Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАБИЧ БЕЛӘН БЕРГӘ ҮТКӘН БЕР ҖӘЙНЕҢ ИСТӘЛЕКЛӘРЕ


агыйрь Шәйхзадә Бабич белән мин, Уфадагы әдәбият кичәләрендә, газета-журнал редакцияләрендә, китап магазиннарында очраша-очраша, танышып беткән идем инде. Ә 1916 елның. җәендә безнең танышлык тагын да ныгый төште.
1916 елның җәе. Шәйхзадә Бабич Уфаның «Мәдрәсәи Галия»сен әле генә тәмамлаган һәм бу җәйне шәһәрдә уздырмакчы булган. Ләкин ул бөтенләй эшсез, эш эзләп йөри иде. Мин — моннан ике ел элек кенә шул ук мәдрәсәне тәмамлап чыккан укытучы — кышын Уфадагы татар мәктәпләренең берсендә балалар укыта идем.
Кыш буена балалар белән мәшәкатьләнеп арыган булуыма карамастан, ял итәргә мөмкинлегем юк, чөнки ул чакта татар халкының үзе тарафыннан ачылган һәм халык үзара салышып җыйган акчага яши торган мәктәпләрдә укытучыларга укыту тукталган айлар өчен хезмәт хакы түләнми иде. Шулай итеп, эшсезлек белән ашсызлыкта Бабич белән минем кайгы уртаклыгы тулысынча тәңгәл килешкән иде. Аерма фәкать шунда.гына: бу авыр хәлдән тизрәк котылуга минем ышанычым Бабичныкына караганда зуррак, чөнки укытучылык эше буенча мине шәһәрдә белүчеләр күп, хәтта җәйге айларда квалификация күтәрү өчен авыллардан һәм бүтән шәһәрләрдән килгән мөгаллим, мөгаллимәләрне хосусый рәвештә укыту белән шөгыльләнгәнлегем дә күп кешеләргә мәгълүм иде.
Чыннан да ул шулай булды. Күп тә үтмәде, миңа гадәттәге хезмәт табылды, һәм мин эшкә дә башладым.
Ләкин Бабичның теләге шул чакта ук башка иде: аны укытучылык түгел, бәлки, беренче чиратта, әдиплек юлы белән китү кызыксындыра иде. Ул үзендә шундый эшләргә сәләте зуррак икәнен яхшы сизә иде. Шуңа күрә ул — газета-журнал редакцияләре, типографияләр тирәсенә урнашырга тели һәм эшне шул тирәдән эзли иде.
Икенче я^тан, Бабичның даими тора торган бүлмәсе юк иде. Ул ниндидер бер кешенең өендә көнлек фатирчы булып кына яши икән. Шуннан, беркөнне очратып сөйләшә торгач, мин аңа үз бүлмәмә күчәргә тәкъдим иттем, һәм, июнь аенда булырга кирәк, без икәү бергә яши башладык.
Минем бүлмә, зур булмаса да, хуҗасы бер ялгыз карчык кына, шуның өстенә тагын 6v йортның ял итәр өчен бакчасы да бар иде. Хуҗа хатын да моңа чаклы үзен уңайлы гына итеп күрсәтеп килде. Ләкин Бабич килеп атна-ун көн торгач, хуҗа карчык безнең йөреш-торышны чикләү юлына керде: ул кеше килгәнне яратмый, кичен соңрак кайтсаң, сукрана, тиргәнә, ишекне ачмый аптырата башлады; бүлмәдә дәрес укытырга да рөхсәт итми; хәтта өйдә идәнгә катырак басып йөргәнне,
Ш
99
кычкырып сөйләшү, көлүне дә яратмый; бакчага да эчке кием белән һәм ялангач аякка ката кигән килеш керергә рөхсәт итми иде.
Билгеле, без аның белән килешә алмадык. Хужа белән ара шактый бозылды. Ә Бабич аеруча үзен иркен тотарга ярата иде. Мин, өйдә юкта, ул хужа карчык белән шул турыда бер-ике тапкыр сүзгә дә килешкән. Ул гына житмәсә, беркөнне, иртә белән йокыдан торгач, хужа карчыкньщ таләбенә каршы килеп, эчке күлмәктән бакчага чыккан. Шул уңай белән хужа зур тавыш күтәрде:
— Минем квартирантларым сез генә түгел, теге квартирларда куль-туралы, әдәпле кешеләр тора; йорт эчендә, бакчада эчке киемнән йөрергә мин рөхсәт итә алмыйм. Алай үзегез теләгәнчә генә торырга телисез икән, бүлмәмне бүгеннән бушатыгыз!—диде.
