Логотип Казан Утлары
Повесть

БОРЫНГЫ СМОЛЕНСК ЮЛЫНДА

'
ПАРТИЗАННАР ПОЛКЫ
ошман Мархоткин, Алексин, Теренин совхозларына, Коро- бец, Павлиново станцияләренә чигенде...
Фашистлар колоннасының Богородицкос авылын талап юлга чыкканын штабка разведчиклар белән колхозчылар бер үк сәгатьтә килеп әйтәләр.
Әле генә Дорогобуж юлыннан кайткан батальон командиры «ФД» (Гнездилов), моны ишеткәч, үзе белән ике рота алган да Ельня ягына киткән икән. Мин Варшавка ягыннан яңа гына разведкадан кайтып төшкән идем. Штаб начальнигы Рачков Мархоткин совхозына фашистлар килгәнен әйткәч, мин, тиз генә ат җигеп, «ФД»ны куып киттем.
Отрядны куып җитеп, Гнездилов белән киңәшкәч, Митишково һәм Мархоткиндагы партизаннарга да дошманны каршы алырга әзерләнергә куштык.
Богородицкое авылыннан совхозга бара торган кышкы юл Митишково янында, кар тирән булганлыктан, авылга кермичә, турыдан Мархоткин совхозына таба китә. «ФД» авыл янындагы зиратка өч кул пулеметы һәм автоматлар белән коралланган беренче ротаны засадага куйды. Икенче рота, Митишково авылы белән совхоз арасындагы юлга каршы, бакча киртәләре буенча, окопларга урнашты. Андрей Литовский, Саша Фатеев һәм мин, ике рота белән, авыл читендәге өйләр чарлагына «Максим» пулеметлары куеп, Мархоткин совхозына урнаштык. Ак маскхалатлары булмаган партизаннарга совхоз хатын-кызлары үзләренең ак күлмәкләрен бирделәр.
Фашистларны совхозга кертмәс өчен, хатын-кызлар безгә мөмкин булган бөтен ярдәмне күрсәтергә әзер иделәр. Олы гәүдәле рота командиры Андрей Литовскийга маскхалат таба алмый йөдәп беттек. Бер хатын-кыз күлмәге дә ярамады аңа. Кемдер Митишково авылындагы колхоз председателе Прасковья Ивашкованың исемен әйтте. «Ул зур гәүдәле хатын, аның күлмәге генә яраса ярар», диделәр. Тиздән аннан киң итеп тегелгән, крахмаллап агартылган, күкрәкләре бизәкле ак күлмәк алып килделәр.
— Тик бик саклап кия күрегез. Бу — Ивашкованың туйда кигән күлмәге икән,—дип шаяртты бу күлмәкне алып килгән партизан. Бу күлмәк Литовскийга таман булып чыкты...
«ФД» белән сөйләшкәнчә, без, фашистларны бик якын җибәреп, уг ачарга булдык.
’ Дәвамы. Башы журналның 3 һәм 4 саннарында.
Д
38
Фашистлар колоннасы алдыннан килгән сакчылар төркеме Митиш- ково авылына һәм Мархоткин совхозына таба ерактан ут ачты, ләкин безнең партизаннар җавап бирмәделәр.
Көн кичкә авышкан иде инде. Димәк, фашистлар совхозда төн кунарга исәплиләр. Шулай булмаса. кичкырын юлга чыкмаслар да иде алар...
Менә колоннаның яртысы Митишково зираты турысына килеп җитте. Урамның уң ягындагы өй чарлагында, «Максим» пулеметы артында, мин, колонна якынлашкан саен прицелны үзгәртеп, ут ачарга сигнал көтәм. Фашистларның сакчылар төркеме инде совхозга якынлашып * килә... Менә атлы обоз да зиратны үтте, әнә пехота килә, аннан... тагын обоз... Колоннаның койрыгы әле һаман Богородицкое авылы янындагы калкулыктан төшә...
Автоматларын безгә таба төзәгән фашистларның аяк астында шыгырдаган кар тавышы, атларның пошкыруы аермачык ишетелә... «Тагын да якын җибәрсәң, бу юлбасарларның, атакага ташланып, совхозга бәреп керүләре мөмкин», дип уйлап өлгермәдем, Андрей Литовскийның артиллеристларча сузыбрак әйткән:
— Рота, по фашистским гадам, залпом — пли!—дигән командасын ишеттем. Колоннага төбәлгән пулеметның гашеткасын бастым... Шул ук секундта капка төбендәге рота да залп бирде. Дошман өстенә төрле яктан ут яңгыры ява башлады. Ут көчәйгәннән-көчәя барды. Дошманны бик якын җибәреп, төзәп атканлыктан, безгә каршы һөҗүмгә күчкән фашистлар колоннасы бик тиз сизелерлек сирәгәйде. Фашист солдатлары, карга бата-чума, ут яңгырыннан чыгарга, чигенергә маташты-лар, обоз атларын борып, кача башладылар... Хәзер мин «Максим»ның прицелын алмаштырып, колоннаның койрыгына ут ачтым. Шул чакта ДЪитишково авылы ягыннан «ФД», безгә сигнал биреп, ракета чөйде. Ул да булмады, «Ура!» кычкырып партизаннар атакага ташландылар. Пулеметны икенче номерга бирдем дә, аңа зират буендагы фашистларга атарга кушып, чарлактан карга сикердем. Алда мәхшәр диярсең: колоннаның зур өлешен бүлеп алган «ФД» отряды фашистларны безнең якка кысса, Николай Руденко җитәкчелегендәге икенче отряд Богоро- дипкое ягына һөҗүмгә ташланды. Фашистлар колоннасы икегә өзелде. Митишково зираты ягыннан атакага күтәрелгән партизаннарга тидерүдән шикләнеп, Андрей Литовский үз ротасына берәм-берәм төзәп атарга команда бирде. Фашистлар, авылдагы өйләрне, каралтыларны яндырырга исәпләп, яндыргыч пулялар белән ата башладылар. Бу уйлары барып чыкмагач, ракета чөяргә тотындылар. Берничә минуттан Богородицкое ягыннан Митишково зиратына, совхоз өстенә немец артиллериясе көчле ут ачты. «ФД» һәм Николай Руденко командасындагы партизаннар ут астында калды. Фашистлар «һушларына килергә» өлгерделәр, колонна уртасына үткән партизаннарны үзләре кысрыклый башладылар.
Хәл кискенләште: «ФД» ике ут арасында калды. Чарлактагы пулемет та атудан туктады.
Мин тагын чарлакка мендем; икенче номерга лентаны төзәтеп, прицел куеп бирдем дә, Богородицкоедан ташланган фашистларга ут ачарга куштым. Тагын җиргә төшеп, Андрей Литовский янына бардым. Уң як флангтан Саша Фатеев килде. Алар икесе дә:
— Ротаны атакага күтәрәбез! — диделәр. Чынлап та, атакасыз «ФД»ны кыен хәлдән коткарып булмый иде. Атакага күтәрелергә приказ бирдек, өчебез дә, «Ура» кычкырып, рота алдыннан атакага ташландык. Бу бик вакытлы атака булды. Николай Руденко төркеме белән бер үк вакытта. «ФД» отряды да фашистларга ташланды. Олаулар арасында чәбәләнгән дошман солдатларын кыра-кыра, артиллерия, миномет уты аша, алар совхозга килеп керделәр. Фашистлар, безнеке
39
ләр артыннан совхозга ташланмакчы булып, артиллерия һәм миномет утын көчәйттеләр. Ут стенасы артыннан үзләре ябырылдылар. Без, бар көчне т\уплап, каршы ут ачтык...
Бу вакытта тирә-якны караңгылык баскан иде инде. Гитлерчыларның һөҗүме зәгыйфьләнде. Мин, «ФД»ның чолганыштан исән килеп чыгуына чиксез шатланып, аны өйгә алып керим дигәндә генә, өй түбәсенә снаряд төшеп шартлады. Өй кыегы безнең өскә ишелеп төште... Биек баскычтан карга чумдык, безнең өскә өй түбәсенең такталары, әллә нинди бүрәнәләр килеп төште. Кемдер:
— Комбат белән комиссарны үтерделәр!—дип ачы тавыш белән кычкырып җибәрде. «ФД» авыр ыңгыраша иде, мин аның астыннан:
— «ФД» исән, тизрәк булышыгыз! — дип кычкырдым. Литовский, Фатеев һәм берничә партизан безне такталар һәм бүрәнәләр арасыннан өстерәп чыгарганда, «ФД» һушына килде. Аның башы бәрелгән һәм иңбашына бүрәнә төшкән иде...
Саша Фатеев үлгән пулеметчыны һәм пулеметны чарлактан алып төшәргә кушты. «ФД»ны совхозның медпунктына озатырга уйласак та. ул риза булмады. Чаңгычыларны чакырыр алды да, караңгылыктан файдаланып, Богородицкое ягына чигенгән фашистларны эзәрлекләп китмәкче булды. Мин моңа каршы төштем:
— Батальонны командирсыз калдырасыңмы? — дидем. Гнездилов:
— Комиссарлар һәрвакыт шулай опекун булалардыр инде, — дип мыгырданды. Шулай да фашистлар артыннан лейтенант Леоненковны җибәрде.
