ПОЭТИК ФИКЕР ҺӘМ ШИГЪРИ ДЕТАЛЬЛӘР
(Сибгат Хәкимнең яңа шигырьләре турында
әчәк һәм шагыйрь...
Чәчәк яратмаган шагыйрь сирәк очраган кебек, чәчәк турында язмаган шагыйрь дә бар микән?
Шагыйрь Сибгат Хәкимнең дә соңгы елларда язган бер шигыре «Зәңгәр чәчәк» дип атала.
Чәчәк әдәбиятта, аеруча көнчыгыш поэзиясендә иң таралган традицион образларның берсе. Үзенең матур төсе, хуш исе белән кешеләр тормышын ямьләп торган кебек, чәчәк поэзия бакчасын да гасырлар буе бизәп килә.
Чәчәк турында язу мең кат җыр-ланганны мең дә беренче кат җырлау булып чыкмыймы соң?
Ә поэзиядә мең кабатлау түгел, икенче кат кабатлау да начар ул.
Монда инде әсәрнең уңышы язу-чының осталыгына һәм әсәрнең эч-тәлегенә бәйләнгән. Шагыйрь сурәтне яңа шигъри фикер белән баета алганмы-юкмы, образны яңа поэтик яктыртылышта сурәтләгән- ме-юкмы — хикмәт менә нәрсәдә.
«Зәңгәр чәчәк» шигыренең кереш өлеше чәчәк турында язылган элекке традицион шигырьләрне шактый нык хәтерләтә:
Бер ялгызы утыра зәңгәр чәчәк, Үткән чакта аның турыннан Сиздермәстән күңел моңсулана. Көз башланыр, артта җәй кала. Бөтен басуында шул бер чәчәк Әкрен генә җилдә чайкала.
1 С. Хәким. Суд залында. Татарстан китап нәшрияты. 1958. 122 бит. Бәясе 2 сум 30 тиен.
Беренче карашка фикер дә, хис тә әйтелеп беткән, әсәр тәмамланган кебек тоела. Моңсу көзге табигать, җәй белән саубуллашучы, ялгызы көзне каршылаучы зәңгәр чәчәк... Шагыйрь чәчәкнең ялгызлыгына аеруча басым ясый: укучыда ул моңсулык тойгысы уята, поэтик кабатлау ул тойгыны тагы да көчәйтеп җибәрә, шагыйрьнең дә моңсулануының табигыйлегеи ача. Әмма шигырь шунда гына тәмамланган булса, поэзиягә бу шигырь тематик яктан да, сурәтлелек ягыннан да яңалык өстәр иде микән?
Шигырь дәвам итә. Баксаң, шигырь чәчәк турында гына да түгел икән. Шигырьдәге төп поэтик эчтәлек тә бу юлларда ачылмый икән әле. Сәхнәдә барган пьесаның бер пәрдәсе бетүен, икенчесе башлануын хәтерләтеп, кинәт күз алдына тын таш йортта барган суд күренеше килеп баса. Шагыйрьнең поэтик фикерләвендә үзгәреш туа. Хистәге тирбәлеш, күчеш шигырь төзелешендә дә, сөйләү тонында да чагыла. Лирик геройның салмак, сабыр сөйләме кызулана, моңсулык бер ара югалып тора, аны кеше язмышы турындагы тирән борчылу, яну алыштыра:
Син кирәксә әллә кайларга илт. Борчуларга гомерем сал мине; Әти-әниләре судлашканда Читтә утырып торган сабыйны Мин барыбер күз алдымнан җуймам. Кырдагы чәчәк һәм судтагы бала. Алар арасында бәйләнеш сизелми
116
кебек күренсә дә, шигырь барышында бу ике образ арасында охшашлык әкренләп ачыла бара.
Зәңгәр башлык кигән керсез сабый бала сафлыгы, матурлыгы һәм көчсезлеге белән шул зәңгәр чәчәкне хәтерләтә. Шагыйрь дә шуңа ишарә ясап: «Ул да әнә зәңгәр башлыктан»,— ди. Тик бу эчке, тирән охшашлыкны тышкы яктан сизем- ләндерүче шигъри бер деталь генә. Вала зәңгәр башлыгы белән генә түгел, үзенең язмышы белән шагыйрьгә көзен кырда әкрен генә җилдә чайкалучы зәңгәр чәчәкне хәтерләтә:
Кем теләсен җәйдән аерылырга: Җылы да ул... Җәйдә барсы бар. Иелә-бәгелә җилдә нәфис чәчәк, Ул кем белән көзне каршылар?
Шагыйрь шуңа да үзенең шигырен «Зәңгәр чәчәк» дип атаган. Шигырьнең шул рәвешчә дәвам итүе чәчәк образына яңа эчтәлек, яңа яңгыраш бирә. Традицион сүрәт Сибгат Хәкимгә хас лирик рух белән, интонация белән җылытыла һәм әсәр чәчәк турында язылган башка күп кенә шигырьләрдән әнә шул яңа эчтәлеге белән аерылып тора да.
Юк, шагыйрь җәйнең үтүен, көз җитүен һәм чәчәкнең ялгызлыгын күреп кенә кайгырмый. Сибгат Хә-кимне кеше язмышы, бала язмышы борчый. Шагыйрь гаиләнең җимерелүе, бигрәк тә баланың ятим калуы өчен кайгыра. Авторның төп игътибары ата-аиада түгел, шуңа да ул аларның ни өчен аерылышуларын да, судта үз-үзләрен ни рәвешле тотуларын да язып тормый. Аерылуның бөтен авырлыгы — балада. Шуңа да ул игътибарын са-бый балага һәм аның язмышы турында уйлануга юнәлтә. Оста тотып алынган детальләрдә баланың судтагы хәлен дә, аның сабыйлыгын да, кызганыч язмышын да күз алдына бастыра:
Вер идәнгә, бер судьяга карый,— «Салкынчарак бу тын таш йорттан Ник кайтарып җибәрми ул тизрәк?» Кузгатмый да сөтле шешәсен;
Янәсе, суд хәтле суд алдында Оялмыйча ничек эчәсең!
