ХРОНИКА
ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ ГОМУМИ ҖЫЕЛЫШЫ
18 апрельдә Тукай исемендәге клубта
язучылар һәм журналистлар КПССныц XXI
съезды делегаты, КПССның Татарстан Өлкә
Комитеты секретаре С. Б а т ы е в иптәшнең
съездда алган тәэсирләре турында чыгышын
тыңладылар. Аннары язучыларның аерым
җыелышы үткәрелде. Бу җыелышка
катнашучылар съезд карарлары уңае белән
язучылар алдында торган җитди бурычлар
турында фикер алыштылар.
С и б г а т Хәким соңгы вакытларда күп кенә
прозаикларның һәм шагыйрьләрнең пассив
эшләүләрен тәнкыйть итте. «Союз каршындагы
иҗат секцияләре язучыларны актив иҗат эшенә
тартырга тиешләр, — диде ул. — Язучылар бу
тарихи чорда совет кешеләренең дәртле хезмәтен
үз
Чыгышының соңында ул кайбер язучыларның
соңгы әсәрләре укучыларның таләпләрен
канәгатьләндермәвен әйтте, Шәйхи Маннурның
«Кичке моңнар» исемле шигырьләр җыентыгын
тәнкыйтьләде.
Тихон Журавлев тормышны өйрәнү, көн
тәртибендә торган актуаль мәсьәләләрне әдәби
әсәрләрдә яктырту бурычлары турында сөйләде.
Алардан тыш җыелышта татар язучы-
ларының рус телендә басылып чыккан әсәрләрен
пропагандалауда тәнкыйтьчеләрнең бурычлары
турында М. Н о т о в и ч, поэзиядә актуальлек һәм
сатира мәсьәләләрендә җитди булырга
кирәклекне әйтеп Зәет Мәҗитов, редакцияләрнең
авторлар белән эшләүләре турында Рашат Г
айнанов сөйләделәр. X. X и с м ә т у л- л и н аерым
мәсьәләләргә карата матбугатта дискуссия
оештыру кирәклеген яклады.
Әмирхан Еники «йөрәк сере» повесте уңае
белән әйтелгән төрле карашларга карата үзенең
фикерен белдерде, аннары китап сату оешмалары
эшендәге кимчелекләрне тәнкыйтьләде. Салих
Батта л яңа китапларга карата чыккан кайбер
рецензияләрне (Ә. Баянов рецензияләрен)
тәнкыйть итте, яшь иҗат көчләрен үстерү
бурычлары турында сөйләде.
Афзал Шамов үзенең чыгышында
борынгыдан килә торган алдынгы, прогрессив
традицияләрне дәвам иттерү, бү-. генге көн
темаларына игътибарны арттыру, яшь язучылар
арасында тәрбия эшләрен алып бару
мәсьәләләренә киң тукталды; коллектив фикере
белән исәпләшмәүче кайбер язучыларны
тәнкыйтьләде.
Җыелыш чыгышларда күтәрелгән мәсьәләләр
буенча карар кабул итте.
САТИРА ҺӘМ ЮМОР ТУРЫНДА
Язучыларның 18 мартта үткәрелгән
җыелышында филология фәннәре кандидаты Зәет
М әҗи т о в татар әдәбиятында сатира һәм
юморның торышы турында доклад ясады. Ул
совет халкының коммунизм өчен көрәшендә,
искелек калдыкларын фаш итүдә һәм аларны
бетерүдә сатира һәм юморның роленә киң
тукталды.
Доклад буенча фикер алышуларда III.
Мөдәррис, Ә. И с х а к, С. Б а т- т а л. М. Саттаров,
Г. Хуҗи, А. Әхмәт, С. Б ә х т и я р о в, А. Шамов
һәм башкалар катнашты. Чыгышларда сатира һәм
юмор өлкәсендә эшләүче яшьләрне үстерү, иҗат
секцияләрендә бу жанрда язылган әсәрләрне укып
тикшерүне практикага кертү, «Совет әдәбияты»
журналында «Сатира-юмор» бүлеген ачу һәм
шуның кебек башка җитди мәсьәләләр күтәрелде.