Роталар трофей җыярга тотындылар. Трофей да, кырып салынган фашистлар да шактый, яралы партизаннар да аз түгел иде. Төн урталарында Богородицкоедан Леоненков чаңгычылары кайтты. Аларның бер төркеме Смоленск — Сухиничи тимер юлына чыкканнар һәм олы Калуга юлы буйлап чигенүче гитлерчыларның Калошин авылы аша бездән сулга — Брынь, Семенково авылларына, Шупарня җитен заводына юл тотуларын күргәннәр. Андрей Литовский һәм Николай Руден-ко роталарына Брынь, Семенково авылына барырга приказ бирдек. Леоненков чаңгычылары совхозны саклап калдылар. «ФД» белән мин штабка — Матченкига кайтып киттек.
Матченкига кайтсак, анда калган безнең отрядларның, Потап Паненков җитәкчелегендә, Калуга юлында, Вава, Зуева авыллары өчен сугыш алып баруын, аларның да дошманга зур зыян китерүен хәбәр иттеләр...
/ Яралылар...
( Башта, берничә бәрелештән соң, яралы партизаннар саны дистәләп кенә иде. Хәзер, регуляр гаскәр булып сугыша башлагач, аларның саны шактый артты.
Кайда дәваларга бу яралы батырларны?
Отрядлар аларны әле һаман да обозларында йөртәләр иде. Көн саен булып торган сугышларда кайбер партизаннар инде икенче кат яраланып өлгерделәр. Беркөнне берничә яралы партизан фашистлар кулына эләкте. Аларны коткарырга ташланган сугышчылар ерткычларча җәзаланган мәетләрне генә алып кайттылар...
Дошман тылында яхшы госпиталь төзү җиңел эш түгел иде. Бөтенләй яшерен урын табып, яхшы врачлар булдырып, яралы партизаннарны яңадан батырлар сафына кайтарырга кирәк иде.
«ФД», Потап һәм мин бу турыда бик озак баш ваттык. Азак килеп, Демьян Карпович Барановка мөрәҗәгать иттек. Фельдшер Баранов
40
тәҗрибәле, күпне күргән карт иде. Әмма партизаннар лазареты оештыру турындагы сүз бу тәҗрибәле кешене дә аптырашта калдырды.
— Беркем дә белмәсен, врачлар да булсын... — дип үзалдына сөйләнеп куйды ул. Уйлана торгач, мине ул бер урман каравылчысына алып барырга булды. Аның соңгы көннәрдә гел җигүле килеш торган атына икәү утырдык та Мархоткин совхозына киттек. Юлда Демьян Карпович урман каравылчысы ЛАишкин семьясы хакында сөйләп барды.
— Көздән, кар сай чакта, мин аларда берничә мәртәбә булган идем. Хәзер кар тирән, анда ат белән кереп булмас. Мархоткинда атны калдырып, чаңгы белән барырбыз, — диде Баранов.
— Ышанычлымы соң ул кеше? — дип сорадым мин.
— Чакма ташын беләсеңме? Мишкин — нәкъ чакма ташы кебек нык кеше. Хатыны белән кызы да картның үзенә охшаганнар. Мишкин караган урман дачасында блиндажлар булырга тиеш. Мин шуларны файдаланырга уйлыйм, — диде Демьян Карпович һәм, без сүзгә бирелеп киткәнне сизеп, ялкау атлый башлаган атны әйдәргә кереште:
— На-а-а, хайван!..
Кышкы аяз көн. Ерактагы урманнар томанга күмелгән. Инде шактый күтәрелгән кояш тирәсендә салават күпересыман төрле төстәге алка хасил булган. Кояштан җылылык түгел, салкынлык сибеләдер кебек. Тиз барудан барлыкка килгән җил, нечкә бер чыбык кебек булып, биткә бәрелә, битне кисә...
Мархоткин совхозында Шведоваларда атны калдырдык та, чаңгылар киеп, Мишкинны эзләп, урманга юнәлдек. Соңгы көннәрдә кар бик күп яуган иде. Алдан юл ярып барган Демьян Карпович тиз арыды. Шулай да ул сер бирмәде, маңгай тирен сөртә-сөртә, һаман алга атлады. Мин алдан барырга юл сорап карасам да, ул риза булмады. Шулай, чаңгы белән бер егерме-егерме биш чакрым җир барып, урманга килеп кердек. Аланда этләр өргән тавыш ишетелде. Озакламый безгә каршы килүче бер кеше күренде. Ул Демьян Карловичны шундук таныды һәм, исәнлек-саулык сорашкач, безне өенә чакырды. Урман каравылчысы йортында безне бер хатын һәм җитеп килгән бик чибәр бер кыз каршы алды. Безнең өчен алар шундук табын әзерләргә дә керештеләр. Без- урмандагы блиндажлар турында сораша башладык:
— Барын бар, тик алар җимерелә башлаган, күбесенең эченә кар тулган, — дип җавап бирде урман каравылчысы. Әлеге чибәр кыз да сүзгә кушылды:
— Әти, мин Сашадан сорыйм әле, ул тирә-яктагы бөтен блиндажларны белә бит, — диде ул һәм бүлмәдән чыгып китте.
Моны ишеткәч, Баранов җанланып китте.
— Кайсы Саша? Мин дәвалаган авырумы? — дип, сораулар яудыра башлады ул. — Мин бит аны бөтенләй оныта язганмын. Хәле ничек? Тереләме? йөри аламы?
Шул чакта тыштан ниндидер бер ир кеше тавышы ишетелде, һәм ишек ачылды. Ишектә әлеге кыз, аның артыннан... Үз күземә үзем ышанмый тордым... Сафа Заманов күренде.
Мин сикереп тордым:
— Синме бу? — дип, үз-үземне белештерми кычкырып җибәрдем һәм аңа ташландым. Сафа Замановның сул як култык астыннан ниндидер радиоалгычсыман аппарат дөбер-шатыр килеп идәнгә төште... Ул да, ишекне ябарга кирәклеген, Варяны, Мишкин һәм Карловичны онытып, миңа омтылды. Кочаклаштык...
Мишкиннар һәм фельдшер Баранов бу хәлдән бөтенләй аптырашып калдылар. Сафа шатлыгыннан тотлыга-тотлыга нәрсәдер сөйләнде, мине кат-кат әйләндереп тәрәзә яктысына алып килде, башымнан аягыма кадәр күз йөртеп чыкты. Үз күзенә үзе тәмам ышангач, мине
41
I
тагын кочаклап алды. Өйдә башкалар барын да хәтереннән чыгарып, минем белән татарча сөйләшә башлады:
— Бик ябыккансың, малай, — диде ул, ике кулы белән иңбашымнан тоткан килеш беравык күзләремә карап торгач.
— Ә соң син үзең? Сөякләрең генә калган бит? Ни булды сиңа? Әллә бу кыз киптереп бетердеме үзеңне?—дидем мин, шаярткан . булып.
Минем бу шаяртуыма Сафа ни Дип тә җавап бирмәде, аның күзендә борчулы очкыннар күренде.
— «Олы җир» белән бәйләнешкә керә алдыгызмы? — диде ул, акрын тавыш белән.
Мин хәлне сөйләп бирдем. Күптәннән инде бу эшне тормышка ашырырга тырышуым, ләкин әлегә кадәр берни чыкмавын әйттем. Бу хәбәргә ул бик нык борчылды. Сафа бу мәсьәләдә үз-үзен гаепле итеп сизә иде шикелле...
Хуҗаларга без бөтен нәрсәне ачып тормадык, тик кайчандыр бергә укыганлыкны гына әйттек. Демьян Карпович Баранов каравылчы белән блиндажлар хакында сөйләшкәндә, мин Сафадан үз хәлен сөйләттем.
... Самолет эчендә калган корал бәйләмнәрен ташлагач, Фролов һәм радист Заманов инде сикерәбез дип кенә торганда, штурман аларга сикермәскә боера. Очучылар аларга бераз көтәргә кушалар. Чөнки зениткалар утына эләккән самолетны кире борып, баштагы, без сикергән урынга якынлаштырырга кирәк була. Ә зениткалар атуларын тагын көчәйтәләр... Менә бераздан:
— Хәзерләнегез!—дип команда бирелә.
Сафа Заманов иң-соңыннан сикерә.
— Ул вакыттагы хәлләр төштә күргән кебек кенә хәтердә калганнар,— дип сүзен дәвам итте Сафа. — Самолетны озатып, иптәшләрнең кай тирәгә төшкәнен эзләгән арада, мин һавадан җиргә таба байтак юл үтеп өлгергәнмен. Минем өстә йөк авыр гына иде бит. Тирә-юньгә әйләнеп карагач, компасыма күз ташладым.
Җиргә якынлашканда, мин үземне әллә нинди төпсез бер коега төшкәндәй тойдым. «Аста урманмы, сазлыкмы?» — дип уйлап алдым.
Шул уйлар белән борчылып, парашют бауларын һәм элмәк, каптырмаларны төзәтеп алдым да кабат аска, җир өстенә карадым, ниндидер су өстенә төшеп килгәнемне аңладым. Түбән төшкән саен су өсте ачыграк беленә барды. Агым сумы, берәр күлме — караңгы төндә аны ничек аерасың?.. Азмыни Смоленщинада сазлар, күлләр һәм елгалар!
