Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАРНЫ ТӘРБИЯЛӘП ҮСТЕРҮ МӘСЬӘЛӘСЕ


оветлар Союзы Коммунистлар партиясенең Чираттан тыш XXI съезды эшен тәмамлавына, съезд делегатларының, урыннарына кайтып, эшкә тотынуларына инде шактый вакытлар узды. Ул көннәрдән соң илебездә, илебездән тыш, җир шарының төрле почмакларында һәм халыкара хәлләрдә кешелек дөньясының игътибарын үзенә җәлеп итәрлек күп кенә вакыйгалар булып алды. Ләкин җир йөзендә нинди генә вакыйгалар булмасын, нәрсәләр генә эшләнмәсен, совет халкының күңелендә партия съездының тарихи карарлары иң үзәк урынны алып тора. Ул карарлар аны дулкынландыра, рухландыра. Чөнки ул карарлар илебезне, халкыбызны кешелек җәмгыятенең иң матур, иң нурлы максаты булган коммунизмга алып бара.
Халкыбыз XXI съездны бик хаклы рәвештә коммунизм төзүчеләр съезды дип атады. Бу съезд партиянең һәм халкыбызның тарихына киң рәвештә коммунистик җәмгыять төзү чорының башлануы булып керәчәк.
Коммунизм төзү эше — ул ерактагы хыял түгел. Ул — миллионнарча хезмәт ияләренең бүгенге җанлы, иҗади эше.
Совет халкы үзенең бөек комму-нистик җәмгыятькә якынлашуын бөтен җаны-тәне белән тоя, шул җәмгыятьне төзү һәм кешелек дөньясының бәхетле көннәрен якынлаштыру өчен бөтен көчен биреп тырышып эшли. Бу бөек максатка тизрәк һәм уңышлырак юл белән ирешү өчен ул социалистик ярышның яңада н - яңа формаларын эзләп таба.
Коммунизм төзү эше, бөек җиде-еллык планның үтәлеше белән бергә, предприятиеләрдә, колхозларда, совхозларда, фән учреждениеләрендә хәл ителә. Бу бөек төзелештә совет әдәбиятының һәм сәнгатенең роле дә кечкенә түгел. Чөнки әдәбият һәм сәнгать социалистик җәмгыять культурасын үстерү, аны баету һәм халкыбызны коммунистик рухта тәрбияләү эшендә бик зур урын тота. Шуңа күрә дә съездда совет әдәбиятының һәм сәнгатенең бүгенге торышына, аның киләчәгенә, үсеш юнәлешенә һәм язучыларның коммунистик җәмгыятьне төзү эшендә тоткан урыннарына бик зур игътибар бирелде.
Барыбызга да билгеле, әдәбияты-бызның киләчәге, аның үсеше яшьләр, яшь язучылар белән, аларны тәрбияләү һәм үстерү мәсьәләсе белән турыдан-туры бәйләнгән. Әгәр әдәбиятыбызның бүгенге торышын, әдәби әсәрләребезнең сыйфатларын, идея дәрәҗәләрен, хәтта саннарын ; һәм күләмнәрен дә бүген иҗат итеп килүче әдәби талантларыбызның каләмнәре хәл итәләр икән, аның киләчәген бүген үсеп килә торган яисә үсәргә тиеш булган яшьләр хәл итәчәк.
Җиде еллык планның уңышлы үтә лүе нәтиҗәсендә Советлар Союзы I үзенең экономик торышы белән дөньядагы иң алдынгы ил булып әвереләчәк, халкыбызның тормыш шартлары моңа кадәр булмаган дәрәҗәдә яхшырачак, культурасы
С

I
үсәчәк. Шуның белән бергә киләчәк җиде ел эчендә хезмәт көне сәгать-ләренең киметелүен, 30—35 сәгатьтән торган биш көнле эш атнасының кертелүен дә искә алсак, халкыбызның культура таләпләре ни дәрәҗәдә артачагын, үсәчәген бик ансат күз алдына китерергә мөмкин.
