ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ТАРИХЫНА МАТЕРИАЛЛАР
Татар әдәбияты тарихына бәйләнешле күп кенә кыйммәтле материаллар !
> (күренекле язучыларның моңарчы билгеле булмаган яки бик аз билгеле әсәр- .
> ләре, кулъязмалары, хатлары, фоторәсемнәре, замандашларының истәлекләре < Л. б.) аерым кешеләр кулында саклана. Аларны саклаучылар, еш кына мате- ■} риалларын тиешле оешмаларга тапшырырга риза булганнары хәлдә дә, төрле ! сәбәпләр аркасында, тапшыра һәм игълан итә алмый торуларын белдерәләр. \ Шуларны искә алып, «Совет әдәбияты» редакциясе «Татар әдәбияты тарихына
! материаллар» дигән бүлек ача. Редакция үзенең укучыларыннан татар әдәбияты ’ тарихына бәйләнешле яңа материаллар турында хәбәр итүләрен һәм аларның I күчермәләрен һәм фоторәсемнәрен (кайда, кемдә саклануын күрсәтеп, расланган | күчермәләрен һәм фотоларын теркәп) җибәрә баруларын үтенә.
' Журналда урнаштырылган һәрбер материал өчен, тапшыручы-хәбәр итүчс- ? нең имзасы игълан ителү белән бергә, тиешле гонорар да түләнәчәк.
_____ _____________. .. ___________________________ __________
Г. ТУКАЙНЫҢ МОҢАРЧЫ БИЛГЕЛЕ БУЛМАГАН
БЕР РӘСЕМЕ
Филология фәннәре докторы М. Гайнуллин редакциябезгә Габдулла Тукайның билгеле булмаган бер фотосын һәм шагыйрьнең моңарчы төп оригиналы табылмаган бер фотосының төп нөсхәсен китерде. 9X12 см зурлыгындагы беренче фотода Габдулла Тукай Уральскида мәдрәсәдә укып йөргән чагында, «Элгасрел-җәдит» һәм «Уклар» ре- дакторы-нашире Камил Мотыгый белән бергә төшкән. Бу фото хәзерге Буа районы, Бик Үти авылында туган, Уральскида шагыйрь белән бергә мәдрәсәдә укыган һәм соңыннан Коллар авылында күп еллар укытучылык иткән Зәки Рәмиевнен (ул 1957 елда үлгән) улы Тәлгать иптәш Рәмиевтә сакланган.
9X12 см зурлыгындагы һәм артына Г. Тукай кулы белән татарча «Иптәшем Вәли Апанаевка ядкарь.
17 июль, 1909 сәнә. Г. Тукаев» дип язылган икенче фотоны шагыйрь 1909 елны башына кәләпүш кигән хәлдә алдырган. (Вәли Апанаев — шул чорларда музыка өйрәнү белән шөгыльләнгән һәм «Әльислах» журналында берничә мәкалә бастырган кеше.)
Бу фотолар икесе дә М. Гайнуллин иптәштә саклана.
Югарыда без беренче фотодан алынган репродукциядән Габдулла Тукай рәсемен урнаштырабыз.
8. .С. Ә." № 4. 113
«СҮНМӘС УТЛАР9»
рабдрахман Әпсәләмовның со-
* вет кешеләренең тормышларына, иҗади хезмәтләренә тирән мәхәббәт уята торган бу романы — 1958 ел әдәбиятыбызда күренгән уңышларның берсе.
Роман — А. М. Горькийның «Әдә-бият ул — кешене өйрәнү» дигән тәгъбиренә җавап бирә торган, чо-рыбыз кешеләренең катлаулы мөнә-сәбәтләрен күп яктан һәм ышандыра торган итеп күрсәткән әсәр. Без аңарда заманыбыз өчен хәл ителүе бик әһәмиятле булган күп кенә проблемаларның күтәрелүен һәм ав-торның шуларга сәнгатьчә эшләнгән образларда җавап бирергә омтылуын күрәбез.
