Логотип Казан Утлары
Шигърият

КОЯШКА, КОЯШКА!..


з әле күченә,
Яз әле тынгысыз,
Яз әле бетмәгән урнашып.
Тегендә шартлыйлар бөреләр, Ә монда — Дулкыннар чабыша җырлашып. Яшел куллардай сузыла яфраклар: «Кояшка, кояшка, кояшка!»
Торналар быргысы тетрәтә һаваны: «Язларын — юл башка, юл башка, юл башка!»
Көньякны калдырып,
бу якны сагынып, Моңлана торналар кәрваны. (Алар да хөрмәтли беләдер юл салып иң алда барганны) Яз әле күченә, Мәңгелек яңару; Мәңгелек юлларда Яшьлек һәм шаяру.
Кояш чын гашыйк елгага —
омтыла Түшәктәй бозларны кузгатып. Җир көтә кемнедер...
Сөюдән яшәреп, Әйтерсең, туй көтә кыз-хатын.
Әнә, анда, үзәннәр, чоңгыллар куенында Сырпалана, тулгана җылы җил...
Мәңгелек юллардан, гомерлек кунагын — Хыянәтсез язларын Каршылый туган җир.
27
ӘХМӘТ ЕРИКӘЙ
ШИГЫРЬЛӘР
# *
*^нҗе чәчәк — ямьле май чәчәге...
Бәбәгендә язның рәсеме бар;
Ак төсе бар, татлы хуш исе бар, һәрбер телдә матур исеме бар.
«Энҗе чәчәк» диеп аһ итәләр, Сокланалар көмеш1 төсенә;
Кайда гына туры килсә дә ул Хуш ис бүләк итә кешегә.
Нечкәлеге, пөхтәлеге белән Күңелләрне ләззәтләндерә; Күкрәгеңә генә кадасаң да Яз күренешен гәүдәләндерә.
Дару итеп бер тамчысын гына Эчкәндә дә сиңа хәл керә;
Авыру йөрәгеңне савыктыра, Тәннәреңне сихәтләндерә.
Җырларым да энҗе чәчәк кебек Булсын иде саф та, нәфис тә; Тирә-якка сибеп торсын иде Матур моң да, нур да, хуш ис тә.
Яз билгесе булып килсен иде Ямь арттырып яшәү яменә;
Ял да, дәрт тә, тәм дә бирсен иде Кешеләрнең йөрәкләренә...
/7\ир йөзе яшәрә, шатлана ман.
Сиреньнәр татлы ис тарата;
Яшәрәм яз килгәч гөлсыман мин. Яз ямен җан-тәнем ярата.
Уйларны тирбәтә-тирбәтә җыр, Өздереп Иделдә җырлыйлар;
28
Шомыртлар талларга: «Саумысыз!» — дип. Хуш исле кулъяулык болгыйлар.
Алдымда бормалы-бормалы юл, Мин карыйм еракка-еракка;
Күк күзләр һаман да, һаман да бит Тынгылык бирмиләр йөрәккә.
Елмая кәкүкле, тургайлы яз, Күк күзләр дә бәлки елмаер; Ай кебек бер генә караса да, Язларның көннәре озаер...
Ай кебек бер генә елмайса да, Ачылыр дөньяның гөлләре;
Тагын да ямьләнер киң Россия һәм аның гаҗәеп җирләре...
^пь-яшь егет чакта күрше кызы Гөлсинәнең зәңгәр күзләрен һәркөн саен түземсезлек белән Шомырт арасыннан эзләдем...
Әллә каян, томан артларыннан Балкыганы кебек йолдызның һаман әле куз алдымда тора Көлемсерәүләре шул кызның.
Нинди генә җирдә очратсам да Куакларның шомыртлыларын, һәрвакытта хәтерләтте миңа Гөлсинәнең елмаюларын...
Егерме ел үткәч авылыма, Бакча буйлап кайтып киләм мин; Бу ни хикмәт?
Шомырт арасыннан Таныш елмаюны күрәм мин.
Берни үзгәрмәгән, шул ук бакча, Шул ук шомырт, шул ук сиреньнәр; Шул ук яшь кенә кыз, шул ук кашлар, Шул ук күзләр, шул ук иреннәр...
йөрәк еш-еш тибә. Тын кысыла. Ешая төсле сулыш алышым да: Минем хыялымда яшәгән кыз...
Үзе түгел!..
Кызы — каршымда...
Кинәт кенә пошыну баса мине, Әллә йөрәк еш-еш типкәнгә; Әллә гөлне җилләр селкеткәнгә. Әллә гомер җилдәй үткәнгә...

1959
:-с *
И и
лһамлы яз каршыбызга килеп
Бассын әле;
Серен ачкан кебек, матурлыгын Ачсын әле.
Җәйсен әле яшел хәтфәләрен
Бөтен җиргә;
Килсен әле киң басуда бодай Үстерергә.
Таң җилләре кырда турист булып йөрсен әле;
Тукранбашның кызыл түбәтәен Күрсен әле.
Зелпе кызы яңа хәситәсен
Таксын әле;
Зәңгәр күлдә аккош үз иркәсен Тапсын әле.
Буйдак егет язның җылылыгын
Тойсын әле;
Кыз егеткә карап, бер елмаеп
Куйсын әле...
Ташкын сулар текә ярларыннан Ашсын әле;
Сулар түгел, йөрәкләрдә дәртләр Ташысын әле!..
Ташысын хисләр, ашкындырсын сине, Шул чагында
Син чыннан да мәһабәт язның Кочагында!..