Логотип Казан Утлары
Хикәя

КУЯНЧЫ КЫЗ


I
ер караганда әллә нәрсәсе дә юк кебек, гади бер авыл кызы: артык чая да, ул кадәр басынкы да түгел. Икенче төрле әйткәндә, сөйләсә сүзе үтәрлек, эшләсә куәте дә, сәләте дә җитәрлек. Гәүдәгә генә бераз кечерәк, башкалардан аерылырлык бүтән сыйфатлары алай күзгә бәрелеп тормый. Әмма Варя үзе шулай яңа гына бөре ярган яфрак шикелле саф күңеленә кер тидермичә, тыйнак кына җитеп килгән кыз булса да, үзенә күрә үткәннәре һәм шул үткәннәр белән бәйләнгән үзенчәлекле истәлекләре бар. Мәсәлән, сугыш вакытында аңа күп булса ике-өч яшь булгандыр. Варя әтисен хәтерләп белми, фәкать стенадагы рәсеме буенча аны тап-таза бер яшь кеше кыяфәтендә күз алдына китерә иде. Шуңа күрә, сугыштай соң Андриян Петрович мыек үстереп кайтып кергәч, бала күңеле бу үзгәрешне берьюлы сыйдыра алмады, әтисеннән ятсынып, ул тизрәк әнисе янына барып сыенды. Карт солдат икенче тапкыр кызын күтәреп алгач:
— Әтиең ич, кызым, кочакла үзен. Менә шулай... Кысыбрак, тагын да...—диде Анастасья Панкратьевна, куанычыннан нишләргә белмичә.
Андриян Петрович буш кайтмаган: күчтәнәчләре дә хәтсез, уенчыклары да бар иде. Алардан да бигрәк, бер ияләшеп алгач, Варя өчеи иң кызыклысы — әтисенең әнә шул солдат мыеклары булды. Чынлап та, үзе шулай тырпаеп торса да, мыектан йомшак, аңардан сөйкемле нәрсә дөньяда юктыр: авырттырмый да, чәиечми дә икән, ә инде битне биткә куеп ышкыганда, җан рәхәте биреп, ничектер кытыклап кына тора. Андый вакытларда Варя хәтта күзләрен йомып, әтисенә тагын да ныграк сыена төшә. Иптәшләре алдында исә горурланып та куя:
— Ә беләсезме ни өчен минем әти мыеклы? Ә-ә, белмисез шул, чөнки сезнең әтиегез солдат булмаган. Аннары, миңа бүләк итеп алып кайткан уенчыклары да гел җиздән генә... Кояш кебек янып торалар...
Атна-ун көн буена өйдә яшәп, шактый таркалган йорт-җирне рәткә китергәч, Андриян Петрович колхоз көтүен көтә башлады. Ә бит, дөресен генә әйткәндә, моңа кадәр Варя әтисен солдат итеп кенә күз алдына китерә, шуңа күрә башка мыеклы кешеләрне күргәндә дә аларга сокланып карый иде. Шуның өстенә, сугыш истәлекләре колагына кереп кал- галаганлыктан, батырлык, кыюлык һәм башка шуның кебек кешелекнең күркәм сыйфатлары турындагы фикерләре дә үзенчәрәк, дөресрәге, бер яклырак иде. Ә менә Андриян Петрович, кызының гаҗәпкә калуына карашы, халык теленә керерлек мактаулы көтүче дә булып чЫкты. ^Алай гына түгел, ул колхозның үгезен дә акылга утыртты. Борын аша боҗра үткәреп кидерелгән озын чылбыры булса да, һәркем аңа якын килергә курка, шуны сизгән кебек, ул үзе дә, тубалдай башын гайрәтле айкап,
Б
75
очраган берсен һавага чөеп атарга әзер тора иде. Беренче тапкыр ул Андриян Петровичны да дөнья тузанын туздырып каршы алды, әмма аны каушата алмады. Аннары шунысы да гаҗәп: Андриян Петрович болан да тәбәнәк буйлы иде, тегермән бурасы чаклы үгез янында исә бигрәк кечкенә булып күренде. Җитмәсә, кулында күсәге дә юк, сабы биленә кыстырылган чыбыркысы да артыннан өстерәлеп кенә килә. Хәтта башкалар шикелле, бер дә юкка батырланып, акырынып-җикеренеп торуны да кирәк тапмады, бераз шашып һәм бераз аптырап калган үгезнең ачулы күзләренә керергә теләгәндәй, туп-туры йомылып барды да, җирдә тузанга буялып яткан чылбырны күтәреп алды. Моны күреп хәйран калган кешеләр: «Я ходай, инде ни була?» дип хәвефләнеп торган арада, карт солдат әлеге чылбырны үгезнең, колач җитмәс муенына урап салды һәм аны көтүгә куып алып та китте. Ферма хатын-кызлары исә:
— Ай-Һай, Андриян, бер дә абайлап кыланмыйсың, бәлагә тарымагаең... Аны инде әллә кайчан сатып җибәрәсе генә калган,—дип кайгырышып озатып калдылар.
