Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР МӘКТӘПЛӘРЕН ҮЗГӘРТЕП КОРУ ЮЛЫНДА


еспубликабызның халык мәгарифе совет, власте елларында гаять зур уңышларга иреште. Мәгариф, культура, экономиканың кызу темплар белән үсүе Коммунистлар партиясенең һәм Совет хөкүмәтенең элек артта калган милләтләр турында аталарча кай- гыртучанлык күрсәтүе нәтиҗәсендә генә мөмкин булды.
Элекке артта калган Казан губернасы СССР халыкларының тугандаш семьясында алдынгы культуралы республика булып үсте. Татарстан халкының милли формалы, социалистик эчтәлекле культурасы чәчәк атты. Республикабызда мәктәпләр, техникумнар, югары уку йортлары саны чагыштыргысыз үсте.
Хәзер республикабызда 3494 гомуми белем бирү мәктәбе бар. Бу мәктәпләрдә 396,3 мең бала укый. Укыту татар, рус, чуваш, мари, удмурт һәм мордва телләрендә — Татарстанда яшәгән һәр халыкның үз ана телендә алып барыла. Быелгы уку елында 1477 мәктәптә 129,2 мең татар укучысы ана телендә белем ала.
Совет власте елларында респуб-ликадагы мәктәпләрне меңләгән яшьләр тәмамлады. Коммунистик рухта тәрбияләнгән бу яшьләр яңа тормыш төзүчеләрнең данлы сафына бастылар һәм колхоз кырларында, завод-фабрикаларда, төзелешләрдә, фән өлкәсендә һ. б. урыннарда үзләренә төшкән бурычларны намус белән үтәделәр һәм үтиләр. Урта мәктәпне тәмамлап, турыдан- туры производствога китүчеләрнең саны елдан-ел арта бара. Промышленностьта һәм колхоз кырларында эшләүче хезмәт коллективларына урта белемгә ия булган, белемле, дәртле яшь көчләр өстәлә.
Мәсәлән, 1958 елда Кукмара районында ике йөз унсигез кеше урта мәктәпне тәмамлады. Шулар- иың сиксән өче авыл хуҗалыгында, ә җитмеш өче завод-фабрикаларга эшкә урнашты. Норлат районы мәктәпләрен йөз кырык кеше тәмамлады һәм аларның алтмыш дүрте колхозда, уникесе производствода эшли башлады. Урта мәктәпләрне тәмамлаучыларның кайберләре югары уку йортларына, техникумнарга укырга керде.
Мәгариф өлкәсендәге зур уңышлар һәркемгә ачык. Шулай да соңгы вакытларда мәктәпләр тормышында зур гына кимчелек күзгә ташлана башлады. Бу — мәктәпләрдәге уку- укыту эшенең билгеле бер дәрәҗәдә тормыштан аерылуы.
Партиянең XX съезды бу җитеш- сезлекне бөтен тирәнлеге белән ачып салды һәм укыту эшен хезмәткә ныграк бәйләү юлы белән алып барырга кирәклекне күрсәтте.
Партиянең XXI съезды бу мәсьәләне тагын да тирәнрәк тикшерде һәм, бу өлкәдә практик чаралар билгеләп, якындагы өч-дүрт ел эчендә мәктәпләрне яңадан үзгәртеп кору эшен тәмамлау бурычын . куйды.
Татарстан мәгариф министрлыгы КПСС Өлкә Комитеты ярдәмендә ■ һәм җитәкчелегендә республикабызда халык мәгарифен үзгәртеп кору -
Р

1
•өчен кирәк булган кайбер конкрет чаралар күрә башлады. Халык мәгарифе системасын үзгәртеп кору өчен перспектив план төзелде; бу планда җиде еллык мәктәпләрне киләчәктә сигез еллык гомуми белем бирү политехник мәктәпләренә әверелдерү һәм урта мәктәпләрне хезмәт белән бәйләнгән унбер еллык мәктәпләр итеп үзгәртү күз алдында тотыла.
Шулар белән бергә яңа мәктәпләр, тулай тораклар, мәктәп мас-терскойлары, укыту-тәҗрибә хуҗа-лыклары булдыру һ. б. юллар белән яшь буынга белем-тәрбия бирүнең материаль базасын ныгыту планы да төзелде.
Укытучыларның белемен күтәрү институты укытучыларның һәм го-мумән мәгариф эшендә эшләүчеләр-нең белемен тирәнәйтү буенча өч еллык план төзи. Педагогия учили-щеларында башлангыч мәктәп укы-тучыларын хәзерләү эшен яхшырту мәсьәләсе дә көн тәртибендә тора.
Балаларга һәр яклап үсәр өчен, физик һәм эстетик тәрбия бирү өчен бөтен шартлар тудырылган интер- нат-мәктәпләр оештыруга аеруча зур игътибар бирелә. 1958 елда Татарстанда биш интериат-мәктәп булса, быел ул мәктәпләрнең саны егерме өчкә җитәчәк (шуларның бишесе татар мәктәбе). Ә 1965 елда шундый 113 мәктәптә 36 мең укучы тәрбияләнәчәк.
