ТАТАР КОМПОЗИТОРЛАРЫНЫҢ ҖЫРЛАРЫ
М. ҖИҺАН ШН НА, 3. ХЭНРУЛЛИНА
лебезнең, кайсы гына почмагына барып чыксагыз да,, сез татар җырлары ишетерсез. Халык җырлары белән бергә Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффа- ров, Нәҗип Җиһанов, Заһит Хәби- буллнн, Александр Ключарев, Җәүдәт Фәйзи, Хөснул Вәлиуллин, Ән- зәр Бакиров һ. б. композиторларның җырлары авыл клубларында, шәһәр культура сарайларында, театр сәхнәләрендә, радио һәм телевидение тапшыруларында көн саен яңгырыйлар.
Ә ул җырлар кайчан туганнар? Композитордарыбызның җыр иҗат-лары нинди юл үткән? Бу мәкаләдә без татар композиторларының җырларын кыскача гына булса да күздән үткәрергә булдык.
Татар совет музыкасы тарихында яңа җырларның беренче матур үрнәкләрен Салих Сәйдәшев бирә. Ул 1922 елда Татар дәүләт академия театрында музыкаль җитәкче булып эшли башлый. Яшь композитор театрга килү белән, музыка спектакльдән спектакльгә үсә, киңрәк урын ала бара. Сәйдәшев җыр аша әсәрнең идея юнәлешен тирәнәйтергә, образларга характеристика бирүне үткенләштерергә мөмкин икәнлеген нык аңлый, сәхнә әсәрләрен музыкалаштырганда җыр язуга аеруча игътибар итә.
Егерменче елларда театр, үткән заманның авырлыгын тасвирлаган, кискен сыйнфый көрәшкә күтәрелгән халыкка дан җырлаган әсәрләр белән бергә, яңа социалистик тормышка өндәгән, яңа чор кешеләрен гәүдәләндергән әсәрләр дә куя башлый. Яна тормыш белән яңа җыр туа. Кешеләр зур дулкынлану, ашкыну белән яшиләр. Салих Сәйдәшев җырлары әнә шул ашкынулы тормышны чагылдыра, кешеләрне дулкынландырган уй, тойгыларга җавап булып яңгырый- Музыкаль яктан исә, бу җырлар татар халык көйләренә хас гүзәл үзенчәлекләр белән бик нык сугарылганнар. Композитор халык иҗатындагы күңел күтәренкелеген дә, интонацион яңгырашны да, ритмик байлыкны да үз әсәрләренә алып керә, шулай ук гомуми музыкаль культурадагы алымнарны да файдалана, яңа яңгырашлар таба. Ул җырлар театрда гына яңгырап калмыйлар, бик тиз арада халыкка таралалар. Хәзер инде ул чорда уйналган спектакльләрнең байтагы онытылган, әмма Сәйдәшев җырлары һаман яшиләр. Мәсәлән, моннан 30-33 ел элек Г. Кутуйның «Күк күгәрчен» пьесасына язылган «Комсомол җыры», Г. Минскийның «Шлем» спектак-лендәге «Кызыл Армия җыры», К. Тинчуринның «Ил» мелодрамасындагы «Сандугач», «Ал чәчәкләр» һ. б. җырлар һаман да халык күңелендә.
Салих Сәйдәшев рус революцион җырларына, рус совет композиторлары иҗат иткән яңа җырларга нык колак сала, аларның язылу алымнарын өйрәнә. Рус революцион җырларында көй киң колачлы, нык, анык ритмлы. Ул җырларда сүзгә нык игътибар бирелә. Сүзләр бик ачык әйтеләләр, югалып калмыйлар1. Көй белән сүз бердәм матур яңгырыйлар. Бу сыйфатларны без
И
107
Сәйдәшев җырларында да очратабыз. Мисалга 1929 елда язылган «Кызыл Армия жыры»и алыйк (бу җыр хәзерге вакытта «Совет Армиясе җыры» дип атала һәм Әхмәт Фәйзи сүзләре белән җырлана). Җыр марш ритмында язылган. Көй үсештә бирелә. Аның яңгыравы югарыга омтылуны тасвирлый. Җырда меңләгән кешеләрнең бердәм атлауларын, үз көчләренә нык ышануларын ишетәсең төсле. Лад-тональ яктан да бу көйдә яңалык бар. Монда пентатоник лад төзелеше натураль минор ладларының элементлары белән киңәйтелә. «Совет Армиясе җыры»— ул татар музыкасында 'патриотик җырларның башлангычы һәм гаҗәп матуры. Соңыннан аның үрнәгендә башка композиторларыбыз да бик күп җыр, маршлар яздылар. Бигрәк тә Бөек Ватан сугышы елларында өндәү, көрәш җырларында, бөек төзелеш елларындагы тынычлык, дуслык җырларында Салих Сәйдәшев тапкан иҗади алымнарның йогынтысы нык сизелә.
Яңа лирик җырларның беренче матур үрнәген дә Салих Сәйдәшев мирасыннан табабыз.