Гомумән, Сибгат Хәкимдә соңгы елларда тормышчан психологик де-тальләр ярдәмендә күзгә артык таш-ланып тормый торган гади кешеләрнең образларын җанлы, сынлы итеп тасвирлау, психологик анализ осталыгы тагы да үсә бара.
Элегрәк шагыйрь кайбер әсәрлә-рендә үзенең геройлары катнашкан вакыйгаларның тышкы яклары белән мавыга, күренешләрнең тирән мәгънәле булуы җитеп бетми иде. Мәсәлән, «Юнәлгән апа шәһәргә», яки «Бөгелмә базарында» кебек шигырьләре аның соңгы җыентыгында да иҗат юлының үткән истәлекләре буларак геройларының рухи дөньялары ачылган яки шигъри деталь, картина нинди дә булса поэтик фикерне чагылдырган яңа шигырьләреннән нык кына аерылып торалар. Кайвакыт поэтик фикер тасвирланган вакыйгада, күренештә тулысынча ачылып бетә, кайвакытта исә ул турыдан-туры түгел, ә читләтебрәк әйтелә. Ә менә «Юнәлгән апа шәһәргә» шигырендә шагыйрьнең әйтергә теләгән фикерен сүзләрдән дә, сүз асты, юл араларындагы мәгънәдән дә табуы, аңлавы авыр. Шуңа да бу шигырь укучыга эстетик тәэсир итми, фикер яки хис уятмый.
«Бөгелмә базарында» шигырендә Зөһрә, Марина, Дала фронтыннан кайткан егет кебек төрле кешеләр бар, тик аларның үзенчәлекле психологик портретлары юк.
Психологик анализның көчәюе үз чиратында шагыйрьне иҗади уңышка — җанлы, тормышчан образлар тудыруга китерде. Шигырьгә нинди дә булса персонаж килеп керә икән, инде ул исеме белән генә түгел, ә үзенчәлекле характеры, язмышы белән истә кала. «Зәңгәр чәчәк» шигырендә дә моны ачык сизәргә мөмкин: сөтле шешәсен күтәреп әнисе белән судка килгән нәнинең исеме дә юк, әмма ул җанлы образ буларак укучының күз алдында тора.
Шагыйрьнең иҗатында гади ке-шеләрнең тормышларына игътибар көчәя, арта бара. Әмма С. Хәким аерым кешенең эчке дөньясына бикләнеп, олы дөньядан, тормыштай аерылмый. Халык белән рухи бердәмлек, җәмгыять белән аерылгы
117
сыз бәйләнеш, табигать белән якынлыкны тою хисе шагыйрьдә гаять көчле һәм ул тойгы еллар үтү белән үскәннән-үсә генә бара. С. Хәким поэзиясенең һаман яшәрә баруы, ихтимал, менә шушы олы хиснең, яшәрүе һәм шагыйрьнең дөньяга карашының тирәнәюе белән бәйледер дә.
Шагыйрь хәзер тормышта үзен чолгап алган, ләкин ни өчендер элек күзенә чалынмаган күренешләрне күрә, элек ишетмәгән моңнарны ишетә. Тормыш һәм кеше турында җитдирәк уйлану шагыйрьнең иҗатында яңа темалар, интонацияләр тууга, әсәрләренең тагын да халыкчанрак, аһәңлерәк яңгыравына китерде.
Поэзия турында сүз алып барганда без ничек тә сагыш сүзенә кагылмаска, юлда яткан керпене читләтебрәк узган кебек, аны читләтебрәк үтәргә тырышабыз. Туры килгәндә әлеге керпегә таяк белән төртеп тә алабыз. Бу мәсьәләдә без артык дуамалланып китмибезме икән?
Сагыш белән сагыш арасында зур аерма бар. Бар Пастернак зары, сагышы — җәмгыятьнең тарихи барышын аңламаудан, тарих үсешен кабул итмәүдән, аңа көчсез карышудан туган ямьсез ыңгырашу, елау, сыкрау — монысы совет поэ зиясе өчен ят сагыш.
Кешене бәхетле итү теләге белән янган әрнү дә бар. Артык ерак кит- мәстән М. Җәлилнең Моабит тот-кынлыгында иҗат иткән шигырьләрен генә күздән кичерик. Аларда ни хәтле яну! Туган илдән аерылу, сагыну моңы нинди көчле яңгырый. Ә бит ул моң Муса Җәлилнең бөеклегенә бер дә зарар китерми, аның кешелеклеген көчлерәк ачып бирә.
С. Хәкимдәге моң, әрнү, борчылу да шагыйрьнең кешелеклегеннән, 1 кешеләр язмышы өчен янудан туган.
Бу — якты, кешелекле моң. Бу моңда шагыйрьнең балачагы үткән «газиз почмагын» — туган ягын, ән-кәсен, каләмдәш дусларын, Такташ, Җәлилләрне сагынуы да, алариы шагыйрьнең олылавы, яратуы да чагыла. Шагыйрь йөрәге мәхәббәтләре пар килгән бәхетле гашыйклар елмаюын гына түгел, ана газабын да, бала сулкылдавын да ишетә. Шагыйрь гаилә җимерелеп, баланың ятим калуын да күрә. Күрә һәм тыныч кына кала алмый:
Әрни күңел, ачына. Хәер, дөнья Сагышыннан ник күз йомарга!
Менә шушы моң, борчылу, кеше-леклелек аның «Зәңгәр чәчәк», «Рамазан» шигырьләрендә генә-түгел, «Утырдым мин судта», «Фәрхинур», «Әүлия», «Үкенү», «Һаҗирә», «Кадерле почмак», «Әнкәмә», «Сары капкалы йорт» кебек шигырьләрендә дә көчле булып чагыла, аларга эчке бер җылылык өсти.
С. Хәкимнең аерым кешегә, аның тормышына, эчке дөньясына игъти-барны көчәйтүенең уңышлы нәтиҗәсе «Фәрхинур», «Рамазан», «Әүлия», «Царь-баба» кебек шигырьләрендә, «Сары капкалы йорт» поэ масында ачык күренә.
