Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОЛДАТ ИСТӘЛЕКЛӘРЕ


иңү көне килеп җитте исә сугыш искә төшә. Аның беренче айлары, чигенү газабы, шәһәр һәм авылларның януы, алар* ны ташлап китү, якыннарыңны югалту; аннары беренче һөҗүмнәр шатлыгы, окоп тормышы, походларда үткән юллар, ил чигенә барып җитү, дошман җиренә бәреп керү, аны тар-мар итү һәм сугыш белән бәйләнгән башка вакыйгалар әле хәтердә озак сакланырлар. Кайбер төннәрдә ятып күзеңә йокы кермәгәндә, дүрт ел буе сугышта күргәннәр күз алдыңа килә, күңелеңнән тагын шул әллә кайлардагы җирләрдә йөрисең, дөнья гизәсең...
❖ *
Сентябрь көннәрендә Мәскәүне калдырып, ерак юлда пычракка батып беткән җиңел автомашиналарның Бауман, Островский урамнарына кереп тулуын Казан кешеләре яхшы хәтерлиләрдер әле. Алар арасында төрлесе булгандыр инде, башкаланы ирексездән ташлап китүчеләр дә, куркуга сабышып коткы таратучылар да. һәрхәлдә ул коточкыч күренеш безнең гаскәрләрнең туктаусыз чигенү бәласе, эвакуация фаҗигасы иде. Әйе, фаҗига, чөнки сугышчыларны корал һәм азык-төлек белән генә түгел, бәлки рухи көч белән дә туендырырга тиешле халыкның дәррәү киченүе, фронтка баручылар белән юлда кара-каршы очрашуы авыр да, гарьлек тә иде.
Ул көннәрдә һәркехМ ут сөреме белән сулый иде.
— Я, тагын ниләр бар?
— Ни булсын, Орелны да калдырганнар.
— Моның бер чиге булырмы инде, юкмы?!
— Белмим... Совинформбюродан сора...
— Аның хәбәр итүенә караганда, фронт Тулага якынлашкан икән инде.
Казан педагогия институты бинасына урнашкан госпитальдәге полит - работниклар арасында һәр көн иртә шундый әңгәмә булып ала иде. Хәрби комиссар Чистяков аеруча борчыла иде. «Бу ни хәл!» дип, пилотка^ сын ыргытып бәрер иде. Ләкин дөньяның әчесен-төчесен татыган кешенең шулай борчылуы паникерлык күрсәтү түгел иде. Ике-өч ай эчендә 1 дошманның Мәскәү янына килеп җитүе, бер яктан, аңлашылмау тудырса, икенчедән, ил язмышы өчен тирән борчылу катнаш каты ачу тудырды. Анда инде нәрсә белән булса да исәпләшәсе, аны-моны тикшерәсе калмаган иде, тик бер нәрсә—Мәскәүне бирмәү мәсьәләсе генә бар иде. Ноябрь дә керде. Фронтта хәл һаман авырая бара иде.
Ж
56
Андый вакытта сүз күп була инде, белгәне дә, белмәгәне дә лыгыр,- дый. Болай да эч пошып, йөрәк яну өстенә, госпитальдә ятучы яралылар бәйләнәләр. Дөрестән дә, ир уртасы кеше була торып, яралылар арасында «аң-белем таратып йөрү», аларга фронт хәлләре турында, сөйләү, ничектер сәер тоела башлады миңа. Әлеге Чистяков белән дә әйткәләшеп алдык. Безнең кебекләрнең урыны фронтта булырга тиеш, дип, тоттым да гариза язып Татвоенкоматка илтеп бирдем. Анда: «Рәхим итегез!» дип кенә торалар. Запастагы бригада штабына киттем. Бригада комиссары кабинетына кереп, направлениене биргәч, онытылып урындыкка барып утырганмын. Ул да түгел:
— Встать! — дигән команда яңгырады. — Кара син аны, рөхсәт сорау юк, барды да утырды. Монда сиңа госпиталь һәм сестралар арасы түгел,— дип тезеп китте комиссар, калдырмады тетмәгән җиремне. Шәт ярты сәгать укыгандыр бу миңа уставның беренче иман шартын. Аннан чыкканда инде мин анадан ник туганыма үкенә башладым. Беразга фронт та истән чыкты, госпитальдәге ирекле көннәр дә онытылды. Кабинетта алган беренче «сабак» җелекләргә хәтле үтте. Ул мунча пары, хәер, элемтә батальонына, килгәч ярап та куйды тагын үзе...
Ноябрь ахыры. Батальон ыгы-зыгы килеп фронтка — Мәскәү янына чыгарга йөргән көннәр. Шул чакта казармага сигез кыз килеп керде. Өсләрендә кыска сырма, башларында юка шәл, берсеннән-берсе яшь, берсеннән-берсе кечкенә, әле җидееллыкны да бетермәгәннәр булсалар кирәк. Командирлар һәм политработниклар, алар турында уйлаша торгач, аптырашта калдылар... Алып китәргәме, юкмы үзләрен?
— Элемтәче кызлар кирәк булачак бит, иптәшләр, — диде берәү,
— Мондый авыр моментта алар белән җәфаланыр хәл юк әле, калсыннар Казанда, — диде комиссар.
Шуны гына ишеткәннәр иде, кызларыбыз елашырга да тотындылар. Имеш, без зурлар инде, имеш, халык фронтка агылганда Казанда калыр хәлебез юк! Теләсәгез нишләтегез, барыбер калмыйбыз, — дип сигезе дә ике катлы сәндерә аякларын кочаклаганнар да бер җиргә дә китмәс булып утыралар. Өйдәгеләр белән саубуллашып, бәхилләшеп килүләрен дә әйттеләр.
— Ну, ярый алайса, киендерегез үзләрен!
Киендерергә тотынган идек, һичбер нәрсә ярамый үзләренә, бүрекләрне тотсаң, — алары зур, сырма кидерсәң, алары капчык кебек салынып тора, сырган чалбарлар ияк асларына кадәр җитә. Менә бәла! Шулай да җае табылды: озын чалбарларны кидертеп, билләрен каеш белән бәйләтеп, кирза итекләрен калынрак урап кидертеп, кызларны көч-хәлгә өс- башлы иттек. Нәкъ курчак булдылар үзләре. Шуңа сөенешеп, өлкән политрук яки иптәш командир диясе урында: «Абый, нишлибез?» дип йөгереп кенә йөриләр кызлар.
Ул елны көз бик салкын килде. Батальон чыгасы көннәр төкерек җиргә төшкәнче катардай суык иде. Фронтта хәл авыр. Мәскәүнең теге ягында бары бер Тула шәһәре безнекеләр кулында, ул да ярым камалышта, көч-хәл белән генә сакланып тора. Дошман инде ничәнче тапкыр Мәскәүгә ыргыла.