Шулай да кара урман арасыннан суның өсте ап-ачык күренә һәм мине үзенә таба тарта иде. Ә мин, өскә авыр гына йөк күтәргәнлектән, түбән таба бик тиз очам. Минем карамакта санаулы секундлар гына калды. Үзең беләсең, андый чакта уйлап торып булмый. Мин, хәнҗәр алып, ашыга-ашыга әле хәзер генә үземне исән-сау җиргә алып төшеп е килгән парашютымның бауларын кисә башладым. «Парашюттан аерылмыйча суга чумсаң—беттең, сине парашют каплап суга батырачак, бауларга буталып һәлак булырмын...» — дигән уй секунд эчендә башымнан үтте. Беләсеңме, үземнән бигрәк рация өчен кайгырдым. Рацияне югалтсаң, группаның дошман тылына төшүендә ни мәгънә бар?..
Сафа әле ныклап савыгып җитмәгән иде, шул төшкә җиткәч, сөйләвеннән туктап, бик каты йөткерә башлады. Аннары, нәрсәнедер хәтеренә төшерергә тырышкандай, уйланып бер ноктага төбәлеп карап торды.
42
— ... Шулай хәнҗәрем белән тиз-тиз генә бауларны кискәләп ташлагач, парашютымнан аерылып, түбәнгә очтым, ул да булмады, төшеп җитеп, суга чумдым...
Су төбенә таба байтак кына төшсәм дә, аягым җиргә тимәде. Бөтен көчем белән тырышып, су өстенә омтылдым. Өскә калкып чыккач та, борыныма черегән камыш, үлән, агач яфраклары исе килеп бәрелде. Ярый әле йөзә беләм: су өстенә чыгу белән йөзәргә тотындым. Өстәге кием, рация, биштәрләгән капчык, итекләр йөзәргә бик нык комачаулыйлар иде. Парашют кайдадыр якында гына төшкән булырга тиеш, аның бауларыннан да ераклашырга тырышам.
Ниндидер үләннәр, тамырларга буталдым, кул-аякларны хәрәкәтләндереп булмый башлады, ә күлнең чите һаман күренми иде.
— Ышанасыңмы, Гаян, бата башладым...
«Н3»ны, ашамлык һәм патроннар салган капчыкны ташларга булдым. Салкын су башта бөтен гәүдәмне туңдырса да, хәзер тәнем уттай яна иде инде. Аркага ятып, йөзәргә тырышып карадым. Ничек кенә булса да. рацияне сакларга кирәк иде. «НЗ» капчыгын салып ташладым да төнге караңгылыкта тагын да карарак булып урман күренгән якка омтылдым. Тик минем хәл минут саен түгел, секунд саен авырая, рация һәм аның батареялары мине һаман су төбенә тарта бара иде...
Сафа Заманов, бу хәлне яңадан кпчергәисыман, дулкынлануыннан күзләрен кабат бер ноктага текәп, тукталып калды. Мин аның уен бүләргә базмадым. Дәшми генә аның тагын сөйли башлавын көттем.
— йөрәк еш-еш тибә, — дип дәвам итте ул — косасым килә башлады, чигәләргә авыр чүкеч белән суккандай булды. «Әгәр батареяларны гына ташласам, чыгып хәл җыйгач, кире кереп эзләп табармын», дип уйлап алдым. Хәл бик мөшкел иде. Батареялар тутырган сумканы шунда ук суга ташладым. Рацияне ныклап кулыма тоттым. Шул арада берничә кат су да йотып алдым, чумып, аягым төпкә тимичә, кире чыктым. Минутлар үткән саен хәлем бетә бара иде. Актык көчемне салып, буш кулым белән йөзәргә тырышып, һаман алга омтылдым. Бар ихтыярым, көчем белән коры җиргә чыгу өчен көрәштем... Шул чакны уң кулым (элек яраланган иде ул), кинәт электр тогы суккандай, авыртып китте... Аяк-кулларны көзән җыерды, күз алларым караңгыланды. Кайда икәнлегемне дә оныта башладым... Соңгы секундта кулымны тешләп алдым, шуңа күрә аңымны җуймый калдым. Актык көчемне җыеп, тагын бераз быгырдагач, аякларым баткак су төбенә тия башлады. Басып карадым: аяклар тездән ләмгә батты; сазлык аска суыра башлады. Мин өскә таба талпындым, итекләрем сазда калды...
Сафа Замановның сөйләвен мин шушы хәлне үзем күргәндәй итеп әсәрләнеп тыңлап тордым.
... Менә ул, бәрелеп-төртелеп, канга баткан аяк-куллары белән тырматып. бата-чума, яр буендагы түмгәкләр өстенә чыгып егыла һәм һушыннан яза... Ул ниндидер җәнлекләрнең урман эченә кереп качуларын да күрми, үзен йотарга торган саз суының күбекләнеп быгырдап калуын да ишетми, өстенә яуган көзге салкын яңгырны да сизми...
Заманов таң алдыннан гына һушына килә. Таң алдыннан салкынайтып, җир өстен туңдырып җибәрә. Сафа җиргә ябышып каткан киемнәрен көч-хәл белән куптарып торып утыра да тирә-ягына карана һәм тын калып тыңлый.
Бөтен тирә-якта авыр тынлык. Тик, баш очындамы, читтәрәкме, тукран агач чукый, кайдадыр — еракта, дөп-дөп итеп, нәрсәдер дөберди. Ә тәнен аның салкын кысып ала, туңдыра; аяк-куллары бөтенләй буйсынмый. Бизгәк тота башлый — ул тыела алмый калтырана. Өсте, бөтен киемнәре бәсләнеп каткан.
— Болай калырга ярамас! Хәрәкәт итәргә кирәк... —дип сөйләнә- сөйләнә, ул бик кыенлык белән аяк өсте торып баса...
43
Заманов тагын сөйләвеннән тукталды. Аны нәрсәдер бик борчый иде булса кирәк. Ул миңа туры карап:
— Син, ахрысы, мин сөйләгәннәргә ышанып җитмисең?.. Мин дезертир түгел, — диде. Мин аңа:
— Сөйләп бетер әле, аннан соң эш турында сүз булыр, — дип җавап бирдем. Сафа дәвам итте:
— Аяк өстенә торып баскач, кемдер якында гына мине күзәтәдер шикелле тоелды. Тәннәрем чымырдап китте. Шулвакыт үземнең дошман тылында икәнлегем исемә төште. Кулым үзеннән-үзе фуфайка изүенә сузылды. Куен кесәмдәге пистолетны капшап таптым да агач арасына атладым...
Бер-ике адым атлагач, туктап калдым. Келт итеп үземнең рациясез калган радист икәнлегем исемә төште. Ни эшләргә дә аптырадым. Баштан дистәләгән шомлы уйлар үтте: кая төштем, иптәшләр кайда, рация кайда калды?
Үзем дә сизмәстән, тагын кирегә, күлгә таба атладым...
Күл өсте дегет шикелле кара булып күренә иде. Күлнең уртасыннан пар күтәрелә. Ә яр читендә су бозлана башлаган. Фуфайканы салып чыршы ботагына элдем. Пистолетымны куенга тыктым да суга таба бер адым атладым. Аягымны суга тыгу белән, утка баскандай, сикереп киттем. Су боз кебек салкын иде. Шулай да үз-үземне җиңеп, күл эченә кереп киттем.
Иелеп-иелеп су төбен капшап карадым, аякларым белән рацияне эзләдем.
Су күкрәккә җиткәнче күл эченә кердем. Ләкин рация табылмады. Яңадан ярга чыктым. Бөтен өстем пычрак ләмгә буялган иде. Яр буенда йөгереп, сикереп, биеп карадым, әмма тәнгә җылы кермәде. Аннары күл буйлап шактый йөгереп карадым. Шулай йөгергәндә бер озын колга таптым. Шул колга белән су өстендә йөзеп йөргән парашютка якынрак килеп, аны ярга тартып чыгарырга тырышып карадым; колга парашютка җитмәде. Тагын бил тиңентен суга кердем. Парашютны, колгага эләктереп, бик кыенлык белән тартып чыгардым. Аннары яңадан рацияне эзләргә керештем...
Шулай, күп азаплана торгач, ул үзенең ике атналык ризык салган капчыгын эләктереп сөйрәп чыгара. Ярга чыгып, зур чыршы астына керә дә капчыкны чишә, әйберләрен бушата. Тәмәке, шикәр, тоз — барысы да җебегән, эштән чыгып беткән була. Сохарилар тоз катыш шикәр һәм тәмәкегә буялып суда җебегәннәр, ашарлык түгел... Тик аерым, су үтмәслек итеп төрелгән шоколад плиткалары һәм берничә пачка папирос кына бераз сакланган.
Болардан тыш, ул ашарга яраклы нәрсәләрдән тагын ике банка кон- серва һәм рация өчен алынган берникадәр коры спирт таба. Сафа пычагын алып консерва банкасының берсен ача, ит консервасын «коры» спирт белән кушып ашый. Коры спирт, бик тәмсез булса да, аның тәненә җылы кертә. Шуннан соң ул, бөтен ризыкларын кояш төшкән җиргә тезеп, кабат сазлы күлгә — рацияне эзләргә кереп китә.
