Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШАГЫЙРЬНЕҢ ЯҢА ҖЫЕНТЫГЫ

10 әки Нуриның «Ел буе яз» исемле җы е н т ы г ы н а ке р гә н
шигырьләренең күзгә бәрелеп торган төп һәм уңай үзгәлекләреннән берсе— аларның бүгенге көн белән нык бәйләнгән булуы. Аның яңгыр тамчылары да бүгенге Совет җиренә тамучы тамчылар, юллары да бүгенге юллар, йолдызлары да бүгенге йолдызлар, язы да бүгенге — батыр,
123
ямьле, көләч коммунизм төзүчеләр язы. Менә «Карурманнар өсте күкселләнде» дигән шигырь. Монда яз күренешләре хезмәт белән нык бәйләнеп бирелә:
Фермаларда атлар кешнәвендә
Ниндидер бер күркәм көрлек бар. Буразналар тиздән түшәлер дә Җир куенына төшәр орлыклар. (31 бит).
«Булсын иде җыр да шулай» дигән шигырь дә язның матур итеп таң сызуын, бөре булып ачылуын, тамчы булып тамуын күз алдына китерә.
Шагыйрь җырның да шулай яз шикелле хезмәт остасы булуын тели. Бу фикергә кушылмыйча мөмкин тү-гел. Җыр, әгәр дә ул чын җыр булса, безне дәртле хезмәткә, батырлыкка өндәргә тиеш.
Җыентыкта тирән хис белән язылган мәхәббәт-сөю лирикасы зур урын алып тора. «Чулпаным», «Көнлим сине» кебек шигырьләр шактый нечкә тойгы белән сугарылганнар. Чулпан бер каравы белән егетне әсир итә, инде егетнең Чулпан турында уйламыйча хәле юк:
Уйлыйм сине, якты йолдызым, Уйлыйм кичен, уйлыйм көндезен, Өметем син. якын тиңем син, Җырым белән нурым минем син. (63 бит}.
Һәм укучылар бу хисләрнең йөрәктән чыккай чын, изге хисләр икәненә ышана.
Җыентыкта дуслык темасына да тиешле урын бирелгән. Шагыйрь дуслык мотивларын чын һәм тирән тойгыларга нигезләп җырлый.
Чын дуслыкның жирдә зур юлы бар.
Өзә алмас аны дошманнар,—
ди шагыйрь үзенең «Тиммерманс килгәч» исемле шигырендә. (62 бит).
«Яна уңыш ярышы» дигән шигырь үзенә бер төрле формада язылган. Монда туры мәгънәсендә кеше образы юк, ләкин азат җирдә, азат хезмәт эчендә янган тырыш игенченең эше матур итеп җанландырып сурәтләнгән:
Мыегын селкеп, бодай
Әйтә кебек арышка:
— Син миннән тәбәнәк бугай, Тырыш әйдә, калышма! (60 бит).
Бу юлларны укыганда игенчеләребез өчен горурланып куясың.
«Хәтерлим, әни, хәтерлим» шигы-ре матур һәм ягымлы итеп язылган. Шагыйрь әнисен хәтерләү тойгыларын безнең күз алдыбызга җанлы итеп китереп бастыра. Менә ул, нәни бала, анасының итәгендә йоклый; менә ул әнисенең чабуына тотынып, артыннан ияреп йөри; менә ул йоклап ята, ә әнкәсе аңа юрган яба; менә ул, мәтәлчек атып, таудан тәгәрәп төшә; менә әнкәсе аның тез башына кат-кат ямаулык сала... Болар кемнең башыннан кичмәгән.
Шагыйрь юл йөрүне дә ярата булса кирәк. «Казан диңгезчеләре». «Ульяновск пристане», «Нева төне» исемле шигырьләр шушы фикерне раслыйлар. Бу шигырьләрнең соң-гысына аерым туктыйсы килә.
Шагыйрь Ленинградка «таң ал-дыннан, сәгать бишләрдә» килеп төшә. Көн яктырганны да көтмичә, ул, тарихның үзен күрү өчен, мәйдан һәм урамнарны карарга чыгып китә. Анда ул Европага тәрәзә ачкан Петр һәйкәлен, үзенең залпы белән кешелек дөньясында яна эра башлануны белдергән тарихи «Аврора» крейсерын күрә; Ленин партиясе илнең якты танын аттыру турында җырлап үтә. Автор бөек шәһәргә тирән мәхәббәт белән карый.
Монда туды минем яшәү хакым, Шунда сүнде жилнең зәһәре...
Иделемә минем Нева якын. Күңелемә — Ленин шәһәре (75 бит).