Безнең элемтә батальоны Казан вокзалында эшелонга төялгәндә, авыз ачып сулыш алмаслык салкын бер кичтә, фронттагы хәлләр әнә шундый дәһшәтле иде. Әлеге яшь кызлар ни турында уйлаганнардыр ул минутларда, фронттагы авыр хәлләрне күз алдына китергәннәрме, юкмы — анысын хәзер әйтүе читен, әмма шундый япь-яшь кенә кызларны фронтка алып китү үзе бер фаҗига иде. Алариы вокзалга озата баручы ата-аналарының, якыннарының: «Бар ышанычыбыз сездә инде, зинһар ташламагыз үзләрен, күз-колак була күрегез инде, и ходаем!»—дип безгә ялварулары, батальонга ияреп, көрт эченнән абыпа-сөртенә барулары бервакытта да күз алдымнан китмәс.
57
Ул чакта эле Казан — Ульяновск тимер юлы юк иде. Шуңа күрә Казан белән Мәскәү арасын, бер тәүлеклек юлны, әллә кайларцан әйләнеп бардык. Саранск — Ртищево — Тамбов — Мичуринск шәһәрләре аша бара торгач, фронтка җиткәнче ике атнадан артык гомер узды. Мәскәүнең көньяк-көнбатышында, без барып чыккан төштә, дошман бик эчкә кергән, Рязань өлкәсе чигенә килеп җиткән иде. Мәскәү янына тиз генә җитәргә дип чыгып киткән безнең батальонны йөрер-йөрмәс поезд әнә шунда илтеп ташлады. Батальон Куликово поло исемле бер станциядә бушатылды. Станция дигәннәре кар каплап киткән бер ачыклык кына иде, әлбәттә.
Без инде Мәскәү янында, ягъни көнбатыш юнәлешендә, фашист гас-кәрләренең төп группировкасы тар-мар ителү хәбәрен юлда ук ишетеп шатланган идек, ә биредә, көньяк-көнбатыш юнәлешендә дошман, нинди исәп беләндер, һаман үз позицияләренә тотынып торган булган. Ләкин оборона җебе монда да инде өзеләм-өзеләм дип торган. Туасы көн ниләр китерер икән, дип, фронтта йокысыз үткән беренче төн авыр булса да, иртән сулыш иркенәйгән кебек булып китте. Декабрьиыц нәкъ унбишендә, буранлы бер иртәдә, без барып төшкән турыда да «боз кузгалды», гитлерчылар безнең яңа көчләр белән беренче бәрелешүдән соң ук чигенә башладылар. Кызыл Армиянең М. М. Попов командалыгындагы частьләре, дошманның каршылык күрсәтүен җимереп, берничә тәүлек эчендә Волово, Теплое һәм башка тимер юл станцияләрен алып, Тула — Орел арасындагы тимер юлга барып чыктылар. Алар артыннан элем-тәчеләр дә калмыйлар, тимер чыбык сузып, һөҗүм итеп баручы дивизия һәм бригадалар белән хәбәрләшергә ярдәм итәләр.
Менә Горбачеве станциясе. Җәен безнекеләр чигенгәндә элеваторга ут капкан булган, андагы ашлык декабрь азакларында да әле пыскып ята иде. Бу зур узловой станциядә ник кенә бер каралты дигән нәрсә калсын, әйтерсең, һәммәсе кырып себерелгән.
Гитлерчыларга беренче тапкыр арт сабагын укыткан контрһөҗүмнең беренче көннәре, ул елны чигенүдән туктауның, көнбатышка таба борылуыбызның, зур һөҗүмебезнең беренче шатлыгы иде бу. Совет солдатлары фронтның бу участогында дошманның беренче тапкыр чигенү газабы кичерүен күрделәр. Сугышта чигенү һәр як өчен аеруча авыр нәрсә. Менә гомер җиңелмәстәй булып җилкенгән тәкәббер немецләр чигенәләр: юл тулы ташландык орудиеләр, автомашиналар, башка төр сугыш кирәк-яраклары; анда үлгән атлар, монда Россиянең салкын, киң тигезлегендә катып калган дошман солдатларының гәүдәләре... Безнең участок—Дон елгасы башыннан алып Ока елгасының аръ-ягына чаклы сузылган ара — гел шулай дошманның тар-мар ителү хәрабәсен гәүдәләндерә иде. «Бу әле баласы гына, мичтә аның анасы», — диләр безнең солдатлар.
Элемтәчеләргә һөҗүм вакытында эш күбәеп китте. Фронтка баргач, әлеге япь-яшь кызлар хәйран гына эшли башладылар: «Морзе», «СТ», «Бодо» аппаратларында эшләргә бик тиз өйрәнделәр, радиостанцияләр аша частьләр белән элемтәгә керделәр.
— Нче дивизиядән оператив донесение бар, абый, әем, алай түгел лә. иптәш өлкән политрук! Белев, Плавцк һәм Чернь шәһәрләре алынган. Дошман инде Оканың теге ягына чыккан.
Язмыштан узмыш юк, диләр. Мин дә хәрби элемтәчеләр арасына эләктем.
һөҗүм көннәре. Батальон, үзенә тиешле урынга күчкән саен, тимерчыбык челтәрен як-якка җәеп, әле бу, әле теге дивизия белән элемтәгә керә. Телеграф аппаратлары өстәлләренә армия штабының теге бүлегеннән дә, бу бүлегеннән дә, «җен теле»ндә язылган, гел саннардан гына торган кәгазьләр җыелып кына тора. Аппаратлар нормаль эшләгәндә
58
алар төрле юллар белән тиешле частьләргә һәм фронт штабына тапшырылып тора.
Ә менә «Бодо», ни өчендер, еш туктый, фронт штабына адресланган оператив хәбәрләр, төрле сводкаларны тапшыру туктый. Телеграфисткалар уңайсыз хәлдә калалар. Штабның элемтә бүлеге начальнигы полковник Куренков та, комиссар Завеша да безнең янга кереп чыкка- лыйлар, ләкин нәтиҗәсез. Мин дә аппарат тирәсендә әйләнгәләп йөрим- йөрим дә, аптырагач телеграфист кызларга бәйләнә башлыйм.
«Бодо» һаман эшләми...
Бу хәл күпләрнең башын ватты. Командирлар һәм политработник- лар җыелалар да, үләргә яткан сырхау кешегә ярдәм күрсәтә алмаган бичаралар кебек, аппаратка карап тик нәүмиз булып торалар.
