Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР


ТАУ ТАҢЫ
ш ay-гөр килеп су ага, Дулкынын бәреп ярга. Аның дәртле тавышын Җил илтә еракларга. Караңгылыкны куып, Тауның ал таңы атты. Таңнан куркып, ач бүре' Ашыгып өненә кайтты. Соңга калган бер йолдыз Тау артында югалды, Кояш чыгып кыялар, Таулар-ташлар нурланды.
САГЫНАМ
/Кубань буе тал-тирәк: Аңа да сердәш кирәк. Сагынмый ни хәл итим, Очрашабыз бик сирәк. Яшьлек — чәчәк аткан гөл, Кадерен белергә кирәк. Бер-беребезне сөйсәк тә, Очрашабыз бик сирәк. Яшьлек, язгы су кебек, Агып китмәсен гөрләп.
Сагынмыйк, саргаешмыйк — Кавышыйкчы тизрәк.
Ногайчадан М. К ә р и м о в тәрҗемәләре.