Без торырга да, эшкә дә уңайлырак бүлмә эзләргә, керештек. Берничә көн үткәч үк, без Пушкин һәм Никольский (хәзерге М. Гафури) урамнары почмагында, поляк костелына каршы бер агач өйнең икенче катында, турыдан-туры урамга чыга торган аерым ишекле зур гына бер бүлмә дә таптык һәм күчеп тә куйдык...
Бабич әле һаман хезмәт урыны таба алмый. Ләкин, шуңа карамастан, өметсез түгел, рухын бер дә төшерми, һәрвакыт шат күңелле, уенчак, акчасы булса, өйдә ашый-эчә; булмаганда, чыгып китә, тамагын очраган җирдә туйдырып кайта иде.
Бу квартирга күчкәч, Бабичның күңеле тагын да күтәрелә төшкәндәй булды; эшкә, хезмәткә теләге һәм мәхәббәте тагын да көчәйде.
Бабич квартир каршысындагы поляк костелының кыңгырау тавышларын тыңларга ярата; гыйбадәт вакытларында кереп, анда уйналган әргән тавышын тыңлаган чаклары да булгалый иде. Кайчакта: «Татар мәчетендә дә шундый музыка булса, мин дә баргалар идем»,—дип көлдереп тә куя иде.
Шәйхзадә, гомумән, шат табигатьле кеше иде. Ул көләргә, көлдерергә һәхм музыка коралында уйнарга ярата. Аеруча, мандолина аның кулларында бер кечкенә оркестр тавышлары чыгара һәм яңгырый иде. Аның «Мандолин» һәм «Скрипкә» исемнәрендәге шигырьләре әнә шундый зәвык белән язылдылар.
Аны бигрәк тә кечкенә яшьтәге балалар һәм аларның уйнаулары кызыксындыра иде. Чиста һәм матур яшь бала күтәреп яки ияртеп урамнан узып баручы хатыннарны туктатып, аларның балаларын так- маклый-такмаклый сөйгән, иркәләгән һәм сөйләндергән чаклары да булгалады. Үзебезнең өй тирәсендә уйный торган кечкенә балаларны бер жиргә жыеп, аларны сөйләндереп, үзе дә шулар арасына кереп, көлә-көлә, аларның уеннарына катнашып китү очраклары да әле бүгенгедәй күз алдымда.
Ш. Бабичның балалар белән шундый сөйкемле, ягымлы мөнәсәбәтләре, алар белән аралашулары балаларга багышлап язылган шигырьләрендә дә бик матур чагыла. Ул шигырьләрнең бер-икесен Шәйхзадә минем белән бергә яшәгән жәйдә язды һәм миңа укып күрсәтүе дә исемдә. Ләкин бу шигырьләрнең исемнәре хәтеремдә сакланмаган һәм басылып чыгу-чыкмавы да миңа билгеле түгел. Бу турыда фәкать шуны гына әйтә алам: хәтерем ялгыштырмаса, бүгенге көндә дә. минем ' ядымда сакланган менә бу ике юл Бабичның шул шигырьләренең бер өзеге кебек тоела:
И улым, син күз нурым, син сөнбелем;
Килче, килче, бер үбимче, соңра уйнарсың, гөлем!
Минем белән бергә яшәгән жәйне Ш. Бабич үзе теләгән өлкәдә даими рәвештә эшләрлек хезмәт урыны таба алмады. Бу мәгънәдә ул эшсез иде, ләкин ул үзенең вакытын һич тә бушка уздырмый, өзлексез

укый, вакыт-вакыт яза, кайбер әсәрләрен бастыру өстендә эшли һәм бүтән төрле эшләр белән дә шөгыльләнә иде.