Сөйләвенең шул җиренә җиткәч, Сафа ачу белән:
— Әйтерсең, җир йоткан аны! Рация табылмады, — дип уфтанып куйды. — Тәнем уттай яна башлады, температурам күтәрелде. Муен тиңентен суга кереп, аяклар һәм колга белән ләмне капшап, рацияне эзләгәндә, күл өсте белән күкнең кайда икәнлеген ачык аерырлык хәлем калмаган иде инде. Шул урында колганы нык итеп кададым да, бөтен көчемне салып, ләм ера-ера, чыршы төбенә чыктым. Ашыга-ашыга парашютны телеп, кат-кат чолгап, аякка урадым, фуфайкамны кидем, капчыгыма азык-төлекләрне салып биштәрләдем дә куе чыршылык арасына атладым...
44
Заманов байтак кына сүзсез торды. Аннары карт урман сакчысы Мишкинны күрсәтеп:
— Мине менә болар тапканнар. Урманда хәлсезләнеп егылганмын,— диде. Ул үзенең шушы унышсызлыгын бик авыр кичерә иде.
— Ә тегендә «хуҗа» мине көп дә «Десна, Десна!»—дип эзләткәндер? Их... — дип, йодрыкларын кысты ул.
Байтак тынлыктан соң, Сафа:
— Урман каравылчысының мунчасы, юкә балы, Варяиың,— ул урман каравылчысы кызына ымлап күрсәтте, — кура җиләге аякка бастырды, — диде.
Сафа Замановны коткарып калган урман каравылчысы Мишкин да, хатыны белән кызы да үзләре хакында бик саран сөйләделәр.
Без дошман тылына төшкән төнне Мишкин карт, самолет гүләвенә һәм зениткалар аткан тавышка уянып, төн уртасында тышка чыга. Зениткалар Соловьев кичүе, Белая Грива разъезды ягында аталар. Самолет гүләсә дә, бомба шартлаган тавыш ишетелмәгәнгә аптырап уйланып торган Мишкин, зениткалар аткан якта, прожектор яктысында, һавадан ниндидер ак, кара нокталарның җиргә таба төшкәнен күреп кала. Боларның нәрсә икәнен ул бик тиз аңлап ала. Шул арада самолет та, шаулап, аның өе өстеннән көньякка таба очып үтә. Мишкин кире өйгә керә. Стенадагы сәгать төнге өчне күрсәтә. Хатыны белән кызы Варя:
— Тышта ни бар, кемнәр ата? — дип каршы алалар аны.
— Җен белсенме аны?.. Фрицлар ата... Әллә үз самолетларына аттылар инде?.. Бомба-фәлән шартлаганы ишетелмәде, ә самолеттан нәрсәләрдер ташладылар шикелле, — ди дә Мишкин, урманга чыгарга киенә башлый.
Урман каравылчысының унсигез яшьлек бердәнбер кызы Варя яткан урыныннан сикереп тора да:
— Нигә фрицлар үз самолетларына атсыннар икән? Безнең самолет тавышы, мин беләм — ул безнең самолет иде, — дип, атасына иярә.
Үзе саклаган урманның бөтен почмакларын яхшы белгән Мишкин карт, төнлә күреп калган ак нәрсәләрнең кай тирәдәрәк төшүен чамалап, Соловьев кичүенә таба юнәлә. Аның эте, туктаусыз эзләнеп бара торгач, боларны күл янына китереп чыгара. Күл читендә кабарынып яткан парашютны күргәч тә, алар эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлап алалар. Эт тагын алга китеп өрә башлый. Мишкиниар үлән баскан урман юлын ярып үткән кеше эзенә төшәләр. Алар бу эз буйлап бик озак баралар. Төш җиткәндә, шактый алдан эзне иснәп барган эт бик каты өрә башлый.
... Урман сукмагына зур чыршы ауган. Аның тамырлары, көрән урман туфрагын туздырып, һавага күтәрелгән. Ә ботаклары җиргә тиеп бөтен юлны каплаган. Аталы-кызлы Мишкиниар шул ауган агач аша чыга алмыйча, хәлсезләнеп егылган кеше өстенә барып чыгалар. Эт шул кеше тирәсендә өреп йөри.
Мишкин карт агачлар кисеп ала да носилка ясый. Сафаны носилкага салып күтәреп алып кайталар. Урман каравылчысы мунча ягып Сафаның тәнен бал белән уа, бу нәрсә егетне үлемнән коткарып кала. Замаиовның үпкәләре шешә, ул эренле плеврит белән авырый башлый. Сафа ут кебек кызышып, аңын җуеп бик озак саташып ята. Ярый әле. Варя аның янына фельдшер Барановны алып килә. Демьян Карпович егеткә үпкә шешен һәм плевритны җиңәргә ярдәм итә.
Билгеле, карт фельдшер да, Мишкин карт та егетнең кем икәнен ачык белмиләр һәм аның хакында беркемгә ләм-мим сүз әйтмиләр...
45
J J
Замановка мин кыскача гына хәзерге хәлләрне сөйләп бирдем һәм лралы партизаннарга лазарет оештыру өчен блиндажлар эзләп килүебезне әйттем. Әле һаман юньләп хәл кермәгән булса да, Сафа хәзер үк үзенә эш бирүне сорады. Фронттагы хәлләрне ул тик листовкалар аша гына бераз белә иде. Мишкиннарның радиоалгычлары ватык булганлыктан, Сафа, аны төзәтеп, яңалыкларны белергә уйлый, ләкин бата- реялар таба алмый. Урмандагы блиндажларда лазарет корып буласын белгәч, без Демьян Карпович белән монда Шведовалар семьясын һәм врачлар җибәрергә карар иттек. Сафа безнең белән ияреп китмәкче иде, Демьян Карпович, аңа бер-ике тапкыр чүгәләп алырга кушып, йөрәген тыңлады, аннары күлмәген салдырып, бик җентекләп күкрәген тикшерде. Фельдшердан да бигрәк егет язмышы белән Варя кызыксынды. Ул безгә:
— Саша хәлсез әле, бераз хәл җыйсын,—дип, аны үзебез белән алып китмәвебезне үтенде, ә үзе чия кебек кызарды. Баранов Сафага тагын бер-ике атна хәл җыярга кирәклеген, плевриты әле һаман бет- мәгәнлеген әйтте.
Безне озата чыккан Заманов минем үземә генә:
— Шушы урман өстендә, Дорогобуж ягында, кичә төнлә безнең самолетлар очып йөрде. Бу тирәгә берәр опергруппа ташламадылар микән? Эзләп карагыз әле, — диде.
Килгәндәге эз белән шактый юл алгач, мин артыма әйләнеп карадым. Сафа Заманов белән Варя, янәшә баскан килеш, кул болгап, хуш- рлашып калдылар...
I i " Лазарет оештыру эшен озакка сузмадык. Наташа, Зоя Шведовалар- - һы, врач Десятованы Мишкиннарга җибәрдек. Алар, яралыларны китергәнче, блиндажларны тазартып, җылытып куярга тиешләр иде. Совхоздагы ышанычлы кешеләрдән киң табанлы чаналар ясаттык һәм йөри алмаган авыр яралыларны, шул чаналарга салып, урманга, Мишкиннарга тарттыра башладык. Шул төнне үк Савостьяноводан 17 яралы партизан урманга күчте. Совхоздан башланган чаңгы эзенең серен Зояның әнисе Мария Васильевна Шведовадан башка беркем дә белми иде.
Лазаретка «Урман дачасы» дигән исем бирелде һәм аның кайдалы- гын хәтта күп кенә командирлар да белмәде. Бераздан лазаретка хәрби врач Корией Степанович Чижиковны начальник итеп, ә коммунист Козятниковны комиссар итеп җибәрдек. Чижиков Смоленскида мединститут бетергән бик тәҗрибәле кеше булып чыкты. Лазаретта язга таба 300 дән артык яралы партизан дәваланды. Аларга көненә өч мәртәбә жь:лы аш бирелә, атна1 саен мунча ягыла, комиссар Козятников яралылар белән көн саен политинформация үткәрә иде.
8 март көненә партизан краендагы хатын-кызлар, яраланган парти- , р заннарга бүләк итеп, күлмәк-штан, марля, тастымал һәм ашау-эчү әйберләре: май, йомырка, бал җыеп китерделәр.
Дошманны, бигрәк тә фронттан чигенгән, нык коралланган фашистларны, җиңел корал белән генә җиңеп булмаслыгы ачык иде. Отрядта корал җитәрлек түгел иде. Өстәвенә, батальон төзелеп, фашистларның регуляр частьларына каршы сугыша башлагач, корал сорап, партизан Р булырга теләп килүчеләрнең саны көннән-көн арта бара иде.
— Комиссар, корал бир, — дип килүчеләр арасында кичәге әсирләр һәм камалучылар бик күп иде. Курворость авылында Ленька Сущих, Николай Адоньев һәм Гоша Митрофанов китергән ике йөзгә якын өр- яңа мылтыкны тараткач, корал сораучылар тагы да артты.
Бу халыкның күбесенә шундый киңәш бирдек:
46
— Егетләр! Менә без фәлән җирдә фашистларны көтәбез, анда, һичшиксез, бәрелеш булачак. Немецләрнең трофей коралларын алырсыз... Сез шунда, сугышкан җиргә барыгыз, — дидек.
Төрлечә киенгән халык төркеме, отделение, взводка әйләнеп, фа шистлар белән сугышкан партизаннарны эзләп китә бардылар...