Фронт штабыннан белгеч, ягъни бодист чакыртырга булдылар. Озак-ламый ул килеп тә төште, самолетта очкан. Эчкә җылы керде. Ну, мин әйтәм, давай, дус кеше, төртеп җибәрик үзен. Яңа бодист старшина Бочаров, күрәм, бик булган егет. Шулай да ул аппарат янында озак азапланды, бер көн, ике, өч көн кайнашты. Ахырда җаен тапты булса кирәк. Бер тимер чыбыкта кара-каршы эшли торган «Бодо»ның биш клавишына басып, рус әлифбасының барлык хәрефләрен чыгара торган аппаратта, бодистка Мария лентада хәрефләр чыгара башлады. Менә таныш сүзләр: «Карлыгач» (югары штаб позывное) тыңлый... Давай... яхшырак... көйләгез... лллл... мин «Урал»... мин... «Урал»... Бераз... кәҗәләнә.... машина... мммм... корреспонденция күп тупланды... кабул итә аласыңмы?.. Да... мин «Карлыгач»... Миндә дә күп. Кабул итүгә күчәм... Сез дә алыгыз...»
— Уф! Ниһаять, җан керде бугай!
...Шуннан соң аппарат майлаган кебек булып китте, көне-төне сәгать шикелле текелдәп, өзлексез эшли башлады.
Илнең язмышы бик хәвефле булган мең тугыз йөз кырык беренче елның декабрь ае безгә беренче җиңү шатлыгы алып килде. Фронт геройлары яңа елны Мәскәү янында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү куанычы белән каршыладылар. Җәен озак чигенгәннән соң, кышын көнбатышка таба һөҗүм итеп бару аруны да, талуны да сиздерми кебек иде. Тик алга гына барыйк, тик һөҗүм генә дәвам итсен! һәркем шул тойгы белән яши.
...Элемтәчеләрнең бер взводындагы унлап солдат бер әбинең кечкенә генә өендә, мич алдына җыелып утырган. Ничәмә көннәр буена дәвам иткән һөҗүм походларыннан соң, төнлә, яна торган мич алдында, бигрәк тә якташлар белән җәелеп утырудан да рәхәт нәрсә бармы икән! Төн уртасы җитеп килә, яна ел туар вакыт якынлаша. Ә мичтә чикләвек ши7 келле вак бәрәңге генә пешә... Мәрхүм Ахматов, фронтка киткәнче Тат- наркомземда агроном булып эшләгән иптәш, барлы-юклы оннан умач уа. Башка сый юк. Азык обозы артта калган, алдынгы частьләр артыннан куып җитә алмый. Ләкин без булганы белән риза. Безнең солдатлар шундый чакта да көлә, елмая, шаяра беләләр иде.
— Я, егетләр, кадерле минутлар җитте. «Теге» нәрсә юк инде. Эчтер- хан чикләвекләрегезне әрчедегезме? Китерегез аны монда, яңа ел хөрмәтенә! — диештеләр солдатлар.
Әлегә кадәр безнең сөйләшкәнне тыңлап мич башында тыныч кына яткан әби дә сүзгә кушылды:
— Әйе, балакайларым, яңа ел бит иртәгә.
— Шулай шул, әби! Яиа ел!
59
— Алай булса, туктагыз әле, улларым, минем эрерәк бәрәңгеләрем дә бар иде бит,—дип, әби безгә бер чүлмәк бәрәңге тоттырды. Шул чагында чак кына авария булмый калды, мич башыннан ашыгып төшкән әби яңа ел закускасын—умачны түгә язды.
Ул елны беренче январьга каршы төн әнә шундый шартларда, әнә шундый сый белән Старица авылында үткән иде. Дошман безнең фронт участогында да өч йөз километрдан артык чигенеп, Ока елгасының теге ягындагы биек ярына менеп утырган; аның аннан ары чигенергә исәбе юк иде әле.
Кырык икенче ел әнә шулай Мәскәү янындагы беренче җиңү белән башланса да, җәен ил өстенә тагын да зуррак хәвеф төште. Дошман гаскәрләре Иделгә таба ыргылдылар. Сталинград эпопеясы башланды.
Илнең язмышы кыл өстендә тора иде. Безнең армиянең дә, уң яктагы күрше армиянең дә командующийлары Сталинград фронтына алындылар. Көч ул якка күчә башлады. Андый чакта һәрьякның разведкасы үз каршындагы участокта гаскәрләрнең алмашынып торуларын, төгәл бел- мәсә дә, сизенә. Шиклерәк хәл туганда үз турысындагы дошман көчләрен һәрьяк капшап карый. Я шыпырт кына «тел» алып кайтыла, я ут ачып разведка ясала.
Белев — Козельск юнәлешендәге фронтта ул көннәрдә кабер тынлыгы урнашты. Бөркү, кызу көннәрдә яфраклар да селкенми. Өстә, күз күрмәс биеклектә очкан «Рама» гына тирән тынлыкны боза. Фронтта андый тынлык шомлы була. Нидер булыр кебек, күңел борчыла, эч поша... Гөрес-гөрес атышып торганда уңайрак шикелле.
Шулай беркөнне, ялгышмасам 11 нче август иртәсе иде бугай, кояш әллә нинди кызарып чыкты, һава ниндидер күзгә күренмәс тузан сөреме белән тулды. Ул да түгел,' армия штабының элемтә бүлеге начальнигы полковник Куренков белән аның урынбасары подполковник Кокаулин һәм майор Полещук ыгы-зыгы килә башладылар, авыл кырыендагы әрәмәлеккә урнашкан элемтә узелына килделәр алар.
— Безнең турыда бүген иртән Ульяновога (район үзәгенә) таба дошман зур көч белән һөҗүм итә башлады. Фәлән дивизияләребез, фәлән укчы бригадаларыбыз чигенәләр, югалту бик зур... — ди полковник.
Сталинград хәсрәте генә җитмәгән иде, менә сиңа кирәк булса! Төш тирәләрендә инде дошман безнең якка 20—26 километр кергән иде. Бер дивизия белән элемтә урнаштырыр өчен «У-2» дә очкан майор Полещук аэропланы-ние белән дошман кулына эләгүе турындагы хәбәр дә ишетелде. Кичен инде, нәкъ сәгать алтыда, унлап «Юнкерс» безнең элемтә узелын бомбага тота башлады, чыдап кына тор, ике метр тирәнлектәге землянкалар селкенәләр, аппаратлар әвеш-тәвеш килә, элемтәче кызлар кая барырга белмиләр. Инде бетәбез, дөнья җимерелә икән дип торганда, кинәт шартлаулар туктады, кабердән терелеп чыгучылар кебек, землянкалардан тышка чыксак, самолетлар юк иде инде, бомба бер землянкага да тимәгән, яраланучылар да юк. Әле генә йөзләре агарган, үзләре калтыраган кызлар шаяра да башладылар. Имеш, бирдек үзләренә кирәген, армия штабын бетердек дип мактанганнардыр әле фрицлар. Бирдегез, пычагым...