Яңа мәктәпләр ачуны планлашты- : руда нигез итеп түбәндәге принциплар алынды: мәктәп яшендәге барлык балаларны да мәҗбүри рәвештә укуга тарту; якындагы елларда укучылар саны арту ихтималы булган урыннарда сигез еллык мәктәп- ■ ләр булдыру; мәктәпләрнең материаль базасын тагын да ныгыту һәм киңәйтү; югары классларда төрле һөнәргә өйрәнү өчен җайлы - шартлар тудыру; урта белем бирүне тагын да җәелдерү. Бу план буенча якындагы ике-өч ел эчендә -1 авыл җирләрендәге бөтен мәктәпләр дә бер генә сменада эшли башлаячаклар. Моның өчен күп кенә яңа мәктәпләр салу күз алдында тотыла.
Халык мәгарифен үзгәртеп кору планында республикабыздагы татар мәктәпләренең эшен яхшыртуга зур игътибар бирелә.
Татарстан мәгариф министрлыгы һәм аның җирле органнары әлегә кадәр татар мәктәпләрендә балаларны ана телендә укыту, тәрбия бирү эшләренә тиешле игътибар биреп җиткерми килделәр. Аерым кешеләр арасында ана телендә укыту, милли кадрлар хәзерләү өлкәсендә дөрес булмаган караш яшәде. Алар- ча, янәсе, милли мәктәп, милли культураны һәм телне үстерү проблемалары тулысынча хәл ителгән инде. Мондый хәсрәт теоретиклар һәм практиклар шуннан чыгып хәзерге вакытта милли мәктәпләргә игътибар итмәскә, алар турында кайгыртмаска да мөмкин дип карадылар һәм милли мәктәпләр эшенә игътибарны нык кына йомшарттылар. Кайбер татар семьяләрендә балаларны рус мәктәпләренә генә укырга бирергә тырышу — әнә шундый карашларның нәтиҗәсе иде. Рус телен белмәүче балаларны да рус мәктәпләренә укырга бирүчеләр күп кенә булды. Татар мәктәпләрендә укучы балалар саны кимегәипән- кими барды. Шунысын да әйтергә кирәк: рус мәктәбендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбияты өйрәтелмәде. Бу, үз нәүбәтендә, укучыларны татар әдәбиятыннан, культурасыннан аерылуга этәрде. Татар мәктәпләрендә, бигрәк тә башлангыч классларда, рус телен һәм әдәбиятын укыту йомшак куелуы да бу нәрсәгә йогынты ясамады түгел. ААондый хәл татар хезмәт ияләренең рус телен өйрәнүгә ом-тылышларын канәгатьләндерә алмады; һәм шуның нәтиҗәсендә татар мәктәпләренең белем бирү дәрәҗәсенә карата шикләнү туды, татар мәктәпләренең авторитеты төште.
КПСС Үзәк Комитеты һәм партиянең Татарстан Өлкә Комитеты ТАССР Мәгариф министрлыгының татар мәктәпләре белән җитәкчелек итүдәге ялгышларын үз вакытында ачтылар. Татарстан Өлкә Комитеты 1958 елның 21 маенда үткәрелгән Пленумы карарында бу ялгышларны төзәтүнең конкрет юлларын күрсәтте.
75

76
Пленум карарын нигез итеп алып, татар мәктәпләрендәге укыту эшләрен яхшырту буенча быелгы уку елында ук байтак кына эшләр эшләнде. Башлангыч мәктәпләрдә рус телен тирәнтен белмәүче укытучылар урынына бу өлкәдә махсус хәзерлеге булган иптәшләр эшли башлады. Урта мәктәпләрдә дә ана телен һәм рус телен укытуның сыйфаты яхшыра бара.
1958 елның 1 сентябреннән башлап рус мәктәпләрендә һәм рус- татар катнаш мәктәпләрнең рус классларында (II класстан алып X класска кадәр) татар балалары өчен ана телен һәм әдәбиятын укыту кертелде.
Педагогия' институтында татар студентларыннан махсус группалар оештырылды. Югары уку йортларында татар студентларына ана теле өйрәтелә башлады. Мәгариф министрлыгы каршында дәреслекләр секторы оештырылды. Хәзер бу секторның инспекторлары татар сигез еллык һәм урта мәктәпләре өчен татар теле, рус теле һәм әдәбият буенча яңа программалар, дәреслекләрнең авторлары коллективын туплый.
Яңа дәреслекләр электәгечә аерым авторлар тарафыннан гына түгел, бәлки коллектив, югары уку йортларының фәнни хезмәткәрләре, методистлар, тәҗрибәле укытучылар тарафыннан язылачак. Дәреслекләрне бу рәвешчә төзү аерым авторларда очрарга мөмкин булган хаталарны, субъектив бәяләрне бетерергә. аларны укыту практикасына якынайтырга мөмкинлек бирәчәк.
Татар мәктәпләрендә гомуми белем бирү эшләрен планлаштырганда, Татарстан мәгариф министрлыгы КПСС ның XXI съезды карарларыннан, «Мәктәпнең тормыш белән бәйләнешен ныгыту һәм илебездә халык мәгарифе системасын үзгәртеп кору турында» дигән законнан, шулай ук КПСС Өлкә Комитеты пленумының «Татар гомуми белем бирү мәктәпләрендәге эшнең бяоышы һәм аны яхшырту чаралары турын- да»гы карарыннан (1958 ел, 21 май) чыгып эш итте.