С. Хәкимдә эпик сюжетны лирик тасвирлау белән бергә уңышлы итеп куша алу, шигырьнең драматик киеренкелеген тудыра алу осталыгы да үсә бара. Шагыйрьнең бу үзенчәлеге «Фәрхинур»да аеруча көчле. Әсәрдәге лирик сызык белән эпик башлангыч бер-берсе белән шундый тыгыз үрелгәннәр ки, алариы башкача (мәсәлән, шагыйрь образыннан башка) күз алдына китерүе һич тә мөмкин түгел. Шигырь шагыйрьнең лирик монологы рәвешендә башланып китә һәм акрынлап сюжет эпик сурәтләү, драматизм белән байый бара. Башта шагыйрьнең үз кичерешләре, судка бәйләнешле рәвештә үз уйланулары тасвирлана. Шагыйрь образы беренче пландарак тора. Хис куерганнан-куера бара һәм кинәт шагыйрьнең аерылулар турындагы уйлануларын бүлеп, әсәргә Фәрхинур килеп керә. Уа лирик геройның күптәнге танышь» булып чыга, ул гына да түгел, үз вакытында безнең героебыз бу сылуның капка төпләрен шактый саклаган да икән әле. Ул вакыттан башлап егерме ел үткән. Шагыйрьнең игътибары, уйланулары ирек- сездәи Фәрхинурда:
118
Шаярып бер искә төшерер идем, Фәрхинурга мии ул чакларым, — Суд залындамыни аның урыны... Кемне сөйгән? Кемне сөйсә дә Сөйгән инде. Юк шул, булалмадым Аның туе узган кичәдә.
Сюжет лирик геройның шушы бә-хетсез мәхәббәтенә бәйләнешле рәвештә дәвам итәр кебек тоелса да. шагыйрь һәм Фәрхинур арасындагы мөнәсәбәт шунда туктый да, беренче планга Фәрхинур образы, аның тормышы, язмышы күчә. Шагыйрь образы югалып тора, дөресрәге, поэтик тукымада аның сөйләме Фәрхинур сөйләме белән кушылып китә. Шигырь барышында экспрессив-субъект тирбәлеш, автор сөйләме белән герой сөйләменең үзара керешүләре һәм аерылышулары дәвам итә.
Автор Фәрхинурның саф мәхәббәтен саран сүзләрдә, ләкин аеруча көчле итеп, хисләрне куертып күрсәтә торган психологик, романтик детальләрдә тасвирлый:
Сагыну аны сак йокылы иткән (Дарулар соң бармы янудан): Көймә сорап берсе аваз салса Киң Иделнең аргы ягыннан, йөгереп чыккан төнлә яр буена, Кабатланган аваз яңадан, Кабатланган... Ләкин ул кайтмаган, Хыяллары аны алдаган.
Бу романтик-символик деталь реалистик тасвирлауның табигыйле- геи бозмый, аерылып .тормый, ә киресенчә, Фәрхинурның көчле мәхәббәтен тирән, драматик итеп ачып бирә. Мондый үткен, шигъри детальләр әсәрдә Фәрхинур интонациясе өстенлек иткән уртак сөйләмдә генә түгел, автор сөйләмендә дә очрыйлар.
Ир тиешле кеше,
Нык бәйләнгән булса чәчләрең, Фәрхинурның бер ишетер идең Еллар аша сиңа дәшкәнен!
Еракта йөр, юлның кайсында син Егылсаң да сугыш яралап, Ул бит сине коткарырга әзер Бар бәләдәп саклап, аралап...
Лирик герой әсәргә кабат үзе килеп керә. Ләкин инде аның сүзләре нигездә Фәрхинур образын ачу өчен хезмәт итәләр, Фәрхинур сөйләменең дәвамы буларак яңгырыйлар. Хәзер шагыйрь сөйләме дә элекке танышлыкны искә алу рәвешендә түгел, ә Фәрхинур өчен борчылучы, кайгыручы буларак, Фәрхинур язмышын яктыртучы буларак яңгырый.
Сюжеттагы лирик һәм эпик эчтәлек бер-берсе белән тыгыз үрелеп, Фәрхинур язмышына бәйле рәвештә ачыла бара. Шигырьдәге соңгы күренеш — фронтта исән калган иренең аерылуны сорап язып җибәргәннән соң Фәрхинурның судта үз-үзен тотышын сурәтләгән пси-хологик момент Фәрхинурның олы җанлылыгын тагын да ныграк ача:
Бер югалган килеш яши бирсә, Телеграмма әгәр сукмаса, Элеккечә калыр иде хисләр; Хәсрәтеңне эчкә яшереп тә Асрар идең, йөрер идең горур, Кер төшерми үткән яшьлеккә.
Бу алым — Фәрхинурның үз яз-мышын үз фикерләве аша ачу — ге-роиняны укучыга бик нык якынайта. Ә икенче юлларда инде фикерләү аспекты башка — авторныкы:
Ирен хурлап бер сүз әйтмәде ул, Күз алдында үзе ябыга.
Сокландым мин тын зал белән бергә Шунда аның олы җанына.
Шигырьдәге күп планлылык, ша-гыйрьнең стилендәге тирбәлешләр, күчешләр тормыш катлаулыгын, җанлылыгын тудырырга, Фәрхинур-ның эчке дөньясын тирәнрәк тас-вирларга ярдәм итәләр. Башка ши-гырьләрендә дә очраган бу стилистик алым моиотонлык тудырмый, киресенчә, стильне баета, матурлый, күп төрле интонацион төсмерләр хасил итә, образлылыкны көчәйтә.
Әсәрнең ахырда шагыйрь сүзләре белән тәмамлануы композицион бө-тенлекне һәм симметрияне тагы да тулыландырып җибәрә. Шигырь шагыйрь хисләре белән башлана, шагыйрь хисләрен чагылдырган юллар белән тәмамлана.
«Рамазан» шигыре үзенә күрә «Зәңгәр чәчәк»нең дәвамы буларак яңгырый. Биредә дә баланың язмышы, аның киләчәге, бала образы төп урында тора.
