КАЗАКЪ ДУСЛАР ЯНЫНДА
If азагстанның башкаласы Алма-Атада мин беренче ж ж тапкыр СССР халыкларының совет әдәбияты тарихын төзүгә багышланган конференциядә катнашканда, 1955 елның маенда булган идем.
Быел Казагстан язучыларының дүртенче съездына кунак булып барырга тәкъдим ителгәч, мин нәкъ сабыйларча куандым. Чөнки иксез- чиксез далалары кебек киң күңелле, эчкерсез казакъ халкы, аның дәртле язучылары, тырыш фән эшчеләре белән очрашу беренче барганда ук миндә бик матур эз калдырган иде.
Ул чаклардан бирле нибары дүрт- биш ел узды. Ләкин тормышыбызда никадәр зур үзгәреш һәм техникабызда никадәр алга китеш! Әгәр 1955 елда поезд белән Алма-Атага барып җитү өчен 5 тәүлек кирәк булса, хәзер шул ук араны ТУ-104 самолеты 5 сәгатьтә очып үтә.
Иртән сәгать 6 да Мәскәүнең Внуково аэродромыннан күтәрелгән самолетыбыз съездга баручы кунак-ларның танышу урыны булды. Уң ягымда Украина язучыл арыннан Дмитрий Гринько, Латвиядән Пурс Лаймонис, алгы рәттә Мәскәү язу-чылары делегациясеннән Павел Нилин, Михаил Фетисов, Александр Дементьев утыра иде. Безнең арада Мәскәүдә социалистик реализм мәсьәләләренә багышлап күптән тү- ; гел генә уздырылган киңәшмә турында сүз барды. Ике сәгать тә үтмәде, без инде Свердловскига килеп җиттек. Анда без озак юанма- дык: самолетыбыз тагын һавага күтәрелде...
с*
Свердловскидан Алма-Атага кадәр самолет 2 сәгать 45 минут оча. Самолетның үзендә үк буфеты һәм аш хәзерләү өчен кухнясы да бар. 70 тән артык юлчыны өч блюдодан торган туклыклы көндезге аш белән сыйлаган арада без Алма-Атага барып җиткәнебезне сизми дә калдык.
Безне Алма-Атаның якты кояшы кебек ачык һәм ягымлы йөзле хуҗалары каршы алды. Шул ук көнне без Казагстан башкаласының күп кенә җирләрен күреп йөри алдык һәм кичен драма театрында булдык.
Яшь казакъ язучыларыннан Мө- хәммәтҗановның «Бүрек эчендә бүре» исемле сатирик комедиясе барыбызга да бик ошады. Хәзерге яшьләр тормышында очрый торган тискәре күренешләрне ачы тәнкыйть итүгә багышланган бу әсәрдә укудагы беренче уңышларыннан башы әйләнеп, авылда торып үзенә ярдәм иткән хатыны белән яшь баласын ташлап, икенче бер кызга өйләнергә йөргән Сапар исемле студент сурәтләнә. Үз ана телен кадерсезләүче нигилистлар һәм модный киемнәр артыннан гына йөреп, җәмгыять алдындагы бурычларына җавапсыз караучы эшлексез яшьләр бу комедиядә бик ачы тәнкыйть ителә.
Артистларның уенын чын йөрәктән кичереп, зур дулкынлану белән карап утыручы казакъ тамашачылары безне чыннан да сокландырды.
Казакъ укучылары, гомумән яшь казакъ интеллигенциясе өлкән буын язучыларын һәм галимнәрен бик хөрмәт итәләр, ихлас күңелдән яра
84
талар һәм олылыйлар. Без моны үз күзебез белән күрдек һәм моның сәбәбе дә бар икән. Өлкән буын казакъ әдипләре һәм культура эшчеләренең яшьләргә аталарча мөнәсәбәттә булулары монда зур роль уйнаганын әйтергә кирәк. Яшь казакъ драматургы Мөхәммәтҗанов- ның шушы беренче комедиясе куелганда Мохтар Ауэзов, Сабит Муканов, Абдилдә Таҗибаев һәм башкалар, съезд көннәрендә эшләре күп булуга да карамастан, вакыт бүлеп килгәннәр иде. Алар спектакльне зур игътибар белән карадылар һәм, шунда ук үзләренең шатлануларын белдереп, Мөхәммәт- җановның кулын кыстылар, киңәшләрен белдереп, аңа яңа уңышлар теләделәр.