Киләчәктә халкыбызның матур әдәбиятка һәм сәнгать әсәрләренә булган соравы, ихтыяҗы бик нык артачак. Менә бу хәл үзе генә дә яшь талантларны тәрбияләп үстерү мәсьәләсен безнең алдыбызга бөтен кискенлеге белән куя.
СССР язучыларының быел, майның 18 ендә, Мәскәү шәһәрендә ачылган Өченче Бөтенсоюз съезды, бик әһәмиятле булган күп кенә әдәби мәсьәләләрне тикшерү белән бергә, яшь язучыларны тәрбияләп үстерү мәсьәләсе белән дә җитди рәвештә шөгыльләнде.
Яшьләрне тәрбияләү һәм үстерү эше—безнең оешмабыз алдындагы иң әһәмиятле, иң игътибарга лаеклы мәсьәләләрнең берсе.
Татар халкының китапка, язма кә-газьгә ихтирамы бик зур. Ул китап ярата, китап ала, китап укый. Ул, бик борынгыдан килгән матур гадәте буенча, акыллы сүзләр язылган китапны өенең иң күренекле урынына, түр башына, шүрлеккә тезә, аны иң кадерле нәрсәләрнең берсе итеп саклап тота, бер хәлдә дә аяк астына ташламый. Хәтта искереп, тузып беткәч тә аны, бик пөхтәләп төреп, очырма га менгезеп куя, еллар буенча саклый.
Хәзер исә, совет власте елларын- . да, халыкның китапка ихтирамы, мәхәббәте моңа кадәр булмаган дә-рәҗәдә артты. Халык бездән яңа- • дан-яңа китаплар сорый, бүгенге иң : актуаль мәсьәләләрне чагылдырган, заманыбызның геройларын, аларның характерларын, эшләрен, коммунистик җәмгыять төзү өчен алып барган көрәшләрен зур полотноларда чын әдәби осталык белән тасвирлап биргән яңа әсәрләр көтә.
Мәгълүм булганча, язучыларыбыз яңа әсәрләр өстендә эшлиләр. Ләкин бүгенге укучыларның әдәби әсәрләргә булган ихтыяҗларын тулы- сынча тәэмин итәр өчен язучылары- бызның саннары да һәм активлыклары да җитәрлек түгел.
Шуның өстснә оешмабыз яшь ягыннан шактый карт. Яшьләр әдәбият сафына акрын һәм аз килә. Членнарыбыз арасында яшьләр юк дәрәҗәсендә диярлек. Утыздан түбән яшьтәге бер генә членыбыз бар. Калганнары, яшь дип йөртелгәннәре дә, утызның югары ягында.
Әгәр членнарыбызның уртача ма-тематик яшьләрен чыгарып карасак, 46 яшь туры килә. Бу бик зур сан! Бу сан язучыларыбыз сафында яшьләрнең ни дәрәҗәдә азлыгын ачык күрсәтеп тора.
Болар барысы да әдәбиятыбызның кадрларына, аның бүгенге хәленә, киләчәгенә һәм яшьләрнең хәзерлә-нешенә бик нык игътибар итәргә кирәклекне әйтеп торалар.
Безнең оешмабызда хәзер 77 член бар. Кайчандыр, моннан 20—25 еллар элек, безнең язучыларыбыз, үзбәк, казакъ язучыларына караганда, сан ягыннан күбрәк иде. Ул заманнарда алар безгә, язучылары- бызның күплегенә кызыгып карыйлар иде. Хәзер инде без аларга кызыгып карыйбыз. Алар соңгы 20—25 ел эчендә язучыларны безгә караганда күбрәк тәрбияләп үстерделәр. Үзбәк язучылары союзы сафында хәзер 181, казакъларда 173 член бар. Күрәсез, аларда язучылар бездәгегә караганда 2—2,5 тапкыр артыграк.