Җиде яшьләрендәге Рамазанның зәңгәр кепка киюендә генә түгел, ә язмышында да сөтле шешәле са
119
бый белән охшашлык бар: борчак кебек тулы Рамазанны әнисе ташлап иргә чыга. Ә хәзер:
Бер авылда яши дстдомда.
Күзләреңне текәп уйланасың:
• Нигә ятим калган, ник монда?
Сабый килеш шактый җирләр гизгән, Күп нәрсәне инде ишеткән.
«Зәңгәр чәчәк» шигырендә автор төп игътибарын сабый баланың киләчәк фаҗигале ятимлегенә ишарәләп, кызгандыру хисен уятуга басым ясап сурәтләгән иде. «Рамазан» да андый мөмкинлек күбрәк кебек. Ләкич шагыйрь бу юлы ул алымны кул-ланмый. Рамазан шигырьдә андый кызганыч ятим бала булып күз алдына басмый. Ул балалар йортында тәрбияләнә: тамагы тук, өсте бөтен, дуслары күп. Туган иле аны ятим итмәгән. Тик аны үз анасы — Фәсәхәт кенә иркәләми, башыннан сыйпамый. Менә шагыйрьне нәрсә борчый.
Рамазан кич йоклаганда шулай Җыергалый нәни кашларын, Кашлар арасында үпкә яши: «Әнием, мине нигә ташладың?»
Дөрес, Фәсәхәтнең дә тормыш юлы тигез, шома гына бармаган. Шагыйрь аны тик кара буяулар белән генә буямый. Аның да үз кичерешләре, газаплары бар икән. Тол калып, аңа тормышның ачысын-тө- чесеп татырга, ялгызлыктан йөрәк талкытырга, «нык төялгән гомер йөген тартып, таза ирләр узган юлларны» үтәргә туры килгән. Еллар үткәч, сөйгән кешесен очратып, кияүгә чыккан:
Тапкан икән сөйгән кешесен Тора бирсен. Әмма яннарына Рамазан соң нишләп сыймаган? Озатканнар.
Шулмы тигез гомер? Ышаналмыйм моңа мин һаман.
Балага ана мәхәббәте гөлгә кояш нуры кирәк булган кебек кадерле. Кояш гөлне ерактан да җылыта .ала, ә ана? Ананың кайдадыр ерактан, читтән торып кына баласын искә алуы, уйлавы, җылы сүзләр әйтүе җитәме? Юк, һич юк. Менә шуңа да Рамазанның йоклаганда нәни кашлары җыерыла, кечкенә •булса да йөрәгендә авыр яра бар. Ә бит Рамазанны ятим итмәскә бик мөмкин: аның үз әнисе бар, өстәвенә ул мәхәббәт белән яңа тормыш корып җибәргән. Рамазаннар өчен дә, шагыйрь өчен дә бала йөрәгендә яраның булмавы яхшы. Шагыйрь менә шуны тели, шуның өчен көрәшә. С. ХәкихМ ана мәхәббәтенең көчлелегенә, олылыгына дан җырлый, шул изге, кешелекле олы хисләргә хыянәт иткән ананы ятим калган Рамазаннар исеменнән дә гаепли.
Рамазан да, аның әнисе дә җанлы булып күз алдына килә. Шагыйрь башта Рамазанны аның тышкы сурәтен тасвирлап таныштыра. Ә шигырь барышында оста тотылган психологик детальләр Рамазанның эчке дөньясын да, аның йөрәгендәге яшерен яраны да ачып бирәләр. Ә Фәсәхәтнең тышкы портреты да, эчке рухи халәте дә тасвирланмый. Шагыйрь Рамазанны үз янына алып, аңа карап, ерактагы Фәсәхәт- кә үпкә сүзләре сөйли. Бу—үзе бер шигъри алым. Шагыйрь белән Фәсәхәт арасында Рамазан белән ике арада булган кебек рухи якынлык юк. Шагыйрьдән ул урын-җир ягыннан гына түгел, ә рухи яктан да читтә тора.
Фәсәхәтнең тормыш юлы ша-гыйрьнең Рамазан язмышы турындагы уйлануларында ачыла. Үзенчәлекле язмышы аны җанлы образ итеп кабул итәргә булыша.
Шигырьдә тагын бер образ— Ра-мазан өчен аның әнисеннән дә якын бер кешесе бар. Бу—шагыйрь образы. Аның Рамазанга һәм аның әнисенә мөнәсәбәте шигырьнең һәр юлында сизелеп тора.
Шагыйрь шигырь барышында поэ-тик күренешне тасвирлауны туктатып, әсәрнең бер персонажы булып, үзе килеп керә. Бу исә сюжет тукымасын җимерми, киресенчә, әсәрнең пафосын, сугышчанлыгын, тәэсир итү көчен үстереп җибәрә. Кешелеклелек хисенең тирәнлеге Фәсәхәт кебек салкын җанлы кешеләрдә дә җылы хисләр уянуга ышаныч тудыра.
Моннан берничә еллар элек бер авылда әлеге шигырьгә бәйләнешле кызыклы бер очрашуга тап булырга
120
туры килде. Лекция беткәннән соц үзеннән-үзе әдәбият турында сүз чыкты. Әдәбият сөюче берничә яшь егет үзләренең, шигырьләрен күрсәт-теләр. Шигырьләрне тикшерү бары-шында сүз уңаеннан берәү:
— Беләсезме, Рамазан бнт хәзер әнисе янында. Үзбәкстанда,— диде.
— Нинди Рамазан?
— Сибгат Хәкимнең «Рамазан» шигырендәге Рамазан.
Егет Рамазанның балалар йортында тәрбияләнүен, үз авылларыннан булуын сөйләп бирде. Бу минем өчен яңалык иде. Рамазанны мин язучы фантазиясендә туган җыелма бер образ дип уйлап йөри идем. Димәк, Рамазан да, әнисе дә чыннан да булган, яшәгән һәм яши икән. Мин, билгеле, Рамазанның хәзерге язмышы белән кызыксындым.
