ЕГЕТ ЯУДА СЫНАЛА
Шагыйрь Нури Арсланов сЕгет яуда сынала* исемле шигъри повестен тәмамлады. Без түбәндә шушы повестьтан өзек урнаштырабыз.
Бакыйга Ватан сугышы елларында була. Рауза исемле кызны сөйгән ике авылдаш Булат һәм Зариф көтмәгәндә фронтта очрашалар Түбәндәге эпизод сугышның соңгы елында бара.
£ * $
Октябрьның ахры булса да Матур килә көннәр еш кына, Иртән һава чытык торса да. Төш җитүгә кояш чыкты да Ялтыратты әнә елганы, Тәңкәләре суда уйнады; Балкып китте Двина буйлары. Тирән иде Зариф уйлары, Тирән иде... Менә уеннан Петро дусы аны бүлдерде: — Пополнение безнең бүгенге Синең, якташ, Идел буеннан,. Татар егете, үзе партизан, Тыштан сизелеп тора—батыр җан!
Кайдалыгын тиз-тиз сорашып, Зариф китте аның янына. Менә блиндаж ишеген ул ачып Керде эчкә. Аның алдында Басып тора иске танышлар: — Мин ишеттем, яңа кеше бар, — Диде Зариф, — безнең Иделдән, Туган яктан, минем илемнән? Бер читтәрәк өч-дүрт кешенең Берсе шунда аңа борылды. Кинәт болай блиндаж эченең Тын калуы сәер тоелды:
— Менә,—диде берсе, — якташлар! Бер-берсенә карап катмышлар.
— Таныштырыйк әйдә үзләрен, — Диде берсе кысып күзләрен,— Икесе дә телсез калдылар... Әйтерсең лә, һуштан яздылар.
Әйе, алар телсез калдылар. Көтмәгәндә Зариф алдында
31
Булат басып тора. Нәрсә бу? Өнме соң бу, нинди очрашу?! Хат-хәбәрсез күптән югалган Булат тора менә каршыда, Ачу түгел, уйлар чуалган — Көнчелек тә, үч тә, барысы да Кузгатмыйлар җанны, күңелдә Дуслык та юк ләкин, шатлык та, Тик буйсынып кунакчыллыкка — йола бурычын тоеп үзендә, Зариф бераз уңайсызланды, Гаепледәй генә елмайды:
— Саумы, Булат, — диде, кул бирде.
— Саумы, якташ. Күптән мин инде йөрдем сәлам җитмәс җирләрдә, Ни хәлләр бар туган илләрдә? Сине күргәч туган авылым да, Дус-ишләр дә килде алдыма... — Шунда Булат кинәт төртелде: «Зариф аңлый аның тел төбен — Күз алдына кемнең басканын...» Ул яңадан сүзгә башлады:
— Нихәлләр бар безнең авылда? Минем өчен яңа бары да.
Булат сөйләп китте үз хәлен, Партизанда ниләр күргәнен. Җиңеп килгән безнең гаскәргә Кушыла отряд бер таң атканда. Кемнәр элек булган частьләрдә Шулар сафка кире кайтканнар. Шундый приказ булган, һәм менә
Булат килгән разведвзводка. Формасы да инде өстендә.
— Эшләр тагын китте бит ходка. Хәзер инде илләр үтәсе, Берлингача барып җитәсе!
Көнбатышка илтә һәр сргать, Якынайта һәр көн Берлинны. Куып бару инде ул —гадәт. Дошман түгел хәзер «мин-минле» — Чигенә дә һаман чигенә. Качып кайта үзенең җиренә. Тик кайчакта, кайбер урында Соңгы кабат карышып үлемгә, Яраланган ерткыч талпына, Чыга ярсып аучы алдына.
Безне юлда шулай бер көнне Посып яткан «тигр» туктатты. Ул төтеннәр чәчеп үкерде, Авызыннан канлы ут атты.