Казагстан язучыларының IV съезды, казакъ әдәбиятының соңгы елларда ирешкән зур уңышларына йомгак ясау белән бергә, партиябезнең XXI съезды күрсәтмәләре яктылыгында язучылар алдында торган бурычларга киң тукталды. «Казакъ совет әдәбиятының торышы һәм бурычлары» дигән эчтәлекле һәм кызыклы докладында күренекле казакъ язучысы Габит Мөсри- пов бик хаклы рәвештә: «Без хәзер казакъ әдәбиятының, социалистик реализм әдәбиятының аерылгысыз бер өлеше буларак, бөтен дөнья әдәбияты белән зур ярышка чыкканын бер минутка да хәтердән чыгармаска тиешбез, — диде. — Без яңа тема һәм бай эчтәлек өчен генә түгел, бәлки югары осталык өчен дә көрәшергә бурычлы»...
Заман темасына югары сәнгатьчә эшләнешле әсәрләр иҗат итү өчен юллар сызу, шул бөек бурычларга язучылар коллективын туплау һәм дәртләндерү съездның эшендә кызыл җеп булып сузылып барды.
Язучылар белән тәнкыйтьчеләр арасындагы партиялелеккә нигезләнгән иҗади принципиаль дуслыкны тәрбияләү кирәклегенә съезд зур урын бирде.
Казакъ язучылары укучыларны халыклар •дуслыгы рухында тәрбия-ләүгә чыннан да зур көч куялар. Төрле телләрдә чыгып килгән бердәм рухлы, күп милләтле социалистик совет әдәбиятының яхшы үрнәкләре белән үз халыкларын таныштыру юлында, шулар эчендә татар әдәбиятының күренекле вәкилләренең әсәрләрен казакъ теленә тәрҗемә итү буенча да, алар күп эшләгәннәр һәм эшлиләр. Каюм Насыйриның һәм Галимҗан Ибра- һимовның сайланма әсәрләрен, Габдулла Тукай шигырьләрен, Кави Нәҗминең «Язгы җилләр», Гомәр Бәшировның «Намус» романнарын, Муса Җәлилнең «Моабит шигырь- ләре»н казакъ халкы хәзер үз ана телендә укый. Татар әдәбиятын казакъ теленә тәрҗемә итү буенча Җакап Сыздыков, Маһирә Җан- саева, Җобан Мулдагалиев һ. б. бик актив һәм уңышлы эшләп киләләр.
Абай исемендәге казакъ дәүләт опера һәм балет театрында казакъ халкының талантлы «Абай», «Бир- жан һәм Сара», «Дударай» опералары белән бергә Нәҗип Җиһанов- ның «Алтын чәч» операсы да, «Кам- бар һәм Назим» балеты белән бер- рәттән Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балеты да куелып килүе безне шатландырды.
Казакъ язучылары, үзләренең культуралары һәм әдәбиятларын ярату белән бергә, башка халыкларның казакъ халкына күрсәткән туганнарча ярдәмен һәрвакытта, һәр урында басым ясап әйтеп киләләр. Бу — аларның халыклар дуслыгы рухында уйлауларының һәм шул дуслыкны тормышта булганыңча реалистик күрсәтүгә сәләтле булуларын раслаучы матур факт.
Казакъ язучылары татар классик әдәбиятының үзләренә ясаган тәэсире турында ачык әйтәләр һәм язалар. Мохтар Ауэзов үзендә булган мәҗлестә: «Мине тәрбияләп үстергән ана өч: беренчесе казакъ халык авыз иҗаты булса, икенче һәм өченчеләре рус классик әдәбияты белән татар классик әдәбияты булды», — диде. Сабит Муканов Тукайның һәм Муса Җәлилнең күп кенә шигырьләрен күңелдән белә, «Тормыш мәктәбе» дигән романында ул аерым бүлектә татар һәм казакъ интеллигенциясе арасында- ' гы бәйләнешне, дуслыкны якты кар
85
тиналарда күрсәтеп уза. Җобан Мулдагалиев «Җыр турында җыр» исемле поэмасында татар халкының сөекле улы Муса Җәлилнең героик образын поэзиядә гәүдәләндерде.
