ШАГЫЙРЬ ҺӘМ КӨРӘШЧЕ
1. ШАГЫЙРЬ ЬӘМ КӨРӘШЧЕ3
итлерчылар фашизмына каршы көрәш тарихын өйрәнүче һәркемнең игътибарын үзенә тарта торган «Моабит дәфтәре» исемле шигырьләре җыентыгы өчен Созет хөкүмәте 1957 елның 22 апрелендә татар шагыйре Муса Җәлилне Ленин премиясе белән бүләкләде. Фашистлар тарафыннан үтерелгән бу шагыйрьнең тууына 50 ел туларга бер көн калганда гына Совет хөкүмәте аңа илнең иң зур хәрби мактау исемен — Советлар Союзы Герое исемен бирде.
Бу — бердән, солдат һәм патриотның зур фидакарьлеген тәкъдир итүне күрсәтсә, Ленин премиясе бирелүе шагыйрьнең поэзиясенә әдә- би-художество ягыннан зур бәя бирү дә, татар халкының культурасы чыннан да җитлеккән культура икәнлеген барлык совет халыклары алдында раслау да булды.
Сәнгатьнең алдынгы эшлеклесе Муса Җәлил Советлар Союзының бу бөек ике бүләге белән бик хаклы бүләкләнде.
«Дөнья һәм дөнья әдәбияты исемнәре иҗатларының мәңгелек данына әйләнгән күп кенә шагыйрьләрне белә, — диде әзербайҗан совет шагыйре Самед Вургун Муса Җәлилнең юбилее көнендә. — Ләкин шагыйрь һәм герой Муса Җәлил кебек әсәрләре белән генә түгел, бәлки үлеме белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрьләр бик аз. Менә алар: бөек Байрон, Венгриянең 3 «Икенче бөтендөнья сугышы тарихы проблемалары» исемле китаптан. Академия басмасы, Берлин, 1958 ел, II том, 367—378 битләр. Бераз кыскартып алына. Бу хезмәтне редакциягә Берлиндә булып кайткан шагыйрь Шәйхи Маннур тапшырды.
Редакция. 1 Бу киңәшмә турында бер язма сакланып калган. Аны Гиммлер яздырган булса кирәк. «Халыкара хәрби трибуналның төп хәрби җинаятьчеләргә каршы процессы* дигән документлар. Нюрнберг. 1945 ел. 14 ноябрь — 1946 ел, октябрь. (Немец телендәге рәсми текст), XXXVIII том, 86 бит.
данлыклы халык шагыйре Петефи, герой Юлиус Фучик һәм, ниһаять, ААуса Җәлил».
Демократик Германия Республи-касында Муса Җәлилнең иҗаты һәм әсәрләре бик аз билгеле әлс. «Моабит дәфтәре»ннән дигән исем белән Франц Лешнитцерның ирекле тәрҗемәсендә шигырьләр җыентыгын бастырып чыгаруы һәм советлар власте шартларында шаулап чәчәк атып үскән татар халкының иң күренекле вәкиленең поэтик иҗаты белән танышырга мөмкинлек булдыруы өчен без «Культура һәм Прогресс» нәшриятына рәхмәт әйтергә тиешбез.
М у с а Җә л ил н ең тормышының соңгы чоры — аның фашизмга каршы ничек көрәшүе — шулай ук бездә аз билгеле әле; бу хакта безнең немец матбугатында игълан ителгән материаллар да, яңа тикшеренүләр белән чагыштырганда, бик искергәннәр инде.
Мин биредә Муса Җәлилнең тор-мышының соңгы чоры турында совет һәм немец иптәшләрнең коллектив тикшеренүләренә кыскача гына тукталып үтәргә телим.
Премьер-министр янындагы мат-бугат идарәсе һәм «Советлар Союзы Матбугаты» редакциясе Демократик Германия Республикасында алып бара торган тикшеренүләргә фашизмга каршы көрәшүчеләр комитетында һәм Марксизм-ленинизм институтында
Г
88
эшләуче иптәшләр дә катнашты.
89
Ул тикшеренүләр нәтиҗәсендә хә-зергә ирешелгән уңышларның берсе шул: безнең редакциябез Моабит зинданында Муса Җәлил белән бер камерада утырган бельгияле анти-фашист Андре Тиммерманс белән бәйләнешкә керә алды.
Киләчәк буыннар өчен Моабит дәфтәрен саклап калган А. Тиммер- мансның истәлекләре һәм Советлар Союзында публицист Ю. Корольков һ. б. алып барган тикшеренүләр фашизмга каршы аяусыз көрәшкән Муса Җәлил турында бик кыйммәтле материаллар бирәләр.
Муса Җәлил һәм аның иптәшләре бик катлаулы һәм бик авыр шартларда көрәшкәннәр. Алар Розенберг ялчылары тарафыннан төзелгән «Идел-Урал» исемле татар легионында гитлерчы фашистларга сатылган татар ак эмигрантларының даими күзәтүе астында, шул эмигрантлар үтә көчле милләтчелек пропагандасы алып барган шартларда эш иткәннәр. «Легионнар» һәм Власов армиясе дип йөртелгән нәрсә Демократик Германия Рес-публикасында да һәм — миңа билгеле булганча — совет матбугатында да аз өйрәнелгән әле. Көнбатыш Германиядә, киресенчә, бу турыда шактый яздылар инде. Ләкин алар- дан Муса Җәлилнең һәм аның көрәштәш иптәшләренең исемнәрен эзләп азаплану файдасыз. Күпчелеге ак эмигрантлардан торган ул авторлар иң элек үзләренең «хез- мәтләре»н искә төшерергә тырышалар. Алар арасында бөтенләй башка теләк белән эш итүче немец авторлары да бар: ул авторлар әсир төшкән совет гражданнарын коралландырып, үзләренең туган илләренә каршы сугышырга кертү кебек, ачыктан-ачык мәгънәсез планнарының җимерелү сәбәбен үзләренчә аңлатырга һәм яңадан Советлар Союзы халыклары арасында милли дошманлык тудырырга азапланалар. Юрген Торвальдның Штутгарт шәһәрендә Штайнгрубеи нәшриятында басылып чыккан «Сез кемне һәлак итәргә телисез?» («Jurgen Thorwald «Wen Sie verderben wol- len» — «Зур хыянәт отчеты») исемле китабын менә шул юнәлештәге омтылышларның берсе дияргә була.