Шулай шул. Ашык-пошык һавадан бомба ташлаганда әрәмәлектә ядиерелгән землянкаларга туры китерүе читендер. Шулай да бу урында тагын да калырга ярамый. Без, тиз генә җыенып, аппаратларны машиналарга төяп, кич белән эңгер-меңгер чакта инде запас узелга күчкән идек. Анысын көндез чыра яндырып эзләсәң дә табарлык түгел иде.
Атна чамасы вакыт үтеп, безнең танклар килеп җиткәч, дошман һөҗүме туктатылды. Соңыннан билгеле булганча, немецләр Мәскәү юнәлешендә безнең көчләрне тикшереп карамакчы. Сталинград юнәлешеннән безнең игътибарны шушы якка таба борып җибәрмәкче булганнар икән.
60
st: s*:
Элемтә узелларында ПУРККА инструкциясе нигезендә офицерлар дежур торалар һәм алар хәрби серне саклауда зур гына ярдәм күрсәтәләр иде. ЛАенә бер мисал. Белев районының Умрыжинка авылын- килеп керсәм, Казан кызы Сания әйтә: «Иптәш өлкән политрук, кемдер менә фронт штабыннан алгы сызык белән морзе аша ачык сөйләшә»,— ди. Минем колак торды. Шунда ук ачык сөйләшүне тыйдым. Мин әйтәм: «§олай ачык сөйләшергә рөхсәт юк бит», — дим. «Аппарат яныннан кит! 14мзш; югыйсә, мин сезне белермен нишләтергә!»—дип җикеренә миңа бу. Әйтешә торгач, өстәлгә бер кочак лента өелде, эш хәтәр, начальникның зурысына каптым. Әмма хаклык минем якта. Мине кинәт «Бодо» аппараты куелган икенче өйгә чакыралар. Барып керсәм, ни күрим: бөтен начальство җыелган, командарм генерал М. Попов та шунда, Хәрби Совет члены дивизионный .комиссар Дубровский, элемтә һәм политбүлек начальниклары да бар: өй тулы коман дирлар.
Миңа шунда ук сорау куелды:
— Нәрсә бар анда, морзе аппаратында, живо докладывай!
Мин әйтәм:
— Инструкция нигезендә эш итәм, ачык сөйләшүне туктаттым.
— Кайда ул кәгазең?
— Үзем белән, иптәш командарм!
Командарм шунда ук «Бодо» аша җавап бирде, ПУРККА күрсәтмәсен бозарга кемнең дә хакы юклыгын аңлатырга тырышты. Мин рөхсәт алып чыгып киттем. Бу хәбәр штабта тиз таралды, үзенә күрә бер сенсация булды. Шуннан соң кешеләрең ерактан ук сәлам биреп йөри башла дылар. 1942 нче ел безнең урамнарга яңа зур бәйрәм дә алып килде. Яңа ел шатлыгы ул елны да безнең белән янәшә барды. Әйе, ышану, рух күтә-ренкелеге һаман безнең якта, һаман безнең фронт юлдашыбыз булды. Сталинград шатлыгы безнең җиңү юлыбызны яктыртучы нурлы йолдыз булып балкыды.
Ул елны озатканда беренче тостларны без барыбыз да Сталинградлы - лар хөрмәтенә күтәрдек.
Шул куаныч белән башланган мең тугыз йөз кырык өченче ел тарихка немец-фашист гаскәрләрен һәлакәткә китерү елы булып керде. Ул ел азагында инде без Днепрның теге ягында идек. Днепр суы безнең солдатларның яңа ел тосты өчен иң шифалы эчемлек булды. Безнең яңа ел бәйрәмебез Украина кешеләренең үзләренә генә хас булган музыкаль тавышлары белән, Тарас Шевченко җырлары белән яңгырап торды. Шундый ямьле кичә хәтта безнең элемтә бүлегенең парторгы Алтухов кебек үтә сабыр кешегә дә бик тәэсир итте, ул да кызлар белән ) кара-каршы биеде, җырлады. 1943 ел да бетте, мин дә элемтә полкыннан укчы гвардия дивизиясенә күчерелдем. Артта, 5—10 километр эчтә, армия штабында хезмәт итүгә караганда, монда, сугышның алгы сызыгында чын җәһәннәм икәи. Сугыш уты кызган саен кеше күбрәк үлә, күбрәк кырыла һәм бертуктаусыз, һәм һичбер рәхимсез! Менә оборона сугышларының гади бер көне. Төнлә, батальон командиры землянкасыннан чыгып, аның замполиты белән беренче тапкыр алгы сызыкка — солдатлар янына киттем. Ара 5—6 йөз метрдан артык булмас. Комбат землянкасы урман, авызында, аннан окопларга кадәр ачык җир, комлык; ичмасам, бергенә
61
гүмгәк әсәре дә юк. Әле бер яктан, әле икенче яктан кабынган яшел утлы ракета, һавага элеп куелган кебек була да, аннары акрын гына сүнә. Ул да түгел, без күкрәк белән шуып барган комлыкка үч иткән күк дөп-дөп итеп пуля ява. Ул әле бу, әле теге җиреңә тияр шикелле. Бу ярты километр ара «гөнаһлы» бәндәнең теге дөньяда «сыйрат күпере» кичүеннән дә озак һәм читен булып тоелды. Шуышып барганда, авыр булмаса, февраль салкынында тәннән җиде кат тир чыкмас иде инде. Траншеялардагы солдатлар туңганнар, тәмәкеләре беткән. Кече лейте нант взвод командиры Жилинский траншея башындагы куышта кулын уып утыра. Ул да, солдатлар да, бала йонлы гына чебешләр ши-келле, салкында тәмам туңганнар. Ә безгә, политработникларга, аларны җанландырырга, рухландырырга кирәк, шуның өчен алар янына җибәрәләр дә бит безне төннәрен.
Окоптан әйләнеп кайткач, полк командирының политик эшләр буенча урынбасары подполковник Десятник сораша:
— Ну, ничек, капитан?
— Ярый, — мәйтәм.
— Шәп бит, тагын шулай баргалап кайтырсың, имеш.
— Да,—дим, мин эчтән генә...
Парторг Воловодюк, комсорг Сергей һәм полк агитаторы мин, шулай өчәүләп йөри торгач, төн саен дип әйтерлек, күзгә төртсәң күренмәс караңгыда да, телефон чыбыгына тотынышып, өчебез өч батальонга чыгып китә идек.