Татар классик язучыларының башка халыкларга күрсәткән ярдәме турында Габит Мөсрипов болай дип язган иде: «Без, казакъ язучылары, Габдулла Тукайны, Абай кебек үк, үзебезнең гомуми элгәребез дип саныйбыз. Тукай безне бөек рус әдәбиятына, алдынгы рус культурасына якынайтучы булды... Ка-зан шәһәре аркылы казакъ даласына рус җәмәгатьчелегенең алдынгы демократик һәм революцион карашлары үтеп торды». Ул шул фикерен бу юлы да кабатлады. Үзенең съездда сөйләгән докладында Муса Җәлилгә багышланган поэмага аеруча тукталды.
Мин, Татарстан язучылары, гомумән Татарстан халкы исеменнән кайнар котлау тапшырган чыгышымда, казакъ иптәшләрнең мондый игътибарлы булуларына рәхмәт белдердем һәм хезмәт сөючән киң күңелле казакъ халкы авыз иҗатының татар поэзиясенең формалашуына күптәннән инде ясап килгән уңай тәэсиренә тукталдым. Чыннан да ул тәэсир һәм үзара бәйләнеш бик борынгыдан килә бит. Безнең күп кенә укымышлыла- рыбыз казакъ һәм кыргызлар арасында балалар укытканнар, шунда ук иҗат иткәннәр, поэтик әсәрләр тудырганнар. Без моны шагыйрь Акмулла иҗатында һәм Әхмәт Ура- заев-Курмашиның «Бүз егет» һәм «Таһир-Зөһрә» поэмаларында күрәбез. Ул әсәрләр һичшиксез казакъ халкының поэтик тел байлыгыннан, образлы уйлавыннан иҗади файда-ланып тудырылганнар. Тиңдәшсез бай фольклоры, көчле музыкасы булган казакъ халкы татар һәм башкорт культурасының үсешенә үз нәүбәтендә зур ярдәм иткән һәм итә.
Мәҗит Гафурн 1930 елда язган •«Тәрҗемәи хәлем» дигән язмасында шул турыда: «Казакъларның сүзгә осталыклары, аларның җыр һәм шигырьгә булган табигый кабилияте, аларның шагыйранә булган күчмә тормышлары, хатын-кызларының ачык йөрүләре — һәммәсе бик матур тәэсир калдырдылар», — дип, зур хөрмәт белән искә ала. «Минем тормыш юлым» дигән истәлегендә ул казакъ акыннарыннан кемнәр белән бәйләнештә булуын күрсәтеп үтә.
Казакъ халкының сюжетлы җыр-ларының — үләңнәренең тәэсире Габдулла Тукайга да көчле була. Ул да бик яшьләй казакъ музыкасы һәм җырлары белән таныша. 1906 елда «Шигырьләребез» дигән мәкаләсендә татарларда сюжетлы җырларның бик аз булуы турында сөйләп килә дә, башыннан ахырына кадәр бер фикерне тасвирлап чыга торган халык җырларына мисал итеп казакъ үләңнәрен күрсәтә. Бу мисал Тукайның башлангыч иҗат чорында, рус шагыйрьләреннән өйрәнү белән беррәттән, казакъ җырларына да сокланып каравын сөйли. Күренекле татар совет язучыларын- нан Кави Нәҗми яшүсмер вакытларын казакъ һәм кыргызлар арасында уздыра. Ул шул вакытларын искә алып: «Казакъның гаҗәеп тирән моңлы үләңнәрен тыңлап, шулардай тәм таба торган идем... Казак килененең бала тирбәткәндәге бер җыры минем хәтеремдә әлегәчә саклана», — дип яза.
Тукай үзенең мәкаләләрендә («Шигырьләребез», «Халык әдәбияты») күрсәтеп узганча, татар поэзиясе үсешенә шактый өлеш керткән Акмулла һәм Әхмәт Уразаев-Кур- маши үз әсәрләрен ярым татар, ярым казакъ телендә язганнар. Ләкин шул хәл алар әсәрләренең халкыбыз тарафыннан яратылып укылуына комачаулык итмәгән.
Менә шул фактлар гына да гаять бай фольклоры булган казакъ халкының татар поэзиясенә тәэсирен бик ачык раслыйлар.