Корал җыярга бөтен халык булышса да, корал җитми иде. Шунлыктан, кораллану өчен без бик ашыгыч чаралар күрергә тиеш булдык. Потап киңәше белән, корал җыю бригадалары оештырып, аларны урманнарга җибәрдек. Партизаннардан Адоньев, Сущих, Митрофанов- ларга немецләрнең корал складларын эзләргә, аннан корал алу юлларын табарга куштык. Анатолий Пшеничников белән Слепцов Михаилны һәм Марчукны, 37—45 миллиметрлы җиңел пушкалар гына булса да, эзләп табарга җибәрдек.
Сущих һәм Митрофановлар барган урынга — Всход, Волочек ягына— тагын кешеләр җибәрергә кирәк иде. Андагы складны саклаган полицайларны ничек тә булса алдау исәбе белән, без шул юлга тагын кешеләр җибәрергә булдык. Ул склад теге вакытта моннан китеп, фронт аша чыга алмаган Григорьев батальоны кулына күчкән, имеш, дигән хәбәр дә булган иде. Әхтәм Хәсәновне һәм Нәфикъ Ибраһимов ны Замощье волосте бургомистры кәгазьләре белән «коралландыр дык» та, Иван Пименовичтан ат җиктереп, «командировка»га озаттык. Алар, Нури Казыхановны табып, аның белән складтагы коралны урманга чыгарырга тиешләр иде.
Без аларны берничә көн бик борчылып көттек. «Инде болар фашистлар кулына эләкте», дип уйлый башладык. Ниһаять, Марчук кайтып җитте, ул Холбни урманында артиллерия барлыгын әйтте. Тик анда 122 миллиметрлы гаубицалар гына икән. Аларны күтәрү өчен зур көч кирәк. Александр Марчук, үзенең сәяхәте хакында сөйләп бетергәч:
— Ә теге «Бер ярым Иван» нәрсә табып кайткан? — диде.
Шул чакны штабка килеп кергән дүртенче ротадан бер элемтәчез
— Анатолий беркая да бармаган. Ул Вититновода, Ольга Федоровна янында, — диде.
Артиллерия эзләргә дип приказ бирелүгә дүрт-биш көн вакыт үткән булса да, Анатолийдан бер хәбәр дә юк иде. Элемтәченең сүзләренә без ышанмадык:
— Булмас, ялгышасың,—дидек. Партизан уз сүзендә нык торды:
— Менә әле генә мин Вититново аша килдем, Пшеничников һәм Слепцов Ольга Федоровна һәм башка хатын-кызлар белән Сос авылына киттеләр, — диде.
Бу гадәттән тыш хәл: приказга буйсынмау иде. «ФД»ның да, Рачковның да бик ачуы килде. Мин, штаб дежурные аша, комендант взводы командирын чакыртып алдым да:
— Ике автоматчы алыгыз! Хәзер үк Сос аша Вититновога барыгыз! Лейтенант Пшеничниковны кулга алыгыз, үлеме-тереме, нинди килеш тапсагыз, шул көе минем янга китерегез! — дип приказ бирдем.
Күз алдымнан Анатолий һәм Ольганың соңгы вакытта гел бергә йөрүләре, аларның һәрвакыт шат елмаюлары үтте...
Киендем дә Матченки урамына чыктым. Сафа Заманов, аның янында басып торган «урман кызы» Варя искә төште... «Фу, шайтан алгыры, бу ни хәл? Кая карама — шул бер нәрсә: тормыш. Мәхәббәт үзенекен итә, сугыш дип тормый», — дип уйландым. Сафа белән Варяга минем күңелдә ниндидер җылылык, соклану хисе туса, Ольга белән Анатолийга ни өчендер ачу кабара иде. Матчепкиның Угра елгасы ягына чыктым. Февраль аеның җәяүле бураны Вязьма-Дорогобуж яклап себертә. Көнчыгышта, Юхнов ягында, җир селкетеп артиллерия ата. Вакыт-вакыт андагы дөбердәү якында гына ишетелгәндәй булып китә.
47
Менә авыл читендәге партизаннар кабере. Без аларны кичә генә күмдек... Тагын кемнәрне югалтырбыз икән?..
Уйларымны Потап бүлде. Ул:
ц— Әйдә, Геннадий, Пшеничииковны алып килделәр. Син кулга алырга кушкансың икән. Аның төсе качкан. Ольга елап калган. Анатолийны халык алдында кулга алганнар, — диде.
Мин үзебезнең соңгы сугышны, борынгы Смоленск юлындагы югалтуларны искә алдым:
— Әгәр анда безнең артиллерия булса, ике генә пушка булса да, беләсеңме, Аввакумович, фашистларга күпме зыян китерә идек? Фрицлар безне шрапнель белән сыйлаганда, партизаннар, җитмәсә командирларыбыз, приказны үтәмичә, хатын-кызлар белән типтереп ятсын- нармыни? — дип сөйләнә-сөйләнә штабка кайттым. «Бер ярым Иван» торып басты. Аның башы чак кына түшәмгә тими иде. Пшеничииковны кулга алган штаб коменданты миңа артиллерист-лейтенантның коралын сузды һәм:
— Иптәш комиссар, сезнең приказыгыз үтәлде, — дип рапорт бирде. Анатолий нидер әйтмәкче иде, мин аңа:
— Иптәш лейтенант, сезгә нинди приказ бирелгән иде? Ник сез шул приказны үтәмәдегез? — дип кычкырдым.
— Мин ат һәм кешеләр эзләдем...
— Ничә көн үтте инде? Боерыкны шулай үтиләрмени?
— Гафу итегез, гаеплемен....
— Приказны үтәмәгән өчен сезне атарга кирәк! Соңгы бәрелештә, артиллерия булмаганлыктан, без фрицлардан хурлыклы рәвештә качарга мәҗбүр булдык. Ә сез? Сез типтереп йөрисез... Мин сезне үз кулым белән атам, — дип кызып киттем һәм комендант биргән пистолетны кордым. Пшеничников бу юлы чыннан да бик нык шүрләде булса кирәк, аның чыраенда кан заты калмаган иде.
Шул чакта минем иңбашка Потап кулын салды:
— Иптәш комиссар, тынычланыгыз, — диде. Мин аңа таба борылганда, штаб ишегеннән ике кеше атылып килеп керде. Болар Ольга Федоровна белән Михаил блепцов иде. Алар бик ашыгып килгәннәр булса кирәк; кызарып-бүртенёп җан тиргә төшкәннәр, еш-еш тын алалар иде. Ольга, миңа һәм Потапка карап:
— Мин гаепле, Аввакумыч, мин. Анатолий гаепле түгел, Геннадий Семеныч, аны атмагыз, мине атыгыз... Балам атасыз калганчы, мин балам белән үлим, — диде дә Анатолийның күкрәгенә капланып елый башлады. Минем алга Михаил Слепцов килеп басты.
— Иптәш комиссар, рөхсәт итегез, Толя белән тиз көндә артиллерия табарга сүз бирәбез, — диде ул. Мин Анатолийга:
— «Лейтенант Пшеничников, сезгә 24 сәгать вакыт бирелә. 24 сәгатьтә артиллерия алып кайтмасагыз, үзегезгә үпкәләрсез. Сезнең эшегезне махсус бүлек тикшерәчәк, — дип, пистолет һәм автоматын үзенә суздым. Ул башта ышаныр-ышанмас кыяфәт белән коралын алды, бераз дан үзен-үзе кулга алып:
— Боерыгыгыз үтәлер! — дип, хәрбиләрчә кискен борылды да чыгып китте. Аның артыннан аерылмас дуслары — Ольга белән Михаил иярде...
Кич белән Матченкига Иван Пименович Шайков кайтып төште. Ул ялгызы гына, хәтта аты-чанасы да юк иде. Хәсәнов Әхтәм, Ибраһимов Нәфикъ, Казыханов Нуриларның фашистлар кулына эләгүен, аларны агуларын, үзенең чак кына качып котылуын сөйләде...
48
«ФД» штаб начальнигына Иван Шайков кайткан якка көчле развед- I ка җибәрергә кушты. Потап белән без, февраль ахырында җыелачак / “партконференциягә әзерләнү өчен, Абаев карт янына киттек.
Абаев Матченки авылының югары очындагы өйдә тора иде. Без аның янында ниндидер ят кешеләр очраттык. Абаев безне таныштырды. Тәбәнәк буйлы, көрәк сакаллы бер карт: «Федор», — дип, ә икенчесе — иске-москы кием кигән зур гәүдәлесе: «Сибиряк Михаил», — дип танышты. Болар өчәүләшеп радио тыңлаганнар һәм соңгы хәбәрләрне язып утыралар иде. Газбе Абаевның Көньяк Осетиянең Джава районыннан икәнлеген, 1918 елдан бирле партия члены булуын белә идем. Газбе бабай гражданнар сугышы вакытында Сергей Миронович Киров, Серго Орджоникидзе белән Төньяк Кавказда эшләгән, соңыннан НКВД системасында хезмәт иткән. Сугыш башлангач та ул башкаланың Дзержинский районында оештырылган ополчение дивизиясенә язылган.
Танышып сөйләшә торгач, Газбе карт кунакларының берсе—24 нче армиянең газета эшчесе, коммунист Михаил Емельянович Крохин, _ә икенчесе — шул ук армиядә артдивизион комиссары, ополченец-ком- - ’мунист Федор Георгиевич Павлов булып чыкты. Потагг белән безнең өчен Павлов бик-бик кирәк кеше иде. Ул, минем Көньяк Уралдан, Агыйдел буеннан булуымны белгәч, болай дип сөйләп китте:
— Уралны Колчактан азат иткәндә, мин 24 нче Тимер дивизиянең политбүлегендә эшли идем. 25 нче дивизиядән, Чапай дивизиясеннән, уңда һөҗүм иттек без. Шул елларда Бәләбәй, Бөре өязләрендә Совет власте урнаштырып йөрдем. Шулай булгач, без якташ...