1927 елда Фәтхи Бурнашның «Хө-сәен мирза» драмасы уйнала. Күп тӘ үтми, спектакльдә ятим кыз Бибисара турында җырланган җырны халык күтәреп ала. Драманы карамаган, әсәр турында бернәрсә дә ишетмәгән, белмәгән кешеләр дә : <Бибисара»ны яратып җырлыйлар. . Моның сере нәрсәдә соң? Бу — та- ; лантлы композиторның тагын бер иҗади уңышы. С. Сәйдәшев татар халык көйләре интонацияләрен җыеп, музыка фәнендә секвенция дип аталган алымны (көйдәге бер кисәкнең баскыч-баскыч, я күтәрелеп, я төшеп баруына нигезләнгән алым) уңышлы куллана. Композитор бик саклык белән тагын бер * яңалык өсти: татар көйләрендә ишетелмәгән аваз — полутоины кер- - тә һәм пентатоника белән чикләнү- -I не вата. Бу полутон көйнең башында ук кертелә, башлангыч музыкаль җөмлә беренче яңгыравы белән үк күңелне үзенә тарта, талгын моңлы җыр шуннан үсеш ала. Ха- ? лык көйләре үзенчәлекләрен профессиональ музыка алымнары белән бик табигый бәйләү — Салих Сәйдәшев иҗатының зур уңышы булды. Композиторның җырлары татар музыкасына бер-бер артлы яңалыклар алып килде.
Утызынчы еллар. Илебезнең милли республикаларында музыкаль культура гөрләп чәчәк ата башлаган чор. Октябрь революциясенә кадәр бер генә композиторы; да, бер генә белемле музыканты да булмаган республикада опера, балетлар барлыкка килә. Композиторларның туган ил, партия, комсомол турындагы яңа җырлары яңгырый. Артистлар Салих Сәйдәшев җырлары белән беррәттән, Мәскәү консерваториясен 1931 елда тәмамлаган композитор Мансур Мозаффаров җырларын башкара башлыйлар. Концерт программаларында без Мансур Мозаффаровның «Ударниклар маршы» (М. Әсфәндияр сүзләре), «Колхозчылар маршы» (С. Кудаш сүзләре), «Металл җыры»- (Ф. Кәрим сүзләре), «Урман шаулый», «Якты таңга күчәбез» (М. Әсфәндияр сүзләре) җырларын күрәбез.
Совет кешесен, данлы : хезмәтне мактаган бу җырлар барысы да марш ритмында. Көйләр киң интервалларга корылганнар, өндәү интонацияләренә бик байлар, ә форма ягыннан гадиләр. Алар халык көйләренә охшыйлар. Анда башлап җырлау һәм кушымтаны кабатлаулар бар. Көйләр бик аңлаешлылар, күңелгә тиз сеңеп калалар.
1934 елда Мәскәү консерваториясе каршында ачылган Опера студиясен ул вакыттагы җыр лабораториясе дип атасак, һич хата булмас. Монда яшь композиторлардан Җәүдәт Фәйзи, Фәрит Яруллин, Заһит Хәбибуллин, талантлы җырчылардан Ситдыйк Айдаров, Мәрьям Рах- манкулова, Галия Кайбнцкая, Фәхри Насретдинов, Сара Садыйкова һ. б. укыйлар. Әдәби бүлек белән Муса Җәлил җитәкчелек итә. Ул студия тирәсенә шагыйрьләрне туплый. Монда җырлар өчен сүзләр языла, композитор аны музыкага
1(8
сала, җырчы башкара, бер-берсен тыңлыйлар, бергәләшеп киңәш ите-шәләр, тәнкыйтьлиләр.
• Үзләренең беренче иҗади адымнарын яшь композиторлар Ленин комсомолына багышлыйлар. Фәрит Яруллин «Егерменче елларда», «Комсомолка-партизанка», Җәүдәт Фәйзи «Комсомолка Гөлсара», «Гар-монь», Заһит Хәбибуллин «Без яшь көчләр», М. Мозаффаров «Яшь егетләр, яшь кызлар» (барысы да Ә. Ерикәй сүзләре) җырларын язалар. Студиядә уку чорында иҗат ителгән бу җырлар халык көйләренә тартым, алар пентатоникага нигезләнгәннәр. Рус революцион җырларындагы пафос, батырлык тойгылары да бу әсәрләрдә нык чагылалар. Марш-җырлар белән беррәт- тән. шаян һәм лирик төстәге әсәрләр дә иҗат ителә. Инде яңа җыр-ларны төрле жанрларга бүлү мөм-кинлеге туа. Лирик җырлардан Җәүдәт Фәйзинең «Урман кызы»н искә төшермичә булдыра алмыйбыз. Һади Такташның үлүенә бер ел тулу уңае белән 1932 елны шагыйрьнең үз сүзләренә иҗат ителгән бу җыр татар музыкасында мактаулы урын алды.
Моның сере нәрсәдә соң?
Бик ягымлы, җылы музыка һәркем йөрәгеннән кичергән мәхәббәт тойгыларын сурәтли. Ул музыка бер яктан хәзерге заман татар халык көйләрен, икенче яктан рус халык лирикасын хәтерләтә. «Урман кызы» эчтәлеге, төп образы, гомумән ха-рактеры белән халык көйләреннән «Рәйхан» көенә якын. Ике көйдә дә бер үк музыкаль бормаларны, бизәкләрне табарга була. Җырларның икесендә дә пентатоника лады нату раль минор элементлары белән кушыла. «Урман кызы» көенең төзелеше рус лирик җырларыннан «Зачем тебя я, милый мой, узнала», «Ах, ты душечка», А. Е. Варламовның «Мне жаль тебя», А. Л. Гури- левның «Матушка-голубушка» романслары планында хәл ителгән.
