Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

ҖАКАН СЫЗДЫКОВ
ГАБДУЛЛА ТУКАЙГА
.Канатланып оча чын җыр, Күктә очкан горур коштай. Синең бөтен җаның, тәнең Шундый җырдан тора, дускай.
Минем олы остазым, син, Җырларыңнан өлге алам. Күрмәдең тик, җирдә ничек Канат җәя яңа заман.
Ак чабаклар каптырганда Сердәш иде «Зиләйлүгең». Күрә Җаек, күрә Идел Син теләгән көнне бүген.
Эри юлчы күңеле, җаным, Тынсыз кала ком бураны, һәм Алатау тыңлый сүзсез Син тудырган чын җырларны.
Яндың, шагыйрь, җирне алга, Яктылыкка әйдәү өчен.
Мәңгелеккә күтәрелгән Үлемсез җыр һәйкәле син!
Казакъчадан Зыя Мансур тәрҗемәсе
ЮРИЙ ОКУНЕВ
ТӨНГЕ КАЗАН
/Гилеп кердек без бакчага, Төшкән чакта эңгер-меңгер: Сталинград язучысы, Бакудан килгән инженер, Минскидан — архитектор, Врач — Чита шәһәреннән. Ьәм балкыды үлемсезлек Таудай чәчәк бәйләменнән...
Хисләрем язгы ташкындай Тышка чыгар кебек тулып. Җыр остасы, бөек Тукай Менеп баскан һәйкәл булып.
Килгән монда төрле халык, Ьәркайсысы тынып калган. Яшәсәк тә без еракта Борынгы шәһәр Казаннан,
Россия улы Тукайны Туган җирем Сталинград Искә ала һәр вакытта, — Җырчы исемен әйтә зурлап.
Чын йөрәктән мин шат шуңа; Россиянең кояшыннан Якты алып татар халкы Менде җырлар кыясына.
Мин яратам татарларның Кайнарлыгын, батырлыгын, Җилдәй җитез оча торган Җырларының матурлыгын.
Мин ышанам: көткән теләк Иртәгесен эшкә ашар.
Тукай белән бер үк сафка Такташ, Җәлил менеп басар.
Поэзиянең өч батырын Зурлап яшәр матур шәһәр. Канатлы җыр җиргә төшмәс, Канатлы җыр мәңге яшәр.
Галимҗан Латыйп тәрҗемәсе.