Фронтта парторглар аерым сыйфатлы була торганнар иде. Аларның батырлыгына, тыйнак һәм тотнаклы булуларына хәйран каласың. Воловодюк иптәш бигрәк тә күркәм сыйфатлы иде. Солдатның йөрәгенә керә белгәнгә, аңа солдат иң яшерен серләрен дә ача иде. Белмим, ул хәзер кайда эшли торгандыр. Ләкин ул кайда гына булмасын, бу пакь күңелле, чыи кешелекле, ягымлы иптәшне полкташлары әле дә зур ихтирам белән искә ала торганнардыр. 1944 елның көзе. Польша. Каты сугышлардан соң, безнең полк Варшава янындагы нарат урманына ялга чыкты. Алда Буга-Нарев елгасы. Тиздән аны кичеп, тагын бер зур сикереш ясарга әзерләнү чоры. Бу тынлык ай ярым чамасына сузылды. Нәкъ шул чакта Уинстон Черчилльнең Кызыл Армиянең яңа гомуми һөҗүм башлавын сорап тыпырчынган көннәре булган икән, чөнки ул чакта немецләр Ардында инглизләрне һәм америкалыларны дөмбәслиләр иде.
Сөекле Украина һәм күп җәфа чиккән Белоруссия азат, ителделәр. Польшага да ярдәм кулын суздык. Төен тәмам чишелергә күп калмады.
Төньяк-көнбатыш Польшада кыш уртасында торган җылы һаваны солдатлар гүяки көз көннәрендә барган кайнар сугышлар нәтиҗәседер дип саныйлар иде. Ә солдат өч ел ярым буена барган сугышта чыныккан инде, ул барысына да күнгән: һава салкынайса киез итеген киеп йөри, җепшекләнеп китсә, аркасындагы капчыгыннан алып, ботинкасын киеп җибәрә. Безнең алга баруыбызга һичбер нәрсә киртә була алмый иде инде.
Безнең, полкка яна өстәмә килде, сибиряклар. Тыныч көннәр бетеп бара. Полкны әле бер төнне, әле икенче төнне тревога белән күтәрәләр дә биш-алты километр бата-чума йөртеп кайтаралар. Менә полк беркөнне зур аланга тезелде, һәр солдат, һәр командир һәм политработник гвардия полкының сугышчан байрагын үбә; полкка, Ватанга тугрылыклы булырга ант итә. Икенче төнне полк приказ ала, һөҗүмгә керешер өчен Буга-Нарев елгасы ярына туплана.
62
... Иртән акрын гына күбәләк-күбәләк кар ява. Полк тын да алмый шикелле, һөҗүмгә гомум команда көтелә. Удар кинәт һәм көчле булырга тиешлеге турында колактан-колакка сүз байтактан йөри иде инде. Кинәт әллә каплардан башланган «катюшалар» тавышы ишетелде һәм, барыбызны да сискәндереп, безнең арттагы урманга яшеренгән «катюшалар» да шул хорга кушылып, бик тиз арада еракларга китеп яңгырады. Бу — гомуми һөҗүм сигналы, Сандомир плацдармыннан алып Балтик диңгезенә кадәр дәррәү залп.
оезнең полк ун көн эчендә көнбатышка таба байтак юл алды, каршылыгы сындырылган дошман ашыгыч рәвештә чигенә башлады. Январь ахырларында инде полк яңа мөһим рубеж алдына килеп туктады.
Алда — Идел кебек киң Висла. Кырыйларына кырпак боз каткан елга кыш уртасында әллә нинди зәһәрләнеп, бөтерелә-бөтерелә ага. Мондый киң һәм тирән суны ни эләкте шуңа утырып кичү түгел, аңа карап торганда да тән чымырдый, җилкәләр җыерыла. Ә кичәргә кирәк. Приказ шундый: тиз генә теге якка чыгып, каршыдагы Швец шәһәрен алып, шул плацдармга ябышырга. Обстановка бик авыр, әйтерсең, кыямәт, анда да, монда да туплар гөрселди. Баш күтәрерлек түгел. Полк өчен ул төн бик кыйммәткә төште. Героик тарихлы гвардия полкының Одесса оборонасында, Феодосиягә десант төшергәндә, Керчь бугазын ике кат кичкәндә дә суга батмаган, Сталинград җәһәннәмендә дә утта янмаган иң кадерле, иң батыр улларының күбесе яраланды, байтагысы һәлак булды...
Икенче батальон парторгы, күптәнге дус Еремин дә, элемтә ротасы командиры Бершацкий да шунда үлде. Ә күпме алар, исем-фамилия- ләре истә калмаганнар! Мәңге, мәңге дан сезгә, фидакарь егетләр, полкташлар!
Елганың икенче ягына чыккач та, полк солдатларының гәүдәләре ярда булса, аяклары атна-ун көн Висла суына тиеп торды.
Шәһәр турысыннан югарырак урында елга тоташ каткан. Ул урынны дошман гел ут астында тота. Теге яктагы солдатларны тәүлеккә бер мәртәбә ашатыр өчен старшиналар төнлә шуннан йөриләр. Туп ядрәләре күп төшкәнгә, боз өстендә адым саен бәке авызы кебек тишек. Караңгыда барганда үзеңә пуля да тимәсен, бәкегә дә төшмәскә кирәк. Хәтәр хәл!
Дошманның бу урында каты каршылык күрсәтүенең сәбәбе бар иде. Швец шәһәре участогында обстановка үзенчәлекле булды. Аннан ерак түгел җирдәге Торун крепостенда немецләрнең ун меңләп гаскәре камап алынган иде. Аларны коткарганчы немец командованиесе Швец шәһәрен нинди генә зур югалтулар белән булса да үз кулында тотарга тырышты, күрәсең. Шәһәр читендә безнең полк солдатлары кереп утырган костел (католик чиркәве) бер кулдан икенче кулга ничә мәртәбә күчте икән! Танклар һәм үзйөрешле туплар белән янына ук килеп ату аркасында костелның таза стенасы да калмады, аның эче утлы мичкә әйләнеп, шунда булучыларның, әйтергә яраса, иң бәхетлеләре генә чыгып котылды һәм алар герой саналдылар.
Бер кичне шулай полк партбюросының утырышы бара, комендант взводындагы коммунист сержантның эше карала. Ул нәрсә өчендер гаепләнә, шелтә бирерлек нигез бар. Өченче батальон командирының политик эш буенча урынбасары Букреев торды да: «Теге якта, костелда булдымы ул?» —дип сорады. «Әйе, булдым», — диде сержант үзе. «Алай булса, гафу!» дип бөтен бюро составы дәррәү кычкырган кебек хәтердә калган ул вакыйга. Әйе, сугышта солдатның шундый минутлар кичергән чагы була, ул аның әллә кайчангы гөнаһларын да юарга җитә.
Швец шәһәре алынгач, аның зур мәйданындагы бакча янына берь- юльГ240 мәет күмдек. Аларның барысы да шул костелда корбан булучылар иде.
1 63
Дошманның Висла елгасы буендагы төп терәк пунктлары җимерелде. Торун һәм Быдгош крепостьлары каты сугышлардан соң бер-бер артлы безнең данлыклы 2 нче Белоруссия фронты гаскәрләре тарафыннан алынды, ә Грауденц өчен каты көрәш бара иде әле.