Музыканы өзелеп сөйгән ялкынлы шагыйрь Муса Җәлил компози-торларыбыз өчен күп кенә җыр текстлары иҗат итте. Аның шигырь-ләрендә совет яшьләренең, совет халкының иң күркәм тойгылары, яшәү дәрте, мәхәббәт ялкыны, көрәш пафосы, наянлык гаҗәп бер осталык, нәфислек белән тасвирланалар. Бу урында Заһит Хәбибуллин- ның Муса Җәлил сүзләренә язган «Сагыну» һәм «Җырым булсын бүләгем» җырларына тукталырга мөмкин.
Гөл чәчәкләрен өзәм мин, Юлларына тезәм мин. Бик сагындым, бәгърем, Бик сагындым сине, Әле дә ничек түзәм мин.
(«Сагыну».)
Бу юллар иркен агылучан, яңгырашы белән халык көйләреннән «Яз да була» көен хәтерләткән талгын музыкага җырлана. Композитор халык моңына таянып бик гади, шул ук вакытта күңелгә бик якын, кадерле, образлы җыр тудырган, йөрәк кылларын тибрәткән бу җыр халык күңеленә шулкадәр нык кереп урнашкан, хәтта аны халык көе дип җырлыйлар.
«Җырым булсын бүләгем» халыкның үткенлеген, тапкырлыгын чагылдырган кыска, күңелле көйләреннән кабынган җыр, ул «Эрбет» көеннән алынган. Заһит Хәбибуллин «Эрбет» көенең икенче, тиз җырлана торган кисәгеннән этәрелеп китә дә, шул кечкенә генә музыкаль өзектән өр-яңа дәртле көй тудыра. Көйнең фортепиано өлеше—гар- моньда уйнауга охшатып эшләнгән. Шушы хәл әлеге җырны авыл көйләре белән якынлаштыра.
Мансур Мозаффаровның Муса Җәлил сүзләренә иҗат иткән «Җиләк җыйганда» җыры—художество ягыннан үзенчәлекле җырларның берсе. Җыр ике кисәктән тора. Көйнең башлап җырлау өлеше сузып, ашыкмыйча гына җырланса, көйнең икенче кисәге — кушымта — өзеп- өзеп, кызу, дәртле итеп җырлана. Мондый хәлләрне без еш кына халык көйләрендә дә очратабыз. Көйнең ритмик бизәге матур, фортепиа. но өлеше бик уйланып, кызыклы хәл ителгән.
Сүз уңае белән шуны да әйтеп китәсе килә: Мансур Мозаффаров җырларында еш кына рус һәм украин көйләре интонацияләрен очра
109
тырга була. Мәсәлән, Муса Җәлилнең «Хат ташучы» поэмасына язылган хат ташучы җыры — Украина халкының кыска, күңелле көйләрен хәтерләтә.
Муса Җәлилнең «Кызыма» дигән шигыренә Җәүдәт Фәйзи «Бишек җыры»н язды, йөрәк хисләре белән сугарылган бу гаҗәп ягымлы, йомшак көй менә 20 елдан артык инде балаларны сыйпап йоклата, олыларның күңелен иркәли...
Зур иҗади эзләнүләр, бергә бәхәс-ләшеп, туктаусыз эшләүләр нәтиҗә-сендә Татарстан композиторларының җыр иҗаты үсте, ныгыганнан ныгый барды...
1937 елда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле оештырыла. Ансамбль — үзенең беренче концертларыннан башлап бүгенге көнгә кадәр татар композиторларының җырларын Татарстанда гына түгел, ә бөтен Советлар Союзы буенча өзлексез пропагандалаучы, оста башкаручы зур иҗат коллективы. Ансамбль өчен композиторлар күп кенә массовый җырлар иҗат иттеләр һәм бүген дә иҗат итәләр.
1939 елны яшь татар композиторлары Опера студиясен, ә кайберләре Мәскәү консерваториясендә укуларын тәмамлап Казанга кайттылар, иҗади эшләрен дәвам иттерделәр. Шул ук елны Татарстан совет композиторлары союзы оештырылды.
Берникадәр иҗади тәҗрибә туплап өлгергән композиторлар җыр тематикасын киңәйтәләр. Ватан, хезмәт тематикасы көчлерәк яңгырый. Мансур Мозаффаровның «Сайра, сандугач» (М. Садри сүзләре), «Туган ил» (Ә. Ерикәй сүзләре) җырларын, Җәүдәт Фәйзинең «Шауласын, гөрләсен безнеңҗыр»- ын (Ә. Ерикәй сүзләре) халык бердәм күтәреп ала.
Утызынчы елларның азагында Казан музыка училищесында композитор Ю. В. Виноградов классында укучы бер төркем яшь композиторларның да тавышы беренче тапкыр ишетелә башлый. Республикабызның яшьләре якты лирика белән сугарылган яңа җырларны: Хөснул Вәлиуллинның «Онытырга мөмкин түгел», «Тракторчы кыз» (Ә. Ерикәй сүзләре), «Яз айлары» (X. Вахит сүзләре), Әнвәр Бакировның «Иртәнге серенада» (X. Вахит сүзләре), Исмай Шәмсетдиновның «Бишек җыры»н (Муса Җәлил сүзләре) яратып каршылыйлар.