Әмма, шуннан соң үгез, үзенең шомлы данын бөтенләйгә җуеп, көтүгә ияләшеп китте. Күпләрне таң калдырган бу хикмәтле вакыйганың Варя өчен тылсымы шул булды: ул элек тә мал-туарны ярата иде, хәзер инде, әтисеннән күрмәкче, аларга булган ихласы тагын да арта төште. Дөрес, әле һаман аның, Андриян Петровичка ашарга илткәч, үгезне күрүгә коты алына, шуңа күрә ул сыерларга якын да бармый. Әмма сарыклар өеренә тап булса, яшь бәрәннәрне кочаклап, чирәмдә аунап рәхәтләнә иде. Әтисе инде ничәнче тапкыр:
— Бар, кызым, кайт, әниең анда борчылып беткәндер, — дип кисәтә. Ә Варяның исендә дә юк.
— Я инде, әти, тагын әзрәк кенә торыйм инде...
Ә үзе шунда ук тагын бөтен дөньясын оныта.
Ата бит, кызының шулай чын күңелдән һәвәссенүе кан тамырларын йомшартып җибәргәнлектән, ул аны үз иркенә куеп, башка дәшмәс була.
Ә инде кич белән хатыны:
— Кыз башың белән шулай ошамаганны кыланып йөри торган булсаң, моннан ары өйдәй аяк атлыйсы да булма,—дип шелтәли башласа, Андриян Петрович, арага төшеп, Варяны яклап кына калмый:
— Син артык кызма әле, карчык. Май чүлмәгенең тышыннан билгеле дигәндәй, үсеп кенә җитсен, менә дигән сарык караучы булыр, — дип мактанып та куя иде.—Менә әйткән иде диярсең, әгәр шулай булмаса...
Анастасья Панкратьевнаның җене сөймәгән нәрсәсе — күрәзәлек итү, шулай да ул да каршы түгел икән:
— Башта гомерле булсын дип телә, — дип иренә кушыла. — Акылсыз бала түгел, зирәклеге дә бар...
Икенче елны. Андриян Петровичны сыерлар фермасы мөдире итеп куйдылар, анда берникадәр эшләгәч, тавыклар фермасына күчерделәр. Варя хәзер, дәрестән бушаган арада, әлбәттә, үзе теләп ярдәмче буларак, шактый булдыклылык күрсәтеп, әтисенә булышты. Ләкин аның мәхәббәте бозауларга күчкән, ук күбрәк вакытын алар арасында үткәрә иде. Шуңа күрә сыер саву эшен үзенчә иң зур мәртәбәгә санаган Андриян Петрович:
— Белмәссең тагын, бәлки сыер савучы да булып куяр, килеш-килбәте шуңа бик охшап тора,—дип, зуррак өмет баглап йөри башлаган иде.
Анастасья Панкратьевка исә, иренең бу фикерен мәслихәтрәк күреп:
— Бер дә исең китмәсен, булыр да шул, — дип берьюлы кырт кисеп хәл итеп куйган иде.
Әмма, Варяның киләчәк язмышы шулай билгеләнеп куелса да, ул берникадәр үзенчәрәк хәл ителде. Дөресрәге, Варя сарык караучы да, сыер савучы да булмады. Киресенчә, берәү дә уйламаганча, «Новый путь» колхозында куянчы кыз исеме белән дан казанды.