Ш. Бабич татар матбугатына чыккан һәрбер яңалыкны күзеннән кичереп бара, бер генә газета, журнал һәм яңа әсәр дә аның күзләреннән читтә калмый; борынгы әдип, шагыйрьләрнең әсәрләре һәм халык иҗаты да аның тарафыннан игътибарсыз калдырылмый иде. Шул ук вакытта ул үзе укыган нәрсәләргә һәм аларның авторларына карата фикер йөртә, аларга бәя бирә торган иде. Аның «Китабеннас фи хак- кыйльхавас» исемле әсәрендә шул чорның әдип, шагыйрьләренә, мөхәррирләренә бирелгән характеристикалар татар матбугатын әнә шулай җентекле күзәтеп бару нәтиҗәсе булыр.
Шуның белән бергә, матбугаттан файдалану, әдәбият уку буенча, Ш. Бабичның бер зур җитешсезлеге дә күзгә бик ачык ташлана иде. Ул бу чакта әле рус телендәге әдәбиятны җиңел аңлый алмый, һәм, шунлыктан булырга кирәк, аны рәтләп укымый да иде. Шуңа күрә әле аның иҗтимагый күрү түгәрәге шул татар матбугатындагы мәгълүмат белән чикләнгән диярлек иде. Бу хәл Бабичның шул елларда язылган әсәрләрендә дә сизелә.
Бу җәйне Бабич «Газазил» исемле балладасы өстендә эшләде, «Китабеннас фи хаккыйльхавас» исемле әсәренең бер өлешен һәм берничә кыска шигырьләр язды.
Үзенең язган әсәрләрен ул шунда ук, ягъни басылып чыкканчы ук, миңа укып та күрсәтә; әйтелгән искәрмәләрне игътибар белән тыңлый, ләкин язылган әсәренә зур үзгәреш, күп төзәтмә кертеп тормый иде. Күрәсең, ул үзенең әсәрен, кеше алдында укыганга чаклы ук, бик ныклап эшли, башыннан җентекләп кичерә торган булган.
Зур күләмле булмаган шигырьләрен ул бик тиз яза, хәтта чәй эчкәндә, коеп куелган чынаягы суынганчы, матур гына парчалар иҗат итеп алган бер-ике очрак та исемдә калган. Моның берсе «Хавва» исемле кызга багышланып язылган шигырь иде.
Билгеле, Ш. Бабич иҗат эшен үз бөркәнчеге астында гына алып бармады; ул башка татар язучылары, әдипләр, шагыйрьләр белән дә тыгыз бәйләнештә яшәде. Аеруча, М. Гафури һәм ул елларда Уфада яшәгән һәм «Мәдрәсәи Галия»дә татар теле һәм әдәбияты белемнәре укыту буенча үзенең остазы булган Галимҗан Ибраһимов аның иң якын киңәшчеләре һәм булышчылары иде. Алар белән ул еш кына очраша, аларның хезмәт урыннарына һәм өйләренә дә бара иде.
М. Гафури «Шәрыкъ матбагасы» исемле типографиядә корректор булып эшләде. Ш. Бабич исә, еш кына аның янына барып, корректура эшенә дә өйрәнде, һәм кайчакта аның урынында үзе генә дә эшләп кайткалый иде. Мондый бәйләнеш Бабичның кайбер әсәрләренең тизрәк басылып чыгуына да булышлык иткәләде.
Шул ук җәйне Ш. Бабич халык иҗаты, бигрәк тә җырлар җыю белән дә шөгыльләнде. Дөрес, аның бу эше ничектер очраклы гына башланып китте.
Бүгенгедәй күз алдымда: айлар буенча даими хезмәт урыны таба ; алмый йөргән Бабич беркөнне төштән соң өйгә кайтып керде дә:
— Эш табылды, малай; иртәгәдән абзаң чын мәгънәсе белән эшче булачак, — диде.
— Бик яхшы. Типографиядәмени? — дип сорадым.
— Түгел. Идел буенда,—диде.
Шаяртмыйча, дөресен генә әйтүен үтендем, чөнки аның эшкә урнашмыйча йөрүе минем үземә дә вакыты белән комачаулый иде инде.
Сөйләде һәм мин дә ышандым.