Без, утызынчы елларның азагында яңа татар совет җыры тулысынча ачыкланды, билгеле бер калыпка керде, үзенең стилен тапты, дип әйтә алабыз. Татар совет композиторларының җыр иҗатында безнең социалистик Ватаныбызның гөрләп торган тормышы һәр яктан бай чагылыш тапты. Җырларның тематикасы киңәю белән бергә, образлары төрлеләнде, рус революцион җырлары белән татар көйләре арасында интонацион бәйләнеш тирәнәйде. Татар музыкасында пентатониканың мажор-минорга һәм күп тавышлы гармониягә нигезләнгән яңа көе үсү өчен юл табылды.
# *
Бөек Ватан сугышы елларында совет җырлары кешеләрнең көрәшендә, тормышында юлдаш та, дус та, ярдәмче дә булдылар. Авыр сынау елларында массовый җырның тагын бер яхшы сыйфаты көчәйде: ул кешеләрне дулкынландырган зур вакыйгалар эчендә яшәде, туларның якты чагылышы булды.
Бөек Ватан сугышы башланган авыр 1941 нче ел... Партия халыкка чакыру белән мөрәҗәгать итә. Коммунистлар партиясенең чакыруына композиторлар, шагыйрьләр яңа иҗади күтәренкелек белән җавап бирделәр. Җ. Фәйзи һәм Г. Насрый шул көннәрдә үк «Канга кан!» дигән ялкынлы җыр язалар. Марш темпында язылган бу җырда ныклык, бердәмлек; халык нәфрәте көчле бирелгән. А. В. Александровның «Изге сугыш» («Священная война») җыры Бөек Ватан сугышының музыкаль эмблемасы булып яңгырады. «Канга кан!» җырын, безнең фикеребезчә, билгеле дәрәҗәдә А. В. Александров җыры белән тиңләргә мөмкин. Бу җыр тыңлаучыга тирән тәэсир итүе, көрәшкә рухландыруы, озак еллар башкарылып килүе белән аерылып тора.
1
Шул җыр белән беррәттән, Заһит Хәбибуллинның «Команда алга!» (Г. Кутуй сүзләре), Мансур Мозаф- фаровңың «Походка, иптәшләр!» (Ә. Исхак сүзләре), С. Сәйдәшевнең «Поход маршы» (К. Нәҗми сүзләре) җырлана башландылар.
Бөек Ватан сугышы җырларыннан Заһит Хәбибуллинның «Егет- партизан» җыры татар музыкасында яңалыгы белән аерылып тора, Нури Арслановның «Зоя» поэмасыннан алынган аерым юлларга язылган бу җыр совет партизаннарының батырлыгын сурәтли.
Аю кебек авыр сулый Карачкыл урман, Шомлы нарат урманында Куркына дошман.
Чөнки һәрбере сукмагында Партизан поскан.
Эх... партизан поскан.
Салмак, нык адымнарны хәтерләткән басынкы, киң колачлы көй акрын гына башланып китеп үсә бара. «Эх» дип сузып кую — җырны рус эпик җырларындагы ихтыяр көчен ‘ чагылдырган сыйфатлар белән сугара.
Киереңке көрәш елларында лирик җырлар ‘күңелгә аерата якын булдылар. Композиторлар фронттан, тылда эшләүчеләрдән йөрәктә дәрт тудырган җырлары өчен рәхмәт хатларын еш алып тордылар. Ул елларда Заһит Хәбибуллин ҺӘХМ Кави Нәҗминең «Җиңеп кайт!», 3. Хәбибуллинның халык сүзләренә язган «Сугышчы егеткә хат», Нәҗип Җи- һанов һәм Ф. Кәримнең «Хат», Мансур Мозаффаров һәм Әминә Бикчән. тәеваның «Кулъяулык» кебек җырлары зур уңыш казанды.
Нәҗип Җиһановның Гадел Кутуй сүзләренә язган «Дустым каберендә» һәм «Партизанка» җырлары әле дә җырланалар. Тыңлаучыларның күз яшьләрен тамдырган «Дустым каберендә» исемле җыр-баллада — гражданлык лирикасының матур үр-нәге.
Мин ант итәм үбеп туфрагыңны, Мин ант итәм синең кабереңдә, һич кызганмам явыз дошманнарны. Син булырсың минем хәтеремдә.
Кереш музыка уйный башлауга без кайгы хәбәрен ишетәбез. Аккорд
но
лар тонык, басынкы. Көйнең башланып китү алымнары рус революцион җырларыннан «Замучен тяжелой неволей» дагы алымнарга охшый. Ләкин бу баш өлештә генә шулай. Рус җырында көй һаман кайгыга күмелә барса, Нәҗип Җиһанов рус көендәге алымга милли буяулар һәм башка характер бирә... җыр кайгыга күмелми, ул искә төшереп сөйләү төсен ала.*
Ялгыз кабер тора тау башында, Яшь бер батыр анда күмелгән.
Икенче кисәк ярсулы төскә керә, анда драматик интонацияләр көчәя? җырның өченче кисәге лирик хисләр белән тулы.