ОЧЕРК ТУРЫНДА СӨЙЛӘШҮ
Тукай исемендәге клубта, язучылар һәм
журналистлар катнашы белән, 15 мартта
үткәрелгән җыелыш «Очерк — сугышчан жанр»
дигән темага багышланды.
Иң беренче булып сүз алгаи М. Ш ә й- м и
соңгы ун сл эчендә басылып чыккан берничә
очеркка карата үзенең фикерен белдерде, бу жанр
алдында торган бурычларга тукталды. Чыгып
сөйләүчеләрдән Б. К о р б а и о в. X. Җ ә м и л, Ф.
X ө с н н. Ф. М ө с ә г ы й т, Г. А х у н о в, Г. Г а-
л и е в, Ш. X а м м а т о в, Г. Г о б ә и очерк
жанрының теге яки бу үзенчәлекләре турында
сөйләделәр, очерк язучы кайбер авторларның
әсәрләренә тукталдылар.
әсәрләрендә киң колачлы итеп чагылдырырга
бурычлылар».
Мөхәммәт С а д р и язучыларның укучылар
белән бәйләнешенә тукталды. Язучылар узган
елда республикабызның 28 районында 200 гә
якын әдәби кичә, һәм очрашу үткәргәннәр,
укучылар конференцияләренә катнашканнар.
1959 елның берничә ае эчендә генә язучылар һәм
шагыйрьләр 50 гә якын очрашуда булганнар.
ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ
Тәрҗемәчеләр секциясенең 14 апрельдә
үткәрелгән чираттагы утырышында Н. Неч-
володова белән Л. Резниченко язган «Ленинның
яшьлеге» исемле повестьның татарчага
тәрҗемәсе турында (тәрҗемәче 3. Фәрдиева)
фикер алышу булып үтте. Фикер алышуда
катнашкан И. Газ и, С. Әдһәм о в а, А. Гумеров, Я.
Халитов, Р. Даутов, Э. К а с ы й м о в һ. б.
тәрҗемәдәге стилистик кимчелекләрне, мәгънә
тогәлсезлекләрен күрсәттеләр, тәрҗемәчегә
аларны төзәтү өчен киңәшләр әйттеләр.
МАНСУР ГАЯЗГА ИСТӘЛЕК ТАКТА
Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак
булган яшь шагыйрь Мансур Гаязга Мари
АССРның Бәрәңге районы, Бәрәңге авылында
истәлек такта куелды. Мәктәп стенасына
кадакланган гранит тактага алтын хәрефләр белән
түбәндәге сүзләр язылган:
«Биредә Бөек Ватан сугышында батырларча
һәлак булган татар совет шагыйре Гаяз
Мансур Гаязович укыган һәм укытучы булып,
эшләгән.
ЯҢА СПЕКТАКЛЬЛӘР
Соңгы вакытта Ленин орденлы, Галиәс- гар
Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры
коллективы ике яңа спектакль куйды.
30 мартта Фәтхи Бурнашның «Та- һ и р-3 ө һ
р ә» исемле дүрт пәрдәлек драмасы күрсәтелде.
Спектакльне сәхнәгә РСФСРның атказанган
сәнгать эшлеклесе, Тукай премиясе лауреаты Ш.
С а р ы м с а- ков куйды, декорацияләрне Тукай
премиясе лауреаты художник Ә. Т у м а ш е в эш-
ләгән. Спектакльгә музыканы X. В ә л и у л- л и н
язган.
Икенче спектакль — Г. Ахунов белән Ф.
Мостафинның «Тынгысыз йө р әк> исемле әсәре.
Аны П. Исәнбәт сәхнәгә куйды, декорацияләрне
Ә. Т у м а ш с в эшләгән.
Нефтьчеләр тормышы, алар арасындагы
төрле мөнәсәбәтләр сурәтләнә торган бу
спектакльдә РСФСРның атказанган артисткасы Г.
Камская, ТАССРның атказанган артистлары Г. Н
а д р ю к о в, Г. Нигъмә- т у л л н н а, В. 3 и а т д и
н о в, И. Гафуров, А. Арсланов, И. С о л т а н о в,
Д. И л ь я с о в һ. б. катнашты.
5 — октябрь, 1917 ел
19 — ноябрь, 1943 ел*