Роман «Сүнмәс утлар» дип атала. Аның исеме, үз нәүбәтендә, әсәрнең темасын да һәм идея юнәлешен дә билгели. Ул ут эшчеләр сыйныфының азатлык өчен көрәш ялкыны белән кабынган һәм тарихи барышыбызда зур сынаулар аркылы узган. Романда шул сынауларны кичергән, һаман да җиңү дәрте белән генә янган, чыныккан карт буын коммунист эшчеләр образлары (Матвей Яковлевич, Сөләйман Уразметов, Артем Зеланский) су-рәтләнә.
Әсәрдә соңгы елларда Казандагы заводларның берсендә булган ва-кыйгалар, шул заводтагы хезмәт җитештерүчәилеген күтәрү, яңа эшләп чыгару методларын үзләштерү өчен көрәш күрсәтелә. Шул көрәштә катнашучы кешеләрнең узганы һәм хәзергесе, шулай ук киләчәккә булган өметләре чорыбызга характерлы булган проблемалар яктылыгында гәүдәләнүләре романның актуальлеген һәм әһәмиятен билгели. Язучы халык хуҗалыгын үстерүнең җәмгыять алдында торган һәм хәл ителергә
9 Г. Әпсәләм о в. Сүнмәс утлар. Роман. Татарстан китап нәшрияты. 1958 ел. 723 бит. Бәясе 12 сум 85 тиен.
тиешле мәсьәләләрен коллектив көче белән чишү кирәклеген күтәреп чыга. Җитәкчеләр коллективка таяну, барлык кешеләргә сизгер һәм гадел мөнәсәбәттә булу аркасында гына уңышлы нәтиҗәгә ирешә алалар, дигән хакыйкатьне автор калку куйган һәм сәнгатьчә раслап бирүгә ирешкән.
Бу яктан романның баш герое Хәсәннең тормыш юлы күпләргә сабак булырлык. Хәсән шәһәргә авылдан бернәрсәсез килә. Аңарга совет власте тудырган шартлар белем алырга да, булдыклы инженер булып үсәргә дә ярдәм итә. Г. Әпсәлә- мов үз әсәрендә бу героен югары баскычтан түбәнгә тәгәри башлаган төшеннән алып сурәтли. Мортазин Мәскәүдә главкада эшләгән җиреннән Казан заводларының берсенә директор итеп кайтарыла. Хәсән Мортазин монда да үзенең эшлекле- леге, производство тәртипләрен оештыру чараларын белүе белән башта партия һәм җәмәгатьчелек оешмаларының игътибарын тарта. Ләкин һаман да үзе генә беренче булып күренергә тырышуы, үзен тәнкыйть итүчеләргә объектив карый алмавы, бигрәк тә, шул «алдынгылыкны» саклау өчен план үтәлешен алдап, күпертеп күрсәтү
114
кебек күз буяуларга кадәр барып җитүе аркасында ул эшчеләр коллективының, беренче чиратта, партия членнарының үзенә булган ышанычын югалта. Күп сынаулардан чагыштырмача җиңел чыгарга күнеккән, кирәк булганда, үз тәҗрибәсен шәхси авторитетын саклап калу өчен шактый оста файдаланып килгән Хәсән Мортазнн бу юлы да партия җыелышында аны тәнкыйть иткәндә үзен тыныч тота, бернәрсә дә булмаган дип уйлый. Әсәрдә аның никадәр бюрократлашуын һәм үз-үзенә тиешеннән артык зур бәя бирүен күрсәтү өчен китерелгән түбәндәге юллар бик характерлы; «Сайлау бюллетенен урнага салгач, Мортазин бүреге белән пальтосына үрелде.
— Ярар, мин кайтыйм, — диде ул Макаровка. — Бюро утырышын бүген барыбер үткәрә алмабыз инде. Вакыт соң. Ә тавыш нәтиҗәсен телефонда шалтыратып әйтерсез» (718 бит).
Менә бу юллар Мортазинның һаман да өстен торып уйлаучы булып калуын, аңарга әле тәнкыйтьләү генә тәэсир итмәвен ачык күрсәтә, һәм сайлау вакытында завод коммунистларының яртысыннан артыгы аңа каршы тавыш бирә.