Агыйдел буена саллар килгән. «Мәдрәсәи Галия»гә утын хәзерләү өчен эшчеләр яллаганнар. Шул эшчеләрнең өстеннәи күзәтү һәм утын-
100

101
нарны каравыллау өчен мәдрәсә идарәсе кеше эзләгән һәм, кемнеңдер әйтүе буенча, Бабичның эшсез йөрүен белеп, ул эшне моңа тәкъдим иткәннәр. Айлык хезмәт хакы куелган. Әгәр үзе дә утын кисү эшенә катнашса, анысына аерым түләмәкче булганнар.
Бабич шул шартларга риза булып, ул эшне өстенә алган һәм икенче көнне үк иртә белән Агыйдел буена төшәргә вәгъдә биреп кайткан.
Чыннан да, ул икенче көнне иртә белән шунда китте һәм кичкә таба гына кайтты. Күделе шактый күтәренке, шаркылдап көлә-көлә:
— Эш ходка китте, малай!—дип өстәлгә кулындагы дәфтәрен куйды һәм: — Менә сиңа иң шәп җырлар! — диде.
Дәфтәрне ачып карасам, анда чыннан да, берничә бит төрле җыр* лар язылган иде.
— Утын кисүчеләр — татарлар. Алар эшлиләр дә, җырлыйлар да. Язып кына өлгер. Ә мин аларга мандолин уйнадым. Көн күңелле үтте, — диде ул.
Дөрес, Бабич бу утын эшендә озак булмады, берничә көннән үк ул аннан баш тартты, ләкин халык җырлары җыю эшен ул шуннан соң да дәвам иттерде. Бу юлда хәтта аның махсус эзләнү, җыю максаты белән генә шәһәр татарлары арасына чыгып йөргәнлеге дә бик нык хәтеремдә.
Бер көнне иртә белән ул шулай, гадәтенчә, дәфтәр, карандаш алып һәм, гадәттәгенең киресенчә, мандолинын кулына тотып чыгып китте. Мин шулай ук гадәттәге хезмәтләрем белән шөгыльләнергә хәзерләндем һәм өйгә килгән укучыларым белән эшләдем, барып та укытып кайттым.
Кич булды. Ә Бабич юк. йөреп тә кердем. Ул һаман юк. Караңгы төште. Тоташтан ул болай озак кайтмый тормаганга, мин борчыла да башладым.
Менә бервакыт звонок, нәкъ Бабичча бормалы звонок. Эчкә җылы керде. Ишекне ачтым һәм:
— Нишләп син болай? Беркадәр шиккә дә төшердең бит син мине, егет! йокларга аптырап торам!—дидем.
— Үзем дә, малай, көчкә ычкындым. Җибәрмиләр дә җибәрмиләр, — диде.
Мин тагын куркынып:
— Хулиганнармыни? — дип сорадым.
Бабич бик каты шаркылдап көлде (ул көләргә бик ярата иде):
— Юк! Нинди хулиганнар булсын. Бик әйбәт кешеләр — солдаткалар! — диде һәм: — Менә аларның бүләкләре! — дип, папкасыннан бер төргәк кәгазьләр, дәфтәрләр чыгарды да өстәлгә куйды.
— Хәзер беркадәр аңлашылды, — дидем.
Ул чакта беренче империалистик сугыш бара, меңнәрчә аталар сугышта, хатыннар, аналар, балалар өйдә җәфа чигәләр иде.
Бабич иртә белән үзебезнең урамның, Никольский урамының, икенче ягы буйлап, татарлар яши торган йортларга керә-керә вокзалга таба киткән. Капка һәм өй алларында очраган картлар белән сөйләшкән, хатын-кызлар белән әңгәмәләшкән (ул әңгәмәләшергә дә бик ярата иде). Уйнавын үтенгән урында аларга мандолин уйнаган, аларның җырларын тыңлаган.
Менә ул бервакыт, үзе тыңлаган җырларның кайберсен язып куймак- чы булып, кулына дәфтәр, карандаш алган һәм яза башлаган. Моны күрү белән, бер-ике хатын:
— Энем, син язарга да оста, ахрысы; безнең сугыштагы ирләребезгә хат та язып бирмәссеңме икән?—дип үтенмәсенме.
Бабич алардап:
— Ник үзегез язмыйсыз? — дип сораган.