Үзбәкләрне һәм казакъларны мисал итеп алуымның сәбәбе шунда: аларның гомуми саны татар халкының гомуми саны белән бер тирә- дәрәк.
Тугандаш республикаларның кай- берләрендә исә, гәрчә халкының гомуми саны татарларга караганда шактый ким булса да, язучыларының саны тагын да күбрәк. Мәсәлән, Әзербәйҗа н язуч ыл ары союзы н д a 195, Әрмәнстанда 211, Грузиядә 297 язучы исәпләнә.
Югарыда саналып киткән халыклар язучыларының саннары белән, билгеле, шуның нәтиҗәсендә әдәбиятларының бүгенге торышы белән дә безне куып узып киттеләр. Бу хәл безнең алдыбызга яшьләрне тәр-
69

70
'бияләп үстерүгә аеруча әһәмият би-рергә кирәклекне бөтен кискенлеге белән куя.
Безнең бүгенге бурыч: яшь та-лантларны табу, аларны бик зур игътибар белән тәрбияләп үстерү, иҗатларын өзлексез күзәтеп бару, әдәби осталыкларын камилләштерүгә һәм идея-политик карашларын тирәнәйтүгә ярдәм итү. Шулай ук без аларның халык тормышы белән тыгыз бәйләнештә яшәүләре мәсьәләсенә дә бик нык игътибар итәргә тиешбез. Яшь язучының эш һәм иҗат урыны колхозда, совхозда, промышленность предприятиесендә •һәм не рть вышкасы тирәсендә булырга тиеш. Ул әдәби иҗаты өчен кирәк булган теманы һәм илһамны бары шуннан, халык арасыннан, коммунистик җәмгыятьне төзүчеләрнең героик хезмәтләреннән генә таба ала.
СССР язучыларының III съездын язучылар һәм әдәбият-сәнгать өлкә-сендә эшләүчеләр генә түгел, бәлки бөтен совет халкы бик зур бәйрәм итеп, бөек Ленин идеяләренең әдәбият-сәнгать фронтында гаять зур җиңү тантанасына йомгак ясау көне итеп бик зур кызыксыну белән көтеп алды.
СССР язучыларының II съездыннан соң биш елга якын вакыт узды. Бу вакыт эчендә күп милләтле совет әдәбияты халкыбыз белән бергә бик зур уңышларга иреште. Тормыш белән тыгыз бәйләнештә яшәгән, партиялелек, халыкчанлык һәм социалистик реализм принципларына тугрылыклы булган совет язучылары шушы биш ел эчендә бик күп яңа әсәрләр иҗат иттеләр, хезмәт ияләрен коммунистик рухта тәрбияләүдә зур роль уйнадылар, аларны бөек коммунизм җәмгыяте төзү өчен киң колач белән алып барылган кө-рәшкә рухландырдылар. Мактаулы һәм җаваплы булган бу иҗат эшендә совет язучыларына СССР Коммунистлар партиясенең тарихи съездларында кабул ителгән карарлар Һәм партия Үзәк Комитетының «Әдәбият һәм сәнгатьнең халык тормышы белән тыгыз бәйләнеше өчен» исемле мәгълүм документы юл күрсәткеч нурлы маяк булып хезмәт ит-теләр һәм итәләр. Тормыш белән тыгыз бәйләнештә булып, хәзерге заман пафосы белән сугарылган, халыкның уйларын, өметләрен чагылдырган, тирән идеяле югары әдәби сыйфатлы ителеп зур осталарча иҗат ителгән китаплар бөтен халык тарафыннан яратылып кабул ителделәр һәм танылдылар.
Совет язучысының бүгенге мактаулы урыны — халык арасында, тормышның кайнап торган җирендә. Ул үзенең бөтен әдәби талантын, бөтен илһамын, бөтен көчен партиябезнең Чираттан тыш XXI съездында кабул ителгән тарихи карарларны тормышка ашыру өчен багышларга тиеш. Язучы өчен шуннан да әһәмиятлерәк, шуннан да изгерәк икенче бурыч юк! Бу бурыч — өлгереп җиткән, иҗаты белән халык алдында танылган язучылар бурычы гына түгел, яшьләрнең дә изге бурычы.