Баш очында аның шаулый нарат, Ә наратта кошлар сайрыйлар, — дигән сүзләрне җырлаганда «Галиябану» көендәге интонацияләр ишетелеп үтә. Җырның соңгы өлешендә. икенче кисәк кискен төс алып кабатлана. Ул җиңүгә ышаныч булып яңгырый. Шулай итеп, компо-зитор төрле көйләрнең, алымнарның катлаулы эретмәләреннән иҗади эзләнүләр аша Гадел Кутуф шигыре өчен бик образлы, тормышчан, дөрес яңгыраш таба.
һәвәскәр композиторлар да ул ел-ларда күп кенә популяр җырлар иҗат иттеләр. Халык Шакир Мәҗи- товның «Юксыну»ыи (С. Хәким сүзләре), «Хәтерлә син, иркәм» җырын (композиторның үз сүзләре) яратып җырлады.
Җыр жанры Бөек Ватан сугышы елларында тагы да үсте, ныгыды. Җырларда яңа темалар, яңа образлар чагылды, тасвирлауның яңа чаралары, яңа алымнары табылды. Туган илгә кайнар мәхәббәт һәр җырда кызыл җеп булып үтте. Татар совет җырлары халык иҗаты белән аерылгысыз бәйләнештә үстеләр. Шул ук вакытта без анда рус совет җырларының уңай йогынтысын күрәбез. Композиторларыбызның иҗа-ди эзләнүләре, кыю адымнары алар- ны.зур юлга алып чыкты.
Илебез өстендә җиңү салютлары балкыды, тыныч тормыш, төзелеш башланды. Ә музыкада әле Бөек
Ватан сугышы образлары яңадан туа тордылар. Батырларча көрәш еллары истәлекләрен композиторлар музыка телендә сөйләделәр. Халык арасында бигрәк тә лирик җырлардан М. Мозаффаров һәм С. Урай- скийның «Син кайтмадың», 3. Хәби- буллин һәм Ә. Ерикәйнең «Шинелем» җырлары тиз таралды.
Мирсәй Әмирнең «Тормыш җыры» драмасына Җәүдәт Фәйзи халыктагы бәет формасын файдаланып язган «Тормыш җыры», Риза Ишморатның «Якын дус» пьесасына За- һит Хәбибуллин иҗат иткән «Дуслык җыры» концерт репертуарларында хәзергәчә яшәп килә-
Нәҗип Җиһанов халыкның Бөек Ватан сугышы елларындагы батыр-лыкларын музыкада гәүдәләндерү теләге белән «Шагыйрь» (Ә. Фәйзи либреттосы) һәм «Намус» (Ә. Исхак либреттосы) операларын язды. Бу операларда төп образларны сурәтләүдә, әсәрнең идея эчтәлеген ачуда җырларга зур урын бирелгән. Ул җырларның күбесе хәзерге заман татар халык көйләре интонацияләреннән туганнар. Халык арасында бу опералардан «Сугышчылар җыры» («Шагыйрь»дән), «Нарспи җыры», «Идел турында җыр» («Намус» операсыннан) киң таралды.
Партия Үзәк Комитетының 1946 елда «Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турындагы һәм 1948 ел 10 февральдәге музыка турындагы карары татар сәнгатендә җыр жанрын үстерүдә зур этәргеч көч булды. Композиторлар һәм шагыйрьләр бергәләп үзләренең язган җырларын җентекләп карап чыктылар, эчтәлеге һәм художество ягыннан зәгыйфь җырларны репертуардан алдылар, кайбер җырларны яңадан редакцияләделәр, үзләренә иҗади таләпчән- лекне тагы да көчәйттеләр. Үткән юлга күз салу, бер-береңә таләпчән булу матур нәтиҗәләргә китерде. Партиянең якты күрсәтмәләре белән рухланган җыр осталары халыкка идея һәм художество ягыннан 1 югары дәрәҗәдәге яңа җырлар бүләк иттеләр.
Яма җырларында композиторлар шатлыклы хезмәтне данладылар. Республикабызның һәвәскәр җыр-чылары, ансамбльләре Җәүдәт Фәй-зинең «Шауласыннар яшел урманнар» (Ә. Исхак сүзләре), «Мәскәү» (Ә. Ерикәй сүзләре), «Мехчылар җыры» (Риза Ишморат сүзләре), яшь композитор Аллаһияр Вәлиул- линның «Әтнә»сен бердәм яратып каршыладылар. Композиторлардан Хөснулла Вәлиуллин, Әнвәр Бакиров, Исмай Шәмсетдинов, Мәсгут Латыйпов актуаль темаларга җырлар яздылар.
Комсомолның 30 еллыгын компо-зиторлар уңышлы иҗат ителгән җырлары белән билгеләп үттеләр. Композитор Заһит Хәбибуллинның «Яшьлек җыры» (Шәйхи Маннур сүзләре), Александр Ключаревныц «ЛАәңгелек яшьлек» җыры (Әхмәт Фәйзи сүзләре), Мансур Мозаффа- ровның «Ике йолдыз» (Ә. Ерикәй сүзләре), Җәүдәт Фәйзинең «Комсомол маршы» (М. Хөсәен сүзләре) Ленин яшьләренең образын шактый тулы гәүдәләндерәләр.