— Хәзер авылда түгел инде. Сибгат Хәкимнең шигыре гәзиттә басылып чыккач, аны гәзите белән әнисенә — Фәсәхәткә җибәрделәр. Күп тә тормыйча, Фәсәхәт авылга кайтты һәм Рамазанны үзе белән алып китте. Әле дә әйбәт кенә яшәп яталар, дип сөйлиләр.
Бу факт мине шигырьнең тәэсир итү көче һәм язучының тормышка я к ы н л ы гы тур ы н д а уйландырды. «Рамазан» шигыре Фәсәхәтнең дә йөрәген җылыткач, димәк, шигырь начар язылмаган. Менә шундый шигырьләр безнең поэзиядә күбрәк булсын иде.
Ә моның өчен поэзиянең тормышка якын булуы, шагыйрьнең тормышчан темаларны күтәрүе, кешеләрне дулкынландыра торган хисләрне җырлавы кирәк.
Сибгат Хәким менә шушы юлда туктаусыз эзләнүче шагыйрьләре- безнең берсе.
Чәчәк, шагыйрь һәм суд...
Поэзия һәм суд...
Бу төшенчәләрнең янәшә килүе бераз сәеррәк тоела. Ә бит С. Хәкимнең югарыда искә алган «Зәңгәр чәчәк» шигырендә вакыйга чәчәк турында гына түгел, ә судка бәйләнешле рәвештә, суд турында да бара. Анда нәкъ менә чәчәк һәм суд образлары бергә аерылгысыз бәйләнгәннәр. «Фәрхинур», «Әүлия», «Утырдым мин судта» һ. б. шигырьләрдә дә вакыйга суд залында бара. Ләкин бу шигырьләр бик табигый яңгырыйлар. Шулай да суд сүзенең поэзия һәм шагыйрь сүзләре белән бергә килүе беренче карашка ни-чектер кызыграк, сәеррәк ишетелә. Бу нәрсә бәлки поэзиянең тормыштагы күтәренке, поэтик вакыйгаларны, нәфислекне, матурлыкны чагылдыру омтылышына бәйледер? Суд, бәлки, шуңадыр да моңарчы поэзия ишеген какмыйча, күбрәк прозага, драматургиягә тартылгандыр? Бәлки ул шагыйрьләрнең шулай дип уйлавыннан гына киләдер? Ни әчеп поэзиягә сандугачлар, чәчәкләр, айлы төннәр, гашыйкларның уфтанулары гына якын булырга тиеш. Тормыштагы күтәренке, поэтик күренешләрне тасвирлау ул бит тик яхшы, матур күренешләрне, әйберләрне генә сурәтләү дигән сүз түгел. Күңелсезлекне язып та кү- ңеллелекне якларга, ямьсезлекме язып та, матурлыкны мактарга, караңгылык турында язып та, яктылыкны расларга мөмкин бит?! Поэзия тормыштагы тик бер төсне,, кара яки кызыл төсне генә сурәтләсә, нинди ярлы булыр иде. Күз алдыгызга рәссамның салават күперен тик бер буяу белән генә эш- ләвен китерегез. Поэзия тормыштагы бөтен төсне — агын да, карасын да, зәңгәрен дә, яшелен дә чагылдырырга тиеш. (Тик, билгеле, югары идеаллар хакына, коммунистик партиялелек карашыннан торып.) Поэзиянең көче дә бит тор-мышка якынлыкта, эчтәлегенең әһә-миятле булуында. Шигырьнең тор-мышка, халык тормышына якынаю процессы поэзиянең үсеш нигезендә ятмыймыни? Кантимер, Тредияков- скийдан Пушкинга, Маяковскийга,. Кол Галидән Тукайга, Җәлилгә кадәр булган поэзия үсешенә күз салуда да моны ачык күрергә мөмкин. Үсемлек кояшка, яктылыкка тартылган кебек, поэзия дә тормышка якыная бара. Поэзия корабындагы компасның угы туктаусыз Тормыш дигән материкка тартыла, шул якны күрсәтә. Төрле символистларның, декадентларның, формалистларның поэтик корабы дөрес юнәлешне югалткан өчен дә ташка
121
бәрелеп челпәрәмә килде. Шул юнә-лешне югалтмаган шагыйрьләр генә уңышка ирешәчәген тарих бик күп мәртәбәләр раслады.
С. Хәким дә тормыш маягын югалтмыйча, һаман алга бара. Бу маяк аны яңа утрауларга китерә. Безнең поэзия өчен С. Хәкимнең югарыда искә алынган суд һәм әхлак турындагы шигырьләре әнә шундый моңача артык тикшерелмәгән атау булды. Шагыйрь шактый кыю рәвештә суд залын, суд дөньясын, аның кешеләрен поэзиягә алып керде, аны шигърият күзлегеннән карап яктыртты.
Яңа тема, яңа интонацияләрнең тууына шагыйрьгә тормыш белән якыннан танышлык: судта халык утырышчысы булып эшләү нык ярдәм иткән. Шунда ул үзенең булачак геройлары белән таныша.
Әйттем үземә: гадел һәм туры бул, Шундыйларны халык яратты. Кешеләрнең язмышлары өчен Син бу судта мең кат җаваплы.
Шагыйрь озак уйлаганнан соң, судта утырышчы буларак йөргәндә, шундый уйга килә. Ләкин шагыйрь әйткәнне без киңрәк аңларга телибез: ул судта утырышчы буларак кына түгел, ә әдәбият вәкиле — рух инженеры буларак та үзен халык, партия, ил алдында кешеләр язмышы өчен җаваплы тоя. С. Хәким үзе бу турыда болай ди:
«Кешеләрне күбрәк яраткан саен, кимчелекләре өчен ныграк әрнисең, тормышны күбрәк яраткан саен ныграк көрәшәсең, матурлыгын тулырак расларга тырышасың!»
Шагыйрь поэзиянең бурычы—без-нең тормыш матурлыгын раслау дигәнне матур нәрсәләр турында җырлау дип кенә түгел, ә матурлык өчен көрәшү дип аңлый. Ул шуңа да судта барыннан да элек кешеләрне, аларның язмышларын, коммунистик мораль өчен көрәш күрә, үзе дә әсәрләрендә судны мораль өчен көрәш күзлегеннән яктырта.