76
Il
Әйтерсең быелгы яңгырларның шифасы тиде, Варя шушы бер җәй эчендә буйга тартылып үсеп китте. Аннары, гаҗәп, шулай да була күрәсең: кеше гомеренең билгеле бер чорында, үзең телисеңме-юкмы». тирән тойгылар уятучы ниндидер моңсулык яшьлек дәртенә бизәк булып үрелә. 1\ем белә, саф мәхәббәт һәм чын дуслык турындагы җырлар да, бәлкем, нәкъ әнә шундый вакытларда туа торгандыр. Шуңа күрә, ихтимал, Варя бу көзне шулай сагынып көтеп алгандыр һәм менә хәзер дә, шул тәэсиргә бирелгән хәлдә, яраткан көен авыз эченнән генә көйләп, өй җыештырып йөридер. Аннары, иртәгә аның туган көне бит, билгеләп үтәргә кирәк, әлбәттә. ^Моннан атна-ун көн элек әтисе үзе үк әйтеп куйган иде. Хәзер көннәр түгел, сәгатьләр генә калып бара. Әнисенең әле пешеренәсе-төшеренәсе нихәтле. Юк, аңа булышмый булмас. Шулай булгач, ихтимал, йокларга да туры килмәс...
Аңа бу төнне чынлап та йокларга туры килмәде. Ләкин бөтенләй башка сәбәп белән.
Өй инде җыештырылган, һәммәсе ялт иткән. Аннары, көн дә әле соң түгел. Варя, куанычыннан нишләргә белмичә, дус кызлары янына барып килергә уйлаган иде. Әмма шул чак Андриян Петрович мыекларын кабартып кайтып керде.
— Әллә бер-бер хәл булдымы, әти? — диде Варя, күңеле белән нәрсәдер сизенеп.
— Ашарга китерсәңче, кызым, — диде әтисе, җавап бирмичә. Ләкин ашау-эчүенең дә рәте булмады, бер-ике капкалап алгач, тагын чыгып китәргә җыена башлады, — бүген соңгарак калып кайтуым мөмкин,— диде. — Аяк астыннан бәла чыгып тора әле. Мине идарәгә чакырып алганда, әниең фермада калган иде, ул анда бер хәбәрсез әвеш-түеш килеп ята торгандыр...
Варя яхшы белә, шундый инде аның әтисе: нәрсәгә булса да борчылса, хәзер мыеклары кабара. Җитмәсә авызыннан тартып бер сүз ала алмассың. Җентекләп сораша торгач кына теле ачылды.
Аның бәла дигәне бәла дә түгел икән. Колхоз егерме баш йорт куяны кайтарткан булып чыкты. Бәласе тик шунда, алдан бернинди хәзерлек күрелмәгән. Хәзер куяннарны тавык фермасына урнаштырырга булганнар икән.
— Исән-сау кыш чыксалар, яздан ук хәстәрен күрербез,—дигәннәр Варяның әтисенә идарәдәгеләр. — Син инде тәҗрибәлерәк тә кеше: тавык фермасы нинди хәлдә иде, аны да аякка бастырып киләсең. Бу юлы да безгә ярдәм итә күр, — дип тә юмалаганнар.
Анысы да дөрес инде аның, бер уйласаң: аңа кадәр, адәм көлкесе бит, һәр тавыктан елына нибары бишәр күкәй алып килгәннәр. Кышын әйткән дә юк, әле яз җиткәч тә никадәр тавык кырыла торган булган. Юк, тел тибрәтеп сөйләве җиңел булса да, ферманы аякка бастыру ансат түгел икән: Андриян Петровичка бөтен гаиләсе белән эшләргә туры килде. Инде рәтләнә дип кенә торганда, мә сиңа, имеш, тагын бер күчән башы.
— Мин үзем җүләр, миңа сыерлар фермасыннан күчәргә кирәкмәс иде, янәсе, сүз тыңлыйм, имеш, — диде Андриян Петрович, сүзне шуның белән тәмамлаганга санап.
Әмма Варя өчен, киресенчә, сүзнең башы шул булды.
— И, әти...—диде ул, көрсенеп.
Инде ишек төбенә барып җиткән һәхМ кызының тел төбен төшенеп алган Андриян Петрович өзеп кенә әйтте:
— Я, әйтәсе сүзең булса, тизрәк әйтеп кал, минем вакытым юк.
Варя үзе дә киенә башлады.
— Син кая болай ашыгасын әле? — дип сорады әтисе, бераз аптырабрак.
77
— Кая булсын, фермага. Әни белән дә киңәш итәргә кирәк ич...