1948 елда Казан консерваториясе үзенең студентлары арасында яшьләргә багышланган иң яхшы җырларга конкурс үткәргән иде. Ул конкурста беренче премия белән Әнвәр Бакировның «Яшьләр җыры» (ДА. Мазунов сүзләре) бүләкләнде- Бу җыр күңелгә тәэсир итүе һәм интонацион төзелеше, яңалыгы белән кыйммәтле. «Яшьләр җыры» — ул курыкмас, яшь совет патриотларының җиңү тантанасы.
Без менәбез күккә — биеклеккә. Иксез-чиксез зәңгәр киплеккә, Безнең яшьлек сүнмәс якты маяклы. Мәңге сынмас корыч канатлы,—
дигән сүзләр алга омтылучан, бик дәртле, күтәренке музыкага җырла-налар, фортепиано өлешендә өндәү ишетелә. Көй һаман туктаусыз алга омтыла һәм:
Яшә, яшьлек, яшә Бетмәс көч биреп йөрәккә, Яшә, яшьлек, яшә
Ныгып, чыныгып көрәштә! — дигән сүзләрне җырлаганда кульминациягә ирешә. Көйнең диапазоны гаҗәп киң. Ул ике октаваны диярлек үз эченә ала. Җыр башыннан ахырына кадәр төп музыкаль образның кабатланып үсә баруына, тук
111
таусыз алга омтылуына корылган. Татар халык музыка иҗатында көйне кайтарып алып, кабатлап, ләкин аны бераз үзгәртә төшеп, яңа бизәкләр өстәп җырлау алымы бар. Композитор әнә шул алымны яңача, иҗади файдалана һәм сурәтләү чараларының музыкаль алымнарның мөмкинлеген киңәйтә.
Татарстанда нефть промышленно-стеның барлыкка килүен компози-торлар зур кызыксыну, сөенү белән каршыладылар. Нефтьчеләр янында булдылар, нәтиҗәдә нефтьчеләргә багышланган җырлар туды. Заһит Хәбибуллинның «Баулылар»ын (Н. Арсланов сүзләре) , Җ. Фәйзинең «Татарстан нефтьчеләре маршы»н (Н. Арсланов сүзләре), М. Мозаф- фаровның «Мин эзлим аны, табам» җырын (Ә. Ерикәй сүзләре) еш ишетергә мөмкин.
Татар композиторлары тынычлык темасына багышлап иркен сулышлы, матур яңгырашлы җырлар иҗат ит-теләр. һәркемне тирән дулкынлан-дырган тынычлык өчен борчылу той-гыларын Әнвәр Бакиров «Ана җы- ры»нда (Ш. Маннур сүзләре) йөрәккә үтеп керерлек итеп әйтеп бирә. Р. Яхинның Нур Вафин сүзләренә зур рухлану белән иҗат иткән җырын— «Халыклар анты»н тыныч кына тыңлап калып булмый. Шагыйрь халыкны уяулыкка, батырлыкка, сугыш уты кабызучыларга каршы көрәшкә өнди. Рөстәм Яхин тудырган музыка интонацион төзелеше белән хәзерге заман татар халык көйләреннән «Рәйхан»га якын. Халык иҗатына таянып, профессиональ музыка алымнарын кулланып автор көчле, күтәренке рухлы яңа җыр тудыра. Шакир Мәҗитовның М- Хөсәен сүзләренә язган җыры — «Советлар Союзы — тынычлык терәге» халык арасында шулай ук тиз таралды.
Салих Сәйдәшевнең «Дуслык җыры» (Ә. Ерикәй сүзләре) гимн характерында тантаналы итеп язылган. Җырның агылышында бердәмлек, активлык нык тоела.
Нәҗип Җиһановның Ә. Ерикәй сүзләренә язган «Рус халкына сәлам» — татар массовый җырларына язгы саф, йомшак җил исүе белән кергән яңа сулыш бирә. Киң күкрәктән чыккан мәһабәт көй салмак кына, җай гына агыла. Эпик планда эшләнгән җыр татар халкының өлкән туганыбыз бөек рус халкына кайнар мәхәббәте, тарихи дус-лыгы турында сөйли:
Кайгыларны бергә күрдек, Хәсрәт диңгезләрен кичтек. Бергәләшеп көрәшкәнгә, Зур җиңүләргә ирештек.
Көйнең башлап җырлау өлеше дулкын-дулкын, ләкин монда кинәт күтәрелеп китү, яки киресенчә түбәнгә төшү юк. Бу сыйфатлары белән әсәр татар халкының озын көйләренә бик тартым. Җырның башлангыч өлеше интонацион яктан «Кара урман» көе белән аралаша. Җырның образы фортепьяно- дагы кыска керештә үк чагыла. Солист һәм хорның куплетларын үзара бүлеп җырлаулары барысы да бер иҗади максатка — өзлексез үсешкә ирешүгә корылган. Гадәттә җырның башлангыч өлешен солист җырлый, аннан хор кушыла. Нә-җип Җиһанов исә бу күп кабатланган, таушалган алымнан кача. «Рус халкына сәлам»нең беренче куплетын тулысынча солист үзе генә җырлый, икенче куплетның баш өлешен хорның хатын-кызлар группасы гына җырлый, ә кушымтага:
Руслар белән без бер сафта Бер кояшка юл салабыз. Тынычта да, сугышта да Куллар тотышып барабыз, — дигән сүзләрне җырларга солистка ияреп бер-бер артлы хордагы калган тавышлар кушыла. Өченче куплетны яңадан солист башлый, кушымтага җиткәч аңар бер-бер артлы хордагы тавышлар группасы өстәлә.