Ләкин безнең кайбер яшь азучы-ларыбыз колхозда яшәүгә караганда шәһәрдә яшәүне, промышленность предприятиеләрендә яисә нефть районнарында эшләүгә караганда Казанда, редакцияләр тирәсендә эшләүне, хәтта тиз генә, ансат кына профессиональ язучы булып китүне яратарак төшәләр. Дөрес, андый иптәшләр күп түгел. Гьулай да бу иптәшләргә яшь язучының урыны бүген кайда булырга тиешлекне, бу урынның аңа бүгенге көн өчен генә түгел, бәлки аның киләчәге өчен, иҗаты өчен, язучы булып, кеше рухының инженеры булып җитлегү өчен кирәклеген ышандырыр-лык итеп аңлатып бирергә кирәк. Безнең яшьләребез патриотик рухлы яшьләр, илебез алдында торган гаять зур бурычлар, зур төзелешләр белән илһамлана, яна белүчеләр. Алар халыктан аерылмаслар, колхозларда, совхозларда, зур төзелешләрдә яшәрләр, шунда эшләрләр, шунда илһам алырлар, шунда иҗат итәрләр.
Районнарда, промышленность предприятиеләрендә, югары уку йортларында һәм редакцияләр янында безнең 32 әдәби түгәрәгебез бар.

7J
J
Шуларның 24- e татар әдәби түгәрәге, 7 се рус, 1 се чуваш түгәрәге. Бу түгәрәкләргә 300 дәи артык башлап язучылар һәм әдәбият мәйданына чыгарга омтылучылар тупланган.
Бу түгәрәкләрнең кайберләренә урыннардагы Язучылар союзы член-нары яисә яшь язучылар җитәкчелек итәләр. Шулар өстенә киңәшче җитәкчеләр итеп Казандагы өлкән язучылар билгеләнде. Алар түгәрәк-ләрнең эш планнары, аның үтәлеше һәм иҗатлары белән танышып килә-ләр, консультацияләр бирәләр һәм төрлечә әдәби ярдәм күрсәтәләр.
Дөрес, бу түгәрәкләрнең барысы да бер үк дәрәҗәдә, бер үк активлык белән эшләп килми. Алар арасында Әлмәт, Зеленодольск түгәрәкләре кебек актив һәм яхшы эшләп барганнары да, Олы Тархан түгәрә- ге кебек әлегә исемлектә генә тор-ганнары да бар. Безгә барлык әдәбият түгәрәкләренең эшләрен җан-ландырырга, әдәби активлыкларын күтәрергә кирәк. Алар — язучылар сафына килә торган зур агымның чыганаклары.
Без бу түгәрәкләргә йөрүчеләрнең барысы да язучылар булып китәрләр, әдәбиятыбызны яңадан-яңа әсәрләр белән баетырлар дип өметләнә алмыйбыз. Андый чамасыз оп-тимистлыктан ерак торабыз. Шулай да без бу түгәрәк членнарының 150 дән артыгы инде үзләренең әсәрләре белән матбугатка чыга башлаган- лыкларын яисә еш кына чыгып килә икәнлекләрен әйтеп китәргә кирәк табабыз. Бу хәл үзе генә дә безне бик шатландыра.
Алар арасында күренеп үсеп килә торган дистәләрчә яшьләребез бар. Алар үзләренең әсәрләре белән көндәлек матбугатта актив катнашып киләләр. Кайберләре инде беренче җыентыкларын да чыгардылар яисә чыгарырга җыеналар. Мәсәлән, Барлас Камалов нәшриятка үзенең беренче җыентыгын бирде. Аның «Тормыш юлында» исемле повесте I «Идел» альманахының икенче санында басылып чыкты. Күптән тү гел генә яңа повесте Язучылар союзы янындагы даими семинарда тикшерелде.