Хәсән образы типик шартларда күрсәтелә. Әсәр ахырында аның әле бөтенләйгә югалмаган, бәлки җәмә-гатьчелек һәм партия оешмасының дөрес тәнкыйтен ихлас күңелдән таныганда, яңадан да үзенең бул-дыклылыгын җәмгыятебезгә файдалы эшкә бирерлек кеше булып калуына да ышаныч туа.
Романда узган дан белән кәпәренеп яшәүнең кешенең үзенә дә һәм җәмгыять тормышына да никадәр зарар итүе художество дөреслеге белән тасвирлана. Без аны әсәрдәге икенче персонажның—Гена Антоновның язмышында күрәбез. Токарь Гена тәмле теллелеге, ялагайлыгы һәм спайлыгы белән кайбер җитәкчеләргә ошаса да, коллективның тулы ышанычын казана алмый. Ул иптәшләренең биргән киңәшләрен, хәтта ачышларын үзенең шәхси интересларында файдаланырга тотынгач, заводның алдынгы эшчеләре аңа тирән нәфрәт белән карый баш-лыйлар.
Романда кешеләрнең гаебе сурәт-ләнү белән бер рәттән, шул гаепләрне китереп чыгарган сәбәпләрдән һәм тискәре сыйфатлардан котылу юллары да күрсәтелә. Ул туры юл — гаепне эшләмәү, әгәр эшләнгән икән, иптәшләреннән һәм гомумән коллективтан яшермичә, ихлас күңелдән гафу үтенү, соңыннан на-муслы эш белән төзәтү.
Партия теләкләренең халык инте-реслары белән органик бер булуы идеясе романда буйдан-буйга кызыл җеп булып сузылып килә. Партком секретаре Макаров—уңай образларның берсе. Аның җитәкче образ буларак көче — гади кешеләрнең эш- чәнлеген күрү, алар турында зур кайгыртучанлык күрсәтү белән бергә, гомумән коллектив көченә таянуында күренә. Ул кешеләрне таный алуы, шул җөмләдән завод җитәкчеләренең инициативасына киң юл куюы белән беррәттән, җитәкчелекнең түземле һәм зур эш соравын да аңлап хәрәкәт итә.
Г. Әпсәләмовның иҗаты өчен ха-лыклар дуслыгы идеясен пропаган-далау, төрле милләт кешеләре ара-сындагы туганнарча мөнәсәбәтне, үзара аңлашып яшәүне нәкъ реаль тормышта булганча, ышандыргыч картиналарда сурәтләү характерлы. Аның бу теманы ихлас күңелдән яратып сурәтләве әсәрләрнең һәр сүзеннән күренеп тора. «Сүнмәс утлар» романында бу идеянең яктыртылышы тагы да тулырак һәм нурлырак балкый. Мисалга Матвей Яковлевичлар гаиләсенең Уразме- товлар һәм Гаязовларга туганнарча мөнәсәбәтләрен күрсәтү дә җитә. Матвей Яковлевич белән Сөләйман Уразметовның дуслыгы шул дәрәҗәдә нык һәм эчкерсез: алар шатлыкларын гына түгел, кайгыларын да бергә кичерәләр. Карт буын эшчеләр вәкилләре булган бу кешеләр яшь буынга, аеруча үзләре тәрбиясендә булган үсмерләргә тәҗрибәләрен бирү өчен кулларыннан кил- ) гән бөтен чараларны күрәләр.