Шундый матур, сәнгатьчә оста эшләнгән шигырьләр белән бергә, җыентыкта, безнең карашка, әле тиешенчә уйланып һәм эшләнеп үк җиткерелмәгән кайбер урыннар да очрый.
Зәки Нуриның «Килен белән кияүгә» исемле шигырендә дә төшенчәләр бутала. Кияүнең кәләше— кызым, киленнең ире — улым була бит. Безнең картлар: «Улым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла» ди.
Уңышлы әсәрләреннән булган «Булсын иде җыр да шулай» дигән шигырендә, шагыйрь язга мөрәҗәгать итеп:
Сибеп суның иң-иң кирәклесен
Кырлар битен кирәк юарга,—ди (39 бит).
Яңгыр суының кирәклесе, яки ки-рәксезе булмый. Аның вакытлысы.
124
яисә вакытсызы гына булырга мөмкин. Шуңа күрә дә Тукайның: «Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява», — дигән юлларын укучы эчке бер канәгатьләнү һәм шатлану белән кабул итә. Керфекле арышлар һәм мыеклы бодайлар өчен вакытында яуган яңгырдан да кирәкле ни бар!
Җыентыкка беренче итеп «Без танышлар түгел...» дигән хат-поэма урнаштырылган.
Бу хатны Көнбатыш Германиянең. Оснабрюк шәһәрендә яшәүче бер немец малае язган. Алар Гөлсемнең улы Азат белән фестивальдә таныш-каннар. Бу малайның да анасы, атасы сугышта үтерелгәч, тол калган. Шушы хәлне белгәч, Гөлсем улына килгән хатка җавапны үзе яза. Ул җавап хатын малайга түгел, ә инде аның анасына яза.
Хат, кайбер урыннарын алмаганда, зур пафос белән язылган. Поэмада сугышка карата көчле нәфрәт һәм аңа каршы көрәшкә өндәү төп, нигез урынны алып тора. Сугышка каршы нәфрәт утын үстерүдә шагыйрьнең сурәтләү осталыгы зур роль уйный.
Гөлсем ил чигендә хезмәт итүче ире янына кунакка барган. Менә алар кичен ире белән ’ йөрергә чыкканнар. Ләкин бу җирләр Гөлсемгә таныш Идел буе һәм бөтен яктан тып-тын Идел буе урманнары түгел. Бу чик буе. Монда ниндидер үзгәлек бар. Менә шушы үзгәлекне шагыйрь ике генә юл шигырь белән аңга шактый килеп җитә торган итеп әйтеп бирә:
Урман тып-тын. Сайрар кошлар белән Дозорныйлар бары тынгысыз.
Әле бу дозорныйлар тыйгысызлыгы төннең матурлыгына комачаулык ясый алмый. Бу тынгысызлык совет кешеләренең тынгылыгын саклый.
Таң алдыннан чыклы үлән таптап йөрүләре бергә шәп тә соң!..
Нәкъ менә шушы вакытта:
■■.Сискәндерде кинәт бомба шартлап, Күкрәп килде кинәт ят яшен.
Менә шулай, Гөлсем үзенең ире командир янында кунакта вакытта, аның белән «чыклы үлән таптап» таң каршы алганда, фашистлар Гер-маниясе, хыянәтчеләрчә, Советлар Союзына каршы ут ачалар. Йолдыз-ларны каплап бомбалар, «миссер»- лар оча, бомбалар, снарядлар ярыла, танклар килә... Менә шушы вакытта Гөлсемнең карары:
Түгелгәнче соңгы тамчы каның Көрәшергә! — бүтән чара юк.
Шагыйрь дәһшәтле сугыш күре-нешләрен һәм Гөлсемнең авыр киче-решләрен ышанырлык итеп сурәтләгән. Гөлсем кунак түгел инде хәзер, ул безнең солдатларыбызга барлык көчен биреп ярдәм итәргә тырыша, патрон ташый.
Күбекләнә, кайный, ташый елга, — Әйтерсең лә суны яр кыса. Кара-каршы килгән ике дөнья Шул кечкенә ярда тартыша.
Шундый куркынычлы зур күре-нешне шундый аз сүз белән, оста итеп, укучыларга бирергә теләгән хисләрен үз йөрәге белән кичерә алган шагыйрь генә бирә ала. Биредә осталык турында шик булу мөмкин түгел. Аның сурәтләү осталыгы барлык шигырьләрендә диярлек күренеп тора.