Торвальд болай дип расларга азаплана: янәсе Власов ярдәмендә совет халкын «азат итәргә» теләгән кораллы көчләр һәм яхшы күңелле Розенберг булган, ләкин явыз Гитлер белән юньсез эсэсчылар шул «азатлык армиясе»иә бернинди дә ярдәм итмәгәннәр. Торвальдча, фашистлар Власовның кадерен белмәгәннәр булып чыга. Торвальд гитлерчылар Германиясенең тар-мар ителүе өчен фашистларны гаепләми, киресенчә, аларны күзгә күренеп торган нәрсәләрне дә сизә алмаган һәм «зур шанслар»дан файдаланмый калган гөнаһсыз бәндәләр дип атый.
Гитлерчылар вермахтның «азатлык миссиясе»н бизәп, ялганлап сурәтли торган барлык бу азаплануларга тарихи чын фактлар каршы куелырга тиеш.
Бар нәрсәне дә ерткычларча юк итү һәм җимерү комсызлыгы белән янган Гитлер Советлар Союзына басып керде: ул, Совет армиясен җимерә калса, иң элек «шул бик зур бәлешне алдына салырга», икенчедән, шул ил белән идарә итәргә, өченчедән, шул илнең халкын һәм байлыгын эксплуатацияләргә өметләнә иде.
Гитлер, Розенберг, Ламмерс, Кейтель һәм Геринг 1941 елның 16 июлендә җыелып киңәшкәндә әнә шундый оятсыз өметләре турында фикер алышканнар. Аннан соң ул сүзләр фюрерның яманатлары чыккан боерыкларында тәмам кабул ителгән карар төсен алган һәм Розен- бергның Көнчыгыш министрлыгының җинаятьчел аппараты шул бое-рыкларны тормышка ашырырга то-тынган
Шул ук киңәшмәдә шундый белдерү ясалган: «Немецтән бүтән беркемгә дә корал йөртергә һичкайчан да рөхсәт итмәскә! Бу нык кагыйдә булып калырга тиеш. Бу бик әһә
90
миятле. Коллыкка төшерелгән нинди дә булса халыкларны хәрби ярдәмгә тарту, хәтта ул эш бик җиңел тоелса да, ул һичшиксез безгә каршы әйләнәчәк. Бары немец кенә корал йөртергә хаклы. Славянин да, чех та, казакъ та, украинлы да корал йөртергә хаклы түгел».
Булачак колония өлкәләрендә «тү-бән расадагы» кешеләрне мөмкин кадәр тизрәк кырып бетерү өчен 1941 елның мартында «Комиссарлар турында приказ» («Komissar Ег- 1а?») 4 дип аталган боерык чыгарган «хуҗалар расасының иң сайланган өлеше» ул чакта әле үзен бик көчле санаган.
Барыннан да элек «политик җи-тәкчеләргә һәм комиссарларга» каршы юнәлтелгән бу боерык буенча кулга алыну белән комиссарлар, шулай ук еврейлар күпләп-күпләп һәм азаплап үтерелгән. Сугышның беренче айларында кулга төшкән әсирләр күбесенчә шунда ук юк ителә барылган, сугыш сузыла төшкәч кенә, алар, лагерьларга ябылып, шунда ачлыктан, төрле йогышлы авырулардан меңләп-меңләп кырылганнар 5.
Элекке Германия армиясенең ка-питаны булган профессор Теодор Оберлендер (хәзер ул Бонн хөкүмә-тенең илне сату буенча министры), гитлерчы генераллар әле Кавказдан Урта Азиягә бәреп керү турында хыялланып утырган чакта, «таулы- лар бүлеге»6 дигән алдавыч исем, астында, Кавказ һәм Урта Азия ха-' лыклары кешеләреннән баш күтәрүчеләр дигән исем белән, гаскәри частьлар оештыру планын төзегән.
Совет армиясенең баһадирларча . ударлары ул явыз хыялларны юкка чыгарган. 1942 елны гомуми хәл шундый үзгәргән, «бары тик немец кенә корал йөртергә хаклы» дигән принцип тулысымча алып ташланырга тиеш булган; комиссарлар турындагы боерык гамәлдән чыккан дип белдерелгән һәм
4 Кереш сүздән аерым битләр. «Конгресс» I нәшрияты. Берлин. 1957 ел, 574—575 бит- 1 ләр.
5 Мәсәлән, Польшадагы Ченстохово лагерена ябылган 30.000 төркстанлыдан, ягъни Урта Азия халыклары кешеләреннән бары тик 2000 чамасы гына исән калган.
6 «Der Spiegel» журналы, 1954 елның 21 апрель саны. 7 Аларга Германиядә яшәгән Вәли Каюм ханны, «генерал» Шкуроны, Дон казаклары атаманы Красновны, Кырым ханы Гәрәйне, генерал-лейтенант Бичераховны һ. б. ларны керткәннәр. 8 Хәзер Бройтигам Бонның чит ил эшләре министрлыгында министрның диригенты. Доктор Бройтигам күптән түгел генә Бонн республикасының Гонконгтагы генерал-кон- сулы итеп билгеләнде.
фашистлар нәкъ «азиатлар» арасыннан, ягъни Советлар Союзында яшәүче рус булмаган милләтләр халыклары ке-шеләреннән «үзләре сугышырга те-ләүчеләрне» эзләргә тотынганнар.