һәр халыкның культурасы һәм әдәбияты башка бик күп халыкларның үзара бәйләнешләре, уңай йогынты ясашулары шартларында үсә һәм камилләшә бара. Шул бәйләнеш тел һәм культуралары ягыннан якын торган халыклар арасында бигрәк тә көчле булган һәм ул хәзер дә үзенең тәэсир итүен саклый
Казакъ язучылары һәм галимнәре шул бәйләнешнең әдәбиятта һәм вакытлы матбугатта чагылышын өйрәнүгә зур урын бирәләр икән. Аларның 1905 ел революциясеннән соң чыгып килгән татар телендәге газета-журнал ларны җентекләп өйрәнүләре моны ачык күрсәтә. Академик Кенесбаев тәкъдиме белән мин Алма-Атада булган вакытларда Казагстан Фәннәр академиясенең Тел һәм әдәбият институты казакъ һәм татар әдәбияты бәйләнешләрен өйрәнүгә багышлап махсус җыелыш уздырды. Казакъ иптәшләрнең үтенүе буенча, башлап мин шул темага доклад ясадым. Фикер алышуларда катнашкан академик Кенесбаев, профессор Исмегамбит Исмаилов, Хәйрулла Мәхмүдов һәм башка иптәшләр күп кенә әһәмиятле фикерләр әйттеләр, Акмулланың ба-сылмаган шигырьләренең кулъяз-малары кулларында саклануын белдерделәр. Шунда ук бу теманы үзләренең планнарына кертүләрен белдерделәр һәм безне бергәләп эшләшергә чакырдылар.
Съезд тәмам булгач, барлык ку-накларны Алма-Атадан 70 километр ераклыкта булган Җамбул районына экскурсиягә алып бардылар. Шунда без беренче башлап Җам- булның кабере өстенә салынган мавзолейны һәм аның совет чорында яшәгән һәм иж.ат иткән йортына урнашкан мемориаль музейны карадык. Монда Җамбул әсәрләре бөтен телләргә дип әйтерлек тәрҗемә ителгән булып та, безнең татар телендә кечкенә генә бер брошюра булып кына чыгуы мине борчыды.
Кунакларны каршы алырга килгән, Җамбулны күреп белгән картлар аның улы һәм оныклары, шулай ук 9—Юнчы классларда укучы казакъ балалары белән миңа озак кына сөйләшергә туры килде. Алар минем Казаннан булуымны ишеткәч, Ленин укыган Казан университеты һәм патриот шагыйрь Муса Җәлил турында күп кенә сораулар бирделәр. Казандагы бөек юлбашчыга бәйләнешле тарихи урыннарны һәм документларны күрергә теләкләре зур икәнен белдерделәр. Картрак агайлар Г. Ибраһимов һәм Тукай әсәрләре белән таныш булуларын сөйләделәр.
Тугандаш республикаларда татар әдәбиятының һәм сәнгатенең күренекле вәкилләре Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Шәриф Камал, Гадел Кутуй, Фатих Кәрим, Гомәр Бәширов, Кави Нәҗми, Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллин, Нәҗип Җиһанов һәм герой шагыйребез Муса Җәлил әсәрләре белән үз халыкларын таныштыру буенча каләмдәшләребез бик зур һәм сокландыргыч иҗади эшчәнлек күрсә-тәләр. Бу безнең барыбыз өчен дә үрнәк һәм сабак булып торырлык күренеш. Турысын әйткәндә, без халкыбызны кардәш халыклар әдәбияты белән таныштыру буенча әле ялкау эшлибез. Казакъ әдәбиятына килгәндә дә без әле бик аз эшләгәнбез. Культурабыз һәм әдәбиятыбызның формалашуында, со-циалистик реализм методын үзләш-терүебездә зур ярдәм иткән үзара бәйләнеш һәм мөнәсәбәтләрне җен-текләп өйрәнү, әдәби һәм фәнни як-тырту— безнең барыбыз өчен дә һич кичектерелмәстән эшләнергә тиешле эш. Бу — халкыбыз арасында бик борынгыдан килгән, ә совет чынбарлыгында чын җирлеген тапкан халыклар дуслыгы идеясен тагын да ныгытуга ярдәм итәчәк.