Гомуми белем бирүнең беренче этабы булып сигез еллык мәктәпләр торачак. Алар, гомуми белем бирү белән беррәттән, балаларны хезмәткә өйрәтүне дә төп бурыч итеп куялар.
Укытуның икенче этабы — хезмәткә өйрәтүне күз алдында тоткан унбер еллык урта мәктәп. Ул үзенең формасы белән РСФСР дагы рус мәктәпләреннән аерылмаячак.
Унбер еллык урта мәктәпләрдән башка Татарстанда авыл яшьләре һәм эшче яшьләр мәктәпләре дә күбәячәк. Әгәр быелгы уку елында андый мәктәпләрнең саны 84, ә алар- да укучыларның саны 20 мең булса, 1965 елда Татарстанда ул мәктәпләрнең саны 168, укучылар саны 48500 гә җитәчәк. Бигрәк тә авыл яшьләре һәм эшче яшьләр өчен татар мәктәпләренең саны артачак. Шулай ук гомуми белем бирү буенча урта мәктәпләрнең өлкән класс-ларындагы татар укучыларының, саны да шактый күбәячәк. Мәктәпләр тормышындагы иң зур яңалык— укучыларга хезмәт тәрбиясе* бирүдән гыйбарәт булачак.
Яшь буынга коммунистик тәрбия бирүдә хезмәт зур роль уйный. Укыту һәм тәрбия эшләрендә хезмәткә өйрәтүнең көчәюе үз нәүбәтендә балаларны төрле яктан белемле итү өчен уңай шартлар тудыра. Татарстандагы күп кенә мәктәпләрнең тәҗрибәләре күрсәткәнчә,, белем алу барышында барлык предметларны үзләштерү буенча да хезмәт укучыларга уңай йогынты ясый.
Бик табигый, укыту эшен хезмәт белән бәйләү, балаларны аң ягыннан, физик һәм эстетик яктан үстерү өчен җайлы шартлар булдыру, аларны чын-чыннан коммунистик рухта, пролетар интернационализм, хезмәткә һәм хезмәт ияләренә мәхәббәт рухында тәрбияләү — татар гомуми белем бирү мәктәбенең дә төп бурычы булып тора.
Республикабыздагы татар һәм рус мәктәпләрендә укыту сәгатьләренең күп өлешен балаларны хезмәткә өйрәтү дәресләре алачак. Сигез еллык мәктәпләрдә укучылар хезмәткә мәктәп каршындагы мастерской
77 '
ларда һәм укыту-тәҗрибә участок-ларында өйрәнәчәкләр, һәр сигез еллык мәктәпкә өч гектардай алып бнш гектарга кадәр җир участогы беркетелә. Урта мәктәпнең IX—XI классларында атнага икешәр көн җитештерү хезмәте билгеләнелә. Укучылар мондый көннәрне мәктәп- ара мастерскойларда, промышленность предприятиеләрендә, укыту- тәҗрибә хуҗа лыкл арында, фермаларда эшләячәкләр.
11 еллык авыл урта мәктәбе өчен 50—100 гектардан торган укыту- тәҗрибә хуҗалыклары оештырыла. Урта мәктәп укучылары, гомуми урта белем алу белән беррәттән, токарь, слесарь, фрезеровщик, бакчачы, киң профильле механизатор, агроном, комбайнчы, тегүчелек һөнәрләренә өйрәнәчәкләр.
Ана телендә гомуми тулы урта белем алу мөмкинлеге — ленинчыл милли политиканың иң мөһим каза- нышларыннан берсе. Татар балаларын ана телендә укыту киләчәктә дә төп игътибар үзәгендә торачак. Ана телен өйрәнү гомуми белем бирү буенча татар мәктәпләрендә фән нигезләрен уңышлы үзләштерүнең кирәкле шартларыннан берсе булып тора.
Ләкин ана телен тирәнтен өйрәнүдә һәм укытуда әле күп кенә җи- тешсезлекләр яшәп килә. Моны, беренче чиратта, татар телен һәм әдәбиятын укытуга бирелгән сәгать-ләрнең аз булуы белән аңлатырга кирәк. Шуның белән бергә татар теле һәм әдәбияты дәреслекләренең түбән сыйфатлы булуын да әйтеп үтәргә кирәк.
Ана телен һәм бигрәк тә татар әдәбиятын укыта торган күп кенә укытучыларның тиешле дәрәҗәдә хәзерлекләре булмавы да бу эшнең сыйфатын яхшыртуга зур гына тот-карлык ясый.