Павлов 1917 елның мартыннан бирле партия члены иде.
Тормыш тәҗрибәсенә, партия эше тәҗрибәсенә бай кешеләр безгә хәзер бик кирәк иде. Биш коммунист бергәләшеп һич кичектерми үткәрәсе эшләр турында киңәштек. Эш күп иде: дошманнан азат ителгән авылларда Совет властен урнаштыру, халык арасында, партизаннар арасында политик тәрбия эше алып бару һ. б. Без, беренче чиратта, партизан краеның беренче партия конференциясен үткәрергә ниятли идек. Шуңа хәзерлек алып баруда Потапка Абаев, Павлов һәм Крохин ярдәм итәргә сүз бирделәр. Ул төнне без бик озак сөйләштек. Мин «ФД» янына таң алдыннан гына кайттым...
Ләкин озак йокларга туры килмәде. Тышта таң беленә генә башланган иде әле, мине «ФД» уятты. Ул тышта бил тиңентен кар белән юынып кергән.
— Комиссар, тор! Хәсәнов кайткан,— диде ул, кызарып-бүртенеп тастымад белән киң күкрәген ышкый-ышкый. Чынлап та, өстәл янында Әхтәм утыра иде. Маңгаена төшеп торган кара бөдрә чәчләре сукыр лампа яктысында уттай кызыл булып күренәләр. Мин, сикереп торып, аның янына килдем.
— Эш харап, иптәш комиссар, — дип елмайды ул, бик нык арыганлыгын сиздермәскә тырышып.
Елмайганда Әхтәмнең күзләре бөтенләй күренмәс булып кысылып бетә. Ул, шулай, сер бирмәскә тырышып, елмая-елмая, куеныннан фашистлар документлары чыгарды. Өстәлдәге документларны җентекләп карый-карый, без Әхтәмнән, коралсыз килеш, фашистлардан ничек качып котылуын сораштык. Безгә бит, аларны фашистлар атканнар, дип хәбәр иткәннәр иде...
Ьездең егетләр, авылда немецләр барын белмичә, Иван Пименович- ны аты белән урманда калдыралар да корал складына әверелгән Волочек чиркәвенә юнәләләр. Чиркәү янына барып җиткәнче, аларны туктатучы булмый. Ә склад янындагы сакчы фашист автомат төзәп каршы, ала. Артларына борылсалар, анда да офицер һәм кораллы солдатлар тора. Шулай итеп, алар кулга алыналар. Волочек коменданты, коралсыз егетләрнең язуларын укыгач, явыз киная белән:

— Ә-ә! Чиркәүгә гыйбадәт кылырга килгән идегезмени? Элек алып киткән винтовкаларга распискагыз кайда? — ди. Комендант эшне озакка сузмый, егетләрнең өчесен дә атарга хөкем итә. Ул, үзенең ярдәмчесенә тагын бер гестапо офицерын бирә дә, партизаннарны авыл читенә чыгарып атарга куша. Егетләрнең икесенә ике тимер көрәк, өченчесенә кәйлә тоттыралар. Ике фашист боларны авыл читенә алып чыкканда, егетләр тимер көрәкләрен һәм кәйләне кабер казырга түгел, ә үлемнән котылу өчен кулланырга план корып баралар. Тик аларны үзара сөйләштермиләр, ике фашист автоматларын, ул-бу чыга калса атарга әзер булып, аларга төзәп атлый. Егетләр күз карашлары белән генә аңлашалар.
Өс-башларына бик начар киенгән чабаталы өч татар егетенә, басуга чыккач, фашистлар өчесенә бер чокыр — кабер казырга кушалар. Кабер казуны озаккарак сузу өчен, егетләр, аңламаган булып, өчесенә өч чокыр казырга керешәләр, әмма гестапо офицеры аларга:
— Ein, ein, Asiatische Schwein! 1 —дип җикеренә.
Нури туң җирне кәйлә белән чокый, тегеләре көрәк белән алып ташлый баралар. Эш бик акрын бара. Кар өстендә биеп-таптанып торган фашистлар туңа башлыйлар.
Алар:
— Schnell, schnell2 — дип егетләрне ашыктыралар, шулай да ни өчендер һаман атмыйлар; партизаннарның аларга арка бирми, йөз белән торулары тегеләрне ут ачудан тыя, ахрысы.
— Була бит, егетләр, шундый хәлләр, — диде Әхтәм, көрсенеп. — Әйтерсең, без өчебез бер кешегә әверелдек. Алар ничектер авыл ягына борылган арада, икебез, бер үк вакытта бар көчкә кизәнеп, көрәк кыры белән фашистларның муеннарына суктык. Автомат — автомат бит инде ул: бер фашист егылганда автоматтан атып өлгерде. Нури, кәйлә белән сугып, үлеп җитмәгән бу фашистның да эшен бетерде. Әмма Нәфикъ Ибраһимов каты яраланды...
Ике фашистның куен кесәләреннән менә боларны, — ул өстәлдәге документларны күрсәтте, — алдык та, Нәфикъны җитәкләп, урманга таба җан-фәрман чаптык...
Безгә таба комендатура вышкасыннан, чиркәү башыннан, ут ачтылар. Нәфикъ икенче кат яраланды. Аның хәле бетте. Шулай да ул, ап-ак кар өстенә кап төкерә-төкерә, алга барырга тырышты. Инде урманга якынлашабыз дигәндә, аңа тагын пуля тиде... Ул егылды һәм:
— Качыгыз, егетләр! Үзегез генә качыгыз!—дип кычкырды, пистолетын корды. Нури, аның үзен-үзе атарга исәпләвең сизеп, пистолетын тартып алды. Без аны күтәреп алга йөгердек.
Шулай йөгерә торгач, урманга таба сузылган уйсулыкка җиттек. Нәфикъны күтәргән Нури шунда ташланды һәм кинәт, сөртенеп китеп, карга чумды. Ибраһимов алга, йомшак кар өстенә барып төште. Бу очраклы егылу бик вакытлы булып чыкты, шул вакыт аларның баш өстеннән генә яндыргыч пулялар очып үтте. Мин шунда таба йөгердем.
Нәфикъ:
— Атып китегез мине, иптәшләр! Болай калдырмагыз, кызганыгыз, туганнар! Зинһар атып китегез... — дип ыңгырашты.
Мин, Нәфикъны күтәреп, алга киттем. Нури бер егыла, бер тора, безнең тирәдә пулялар сызгырыша. Кар тирән, алга баруы авыр. Башта аяк астыннан кар туздырып, туң җирдән рикошет биреп очкан пулялар хәзер баш өстеннән үтә башлады. Без төшкән уйсулык тирәнәя бара иде.
1 Берне, берне, Азия дуңгызлары! (Немсцчә.)
2 Тизрәк, тизрәк!
< .С, ә- № 5.
49

50
Арттан куып килүче юк иде әле. Куып килсәләр дә, бирелмәс идек. Безнең ике автоматыбыз бар иде бит хәзер.
Зур бер нарат төбенә, киемнәрне җәеп, Ибраһимовны салдык. Аның йөзенә үлек төсе кергән иде. Ул ыңгырашып кына су сорады. Аңа кар бирдек. Маңгаена салган кар эреми башлады.
Ул:
— Шулай итеп мин үләрмен микәнни?.. Л4ин бит зәңгәр күкне кү- рәм әле... Мин бит нарат шаулавын ишетәм... Юк, мин үлмәм... Күкрәгемнең уң ягы авырта... — дип сөйләнде. Без аның ярасын карадык: сул як күкрәгеннән баш бармак керердәй тишектән кан саркый иде. Ибраһимов торырга омтылды, без аны тынычландырырга тырыштык.
Ул нидер пышылдады да тынып калды... Казыханов бүреген салды. Мин Нәфикъның күкрәгенә колагымны куеп тыңладым: ул үлмәгән, аңын гына җуйган иде...
Нәфикъ Ибраһимовның яраларын ашыгыч кына бәйләдек тә, аны нарат төбеннән күтәреп алып, алга, урман эченә атладык. Нури Ка- зыхановның да кулбашы яраланган булып чыкты. Моңарчы аны ул үзе дә сизмәгән икән. Ярый әле, «дум-дум» дигән шартлагыч пуля эләкмәгән... Нуриның ярасын мин бәйләдем. Аның ярасы җиңелчә генә иде. Нәфикъ тагы аңына килде, ыңгырашып су сорады. Аңа кар бирәбез, аннары, Нәфикъны алмаш-тилмәш күтәреп, алга атлыйбыз. Артттан ярылып эз кала... Иван Пименович Шайков калган яктан да атыш ишетелгәч, без инде бөтенләй өмет өздек... Ярый әле, үзе исән-сау котылган...
Иван Пименович яраланган атын ташлап кайткан иде...
Фашист документларын тикшерә-тикшерә, Әхтәм сөйләгәнне тыңлыйбыз. Ул сөйләгәннәргә никтер ышанасы килми. Автоматлар белән коралланган фашистларны (җитмәсә әле офицерларны) ничек инде буш кул белән җиңеп качып котылып булсын, дип уйлыйбыз... Офицер кенәгәсе эченнән Заальфельд каласының казармалары алдында төшкән фотолар, немка-солдатканың фронтка язган хатлары, рейхсмаркалар чыкты.