Алар үзләренең бөтенләй укый-яза белмәгәнлекләрен әйткәннәр:
102
«Хәтта бөтен йорт эчебездә хат язарлык кеше юк. Зинһар, энем, язын кына бир инде!» — дигәннәр.
Ул арада булмый, кечкенә бер квартирның тәрәзәсеннән карап утырган тагын бер татар хатыны килеп чыккан һәм Бабичка мөрәҗәгать итеп:
— Бик яхшы булды әле, туганкай; кичә минем иремнән дә хат килгән иде, укыта алганым юк, бер уңайдан шуны да укый алмассыңмы икән!—дип үтенгән.
Кеше хәленә керүдән гомумән рәхәт таба торган Ш. Бабич, билгеле, солдаткаларның үтенечләрен берсүзсез кабул иткән, һәм шунда ук тегеләр аны бер квартирга алып кергәннәр.
Башта Бабич хатыннарның төрле хәбәрләрен, ирләре һәм мондагы тормышлары турындагы моң-зарларын тыңлаган. Шунда ук мандоли- нын да ходка җибәргән. Күңелләре йомшап, хатыннар төрле җырлар җырлаганнар. Бабич аларны үзенең дәфтәренә терки барган.
Хат язарга керешер алдыннан, алар шуңа чаклы ирләреннән килгән хатларны да аңа күрсәткәннәр. Бабич аларны уку белән кызыксынып киткән,.чөнки боларда ул үзе эзләгән һәм эзли торган материалларның да байтак урнаштырылганлыгын, күп кенә җырлар язылганлыгын күргән һәм боларны да үзенең дәфтәренә теркәгән. Кайбер хатларны, күбесе җырлардан торган хатларны, бөтен көенчә дә күчереп алган.
Аннары, Бабич ул солдаткаларга берничә хат язган. Ул хатларның һәрберсенә шулай ук әллә нихәтле җырлар яздырганнар. Бабич боларны да бер үк вакытта шулай ук үз кәгазьләренә дә кертә барган. Шул юл белән, ул үзенең папкасына бик күп җыр төяп кайтты.
Бу бер көнлек сәяхәтнең башка детальләрен ул миңа икенче көнне сөйләде һәм күп кенә кызыклы җырларны укып та күрсәтте. Чыннан да, бу -җырлар империалистик сугыш чорына характерлы күп моң-зарларны, күп кичерешләрне чагылдырган парчалар иде. Шундый төрле юллар белән ул җәйне Ш. Бабич шактый күп һәм кызыклы җырлар туплады.
Шулар өстенә аның үзенә генә хас диярлек һәр көнне төгәллек белән үтәп бара торган тагын бер эше дә бар иде. Ул көн саен «көндәлек» яза. һәм бу эшне инде берничә елдан бирле дәвам иттергәнлеген әйтә иде.
Беркөнне ул миңа: «Менә минем көндәлекләрем» дип 15—16 дәфтәр күрсәтте. Кайбер дәфтәрләрен күздән кичердем. Алардагы язмалар, еллары, ай һәм көннәре күрсәтелеп язылганга күрә, көндәлеккә охшыйлар, ләкин күләмнәре, композицияләре һәм иншалану стильләре буенча, алар күбрәк әдәби өзекләрне, эпизодларны хәтерләтәләр иде.
Анда нәрсәләр генә юк! Авылда һәм шәһәрдә очраган көндәлек ва-кыйгалар, шәһәрдәге һәм табигатьтәге төрле күренешләр барышы төрле жанрда сурәтләнгәннәр иде. Шунда ук җырлар да, халык мәкальләре дә катнашкалый. Бабичның үз сүзләре, күбесенчә, чәчмә стильдә язылу белән бергә, урыны-урыны белән тезмәчә язылганнары да бар иде.
Ш. Бабич үзенең кулъязмаларын, шул исәптән халык иҗаты һәм «көндәлек» язылган дәфтәрләрен дә, гаять ярата; аларны бик нык саклап тота, чит кеше кулына бирми яки бик якын күргән кешесенә генә укырга рөхсәт итә, ләкин, күбесенчә, үзе генә укып күрсәтә торган иде.