Фашистлар басып алган көнчыгыш өлкәләрендә аеруча Розенберг министрлыгы зур активлык белән эшкә керешкән. Ул, төрле маҗаралар һәм җайлы тормыш эзләп йөрүче милләтче эмигрантлардан файдаланып, рус булмаган милләтләр халыкларын «азат итү комитетлары» оештырырга тотынган 7. Бу комитетлар аркылы фашистлар шул милләт кешеләреннән булган хәрби әсирләрне гитлерчылар Германиясе ширмасы астында автономияләр төзү дигән алдавыч белән төрле «легионнар»™ тупларга уйлаганнар. Профессор Г. фон Менде бу эш белән аеруча актив шөгыльләнгән. Элек резиденциясе Тбилисида урнашкан һәм Закавказье буенча Германиянең генерал-коисулы Вулып хезмәт иткән, ә 1941 елдан башлап гомуми политика бүлеге җитәкчесе һәм министрлыкның вермахт белән бәйләнешен булдыру вәкиле доктор Отто Бройтигам 8 да Розенберг министрлыгында бу эш өчен авторитетлы кеше саналган. Коры җир гаскәрләре армиясенең баш командование- се, төгәлрәк әйткәндә генеральный штабның оештыру бүлеге, «Көнчыгышның башка төр гаскәрләре» бүлеге белән бергә (аның җитәкчесе оберстлейтенант Гелен булган), рус булмаган милләтләр халыклары хәрби әсирләреннән «күңеллеләр»
.91
сайлап алырга хәзерләнә башлаган. Шулай итеп, бераздан беренче гаскәри подразделениелар төзелгән. Ул подразделение группаларының җи-тәкчесе майор граф Штауфенберг9 һәм аның «Көнчыгышның башка төр гаскәрләре» бүлегенә җитәкчелек итүче дусты оберстлейтенант фон Роэннэ генерал Эрнст Кестранг- ны10 «күңеллеләр»гә җитәкче итеп раслатуга ирешкәннәр. Бу 66 яшьлек генерал 1942 елның 10 августында Винницага җибәрелгән һәм анда әлеге хәрби подразделениеләрне кабул итеп алган. Вермахтның баш командованиесенең пропаганда бүлегендә эшләүче икенче бер офицерлар группасы (Николаус фон Гротэ, оберст Ганс Мартин һ. б.), ак гвардиячеләр оешмалары белән берлек-тә, рус әсирләреннән һәм Германиядә хезмәт иттерү өчен көчләп куып китерелгән совет кешеләреннән ве-ликорус эсерлары лозунглары астында «Добровольческая армия» дигән нәрсәне төзергә керешкән. «Күнелсез ике төрлелек» турында, ягъни югарыда искә алынган ике группа арасындагы «көндәшлек» турында, Көнбатыш Германиянең тарихчылары бүген бик тырышып язалар. Чынлыкта исә немец фашистлары үзләренең хәрби авантюралары өчен теләсә нинди юл белән булса да руслардан, шулай ук рус булмаган башка милләт кешеләреннән җинаятьчел рәвештә файдалану ту-рында гына уйлаганнар.
Коры җир гаскәрләре баш коман-дованиесенең «легионнары» Польшага урнаштырылган, аларның һәр- кайсының кадровый батальоны булган 11. Бу батальоннардагы әсирләр хәрби киемнәргә киендерелгән. Шунда ук кыр батальоннары да оештырылган. Лагерьларда легионнарга туплау эшен эмигрантларның милләтче
J Соңыннан 1944 елның 20 июле путчына актив катнашкан кеше. 10 Кестранг, Эрнст. 1876 елда Мәскәүдә китап сатучы семьясында туган. Мәскәү мәктәпләренең берсендә укыган һәм русча бик яхшы сөйләргә өйрәнгән. 1900 елларда Германиядә офицер булып хезмәт иткән. Аннан соң бөтендөнья сугышына катнашкан, ә 1914 елда гетман Скоропадский янындагы немец хәрби комиссиясендә эшләгән. 1927—1930 елларда ул Мәскәүдәге Германия илчелегендә хәрби атташе булып хезмәт иткән. 1933 елда Кестранг Герма- ниягә чакыртып кайтарылган, ләкин 1935 елда тагы Мәскәүгә, шул ук эшкә җибәрелгән. 1941 елның июлендә Кестранг Баку- Тбилиси-Косполис аркылы Германиягә кайткан. 11 1942 елның сентябрендә Циленкеда оберстлейтенант Эрнекке командованиесен- дә «Төркстан легионы», шул ук Циленкеда : майор Ридель командованиесендә «Әзер- байҗан легионы», Везоледа майор Ху- . селле командованиесендә «Грузин легионы». Пропотнедә «Әрмән легионы» төзелгән. Аннан соң «Грузин лсгионы»ннан «Төнь- . як Кавказ легионы» аерылып чыгарылган. , «Грузин легионы» оберстлейтенант Брайт- нерга буйсындырылган һәм Польшада торган. Майор Зикендорф комаидованиесендәге «Идел-Урал легионы» Радом янындагы Ельняда төзелгән.
комитетлары алып барган. Коточкыч шартларда, зур газаплар эчендә яшәүләренә карамастан, хәрби әсирләр фашистларга хезмәткә баруга бик каты каршы торганнар. Гитлерчылар табан асларын ялап йөрүче сатлык җан милләтчеләргә легионнарга кеше туплауда Иерусалимнан килгән бөек мөфти, «галиҗәнап» Сәет Мөхәммәт Әмин эль Хөсәен җитәкчелек иткән. Гитлерга ялчылык иткән бу чалмалы авантюрист фашистларның «яңа тәрти-бен» пропагандалау өчен лагерьлар-, га килеп йөргән.
1942 елның июнендә Волхов фрон-тында авыр яраланып әсир төшкән Муса Җәлил Холм һәм Демблин лагерьларыннан Вустрау лагерена китерелгән. Шунда әлеге мөфти аның белән очрашкан. Ак эмигрантларның пычрак эшләрен өзү уе белән янган Муса Җәлил, мөфти белән очрашудан файдаланып, Гумеров дигән фамилия астында, милләтчеләрнең «Идел-Урал» төрек-та- тарлары» комитетына ышанычка кергән.
Советлар Союзын янәсе тар-мар иткәннән соң, гитлерчылар Германиясе кул астында, Идел белән Урал арасындагы җирләрдә оештырырга хыялланган «Татар-башкорт дәүләте» дип йөртелгән шул комитет турында берничә сүз. Профессор Менде ул комитетның башына Берлиндә Рихард Вагнер мәйданчыгы янындагы тын гына бер урамда күп еллардан бирле төрек паспорты бе
92
лән яши торган Габдрахман Шәфи Алмаз дигән татар ак эмигрантын куйган. Вустрау лагереннан чыга-рылганнан соң Муса Җәлил бераз вакыт шул йортта яшәгән.
Җәлилгә лагерьда «культура эш-ләренә җитәкчелек итү» йөкләнгән. Бу хәл аңа лагерьдагы әсирләр белән турыдан-туры аралашырга һәм дошманның тирән тылына кереп йө-рергә мөмкинлек биргән: Җәлил фашистларга каршы көрәш оештыру өчен моңардан бик тиз файдалана башлаган.