Уң як буйлап—тугай да сазлык. Сулда — елга, күпер бар алда, •
Аръягында яткан да казынып, Шул күпергә якын барганга Яудыра да «тигр» яудыра, — Чыгып кара исән-сау гына! Пушкаларны элек бордылар. Туры наводкага куйдылар һәм «тигр»ны тупка тоттылар... Тик үзләре сафтан чыктылар. Уйламый да «тигр», күр әнә, Полк өчен булды чын бәла.
❖ 5?! $
Бер минутка тынды барсы да. Зариф килде Булат каршына:
— Якташ, — диде Зариф Булатка. Беренче кат шулай эндәште. Булат танымады бу чакта Көрәштәшен, иске көндәшне.
Элеккечә җитди ул менә, Тик ниндидер башка бөтенләй, Дулкынлану сизелә йөзендә, Җылы бер нур балкый күзендә:
— Тәвәккәлдән нәрсә көтелми?! Син ал әле, якташ, кем белә, Уйламаган берәр хәл булса — Мине белгән монда син генә, Әгәр гомерем сәгате тулса — Менә сиңа миннән әманәт,
Бу төргәкне өйгә алып кайт, Ташлыярга... — диде, сузды кул,— Исән калалмасам — бәхил бул!
Булат өлгермәде аңларга; Зариф инде әнә барган да Баскан туры майор алдына, Сөйли карап «тигр» ягына:
— Иптәш майор, миңа йөкләгез, Мин башкарам,—диде, — бу эшне. Тик нинди юл булыр уңышлы? Үзем сайлыйм, гаеп итмәгез.
Комбат озак уйлап тормады, Комиссар да аңа ымлады.
— Рөхсәт,—диде шунда командир,— Старшина, аңа барын бир:
Нәрсә кирәк, ничә сугышчы...
— Миңа кирәк түгел булышчы. Мин ялгызым. Миндә бер теләк: Миңа бары йөгерек ат кирәк, Тагын гранаталар. Шул гына...
Шулай диде Зариф. Ул менә Әрәмәгә таба атлады.
Анда артиллерия атлары,— Сафтан чыккач инде пушкалар, Кирәк түгел хәзер, буш алар.
Көтелмәгән мондый карарга Ни дияргә майор белмәде, Моның өчен һичбер чара да Монда артык түгел икәнне Ул аңлады. Шуның өчен дә Карышмады егет эшенә.
Менә кинәт алгы сызыктан Акбүз атлы егет омтылды. Күрелмәгән мондый кызыктан Нидер көтеп тирә-як тынды, Карый хәзер аны ике як:
— Кача бит бу, атчы, Вася, ат!
— Оныттыңмы, приказ — атмаска! Бу чагында безнең якташ та Инде узган юлның уртасын, Тәвәккәлгә салып ул башын
Оча үзенең акбүз атында, Карамыйча борылып артына. Кукбар 1 тарткан казакъ шикелле Ул кычкырып бара ай-һайлап, Окоп аша үтте сикереп, Уң кулына тоткан да җайлап, Нидер болгый-болгый ул бара. Нәрсә булыр икән соң аңа, Ашкынумы соң бу үлемгә? Ник чаба ул дошман ягына?! Бу акылдан язу түгелме? Көпә-көндез «тигр» алдына Мөмкинме соң шулай ташлану?! Ни әйтсәң дә сыймый башка бу.
Әнә бара, тояк астыннан Туң балчыклар чәчрәп атыла, Өзек-өзек егет тавышыннан Янгырый һава, ярсый аты да, Әйтерсең лә узып ярышта Алдан килә сабан туенда. Белсәң иде болай барыштан Нинди максат егет уенда?!
Менә Зариф уза даланы, Ярты чакрым кадәр араны. Атмый ләкин дошман ягы да, Безнең приказ гүя кагыла Аларга да. Хикмәт нәрсәдә? Очып бара Зариф күр, әнә, Ялтырап китә тояк чаткысы...
Ә немецләр ялгыз атлыны Кызыксынып каршы алалар, Хәвеф-хәтәр уйламый алар —
1 Кукбар тарту — ат өстендә егетлек күрсәтүнең бер төре.
3. ,С. Ә." № 5.
33
34
«Әллә качкан, әллә шашкан ул?» Кыюлыкта хәттән ашкан ул!