Суд турында шигырь теле белән язу җиңел түгел, әлбәттә. Материал өчен поэтик ачкыч таба алмаган очракта бик тиз поэзия күгеннән прозаизмга тәгәрәргә мөмкин.
«Фәрхинур», «Рамазан», «Зәңгәр чәчәк», «Әүлия» «Үкенү» кебек ши-гырьләрендә С. Хәким бу авырлыкны җиңеп, уңышлы әсәрләр тудыруга ирешкән. Бу шигырьләрдә шагыйрьнең йөрәк җылысы да, тормыш белән бәйләнеше дә, шигырьдәге сүз асты байлыгы да, образлы фикерләвенең үзенчәлеге дә, әдәби техникасының баюы да чагыла. Тик суд турындагы бөтен шигырьләр дә бу югарылыкта язылмаганнар.
Хикмәт соң нәрсәдә? «Яңа ел кө-нендә», «Күңел өчен әйтче» кебек шигырьләрендә дә язучының уңышлы поэтик детальләре бар. Әйтик, «Күңел өчен әйтче» шигырендә:
Мин тормышка гашыйк, гашыйк, хәтта, Күк читенә поскан болытка, —
кебек образлы детальләр шигырьне бизәмиләрмени? Ләкин әсәрнең поэтик фикере үзенчәлекле булып та (шагыйрь бу әсәрендә бездә соңгы вакытларда кайбер яшьләрдә кү- ренгәләгән, стиляга исеме белән аталып йөртелә торган әхлаксызлык күренешен фаш итә), үзенең образлы гәүдәләнешен тапмаса, аерым уңышлы детальләр генә дә шигырьне коткармыйлар икән шул. Шигырьдә әлеге ак сөяк егет деклара-тив пландарак ачыла. Композицион бөтенлек, теманың эзлекле рәвештә үстерелә баруы да җитми.
Бу ике шигырь шулай ук язучының тормыш белән якыннан бәйләнеш нәтиҗәсе буларак туган. Алардагы күренешләр тормышчан табигыйлекләре белән аерылып то-ралар, тормышта очрыйлар. Ләкин шигырь өчен фактның тормышта очравы гына җитми икән шул! Торган факт, күренеш яки вакыйга сәнгатьнең чын хакыйкатен коеп чыгару өчен чимал буларак кына хезмәт итә. Әдәби әсәрдә тормышта очраган факт, күренеш яки вакыйга сәнгать факты буларак поэтик фикер югарылыгына күтәрелергә, язучының эстетик идеясе карашыннан яктыртылырга тиеш. Әлеге шигырьләргә менә шул нәрсә — факт, күренешләрне гомумиләштерү, эстетик идея итеп гәүдәләндерү җитми.
122
«Яна ел көнендә» шигыре бу яктан аеруча характерлы. Менә яңа ел көнендә судка бер нр кеше һәм дүрт хатын килеп керә. Суд башлана. Дүрт хатын — дүрт ялкын — ирне дүрт яктан «кыздыралар», берсен-берсе бүлдереп сөйлиләр:
— Баштарак чуалды, Әй, минем иркәм дә... Тап шуңа бер бала, Тап тизрәк, иренмә. Кусаң да китми ул, Китми ул аннан соң. Селкесен, тирбәтсен, Сөйрәсен арбасын... Ир сөйләп бетерми. Ташлана дүртесе.
Шигырь шул рәвешчә прозаик рухта дәвам итә һәм:
— Тудырам мин сиңа Ир бала тудырам, —
дигән юллар белән тәмамлана. Әсәрнең матур гына поэтик фикере бар кебек («судьяга эш тә юк, үзе сүз йөртми ул»), ләкин ул тиешенчә калку булып ачылмаган. Шуңа да тасвирланган вакыйга суд залының тик гадәттәге күренеше буларак кына яңгырый, эчтәлеге белән судның тар бүлмәсендәге ыгы-зыгысын күрсәтүдән узмый.
Кайбер шигырьләр тематик һәм поэтик фикер ягыннан кабатланалар. Шуңадыр да «Яна ел көнендә» яки «Саргылт кәгазь» кебек шигырьләр, үзләрендә уңышлы шигъри детальләр булуга карамастан, киң сулыш белән яңгырамыйлар, аерылу турындагы шигырьләргә поэтик фикер ягыннан әллә ни яңалык өстәмиләр. Гомумән, автор суд картиналарыннан аерылулар белән мавыга төшкән. Судка бәйләп те-матик диапазонны киңәйтергә бик мөмкин иде бит: судта социалистик милекне саклау мәсьәләләре дә, хулиганлыкка, әхлаксызлыкка каршы көрәш мәсьәләләре дә күтәрелә һ. б. Укучының хәзерге совет судьясы образын да күрәсе килә. С. Хәким киләчәктә суд һәм әхлак турындагы шигырьләр бәйләмен төрле мәсьәләләр күтәргән тагы да яңа әсәрләр белән баетыр дип уйлыйсы килә.
Суд турындагы шигырьләр тормыш материалының охшашлыгы бе- ләп (суд күренешләре) бер-берсенә бәйләнгәннәр. Коммунистик әхлак өчен көрәш күзлегеннән чыгып язы-лулары бу әсәрләрне тагы да якынайта. Бу яктан алариы цикл дип атап булыр иде. Әмма цикл булу өчен бу охшашлык кына җитә микән? Циклда әсәрләр бер-берсен тулыландырырга, ал арның үзенә күрә эчке бер композицион терәге, олы, үзәк теманың эзлекле ачыла баруы кирәк. Ә әлеге шигырьләрдә менә шушы эзлеклелек, бер-берсенә тыгыз бәйләнгәнлек.җитеп бетми.