Татарстан АССРның 30 еллыгына карата 1950 елда композиторлар ял-кынлы дәрт белән яңа җырлар иҗат иттеләр. Әнвәр Бакировның М. Сад- ри сүзләренә язган «Ленин турында» җыры — уңышлы әсәрләрнең берсе. X- Вәлиуллинның «Ленин юлыннан» җыры халык сүзләренә иҗат ителгән, халык көйләренә бик якын. Мансур Мозаффаров «Ленин яши» (Ә. Исхак сүзләре) һәм «Ленин турында» (Ә. Ерикәй сүзләре) җырла-
рын рус революцион җырлары ха-рактерында язды. Шул ук елда Та-тарстан табигатен, аның кешеләрен сурәтләгән матур җырлар да мәйданга чыкты: «Совет Татарстаны» (С. Сәйдәшев, Г. Насрый), «Кичке Идел» (3. Хәбибуллин, Ш. Маннур), «Идел турында» (А- Ключарев, Ә. Ерикәй), «Бормалы су» (3. Хәбибуллин,' Н. Исәнбәт).
Моңа кадәр татар җырларында көй үлчәүләре, ритм бер төрлерәк иде. Хәзер вальс ритмында матур гына җырларыбыз барлыкка килде. Заһит Хәбибуллиниың «Яшьләр вальсы», Ә. Фәттахның «Яшьлек вальсы», Җ. Фәйзинең «Якты таң», «Яз шатлыгы», Р. Яхинның җырлары зур нәфислек, шигъри матурлык белән су га р ы л га н нар.
Илленче еллар башында Татарстан АССР Культура министрлыгы, Татарстан язучылары һәм компози-торлары союзлары бергәләшеп иң яхшы совет җырларына өч конкурс оештырдылар. Беренче конкурста (1953 ел) Александр Ключарев һәм Мәхмүт Хөсәеннең «Идел дулкыннары», «Безнең дуслар», шул ук композиторның М. Садри сүзләренә «Яз җыры», Җәүдәт Фәйзи һәм С. Хәкимнең «Бу кырлар, бу үзәннәрдә», Мансур Мозаффаров һәм М. Мазуновиың «Энесенә ул апа» дигән җырлары премиягә лаеклы булдылар. Икенче конкурста (1957) яшь композиторларның үсеше чагылды. Ә. Фәттахның Ленинга багышланган җыры (Ә. Ерикәй сүзләре), А. Монасыйповның «Дуслыкка дан» җыры (М. Садри сүзләре) бү-ләкләнделәр.
Татарстан композиторлары ша-гыйрьләр белән иҗади дуслыкта зур җыр хәзинәсе тупладылар. Бу хәзинәдә халкыбызның көрәше, батыр хезмәте, шатлыклы тормышы, рухи көченең чиксезлеге, йөрәк кичерешләренең байлыгы күп кырлы, җанлы итеп гәүдәләидерелә. Җыр жанрында һәр композитор үзеиә генә хас музыкаль тел, үзеиә генә хас стиль үзенчәлеге тапты.
Соңгы өч елда яңа җырлар бул-дыруда Җәүдәт Фәйзи, Александр Ключарев аеруча ялкынланып эш-ләделәр. Алар икесе дә хәзерге заман темасына берсеннән-берсс матур җырлар яздылар. Яңа интонацияләр, яңа алымнар таптылар- Сибгат Хәким сүзләренә Җәүдәт Фәйзи төрле образларны эченә алган җырлар бәйләме төзеде. Тыңлаучылар Җәүдәт Фәйзинең Гамил Афзал сүзләренә язган Советлар Союзы Герое Газинур турындагы җырын, Зоя Космодемьянскаяга багышланган балладасын (Нури Арсланов сүзләре) җылы каршыладылар. Александр Ключарев Мәхмүт Хөсәен сүзләренә язган «Яна Казан», «Тукай һәйкәле» кебек күңелне тиз яулап алучан җырлары белән сөендерде. Рөстәм Яхии кешеләрнең чиксез шатлыгын, тормышны сөеп яшәүләрен, борчылуларын, ихтыяр көчләрен, батырлыкларын сурәтләгән романслар, җырлар язды. Мәсгут Латыйпов, Исмай Шәмсет- динов төрле темага җырлар язуны дәвам иттерделәр. Шакир Мәҗитов. ның яңа җырлары тиз халыклаштылар.
Соңгы вакытта җыр өлкәсендә без яшь авторлар белән очраштык. Композиторлардан Алмаз Монасый- пов, Әгъзам Фәттах, Бату Мөлекев- нең тынычлык, дуслык, яшьлек җырларын ишеттек. Яшь шагыйрьләрдән Гөлшат Зәйнашева, Илдар Юзеев һ. б. лар композиторлар белән иҗади аралаша башладылар. Өлкән шагыйрьләрдән Әхмәт Ерикәй, Әхмәт Исхак, Шәйхи Маннур, Сибгат Хәким, Мөхәммәт Садри, Салих Бат- тал бу өлкәдә туктаусыз эшлиләр.