Бик ачык хәтеремдә, бер җәй буе үзе белән бергә яшәвебезгә карамастан, аерылышыр алдыннан ул миңа, «Истәлек булсын» дип, бары тик бер генә әйберен — «Кыз» исемле шигырен генә — үз кулы белән язылган килеш бирде. Аерылышканнан соң язган бер-ике хатын исәпләмәгәндә, Ш. Бабичның минем кулыма бүтән кулъязмасы кермәде. Бүгенге көндә исә, кызганычка каршы, болариың берсе дә инде минем кулымда юк.
103
Беренче рәттә (сулдан унга): Шәбхзалә Бабич, Газиз Әлмөхәммәтов, икенче рәттә: Вәли Хангилдин, Ибраһим Мостафин, Зәки Туппев.
Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соңгы 4—5 елның берсендә, көз көне (елы, көне анык хәтеремдә калмаган) миңа татар матбугатында Ченәкәй исеме белән шигырьләр яза торган бер егет килде. Ул үзенә ниндидер оешмамы, коллективмы тарафыннан Бабич турында материал җыю тапшырылганлыкны белдерде һәм шул турыда материаллар, истәлекләр сорап миңа мөрәҗәгать итте. Аны-моны уйлап тор- мастан, мин аңа Бабичның язган хатларының берсен һәм «Кыз» исемле теге кулъязма шигырен бирдем. Шунда ук ул миннән аның турында истәлек язып бирүемне дә үтенде. Язарга вәгъдә иттем, ләкин бусын язганымны һич тә хәтерләмим. Шуннан соң Ш. Бабич турында миннән бернәрсә дә сораучы булмады.
Әле бик яшь, бары егерме бердә генә булуына һәм югары типтагы татар мәктәбен әле генә тәмам итеп чыгуына карамастан, шушы елда ук инде Ш. Бабичның кулында гаять зур иҗат җимеше бар иде. Аның күпчелеге матбугатка чыкты һәм чыга тора. Болары инде татар һәм башкорт халыкларының уртак байлыгы булып файдаланылалар.
Ләкин ул мирасның миңа билгеле булган икенче өлеше (кулъязма хәлендә калган үз иҗатлары, халык җырлары, «көндәлек» дәфтәрләре һ. б.) кайда һәм кемнәрнең булса кулларында сакланамы, юкмы, — безгә мәгълүм түгел. Боларның да табылулары Ш. Бабич мирасын бөтен барлыгы белән күрсәтергә һичшиксез зур ярдәм итәр иде.
Ш. Бабич җәмәгатьчел кеше иде. Ул күп кешеләр белән аралаша, аңлаша һәм шул елларда шәһәрнең татар телендә уздырылган культура чаралары — спектакль һәм концертлары — берсе дә Бабич катнашыннан башка үтми иде дисәк ялган булмас. Ш. Бабич ул кичәләрдә, күбесенчә, үз иҗатлары белән чыгышлар ясый, үзенең әсәрләрен төрле I юллар белән халыкка җиткерә иде.
Шундый эшләре барышында ул күп кешеләр белән, заманның укы- мышлылары белән — аеруча, әдип, шагыйрьләр, актерлар белән тыгыз бәйләнешкә керде. Шәһәрдәге генә түгел, бәлки башка җирләрдән килүчеләр дә аның белән танышырга кызыксыналар, безнең өйгә киләләр иде.
104
Миндә Бабичның кайбер иптәшләре белән бергә алдырган бер рәсеме дә сакланган. Мин аны бу мәкаләгә теркәргә кирәк таптым.
Ш. Бабич турында сөйләүчеләрне тыңлагач, язылганнарны укыгач, кайберәүләрнең күз алдында ул үзенең гәүдәсе һәм кыяфәте белән дә тулы, таза бер ир уртасы кеше булып сурәтләнергә мөмкин. Ләкин, чынында, табигате белән бик простой булган шикелле, тышкы күренеше, кыяфәте ягыннан да, йөреш-торышы белән дә ул бик гади, яшь кенә^ арык һәм чандыррак гәүдәле бер егет иде. Югарыдагы рәсемнәрнең алдагы рәттәге һәм сул яктагы кәләпүшлесе — шул елдагы Бабичның нәкъ үзе инде; аның бөтен кыяфәте һәм йөзе, чырае, хәтта зур колаклары да шунда бөтен төгәллекләре белән дөрес төсмерләндерелгәннәр.