Әсәрдә иптәшлек һәм коллективизм хисенең кешеләрне тәрбияләүдә зур роль уйнавы оста ачылган. Ире
8* 115
сугышта үлеп, балалары белән тол калгач һәм шундый кайгылы көндә борчыл ул ы кичерешләрне уздырган эшче хатын Елизавета Самарина иптәшләренең дусларча мөнәсәбәте һәм ярдәме аркасында яңадан жаи- лана, производствода дәртләнеп эшләп, алдынгылар сафына баса. Шундый ук иптәшлек хисләре, коллектив әгъзаларының кирәк вакытта күрсәткән жылы мөнәсәбәтләре Самаринаны гына түгел, Надежда Николаевна һәм Азат Назыйровлар- ның да рухларын күтәрүгә китерә, кайгыларын жиңеп яңадан-яңа производство уңышларына ирешүләренә ярдәм итә. Г. Әпсәләмовка әсәрен эшчеләр тормышыннан алып язу, производство коллективының алдынгы вәкилләрен чын социалистик гуманизм карашларыннан чыгып тасвирлау дуслык темасын тулы яктыртырга ярдәм иткән. Чыннан да, чорыбызның таләпләренә жавап бирерлек чын дуслык ничек булырга тиеш дигән сорауга романда ачык жавап бар. Моның үрнәге цех парторгы Сидоринның инженер На- зыйровка дусларча мөнәсәбәтендә һәм кайгыртучанлыгында бигрәк тә ачык күренә. Үзенең һәм иптәшенең интересын жәмгыять интереслары ягыннан килеп үлчәү, дуслыкның чәй эчкәндә генә түгел, беренче нәүбәттә, коллектив хезмәттә кирәклеген раслау — романның үзәк идеяләреннән берсе.
Гаилә мөнәсәбәтләренең бик кат-лаулы һәм гыйбрәтле якларым күр-сәтүгә дә романда зур урын бирелгән. Бу проблема әсәрдә, нигездә, берничә гаиләнең тормыш-көнкүрешен шактый оста тасвирлауда чагыла. Менә, Ольга Александровна белән Матвей Яковлевичның чын дуслыкка, бер-берсен тирәннән аңлашуга нигезләнгән шатлыклы гаилә тормышы. Унөч яшьтән өйрәнчек булып заводка кереп, эшче атасы кул астында эшкә башлаган, егет чакларында матурлыгы белән күп кызларның йөрәкләренә ут салган, оста гармоньчы, атаклы токарь Матвей Погорельцев, матурлыгы белән дан тоткан кызларны читкә кагып, үзенә тормыш иптәшлегенә юаш, оялчан, ләкин эш сөючән, тыйнаклыгы, акыллылыгы белән аерылып торган Ольганы сайлый. Чөнки ул Ольганың чибәр Галинада да һәм башка бик күп хатын-кызларда да булмаган гажәп бер сыйфатка — теләсә нинди кыргый көчне дә үзенә буйсындыра ала торган саф һәм йомшак йөрәккә, киң күңелгә ия булганлыгын күрә.
’ Ольганың шундый ягымлы, мөлаем табигатенә тагын аның барлык кешеләргә дә яхшылык теләве, авырлыкка төшкән кешеләргә ярдәм итәргә хәзер торуы кебек кешелекле сыйфатлары өстәлүе аның характерын тагын да тулыландыра, матурлый.
Менә Сөләйман Уразметовлар гаи-ләсе. Бу ишле эшче гаиләсе, беренче нәүбәттә, үзара бер-берсен аңлап дус яшәүләре белән сокландыра. Романда аларның һәркайсының үзенчәлекле характеры бер дә ыспайланмыйча гына күрсәтелүе анын ышандыру көчен арттыра.
Уразметовлар гаиләсен дус, аңла-шып яшәүгә китергән нигез сәбәп-ләрдән итеп романда эшкә мәхәббәт һәм үзеңнең шәхси интересыңны жәмгыять интересына буйсындыра алу куела. Бу йортта һәркем үзе өчен генә түгел, барысы өчен дә яши. Берсенең шатлыгы икенчеләренә, икенчеләренеке барысына да уртак тәэсир итә.
Бу эшче гаилә өйдә дә хезмәт интереслары, производствода жи- тештерүне күтәрү һәм яңа методларны үзләштерү теләкләре белән яши. Иштуган Уразметовның күп еллар уйлап йөреп һәм күп хезмәт куеп станокта булган вибрациянең сәбәпләрен ачу буенча алып барган тәжрибәсенең нәтижәсе күренер ал-дыннан гына икенче бер эшченең — Горький заводларының берсендәге токарь Дмитрий Ивановичның шундый ук методны уйлап табуын газетада укыгач та, аптырап калмавында һәм көнләшү хисләрен сиздермәвендә чын совет кешеләренә хас сыйфат чагыла.