Менә Зариф соңгы мәртәбә Сикереп үтте траншей аркылы, Люгын ачып куйган да әнә. Каршы ала фангист атлыны. Аты сикереп үтте ыргылып, Кулындагын Зариф селтәде: Әнә ут һәм төтен көлтәсе Күтәрелде өскә ургылып. Акбүз атның ялы, койрыгы, Күренеп калды төтен, ут аша, Ялкын чолгап алды «тигр»ны. Шунда бетте көткән тамаша.
* *
/Менә полкка инде юл ачык: Ак ракета менде һавага — Көнбатышка, алга!
Әй, ашык, Ашык егет, борыл аланга, Кайт кирегә, килгән юлыңа, Төшә күрмә дошман кулына. Зариф борды атын, тик үзе Чак тотынып калды ялына, Ул яралы иде, тик түзде Тешен кысып. Килгән ягына Карап чаба инде акбүз ат, Күзен алмый аннан шат Булат.
Зариф ләкин башын күтәрми, Акбүз атның яткан ялына. Сизгер малкай камчы көтәрме? — Чабып килә бөтен хәленә, Ак күбекләр чәчелә авызыннан, Танаулары дәртле киерелгән, Үтәр өчен үлем алдыннан Бер тын алыр вакыт бирелгән Аңа бүген. Шуның өчен дә Бөтен көчен салган эшенә. Автоматлар арттан сиптеләр, Сызгырышты уклар тирәдә. Тими икән кайчак тимәсә— Алар аттан читкә киттеләр. Хәер, безнең якның утлары Кинәт яугач дошман туктады.
Менә акбүз взвод турыннан Чабып керде урман авызына. Булат сикереп торды урыныннан, Тезгененнән тотып алды да, Берничә кат борып әйләнде һәм туктатты атны, бәйләде. Тотты килеп Зариф кулыннан... Старшина йөгерә: — Ни булган?
35
Бик куркыныч түгелме яра?
— Уң кулбаштан бик күп кан агаГ Ипләп кенә Булат Зарифны
Ат өстеннән алды күтәреп. Санитарка аны салышты Носилкага. Әнә күгәреп Кипкән иреннәре селкенде — Су бирделәр аңа. Төркемне Күздән кичереп Зариф Булатка Болай диде шунда:—Еракка Алып китәр инде бу ярам... Минем хакта начар уйлама. Бер нәрсә гел борчый йөрәкне... Ач әле син теге төргәкне, Менә шулай. — Зариф тын калды. Чү, нәрсә бу? Теге гәрәбә! Искә төште инеш, әрәмә — Булат тирән итеп тын алды.
— Ал син,—диде Зариф Булатка,— Шул гәрәбә, нәкъ сез югалткан;
Юкка йөрттем аны куйнымда... Исән кайтып так син муенына. Еллар буе көттем Раузадан Әйтерме дип сөю сүзләре, Тик хатларда — гади язмада Күрдем аның яшьле күзләрен — Синең исемең язган урынга Ул йөрәген салып җибәрде, Аның бәхете синең кулыңда — Тик син генә аның сөйгәне.
— Батыр дустым, Зариф, синең күк Егет сүзе шулмы, нишләвең?
Син сөясең аны минем күк, Тирән, көчле сөю хисләрең... Өметсезлек сиңа хас түгел! Бәлки эрер йөрәк, таш түгел, Бәлки кабыныр сөю җанында — Бәхет булыр синең ягыңда...
Ә, хәзергә, Зариф, ашыкма, Җиңеләйтер сөю яраңны, Ул жәл түгел синдәй гашыйкка, Рауза төсе итеп ал аны.
— Рәхмәт, Булат, күңлең киң синең, Рауза тапкан синдә үз тиңен...
Җепкә таккан ишсез гәрәбә Була алмый бит ул муенса! Муенсага кушылып куелса, Ятмаса ул аунап әрәмгә, Менә шунда аның бар яме! 1Миндә хәзер вөҗдан бәйрәме: Вөжданым ак, күңелем пакь минем, Җаным тыныч, йөрәгем шат минем. Гәрәбәне саклап алып кайт: Хат язганда миннән сәлам әйт...