Без фашистик Германиядә совет патриотларының каршылык көрәше ул чакны инде шактый киңәйгәнен беләбез (бу турыда беренче һәм шактый ышанычлы материаллар игълан ителде инде ’). Кулында бик киң фактик материаллар булган Ю. А. Бродский язганча, совет патриотларының азатлык көрәше «янаучы көчкә» әверелгән, һәм ул көч гитлерчылар дәүләтенең эчке политик хәленә торган саен зуррак куркыныч тудырган. Дошманның үз илендә аңа каршы аяусыз көрәшеп, совет кешеләре фашизмның тар-мар ителүенә һәм бөтен дөньяның ты-нычлык сөюче көчләре җиңеп чыгуга ярдәм иткәннәр 12 13.
Сугышның иң кызган һәм хәлиткеч чорында дошманның башкаласы Берлиндә оешкан һәм бик үзенчәлекле шартларда эшләргә тиешле булган Муса Җәлилнең дошманга каршылык күрсәтү группасы шул героик һәм фидакарь көрәшнең бер буынын тәшкил иткән. Бу группа алда искә алынган комитетның агулы милләтчелек пропагандасына каршы чыккан, татар якташларының патриотик хисләрен уяту һәм аларны хәрәкәткә күтәрү буенча бик актив эшли башлаган. Билгеле, ул эш җиңел булмаган. Ачу белән янган ялкынлы сүз, көрәшкә чакыра торган шигырьләр каршылык күрсәтүче сугышчыларның
12 «Вопросы истории» журналы, № 3, 1957 ел, немецчэ чыккан «Советлар Союзы Матбугаты» дигән басма, №№82—83. 1957 ел, 1813—1816 битләр һәм 1829—1832 битләр.
13 «Советлар Союзы Матбугаты», № 83, 1957 ел, 1832 бит.
1 «Көнчыгыш группасының» төп көчләре 1943 елның ахырында Франциягә барып урнашкач, «Идел-Урал легионы» кешеләрен гитлерчы фашистлар «иң ышанычсыз» дип тапканнар. Оберлейтенант Вальтер Ханден Көнбатышның Баш командующее каршындагы күңеллеләр бүлеге командиры исеменнән көндәлегендә болай дип язып куйган: «10 август. Легионнан күңеллеләрнек кадровый дивизиясе командиры Идел буе татарларын һәм әрмән легионнарын коралсызландырырга боера. Болар барысы да ачыктан-ачык трагедия чигендә тора. 6 сентябрь. Идел буе татарлары ба-тальоны житәкчесе 827 үзенең батальоны калдыкларының коралсызландырылганын белдерә» (Торвальд Юргенның югарыда искә алынган китабыннан китерелә. 102 бит).
озак вакытлар буе бердәнбер һәм бик әһәмиятле коралы булган. Эмигрантларның милләтче комитеты Берлиндә фашистлар ярдәме белән «Идел-Урал» дигән газета чыгарып килгән. Каршылык сугышчылары листовкалар бастырып тарату өчен шушы кү- бәйткеч аппаратка тап булуларына бик шатланганнар.
Иң элек Германиядәге әсирләрнең төрле лагерьлары белән бәйләнеш булдырылган. Муса Җәлил татар һәм башкорт хәрби әсирләре күп кенә булган Свинемюнде лагерена барган. Каршылык күрсәтү группасы членнары шулай ук Дрезденгә дә барганнар. Тиммерманс- ның раславынча, хәрәкәт итүче группа иң элек Гамбургта эш алып барган. Ләкин барлык эшнең үзәге Идел буе татарларының кадровый батальоннары урнашкан Радом ла-геренда тупланган. 1943 елның язында Җәлил культура эшчесе сыйфатында Радомга килгән.
Чәнечкеле тимер чыбыклы киртә эчендә ятуларына карамастан, кар-шылык күрсәтүчеләр шул хәлдә мөмкин булган барлык көрәш чара-ларын кулланганнар. Фашистлар, әсирләрне алдап серләрен белү өчен, лагерьларда музыкаль-әдәби кичәләр ясарга рөхсәт иткәннәр. Шул кичәләрдә әсирләр шигырьләр укыганнар, төрле җырлар җырлаганнар, хәтта кечкенә генә пьесалар да куйганнар. Муса Җәлил менә шул кичәләргә катнашкан, төрле кинаяләр белән, шигырьләренең сүзләрен алмаштырып укыган, ләкин аның ни әйтергә теләгәнен, ни уйла-ганын һәркем диярлек ачык төшенгән. Муса Җәлилнең шигырьләре бар кешеләрдә дә өмет уяткан, аларга яңа көч биргән.
Җәлилнең шигырьләре кулдан- кулга күчеп йөргән, аларны күңелдән ятлаганнар һәм шул тирән тәэсир итә торган әсәрләрне кем язганын һәркем диярлек белгән.
93
Шулай итеп, бу группа бик кызу эш алып барган. Нәтиҗә үзен озак көттермәгән. Нәкъ Радомда төзелгән батальон, фронтка барышлый юлда баш күтәреп, партизаннар ягына чыккан. Бу батальонның баш күтәрүе легион эскәнҗәләре эчендәге совет кешеләре алып барган кө
94
рәшнең бердәнбер гәүдәләнеше генә булмаганы хәзер бик ачык инде. Каршылык күрсәтү группасы фа-шистлар тарафыннан ачылганнан соң күп тә үтми, берничә мең кешедән тора торган 4 нче батальон баш күтәргән Ч Бу баш күтәрүнең дә 'Муса Җәлил группасы эше икәнендә шик юк.
/Муса Җәлил һәм аның иптәшләре 1943 елның август аенда лагерьда баш күтәрү башларга һәм легионерларны качырырга әзерләнгәннәр. Алар поляк партизаннары белән элемтәгә кергәннәр һәм полякларның ярдәменә исәп тотканнар. Ләкин группаның фашистлар тарафыннан кулга алынуы планны өзгән.