ААәктәпләрдә ана телен укытуны яхшырту өчен кичектергесез чара- .лар күрергә кирәк. Мәгариф ми- | нистрлыгы бу бурычларны түбәндәге юллар белән үтәргә кирәк дип саный:
а) яхшыртылган, тулыландырылган яңа дәреслекләр һәм мөмкин кадәр күбрәк күргәзмә әсбаплар булдыру; б) укыту методларын камилләштерү нигезендә дәресләрнең сыйфатын күтәрү; в) татар теле һәм әдәбияты укытучыл арының квалификацияләрен күтәрү; г) укы-тучы кадрларны мәктәп таләпләренә җавап бирерлек итеп эшкә билгеләүгә ирешү; д) татар телен һәм бигрәк тә әдәбиятын өйрәнү сәгатьләрен берникадәр арттыру; е) укыту программаларын һәр яктан ка-милләштерү.
Татарстан мәгариф министрлыгы төзегән яңа уку планы проектында I—VIII классларда ана телен өйрәтү өчен вакыт элекке план белән ча-гыштырганда өч сәгатькә артты- рылды.
Укучылар татар мәктәпләрендә халкыбызның борынгыдан ук килгән әдәбиятын, социалистик тормышның һәм аны төзүче кешеләрнең матурлыгын дөрес тасвирлаган әдәби әсәрләрне тирәнтен өйрәнеп, коммунистик рухта тәрбия алырга, үзләренең эстетик зәвыкларын үстерергә тиешләр. Матур әдәбият укучыларның рухи дөньяларын баета, культурага киң юл ача.
Матур әдәбият белән якыннан таныш булган кешенең теле дә матур һәм бай була. Ягъни, татар телен балаларга ныклап өйрәтүдә әдәбият көчле корал булып тора.
Нәкъ әнә шул сәбәптән яңа уку планы проектында IX—XI классларда, элекке пландагы 4 сәгать урынына, татар әдәбиятын өйрәнү өчен шәһәр мәктәбендә атнасына 6, ә авыл мәктәбендә 7 сәгать вакыт бирелә. (Еллык сәгать саны шәһәрдә 234, авылда 214, чөнки авыл мәктәбендә уку елы 30 атна, ә шәһәрдә 39 атна булачак).
Элекке планнар белән чагыштырып карасак, без яңа уку планы проектында татар теле һәм әдәбиятына еллык сәгать саны 230 га артканын күрәбез. Мондый хәл әдәбият программасына кергән әсәрләрне бәйнә-бәйнә өйрәтергә генә түгел,I хәтта программага яңа әсәрләр дә өстәргә мөмкинлек бирә дигән сүз.
Мәктәпләрне үзгәртеп кору законы буенча яшь буынга тирән эстетик тәрбия бирелергә тиеш. Мон
78
дый бурычны үтәүдә әдәбиятны ныклап өйрәтү белән беррәттән, без, рус мәктәбе планындагы шикелле үк, җыр һәм музыка өйрәтүгә 4 сәгать урынына 8 сәгать вакыт билгеләдек. Бу исә балаларга авыл җырларын гына түгел, классик һәм совет композиторларының иң яхшы музыкаль әсәрләрен дә өйрәтергә мөмкинлек бирә.
Рәсем дәресләре башлангыч мәктәптә генә түгел, бәлки сигез еллык татар мәктәбенең V—VI классларында да укытылачак.
Югары уку йортларының татар теле һәм әдәбияты кафедралары, СССР Фәннәр Академиясенең Тел, әдәбият һәм тарих институты, Татарстан язучылары союзы һәм Татарстан китап нәшрияты бу бурычларны тормышка ашыру эшенә зур ярдәм күрсәтергә тиешләр.
Безнеңчә, укучы балаларның ана телен белү дәрәҗәсе, аларның туган телне, әдәбиятны яратулары фәнни-популяр һәм матур әдәбият әсәрләренең сәнгатьчә яхшы сыйфатлы итеп язылуларына да, матур итеп чыгарылуларына да нык кына бәйләнгән.
Безнең шагыйрьләребез һәм язу- чыларыбыз мәктәп укучылары, бигрәк тә I—VIII класс укучылары алдында әле бик зур бурычлы. Укучылар совет халкының коммунизм төзү өчен алып барган героик көрәшен зур әдәби осталык белән тасвирлаган әсәрләргә, шулай ук фәнни-фантастик, маҗаралы китапларга бик сусыйлар. Якындагы 3—4 ел эчендә балалар һәм яшьләр әдә-биятын баету ана телен һәм әдәбиятны яхшырак, киңрәк укыту мөмкинлекләрен арттырачак.
Алда торган яңа бурычлардан чыгып, Татарстан Мәгариф министрлыгы, сигез еллык һәм унбер еллык татар мәктәпләренә яраклы уку планы проектын төзеде.
Татар мәктәпләре өчен (шулай ук рус булмаган башка милләт мәктәпләре өчен дә) уку планы төзү гаять катлаулы эш булуын әйтеп үтәргә кирәк. Аның читенлеге — барлык предметлардан да белем күләмен рус мәктәбе бирә торган белем күләмендә бирергә тырышу нәтиҗәсендә татар телен һәм әдәбиятын өйрәнүгә сәгатьләрнең аз калуында.
Бу мәсьәләне хезмәт, физкультура һәм атналык сәгать санын берникадәр арттыру исәбенә хәл итәргә туры килә. Ана телен өйрәнү — гомуми белем алуның нигезе. Шуңа күрә тормыш бу проблеманың уңай чишелүен таләп итә. Чөнки, гадәттә, һәр кеше икенче бер телне үз ана теле дәрәҗәсендә өйрәнгәнче бары тик ана телендә генә фикер йөртә.