Нефтьчеләр һәм төзүчеләр турында очерклары белән күренә башлаган Шамил Бикчурин да үзенең беренче җыентыгын нәшриятка бирде.
Яшь драматурглардан Ш. Шаһга- ли иптәшнең «Таң атканда» исемле драмасы Г. Камал исемендәге Дәүләт Академия театрында быел зур уңыш белән барды. Мәскәүдә М. Горький исемендәге әдәбият институтында укучы Габделхәй Саби- товның «Кичерелмәс гөнаһ» исемле пьесасы Минзәлә театрында куела.
Зиннәт Вәлинең «Совет әдәбияты» журналында бер-бер артлы өч хикәясе һәм очеркы басылып чыкты.
Яшь язучыларның январь аенда үткәрелгән семинарында Абдулла Сәләхетдиновның поэмасы тикшерелде. Яшь шагыйрьнең бу әсәре семинарда шактый уңай бәя алды. Семинарга җитәкчелек иткән шагыйрьләребез бу поэманың эчтәлеге һәм эшләнеше белән бик кызыксындылар, аны тирән анализлап, яшь иптәшкә күп кенә файдалы киңәшләр бирделәр, аны камилләштерү өстендә ничек эшләргә кирәклеген өйрәттеләр. Әгәр А. Сәләхетдинов семинарда әйтелгән яхшы киңәшләрне искә алса, әсәр өстендә тырышып эшләсә, бу поэманың якын киләчәктә басылып чыгуы бик мөмкин.
Бөгелмәдә яшәүче Г. Крыловның нефть эшчеләре турында язылган очерклары Татарстан китап нәшрия-тында аерым китап булып басыла. Авыру хәлендә матур гына хикәяләр язган Булгаковның хикәяләр җыентыгы Мәскәү нәшриятында яхшы рецензия алды. Борис Железновның күптән түгел генә Казанда «Первый снег» исемле беренче җыентыгы һәм күп кенә башка яшь авторларның беренче китаплары басылып чыкты.
Бер төркем яшь авторларыбыз яңа әсәрләр өстендә тырышып эшләп киләләр. Мәсәлән, Сәет Кальмитов, Фазыл Мостафии, Мәсгут Шәрп- фуллин, Аяз Гыйлаҗев, Газиз Мө- хәмәтшин һ. б. күпләр тиз арада безгә яңа әсәрләр бирерләр дип ышанабыз.
Яшь язучының беренче җыентыгы яисә беренче китабы басылып чыгу— аның өчен гомердә онытылмый торган бик зур вакыйга. Бу—аның матур әдәбият дип аталган бик зур

72
һәм бик гүзәл бакчага чын-чынлап аяк атлап керүе, меңнәрчә, хәтта миллионнарча укучылар алдында, халык алдында иҗаты белән беренче зур имтиханы. Шуңа күрә яшь язучының беренче китабын бик зур игътибар белән, сөен, яратып хәзерләргә, аны мөмкин кадәр яхшы итеп, югары әдәби сыйфатлы, тирән идеяле итеп чыгарырга кирәк. Беренче китап укучыларның күңелләрен җәлеп итәрлек, язучының шуннан соңгы китапларын гына түгел, барлык әсәрләрен көтеп, сагынып алырлык булсын! Шулай ук аның тышкы һәм эчке бизәлешенә дә нгьтибар итәргә кирәк дип уйлыйм. Кайвакыт- ларда яхшы эчтәлекле китаплар да, кәгазе, тышы начар булганга, укучыларның игътибарын үзләренә җәлеп итә алмыйлар.
Татарстан китап нәшрияты хәзер китапларның тышкы күренешенә беркадәр игътибар итә башлады. Кайбер китаплар матур итеп, теләсә кая алып барсаң да, йөзгә оят китермәслек итеп чыгарыла.