Радом лагерендагы һәм Берлиндәге каршылык күрсәтү группаларын гитлерчыларның ничек белүләре һәм Муса Җәлил белән аның иптәшләрен ничек кулга алынуы хәзер ачык билгеле. Без Муса Җәлил белән бергә кулга алынган һәм җәзалап үтерелгән көрәшчеләрнең күбесенең исемнәрен беләбез инде. Алардан Казаннан татар балалар язучысы Абдулла Алишны, Мәскәү редакцияләренең берсендә эшләгән журналист Әхмәт Симаевны күрсәтергә була. Бу группада шулай ук инженер Фоат Булатов, актер Эмиров, врач Хисаметдинов, бухгалтер Гариф Шабаев, юрист Мичурин, Кур- машев, Габдулла Батталов, Сәйфел- мөлеков һәм Шәрипов торганнар. Лагерьның җитәкчесе майор фон Зикендорф ешаеп киткән качуларны оештыручыларны һәм легионерлар арасында таратыла торган листовка авторларын ачарга гестапога ярдәм итәрлек шымчылар тупларга боерган. Шундый бәндәне эзли торгач, фашистлар нишләргә белмичә аптырап йөргән, мораль яктан таркалган Мәхмүт Ю. дигән бер әсиргә тукталганнар. Ләкин ул бәндә дә шундук хаин булып китә алмаган әле. Мәхмүтне әллә ничә төннәр буе куркытканнар, атабыз дип, урманга алып барып, кабер казыткан- нар. Шулай бер атна азаплаганнар. Мәхмүттән допрос алганда милләтче эмигрантлар комитеты члены шунда булган, ул гестапо белән бәйләнештә булуын Мәхмүттән яшереп тә тормаган. Алтынчы төндә Мәхмүт, газаплауларга түзә алмыйча, гестапода эшләргә язма рәвештә ризалык биргән. Хыянәтчене Муса Җәлил эшләгән культбригада- га билгеләгәннәр. Ул чакны каршылык күрсәтү сугышчылары лагерьдагы массовый качуга хәзерлек күрә торган булганнар.
Шул хәлдән соң күп тә үтми — бу июль башында булган — каршылык күрсәтү группасының ике кешесе — Курмашов белән Батталов — фашистларның пропаганда әдәбиятын алып кайту сылтавы белән, Радом лагереннан Берлингә киткәннәр. Җәлил аларга Берлиндә яшерен рәвештә басыла торган листовкаларны алып кайтырга кушкан. Алар белән бергә, Курмашов белән Батталовларны күзәтү өчен. /Мәхмүт тә барган.
Алар юлда озак булмаганнар. Хыянәтче ышанычка кергән һәм алариың комитетка ни өчен баруларын белеп алган. Лагерьга әйләнеп кайткач, көрәшчеләр листовкаларны таратканнар, әсирләр алар- ны матраслары эченә яшергәннәр. Мәхмүт тә листовкаларның бер пакетын алып яшергән, һәм шунда ук гестапога хәбәр иткән.
1943 елның 12 августына каршы , төнне солдатлар культбригада барагын чолгап алганнар. Гестапочы-■ лар баракны бик нык итеп, тентергә тотынганнар. Листовкалар табылган һәм каршылык күрсәтү группасы кешеләреннән күп кенә кеше . кулга алынган. Аннан соң оешманың Берлиндәге өлеше дә кулга алынган. Хәтта хыянәтче Мәхмүтне •
95
1
дә кулга алганнар. Аны ялгыз камерага япканнар, аннан соң, Варшавага күчереп, хыянәте өчен тиешле алтын белән бүләкләп, Австриягә экскурсиягә озатканнар.
Каршылык күрсәтү көрәшчеләре хәрби төрмәләргә ябылганнар һәм алар шулай ук хәрби суд тарафыннан хөкем ителеп, төрле җәзаларга тартылганнар булса кирәк.
1943 елның декабреннан башлап 1944 елның мартына кадәр Муса Җәлил бельгияле антифашист Андре Тиммерманс белән бергә Лер- терштрасседәге VWE төрмәсенең 382 нче камерасында утырган. Тиммерманс Җәлилнең үзен нык тотуын сөйли, ул күбесенчә карт солдатлардан торган төрмә сакчылары арасында беркадәр хөрмәт казанды, хәтта иҗат эше белән шөгыльләнер өчен дә вакыт һәм мөмкинлек таба алды дип раслый.
Дрезденгә судка алып кителүенә ярты айлар чамасы калганда (Муса Җәлилне анда 1944 елның мартында алып китәләр), Җәлил Моабит циклындагы шигырьләрен Андре Тиммерманска әманәт итеп калдырган.
Тиммерманс ул шигырьләрне, үзе-нең кием-салымнары белән бергә Бельгиягә озаткан һәм үзе азат . ителгәннән соң Брюссельдәге Совет консуллыгына тапшырган.
Муса Җәлилнең Моабит шигырь- i ләрендә без аның ялкынлы йөрәге тибешен ишетәбез, безгә шагыйрьнең тирән хисләре һәм уйлары, аның яшерен өметләре һәм дәртле : омтылышлары ачыла. Без ул ши-гырьләрдә коммунистның көрәш ру-хын, аның һичнәрсә дә какшата ал- : маган нык ихтыярын, җиңеп чыгуга ' нык ышануын тоябыз. Ул шигырьләрне укыган саен аларны бары ■ тик корыч ихтыярлы көрәшче, ил- i нең патриоты, халыкның турылыклы улы гына яза алганын күрәсең. : Шагыйрь соңгы
14 Дрезден округы дәүләт прокуроры безнең сорауга болай дип жавап бирде: «Дрездендә Пилльнитцерштрасседәге элекке баш суд бинасында нацистларга каршылык күрсәткән антифашистларны уголовный жа- ваплылыкка тартып хөкем итү актлары саклана торган булган. 1945 елның 12 һәм 13 февраленә каршы төндәге каты бомбага тоту вакытында бу бина тәмам янып беткән. Андагы барлык актлар да юкка^ чыккан. Аннан соң шул да мәгълүм: Кызыл Армия частьлары керер алдыннан нацистлар судта һәм прокуратурадагы политик процессларга кагылышлы барлык актларны Дрездендәге Мюнхнер мәйданындагы суд бинасы ишек алдына чыгарып яндырганнар. Янган элекке төрмә судлары материаллары арасында да фашистлар заманындагы документлар сакланмаган».
әсәрләрен үзенчә бер васыять итеп караган һәм алар киләчәк буыннар өчен саклана алырмы икән дип бик борчылган.