Кызыл Армиянең январь урталарында башланган һөҗүме бөтен фронт буйлап дәвам итә... Февраль урталарында инде безнең участокта да һөҗүм юнәлеше ачыкланды. Безнең бер удар немецләрнең Көнчыгыш Пруссия группасының көнбатышка чигенү юлына, икенчесе—«Ирекле Данциг» крепостен штурмлауга, ә өченчесе — Көнчыгыш Померанияне урталый кисеп чыгу өчен Кезлин юнәлешенә, Балтик диңгезе кырыена барып чыгуга омтылды.
Шулай итеп, күп гаскәрләр белән, механикалашкан эре гаскәри берләшмәләр белән оста идарә итүче полководец, Сталинград йолдызы исемен алган маршал Рокоссовский, дошманның йөзтүбән китүе алдыннан булган аяусыз тыпырчынуларын җимереп, төрле юнәлештә алга бара. Дошман фронты таркалды. Удар көчәйгәннән-көчәя бара. Дошманның аерым полклары һәм дивизияләре кая барасыларын белмиләр, үз штабларының идарә итүен сизмиләр, аны югалтканнар, җеп өзелгән.
Ул чаклар дошман өчен чынлап та «ата улны, ана кызны белми» торган көннәр иде. Ирексездән шундый сорау туа иде: ул масайган, мактанчык немец армиясенең «мәшһүр оешканлыгы» кая китте соң? Ни өчен мондый хаос? Ләкин бу бик табигый хәл иде. Аның Данциг коридорындагы гаскәрләре челпәрәмә китерелгән иде инде, айда карасаң фрицлар, монда карасаң ганслар, кыяфәтләрен ташка үлчим: битләре юмаган, сакаллары кырмаган, чәчләре гомергә бер мәртәбә тарак кермәгән шикелле пумаладай тузган. Аларның бар сүзе:
— Гитлер капут! Аллее капут (барысы да бетте).
Бу Данциг коридоры урманнары арасында булган күренеш. Аларны безнең җәяүле гаскәрләребез шул хәлгә төшерде.
...Гвардия исеме алган, Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән безнең Чернигов дивизиясе Гданск (Данциг) шәһәренә юл салып бара Алга куелган бурыч — союздаш поляк дусларны азат итүне тизләтү. Немецләрнең беренче позицияләрен ташлап качкан пехота дивизияләре яңа оборона сызыгына, үзләренә уңай җиргә урнашканнар. Урман, тау, чокыр, зур күлләр. Дошманны шуннан да бәреп чыгарырга кирәк.
Безнең дивизия командиры Татарстан улы, Советлар Союзы Герое гвардия генерал-майоры Кирсанов сугышчан приказын бирә:
— Безнең дивизия сул флангка табарак 45—50 километр ашыгыч марш ясарга тиеш. Маршрут мондый: авылларга кермәскә, урманнар аша яшеренеп барып, кинәт удар белән дошманны каушатып калдырырга һәм аны шул позицияләреннән бәреп чыгарырга.
— Аңлашыла, иптәш генерал, — ди безнең полк командиры подполковник Горб.
...Менә яңа рубеж. Монда полкны үз йөрешле орудиеләр подразде- лениесе көтеп тора. Җәяүле подразделениеләрнең беренче бәрелешләре уңышлы чыкса, безнең полк, үзйөрешле орудиеләргә утырып, дошманны ашыгыч эзәрлекләргә тиеш. Шуңа кызу хәзерлек бара. Минем якташ. Тельман районында туган пулеметчы Туктаров үзенең станоклы пулеметын алдан барачак орудие бронясына мендереп, аның көпшәсе янына ныгытып ята. Ленталарда патроннар тулы. Ул үзенең расчетына сугышчан бурычлар куя. Десантчы солдатлар үзләренең автоматларын тикшерәләр, коралар.
Полк сигнал көтә...
64
Ерак та түгел полк орудиеләре, пулемет тавышлары ишетелә, ә автомат һәм винтовка тавышлары торган саен ерагая. Димәк, безнең пехота китте...
Полк командиры гвардияче подполковник Горб приказ бирде:
— Орудиеләргә!
Приказны гына көтеп торган гвардияче десантлар, машиналар өсте- нә менеп, салкын броняга сеңәрдәй булып ябыштылар. Машиналар бербер артлы төньякка, Данциг коридоры буйлап дошманны куа барырга юнәлделәр. Ике-өч сәгатьтән соң юлда җиңел яралы сугышчылар очрый башлады.
— Иптәш подполковник! — дип мөрәҗәгать итә гвардияче өлкән сержант, Казан егете, куркусыз разведчик Сагалаков. Ул үзенең кыска гына рапортында безнең полкның тоткарсыз алга барганлыгын белдерде. Үлемгә дучар ителгән фашистлар никадәр генә каршылык күрсәтергә маташсалар да, аларның язмышлары билгеле иде инде. Алар өчен икенең берсе: я берсүзсез безнең кулга төшү, я булмаса (Балтик ярына барып җитә алсалар) диңгез төбенә китү.
Безнең гаскәрләр Висла елгасының көнбатыш ярлары буйлап һөҗүм итә. Көн саен 45—50 авыл алына. Шулай итеп, февраль башларында бездән Висла суын кичертмәс өчен бөтен көчен куйган, һәрбер җайлы урынны кулында саклап калыр өчен тыпырчынган дошман чигенә...
Данцигка бары 60—65 километр калды. Безнең бер батальон бу участокта Польша — Германия чиген үткән. Ул хәбәр полкта һәм дивизиядә тиз таралды, аннан да, моннан да котлаулар килә. Политработ- никлар әнә шундый тарихи минутларда үзенчәлекле эш алып баралар, чикне беренче булып үтүчеләргә полк һәм батальон командирлары исеменнән «Яшен-листок»лары язалар.
Сөекле Ватан еракта калды. Шулай да, түгел дә. Ул менә гүя безнең белән бергә бара. Менә без үзебез, бөтен полк, дивизия, армия, фронт. Менә шуның бер винтигы булган безнең политчасть «хуҗалыгын» төяп йөрүче, илне аркылыга-буйга гизгән карт солдат Шпак бабай, аның Сталинградтан бирле бер җигеп, бер тугарып килә торган, Россиядә туган ала һәм кара бияләре. Ул хайваннар, кирәк урыннарда юыртып, кирәк урында адымга атлап, һаман көнбатышка таба тырматалар. Менә Урал заводында коелган танкларыбыз бара. Әнә фәлән-фәлән шәһәрләрдә эшләп чыгарылган самолетларыбыз оча. Әнә безнең артта бара торган обозлардагы икмәкләр, ярмалар, папирослар, сохарилар. Алар бар да безнең илнекеләр, безне озатып, безне юатып, безне әйдәп, безне дәртләндереп баручы янга якын якташ нәрсәләр.