Шулай да мине бер нәрсә бик гаҗәпләндерә: яшьләрнең соңгы ел-ларда чыккан кайсы китабын гына алып карама, титул битен ачу белән үк авторның фоторәсеме күзгә ташлана. Яшь авторның әсәреннән элек рәсемен күргәнгәме, әллә беренче китапта ук үзенең рәсемен бастырып чыгаруны беркадәр тыйнаксызлык итеп санагангамы, нәрсәгә генә булмасын, мондый китаплар миндә сәерсенү хисе тудыралар. Бу хис миндә генә түгел икән. Шундый хиснең тууы турындагы сүзләрне мина өлкән буын язучылардан да, хәтта күп кенә укучылардай да ише-тергә туры килгәли.
Китапларны һәрвакытта да авторның рәсемен кертмичә чыгару ягында түгел мин. Әдәбият фронтында күп эшләгән, онытылмаслык әсәрләр биргән, каләме белән ихтирам казанган язу ч ыл арның китаплары н рәсемнәре белән чыгарырга һәм таратырга кирәк. Укучылар үзләренең яраткан язучыларын күрсеннәр! Әмма әле укучыларга танылмаган, кем икәнлеге дә билгеле булмаган кайбер яшь язучыларның рәсемнәрен бастырып чыгару белән мавыгуларын мин тыйнаклык дип саның алмыйм. Бу турыда яшь авторлар үзләре дә, шулай ук нәшрият работниклары да уйлан карасалар яхшы булыр иде. Тыйнаклык — совет кешесен бизәп тора торган матур сыйфатларның берсе, һәм, ниһаять, бу — яшьләрне тәрбия мәсьәләсе дә.
Бездә хәзер яшь язучыларның һәр ай саен үткәрелеп килә торган даими семинары бар. Моннан соң без семинарларны елга бер-нке тапкыр гына түгел, бәлки ай саен үткәрергә кирәк табабыз. Шулай иткәндә яшьләрнең кулъязмаларын ешрак тикшерергә, авторның илһамы сүрелеп беткәнче кирәкле киңәшләрне бирергә һәм нәтиҗәле эшләтергә мөмкин булыр дип уйлыйбыз. Бу семинарларга Казандагы һәм якын тирәдәге барлык яшь язучыларны чакырабыз. Шуңа күрә даими семинар күп кенә яшь язучыларыбызга билгеле күләмдә әдәби мәктәп булып хезмәт итәчәк.
Өлкән буын язучыларыбыз бу се-минарларга актив катнашалар, тик-шерелергә куелган әсәрләрне бик җентекләп укыйлар, әдәби анализлар ясыйлар, яшьләргә кирәкле киңәшләрне бирәләр.
Семинарларда без хәзергә кадәр яшьләрнең бары кулъязмаларын гына тикшереп килә идек. Билгеле, бу бик кирәкле эш. Моннан соң да кулъязмаларны тикшерүне, авторга кирәкле киңәшләр бирүне, әсәрен камилләштерүдә ярдәм итүне дәвам иттерергә кирәк. Ләкин шуның белән бергә моннан соң семинарларда яшьләрнең басылып чыккан әсәрләрен дә тикшерергә кирәк дип табабыз.
Даими семинардан тыш, яшьләр не тәрбияләүдә индивидуаль шефлыкның да әһәмияте бик зур. Мни тәҗрибәле өлкән язучыларның кайбер өметле яшь язучыларны индивидуаль әдәби шефлыкка алулары турында әйтәм. Бездә мондый шефлык бар һәм дәвам итә. Тәҗрибәле өлкән буын язучылардан кайбер иптәшләр яшьләргә шефлык итәләр,, системалы рәвештә үзләренең киңәшләре, каләмнәре белән булышалар. Без бу эшнең күп кенә яхшы нәтиҗәсен күрдек һәм күреп килә-

I
без. Без бу шефлыкны дәвам иттерүне һәм аны мөмкин булган кадәр җәелдерүне кирәк табабыз.