Әмма шулай да соңгы өч ел эчендә— 1956 елдан алып бүгенге көнгә кадәр — язылган җырлар халыкның таләбенә тулысынча җавап биреп бетермиләр әле. Өч ел эчендә 80 җыр язылган. Республикада 20 дән артык композитор эшләвеи искә алсак, бу сан бик аз. Уртача һәр композитор елына бер җыр язган булып чыга. (Дөрес, соңгы елларда күренекле композиторларның бер өлеше зур күләм әсәрләргә бирелеп, җыр язуны куеп тордылар).
Җырларда тематика киңлеге җитми. 80 җырның 45-е мәхәббәт ли- оикасына багышланган. Алар эчтәлекләре, төзелешләре, алымнары бе-
s. WC. ә.“ № 5.
113
лән, кызганычка каршы, бер төрле. Аларда матур сюжет аз очрый. Җырда һаман да сагыну, көтү, аерылышу темасы кабатлана. Ни өчендер мәхәббәт тойгылары «сызылып таң атканда, сандугачлар сайраганда» гына яши. Ни өчендер фәкать «кара һәм зәңгәр күзләрне» генә сагыналар. Бу сагынучы, зарыгып көтүче геройларның кем булуын ачыклау да читен. Җырларда совет кешеләренең күп төрле образларын күрәсе килә, мәхәббәт тойгыларын тирән итеп бирергә иде. Ул жырларда ил сакчысы да, тракторчы да, студент та, укытучы да, сыер савучы да, куян, кош-корт тәрбияләүче дә гәүдәләнсен иде. Табигатьнең көзен дә, кышын да музыкада ишетәсе килә. Көтү, аерылу турында моңаюга караганда, сөю шатлыгын, мәхәббәтне яулап алу көчен җырлау жырга чыннан да халыкчан төс бирер иде- Халык иҗатында төшенкелек, төчеләнү, вак хисләргә бирелү юк. Халык лирикасы, халык моны бик саф, көчле. Безнең кешеләргә хас булмаган вак хисләргә корылган шигырьләрнең, сентимен-таль. урынсыз өзгәләнүне, төчеләнүне чагылдырган интонацияләргә корылган көйләрнең иҗат ителүләренә тү'зеп торырга ярамый.
Күп хезмәт, эзләнүләр таләп итә торган җыр өлкәсендә Гөлшат Зәй- нашева һәм зур тәҗрибәле, талантлы артистка Сара Садыйкованың эшләүләре мактауга лаеклы. Сара Садыйкозаның чын халыкчан планда язган «Сөмбел»е, бик ягымлы лирик җыры «Җилфер-җилфер»е — күптән инде ҺӘХМ бик хаклы рәвештә халык мәхәббәтен казанды. Гөлшат Зәйнашева «Тыңларсыңмы җырымны», «Төзүчеләр җыры», «Туй җыры» кебек уңышлы җыр текстлары белән үзен танытып өлгерде. Ләкин бу авторлар, «халыкчан җыр тудырабыз» дип, соңгы вакытта художество ягыннан шактый зәгыйфь һәм примитив җырлар яздылар. Мәсәлән, «Илдарым» музыкаль яктай табигый булмаган өзгәләнү интонацияләре белән сугарылган, текстта да бер төрле дә яңалык юк.
Безгә бик тапкыр, үткен әйтелгән, чын мәгънәсендә шаян җырлар, яшәргә, яратырга өндәүче матур лирик җырлар кирәк.
Җыр хәзинәсе бездә әле тулысыңча файдаланылмый. Җырлар аз пропагандалана. Татар композиторлары җырлары язылган граммофон пластинкаларының тиражы бик кеч-кенә. Җырларны халыкка җиткерүдә киноның роле әйтеп бетергесез зур. Ләкин РСФСР киностудияләренең берсе дә шушы көнгә кадәр татар халкының тормышын гәүдәләндергән, аның җыр музыка сәләтен ачып биргән бер генә нәфис фильм дә чыгарганнары юк.
Соңгы елларда композиторлары- бызның музыкаль фольклорны өйрәнү, җыю экспедицияләрендә кат-нашмаулары да аяныч. Хәзерге заман көйләрен җыярга, аларның үзенчәлекләрен өйрәнергә кирәк. Ха-лык иҗатын өйрәнү җыр өлкәсендә эшләүче авторларга ныклы җирлек булачак. Моны без җыр осталары- бызның иҗади тәҗрибәләреннән чыгып әйтә алабыз.
Халык яңа җырлар көтә. Җырлар бүгенге данлы тормышны бөтен ту-лылыгы белән чагылдырырга тиешләр. Батыр хезмәткә дан җырлау белән бергә, шаян җырларга, җырлы уеннарга киң юл ачарга кирәк. Халык тапкыр, үткен такмаклар көтә. Совет Армиясе, студентлар, нефтьчеләр, киң колхоз кыры батырлары турында бик күптәннән бирле безнең яңа җырлар ишеткәнебез юк. Җырлар тематикасы киңәйтелер, сюжетлы җырлар реперту-арда көннән-көн артырлар дип ышанасы килә.
Татар композиторларының реалистик матур җырларында туган яңа музыкаль стиль безнең милли сәнгатебездә совет ораториясе, совет кантатасы булдыруга да юл салыр дип өмет итәбез.
8*