Безнең көннәргә тикле сакланып кала алган куен дәфтәрләренең берсенең соңгы битенә Муса Җәлил болай дип язып куйган:
«Татарча язу танучы һәм бу дәф-тәрне укучы дуска.
Моны язды татарның билгеле ша-гыйре Муса Җәлил. Аның тарихы болай... 1942 елны сугышка килде һәм... әсирлектә күп газаплар чигеп, 40 үлемнән калып, ахырында Берлинга китерелде. Берлиндә сәяси яшерен оешмага катнашуда, совет пропагандасы таратуда гаепләнеп кулга алынды, төрмәгә ябылды. Бәлки аны үлем җәзасына хөкем итәрләр. Ул үләр. Ә аның әсирлектә һәм тоткынлыкта язган 115 шигыре бар. Ул шулар өчен кайгыра. Шуның өчен 115 нең 60 ын гына булса да күчереп калдырырга тырышты. Әгәр бу китап кулыңа төшсә, шигырьләрне яхшылап, дикъкать белән акка күчер, сакла һәм сугыштан соң, Казанга хәбәр итеп, үлгән татар шагыйренең шигырьләре итеп дөньяга чыгар. Минем васыятем шул! Муса Җәлил. 1943, декабрь».
*
* *
Муса Җәлил һәм аның иптәшләренә хөкем Дрездендә 1944 елның мартында булган. (Аларны хәрби суд хөкем иткән булса кирәк.) Гаепләнүчеләр барысы да үлем җәзасына хөкем ителгән. Дрезденнең бик каты җимерелүе бу процесс турында нинди дә булса архив материаллары табу мөмкинлегенә ышанычны юкка чыгарган 14.
96
Август аенда Тиммерманс Шпандау төрмәсендә Муса Җәлил белән яңадан очрашкан. Тиммермапспың әйтүенчә, 1944 елның 20 июлендә, Гитлерга һөҗүм ясалганнан соң, Моабит төрмәсендәге барлык политик тоткыннар Шпандауга күчерелгән. Берничә көннән соң Тиммерманс Муса Җәлилне тагып күргән һәм, аның әйтүенчә, «кулында үлем җәзасына хөкем ителүе язуы булган Муса Җәлилне киредән Дрезденгә алып киткәннәр».
-Муса Җәлилнең моннан соңгы яз-мышы безгә ачык билгеле түгел. Муса Җәлил һәм аның иптәшләре Тегель дигән хәрби төрмәдә 1944 елның җәендә күрешкәннәр. Алар- ның барысының да куллары, ә Муса Җәлилнең аяклары да богауланган булган. Муса Җәлил Тегель төрмә-сеннән шигырьләр язылган тагын бер дәфтәрен биреп чыгарган дип уйланыла, ләкин ул дәфтәрнең кайда икәнлеге әле хәзергә билгеле түгел.
Әгәр ул мәгълүматлар табылса, без /Муса Җәлилнең газаплары һәм көрәш юлы Берлиннең хәрби төрмәләре аша ничек үткәнен ачык күрербез. Ләкин ул юл кайда очлана соң?
Моңарчы булган мәгълүматлар Муса Җәлил Плетцензеядә үтерелгән диләр иде, ләкин ул хәбәрләрне хәзер дөрес түгел дип саныйлар.
Үзе сугышка һәм фашизмга каршы булган Плетцензея төрмәсе рухание Пульхау истәлекләрендә Плетцензея төрмәсендә үтерелгән тоткыннар турында шактый тулы мәгълүматлар китерелә. 1943 елдан 1944 ел эчендә андый корбаннарның саны 1800 гә җиткән. Бу җәзаланып үтерелүчеләрне фашист зинданчылары бик төгәл терки барганнар һәм ул актлар әле дә саклана. Шул язулар арасында Муса Җәлил һәм аның иптәшләре үтерелү турында бер генә билге дә, хәтта бер генә ишарә дә юк.15
Берлии өчен барган сугышларга катнашкан һәм Моабит төрмәсен алган совет солдатлары төрмә ки-тапханәсендә рус телендәге бер ки-тапның «/Мин, атаклы татар шагыйре Муса Җәлил, Моабит төрмәсенең сәяси тоткыны, атып үтерелергә хөкем 15 Бу турыда безнең кулда Көнбатыш
1 Пульхау Гаральдның «Соңгы сәгатьләр» дигән китабыннан
ителдем... Фадеевка, П. Тычи- нага һәм туганнарыма сәламемне тапшыруны үтенәм», дигән язулы соңгы битен тапканнар.
Бу язу суд хөкеменнән соң язылган (язуның төзелеше бары тик шулай уйларга гына юл калдыра), аннан соң суд «карары» буенча Җәлил белән иптәшләре атылып үтерелгәннәр дип уйланыла. Муса Җәлилне Дрезденнән башта Лер- терштрассега алып килгәннәр һәм соңыннан гына Шпандауга күчергәннәр булса кирәк. Тегель төрмәсе аның атылыр алдыннан туктаган урыны булган, күрәсең. Аяк-кулла- ры богаулы булуы шуңа ишарә ясыйлар.
Берлин төрмәсендә үлем җәзасына хөкем ителгән тоткыннар 1944 елга кадәр Кызлар яланы (Jungfer- heide) дигән җирдә атыла торган булганнар. Алар арасында чит ил кешеләреннән булган күп кенә тоткыннар да атылганы мәгълүм. Мәсәлән, 1943 елның 4 июнендә 32 голландияле, Штийкель группасы, норвегиялеләр группасы һ. б. атылган 16.
Әгәр Муса Җәлил һәм аның ип-тәшләре шунда үтерелгән булса, алар’ чит ил кешеләре мәетләре күмелгән Деберице каберлегендә яталар булып чыга.
сендә югарыда искә алына торган кешеләр турында бернәрсә дә табылмады. Җәзалап үтерелгән тоткыннар картотекасында Җәлил яки Залилов фамилияләре юк.» 1957 елда Гумеров фамилиясе буенча эзләүләр дә берни бирмәде (1957 елның 22 август карары). Тикшергәндә фашистлар үлемгә хөкем иткән һәм 1939 елдан 1945 елга кадәр булган вакыт эчендә үтерелеп, исемнәре теркәлә барган барлык тоткыннар исемлеге карап чыгылды. Әллә ничә мең биттән торган ул исемлектән Җәлил, Гумеров якп Гаумеров фамилияләре табылмады. Юстиция министрлыгы белдерүенчә, ул исемлектә Муса Җәлилнең дә, иптәшләренең дә исемнәре язылмаган.