Польша белән Германия чиген үтеп, Бютов районы урманнарын актарып йөргәннән соң, тагын Данциг коридорына килеп чыктык.
Бу юнәлештә һөҗүм итүче безнең гаскәрләр группировкасының тә- гаен кая барып чыгасы полк масштабындагы безнең кебек офицерларга төгәл билгеле түгел, күршеләр барса — син барасың, алар туктаса — син туктыйсың.
Данцигка җитәргә ун-унбиш километр чамасы калгач туктадык. Дошман аяусыз каршылык күрсәтә, һәр карыш җир күп югалтулар, күп көч кую нәтиҗәсендә генә алына. Нигә алай — белмибез. Ул тирәдә көле күккә очмаган авыллар да, ботаклары кырылмаган агачлар да калмады. Полк атна буена бер урында позицион сугышлар алып барды. Андый көннәрдә политработникларның эше күбәя, ни өчен бер урында торуыбыз/ алда нинди бурычларны үтәргә кирәклек турында солдатларга чыдамлылык белән аңлатырга туры килә. Шул теләк белән парторг Воло-

1
водюг, комсорг Сергей Гришаев һәм мин өчебез өч батальонга чыгып киттек. Күзгә төртсәң күренмәслек язгы караңгы төи. Аяк асты пычрак.
Алгы сызыкта каты атыш бара. Полк командиры землянкасыннан сузылган телефон чыбыгына тотынып бер ятып, бер чабып бара торгач, мин икенче батальон окопларына барып җиттем. Бер төркем солдатлар җимерек бер өй ышыгындагы арба янында нәрсәгәдер ыгы-зыгы киләләр Комбатның замполиты үлгән. Рота командиры окобына барсам, телефоннан тагын ниндидер хәвефле нәрсә турында сөйләшәләр. Әле генә уйный-көлә аерылышып, өченче батальонга киткән Сергей каты яраланган, аякларын мина кыйпь;лчыклары бөтенләй тапаган икән. Шушы гвардия полкына килеп кушылганнан бирле бергә сугышкан, авырлыкларны бергә кичергән, уйнаган-көлгән, бергә авыр юл үткән иптәшсез калу бик авыр булды.
Иртән полкка кайтканда Воловодюкны да юлда машина бәреп екты. Сугыш законнары шундый рәхимсез һәм шәфкатьсез^ Әле генә бергә йөргән якын дустыңны, иптәшеңне шул ук секундта югалтуыңны белми дә каласың.
Данциг тирәсендәге җирләрне чын мәгънәсендә таран белән алырга туры килде. Бара торгач без Балтик диңгезе кырыена—Данциг белән Гдыня арасындагы Цоппот шәһәренә барып чыктык. Немец гаскәрләре икегә аерылып, портлы шәһәрләргә чигенделәр. Дошманга диңгез белән качудан башка юл калмады, чөнки ул чакта инде безнең частьләр Поме- ракняне алып. Одерга җиткәннәр иде. Шунлыктан дошман корабльләргә төялгәнче Данцигны да, Гдыняны да кулында тотарга тырышты, портларны бирми торды.
Полк өчен Данциг сугышлары зур югалтулы булды. Бу «Ирекле шәһәрне» алгач, безнең полкка Гданьск (Данциг шәһәре полякча шулай атала) исеме бирелде, шул көннән алып ул Кызыл Байрак орденлы 239 нчы гвардия укчы Гданьск полкы дип аталды. 1945 елның утызынчы мартында Мәскәү тагын бер җиңү тантанасы ясады. Гданьскины алучылар хөрмәтенә Кремльдә салютлар яңгырады.
Польшаны азат итү, поляк халкына ирек яулап алышу җиңел булмады, күп каи түгелде. Аны тик пан Микалайчнклар, пан Сикорскийлар, төрле Андерсеннар һәм алар шикелле башка ак эмигрантлар гына күрмәмешкә сабыштылар. Үз чиратында поляк халкы да «Лондон хөкүмәте» яшәүне белергә, аны Польшага кайтарырга теләмәде. Ул диверсион хөкүмәт тәки үз-үзеннән корыды. Хәер, андый илсез, халыксыз качак «хө- күмәтләр»нең язмышлары шундый була, тере мәет булып туалар, шул килеш кабергә күмеләләр.
1945 елның кышкы һөҗүм эпопеясе безнең өчен шушында — Данңиг- ны алу белән тәмамланды. Курорт шәһәре Цоппотта берәр атна чамасы ял иткәч, дивизия бу тирәдән күтәрелеп, Одерга таба юл тотты. Автомашиналарга утырган безнең полк, Лебно — Штольп — Кёслин—Драм- бург — Штаргард шәһәрләре аша үтеп, Одер елгасы янына — Грейфен- дагеи районына барып тупланды. Бу тирәләр формаль яктан Германия җирләре саналса да, асылда Польшаның көнбатыш җирләре. Мондагы шәһәрләрнең һәркайсының полякча үз исеме бар. Заманында тик алар- ны пруссаклар гына немецләштергән булганнар. Тиздән бу вывескаларны алыштырыр, җирне чын хуҗаларына кайтарып бирер вакыт та килеп .җитәр. Гадел һәм азатлык сугышы байрагына шулай язылган.
5. ,С. Ә." № Б.
...Данциг операциясе полк составын шактый сирәгәйтте. Полкка тагын өстәмә килә башлады. Матур һавалы апрель урталары. Тирә-як тып-тын. Әйтерсең, табигать һәм бөтен галәм йоклый. Шулай да зәңгәр
65

66
күк биеклегендә көмешсыман булып күренгән безнең бомбардировщиклар, йөкләре авыр булганга ыңгырашкан кебек, каядыр көнбатышка таба очалар... Ул да түгел, дөнья тавышын куптарып, безнең штурмовиклар баш очыннан ук узып китәләр, каяндыр эштән кайтып киләләр. Димәк, безнең участокта язгы табигать матурлыгына чумган тирән тынлык хөкем сөрсә дә, кайдадыр, ниндидер операцияләр бара. Кызыл Армия үзенең соңгы ударларына хәзерләнә.