Безнең әдәбиятта, традиция буларак, киленнәрнең семьяда кагылуы һәм үги ана, үги атаның үзеннән булмаган балаларга читләтеп каравы турында күбрәк язылган.
116
Аның шулай булуы узган чорыбыз өчен чыннан да табигый һәм ул шул иске тормышның реаль чагылышы. Ләкин безнең шартларда совет кешеләренең тормышында бик күп гаиләләрдә инде киленнәргә яңача караш яши. Габдрахман Әп- сәләмов безнең халкыбызда урнашып килгән шул уңай якны Ураз- метовлар семьясы мисалында бик урынлы тотып ала алган.
Тыйнак табигате, мөлаемлыгы һәм киң күңелле булуы белән башкаларның хөрмәтен яулап алуга сәләтле булган Мәрьям образы күк шикелле киң бу романның бер читендә якты йолдыз булып ялтырап тора. Мәрьямнең китапханәдә тыйнак табигатьле егет Иштуганны күреп, аңа гыйшык тота башлавы; бергә тора башлагач иренә, каенатасына һәм каенсеңелләренә чын кешеләрчә мөнәсәбәте һәм һәрнәрсәне уйлап хәл итүе кебек үрнәк сыйфатлары укучыларда матур хисләр тәрбияләүгә ярдәм итә.
Гөлчирә һәм Нурия образлары романда күп өлеш тулырак һәм киңрәк планда бирелгән. Бу ике кыз үзләренең гадилекләре белән дә, эшкә һәм гомумән тормышка булган сәләтләре белән дә калку куелып сурәтләнәләр. Алар безнең социалистик җәмгыятебез тудырган яңа кешеләр өчен характерлы булган матур һәм уңай сыйфатларны туплаганнар.
Әсәрнең психологик планда язылуы андагы персонажларның эчке дөньясын, уй һәм фикерләрен ачарга һәм аларның характерларын күз алдына тулырак китерергә ярдәм итә.
Романда саф мәхәббәт һәм берберенә турылыклы булган гаилә тормышы яклана. Матвей Яковлевич белән Ольга Александровна һәм Иштуган Уразметов белән Мәрьям Уразметоваларның (икенче төрле әйткәндә, һәм яшь, һәм карт буынның) гаилә тормышын сурәтләп һәм аны, нәкъ тормышта булганча, якты буяулар белән биреп, язучы зур уңышка ирешкән.
Надежда Николаевна образы бик үзенчәлекле. Ул инженер булып җитешкәч, үзенә тормыш иптәше итеп чын күңелдән яраткан кешесе Харрас Сәйфуллинны сайлый. Ләкин аларның бу бәхетле тормышын гитлерчыларның илебезгә басып керүе өзә. Сугышта зур батырлыклар күрсәткән комиссар Харрас Сәй- фуллин соңыннан хәбәрсез югала. Бергә эшләү һәм яшәү чорында сынап, һәрьяктан аны таныган Надежда Н и кол а ев и а д а гы ы ш а и ыч н ы ире турында ишетелгән гайбәтләр дә, Харрас Сәйфуллинга карата әйтелгән ялганнар да, «туган илен саткан» дигән яла ягулар да какшатмый. Партия органнары ярдәмендә Надежда Николаевна иренең үлеме турындагы чын хакыйкатьне белүгә ирешә. Язучы Надежда Нико- лаевнаны тагын бер сынау алдына куя. Ул кыз вакытында үзен өзелеп сөйгән һәм хәзер хатыны үлеп, тол калган райком секретаре Гаязов белән очраша. Бу очракта аларның яңадан дуслашуы һәм бергә кушылуы белән хәл итәргә дә мөмкин булыр иде. Реаль тормышта монысы да була. Г. Әпсәләмов башкача сурәтләгән. Ватан сугышы кырларында героик көрәшеп үлгән патриот ирләрнең якты образларын нык хәтердә саклап, аларны һичкем белән дә алыштыра алмыйча, элекке мәхәббәтләренең нуры һәм ләззәте белән яшәүче, балаларын тәрбияләп кеше итүче хатыннарның- аналарның меңнәрчә булуын беләбез. Язучы шундый кешеләрнең типик характерын, иң матур сыйфатларын Надежда Николаевна образында тирән хөрмәт белән сурәтли.