2 Бу турыда Пульхау Гаральдның «Соңгы сәгатьләр» дигән китабының 37 битен карагыз.
97
Ләкин болар барысы да шулай булгандыр дип уйланыла гына. Чөнки «рәсми рәвештә үлем җәзасына хөкем ителгән кешеләр, бөтен Германия буйлап үтерелә барган, дип яза Пульхау.— «Өченче империянең соңгы минутына тикле фашистлар бик күп кешеләрне атканнар һәм асканнар. Соңгы җәзалар һөҗүм итеп килүче союздаш армияләрнең туп тавышлары астында үтәлгән» ’.
Муса Җәлилнең соңгы көннәре турында безнең кулда булган шактый тулы материаллар немец анти-фашистлары белән турыдан-туры бәйләнештә булуы турында берни сөйләмиләр. Ләкин интернационализм хисе белән янган бу зур шагыйрь яшьлек елларында ук немец эшчеләр сыйныфының көрәшен күзәтеп барган. Муса Җәлил 18 яшендә чагында (1924 елда) «Кисәкләр» дигән поэма язган. Әдәбиятчылар егерменче еллар татар әдәбиятының күренекле әсәрләренең берсе дип саный торган бу поэманың аңлатмасы үзе үк аның темасын ачык күрсәтеп тора.
1935 елда шагыйрь Германия турындагы темага тагын кайткан. «Джим» дигән поэмасында гуманист Җәлил фашистик расачылыкны фаш итә.
1943 елның декабренда язылган
«Алман илендә» шигыре пролетар интернационализмның иң көчле до-кументы.
Моабит зинданында яткан Муса Җәлил үзен немец антифашистлары белән фикердәш санаган һәм хәтта фашист палачлар кулында тоткында яткан хәлендә дә нем<^1 халкының алдынгы көчләренә мөрәҗәгать иткән.
Саф-саф булып тагын 19 нчы Елгы төсле җырлап килегез, һәм күтәреп өскә уң йодрыкны, «Рот-фронт» дип җавап бирегез.
Борыгыз муйнын комсыз карчыганың Кояш чыксын Алман җиренә.
Күтәрелсен Тельман трибунага, Маркс, Гейне кайтсын иленә.
Арагызда кем бар Цеткин улы, Тельман егетләре кайсыгыз?
Ишетегез бөек хаклык сүзен, Төрмәләрне безнең ачыгыз,— дип язган ул.
Моабит зинданында Муса Җәлил сагышланып көткән якты көннәр безнең республикабызда чынбарлыкка әйләнде, алар бөтен Германиядә дә чынбарлыкка әйләнәчәк. Ватаныбызның көнбатышында баш-ларын калкытып килгән кара мили-таризм көчләренә каршы, шул бөек идеяләр өчен алып барыла торган көрәштә бөек шагыйрь һәм патриот /Муса Җәлилне без үз яныбызда итеп сизәбез.
2. ҖӘЛИЛНЕҢ СОҢГЫ КӨННӘРЕ
өек татар шагыйре Муса Җәлил тормышының соңгы чоры н a 11 ы к л а н д ы р у ч ы м a - ; териалларның соңгы ике елда кү- ■ бәюенә карамастан, фашизмга каршы бу батыр көрәшчене нацист ’ палачларның кайчан һәм кайда , үтергәнлекләре хәзергә кадәр билгесез булып килде.
Совет матбугатында чыгарылган беренче материалларда аның 1944 | елның 10 январенда Плетцензея төр- 1 мәсендә үтерелгәнлеге күрсәтелә иде. Ләкии соңрак немец иптәшләр тарафыннан үткәрелгән тикшеренүләр Муса Җәлилнең үтерелү көне дә һәм урыны да югарыда әйтелгәннәргә туры килмәгәнлекне күрсәтте. Муса Җәлил һәм аның дуслары Плетцензея төрмәсендә үтерелмәгәннәр. Төрмәнең тулысынча сакланып калган архив материалларыннан Каршылык хәрәкәтендә катнашкан татар көрәшчеләрнең исемнәрен эзләү нәтиҗәсез булып чыкты. Шулай ук Көнбатыш Берлин суд палатасы генеральный прокурорының белдерүләре һәм мәгълүм адвокат доктор Каульнең бу белдерүләргә өстәмәләре дә шуны ук күрсәтә.
Б
98
1956 елның сентябрендә, Лертер- штрассе хәрби төрмәсендә Муса Җәлил белән бер камерада булган бельгияле Андре Тиммерманс белән элемтә урнаштырылды. А. Тиммерманс Җәлилнең тик 1944 елның мартында гына Дрездендә судта булганлыгын һәм үлем җәзасына хөкем ителгәнлеген хәбәр итте. 1944 елның августында Шпандау төрмәсенә күчерелгән Тиммерманс анда Муса Җәлилне очраткан һәм коену бүлмәсендә хәтта аның белән бер- ике'авыз сүз дә алыша алган. Тим- мермансның әйтүенчә, август башларында әле Муса Җәлил исән булган.
Герой шагыйрьнең үлеме турында тулырак белергә теләп, мин элек фашизмга каршы актив көрәшкән һәм Плетцензея төрмәсендә рухани булган доктор Гаральд Пульхауга хат яздым. Пульхау — гитлеризм тар-мар ителгәннән соң Германия Демократик Республикасында басылып чыккан «Соңгы сәгатьләр» дигән китапның авторларыннан берсе. Бу китапта фашизмга каршы көрәшкән күп кенә кешеләрнең үлем алдыннан кичергән соңгы көннәре турында языла. Мин доктор Пульхау немец хәрби төрмәсенә ябылган унике татар тоткыны кебек гадәттән тыш вакыйганы хәтерлидер дип өметләнгән идем.