— Ә Казыханов белән Ибраһимов кайда? — дип сорадым аңардан.
— Алар Григорьев батальонында калды, — диде Әхтәм үпкәле тавыш белән. Ул безнең ышанмаганны сизде булса кирәк.
Мин икенче офицер кенәгәсен актарам; монысы Кельнда туган булып чыкты. Аның калын гына блокнотында минем күзгә бер кызыклы әйбер чалынды. 444 нче номерлы биттә, укучылар дәфтәреннән ертып алган кәгазьгә русча, дүрт-биш класс кына бетергән бер кеше кулы белән: «Буда, Красная Нива, А1атченки штаб партизан... Нужноли давать сведения на окруженцев для легистрации в комендатуре...» дин язылган иде...
Бу язу безне борчуга төшерде: димәк, безнең штабларны дошман белә һәм бу турыда кемдер гитлерчыларга хәбәр дә итә.
Мин фашистның блокноты белән бу язуны үземә алдым һәм соңыннан анда язылган сүзләрне күңелдән ятладым.
Гнездилов, мин бу язуны укыган арада, Казыханов белән Ибраһимовның хәлен сорашты.
— Нуриның ярасы җиңел. Ибраһимовның хәле бик авыр,—дип җавап бирде ул, — үлмәсә ярар иде. Батальонда аны фелдьшер карады, кан күп югалткан, ди. Әгәр юньле врач булса, җибәрегез. Егетнең хәле бик авыр... •
Әхтәмгә бераз ял итеп алырга рөхсәт итеп, Демьян Карпович Барановны Григорьев батальонына җибәрдек...
Безнең батальон тирәсендә дошман гаскәрләре көн саен арта бара иде. Аларга каршы тора алырлык көч җыярга, күрше районнардагы партизан отрядлары белән бәйләнеш булдыру чараларын күрергә кирәк иде.
с 51
Брынь, Семенково авыллары өчен сугыш безгә бик кыйммәткә төште. Ә дошман Калуга юлыннан һаман чигенә бирә иде. Холмеи авылы өчен сугыш башланды. «ФД» белән Потап шунда китте. Штаб начальнигы Николай Рачков белән партком члены Даша Фириченкова тимер юл аша- Клин урманына барып, андагы хәлләр белән танышып кайтырга булдылар. Ул якны яхшы белгән Әхтәм Хәсәнов аларны озата китте.
Асеевка отряды комиссары Саша Фатеев белән икәүләп Дорогобуж ягында хәрәкәт иткән «Ураган», «Чайка» отрядларын эзләп табарга ниятләдек. Штабта «ФД» урынбасары һәм разведка начальнигы Петр Решетников һәм безнең картлар — Абаев, Павлов, Ананьев^ калды.
«Ураган», «Чайка» отрядларын табып, элемтә булдыру белән бергә, Чшне Сафа сөйләгән самолет та кызыксындыра иде. «Эх, радистлар һәм рация тапсаң иде, безне җибәрүчеләргә хәбәр итсәң иде», — дип уйландым мин юлга чыкканда. Безнең уйлавыбызча, Мәскәү яныннан куылган фашистларны ныклап тукмау әчеп фронт командованиесе безнен тирәгә, партизаннарны эзләргә кешеләр җибәрергә тиештер кебек иде. «Өйдә дә югалтканнардыр инде, дүрт-биш ай хат-хәбәр булмагач, әт- кәй-әнкәй борчыладыр», — дип тә уйлап куйдым. Саша Фатеев уйла-рымны бүлде:
— Көн бик аяз, фашист пиратлары кайнашыр инде бүген, — диде ул. Партизаннар хәрәкәт иткән районнарда бу вакытта фашист самолетлары авылдан авылга йөрүчеләргә һавадан һөҗүм итәләр иде. Пулеметлардан ату, гранаталар ташлау ярдәм итмәсә, җәяүле яки атлы кешене самолет тәгәрмәчләре белән бәрдереп булса да үтерергә тырышып, фашист очучылары самолетларын түбәнгә үк төшерәләр иде. Авылдан авылга барасы булса, башта һаваны күзәтү гадәткә керде, авыл кешеләре самолетлар күренмәсә генә юлга чыгалар иде. Без дә шул тактиканы кулландык. Юл өстендәге бер авылга җитәрәк күктән шөпшә выжылдавына охшаган тавыш ишетелде. Кояш күзне чагылдыра иде — самолетны күреп булмады. Без атны бар көчкә чаптырып, авылга барып кердек. Авылда бер өйгә ышыкланып, самолетның ераклашканын көттек. Менә без тагын юлда. Атны куа бирәбез. Нәләт төш- кере фашист безне күреп калган икән, чебеш барлыгын сизгән тилгән кебек, тагын әйләнеп килеп җитте. Килеп җитүе булды, пулеметтан ата-ата, безнең өскә—түбәнгә омтылды. Без, атны юлда калдырдык та, карга чумдык... Самолет безнең өстә шактый озак әйләнеп йөрде. Ә без белеп торабыз: ул барыбер китәргә мәҗбүр булачак. Чөнки аның ягулыгы билгеле бер вакытка гына җитәрлек. Самолет шулай әйләнгәләп йөрде дә китеп барды, безгә зарар итә алмады... Шулай, фашист самолеты эзәрлекләвеннән кача-кача, ярты юлга җиттек. Еловка дигән авылга якынлашып килгәндә, безне тагын фашист «Хейикеле» эзәрлекли башлады. Икебез дә чанадан карга ташландык, ат чабып авылга китте. Саша, карга чумган килеш, фашист самолетына төзәп автоматтан ут ачты. Әлбәттә, самолетка берни дә булмады. Шулай да очучы шүрләде, күрәсең, китеп барды.
Без Еловкага җәяү барып кердек. Еловка өстенә куе кара төтен күтәрелә, анда янгын бар иде. Безнең ат авыл читендәге бер капка төбенә барып туктаган. Атка утырып, авылның уртасына үттек. Шунда, чыршылар арасына атны яшереп, бер өйгә кердек. Еловканын уртасыннан үткән елга буендагы өйләргә, каралтыларга ут капкан иде. Бер бабайдан моның сәбәбен сорадык.
— Фашист яндырды... бомба ташлап, — диде карт, теләр-теләмәс кенә. — Бүген төнлә парашютчылар төшкән, диләр. Шуларны белеп алганнардыр инде, иртәдән бирле авыл өстендә кайнаштылар...
Без, моны ишеткәч, җанланып киттек, парашютчылар турында сорашырга керештек. Ләкин бабай аларның кайдалыгын әйтә алмады.
52
Өй саен кереп эзләргә булдык. Хәтта «Ураган» белән «Чайка»ны да оныттык. Шулай йөри торгач, авылның аргы очына барып чыктык. Урамның бу очында рәтле сукмак та юк диярлек: бөтен җирне кар күмеп киткән, кеше йөргән эзләр аз иде. Кар ярып бара-бара, авылның соңгы йортына килеп кердек. Кыяфәтебез кем икәнлегебезне күрсәтеп торгангамы, өй хуҗасы, илле яшьләрдәге бер ир кеше, ни өчендер безне яхшы гына каршы алды. Безнең бүрекләрдәге кызыл йолдызга, Саша Фатеевның совет автоматына карап алды да:
— Партизаннар — безнең кунаклар, рәхим итегез!—диде ул, урындык күрсәтеп, урын бирде. Фатеев туп-туры йомышны әйтеп салды:
— Парашютчылар сездәме?
Хуҗа кеше аптырап китте.
— Юк, нинди парашютчылар ул? Бездә бер парашютчы да юк,— дип җавап кайтарды ул. Саша ни уйлагандыр, мин хуҗаның бер сүзенә дә ышанмадым. Чөнки, беренчедән, өй эчендә эфир исе аңкып тора, икенчедән, идәндә папирос төпчекләре ята иде.
— Алдашмагыз, — дидем мин аңа, идәндәге папирос төпчекләрен күрсәтеп, — бу Мәскәү папирослары кайдан килде? Эчке бүлмәгездә бит алар, парашютчылар...
Минем сүзне Саша ялгап алып китте:
— Сез шикләнмәгез, без партизаннар, үзебезнекеләр,—диде.
Хуҗа икеләнә иде. Берникадәр вакыт дәшми торды. Аннары себерке белән идәндәге төпчекләрне себергәләде.
— Партизан булсагыз, документларыгызны күрсәтегез, — диде ул аннан соң, себеркесен ишек янындагы почмакка сөяп куйгач.
Миндә үзебезнең партизаннар ясаган штамп һәм печать басылган справка бар иде’, шуны күрсәттем. Хуҗа справканы алып, минем партизаннарның Беренче аерым батальоны комиссары икәнлегемне белгәч:
— Шулай да, партизан иптәшләр, парашютчылар миндә юк, алар булдылар булуын. Әмма киттеләр инде, — диде.
— Кая киттеләр?
— Ә кем белә? Урмангамы, авылгамы? Әйтмәделәр...
— Ничәүләр иде?
— Күп түгел...
— Шулай да?