Романны укыгач, күңел түрендә урын алырлык һәм үзләренең эш- хәрәкәтләре һәм фикер йөртүләре белән сокланып иярерлек типлар рәтенә карт буын эшчеләрдән Сө-ләйман Уразметов, Матвей Пого- рельцов, Кукушкин, яшь буын эш-челәрдән һәм инженер-техник хез-мәткәрләрдән Азат Назыйров, Аван Акчурин, Иштуган Уразметов, Гөлчирә Уразметова, Шәфика, Нурия һ. б. образларын күрсәтергә мөмкин.
Романда укучыларда нәфрәт уя-тырлык тискәре типларның бирелеше дә көчле тасвирлана. Тискәре типлар арасында Идмас Акчурина--
117
оста эшләнгән образларның берсе. Ул, матурлыгына масаеп, ирен санга санамый башлый, киенү-бизәнүгә бирелә, икенче кешеләрнең якты тормышын җимерергә омтыла, көн-челегеннән яшь һәм намуслы кызларга (Гөлчирәгә) яла ягуга кадәр барып җитә. Соңыннан ул, йортын, баласын ташлап, икенче бер кешенең тәмле теленә алданып, юлга чыга. Идмасның ирония һәм көчле сатира белән күрсәтелүе семья тормышының җәрәхәте булып яшәүче типларга укучыларның нәфрәтен, ачынулы тойгысын гына көчәйтә.
Әгәр дә әсәрдә сурәтләнгән Ид- мас үзенең яраксыз эшләрен күбрәк аңсызлыктан һәм үзенең хайвани инстинктларына бирелүе аркасында эшләсә, Зонтик Шәмсия һәм аның тирәсенә җыелган, аның өендә эчке-челек мәҗлесләре оештырып йөрүче бер төркем шикле кешеләр (Шаһи- әгьзамов, Аллаяр Ходайбирдин, Рәүф Ситдыйкович) үзләренең усал-лыкларын, яман эшләрен алдан уй-ланган максатларына туры китереп эшлиләр. Бу, мәсәлән, Рәүфнең үзен иң культуралы кеше итеп тотуында һәм шунда ук, җаен табып, заводның тәэминат бүлеге мөдире Зуб- ковка ике вагон тактаны җинаять юлы белән сату турындагы керткән тәкъдимендә күренә. Г. Әпсәләмов кайбер җитәкчеләрнең гамсезлеге һәм үзләренең генә даны артыннан куулары аркасында нинди күңелсез- лекләргә килүенә кисәтү ясый. Хәсән Мортазинның дан артыннан кууы, үзе дә теләмәстән, план үтәлешен алдашып күрсәткән кешеләргә күз йомып каравын китереп чыгара. Бу, әлбәттә, аның җитәкче буларак көчен киметә, шуңа күрә дә җинаятьче элементлар үзләренең гаебе ачылганда бу директор алдында аяк терәп сөйләшә башлый-лар.
Романда хезмәт дисциплинасын бозучыларга каршы көрәшнең аерым кешеләр эше генә булмыйча, бәлки бөтен коллектив тарафыннан һәм эзлекле алып барылырга тиешлегенә басым ясала.
Романда теге яки бу гаебе, җи- тешсезлеге ачылган кешеләрне чы-гарып ташламаска, бәлки шул кол-лективның үз эчендә һәм үз көче белән төзәтүгә ирешергә, дигән идеянең яклануы шулай ук безнең бүгенге тормышыбыз һәм партиябез куйган таләпләргә туры килә.