Кызганычка каршы, бу өметләрем бушка чыкты. Доктор Пульхау Муса Җәлил һәм аның иптәшләре турында бернинди мәгълүмат та бирә алмады, ләкин ул минем хатымны башка төрмәләрнең руханиларына җибәргәнен язды. Берничә айдан соң доктор Пульхаудан миңа бер хат килде. Бу хатны ул Берлиннең Гатов бистәсендәге рухани Г. Юрыт- кодан алган. Юрытко сугыш вакытында Шпандау төрмәсендәге католик тоткыннар арасында руханилык эше алып барган икән. «Мин тагын шагыйрь Муса Җәлилне хәтерлим,— дип язган аңа рухани Юрытко,—ка-толик рухани буларак мин аның янына керә идем. Аңа укыр өчен Гете китапларын китердем. Тыныч һәм олы җанлы бу кешегә хөрмәт белән карый торган булдым. Аны Шпандау хәрби төрмәсендәге тоткын иптәшләре бик ихтирам итәләр иде... Җәлил бер инженер белән бер камерада утырды. Инженерның исемен хәтерләмим. Җәлилнең сөйләвенчә, ул үзенең якташларын рус солдатларына каршы сугышмаска чакырган өндәмәләр бастыруы һәм таратуы өчен үлем җәзасына хөкем ителгән». Аннары рухани Юрытко төрмәдән Муса Җәлилнеңбер хатын алып чыкканын һәм шул хатны күрсәтелгән адрес буенча җибәргәнен белдергән.
Муса Җәлил турындагы романына материаллар җыя башлаган татар шагыйре Шәйхи Маннур 1958 елның августында Берлингә килде. Шул очрактан файдаланып, ул рухани Юрытко янына да барды, ләкин рухани югарыда өзекләре китерелгән хатта әйтелгәннәргә бик аз гына нәрсә өстәде. Юрытко, китаплар уку белән тоткыннарның бераз күңелен ачу өчен, үзенең зур китапханәсеннән китаплар китерүе турында сөйләде. Мәсәлән, ул Муса Җәлилгә Гетенең «Фауст»ын (бу китап соңыннан югалган), ә аның иптәшләренең берсенә, шулай ук үлем җәзасына хөкем ителгән, ләкин со-ңыннан гафу ителгән итальян хәрби әсиренә Дантенең итальян телендәге «Илаһи комедия» сен биреп торган.
Менә шушы китапның тышкы би-тендә көч-хәл белән генә танырлык язу эзләре табылды. Аны «политик тәнкыйть» өчен 1944 елның 29 маенда, Берлиндә, хәрби трибунал тарафыннан үлем җәзасына хөкем ителгән 37 яшьлек итальянның язган булуы ихтимал. Бу язмада хәрби әсирнең туган көне һәм урыны, ул чагында Төньяк Италиядә, Мантуяда яшәүче хатынының исеме һәм адресы күрсәтелгән.
Бу элекке хәрби әсир Рениеро Ланфредини белән элемтә урнаш-тырырга тырышу, гәрчә инде ул тору урынын үзгәрткән булса да, уңышлы чыкты һәм көтелмәгән нәтиҗәләр бирде.
Италиягә кайткач, Рениеро Лан-фредини фашистлар төрмәсендә ба-шыннан кичергәннәрнең бөтенесен язган, ләкин үзенең язмаларын бас
тырып чыгара алмаган, чөнки, аның язуынча, «моңа акча күп кирәк булыр иде». Шушы язмаларга таянып, Ланфредңни үзенә бирелгән сорау-ларга бик төгәл җаваплар язып җи-бәрде.
«1944 елның 5 июнендә, — дип яза Рениеро Ланфредини,— мине Шпан-дау төрмәсенең 53 нче камерасына яптылар. Анда Муса Җәлил һәм Булатов әфәнде дә бар иде. Алар мине бик ягымлы каршыладылар. Без шунда ук яхшы дуслар булып киттек. Алар миңа үзләренең инде күп айлар элек үк үлемгә хөкем ителгән- лекләрен һәм үлем җәзасы көтүләрен сөйләделәр. Алар үлем көткәндә дә тыныч һәм, хәтта, шат иделәр. Шул ук вакытта мин аларнын башка кайбер иптәшләре белән, алар кебек үк нацистларга каршы пропаганда белән шөгыльләнгән татарлар белән таныштым. Бу камерада мин бер ай чамасы тордым. Аннары мине 153 нче камерага күчерделәр. Шунда мин Җәлилнең һәм Булатов- ның дусларын очраттым. Алар унике кеше һәм барысы да үлем җәзасына хөкем ителгән иде.
1944 елның 24 августында иртән 6 сәгатьтә немец сакчылары камераның ишеген ачтылар. Жандармнар үлемгә хөкем ителгән тоткыннарны фамилияләре белән чакырып, чыгарга куштылар. «Нәрсәгә?» дигән сорауга: «Сакчылар моны белмиләр»,— дип җавап бирделәр. Ләкин тоткыннар моның нәрсәгә икәнлеген шунда ук аңладылар. Алар- ның әйткән сүзләре миңа удар кебек тәэсир итте. «Син үлүдән бик курыккан идең. Хәзер без үләргә барабыз»,— диделәр алар. Барлык әйберләрен камерада калдырдылар. Алар чыгып барганда мин Муса Җәлилнең һәм аның коридорда бер- берсе белән сөйләшеп баручы иптәшләренең тавышларын шунда ук бик ачык таныдым. Соңрак мин патер Юрыткодан: «Минем камера күршеләрем булган татарларны нишләттеләр»,— дип сорадым һәм ул миңа: «Алар уникесе дә шул ук көнне иртән ун сәгатьтә җәзалап үте-релделәр»,— диде. Аларның кайда үтерелгәнлеген мин сезгә төгәл итеп әйтә алмыйм, ләкин патер Юрытко бу турыда күбрәк белергә тиеш, чөнки соңрак ул миңа: «Татарлар елмаеп, батырларча үлделәр», — дип сөйләде.
Ланфредини рухани Юрытконы, гүя ки, тоткыннар барысы да асып үтерелделәр, дигән мәгънәдә аңлаган. Ләкин рухани үзе, аларны атып үтерделәр, дип белдерә һәм моны башка мәгълүматлар да раслый. Юрытконың сүзләренә караганда, Шпандау хәрби төрмәсе тоткыннарын Шпандаудан көньяк-көнбатышка таба берничә километр ераклыктагы Зеебург тирында атканнар.
Бу мәгълүматлар герой шагыйрь Муса Җәлилнең һәм аның батыр иптәшләренең кайда һәм кайчан канлы фашист террорыннан һәлак булганлыкларын аныклыйлар.
(«Литературная газетажың,
10 январь саныннан).
9