Иҗаты һәм әдәби тәҗрибәсе зур булган һәрбер язучыдан өметле, та-лантлы берәр яшь язучыны шефлыкка алуын һәм аңа әдәби ярдәм күрсәтүен таләп итәргә кирәк. Мондый шефлык яшь язучы өчен язу, аның кулъязмаларын үз каләмең белән төзәтү һәм шулай итеп, матбугатка чыгару дигән сүз түгел. Әгәр без яшьләрне шундый юл белән тәр-бияләсәк, аларның үзләренә дә һәм әдәбиятыбызга да зарар китерер идек. Яшьләрне без сылап, сыйпап түгел, ә чын мәгънәсендә маңгай тирләрен агыздырып, кулъязмалары өстендә төн йокыларын калдырып эшләтеп, үзләреннән эшләтеп үстерергә тиешбез. Шефлыкка алу — иждивениегә яисә опекага алу түгел. «Иждивение»нең тискәре якларын без шактый күрдек. Зур язучыларның култык астында торып кына әсәрләрен бастырган кайбер яшьләр гомергә яшь язучылар булып калдылар, әдәбиятыбызга үз тәпиләре белән кереп китә алмадылар һәм сафтан төшеп калып, күздән югалдылар, хәзер инде исемнәре дә онытылды. Яшьләрне тәрбияләгәндә без бу хәлне бик нык исебездә тотарга тиеш.
Бездә әле яшьләр иҗатына таләп-чәнлек җитми. Без аларның кулъяз-маларын тикшергәндә, я бастырып чыгарганда күп кенә ташламалар ясыйбыз, кайбер җитлекмәгән әсәр-ләрне бастырып чыгарырга ашыгабыз. Шундый җитлекмәгән әсәрләр газета-журнал битләрендә ара-тирә күренгәләп китәләр. Мәсәлән, яшь язучы Зиннәт Вәлинең «Совет әдә-бияты» журналында басылган хи-кәяләрен үз каләме белән кат-кат эшләтеп чыгарырга кирәк иде Ике төрле фикер калмасын өчен әйтеп үтик: Зиннәт Вәли — үсеп килә торган өметле яшь язучы. Белеп тәр-бияләгәндә, үз вакытында аңа тиешле әдәби юнәлешләрне күрсәтеп тор-ганда, аның әдәбиятыбызга язучы булып кереп китүе бик мөмкин. Аның тырышлыгы, тормышны белүе, ва-кыйгаларны тотып алу сәләтлеге моңа шаһитлек итә. Ул безнең яшь язучылар арасында күпне күргәннәрнең берсе. Болар барысы да уңай яклар. Ләкин әле ул үзенең тормыш тәҗрибәсеннән, әдәби траднцияләре- бездән, телебезнең байлыгыннан җитәрлек файдалана белми, дөресрәге, аның әле әдәби тәҗрибәсе җитми. Бу аның «Тормыш белән танышу», «Икенче аттестат» һәм «Базымсыз егет» исемле хикәяләреннән ачык сизелеп тора.
Без яшь язучыларның иҗатларына дусларча, изге нияттәге өлкән әдипләрчә таләпчән һәм сизгер булырга тиешбез. Таләпчәнлек һәм сизгерлек икесе бергә йөргәндә генә уңай нәтиҗәсен бирәчәк.
Безнең хәзер Язучылар союзына член итеп алырлык дәрәҗәгә җитеп килгән яисә якын киләчәктә членлыкка хәзерләргә кирәк булган дистәдән артык яшьләребез бар.
Яшь талантларны үстерергә, зур сизгерлек һәм игътибар белән тәр-бияләргә һәм язучы булып җитлек-кәннәрен Союзга член итеп алырга кирәк. Бу сүзләр белән без сан артыннан куарга һич тә тәкъдим итмибез. Беренче чиратта без яшь язучының иҗатына, аның әдәби-худо- жество сыйфатына, идея эчтәлегенә карарга тиешбез. Бары тик шундый таләпләр генә яшь язучыны язучы итеп тәрбияләргә ярдәм итәчәк.