Андриян Петрович кире түргә узды.
— Тукта әле, кызым, алай бик ашыкма, — диде ул, тәмәкесен төрә башлап. Бу да аның борчылуын күрсәтеп тора иде. — Башта шуны яхшы аңларга кирәк: кырык тапкыр үлчәп кискәндә дә таман булмаган чаклары күп була. Минем авыз пешкәне бар инде. Хәтта бер генә тапкыр түгел...
Әйтерсең алдан ук сүз берләшеп куйганнар, Анастасья Панкратьевня да шул ук фикерләрне яклады.
— Бала-чага шикелле булма инде, куянның ни җаны, ни ите дигәндәй, юкны сөйләмә. Сыерлар фермасында эшләрсең, куян караганчы. Акчасын да, премиясен дә күп бирәләр, — диде ул ахырдан.
Варя өчен күз яше чыгарырлык сүзләр иде, югыйсә, әмма шунысы гаҗәп: ул аларны ничектер уен-көлке белән уздырып җибәрде. Аннары, бөтен гәүдәсе белән сарылып, әнисен кысып кочаклап алды;
— Башымны чуалтма әле, белмим, белмим, — диде Анастасья Пан- кратьевна, кызының ялынып-ялварып соравына каршы. Ләкин күңеле йомшарган, карышуы да хәзер сүзен сүз итәргә тырышу өчен генә иде. — Әнә, әтиеңнән сора, ул ни әйтер.
Андриян Петрович, нишләргә икән соң, дигәндәй, җилкәсен кашып куйды. Асылда исә ризалык бирүе шул иде...
Куяннарны вакытлы рәвештә тавыклар кетәклегенә урнаштырырга туры килде. Ләкин шулай да, Андриян Петрович әйткәнчә, мәшәкате күп булды. Варя үзе исә таң атканда гына фермадан кайтып китте, йокысы да килгән кебек, .аруын да арыган иде — җәелгән урынга яткач, киерелү рәхәтеннән тирән генә сулап алуга, бөтен әгъзалары язылып калды.
III
Кышын, таң ата да кич була, дигәндәй, көннең узганын сизми дә каласың. Варя өчен көн бигрәк тә кыска булды.
Дөрес, нибары егерме куян. Читлекләрен дә әтисе ясап бирде. Ә үлән һәм яфрак азыкларын үзе җитәрлек кадәр әзерләп куйды. Кыскасы, артык борчылырга урын юк та кебек. Әмма, җаеның җөенә туры китереп, шаяртып әйтелгән булса да, Андриян Петровичның сүзләре дөрес: Варя һәр куян өчен калтыранып яшәде. Чөнки, дөресен әйткәндә, вакытында ашату-эчертүдән тыш, куян тәрбияләүнең күп кенә башка үзенчәлекләре бар, аларны җентекле рәвештә җиренә җиткереп үтәргә кирәк. Шуңа күрә, моңа кадәр ишеткән, күргән һәм белгәннәре белән генә канәгатьләнмичә, Варя күп кенә китаплар укып чыкты һәм һаман үз эшен зоотехника таләпләренә туры китереп, үзгәртә килде. Алай гына түгел, бер күзе ачылгач, Варя үз тәҗрибәләреннән чыгып та сабак булырлык нәтиҗәләр ясарга өйрәнде.
Башта Андриян Петрович, кызының куяннар белән мавыгуына бармак аша карап: «Берни итәр хәл юк, әле җилбәзәгрәк шул, ләкин беравык иләсләнеп йөрер дә, вакыты җиткәч, кире асылына кайтып, барыбер сыер савучы булып китәр, кайбер авыру да шулай җиңел генә аяк өстеннән узып китә ич», — дип уйлаган иде.
— Күрәсеңме, әнисе, безнең Варя китап буенча гына яшәргә җыена,— дип мыек астыннан гына көлеп йөрүе дә шуннан иде.
Әмма кызының беренче уңышларыннан соң ук ул:
— Безнең нәсел ким-хур булмый иде. Белмәссең, бәлки аның бәхете куяннандыр,—дип мыекларын өскә таба бөтергәләп куя торган булды.