Бу яктан С. Хәкимнең «Суд залында» җыентыгында «Кадерле почмак» исеме астында төркемләнеп бирелгән шигырьләр дә охшаш. Аларны уртак бер хис—туган илне, аның табигатен һәм халкын ярату хисе берләштерә. Ләкин һәр шигырь үз алдына аерым яши. Әлбәттә, без моны шагыйрьнең кимчелеге итеп күтәрмибез. Шагыйрь туган ил, шулай ук суд залы турында да үзе теләгәнчә, үзе уйлаганча язарга бу-рычлы. Цикл дип аталмаудан андагы яхшы шигырьләр үзләренең әһәмиятен югалтмыйлар. Тик сүз уңаеннан шуны әйтеп үтәсе килә: шагыйрьләр тормыш материалы охшашлыгы белән генә берләшкән цикл түгел, ә бер поэтик фикер, язу максаты, композицион чаралар белән дә береккән цикл тудыру турында уйлансыннар иде.
«Кадерле почмак» исеме астында төркемләнгән шигырьләрендә дә С. Хәким поэтик фикерен гәүдәләндерү өчен төрле шигъри алымнар, ситуацияләр эзли, композицион һәм интонацион бертөрлелектән качарга омтыла. Исеме үк әсәрнең шигъри эчтәлеген сөйләп торган «Кадерле почмак» шигыре авторның балачагы, яшьлеге үткән туган ягын искә алу рәвешендә язылган. Ул гади генә бер күренештән — өч ташлы тегермәнне сүтүдән башланып китә. Беренче карауга күксеп беткән онталарның коелуында, яшел мүкләр үскән чарыкны урыныннан күчерүдә артык бер нәрсә дә юк кебек. Әмма бу көнкүреш детален шагыйрь поэтик эчтәлек белән баета.
123
Шагыйрь балта осталарының тегер-мәнне кузгатулары белән бергә үткән тарихны да кузгата. Элекке крестьян өчен тегермән икмәк белән аерылгысыз бәйләнгән. Шуңа да балта осталарының тегермәнче карт Фролны искә алулары, «мәхәббәтме, әллә тегермәнме кеше-ләрне күбрәк елаткан» дип сөйләнүләре бик табигый һәм урынлы яңгырый. Тегермәнгә, икмәккә бәйләнешле рәвещтә туган почмакның үткәне җанлы булып күз алдында гәүдәләнә. Укучы лирик герой белән үткәнгә сәяхәт ясап, тегермәнче Фролны күреп чыга, Фролның «камыр каткан, онлы баш бармагы белән» әлеге малайның борынына шаяртып басып алуын да, оны тартылгач, малайның шатлана-шатла- на авылга чабуын да күрә. Ә үрне менгәч, героебыз туктап үзенең тирә-ягына күз сала:
Татар авыллары, Рус Үртәме, Кирәмәте күренә мариның... Чагылмасын берни, үз ягымны Эңгереннән хәтта таныймын. Җиңел генә хәсрәте бар төсле, Дәшәргә дә кыймыйм мин бер дә.
Поэтик фикер шундый конкрет детальләрне тасвирлау белән ачыла бара.
Юк, бу як үзенең тегермәне яки татар, мари катыш базарлары белән генә түгел, башка яклары белән дә үзенчәлекле, кадерле икән. Барыннан да бигрәк киң күңелле кешеләре белән күңелгә якын:
Әгәр мари төяп килгән утынын Танышына шунда бурычка Биреп торса, шундый куандым мин. Буялсыннар дегет, күмергә, Күңелем минем шул кешеләрне Зарыга иде кабат күрергә.
. Туган як темасына нык бәйләнешле халыклар дуслыгы темасы үсеп чыга. Бу — туган як матурлыгының бер чагылышы. Шагыйрь бу теманы утын төяп килүгә бәйләнешле конкрет көнкүреш детальләрендә күрсәтә дә, ахырда табигать күренешенә бәйле символик деталь белән киң итеп, гомумиләштереп гәүдәләндерә:
Күпсенмәдем мари басуына Безнең өстән киткән яңгырны, Күпер калды... Бер салават күпере Тоташтырды ике ягымны.
Аерым шигырьләрендә С. Хәким үзенең поэтик фикерен шушындый гомумиләштерелгән характердагы бер шигъри сурәт, деталь ярдәмендә гәүдәләндерә. «Гел кояшка карый тәрәзәләрең» шигыре шагыйрьнең детальне шактый зур йөкләмәле итеп, кояш нурларында җемелдәгән бриллиант кебек ялтыратып, уйнатып күрсәтә алу осталыгы турында сөйли.
«Кадерле почмак», «Тарлюк» ши-гырьләрендә туган якның матурлыгы, үзенчәлеге көнкүреш-тормыш- чан табигыйлегеидә, гадилегендә яңгырый. Ә менә «Гел кояшка карый тәрәзәләрең» шигырендә шул ук Казан артын шагыйрь башкача- рак, күтәренкерәк бизәкләрдә, го-мумиләштерелгән образда күрсәтә. Беренче шигырьләрдә конкрет де-тальләр беркадәр поэтик фикернең киң яңгырашына комачауласалар, туган якны авыл һәм кеше исемнәре белән үтә нык конкретлаштырып бирү беркадәр теманы тарайтып җибәрсә, «Гел кояшка карый тәрәзәләрең» шигырендәге шигъри деталь (тәрәзәләрнең кояшка каравы) поэтик фикерне тирән итеп гәүдәләндерә. Тукайны үстергән Казан артының матурлыгы бу шигырьдә тагы да киңрәк булып ачылып китә.
Халыкның образлы фикерләвенә таянып туган шундый гомумиләш-терелгән шигъри детальне С. Хәким «Әнкәмә» шигырендә дә уңышлы куллана:
Кая барсам, кайда йөрсәм дә мин, Күңелемә шулай тоела: Пар кулыңа пар чиләгең асып. Син чыгасың, әнкәй, коега.
Суга бару күренеше әле көнкүреш табигыйлегеидә кабул ителә. Әгәр ул эчке мәгънәсе ягыннан үс- терелмәсә, шигырьнең поэтик эчтәлеге, образның мәгънәсе күп кимер иде, сүз асты байлыгына, гомумиләштереп әйтелгән мәгънәгә ия булмас иде. Әсәр ахырында бу күренеш тагы да* тирәнрәк шигъри мәгънә белән байый:
Син һәркемгә очрыйсыңдыр, әнкәй.