Г. Әпсәләмовның тел өстендә бик нык эшләгәне күренә. Бу романда аның стиль ягыннан да камилләшә баруы күзгә ташлана.
Язучы персонажларның эчке дөньясын, уй һәм хисләрен сыйфат-лаганда зур уңышка ирешкән. Менә Гөлчирәнең үзе өзелеп яраткан кешесе Азат белән аңлашылмау аркасында үпкәләшеп, соңыннан очрашкан вакытындагы кичерешләрен күрсәткән бер өзек:
«Гөлчирәнең күңелендә нәрсәдер шаулап ташыды. Ниндидер кыллары өзелгәндәй булып тартылдылар...
Гөлчирә, үз-үзен көчләп, бик зур ихтыяр көче белән күңелендә ша-шынган тойгыларны томалап, башын чайкап алды да күз ачып йомганчы үзгәреп китте: хәзер аның карашы, гүя минем йөрәгемә кан саурыла, ләкин мин моны белдерергә теләмим, минем йөрәгем авыр ярадан әрни, син аны минем бер минутлык көчсезлегемнән файдаланып күреп тә калдың, ләкин мин ул ярага түзәрмен, сиңа канлы ярама тоз сибеп ләззәт табарга юл куй-мам!— дия иде» (266 бит).
Авторның тел-сурәтләү чаралары сайлаганда А. М. Горькийиың «барлык матурлык — гадилектә» дигән киңәшен исендә тотып эш итүе күренә.
Халык авыз иҗаты байлыгыннан файдалану да язучының стилен камилләштерүдә зур урын тоткан. Г. Әпсәләмовның үз әсәрендә татар мәкальләре рәтеннән кытай һәм башка халыкларның тапкыр фикерләрен китереп язуы да бик урынлы. Алар, бер яктан, тасвирлауны ачыклауга ярдәм итсәләр, икенчедән, геройларның культура дәрәҗәләрен һәм фикер йөртүләрен күрсәтү чарасы булып та торалар.
Романның уңай геройлары әдәбият һәм сәнгать белән якыннан кызыксыналар, классик әдәбиятны һәм милли музыканы үзләренең яшәешләренең һәм рухи уйларының аерылгысыз бер кисәге итеп карый
118
лар. Нәкъ менә шунда инде безнең социалистик җәмгыятьтә яшәүче кешеләрнең культура ягыннан үсеше чагыла да.
Теге яки бу персонажга даими беркетеп кунган аерым сыйфатлау сүзләрен (Зонтик Шәмсия, нечкә билле Зоечка һ. б. кебек), бигрәк тә аларның характерлы сөйләмнәрен еш кабатлау ул образларны хәтердә калдырырга ярдәм итә.
Ләкин, шул ук вакытта, авторның үз әсәрендә кайбер эпитетларны трафарет рәвешендә кабатлап китерү фактларына да очрыйбыз. Гадәттә хәйләкәр елмаю эпитетын тискәре образларны сурәтләгәндә кулланалар. Г. Әпсәләмов шул эпитетны һәм уңай образларын, һәм тискәре образларын характерлаганда да китерми уза алмый. Менә шулардай берничә мисал: «Ольга Александровна аның (Матвей Яков-левичның — AL Г.) хәйләкәр ел-маюын... күреп алды» (25 бит), «...хәйләкәр, җае туры килгәндә күзгә төртеп җибәрүдән дә тартынмый торган Сөләйман...» (45 бит), «...Ма-каров бераз хәйләләп...» (64 бит), «...Идмас зәһәр хәйләкәр...» (168 бит), «...профессор картларча хәйлә белән көлемсерәп...» (238 бит, Артем Михайлович турында сүз барганда). Шундый ук хәйлә белән карау, күзләрен хәйләкәр елтырату сүзләрен Хәсән Мортазинга, Зуб- ковка, Котельниковка һәм авторның башка персонажларына биргән сыйфатлау сүзләре арасында да очратабыз. Болар инде стильдәге кытыршылыкны гына түгел, бәлки романны редакцияләү өстендә эшләүнең дә әле җитенкерәмәвен раслыйлар.