Икенче яктай аны куандырганы шул: быел тавыклар ишәйгәнлектән, хатыны белән бергәләп көн озын фермада мәж килсәләр дә, өлгерүләре чамалы, шактый авырга туры килә иде. Үз эшен бер көйгә салгач, Варя
78
аларга да җиң сызганып булыша башлады. Аннары, актан караны яхшы аера белгәч, хезмәте дә бик бәрәкәтле булды. Мәсәлән, ел саен яз башында тавыклар салган күкәйләрен чукып үзәккә үтәләр, шуңа күрә Андриян Петрович, быел да оя куркылыгына әверелергә туры килер, ахры, дип, куркып тора иде. Шулай шул: нинди усал нәсел үгезе каршында да каушап калмагание, сабый баладай, тавык койрыгына тагылып йөр, имеш. Анысы бер хәл әле аның, кайчан саклап торып та адәм мәсхәрәсе буласың: артыңа борылган арада, хәерсез нәрсә, салырга да, шунда ук чукып алырга да өлгерә. Җитмәсә, ачуыңны тагын да кабар- тып, гадәттәгегә караганда да озаграк кытаклап кычкырырга тотына. Бу язны, бер дә иренмичә һәрвакыт азыкны төрлеләндерә барып һәм аңа әллә нинди әкәм-төкәмнәр кушып, Варя Андриян Петровичны әнә шул бәладән коткарды.
Шулай итеп, кайчандыр нәсел үгезенең ярсуын тәвәккәл генә басып, Варяны таң калдырган һәм шуның аркасында аңарда терлеккә, мал-туарга карата мәхәббәт уяткан булса, хәзер Андриян Петрович үзе кызына сокланып туя алмады. Бу юлы:
— Шулай икән шул, — дип мыекларын кат-кат бөтереп куйды, ахырдан. учы белән учлап, сыпырып та алды. — Без генә ул, карчык, җитәр- җитмәс акыл белән сөяктән сарай салабыз икән...
Ләкин тора-бара, ни өчендер, Варя тавыклар янында сирәк күренә башлады. Анда да берәр йомышы төшеп кенә кергән була: булышырга исәбе дә юк. Шулай берничә көннәр дәвам иткәч, Анастасья Панкрать- евна:
— Телеңә салынган булып, балага күз тидердең, ахры, — дип борчылып та алгалады.
Андый вакытларда Андриян Петрович, белмәссең инде бу яшьләрне дигәнсыман, мыекларын гына капшап куя, әлбәттә.
Ә менә бер көнне Варя, алар төшке ашка җыенып беткәндә генә, чәчрәп-атылып килеп керде дә:
— Әбәү, миңа әйтмәгәннәр дә үзләре, — дип юри хәтере калганга салынып, ишек төбендә кинәт тукталып калды. Иркәләнергә теләве шулай ук әллә каян сизелеп тора. Анысы да куанычыннан: бер урында тыпырдап басып торганнан соң: — Юк, юк, шаяртып әйтәм, минем ашыйсым да, эчәсем дә килми, — дип бөтерелеп әйләнеп алды да, әнисе каршына барып басты. — Сөенеч!
Аннары тагын бер тапкыр бөтерелеп әйләнде дә:
— «Красавчиг»ым балалады, сөенеч, сөенеч! Сигезне китергән, сөенеч, сөенеч!—дип, Анастасья Панкратьевнага барып сарылды.
Ә тышта яз иде, әмма шундый яз иде, җилләре дә куян мамыгыдай йомшак, җылы һәм шуңа күрә тәнгә дә рәхәт, күңелгә дә ягымлы иде.
IV
Язны һәркем үзенчә каршылый. Игенчеләр, мәсәлән, тау башлары ала-кола була башлау белән чәчү коралларын тагын бер тапкыр барлап- тикшереп чыгалар, һава торышын күзәтеп баралар. Кыскасы, язгы чәчүгә хәзерлек көннән-көн киңрәк колач алып җәелә. Ә менә Варяиың үз кыйгысы кайгы: башта, инде йөз баштан узып киткән яшь куяннар өчен аерым урыннар булдыру чарасына кереп, көне-төне мәж килде, аннары, шушы арада туачак куян балаларын кабул итүгә хәзерләнеп, алдан хәстәрен күрә башлады. Шуның өстенә, аңа куяннарны тәрбияләү эше дә катлауланган, һәркайсының үзенә аерым бер режим билгеләп, азык рационын да вакытына карата үзгәртә барырга кирәк иде. Шуңа бәйләнгән башка вак-төяк эшләр дә муеннан. Җәйнең дә үз мәшәкате күп булды. Варя җырлый-җырлый яланга чыгып, үлән йолкып алып кайта, я урманга барып, агач яфраклары җыя, икенче карыйсың, ул инде елга
буенда тал чыбыклары кисеп йөри. Арып-йончып беткән чаклары да була, әлбәттә. Әмма фермага кайтып керүгә, бөтен дөньясын онытып, тагын һаваланып кала да:
— Аппаккаем, йомшаккаем, каракаем, җанкаем,—дия-дия, такмаклап, куяннарга ямь-яшел үләннәр өләшеп чыга.