Мөлдерәмә килеш чиләгең.
124
Халыкта борынгыдан шундый бер әйтем килә: тулы чиләккә очрау — ул кешегә яхшылык, юл уңуын теләү билгесе. Менә шундый халыкчан деталь ярдәмендә ана образы нинди кешелекле булып ачылып китә, гомумиләштерү көче нинди арта.
«Суд залында» җыентыгы басыл-ганнан соң С. Хәким күп кенә яңа җырлар һәм «Күргәннәр аны» бал-ладасын, «Сары капкалы йорт», «Ленин фәрманы белән» исемле поэмаларын иҗат итте. Бу әсәрләрне укыгач, шагыйрьнең иҗади үсешен күреп, күңел тагын да ныграк шатлана. С. Хәким «Суд залында» җыентыгындагы кайбер әсәрләрдә чагылган поэтик фикер тарлыгыннан, көнкүреш фактлары эчендә күмелүдән нык арынып, тагы да киңрәк иҗтимагый-социаль яңгырашлы әсәрләр, зуррак гомумиләштерү көченә ия булган образлар-типлар тудыруга ирешкән.
Менә аның элекке кайбер шигырь-ләрендә (мәсәлән, «Диңгез күзе») очрый торган романтик стиль үзен-чәлекләрен тагы да нык үстереп, ро-мантик әсәрләргә хас сурәтләү ча-раларын мул файдаланып иҗат иткән, гражданнар сугышы баһадиры, талантлы шагыйрь Ибраһим йос- фыйның образын калку итеп гәүдә-ләндергән «Күргәннәр аны» балладасы. Әсәр башыннан ахрынача романтик рух белән сугарылган, символик-романтик сурәтләргә, детальләргә бик бай:
Поход алдыннан Кылычын безнең, Безнең Казанда Чарлаган диләр.
Атының утта Яллары көйгән, Ә үзе һаман Янмаган диләр.
Бу әсәр шагыйрьнең палитрасы яңа буяулар, төсмерләр, бизәкләр белән баюы, романтизмның типиклаштыру алымнарын чорыбызның героик образын тудыру өчрн оста файдалануы турында сөйли.
«Сары капкалы йорт» поэмасы стиль ягыннан «Күргәннәр аны» балладасыннан бик нык аерыла. Монда шагыйрьнең элекке шигырьләрендә дә еш очраган психологик портрет тудыру, образның үзенчәлекле язмышын тасвирлау осталыгы күзгә ташлана, «Фәрхинур», «Ра- мазан»нарны язудагы уңай тәҗрибә нык сизелеп тора. Бу әсәрдә дә шагыйрь үзенең герое итеп гади хезмәт кешесен ала, героеның шәхси, интим дөньясына электәгечә нык игътибар итә. Поэмада шагыйрьнең әдәби осталыгы үсүен күрсәткән бер момент аеруча күзгә ташлана: бу — образны тасвирлауда иҗтимагый моментларның үсүе, гомумиләштерүнең көчәюе. Сәләхи үзенен кайгылары һәм шатлыклары булган гади бер авыл кешесе булып кына түгел, ә «үзеннән җиргә ямь өстә-гән», иле өчен җанын да кызганмаган гражданин, патриот булып та күз алдына баса:
Шул Сәләхи... шул карусыз кешеләр Юл ералар һөҗүм терәлсә.
Ә үзләре өчен бу тормыштай Сорамыйлар алар бернәрсә.
Сугышып үлде минем авылдаш та, Үлде сугышып, йөз дә чытмаган. Әйтерсең лә кырда гармонен ул Баш астына куеп йоклаган.
Кызык кеше... гаҗәп матур кеше, Үзеннән ямь җиргә өстәгән...
Сәер кеше... гомерендә бер тапкыр Рәсемгә дә хәтта төшмәгән.
Батырлык, тәвәккәллек, рухи ма-турлык, гадилек кебек сыйфатлар бер йосфый яки Сәләхиләргә генә түгел, ил һәм халык бәхете өчен көрәшүче күпләргә хас. Сугыш утында атының ялы көйсә дә, үзе һаман янмаган Йосфыйларда, ил азатлыгы өчен йөз дә чытмыйча сугышып үлгән Сәләхиләрдә шагыйрь, халыкның батыр рухын чагылдыра. Әсәрдәге күрелмәгән җепләр Йосфый, Сәләхиләрне халык белән бәйли. Шуңа да аларны халык ул-лары итеп кабул итәсең.
Гади бер авыл егете тормышында яки көрәшче-шагыйрь язмышында халык язмышын, халыкның күркәм сыйфатларын ачу — бу инде шагыйрьнең зур үсеше, иҗади уңышы. Шагыйрьнең типиклаштырудагы бу осталыгын халык әкият-
ләреидә очрый торган көзгенең тылсымы белән чагыштырырга мөмкин. Карыйсың — ярсу атта чапкан Ибраһим Иосфый җанлы, сынлы булып күз алдына баса. Тагын карыйсын, — көзге бер Иос- фыйны гына түгел, ул яшәгән һәм көрәшкән чорны да, аның көрәштәшләрен дә күрсәтә.
Бу көзгедән Сәләхи яшәгән сары капкалы йорт та күренә. Әнә — «ишек алдын хәзер үлән баскан, җил ашаган капка буявын». Юк, хуҗасыннан хәтсез еллар сагыну хатлары көтүче йорт кына түгел, шул авыл да, Сәлохинен колхозга юл ачып җибәрүе дә, күрше кызы Хәдичәгә мәхәббәте дә, фронтта батырларча үлеме дә —бөтен тормыш юлы күз алдыннан үтә.
Мондый поэтик көзгегә ия булган шагыйрьдән бүгенге укучы чордаш- ларыбызның матурлыгын һәм ба-тырлыгын тирән гәүдәләндергән тагын да күбрәк образлар тудыруын, шигъри колачын киңрәк җәеп, актив иҗат итүен, поэзиясенең шулай һаман яшәрә баруын теләи кала.
126