Татар сигез еллык мәктәпләренең уку планы проектында I—IV класс укучыларын рус һәм ана телендә укый һәм саный белергә, дөрес һәм матур язарга, арифметик дүрт гамәл белән эш итәргә, гади мәсьәләләрне чишәргә өйрәтү күз алдында тотыла. Шулай ук укучыларга табигать, иҗтимагый күренешләр һәм совет халкының хезмәте турында башлангыч белемнәрне бирү; аларның фикерләү сәләтләрен һәм сөйләү телен үстерү, киләчәктә фән нигезләрен үзләштерерлек итеп хәзерләү мәсьәләләре төп бурычлар итеп куела. Белем бирүнең башлангыч чор бурычларыннан чыгып, I—IV класс укучыларының уку планы түбәндәге предметларны үз эченә ала: татар теле, рус теле, арифметика, тарих, табигать белеме, рәсем, җыр, физкультура, кул хезмәте, иҗтимагый файдалы эш.
География һәм табигать фәннәре, башлангыч мәктәптә мөстәкыйль фәннәр буларак, төшереп калдырылды. Алар «Табигать белеме» дигән дәрестә һәм ана теленең уку китапларындагы материаллардан өйрәтеләчәк. «Табигать белеме» дәресе балаларны республикабызның географиясе, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы белән таныштыру мөмкинлеге бирәчәк.
Татар мәктәбенең I—IV классла-рында вакытның күп өлеше ана телен өйрәнүгә бирелә, чөнки ул — балаларның фикер йөртү сәләтләрен күтәрү өчен беренче шарт. Туган телне белү укучыларга рус телен өйрәнү өчен мөһим булган гаять зур читенлекләрне җиңеп чыгуда зур роль уйный.
79
Милли мәктәптә рус телен өйрәнүнең аеруча зур әһәмияте бар. Рус теле аша илебезнең халыклары бөек рус культурасы, СССРдагы һәм чит илләрдәге халыкларның казанышлары белән танышалар. Муса Җәлилнең мәңге онытылмас шигырьләре, Кави Нәҗми, Гадел Ку- туй, Гомәр Бәширов һәм Габдрах- ман Әпсәләмов романнары һәм повестьлары, шулай ук башка татар язучыларыиың әсәрләре рус теле аша дөньядагы төрле телләрдә сөйләшүче халыкларга барып иреште.
Кызганычка каршы, татар мәк-тәпләрендә рус телен өйрәнү эше тиешле дәрәҗәдә куелмаган әле. Яна укыту системасына күчкәндә, татар мәктәпләрендә рус теле укытуны яңача куярга кирәк. Укучыларга рус телен өйрәтү мәсьәләсе сигез еллык мәктәп күләмендә үк хәл ителергә тиеш. Бу мәктәпне тәмамлагач, укучылар завод-фабри- каларда, совхозларда һәм төрле учреждениеләрдә эшли алырлык, укыту эшләре рус телендә бара торган урта һәм югары уку йортларына, профтехучилищеларга кереп укырлык дәрәҗәдә булырга тиешләр.
Яңа уку планы проекты буенча татар сигез еллык мәктәбендә рус телен һәм әдәбиятын укыту өчен атнасына 59 сәгать вакыт бирелә.
Татар башлангыч мәктәпләрендә рус теле дәресләре системасына грамматика, дөрес язу, уку һәм телне, сөйләмне баету күнегүләре керә. Әлбәттә, татар мәктәбендә рус телен өйрәнү рус башлангыч мәктәбеннән шактый аерылачак. Татар мәктәбендә рус телен укыту программасын һәм методик күрсәтмәләрне төзегәндә түбәндәге бурычлар куела:
Рус телен үзләштерүне аерым сүзләрне һәм сүз тезмәләрен өйрәнүдән башларга һәм сөйләү теле күнекмәләрен акрынлап үстерүгә күчәргә. Башлангыч мәктәптә балаларны дөрес һәм матур итеп, текстны аңлап укырга, күңелдән шигырьләр ятларга, укыган материал-ның эчтәлеген сөйләп бирә белергә өйрәтергә; укучыларның кайбер орфография кагыйдәләрен үзләште-рүләренә ирешергә. Материалны үз-ләштергәндә авырлык килеп чыккан очракларда балаларның туган тел буенча алган белемнәренә таянып эш итәргә. Бу — балаларның гади кагыйдәләрне дә аңлап өйрәнүләренә ярдәм итәчәк. Укучыларның язма эшләренә анализ ясаганда, хаталарның күпчелеге ана теле үзенчәлекләренә иярүдән, русча сөйләшкәндә очрый торган ялгышларны кабатлаудан килеп чыгуын күрергә мөмкин. Шуның өчен рус теле укытучылары рус һәм татар телләренең авазлар системасы һәм грамматик төзелешләренә бәйле булган авырлыкларны, үзенчәлекләрне истә тотып эш итәргә тиешләр.