Чынбарлыктагы тискәре күренеш-ләрне сурәтләгәндә язучыларның тупасрак сүзләр куллануы бик табигый. Ләкин аның чиге бар. Г. Әпсәләмов ул чикне белә, һәм бу бик яхшы. Шуның белән бергә, аңарда да кайбер образларга карата булган, аның табигый кимчелегенә күрсәтеп торган сүзләрнең еш кабатлануы белән килешеп булмый. Мәсәлән, инженер Акчуриннарда хезмәттә торган хатын "турында сүз барганда «бөкре Хәлисә» (250 б.) дип телгә алу Һәм шуны берничә урында кабатлау укучыларда, әлбәттә, канәгатьсезлек тудыра. 337 биттә «...аю баласына охшаган Саша Уваров» дип сыйфатлау да уңышлы тү-гел.
Романда фикерне ачыклауга ярдәм иткән оригиналь чагыштырулар, тасвирлауны көчәйткән сурәтләү чаралары гаять күп. Без аларның уңышлы булуын басым ясап әйтеп китәбез. Шуның белән бергә, түбәндәге җөмләләрнең уңышсыз булуын да искәртми уза алмыйбыз. 351 биттә «...суяр өчен җилгә асып симертелгән... күркә...» дигән җөмлә бар. Яхшы ашаткан күркә җилдә симерсә дә, аны суйганнан соң киптерү өчен генә асып куялар. 239 биттә Мәрьямнең авырлы вакытлары турында сүз барганда «...күбенгән корсагына куркып карады», дип әйтү урынына, һичшиксез, уңышлырак башка бер сыйфатлау сүзе табып булыр иде.
Г. Әпсәләмов безнең телебездә булган, ләкин сирәк ц кулланылган сүзләрне активлаштыруга омтылуы белән дә яхшы эшли. Мәсәлән, «ми-чәүдә бару» (104 бит), «бер мизгелгә» (97 бит), «бәллүр вазаларга» (377 бит) дигәндәге мичәү, мизгел, бәллүр (хрусталь мәгънәсендә) сүзләр.
һәр персонажның характерын һәм омтылышларын, шулай ук белем һәм культура дәрәҗәләрен аларның сөйләмнәреннән чыгып төсмерләп һәм күз алдына китереп була. Кайбер персонажларда мишәр акценты булуы да табигый. Ләкин монда авторның кирәгеннән артык мавыгып киткәләве дә сизелә. Ул хәтта урыны белән әдәби телдә укырга күнеккән кешеләрнең аңлавына да комачаулый башлый. Моның мисалын (25 биттә) Айнулла бабай сөйләмендә күреп була. Язучы кызып китеп мишәр акцентын Айнулла бабайның сөйләмен китергәндә генә түгел, аның уйлары турында үзе язганда да саклый. «Вет нишләтә сүенче адәм баласын, — дип уйлады ул», — дип яза ул. Бу инде авторның үзенең дә персонаж сөйләменә ияреп китүен күрсәтә.
Әсәрнең кимчелекләреннән берсе— барлык бүлекләрнең дә берти
119
гез дәрәжәдә эшкәртелеп җитмәве һәм, башта әйткәнебезчә, кайбер сыйфатлау, типларга характеристика бирүдәге бертөрлелек алымнарының очравы һәм кабатлануы.
Моның өстенә, романның экспозиция өлешендә Мортазинның Казанга кайту эпизодын озын итеп сөйләүнең укучыларны ялыктыра башлавын әйтми китеп булмый.
Коммунизм төзүче дәртле кеше-ләрнең типик образларын гәүдәлән-дергән, эшчеләр дөньясының күп як-ларын күрсәткән бу роман үзенең идея ягыннан бай эчтәлекле булуы белән дә һәм сәнгатьчә эшләнеше ягыннан да күңелебездә зур һәм якты бер эз калдырды һәм без аның татар телендә генә түгел, башка телләрдә дә яратылып укылачагына чын күңелдән ышанабыз.