Ш. Бабич үз алдына күп кенә эшләр эшләсә дә, ул эшләр әле аның көнкүрешен яхшыртырлык материаль уңыш бирмәде. Язган нәрсәләренең бик азы гына басылды, күбесе бөтенләй басылмый калды, чөнки хосусый куллардагы нәшрият эшенең хуҗалары һәм җитәкчеләре ул чакта һәрбер әсәргә фәкать сәүдә, коммерсантлык ноктасыннан, акчалата күпме файда итү ягыннан гына карап эш итәләр иде. Шунлыктан Бабичның килере бик аз, хәтта көндәлек иң гади ашау-эчүен дә такы- токы гына каплап бара иде. Аның кайнар аш ашамый калган көннәре дә бик еш булды.
Мин укытам. Күп булмаса да, тоташтан килеп тора торган хезмәт хакым, килерем бар. Бабичка да мин шундый эш тәкъдим иткәләдем, ләкин башта бу эшкә аның кыюлыгы җитмәде; бары тик минем эшемнең барышын һәм уңышларын күзәтү, көн саен күзеннән кичереп бару нәтиҗәсендә генә, ул укыту эше белән дә беркадәр кызыксына башлады; бара торгач, хәтта фатирларына барып, бер-ике мөгаллимәне хосусый рәвештә укыту юлына да кереп китте. Аның үз теле белән әйткәндә, бу эш аның өчен үзенә күрә яңа бер «ирмәк» булды. Ул инде, минем кебек, көн саен дәрескә хәзерләнә, үзе укып үткән китапларны, язылган дәфтәрләрне дә актаргалый. Чыгып йөрүе дә беркадәр сирәгәя төште.
Ләкин инде җәйнең соңгы ае да җиткән иде. Без, электән үк мәктәптә укытып килә торган кешеләр, инде яңа уку елы турында кайгырта башладык. Көн саен татар газеталарында мөгаллим, мөгаллимә сорап басылган игъланнарга карыйбыз. Минем исәп быел кайда булса бүтән берәр шәһәргә барып, зуррак хезмәт хакы түләнә торган урта мәктәпкә урнашу иде. Күп тә үтмәстән, мин көткән игълан газеталарның берсендә басылып та чыкты. Анда «Ике мөгаллим кирәк, айлык хезмәт хакы 50 сум һәм фатир да бирелә» диелгән иде.
Бабичка да күрсәттем һәм аны бергә барырга димләдем дә. Ләкин ул үзенең төп теләге укыту эше түгел, бәлки язучылык икәнлекне тагын кабатлады:
— Газета-журнал эше буенча чакырган җир булса, мин теләсә нинди шәһәргә китәргә әзер, ләкин укыту өчен Уфадан китмим. Андый эш монда да табылыр, — диде.
Мин:
— Уку елы башлануга, әле син укыта торган мөгаллимәләр дә китәчәк бит; син тагын бөтенләй эшсез калачаксың,—дип, аны куркыт - макчы да булдым. Күнмәде, тик шуны гына әйтте:
Бик аптырасам, шул сез укытып килгән «Чүплек баш» мәктәбенә, синең урынга барырмын. Хәзер беркадәр укыту «тәҗрибәм» бар бит инде,—дип, шаркылдап көлде.
Шунысы кызык, безнең ул шаярып сөйләнүләребез, бер аи вакыт үтүгә, чынга ук әверелеп китте. Бабич теге кызларпы укытудан аерылды. Бүтән билгеле эш тә юк, Уфадан китәсе дә килми. Мин инде, теге игълан буенча хәбәрләшеп, Уфадан китәргә булдым. Китәчәгемне мәктәп идарәсенә дә белдердем. Каршылык булмады. Тик: «Сезнең урынга кемне куярбыз икән соң?», — дигән сүз генә әйтелде.

Кайткач, Бабичка шуларның барысын да сөйләдем:
— Урын буш, берәр эшсез йөргән мөгаллимне аларга җибәрергә кирәк, — дидем.