Шулай шул: җәе шундый тынгысыз булса да, куанычы зур иде. Мал иясенә охшый дигәндәй, куяннар әрсезләнеп үрчеделәр, яшьләре күзгә күренеп үсә, зурлары торган саен итләчләнә, мамыкланып, һаман кабара бардылар.
Ләкин, дөресен генә әйткәндә, менә шушы хәл кызының уңышларына сөенеп кенә йөргән Андриян Петровичны борчуга да салды. Ул инде элекке шикелле ваемсызланып:
— Белмим, кызым, ни уйлыйсындыр үзең, әмма синең белән күрше булып яшәү миңа тыгызракка әйләнеп китә бит әле,—дип уен-көлке чәчеп кенә йөрмәде, бер көнне колхоз председателе Казаев фермага килгәч, эчендә төер булып җыела башлаган нәрсәләрне берьюлы чыгарып салды.
— Мин «Новый путь» колхозында яңа кеше түгел, яхшы-яманын бергә кичереп яшәдек, — диде ул. — Ләкин бу юлы, Серафим Яковлевич, безне төп башына утыртырга уйладың, ахры.
— һи-и, синме соң төп башында утырып кала торган кеше, сөйләмә юкны, — диде Казаев, аның иңбашына орынып.
— Юк, син онытсаң да, минем бик хәтеремдә,—диде Андриян Петрович, отыры ачуы килеп. — Көз көне, менә яз гына җитсен, дип, бөтен Олы Тархан районына үрнәк булырдай куян фермасы салырбыз, дип авыз суыңны корыттың...
Казаев кепкасын салып бер кулына тоткан, икенче кулы белән ара- тирә чигәсен кашып куйгалый. Менә ул, җитди бер карарга килгәндәй, агара башлаган чәчләрен кисәк кенә артка сыпырып җибәрде дә:
— Бер дә исең китмәсен, салырбыз да шул, — диде, — районда бе-. ренче булыр дигәнем юк, син анысын ачудай бераз күпертәсең,—диде аннары, елмаеп.
— Бер дә күпертмим. Дөресе шул: яз җиткәч, җәйгә калдырдың. Җәй генә түгел, кыш та үтеп бара, ә һаман бармак кыймылдаткан кеше юк.
— Үзең дә күреп торасың ич, Борисов иптәш, тишек-тошык бик күп бит, һич каплап бетерер хәл юк. Әле менә сарык фермасын рәтләп маташабыз. Бераз сабыр итегез инде...
Алар шулай кызып кына барганда, бер кочак үлән күтәреп, Варя килеп керде. Аның колагына да кереп калган булса кирәк, әтисеннән болан элеп алды:
— Сабыр итегез, имеш. Биредәге тишекләр өнелеп баралар инде,— диде.— Без бик сабыр итәр идек тә, куяннарның сабыры чамалы шул,— днп тә өстәде. — Уйлап карагыз: егерме баштан ике йөзгә әйләнделәр, тагын бераздан алар күпме булачак, беләсезме? Һу-у, алар минем башка гына түгел, сезнең башка да менеп утырачаклар...
Картларның елмаешып торуларын күргәч, Варя, оялуыннан кызара төшеп, сүзеннән тукталып калды.
— Анысы да бар: дөрес сүзгә җавап юк, Варвара Андрияновна,— диде Казаев, үзе үк аның сүзенә куәт биреп. — Бир бишеңне, Варя.
— Минем кулларым буш түгел ич,—дип кычкырып көлеп җибәрде куянчы кыз.
Бу юлы Казаев үзе уңайсызланып калды. Тик шунда ул бу йөз кызаруының башка тирәнрәк сәбәпләрен дә аңлап алды...