Татар мәктәбенең V—VIII класслары өчен төзелгән уку планы үз эченә түбәндәге дәресләрне ала: татар теле, татар әдәбияты, рус теле, рус әдәбияты, математика, тарих һәм конституция, география, биология, физика, химия, рәсем, җыр һәм музыка, сызым, физкультура, хезмәт, иҗтимагый-файдалы эш.
Рус теле грамматикасы буенча теоретик материал, башлыча, V—VIII класска күчерелә. Башлангыч мәктәп укучыларын грамматика кагыйдәләрен өйрәнүдән азат итү балаларга уку, сөйләү, язма күнегүләр өчен күбрәк вакыт бүләргә мөмкинлек бирә. Татар сигез еллык мәктәбе укучылары рус әдәби телен үзләштерергә, яхшы сөйләргә, тиз укырга, хатасыз язарга һәм эш кәгазьләре белән таныш булырга ти-ешләр.
Татар мәктәпләрендә рус телен укытуны нигездән яхшыртырга кирәк. Бу эш түбәндәге юллар белән алып барылачак: башлангыч классларда рус теле буенча тирән белеме булган махсус укытучылар булдыру һәм рус теле укытучыларының белемнәрен күтәрү; укыту методларын камилләштерү, дәреснең һәм дәреслекләрнең сыйфатын яхшырту, өстәмә дәреслекләр чыгару һәм күргәзмә әсбапларны киң куллану. Мәгариф министрлыгы мәктәпләр өчен русча-татарча һәм татарча- русча төрле сүзлекләр төзүне һәм бастырып чыгаруны планлаштыра.
80
Ләкин сигез еллык татар мәктәбендә рус теле укытуның сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән бу чаралар гына канәгатьләнерлек түгел әле.
Татарстан Өлкә Комитеты плену-мының искә алынган карарына таянып, ата-аналар теләгеннән чыгып, татар мәктәпләренең IX—XI классларында кайбер предметларны укыту рус телендә алып барылачак. Бу инде, үз нәүбәтендә, югары уку йортл арына укырга керүчеләргә яисә производствода эшләргә теләүчеләргә рус телен тагын да тирәнрәк үзләштерергә ярдәм итәчәк, рус телен практик тормышта куллану мөмкинлеге бирәчәк. Математика, физика фәннәрен рус телендә укытуга күчү, билгеле, акрынлап һәм берничә еллар эчендә хәл ителәчәк.
Яңа план буенча чит телне өйрәнү урта мәктәпләрдә башланачак.
Сигез еллык мәктәптә рус һәм татар әдәбияты курслары балаларны идея-эстетик яктан тәрбияләү һәм аларда патриотизм, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү максатларын күз алдында тота, укучыларны рус һәм татар классиклары әсәрләре, шулай ук совет һәм өлешчә чит ил әдәбияты әсәрләре белән таныштыру планлаштырыла.
V- -VIII класс укучыларының сөйләү һәм язма телләрен үстерү өчен аңлатмалы укудан киң файдаланырга кирәк. VII—VIII классларда татар әдәбияты дәресләрендә укучылар матур әдәбият әсәрләренә анализ ясарга өйрәнергә тиешләр. Мөстәкыйль фикер йөртү, әдәби әсәрләрнең поэтик эчтәлеген аңлый белү, үз уйларыңны әдәби телдә сөйләп бирә алу максатына бары тик телне яхшы белгән очракта гына ирешеп була. Татар мәктәпләрендә әдәби уку дәресләре балаларга рус телен практик яктан тирән өйрәнү өчен дә зур ярдәм итәчәк.
Чит тел укытуны урта мәктәпнең IX—XI классларына күчерү файдалы. Әмма кайбер иптәшләр моңа каршы төрле фикерләр әйтәләр. Ләкин без үз фикеребезне яклан түбәндәге дәлилләрне китерә алабыз. Рус мәктәпләрендә дә әлегә балаларга чит телне өйрәтү тиешле югарылыкта тормый һәм укучылар да чит телне канәгатьләнерлек дәрәҗәдә үзләштерә алмыйлар. Ә бит рус мәктәпләрендә чит телне өйрәнүгә атнага 4 сәгать вакыт бирелә һәм ул биш-алты ел буена туган телдә алып барыла. Рус телендә бу өлкәдә күп санда ярдәмче әдәбият та булдырылган. Шуларга да карамастан, рус мәктәпләрендә дә чит тел укыту эше бик . үк яхшы нәтиҗәләр бирми әле.
Татар мәктәпләрендә чит телне укыту нинди хәлдә соң? Беренчедән, татар мәктәпләрендә чит телне өйрәнү — ул өченче телне өйрәнү дигән сүз. Бу исә ана телен һәм рус телен өйрәнү өчен кайбер өстәмә авырлыкларны китереп чыгара. Икенчедән, татар мәктәпләрендә чит телне өйрәнүгә атнага 2 сәгать кенә вакыт бирелә. Рус мәктәпләре белән чагыштырганда, татар мәктәпләрендә рус телен өйрәнүгә ва-кыт 36 процентка азрак бирелә, шунлыктан татар мәктәпләрен тә-мамлаучылар ана теленең бөтен нечкәлекләрен тиешле дәрәҗәдә үз-ләштерә алмыйлар, рус телен дә йомшак беләләр һәм алты ел буена йөзләп немец яки инглиз сүзләрен өйрәнүдән ары уза алмыйлар. Өченчедән, татар мәктәпләрендә чит телне өйрәнү турыдан-туры туган тел нигезендә түгел, бәлки икенче бер телдә алып барыла.