Сугышның беренче көнендә үк Гөлсемнең ире үлә. Без ул батыр командирның исемен дә белә алмый калабыз. Гөлсем үзе, сугышның икенче көнендә аңына килгәч, солдат мәетләрен җыеп йөрүче өч фашистны атып үтерә дә, барлык көч-хәлен җыйнап, урманга кереп китә. Аның урманда бер атна буенча ачлыктан интегеп, сусап йөрүе һәм шул чакта да үзенең туган иле турында уйлавы, кайгыртуы ышанырлык итеп бирелгән.
«Хат-поэма» хезмәт халкының бә-хетен, тормышын, сәламәтлеген җи-мергән сугышка каршы кискен нәфрәт белән язылган. Ләкин аңа эпиграф итеп әсәрнең:
Уттан тагын күрмик дисәң газап, Утка каршы корал ала бел,—
дигән юлларын (27 бит) алу дөресрәк булыр иде. Болай алганда халыкара татулык саклау һәм сугышка каршы көрәш нигезендә берләшү,
табигый рәвештә, үзеннән-үзе килеп чыга.
Зәки Нуриның, бу җыентыгына кергән шигырьләрнең, жанр диапазоны шактый киң. Анда, югарыда әйтелгәнчә, сөю һәм мәхәббәт той-гылары, табигать һәм кырлар күре-нешләре, туган илне саклау һәм сагынып өйгә кайту шатлыгы белән бергә, җырлар һәм мәсәлләр, сатирик һәм юмористик әсәрләр дә бар.
Җыентыкка кергән җырлар арасында «Тәрәзәмне килеп как» дигәне бар. Бу җыр никтер күптән үткән вакытларны хәтерләтә. Күптән инде тормыш юлыннан алып ташланган, яшьләрне изеп килгән иске гореф- гадәтләрнең берсен сагынусыман булып тоела. Күз алдыгызга китерегез: революциягә кадәр булган бер татар авылы. Бер капкадан көянтә- сен-чиләген иңбашына салып бер яшь кыз чыкты. Ул урам аркылы чыкканда ирләр очрагач, битен бөтенләй япмаса да, яулыгының бер очын авызына капты. Менә ул кыз кичен курка-курка тәрәзә янына килә һәм сөйгән егете килеп какмасмы диеп көтеп тора. Бу, хатын-кызларның хокуксызлыгыннан килеп чыккан хәлләрнең берсе иде. Хәзерге көндәге, егетләр белән бер колхоз һәм совхозда, бер завод һәм фабрикада эшли, бер клубта кино һәм театр карый һәм драмтүгәрәктә эшли торган кызлар, тәрәзә янында бөрешеп, «Тәрәзәмне килеп как», — дип утыралармыни?
Безгә күкрәк киереп алга бара торган, яңа авыллар һәм яңа шәһәрләр, яңа завод-фабрикалар төзи торган, коммунизмга атлаучы кызлар- егетләрне гәүдәләндергән һәм шулар җырлардай җырлар кирәк. Шагыйрь «бәйрәм саен шигырь язып» чыгарга сүз бирә («Үтенү»). Ләкин бу шигырьләр алга, коммунизмга атлау җырлары булып яңгырарга тиеш. Тәрәзә кагу җырлары болай да күбәеп киттеләр шикелле.
Бу җыентыктагы шигырьләрнең тагын бер үзенчәлеге—аларда төп герой шагыйрь үзе булуында. Ул үзе сөя, үзе җырлый, үзе сәяхәт итә; поэмасындагы баш героинясе булган Гөлсемне дә үзе җитәкләп йөртә. Шунлыктан аңа, сурәтләп күрсәтүгә караганда, күбрәк сөйләп бирергә туры килә. Бу хәл шагыйрьне тормышта катнашучы булудан бигрәк, аны тормышны күзәтүче роленә куя. Шагыйрь тормышка читтән карап торучы түгел. Ул аның актив члены. Шунлыктан, шагыйрьне безнең хезмәт батырларыбыз белән, фермаларда, завод-фабрикаларда да, кара алтын чыгарган җирләрдә дә күрәсе килә. Икенче төрле итеп әйткәндә, Зәки Нури кебек тәҗрибәле һәм моннан күп еллар элек үк инде «Ял иткәндә җырла...» (1944 ел), «Каршылау» (1946 ел) шикелле, идеясе белән туры, әдәби яктан матур эшләнгән әсәрләр язган шагыйрьдән укучыларның хезмәт батырларын ешрак гәүдәләндерүен көтәргә хаклары бар.
Татар поэзиясенең соклангыч үр-нәкләре бар. Бүгенге көннең поэтик әсәрләренә бәя биргәндә аларны искә төшерми мөмкин түгел. Бүгенге көннең һәрбер поэтик әсәре поэзиябезнең тагы да югарырак баскычы булып торырга тиеш.
С. МОРТАЗИН.