Бабич, никтер, беркадәр уйга калгандай тоелды һәм кинәт кенә:
— Туктале, Вәли, ашыкма. Һәр ихти малдан ихтираз өчен, әгәр ул урынга үзем ышандыра торсам ничек булыр? Китәргә туры килсә, алар мине бәйләп куя алмаслар бит, — диде.
— Яхшы булыр, аларга кеше табылмас дип беләсеңмени,—дидем.
Бабич икенче көнне үк гариза язды. Бу инде сентябрьнең беренче көннәре иде булырга кирәк. Шул көннәрнең берсендә без икәү саубуллаштык. Бабич һәм башка иптәшләр мине пароход пристаненда озатып калдылар...
Бер ай чамасы узгач, мин Бабичтан беренче хатны алдым. Бу хатта ул үзенең шул мәктәпкә барып эшкә башлавы һәм балалар белән аралашуы, аларның укуга мөнәсәбәтләре турында күп кенә җитди һәм көлкеле хәбәрләр язган иде.
«Мин синең классларны — өченче, дүртенчеләрне; Галәү исә, елдагыча, беренче, икенчеләрне укытабыз. Аның беренче класс балалары каргалар кебек «а, ба, та, у, ду...» дип, көн буе тыкылдап утыралар. Минем эшләр зуррак: Әфтияк белән Коръаннан башлап киттек без. М. Га- фуриның «Милли шигырьләр» ен җырлатам малайлардан: «Уян атам, атам уян, уянырга вакыт җитте» — дип, бөтен өйне яңгыраталар алар
Ләкин арада бик тәрбиясез малайлар да бар икән. Син шуларга ничек чыдап торгансың. Берничә көннән үк чыдар хәлем калмады. Нишләтергә инде аларны? Бүтән балаларны да аздыралар бит ул каһәрләр!» — дигән.
Мин аңа эшендә уңыш теләп җавап яздым.
Гомумән алганда, бу хат Бабичның мәктәп тормышына ияләшеп китү ихтималын аңлата кебек булган иде. Ләкин мондый ышаныч дәвамлы булмады. Тагын бер-ике атна үткәннән соң килгән икенче хатында инде Бабич бөтенләй башка бер шәхес булып күз алдыма басты.
Хатның беренче өлеше шактый күтәренке кәеф белән язылган. Ул анда Уфада мөгаллимнәр кытлыгы туу турында яза:
...«Монда каңгырып йөргән мөгаллимнәр таралып бетте. Ләкин мөгаллим сораган игъланнарның, мөгаллим эзләп килгән җәдит муллаларның исәбе-хисабы юк. Мине дә көн саен кодалыйлар, котырталар: «Ташла шул чүплек чокырын, бер айга алтмыш сум түлибез», — ди берсе; икенчесе: «Сиксән сумга хәтле бирергә мөмкин», — ди; Алматага айга йөз сум белән мөгаллим сорыйлар. Өйгә дә киләләр, хатлар да язалар. Уфада миннән башка читкә китәргә теләүче юк. «Анда барсаң да Шомбай, монда килсәң дә бер Шомбай» булып йөрим әле...
Менә бүген тагын Оренбурдан, «Кармак» мөхәррире Мәрҗаныйдан хат алдым. Ул аена 50 сум белән үзенең редакциясенә чакыра. Бусы минем күптән эзләгәнем инде», — дип язган.
Хатының икенче өлешендә исә Бабич мәктәптән һәм балалардан зарлана:
— «Сез мондагы усал малайларга ничек еллар буе түзеп тордыгыз. Түземемне озакка суза алмадым. Беренче атнада юаш мәче булдым, икенче атнада сырт җоннарым кабарды, мыекларым серпәйде, өченче атнада инде мин гыйфриткә әйләндем. Бер ике малайны элек класстан сөрдем, менә инде бүген мин аларны мәктәптән үк чыгарып җибәрдем. Килмәсәләр генә ярар иде дип торам...
Юк, болар белән эшләп булмас, боларны берәрсенә аударып, озакламыйча шул Оренбурга китәрмен шикелле», — дигән һәм хатын:
— «Хуш, Вәли. Инде Оренбурдан хат көт!»—дип тәмамлаган иде.
Ләкин шуннан соң мин аңардан хат алмадым.

106