Каршыда, урманның аргы ягында, ике тармаклы, киң һәм тирән Одер. Аны кичкәндә беренче эшелонда без булабызмы, әллә башка частьләрме? Бу бик әһәмиятле. Топография, карталарыннан күренгәнчә^ бу тирәләрдә елганың иң киң төше. Аның көнчыгыш тармагын үткәч, көнбатыш тармагына кадәр ике километр чамасы шыр ялангач үзәнлек. Дошман аяусыз каршылык күрсәтә калса, сугыш бетеп килгәндә ярый ла аны исән-сау кичсәң! Аны кичүне, мөгаен, безгә, гвардиячеләргә тапшырырлар инде. Андый читен рубежларны алу әлегә чаклы безнең өскә йөкләнә торган иде. ,
«Ходаның хикмәте», эш без көткәнчә булмады. Елга янына кояш чыккач, иртәнге чәйне эчкәч төштек. Ул чакта инде безнең солдатлар, яңа гына салынып беткән вакытлы күпердән бер-бер артлы чыгып, елганың ике тармак арасындагы уйсулыкны да үтеп баралар иде. Ул ике араны язгы ташу баскан. Теге якка таба тик тар бер шоссе гына сузылган. Дошман әз генә каршылык күрсәтә калса да, һөҗүм итеп барыр өчен бик хәтәр җир. Ләкин Одерны без җиңел кичтек, яз көне елга аша бер яктан икенче якка сабанга төшкәндәге кебек дисәң дә ярый.
Әйе, гитлерчыларның инде оборона өчен шундый табигый уңай ру- бежны сакларлык та хәлләре калмаган. Одерны үткәч, төньяк-көибатыш- ка таба юнәлештә безнең частьләр алга тиз бара башладылар. Шәһәрләргә кергәндә дивизияне тынлы оркестр каршылый, ак флаглар — Германиянең капитуляция ясарга җыену билгеләре җилферди. Безнең частьләр кергән бер шәһәрдә төрмә ишекләре ачыла, тоткыннар иреккә чыгарыла. Урманнардан төркем-төркем хатын-кызлар чыга, алар: «Сезне дә күрәсебез бар икән!» дип, солдатларның муеннарына асылыналар, ихтирам итү йөзеннән, башларын түбән ияләр, болар вакытлы оккупациялән- гән өлкәләрдән куып алып кителгән безнең ил хатын-кызлары. Бу ач- ялангач бичараларны шунда ук тиешле урынга озату чарасы күрелә, тамак ялгап алыр өчен азык-төлек бирелә. Бу тирәләрдә әсир Муса Җәлил дә шулай тилмереп йөргәндер. Тик шунысы үкенечле, ул чакта шул җирләргә аяк басканда, аларның Муса йөргән җирләр икәнен белмәгәнбез. Бәлки, шул төрмәләрдән чыгучылар арасында Муса Җәлилне белгән, хәтта бергә утырган тоткыннар да булгандыр. Шулай булса, Мусаның кайнар эзеннән йөреп, байтак нәрсә ачылган булыр иде.
Кызганычка каршы, ул нәрсә билгеле булмады. Без исә нәкъ шул җирләрдә — Пренцлау, Нейбранденбург, Мальхин, Гюстров, Нейклос- тер шәһәрләрен алып, Висмар ярым атавына таба һөҗүм итеп бардык.
Икенче май көнне бугай, Нейклостер шәһәреннән арырак, урман янына җитәрәк, юлда бер төркем офицерлар белән бергә, дивизия командиры генерал-майор Кирсанов басып тора. Ул, туктарга ишарә итеп, кул селти. Без барып җитүгә:
— Иптәшләр, — ди ул, — безнең дивизия солдатларының бер өлеше англичаннар белән очрашты. Безнең бөек азатлык походыбыз шушында бетте. Полкыгызны әнә шунда, уң яктагы урман авызына утырган алпавыт имениесенә борып кертегез!
Шулай итеп, без дә дүрт ел буена сузылган авыр, зур михнәтле, зур газаплы, күп югалтулар белән барган, бер үк вакытта зур җиңү китергән. Бөек Ватан сугышының очына чыктык.
239 нчы гвардия укчы полкының үткән юлы озын да, данлыклы да.

Одерның көнчыгыш ягы борынгы поляк җирләре иде. Менә монысы, көнбатыш ягы, без басып тора торган туфрак — аслап немец җирләре. «Тормыш киңлеге» даулап, икенче бөтен дөнья сугышын куптарып, җәнҗал тудырган фашист сугыш чукмарларын без яңадан үз ояларына куып керттек. Бу—инде тагы да сугыш булмасын, дип эшләнде, шуның хакына күпме кан һәм яшь түгелде, күпме югалтулар булды! Хәлбүки, империалистик сугыш чукмарлары инде шул вакытта ук, әле сугыш корбаннарының гәүдәләре суынмас борын ук, «салкын сугыш» оеткысын сала да башлаганнар икән. Черчилльнең сугыш кырындагы коралларны бер урынга җыеп, шул ук сугышны Советка каршы дәвам киерергә ният итүе әнә шул турыда сөйли. Аның Фултонга барып ач шакал кебек улавы, Трумэнның Хиросима һәм Нагасаки өстенә атом бомбасы ташлатып, дипломатия шантажы тудыруы да шул ук «салкын сугыш»- ны ачу һәм кайнар сугышка хәзерләнә башлау билгеләре иде.
Менә шул шантаж ундүрт ел дәвам итә һәм аның чиге күренми әле. Империализм дөньяның һәр почмагына «салкын сугыш» карачкыларының иң әшәкеләрен, иң сәләмәләрен сайлап куя тора. Ерак Көнчыгышта Чан Кай-шимы яки Ли Сын Манмы; Урта һәм Якын көнчыгышта Бен Гурионмы яки Шахин-шахмы; империализмның үзе шикелле таушалган Черчилльме яки Аденауэрмы дисең — аларның барысы да аварга торган иске дөньяның терәткече хезмәтен үтәргә утыртып куелган черек казыклар. Прогресс, яңалык, азатлык хәрәкәте давыллары аларны һичшиксез үз өсләренә аударыр.
Ә без алып барган сугыш чын мәгънәсе белән гадел һәм озак вакытка исәпләнгән тынычлык өчен көрәш иде ул. Гитлерның сугыш машинасын тар-мар итеп, Европага ирек алып биргәч үк, Совет хөкүмәте Кызыл Армиянең төп көчләрен Германиядән чыгара башлады, шул исәптән безнең дивизия, генерал-лейтенант Якуп Чанышев корпусы составында, сугыш бетеп бер айдан соң өйгә, үз илебезгә кайту юлына чыкты. Җәйнең иң матур аенда — июньдә без үз ходыбыз белән Висмар ярым атавыннан Польшаның көнчыгыш чигенә утыз көн — утыз төн кайттык.
Ул вакыттан бирле күп сулар акты, күп үзгәрешләр булды. Советлар Союзы, социалистик лагерь илләре белән берлектә, бернинди көч тә җиңә алмаслык куәтле державага әверелде. КПССның XXI съезды кабул иткән җиде еллык планны үтәү нәтиҗәсендә безнең ил җир шарында бөтенләйгә сугышны булдырмауны тәэмин итү дәрәҗәсенә җитәчәк. Бу бөтен дөнья хезмәт ияләренә коммунизм алып килә торган иң зур бүләк һәм бәхет булыр.