Татар мәктәпләрендә чит телне өйрәнү бу өлкәдә совет мәктәбе каршында куелган бурычлар дәрә-җәсеннән шактый түбән тора, чөнки еш кына бу мәсьәлә реаль мөмкинлекләрне исәпкә алмыйча хәл ителә.
КПСС Үзәк Комитетының «СССР да халык мәгарифен тагын да үстерү һәм мәктәпләрнең тормыш белән бәйләнешен ныгыту турында»гы . тезисларында болай диелә: «...союздаш һәм автономияле республикалар мәктәпләрендә телләрне өйрәнү өлкәсендә балаларга төшкән йөкләмәнең күләм ягыннан зур булуын исәпкә алмый ярамый... Чит телне өйрәнү өчен тиешле шартлар булмаган мәктәпләрдә аны укытуны мәҗбүри дәрес исәбенә кертмәүне рөхсәт итәргә кирәк...»
6. ,с. Ә.“ № 5. 81
Тезисларда күрсәтелгән бурыч-лардан чыгып, татар мәктәпләрендә чит телне өйрәнү IX—XI классларда гына кертеләчәк. Чит телне өйрәнү мәсьәләсенең болай чишелүе, беренчедән, укучыларга бирелә торган эш күләмен сизелерлек киметәчәк. Авылдагы җидееллык мәктәпләрдә чит телне уңышлы өйрәнү өчен тиешле шартлар да тудырылмаган әле. Мәсәлән, татар җидееллык мәктәпләрендә чит телне өйрәнүгә барлыгы 6 сәгать кенә вакыт бирелә (V, VI, VII классларда ике-шәр сәгать). Димәк бу мәктәпләрдә чит тел буенча тәҗрибәле махсус укытучы тоту мөмкин түгел. Гадәттә, чит телне укыту үз фәне буенча дәрес йөкләмәсе җитәрлек булмаган төрле фән укытучыларына бирелә. Икенчедән, татар сигез еллык мәктәпләренең планына чит тел укытуны кертмәү ана телен һәм рус телен өйрәнүгә вакытны күбрәк бирү мөмкинлеге тудырачак. Бу исә үз нәүбәтендә, сигез еллык мәктәп күләмендә рус телен укытуны, һич-шиксез, яхшыртачак.
Чит телне IX—XI классларга күчерү аны бөтенләй алып ташлау дигән сүз түгел, әлбәттә. Элек алты ел буена атнасына икешәр генә сәгать укытылган фән, хәзер өч ел буена атнасына дүртәр сәгать укытылачак.
Чит телне өйрәнү аша укучыларның гомуми белем дәрәҗәсен үстерүгә карата түбәндәгеләрне әйтергә кирәк: укучыларны башка халыклар культурасы белән таныштыру чит телне өйрәнү процессында түгел, бәлки ана телендә яки рус телендә алып барыла. Бу очракта рус теле немец, инглиз яисә француз ; халыкларының әдәбиятын, тарихын, культурасын өйрәнү чарасы да булып тора.
Татар сигез еллык мәктәпләрендә рус телен бөтен тулылыгы белән үзләштерү өчен уңайлы шартлар тудыру укучыларга немец һәм инглиз халыкларының гына түгел, бәлки унлаган Көнбатыш һәм Көнчыгыш халыкларының һәм, барыннан да элек, бай мираслы рус культурасын өйрәнү өчен зур мөмкинлекләр ача.
Үткән еллардагы тәҗрибәләр күрсәткәнчә, рус телен дә, ана телен дә яхшы өйрәнгән, белгән укучылар, бер генә тел белүче укучыларга караганда, чит телне тизрәк үзләш- терүчән булалар.
Татар урта мәктәпләренең IX—XI классларында инде чит телне өйрәнү укучылар өчен артык йөкләмә булмаячак, чөнки туган телне өйрәнү сигез еллык мәктәптә үк бетә, ә рус теленнән материалның күләме шактый кими.
Чит телне рус теле нигезендә өйрәнү сигез еллык мәктәпнең V—VIII классларында рус теле буенча үтелгән материалны кабатлау мөмкинлеген дә бирәчәк.
Бүгенге көнгә кадәр татар урта мәктәпләрендә чит тел рус булмаган башка милләт мәктәпләре өчен бердәм программа буенча укытыла иде. Әмма бу программа укучыларның белем дәрәҗәсенә, аларның туган тел өлкәсендә булган күнекмәләренә җавап бирә алмый. Шулай ук анда татар укучыларының рус телен чагыштырмача белеп җиткермәүләре дә искә алынмый иде. Чит телне өйрәнү өчен төзелгән яңа программага сүзлек ярдәмендә практик эшли белү, тәрҗемә итәргә һәм сөйләргә өйрәтү материаллары гына кертеләчәк. Сөйләү теленең элементар күнекмәләрен булдыру өчен меңгә якын киң кулланыла торган сүзләр һәм сүз тезмәләрен, шулай ук өйрәнелә торган телдә гади әңгәмәләр алып бару өчен ки-рәк булган грамматик формалар һәм конструкцияләрне өйрәнү карала.