Өй хуҗасы бездән ничек котылырга белми иде. Фатеев, аның ялганлап маташуын аңлап, тиз генә түргә узды да бүлмә ишеген ачып җибәрде. Аннан берничә кеше берьюлы:
— Кулың күтәр!—дип кычкырдылар. Затвор тавышлары ишетелде. Фатеев хәтта чигенмәде дә:
— Ташлагыз юләрләнүегезне! Үзебезнекеләр ич сез, мәгез, менә минем автоматым, — дип, аларга автоматын сузды. Мин дә бүлмәгә кердем. Берсеннән-берсе таза биш егет һәм унбиш-уналты яшьлек бер ма-’ лай — барысы да, корал тотып, безне уратып алдылар. Минем күз түрдәге икона астына төште. Анда яшел чехолда Сафаныкы кебек «Се- вер-бис» маркалы рация тора иде.
«Менә бәхет! Хәзер без үзебез турында хәбәр итә алачакбыз!» — дип чиксез шатландым мин. Курворостьтагы киңәшмәдә партизаннарга «Мәскәү белән элемтә булдырырбыз», — дигән вәгъдәм исемә төште.
Егетләрнең шик-шөбһәсен бетерү өчен, үзебезнең кем икәнлекне кыскача әйтеп, безнең партизаннарның нинди сугышлар алып баруын, 1 элемтәгә мохтаҗлык зурлыгын сөйләп бирдем.
Группа, үз кешеләре хакында аз сөйләсә дә, минем радиограмманы фронт аша бирергә риза булды. Шунда ук трофей блокнотка шифровка яздым:
«Ельня — Спас-Демивск — Всходы арасында «ФД» — 1 нездилов,
53
Эмиров, Рачков командасы астында мең ярым кешедән торган аерым партизан- отряды хәрәкәт итә. Дошманның Мәскәү яныннан чигенгән регуляр частьләре белән сугышабыз. Радистларны безгә буйсындыруыгызны сорыйбыз. Сезнең күрсәтмәләрегезне көтәбез. Әмиров», — дип яздым. Бу телеграмманы группа командиры укып чыкты да яшь малайга:
— «Бүре», син моны бирә аласыңмы? — диде.
— Элемтәгә керү сәгате җитеп килә, бирермен, — дигәч, мин ул малайны кочаклап ук алдым: — Рәхмәт!—дидем.
Егетләр Фдтеевны папирос белән сыйладылар, Мәскәүдәге һәм фронттагы хәлләрне сөйләделәр. Болардан аерыласы килмәсә дә, без «Ураган» отрядын эзләп киттек. Кайтышлый монда керергә булдык.
«Ураган» отрядының бер төркеме Солдатенков командалыгында Дорогобуж районында урнашкан булып чыкты. Без, аларны табып, үзебезнең батальонның кайда сугышуын, алар белән ничек элемтә тоту юлларын ачыкладык. «Ураган» Дорогобуж шәһәре янында, Сафоново станциясе тирәсендә сугыша иде.
Солдатенков бу тирәдә отрядлар күплеген, партиянең Дорогобуж райкомы аларның барысын да олы юлларга, тимер юлларга чыгарырга тырышуын сөйләде. Аның сөйләвенә караганда, Уранино авылында да зур гына отряд булырга тиеш иде. Фатеев белән без шунда киттек.
Уранино авылы — зур урманнар эчендәге мул тормышлы, бик матур бер авыл. Аның өй-каралтылары нык һәм матур итеп салынган иде. Монда безне авыл читенә куелган сакчы партизаннар каршы алды. Алардан үзебезне штабларына алып баруны сорадык. Безне авыл уртасындагы клубмы, мәктәпме булган зур бер бинага алып килделәр. Болай караганда, авылда партизаннар бардыр дип уйларлык бер-нәрсә дә юк иде: урамда кеше-фәлән, хәтта авыл халкы да күренми.
Штабта без ике кеше очраттык. Аларның берсе:
— Виктор Кочубей, — дип күреште, ә икенчесе:
— Отряд комиссары Новиков, — дип, кулыбызны кысты.
Виктор Кочубей урта буйлы, киң күкрәкле кеше иде. Башына кубанка кигән, аягында — шпоралы итекләр; пистолет, кылыч таккан. Новиков Владимир — Кубань казагы, Ставрополь краеннан иде. Алар отрядларын фронт аркылы алып чыгарга җыенган булганнар, ләкин ул планнары барып чыкмаган. Отряд берничә йөз кешедән тора, яхшы гына коралланган.
Мин бу егетләрне үзебезнең районга чакырырга булдым, һәм хәлне сөйләп бирдем. Үзебезнең хәзер 6 ротадан торган батальоныбыз, минометларыбыз барлыгын, фронт белән элемтә тота торган рациябез барлыгын әйткәч:
— Әйдәгез безгә. 6 ротаны ике батальонга бүләрбез. Сезнең отряд өченче батальон булыр. Фашистларны кайда кырсагыз да, сезгә барыбер түгелмени? — дидем. Виктор:
— Бу идея миңа ошый. Давай, комиссар, уйлашыйк әле, — диде. Владимир Новиков:
— Халык белән киңәш итәргә кирәк. Халык фронт аша чыгу турында уйлый, — дип җавап бирде. Без аларны артык кыстамадык.
— Әгәр партизанлыкка калырга булсагыз, менә сезгә маршрут: безнең штабны Матчеики авылында табарсыз, — дип, кайтырга чыктык. Кочубей белән Новиков безне авыл капкасына чаклы озатып куйдылар...
Караңгы төшкәндә, Еловкага килеп кердек. Янгын сүндерелгән иде инде. Турыдан радистлар янына ашыктык. Анда безне чиксез зур шатлык көтә иде. Без барып керү белән аларның командиры:
— Менә сезгә безнең «хуҗа»ның — фронт командующиеның җавабы, укыгыз, — диде. Саша Фатеев белән без шифровканы — дошман тылында алынган беренче телеграмманы укып чыктык. Анда:

«Отряд командованиесе Гнездилов, Эмиров, Рачковка. Хәрәкәт иткән районыгызда мөстәкыйль эш итегез. Дошманга тынгылык бирмә гез. Разведка һәм сугыш мәгълүматларын биреп тору, өзлексез элемтә тоту өчен радист «Бүре» сезгә буйсындырыла. Хуҗа», — диелгән иде.
Фатеев мине, сөякләремне сындырырдай шытырдатып, кочаклап алды, шатлыгыннан ни эшләргә дә белмәде. Мин:
— Егетләр! Хәзер үк җыеныгыз! Юлга чыгабыз!—дидем. Өй хуҗасына тагын бер ат җигәргә куштым. Төн караңгылыгыннан файдаланып, без батальонга кайтырга ашыктык.
&
Батальон без югында каты сугышлар алып барган икән. Безнең рация табып, Уранино авылында зур партизан отряды белән очрашып, уңышлы йөреп кайтуга бик нык шатланган Потап һәм «ФД» монда булган хәлләрне сөйләп бирделәр. Алар Холмец, Вараксиио авыллары өчен ике көн туктаусыз сугышканнар. Холмецка фашистларны Шелки- но авылыннан бер карт колхозчы, анда партизаннар юк, дип, алдап алып килгән. Партизаннар, калкулыктагы Холмец авылы читенә яшеренеп, бер фашистны да ычкындырмаганнар, барысын да кырып салганнар. Ә теге карт исән калган. Ул Холмец юлы өстендәге ватык автомашина янында партизаннар засадага ятканын күреп килгән. Алар ут ачкач та, карга чумып, читкә тәгәрәгәи-тәгәрәгәи дә, фашистлардан ераклашкач, карны казып кереп яткан. Төнлә батальонга килгән. Карт Шелкино авылында фашистларның ерткычлыкларын һәм анда безнең бер разведчикны җәзалауларын сөйләгән.
Партизан-разведчик Аничин Федор Глебович чаңгы белән басудан төнлә авылга керә. Фашистлар гарнизонын тикшереп чыккач, ул, өенә кереп, хатыны һәм ике баласын күреп чыкмакчы була. Шунда аны фашистлар тотып ала. Ничек кенә җәзаламыйлар аны. Ләкин Аничин партизаннарның кайдалыгын әйтми. Аны хатыны Мария, кызы Лида һәм улы Анатолий алдында җәзалап үтерәләр. Аничинны колхозчы карт үзенең өйалды бакчасына күмә. Шул чакта ул фашистлардан үч алырга ант итә һәм аларны алдап, партизаннар засадасына алып бара...
Вараксин авылы кулдан-кулга күчә. Фашистлар партизаннарны авылдан тәмам кысрыклап чыгара башлагач, «Бер ярым Иван»—Пшеничников һәм Михаил Слепцов «ФД» гә ярдәмгә ике орудие белән килеп җитәләр. Алар Вараксин авылыннан атакага килгән фашистларга турыдан төзәп ут ачалар. Партизаннар контратакага ташланалар. Пшеничниковка ярдәмгә тагын артиллеристлар табыла. Вараксин авылын партизаннар кире кайтарып алалар. Фашистлар авылны һәм андагы партизаннарны бетерер өчен авиация чакыралар. Немецләр минометлардан ут ачалар. Авыл янып бетә. Алай да партизаннар чигенмиләр. Алар сигнал системасын белеп алып, фашист самолетларына сигнал бирәләр һәм самолетлар янәшәдәге Семенково, Брынь авылларындагы үз гарнизоннарына бомба ташлыйлар...
(Ахыры киләсе санда).