тели икән. Хәер, минем Равилнең альбомында Саниянен Яңа ел, аннары Май бәйрәме белән котлап җибәргән ике открыткасы бар: берсендә Мәскәү Кремле янында күгәрчен ашатучы балалар рәсеме, икенчесендә кызыл чәчәкләр тубалы. Син инде кызыл чәчәкнең нәрсә турында аңлату мәгънәсен яхшы беләсең. Балалар моны белмиләр, әлбәттә. Монысы Мәликә кулы белән сайлангандыр дип карыйм мин үзем. Ләкин, ничек кенә булмасын, кызыл чәчәкләр безнең бала ларыбызның саф мәхәббәтләрен тудырырга тиеш. Мәхәббәт кеше белән матур бит ул. Ә кеше үзенең эчке рухы, саф йөрәге белән матур. Тик безгә, дус, әнә шул матурлыкны күрә белергә, шуңа дан җырлый белергә кирәк...
Март—апрель, 1959 ел.