Чит телне өйрәнү программасы укучыларның татар һәм рус телләре өлкәсендә булган белемнәрен һәм тәҗрибәләрен исәпкә алып төзеләчәк. Чит телне өйрәнгәндә укучылар рус һәм татар телләрендә очрамый торган үзенчәлекләрне, күренешләрне һәхм теоретик мәгълүматларны гыпа үзләштерәчәкләр. Тел өлкәсендә инде билгеле булган фактларны чагыштыру татар урта мәктәбендә чит телне укыту методикасында зур урып алачак.
Шулай ук чит телдә китаплар бастырып чыгару эше дә карала. Татарстан китап нәшрияты планы-

на (1961 елга) мәктәпләр өчен инглнзчә-татарча, немецчә-татарча сүзлекләр, ә укытучылар өчен, татар теле белемен файдаланып, методик яктан эшкәртелгән материаллар бастырып чыгару кертелә. Программада класстан тыш уку өчен җиңеләйтелгән текстлар булдыру, чит телне өйрәнү түгәрәкләре, факультатив дәресләр оештыру күздә тотыла.
Ата-аналар теләген, Көнчыгыш илләр белән илебез арасында көн- нән-көн үсә барган культура бәйләнешләрен һәм аерым гарәп сүзләренең татар теленең сүзлек фондына кереп киткән булуын искә алып, Мәгариф министрлыгы килә-чәктә Казандагы татар урта мәк-тәпләренең берсендә, тәҗрибә төсендә, гарәп телен өйрәтүне планлаштыра.
Уку планының проекты буенча татар мәктәбенең IX—XI классларына татар әдәбияты, рус әдәбияты, математика, тарих, коммунизм нигезләре, экономик география, физика, астрономия, химия, биология, чит тел, сызым, физкультура, производство нигезләре һәм факульта-тив дәресләр кертелә.
Мәгълүм булганча, укыту-тәрбия эшләренең сыйфатын яхшырту, башлыча, мәктәпләрдәге укытучылар коллективына бәйләнгән. Күп кенә укытучылар белемнәрен күтәрү өстендә ныклап эшләргә тиешләр.
Мәктәпләр алдында торган зур бурычларны тормышка ашыруда укытучылар хәзерли торган югары уку йортларының да роле зур. Кызганычка каршы, Казан һәм Алабуга педагогия институтларының мәктәпләр белән бәйләнеше хәзергә йомшак әле. Аларда фәнни эшләр еш кына халык мәгарифе таләпләреннән читтә алып барыла һәм гомуми белем бирү ихтыяҗларын исәпкә алмыйча планлаштыры- ла. Бу институтлардагы укытучыларның күбесе я бөтенләй мәктәпләрдә эшләмәгән, я булмаса моннан бик күп еллар элек мәктәптән киткән кешеләр. Шуның өчен алар мәктәп укытучыларына еш кына очрый торган авырлыклар белән таныш түгелләр, мәктәп ихтыяҗларын белмиләр. Безнең уебызча, институтлардагы укытучыларны вакыт-вакыт мәктәпләргә практик эшкә җибәрү кирәклеге алга килеп басты.
Хәзер республикабыздагы авыл мәктәпләрендә укытучыларны 30 сәгатьлек программа буенча авыл хуҗалыгы нигезләре белән таныштыру башланды. Шәһәрләрдә укытучылар махсус программа буенча производство белән танышалар. Шулай ук укытучылар белемен күтәрү институты да бу өлкәдә семинарлар һәм практикумнар үткәрә. Мәсәлән, өлкән классларда химия укытучыларының нефть промыселларында һәм нефть районнарында (Бөгелмәдә, Әлмәттә) булып кайтулары игътибарга лаеклы.
1959—60 уку елыннан башлап, мәктәпләрне үзгәртеп коруны тор-мышка ашыру белән беррәттән, Та-тарстан Мәгариф министрлыгы башка мәсьәләләрне дә чишәргә уйлый. Аерым алганда, шулардан берсе — балаларга дәрестән тыш эш йөкләү күләмен азайту һәм мәктәптә дәресләрнең нәтиҗәлелеген күтәрү. Дәресләрдә формализмны һәм стандартлыкны бетерү, класста укучылардан төрле формадагы мөстәкыйль эшләр эшләтү балаларның активлыгы н һ ә м к ы з ы к с ы н у ч а н л ы - гын күтәрә һәм өй эшләренең күләмен киметүгә ярдәм итә.
Мәктәпләрне тормышка якынайту, бу өлкәдә күрелгән чаралар, яшь буынга яңача белем һәм тәрбия бирү тәҗрибәсе киң катлау җәмәгатьчелек катнашында фикер алышуны таләп итә.
Көн тәртибенә тормыш үзе куйган мәсьәләне— мәктәпләрне үзгәртеп кору мәсьәләсен озакка сузмый хәл итү — безнең алда торган зур бурыч.